• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Маршал Гречконың бер боерыгы


    1967 елның апрелендә Оборона Министры Маршал, ике тапкыр Советлар Союзы Батыры Малиновский вафат булды. Оборона министры булып ул 1957 елның ноябреннән бирле эшләде — ун елга якын. Маршал Жуковны алып ташлаганнан соң.

    «Святое место пусто не бывает!» ди урыс әйтеме. Оборона Министры итеп Маршал Гречконы куйдылар. Ул үзен 1903 елны тудым дип йөрсә дә, җитмешкә җиткән иде инде бугай. Маршаллар Жуков, Конев: Рокоссовский, Малиновский кебек Совет Әрмиясендә аның дан-шөһрәте юк иде. Аны әрмиядә бик өнәп бетмиләр һәм … аның турында — кайда, ничек сугышкан— мәгълүматлар юк иде. Исем дә тагылган: «Паркетный шаркун!»

    Тик әрмия ул әрмия инде — кая барасың! Шунлыктан буйсынырга кирәк һәм Оборона Министрын … мактарга һәм яратырга тиешләр бар да!..

    Жуковны алып ташлагач, нәрсәләрдә генә аны гаепләмәделәр!? Иң зур гаепне болай дип тактылар: «Жуков Совет Әрмиясендә сәяси органнарны юкка чыгарырга тырышты. Һәм аларны юк итеп Совет Әрмиясендә коммунистлар партиясенең җитәкче ролен юк итәргә болашты!»

    Малиновский үлеп китте, Гречко килде…

    Гречко үзен бик тә яратучы, белеме дә сай, сәләте дә юк һәм еш кына «кырга сыймаган»боерыклар чыгара торган Оборона Министры иде. Гречконың шундый юләр бер боерыгы турында бу хикәят.

    1972 елның май аенда Совет Әрмиясендә зур хәрби маневрлар үткәрелде. Күбесе инде онытылган. Шулай да хәтердә яхшы сакланганы социалистик илләрдән хәрби министрларның барысы да, ә капиталистик илләрдән күзәтчеләр чакырылганнар иде. Бер-берсен куркыту барган еллар инде ул чакта: кемнең бомбасы зуррак, кемдә танклар күбрәк. Шул маневрларга Германия Демократик Республикасының хәрби Министры генерал Гофман да килде. Самолет белән. «Безнең Германиядән». Мәскәүнең Внуково аэродромында аны Маршал Гречко үзе каршы алды. Дәрәҗә һәм хөрмәт күрсәтә инде Гофманга, йәнәсе!

    ГДРның хәрби министры самолеттан чыгып траптан төшеп килә. Өстендә, хәрбиләрчә әйткәндә, полевая форма, итек, галифе кигән, каешлар, портунеялар таккан. Пистолеты бил каешында, муенында бинокль. Хәзер үк сугыша башларга әзер немец генералы Гофман!

    Гречконың үзенә азрак аптыраганрак караш ташлаганын сизеп алган да, Гофман әйтә:

    — Гаҗәпләнмәгез! Мин бит хәрби кеше! Шунлыктан, ялдан башка вакытта, мин һәрчак сугыша башларга әзер булырга тиешмен. Кайсы гына урында булсам да, елның, тәүлекнең кайсы гына вакыты булса да!

    — Маневрлар, ничек планлаштырылган, шулай «уңышлы» үтәләр. Һәм Совет Әрмиясе гаскәрләре үзләре өстенә, командование, Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты йөкләгән бурычларны зур тырышлык, батырлык күрсәтеп, кирәгеннән дә күпкә арттырып үтәп чыгалар.

    Маневрлар бетә. Бар да кайтып китәләр. Генерал Гофман да самолетына утырып Берлинына очып кайтып китә.

    Ә Маршал Гречко СССРның Оборона Министры буларак, Гофманның киеменә, каешларына, итегенә карап, бик тә мөһим фикергә килеп кала: «Хәрби кеше һәрчак сугышка кереп китәргә әзер булып йөрергә тиеш. Шунлыктан ул галифе-итек киеп, каеш буып йөрергә тиешң Һәрчак!»Һәм Оборона Министры Гречко язма рәвештә Совет Әрмиясендә хезмәт итүчеләргә боерык чыгара. Ул боерык сүзгә сүз миндә юк, вә ләкин эчтәлеге истә һәм ул болайрак: «һәр көнне, тәүлек буенча хәрби гарнизоннарда сверхсрочниклар, прапорщиклар, офицерлар һәм генераллар полевая форма киеп йөрергә тиешләр. Повседневная форма кигәндә: галифе, итек киелеп каеш һәм портупея буылырга тиеш!..»

    Бу боерык май азакларында чыккан иде, Совет Әрмиясе җәй буена галифе-итектә, каеш буган мундирда йөреп эсседә иза чикте, тирләде, пеште… Гречконы сүкте. Күпме генә сүксә дә, 2—3 ай буена итек-галифе чалбар киеп, каеш-портупеялар буып йөрде, Гречко боерыгын бозмаска тырышты. Бозып кара! Бетте карьераң һәм үзеңне юк итәләр. Политорганнар сиңа шунда ук ярлык чәпәп куялар:«Мораләьное разложение!»

    Советлар Союзының хәрби часть торган һәрбер шәһәре, поселогы — хәрби гарнизон. Мәскәү дә, Рига да, Биробиджан да. Хәрбиләр генә тормаган яшәү урыны да юк иде СССРда, хәзер Русиядә дә шулай. Барлык ил безнең тоташ хәрби гарнизон ул бүген Русия хәрби гарнизоны дип атала. Хәрби округ командующие боерыгы белән Русиянең һәр шәһәренә исем кушыла: Военный гарнизон Москва! Бетте, китте шуның белән. Шул гарнизонда иртән торасың да, + 35°С булуга карамастан, мундир, галифе чалбар, итек киясең, каеш-портупея буып, фуражканы, кимәс борын ук тирләп чыккан башыңа, козырегың алга каратып киясең дә, кыза башлаган урамга чыгып китәсең. Һәр хәрби гарнизонга начальник, комендант билгеләнә. Форманы дөрес кимәгәннәрне тотып комендатурага китереп ябарга патрульләр билгеләнә.

    1972 елда мин Латвиядә, Рига хәрби гарнизонында, хәрби ракета училищесында хезмәт иттем. Өлкән фән эшмәкәре (старший научный сотрудник!), подполковник дәрәҗәсендә.

    Министр Оборона Маршал Гречко үзенең «форма турында» боерыгына кул куяр алдыннан, Алласы белән килешеп куйган — май бетү белән китте җәйге эсселәр (+25+35°С эссе!) — чыдарлык түгел. Рига таш кала, кыза кояш астында. Өстәвенә диңгез буе — дымлылык югары! Илләмә дә тирләтә иде инде!

    Без, офицерлар, иртән хезмәткә приказга яраклашып киенеп киләбез: галифе, итек, мундир, каеш-портупея, фуражка. Мундир эчендә күлмәк, галстук. Килгәч чишенеп трусиктан гына калабыз да, халат, чүәкләр киеп эшкә тотынабыз. Кич киенеп кайтып китәбез. Ә училище начальнигы генерал Березняк безгә галифе-итекләр киендереп эшләтергә тырыша. Без киенгәнме дип шымчыларын бөтен училище аудиторияләре буйлап тарата: без үзебезчә кыйланабыз — халат, чүәкләр! Ике мәртәбә безне тоттылар, ә без: эксперимент үткәрәбез һәм шул чакта без тиешенчә, халат кияргә тиешбез. Ә Березняк: «Чтобы были в ремнях, сапогах и не нарушайте приказ Министра Обороны!» Ә без, фәндә эшләүчеләр, күп вакыт үзебезчә эш итәбез: тыңлап бетермибез начальствоны. Чөнки без инде подполковниклар һәм безгә полковник дәрәҗәсе барыбер эләкмәячәк. Урыны (должность) полковникныкы түгел.

    Июнь урталарында безнең фәнни лабораторияне күрсәтергә дип генерал Березняк Мәскәүдән училищены тикшерергә килгән икенче генералны алып килгән. Ракета гаскәрләренең фәнни-техник идарәсеннән генерал Рюмкин Виктор Михайлович. Әйбәт кеше булып чыкты ул генерал.

    Безнең лабораториянең начальнигы подполковник Несговоров генералларны каршы алырга дип беренче катка төшеп китте. Без — икенче катта. Без, тугыз кеше, тиз генә мундир-галифи-каешларны чишенеп ташладык та, чалбарсыз гына хром итекләр, халатлар, фуражка кидек тә генералларны көтәбез. Куркыта азрак. Хәрбиләрчә әйткәндә: «Мандраж керә башлады». Нык торырга карар кылып басып торабыз. Ике генерал килеп керәләр, алар артыннан политотдел начальнигы полковник, иң арттан безнең

    Лаборатория начальнигы.

    Без «Греческий зал» исемле зур бүлмәдә торабыз. Отделение начальнигы, подпоклвник Контилов команда бирә: «Смирно!» Доклад ясый килгән генералга:

    — Иптәш генерал! Фәнни-тикшеренү лабораториясе офицерлары көн тәртибе буенча эшлиләр. Подполковник Коптилов.

    Ике генерал, бер полковник, бер подполковник сүз таба алмыйча безгә карап басып тик торалар. Без чалбарсыз итекләр кигәнбез, ак-кара халатлар өстеннән каеш-портупеялар буганбыз — чып-чын, боерык үтәүче солдафон-швейнлар инде: «Согласно приказа Министра Обороны!» Начальник училище Березнякның һәм сәяси бүлек начальнигының йөзләрендә ачу катыш, курку чыккан: «Мәскәү генералы нәрсә эшләтә безне хәзер!» Безнең лаборатория начальнигы тып-тыныч — аңа кырык биш яшь тулып үтте, пенсиягә китәчәк.

    Ә килгән генерал озын чалбар, ботинка, погонлы хәрби күлмәк кигән — Министр Оборонаның боерыгын ул да үтәми бит инде болай булгач. Безнең эчкә җылы йөгерә. Килгән генерал «Вольно» боерыгы бирә дә, барыбыз белән дә кул биреп күрешеп чыга. Күзләре көләләр — очкыннар очалар! Чын офицерларны күрүенә шат ахрысы! Телгә килде безгә карап:

    — Карап торам, сез иптәш офицерлар Министр Оборонаның ике боерыгына тәңгәл итеп киенгәнсез бүген. Беренче боерык: техник эшләр башкарган чакта, фәнни лабораторияләрдә фән белән тәҗрибә уздырып эшләгән чакта, эшнең характерына карап махсус эш киемен кияргә. Икенче боерык, анысы да Маршал Гречконыкы: хәрби гарнизоннарда галифе чалбар, итек, мундир кияргә һәм каеш-портупеяләр буарга! Бу боерыкны да, тегесен дә үтәгәнсез. Бик тә молодцы сез!

    Генерал сөйләгән саен училище нәчәлниге белән сәяси бүлек нәчәлнигенең йөзләре яктырганнан яктыра барды. Мәскәү генералы үзе дә итек кимәгән, училище офицерларына да халат өстеннән каеш буган өчен бәйләнми.

    Мәскәү генералы ике көн буена безнең фәнни эшләребезне тикшерде дә, рәхмәт әйтеп китеп тә барды. Училище нәчәлниге эш вакытында безнең итек кием, каеш буып эшләвебезне башкача таләп итми башлады.

    1972 елның 2 сентябрендә мин Уфадан телеграмма алдым: «Умер брат Ибрай. Похороны 4-го сентября. Приезжай. Сестра Рашида».

    Ибраһим Тимербуларт улы Исмәгыйлов. Ул минем апамның ире — минем җизни иде. Кеше күмәргә итекләр киеп, каешлар буып кайтмассың бит инде. Кеше күмү — хәрби маневр түгел лә инде.

    Чалбар, ботинкалар, каеш бумыйча мундир кидем дә, Аллага тапшырып, киттем Уфага самолет белән чыгып. Мундир астында погонлы яшел хәрби күлмәк, яшел галстук. Уфага барып төштем. Юл уңаенда ук хәрби комендатурага кереп, мин Уфада дип, теркәлдем.

    Апамның кайгысы бик зур. Ике студент бала белән торып калган. Җизни, күмгәнне көтеп табутта ята.

    Ибраһим җизни 1920 елда туган. Язын. Әтисе атлы башкорт сугышчысы Тимербула 1914—1918 елларда Герман сугышын узган, исән кала алган кеше. 1919 елның җәендә кызыллар ягында Уфаны штурмлап алган. Штурм алдыннан, бер генә төнгә дүрт ел күрмәгән яшь бичәсе янына Дим буендагы Чукраклы исемле үзе туган башкорт авылына кайтып берне генә кунып киткән. Шул кунудан минем җизни булачак башкорт баласы Ибраһим туган. Әтисе Тимербулат Уфаны штурмалаганда аты белән пулемет уты астына килеп кереп һәлак булган. 36 кызыл башкорт кавалеристларын, Агыйдел аша Эстәрлетамак ягына салынган (соңыннан) күпердән ерак түгел, булачак музей ишек алдына «мәңге онытмаска» сүзләр биреп, залплар белән кхмгәннәр. Бүгенге көндә ул ишек алды алфальтланган, каберләр юк — онытылганнар. Мәңгегә!

    Ибрайның әнисе, 1921 елны, ачтан үлмәс өчен күрше авылга зур улы Миңлеголны ияртеп, кияүгә киткән. Яңа, бер яше тулган Ибраһимын, иренең әти-әнисенә калдырып киткән. Малай шул авылда Дим буенда үскән, укыган. 1940 елны Уфа финанс техникумын тәмамлаган һәм көзен Кызыл Әрмия сафына алынган. Брестта, артиллериядә хезмәт иткән. Сугыш башлангач, 23 июньдә Брест янында немецларга әсрлеккә төшкән. 1945 елның март башында гына котыла алган. Миңа сөйләгәненнән:

    — Март башы. Кырык бишенче ел. Тирә-як ямь-яшел. Бер өлкән немец солдаты мине бер хуторга эшкә алып китеп бара. Дүшәмбе илтеп куя, җомга кич алып кайта. Немецка илле яшьләр чамасы бар. Какча, ябык кына бер солдат бу. Мин немецча ярыйсы гына сукалыйм — дүрт елга якын бит әсирлек. Мин алдан атлыйм, теге мылтыгы белән минем арттан. Бер кечкенә елга ярына җитә башлаган идек, арттан: хальт! Туктадым, артка карамыйча торам басып. Минем янга килде дә, миңа төртеп күрсәтә, аннан кояш чыгышына төртә. «Нах остен!» ди. Үзенә төртә, кояш баешына күрсәтә. Аерылышып китәргә тәкъдим итә бит бу! Елмая: «Нах хаус!»— ди. Димәк, өйләргә китәргә инде. Ә иртән китәр алдыннан мин моның бер бөтен кирпеч икмәкне, бер зур кисәк колбасаны киндер капчыгына салганын күреп калган идем. Баш селким, сукалыйм немецча: «Найн! Гебен мир битте, брот!? Инд таршиерен нах остен! (Ипи бир! Аннан көнчыгышка китәм!)»

    Немец миңа карап торды бераз. Ипи белән колбасаны чыгарды. Пәке чыгарды да, тезенә куеп теге ипине кисте. Өчтән ике өлешен миңа бирде, бәләкәй кисәкне үзенә калдырып капчыгына салды. Колбасаны бүлеп тормады, тоташы белән миңа тоттырды. Кулбашыма суккалады да елмая:

    — Гутен аппитет! (Яхшы аппетит!)

    Китте бу көнбатышка карап. Өе шул якта иде ахрысы. Мин басып карап калдым юлда. Ерак китте бу. Бер калкулык артына кереп юк булыр алдыннан туктап борылды да кул болгады. Мин дә болгыйм. Китте атлап, юк булды немец.

    Юлдан байтакка читкә киттем, елганың ярын төшеп аккан су янына утырдым да, теге ипи белән колбасаны тоташ ашап бетердем. Елгадан су эчтем учлап. Яр читенә елыша биреп яттым да йокладым.

    Иртән йокларга яткан идем, икенче көнне иртән уянып киттем. Чишендем тоташ, тәнне кызыл балчык белән ышкып бик әйбәт итеп юындым да, бер куак астына кереп тагын йокладым. Караңгы төшә башлагач тордым, юындым, су эчтем күп итеп — киттем Көнчыгышны чамалап. Төне буе бардым. Таң ата башлагач, бер сарай кебек нәрсә эченә кереп яттым. Эче яртылаш узган елгы салам белән тулы. Иртән мотор тавышлары килә бит. Юл якын икән. Ипләп кенә ишекне ача биреп карыйм — өч яшел танклар. Башняларында кызыл йолдызла-ар! Безнекеләр! Яннарыннан йөгерәм, йодрыклап броняга сугам, туктамыйлар. Бер ботинканы тиз генә салдым да, йөгереп куып җитеп шакыйм броняны. Туктады танк. Башнясы ачылды, түгәрәк дискны автомат күренде, аннан соң кысык күзле, шлеммофон кигән бер баш. Миңа автоматтан төзи:

    — Кту такуй?

    Кыргыз булып чыкты. Алдылар мине танк өстенә. Киттек кузгалып. Танк полкының хозчастена мине тапшырдылар. Икмәк пешерә торган пекарняга куйдылар. Без дүрт кызыләрмис — утын кисәбез. Ипи — күпме телисең аша инде. Сугыш беткәнче утын кистем…

    Сугыш бетте. Сентябрьдә мине фильтрацион комиссиягә озаттылар. Хозчастьның командиры минем кулга, дивизия командиры куйган справка тоттырды. Анда: «1945 елның мартыннан алып, сугыш беткәнче танк полкы составында сугышкан кызыләрмис Исмәгыйлов Ибраһим Тимербулат улына бирелде», диелгән.

    Фильтрационный комиссиянең әйбәтенә эләктем ахрысы. Теге справканы карадылар да, дүрт тәүлеккә сухой паек бирделәр дә, кайтарып җибәрделәр.

    Бабай белән әбигә кайтып тәгәрәдем. Безнең авыл да, күрше авыллар да атна буена мине «күрергә» килделәр. Сорашалар, елашалар…

    Белем бар — бер елга якын колхозда эшләдем счетовод булып. Колхоз рәисе, сыңар куллы фронтовик, миңа карашы әйбәт иде…

    Кырык алтынчы елгы киттем чыгып Уфага. Укытучылар институты бар иде анда. Тимирязев исемендә, дүрт еллык. Тарих факультетына сынаулар бирдем. Бар да биш, ә кабул исемлегендә мин юк. Бик озак басып тордым исемлек янында. Уйланып. Хәрби әсир бит мин! Шуңа күрә институтка алмадылар!

    Киттем кереп институт хуҗасына — ректорга. Сап-сары бер урыс хатыны секретаре. Кертми мине! Мин аны тыңламадым — киттем кереп.

    Утыра ректор. Чәче ап-ак, ә үзе миннән күп булса ун яшькә олырактыр. Кырыгы да тулмаган. Офицер формасында бу, ә погоннары юк.Ике сары, ике кызыл нашивка уң як күкрәгендә. Күргән икән бу — ике каты, ике җиңел җәрәхәт! Орден колодкалары да күп!

    Кердем. Каршысына урындык алып утырдым. Бер пачка махорканы кесәдән алып ачтым да өстәленә азрагын бушаттым. Урадым берне, кабыздым. Өстә солдат киеме, аякта солдат итекләре. Аякны аякка куйдым. Тартам тәмәкене, дәшмим. Үрелде бу, тәмәке, кәгазь (ерткан гәҗит тегесе!) алып ал да берне урады. Үрелеп минем тәмәкедән кабызды. Тартабыз, дәшмибез. Тартып беттек. Сорый бу:

    — Кайсы фронтта сугыштың?

    — Кырык бишнең мартына кадәр әсирлектә булдым. 23 июньдә Брест янында эләккән идем. Марттан алып, май беткәнче танк полкы составында сугыштым (ипи пешердем дип әйтеп булмый бит инде). Теге справканы бирәм моңа.

    Укып чыкты, бераз дәшми утырды да, сорый:

    — Миннән нәрсә кирәк?

    Сөйлим:

    — Сезнең институтка керергә сынаулар биргән идем. Барысы да отлично («Биш»ле димим, сугышка кадәр булган билгене әйтәм тегенәргә!). Алмадылар. Хәрби әсир бит, шунлыктан инде…

    Дәшмибез. Тагын берәрне урадык. Тартабыз. Ул уйлый, мин тик утырам — уйлыйсы калмаган минем.

    Торды ректор. Мин дә тордым. Тавышы тонык:

    — Безнең әсирләрнең концлагерын күрдем мин Сталинград янында. Кырык өчнең февралендә. Шуннан соң чәч агара башлады минем. Кулларын күтәреп чыкканнар иде сакчы немец солдатлары — барысын да атып бетердек. Күрдем мин сезне ничек тотканнарын…

    Дәшмичә башын иеп торды бераз. Әйтте:

    — Беренче сентябрьдә укырга кил. Сине укуга алу турында бүген үк өстәмә боерык бирәм. Ни булса да булыр. Тик чакыртып сорасалар, миндә булганны әйтмә берәүгә дә.

    Кулын бирә хушлашырга:

    — Бурычлы без сезнең алда! Хәрби әсирләр алдында! Бар халык бурычлы! Берәр вакыт аңларбызмы икән шуны — белмим! Гафу ит! Бар!

    Елмайды моңсу гына:

    — Махоркаңны калдыр әле миңа. Шуны тарткач, һәлак булган дуслар белән бергә утырган кебек булдым. Калдыр! Хуш!

    Илленче елны мин институтны тәмамладым. Отличие белән — бар да бишле иде. Елдан артык эш бирмәделәр мәктәптә — хәрби әсир, сатлык җан. Тагын колхозда счетовод булып эшләдем. Тик ярты ел үткәч мине дә колхоз рәисен дә алып ташладылар.

    Ел үткәч, Югары Совет рәисе Шверникка хат язып, тау арасына ерак бер авылга тарих укытучысы булып киттем…

    1972 елның 2 нче сентябрендә, 52 яшендә, элекке кызыләрмис, элекке хәрби әсир, элекке мәктәп директоры, башкорт егете Ибраһим Тимербулат улы Исмәгыйлов вафат булды. Гражданнар сугышы батыры, кызыл кавалерист Тимербулат Исмәгыйлов улы. Куркытылган, сындырылган, сөйләшүдән тәмам туктый язган кеше иде ул бичара. Курыккан хәлдә уянып тора иде, курыккан хәлдә йокларга ята торган иде!

    Җизнине күмәргә минем яшьлек дус Риф Усманов та кайткан. Галифе-итектән, мундир өстеннән каеш-портупеялар буган. Тирләп-пешеп чыккан — йөзе кып-кызыл.

    Ике офицер Уфа урамнары буйлап атлыйбыз. Эсселек +30°С дан югаррак. Мин күлмәкчән генә, ә барыбер эссе! Аякта җиңел, йомшак француз полуботинкалары. Төсләре белән хәрби ботинкаларга ошаганнар, шунлыктан мин аларны курыкмыйча киям.

    Риф белән 1959 елдан бирле күрешкәнебез юк. Сөйләшәбез. Ул Белоруссиядә хезмәт итә. Тактический ракеталарда. Командир бригаданың хуҗалык буенча урынбасары. Хәрби тормыш авырлыгын күрмичә, балда-майда йөзә торган урын. Шунлыктандыр инде, Рифнең һәр адымында, һәр сүзендә үзен-үзе саклау һәм «как бы чего не вышло!» Хезмәте белән мактана, бик тә җаваплы һәм бик тә мөһим икән. Мин тыңлыйм, эчтән генә елмаям — Риф малай чактан ук мактанырга ярата иде. Үзгәрми кеше!

    Уфаның Ленин урамында хәрби авиация формасы кигән бер подполковник безгә каршы килә. Риф хәрби честь бирә. Подполковник җавап бирмичә безгә мөрәҗәгать итә:

    — Иптәш офицерлар! Туктавыгызны сорыйм!

    Туктыйбыз. Мин аңа ярым борылган килеш басып торам. Риф «Смирно!» хәлендә басып каткан, тагын бер мәртәбә «честь» биреп ала. Подполковник миңа:

    — Иптәш подполковник! Нигә мине хәрбиләрчә сәламләмисез?

    — Сезне?!

    — Так точно! Мине!

    Әлләлә тел моңарда-а! «Так точно!» Агач тел!

    — Ә ни өчен мин сезне «сәламләргә» тиеш, ди? Безнең хәрби дәрәҗәләр бертигез бит!

    — Чөнки сезнең өстегездә хәрби форма!

    — Ул форма сезнең өстә дә! Мин дә сездән алайса сорыйм әле: «Нигә сез мине сәламләмисез?! Ә?

    — Совет Әрмиясенең Уставында язылган, тигез хәрби дәрәҗәдәге ике офицерның аңлырагы беренче булып «честь бирә». Аңлырагы?

    И-и, төмәнә дә инде бу кеше, аңгыра!

    — Шул, шул менә. Сез үзегезнең миннән аңгырарак икәнлегегезне белеп, минем «честь бирүне» көтеп килдегезмени?! Ләкин мин Сезне миннән аңлырак дип уйлыйм. Аның шулай икәнлеге сезнең күзләрегездән үк күренеп тора. Бик тә аңлылар алар. Карашыгыз бәреп тора аң белән…

    Подполковник сүз әйтә алмыйча миңа карап катып басып тора. Күзләре алара башлый. Зуркөчәнү белән үзен кулга алырга тырышып телгә килә:

    — Сез минем кем икәнне беләсезме?

    — Беләм. Подполковник. Авиациядән.

    — Түгел. Мин үземнең должность турында сорыйм.

    — Башымда да юк. Белмим.

    Подполковник ләззәт алуда шиге юк тавыш белән тантаналы рәвештә игълан итә:

    — Мин, Уфа хәрби гарнизонының хәрби коменданты! Менә эш нәрсәдә икән! Бу подполковник үзеннән курка торган офицерлар белән мөгалләмә алып барып бозылган кеше икән. Офицерларны куркытып.

    Минем тыныч кына аның әйткәнен кабул итүем аны гаҗәпләндерә бугай: нигә курыкмый бу подполковник?!

    Мин тыныч кына җавап бирәм:

    — Комендант хәрби?! Шуннан ни була инде?

    Комендант гаҗәпләнүен яшерми:

    — Ничек инде, ни була?

    — Әййе! Ни була, сез комендант булганнан?

    — Мин сезне комендатурага алып китә алам. Хәзер шуны эшләячәкмен дә!

    Мин елмаям.

    — Нәрсә өчен мине алып китәсез инде комендатурага? «Честь» бирмәгәнгәме? Минем аңым сезнекеннән азрак, шуның өчен «честь» бирә белмим. Шуңа аласызмы? Минем аңым азрак булгач, Устав та минем яклы. Бу килеп чыккан ситуациядә без икебез дә җитәрлек аңлы офицерлар түгелбез. Икебез дә «честь» бирмәдек бит.

    — Шулаймы?

    — Шулай.

    — Мин бит сез уйлаганча ук исәвән түгел, иптәш подполковник. Сез «честь» бирмәү өстәвенә, Оборона Министры Маршал Гречконың форма киеп йөрү турындагы боерыгын үтәмисез. Хәрби гарнизоннарда форма киюнең тәртибен үтәмисез…

    Мин подполковникның формасына игътибар итәм: галифе, итек, мундир, каеш, портупея. Үзенең йөзе бөрчек-бөрчек тир! Бичарага эссе! Комендант «форма буенча тиешлечә киенгән» Рифкә күрсәтә:

    — Майор, форманы бозмыйча, тиешенчә киенгән. Нәкъ Маршал Гречконың боерыгы таләп иткәнчә киенгән майор. Ә Сезнең тоташ боерыкны үтәмәү, бозу! Өстәвенә подполковник дәрәҗәсендәсез!

    — Мин, иптәш комендант, форманы бозып йөрмим. Сез, Гречконың боерыкларыннан информация алмагансыз. Белмисез әле!

    — Сезне ничек аңларга?!

    — Ә менә ничек! 1972 елның 29 августында, бүген 3 сентябрь, Оборона Министры форма кию турында яңа боерыгын кул куеп чыгарды. Шул боерыкта итек, галифе киеп йөрү һәрвакытта да түгел. Маневрлар вакытында гына һәм тәүлек нәрәтенә йөргәндә генә. Гречконың итек, галифе кияргә биргән боерыгы, шушы 29 августта чыккан боерык белән бетерелгән. Шатлыктан мин ул бокрыкның номерын да истә калдырдым әле: 187 м, 29 август 1972 ел. Бишенче көн инде ул боерыкны алып ташлаганга һәм бишенче көн инде эсседт офицерлар тирләп йөрмиләр гарнизоннарда.

    — Ә мин бит андый бокрыкны белмим!

    — Килеп җитмәгәндер. Сез менә монда минем белән тел чарлап кыйммәтле комендант, вакытыгызны әрәм итәсез, ә анда, комендатурада, сезнең бүлмәдәге өстәлдә 187 м боерык ятадыр. Сезнең боерык белән танышу турында куйган имзагызны көтеп!

    Подполковникның йөзе каралып чыкты — минем белән бернәрсә дә чыгара алмады. Хәрби комендатурада эшләгәннәр хәрбиләргә начарлык эшләп үзләренә зур ләззәт табалар. Шул эштә психикасы бозылган кешеләр!

    — Исән булыгыз, иптәш комендант! Һәм сезгә миннән бер киңәш: үзегез белән бер хәрби дәрәҗәдәге офицерларга бәйләнмәскә тырышыгы киләчәктә! Озаграк яшәрсез!

    «Честь» бирәм дә саубуллашып, аның җавабын да көтмичә китәм. Комендант, шул урында безнең арттан карап кала…

    Байтак ара узгач, Риф сакланып кына борылып карый да, пышылдау дәрәҗәсендә миңа сорау бирә:

    — Зәки! Әллә чыннан да син әйткән боерык бармы? 29 августтан?

    Мин күңелле иттереп көләм:

    — Юк бернинди боерык та. Дурак Гречко үзенең юләр боерыгын алмаштыра торган башкача боерык чыгара аламени? Һичкайчан да! Ходай тарафыннан андый сәләт бирелмәгән аңа.

    — Син комендантны аңладыңмыни?

    — Әййе! Алдадым!

    — Учеттан төшәргә барырсың комендатурага. Ул бит сине арестовайт итәчәк!

    — Куллары кыска комендантның! Мин өлкән фәнни эшмәкәр, подполковник. Үземнең биләгән хәрби урыным белән мин вазифам буенча полк командирының вазифалары белән тиң. Миңа арест ясар өчен окрун командующиеның боерыгы кирәк. Ә командующий минем эшне безнең округка җибәрәчәк — монда мине утыртмаячак. Аннан соң округ командующие Гречконың боерыгы бар дип үзе дә итек киеп йөрми. Чөнки ул фронтовик, генерал, юньсез боерыкларны ул да үтәми.

    — Син комендант белән сөйләшкәндә шушыларның барысын да аңлап, күз алдында тотып сөйләштеңме?

    — Әййе.

    Риф озак кына дәшми килә дә, йомгак ясый:

    — Син, Зәки, үз үлемең белән урын өстендә үлмәссең.

    Ибраһим Тимербулат улы Исмәгыйловны Агыйдел елгасының уң як, биек ярында урнашкан мөселман зиратында җирләдек. Якында гына Салават Юлаев һәйкәле, Агыйдел аша аңа кушылган

    Дим елгасы күренеп тора. Дим буенда үскән ул Ибраһим исемле бәхетсез башкорт егете…

    Берничә көнгә авылга, Эстәрлегә кайтып килдем. Тагын Уфада. Комендатурага кереп исәптән (учеттан) төшәргә кирәк. Үземә үзем, эчтән генә елмаеп барып керәм. Өстәл артында утырган прапорщик мине күргәч сискәнеп китә: «Көтәләр монда подполковникларны!» Зур кызыксыну белән мине баскан хәлдә карап чыга да, информация бирә:

    — Иптәш подполковник! Мөһер сугып булмый Сезнең отпускнойга! Очраклы рәвештә комендант алып чыгып киткән. Ул дүртенче яртыда гына була. Шунда килегез!

    Мондый алымнарны мин күп күргән инде. Чыгып китеп уйлансын, дулкынлансын бу дип болашалар. Мине тотарга ау игълан ителгән. Чыгып китәм дә, дүрт узгач кына киләм: комендант мине дә көтсен әле! Прапорщик «Комендант гарнизона» дигән ишеккә кереп китә дә, тиз үк кире чыга:

    — Рәх-хим итеп, керегез!

    Керәм. Өстәл артында комендант утыра. Честь бирәм:

    — Подполковник Зайнуллин. Сезнең үтенеч буенча!

    Комендант утырган урыныннан тормыйча гынаачулы сүзләрен чыгара башлый:

    — Се-ез! Нәрсә кыйландыгыз сез теге көнне?

    Мин сорау бирәм:

    — Иптәш подполковник! Мин сезгә «честь» бирдем! Ә сез ни өчен басып, миңа «честь» бирмисез? Әгәр мине «сәламләмәсәгез»? мин сезнең белән сөйләшмим дә һәм «учеттан» төшмичә китәм. Баргач та гарнизон начальнигы исеменә рапорт язып кертәм. Җылы урынсыз каласыз бит.

    Аз гына уйлап утыра да, басып мине «сәламли».

    — Рәхим итегез!

    Мин аз гына булса да тантана итәм.

    — То-то!

    Дәшми генә урындык алам да каршысына утырам.

    — Мин сезгә утырырга рөхсәт итмәдем бит әле!

    — Сез кем миңа рөхсәт итәргә, итмәскә. Минем начальникмы?

    Комендант кызара башлый:

    — Мин хәзер патруль чакырам да, сезне арестовать итеп гауптвахтага утыртып куям.

    — Утыртам дип уйламагыз да! Мин бер зур фәнни төркемнең җитәкчесе. Техник фәннәр кандидаты. Мине, ракета гаскәрләренең Главнокомандующие да, Генеральный Штабта фән буенча да яхшы беләләр. Мин Сезгә «так точно», «никак нет» дигән пехота подполковнигы түгел. Сезнең миңа претензияләрегез бармы? Чыгарып салыгыз! Юк икән, мин «отмечаться» итмичә дә чыгып китә алам…

    — Сез мине, Маршал Гречконың яңа, 29 августта кул куйган боерыгы бар дип алдадыгыз. Мин Мәскәүгә шалтыраттым — юк ул 187 м дгән боерык. Юк.

    — Әлбәттә, юк! Юк! Үзенең юләр боерыгын юк итә торган икенче боерыкны бер генә Оборона Министры да бирмәячәк. Шул көенә үлеп китәчәк …

    Комендант нәрсәдер әйтергә уйлый, мин ирек бирмим:

    — Әйтегез әле, иптәш комендант! Сезнең Уфа гарнизоны начальнигы итек киеп, каешлар буып йөриме?

    — Нигә дәшмисез? Әйдә киттек аның янына. Курыкмагыз! Мин алдан керермен. Ул итек киеп, каеш буган булса, каршы тормыйм, утыртыгыз гауптвахтага.Законлы булмаса да. Әйдә, киттек.

    — Бармыйм!

    — Сез офицер, кеше буларак Гречконың шул юләр боерыгы белән ризасызмы?

    — Уфа урамында Гречконың дурак боерыгы белән риза булмаган, эсседә тиешенчә, җиңелчә, курыкмыйча киенгән офицер табылган икән, Сезне бармак тирәсендә, шул дурак боерык өчен, уратып алдап китә алган икән — шатланыгыз гына…

    — Нәрсәгә шатланыйм, ди инде мин?!

    — Совет Әрмиясендә чын, әле дә курыкмый торган офицерлар бар икән, дип. Гречконың ахмак боерыгына каршы тора торган офицерлар бар дип…

    — Нинди генә булсалар да, без бокрыкларны үтәргә тиешбез.

    — Боерык үтим дип баштанаяк тирләп, җәй буена сасы көзән кебек исләнеп йөрергәме? Мин иң башта кеше һәм министр боерыклары минем кешелек тойгыларымны кимсетергә, мыскылларга тиеш түгелләр! Мин андый ахмак боерыкларны беркайчан да үтәмәдем һәм үтәмәячәкмен. Сезгә дә киңәш итәм шуны!

    — Ләкин мин бит хәрби гарнизон коменданты. Бурычлымын!

    — Шуннан нәрсә булган! Кеше булып калыгыз!

    — Ничек итеп?

    — Итальянкага күчегез! Күрмәгез! Көндезләрен шәһәрдә азрак булыгыз. Итексез, каешсыз йөргән офицерларны күрмәгез дә. Каршы килсәләр дә.

    — Әгәр мин Сезнең училищега язып җибәрсәм? Кием формасын боерыкта тиешлечә кимәвегез турында.

    — Языгыз! Училищеда мине фәндә эшләгән өчен хөрмәт итәләр. Бөтен ракета гаскәрләрендә хәтта! Итек кимәгән өчен миңа берни дә булмый. Училище нәчәлнигы да итек кими, каеш бумый…

    Утыра. Уйлана. Китереп җиткердем мин комендантны. Аякка басам.

    — Теләсәгез Рига адресын калдырам. Юл туры килсә, керегез. Риганы күрсәтермен.

    Комендант аякларына баса. Елмая:

    — Ярар, барыгыз. Рәхмәт Сезгә. Чыннан да, мордовать иттереп бетерделәр офицерларны. Тын алырга да мөмкинлек калмады. Карьера, фатир дип кешелеклекне тоташ югалтып бетердек. Ригада булсам, училищеда табармын мин Сезне. Мөһер сугып, кул куя да «отпускнойны»миңа бирә. Кулын суза хушлашырга. Күз алдында үзгәреп кеше була башлады комендант-подполковник…

    Иртәгәсе көнне самолет белән Ригага очам…

    Маршал Гречко үлгәнче теге ахмак боерыкны шул хәлендә калдырды, юк итмәде…

    Ул боерыкны озакламыйча Совет Әрмиясендә үтәүдән туктадылар. Ботинкада генераллар йөри башлаганнар иде иң беренчеләрдән булып, ике-өч айда кече лейтенантларга, прапорщикларга барып җитте. Маршал Гречко үзенең болай да кечкенә булган авторитетын тулысынча җуйды. Ул вафат булганнан соң, аның урынына, гаскәрләр белән бөтенләй командалык итмәгән, Кораллану Министры (министр вооружения) Устинов Оборона Министры булды.Генерал-лейтенант иде, килгәч үк Маршал иттеләр…

    Устиновның Оборона Министры булуын Совет Әрмиясе офицерлары һәм генералитет битараф кабул иттеләр: «Моңа кадәр булганнан да начаррак булмас инде!»

    Ялгыштык барыбыз да! Тагын да ныграк начарланды!





  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх