• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Кырык бернең арбалы хатыннары


    (Драма)

    Арбалы хатыннар

    Мәнәх Мөнәвәрә — 30 яшь.

    Бишпот Сәрвәр — 29 яшьтә.

    Чатан Рәйхан — 29 яшь.

    Учак Миңҗамал — 30 яшь.

    Әсма — 19 яшь.

    Зифа — 18 яшь.

    Мәнәх Абдулла — Мөнәвәрәнең ире.

    Бишпот Хәйбулла — Сәрвәрнең ире.

    Капар Миңлебай — Рәйхан ире.

    Муен Мәҗит — Әсманың ире.

    Һади Чалыш — колхоз рәисе.

    Сөяксез Гайша — Рәйханнар күршесе.

    Кара Гобәй — Сәрвәрнең үги, Әсманың үз әтисе.

    Бамбыр Гобәй — авыл советы рәисе.

    Көрпә Гобәй — Хәйбулланың бабакае

    Абдулла — авыл советында секретарь.

     

     

    Вакыйга сугыш алдыннан һәм 1941 елның август-сентябрендә бара.

     

    Беренче пәрдә.

    Татар өе. Уң якта сәке, мич. Сулда өстәл, берничә урындык. Идәндә чүпрәк палас. Ике тәрәзәдә ап-ак пәрдәләр. Ишек башында шимал, тәрәзә төбендә яран, тамчы гөлләре. Пәрдә ачылганда Сәрвәр эшкә китәргә дип җыенып йөри.

    Сәрвәр. Нимес безгә бер айга да бармый, хәзер җиңеп кайтабыз дип киткәннәрнең хат-хәбәре дә килүдән туктады инде. Бу Гитлер дигәннәренең танкысы, самолетлары бик күп дип сөйли башладылар. Басып кергәннән керә, кергәннән керә безнең җиргә. Йә, Ходвй, мәрхәмәтеңнән ташлама — сугышка чыгып киткән ирләребез исән-имин генә йөреп кайтсалар ярар иде. Инде чыгып киткәннәренә бүген унбер көн тулды — кайда икәннәре дә билгесез. Хәйбулламны әйтүем — яза белмәсә дә хат яздырып җибәрер иде. Миңа, ике балама хет юаныч булыр иде хәбәр алу. И-и, бу хөкүмәтне әйтүем. Ул минем умартачы Хәйбулламны сугышка алып нәрсә майтарырга уйлый икән. Шуны беләсем килә. Ул бит гомере буена авылдан чыкканы да юк, мылтык дигәннең кайсы ягыннан тотарга икәнне дә белми. Ни тупны ата белүне әйткән дә юк.

    Кабалана-капбалана Мөнәвәрә керә.

    Ике кулы белән куанып ботларына чаба.

    Мөнәвәрә. Әй, илаһ-һы-ым! Ярый әле өйдә икәнсең ахирәт! Исән-саулар торасызмы?

    Изүләрен чишеп җибәрә.

    Мөнәвәрә.Йөгерә-йөгерә эссели дә башладым инде. Кияүгә чыккандагы тәүге айдагы кебек. Абдулла астына килеп кергән чакларым искә төшеп китте.

    Бүген төнлә белән каладан Абдуллам тилифуннан үзебезнең пучтыга шалтыраткан.  Тере Кара Куян Мәрзиясенең кызы Сәрвәргә туры килгән тилифуннан. Без Эстәрлеләр, барыбыз да Раевка стансасында ятабыз, шуның ышкул бинасында дигән. Хатыннарга барып әйт, берүк безнең янга килсеннәр. Ашау бик начар, без ачлыктан шешенү дәрәҗәсенә килеп җиттек дигән. Монда җыйналган халыкның исәбе-хисабы, ычуты юк дигән. Ашау ягы начар дип кабат-кабат әйткән. Күп итеп азык алып килергә кушкан. Бүген-иртәгә фрунтка чыгып китәргә торабыз — әллә кире әйләнеп кайтабыз, әллә юк, хушлашып калыргае хатыннар белән дигән.

    Сул кулы белән авызын каплап елый башлый.

    Мөнәвәрә. Эй-й, илаһ-һым Кәри-им!!! Бар икән күрәселәребез, ахирәткәй-й-йе-ем! Пучты Сәрвәргә әйткән, сеңелем берүк барып әйт, килми калмасыннар, бетәбез югыйсә, дигән. Вәт шул сиңа — ишет яңалыкны!

    Әле сиңа килешми Камәр бабай Зифасына, Чабан Рәйханга, Вәли Өтек Мәфтухасына, Зәйнәп апага, Басыйр абзый хатынына, Әсма сеңлеңә, Ике Су арасы Рәхми хатынына сугылып чыгарга өлгердем. Сеңлек Әсма Учак Миңниямалына китте. Барысына да сиңа килергә куштым. Хәззер җыйналырлар дип уйлыйм. Кайсы өйдә, кайсысы эштәләр инде. Өйдә югының эшләгән җирләренә бала-чагасы чыгып йөгерде. Елаш та, сыкташ өй саен. Чатан Рәйхан миченә ягып та җибәрде. Миңлебаемны бер күреп, туйганчы ашатыр өчен җир читенә хәтле дә барам, ди. Үзе чатанлый-чатанлый өй эчендә йөгергәли инде менә. Һәркемнең үз мәхәббәте үзендәдер инде, күрәсең. Өр-яңа чабатага төп салам өстәп, дип калды. Чабатачы мишәрләрнең Әмир авылыннан бит ул чатан Рәйхан...

    Сәрвәр Мөнәвәрне кулын күтәреп туктата.

    Сәрвәр.Син сөйләгән арада мин шуны уйлап алдым әле. Әйдә, прсидәтел Һади абыйга барыйк. Аңа сөйлик Абдулла шалтыратканны. Киңәш сорыйк...

    Мөнәвәрә. И-и-и, ахирәт! Син ул Һади Чалыш турында бер дә фикер йөртә белмисең икән. Ул бит үзебезнең арадан гына чыгып, сәнәктән көрәк булган кеше. Хәзер хөкүмәт кешесе бит ул. Аның бөтен уйлаганы хөкүмәт файдасына гына. Бармыйбыз беркая да диюдән узмаячак ул. Көтик ахирәтләрне, бергә уйлашыйк. Кем бара, кем бармый бит әле, аны да исәпкә алырга кирәк.

    Сәрвәр. Шулай шул анысы да. Җыелыйк, сөйләшик. Мин риза.

    Мөнәвәрә урындык алып, аркасын диварга терәп утыра. Яулыгын салып чәчен сыйпап тәртипкә сала.

    Мөнәвәрә. Эй, бу Абдулланы-ы!!! Утка да тыга инде бу мине, суга да сала! Үткән җәйне ирең Тәтер авылы Кызбану белән йөри, дип килеп әйттеләр бит әй-кәй-йем! Шуны ишеткән көннең кичендә күзен-башын вич тырнап бетердем Абдулланың. Юк, ди бит әй, күзен дә йоммый — күзгә карап алдалый бу! Шуфир булгач, атна буе шул тырналган җирләрен кара афтулга, салидурга буяп йөрде, мескенкәйем! Майлап инде дә кара афтулга буягач, тырналганы күренмәсен дә дип инде...

    Үземә дә эләкте инде эләгүен, мин сиңа ә   ти-им! Андый чакта аны карап торасыңмы инде! Очып өстенә кунып торам, алып очырып тора. Ул алып очырганчы мин тырнап өлгерәм. Аннан алып очырган җиреннән сикереп кенә торам да, тагын очып барып кунам тегенәргә! Куна башлаган көенгә үк тырнарга тотынам — ябалак кош кебек. Икебезгә дә эләкте инде әй. Ирләрнекен белеп бетереп буламыни инде — юк бер нәрсә дә, нинди Кызбану булсын — юк, дип ант итеп туктады инде менә. Юк, бернәрсә дә, ди, күзен дә йоммый инде. Менә ышансаң ышан, ышанмасаң юк. Барыйк, ахирәт, барыйк яннарына. Ат булмаса, җәяүләп булса да чыгып китик күтәренеп. Ичмасам, бер тамакларын туйдырып, азга гына булса да, үзебезне дә сәрмәштереп, ниттереп кайтырбыз...

    Сәрвәр. И-и, синең уеңда шундый җыен шурым-бурым булыр инде.

    Мөнәвәрә (көлеп кул селти). Ни эшләп аны син әле генә шурым-бурым дисең. Соң шул кирәккә чыгабыз бит инде кияүгә.. Ансыз яшәүнең ни кызыгы кала ди инде!? Янымда чакта да ирдән туйган көн юк иде әле.

    Сәрвәр. Ярар, җитте шуңа хәтлек кенә булгач булды. Әнә киләләр ахирәтләр.

    Ишектән Рәйхан, Миңҗамал, Әсма, Зифа керәләр.

    Бар да исәнләшәләр: «Исән-сау яшисезме? Сәлам белән ризык бу йортка! Исәнмесез!»

    Сәрвәр.  Әйдүк, киләсез! Урыннар табып утырышыгыз.

    Утырышып дога кылалар.

    Мөнәвәрә. Кая бүтәннәр? Мин барысына да әйттем бит, тиз генә Сәрвәргә җыйналыгыз дип...

    Миңҗамал. Мин монда килгәндә, юл уңаена тиеп килдем. Хәмит Бикәсенең бишенчегә баладан котылганына ай да юк — өзлегермен дип курка, бармый. Ике Су Арасы Гаязның хатыны ире урынына бричка белән калага иген ташый — транспортка киткән. Басыйр хатыны өч чакрымдагы сыер фермасындап маллар карый икән. Ул шунда. Зәйнәп апа авырып ята. Өтек Вәлинең Мәфтухасы нигә бармаганын әйтеп тә тормады...

    Мөнәвәрә. Ярар. Җыйналганыгыз җиткән. Киңәшләшик.

    Рәйхан. Алтау булгач, бер ат җигәргә кирәк. Минем аягым чыдамас ул хәтле юлга.

    Миңҗамал. Ул Раевка дигәннәре кайда соң?

    Зифа. Тимер юл стансасы ул. Уфа белән Шафран арасында. Ми­нем Абдулламны шунда балалар йортына биргәннәр. Егерме дүр­тенче елны. Ун яшьлек булган. Зу-ур станса дип сөйли торган иде.

     Сәрвәр. Минем Хәйбуллам егерме сигезенче елларда шул Раевкадан Шакир байга тауар ташый торган иде. Яңа гына өйләнешкән идек. Раевка белән безнең Эстәрле авылы арасы алтмыш ике чакрым, ди торган иде. Бурлар Талы дигән җирдә ике сыбайлы куганнар егерме сигезнең көзендә. Бу крандас белән. Аты бик шәп алаша иде. Артыннан җитә алмаганнар. Дүртерәт арттан атып та карадылар, тәки ала алмадылар  дип сөйли иде. Инде кайтып керделәр, аты ишек алдында тыпырдап тора, тынычлана алмый, хайван...

    Мөнәвәрә. Ярар, Сәрвәр, читкә кереп китмик әле. Юлга кайчан чыгабыз, ахирәтләр?

    Рәйхан. Пешеренергә-төшеренергә кирәк бит. Мин дүрт тавык суеп, пешереп алам. Күп итеп төче күмәч, ипи пешерәм. Әйдәгез, алтыбызга без сарык суйдырып, пешереп, тозлап алырбыз. Кемнекен суябыз, уртакка?

    Сәрвәр. Безнең узган елгы печтергән бер зур тәкә бар. Әтидән шуны суйдырып, алтыга бүлдерермен. Кичке алты-җиде тирәсенә килеп алырсыз. Базар хакы белән акча да алып килегез. Югыгыз-кайткач бирерсез.

    Миңҗамал. Ат сорарга барырга кирәктер бит инде. 

    Мөнәвәрә. Ул Чалыш Һади бирмәс атны, ахирәтләр. Өстәвенә минем Абдуллам белән ыспурлар иде бит.

    Хатын-кыз елмаеша башлый.

    Рәйхан. Ыспурлар, имеш! Сөйләп торган була бит әле ул. Һади соратканда син бит Абдулладан башкода җибәртеп, тиз генә койрыгыңны сыртыңа салып, аңарга кияүгә чыктың да киттең. Калды Һади, ике күзен ике якка каратып, акайтып. Һадига чыккан булсаң, менә бүген безгә ат бирдерер идең, прсидәтел бичәсе булган булып...

    Көлешәләр.

    Мөнәвәрә.  Йәгез, ермагыз авызыгызны. Бездә бүген Һади кайгысы да, чуртым кайгысы да юк.

    Әсма тәрәзәдән карый.

    Әсма.  Гомере озын булыр әле. Әнә үзе килә Һади абзый. Туп-туры монда, капкадан кереп килә.

    Һади керә.

    Һади. Исәнмесез, чибәркәйләр.

    Хатыннар гөрләшеп, каушабрак исәнләшәләр.

    Сәрвәр. Үт Һади абзый! Утыр!

    Һади. Уттай эш вакыты — нинди утыру ди ул тагын.

    Хатыннарны барлагандай карап чыга. Мөнәвәрә белән Сәрвәрдән башкалары бергә укмашкандай мич янына елышалар.

     Һади (янаулы тавыш белән). Кем сезгә рөхсәт итте эшкә чыкмыйча монда җыйналырга. Яланда бодай коела, токка китергәне кызып яна башлады. Ә сез монда ләчтит сатып утырасыз. Нигә эштә түгелсез?

    Мөнәвәрә (басынкы тавыш белән). Син нигә безгә акырасың әле?! Кем права бирде сиңа?! Без — солдаткалар! Ирләребез сугышка чыгып киттеләр. Бүгенге көндә Раевкада ач яталар. Шуннан хәбәр алдык — ризык илтергә барырга уйлыйбыз. Безгә, дауай, бер арбалы ат бир ризык төяп илтергә. Раевкага хәтлек!

    Һади (корыч чыңлаган тавыш белән). Нинди Раевка, ди дә, нинди атлы арба, ди, сезгә тагын?! Афтамабиль кирәкмиме? Мон­дый уттай эш вакытында дистәләгән хатын-кыз эш ташлап, авылдан чыгып китсен, имеш. Намус дигән нәрсәгез кайда сезнең, ә? Икмәк кирәк дәүләткә, икмәк, чибәркәйләр!

    Мөнәвәрә (алгарак чыга. Ачу белән). Безнең ирләр, эшләгәндә шәпләр иде, инде авылдан чыгып киткәч, сиңа кирәкләре беттемени!? (Хатыннар бердәм булып шаулашып алалар.) Кара син аны, ничек сөйләшеп безне куркытып кысмакчы була. Син миңа, чалыш күзеңне акайтып карама — курыкмыйм мин синнән! Бел, белмәсәң! Курыкмыйм!

    Нигә аларны әллә кире әйләнеп кайтмаслар дип уйлыйсыңмы? Киттеләр мәңгелеккә дияргә итәсе!ме?! Кайтырлар, Ходай кушып. Кайтырлар! Шунда синең шушы әйткәннәреңне исеңә төшер­мә­сәкме? Төшерербез, әйтербез! Күзләренә ничек карарсың икән син аларның шунөда?! Ә!? Чибәркәйләр, имеш! Әйтер идем инде!? Ат жәлли бит, йә инде? Кемнән диген син. Калхузда көн-төн баш күтәрмичә эшләп, илне саклап сугышка киткән арсландай егетләрдән жәлли бит! Йә инде, гарьлегеңнән ят та үл!

     Һади. Соң, жәлләмим мин, Мөнәвәрә, жәлләмим. Иген ташыйлар бит атлар калага, иген. Фрунтка икмәк кирәк. Сезнең ирләрегезгә. Үзегез әйтәсез бит, Раевкада ач яталар, дип...

    Мөнәвәрә. Башыңа капла ла атыңны! Хөкүмәт ашата да алмагач, нигә алып китте безнең ирләрне? Соң сугыш була-нитә калса дигән запасы да юкмени хөкүмәтнең аларны ашатырга? Ә?

    Һади  (кырыслана). Син, Мөнәвәрә, уйлый белмәгән башың белән хөкүмәтнең эшенә тыкшынма, аны тикшермә. Күп сөйләнсәң, китте-барды башың телең аркасында (ишеккә юнәлә дә, туктап башын хатыннар ягына бора). Ат юк сезгә? Хәзер үк эш урыннарыгызга таралыгыз! Бернинди Раевкага китү юк. «Керердән алда, чыгарыңны уйла!»— диләр бабайлар. Сез дә, авылдан чыгып китәр алдыннан, кире кайтып керүегез турында, бала-чагаларыгыз турында уйлагыз башта. Мин, бармыйсыз дип әйттем, шуның белән бетте. Таралыгыз эш урыннарыгызга хәз-зер үк. Минем ике сөйләмәгәнне беләсез! Үзегезгә начар булмасын соңыннан. Шул!

    Чыгып китә.

    Бүлмәдә авыр тынлык., Миңҗамал мич янында лышык-лышык елый башлый.

    Сәрвәр. Әй, усал да инде син, Мөнәвәрә! Һади да бит инде урындагы кеше, бигрәк каты бәреләсең. Кешенең күңеле калыр дип тә уйламыйсың, ичмасам.

    Мөнәвәрә.Калмагае тагын, сугышка китми әле түзәр. Миндә Чалыш кайгысы юк инде — Раевкада ач яткан ирем кайгысы. Шул ач көенә сугышка чыгып китеп, Ходай сакласын — кайтмаса. Мин ничек яшим ди, дә, ике баламның күзләренә ничек карыйм, ди. Өч-дүрт көннән, Һади харап булмас, кайткач эшләп артыгы белән кайтарырбыз. Без аның хәзер төп көче! Без эшләсәк фрунтка була икмәк, без эшләмәсәк — юк икмәк! Бик сикермәсен Һади — без аның төп терәге.

    Сәрвәр. Ат та юк, арба да юк, прсидәтелдән, барыгыз дигән рөхсәт тә юк. Нәстә эшлибез инде хәзер, ахирәтләр?

    Бераз вакыт тынлык. Рәйхан алгарак чыга. Алъяпкычын бөтәрли-бөтәрли сөйли.

    Рәйхан. Ат та юк, арба да юк. Алтаулашып бер арба янында атлап та, аңа утырып та бара алмыйбыз инде хәзер. Һәркем үзенә үзе хуҗа дигәндәйгә калдык без. мин Һадидан рөхсәт-фәлән дип тормыйм, иртәгә иртән азык күтәреп юлга чыгам. Миңлебаемны бер туйганчы ашатсам барып — үлсәм дә үкенмим аннан соң.

    Әсма. Кит инде, Рәйхан апа! Бу аягың белән кая барырга уйлап чыгасың син юлга. Юл газабы, гүр газабы, диләр. Капчык күтәреп исән кешегә дә авыр юл йөрүе. Ә син?

     Рәйхан. Барам булгач, барам. Печән чапканда бер тавык белән, бер чиләк боламык ашый иде минем Миңлебаем, бер утыруда. Тәүлегенә утыз чакрым үтә алсам — ике тәүлектә барып җитәм, Алла боерса! Үлмәм әле. Әгәр үләргә язган икән, барып җиткәч кенә үләм мин. Миңлебаемны бер ашатыр өчен Раевкага гына түгел, мин җәһәннәмгә кадәр барып, ут эченә кереп китәргә дә әзер.

    Миңҗамал. Рөхсәт юк бит. Китүен китәрбез лә ул, ә кайткач рөхсәтсез чыгып киткәнсез дип өтермәгә утыртып куйсалар?

    Сәрвәр. Син, Миңҗамал, гомер буе тозсыз сүз сөйләдең дә йөредең инде. Сугышка алынган ач ирләрне ашатырга чыгып киткән өчен төрмә буламыни инде. Юкны! Һади куркыта гына бит ул. Китмәсеннәр дип. Син аз гына уйлап кара! Рәйханда өч бала, синдә өч бала, Мөнәвәрә белән миндә — икешәр. Зифа белән Әсмажа генә бала юк. Әсма төшмәгән килен булып калды. Ай да юк кияү куенына кергәненә. Зифа ике ай Абдулласын йортка кертеп яшәп калганына.

    Зифа. Ике ай сиңа! Бер ай да унике көн. Ирнең юньләп тәмен дә белми калдым.

    Мөнәвәрә. Рәйхан бара. Сәрвәр, мин барабыз. Өчәүбез. Тагын кем бара?

    Зифа. Мин.

    Әсма. Мин дә барам.

    Бар да Миңҗамалга карыйлар.

    Миңҗамал. Минем бием дә авыртыбрак тора. Теш чыгара бәләкәчем. Мөниремнең дә эче китеп тора. Мин калырга уйлыйм.

    Сәрвәр. Калма, күрше. Барыйк. Үкенерсең гомерең буена.

    Миңҗамал. Бик куркам шул әй мин. Утызынчы елны безнең күрше Гали Тукайны ГПУ алып киткәнне күргән идем мин. Бер генә атна иде килен булып төшкәнемә.

    Сәрвәр. Курыкканыңны сөйләп үзеңне тагын да ныграк куркытма инде син. Барыйк әй генәм!

    Миңҗамал. Шулай дисең дә бит әле син!?

    Кара Гобәй керә.

    Кара Гобәй. Исәннәр генәмесез ятим кош балалары?

    Хатыннар бердәм исәнләшәләр.

    Кара Гобәй. Авыл гөрли анда. Урам тулы имеш-мимеш (Сәрвәргә). Кызым, кияү янына барырга җыйналасыз икән. Сез шул юл хакында киңәшлшәшергә җыйналдыгызмы?

    Сәрвәр. Шуңа әти.

    Хатыннар елаша башлыйлар.

    Кара Гобәй.  Йә, еламагыз, балалар! Хәзер инде, сугыш башлангач, нужа белән михнәткә чыдагыз гына. Бу сугыш дигән нәмәстә алда гына бетмәскә охшый. Гитлерны бит аны танкылары белән туктатырга кирәк. Туктаткач кирегә борырга, кире боргач чыккан җиренә хәтле куарга туры килер әле. Аннан соң гына сасы өнендә тончыктырырга кирәк. Ай-һай балалар, алдагы берничә елда зур, авыр эшләр, күп каннар, арслан кебек егетләрнең башларын салулар, бетмәс-төкәнмәс нужа-михнәтләр бар әле. Үткән Гирман сугышының мин башыннан алып азагына хәтле сугыштым. Беләм мин нимес белән сугышуның нәрсә икәнен. Хөкүмәт башында утырганнарга да, мылтык тотып атакага йөргәннәргә дә Ходай сабырлык вә куәт бирсен. Халык Раевка тимер юл стансасына ат белән транспорт йөрүдән, Эстәрлетамакка тимер юл килгәч ккнә тукталды. Утыз өченче елдан соң гына. Элелкәре Раевкага бездән йөри торган туры юлы бар иде. Бездән чуаш Каменовкасы аша Турмайга чыгасың, аннан соң Яңгырчыга барып җитмәс борын уңга башкортларның Каранай дигән авылына борыласың. Шунда латышларның Банковка авылын, Каранай, Каен Үзәкне үтәсең. Аннары юл Карамалыны үтә. Шул инде яртысы була юлның. Карамалыдан соң Софинуфка, Чебенле. Тагын берничә вак-төяк авыл үтсәң, Раевка була инде. Бик зур станса тимер юлда. Яртысы урыс, яртысы татар яши анда. Һәммәсе алтмыш ике чакрым ике арадагы юлның озынлыгы.

    Мөнәвәрә. Юлы ничек соң, әйбәтме?

    Кара Гобәй. Әйбәтме дип, безнең якның юлларын беләсез инде, тау да таш. Арбалы ат юллары. Бигрәк тә Карамалы үрләре авыр. Раевкага барганда үр артыннан үр. Арба яныннан атлавы да авыр. Ай-һай, анда өзелгән камыт баулары, тәртә төпләре, атларның бөкерәйгән янбашлары. Ходайга гына ышанып үтеп булмый инде ул үрләрне: солы ашаган елгыр атлар кирәк тә, нык тәгәрмәчле майланган арба, дөнья нужасын күргән көчле беләкле ир-егетләр кирәк...

    Хатыннарны күздән кичерә.

    Кара Гобәй. Иң кирәген сорамый торам бит дигәндәй, сорыйм әле. Сез әйтмисез дә, нинди ат җигәргә уйлыйсыз? Килде-китте ат җигә күрмәгез, Һадидан шәбен сорагыз атның.

    Сәрвәр. Һади безгә ат бирү түгел, барырга рөхсәт тә итми. Бармыйсыз Раевкага ди. Ә без капчык күтәреп булса да барырга җыйналабыз, әти. Син нәрсә әйтерсең икән?

    Мөнәвәрә. Син Гобәйдулла абзый дөньяның әчесен-төчесен бик күп күргән кеше. Ничек кенә итеп барырга безгә атсыз килеш шул каһәр суккыры Раевкага? Берәр киңәш бир инде син безгә.

    Кара Гобәй. И-и, балала-ар! Атсыз, эшегез җәяүгә кала бит инде болай булгач. Җәяүлегә янчык та авыр, дигәндәй, ике поттан артык күтәрә алмыйсыз инде сез. Ерак юлга ул ике пот та бик авыр инде. Аркагыз белән дә билегез ни күрә ул, ни күрә. Аякларыгызны әйткән дә юк инде — чыдарлармы икән?

    Мөнәвәрә. Ни булса да безгә барырга кирәк Гобәйдулла абзый. Бүтәнчә ярдәм итә алмасаң, безгә берәр киңәш бир инде син — ничек кенә барып җитәргә?!

    Кара Гобәй (уйланган тавыш белән).  Алайса менә ничек ите­гез сез: берәр җиңелрәк арба тартырга кирәк булыр сезгә. Әнә без­нең Хәмитнең ясап бетергән кечкенә фурманы бар. Шуны өстерәгез. Беренчедән, күтәреп барырга түгел, азыкны күбрәк алырсыз, икен­че­дән, бөтенегезнеңйөге бергә булыр. Әртил кебегрәк итеп барырсыз.

    Сәрвәр. Әти нинди фурман ул? Теге чегәннәрдән алып калган атны җигәм дип ясаган фурманмы?

    Кара Гобәй. Шул инде, шул. Хыялланды бит инде Хәмит, бәләкәй алмачуар бияне шул үзе ясаган арбага җигәм дип. Май аенда милиция, тиешле кәгазьләре булмагач, чегәннәрдән алып калган иде бит ул атны. Хәзерге көнгәчә кая куярга белмиләр. Арбага җиксәң, ишәк хәтле генә — бәләкәй үзе. Атланып чыксаң, кешенең аягы җиргә тия. Безнең колхозга биргәннәр. Бездә дә җигүче табылмады. Хәмит, минем онык, Мөхетдин Чәүкә янында тимерчелектә эшли. Шуның янында ясаган шул фурманны. Ундүрт кенә яшьтә, ә кулы оста имансыз малайның. Фурман әзер, ә Чәүкә җибәрми Хәмитне тимерлектән. Кулы оста, миңа алмаш була бу егет, ди. Ә Хәмит фурманны яшереп куйган, бирми беркемгә дә.

    Син, Сәрвәр, барып сора. Сине бик ярата ул. Бирер фурманын. Келәт артында, кеше күрми торган җирдә иртән тәгәрмәчләрен салидул белән майлап болаша иде. 

    Әсма. Бирсә ярый да бит.

    Кара Гобәй. Син дә бар сорарга. Ике апасына киреләнеп тормас инде, бирер. Шул хәтле эшкә бирмәскә тагын.

    Ярый, балалар, мин китим. Хәерле юл сезгә. Кияүләремә, авылдашларга миннән сәлам әйтегез. Атакага беренчеләрдән булып күтәрелмәсеннәр, кеше артыннанрак йөгерергә тырышсыннар. Тере, исән-имин кайтсыннар, Ходай кушып.

    Китә.

    Мөнәвәрә. Пешеренегез төне буена. Иртәнге дүрттә кузгалабыз. Өчтә барыгыз да Сәрвәр йортында булыгыз. Әйберләрегез күп, авыр булса, ике рәт китерегез. (Миңҗамалга). Син дә барырга итәсең ахрысы.

    Миңҗамал. Кайткач асмаслар әле. Барам мин дә, калмыйм сездән.

    Мөнәвәрә. Аллага тапшырып таралыштык. Дүрттә кузгалабыз, ишетсен колагыгыз.

    Пәрдә төшә.

     

    Икенче пәрдә (алдыннан)

    Сәхнә читендә сул яктарак дүрт тәгәрмәчле кечкенә фурман-арба тора. Ике тәртәсе бергә бәйләнгән. Арбаның алгы үрәчәсенә ике яктан юан гына ике бау бәйләнгән.

    Пәрдә ачылганда хатыннар тулы капчыклар, чиләк, зур балчык чүлмәкләргә тутырылган азык-төлек төйиләр. Биш хатын: Сәрвәр, Мөнәвәрә, Рәйхан, Әсма, Зифа. Барысы да оек чабатадан.

    Сәрвәр (Мөнәвәрәгә).  Мөнәвәрә! Миңҗамал юк бит, әй. Китәр вакыт җитте бит инде. Нәрсә эшлибез?

    Мөнәвәрә (Сәрвәрне тыңлар-тыңламас йөк төялгән арбаны карап чыга да, кулы белән ишарәләп хатыннарны үз янына җыя). Бармаска булгандыр Миңҗамалың. Килмәгән кешене өенә барып эзләп йөрергә безнең вакыт инде хәзер. Бармаса — аның эше. Китәбез аңардан башка.

    Менә нәстә сезгә атка әйләнгән хатыннар. Без, Сәрвәр белән икәү тарта арасына җигеләбез. Ике килен арбаның ике ягына бәй­ләнгән баудан тарталар. Рәйхан, син ахирәт, арба артыннан этәрсең дә, хәлеңнән килгән хәтле, түбән таба, без чабулаганда, тотынып та йөгерерсең. Без бик кызып китеп, син йөгерә алмый башласаң, арба артына утыр да төш.

    Рәйхан. Ярар, ахирәткәй! Шулай итәрмен. Утырып төшәрмен. Ярар!

    Мөнәвәрә. Шулай ит. Инде кузгалыр алдыннан бер дога. Укы Рәйхан «Әлхәм»не. Хатыннар, кер арба тәртәләренә, алгы тәгәрмәч­кә утырышалар. Рәйхан «Әлхәм» догасын укый.

    Рәйхан. Әгүзе биллаһи мина шайтан иррахим-им! Бисмиллаһир рахманиир рахим. Әлхәмделлилаһи ирахман ирахим! Мәлики йәүметдин... Әмин! (Кузгалалар.)

    Мөнәвәрә бүлгәнчә хатыннар урыннарын алалар.

    Мөнәвәрә (ярым пышылдап). Хараплар гына булдык, ахирәтләр. Һади килә!

    Бар да куркышып туктап калалар. Һади керә. Кулында каеш чыбыркы.

    Һади. Исәнмесез, чибәркәйләр?!

    Хатыннар куркып кына исәнләшәләр.

    Һади бөкләп тоткан чыбыркының сабы белән сул кулының учына суга-суга арбага «җигелгән» хатыннарны, йөк төялгән арбаны карап чыга. Мөнәвәрә белән Сәрвәр алдында туктала.

    Һади. Барырга тәвәккәлләдегез инде, миннән рөхсәт булмаса да?!

    Мөнәвәрә.Тәвәккәлләдек, Һади! Хет үтер, хет кис, хет төрмәгә алып барып яп! Барыбер китәбез! Ирләребез ач анда!

    Һвди (кесәсеннән кәгазь чыгарып Мөнәвәрәгә суза). Мөнәвәрә! Син старший булырсың! Менә сезгә барырга рөхсәт итеп язылган ысправка. Алтыгызның да фамилиясе теркәлгән. Юлда, авыллар аша узганда йәисә барып җиткәч берәр милиция-фәлән бәйләнсә, шушы ысправканы күрсәтерсең. Кирәк булса дип яздым инде. Хәер, кем генә бәйләнсен инде сезгә! (Барлап карый.) Миңҗамал юкмыни инде?

    Мөнәвәрә. Юк. Курыкты, ахрысы.

    Һади. Миңа ачу тотмагыз. Мин дә кеше кешесе бит — аңлагыз шуны. Егетләргә миннән сәлам әйтегез. Исән-сау йөреп, имгәнмичә кайта алсыннар. Кузгалыгыз, Аллага тапшырып!

    Шул чакта хәле-тыны бетеп, аркасына капчык аскан, бер җилкәсе аша бәйләп ике төен аскан, бер кулына тагын ике төен тоткан, уң кулына... бер яшьләр чамасындагы улы Мөнирне утырткан Миңҗамал хәле-тыны бетеп йөгереп килеп керә. Һадига игътибар итмичә:

    Миңҗамал. Әй, Иллаһ-һым Кәрим!

    Китмәгәнсез икән әле, Аллама шөкер! (Мөнирне җиргә утыр­тып арбага әйберләрен төйи башлый. Һадиның тавышын ишетеп сискәнеп, куркып китә.)

    Һади. Ул, яше дә тулмаган баланы нигә дип алып барасың инде? Юл бик ерак бит! Сабый түзәрме икән? Юлда чирләп, ул-бу булып китсә?

    Миңҗамал (хатыннарны карап чыга, тынычлана төшә). И-и, Һади-и! Ни эшләп түзмәсен ди инде? Татар баласы бит ул, ничек кенә итеп түзә әле ул. Сәләхетдинемнең шушы баланың йөри башла­ганын инделәр дә күрәсе килгән иде. (Мөнирне бастырып куя), йәле, улым, йөреп күрсәт әле Һади абзаңа, йәле? (Мөнир йөри.) Әт-тә диген әле, улым! (Хатыннарга). Сез, ахирәтләр, каршы төшмәгез инде бу баланы алып барганга.

    Мөнәвәрә. Ярар, Һади! Без кузгалыйк инде.

    Һади. Мөнәвәрә, Сәрвәр! Сез башрак булып барыгыз инде. Юк-барга тавыш чыкмаслык итеп тату итеп йөреп кайтыгыз. 4—5 көн­нән артыкка китмәсен сәфәрегез. 

    Хатыннар: Ярар, ярар! Тиз кайтырбыз.

    Мөнәвәрә. Кузгалдык, Аллага тапшырып.

    Арбаны кузгатып юл сәфәрен башлыйлар. Һади артларыннан кызганган хәлдә япа-ялгызы торып кала.

           *     *     *    

    Хатыннар арба тартып кузгалып китәләр. Сәхнәне озын юл кебек итеп бер урыйлар. Сәрвәр тәртә арасыннан чыгып басып кала. Узган юлга карап ала да халыкка:

    Сәрвәр. Сугышка хәтле булган тыныч тормышымны карагыз инде хәзер.


    Икенче пәрдә.

    Ярлы гына бер бүлмәле йорт. Сул якта мич, ишек каршында сәке. Чүпрәк паласлы. Сәрвәр Хәйбулланы уята. Уртада асылынган бишектә бала ята.

    Сәрвәр. Әй, тор, тор! Таң сызыла башлаган. Әткәйнең уракка китәр чагы җитә. Әйдә кереп аларда чәй эчик тә бергәләп.

    Хәйбулла тора. Ишек төбендәге комганны алып чыгып китә. Сәрвәр баланы алып астын алыштыра башлый.

    Хәйбулла кире керә.

    Хәйбулла. Киткәннәр бит!..

    Сәрвәр. Ничек киткәннәр?

    Хәйбулла. Ничек, ничек? Капка ачып, ничек булсын?

    Сәрвәр. Йә, Ходай!!!

    Хәйбулла. Әти белән сеңелкәш кырга киткәннәр. Ат та, арба да юк анда.

    Сәрвәр. Әй, иллаһ-һым! Кичә көне буена яланда кара көеп йөргән иде шул әткәй. Нигә икән дип уйлаган идем, безне уракка алып бармас өчен икән. Инде бит ничәмә айлар яшибез шушы баздуш өйдә. Зур өйдә аларга комачау итмибез. Бу өйне инде әллә кайчан сүтәргә кирәк. Үзе дымлы өй эчендә, үзе суык — җылы тотмый. Үгәй-үгәй инде. Үгәй булгангадыр инде. Әнкәң ашаган бер сыныкны күздән кичереп, санап утыра...

    Хәйбулла. Китеп барган Маһинур белән генә. Нәрсәне аңлата инде бу кыйланышы моның?

    Сәрвәргә карый.

    Сәрвәр. Мин сыерларны савып керим әле.

    Чиләк алып чыгып китә дә, шунда ук кирне борылып керә.

    Сәрвәр. Әнкәй сыерны саврага рөхсәт итми. Үзем савам, үзем куам, ди.

    Хәйбулла. Кумагае, чәнчелеп китсен лә!!! Чукынсын сыеры белән! Әйдә, беткән дөнья беткән, ятыйк та йоклыйк.        

    Чишенмичә урын өстенә ава.

    Сәрвәр. Кит, юньсез, төп үтеп беткән! Нинди йокы кирәк инде сиңа тагын?!

    Хәйбулла. Әй, төкер лә дөньясына. Бер юне чыгар әле. Минем башка кичә үк яланда чакта бер уй керә башлаганые. Шуның очына чыкмасаммы мин бүген...

    Өйнең ишеге ачылып китә. Аннан яртылаш тулы булмаган ниндидер капчык күтәргән үги әни Хәнифә күренә. Капчыкны сәкегә утырта.

    Хәнифә (Сәйфуллага кабалана-кабалана).Менә, атагыз сезгә кертеп бирергә кушты. Бездән сезгә тиешле нәрсә шушы диде. Атаң бүгеннән башлап үз көннәрен үзләре күрә башласыннар, диде. Бездән сезгә фатиха, диде...

    Чыга башлый.

    Хәйбулла. Әни, тукта әле беразга. Бу безне башка чыгарумыни инде?

    Хәнифә. Атаң үз көннәрен үзләре күрсен дигәч, башка чыгу­дыр инде. Дөрес аңлыйсың.

    Хәйбулла. Дөрес аңлыйсың, имеш? Без өч җан ничек яшәргә, нәрсә белән көн күрергә тиешбез инде? Безгә тиешле ризык, җир кая?

    Хәнифә. Мин балам бернәрсә дә белмим инде. Атаң өч көндә сезгә бу өйне бушатырга кушты. Чыгып китсеннәр, югыйсә урамга үзем чыгарып ыргытам бишекләре, ниләре белән, диде. (Үз-үзенә.) Теләгемә ирештем, Аллага шөкер, котылам болардан. (Хәйбуллага.) Хәзер Сәйит влачы бит — берәр чарасын күрерләр, урамда ятмас­сыз. (Чыга башлый.) Атаңның холкын яхшы беләсең, тавыш-тынсыз гына чыгып китү ягын карагыз. Безгә кереп йөремәгез.

    Чыгып китә.

    Хәйбулла идән уртасында азрак басып тора да, сәкедәге капчыкны чишеп, ачып карый.

    Хәйбулла. Арыш оны бу. Үзе иләмәгән дә (кабып карый). Әллә әремле инде? Син дә кабып карале!

    Сәрвәр. Кит, кирәге юк. Кире кертеп бит оннарын. Әй, Ходай-йым! Тагын нәрсәләр күрәсебез бардыр инде.?

    Хәйбулла. Күрде, ди, күрми ни! Хәзер патша заманасыдыр сиңа?! Этлеккә киткәч мин дә эт!

    Чөйдән салам эшләпәсен кия дә, чыга башлый.

    Сәрвәр. (баласын күтәргән килеш ишеккә аркылы баса. Елаган тавыш белән). Карале, мин бер үзем нишлим монда? Дәшми-тынмый кая китәсең минем ялгызымны ташлап монда?

    Хәйбулла. Ташламыйм, ташламыйм, курыкма юкка. Көрпә бабакайга барам әле. Ул бит безнең нәселдә иң олыбыз. Син өйдә генә утыр, чыгып йөрмә, әниләреңә дә барма. Мин аңа батрак урынына ничәмә-ничә еллар эшләгәннән соң, буш кул белән безне урамга кумакчы. Ничек җиңел генә котылып, безнең язмышны җиңел генә хәл итә. Иске заман түгел хәзер — Совет хөкүмәте илдә! Кайгырып утырма! Имез баланы!

    Эшләпәсен басыбрак кия дә чыгып китә.

    Сәрвәр (бала имезергә утыра). Хәйбулла һаман юк. (Балага ими бирә.) И-и, сабый, сабый! Сиңа ими булса, астың коры булса — башка берни дә кирәкми инде. Бәхетең генә булса ярар иде инде.

    Кара Гобәй керә.

    Сәрвәр. Әйдүк, әти! Әйдүк! Түрдән үт!

    Кара Гобәй. Исәнме, кызым! Сабый исән-саумы? Кияүнең хәлләре ничек?

    Сәрвәр. Аллага шөкер, исән-иминбез барыбыз да. Кияүең дә исән. Түбән Очка Көрпә бабайга дип чыгып киткән иде — нигәдер озаклады.

    Кара Гобәй тәрәзәдән карый.

    Кара Гобәй. Әнә кода да кайтты урактан кызы Маһинур белән. Сез бүген нишләп уракка бармадыгыз, кызым? Әниең җибәрде мине, белеп кайт әле, авырмыйлармы икән, дип...

    Сәрвәр. Авырмыйбыз... әти... (Бала өстенә иелә биреп сулкылдап елый башлый.)

    Гобәй сәкегә утырып дога укып бит сыпыра.

    Кара Гобәй. Елама, кызым. Кодадан башка дөньяда әнкәң белән мин дә бар бит әле. Кияү киткәч, бүген күршегез Сәхипҗамал килгән. Чышын-пышын әниеңә нәстәдер сөйләп, тутырып китте. Ат җигәр алдыннан кергән идем чәй эчәргә дип, әниең, Сәхипҗа­мал­ның нигә килгәнен әйтте миңа. Ул иртән читән аша сиздерми генә карап торган. Теше сызлаган төне буе. Иртәнге салкынга чыккач сызлавы басылмасмы икән, дип. Камыт, ыңгырчакларны кода абзар эчендә үк кидереп алып чыккан атка. Тиз генә атны тәртә арасына кертеп дугалады да, кызы Маһинурны җигеп беткәч чыгарып утыртты да, китеп тә барды. Ди. Капканы ябып та тормады, Хәнифә чыгып япты, ди. Кичтән дегет белән капка тимерләрен майлап йөри иде Зәйнулла. Шыгырдамасын ачканда-япканда дип майлаган икән. Әнкәң җибәрде, мин урыслар Бирюзовкасыннан кайткан көенә. Бер урыска Миңлебай абзый белән мич чыгарабыз. Сөйлим дә сөйлим. Хәлләрегез ничек, кызым?

    Сәрвәр. Безне әти монда башка чыгаралар.

    Кара Гобәй. Шулай укмыни инрде сезнең хәлләр. Ала-ай!

    Сәрвәр. Безгә тигән «мал» әнә ярты капчык чамасы он сәкедә утыра.

    Кара Гобәй (торып капчыкны ачып онны тәмләп карый). Оны арыш оны. Болай әйбәт кенә  кебек, тик әреме бар азрак. Байгара яланыннандыр — анда әремле була арыш һәрчак.

    Сәкегә утыра.

    Кара Гобәй. Менә нәрсә, кызым. Бүген соң инде. Иртәгә иртүк мин ат җигеп килермен. Безгә күченерсез. Иншалла, еллык ризык бар. Кулымнан эш килә. Кияү дә ат кебек таза, эш рәте белән. Кода бернәрсә дә бирми икән — бирмәсен. Сез яшьләр, көчлесез — киләчәк дөнья сезгә кала барыбер.

    Сәрвәр. Картайган көнегездә сездә болай да өч бала. Сеңелем Әсма да, оныкларыгыз Хәйретдин белән Хәмит. Берсеннән-берсе бәләкәйләр бит.

    Кара Гобәй. Бәләкәй булсалар ни?! Сабыйлар бит алар гөнаһсыз. Яшәве күңелле алар белән. Синең кызың да үзебездә тәпи китәр, Алла боерса. Йөгерерләр бергәләшеп. Бергәләшеп яшәрбез — иншалла.

    Ишектән Хәйбулла, авыл советы рәисе Бамбыр Гобәйдулла, аның секретаре Төрек Абдулласы, Көрпә Гобәйдулла килеп керәләр.

    Бамбыр. Әссәламмәгаләйкү-үм бу йортка. Исән-саулармы-ы? (Кара Гобәйгә). Адаш абзый ни хәлләрең бар? Син дә монда икәнсең.

    Кара Гобәй. Аллага шөкер адаш энем! Исән-сау йөреп, эшләп, оныклар үстереп яшим.

    Бамбыр. Шулай булсын, әмин. (Секретарьга.) Абдулла энем! Син бар бу йорт хуҗасы Зәйнулла Фәйзуллинны чакыр әле монда. Авыл Советы рәисе чакыра диген.

    Абдулла чыга.

    Бамбыр (Хәйбуллага). Син энем, килен белән ишек алдында бүрәнәләр өстендә бераз утырып көтегез инде. Без, олылар, монда бераз сөйләшеп алыйк.

    Хәйбулла белән бала күтәргән Сәрвәр чыгалар.

    Кара Гобәй. Без монда көтмәгәндә өч Гобәй җыелдык. Энем, мин китимме әллә?

    Бамбыр. Син бит киленнең атасы. Сине үгәй әти дип әйтергә тел дә әйләнми. Күңелең бик тә кешелекле синең, адаш абзый.

    Кара Гобәй (уңайсызланып елмая). Ярар инде. Бик мактап та җибәрмә мине.

    Йөзенә ачуы чыккан Зәйнулла керә.

    Зәйнулла (үз-үзөенә). Юньлегә йөрми инде болар төнгә каршы, теге чучканың эше бу. Җыен йолкыш, аналарын сатыйм. Патша  заманында мин боларның сәламнәрен дә алмый идем.

    Бамбыр. Исәнлек-иминлекме Зәйнулла? Мал-туарлар, бала-чагалар исәннәрме? Дөньялар барамы?  

    Зәйнулла (коры гына).Аллага шөкер, хәзергә җан асрыйбыз әле.

    Бамбыр. Йә, Зәйнулла! Игеннәр ничек бу ел, уңдылармы?

    Зәйнулла. Уңдымы дип, эшләсәң уңа инде. Келәткә кергәннән соң беләсең инде уңганмы-уңмаганмы икәнне.

    Бамбыр. Ай, ул яктан эшләргә синдә кул көче җитәрлек инде. Улың, килене(, кызың, хатының белән эшләүче биш кеше. Ике кече балаң  гына эшләми. Хатының өйдә пешереп-төшереп, өч баланы карап торса да, зур ярдәм бит инде...

    Зәйнулла (теләмичә генә). Ы-ы, шулай! Ярдәм! Эшләсәң, ярдәм инде үзеңә.

    Бамбыр. Мин сораштырам, болай! Ярый инде, арышны да яртылаш ургансыз икән, әйбәт булган анысы. Әййе, әйбәт булган! Сорыйм әле: килен ничек соң? Килен? Катнашамы эшләргә? Әнкәсе Садрикамалга охшаса, уңган булыр ул. Тик имчәк баласы булгач, авырракка киләдер инде. Нәселе киленеңнең бик уңган нәсел, игелеген күрергә язсын. Тупырдап торган оныклар белән баетсын нәселеңне, Зәйнулла...

    Зәйнулла (түземе бетеп акырырга тотына). — Сез нәрсә мине монда бала-чага кебекләр иттереп кыйландырмакчы буласыз, ә?! Нәрсә дип килеп кердегез минем йортыма минем рөхсәттән башка?! Сезнең белән монда бушка тел чарлап торырга минем вакытым да юк, теләгем дә юк. Каян килгәнсез, әйдә, шунда артыгызны ялтыратыгыз...

    Бамбыр (сәкедә утырган җиреннән торып баса, тавышы корычлана). Чү-чү, Зәйнулла, кызмый тор әле син болай сәбәпсез. Без дә монда уен уйнарга дип килмәдек. Ниндирәк иттереп сөйләшмәкче буласың бит син әй, безнең белән, ә? Патша заманы булган булса, бу кыйланмышларың өчен авыл старостасы Мидал Җәләли сиңа әллә кайчан ике күз араңа таягы белән берне тондырган булыр иде инде, күзеңнән ут көлтәләре очканчы. Алай совет влачының сүзен бүлеп акыра башларга гайрәтең җиткәч, әйдә, рәхим итеп, күчик төп эшкә. Менә сиңа алайса сорау: улың Хәйбулла Фәйзуллинны хатыны һәм дә имчәк баласы белән башка чыгарасыңмы?

    Зәйнулла (ачу белән). Кешедән сорап тормадым. Чыгардым инде.

    Бамбыр. Ярар, алайса, анысын әйбәт иткәнсең чыгарып. Шуннан, нәрсәләр бирдең инде аларны башка чыгарганда?

    Зәйнулла тәрәзә ягына карап дәшми.

    Бамбыр. Йә, нигә дәшмисең

    Зәйнулла. Нәрсә биргән, бирмәгәндә, сезнең нәрсә эшегез бар?

    Бамбыр. Безнең бөтен нәрсәдә дә эшебез бар. Чөнки без авыл халкы сайлап куйган Совет влачы. Хатынын ияртеп, имчәк баласын күтәреп, ул авыл буйлап, өй саен кереп хәер сорарга чыгып китәргә тиешмени, ә?

    Зәйнулла. Эшләсен, туйдырыр тамагын. Үзегез Сәүит влачы дип әйтәсез бит, эшләмәгән ашамый, дип. Эшләсә...

    Бамбыр. Тукта, мине тыңла инде хәзер. Нигә, улың синдә унтугыз яшькә җиткәнче түшәмгә төкереп кенә, эшләмичә тик яттымыни? Бар әле (Көрпә Гобәйгә), адаш абзый, авырсынмасаң алып кер әле ул егетне монда. Мин үзем сорашыйм әле аңардан. Син, Габдулла энем, сикритар бу ларак, мин сораганны, әтисе, улы сөйләгәнне язып, теркәп бар. Ни өчен дисә(, эш монда ике арада зурга китәргә охшаган. Кирәге чыгуы бар, һәм шул язулардан карап искә төшерә торган нәрсәләр булуы ихтимал.

    Монысы ярар. Азрак артка чигенеп әйтим әле сиңа, Зәйнулла: чакырмыйсың да бит син. Миңа килгәнсез, әйдәгез минем өйгә керегез дип. Безнең татарда булмаганны эшлисең син, Зәйнулла, Ай-һай бик ныклап һәм озакка ялгышасың! Моны мин әйтәм сиңа, бывший яфрәйтер Гобәйдулла Даутов. Хәзер синең белән минем картая башлый      торган чакларыбыз җитте. Ә яшьләр, авырлык белән булса да, көч ала, мал таба, алдагы тормыш алар кулында булачак. Күреп торасың бит, Совет хөкүмәте ялчылыктан коткарып бетереп бара безнең халыкны. Азрак кына булса да, хатыннан башка уйлый белергә кирәк...

    Гобәй Көрпә белән Хәйбулла керәләр.

    Хәйбулла. Мин кердем, абзыйлар.

    Бамбыр. Бик әйбәт, энем.

    Хәйбулла кулларын кая куярга белмичә идән уртасына басып туктый.

    Бамбыр. Йә, улым, сөйлә инде безгә, язгы чәчү вакытында атаңа иген чәчештеңме?

    Хәйбулла. Чәчештем.

    Бамбыр. Ничек итеп?

    Хәйбулла. Куна ятып чәчтем. Башта җирне сөрдем, кул белән чәчтем, аннары тырмаладым.

    Бамбыр. Тубал белән йөри беләсеңмени?

    Хәйбулла. Белмичә, нәрсәсе бар аның! Ундүрт яшьтән бирле йөрим инде мин тубал белән.

    Бамбыр. Тырмага кайчаннан бирле йөрисең?

    Хәйбулла (елмая, күңелле итеп). Үземне үзем белә башлаганнан бирле.

    Бамбыр. Печәнне күпме әзерләдегез?

    Хәйбулла. Йортка унсигез фурман китердек, яланда тагын өч кибәнебез бар.

    Бамбыр. Печән чапканда, кибәннәр салганда кеше ялладыгыз­мы?

    Хәйбулла. Юк, ялламадык. Бар эшне дә үзебез эшләдек. Әти кибән башында торды, мин ыргыттым, Сәрвәр белән сеңелем чүмәлә тарттырдылар.

    Бамбыр. Ә әниегез?

    Хәйбулла. Безнең әни ялан эшләрен яратмый ул. Аннан ике бәләкәчләре дә бар бит.

    Бамбыр. Ярар, болары аңлашылды. Әтиең сезне башка чыгара икән?

    Хәйбулла. Иртән әни шулай диде шул. Әти үзе әйткәне юк. Безнең белән сөйләшми. Икенче көн инде.

    Өйдә авыр тынлык урнаша.

    Бамбыр (бераз дәшми торгач). Ничекләр итеп яшәргә уйлыйсың инде?

    Хәйбулла (акрын гына). Белмим инде...

    Бамбыр урыныннан торып Хәйбулланы аркасыннан сөйгән кебек итеп ишеккә этә.

    Бамбыр (тавышы калтырап куя). Бар, улым, син чыгып тор, без монда, зурлар, сөйләшик әле азрак...

    Хәйбулла чыга. Бамбыр Көрпә Гобәй белән Кара Гобәйгә мөрәҗәгать итә.

    Бамбыр. Сез, абзыйлар, миңа рөхсәт итегез инде бу нәрсәне азрак көйрәтеп алырга. (Кесәсеннән янчык чыгара.) Югыйсә, баш эңке-меңке килә башлады.

    Кара Гобәй. Көйрәт, энем.

    Көрпә Гобәй. Сорап торасың — үзең бит влач. Тарт әйдә!

    Тәмәке урап кабыза да бер-бер артлы суыра. Зәйнуллага дәшә.

    Бамбыр. Йә, Зәйнулла! Хәзер син нәрсә әйтәсең инде?

    Зәйнулла. Бернәрсә дә әйтмим. чыгарган, эше беткән.

    Көрпә Гобәй. Җир бит! Мин сине...

    Бамбыр. Утыр, адаш абзый, утыр! Иң әвәл Сәвит влачы исеменнән мин сөйләшим әле. Габдулла, син энем туктама, яза бар. (Зәйнуллага). Бу малай синең балаңмы?

    Зәйнулла. Нигә? Минеке булмыйча, кемнеке булсын, ди. Минеке.

    Бамбыр (гаҗәпләнеп). Шулаймыни-и?! Синекемени-и-и!? Кылануыңа караганда, мин әллә җилдән туганмы, йәисә читтән килеп кердеме икән әллә дип йлаган идем. Синеке икә-ән! Алай булгач, син аны нигә бернәрсәсез урамга куасың?

    Зәйнулла. Нигә урамга кусын, ди?! Әнә бит яшәгән өе бар.

    Бамбыр. Ә-ә, шулаймыни? Габдулла, яз энем болай  дип: Зәйнулла Фәйзуллин диген, олы улы Хәйбулла Фәйзуллинга диген, хатыны һәм имчәк баласы белән башка чыгарганда, диген, түбәндә күрсәткән әйберләрне бирде диген. Саныйбыз шуларны, яз!

    Пот ярым арыш оны, диген. Ике тәрәзәле, салам башлы, өй алдысыз баздум өй, икенче яше белән барган тана бозау...

    Зәйнулла. Нинди тана бозай ди ул тагын?

    Көрпә Гобәй. Ак башлы тана бозау!

    Бамбыр. Шаулама, Зәйнулла, шаулама! Чит кешегә түгел бит, үзеңнән туган малаеңа. Син, Габдулла энем яз, туктама!

    Абдулла. Язам, абзый, язам!

    Бамбыр. Яз! Яңа йорт бетерергә кырык баш бүрәнә диген!

    Зәйнулла. Көпә-көндез талыйлар бит. Йә, Аллам! (Көрпә Гобәйгә). Нәрсә карап торасың син. Син бит абый минем. Нигә боларга ирек куясың?

    Көрпә Гобәй. Ә-ә-, шулаймыни-и?! Аллаһы Тәгаләне исеңә төшердеңме? Бертуган абзаң исеңә төштеме-е? Әти мәрхүмнең гомере буена җыйганы бер сиңа калды  өелеп. Без тагын дүрт малай бер тиенсез туган йорттан зимагурлыкка чыгып китеп, кайсыбыз кая таралып беттек. Хәзер хатын сүзе белән йөреп, үз балаңны җәбенрлисең, җир бит. Бүрексез нәстә! Хатыннар күпме булса да туймый алар. Үз әнкәсе исән булса, бу бала шушылай эт типкесендә йөрер идемени? Ә?

    Зәйнулла. Үз малаеңны бел, минекенә кысылма.

    Көрпә Гобәй. Мин сиңа хәзер әти мәрхүм урынына калганмын. Минем улым бер йортта торса да, аерым үз өе белән яши. Бүген башка чыгам дисә, ирек аңарда. Бар да урталай бүленәчәк...

    Бамбыр. Ярар, Гобәйдулла абзый, тынычлан. Без бу алышуны, кызу чагында бетерик инде. Төн кыска, ял кирәк барыбызга да.

    Зәйнулла! Менә болай сиңа: үзең, хатының, ике бәләкәй балаң, зур кызың — сез бишәү. Алар өчәү: улың, киленең, кечкенә кызла­ры. Ата кеше булуыңны исәпкә алып, сине дөньяның ике өлеше, аларга бер өлеше. Малаең Хәйбуллага инде. Бөтен нәрсә өч өлешкә бүленә. Шуның бер өлеше улыңа ике өлеше сиңа. Улыңа танаңны, бәрәннәре белән ике сарыгыңны бирәсең. Сарыкның берсен син бир, икенчесен улың сайлап алыр. Урмаган игенне сажинлап бүлегез, урганын көлтләп. Һәркайсыгыз үзенә тигәнне үзе җыйнап алсын. Бәрәңгене буразналап бүлегез. Оят эш бу, беләм, тик башка чара юк, ничарага бичара булып беттегез инде. Зәйнулла үзең сәбәпче. Әгәр инде Зәйнулла, шушы мин әйткәнгә риза булмасаң, иртәгә үк күрше-күләнне кертеп комиссия төзеп, упис ясап бүлешербез сезнең җыйган байлыкны. Менә шул сиңа, әйтәсе сүзеңне әйт тә, без киттек.

    Зәйнулла (башын иеп утырган. Читкә карап). Влач булгач, кеше малын нишләтергә кирәген сез беләсездер инде. Әйдә... сезнеңчә булсын...

    Бамбыр. Беләбез. Чөнки без унсигезенче елны, партизан булып, мылтык тотып влач өчен байлар белән сугыштык, кан түктек аның өчен. Совет влачы бар вакытта синең кебекләргә авызлыкны тиз кидерербез. Син бит ир уртасын куган кеше, ике тапкыр солдат хезмәтен үтеп, сугыш окоплары, нимес плинен күргән кеше. Үз балаңнан үзең кызганасың, ярамый алай. Унсигезенче елның язында, байлар җирен бүлгәндә, совет влачын­нан файдаланып басуларда иң алдан син йөредең акырып. Сикермә, Зәйнулла! Ил каршында яхшы түгел.

    Зәйнулла. Сездә дә үсәләр малайлар, күрербез әле...

    Бамбыр. Үссеннәр, әмин! Тик үзем исән булсам, минем улым, синеке кебек, күзләрен мөлдерәтеп, кеше күзенә карап, ярдәм эзләмәячәк.

    Бетте шушының белән. Габдулла чакыр егетне!

    Габдулла ишек ачып Хәйбулланы чакыра.

    Бамбыр. Менә, улым, атаң белән сөйләшкәннән соң, аның ризалыгы белән чыгарган карарыбыз. Малның өчтән бере сиңа тия. Бабакаең (Көрпә Гобәйдуллага күрсәтә) бүлеп алып бирер. Кычкырышма, талашма, аңарга аркаланып эш ит...

    Хәйбулла. Ярар. Шулай итәрмен..

    Көрпә Гобәй. Ярар, энем, шулай эшләрбез.

    Бамбыр (секретарьга). Кая, Габдулла энем, язганыңны карыйк — дөресме икән.

    Секретарь кулыннан язылган кәгазьләрне алып караштыра да, аңарга иелә биреп башкалар ишетелмәслек итеп әйтә:

    Бамбыр. Ничә тапкырлар әйткәнем бар сиңа, энем: шул язган кәгазьләреңнең өске уң мөешенә япьләрен өскә каратып сәнәк төшереп куй дип. Миңа кәгазьнең өске ягын белеп, кулга тотар өчен. Минем яңа әлифне укый белмәгәнне беләсең бит. Югыйсә, кайсы ягы кәгазьнең өске ягы икәнен белеп булмый. Ярый әле, Зәйнулла да белми яңа әлифне...

    Ктитек җәмәгать.

    Кара Гобәйдән башкалар китә. Бала күтәреп елмаеп Сәрвәр керә. Кара Гобәй кесәсеннән чыгарып Хәйбуллага акча бирә.

    Кара Гобәй. Менә кияү сиңа илле ике тәңкә акча. Минем яшькә үземнән дә зур, Төхфәт кияү бар бит?

    Хәйбулла. Әййе. Ике Су Арасы Төхфәт абзый. 

    Кара Гобәй. Нәкъ үзе. Бик шәп айгыры бар. Шуңа бар, сатып ал шул айгырны. Сиксәнне сорый. Калганы бурыч диген. Печтереп алаша итеп җигәрсең. Иртәгәдән миңа күченегез. Авыл очыннан урын алып шунда төпләнә башларсыз. Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, атаң белән 2—3 елсыз йөрешеп китә алмассың. Мин биргән акча сиңа бурычка — җайлап түләрсең. Яши башлый­сың — бушка, кеше исәбенә яшәмәскә тырышып дөнья көтәргә өйрән. Хушыгыз. Иртәгә иртән ат җигеп сезне алырга килермен. Кайтып әнкәгезне тынычландырыйм инде мин. Ходайга биргәненә шөкер. Хушыгыз.

    Китә.

    Хәйбулла. Булды бу хатын! Яшәсен Совет влачы һәм өч Гобәйдулла!

    Пәрдә төшә.

     

    Өченче пәрдә алдыннан

    Сәхнәгә арба тартып хатыннар керәләр. Алар инде килә-килә бик алҗыганнар, арыганнар. Рәйхан белән Миңҗамал арбаны арттан этәләр. Мөнир арбада капчыклар арасында  ипи кимереп утыра. Сөйләшүләр тәмам беткән.

    Барган уңайга Рәйхан клуларын арбадан ычкындыра да иелеп гарип аягын уарга тотына. Акрын гына янтаеп уң якка ава. Арба баруын дәвам итә, хатыннар Рәйханның егылганын күрмиләр. Рәйхан тезләнгән хәлдә арба артыннан үрмәләргә маташа. Дәшми. Тарткан бауны җилкәсендә әйбәтләп куярга дип болашкан Әсма егылган Рәйханны күреп ала.

    Әсма (Сәрвәр белән Мөнәвәрәгә). Апа дим! Мөнәвәрә апа! Рәйхан апа егылып торып калган.

    Арба туктый. Мөнәвәрә Рәйхан ягына бара-бара Миңҗамалны шелтәли. Калган хатыннар Рәйханны барып торгызып җитәкләп арба янына алып киләләр. Әйрән эчерәләр.

    Мөнәвәрә. Син, Ми!җамал, нигә әйтмисең Рәйхан егылып калды дип, ә?

    Миңҗамал. Миндә Рәйхан кайгысы юк әле монда. Арба этимме, Мөниремне карыйммы егылып төшеп калмасын, дип.

    Мөнәвәрә. Бергә чыкканбыз икән авыр юлга, без бер-беребезне карап, тикшереп барырга тиешбез. Әнә бит, аягы чыдамады Рәйханның.

    Миңҗамал. Чыдамаса, йөрмәсен гарип аяк белән ерак юлга. Титакласын авыл буйлап кына.

    Мөнәвәрә (тавышына басым ясап, акрын гына). Син шаулама, Учак! Безгә кем аксак, кем бала белән, дип сүз кузгатырга ярамый. Чыкканбыз икән юлга — иң соңгы чиккәчә, барып җиткәнче, без бергә булырга тиешбез. Соңгысы булсын — башкача чәпчемә, Миңҗамал.

    Миңҗамал дәшми.

    Рәйхан (елап). Мине шушында ташлап китегез инде сез. Тик бер генә капчыгымны булса да алыгыз азык белән. Миңлебайы-ым, Миңлебай-йы-ым!

    Мөнәвәрә белән Сәрвәр бер-берсенә карашып сүзсез генә аңлашып алалар.

    Мөнәвәрә.  Әйдәгез, ахирәтләр, без болай итик. Бергә чыкканбыз икән, бергә булыйк. Рәйханны атлый алмый дип ташлап китсәк, аны без үлгәндә дә аннан онытмабыз. (Рәйханга). Син ахирәт, Мөнир янына менеп утыр. Инде күп калса, 15—20 чакрым ара калгандыр, ул каһәр суккан Раевкага кадәр. Ничек тә барып җитәрбез, иншалла. Ходай ташламасын безне!  Каршылар юктыр дип уйлыйбыз без Сәрвәр белән.

    Сәрвәр. Син, әй, Мөнәвәрә, калхуз рәисен сайлаганда Һади Чалыш кебегрәк әйттең. Ул да бит мине рәис итеп сайларга каршылар юктыр бит, ди.

    Хатыннар елмаешалар.

    Мөнәвәрә. Һади дигәннән, ул тиз кайтырга кушты. Кузгалдык, хатыннар! Аллага тапшырып,

    Рәйханны арбага утыртып кузгалалар. Рәйхан елап дога укый.

    Рәйхан. Тумыштан гарип булып, бәхетсез булып үскән идем. Ходай Тәгалә мине кызганып, менә дигән үзе чибәр, үзе уңган, үзе көчле, үзе... күп итеп ашый торган Миңлебайны биргән иде миңа. Күрәмме инде, юкмы инде...

    Пәрдә

     

    Өченче пәрдә

    Уртача җыештырылган татар өе. Тышта каты февраль бураннары. Тәрәзәгә карлы җил каты итеп бәрелә, шй диварларын селкетә, улый. Кич. Сәкедә Сөяксез Гайшә намаз укый, теләкләр тели. Өй эчендә чатан кыз Рәйхан укына-укына мич артындагы сарык, кәҗә бәтиләрен карый. Эше беткәч, сәке янына чабата тукырга утыра.

    Сөяксез Гайшә (намазын укып бетереп ике ягына да сәлам биргәч, намазлыкта аякларын уңайлап утыра да, Алласыннан мәрхәмәт сорый башлый). — И-и, Ход-дай-йы-ым! Без колларыңны мәрхәмәтләреңнән ташлый күрмә инде-е. Җан өреп безнең гәүдәбезгә, бу дөньяга безне хәрәкәтләнегез, дөнья көтеп мал табы­гыз, бергә кушылып тереклек итегез, дөньяга балалар китерегез, үрчегез, изге эшләр башкарыгыз дип китергәнсең икән, безнең барлыгыбызны онытмыйча ярдәмнәреңнән мәхрүм итми безне.

    Бүген фибрал бураны тышта. Инде караңгы да төште, буран көчәйгәннән-көчәя. Минем Шарлык авылына юл чыгып киткән төпчек улым Мөсәллимне юл адаштырмый гына исән-имин үзебезнең Әмир авылына алып кайтып җиткерсәң иде. Исән-иминнәр кайтса төпчегем, ул кайтканның икенче иртәсендә үк гарип-горабәләргә, ярлы-яәагайларга ризык белән, кием белән хәер-садакалар өләшер идем... Тик Мөсәллимем генә бүген Шарлыкка исән-имин барып җитеп, шунда кунсын иде җылы йорт эчләрендә...

    Рәйхан сәкедә урын җәеп ята, тик теләктә утырган Сөяксез Гайшәне тыңлап йоклый алмый. Бер тора, бер ята. Көтмәгәндә тыштан каты итеп тәрәзә кагалар. Рәйхан куркып урынына торып утыра, юрганына төренә. Сөяксез Гайшә укуыннан туктап катып кала.

    Сөяксез Гайшә. Ләхәүлә вә ля куәте, юньле бәндәләр генә булын инде, Тәңрем...

    Урын өстендә утырган Рәйханга эндәшә.

    Сөяксез Гайшә. Бу вакытта кем йөрер икән. Тор, кызым, сора әле, кем син диеп...

    Рәйхан. Юк, Гайшәттәй, куркам мин.

    Сөяксез Гайшә (урынында тәрәзәгә таба борылып утыра). Ай, куркам диеп инде, тотып ашамаслар, үз өебездә бит әле без, бар сора...

    Рәйхан. Юк, куркам мин, тормыйм...

    Сөяксез Гайшә. Әйдә, алайса, икәүләшеп сорыйк.

    Мич алдында табагач белән емкәне алалар да курка-курка тәрәзә янына киләләр. Карчык алдан, Рәйхан аның артыннан.

    Сөяксез Гайшә. Эһһем, эһһем! Кем... кх-г... Эһһем... Кем... Кем бар анда? Кем бар анда бу вакытта-а?!

    Урам яктан тәрәзә аша карлыккан тавыш ишетелә:

    Тавыш. Зинһар өчен кертә күрегез инде. Адашкан юлчы булам мин...

    Сөяксез Гайшә.Кем соң син, мөселман бәндәсеме?

    Тавыш. Мөселман, мөселман мин! Эстәрле авылыннан мин. Миңлебай исемле егет булам.

    Сөяксез Гайшә. Атаң кем?

    Тавыш. Түбән Очның Вәлекәй Капар дигән кеше минем әти. Миңлебай минем исеме. Миңлебай. Ходай хакы өчен кертегез инде, аяк-кулларымны өшеттем ахрысы. Үлемнән башка чарам калмады.

    Рәйхан (әбигә). Ирләр юк өйдә. Әллә нинди таныш түгелне ничек кертергә кирәк. Әтисен Капарда, ди. Шулай булгач, нәселе юньле түгелдер. Кертмик Гайшәттәй! Кертмик!

    Тавыш. Үзегезнең бер дә адашканыгыз юкмыни?Буранлы юлларда сезнең дә юлчыларыгыз адашып йөрсәләр? Миһербанлы булыгыз инде зинһар, Ходай хакы өчен.

    Сөяксез Гайшә. Лә иллаһи илла алла! Минем Мөсәллим бәбекәйем дә шулай адашып берәр авылга барып керсә, безнең кебек аны да шушылай кертмәсәләр. (Рәйханга). Ни булса да булыр, ачыйк ишекне, кызым. Ходай бәндәсе адашкан, ярдәм сорый бит без мөселманнардан. (Тәрәзәгә кычкыра.) Ишеккә бар, ачабыз.

    Берсе табагач, икенчесе емкә тотып өй алдына чыгып китәләр. Артлары белән чигенә-чигенә килеп керәләр. Аларга ияргән таза гәүдәле, кар-бозга каткан ир күренә. Өстендә иске бишмәт, колагы бәйләнгән бүрек, оек, чабаталар тузган. Ишектән керү белән ыңгырашып идәнгә егыла. Сөяксез Гайшә белән Рәйхан егетне торгызып, җитәкләп сәкегә алып барып яткырып чишендерәләр. Чабаталарын салдыралар, билгә кадәр чишендереп киндер сөлге белән тәннәрен ышкыйлар.

    Сөяксез Гайшә. Сөбханалла-машалла!!! Ай-һай, ирлек гайрәте көчледер бу егеттә! Бигрәк таза, бигрәк каты тәне. Ай-һай көчле кешедер бу егет.

    Егет торып утыра. Аңа аркасына калын шәл ябалар.

    Рәйхан. Абый, мә эссе шулпа эч.

    Чүмеч белән эссе шулпа бирә. Егет шулпаны эчеп бетерә дә, сәкегә ава. Рәйхан аның өстенә зур толып яба. Ут сүндереп йокларга яталар.

    Ут яна.

    Сөяксез Гайшә юан гәүдәсен авыр кузгатып намаз укый сәкедә. Рәйхан мич янында пешереп болаша. Егет уяна да, бераз мич янындагы Рәйханны сүзсез генә карап ята. Рәйханга дәшә:

    Миңлебай. Сеңелем, бу кайсы авыл?

    Рәйхан дертләп куя, Миңлебайга борыла.

    Рәйхан. Әмир исемле авыл, абый.

    Миңлебай (торып киенә башлый. Сөяксез Гайшә намазын тәмамлап намазлыгын җыя).

    Сөяксез Гайшә. Улым, каян кайтканда адаштың син? Эстәрле­неке дидең бит әле  төннә.

    Миңлебай. Әййе, Эстәрле кешесе мин. Урысларның Чигодаевка­сыннан өйләдән соң кайтырга чыккан идем. Җәяүләп. Буран капылт кузгалды да, атлаган юлны югалттым. Буранда адаштым. Йөри-йөри хәл бетеп егылыр дәрәҗәгә җиткән идем, сезнең тәрәзә утына килеп чыктым. Шул тәрәзә коткарды. Башкача ут юк иде йортларда. Йоклый иде халык.

    Сөяксез Гайшә. Ходай ташламаган сине, улым, Ходай. Тәрәзә­дә ут күрүең дә Ходайдан. Мин намаз укып, Ходайдан төпчегемне адаштырмыйча Шарлыкка алып барып җиткерүен теләп намаз­лыкта утыра идем.

    Рәйхан. Гайшәтти! Минем ашарга бар нәрсәм дә әзер. Кичә кичтән калган итле ашны җылыттым, ун вак бәлешем бар, күп иттереп кабартма пешердем.

    Сөяксез Гайшә. Утырт табынга барысын да. Кунак егет теләгәнен ашар.

    Рәйхан сәкегә ашъяулык җәя. Самавыр утырта, зур табак белән аш куя, кыстыбый, вак бәлешләр куя. Миңлебай башта табагы белән алып ашны ашап бетерә. Аннан соң икенче табактагы вак бәлешләрне ашап куя. Таба белән өелеп торган кыстыбыйны үзенә тартып китерә дә аны да ашап бетерә. Сөяксез Гайшә белән Рәйхан егетнең ашаганына сокланып, аптырап, үзләре ашауны да онытып карап утыралар. Табында ризык беткәч, Миңлебай Рәйханга өметләнеп карый. Рәйхан торып чыгып китә дә бер түгәрәк казылык күтәреп керә. Табынга бер бөтен түгәрәк ипи куя. Миңлебай аларны да чәй эчә-эчә ашап бетереп куя да, битен сыпырып тора. Тәрәзәгә карый.

    Миңлебай. Өйләгә таба буран басылыр дип уйлыйм мин. Кая чыгып мин малларыгызны карап керим әле. Аннан күз күрер нәрсә эшләргә икәнлекне.

    Киенә, чыгып китә.

    Сөяксез Гайшә белән Рәйхан аптырашып бер-берсенә карашып торалар. Карпчык телгә килә.

    Сөяксез Гайшә. Бу бәндә, кызым, өйләнмәгән егеткә охшаган. Тик үзе бик ярлы кеше баласыдыр. Мин болай күп ашаган кешене үз гомеремдә күргәнем юк иде. Җеппәрә, тек җеппәрә бу егет. Колакларының ничек селкәнгәнен күрдеңме ашаганда.

    Рәйхан. И-и, Гайшәтти! Мин аңарга күтәрелеп карарга да оялам. Чәй биргәндә кулларын гына күрдем. Әткәйнең кар көри торган агач көрәге хәтле бар куллары.

    Сөяксез Гайшә. Бүген китәр инде ул, кызым. Буран басыла. Син аңарга яңа чабаталар бир, бирнәгә дип әзерләгән җылы, чиккән чолгауларыңны бир. Кызганма.

    Рәйхан. Алар бит...

    Сөяксез Гайшә. Син мине тыңла. Мин намаз укыганда аның уянганнан соң синең мич янында болашкан чагында, сине күзлә­гәнен чамаладым. Аягың гарип инде синең, берсе гариплеккә. Тәннәрең түгәрәк, тыгызланып өлгергәнсең. Инде егерме белән киттең бит.

    Рәйхан  (уңайсызланып).Әй, Гайшәттәй!!!

    Сөяксез Гайшә. Өлгергәнсең, кияү кирәк сиңа.

    Рәйхан. Әй, Гайшәттәй!!!

    Сөяксез Гайшә.Гайшә. Мин күршеләргә дигән булып чыгар­мын. Син бик нык аксаламаска тырышып ныклап ашат моны. Күп итеп ит салып, куе итеп токмач пешер. Ашка-суга осталыгың бар. Кызганма, яңа чолгаулар бир, яңа чабата бир, җылы күлмәк-ыштан кидер. Бир, кызганма. Ашап туя башлагач, сиңа карап-карап алга­лады ул. Ошадың син аңа...

    Рәйхан. Әй, Гайшәттәй!!!

    Сөяксез Гайшә. Әниең миңа әйтте әйтүен: Гайшә күрше, Рәйханыма кияү табышсаң, сиңа бер күлмәклек бәрхет диде. Киям Алла боерса мин бәрхет күлмәкне.

    Рәйхан. Ашым пешә инде минем Гайшәттәй!

    Сөяксез Гайшә. Бар чык! Ашарга кер Миңлебай абзый дип елмаеп чакыр. Өстеңә кимә! Күлмәкчән генә чык, башмак чабата гына эләктереп, Түшләрең, сыртларың, бот-чәлтерләреңне күрсен. Аллага шөкер, бар дла бар синдә. Бер аягың читкәрәк караган икән, зарар юк. Калган урыннарың менә дигән — ирләр кулы үзеннән-үзе сузыла торган, тотарга дип.

    Әйдә, мин киттем чыгып. Син дә аны чакырырга чык. Мин берәр сәгатьтән керермен. Шул арада үзеңне арттан да, алдан да күрсәтә бел. Сихерлә тән торышларың белән. Әйдә! 

    Рәйхан. Әйдә, Гайшәттәй.

    Чыгалар. Бераз вакыт үткәч, Рәйхан алдан, Миңлебай аның артыннан керәләр.

    Икәү сәкегә утырып аш ашыйлар. Миңлебай Рәйхан салган өч тәлинкә токмачны, зур кисәк итне ашап бетерә.

    Миңлебай. Сеңлем, син әллә  кияүгә чыкмаган кызмы?

    Рәйхан (башын түбән иеп). Әййе.

    Миңлебай. Аш-суга бик оста икәнсең.

    Рәйхан (елмаеп).Мин, абый, һөнәргә дә остамын.

    Миңлебай. Нинди һөнәрләргә?

    Рәйхан. Киез итек, тула баса беләм. Чигүгә шәпмен. Бау, аркан ишә беләм. Бигрәк тә чабата ясауга остамын мин. Абзыйла­рым­ны да уздырып җибәрәм.

    Миңлебай. Ә алар кая? (Гайшә кереп ишек төбендә туктый).

    Рәйхан. Кемнәр?

    Миңлебай. Абзыйларың?

    Рәйхан. Дүртәү алар. Башка чыктылар.

    Миңлебай (кереп тыңлап торган Сөяксез Гайшәне күрми). Миңа синең кебек ашка-суга оста, эшкә уңган хатын кирәк иде. Тик ярлы гаиләдән мин. Яңа күз ачыла башлады. Ярәшкән кешең булмаса чык миңа. Алып кайтып китәм бүген үк...

    Сөяксез Гайшә. Син миннән сора кызны. Әнкәсеннән (Рәйханга күз кыса). Бирсәм аны мин бирәм инде, әнкәсе.

    Миңлебай. Әтиегез кая?

    Сөяксез Гайшә. Дидү базарына бодай сатарга китте. Әтиебез минем сүздән чыкмый ул. Ике көнсез кайтмый әле ул.

    Миңлебай (елмая). Синмени баш монда, гаиләдә.

    Сөяксез Гайшә. Мин баш.Чөнки миндә акыл.

    Миңлебай. Бир кызыңны миңа. Үкенмәссең.

    Сөяксез Гайшә. Мин сине белмим бит бөтенләй.

    Миңлебай. Белмәскә соң. Хәтта чишендереп үк карадыгыз бит инде төнен.

    Рәйхан торып китә дә, яңа чабата, чолгаулар, күлмәк-ыштан китереп сәкегә куя.

    Рәйхан. Ярар, Миңлебай абзый, тукта уйнап сөйләвеңнән. Чабатаң, чолгауларың тузганнар. Буран басылды, бар инде юлыңда бул. Ки шушыларны!

    Миңлебай биргәннәрне киенә. Үзе сөйләнә.

    Миңлебай. Атыгыз бармы?

    Рәйхан. Абзарда ике ат.

    Миңлебай. Берсен җигик. Әйдә, киттек минем белән. Авыл кызлары мине ярлы дип минем белән кунмыйлар да, кияүгә дә чыкмыйлар. Атыгызны иртәгә китереп китәрмен.

    Сөяксез Гайшә. Син, улым, әллә чынлыйсың инде?

    Миңлебай. Чынлыйм мин. Бир кызыңны.

    Сөяксез Гайшә. Ал, бирәм. Өстәп сиңа бер ат чанасы белән, бер сыер, дүрт сарык. Без хәлле мишәрләр. Ярдәм сезгә зурдан булачак.

    Рәйхан, кызым! Киен, атны җигегез, сыерны бәйләгез арттан, күп итеп чанага печән салыгыз. Атаң кайтуга ике көннән кияүне күрсәтергә алып кил. Шунда алып китәрсез сарыкларны, ун тавык та өстәрбез.

    Миңлебай. Әйдә, Рәйхан. Ат җигик, китәргә әзерләник. Тавыклар да булгач, алдым инде мин сине.

    Сөяксез Гайшә. Бар, кызым, бар. Шәп егет бу. Әмирнең мишәр кызларының эче яначак синең Миңлебаеңны күргәч.

    Миңлебай  белән Рәйхан ат җигәргә чыгалар.

    Сөяксез Гайшә.Ләкаб исемне дөрес такмаганнар миңа. Сөяксез Гайшә түгел минем исемем, ә Тәүәккәл Гайшә булырга тиеш.

    Миңлебай белән Рәйхан керәләр.

    Сөяксез Гайшә. Җиктегезме атны?

    Миңлебай. Җиктек.

    Сөяксез Гайшә. Печән салдыгызмы чанага?

    Миңлебай. Салдык.

    Сөяксез Гайшә. Күп итепме?

    Миңлебай. Күп итеп.

    Сөяксез Гайшә. Утырыгыз, бер дога.

    Утырышалар. Авыз эченнән дога укыйлар. Карчык бетереп куя:

    Сөяксез Гайшә. Кыз бала Рәйхан яшәргә төшкән урынында таш булсын. Кайтып-китеп йөрмәсен. Иншалла, кияүнең шәбе туры килде — бирде Аллаһы Тәгалә. Әмин! Тот кияү бирнә сандыгын бер келәсеннән. Алып чыгабыз.

    Миңлебай сандыкны җиңел генә күтәрә дә ишеккә юнәлә.

    Миңлебай. Әйдә, Рәйхан, миннән калма. Син әби озатып кал. Ике көннән бабайга күренергә килербез без.

    Чыгалар. Тыштан Миңлебай тавышы ишетелә.

    — На, малкай, кузгал. Синең яңа хуҗаң Какар Миңлебай булам мин. На-а!

    Сөяксез Гайшә керә.

     Сөяксез Гайшә. И-и, баш бар диген инде миндә, ә? Кеше кызын, кеше атын, кеше сыерын күрмәгән-белмәгән кешегә тоттырып җибәр. Уйланып тора да, өсти. Ба-ар! Баш шәп миндә-ә! Аллага шөкер. Егетнең шәбе булды.

    Пәрдә төшә.

    Соңгы күренеш

    Раевкага җитәргә бер чакрым тирәсе ара кала. Мөнәвәрә арбаны туктата. Хатыннар бик нык җөдәгәннәр, арыганнар. Рәйхан Мөнирне тотып арбада утыра.

    Мөнәвәрә. Аллага шөкер! Килеп җиттек. Инде менә юл читендә чишмә. Салыгыз чабаталарыгызны. Юыныгыз. Юыгыз баш-күзләрегезне, хатын-кыз төсе керсен сезгә.

    Арбада утырган Рәйханга.

    Мөнәвәрә. Килеп җиттек, ахирәт! Йөри алмасаң да син төш, Рәйхан! Атла! Миңлебаеңның күңелендә йөри алмыйча, арбада утыр­ган хәлдә күренмә инде син. Төш, ахирәт! Юын! Ю, аякларыңны!

    Фастунга утырган бай хатыны кебек утырып кермә инде син бу Раевкага. Миңлебаең синең атлаганыңны күреп куансын. Минем хатын да, кеше хатыннары кебек дип.

    Рәйханга төшәргә ярдәм итәләр.

    Рәйхан. Сезгә җәфа булдым инде, ахирәтләр. Гарип аяк атламый бит. Инде үлсәм үләм, үз аягым белән атлап барам Миңлебаем янына.

    Мөнәвәрә капчыктан баулы, ялтыравык, озын кунычлы кара ботинка кия. Башкалар кем чүәк, кем резина галуш кияләр. Сәрвәр биек үкчәле кызыл-көрән төстәге бик матур итек кия.

    Рәйхан (аякларына тирән әрзинкә галуш кия-кия). Шул Мөнә­вәрәнеке кебек урыс ботинкасы, Сәрвәр кебек кызыл итекләр кием булмады. Яшәдек инде без дә кеше булырга тырышып гарип аяк белән.

    Мөнәвәрә. Йәгез, кузгалдык!

    Арбаны тартып кузгалалар.

    Арба белән тимер рәшәткә янына җитәләр. Рәшәткәнең теге ягында хәрби киемдәге кызыләрмисләр.

    Берәү. Каян киләсезө сез? Кайсы район?

    Мөнәвәрә. Эстәрлебашлар без. Ирләребезгә җиткерегез әле тизрәк.

    Берәү. Эстәрлебашла-ар? Ярты сәгать тә юк мең ярым кешене сафларга тезеп стансага алып киттеләр. Эстәрлебашлар да шулар арасында. Шунда ашыгыгыз — күрми калуыгыз бар ирләрегезне!

    Мөнәвәрә. кайда соң ул стансалары?

    Берәү. Ике урамны аркылы узгач, өченчесендә сулга борылы­гыз. Кабаланыгыз. Борылгач күренеп тора ул станса.

    Перрон

    Капчыклар күтәргән хатыннар хәлләре-тыннары бетеп, бер-бер артлы йөгерешеп керәләр. Наган таккан, НКВДчылар хатыннарны вагоннарга якын җибәрмиләр. Бер вагоннан Мөнәвәрәнең ире Абдулла кычкыра.

    Абдулла. Мөнәвәрәкәй-йе-ем! Без монда барыбыз да.

    Вагоннан берничә ир сикерешеп төшеп НКВДчыларны читкә алып ыргыталар. Кабалана-кабалана капчыкларны ачык вагон ишегеннән ыргыталар. Вагон кузгала. Мөнирне күтәргән Миңҗамал белән Әсма вагоне кырыннан йөгерәләр.

    Миңҗамал.Сәләхетдин! Мөнирең йөри башлады. «Әттә» ди (үзе йөгерә).

    Әсма (йөгерә. Вагон ишегеннән асылынган ире Мәҗиткә кычкыра). Мәҗиткәем! Мин авырлы! Улыбыз булыр, Ходай кушса! Хуш, бәгыре-ем.

    Поезд китә.

    Аксый-аксый, чак өстерәлеп капчыклар күтәргән Рәйхан чатанлап килеп керә. Ерактан гудок кычкыртып китеп барган хәрби эшелон артыннан талпынып карый да, капчыкларын җиргә ташлап, йодрыклаган ике кулын һавага күтәреп селки.

    Рәйхан. Әй, Ход-дай-йым! Миңлебаемны ичмасам соңгы тапкыр күреп тә кала алмадым бит. Алып килгән ризыкларны да бирә алмады-ым.

    Капчыгы өстенә утырып бөгелә-сыгыла җылый. Биш хатын Рәйханны уратып алып эшелон киткән якка карап, баш яулыкларын болгап сүзсез калып, басып калалар.

    Пәрдә төшә.

     

  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх