• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 Рус - Тат
  • Татарский переводчик

    Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа

    Повесть о Омаре Хайяме




  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни


  • Зәки Зәйнуллин

    «Ат классы»


    Сугыш беткәнгә ел тулып үткән иде инде. Кырык алтынчы елның җәе коры, көзе яңгырлы, кышы салкып булып иртә килде. Дүрт елга якын барган авыр сугыштан авыллар йөгенеп, хәерчелек-ачлыкта иза чигеп, сугыш беткәнне зур өмет белән каршы калганнар иде: Иншалла, тормышлар җиңеләер инде хәзер, сугыш бетте бит!

    Ләкин өметләр акланмады. Сугыш елларында «Фронтка икмәк кирәк!», «Бар да җиңү өчен!» дигән яңгыравыклы патриотик ширагъ-лозунглар белән авылга грамм да иген калдырмыйча хәрәкәт иткән хөкүмәт, халыкны тагын да ач-ялангач калдырып талавын дәвам итте. Сугыш бетеп, җиңү яуласа да СССР дигән империалистик хөкүмәт ул сугышны тагын да дәвам итте. Инде ул «Холодная война» дип атала иде. Китте кораллану һәм яңасын уйлап табуда, ясауда ярышлар. Америка японнарның Хиросима һәм Нагасаки калаларына ташлаган атом бомбасы кебекне СССРда ясарга Сталин үзе боерык биргән. Тапкан-табынган, үстергән иген, мал, түккән тир нәтиҗәсе — бар да шул атом бомбасын уйлап чыгаруга һәм яңа корал эшләргә китә башлады. Ач авыллар тагын сугыш елларындагыча икмәксез калдылар.

    Сугышка киткән эшчән ир-егетләрнең күбесе кайтмады. Кырык бернең июнь-октябрь айларында сугышка алынганнарның күпчелеген мылтыктан да ата белмәгән көйләренә Мәскәү оборонасы на тыктылар. Сугыш елларында да, сугыштан соң да радио-газеталарда күп шауладылар: «Москву спасли сибирские дивизии!» Бу шау-шуда дөреслек яртылаш кына. Ноябрь ае беткәнче Мәскәүне саклауда Себердән китерелгән бер генә дивизия дә катнашмады. Мәскәү каласы оборонасын Идел—Уралдан куып китерелгән урыс, татар, башкорт, чуаш, мари, мордва һәм башка милләт халыклары тәэмин иттеләр. Күпчелеге окопта китереп тутыргач кына мылтыкны кулына тотты биш-ун патрон белән.

    Сугыш исәбе — бер немец солдатына 10-15 кызыләрмиес гомере биреп алып барылды. Ә Себер дивизияләре сугышны 6 декабрьдә башланган наступлениедән алып киттеләр. Инде һөҗүмдә көче бетеп оборонага күченергә тотынган немец гаскәрләрен Мәскәүдән 150—250 чакрымга кудылар сибиряклар. Ә оборона тоткан Мәскәү янындагы окопларда бик күп татар егетләренең башлары ятып калдылар. Ә өйдә әни-әти юк диеп тормый — бала-чага ашарга сорый, үсәргә тырыша. Зур нужада ачлык-ялангачлыкта, ач көенә — барыбер тереклек итә, тырыша.

    Кырык өченче елда булган язгы ачлыкта бик күп бала-чага кырылды. Уку сыйныфлары яртылаш бушап калдылар. Кар астыннан чыккан башакны ашап кырылды авыллардагы ач халык. Иртән әнисе шул башак ярмасыннан пешергән ботканы ашап, тамагын туйдырып килгән бала парта арасында укып утырган җиреннән маңгае белән парта тактасына «шак» итеп бәрелә. Авыз-борыныннан, колакларыннан кан китә. Йөгереп су алып кергәнче бала инде җан тәслим кылган була. Яз җитеп, яшел үлән күтәрелә башлаганчы авылларда шул хәл дәвам итте. Читән буйларында яшелләнеп чыккан кычыткан-үлән коткарды халыкны. Шул кычытканны күп итеп салып, куе итеп яшел аш пешерде халык. Шул ашны ашап үлемне туктаттылар.

    Инде менә кырык алтынчы елның яңгырлы-карлы көзе килде. Урган, суккан игенне киптереп заготзернога көн-төн озату бара. Тапшырылган игенне анда да тотмыйлар. Зур, әмирикан «Студебеккер» дигән йөк машиналары аждаһа кебек ажгырган тавышлар чыгарып, көзге пычрак юллар белән авыл игенен кала элеваторларына ташыйлар. Аннан зур су баржаларына төяп Мәскәүгә озаталар, ә аннан поезд вагоннары белән ташып чит илләргә саталар икән. Алар сугыш булган сәбәпле ач икәннәр. Ә без монда «тук». Сугышка киткән, «безвести», «смертью храбрых» булган ирләрен хатын-кыз шул кырык алтынчы ачлык елны кайтырлар дип көтүдән туктадылар. Тик бишәр-алтышар бала белән тол калган берничә хатын гына очрашкан чакларында «серләшеп» алгалыйлар иде:

    — Бәлки плин үтеп Әмирикләргә эләккәннәрдер. Шундан тиз генә кайта алмыйлардыр. Кайтырлар, Ходай кушса! Сабыйлары бик зарыгып көтәләр бит. Без ярар инде...

    Шул 1946 елны Зиннур Булатов татар мәктәбенең җиденче сыйныфына укырга керде. Кырыгынчы елны шул мәктәпнең беренче сыйныфына алар 39 бала укырга кергәннәр иде. 23 малай һәм 19 кыз. Менә инде хәзер шул 23 малайдан Зиннур бер үзе торып калды. Соңгы иптәше алтынчы сыйныфны бетермичә укуын ташлады. Җиденче сыйныфка бергә укырга төшкәннәрдән кызлардан Әминә, Рәшидә, Кафия, Фәнияләр (икәү), Һәдия. Ә укуда шулай да утызга якын укучы. Калганнары күчә алмыйча икенче, өченче ел утыручылар. Малайларның күпчелеге Зиннурдан ике-өч яшькә олылар. Чөнки Зиннур укырга җиде яшьтән төште. Һәр елны күчә килде. Икенче ел утырып калганнарның башлыгы чем-кара күзле, кара чәчле-кашлы төскә бик чибәр, хәрәкәткә бик җитез «Хәзрәт» кушаматлы Зөфәр Тайгунов дигән малай. Үзе чибәр, елмаюы матур, тешләре энҗе кебек ап-ак булып матур итеп тезелеп торалар. Укуга һич тә исе китми. Аның командасы элекке елларда бергә укыганнар: Учай Гайнетдине, Төшкергән Мәҗите, Песәй Зәйнетдине, Бәкәч Фәйзери, Рафаэль, Ак Каен исемле малайлар. Шулардан башка балалар йортында яшәгән (Детдом!) берничә татар һәм башкорт малайлары. Алар ятимнәр. Әтиләре сугышта ятып калганнар, әниләре ачлыктан үлгәннәр.

    Уку башланып ай үтәр-үтмәстә сыйныфта Зөфәр атаманлык итә иде инде. Аңа ияреп күпчелек малайлар да укымадылар. Тәнәфестә мәктәпнең утын сарайлары артында тәмәке тарттылар, бер-бер белән сүгенеп сөйләштеләр, дәресләргә шаярдылар. Мәктәптә укый башлаганнан бирле Зиннур яхшы укуы белән малайлар арасында япа-ялгыз торып калды. Аңардан көлә башладылар. Беренче сыйныфта ук бергә укып килгән кызлар көчләреннән килгән хәтле Зиннурны якладылар. Аларга икенче елга утырып калган (урыс теленнән!) ике кыз кушылдылар: Усманова Зөбәрҗәт белән Хәсәнова Асия. Икесе дә математикадан, физикадан бик көчлеләр һәм башка фәннәрдән дә икелесез укыйлар иде.

    Бишенче сыйныфтан бирле урыс телен укыткан сөйкемле генә Валентина Ивановна дигән марҗа укытучы военкоматта эшләгән берничә орден тагып йөрегән Столбов фамилияле өлкән лейтенантка кияүгә чыкты да калага күченеп китте. Җиденче сыйныф урыс теле укытучысыз торып калды. Ул сыфныфның укыган бүлмәсе Хәдичә апа бинасында. Утыз өченче елның җәендә Нариман районына йөргән алты кулакның йортларын урыннарыннан сүтеп алганнар да авыл читендә мәктәп ишек алдына күчереп, шуларны бергә оештырып, зур бер бина итеп салганнар. Дүрт сыйныф укый ала торган дүрт бүлмәле, сәхнәле-заллы һәм укытучылар яши торган ике фатирлы мәктәп бинасы килеп чыккан. Һәр бүлмә утын белән ягыла торган иделәр. Шул мичләрне ягарга, идәннәрне себерергә, юарга дип ялланган бер гаилә яши мәктәп бинасының сәкеле кечкенә бер бүлмәсендә. Ире Миңлеәхмәт, хатыны Хәдичә, балалары — Рафаэль, Хәсән, Мидхәт, Ләлә. Миңлеәхмәт абзый байтак еллар Донбасста шахтер булып эшләп, күп хезмәт түккән кеше. Нилектәндер барлык халык хатынын дәрәҗәләп мәктәп бинасын «Хәдичә» дип йөртә.

    Сугыш елларында сугышка киткән ире урынына мәктәп директоры булып Дәүләтшина Зәйнәп дигән укытучы калган иде. Ул мәктәптә бердәнбер югары белемле кеше. Үзе химия һәм физика укыта. Ләкаб исеме — кушаматы — Дәлтүн. Химия галиме Дальтоны шулай дөрес итмичә «Дәлтүн» дип сөйләгәне өчен аны яратып бетмәгән укучылар шул исемне такканнар.

    Сугыш башланганда мәктәпнең хуҗалык эшләрен башкарыр өчен ике аты булган Дәлтүн икене күп санап берсен 8 март колхозына биргән. Кырык икенче елның көзендә авыл урамнарындагы баткаклар шыкырдап туңган чакта япа-ялгыз ат яшәгән агач сарайны төнен сүтеп алып киткәннәр. Күпме эзләсәләр дә сарайның исе дә, эзе дә табылмады. Улакка бәйләнгән ат күк астында япа-ялгыз торган да калган. Кая куярга? Колхоз да, үзебезнекеләргә дә ашатырга курмы юк дип, алмаган атны. Байтак уйлана торгач... Хәдичә ышкулының бер уку бүлмәсендә ат тотарга карар кылганнар. Ике кыш кышлаганнан соң «Ышкул аты» (Исеме шулай!) колхоз келәтләре артындагы кырдан бер төнне юкка чыккан. Берәүләр: Узган чегәннәр урлаганнар!— диләр. Икенчеләр: Директор яшерен рәвештә үзе саткан!— диләр. Ничек булса да ат табылмаган, шул юктан юк булган. Ә элекке уку бүлмәсе тагын бер кыш буш торганнан соң, аннан-моннан азрак әтмәлләп, төзәткәләп, яңадан мичен чыгарып... уку бүлмәсенә әйләндерелә... 1946 елның 1 сентябренә VII сыйныф укучыларын кертеп утырталар шул бүлмәгә.

    Валентина Ивановна кияүгә чыгып авылдан киткәннән соң 7 сыйныф укучылары айга якын урыс телен укымадылар. Урыс укытучысы булмаганнан. Ай буена идән буйлап, парта башларында чабышып рәхәтләнделәр. Зөфәр атаманлык иткән уку сыйныфында тәртип аска тәгәрәгәннән тәгәрәде. Дәрес укыган балалар саны унлап кына торып калды. Тәртип Каюмов укыткан физика дәресендә, тарих укыткан Сания Кәримова дәресендә һәм военное дело укыткан Зинәкәү дәресендә генә калдылар. Ниндидер эчке тәртипкә буйсынып малайлардан Зиннур Булатов бер үзе өчлесез укыды. Тик уңышлы уку һәм тәртипле булу өчен шартлар көннән-көн начарландылар — сыйныфта Зөфәр командасы тулысынча өстенлек итә башлады.

    Октябрь азаклары иде. 7 сыйныф үзе укыган бүлмәгә үзе исем тапкан иде инде: «Ат классы». Чөнки ике кыш буе яшәгән чорында ат бүлмә идәненә бик ныклап сидек исе сеңдергән булып чыкты. Әле мичкә якмаган чакта, көз башында ул ис бик каты түгел иде. Мичкә ягып бүлмәне җылыткач, аның эчендәге ис нәкъ колхозның конюшнясындагы кебек булды да куйды. Ә кая барасың? Укучылар зарлана башлагач, ботаника белән зоология укыткан, класс җитәкчесе дә булган Фатыйма апа сүзне кыска тотты:

    — Бу бүлмәдә укырга теләмәсәгез, башка бүтән бүлмә табабыз. Тик укуыгызны өйләдән соңга күчерәбез ул чакта. Мин чыгып китәм, киңәшегез үзегез.

    — Киңәштеләр шаулашып. Тавышка куйдылар һәм «Ат классы»нда калырга булдылар. Нинди өйләдән соң уку булырга ди инде. Уен кала бит, чаңгы, коньки кала! Ач булса да бала чак бит, уен мөһимрәк.

    Октябрь азаклары иде. Урыс теле икенче дәрес. Зөфәр җитәкчелегендә берничә малай елга ярына чаңгы шуарга чыгып киткәннәр. Ду килеп йөгерешкәннән, бишмәт-куфайкаларга сумка-портфельләр белән сукканнан «Ат классы» эчендә томан кебек тузан болыты асылынган. Шау-шудан гөрләгән «Ат классы»ның ишеге ачылып китте дә, анда мәктәп завучы Зәйтүнә Рафикова күренде. Ул озын гына какча гәүдәле бер ир кешене иярткән иде. Чыр-чу килеп парталарга таралыштылар да, зур авырлык белән бүлмәдә тынлык урнашты. Зәйтүнә апа укытучы өстәле артына басты да, ишек төбендә тукталган ир кешене кулы белән ишарәләр өстәл янына чакырды.

    — Прошу Вас сюда поближе!

    Бүлмә эчендәге укучыларның күзе кергән иргә текәлде: «Кем булыр бу?»

    Ябык озынча гәүдә. Өстендә сорырак төстәге «куфайка». Башында солдат бүреге, юка чалбар, ике эрзинкә итек. Берсе ертык. Күзләре зәңгәр, бите бик ябык, йончыган. Шул зәңгәр күзләр балаларга кызыксынып тыныч кына карыйлар. Зәйтүнә апа аңарга урындык бирде, утыртты.

    — Балалар! Бу кеше сезнең яңа урыс теле укытучыгыз булачак. Исеме Леонид Калинович Ломако. Дәресегез бетәргә 20 минут вакыт бар. Ул сезнең белән танышыр хәзер. Шаярмагыз, аны тыңлагыз.

    Ломакога борылып елмайды:

    — Класс больше месяца без учителя. Дерзайте, учите! Желаю удачи! Я пошла!

    Ломако елмаймыйча гына беш селкеде. Зәйтүнә апа кулындагы журналны өстәлгә куйды да ишекне ябып чыгып китте. Яңа укытучы утырган хәлендә кузгалмыйча алдында утырган укучыларны карый башлады. Җентекләп, кабаланмыйча гына. Парта артында утырган балалар да бер генә хәрәкәт тә ясамыйча, тын алырга да курыккан кебек утыралар иде. Берничә минут сүзсез генә үтте. Шул чак ишек шар ачылып китте. Анда чаңгы, таяклар күтәргән Зөфәр күренде. Сыйныф ишеккә борылып карады. Зөфәр кергән ыңгайга чаңгыларын уңга мич арасына тыкты да, аннан чыккач кына өстәл артында утырган ят кешене күреп алды.

    — Бәт-тәч! Бу нинди шүрәле тагын!

    Үзенең партасы янына үтә башлады.

    — Стой! — диде укытучы. — Кто такой?

    Зөфәрнең авызы китте ерылып:

    — Маяныкы татарин бит! Моя твая не понимай!

    Партасы артына кереп утырды да чаңгыларын күтәреп ишек төбенә өелгән сабакташларына кул селтәде:

    — Үтегез! Нәстә дип каттыгыз анда? Бетмәс монда әллә нинди урыслар.

    Ломако урыныннан торды:

    — Товарищ ученик? Нужно просить разрешения войти в класс. Тут не конюшня!

    Зөфәрләргә Заикин урыслары, «дбур төшәләр» һәм ул шунлыктан урысча яхшы гына сукалый да иде.

    — Здесь конюшня. Лушат писал. Зачем разрешение, как хочу, так и хожу. Иди ты, знаешь, куда?

    Да?! Как хочешь, так и ходишь? Хор-ро-шо-о!

    Ломако Зөфәр янына якынлашты да аңарга иелде. Турая башлады. Сул кулының бармаклары белән Зөфәрнең уң колагыннан келәтчә кебек эләктергән иде. Ломако турайган ыңгайга Зөфәр дә башын кыйшайткан хәлдә аякларына басты, турая башлады. Ломако Зөфәрне кадак суырган кебек кенә итеп парта арасыннан тартып алды да, ишеккә табан алып китте. Ул бик көчле иде ахрысы. Чөнки Зөфәр карышырга уйламады да. Вак-вак адымнар белән ярты адым чамасы гына Ломако алдында ишеккә табан атлавын белде. Ишек төбендәге чаңгы күтәргән малайлар икегә аерылып ачык ишеккә юл бирделәр. Яңа укытучы Зөфәрне ачык ишек бусагасына бастырды да бармакларыннан аның колагын ычкындырды. Шул ук мизгелдә озын уң аягы белән селтәнеп Зөфәрнең арт ягына зур эрзинкә итеге белән китереп типте. Зөфәр кечкенә песи баласын хәтерләтеп коридорга очып чыгып китте. Ишек төбендә икегә бүленеп торган Зөфәрнең иптәшләренә бер генә сүз әйтте:

    — Вон!

    Күз ачып йомганчы малайлар юк булдылар. Тик ишеккә чаңгысы аркылы килгән Учак Гайнетдин генә бусагага егылды. Озак уйлап тормады, чаңгысын ташлады да, үрмәләп коридорга чыгып юк булды...

    Ломако кабаланмый гына сул кулы белән Гайнетдиннең чаңгыларын алып мич арасына тыкты, төшеп калган сыңар бияләен коридорга ыргытты да ишекне япты. Кабаланмый гына өстәл янына килде дә үзенә куркыбрак та, кызыксынып та карап торган балаларга дәште:

    — Давайте, знакомиться! Я фамилии называю, вы встаете!

    Журналны ачты:

    Ахмерова Марьям...

    Шул көннән алып Ломако балаларга урыс телен укыта башлады. Икенче көнне Түбән очның авылның Каенлы елга буена утырган урамның очында яшәгән Учак Гайнетдин яңалык алып килде. Һәм шуны кабалана-кабалана «Ат классы»на чыгарып салды:

    — Яңа укытучы хахул икән, урыс түгел. Безнең очта Майтап әбигә фатирга керттеләр. Кичә кич ике йөк усак утыны китерделәр. Үзенең уң кулы гарип — бармаклары йөремиләр. Хатыны урыс ышкулында укыта икән. Өч кызлары бар. Берсе миннән зур, икесе бәләкәй. Өчесе дә укыйлар. Үзләре монда Себер ягыннан күченеп килгәннәр. Илләмә фәкыйрьләр инде — бер нәстәләре дә юк...

    Бу яңалыкларны Гайнетдиннең әнисе Ломаколар фатирга кергән Майтап карчыктан тоз сорарга кергәндә белеп чыккан. Әнисе Гайнетдин улына сөйләгән икән.

    Икенче көнне урыс теле дәресе иң соңгы бишенче сәгать иде. Гомердә булмаган хәл — «Хәзерәт» иртәннән бирле ник бер шаярсын. Коерыгын бот арасына кыскан көчек кебек тавыш-тын чыгармады. Тарих фәнен укытучы Сания апа (укучыларга ул Дөя Сания) гадәтенчә муенын сузып, башын азрак өскә күтәрә биреп Зөфәрне дәрес сөйләргә чакырды. Төрттереп чакырды.

    — Син Тәйгунов туган, бүген нилектәндер басылгансың бит әле дип әйтимме икән. Тавыш-тының чыкмый. Чык, сөйлә әле дәресне.

    Зөфәрнең «абына-сөртенә тарих сөйләгәнен» азрак елмаеп тыңлады да, сүзләрен җайлап кына чыгарды:

    — Кичә генәк, буш урыс теле дәресендә сине шәп итеп «чаңгы шуган» дип ишеттек. Яңа укытучы өйрәткән диделәр. Шә-әп бу! Утыр! Авансым өчле куйыйм. Иртәгә дә сорармын. Укып кил.

    Соңгы дәрес урыс теле иде. Укучы балалар яңа укытучыны түземсезләнеп көттеләр һәм «күтен кыскан «Хәзрәт»кә зур кызыксыну белән караштырдылар.

    Яңа укытучы кабаланмыйча гына атлап керде. Сул кулындагы сыйныф журналын җайлап кына өстәлгә салды. Үзен басып сәламләгән укучыларга ягымлы зәңгәр күзләрен сирпеп карады да сул кулын селкеп аларга утырырга рөхсәт итте. Шул чакта күпчелек укучыларның күзе аның уң кулында иде. Кул кул кебек, биш бармаклы иде. Тик бармаклар учка табан яртылаш йомарланган кебек кәкрәеп катканнар һәм азрак күгәргәннәр, хәрәкәтсез иделәр. Леонид Клинич утырмыйча гына күзләре белән эзләнә башлады һәм Зөфәргә текәлеп карады. Тапты эзләгәнен.

    — Та-ак! Хорошо знакомый джигит! Бүген син дә дәрестәмени?

    Аның күз карашына байсынып Зөфәр торып басты. Леонид Калиничка караган хәлдән кызара башлады.

    — Фамилияң?

    — Тай-тайгунов Зөфәр.

    — Яхшы! Яхшы! Матурлар, фамилия белән исемең. Әйдә, без болай килешик Тайгунов. Син минем дәресләрдә тәртип бозмаячаксың һәм өследән дә кимгә укымаячаксың. Әгәр тәртип бозсаң, йәисә начар укысаң кичәге кебек тагын бер мәртәбә куам да мин сине дәрестән, башкача кертмим. Шуңа ризамы?

    Зөфәрнең баш селкергә генә көче җитте.

    — Минем русчалап әйткәнне аңладыңмы?

    Зөфәр дә русчалап җавап бирде:

    — Мин урысча сөйләшә беләм. Аңладым.

    — Ә-ә, беләсеңмени-и? Ә нигә башыңны аңгырага салып болашасың: «Мая твоя не понима-ай!»

    Бик матур һәм җылы итеп елмайды да сул кулын селкеп утырырга рөхсәт итте Зөфәргә. Тегесе җиңел сулап урынына елышты.

    — Кичә кемнәр Тайгунов белән иде, басыгыз!

    Зөфәр янында утырган Гайнетдингә төртте:

    — Бас Учак! Сине дә, бүтәннәрне дә бассын ди.

    Баскан дүрт малайны карап чыкты. Берәм-берәм имән бармагы белән төртеп сорады:

    — Фамилияң, имя?

    — Хөсәенов Зәйни.

    — Исхаков Рафаэль.

    — Гумеров Файзыр.

    Дүртенчесе Зәйнетдинов Гайнетдин иде.

    Кап-кара җиткән чәчле, чем-кара киң кашлы, кара күзле чибәр егеткә әйләнә башларга чамалаган малай иде Учак Гайнетдине. Әтисе Учак Сәләхе Мәскәүне яклап сугышып, наступление башланган көннәрдә атакага йөгергәндә туры немец снәрәте тиеп теткәләнеп очкан. Ит, канлы чүпрәкләргә әйләнгән. Ике киез итек эчендәге аяклары гына калган таза гәүдәсеннән. Учак Сәләхеннән тол калган кечкенә гәүдәле Миниямал өч ятим бала һәм иренең картайган әнисен карап колхоз эшендә көн-төн иза чигә. Иң зур улы Гайнетдин. Атасыннан калган ләкаб исеме белән Учак Гайнетдине. Леонид Калиничның үзенә төрткән юан озын бармагына бер дә исе китмичә карап кына алды да фамилиясен исемен тиз генә итеп бергә кушып, әйтеп чыгарып та салды.

    — Зәйнетдиныфгәйнетдин маяныкы?

    Сыйныф кыска гына итеп көлеп куйды.

    Укытучының сул кашы гаҗәпләнгәндәй сикереп алды:

    — Как, ка-ак! Повтори еще раз?

    Гайнетдин урынында тапанып куйды:

    — Какылдаттым мин моны — диде ул, битендәге бер генә мускулын да селкетмичә. Сорады укытучыдан:

    — Пафтаряйт чту ли фамилияны-ы?

    — Да, да! Повтори пожалуйста!

    — Пжалыста! Пжалыста! Маяныкы фамилия Гайнетдинеф- Зәйнетдин була инде. Үчен прусты. Зайнетдинефгайнетдин.

    Укучыларның шартлап көлүеннән тәрәзә пыялалары зыңлап алдылар да тындылар. Бүлмәдә дә тынлык урнашты.

    — Һи!— диде Ломако. — Син кадерлем миннән нәрсә беләндер ироник итеп көләсең бугай. Ниндидер сүзләр белән уен бара.

    Күзләре дә, иреннәре дә елмаялар иде. Зөфәргә борылды да, гап-гади итеп мөрәҗәгать итте аңа:

    — Тайгунов! Бу сыйныфта иң якын таныш син минем. Бу укучы нәрсә белән көлдерә укучыларны. Булдыра алсаң, аңлат әле.

    Зөфәр торып басты:

    — Лиәнит Кәлинеч! Ул кеше көлдерергә ярата. Аның фамилиясе Зәй-нет-динов. Зәйнетдинов. Исеме Гәй-нет-дин. Гайнетдин. Ул Сезгә шуларның икесен бергә кушып туктамастан тиз итеп әйтә. Башта фамилиясен, аңарга туктамастан кушып исемен әйтә. Аннан соң исемен фамилия кебек итеп алдан әйтә, аңарга фамилиясен исем итеп куша. Менә тыңлагыз әле!

    Һәм Зөфәр тавышын, интонациясен, сүз тизлеген Учакка ошатып әйтте:

    — Зәйнетдинефгәйнетдин!

    — Гәйнетдинефзәйнетдин!

    Леонид Калинич Зөфәрнең вата-җимерә урысчалап сөйләгәнен зур игътибар белән тыңлады. Аңлады барысын да. Берни булмагандай тыныч кына ваемсыз-нисез басып торган Гайнетдингә исе китеп бераз карап торды да кызара башлады. Сул кулын һавада селтәде дә, өстәл янындагы урындыкка артын сузып утырды. Кызаруы тагын да ныграк арта башлады:

    — Беттең Учак! — дип Зөфәр пышылдап кына өлгерде. Леонид Калинич бүлмәне яңгыратып шаркылдап көлеп җибәрде. Балалар аңарга аптырап тын гына карап утыралар иде. Бармаклары белән чыккан күз яшьләрен сөртте дә көлүен басып, елмаюга алмаштырды. Зур кызыксыну белән, берни булмагандай, парта артында басып торган Гайнетдингә карап торды да аякларына басты. Журналга карап Учакның фамилиясен тапты да, аны иреннәрен кыймылдатып исендә калдырды:

    — Зайнутдинов!— диде ул Гайнетдингә карап. — Сиңа укырга кирәк бик тырышып. Синнән бәлки зур артист чыгачак.

    Гайнетдин Зөфәр ясаган тәрҗемәне тыңлады да, кире какмыйча шунда ук ризалашты.

    — Ярар, алай булса әртис булырбыз. Авылда ашарга юк барыбер. Әртис булгач хет тамак туяр...

    Учакның җавабын тыңлагач, укытучы сул кулын гына селтәде: булыр бу малайдан!





    * * *



    Яңа укытучы атна-ун көн үтүгә бер нәрсәне аңлый алды. Җиденче сыйныфта өч кенә бала ул сөйләгәнне, ул укытканны аңлыйлар: Тайгунов Зөфәр, Булатов Зиннур һәм Ибәтуллина Әминә. Тагын унлап бала яртылаш кына аңлауда, ә күпчелеккә урыс теле чит тел һәм алар аны аңламыйлар. Үз гомерендә (инде кырыкка җитеп килә) Леонид Калинич мондыйны күргәне юк иде әле.

    Ике—өч дәрес үткәргәч, ул уку программасын үзгәртте. Балаларда урысча укуга кызыксыну уятырга кирәк дип уйлап карар кылды: урысча әкиятләр сөйләргә! Иң беренче әкият итеп: «По щучьему веленью»ны сайлады. Тик ул әкият татар балаларына әллә ни артык уңай тәэсир ясамады бугай. Шуның дөреслеген Зәйнетдиновтан сорап белергә булды:

    — Ну, Зәйнетдинов! Ошадымы әкият сиңа?

    — Юк, Лиәнит Кәлинич! Ошамады миңа.

    Бар да аңлашылып бетми. Телне белмим мин яхшы итеп. Аннан, ничек инде ул эшләмичә печ башында яту, ди! Монда әле көн-төн эшләп тә тамак ач. Калхуз бирми бернәрсә дә, Чуртан китереп биргәнне көтсәң — тот капчыгыңны...

    Кулын селтәп утыртты Гайнетдинне. Парталар арасыннан арлы-бирле йөренде укытучы. Һәм бер нәрсәне аңлады: бу ач балаларга эшләмичә генә тамак туйдыру турындагы әкиятләр кирәкми! Зурлар күрмәгән, ачлыкны күреп баш миләре үзгәргән балалар болар! Шуның өстенә бүген дә ачлар!

    Икенче көнне ул «Бремен музыкантлары» дигән әкиятне сөйләде. Кабаланмый гына, җиренә җиткереп һәм әкияттәге һәр җәнлекне үзенә ошатып сөйләргә тырышты. Эт булып өрде, песи булып мыяулады, әтәч кебек кычкырды, ишәк кебек «и-о-о»лап акырды. Бу юлысы балаларга әкият ошады. Әкият тәмамланып, шау-шу азрак басылгач, алдында утырган сыйныфка мөрәҗәгать итте:

    — Йәгез әле! Кем бу әкиятне сөйләп бирә ала!

    Парта артында әле генә авызларын ерып утырган малайларның, кызларның битен курку пәрдәсе каплады. Алар барысы да диярлек гәүдәгә кечерәеп, партага сеңеп тып-тын калдылар. Күзләр парта тактасына текәлделәр.

    — Сөйләргә теләүче юкмыни?

    Тынлык. Өметләнеп сорады:

    — Тайгунов, син ничек?

    Зөфәр торып басты, тартынып кына елмайды:

    — Ю-у-ук, Лианит Калинич! Мин бик аз-маз сөйләшә генә беләм. Ә укып тыңлаганны сөйли белмим мин.

    Муенын суза биреп алга карады:

    — Ул әкиятне сөйләсә Булатов сөйләр. Башка укучы сөйли алмас безнең сыйныфта. Ул шәп инде урыс теленнән.

    — Кем Булатов? — диде укытучы.

    Алдан икенче партада утырган Рәшит торып басты:

    — Мин, Булатов.

    Леонид Калинич зур башлы, кечкенә гәүдәле малайны карап алды да шикләнгәндәй сорап куйды:

    — Чыннан да сөйли аласыңмы?

    — Алам_ — диде Рәшит кызара башлап.

    — Чык алайса өстәл янына. Сөйлә, тыңлыйбыз.

    Рәшит өстәл янына чыгып басты. Өстендә иске, күп ямаулы бишмәт, тез башлары, күт битләре ямалган төсе уңган чалбар, чабата-тула оек. Чабаталарының башы туза башлап «мыеклары» чыккан. Ике кулын артка куйды да урысчалап кабаланмый гына сөйләп алып китте:

    — Жила-была собака...

    Сыйныф тып-тын булып, исе китеп әкият тыңлый. Ә бит әкиятне үзләре белән укыган яшькә дә, буйга да иң кече Рәшит сөйли. Зур җиткән чәчле баш, сипкел баскан ябык кына бит, ике зур колак, коңгырт күзләр. Сыйныфта әллә нәрсәсе белән аерылып та тормый. Шулай да укуы шәп. Бар фәннәрдән дә. Шаяра да белә...

    Разбойникларның урман эчендәге мәҗлесенә җиткәч Леонид Калинич малайны туктатты:

    — Җитәр! Тукта! Утыр!

    Сыйныф дәррәү булып күтәрелде.

    — Сөйләсен! Кызык сөйли бит.

    Сул кулын Рәшитнең кулбашына куеп сорады:

    — Беткәнче сөйли аласыңмы?

    Җавап тыныч бирелде.

    — Сөйлим.

    Укытучы шатланып ризалык бирде.

    — Сөйлә, Булатов!

    Әкият тәмамлангач, бүлмәдә тып-тын иде.

    Укытучы өчен бу кечкенә малай үзе бер могҗиза кебек тоелды. Парта араларындагы ачыклыктан берничә адым йөреп алды да сорады.

    — Син ничек өйрәнә алдың болай урыс теленә.

    — Өченче сыйныфта укый башлагач, башта урысча белмәгән сүзләрне әтидән сорап белә идем. Аннан соң әти миңа сугыштан кайтмаган Гариф абыемнан калган «Русча-татарча сүзлек»не бирде. Китап укыганда шул китаптан карыйм белмәгән урыс сүзләрен.

    — Куллана да беләсеңме сүзлекне?

    — Беләм. Нәрсәсе бар аның.

    — Урыс телендә нинди китаплар укыганың бар.

    — Күп.

    — Күп? Исемнәрен әйт әле.

    — «Белеет парус одинокий», «Школа». Аркадий Гайдар язган.

    — Ә «Белеет парус одинокий»ны кем язган?

    — Валентин Катаев.

    — Тагын нәрсә укыганың бар?

    —«Кочубей», «Чапаев» «Николай Щорс».

    — О-о, брат! Син бит книгоман!

    Арттан Гайнетдин тавыш бирде:

    — Әллә маңка, ди инде?!

    Тик көлүче булмады. Сөйләшү җитди иде.

    — Ә ничек укыйсың?

    — Әйбәт.

    — Ничек әйбәт?

    — Дүрткә, бишкә.

    — Әти өйрәтте дисең? Ул урысча беләмени?

    — Белә. Унөч яшендә урыс ышкулын бетергән. Дүрт еллык.

    — Ә кайда укыган әтиең? Каладамы?

    — Юк. Үзебезнең авылда урысча дүртьеллык ышкул булган. Шунда укыган.

    — Эстәрлебаштамы?

    — Эстәрлебашта.

    — Ә кем укыткан?

    — Мирсәет Байишев дигән Казаннан килгән учитель укыткан.

    Леонид Калинич кызыксынып та, сокланып та карады чабаталы малайга:

    — Ну-у, Булатов! Шатландырдың син мине. Көтмәгән идем шундый укучы бар дип.

    Сул кулын Рәшитнең кулбашына салды да үзенәрәк кысты:

    — Менә, балалар, сезгә үрнәк булырлык укучы. Урысча шәп итеп сөйли белә. Димәк, телне дә яхшы белә ул.

    Зөфәр акрын гына урыныннан торды.

    — Леонит Кәлинич! Ул төннәрен абзар башында кунганда китапларны тоташ сөйли белә. Татарча «Чыңгыз хан»ны «Мең дә бер кичә» әкиятләрен.

    Леонид Калинич тагын да ныграк кызыксынып карады Рәшиткә:

    — Ә Пушкинны, Лермонтовны укыганың бармы?

    — Бар. Татарча да, урысча да.

    — Нәрсәләрен?

    — Миңа бик тә Пушкинның «Капитан кызы» һәм Лермонтовның «Безнең заман герое» ошый.

    — Урыс язучыларыннан тагын кемне укыдың?

    — Гоголь, Чехов, Короленко, Горький, Шолохов, Александр Фадеев.

    — Чеховның нәрсәсе ошады?

    — Ванька Жуков турында хикәясе.

    — Нәрсәсе белән ошады ул хикәя?

    — Анда безнең кебек хәерче, ач малай турында язган Антон Павлович.

    — Ә Гоголь?

    — «Тарас Бульба» һәм «Диканка хуторы янындагы кичәләр».

    — Ошадылармы?

    — «Тарас Бульба» шәп. Ә икенчесендә куркыныч җирләре күп — җен, пәриләр. Әкият анысы..

    — Ну-у, бра-ат! Болай булгач, бик үк күңелсез булмас инде сезне укыту. Син берләштер сыйныфны укуга. Ярармы! Үз яныңа!

    Рәшит дәшмәде җавапка. Укытучы нәрсәдер сизенде дә сорады:

    — Нигә дәшмисең? Минем әйткәнгә риза түгелсеңме?

    — Без ач бит. Кием дә юк. Укыйсылары килми шунлыктан. Әтиләре сугыштан кайтмады күпчелегенең.

    — Синең әтиең дә кайтмадымы?

    — Минем әтине карт дип сугышка алмадылар. Ул калхузда эшли. Ә калхуз түләми бернәрсә дә.

    Леонид Калинич малайны аркасыннан урынына этеп әйтте:

    — Рәхмәт сиңа Булатов. Әйбәт сөйлисең укыганыңны. Шулай да родларны бутыйсың ярыйсы гына. Укы. Сәләтең зур булырга тиеш синдә. Утыр урыныңа!

    Булатов урынына барып утыргач та Леонид Калинич дәшми генә азрак басып торды. Йөзе сагышлы иде сыңар куллы укытучының. Аякларын кузгаткалап куйды, йөткергәндәй итеп тамагын кыргалады. Акрын гына тавыш белән сөйләп китте:

    — Ачсыз, ялангачсыз. Әтиләрегез дә юктыр күбегезнең. Ләкин яшәргә кирәк, кеше булырга кирәк. Урыслар әйтәләр: «Не хлебом единым!» Ипи белән генә яшәмиләр. Җанга рухи азык та кирәк. Зәйнетдиновның үзенең фамилия һәм исемен бергә кушып «Гәйнетдинефзәйнетдин» дип сезне көлдерә белүе — ул рухи азык. Булатовның күп укуы — рухи азык. Ә рухи азык ала белү өчен табигать биргән сәләт белән бергә күп уку кирәк, белем кирәк. Шунлыктан, балалар, ничек кенә авыр булса да укыгыз, белем алыгыз. Замана таләбе шундый. Иң мөһимнәре фәннең математика, физика, урыс теле. Татар теле дә кирәк. Бик тә. Чөнки ул сезнең туган телегез, ана телегез.

    Мин укыткан фәнне тырышып өйрәнерсез дип өмет итәм. Ә инде минем дәрестә шаяру булмаячак. Бу — сезгә гарантия.

    Ерактан, күрше зур бинадан кыңгырау шаулап килгән тавыш якыная иде.

    — Дәрес тәмам. Таралыгыз.

    Малайлар бер булып кайту ягына атладылар. Узган дәрескә нәтиҗә ясагандай Учак Гайнетдин Рәшитнең аркасына шапылдатып сукты:

    — Ну, Пис-сер! Болай булгач синең прафисыр да булуың ихтимал.

    Малайлардан берсе сорады:

    — Нәстә була ул прафисыр?

    Учакның җавабы әзер, чөнки аның дөньяда белмәгәне юк иде:

    — Хөкүмәттән акчалата жалунья алып, көн дә ипи ашап, китап кына укып яши торган кеше була, ул прафисыр...





    * * *



    Көзге суыклар башлану белән «Ат классы»ның миченә яга башладылар. Иске өйнең диварлары, тәрәзә аслары, идәннәре тузган. Бина эчендә җылы тормый. Мәктәпкә район үзәгендә урнашкан «8 Март» колхозы ат белән утын ташырга тиеш. Ташый ташуын. Тик шул утын исәбеннән һәр укытучыга 4 м3 утын бирелергә тиеш. Мәктәптә 30 дан артык укытучы. Димәк, 120—140 м3 утын таратылып бирелә. Шунлыктан ягарга утын кысан. Директор «Дәлтүннең» күрсәтмәсе кыска: «Мәктәп мичләренә күп якмаска!»

    «Ат классы»на бер ай тирәсе яккач, төтенне кыек башына чыгара торган морҗаның түшәм яныннан берничә кирпече сүтелеп төшкән. Яккан мичтән чыккан төтен бүлмә эченә тула. Шул чыксын дип ишек ачыла һәм бүлмә суына. Кайбер көннәрне сауыттагы яза торган каралар да туңалар. Шунлыктан кара сауытларын җылы корсак янына күлмәк эченә тыгалар. Һәм еш манмас өчен яза торган каләм-ручкалардан «афтамат-ручка» ясыйлар. Нечкә генә йомшак тимерчыбыкны энәгә урап 3—4 сантимер озынлыкта пружина ясыйлар. Шул пружинаның бер очыннан чыгып торган тимерчыбыкны перо (каләм) башына урап ныгыталар, икенче очын пероның ручкага кереп торган урнына, Шул пружиналы ручканы карага мансаң пружина ярдәмендә перода кара күп эләгеп чыга. Язасың да язасың — бетми тиз генә.

    «Ат классында» суык. Язганда бармаклар өши. Тыңлап кына утырганда да сырган чалбар, куфайка аша суык тәнгә үтеп керә һәм өшетә. Иң авыры Лианат Калиничка. Кигәне юка чалбар, резин итек, өстендә куфайка белән солдат бүреге. Дәрес башлануга 20—30 минут үтүгә ул бичара инде шыкраеп ката. Бер көнне гарип уң кулына аякка кия торган соры төстәге оекбаш киеп килгән. Сул кулы белән тактага язарга акбур тота алмый. Зөбәрҗәтне тактага чыгарды:

    — Усманова! Синең язуың матур! Мин әйтеп торыйм, син яз!

    Урындыкны алды да мич янына китереп идәнгә аркылы салды. Кипсен дип мич эченә утын тутырганнар. Бастырып. Леонид Калинич идәнгә аркылы куйган урындыкка утырды да эрзинкә итек кигән, бик нык өшегән аякларын мичкә көчләп тыга башлады:

    — Бик нык өшедем мин, балалар! Көлмәгез инде миннән.

    Алдына куйган китаптан урысчалатып җөмлә әйтә башлады:

    — Пиши, Усманова! «Пятак подал, звеня и подпрыгивая».

    Башын артка борып тактага язып болашкан Зөбәрҗәт язганга карый иде:

    — «Питак» түгел, «Пятак» Усманова. «Пятак» через «я».

    Гайнетдин ямьсезләп үзгәртеп тавыш бирде.

    — Татарча б... к дигән кебек инде...

    Арттан лепкәсенә суктылар.

    — Һей-й, Уча-ак!

    Леонид Калинич Гайнетдингә карады:

    — Гена! Сүгенү яхшы түгел. Мин бит азрак татарча белә башладым инде. Бас почмакка! Безгә уку кирәк, сүгенү түгел. Бас!

    Гайнетдиннең Генага әйләнгәненә ай чамасы инде. Ул әрсез малай Ломакога утын кисәргә ияләшкән. Леонид Калинич белән пычкы тартканда аңа укытучысы исемен үзгәртеп урысчалатып «Гена» дип кенә дәшә икән. Гайнетдин шуннан бирле үз исемен онытып дәфтәренә дә кул сыртына да кара белән «Гинади» дип яза башлады. Зайнетдинов Гинади Симюнович. Соңгысы инде әтисенең Сәләхетдин исемен шулай иттереп үзгәртүдән килеп чыкты. «Гайнетдин» дип үзенә дәшкәнгә борылып та карамый, җавап та бирми.

    Леонид Калиничның аяклары мичкә тыккач та җылынмадылар. Ул мич авызына, өскә каратып тезеп куйган утыннарны итекле аягы белән эчкәрәк этте дә аякларын тагын да ныграк мич эченә эчкәрәк тыкты. Ләззәтләнеп елмайды:

    — Менә-ә, җылы икән эчтәрәк!

    Тактага язылган җөмләне тикшерә башладылар. Ун минутлар чамасы уздымы икән — «Гена-Гайнетдин»нең уку бүлмәсендә почмакта басып торган җиреннән шатланып кычкырганы ишетелде:

    —И-и! Лиәнит Кәлини-ич-ч! Сапук твуй ризинывый гарит бит! Гари-и-ит!

    Мич мөрҗәсенең түшәм янындагы җимерек урныннан борхып төтен чыга иде. Ломако мич эченә эткән утыннар мич түренә өеп куелган калган утлы күмерләргә барып җиткәннәр дә, бераз көйрәп яткач яна башлаганнар. Китте кычкырыш, китте шау-шу, китте боталыш. Яна башлаган утын агачларын мичтән өстерәп чырып, тышка алып чыгып көрткә тыгып сүндерделәр. Сүнгән утыннарны мич янына өйделәр. Бүлмә эче төтен булса да ишекне ачып суытмадылар.

    Леонид Калинич аркасын мичкә терәп азрак җылытта да тагын урындыкка кунаклап эризина итекләр кигән, суыктан өшегән аяклары беткәнче мич эченә тыкты. Утлы күмергә җиткәнче...

    Дәресне дәвам иттеләр...

    Гайнетдиннән Генага әйләнеп масаеп та киткән Учак Ломаконың коерыгына әйләнде. Иртән укырга аның белән бергә килә. Укулар беткәч, диктант яздырып җыелган дәфтәрләрне күтәреп Ломако белән «әбиткә» кайтып китә. Кайсыбер кичләрен Леонид Калинич «противопожарный дежур» булса, Учак тагын аның белән.

    Мич белән айга якын яфаландылар. «Дәлтүнгә» әйтеп тә карадылар, файдасы тимәде. Җавабы кыска булды:

    — Бөтен СССРда кыш. Кызыл балчык белән комны мин каян алыйм сезгә. Туң җир, казырлык түгел.

    Бер көнне килсәләр «Ат классы» җып-җылы. Мөрҗәнең ватык җирен кирпечләр тезеп, балчык-комлап сылаганнар. Җылы бүлмәдә укуы да рәхәт икән. Бергә укыган Хәдичә апаның улы Рафаэль «мич серен» ачты:

    — Кичә дәресләрдән соң Зөфәр әтисе Вәрис бабайны алып килде. Балчыкны, комны киндер капчыкка тутырганнар. Ун кирпеч. Бәләкәй чанага салып алып килгәннәр тартып. Өчәү эшләдек. Вәрис бабай заматта эшләп куйды. «Әйбәт укыгыз!» — диде дә китте кайтып. Дүрт кирпеч торып калды. Аларны мич арасында калдырды.

    Ул көнне Леинид Калинич аякларын мичкә тыкмады. Тик гарип уң кулы күм-күмгәк иде. Һәм ул кул нык өши иде ахрысы. Укытучы кигән оекбашны салып кулны ышкып та, суккалап та карады. Тик файдасы тимәде ахрысы. Мичне төзәткәннән соң ике көн узгач, урыс теле беренче дәрес иде. Леонид Калинич сыйныф журналын ачып дәрес башларга гына тотынган иде, Зөбәрҗәт урныннан торып аның янына атлады. Өстәл янына килеп җитте дә, бишмәте куеныннан... бер пар яңа гына бәйләгән зур, калын, кара төстәге бияләйләр китереп чыгарды. Тотлыгып кына әйтте:

    — Бездән. Сезгә бүләк. Киегез! Өшемәгез!

    Урынына утырырга борылуга өстәл янына икенче кыз Фәния Назырова атлады. Ул да куенына тыгылды да аннан шундый ук төстәге бер пар оекбашлар китереп чыгарды.

    — Сезгә! Носки! Аякларыгызга!

    Леонид Калинич йон бияләйләр, оекбашлар тоткан хәлендә каушап төште. Нәрсәдер әйтергә итте — сүзләре чыга алмадылар. Тырышып нәрсәдер йотарга болашты — булдыра алмады. Сул кулын һавада селкеде дә, утыргычка утырып аягыннан сул итеген салды. Итек эченнән теткәләнеп беткән юка гына нык керләнгән ситса чолгау килеп чыкты. Укытучы аны кулы белән йомарлады да, чалбар кесәсенә тыкты. Оекбашның берсен киде дә, аягын эрзинкә итек эченә тыкты. Икенче оекбашны да уң аягына киде дә, итегенә тыкты. Ике бияләйнең берсен гарип кулына киде, аны сыйпап шомартты да, ялгыз өстәлдә яткан йон бияләйне куфайкасы кесәсенә салды. Мөлдерәмә яшь тулы күзләрен үзенә күңелле итеп карап утырган укучыларына текәде дә, өч кенә сүз әйтте:

    — Спасибо, ребята, большое!

    Яшьләрен яшерер өчен тактага табан борылды да, сул кулы белән эре, ямьсез хәрефләр белән яза башлады: «Пришла зима. Она было снежная и холодная. Замела дороги, овраги, луга и поля»...

    Кыш буена урыс теле дәресләре бик күңелле үттеләр. Ломако укый да, сөйли дә, укыта да белә иде урыс телен. Өченче, дүртенче сыйныфларда үзләре дә юньләп белмәгән урыс телен татар апалар укыттылар. Белемнәре 9—10 сыйныф татар мәктәбе. Бишенче—алтынчыда урыс телен укыткан марҗа Валентина Ивановна бик тә чибәр дә... юаш та иде. Шук һәм шаярырга яраткан татар малайлары аңа баш бирмәделәр һәм дәресләр оешмаганлык, тәртип бозулар белән үтәләр иде.

    Леонид Калинич беренче дәрестә үк «хәзрәт» Зөфәрне күтенә тибеп коридорга очыруы белән уку сыйныфында автоматик рәвештә тәртип урнаштырды. Икенчедән, ул бик оста һәм кызыклы итеп сөйли белә иде. «Кот в сапогах» (Үсеп яхшы белем алгач, Рәшит аңлады, ул әкият урыс телле мәктәпләрдә 2—3 сыйныф балаларына икән!) дигән әкиятне үтенеп өч тапкыр сөйләттеләр. Һәм җиденче сыйныф урыс телендә әдәби китаплар укырга ябеште. Ломако оештырып Гогольнең «Тарас Бульба»сына, Пушкинның «Капитанская дочь»ына сыйныф белән җыйналышып фикер алыштылар. Яңа ел үтүгә җиденче сыйныф бик нык тырышып урыс теле өйрәнә иде. Дәрес барганда да еш кына берәрсенең пышылдап сораганы ишетелеп кала:

    — Рәши-ит!— «Роща» нәстә була ул безнеңчә.

    Яңа елга «Гена»-Гайнетдин учак яңалык алып килде.

    — «Сукырлар әртиле» Лианит Кәлиничка, хатынына, өч кызына киез итек бүләк иткән. Бушка!

    Җиденче сыйныф ышанмады: бушка! Булмаганны!

    «Гена» нык торды:

    — Үзем күрдем пималарын! Биш пар. Иң зурысы Лианит Калиничныкы. Хатыныныкы зур булгач барып алмаштырып кайтты.

    Сыйныфташларының ышанмаганын күрде дә Учак аларны «бетереп ташлады»:

    — Райкумның беренче секретары Шәймәрданов үзе кушкан «Сукырлар әртиле» управляющие Абрамунга. Бирдерткән. Сез нәрсә инде, менә күрерсез бүген Лианит Калинич пима киеп киләчәк.

    Чынлап чын — Леонид Калинич кунычлары тездән югары, башлары солдат итеге кебек эчкә карап торган ике сорырак төстәге киез итекләр киеп килгән. Һәм шуңарга өстәп сырган җылы чалбар кигән, муенына җылы йон шарыф буган. Бите кырылган һәм аяклары җылынганлыктан, ул йомшак кына җылылык сибеп нурлана иде.

    — Ну-ус, балалар! Диктант язабыз! «Ванька Жуков»тан. Башладык:

    — Ванька Жуков, девятилетний мальчик...

    Тырышып, тырмашып диктант яздылар. Рәшит белән утырган ярым татар, ярым башкорт Рәвил Баймуратов дигән Йомагуҗа авылы малае Рәшиттән күчереп язды. Математика, физиканы шәп белә Рәвил үзе дә. Ә урысчасы йомшак. Ул Рәшитләрдә яши. Әнисенең бердәнбер малае. Әтисе юк. Башта Рәшит аның әтисен сугышта юк булган дип уйлаган иде. Тик Йомагуҗадан булган фельдшер Мәсәлим бабайны яхшы белгән әтисе ачыклык кертте:

    — Ул малайның әтисе районга атаклы бик шәп тегүче иде. «Зиңгер» машинасы да бар иде. Утыз җиденче елны «Халык дошманы» дип алып киттеләр аны. Шул юктан юк. Абзасы Мәсәлим Уфаларга барып узган ел эзләп караган иде. Әйткәннәр: «Абзый! Син башкача килеп, эзләнеп йөремә инде. Юк инде ул бу дөньяда». Ятим малай ул. Әтисез.

    Диктант язылып беткәч, үтә дә тәртиплегә әйләнеп, «атаманлык» итүен ташлаган Зөфәр кул күтәреп сорау бирде:

    — Лианит Калинич! Без узган атнада ук ике диктант язган идек. Сез шуларны алып килмисез. Безнең язарга башкача дәфтәрләр юк. Бу диктантны да аерым кыягаз битенә яздык.

    «Гена» килеп кысылды:

    — И-и, Хәзрәт! Сиңа да, миңа да барыбер икеле инде...

    Икенче көнне Леонид Калинич «дәфтәрләрне алып килде». Балнис ишек алдын узгач, мәктәпнең зур бинасына турыдан сукмак килә. Сукмактан урыс «Гена» исемле Гайнетдин атлый. Чабата кигән аяклары сукмактан читкә шуып-шуып киткәлиләр. Чөнки «Гена» нык итеп диктант дәфтәрләре төялгән кул чанасы өстерәгән. Дәфтәрләр таралып китеп чанадан коелмасын өчен, алар аркылыга, буйга сузылган юкә аркан белән кысып бәйләнгәннәр. Чана артыннан озын ботлы торнага ошаган Леонид Калинич атлый. Ул гарип кулының беләге белән китаплар тутырган сумкасын кыскан. Сул, таза кулында юантык кына талдан кисеп ясаган таяк. Ул аны чана артына, дәфтәрләргә терәгән дә «Гена»га ярдәм итә, таяк белән авыр чананы этешә. «Гена» тик кенә килми, сөйләнә.

    — Мин бурлак Лиәнит Кәлинич. Син дә эшлисең, миңа ярдәм итәсең!

    Атна буена һәр сыйныфта яздырган диктант дәфтәрләрен өенә күтәреп ташыган укытучы. Тик алар күбәеп киткәннәр өендә — күтәреп ташырлык түгел. Ярдәмгә күршесе «Гена»ны чакырган:

    — Гена! Син моңа боларны күтәреп мәктәпкә алып барышсаң, без синең белән 3—4 көндә ташып бетерербез дип өметләнәм.

    Гена-Гайнетдин ишек төбендә өелеп торган күпсанлы дәфтәрләргә карап торган да тәкъдим иткән:

    — Лиәнит Кәлинич! Сез миңа икеле куйгансыздыр инде. Шулаймы?

    — Законно! Икеле Гена!

    — Өчкә төзәтегез! Бер үзем алып барам дәфтәрләрне.

    Ломако азрак уйлана да, яртылаш ризалаша:

    — Әйдә болай итик! Бу икелеләр калсыннар. Киләсе диктантларыңны өчлелек үзем төзәтермен дә, икеле куймам.

    «Гена» сатулашыпмы сатулаша:

    — Чиреккә дә икеле чыгармагыз. Дәфтәрләрне кыш буена ташыйм ышкулга.

    — Риза, әгәр урыс телен укысаң!?

    — И-и, аны гына булдырабыз ул, нигә укымаска!?

    Урыс теле дәресендә укытучы игълан итте:

    — Унынчы сыйныф бүлмәсендә бер шкаф бар. Шуннан барып алыгыз диктант дәфтәрләрегезне...

    Олы тәнәфестә унынчы сыйныф бүлмәсендә һәркем үзенең дәфтәрен эзләү мәхшәрен сөйләп тә, язып та аңлатырлык, күрсәтерлек түгел...

    Атна-ун көн үтүгә Леонид Калинич тормышыннан Гайнетдин Учак тагын бер яңалык алып килә:

    — Урыс ышкулы белән безнең мәктәп укытучылары акча җыеп Лиәнит Кәлиничкә бер ала кәҗә алып биргәннәр. Майтап әби абзарына керттерми — печәнегез юк дип. Безнең абзарга яптылар пака. Ә печәннәре бер сәнәк тә юк. Алганнар инде укытучылар, кызларыгызга сөт булсын дип.

    Ике көн үткәч, тагын яңалык:

    «Марс» калхузыннан ярты йөк чамасы печән китерделәр. Тик хатыны саумый кәҗәләрен: не умею! — ди. Үзе сава алмый сы(ар кул белән.

    — Кем сауа инде алайса?

    «Генаның» күзләре йөгергәли:

    — Мин инде, кем булсын тагын.

    Атна узгач искитмәле яңалык «Гена»дан:

    — Суйдык кәҗәне Лиәнит Кәлинич белән. Сөте әз, эше күп. Мин карадым инде, үзебезнең сыер белән бергә. Тик суярга булды — ит кирәк ахрысы.

    Сыйныфка кызык:

    — Үзе суйдымы? Суя беләмени?

    — Каян белсен инде, инәңнең капчыгы. Өч аягын бәйләдек. Лиәнит Кәлинич мөгезеннән тотып торды, мин бәйләдем. Шуннан өйалдыннан тышка чыга торган бусагага муены белән салдык кәҗәне. Лиәнит Кәлинич балта алды да сул кулына тотып селтәнде дә балта белән, са-ал кәҗә муенына...

    — Әллләлә-ә-ә!..

    —Ы-ы, ди сиңа Ул селтәнгәндә кәҗә торырга дип кисәк итеп тартышты да, балта «чалт» бусагага. Тимәде кәҗә муенына...

    — Шуннан нәрсә эшләдегез инде?!

    Уку бүлмәсендә шылт иткән тавыш юк — Кәҗә суйганны тыңлыйлар.

    — Шуннан, шуннан! Кабыкка утырган да шуган.

    Үзе дә куркып, каушап төште. Тирләп чыкты. Балтасын ташлады. Сул кулы белән тирләп чыккан битен сөртте дә, миннән сорый: « Как же, ди, заризат итәргә, ди!? Мин әйтәм:

    — Сичас Лиәнит Кәлинич! По-мусульмански будем резать, дим. Мин, ди, мусульмански бельмес, ди. Мин әйтәм: мин знаю. Сийчас суйгански кәҗәне.

    Йөгереп пычак белән игәү алып чыктым үзебездән. Игәү белән ышкып үткерләдем пычакны. Кәҗәне күтәреп читән янына алып чыктык. Әйтәм тегенәргә:

    — На кыйбла нады галава кәҗә палажить. Мяса будет вкусный.

    Кулын селти:

    — Ашыйбыз аны. Ите генә булсын.

    — Шуннан Гена!

    Сыйныфташлары авызыннан үзенә «Гена» дип дәшкәнне ишеткәч, Гәйнетдин «үсеп китә»:

    —Ы-ы! Гена белә ул нәрсә эшләргә. Пычакны үткерләдем дә, кәҗәнең муенын чалып та җибәрдем. Мал суйган булмасам да, суйганны карап торган бар. Тунадык карга яткырып. Эчен, үпкә-бавыры, йөрәген алып бер таска, бер табакка тутырдым. Лиәнит Кәлиничка ите булды, башы, эчәкләре, калганы миңа.

    — Эй-й, Уча-ак!

    — Кичә әни казан тутырып эчәк ашы пешергән. Бишәүләшеп вич ашап беттек. Ну тәмле әй эчәк ашы-ы...

    Икенче дәрестән «Гена» Гәйнетдин эч авырта, дип сорап чыгып киткән иде. Шуннан соң, ике көн юньләп дәресләрдә утырмады — мәктәпнең сарайлары артында тигәнәк, әрем сабаклары арасында кыйбладан искән карлы җилгә ялангач артын күрсәтеп «яфа чикте»...

    Мөрҗәне «рәтләгәннән» соң «Ат классы» җылынды. Бер көнне дәрескә кергәч Леонид Калинич куфайкасын салып урындык артына кидереп куйды. Ул бик искедән булмаган, дөя йөненнән бәйләгән сары белән көрән төс арасындагы төстәге калын, җылы свидердан торып калды. Сыйныф аңа карап эчтән генә «аһ» итте. Укытучы озын үскән чәчен тигезләткән, яхшы итеп кырынган һәм аңардан хушбуй исе аңкып тора. Еш кына теше белән кимереп «ала торган» тырнаклары тигез итеп киселгәннәр. Яртылаш тонган, нужа-михнәте күп икәнне күрсәтеп торган зәңгәр күзләре нур сибәләр. Ябык йөзенә аз гына алсулык йөгергән. Ул сыйныфка карап елмайды:

    — Балалар! Бүген минем туган көнем! Һәм сез мине котлагыз!

    Зөфәр сикереп торып кычкырды: Котлыйбыз! Икенчегә кул селтәде. Сыйныф бер булып сөрән салды:

    — Котлыйбыз!!!

    Леонид Калинич сул кулын йөрәге өстенә куйды:

    — Спасибо вам, дети! Большое спасибо!

    Елмаеп өстәде:

    — Бүген мин сездән дәрес сорамыйм. Икеле куймыйм. Рус әдәбияты буенча сорагыз. Биргән сорауларыгызга җавап бирәм.

    Рәшит кул күтәрде.

    — Тыңлыйм сине, Булатов!

    — Сугышка хәтле сез кем идегез? Безгә ничек килеп эләктегез?

    Укытучының зәңгәр күзләрендә курку күренеп киткәндәй булды. Күзләрен түбән төшерде, яшерде. Азрак агарган йөзен күтәрмичә генә, акрын гына тавыш белән әйтте:

    — Кадерле Булатов! Мин бит сезгә рус әдәбияты буенча сораулар бирегез дидем. Ломако — урыс әдәбияты түгел бит. Рус әдәбияты буенча...

    Зөфәр торды:

    — Лиәнит Кәлинич! Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Сезнең турыда беләсебез килә.

    — Спасибо, Тайгунов! Как нибудь в другой раз!

    Татарчалап өстәде:

    — Яхшымы? Ризамы?

    — Риза түгел.

    Тотлыга биреп татарчалады:

    — Бутан... вакыт!!!

    Тәнәфестә Гәйнетдин свитрның каян килгәнен әйтте:

    — Кичә кич утын кисә идек. Ваемкум маюр Голышев килеп керде. Төен тоткан. Төенен карга куйды да ике буын агач кисеште минем белән. Шуннан гәҗитен сүтеп шушы свитрны бирде Лиәнит Кәлиничкә. Ә ул алмаска итә. Голышев аны кочаклады да: — Ал, Лиәнит Кәлинич! От сердца!— ди. Малае хатынында укый икән Лиәнит Кәлиничнең. Ул көлә, вҗәтке чту ли ди. Голышев та көлә. Кул кысыштылар. Алды...

    Белә алмады җиденче сыйныф Леонид Клиничның кем булганын да ничекләр итеп Эстәрлебашка килеп эләккәнен дә.

    Коры чокырларны ерып, юлларны өзеп аккан ташкын сулары белән яз җитте. Иң беренче булып кара каргалар, сыерчыклар, кырлар ачыла башлагач тургайлар кайттылар. Яз белән бергә ач халыкка азык булып читән буйларында яшел кычытканнар үсеп килеп чыктылар. Яланнарда, урман-кырларында акланнарда каз тәпиләре, күке башлары, какы-кымызлыклар, кузгалак-балтырганнар үсеп килеп чыктылар. Ач халык урман, яланнарга яшел ризык ташырга агылды.

    Шау-шу белән язгы сынаулар үтеп киттеләр. Математика, физика, химиядән, хәтта тарихтан да сынауларда икелеләр алып, җиденче сыйныфның байтак укучылары күчә алмыйча утырып калдылар. Малайлардан тик ике генә укучы күчә алды: Баймуратов Рәвил һәм Зиннур Булатов. Иң авыр саналган урыс теленнән икенче елга утырып калганнар арасында сынауда берсе дә икеле алмады. Бу инде сыйныфның да һәм укытучы Леонид Калиничның да ярыйсы гына уңышы иде.





    * * *



    1949 елның сентябрь азаклары иде. Авылның төньяк тарафында бик биектән булмасалар да, текә таулар тезелеп киткәннәр. Алар авылны төньяктан искән кышкы салкын җилләрдән саклаучы ихата булып сузылганнар. Таулар башына авылдан, борынгы өч урау юл үрмәлиләр. Шул юллар белән тау башына менсәң андагы иген басуына барып чыгасың. Ел әйбәт килгәннән тау башындагы иген кырында бу ел күкрәп солы үскән. Ике чакрымга диярлек сузылган иген басуы буйлап үргә каршы дүрт канатын җилпеп, өч ат җигелгән жнейка килә. Жнейка утыргычына уң кулына дилбегә, сулына озын каеш чыбыркы тоткан Зиннур менеп кунаклаган. Жнейкага өч ат җигелгән. Ызан буенда Захмай исемле алаша, уртада Әмәт исемле ат, сул якта кечерәк гәүдәле Дорожный исемле ат. Байгара — Тау артыннан чыгып килгән иртәнге кояш белән Зиннур бергә кырга чыгып солы чаба башлаган иде, һаман жнейкадан төшкәне юк. Инде кояш күк гөмбәзенә менеп җитеп бара. Тыныч, рәхәт. Пошкыргалап атлаган атлар тигез итеп тарталар жнейканы. Күңел тыныч, башта бер генә дә уй юк — чап та чап өлгергән солыны.

    Нәрсәгәдер сагайгандай Зиннур алга карады. Анда әле чабылмыйча утырган солы кырыннан жнейкага каршы кемдер килә иде. Үткер күзләре белән Зиннур, ерак булса да, таныгандай булды: «Әллә әти инде?!» Тагын да ныграк текәлеп карады да таныды ныклап: «Әти!» Чыннан да, сул якка янтая биргән гәүдәле кеше Зиннурның әтисе Лотфулла карт иде. «Нәрсә эшләп йөри инде, монда тау башында?»— дип борчыла башлап уйлап куйды Зиннур. Килеп җитәргә бик күп калмагач, Зиннур чамалады: Әтисенең уң кулы гына артта иде. Ул озаграк йөрсә, ике кулын бергә тотып арттан биленә сала да, аның авыртуын шулай итеп баса ала. Әтисе килеп җитәргә берничә адым калгач, атлар туктадылар. Зиннур жнейкадан төште:

    — Нәрсә булды әти? Нигә килдең?

    Әтисе берничә адымда, атлар алдында тукталды.

    — Бүген ничәсе сентәбернең, син беләсеңме шуны?

    — Әллә тагын!? Ай азагы инде.

    — Шул-шул менә! Ай азагы. Ә син укырга бармыйча, кайтмыйча йөрисең. Ничек аңларга моны.

    Зиннур ярдәм көткәндәй артына карап алды да, акрын гына тавыш белән, тыныч кына итеп җаваплады:

    — Мин укырга бармыйм башкача. Ташладым укуны.

    — Сәбәбе нәрсәдә?

    — Укыганга түләргә кирәк. Юньләп ашарга да юк. Мин колхозда эшлим. Урлашып яши башлыйм.

    Әтисе уң кулын артыннан чыгарды:

    — Син, машинник малай, менә моны күрәсеңме?

    Әтисенең уң кулында бөкләп тоткан каеш чыбыркы иде.

    — Хәзер мин сине каеш чыбыркылап алып төшәм авылга да, ышкулыңа илтеп бирәм.

    Зиннур елмайды:

    — Әллә син мине кыйнарга итәсеңме?

    — Укуыңа барам дисәң — тимим. Инде бармыйсың икән — чыбыркылыйм мин сине. Барам диген!..

    — Юк, бармыйм.

    Әтисе улына табан атлады. Зиннур җәһәт кенә чигенде дә, жнейканың платформасы артына керде.

    Әтисе бөкләгән чыбыркы очын җиргә төшерде:

    — Миннән кача алмассың, машинник малай.

    Атлы жнейканы бер мәртәбә урадылар.

    Зиннур көлмәскә тырышып әтисенә дәште.

    — Ташла чыбыркыңны! Югыйсә хәзер Юкәле Кул ягына йөгереп качам да, башкача өйгә кайтмыйм мин. Суктырмыйм мин синнән. Оял әзерәк — син бит миңа бер мәртәбә дә тигәнең юк моңарчы.

    Әтисе Дорожный янында туктады. Дәшмичә азрак уйланып басып торды да, каеш чыбыркысын ат тояклары янына ташлады. Берничә адым читкәрәк атлады да, чабылган солы өеменә утырды.

    — Кил улым, утыр әле син дә. Нинди сугу булсын ди инде миннән — куркытырга гына иткән идем. Тик сине куркытып буламыни инде...

    Каршысына килеп утырган улына сагышлы күзләрен текәде:

    — Бүген иртән ышкулына барышлый Ураев абыең кергән безгә. Матиматик. Укытучың. Нигә Зиннур укуга килми, ди. Укуга сәләте бик зур ул малаеңның, ди. Ай бетеп бара бит инде, ди...

    Зиннур Бикмәт тауы өстеннән агылган көзге саргылт болытларга карап әтисен тауышсыз гына тыңлап утырды да, табигать тарафыннан бирелгән үҗәтлеген күрсәтте:

    — Әти! Ул уку миңа нәрсәмә хәҗәт инде. Институтка барып укырга безнең рәт юк. Ашарга юк, өскә кияргә юк. Хәерчелек бездә. Колхозда эшлим мин. Хет азрак мал тотарбыз — тамак туйдырырлык булса да.

    Бармыйм мин укырга!

    Карт авыр итеп көрсенде. Азрак каушый төшеп, аптыраган карашын төпчек улына текәде. Ярдәм сорагандай борылып улы карап утырган Бикмәт тауына күз төшереп алды да, акрын гына сөйләп китте:

    — Син беләсең улым, мин кырык беренче елның май азагында Пинзә каласына барган идем. Әртиллирия училищесендә укыган Гарифулла абыеңны күрергә дип. Шунда абыең әйтте синең хакта: «Әти! Бу ел сугыш башланыр, пажалый, Гитлер белән. Минем ул сугышта һәлак булуым бик тә ихтимал. Шунлыктан сиңа бер генә үтенечем бар. Безнең Рәшиттә, әти кеше башы гына түгел, ә шайтан башы. Сәләте бик зур ул малаебызның. Син ничек кенә булса да укыт инде Рәшитне. Азакы ыштаныңны сатып булса да укыт. Минияры ялкау, ә Рәшиттә өметем бик зурдан!»— диде. Юк абыең бүгенге көндә. Лининград яклап, литинат-әртилирие булып һәлак булды шул кырык бердә. Инде менә син укымыйм дип үҗәтләнәсең. Мин теге дөньяга баргач Гарифулла абзаңа нәрсә диярмен? Ә? Тыңлата алмадым Рәшитне укырга барырга диярменме?

    Атаның тауышы калтырап куйды. Рәшит башын иеп уйлана иде...

    Шул чак «Жнейка нәчәлнигы» Папай Нигъмәтулланың тавышы ишетелде:

    — Рәшит! Нигә туктадың? Әллә шатун сындымы тагын? Нихәл, Лотфулла бабай!

    — Исәнме, улым Нигъмәтулла! Сынмады бер нәстә дә. Төек бар да. Мин туктаттым. Менә бу машинник малай унга укырга барудан баш тарта. Укытучысы Урай кергән бүген...

    Ата кеше үзенә ярдәмче килгәнне күңеле белән сизенде ахрысы. Пенза каласында, сугышта югалган улы Гарифулланы да, Рәшитнең бик тә укуга сәләтле булуын да бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты. Сул аягын камылга бөкләп утырган Нигъмәт ата кешене бүлдермичә тыңлады. Лотфулла бабае кесәсеннән чыгарган янчыктан тәмәке алып төрде дә, аны кабызып зур ләззәт белән суырды. Төтенен читкә карап өрде дә, үз фикерен әйтте:

    — Син Рәшит, давай кит ышкулыңа. Бу калхузда без с... дә җиткән...

    Каршы әйтергә чамалаган Рәшитне сул кулын күтәрә биреп туктатты:

    — Әти кешене тыңларга кирәк. Аның кадерен белергә кирәк. Минем әтием Гөбәйдулланы утыз җиденче елны Уфа төрмәсендә аттылар. Враг наруды дип. Авыл көтүчесе нинди враг инде. Менә мин алты яшьтән бирле ятим үстем. Тыңлар идем дә — юк әти...

    Лотфулла бабайга карады да өстәде:

    — Хәзер үк җибәрәм мин аны, Лотфулла бабай. Син кайгырма, бар кайт.

    Урыныннан кузгалып, Зиннур кулындагы чыбыркыга үрелде.

    — Бир, чыбыркыны миңа. Таборга төш. Ала тайны мен. Анда икенче чыбыркы бар — шуны ал. Кулда чыбыркы булмаса тыңламый ул... Кыска гына көлде:

    — Үҗәт ул тай да — тач син!

    Күңелсез генә табор ягына кузгалган Зиннур артыннан кычкырды:

    — Хирахауга әйт, жнейка янына менсен!





    * * *



    Рәшит ала тайны менеп мәктәп янына килеп җиткәндә өйлә якынлашкан иде. Аттан сикереп төште дә, Зиннур аны мәктәпкә керә торган баскыч кырындагы агач тоткага бәйләде. Озын коридорга килеп керде. Уң якта бер уку сыйныфы бүлмәсе, икенче агач рәшәткә эчендә урнашкан кечкенә китапханә. Коридор 90°ка сулга борыла. Уңда почмакта тагын бер бүлмә. Аннан соң коридорның сул ягында укытучылар бүлмәсе, өч уку сыйныфы бүлмәләре һәм иң очта, коридор тәмамланган урында тагын бер уку бүлмәсе. Коридорның уң ягында ауылның тау ягына караган зур дүрт тәрәзә. Коридорга килеп кергәч, китапханә яныннан Зиннур сулга борылды. Коридорның теге очыннан аңарга каршы бер абый килә иде. Өстендә бик матур яшел гимнастерка-чалбар. Аякларында ялтырап торган кап-кара хром итекләр. Дулкынланып торган кара чәчләре ыспай итеп артка таралганнар. Күкрәгенең сул ягында атлаган ыңгайга йалт-йолт килеп Алтын Йолдызы ялтырап-ялтырап китә. Ике кулын бөркет канатлары кебек азрак читкәрәк җәеп атлый иде Советлар Союзы Батыры. «Мәктәпнең яңа директоры шушы икән!»— дип уйлап өлгерде Зиннур. Яңа директор чыбыркы тоткан, май-автолга каткан чалбар, иске, терсәкләре ямаулы күлмәк, аякларына тузып, «мыеклары» чыга башлаган чабаталар кигән малайны күргәч, үзенчә бәя бирде:

    — Син туган, мәктәпкә утын китердеңме? Кая бушатырга белмисеңме? Әйдә чыгыйк — күрсәтермен.

    Сөйләшү теле мишәрчәрәк иде Геройның.

    Мәктәп өчен «8 март» колхозы кышкылыкка утын ташыган вакыт иде.

    — Юк! — диде Зиннур, Геройны җентекләп карый-карый. Аның тере Советлар Союзы Героен беренче мәртәбә күрүе иде. — Утын китермәдем мин.

    — Ә нәрсә эшләп алайса мәктәп коридорында чыбыркылар күтәреп йөрисең?

    — Укырга дип килгән идем.

    — Син әллә теге көзге сынауга калганнарның берәрсеме?

    — Түгел.

    Герой каршында чыбыркы тотып басып торган чабаталы малайны җентекләбрәк карап алды.

    — Ничәнчегә дип килдең син? Җидегәме?

    Зиннурның үсә алмый яфаланган гәүдәсе чыннан да җиденче сыйныфка гына туры килерлек иде. Эченә кимсенү суыгы йөгерде. Тик Зиннур аны Геройга сиздермәде.

    — Юк, җиденчегә түгел.

    — Ничәнчегә ату?! Әллә сигезгә димәкче буласыңмы? Бик бәләкәй бит гәүдәң. Ничәгә исәпләп килдең син?

    — Унынчы сыйныфка дип килдем мин.

    Директорның аптыравы йөзенә чыкканны күреп Зиннур эчтән генә елмайды. Тик тулысынча яшерә алмады ахрысы:

    — Нәрсәгә күзләреңнән чаткылар оча? Синме унга?

    — Мин!

    — Һм! — диде Герой. Нәрсәдер исенә төште дә, ул бик тә җентекләп Зиннурга текәлде.

    Көрәнрәк күзләр бик матурлар иде. Уң кулын азрак күтәрә бирде директор:

    — Тукта, тукта туган! Син әллә үзеңне Булатов дияргә итәсеңме?

    Геройның гаҗәпләнеп соравыннан Зиннурның авызы ерыла башлады:

    — Нигә Булатов дияргә итим ди мин. Инде уналты тулып, унҗидегә китте минем Булатов булып йөрегәнгә.

    — И-и!— дип сузды Герой исе китеп. — Син чып-чын Булатов Зиннурмы?

    — Иеме!

    — Мин синең турында ишеткәч, гәүдәң ике метр тирәсе бардыр дип уйлаган идем...

    Карашы катылана башлаган күзләре белән туп-туры Зиннурга карады:

    — Юк, туган! Синең турыда монда сүз булды. Һәм сине укырга алмаска дигән фикер бар.

    Зиннурның эченә җылы йөгерде. Шулай да кызыксынуыннан гына сорыйсы итте:

    — Ни өчен алмыйсыз инде?

    — Бик шаянсың икән син һәм бик тә үҗәт бала икәнсең. Надоел син укытучыларга.

    Зиннур кулындагы каеш чыбыркыны уң як җилкәсенә салды.

    — Ярар, алайса. Бик шәп булды бит әле бу минем өчен. Рәхмәт Сезгә! Хушыгыз!

    Чыгып китәргә дип борылды. Шул чак Герой аның аркасына салынган каеш чыбыркыдан тотты:

    — Туктале син! Кая китәсең? Мин бит сиңа бар кит димәдем.

    Зиннурның авызы колакларына кадәр ерылды — кире борылды:

    — Китәргә рөхсәт сорарга сез кем миңа?

    — Мәктәп директоры Абдуллин Мансур мин.

    — Укырга алмагач, сез минем өчен мәктәп директоры түгел. Шунлыктан мин нигә дип Сездән рөхсәт сорарга тиеш китәргә.

    — Һм!

    Директор уйлангандай итте.

    — Ату, мин кем инде сиңа?

    — Әллә тагын! Тик Советлар Союзы Батыры гынадыр инде.

    Абдуллин кызарып чыкты. Көлеп җибәрде.

    — «Гынадыр» гынамени инде?

    — Шулайдыр инде.

    — Әйдә сүләшик әле. Ни өчен минем сине укырга алмау, синең өчен «шәп булды бит әле бу!» Шуны аңлат әле миңа.

    Зиннур җитдиләнде.

    — Ач без абый! Хәерчелектә яшибез! Әти гарип. Гражданнар сугышыннан бирле. Уку кайгысымени миндә.

    Геройның йөзе карала башлады.

    — Укымаска булгач нигә дип килдең ату?

    — Әти куа...

    Кыска гына, күңелсез генә итеп көлгәндәй итте:

    — ... чыбыркылап!

    — Нинди чыбыркы тагын?!

    — Каеш чыбыркы.

    — Синең әтиең Лотфулла Писер бит әле.

    — Әййе.

    — Синең әтиең Лотфулла Писергә Миякәдән минем әтием Идиәт Купис бик күп иттереп сәлам әйтте. Синең әтиең авыл Советында секретарь булып эшләгәндә, теге НЭП заманында, минем әтигә бик нык ярдәм иткән булган икән.

    — Әйтермен.

    Геройның күзендә тулы уйлану чагыла иде.

    — Илләмә сине туган бик сәләтле һәм теләсә бик шәп укый ала дип мактыйлар бит укытучылар. Каюмов абый, Сания апа, Мария апа, Ураев математик...

    Зиннур дәшмәде монысына.

    Директор көтелмәгән сорау бирде:

    — Дәүләтшина Зәйнәп апа нилектән яратмый сине.

    — Дәлтүнме?

    — Ничек инде Дәлтүнме?

    — Кушаматы Дәлтүн аның.

    — Нәстәне аңлата инде ул Дәлтүн дигән сүз.

    — Химиядән Дальтон дигән галим булган. Ә Зәйнәп апа шуны әйтә белми: «Дәлтүн дә Дәлтүн!» Бездән алда укыганнар кушканнар аңарга «Дәлтүн» кушаматын.

    — Син җавап бирмәдең, нигә яратмый ул сине.

    — Мин сигезенчедә укыганда аның улы Робесны кыйнаган идем.

    — Әле тугызда укыган Сираҗетдиновнымы?

    — Әййе.

    — Синнән гәүдәгә зур бит ул.

    — Һы, зур? Көче юк бит аның.

    — Синең бармы көчең?

    — Бар. Күп эшлим бит мин.

    — Нигә дип кыйнадың инде?

    — Минем Робесны кыйнау нәстәмә хәҗәт инде Сезгә?

    — Бик кызык шәхес икәнсең син. Сүлә инде.

    — Мин сигезенчедә, Рубис җиденчедә иде. Кергән идем сыйныфларына шаярырга дип. Мине өчәүләшеп — Әнвәр, Риф, Робес — идәнгә ектылар да, сырган чалбарны салдырырга тотындылар. Кызлар алдында...

    — И-и! Шуннан?

    — Идәндә яткан җирдән иң көчлесе Әнвәрне тибеп очырдым да, сикереп тордым да... Са-ал берне Робеска! Китте тәгәрәп...

    — И-и-и!

    — Сикереп торды да парта өстендәге, теге әтәч белән тауык төшкән түгелми торган фарфыр кара сауытын алды да җеппәрде миңа шуның белән..

    — Тидеме?

    — Тимәде шул. Тисә әйбәт була иде дә бит.

    — Соң?!

    — Ике катлы тәрәзә пыяласын ватып урамга чыгып очты кара савыты. Пыялалар челпәрәмә. Өстәвенә зур өлгеләр икесе дә.

    — И-и-и, туган! Күргәнсең икә-ән! Шуннан!

    — Шуннанмы?!

    — Әййе!

    — Әбиттән соң педсоветка алып кереп бастырдылар. Ә Дәлтүн директор...

    — Син Дәүләтшина дип сүлә инде...

    — Дәүләтина апа директор. Мине хулиган ди, бандит ди, ФЗУга җибәрик ди. Ә минем ФЗУга җибәрергә унбиш тулмаган. Дәлт... Дәүләтшина апа мине мәктәптән куарга тәкъдим ясады. Ә Робес турында бер сүз дә әйтми.

    — Шуннан?!

    — Тавышка куя башлаган иде, Каюмов абый сүз сорады. Ул минем ике абыйны, апаны, мине укыткан абый. Шул коткарды мине. Чыгыш ясап. Зиннур үсеп килә. Нигә аның чалбарын салдыралар кызлар алдында, ди. Каршы торып дөрес эшләгән. Тик сугарга ярамый иде ди. Ә бит тәрәзәне Булатов түгел, Сиразетдинов Робес ваткан, кара сауыты, невыливайка белән бәреп, ди. Нигә Сиразетдинов юк монда, Булатов янында, ди. Бер Булатовны гына тикшерү педагогика канунына сыеп бетми иптәш Дәүләтшина, ди...

    — И-и! Карале әй! Вәт ичмаса Каюмов абый! Нәрсә булып бетте?

    — Әйбәт булып. Каюмов абыйдан соң Дәлтүн сөйләде. Мин Булатовны азрак куркытыр өчен генә исключайт итик дип тәкъдим ясаган идем. Үземнең тәкъдимне снимаю, ди.

    — Калдыңмы мәктәптә?!

    — Калдым.

    Директорга елмаеп карады Зиннур.

    — Шуннан соң айдан артык, ник бер шаярсам.

    — Курыктыңмы?

    — Куркуын курыкмадым. Илләмә азрак шүрләдем инде.

    — Нигә?

    — Ул чакта минем укыйсы килә иде әле.

    — Шулаймы?!

    — Әййе

    Абдуллинга сөйләшү бик кызык иде ахрысы. Сорады:

    — Ә нимес теле укытучысы Сәгыйтова апа нигә каршы сиңа?

    — Әй, уйлап бетермичә әйтеп ташлаган идем бер нәрсә, шуның өчен.

    — Нәрсә дидең инде?

    — Мин немец телен укырга теләмим. Чөнки ул фашистлар теле дип.

    — Шундый глупый чакларың да булгалыймыни синең?

    — Яшәгәндә гелән генә акыллы булып булмый бит инде. Анысына үкенәм — юкка әйткәнмен.

    Геройның күз карашы җылынды.

    — Синең бик шәп Гариф исемле абыең булган бит. Аны укыткан укытучылар сине Гариф кебек диләр. Тик бик шаянсың икән. Лейтенант булган икән ул.

    — Әййе. Противотанковая артиллерияда.

    — Бә-әй! Мин дә шуңарда булдым бит. Ничәнче елны һәлак булды ул абзаң?

    — Кырык бернең сентябреннән соң. Соңгы хатын сентябрьнең өчендә яөган.

    — Укырга кирәк сиңа Зиннур. Укырга.

    — Кирәк тә бит. Хәерчелек көчле. Әйдә, без синең белән болай итик. Син миңа шаярмыйм, сугышмыйм дип сүз бир. Мин сине унга кертермен.

    Зиннур елмайды:

    — Шаярмыйча укып буламыни!?

    — Директор җитди иде, елмаймады. Ике елдан артык ут эченнән чыкмаган бу батыр игелекле кеше дә икән әле!

    — Син миңа шаярмыйм дип сүз бир, туган. Бик түзә алмый башласаң шаярырсың. Без синең койрыгыңны борырбыз. Бер-ике айга җитәрлек итеп. Аннан тагын шаярып алырсың. Без тагын борырбыз. Әтиеңне кызган. Калхузник булып син аңа нинди ярдәмче инде. Кырыгынчы елга хәтлек мин үзем дә калхузник идем. Беләм мин ул эшне. Укы син — аттестат ал. Дөнья куласа — үзгәреп тора. Ә белем кала. Гелән хәерчелектә булмассың — чыгарсың. Менә апаң институтның соңгы курсына керә. Укып бетәр — ярдәм итәр!

    — Көт кызлардан ярдәмне!

    — Алай димә син. Килештек — син шаярмыйм дип сүз бирдең. Шулай бит!

    — Ярар, шулай булсын да, ди!

    — ... да, ди, түгел. Шаярмыйсың башкача!

    — Ярар.

    — Әйдә, чыктык. Миңа күрше бинага барырга кирәк.

    — Болдырга чыктылар.

    Зиннур Ала Тайның тезгенен чишә башлады.

    — Атың да үзең кебек алалы-колалы икән тагын — кызыллы, аклы бит.

    — Исеме дә Ала Тай аның.

    Абдуллин Зиннурның киеменә күз төшерде.

    — Мәктәпкә киеп килерлек башка киемең бармы?

    — Юк, абый! Шушы гына.

    Зиннур ат өстендә иде инде.

    — Төш атыңнан. Мин сиңа бер чалбар бирим әле. Әйдә. Кыскартып киярсең.

    — Рәхмәт абый! Кирәкми. Кешедән алып яшәргә өйрәнгән бәндә ялкауга әйләнә ул. Каян сораныйм икән дип яши башлый. Исән булыгыз. Иртәгә киләм мин укырга.

    Атын юыртып киткән Зиннур артыннан бусагада баскан Герой карап калды. Нәтиҗә ясады:

    — Үҗәт, шәп кеше чыгачак моңардан...

    Әтисе улы Идиәт Купистан тапшырган сәламне тыңлады да исенә төшерде:

    — Ә-ә, ул икән. Егерме өченче елны Шафран стансасында дуслары белән гүләйт итә иде ул. Станса янындагы трактирда. Өч-дүрт яшьләр чамасындагы улы красдаста шушки кимереп утыра иде. Бик матур чиккән ап-ак күлмәктән иде ул малай. Шушы Гируй булган инде ул малай кисәге.

    — Ничек ярдәм иткән идең?

    — Ырымбурдан алып кайтып барган байтак тауарын канфискация ясарга иткән иде, милитсия нәчәлнигы Рузайкин. Бамбыр силсәвит рәис чак. Без икәү бирмәдек канфискавайт итәргә. Егерме бишенче ел иде ул чак...

    Куанган күзләрен улына текәде. Аркасыннан сөйде уң кулы белән:

    — Рәхмәт улым! Тыңладың мине, укырга кереп. Укы. Сәләтең зур. Бик тырышсың, хет син чыга алмассыңмы икән бу нужа-михнәтле тормыштан. Укы!

    Тавышы калтырый иде гарип картның...

    Яңа директордан кайткач, Зиннур Ала тайны менде дә тауга, жнейка янына китте. «Сталин» клубы яныннан тыкрыктан тауга табан ат үтте дә каршы тауның текә җирен урабрак барган кәкре юлдан өскә табан ат өстендә үрмәләде. Тау башына менгәч канатларын җилпеп кыр буйлап тау сөзәгенә түбән таба солы чабып төшеп барган жнейканы күрде. Ала тайны юырттырып жнейканы куып җитте. Жнейкада аның урнына инде дусты Хирахау Халите утыра иде. Зиннурны күргәч дилбегәне тартып атларны туктатты да Халит жнейкадан төште. Ала тай янына килде. Зур авызы шатланып елмая иде. Чөнки Халит «куних» булудан туктап Нигъмәт Папайның «памушнигына» әйләнеп, Зиннур урнына жнейкага менеп утыру бәхетенә ирешкән иде. Үскән эшендә.

    — Кердеңме укырга! Алдылармы?

    — Алдылар. Нигә алай дип сорыйсың?

    — Кичә укытучы Дәүләтшина апаның улы Рубисны күргәнием. Өчкә хәтлек бергә укыган идек бит. Шул әйтте, Зиннур килеп тә йөремәсен. Әни аны мәктәпкә кертмәячәк укырга дип.

    — Аның әнисе хәзер мәктәптә директор түгел бит. Яңа директор килгән. Институт бетергән.

    — Читнекемени?

    — Миякә районыннан. Герой Советского Союза. Абдуллин Мансур исемле бик тә чибәр абзый.

    — Ы-ы, чибәрдер. Җыен килмешәк тула Эстәрлебашка. Үзебезнең халыкка урын юк, читләргә бар.

    — Укыган кеше булгач, урын да була инде.

    — Дауай, Зиннур, син дә укы. Укып кайткач син булырсың ышкулда дириктыр. Мин хатын алгач, малай тугач, ул үсеп укый башлагач син аңа бер генә укытучыдан да икеле куйдырмассың. Ярармы?

    Зиннур көлде:

    — Эрләмәгән, сукмаган, Хөппи сиңа ыштанлык?— дигәндәй була инде. Мин әле укымаган, синең малай да тумаган.

    — Ничава-а! Туа ул! Тумый кая барсын! Дөнья шул бала туу белән бара да бит инде. Без туганбыз бит менә дигәннәр.

    Стан ягына карады.

    — Син нәрсәгә, әйберләреңне алырга килдеңме?

    — Соң, минем бер иске куфайка да, тастымал, сабын гына инде монда. Шуларны алам да Ала тайны калдырам да — киттем кайтып. Нигъмәт абый белән, синең белән хушлашам да, булды.

    — Син килгәләп йөре. Ботка ашарга. Күп эшләдең — законный хакың бар ботка ашарга.

    Кулын сузды.

    — Хуш, дус! Шәп итеп укы. Чыннан да бәлки син укытучы була алырсың. Бездән булмады инде. Калхуз безгә. Хуш, Зиннур!

    — Исән бул, Халит! Нигъмәт абый белән әйтешә торган гадәтеңне ташла.

    — Шәп абзый ул! Нинди әйтешү ди тагын.

    — Киттем мин.

    — Бар. Исән-сау шәп итеп укы.

    Тезгенне уңга тартып Ала тайны урныннан кузгатты да станга каратып китеп барды Зиннур. Халит азрак аның атлаганын карап торды да, жнейкага утырды, дилбегәне кулына алды:

    — На-а, малкайлар! Чабыйк әйдә бу солыны! Теге гомердә туймас, бирән хөкүмәткә икмәк кирәк. Эшлик, тыгылсын!

    Икенче көнне Зиннур мәктәпкә укырга килде.





    * * *



    «Ат клаассында» укыганнардан унынчы сыйныфта тик Рәвил Баймуратов кына бар иде. Һәдия белән Фәния Назырова сигездә утырып калдылар. Кафия, Рәшидә, Әминә тугызчынчы сыйныфтан күчә алмадылар. Фәния Баймуратова җидедә үк калды. Рәвил Баймуратовтан башка бер генә малай да унга килеп җитә алмадылар. 1940 елны беренче сыйныфта укый башлаган 39 баладан унынчы сыйныфка Зиннур бер ялгызы килеп җиткән иде.

    Унынчы сыйныфта 12 ир бала өч кыз булып чыктылар. Өч кенә кеше Эстәрлебаштан: Рабига Мөхәмәдъярова, Ләлә Бәширова һәм Зиннур Булатов. Калганнары 8—9 сыйныфларда икешәр ел утырган башка авыллар. Тик урта гәүдәле, түгәрәк йөзле, сабыр һәм оялчан Тимерхан Батталов кына елдан ел сыйныфтан сыйныфка күчеп килгән Яңгырчы авылы малае. Ул Рәвил Баймуратов белән бик тә җылы итеп исәнләште. Яңгырчы җидееллык татар мәктәбендә 5—6 сыйныфларда бергә укыганнар икән.

    Зиннур айга якын соңлап килде укуга. 28 сентябрь 1949 ел иде ул көн. Барысы да тугызынчы сыйныфта бергә укыган халык. Зиннур ишектән күренүгә үк аны танып алдылар. Күпчелек шатланып каршы алды. Әмир авылы мишәр Әнвәр Хәсәнов үзе янына чакырды:

    — Әйдә Зиннур, кил бирегә, бергә утырыйк. Миңа күчерергә кеше булыр.

    Укытучы өстәле алдыннан икенче өстәл артында иде Әнвәр чакырган урын.Мәктәптә тик унынчы сыйныфта гына укучыларны утыртырга парталар түгел, өстәлләр куелган. Зиннур борылып артта утырган Рәвилгә карады. Аның өчен Рәвил белән Тимерхан уртасында урын алган Иншар Габдрахманов җавап бирде:

    — Син, Писыр, ай буена күренмәдең. Әллә укыйсың, әллә юк — шунда гына утыр. Мин утырам бу ел Рәвил белән дә, Тимерхан белән дә. Соңга калдың. Зәйнәп апа куа барыбер сине.

    Зиннур җавап биреп тә тормады, елмайды гына. Барлык сыйныф физика һәм химия укытучысы Зәйнәп Дәүләтшина белән Зиннурның бер-берсен яратмаганны беләләр иде. Шул чак дәрескә кыңгырау шалтырады.

    Беренче дәрес физика иде. Ишек ачылды да анда Зәйнәп Дәүләтшина күренде. Кечкенә гәүдәле, яңа директор белән аның хатыны Фәния килгәнче, моңа кадәр мәктәптә ул бердәнбер югары белемле укытучы һәм мәктәп директоры иде. Нәрсә теләсә шуны эшләп өйрәнгән кеше. Араларында конфликт чыгып Зиннур аның улы Робеска биргәләгән иде бер кышны. Шуннан бирле укытучы Дәүләтшина Зиннурга каныкты. Ни кадәр генә Зиннур яхшы укыса да, куйган билгеләрне өчтән арттырмады, тик икеле куя алмады. Юк-барга бәйләнеп почмакка бастырган чаклары да байтак булды. Дәүләтшина рабфак, пединститут үткән югары белемле химия укытучысы. Мәктәптә белгеч булмаганнан ул физика да укыта. Тик физикадан белеме бик сай һәм шул сайлыкны сигезенче сыйныфта укыган чагында Зиннур сизеп калды. Көч тә килограмм белән үлчәнә, масса да килограмм белән үлчәнә китап буенча. Шуның өстенә көч Ньютон белән дә үлчәнә әле. Сигезенче сыйныф физикасын өйрәткәндә Дәүләтшина шул ике килограмм белән Ньютон арасында тоташ боталанып, ачык итеп аңлатма бирә алмады. Өйгә кайткач Зиннур физика китабын бик җентекләп тикшерде һәм аңлый алды. Бер килограмм көч 9,8 Ньютон көчкә тигез икән. Һәм масса килограммга көч килограмманың бер катнашы да юк икән. Үзенең аңлаганы белән мактанасы да килде шикелле Зиннурның, сыйныф белән дә бүлешәсе килде ачышы белән. Аңлаганын такта янына чыккач сөйләгән иде, укытучы белән дошман булдылар да куйдылар. Робес белән сугышкан да юк сәбәп кенә иде ул. Сугыштылар да оныттылар. Уйныйлар бергә, дуслар. Бертуктаусыз Дәүләтшина-Дәлтүннең өчле куюларына Зиннурның бик исе китми. Тик ул да үч алырга өйрәнә башлады. Зиннур физика дәресләрен бик ярата һәм кат-кат бирелгән дәресләрне укып аңардан ныклы белем ала. Ул сыйныфта физикадан мәсьәләләр чишүче бердәнбер укучы. Дәлтүн өй эше итеп өч-дүрт мәсьәлә бирә дә, дәрестә аларны беркайчан да тикшерми. Шунлыктан укучылар мәсьәлә чишеп яфаланмыйлар да. Ә Зиннур чишеп килә дә, дәрес саен укытучының йөрәген бозып сорау бирә:

    — Апа! Мәсьәләләр чишелешен тикшерәбезме?

    Зәйнәп апа агарып-күгәреп чыга. Хата ике яктан да бара. Зиннур бит укучы гына. Һәм шунлыктан аңарга укытучының ярамаган якларын, йомшак урыннарын күрмәскә кирәк иде. Укытучы да тырышып укыган балага, аны яратмаганлыктан дүрт һәм биш билгесе урынына өчле куймаска кирәк иде. Ул тартыш мәктәпне тәмамлаганчы барды һәм Зиннур Булатов физика белән химияне бишкә белсә дә, аттестатында ике фәннән дә өчле билгеләре алып чыгып китте.

    Менә Зәйнәп апа дәрескә килеп керде һәм Зиннур бик дулкынланмыйча гына, аның белән очрашуга әзер булып, укытучыны сәламләп барысы белән бергә аякларына басты. Зәйнәп апа кечкенә гәүдәсен ике кечкенә аяклары ярдәмендә уку бүлмәсенә алып керде дә, өстәл янына вак-вак адымнар белән тыкылдатып килеп басты.

    — Исәнмесез, балалар? Утырыгыз!

    Үзе дә, кулындагы китапларны өстәлгә куйгач утыра башлаган иде, уң якта иң арткы партадан кул күтәрелде. «Дәлтүн» муенын азрак сузып шул күтәрелгән якка карады.

    — Нәрсә булды, Максютов? Дәрес башланмаган, ә син кул күтәрәсең анда.

    Арттан чибәр кара тут йөзле, яхшы киенгән Вил Максютов торып басты:

    — Апа! Булатов укырга килде бит бүген. Ә сез аны килсә кертмим дигән идегез.

    Зәйнәп апаның күзләре алдында утырган укучыларны барлап йөгерделәр. Каушады укытучы. Шунлыктан беренче караганда таба алмады Зиннурны. Ә ул тормады, тыныч кына утыра бирде. Вил (Владимир Ильич Ленинның баш хәрефләре) тынмады, бармагы белән төртеп күрсәтте:

    — Әнә! Сезнең алда, икенче партада, уртада утыра! Басмый да!

    Укытучының күзләре Зиннур күзләре белән очраштылар. Булатовны күргәч Дәлтүннең күзләре зәһәрләнделәр, киңрәк ачылдылар:

    — Син, Булатов, нигә басмыйсың?

    Зиннур тормыйча җавап бирде:

    — Сез бит әле миңа мөрәҗәгать итмәдегез. Мин нигә басарга тиеш?

    — Менә бит мөрәҗәгать итәм. Бас!

    — Рәхим итегез!

    Зиннур торып басты.

    — Мин сине укытырга теләмим. Синең кебек хулиган белем алырга тиеш түгел. Марш класстан.

    — Миңа унга керергә мәктәп директоры Абдуллин абый рөхсәт итте. Директорның рөхсәте Сезнең теләктән законнырак. Чыкмыйм мин.

    — Чыкмыйсыңмы?

    — Юк, чыкмыйм.

    Дәлтүн аз гына уйланды да китапларын өстәлдән ала башлады. Арттан Вил тавыш бирде:

    — Нигә укытучыны тыңламыйсың?! Бар чыгып кит!

    Зиннур кабаланмыйча гына артка борылып әйтте:

    — Син, ишәк, кысылма, тик кенә утыр урныңда.

    Аякларына баса башлаган Вил, тез астына суктылармени, шыпылдап урнына утырды.

    Укытучы китапларын култык астына кыстырды:

    — Соңгы мәртәбә әйтәм, Булатов, чыгасыңмы, юкмы?

    — Атагыз салган мәктәп юк монда. Үзебезнең авыл кешеләре, безнең әтиләр, без укысын дип салган мәктәп. Чыкмыйм.

    Дәүләтшина башын азрак күтәрә биреп тотты да, биек үкчәле күн итеге белән шак-шок басып горур гына чыгып китте...

    Чыгу белән укытучылар бүлмәсендә Дәүләтшинаның истерикасы булды. Әле үз кабинеты булмаган, укытучылар белән бергә утырган утыз яшьлек яңа директорга бик күп кычкырышулар, янаулар аша үтеп чарланган Дәүләтшина ультиматум куйды:

    — Йә мин, йәисә Булатов! Өч ел буена бертуктаусыз минем авторитетымны төшереп глупый сораулар биреп теңкәмә тия. Дәресләрне өзә. Аңа урын юк мәктәптә.

    Абдуллин бераз каушый төште. Өч пушкалы батарея старшинасы, Курск дугасында шул өч пушка белән немецләрнең 18 танкын юк итүдә катнашкан, Советлар Союзы Герое, кичәге студент кисәге бу кечкенә, бик тә чәрелдек тавышлы укытучы алдында чыннан да бераз каушый төште. Студенттагы укытучылардан шүрләү холкы бетмәгән иде әле директорда. Зәйнәп апа чәрелдәп кычкырган арада башына уй килде. Елмайды:

    — Туктагыз әле азга гына Зәйнәп апа. Сезнең Булатовны яратмаганыгыз, аның Сезнең улыгыз Робесны сигезенче сыйныфта кыйнаганы булса, ул вопрос пүчтәк бит. Әййе, пүчтәк!

    Зәйнәп Дәүләтшина Абдуллинга гаҗәпләнеп карады.

    — Сез ул турыда кайчан белеп өлгердегез?

    — Булатов ат менеп кичә мәктәпкә килгән иде. Тик укырга исәбе юк иде — әтисе куганнан гына килгән.

    Үзен тирәләп утырган укытучыларны карап чыкты.

    — Давайыгыз бу дәресне, кирәк булса киләсесен дә үткәрмик, пидсавит уздырыйк һәм Булатов белән нәрсә эшләргә икәнне уйлашыйк. Минем белүемчә, аның унтугызынчы елгы туган бик шәп абыйсы Гариф ун сыйныфны шушы мәктәптә иң беренче булып тәмамлаган. Мәктәпнең иң беренче комсомол оешмасы секретаре. Бүген дә коллективта Гарифны укыткан укытучылар бар. Каюмов абый, Мария апа, Сания апа. Булатовның әтисе Лотфулла абзый — кызыл партизан. Ә Булатов Зиннурны мәктәпнең горурлыгы булырлык сәләтле укучы диләр. Мин аларның күршеләре булган математик Ураев абый белән дә сөйләштем. Булатов бүген эшләп картайган әти-әнисен карап, туйдырып яши дә икән әле. Көне-төне эшли, ризык таба. Сурюзный малай.

    Тавышы азрак өзгәләнде:

    — Үгез җигеп кәсеп итә икән ул кечкенә гәүдәле малай. Дөрес, бик шаян диләр дәресләрдәр. Шулайдыр. Әле бит аңа 16 яшь кенә. Малайлыктан чыгып бетми әлегә. Кичә ул миңа сүз бирде шаярмыйм дип. Ачабызмы пидсавитны.

    Абдуллин «пидсавит» дисә дә, аңа игътибар итмәделәр. Алтынчы, җиденче сыйныфларда физика укыткан Каюмов Фатыйх сүз сорады:

    — Мин әйтим әле, Абдуллин туган!

    — Әйтегез, Каюмов абый!

    — Без мәктәп укытучылары, Дәүләтшина ападан башка һәм немец теле укытучысы Сагитовадан башка да Булатов Зиннур дигән укучыны яратабыз. Дөрес, шаян. Шуңа карамастан, күңелле, төпле итеп укый белә. Аннан соң күп эшли — укымый өендә дәресләрне. Ә укуы шәп. Дәрестә тыңлаган белән бара. Югары оценка диеп бик исе дә китми. Нәрсә куйсаң да дәшми. Зәйнәп апа аны үзе дә яхшы белә. Педсовет җыеп тормыйк — укысын Булатов. Ә Зәйнәп апаны үтенеп сорыйк — укытсын унынчы сыйныфны. Имгәтмик Булатовны. Соңгысы: еллар узар, Булатов мәктәпнең горурлыгы булачак. Гариф абыйсы кебек сәләтле. Гариф укып алдыра иде, ә бу малай укымыйча да тыңлаган белән яши.

    Абдуллин күзгә күренеп җанланды.

    — Башка мненияләр юкмы?

    Сагитова кузгалып куйды.

    — Немец телен фашистлар теле дигәнгә генә мин аңа каршы идем. Тугызынчы сыйныфта Гётеның урысча шигырьләрен биргән идем мин аңа. Язгы сынау вакытында. Бер атнадан китереп бирде дә: «Рәхмәт апа! Гафу итегез мин мокытны»,— ди. Әйбәт малай ул Булатов. Немец телен дә укыячак. Шигем юк.

    Абдуллин нәтиҗә ясады:

    — Булатов кала. Пидсавит җыймыйбыз. Шаяра башласа, үземә әйтерсез. Мин аны тиз итеп кирәк җиренә утыртырмын. Мин аңа Гариф абыйсы урынына хәзер: белегез, без Гариф белән гадуклар, фронтовиклар, бер-беребезне күрсәмәк тә...

    Зиннур да калды укырга, Зәйнәп апа Дәүләтшина да физика, химияне унынчы сыйныфта укытуын дәвам итте. Укулар җайга салынган кебек иде дә...





    * * *



    Урыс телен бик тә ябык кына Орлова Мария Николаевна дигән апа укыта иде. Леонид Калинич 1946—47 уку елында татар мәктәбендә эшләде дә, яңа уку елына күрше рус мәктәбенә хатыны янына күчте. Хатыны урыс теленнән 8—10 сыйныфларны укытты. Ә Леонид Калинич 5—7 сыйныфларда дәрес бирде. Белеме хатынныкыннан кимрәк иде ахрысы. Яхшы гына симереп тазарган гәүдә, бик шәп костюм-чалбарлар, яңа пальто, кыйммәтле бүрек, ялтыравык шәп ботинка-туфлиләр кигән, башын азрак өскәрәк каратып горур басып йөргән урыс мәктәбе укытучысы Ломако да элекке йолкыш, тишек эрзинә итекле, гарип кулына оекбаш кигән, сирәк-мирәк кенә кырына торган Леонид Калиничны танырлык түгел иде. Очраганда Зиннурның исәнләшкәненә җылы итеп башын иеп җаваплый:

    — Привет Булатов! Привет! Учишься!

    — Учусь Леонид Калинич!

    — Учись! Учись! Хорошо учись! Не бросай школу! Учись!

    Зиннур унынчыда укый башлап берничә көн узгач, урыс теле укытучысы Орлова тактага язган җиреннән туктап кулындагы акбурны идәнгә төшереп җибәрде дә ыңгырашып ике кулы белән зур прическалы башын тотып идәнгә чүгә башлады. Яртылаш чүгеп бетмәде, тагын да катырак ыңгырашып диварга тотынды. Баса башлады. Диварда тотына-тотына ишеккә юнәлде. Аны ачты да... бусагага аркылы егылды. Укучылар куркышып егылган укытучыга карап тора башладылар. Өстәл артында утырган Зиннур сул ягында утырган Рәвил Шаммасовның бөеренә төртте:

    — Тор! Әйдә!

    Укытучылар бүлмәсенә кертеп диванга салыйк!

    Уң ягындагы Әнвәргә борылды:

    — Йөгер балниска. Врач алып кил. Кабаландыр. Һушын җуйды диген.

    Мария Николаевнаны күтәреп укытучылар бүлмәсенә кертеп диванга салдылар. Сигезенче сыйныфта тарих укыткан директорны йөгереп барып Зиннур чакырды:

    — Абый! Бик тиз чыгыгыз әле. Сручны кирәк Сез.

    Абдуллин чыккач, ишекне япмыйча ризасызлыгын белдерә башлады:

    — Син нәрсә инде туган? Дәрес бара, ә син врыватся итәсең? Ул хәтле...

    Зиннур колагына пышылдады, чөнки балалар зур игътибар күрсәтәләр иде:

    — Аб-бый! Орлова апа һушын җуйды. Укытучылар бүлмәседә диванга салдык. Сания апа ярдәм итә. Врач чакырдык...

    Орлованы бер сәгать үтәр-үтмәстә носилка белән күтәреп больницага илтеп салдылар. Ярый әле ерак түгел иде — 300 метрлар чамасы гына. Өч көн узгач Орлова һушына килә алмыйча баш өянәгеннән вафат булды. Аны туганнары килеп Эстәрлетамак аръягындагы Табынск авылына алып кайтып киттеләр...

    Орлова үлгәч сигезенче-унынчы сыйныфлар урыс теле укытучысыз калдылар. Ике көн узгач, сыйныф җитәкчесе булырга тиеш Сания Кәримова белән директор Абдуллин урыс дәресе буласы вакытта унынчы сыйфныф бүлмәсенә килеп керделәр.

    — Утырыгыз балалар! Сезнең белән киңәш кирәк безгә!— диде директор күңелсез генә.

    Сания апаны өстәл артына урындыкка утыртты да гозерен әйтте. Урыс сүзләрен кушып сөйләргә ярата Абдуллин, тик аларның әйтелешләре күбрәк татарчарак килеп чыга иде.

    — Сезгә урыс теле укытучысы юк. Сигез-тугызларга урыс мәктәбе укытучысы килергә ризалык бирде. Елизавета Ивановна. Сезне укытасы килми. Унынчы сыйныф — җаваплылык зур, чыгарылыш сыйныф, ди. Шунлыктан, Уфадан яңа укытучыга запрус ясарга булдык. Тик кайчан килә бит әле ул. Урыс теле дәресләрен бүлеп башка придмитләргә бирергә дип уйлыйбыз. Яңа укытучы килгәч шулардан алып урыс теленә бирербез. Сез нәрсә диярсез? Кайсы фәннәргә бирик урыс теле сәгатьләрен?

    Укучылар дәшми генә утыра бирделәр. Арттан Рәвил Баймуратов тавыш бирде:

    — Үзегез карар кылыгыз абый. Безгә барыбер.

    — Шулай дисезме?

    — Әййе.

    — Тагын кем нәрсә уйлый, балалар?

    Зиннур кул күтәрмичә торып басты.

    — Абый! Минем бик шәп тәкъдим бар.

    Герой көлде.

    — И-и, туган! Туган! Син әллә самохвалмы? Шәп тәкъди-им, имеш! Әйтеп кара шәп тәкъдимеңне шулай да.

    — Мине һәм Рәвил Баймуратовны җиденче сыйныфта, хәзерге көндә урыс мәктәбендә эшләгән Ломако Леонид Калинич укыткан иде. Ул бик тә әйбәт һәм белемле урыс теле укытучысы. Урыс мәктәбенә, РОНОга барып сөйләшегез — укытсын безне урыс теленнән.

    — И-и, туган! Әллә чыннан да шәп тәкъдим инде бу. Тик риза булса ярый инде.

    — Ә сез аңа, ученики просят Вас, дигез!

    — Син туган мине ничек сөйләшергә дә өйрәтә башладың инде, ә? Ученики просят, дияргә инде ату? Ә?

    — Әййе.

    Баскан хәлендә уйланып торды. Сания апага карады.

    — Сез нәрсә диярсез Сания апа!?

    — Попытка не пытка!— дигәндәй. Карагыз сөйләшеп. Без бит бернәрсә дә югалтмыйбыз.

    — Ярар, алайса. Мин киттем урыс ышкулына. Директоры Юлдашев агай минем кебек фронтовик. Аңлашырбыз дип уйлыйм.





    * * *



    Башта ике директор үзләре генә сөйләштеләр. Урыс мәктәбенең директоры математика укытучысыннан чыккан кеше иде. Сугышның беренче көннәрен Перемышль каласы янында Погранвойскада политрук булып каршы алып, сугышны Берлинны штурмовать итеп, дүрт орден һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән батыр башкорт иде Юлдашев Тимербулат Миңнегали улы. Тумышы белән атаклы Пүгәч полковнигы Каранай Мораты нәселеннән һәм әнисе ягыннан шул Каранай Моратының нәселен дәвам итүчеләрнең берсе иде ул. Абдуллинны зур игътибар белән тыңлады да үзенең фикерен әйтте:

    — Дәресләре җитәрлек Ломаконың. Частный беседада сер итеп кенә әйтте. Татар мәктәбендә урыс теленнән балалар артта калганнар. Анда эшләве бик авыр булды дип. Сөйләшеп кара. Тик ул фронтовик түгел. Аның белән уртак тел табарсыңмы икән — шикләнәм!

    Абдуллинның татар мәктәбенең унынчы сыйныфында урыс теле укытырга чакыруын Леонид Калинич сүзсез генә бүлдермичә тыңлады. Тик сул кулының бармаклары гына өстәлдә яткан хәлдә очлары белән өстәл тактасына суккалыйлар иде. Ә уң гарип кулына юка гына күннән тегелгән бик матур перчатка кигән. Абдуллин сөйләп бетергәч кыска гына һәм катгый рәвештә җавап бирде:

    — Юк! Бармыйм! Эшем күп, вакытым юк!

    Юлдашевның бар дип үгетләвенә дә җавабы кыска булды:

    — Ике урында эшләве авыр. Укыту сыйфаты түбәнәюе мөмкин.

    Абдуллин ярты сәгать чамасы үгетләп караса да, уңышка ирешә алмады. Саубуллашырга кул биреп урыныннан торды татар мәктәбе директоры:

    — Исән булыгыз! Укучылар бик үтенгәннәр иде Сезне килсен дип. Нәрсә әйтәм инде мин аларга.

    Леонид Калинич нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй Абдуллинга кызыксынып карады. Сул кулын өстәл өстеннән алып аз гына күтәрә бирде.

    — Китми торыгыз! Аз гына сабыр итегез! Сезгә сорауым бар!

    — Сорагыз.

    — Ул унынчы сыйныфта минем исәп буенча Булатов фамилияле укучы булырга тиеш. Бармы шундый малай? Атныкы кебек зу-ур башлы?

    Абдуллин битен балкытып елмайды. Аңарда өмет туа башлагандай булды.

    — Ба-ар! Шул укучы тәкъдим итте дә инде Сезне чакырырга. Сездә укыган тагын Баймуратов Рәвил бар. Җиденче сыйныфта укыганнар алар Сездә.

    Леонид Калинич сул кулын селтәде.

    — Баймуратов?!

    Курносый! Переросток аз гына. А-а! Булатов та-ам! Вон оно что-о!

    Юлдашевка борылды:

    — Барам мин боларга укытырга. Булатовны укыту бик кызыклы миңа. Сәләтле малайның ничек итеп урыс телен үзләштерүен үз күзләрем белән күрү өчен. Килештек!

    Абдуллинга кулын сузды.

    — Риза.

    Юлдашев урыныннан торып аның кулына тотынды:

    — Көтеп торыгыз, Леонид Калинич! Хәзер мин рус мәктәбенең директоры буларак үземнең дә теләкне әйтеп, Абдуллинга шарт куйыйм әле.

    Герой күңелле итеп көлде:

    — Нинди шарт ди инде. Ломако риза бит инде.

    — Мин риза булсам, ул риза! Ә мин менә ничек уйлыйм. Рус мәктәбендә унынчы сыйныфта математиканы мин алып барам. Башка сыйныфларда да дәресләрем байтак. Боларны да укытырга кирәк, директор эше дә күп — өлгерүе авыр! Мин сиңа, син миңа, диләр яһүдләр. Әйдә, без дә шул принцип белән эш итик. Мин сиңа Ломаконы бирәм, ә син миңа математик Ураев Хәбибне бир. Тик унынчы сыйныфны гына укытырга.

    — Һм! Укыта алырмы икән урысча?

    Юлдашев көлде:

    — Хәйләләмә, Абдуллин! Математиканы урысчаны белсәң дә бик әйбәт итеп укытып була. Без бит синең белән фронтовиклар. Күп тапкырлар үлемне күреп, аны җиңеп тере кала алган егетләр. Килешербез!

    — Ураев нәрсә әйтер бит?!

    Юлдашев көлде:

    — Өч көн элек мин аның белән сөйләшкән идем инде. Абдуллин җибәрсә киләм, ди. Син Ломаконы сорый башлагач та мин эчтән генә: «На ловца зверь бежит!»— дип көлеп утырдым инде. Көйли идем мин Ломоконы барыбер.

    — И-и! Шулаймы-ы?

    — Шулай! Килештекме?

    — Бир бишне!

    Кул биреп кысыштылар.

    — Бүген кичкә Ураевны алып миңа кер. Сез дә Леонид Калинич миңа килегез. По-фронтовому, ирләр генә азрак бу вакыйганы юып алыйк. Шәп эш башкардык бит! Ә!

    — Шәп, шәп!— диде Абдуллин куанып. Миннән дә мөгәрич.

    — Само, собой!— диде Юлдашев елмаеп.

    Икәүләшеп сыйлыйк әле үзебезнең яхшы укытучыларны.





    * * *



    Ике көннән Леонид Калинович татар мәктәбенең унынчы сыйныфында урыс теле һәм әдәбиятыннан дәресләр башлап алып китте. Җиденче сыйныфта «Ат классы»нда укыткан Ломакодан бер нәрсә дә калмаган диярлек иде. Тавышы да калтыраган, дерелдәгән авазларны тәмам бетергән. Яхшы баритон. Һәрбер сөйләгән сүзен ачык итеп әйтеп, тыңлаучы балаларга җиткереп сөйли. Уң кулына кигән юка, кара төстәге, күн перчатка аның гарип күгәргән кулын чит күзләрдән яшерә. Сул кулы белән тактага язуы да остара төшкән һәм язылган хәрефләр барысы да бер чамада зурлыкталар һәм тигезләр. Киеме өр-яңа һәм бик яхшылар. Бигрәк тә костюм, чалбарлары матур һәм өр-яңа галстуклары күп. Элекке укыткан елында ул диктант яздырырга ярата иде. Ә хәзер инде сочинениеләр яздыруны да бик ярата икән. Сочинение темаларын да бик оста итеп сайлап бирә: «Павка Корчагин в годы Гражданской войны», «Павка Корчагин в годы мирного строительства», «Образы коммунистов в романах Михаила Шолохова», «Роман «Мать» Максима Горького.

    Михаил Шолоховның «Образы коммунистов...» дигән темага сыйныфның күбесе «Күтәрелгән чирәм» романындагы Нагульнов, Давыдов һәм Разметнев образлары турында язганнар. Икеледән алып дүртлегә кадәр билгеләр алдылар. Леонид Калинич һәр сочинениегә анализ ясап, үзенең бәясен бирде:

    — Ученик Гиззи Исхаков! Дүртле куйдым мин сиңа Исхаков. Тик синең сочинениең 80—90 % китаптан күчереп язылган сочинение. Хаталарың икәү генә, ә үзеңнең шәхсән уйларың, фикерләрең бик аз.

    — Баширова Ләлә! Бик белемле һәм яхшы образ чагылдырган сочинение. Дүртле с плюсом.

    — Мөхәммәдъярова. Бик йомшак. Ун хаталы — икеле.

    — Мәсәллимова. Көчкә-көчкә өчле.

    — Батталов Тимерхан. Минус белән булса да бишле. Хатасы юк, ә почеркы начар дияргә була.

    Тимерханга карады. Анысы кызара биреп торып басты.

    — Сәләтегез әйбәт укырга Батталов. Язуыгыз ямьсез. Һәм сезгә уйлап чыгару сәләте җитешми. Башка фәннәрдән ничек укыйсыз?

    Арттан Вил кысылды:

    — Безнең отличник ул. Бердәнбер.

    Ломако Максютовка текәлеп, җентекләп карады.

    — Әллә көнләшәсеңме Батталовтан?

    Сыйныф көлде. Чөнки Вил зур мишәр көнчелеге белән укый һәм һәр билгене югаррак алыр өчен барлык укытучылар белән бәхәсләшергә ярата иде.

    Леонид Калинич Булатов сочинениесен иң азакка калдырды. Дәфтәрен кулына алды да аңарга карады:

    — Тор Булатов!

    Зиннур тыныч кына торып басты.

    — Балалар! — диде укытучы. Аның дулкынланганы сизелеп тора иде.

    — Иң яхшы, кызыклы, эчтәлекле сочинение Булатовныкы.

    Сыйныф акрын гына гүләп куйды.

    — «Шолохов романнарында коммунизм образлары» дигән сочинение темасы ул «Күтәрелгән чирәм»дәге коммунист образлары гына түгел. Кем укыды Шолоховның «Дон хикәяләре»н һәм «Тихий Дон» дигән романын? Ул роман дүрт томнан тора. Күтәрегез кулларыгызны!

    Юк иделәр күтәрелгән куллар.

    Зиннур акрын гына әйтте:

    — Мин дүрт томын да укыдым «Тихий Дон»ның.

    — Беләм, Булатов. Мин район китапханәсендә синең уку билетын карадым. Дүрт томны уналты көндә укып чыккансың. Шулай бит?

    — Шулай.

    — Менә син язасың: «При последней встрече с Григорием Мишка Кошевой ведет себя как богатый хозяин и его действия являются действиями не коммуниста, а зарвавшигося барина относительно своего батрака. Он — больше анархист без закона».

    Укучылар тын да алмыйча тыңлыйлар.

    — Ты что Булатов! Син шушы үзең язганга үзең ышанасыңмы?

    — Мин, Леонид Калинич ышанмасам язмас идем.

    — Балалар! «Тихий Дон» мәктәп программасында юк. Шунлыктандыр, Булатовтан башка сезнең беркайсыгыз да аны укымаган. Программада юк — нигә вакыт әрәм итәргә? Ә Булатов укыган һәм үзенчә фикер йөртеп солчинение да язган.

    Бер хатаң бар Булатов. Шулай да мин сиңа зур плюс белән бишле куйдым. Һәм...

    Алдындагыларны күздән йөртеп чыкты.

    — Син мәктәп программасына гына сыя торган укучы түгелсең. Кочагың киң синең әдәбиятта. Шунлыктан сочинениеләр язган көнне, сиңа Булатов, соңгы вакытта укыган китабыңа, үзең теләгән ирекле темага сочинение язарга мин ирек бирәм. Синең өчен тактага язылган сочинение темасы юк. Ирекле сочинениегә язасың. Дүрт биттән ким булырга тиеш түгел...

    Укытучының сүзен бүлеп арттан тавыш бирделәр:

    — Булатов язучы булырга да мөмкинмени инде болай булгач?!

    — А-а, Максютов? Ты опять! Булатовта үзе уйлап яза торган талант бик зур. Мин аны инде Булатовны җиденчедә укытканда ук сизгән идем. Һәм сезне укытырга ризалыкны мин Булатов белән аралашып, аны күзәтү өчен дип тә бирдем.

    Вилгә карады.

    — Син, Максютов көнләшә торган холкыңны җиңеп, аны бетермәсәң, кешеләргә бик зур авырлыклар китереп яшәвең мөмкин. Исеңдә калдыр мин әйткәнне!

    Икенче көнне Ломако Зиннурны тагын бастырды:

    — Башка фәннәрдән ничек укыйсың, Булатов?

    Зиннур башын иебрәк, дәшмичә басып тора бирде.

    — Кем староста?

    — Мин! — Ләлә Бәширова торып басты.

    — Һи! Комиссар в юбке!— дип елмайды Ломако. Ничек укый Булатов?

    Ләлә азрак кызара төште.

    — Төрлечә инде.

    — Ничек ул төрлечә? Әйтәсең килмиме әллә?! Нинди билгеләр ала?

    — Төрлечә! Кайсы атнада икешәр-өчәр көн бер дәрескә дә килми. Андый чакларда өчлеләрне дә алгалый. Шулай да күбесенчә дүртлегә укый. Бишлеләр дә ала, тик дүртлеләргә караганда сирәгрәк. Аның отметкага бер тамчы да исе китми. Минем уемча, икеле куймасалар, шул җиткән аңарга.

    — Тәртип ягы ничегрәк?

    — Болай ярыйсы. Тик дәрес барганда парта астында китаплар укырга ярата һәм еш кына эләгә шуның белән.

    Ләлә туктап уйлангандай итте тә, өстәде:

    — Дәрестә шулай китап укыса да, ул бер үк вакытта дәресне дә тыңлый белә.

    — Каян беләсең?

    — Сания Кәримова, математика укытучысы Ураев дәрес сөйләүләреннән туктап, Булатовны шул китап укыган чакта бастырып сорыйлар: «Мин әле генә нәрсә сөйләдем?» Булатов сүзгә сүз төгәл итеп алар әле генә сөйләгәнне кабатлый. Сания Кәримованың тавышына да үзенең тавышы белән ошатып сөйли белә әле ул. Көлдерә Сания Кәримованы да, безне дә!

    Сыйныф елмая иде. Зиннур пышылдады:

    — Җитәр инде Ләлә сиңа!

    Леонид Калиничта кызыксыну зур иде.

    — Ә Кәримова шуңа нәрсә ди?

    — Әйтми. Елмаеп кул селти дә бетә шуның белән. «Утыр, тыңла дәресне!»— ди. Ә Булатов: «Тыңлыйм бит инде!» — ди. Дәрескә килгән көннәрендә тотына укырга. Күбесенчә тәнәфестә укый. Ә өендә укымый диләр.

    — Нәрсә эшли инде өендә.

    — Эшли диләр. Яшәргә кирәк бит. Үзеннән башка ышанырга кешесе юк диләр.

    Леонид Калинич Зиннурга кызыксыну һәм кызгану белән карады.

    — Институтка керү өчен аттестатта яхшы билгеләр кирәк бит Булатов. Шуны аңлыйсыңмы син?

    Зиннур күңелсез генә елмайды.

    — Аңлыйм мин шуны Леонид Калинич. Тик мин институтка керергә уйлаганым да юк.

    — Ничек инде, уйлаганың да юк?

    — Шулай. Без бик хәерчеләр. Кияргә кием юк, ашарга ризык юк. Колхоз түләми. Бер нәрсә бирми. Крепостной правада яшибез бит без бүген.

    Мин җәй буе ат косилкасы белән печән чаптым. Көзен жнейка белән иген урдым. Тәүлегенә алты гектар. Ә норма — дүрт гектар. Шул җәй эшләгәндә көненә ике йөз грамм он бирәләр. Ашарга. Ул аванс дип атала. Бу ел трудка ике йөз илле өч грамм иген бирделәр. Аванс өчен өч айга унсигез килограммын тотып алып калдылар. Кулга өч ай косилка-жнейкада эшләгәнгә 5 кило да 670 грамм арыш бирделәр. Мин шуның белән кыш чыгарга тиеш бит инде. Ничек яшәргә без крестьянга?

    Зиннур туп-туры Леонид Калиничның күзләренә карады:

    — Сез ай саен зарплата аласыз. Сезнең күп эшләгәнегез өчен законный хак ул. Ә без колхозник ничек яшәргә тиеш, Леонид Калинич? Тамак туйдырырга кирәк. Укыйм да, эшлим дә мин...

    Укытучы күзгә күренеп агара башлады. Сул кулы белән сәрмәнә биреп урындыкка утырды. Яулыгын чыгарып тирләп чыккан битен, маңгаен, муенын сөртте. Кулын селтәп Зиннурны урынына утыртты.

    Леонид Калинич башын иеп ике аягын бераз аера биреп утыра, укучылар да тып-тын, һәрберсе үз уена чумып утыралар иде. Чөнки Зиннурның ачыктан-ачык чыгарып салганы аларның өенең эчендә дә туп-тулы иде. Леонид Калинич урыныннан торды.

    — Укучылар! Минем сезгә үтенечем бик зур. Бүген дәрестә Максютов юк. Авырый дидегез. Шулайдыр, тизрәк терелсен. Аның дәрестә булмавы бик әйбәт бүген. Бүген Зиннур Булатов миңа сөйләгәннәрнең берсе дә булмады һәм сез бер нәрсә дә ишетмәдегез. Урамда да, өегездә дә бу хакта бер нәрсә дә сөйләмәгез. Онытыгыз! Булатовны кызганмасагыз, э-э-э... мине кызганыгыз. Минем өч кызым бар һәм...

    Сагыш, курку тулы күзләре белән үзе укыткан балаларны карап чыкты, аз-азга гына булса да һәрберсенең күзендә карашы белән тукталып үтте.

    — ...Һәм, озакламый безнең дүртенчегә балабыз булачак. Мин болай да күп нужа, михнәт күргән кешемен. Тагын өстәлсә, чыдый алмам дип уйлыйм...

    Күңелсез генә басып торган Зиннурга мөрәҗәгать итте:

    Дәресләр беткәч мине шушында утырып көт. Башым авыртып тора — озатырсың мине.

    Дәрестән соң Леонид Калинич яшәгән яңа фатирына карап атладылар. Ул яшәгән урын утызынычы еллар башында урта кул сәүдәгәр Мищән Хәйрулла Галиевтан тартып алынган йорт иде.

    Бераз дәшми баргач Ломако Зиннурга дәште:

    — Минем сиңа ике сорауым бар, Булатов. Рөхсәттер бит?!

    — Сез бит минем укытучым. Рөхсәт сорап торырга да кирәкми.

    — Шулаймы?

    — Әййе.

    Сорау сиңа Булатов:

    — Институтка китәргә, укырга керергә исәбең дә юк. Ә нигә укыйсың син, шулай уйлагач? Нигә кирәк сиңа уку?

    Зиннур уйланып бераз атлады да, үзе өчен генә сөйләгән кебек сөйли башлады.

    — Минем Гариф исемле абыем бар иде. Пенза артиллерия училищесында укый иде. Бер генә ел укыды. Отличник булган. Сугыш башлангач, лейтенант дәрәҗәсе биреп, сугышка озаттылар. Әти кырык беренче елның май башында аны күрергә Пензага барган иде. Шунда әтигә бердәнбер үтенечен әйткән. Минем турыда. «Әти! Ничек кенә булса да Зиннурны укыт. Азаккы ыштаныңны сатып булса да. Ул малайда кеше башы түгел, шайтан башы-сәләте бик зур!» — дигән. Ә ул хәрби хезмәткә киткәндә миңа бит нибары алты яшь кенә иде. Шул абый миңа укырга кушкан әти аркылы...

    — Ул абыең исәнме әле?

    — Юк. Шул кырык бернең декабрендә Ленинградны яклап һәлак булды.

    — Да-а!

    Сакланып кына Булатовка карады Ломако.

    — Тагын бер сорау... Зиннурка!

    Малайның үзенә якын икәнен белдереп исеме белән дәште.

    — Рәхим итегез!

    — Нигә син ачыктан-ачык колхоз строен... э-э-э... тәнкыйть итәсең. Бүгенге вазгыятьне аңламыйсыңмы?

    — Нәрсәсен аңлыйсың инде аның, Леонид Калинич. Хәерчелек, ачлык, колхозларны талау бара. Тагын шушылай барса, колхозлар хәерчелек, ачлык эчендә яфа чигә-чигә таралып юкка чыгып бетәчәкләр алар. Сез әле белмисез дә, күрмисез дә. Фронттан исән-имин кайткан ирләр фронттан кайткач шушы 4—5 ел эчендә колхозларны аякка бастырырга тырышып эшләп карадылар. Инде кул селтәп колхоздан төрле якларга кача башладылар. Кем учреждениеләргә конюх булып урнаша, кем калага паспортсыз сода заводы төзергә китә, кем Себергә алтын приискаларына, урман кисәргә вербовка белән китәләр. Сахалинга...

    — Унны тәмамлагач син дә китәсеңме авылдан?

    Зиннур елмайды.

    — Юк! Китмим. Мин авылда яшим. Әти-әни бик картлар минем. Мин бит соңгы бала — унберенче. Әти-әнине карыйм мин.

    — Кайда эшлисең инде?

    — Белмим әле. Бәлки колхоздадыр.

    — Үзең түләмиләр колхозда дисең!?

    — Колхозда эшләгәннәр урлашып яшиләр. Мин дә урлашырга өйрәнермен.

    — Урларга ярамый!

    — Дөрес, ярамый! Тик колхоз эшләгәнгә түләмәгәч анда ул урлашу түгел.

    — Урлашу түгел дисең! Алайса аны ничек атарга?

    Зиннур күңелле итеп, кыска гына көлеп алды:

    — Колхоз эшләгәнеңә түләмәгәнне, хуҗаларга әйтми генә конфискация итү. Ленин әйткәнчә: Экспроприация экспроприаторов. Хөкүмәт безне талый, ә без хөкүмәтне.

    — Син Ленинны да беләсеңмени әле?

    — Радиодан ишеттем дә, аңламагач тарих укытучысыннан сорадым. Ул аңлатты. Экспроприатор — гади кеше телендә талаучы икән. Димәк, талаучыны талау булып килеп чыга.

    — Тотсалар, утыртсалар?

    Зиннур тыныч иде.

    — Ленин да, Сталин да, Дзержинский, Киров та төрмәдә утырганнар. Утыртсалар, мин аларга каршы көрәшәчәкмен.

    — Ничек итеп?

    — Ленинның, Сталинның һәм башка революционерларның язганнарын укып, өйрәнәм дә, тотынам көрәшкә. Оештырам көрәшне!

    Ломаконың сораулары беткән дип уйлаган иде Зиннур, тагын берсе бар икән:

    — Максютов Вил нилектән яратмый сине?

    — Ничек инде яратмый?

    — Синең турыда Давлетшинага, директорга һәрчак җиткереп тора. Соңгы кергәнендә директорның әйткәнен үзем ишеттем. Абдуллин, мин дә аңласын дип ахрысы, урысчалатып әйтте: «Ко мне с доносом на Булатова не ходи больше Максютов. Я бывший боевой офицер и не люблю этого. Учись лучше, иди!»— дип чыгарып җибәрде.

    — Белмим, Леонид Калинич! Ул, минемчә, бөтен кеше өстеннән дә шикаять ташый. Берәрсе дәрестә бишле алса ул каралып чыга, йөткерә башлый.

    — Йөткерә башлый?

    — Әййе. Вак-вак кына итеп йөткерә ул. Көнчелек белән көеп яши ул.

    — Һм! «Көнчелек белән көеп яши!» Шәп бу!

    Көтелмәгән сорау бирде:

    — Шигырьләр язасыңмы?

    Зиннур үзенең кызарганын тойды:

    — Язып болашкан иде, җиденчедә, сигезенчедә. Ташладым.

    — Нилектән?

    — Мин язган шигырьләрнең рифмасы бар, ә шигъри эчтәлеге, лирикасы юк. Пушкин, Лермонтов, Есенин шигырьләрен укыганда аларны җырга салып җырлыйсы килә. Ә мин үземнең шигырьләрнең берничәсен сәхнәдән сөйләгән кебек үземә генә сөйләп караган идем, барып чыкмады.

    — Ник?

    — Үзем сөйлим, үземнең туктыйсы килә. Шул.

    — Син Сергей Есенинны да укыганың бармыни?

    — Бар.

    — Китапханәдә юк бит. Каян алдың?

    — Минем Гариф абый хәрби хезмәткә киткәндә бер сандыкка туп-тулы итеп китапларын тутырып калдырган. Ачкычын әтидә калдырган. Мин сорап алдым да карадым барлап. Шунда бар иде Есенин. Укыйм.

    — Ошыймы?

    — Искиткеч Леонид Калинич! Тыңлагыз әле менә:

    Ты жива еще моя старуха?

    Жив и я.

    Привет тебе, привет!

    — Мин Леонид Калинич Сезгә бер генә яла да якмаячакмын.

    — Синең яла ягуың кирәкми дә. Минем үземә үземнән яла яктырачаклар. Мин аны яхшы беләм. Син тукта, уйларыңны болай ачыктан-ачык сөйләвеңнән. Бетерәчәкләр сине.

    — Эй, Леонид Калинич! Алда бит бер генә өмет яктылыгы да юк. Яшәү өмете! Яшәве дә күңелсез дә, куркыныч та. Менә өйгә кайтып барам, кайтсаң өй эче тулы хәерчелек. Ә әти бит минем командиры Дюльдин булган отрядта кызыл партизан булып акларга каршы сугышкан кеше.

    — Да-а!

    — Әййе. Ә ул ач бүген.

    — Мин сине саклап калырга итәм. Ә син һаман үзеңнекен каерасың.

    — Аңладым мин Сез әйткәнне. Аны инде әти миңа сигезенче сыйныфтан бирле тукый.

    — Нилектән?

    — Сигезенче сыйныфта октябрь аенда мин хәерчелеккә, каты налогларга каршы листовка язган идем. Шигырь белән. Шуны колхоз идарәсендә, су эчә торган чиләк астына кеше күрмәгәндә кыстырып чыгып киткән идем. Көрәш башларга уйлап...

    — Ну?

    — Шул көнне үк эләктем.

    — НКВДгамы?

    — Юк. Идарәдә наряд биреп беткәч, кайтышлый колхоз бригадиры күрше Хисмәтуллин Нәби абыйга шул листовканы әтигә кертеп биргән: «Мондый шигырь белән язылган әйберне Лотфулла абзый синең кече малаең гына яза ала безнең колхозда, дип. Чарасын үзең күр, колхоз рәисе Басыйр бирде. Башка бер кеше дә белми бу язу турында дип».

    — Ну!?

    — Әти миңа ачуланмады. Тик шунда әйтте: «Үзеңне кызганмасаң, мине кызган. Картайган көнемдә син бит мине дә төрмәгә тыгасың, үзең дә утырасың, дип.

    — Ну-у, Бул-латов! Син инде карт революционер икәнсең. Ә мин сиңа акыл биреп болашам.

    Күккә кояшлы якка карап алды:

    — Исән бул, хәзергә! Озак сөйләштек. Син, укы Зиннурка. Барыбер белем кирәк булачак сиңа. Синең баш белән колхоз эшендә генә эшләп ризалык, канәгатьлек алып булмаячак. Син — аналитик һәм сиңа бик тә белем алу кирәк! Ә Максютовтан син саклан. Аның сиңа нәрсәгәдер үче бар.

    Зиннур кул гына селтәде:

    — Минем аны бит белгәнемә ике генә ел. Ул күчә алмыйча тугызынчы сыйныфта утырып калган иде. Тугызда, унда бергә укыйбыз. Миңа да ошамый ул. Көнче, ялагай, яхшы билге эләктерер өчен әллә нәрсәләр эшләп бетә.

    — Ярар, Булатов исән бул.

    Леонид Калинич яшәгән йортка карап китеп барды. Зиннур аның озын-озын итеп аякларын күтәрә биреп атлаганын карап торды да көлеп куйды. Озын ботлы укытучының китеп баруы тач торнага ошаган иде.

    Кайтып җиткәнче Зиннурның башына бер уй килде. Һәм ул радио тыңлап өстәл артыннан тора башлаган әтисенә сорау бирде:

    — Әти, синең Карагыш авылында солдатта бергә хезмәт иткән дустың Кәшшаф бабай яши бит.

    — Яши улым. Пима басучы.

    — Әййе, Син дус бит аның белән.

    — Дус.

    — Тагын Карагыш кешеләрен беләсеңме син?

    — Кайберләрен беләм, күпләрен белмим.

    — Максютов Сабир дигән кешене беләсеңме син?

    Әтисе улына күтәрелеп карады да, каушый башлады. Кире урындыкка утырды. Тавышы тонык иде, сорады:

    — Ишәк Сабирнымы?

    — Мин ләкаб исемен белмим аның. Максютов инде.

    — Шул Сабир инде. Ишәк Сабир. Бә-әк яхшы беләм мин аны. Бүгенге көндә ул авыл Советы рәисе анда. Тик авыл яратмый ул кешене анда.

    — Ә син каян беләсең?

    — Аның, улым, Гражданнар сугышында Чапайда сугыштым дигән документы бар. Тик Гражданнар сугышы чагында аклар килсә шулар белән боталган, кызыллар килсә алар янында йөргән кеше иде. Минем дус Кәшшаф бабаң шулай сөйли. Ә алар бик каты дошманнар Сабир белән.

    Сөйләргәме, юкмы дигән уй белән азрак утырды да, Эстәрлебашта булган иң зур фаҗиганең бер өлешен ачып салды:

    — Егерме сигезенче елны уктәбер азагында безнең Эстәрлебашта зампрокурор Башкирии Галиев фамилияле кешене атып үтерделәр. Гыйзетдин иде исеме. Ә Эстәрлебашта ул чакта вулыст иде. Ә шушы Максутов Сабир вулыста прсидәтел иде. Аткан кешене эзләргә дип эт алып килделәр. Шул эт эз белән барган кебекләр итеп иснәнеп йөреде дә, пучты нәчәлнигы Самаринга ыргылды. Ә анысы Безгин авылы пучты нәчәлнигы белән шул вакытта өендә аракы эчеп утырганнар. Эт напрасны ташланган диделәр. Самаринны аправдайт иттеләр.

    Әтисе уйланып утырды азрак.

    — Менә шунда вулыс прсидәтеле Сабир Мәксүтов авылның хәлфәләрен, мулла-ишаннарын кертеп ГПУдан килгән слидывателгә исемлек төзеп биргән. Кунтрлар дип шул кешеләрне. Үзең ишетеп беләсең — безнең авылның мәдрәсәсе бик борынгы, данлыклы мәдрәсә булган бит. Хәлфәләр, укымышлылар бик күп иде. Сабир төзегән исемлеккә 87 кеше эләккән. Ике төн эчендә барысын да җыеп алып беттеләр. Әлеге райсоюз подвалына яптылар барысын да. Шуннан этап белән Эстәрлетамакка озаттылар. Мылтык белән коралланган кызыләрмисләр, овчарка этләр белән уратып алып. Авыл халкының коты очты шул көннәрдә. Габдрәхим Тукаев белән Галим Тукаевны да 1931 елның март аенда Эстәрлетабакта төрмә подвалында аттылар. Беренчесе Габдрәхим Тукаев ривәлүтсиягә хәтле Эстәрлетамакта Земский нәчәлник Соколовның ярдәмчесе иде. Ә Галим хәзрәт Эстәрлебаш мәчетендә имам иде. Икесе дә бик асыл кешеләр иде. Шул 87 кешенең ярты елдан икесе генә кайта алды. Шәриф Сукыр белән Гобәй Пәрәү. Икесе дә Гражданнар сугышында кызылларда сугышкан бик баювай егетләр иделәр. Шәриф Сукыр Герман сугышында бумбы шартлаганнан очып барып калучий прувылыкага уң күзе белән эләккән. Аккан шул күзе — күрми иде. Анысын син белмисең. Утыз җиденче елны гүр иясе булды. Ә Гобәй Пәрәүне яхшы беләсең. Минем дус иде. Кырык җиденче елны язгы чәчүдә трактыр тапап үтерде. Чияле Төп яланында. Зампред иде калхузда...

    — Ә теге кулга алынганнар?

    — Өч-дүрт елда берничәсе кайта алды. Шөшле Хәлиулла, Басыйр Әбән, Әмин карт Хәбире. Тагын бар бугай берничә. Калганнарына «Загувыр против Советский влач» дип өчәр елдан алып ун елга кадәр бирделәр. Максүтовны да алып ташладылар. Шуннан ул куркып, үзенең авылына кайтып китте. Үтерәләр иде аны монда барыбер. Яратмый ул Эстәрлебашларны. Бик кара эчле кеше иде. Изде инде безнең авылны«хлибазагатувка белән...»

    — Нигә сорарга иттең әле син аның турында?

    — Минем белән улы укый аның.

    Әтисе уйланды.

    — Ялгышмыйсыңмы икән. Аны улы безнең Гарифулладан бер яшь чамасына зуррак. Беренче сыйныфта, икенче сыйныфта бергә укыдылар...

    Уйланып исенә төшерде:

    — Пагади, пагади! Кәшшафетдин бер сөйләгән иде миңа. Теге Ишәк Сабирның читтә укыган кызы корсак күтәреп кайтып, уйнаштан бер малай табып, әтиләренә калдырып кире укуына китте дип. Сабирның ике генә баласы бар иде. Зурысы кыз, бәләкәе шул унсигезенче елда туган малае. Исеме ничек синең белән укыганның?

    — Вил.

    — Шул кызыннан туган малай булуы ихтимал.

    — Ул бит Сабирович дип яза үзен.

    — Соң, кемнең уйнаштан туганын признавать итәсе килә инде. Малае да өйләнгән дә, хатынын ташлап башка берәү белән чыгып киткән читкә. Тәүге хатыны шул улыннан туган малайны Сабир картка китереп тагын ташлап киткән. Ике оныгын үстерә дип сөйли Кәшшафетдин аны...

    Улына карады уйчан күзләре белән:

    — Син, улым, ул Сабирович белән дуслаша күрмә.

    — Нигә әти?

    — Калхуз клубы мөдире Гали Тукай бар иде бит.

    — Әййе. Сугыштан кайтмады.

    — Шул. Аның Кәрим исемле бик укымышлы энесе бар иде. Зариф Мәгъзүм Тукаев малайлары алар. Тукай бабай нәселеннән. Шул Кәрим Тукаев Карагышта мәктәп директоры да, математика укытучысы да иде. Утыз дүртенче елны Сабир карт аның өстеннән НКВДга жалу язып, төрмәгә тыкты Кәримне. Башмак Мансуры бар бит Югары Очта?

    — Әййе.

    — Шуның әтисе Хәлим белән икесен җәяүләп куып Әпчүн аша Уфа төрмәсенә озаттылар. Арис ясап. Икесе дә кайтмадылар.

    — Әти! Нигә донос язган инде ул Максүтов?

    — Сабир карт бүген дә Карагыш мишәрләрен куркытып тота. Утыз җиденче елны бик күп кешенең башын ашады ул данүс белән. Шуңа аның исеме дә авылда «Ишәк Сабир». Яратмый аны авыл — курка аңардан бик нык. Шуңа халык аңа «Ишәк» дип исем такканнар да. Авыл белә ул ничек атарга кешене. Ә Кәрим аларны яклый башлаган, гәҗитләргә язган, жалу белән гаризалар язышкан. Бик әшәке еллар иде ул чакта...

    Кулын селтәде:

    — Әле дә җиңел түгел инде, улым.

    — Ә теге прокурорны үтерделәр дип озатылган кешеләр кайттылармы соң?

    — Юк, улым, кайтмадылар. Мулла Габдрахман гына кайтты биш ел утырып. Беломорканал төзегән.

    — Безнең мулла бабаймы?

    — Шул. Егерме сигездә утырды. Аннан соң утыз җидедә тагын алдылар. Үзең беләсең, кырык алтыда гына кайтты. Ике мәртәбә утырды.

    — Икенчегә нигә утырттылар аны, әти.

    — Мулла булган өчен.

    — И-и, әт-ти! Гаепсезгә, мулла булган өчен утырталармыни инде...

    — Бу влач утырта, улым. Әнә Хәбир бабаң бар бит.

    — Кайсы?

    — Безнең урамнан, күрше урамга күчкән. Исхаков. Әмин карт Хәбире диләр.

    — Ә-ә! Мин бит аның кызы Фатиха белән дүртенчегә хәтле бергә укыдым.

    — Шул. Танау Гариф бабаңда ат суйганнар. Чабатасына, тун чабуына ат суйганда кан чәчрәгән. Икенче көнне урамнан китеп барганда, син үтергәнсең пракурурны дип милитсиягә алганнар да киткәннәр. Ун ай утырып кайтты. Бер гаебе булмаганга. Шуннан соң гына котыла алды.

    Сагайган күзләре белән төпчегенә карады:

    — Сиңа нәстәмә хәҗәт инде болар. Әйдә, туктыйк. Югыйсә минем йөрәк тибә башлады. Егерме тугызынчы елның гыйнуарыннан март беткәнче мине дә утыртып чыгардылар.

    — Нәрсәгә әти?

    — ГПУга кирәкчә авыл советыннан данныйлар бирмәгәнгә. Шул Сабир карт минем өстән дә язып биргән арис ителгән кулакларны яклап ысправкалар бирә гаиләләренә дип...

    — Син әллә чыннан да якладыңмы?

    Әтисе кинәнеп елмайды:

    — Якладым, улым. Аллага шөкер. ГПУдан авыл советына запрус килгән: шул кулга алынганнар 1928 елгы хлибазагатувканы ничек үтәгәннәр? Валиспалкум рәисе шушы Максүтов безне чакырган. Рәис белән икебезне. Зәйни Кукан рәис. Безгә әйтә ысправканы «Невыполнили хлибазагатуфку срывали» дип язып бирегез ди. Шулай трибувайт итәләр ГПУдан диләр. Башны иеп чыктык Зәйни абзый белән. Ул әйтә, Лотфулла нәрсә эшлибез? Бар да үзебезнең авыл кешеләре бит. Без шулай дип язсак бетерәләр бит егетләрне, ди. Ә кулга алынган кешеләр бар да үтәгәннәр хлибазагатуфканы. Мулладан башкалар. Чөнки Габдрахман мулланың чәчкән игене юк. Зәкәт белән яши мулла. Зәйни абзый әйтә:

    — Киткән баш, киткән. Дөресен языйк та бирик.

    Һәм шулай иттек тә. Утырганнарга «Срыв хлибазагатуфка» дип яла яга алмаганнар. Мин өч ай утырдым. Зәйни абзый — биш. Бик шәп кеше ул Зәйни абзый.

    — Колхозга тегермәнгә иген тартырга йөргән бабайны.

    — Әййеме? Синең белән бер елгы улы да бар — Кара Әхмәт дип йөртәләр.

    — Бар шул.

    — Утырып кайткач кире рәис итеп куймадылар. Тоташ үз өстенә алды. Мин сикритарга — миңа инде — дөресен язарга куштым. Мин алдый белмим. Мин Федот Дүлдиннең партизан әтрәтендә сугышкан кеше. Красный партизан, дип сорау алучының бугазына ябешкән допруста. Азрак биргәләгәннәр дә, бераз вакыт үткәч кайтты. Кайкач Әхмәт туды, аннан Гали исемле малае. Тач аталары икесе дә Ишбулдиннар.

    Дәшми утырды байтак.

    — Сак бул, улым. Бик боталчык замана тагын. Халык ач, ялангач. Райкумнар сугыш беткәч әйбәт яшиячәкбез дип бик күп вәгъдә бирделәр сугыш елларында. Буш булып чыкты барысы да.Халыкны тагын куркытып падчининиедә тотарга тырышачаклар.

    Авыр итеп көрсенде.

    — Укуга ныграк тотын, улым. Укып кына кеше булып була. Бик нык нужа басты безне. Хет син кеше була алмассыңмы икән дигән уйда мин. Минем энем Фазулла кебексең. Сәләтең бик шәп синең.

    Леонид Калиничтан аерылган Зиннур шуларны исенә төшереп авыл урамнары буйлап кайту ягына атлады. Әтисе әйткәннәрдән дә, Леонид Калинич сөйләгәннәрдән дә кырыкмады куркуын. Тик уналты яшен яңа гына тутырып үткән кечкенә гәүдәле малайның башына яңа уй килеп керде. Ул уй гомерлеккә миендә калды, үзенә тиешле урынны биләп алды, гомер үткән саен ныгыганнан ныгыды: бу хөкүмәт эшче-крәстиян хөкүмәте түгел, ә эшләп ашый алмаган ялкау кешеләр хөкүмәте. Эшчән, башлы, кешеләрне юк итә торган хөкүмәт. Патшадан да яман хөкүмәт.

    Яз җитте. Көннәр җылындылар. Көздән калган кылганнар белән тамак ялгарга дип тау башына ач колхоз атлары, кешеләрнең сыер-башмаклары үрмәләделәр. Алар салган эздән әрсез кәҗәләр, аңгыра сарыклар иярделәр.

    Ач малай-шалай ачылган тау башына менеп кышкы иске, вә җылы бишмәтләр белән дошманлаштылар. Аларны салып ташлап кылган каплаган җылы тау башында «Лапталы», «Майладыклы», «Чокыр туплы», «Чебенле» уеннары оештырдылар. Ач иде аларның күбесе, тик барыбер татар малайлары иделәр алар.

    Унынчы сыйныфта чыгарылыш сынаулары якынлашып килә иде. Җылы бишмәтен салып ташлаган Ломако бик күңелле итеп дәрескә килеп керде:

    — Ну балалар!— диде ул елмаеп. Аңардан бик тәмле булып кыйммәтле хушбуй исе килә иде. Өстәвенә шәп костюмы эченнән кигән күлмәге дә ап-ак.

    — Программаны үтеп беттек.

    Кара перчатка кидерелгән гарип кулына суккалап алды.

    — Шунлыктан бүген соңгы сочинение язабыз. Посмотрим: кто на что способен!

    Сыйныфта сизелеп паника башланды. Ирекле тема булганнан Зиннур эченнән генә куанып тәрәзәдән ерак урманга карап утыра башлады һәм күзе төште: ерактагы урман кара төстән көрән төскә әйләнгән бит! Башына урысчалап җөмлә килде: «Под теплом весеннего золотого солнца чувствительный лес из темного начал чуть-чуть светлеть — коричниветь. Осталось недолго — весело зазеленеет!

    Дәфтәрен алып ачты да язарга да тотынды: «Наша деревня Стерлибеш».

    Өч көн узгач, Леонид Калинич сочинение дәфтәрләрен алып килде:

    — Балалар! Сочинениеләрегезне карадым. Ун өчле, дүрт дүртле һәм ... бер генә бишле.

    Арттан Вил сорау бирде:

    — Кемнеке бишле?

    Сыйныфны көлдереп җаваплады Ломако:

    — Дулкынланма, Максютов. Синеке түгел.

    Тантаналы күзләре белән сыйныфны карап чыкты.

    — Булатовныкы бишле. Кичә рус мәктәбенә алып бардым мин аның сочинениесен. Унынчы сыйныф укытучысы белән рус теле дәресенә кердем һәм шунда укыдым ул сочинение. Менә ничек язалар сочинениене татар мәктәбендә татар укучылары дип. Ә Булатовны анда яхшы беләләр. Агишев, Орешкин особенно...

    Зиннурга карады:

    — Син алар белән әллә сугышасыңмы Булатов?

    — Юк. Бер кыйнарга иткәннәр иде, кыйнатмадым.

    — «Драчун он, а не сочинитель!»— диләр синең турында.

    — Юк. Мин «драчун» түгел. Үзләре бәйләнделәр көч күрсәтергә итеп. Биргәләдем азрак икесенә дә...

    — Ярар. Мин сезгә, балалар, кабаланмый гына Булатовның әсәрен укыйм әле. Чын әсәр. Тыңлагыз.

    Укый белү осталыгы бик көчле иде укытучының... Башлана: «Уже больше трех сотен лет, как обоснована наша деревня. Она большая стала и сейчас ее называют село. Но мне больше нравится название «деревня». Это что-то хлебное, вкусно—уютно— успокоюще, пахнущее, доброе как мама и родное, родное, хорошое как все вокруг нее...»

    —«...Вкусно—уютно, успокоивающе пахнущее!» Ох как хорошо! Тыңлагыз әле тагын!

    — Река наша Стерля, на которой расположилась наша деревня, маленькая очень. У русских нет такого слова, о татары такие деревенские маленькие речки называют ласково: Инеш! Летом она мелкая, но холодная. Лес, откуда она вытекает недалеко расположен. И по берегам нашей реки Стерля очень много родников. Русские их еще называют ключами. Река богата рыбой и лягушками. В середине деревни есть мост — Таш Купер. Каменный мост. Я люблю сидеть по вечерам под этим мостом. Там из деревянной трубы течет ключевая холодная вода. С 1835 года в нашей деревне работает Сухана — свой водопровод. И когда емкость Сухани наполняется полностью водой, то из этой деревянной трубы всегда течет вода. Деревеньские жители воду из Сухана добывают ручными насосами — пешкяк. Под мостом, около белых шлифованных четырехугольных, правильной формы камней, важно плавают и отдыхают рыбы — головли-чебаки. У них красные плавники и черные хвосты широкие лбы и спины. Как они красиво, медленно, грандиозно и как они хороши! Такую красоту способна создать только мать-природа! И спасибо ей за это!

    Тып-тын утырган укучыларга карап алды:

    — Ну как! Тагын укыйммы?

    — Беткәнче укыгыз, Леонид Калинич. Бик шәп бит!

    — Тихая река Стерля, летом. Осенью вода ее немного мутнеет и густеет. А с началом зимы река беспощадно борется с морозами за свое право свободно течь и не хочет уйти под лед—могилу. Но мороз, как беспощадный колонизатор одевавший на покоренного им раба оковы-цепи, безпощаден и река на всю зиму остается под толстым слоем льда и тихо тоскует там по воле.

    Приходит над замерзшей и оттого безмолвной рекой, долгожданная весна. Начинаются телые дни, лед темнеет, набухает и сверху становится чуть-чуть рыхлей, а по ночам верхний слой хрупкий, как стекло. Но мороз крепко держит еще реку в неволе. Но покоренная зимой река подо льдом все больше и больше набирает силу — начинает тихонько и недовольно урчать и лед под наподом, набиравуюшей силу, воды начинает недовольно кряхтить, стонать и потрескивать.

    — Һм! «... недовольно кряхтеть, стонать и потрескивать! Да-а! Сыйныфка карый Леонид Калинич.

    — Мин, балалар, ике мәртәбә боз киткәнне Иртыш елгасында күрдем. Әйтерсең лә инде Зиннурка шунда булган. Иртыш та ыңгыраша боз астында — атна буена. Яз көннәрендә боз киткәндә зур елгалар да, кечкенә елгалар да охшаш булалар икән! Тыңлагыз әле, ничек яза язгы елганы Булатов:

    — Река взламывает лед обычно ночью. Лежишь у себя в избе, а сам все время прислушиваешься, ждешь и будто спишь. Потому, что, еще с вечера знаешь сегодня ночью лед лопнет на реке Стерля! Ждешь и вдруг в середине ночи сквозь сон слышешь рудение глухое и грозное, гу-у-у-у! Это где-то лед поднимается водой и это он гудит недовольно и появляются в нем длинные-длинные трещины по всей реке. От этих трещин и идет этот гул: по всей реке гу-у-у-у! И вдруг... взрыв. Баб-бба-ах! Лед лопнул. По всей реки!

    Утром лед течет. Тронулся по всей реке, двигается и весь берег усыпан людьми. Особенно много нашей братвы-мальчишек в своих лаптях-вездеходах. Гудят, шумят, прыгают на шевелящиеся льдины, но быстро прыгает обратно — страшно! Вдруг утянет! А я стою и напряженно жду то, за чем пришел. Вот оно! Медленно плывет большая сплошная куча толстых больших кусков льдин. И эта куча начинает приближаться к крутому повороту и медленно и грозно двигается между узкими, высокими берегами. Громада льдин застревает между узкими берегами и набухая начинает подниматься. Медленно и угрожающе происходит этот подъем. С каким-то грозным незнакомым звукоизданием. Льды затармаживают свой ход, начинают тереться друг о друга, как живые существа, издавая шипение как змеи и начинают сжимать друг другу бока. Вот оно! Вдруг раздается громкий треск, потом взрыв и из массы громады льдов вверх выстреливается огромных размеров льдина. И она сверкая своими яркими отшлифованными боками стремительно и быстро летит к солнцу, будто радуясь свободе и независимости от течения реки и от капризов, своих собратьев-льдин: к солнцу-у! Свобода-а! К солнцу-у! Вверх! Помните Сокола у Горького! Ведь он из-за мгновения Свободы полета раненный смертельно бросился с крутой скалы вниз над морем! И этот летящий по воздуху к солнцу лед на мгновение свободен ото всего и ощущает, что такое независимость для льда! И... Независимость и Свобода!

    Леонид Калинич укып бетеп сочинениене туктады. Байтак басып торды дәшмичә. Зиннурга кызгангандай итеп карады да, авыр итеп үзенең уен әйтте:

    — Укырга китәргә иде сиңа Булатов. Филологический яисә тарих факультетына. Укырга-а!

    Габдрахманов Иншар өстәмә кертте:

    — Математик Ураев әйтә, Булатов туганда ук математик булып туган, ди.

    — Шулайдыр.

    Бәхәсләшмим! Мин үзем рус теле укытсам да филолог түгелмен. Ә Зиннурда шигъри җан бар һәм әдәби талант бар дип уйлыйм мин.

    — Пушкин и все!

    — А-а, Максютов! Син аңлый ала торган шәхес түгел Булатов. Түгел. Юкка иронизировать итеп болашасың.

    Җитди иде Ломако.

    — Мин Абдуллинга әйттем. Бу сочинениегә мин отзыв язып, булачак мәктәп музеена тапшырам. Һәр елны, язгы сынаулар алдыннан унынчы сыйныфларга укысыннар бу сочинениены...

    Һәм шулай эшләделәр дә. Тик байтак еллар узгач сочинение югалды.

    Баймуратов кулын күтәрде.

    — Сез Леонид Калинич үзегезне филолог түгел дидегез. Димәк, сез укытучы да булмагансыз?

    — Рәвил! Нәрсә сорарга итәсең, сора!

    — Сез сугышка кадәр кем идегез?

    Ломако китап-дәфтәрләрен уң гарип кулының беләге астына кыстырды да, кузгала башлады.

    — Совет работнигы идем.

    Һәм авыр адымнар белән чыгып китте.





    * * *



    1950 елның 23 июнендә чыгарылыш кичәсе булды. Шунда иң беренче булып өлгереш аттестатын Тимерхан Батталов алды. Алдагы көнне генә мәктәп секретаре Хәли абый Айдабулов аттестат алганлыкка укучылардан кул куйдырды. Тимерхан артында чират көтеп торган Зиннур аның җилкәсе аша үрелеп кулындагы аттестаттагы билгеләргә карады. Рус теле язмадан — 3, калган билгеләре Тимерханның бар да бишлеләр иде. Бер сәгать чамасы узгач Зиннур директорга керде. Абдуллин аны елмаеп каршы алды:

    — Ни йомыш, атаклы сочинитель?!

    — Абый! Нигә Тимерханның аттестатына өчле куйдыгыз рус теле язмадан? Ул бит кыш буена бер генә өчле дә алмады. Сынауда да бер хатасыз язды сочинениесен.

    Абдуллинның чибәр йөзе каралып чыкты:

    — Ва-первых, пучыркы бик ямьсез. Ва-втарых, син нәстә дип кысыласың инде кирәкмәгән җиргә: бака ботын кыстырган!

    — Ул бит алтын медаль ала торган укучы.

    Абдуллинның авырткан җиренә тиде ахрысы Булатов.

    — Уфадан бирмәделәр туган. Башкортстанга барысы җиде алтын медаль биргәннәр. Эстәрлебашта, татар мәктәбендә медалист укучы булуы мөмкин түгел диләр. Миңа да упрюк ясадылар. Бер ел эшләп өлгермәдегез, медалист тудырырга болашасыз диләр.

    Шаулап йөрмә инде син, бар туган! Ә синең аттестат бик шәптән түгел. Зәйнәп апа физикадан да, химиядән дә сиңа тәки өчле куйдырды. Сине нахал, ди. Булатовка өчлеләр куймасагыз аттестатларга кул куймыйм, ди, ОБЛОНОга жалу язам: искусственно, көчләп оценкаларны югары күтәрәләр дип, ди. Син туган миңа кенә кума инде, яме!

    Зиннур күңелле итеп елмайды.

    — Мин абый физикадан да, математикадан да барлык мәсьәлә-мисалларны чишә алам. Ә югары уку йортына китәргә рәт юк безнең.

    Абдуллинның йөзе караңгыланды.

    — Кая барырга исәплисең инде?

    — Белмим әле.

    Бәлки берәр авылга укытырга урнашырсың, ә? Тик буең бик бәләкәй шул. Нигә үсә алмыйсың соң әле син, ә Зиннур?

    — Миңа бит әле 17 яшь тә тулмаган. Бер-ике елдан үсәрмен әле. Ашау да шәптән түгел!

    Чыгарылыш кичәсе Зиннур өчен күңелсез үтте. Тез башы ямаулы чалбар. Аякларында ак йоннан бәйләгән оекбашлар, әнисенең сай резинка галушлары. Мәктәпкә кереп килгән «шәп киенгән» Зиннурны күргәч, Вил Максютовның йөзе яктырып китте, авызы ерылды:

    — Син, Зиннур әй, кинодагы Чарли Чаплин кебегрәк киенгәнсең. Тростың гына юк. Берәр агач кисеп тоталар аны кулыңа.

    — Чыннан да ишәк син Вил! Карагышлар белмичә әйтмиләр икән сезне шулай дип.

    Вил шәп костюм-чалбардан, ак күлмәктән, галстук та таккан. Аякларында ялтырап торган чем-кара туфлиләр. Гәүдәсе озын, йөзе кара-кучкыл алсу. Чибәр. Әле мәктәптә беркем дә белми — ул милләтен башкорт дип паспорт алды һәм Башкортстан Югары Советыннан направление алып Мәскәүгә Тимирязевка исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенә укырга китә. Аны анда сынаусыз алалар. Милли кадр ул хәзер кара башкорттан уйнаштан туган, әнисе мишәр Вил Мәксүтов. Студент стипендиясеннән башка Башкортстан хөкүмәте аңа ай саен 500 сум акча түләячәк. Чөнки паспорт буенча аның әтисе саналган дәү әтисе Сабир карт Гражданнар сугышы герое һәм Чапай дивизиясендә булганга аның документ-справкасы бар. Зиннур кебекләр аның очень «пройденный этап» һәм көлке өчен генә кирәк булулары бар...

    Зиннур аттестатны иң соңгылардан булып алды.Аңардан соң шыр өчлегә укыган күрше башкорт авылыннан (өч чакрым!) килеп укырга йөргән Талха Дәүләтшин генә торып калды.

    Аттестат алгач, кешегә ияреп үзенә дигән «өлеш» — йөз грамм виноны эчте дә, нәрсәдер капкалагач, ике танцы карагач (Зиннур танцы итә белми иде!) кайтырга чыкты.

    Мәктәп бусагасыннан төшеп больница ишек алды аша киткән сукмактан атлый гына башлаган иде, артыннан дәштеләр. Әйләнеп карады. Үзен 6—7 сыйныфларда физика укыткан укытучысы Фатих абый Каюмов һәм аның хатыны, тарих укытучысы Сания Кәримова аңа таба киләләр иде. Алар икесе дә абыйсы Гарифны укыткан укытучылар һәм аны сагынып булса кирәк, Зиннурга яратып карыйлар иде. Каюмов абый сорады:

    — Китәсеңмени инде кайтып Зиннур?

    — Нәрсә эшлим инде анда, абый. Минем киемне үзегез күреп торасыз. Танцевать итә дә белмим.

    Кыска гына көлде.

    — Кыш буена өйрәнергә болаштым — кызлар минем белән танцевать итмиләр...

    Өстәде:

    Гәүдәгә бәләкәй бит мин!

    Фатих абый бик җитди иде.

    — Кайтып китеп син дөрес эшләдең. Кимсенеп утырма анда. Шәп итеп укырга возможностең булмады синең. Җидене тәмамлаганчы бик шәп укыган идең. Сәләтең зурдан — укырга тырыш.

    Зиннур көчәнеп елмайгандай итте:

    — Юатмагыз инде абый мине. Хәзергә мин үземә бер төрле дә өметле киләчәк күрмим әле. Күз күрер киләчәктә. Ә хәзергә — ничек кенә тамак туйдырырга дигән уй башта. Хушыгыз икегезгә дә. Зур рәхмәт сезгә. Бик әйбәт кешеләр сез. Киттем мин.

    Ике укытучы кабаланмый гына атлаган һәм яраткан укучылары булган кечкенә гәүдәле Зиннур Булатов артыннан, ул урыс мәктәбен урап үтеп күздән югалганчы карап, басып тордылар.

    Сания апа ирен кузгатты.

    — Күңелсез бетте бу кичке прогулка, Фатих, безнең өчен. Без синең белән бер изге эш башкарырга тиеш идек. Бәлки соң да түгелдер. Әгәр пединститутка, Уфага кадәр, сынау бирергә барырга Зиннурга юллык акча бирсәк, ничек булыр икән?

    Ире азрак уйланып атлады.

    — Алмас ул аны, Саниям. Зиннур Булатов бит ул — егет. Алмас. Аннан бик тә ярлылар бит. Бер дә ярдәмсез укый алмас. Әйткәч әйтим инде.

    Мин Лотфулла абый белән сөйләшкән идем, Зиннурны хәрби училищега җибәреп, офицер итик дип. Ул риза булды. Военком Голышевка кергән, шулай-шулай, мин әтиең белән бергә Красный партизан булган кеше, улыма ярдәм ит дип. Ул Голышевның әтисе белән бер партизан отрядында булган. Голышев Зиннурны чакырткан. Ленинградта хәрби морской инженерлыкка укыта торган. Дзержинский исемендәге югары училище бар, бишьеллык. Документларны син керерлек итеп тутырып җибәрәм. Бар, дигән Зиннурга. Ә ул бармаган — хәрби буласым килми, мин әти-әнине карыйм дип.

    — Эй, бала, бала! Бик үзсүзле бит әле ул үзе!

    — Ярар! Әйдә керик, йоклыйк!





    * * *



    Чыгарылыш кичәсеннән соң ике көн узгач, Зиннурларга «Марс» колхозының иген келәтләрендә кладовщик булып эшләгән юкарак кына гәүдәле Начар Биктимере килеп керде. Кичләтеп кенә. Исәнлек-саулык белешкәч сорады:

    — Зиннур өйдәме?

    — Теге якта, укып утыра.

    Биктимер үрелеп карады:

    — Әйдә чыгыйк әле Зиннур. Йомыш бар.

    Ишек алдына чыктылар.

    — Мин мунча салырга исәплим. Аскы иргәләргә, ишек-тәрәзә кәчәкләренә имән кирәк. Әйдә иртәгә Мәчет урманы артына төнгелеккә агачка барыйк. Ике олау белән. Исән-сау алып кайта алсак, мин сиңа ике пот он бирәм. Бодай оны.

    — Тотсалар?

    — Нинди тоту ди. Теге урыс лесник Петр өч көн инде эчеп ята диләр. Запуй аңарда. Тагын бер атна бара әле аның ул нәстәсе.

    — Мин риза. Тик син өч пот бир инде, Биктимер абзый. Бик өзлектек без.

    — Ярар. Килештек. Иртәгә көтү төшкәч, ат дбурына чык. Сапкамал дигән үгезне дурманга җик тә, Чияле төп юлы белән китеп мине Мәчет урманы авызында көт. Мин Даружный дигән атны җигеп барып җитәрмен.

    Бар да сөйләшкәнчә барды. Урман эченә кереп арбаларны кайту ягына борып куйдылар да аркылы пычкы белән ярыйсы гына юанлыктагы имән агачларын аудара башладылар. Дүртне аудардылар да, шуларның һәрберсен өчкә бүлделәр. Кабаланмый гына төйи башладылар.

    — Син, энем, юан башыннан күтәр инде. Мин булдыра алмам. Арка раный бит минем, беләсең.

    Төн тынлыгын бозмаска тырышып кайтып җиттеләр. Үгез йөген алдан керттеләр ишек алдына. Хатыны Мөкәрәмә апа килеп чыкты зур корсагын чак күтәреп. Бачар аңа карап тотлыга-тотлыга сөйләнеп китте:

    — Ирең егет бул-л-лды! Әййе! Ыйх! Ыйх!

    Йөкне бушатыш Зиннурга. Мин киттем кер-реп.

    Биктимер лаякыл исерек иде. Ахрысы лесник килеп чыкса дип алып барган аракысы булган инде. Кайтып килгәндә йөк башында утырган хәлдә генә «җеппәргән» эләкмәгән шатлыгыннан.

    Зиннур ике йөкне бер үзе көчкә бушатып бетерде. Юан чи имән агачлары бик авырлар иде. Бушаткач Мөкәрәмә апа чакырса да ашарга да кереп тормады. Ат фурманын ишек алдында калдырды да Дорожныйны үгез арбасы артына тагып дбурга китте. Үгезне тугарды. Хайваннарның икесен дә дбурдан ерак түгел тугайга тышаулап җибәрде. Өйләренә тугайдан көч-хәл белән генә кайтып җитте. Өзеп-өзеп эче эчтән авырта иде.

    Иртән ул яткан абзар кыегы астыннан көчкә төште дә иске кроватька урын җәеп ятты.

    Зиннур айга якын тора алмады. Больницага барды берничә мәртәбә. Тик баруларының файдасы тимәде. Ике көн узгач Биктимер абзый килеп керде. Керә керүгә шатлыклы тавышы ишетелде:

    — Кая минем дус? Әйдә, чык, алып кер! Он китердем.

    — Дустың авырып тора бит әле Биктимер иркәм!— диде Зиннурның әнисе. — Эче авырта, ята бала.

    — Ки-ит, эч авыртырга! Хатын-кыз түгеллә ул.

    Тик урын өстендә яткан Зиннурны аның көл төсле йөзен күргәч, тынды.

    — Балниска бар син иртәгә. Балниска.

    Капчыгы белән онны кертеп өй алдына утыртты да, тагын керермен әле дип чыгып китте. Икенче көнне ике кило чамасы симез генә сарык ите кертеп чыкты. Әниләренә тоттырды:

    — Ит пешер улыңа. Шулпа эчер суганлап, борычлап.

    Кесәсеннән бер «чүлди» ак аракы чыгарды.

    — Менә бу «даруны» бир аш алдыннан. Ул эчми бит әле. Шулай да стаканның күтенә генә салып бир.

    Аракыны эчмәде Зиннур, ә тәмле шулпаны ярты тәрлинкә чамасы гына эчеп, бер генә кисәк ит ашады.

    Болниска йөрүнең файдасы булмады. Зиннурның хәле авырланганнан авырланды. Күп еллар буена гаиләләрен им-том белән, өшкерү белән тәэмин итеп, байтак авырулардан коткарып торган Зәбир бабай карчыгы Мәгрифә әбине алып килде әнисе.

    — И бәбкәй-йе-ем!— дип сузды әби. — Соңгы ике-өч елда бер дә авырганың юк иде бит.

    Шәлен салып өстәлгә куйды да, укына-укына кровать янына урындык куеп утырды:

    — ... атина, фет дөнья хәсәнәте...

    Кая улым юрганыңны ач әле!

    Эчкә баткан юк дәрәҗәдәге корсакны каткан, буынлы кәкре бармаклары белән озак кына сәрмәде, сыпырды, сыйпады. Үзе бер туктаусыз ишетелер-ишетелмәс кенә догалар укыды.

    Дога укуыннан туктады. Сорады:

    — Улым! Бик авыр берәр нәрсә күтәрдеңме әллә?

    — Әййе әби! Бүрәнәләр күтәргән идем бер үзем.

    — Ашказаның, бавыр-бөерең урыныннан кузгалганнар шул, менә шул авыр күтәргәннән. Аска төшкәннәр кузгалып.

    Күңелсез генә янында басып торган әниләренә әйтте:

    — Мин иркәм картайдым инде, бу баланың эчен күтәрергә көчем җитмәс. Син Шиһаб Мәликәсен чакыр. Кайчан киләсенә вакыт ал да, мунча як һәйбәтләр иттереп. Эләүкәгә күп итеп яңа чапкан үлән түшәгез. Әреме күп булсын, мәтрүшкәсе. Мәликә миннән өйрәнгән иде — эч күтәрә белә. Мунчада эләүкәдә күтәрер. Авыр эш. Эчен күтәргәч зур гына чүпрәк белән кысыбрак бәйләгез дә, баланы җитәкләп алып чыгып яткырыгыз. Чыгып йөрмәсен — янына чиләк куегыз. Өстенә җылылар иттереп ябыгыз. Тирләп ятсын. Иншалла, төзәлер бала! Ходай ташламасын үзен.

    Ике көн узгач, өйләдән соң килеп Мәликә әби эссе мунчада Зиннурның төшкән эчен «күтәрде». Бик озак эчне баскалап, тоткалап, сыпырып йомшартканнан соң, ике учының кырлары белән эчке өскә таба «күтәрә» башлады. Авырту көчле иде, тик Зиннур түзде тешен кысып. «Күтәрү» өч көн барды. Беренче «күтәрүдән» соң эчнең авыртуы тагын да ныграк көчәйде. Ә икенче көнне күтәргән чакта ук мунча ләүкәсендә «эч җибәрде» һәм аның авыртуы кими башлады. Өченче «күтәрүдән» соң Зиннур мунчадан чыккан көенә әнисе җитәкләгән хәлдә өйләренә керде дә, ул биргән бер чәшке сөтле чәйне эчеп урынына яткач, шунда ук йоклап китте...

    Атна-ун көн тирәсе урын өстендә ятты Зиннур. Торып йөри башлагач, тагын берничә көн узгач, РОНОга китте.

    Кыяр-кыймас кына РОНО бинасына керде дә, сүз дә әйтергә кыймыйча, ишек төбендә тукталып калды. Бүлмә эчендә ике таныш булмаган юан гына хатын һәм Пташкина фамилияле РОНОда эшләүче марҗа бар иделәр.

    — Что надо? — диде Пташкина Зиннурга карамыйча.

    Зиннур тотлыга биреп гозерен әйтте.

    — Миңа укыту эше кирәк иде.

    Пташкина кечкенә гәүдәле, зур башлы малайга карады.

    — Учителем?

    — Әййе.

    Марҗа кәгазьләр актаруын туктатып Зиннурга карады.

    — Ничәнче сыйныфларны укыта аласың инде син?

    — Минем ун сыйныф белемем бар.

    — Урыс мәктәбеме?

    — Юк, татарныкы.

    Дәшми генә тыңлаган хатыннарның берсе телгә килде. Татарчалап:

    — Шушындый юк гәүдәле укытучы буламыни?

    Өчәүләшеп көлделәр. Пташкина Антонина Ивановна да татарча белә, сөйләшә иде. Хатыннарга кызык була башлады ахрысы. Тагын берсе телгә килде:

    — Моңардан башка тагын костюмың бармы дәрескә киеп керергә?

    Зиннур аңарга нәфрәт белән тутырып карады. Чөнки аның өстендә иске ямаулы чалбар һәм башка төстәге иске кәзәки иде. Зиннурның карашыннан хатын дертләп куйды да урысчалап акырып җибәрде:

    — Как ты смотришь на меня, обормот!

    Зиннур борылды да, ишекне япмыйча чыгып китте. Ул башкача үзенә «урында» эшли торганны эзләмәде.

    Атнадан артык авыр күтәрмәскә тырышып әнисе көндә пешергән ике йомырканы, бодай оныннан пешергән тәмле ипине ашап хәл, көч җыйды. Йоклады күп итеп. Юнәлде.

    1950 елның 10 августында Зиннур атлы арба белән яландагы комбайннар янына капчыклап иген ташырга чыгып китте. Яланнан колхоз келәтләре янындагы токка. Үзе уйлап куйды: «Мин бөтен Башкортстанда ун сыйныф белем белән колхозга кара эшкә чыккан «белемле» беренче бәндәдер инде. Һәм ул чыннан да шулай иде.





    * * *



    Өч ел үтте.

    Курсант Зиннур Булатов Иркутск хәрби авиация техник училищесыннан җәйге ял-отпускка кайтты. Кайтуына атна тирәсе узгач, 1950 елның 29 маенда яшен атып үтергән дусты Нигъмәт Папайның һәлак булган урынына Бакый Баткан үренә китте. Кабаланмый гына ерак күгелҗем тауларны караштыргалап атлады. Үрне менеп җиткәч, Нигъмәтнең яшен атканнан егылган урынында бик озак басып торды. Комсомол булып, Аллага ышанмаса да ике белгән догасын акрын гына, җентекләп укып битен сыпырды да, кайту ягына борылды. Бакый Баткан суын сикереп чыкты да, туры зиратка, Нигъмәт кабере янына барырга исәпләп, тал арасыннан чыга торган сукмакка юнәлде. Тал кырына җитмәс борын анда кечкенә малай җитәкләгән, бау белән чалбар каешына арттан кызыл сыер таккан... Леонид Калинич Ломаконы күреп таныды.

    Укытучы тагын да ныграк матурланып тазарган, хәтта бәләкәйдән генә булса да корсагын да үстергән. Гарип уң кулына шулай ук элекке кебек кара перчатка киелгән. Тик кулдан аска табан кул беләзегенә бәйләнгән төсле чүпрәктән ясалган, элмәк асылынып тора. Шул элмәккә бик тә бөдрә чәчле, ыспай итеп киенгән, матур, алсу йөзле өч яшьләр чамасындагы малай кисәге тотынган. Чалбар каешына арттан озын гына өчтән ишкән сүс бауның очы бәйләп куелган. Икенче очы зур кызыл сыерның матур, озын гына мөгезләренә бәйләнгән. Леонид Калиничның бармакларын җәйгән сул кулының учында ачык китап ята. Ул бик тә бирелеп шул китапны укый. Үзе җай гына атлый. Сыеры ашый-ашый бауда ияреп килә. Иң беренче булып Зиннурны кечкенә малай күрде. Уң кулы белән дә әтисенең гарип кулына ябеште дә, аны тартып селкетергә тотынды. Әтисе улына иелде:

    — Что сынок, писать?

    — Папа! Смотри, солдат!

    Зиннур курсант формасында иде.

    Ломако Зиннурга күтәрелеп тә карамады:

    — Да, да! Солдат сынок! Солдат!

    Зиннур очрашудан шатланып елмайды. Ул бу көтелмәгән очрашудан бик тә шат иде. Укытучысына хәрби честь бирде:

    — Здравья желаю, Леонид Калинич!

    Ломако сискәнеп китте. Текәлеп карады.

    Аз гына каушый төшкән иде тавышы:

    — Извините! Не узнаю! Вы кто?

    Зиннур шатланып көлде:

    — Мин бу Леонид Калинич! Булатов Зиннур!

    Сез мине җидедә, унда укыткан идегез.

    Ломако шатланып кычкырып җибәрде:

    — Ты-ы! Бул-лато-ов! Любиме-ец мо-ой! Ничек үскәнсе-ең, ничекләр тазаргансың син! Курса-ант! Хәрб-и-й! Кая кочаклыйм әле үзеңне.

    Китап тоткан сул кулы белән Зиннурны кочаклады. Әтисенә ияреп кечкенә малай да Зиннурны ботыннан кочаклап алды. «Солдат» абзыйга ул да шат иде.

    — Мин бик тә шатмын сине күрүгә. Кайдан кайттың?

    — Иркутск хәрби училищедан.

    — Ну и ну-у! Кем буласың инде син?

    — Самолет технигы.

    — Нәрсә була инде ул?

    — Хәрби самолетны очышка хәзерли торган белгеч!

    — Урта белем бирәләрме?

    — Әййе.

    — Ничего, ничего! Белем бит ул барыбер. Офицер буласыңмы?

    Зиннур елмайды.

    — Офицер! Теоретик яктан гына офицер. Мин көн-төн самолетта эшли торган техник булам инде.

    — Тагын укы! Югары укуга кер. Инженер бул!

    — Ярар, булырмын булдырып булса. Үзегез ничек яшисез?

    Сыерга, малаена карап елмайды шатланып Леонид Калинич.

    — Менә улымны карыйм, үстерәм. Әнә тегендәрәк барыйк. Анда минем улымны йоклатырга одеял, мендәр, бер җәймә бар. Азрак сөйләшеп утырыйк. Вакытың бармы? Каян киләсең?

    — Вакыт бар, Леонид Калинич! Минем ял бит. Дустымны илленче елны яшен аткан иде. Шул урыннан киләм.

    — Дустыңны онытмагач әйбәт. Син үзгәрмисең, ныгыйсың Зиннурка. Ә мин азрак бирешә башладым. Йөрәк, брат!

    Зиннур җөрьәт итте сорарга:

    — Сез кем идегез сугышка кадәр Леонид Калинич?

    Укытучы үзенең ботыннан кочаклап утырган малаеның бөдрә башын сыйпап алды. Җиңел генә көрсенгәндәй итте дә сөйләп китте:

    Сугыш башланганда мин Зиннур Львов каласында райсовет рәисе идем. Ә аңа кадәр Көнбатыш Украина СССРга кушылганчы подпольеда көрәштем. Кырык беренче елны сугыш башлангач гаиләмне көчкә генә СССРга озатып, үзем тагын подпольеда көрәштә калдым. Кемдер сатты безне. Кырык өчнең май аенда безнең оешманы гестапо туздырып ташлады тоташы белән. Китте кулга алулар, китте атыш, үтерешләр. Безне, өч кешене, засада оештырып эләктерделәр. Бик шәп, оста гестаповчылар булып чыктылар. Минем уң кулның беләгенә атып тигезеп минем Вальтерны очырдылар. Шуннан бирле кул бармаклары йөрми. Безнең оешма тулысынча тар-мар ителде. Сорау алулар, җәзалаулар. Ә оешма тоташы белән фашистлар кулында. Концлагерьга ташладылар.

    Безнекеләр кырык дүрттә азат иттеләр. Куанып та өлгермәдек, тагын концлагерь. Тик бу юлы үзебезнеке. Сорау алулар. Немец концлагеры аша үтеп без өчәү генә калганбыз. Тотындылар бездән сорау алырга. Организацияне кемдер үзебезнеке саткан икән. Ә без өчәү генә бит. Беребез предатель булырга тиеш!

    Ох и пытали, Булатов, нас! Ох и пытали-и!

    — Үзебезнекеләрме?

    — Шул, шул менә. Өч айдан мин саттым дип барлык протоколларга кул куйдым. Чөнки хатынымны алып килеп утырттылар каршыма. Зур кызымны...

    Леонид Калинич яшьле күзләрен сөртте. Бик озак дәшмичә утырды.

    — Син иң беренче кеше мин моны сөйләгән. Сөйлим ни өчен? Чөнки Берияне утырттылар. Йөрәктән аз гына курку китте. Өмет бар булды.

    Ярар! Кул куйдым. Миңа приговор әзер инде хәзер. Атачаклар!

    Бер ай яттым одиночкада. Тагын допрос. Кердем. Утырам сорау алучыга карамыйча. Дәшә бу:

    — Леня! Танымыйсыңмы мине?

    Башны күтәреп карыйм. Таныш йөз. Иягендәге җөеннән таныдым.

    — Коль... Николай... Самойло!

    — Точно, я Леня!

    Утыз өченче елда бергә Украинада подпольеда көрәшкән дус бу.

    Ике көн сорашты бу миннән. Трибунал ун ел высылка бирде миңа. Атмадылар. Иртыш елгасына сөрделәр. Николай миңа: бар яшә пока, тик шаулама! Мин синең гаебең юклыкны исбат итәрмен дип торып калды. Ул мине очраклы гына тапкан икән. Зур начальник бу органнарда. Моңа доложить иткәннәр. Признался Ломако!— дип. Таныш фамилия — бу тикшергән: мин!

    Иртыш янында урман кистем. Сыңар кул белән. Күбесенчә ботак яндырдым инде.

    Ә хатын мәктәптә идән юды. Бер кирәк булып аның янына кергән идем, дәшмичә, күренмичә чыгып киттем. Коридордан дөрес барган бүлмә ишегенә колагын куйган, күзеннән яшьләре ага. Хәле мине күрерлек тә түгел иде. Киттем чыгып. Урамда үзем елыйм, үзем каядыр китеп барам...

    Николай әйләндереп чыгарды. Ачинск каласыннан тапканнар безне саткан сатлыкны. Мин Эстәрлебашта бер ел әле тикшерү астында яшәдем. Шулай да эш бирделәр — сезне укытырга.

    Зиннурга елмаеп карады:

    — Рөхсәт килде яңарак кына. Львовка кайтырга рөхсәт иттеләр. Николай ярдәм итә инде һаман. Элекке эшне дә бирерләр бәлки. Ә хатын монда кышлыйк та, киләсе елга кайтырбыз, ди.

    Зиннурга карап алды:

    — Сыер да бар менә. Балаларга да ошый монда. Бик әйбәт сезнең авыл... татарлары, бик әйбәт. Зур кыз Уфа пединститутын тәмамлый киләсе елга. Кияүгә чыга яңа елга. Туй була. Тормыш бара Зиннурка...

    Тагын бер сәгатькә якын утырдылар. Ломако утырган җиреннән йоклап киткән улын ипләп кенә сузып салды да, җәймә белән өстен япты.

    — Татарча шәп белә. Татарлардан дуслары күп балалар бакчасында.

    Укуларың ничек Иркутскида?

    — Шәп укыйм мин Леонид Калинич! Тик бишлегә генә!Тамак туйдырырга дип эшләп йөрергә түгел бит хәзер. Ашаталар. Киендерәләр.

    — Ә әти-әниең?

    — Абый Сахалиннан ярдәм итә азрак. Бу ел кайта инде. Шунда хәрби хезмәттә ул. Мин курсант акчасыннан ике айга йөз сум салып торам. Яшиләр... ярлылыкта.

    — Ничего. Укып бетергәч, офицер булгач ныклы ярдәм итәрсең...

    Аерылыштылар. Яхшы кеше, укытучысы Зиннур Булатовка киңәшен бирде:

    — Бәлки башкача күрешә алмабыз, Булатов. Синдә әдәби талант бар. Син берәр вакыт язып кара әле. Русчаң шәп синең. Ә татар теле — ана телең, туган телең.

    Зиннур уйчан гына җавап бирде:

    — Минем язмыш хәзер техника Самолет реактивный. Болтлар, гайкалар, керосин, тавот...

    — Ну и что?! Ә баш?! Ә уйлар!? Менә исеңдә калдыр мин әйткәнне: тормышыңның бик авырайган көннәрендә синең язып китүең бар! Һәм язачаксың син! Хуш, Булатов!

    Кочлаклашып мәңгегә аерылыштылар...



    * * *





  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх