• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зөлфәт

    Көз улы

    «Сентябрь малае эзенә сентябрь яфраклар коя... яфраклар коя...» — хәтеремдә ки, Яңа Сәет урманнары аша үтеп, Үрәзмәт урта мәктәбендә укып йөргән чакларымда әлеге шигъри юлларны мин әледән-әле күңелемнән кабатлый торган идем. Әллә үзем дә туган ягымның имән-каеннарына багышлап, аларның матурлыгына сокланып шигырьләр язгангамы, әллә көн дә йөри торган сукмакларыма көзен коелган яфракларга карап-уйланып тормыш-яшәешнең асыл мәгънәсен тирәнрәк аңларга омтылып яшәгән җилкенчәк егет булгангамы, алар мине мәктәп еллары буена озата килделәр: «сентябрь малае эзенә сентябрь яфраклар коя...».

    Бераз садә-моңсу да, бераз уйчан-фәлсәфи дә яңгыраган бу юлларның авторы — Бүләк авылы егете Наис Гамбәров иде.

    Әйе, «озата килделәр» дидем. Күрәсең, алда әйткәннәремнән тыш, аларда мин үземнең күңел тибрәнешләремә тәңгәл килә алырлык, хис-кичерешләремә көч-дәрман бирерлек яңгыраш-аһәң тапканмындыр, һәрхәлдә, тапмый калмаганмындыр. Хәер, алай булуы гаҗәпмени — кем әйтмешли, яшь идек, яшел идек, исәр-хыялый идек; бөтен серләр дә уртак булмасалар да, садә кичерешләрнең төнге сукмаклары, сентябрь кичләренең сихерле «борылышлары» еш кына, «ялгыш» кына бергә очраштыргалап куйгалый иде безне. Яшьлектән башланган юллар, шөкер, олыгая төшкәч тә бер тарафкарак — шигъри офыкларга табарак алып баралар икән ләбаса.

    Язмышының салулы чоңгылларын исән-имин кичеп чыга алган Наис әдәбиятка булган таләпчәнлеге, фәнни карашы, рухи тоемы белән безне — шигъри даирә вәкилләрен дип әйтимме инде — гел киеренкелектә тота белде, җаваплы булырга өйрәтте.

    «Мин — шагыйрь түгел, ләкин шигъри күңелле кеше», — дип әйтергә ярата Наис. Бу сүзләрне мин (аның үзен, иҗатын яхшы белгәнгә күрә), һич тә аклану да, кылану дип тә бәяләмим, ә бәлки «шигырь белән әйтәсе килгән сүзләрем дә бар!» дип кабул итәм. Әйе, Наис Гамбәров моңарчы үз шигырьләрен дус-ишләре арасында, шигырьгә һәвәс кешеләр янында яттан гына укыштыргалый иде. Яратып тыңлый идек без ул шигырьләрне һәм аларның бүтәннәргә дә ишетелмәвенә ачуыбыз килеп, авторны тирги идек. Ниһаять, шагыйрь үзенең йөрәк хисләрен халыкка күрсәтергә җөрьәт итте:

    Данлы таулар күп ул...
    Тик аларны
    Ничек кенә җан аямасын,
    Газизерәк барыбер
    Чана шуып үскән «Шәех тавы» —
    Авылымның Фудзиямасы;

    яки

    Тышта буран улый. Ә мин тыныч —
    Тугарылып куйган атларым;
    Утырам утка ягып күңелемнең
    Тапшырылмый калган хатларын.

    Мөслим кешесе буларак, мин шушы юлларны уку белән үк уйчан да, сагышлы да, дуамал да бу кешенең кайсы яктан, кай төбәктән икәнлеген бик тиз чамалап алган булыр идем. Ул — бөтенләе белән Мөслимнеке. Урман-таулары, болын-яланнары, саими, әмма тормышка гашыйк кешеләре, таңнарда кырлар түрендә кешнәгән атлары белән бергә...

    Һәм мин мондый шигърияткә ышанам.

    8 сентябрь, 1990 ел.





    ← назад   ↑ наверх