• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Алексей Антонов дигән генерал


    1888 елның эссе август азаклары иде. Казан каласыннан 120 чакрымнар чамасында Ырымбур юлының уң ягында өч чакрымдарак эчтә утырган Иванай исемле керәшен авылында өч никрутны урысның ак патшасы хезмәтенә озаталар. Егетләр берсеннән-берсе тазалар, гайрәтлеләр. Үзләрен уратып алган әти-әниләре, туган-тумачалары белән саубуллашу бара. Кечкенә, ябык гәүдәле, ачык йөзле, ап-ак сакал-мыеклы, карадан киенгән, җилкәсенә төшеп торган озын чәчле, азрак кына салмыш поп та шулар арасында. Алдына килеп баскан өч егетне уң кулындагы зур көмеш тәресен һавада йөртеп чукындырды да, яңгыравык матур тавышы белән, егетләргә соңгы үгетен бирә башлады:

    — Патша хезмәтендә хәмергә бирелеп китмәгез. Бәйрәмнәрдә генә азрак алгалагыз. Бик тә тырышып тугры итеп хезмәт итегез. Патша командирлары биргән коралны яхшы итеп өйрәнегез һәм, бер генә җирдә дә үзегезнең татар икәнегезне, православный диндә булуыгызны онытмагыз. Рәсәйне сакларга китәсез! Әти-әниегезгә хатлар язып торыгыз. Слава Богу, өчегез дә миннән дәресләр алып, укый-яза беләсез.

    Егетләрнең берсенең беләзегеннән сул кулы белән тотты:

    — Син, Иннокентий, татар буларак, азрак кызу канлырак. Кыза башласаң, хәрәкәт итәр алдыннан, унга кадәр санап, башыңны эшләтә башла. Юкка-барга кызып китеп харап булуың бар. Үзебезнең Иваной авылында кызлар өчен берьюлы син өч-дүрт егет белән алыша идең, ә солдат хезмәте ул сиңа Иванай урамы түгел.

    Никрутлар попның көмеш тәресен үбеп хушлаштылар.

    Таза гәүдәле, дүрт ел чиркәү-приход шкулында белем алган Иннокентий Антоновны артиллериягә, торган атларга атланып, шуларны куып пушка өстерәтеп йөртергә алдылар.

    Аерым артиллерия полкы Тула каласыннан унбиш чакрым урнашкан хәрби городокта (шәһәрчектә) иде. Иннокентий, пушка өстери торган парлап җиккән алты атның берсенең өстендә. Ярты елга якын төпкә җигелгән ат өстендә йөреп, алдагы атларга атланган ике солдаттан пушкага җигелгән атлар куу һөнәренә өйрәнде. Өч пар ат җигелгән пушканы урман юлларыннан, тугай-кырлардан, хәтта тау юлларыннан да чаптырып, зур тизлек белән йөртергә кирәк икән. Берничә ат узгач ул инде үзләренең батареясында гына түгел, полкта иң оста «ездовой»га әйләнде. Ярты ел узуга «ездовой» рядовой Иннокентий Антонов өч пар атларның иң алдагысында берсен менеп хезмәт итә иде инде. Иң алдагы «ездолвой» пушкадагы өч ездовой арасында иң тәҗрибәлесе санала.

    Хезмәт иткәненә ике ел тулгач, батарея командиры капитан Чилинкаров Антоновны кулбашыннан кочаклап бер читкә алып китте:

    — Менә нәрсә, Антонов. Белемең дүртьеллык, башың аек, әйбәт эшли. Атларны бик әйбәт беләсең. Командир полка синең белән сөйләшеп карарга кушты. Полковник сине полкның атларын карый торган хәрби фельдшер итеп, хәрби хезмәткә калдырырга уйлый. Фельдфебель дәрәҗәсе биреп аена сиңа унике сум оклад, Гродно каласында бер бүлмәсе казенный фатир, хәрби кием-салым булачак. Эш авыр түгел. Авыру атларны аерып алып дәвалау, имгәнгәннәрен юк итү. Аннан инде, елына бер мәртәбә атлар үстерә торган ат заводына барып покл өчен атлар сайлап алып кайту. Син уйлый тор, ә мин, сиңа әйттем дип, полковник Устиновка доложить итәрмен.

    — Есть, ваше благородие! Сез кушканча мин уйлармын нәрсә эшләргә дип.

    Берничә көн йөрде Иннокентий уйланып. Авылга, Иванайга кайтсаң да җир аз анда. Кая да булса үзеңә урын эзләп, читкә чыгып китәргә кирәк. Йәисә күрше авылыалпавытына барып ялланырга инде. Анда да барып чыкмаса, Казандагы берәр завод-фабрикага, йәисә пристаньга грузчиклыкка китәргә туры киләчәк.

    Калды Иннокентий патшаның артиллерия хезмәтендә хәрби атларны караучы булып. Ул чыннан да, ат авыруларын, хайваннарның холык-фигыльләрен, үз-үзләрен тотышларын, көч-гайрәтләрен бик яхшы белә иде. Иннокентийның дәү әтисе Михаилдан өйрәнгән һөнәре ул. Михаил бабайның чын исеме Мөхәммәтдин булган. Тик аны унике яшендә тоташ авылларын чукындырганда православный иткәннәр. Көчләп чукындырып. Михаил бабай урыс динен тотып, якшәмбе көннәрендә авыл уртасында утырган гөмбәзе тәреле урыс чиркәвенә йөрсә дә, кеше күрмәгәндә «бисмилла»сын укып, мөселман булуыннан туктамаган иде. Атлар янында кайнашканда аларның авыруларын дәвалаганда Михаил-Мөхәммәтдин бабай авыз эченнән генә һәрвакыт «бисмилласын» туктаусыз кабатлап, үзен мөселман итеп тоеп эшли иде. Оныгы Иннокентийга «атлар карый һәм аларны дәвалау һөнәре» белән бергә «бисмилла»ны, «лә иллаһи» догаларын өйрәтте. Оныгының муенына поп таккан бакыр тәрегә елмаеп кына карады:

    — Тәрәзә ырамы кебек бер аркылы ясалган бакыр кисәге инде. Алла муеныңда түгел, ә күңелеңдә булырга тиеш, улым. Күңелеңдә-ә! Шунлыктан безнең күңелебездә һәрчак мөселман Алласы!

    Хәрби фельдшер Антонов Иннокентий хәрби өйрәнүләр вакытында, пушкалардан ярты чакрым яшереп куелган атларны карап чыга. Дежурга куелган ездовойлар белән тәмәке тарта, гәп кора. Пушкалар аткан чакта аның ватыгының күбрәге эшсез үтә. Шунлыктанмыдыр инде, ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан кебек, пушкадан аткан чакларда Иннокентий шул пушкалар янында була башлады. Пушканы төзи торган прицельны өйрәнеп, барысы да үзенең дуслары булган (ат белгече бит!) батарея командирларының рөхсәте белән пушкадан ата башлады. Бер көнне Антоновның пушка корып прицел кулланып атканын полк командиры полковник күреп калган. Икенче көнне хәрби фельдшер полковник кабинетында «Смирно!»га басып тора иде инде:

    — Сиңа, Антонов, кем рөхсәт итте пушкадан атарга?

    — Капитан Чилинкаровтан үтенеп сорап рөхсәт алган идем.

    Полковник азрак дәшмичә утыргач, сорады:

    — Тидерә аласыңмы соң?

    — Так точно, ваше высокоблагородие? Батарея командиры капитан Чилинкаров минем ату белән риза. Миндә артиллерист сәләте бар, ди!

    — Да-а!? Сәләт бар диме?

    — Так точно!

    — Һм! Сәләте бар! Кара син аны, ә!

    Полковник күпереп торган мыекларын сыпырып куйды.

    — Әйдә, Антонов, без синең белән болай эшлик. Син яхшы итеп атарга өйрән. Бер-ике айдан синең атканыңны мин үзем карап, бәя бирермен. Әгәр яхшы атарга өйрәнсәң, мин сине артиллерия офицерлыгына укыта торган ун айлык курсларга җибәрермен. Тула каласына. Подпоручик дәрәҗәсе алып, артиллерия офицеры булып кайтырсың. Киләчәк хәрби хезмәтең артиллериядә, хәрби офицер булып үтәчәк. Аңладыңмы?

    — Так точно, ваше высокородие! Аңладым.

    — Мин Чилинкаровка әйтермен, сине өйрәтер.

    Иннокентий Антонов шул көннән башлап капитан Чилинкаров кул астында артиллерия гыйлемен өйрәнә башлады. «Траектория», «баллистика», «точность попадания», «разброс снаряда», «отклонение» дигән чит ил һәм урыс сүзләреннән торган артиллериядә еш кулланыла торган «термин»нарның эчтәлеген өйрәнә башлады. Прицель аркылы төзәргә өйрәнде, пушка тубының очыш траекториясен аңлады. Иң ерак арага пушка, көпшәсе горизонтка 45° ясап күтәрелеп куелса, ата икән. Снаряд читкә ерак китмичә (с макым отклонением урысчасы) барып төшсен өчен Һавада очканда үзенең үзәк сызыгы тирәсендә әйләнеп очарга тиеш икән. Шунлыктан пушканың көпшәсенең эче винт кебек итеп очы батып торган канау ерып эшләнә икән. Снаряд уртасындагы җиз түгәрәк боҗрасы ярдәмендә шул канаулар буйлап эз ясап әйләнгеч хәрәкәт алып чыга икән. Мондый көпшәле пушкаларны англичан-француз гаскәрләре 1854—56 елгы Кырым сугышында ук кулланганнар икән.

    Ай ярым үтүгә полк командиры полвокник Устинов фельдфебель Антоновтан ун снаряд аттырып карады. Пушканың төзелешен сөйләтте. «Баллистика», «траектория», «атмосфера» дигән төшенчәләрнең нәрсә аңолатканын төпченде.

    Сынау алудан канәгать калып Антоновның кулын кысты.

    — Котлыйм сине, Антонов! Бик оста атасың, мин сораганның барысына да диярлек дөрес җавап бирдең. Молодец!

    — Тырышырга шатмын! (Рад стараться!)

    — Бер айдан Лида каласында ат ярминкәсе була. Инде пушка өстерәп шәп итеп чаба алмый башлаган атларны сайлап алып, шул ярминкәдә сатарсың. Аннан соң Дон елгасындагы Новочеркасск каласына барып, шунжагы казакларның ат заводыннан яшь, елгыр унике алаша алып кайтырсың. Инде шуларны эшләп бетергәч, сентябрьнең егермесенә Тулага ун айлык курсларга китәрсең. Анда укыйсың, укуны тәмамлагач, теориядән сынау бирәсең. Пушкадан атасың. Бар да уңышлы булса — син офицер. Аңладыңмы?

    — Так точно!

    Кулбашына учы белән җиңелчә генә сукты.

    — Хәрәкәт ит. Синнән яхшы артиллерист чыгарга тиеш.

    Уңышлар телим сиңа.

    — Рәхмәт, ваше высокоблагородие!

    — Хуш хәзергә!

    12 июльдә Гроднодан ерак түгел урнашкан белорусларның Лида каласында ат ярминкәсе булды. Иннокентий дүрт ездовой дип табылган унике атны ярминкәгә сатарга алып барды. Белоруслар хәрбиләр саткан атларны сабанга җигәргә, хуҗалык эшләренә кулланырга дип бик нык сатулашмыйча алалар. Чөнки сатулашырга әллә ни сәбәпләре дә юк. Полк командиры атларны «базар бәячен чамалап, сатмыйча кайтасы булмагыз»,— дип боерык биреп җибәргән. Шунлыктан Иннокентий ат ярминкәсен бер мәртәбә карап чыгып, үзе алып килгән кебегрәк атларның бәяләрен сораштырып чыкты да, дүрт солдат янына кире кайтты. Тавышын бик күтәрмичә аларга мөрәҗәгать итте:

    — Менә нәрсә хезмәттәшләр! Хәзер базарга керәбез. Барыбыз да бергә басабыз. Һәм сез чиратлап: «Эш атлары! Һәрберсе 12 тәңкә! Алты-җиде яшьлекләр генә!»— дип алмашлап кычкырасыз. Атлар сатылгач, һәрберегезгә бер шешә аракылык өлеш чыгарам». Булдырабызмы?

    Солдатлар җанланып шаулаштылар:

    — Әййе.

    — Булдырабыз!

    — Соң инде мөгәрич тә булгач, сатабыз!

    Ике ат сатылгач, озын-таза гәүдәле, төскә чибәр, кылыч борынлы озынча йөзле япь-яшь чибәр кызын иярткән белорус атлар янында туктады. Белорус үзе ди бик чибәр, таза, илле яшьләр чамасындагы гына ир иде. Атлар янында тукталдылар. Белорус атларга кызыксынуны бөтенләй чагылдырмаган кара күзләрен текәп, аларны берәм-берәм карый башлады. Янында басып торган 16—17 яшьләр чамасындагы кызы, атларга карамыйча гына тора иде. Иннокентий чибәр кыздан күзләрен читкә алырга тырышса да, булдыра алмады. Кыз үтә дә чибәр, сөйкемле, талчыбык кебек зифа буйлы, нечкә билле иде. Гәүдәгә дә егеттән азга гына кайтып булып, көче, гайрәте, дәрте ташып тора. Белорус атларны караган булып, ат сатучы хәрбинең кызыннан күзләрен ала алмаганны чамалады. Ул, һич көтмәгәндә, татарчалап кызына дәште:

    — Бу, тишек баш егет кисәге синнән күзен ала алмый. Әгәр сиңа дәшеп, сөйләшә башласа сөйләш, елмай, ә мин атларын сәрмәп чыгармын. Шәпләрен сайлап өчесен алырбыз. Бәяләрен төшерттерергә тырышу кирәк.

    Кыз кызара биреп башын селкеде: «Ярар!»

    Иннокентий урысчалап белоруска эндәште:

    — Нәрсә, атлар кирәкме?

    — Соң кирәкме дип инде — кирәктер. Хуҗалыкта ат артык буламыни? Рөхсәт итсәң, карап чыгыйм, тоткалап.

    — Тоткала, әйдә. Авырулары юк инде. Яшерен-батырын түгел, пушка өстерәп чаба торган атлар алар. (Акрын чаба башладылар) Чабу тизлекләре акрынайды, шуңа сатабыз. Җир сөрергә, йөк өстерәргә, тырмаларга, һичшиксез, 10—12 ел яраклы булачакларо әле алар.

    — Шулай дисеңме?

    — Шулай дим. Ат белгече мин. Бөтен полкка бердәнбер.

    Белорус та төшеп калганнардан түгел икән. Туп-туры иң көчле, тырыш саналган, төсе кызыллы-аклы алаша янына барды. Авызын ачып тешләрен карады, дүрт аякның да тезләрен, бәкәлләрен тоткалап сәрмәп чыкты. Дүрт аягын да күтәртеп тоякларын тикшерде. Күзләренә кадәр карады атның. Тагын ике атны сәрмәп чыкты. Болары да иң уңган алашалар иде. Белорус чыннан да ат белгече иде, ахрысы.

    Карап чыккач кулларын атның ялына сөрткән булып ял төплә-

    рен тоткалап карады.

    — Күпмедән инде болар?

    — Һәрберсе унбишәр сумнан.

    — Ала-ай икә-ән. Безгә яраклы хак түгел икән шул.

    Сүзсез генә басып торган кызына тагын татарчалап дәште:

    — Әйдә, кызым, киткән булып кыланыйк.

    Иннокентий көлде дә, татарчалап чыгарып салды.

    — Атлар ошадылар бит инде сиңа, кая киткән булып кыланасың.

    Белорус белән кызы урыннарында басып каттылар.

    Егет татарчалап «басымын» көчәйтте.

    — Акчаң булмаса, әйдә, алышабыз. Син миңа кызыңны бирәсең, ә мин сиңа бу өч атны бирәм. Бер башка өч баш! Әйдә!

    Кулын сузды ата кешегә.

    Тегесе кыска гына итеп көлгәндәй итте. Исе китеп егеткә карады.

    Каушый төште.

    — И-и! Әллә син татармы?

    — Нигә, күрмисеңмени. Татар мин.

    — Минем кызымны өч аткамы?

    — Нигә, азракмы әллә? Алайса тагын бет ат өстим.

    Белорус тиз уйлый иде:

    — Әллә хатының юкмы? Өйләнмәгәнме син?

    — Өйләнмәгәнмен шул. Киләсе елга ялга кайтсам үзебезнең авылдан татар кызын алып килермен дип йөри идем. Менә бит монда да бар икән татарча белгән кызлар.

    — Соң, белмичә. Татарлар бит без. Литва татарлары. Туктамыш хан заманыннан бирле инде без монда.

    — Монда яшисезмени?

    — Монда. Литвада. Мәдинәкәйне ишеткәнең бармы?

    — Бар, әлбәттә. Белорусларга якын авыл.

    — Татар морзасы Якубовский авылы ул. Жалгарис сугышын ишеткәнең бармы?

    — Юк. Нинди сугыш ул?

    — Моннан дүрт йөз елдан артык немецтевтон ордены белән булган сугыш ул. Без, татарлар, атлы гаскәр булып, шул немец рыцарьларын җиңүдә төп көч булып иң каты сугуны без ясаганбыз. Шуның өчен Витаутас дигән бөек Литва кенәзе без, татарларга, җир биләмәләре биргән. Мөселман татарлары без...

    Сөйләвен туктатты. Сорау бирде:

    — Исемең ничек синең ат сәүдәгәре?

    — Ибраһим! — диде Иннокентий. Үзенең керәшен икәнен нилектәндер әйтәсе килмәде.

    Ә мин Леонтий Арабей. Исемем литовча инде. Без мөселман татарлар. Тик соңгы 20—30 елда телне оныта башладык. Литвалылар телендә сөйләшә хәзер күпчелек татар. Без Мәдинәкәйдә яшәгәннәр әле татарча сөйләшәбез. Ә исемнәр инде литвача. Дин мөселманча — ислам дине?

    Кыска гына итеп көлде:

    — Син, тишек баш булып чыкмадың бит әле. Атларың әйбәт. Казенный атлар бит инде. Бир унар тәңкәдән. Өчесен дә алам.

    Иннокентий ярым шаяртып үзенчә каерды:

    — Бирәм уннан, кызыңны миңа хатынлыкка бирсәң.

    — Яшь бит әле ул. Яңа гына уналтысы тулды. Егет-җилән белән йөргәне дә юк.

    — Йөрмәгәч, бик әйбәт. Минем дә бер кешем юк, көтеп торган. Чибәр, буйга зифа кызың. Нәкъ миңа инде.

    — Һм! Карап та өлгергәнсең. Ә үзең ат саткан булып кыланасың.

    Уйланып торды.

    — Мин сине белмим, син мине белмисең. Өметнең нәрсәсен чемет, ди татар. Син миңа ун тәңкәдән бир атларыңны. Шул арзанрак хак задаток булыр. Мәдинәкәйгә кил син. Баш кодалап кызны. Исеме Таисия аның. Ат караган кебек сине дә карарбыз. Уен эш түгел бит, безнең нәселгә керәсең. Җир сөрергә сатып алган ат түгелсең. Агай-энене җыярбыз, сөйләшербез.

    — Ун тәңкәдән булса, задаток дисең инде.

    — Дим. Алайга киткәч ун тәңкәдән бирәм. Казенный атлар бит...

    — Юк, энем!— диде Леонтий. Мин кызымның бәясен төшермим. Сиңа утыз алты тәңкә бирәм хәзер. Уннан алсам, кызымны яртылаш бирергә ризалашкан кебек булуы бар.

    Куен кесәсеннән бер төргәк акча чыгарды. Утыз алты сумны санап Иннокентийга тоттырды. Кулга кул сугыштылар. Бишмәт чабуы белән атларның тезгеннәрен сатучы Иннокентий кулымннан алды да, кызына тоттырды. Пышылдады:

    — Ныклап кара бу егеткә. Бетте бу сине күргәч.

    Иннокентийга хушлашырга кул бирде.

    Мәдинәкәйдә моннан барганда юлның сул ягында, крепостьны узгач икенче йорт минеке. Кил, сөйләшербез. Агай-эне нәрсә әйтер бит. Хуш.

    Калган атларны ике сәгать эчендә төрле хакларга сатып, Гродно каласына кайтып киттеләр. Ун уөн узгач, Антонов полк командирыннан рөхсәт сорап җиңел тарантаска җигелгән пар ат белән Мәдинәкәйгә чибәр кызны күрү исәбе белән чыгып китте.

    Тиз тапты Леонтий Арабейның йортын. Көтеп торганнар диярсең. Пар атны борып капка төбендә туктавы булды, 10—11 яшьләр чамасындагы җитез бер малай капка ачты. Иннокентий тарантастан төшүгә килеп аңа кул бирде дә пышылдады:

    — Әти синең керәшен татары икәнеңне белгән. Таисия апа әйтергә кушты.

    Өйгә кер. Әти атыңны тугармаска кушты.

    Иннокентий ишеткәннәрен уйлап, уйланып өйгә керде. Өй эчендә киң озын өстәл артында йорт хуҗасы япа-ялгыз утыра иде.

    — Исәнлек-саулыкмы, Леонтий абзый?

    — Аллага шөкер! Исән-иминбез әлегә. Үзеңнең исәнлекләр ничек?

    — Зарланмыйм, әйбәт кенә.

    — Кем, Ибраһим бит әле син. Фамилияң ничек?

    Утыр димәде. Иннокентий дивар яныннан артлы, талдан бөгеп ясаган җиңел урындыкны алды да, хуҗадан ераграк, өстәлнең икенче башына куеп утырды. Уң кулын өстәлгә салды.

    — Мин, Леонтий абзый, татармын. Тик мөселман түгелмен, ә керәшен. Православный диндә. Минем бабайның әтисен көчләп чукындырганнар. Керәшен булсам да ике кыска гына мөселман догалары беләм. Минем исемем Иннокентий. Фамилиям — Антонов. Син үзеңне мөселман дигәч, минем кыюлыгым җитмәде керәшен булганны әйтергә. Шунлыктан мөселман дидем, Ибраһим дидем.

    — Ала-ай!— дип сузды Леонтий. — Димәк, керәшен инде син.

    — Керәшен.

    — Ә мөселман догаларының кайсыларын беләсең? Укып күрсәт әле.

    — Догаларның озынрагы «Бисмилла» була. Ә кыскарагы менә болай, «Лә иллаһи иллалла, Мөхәммәд рәсүлулла!»

    — Лә иллаһи иллалла, Мөхәммәд рәсүлулла! — дисең инде син болай булгач.

    — Шул ике дога инде минем белгәннәр. Бабам атлар караганда, мал-туар ашатканда-эчерткәндә, асларын тазартканда һәрвакыт «Бисмилла» ны укый торган иде. Атлар караганда, хәрби хезмәттә диюем, мин дә шул «Бисмилла»ны укыйм һәрчак.

    Леонтий күңелсез генә елмайды:

    — Кем инде син болай булгач? Муеныңда тәрең бармы?

    — Юк.

    — Нигә?

    — Тагасым килми нилектәндер. Солдатка киткәндә әниемә биреп киттем.

    — Алай икән. Үзеңне кем дип уйлыйсың инде син. Чукынганмы, мөселманмы?

    — Чукынган татар мин.

    Бераз дәшмичә утырдылар.

    — Нинди максат белән килдең инде син безгә? Курыкмыйча, ачыктан-ачык сал чыгарып.

    — Кызыңны бир миңа. Син миңа бабай бул, мин кияү булыйм. Әлбәттә, керәшен мин. Вә ләкин иң беренче чиратта — мин татар егете һәм гомерем буена татар булып калачакмын.

    — Ә минем кызым мөселман бит. Намаз укый, ислам динен тота.

    — Укысын намазын, тотсын динен. Без ике диндәге татар ире белән хатыны булып яшәрбез. Мин киң күңелле кеше, кызыңны беркайчан да җәберләмәм.

    Өйләнгәнче әйтә торган сүзләр инде болар. Кызны эләктергәнче.

    — Дөнья көткәндә, Иннокентий энем, савыт-саба шалтырамый тормас. Җәберләмәм димә син — җәберләмәссең. Кызыңны ала алсам мин аңарга яхшы ир булырмын диген син. Менә нәрсә кирәк синнән.

    Иннокентийның эченә җылы өмет йөгерә башлады. Леонтий абзыйның йөзе нурланды:

    — Син менә бүген килгәч, үзеңне мөселман Ибраһим мин дип тагын бер мәртәбә әйтсәң, беткән идең. Сөйләшеп тә тормыйча куып чыгара идем. Әйдә, без болай итик. Сине сентябрь аенда әфисәрлеккә укырга җибәрәләр икән. Ун айга. Мин гади крәстиән булсам да, нәсел затлы минем. Хатыным минем Якубовский морза нәселеннән килә. Аларның нәселеннән чыккан кешеләр Петербургта байтак яшиләр. Якубовскийлар мөселманнар. Мин, крәстиән баласы, ничек килеп эләккән бу нәселгә дип уйлыйсыңдыр?

    — Юк, уйламыйм.

    — Нигә уйламыйсың? Әйт әле турыдан-туры.

    — Хатының сиңа ябышып чыккандыр дип уйлыйм. Бик елгыр егет булгансыңдыр.

    — Нәкъ өстенә бастың, Иннокентий! Лаурамны алып качкач, беренче бала туганчы белоруслар арасында, моннан ике йөз чакрымда качып яшәдек. Бала туганны ишеттердек. Кайтырга рөхсәт иттеләр. Тора-бара хатынның әти-әнисенең мин иң яраткан киявенә әйләндем.

    Азрак туктап торды да, йомгак ясады:

    — Агай-энегә хәзергә сине күрсәтмим. Вә ләкин синең файдага бер факт. Кызымның сиңа күзе төшкән. Мин бирергә уйласам, каршы тормыйм, ди. Менә бит эшләр кая таба китте. Мин үзем Лаурамны яратып, урлап алгач, сине дә аңлаган кебекмен.

    Бар. Укы. Әфисәр булып кайт. Миңа да кызымны әфисәргә бирү дәрәҗә саналачак. Килештекме?

    — Мин Таисияне алырмын дип килгән идем. Ә син мине шома гына озатып җибәрәсең. Аны күрергә ярыймы?

    Тиз килеште ата кеше:

    — Ярый, нигә ярамасын, ди. Хәзер чакырам мин аны. Менә монда сөйләшерсез.

    Чыкты да, кызын ияртеп керде. Елмайды йөзен тутырып:

    — Минем алда сөйләшсеннәр дип уйлаган идем. Чыктым мин — эшләрем бар. Сөйләшегез. Ипләп кенә ишекне ябып чыгып китте.

    Яулык очын бөтергәләп торган кыз янына иелде Иннокентий. Акрын гына дәште исеме белән:

    — Таисия!

    Озын керфекләрен күтәреп, чалт аяз күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләрен егеткә текәде. Иннокентийның йөрәге тибүдән туктагандай булып, әллә кайларга төшеп китте. Тамагы кибеп, сүзен әйтә алмас хәлгә килде.

    Кыздан пышылдап кына тавыш чыкты:

    — Тыңлыйм сине... Ин...Иннокентий!

    — Мине сентябрьдә ун айга укырга җибәрәләр. Әтиең, кайткач яучыларсың Таисияне, ди. Ә без карар кылырбыз — бирергәме, юкмы, ди. Син көт мине, йәме! Мин кайткач та килеп җитәрмен. Өйләнешербез, туй ясарбыз. Бергә яшәрбез. Йәме?!

    Кыз бала егеттән зәңгәр күзләрен алмыйча гына тагын пышылдады:

    — Йә! Мин сине көтәрмен.

    Кочаклап үбәргә тәвәккәллеге, йөрәге җитмәде. Кызның уң кулын сыртыннан гына, бик тә сакланып кына үпте. Шул чак ишек ачылып, аннан ата булган кеше күренде.

    — Ярый, Иннокентий, хуш! Күреп торам, кызны һушын югалту дәрәҗәсенә китереп җиткергәнсең. Бик тә үземә ошап барасың. Бар. Укы! Кайт! Хуш.

    — Исән булыгыз!

    Ишегалдына чыкканда, теге унике яшьләр чамасындагы малай кисәге, алдына салган солыны ашаган атның аркалыгын күтәреп булыша иде инде...

    1895 елны каршы алырга ике ай кала Мәдинәкәйдә Иннокентий Антонов белән Таисия Арабейга мөселманча никах укып туй мәҗлесе ясадылар. Бабасында бер атна кунак булганнан соң, Иннокентий пар ат җигелгән бричкага яшь бичәсен утыртып, аның бирнәләрен төяп, үзе яшәгән Гродно крепостена алып кайтып китте. Бабасы, бричка хуҗасы Леонтий Арабей, үзенең 12 яшьлек улы белән яшьләрне озатырга дип бричкада барды. Малай телгә кыю гына икән. Иннокентий белән танышканда, мөселманча, ике кулын биреп күреште дә, йөзенә елмаю да чыгармыйча җизни кешене үзе белән таныштырды:

    — Мин, җизни сиңа адаш булам инде. Синең мөселманча исемең кебек, мнем исемем дә Ибраһим. Мулла бабай миңа Ибраһим дип исем кушкан. Без синең белән адашлар булабыз инде.

    Шул танышудан алар дуслашып киттеләр һәм дуслык Иннокентийның вафатына кадәр өзелмәде...

    1896 елның 15 сентябрендә Гродно каласында поручик Антонов Иннокентийның улы туа. Аңа Иннокентийның әтисенең исемен кушалар — Алексей. 1904 елда Алексейга сигез яшь тулып килгәндә, Иннокентий Антоновны хәрби хезмәт буенча Острот каласына батарея командиры урынына күчереп, аңа хәрби капитан дәрәҗәсе бирәләр. 37 яшьлек капитан үзе кебек артиллерист әфисәрләр арасында капитан дәрәҗәсе өчен инде карт санала. Белем бик зурдан булмаганлыктан, өч балалы гаиләне туйдырырга кирәк. Батарея командиры булып хезмәт иткән Русия әфисәре, капитан Антоновка бик мулдан булмаса да, гаиләнең тамагын туйдырып, киендереп яшәргә мөмкинлек бирә.

    Шул 1904 елда олы уллары Алексей гимназиягә укырга керә. Һәм укуы, тәртибе буенча да гимназиянең барлык укучыларына өлгегә әйләнеп, кечкенә Алексей тик бишле билгеләренә генә укый торган гимназист булып китә. Кечкенә гәүдәле, зур башлы, аз сүзле бу малай барлык табигате белән китап дөньясына чума. Нәрсә генә сорасалар да, Леша Антонов аңардан хәбәрдар. Бирелгән сорауга бу малай кыска гына, вә ләкин бик тә эчтәлекле итеп җавап бирә. Арифметикадан бирелгән иң авыр мәсьәләләрне дә кыска вакыт эчендә чишеп, җавабын әзерләп куя. Гимназиядә уку аңарга һәрвакыт зур шатлык һәм канәгатьләнү тойгылары китерә.

    Хәрби маневрлар вакытында пушкасы, атлары астында боз ватылып, елгага чумган әтиләре Иннокентий суык тидереп, үпкәләре шешеп, ун көн дигәндә бу дөньядан китеп бара. Өч балалы Таисия Леонтиевна тол кала. Олы улы Алексейга нибары унике яшь тулып кына узган иде...

    «Үлгән артыннан үлеп булмый!»— ди татар. Яшәргә кирәк иде. Таисия Антонова язган прошениега капитан Антоновның дивизия командиры генерал Николаенко «ходатайство» ясап, ятим калган капитан Антонов гаиләсенә 1914 елда, сугыш башлангач, Петербургта дүрт бүлмәле фатир бирәләр. Капитан артиллерист Антонов гаиләсе яңа тормыш башлап җибәрү өчен Петербургка күченеп китә. Таисия Леонтиевнаның Петербургка күченүенең тагын бер сәбәбе бар иде. Петербургта, берничә Якубовскийлар гаиләсе бар. Табигать биргән сәләтләрен, тырышлык-эшчәнлекләрен, белемнәрен файдаланып, алар инде Русиянең башкаласы булган Петербургта яхшы гына карьера ясап, зур гына чиновниклар булып эшлиләр иде. Таисия, үзләренең нәселенең агай-энелекне саклап, кадерләп яши белгәнен исендә тотып, аларның үзенең гаиләсенә ярдәм итүендә шиге юк иде. Тик, бәла бер килә башласа ишекләреңне ачып куй, диләр бит. Петербургка күчеп ике ай да яшәмәделәр, кайтып чишенгән җиреннән әниләре коридорда егылып җан тәслим кыла. Унсигез яшьлек Алексей ике туганы белән ятим ятим кала.

    Мәдинәкәйдән әнисенең тол калган сеңлесе кызы Луиза белән күченеп Петербургка килә. Ике ятим гаилә бер булып тату гына яшәп алып китәләр.

    1915 елда Алексей Антонов гимназияне тәмамлый һәм Петроград (Германия белән сугыш башлангач каланың исемен Петроград дип үзгәртәләр) университетның физика-математика факультетына укырга керә. Математикадан чсәләтле егет үзенә эш өчен математика өлкәсен сайлап алырга уйлый. «Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса!»— ди татар мәкале. Алексейга университетта укып белем алырга язмаган иде. Нужа бабай куа башлаганнан бичарага бичара булып ул Путилов заводына конторщик булып эшкә урнаша, университетны ташлый. Тик ай ярым гына эшләп өлгерә. Чөнки Германия белән сугыш бара. Егермесе белән барган егетне солдатка алалар. Һәм гимназиябелемле, студент та булып өлгергән егетне Петропавловск хәрби юнкер училищесына әфисәрлеккә укырга җибәрәләр. Ун айлык, кыска вакытлы курслар үтеп, яңа чыккан поручик Алексей Иннокентьевич Антоновны егерь полкына взвод командиры итеп билгелиләр. 1915 елның декабреннән алып 1917 елның июленә кадәр поручик Антонов немецларга каршы фронттагы сугышларда катнаша. Русия самодержавиесенең иң уңышсыз патшаларының берсе булган Николай II тәхеттән баш тартканда Алексей Герман фронтында окоптагы пехота поручигы булып сугыша. Башсыз патша генераллары командалык иткән фронт окопларында урыс армиясе солдатлары күргән ачлык, нужаларның барысын да яшь поручик та окопларда күрә. Идел, Урал, Себер авылларыннан куып китерелгән, инде Русия армиясенең пушка итенә әйләндергән, чын татар егетләре белән очраша.

    Сәләтле егетнең гаиләсе, теле булган татар теле тагын да ныграк шомара, сафлана, матурлана. Герман сугышы окопларында тумышы белән татар булган яшь офицер чын татар теленең матурлыгын, тирәнлеген, җырларының моңын аңлый башлый. Татар егетләренә карап Алексейның иң сокланганы аларның авырлыкларга чыдамлыгы, сугышчан батырлыклары, бер-берсенә ярдәмгә ашкынып торулары була. Сугыш землянкасында, тимер мич җылысында ул бик күп кичләрен татар солдатлары белән бергә уздыра. Татар җырларының моңына мөкиббән китеп, чын татарлар җырлаган «Кара урман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Герман» көе җырларын тыңлый, үзе дә аларны җырлый башлый. Сугыш окопларында мичтә әзерләнгән «тәгәрәткән бәрәңге» татар егете Алексейның иң яраткан ашына әверелә. Бу дөньядан мәңгелеккә киткәнче «тәгәрәткән бәрәңге» аның иң яраткан ризыгы була.

    1917 елның июль аенда Русия армиясенең Башкомандующие Керенскийның боерыгы белән башкарылган зур һөҗүмдә катнаша поручик Антонов. Заманында, Русиянең Дәүләт Думасы депутаты булган Керенский, сугышны тәмамларга кирәк дип чыгыш ясаган була. Ә инде Русия хакимияте башына менеп утыргач, җиңүгә кадәр сугышны дәвам итәргә дигән шигар белән чыгышлар ясый. Поручик Антонов хезмәт иткән егерь полкы да июль һөҗүмендә катнаша. Шул сугышта яшь поручик яралана һәм кул сугышында күрсәткән батырлыгы өчен «Святая Анна IV степени» орденындагы «Батырлык өчен» дигән язу өстәлеп бүләкләнә.

    Февраль революциясен үтеп, ач, сугыштан арган Русияда тәртип, оешканлык таркалганнан таркала. Революция йогынтысында Русия армиясе җимерелә, таркала һәм тарала башлый. Солдатларның күпчелеге сугышырга теләмичә сугышны бетерүне таләп итәләр, окопларын ташлап кайтырга юл алалар. Татар солдатлары белән дуслыкта яшәгән поручик Антонов җаны-тәне, уйлары белән солдатлар белән бергә була. Солдатлар аны үз итеп полк адъютантының ярдәмчесе итеп сайлап куялар. 1917 елның август аенда полк генерал Корнилов фетнәсен бастыруда катнаша һәм генералның башкала Петроградка таба хәрәкәт иткән гаскәрләрен, корал көче белән туктатып, аларны коразсызландыра.

    1918 елның 1 маенда поручик демобилизацияләнеп, армиядән китә. Петроградка кайтып, ничек булса да тамак туйдыру исәбе белән,каланың Азык комитетында эшли. Патша төшерелгән, илдә большевиклар хакимияте зур тырышлык белән элеккеге «иске» дип җимерү алып бара, байлар, алпавыт-капиталист завод-фабрикантларның байлык-мөлкәтенә «экспроприация» бара. Ачыктан-ачык талап, большевик хакимияте телендә шулай бик үк аңлашылып бетмәгән «экспроприация» сүз белән аңлатылып булыша. Ә халык телендә «байларны талау!» кыска һәм аңлаешлы!

    Тик хәрби тормышта читтә яшәү озакка сузылмый. Халык комиссариаты рәисе Владимир Ульянов-Ленин боерыгы белән 1918 елның гыйнварында Петроградта җыелган Учредительное собрание куып таратыла. Шуны куган караул начальнигы матрос Железнякның: «Караул устал! Разойдись!»— дигән мәсхәрәле сүзләре тарихка кереп кала. Большевиклар үзләренә союздаш булган эсэрлар партиясенең 1918 елда июнь аенда җыелган съездын да куып тараталар. Делегатларның күбесен кулга алалар. Илдә, Русиядә большевизм диктатурасы башлана. Ярты-йорты белемле, хакимияткә корал көче белән килгән канкойгыч большевиклар Русия белән «җитәкчелек» итә башлыйлар.Русия зыялылары, генерал-офицерлары, большевиклар Учредительное собраниене куып тараткач, аларның диктатурасына каршы көрәш башлыйлар. Барлык большевиклар сәясәте белән риза булмаган шәхесләр Донга, Кубанга көчле булган урыс-казак гаскәрләре җирләренә таба китеп, шунда җыела башлыйлар...

    Һәм, 1918 елның җәеннән Русиядә Гражданнар сугышы башлана. Ул туктамыйча ике ел ярым дәвам итә. Герман белән барган сугышларда алҗыган Русия армиясе унҗиденче ел азагында, унсигезенче ел башында таралып, юкка чыгып, солдатлар мылтыкларын ташлап, өйләренә кайтып китәләр. 1918 елның февралендә Украина, Белоруссия җирләрен басып алган немец гаскәрләренә каршы торырга Русиянең армиясе юк. Февраль аенда, юк көчне бар итеп, Псков янындагы Великая елгасы ярында немец һөҗүмен туктаталар. Җәен Германия белән Брест договоры төзеп, аңа Украина, Белоруссия җирләрен биреп, Германиянең «күңелен» күрәләр. Иртәгә Русиядә нәрсә килеп чыгасын белмичә башкала Петроградта утырган большевиклар хакимиятенә каршы иленә кайтып китәргә мөмкинчелек ала алмаган чех корпусы баш күтәрә. Самарадан алып Чиләбе каласына кадәр Себер тимер юлында урнашкан станцияләрдә, калаларда бар да чехлар кулына эләгә. 1917 елның октябреннән бирле ЧКдан, «кызыл террордан» иза чиккән Русиядә, большевикларга каршы кораллы көрәш башлана. Большевиклар тарафыннан гыйнварда куып таратылган Русиянең Учредительное собрание депутатлары чехлар кулына күчкән Самарада Учредительное собрание Комитеты җыеп, Большевиклар хакимиятен кануннан тыш дип игълан итәләр. Һәм Комучның (Комитет Учредительного собрания) кораллы көчләрен төзү турында карар кабул итәләр. Самарадан алып Чиләбегә кадәр большевикларга буйсынган кызыл отрядлар, чехлар һәм аларга кушылган большевикларга каршы булган көчләр (күпчелек кичәге Русия патша армиясе офицерлары) тарафыннан тар-мар ителәләр, таратылып ташланалар.

    В. И. Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар фиркасе контрреволюциягә каршы көчләр туплый башлый. Немец әсирлегеннән качкан прапорщик Тухачевский, Ленин белән Троцкий тарафыннан кабул ителә. Һәм шунда Русия армиясеннән демобилизацияләнеп, бөтен ил буена эшсез яткан офицерларны яңа төзелеп маташкан Кызыл Армиягә мобилизация ясап җыярга тәкъдим итә. Халык Комиссарлары Советы офицерларны Кызыл Армиягә мобилизация ясарга дигән карар чыгара.

    1919 елның 11 апрелендә Пероградта мобилизация белән элекке поручик Алексей Иннокентьевич Антонов Кызыл Армия сафларына алына. Шул көннән башлап, Кызыл Байрак астына басып, 1962 елның 18 июненә кадәр Советларның Кораллы Көчләре сафында бертуктаусыз хезмәт итә. Яхшы итеп!

    Антоновның тууына 111 ел! 2007 елның 7 июне — үлгәненә 45 ел.

    Кызыл Армия сафына мобилизация белән килеп эләккән көннән үк Антонов штаб хезмәтенә билгеләнә. Чөнки хезмәт итүенең беренче көненнән үк «Алга! Атакага! Ура!»— дип кычкырудан башканы белмәгән ярым надан, көчкә генә укый-яза белгән, солдат, унтер офицердан (хәзергечә әйтсәк, сержант-старшиналар) чыккан «батыр» кызыл командирлар арасында Антонов үзенең хәрби белеме, төпле уйлау сәләте, гомуми культуралы тәрбиясе белән аерылып тора. Татар морзалары нәселеннән булган әнисе Таисиядән Алексей ныклы, акыллы, нигезле татар морзаларында булган тәрбия алган. Шул тәрбиягә, урыс юнкер училищесында, гасырлар буена тупланган хәрби тәрбия өстәлә. Шунлыктан кылыч селтәп кенә сугышып батырлык күрсәтә белгәннәр арасында, һәр сугышның җитәкчесе булган штаб эшенә җәлеп ителә. Кызыл Армиядә кырык өч елга сузылган хәрби хезмәт дәверен ул тулысынча штаб эшендә уздыра. Кызыл Армия тарихында кырык елдан артык «штабта утырган» хәрби буларак, Антонов бәлки бердәнбер шәхестер дә әле.

    1919 ел Кызыл Армия өчен авыр да, данлыклы да ел булып санала. Ул ел Совет дәүләтенең Иделгә генә ябышып яшәгән елы. Дон, Кубан, Украина, Белоруссия, Урта Азия, Себер тоташы белән һәм Прибалтика, Бессарабия, Архангельск, Мурманск өлкәләре аклар, интервентлар кулында. Совет хакимияте үлем алдында. Көнчыгыштан Колчак Иделгә ыргыла, Көньяктан Деникин гаскәрләре Мәскәүгә зур поход оештырып, аны башлаганнар инде.

    Егерме өч яшьлек кичәге поручик 11 апрельдә кызыл командирга әйләнә. Тәүге көннән үк Антонов I Мәскәү Эшчеләр дивизиясендә штаб начальнигы ярдәмчесе. Көньяк фронтта, I Мәскәү дивизиясендә Деникинга каршы барган сугышларда катнаша. Җәйге авыр сугышларда дивизиянең яртысыннан күбесе деникинчылар тарафыннан тар-мар ителеп, юкка чыгарыла. Дивизиядән калганнары 15 Инза укчы дивизиясенә кушалар. I Мәскәү дивизиясе яшәүдән туктый. Антонов Инза дивизиясендә штабларда төрле дәрәҗәләрдә хезмәт итә. Бик күп сугышлар үтә. Ике мәртәбә яралана. Һәм Гражданнар сугышын иң талантлы булып танылган Михаил Васильевич Фрунзе җитәкчелегендә Кырым ярымутравын алуда катнашып тәмамлый. Фрунзе белән очрашу Антоновның хәтерендә онытылмаслык булып кала һәм киләчәк хезмәтенә зур тәэсир ясый.

    Генерал барон Врангель Герман сугышында катнашкан урыс генералларының иң батырларының берсеннән саналып, шундый исем алган шәхес. 1920 елның август аенда Кырымнан чыгып төньякка каратып һөҗүмен җәелдерә башлый. Кырымнан чыгып, Таврия далаларында, Англия тарафыннан бирелгән 18 танкны алдан җибәреп, Врангель кавалерия һәм пехотасын һөҗүмгә ташлый. Моңарчы танк дигән металл эченә куелган хәрәкәттәге пушка-пулеметларны күрмәгән кызыл фронт зур паникага бирелеп таркала, кача башлый. Шул чакта, кызыл латыш укчылары белән берлектә, күпчелеге татарлардан торган Инза дивизия сугышлары окопларын ташламыйлар. Танклар килгән ике юнәлешнең берсен пушкалар куеп, латыш укчылары биклиләр, икенче юнәлешне Инза дивизиясе яба. Унике пушкадан торган танкларга каршы оештырылган артиллерия көчен, аның командиры белән бер окопта Антонов оештыра.Кызыл армияләр яткан окопларга каратып акрын гына үрмәләгән, ике катлы йорт биеклеге алты танкның дүртесен артиллеристлар пушкадан атып ваталар, яндыралар. Ике танк кире борылып китә...

    Врангель читенеп кире Кырымга кереп бикләнә. Кырым ханлыгы Төркия солтанына буйсынып яшәгән ике гасырда төньяктан хәрби һөҗүмнәр булган очракка дип ул бик итеп хәзерләнгән була. Кырымның Кара диңгез яр буйларында 40—50 чакрым саен бик зурдан салынган таш кирмәннәр утыртыла. Шуларның иң зурлары Кафа, Азау һәм Кара диңгез кушылган Керч бугазында утырган таш кирмән — керү кирмәне. Аннан кала Кафа кирмәне.

    1920 елның сентябрь башында республиканың (РВС) хәрби революцион советы (рәисе Троцкий) карары белән әле генә Бохара ханлыгын яулап алуда командалык иткән Михаил Фрунзе, Кырымны яулап алу өчен оештырылган Көньяк фронт командуюөие итеп боерык белән билгеләнә. 11 сентябрьдә Ташкнеттан хәрби поезд белән чыгып китеп, 14 сентябрьдә иртән Фрунзе, Көньяк фронтның штабы урнашкан Харьков каласына килеп җитә. Фрунзе белән бергә 1918 елдан бирле аның штаб начальнигы вазифасын үтәгән, элеке патша генералы Новицкий да була. Фронтларда бергә сугышлар үтеп, күп кыенлыклар күреп, җиңүләр яулап, бу ике төрле холыклы шәхес бик нык дуслашканнар. Фрунзе Харьковка килеп җиткәннең икенче көнендә РВС рәисе Лев Троцкий Харьковка килеп тә җитә. Фрунзе, Гусев, Троцкий — өчәү генә ике сәгатьтән артык сөйләшеп утыралар: «Ничек итеп Врангельны кышкы суыклар җиткәнче юк итәргә һәм Кырымны азат итәргә? Ярдәмгә диңгез ягыннан һөҗүм итү өчен корабльләр юк. Хәтта пехота ташып, десант ясарга хәрби булмаган корабльләр дә юк. Гаскәрләр җитәрлек, тик артиллерия ягы гына йомшаграк. Ә Кырымны, Перекопта төзелгән төрек валы каклап тора. Аны тик маңгайга бәреп кенә алып була. Шунлыктан күпме мөмкин шулкадәр артиллерия туплап, төрек валына көн-төн пушкалардан атарга һәм штурм, штурм, штурм!»

    Гражданнар сугышы чорында 1919 елның язында, җәй башында Бөгелмә—Борыслан—Бәләбәй янында Колчак генералы Ханжин һөҗүмен туктатып, контрһөҗүмгә күчеп, акларның Көнчыгыш фронтын тар-мар итүне оештырып, Колчак гаскәрен Урал тауларыннан куып чыгарып, Себер тимер юлы буйлап Көнчыгышка куа башлаган, көтмәгәндә атаклы хәрби полководецка әверелгән шәхес иде Михаил Фрунзе. Ә Троцкий талантлы кешеләрне, әгәр үзенең данын күтәрүгә ярдәм итеп эшләмәсәләр, беркацчан да яратмый һәм аларны сәбәбен табып, таптап, пычратып юк итәргә тырыша иде. Беренче атлы армияне төзеп, Гражданнар сугышы яланнарында дан алган кызыл кавалерия командиры Думенко Троцкийның тырышлыгы белән 1920 елда юк ителә, кызыл трибунал тарафыннан ялган суд ясап атыла.

    Фрунзеның үзе белән тигез биеклектә тыныч кына сөйләшкәнен Троцкий аны куркытырга болашмыйча үткәрә алмады. Иң соңында сөйләшү беткәч, яшерен янау тулы сүзләрен чыгарып салды:

    — Иптәш Фрунзе! Әгәр 1 декабрьгә Врангель юк ителеп, Кырым алынмаса, Сезне реввоенсовет утырышына чакырып, җавап бирдерәчәкбез. Реввоенсоветның боерыгын вакытында үтәмәгәнегез өчен.

    Фрунзеның күзләре корыч төсен алдылар. Вә ләкин ул үзе киң итеп, күңелле итеп елмайды:

    — Иптәш реввоенсовет рәисе! Беренче декабрьгә кадәр Сезгә дә, миңа да яшәп, исән кала алырга кирәк әле. Ә аннан соң күз күрер. Сугыш бара монда. Без җиңәргә теләгән кебек, Врангель да җиңү яуларга хыяллана һәм шуның өчен тырыша да. Һәм тырышачак та.

    Троцкий йодрыклап өстәл төя башлады:

    — Сындырырга, сындырырга, сындырырга!!!

    — Шулай анысы. Сындырырга кирпәк һәм без аны сындырырга куелганбыз. Тик безнең алда маңгайга бәреп кенә ала торган вал түгел, ә Төрек валы тора.

    — Барысын да дивизияләре белән валга куыгыз. Күпме кирәк валны алырга, шул хәтле куыгыз! Гаскәрне күп бирербез. Гражданнар сугышы тәмам дияргә була. Польша белән солых төзелде. Дивизияләр белән генә түгел, армияләрне куарбыз. Оусиядә мужик җитәрлек.

    — Анысы шулай. Тик Русияне торгызырга да халык кирәк булачак бит әле.

    Троцкий урыныннан торды. Уң кулының биш бармагын төрле якка таратып җәйгән учын шапылдатып өстәлгә сукты:

    — Полемика тәмам! Реввоенсовет утырышы хакында мин Сезне кисәттем. Кырымны ала алмасагыз, бездән мәрхәмәт көтмәгез! Мин киттем.

    Фрунзе: Сезнең кисәтүне мин яхшы итеп исемдә калдырдым. Юкка мине куркытырга болашасыз. Хушыгыз!

    Фрунзе Троцкийны озатырга чыкмады. Урыныннан кузгала башлаган Гусевка ияге белән «ым» гына какты: «Утыр урыныңда!»

    Гусев, Троцкий чыгып киткәч, өстәлендә ниндидер кәгазьләр барлаган Фрунзега әйтте:

    — Юкка эләгешәсең син аның белән, Миша. Бик тә куркыныч кеше бит ул.

    Фрунзеның йөзенә иронияле алмаю чыкты:

    — Шулаймы? Куркынычмы? Мин бик күп күрдем андыйларны. Сиңа алдан ук, дус буларак, әйтеп куям, мин дә төшеп калганнардан түгел. Сугыш бетә озакламый. Безгә, җиңүче лидерларга, үзара сугышырга туры киләчәк әле. Ул сугыш башланды инде. Троцкий үзенә карата миндә конкурент күрә һәм алдан ук куркытып куярга тырышты. Мин инде аның янавына әле генә яхшы итеп җавап бирдем. Ул аны яхшы аңлады. Иртәме, соңмы, без аның белән капма-каршы килеп бәрелешәчәкбез.

    — Троцкий бит безнең начальник та, союзник та.

    — Лев Троцкийга тик үз тиресе генә якын. Акларны җиңеп чыккан халыкның аңарга бөтенләй кирәге юк. Син шуны исеңдә калдыр, Сергей. Яхшы итеп исеңдә калдыр. Гражданнар сугышы бетү белән көрәш тәмам булмаячак. Без, җиңеп чыккан лидерлар, бер-беребезне бугазларыбыздан эләктереп, үлемгә кадәр сугышачакбыз әле. Хакимияттә беренчеләр булу өчен.

    Гусев аптырап Фрунзега карады:

    — Син дә беренчелек өчен сугышачаксыңмы?

    — Юк. Сугышмаячакмын. Минем сугышлар беткәч урман каравылчысы булып эшлисем килә. Җибәрсәләр. Әгәр инде хакимияттә калсам, мине дә, беренче булырга тели Фрунзе дип, юк итүләре мөмкин.

    Ике кулын ике якка җәеп кирелде дә, елмайды:

    — Лев Троцкийны күргәч, имгәтелгән аяк сызлый башлады. Иртәгә я(гыр явар ахрысы. Әйдә, эшкә тотындык.

    Врангельны кире Кырымга куып керткәннән соң, Төрек Валын штурмлауга әзерлек башланды. Ерак дип тормадылар, 20—30 чакрым тирә-яктагы эреле-ваклы елга буйларыннан, чокыр, ерым эчләреннән үсеп утырган агачларны, камышларны кисеп, Төрек Валы алдындагы сулы чокырларга тутырырга дипвалга кадәр 2—3 чакрым кара китереп өйделәр. Аларны, штурм башлангач Төрек Валы янына ташырга олаулар, атлар, җигә торган үгезләр әзерләделәр.

    Полк, дивизияләр штурмга дип күнегүләр уздырырга тотындылар.

    Фрунзе әзерлекне тикшереп, дивизиядәге гаскәрләрне, штабларны карап, бер-бер артлы аларны барлап йөри башлады. Инза дивизиясе штабына 29 октябрь өйлә вакытларында ат менеп килеп чыкты. Аның белән армия командующие Корк та бар иде. Штабта бер сәгатьтән артык булгач, карабодай боткасы ашап чәй эчте дә китәргә әзерләнде. Ул өстәл артыннан торып урамга чыккач, озата чыкканнар арасында булган Антонов берничә адым алга чыгып честь бирде:

    — Иптәш комфронт. Дивизия штабы начальнигы ярдәмчесе Антонов! Сезгә генә әйтә торган сүзем бар. Үтенеп сорыйм, мине берничә минут кына тыңлагыз, зинһар. Икәүдән икәү генә калып.

    Фрунзе кызыксынгандай карады, елмайды:

    — Бик мөһим һәм яшерен сөйләшүме әллә?

    — Так точно.

    — Әллә сез элекке офицермы?

    — Так точно. Поручик.

    — Күптән сугышасызмы?

    — Унтугызның апрель аеннан бирле.

    Фрунзе башка командирларга карап честь бирде:

    — Гафу итүегезне үтенәм. Без иптәш Антонов белән бераз читкәрәк китик әле.

    Антоновны беләгеннән тотып бер читкә алып китте. Ун—унбиш адым чамасы атлагач, туктады.

    — Бик зур дикъкать белән тыңлыйм Сезне.

    Антонов кыска гына итеп тамагын кырып алды. Ул дулкынлана иде. Акрын гына Фрунзега иелә биреп, пышылдауга җитә язган тавыш белән сөйли башлады:

    — Иптәш комфронта! Әгәр хәзер мин сезгә әйткән, сезнең өчен билгеле булса, алдан ук гафу үтенәм. Сезнең кыйммәтле вакытыгызны алган өчен.

    — Тыңлыйм сезне.

    — Кырымга һөҗүм итүнең оператив планы безгә тулысынча мәгълүм түгел. Тик безнең Инза дивизиясенә кагылышлы урыны гына. Кыскасы, VII гасырда Кырымны штурмлаганда полководец Сивашны җәяүләп кисеп чыгып, Литва ярымутравы аша Кырымга бәреп кергән. Тик мин аның исемен хәтердә калдырмаганмын. Төрек Валы биек, алдында чокырлар казылып, су белән тулган, югалтулар бик зурдан, күптән булачак. Сиваш аша кичеп кереп, Төрек Валына тылыннан бәрергә кирәк. Мин бетердем.

    Фрунзе зур кызыксыну белән тыңлый иде. Сорау бирде:

    — Сез бу турыда берәрсенә әйттегезме?

    — Юк. Сезгә генә. Сездән башка хәзергә башкалар белергә тиеш түгел дип уйлап, Сезгә генә әйтәм бит әле.

    — Сивашның киңлеге күпме? Беләсезме?

    — Карта буенча дүрттән алып җиде—сигез чакрымга кадәр.

    Урында яшәгән халык җил Көнбатыштан искәндә Сивашка тоз табарга йөри.

    — Җил? Көнбатыштан искәндә?

    — Әййе. Көнбатыш җиле Сиваш суын диңгезгә куып чыгара. Ә инде җил Көнчыгыштан иссә, суның тирәнлеге 2—3 метрдан да арта. Аны җәяүләп кичеп булмый ул чакта.

    Фрунзе баскан урынында бераз дәшмичә уйланып торды.

    — Беләсезме, иптәш Антонов. Кырым операциясенә Сиваш аша һөҗүм итүне өстәргә кирәк. Бу безнең һөҗүмнең иң мөһим юнәлешенә әйләнергә мөмкин. Сиваш аша бәреп керсәк, Төрек Валын штурмлауның безгә кирәге дә бетәчәк. Тылдан алабыз без аны.

    Кулын бирде.

    — Рәхмәт, Сезгә. Бу очрашуны мин беркайчан да онытмам. Сау булыгыз. Сиваш аша һөҗүм оештырырбыз һәм Сезнең Инза дивизиясен иң алдан җибәрербез. Дивизиядә татарлар күп — алар бик тә сугышчан халык. Сезнең идея һәм үзегезнең дивизияне сез алдан алып барырсыз дип уйлыйм.

    — Ышанычыгыз өчен рәхмәт, Сезгә, иптәш Фрунзе.

    Кузгала башлаган Фрунзе нәрсәдер исенә төшкәндәй тукталды.

    — Гафу үтенәм, Антонов. Фамилиягез урысныкы, ә сөйләшү алымнарыгыз, урыс телендә булса да, татарчарак кебек. Милләтегез буенса Сез кем, татар түгелсеңдер бит?

    Антонов азрак уңайсызлангандай елмайды.

    — Сез ялгышмадыгыз. Татар мин, иптәш Фрунзе. Керәшен татары.

    Фрунзе елмайды да, татарча дәште:

    — Шулаймыни-и?! Керәшен татарымыни әле син?

    — Әййе.

    — Бик шәп халык, сез, татарлар. Бар яктан да. Иң мөһиме — курку белмәс батыр йөрәкле халык сез. Үз халкыгызның бик акыллы, башлы егете сез Антонов. Рәхмәт Сезгә!

    — Мине игътибар белән тыңлаган өчен үзегезгә рәхмәт иптәш комфронта.

    Фрунзе кул бирде.

    — Сау булыгыз, иптәш Антонов.

    — Сау булыгыз, иптәш комфронта. Татарча сез яхшы беләсез.

    — Мин бит Бешкек каласында, кыргызлар, татарлар арасында үстем. Аларның малайлары белән аунашып, бергә аунап. Коръәнне дә азрак беләм мин. «Бисмилла» догасын да беләм. Сез беләсезме аны?

    — Беләм.

    — Белгәч, әйбәт. Һәрвакыт татар булып калырга тырышыгыз. Мин дә урыс түгел.

    — Ә кем?

    Фрунзе куангандай көлде:

    — Чын-чын молдован мин. Бии дә беләм молдованча. Телебезне дә беләм, җырларыбызны да. Берәр табында туры килсәк, җырлашырбыз әле. Мин молдаванча, ә син татарча. Килештекме?

    — Килештек.

    Фрунзе белән Кырым штурмы алдыннан очрашып сөйләшү Алексей Антоновның йөрәк түрендә мәңгелек җылы истәлек булып калды. Фрунзеның татар халкына биргән бәясе хәтерендә үлгәнче сакланды. «Татар булып калырга тырышыгыз!» Фрунзеның бу теләге татар Алексей Антоновның тормыш девизына әверелде. Һәм соңрак, Ватан сугышы тәмамланган 1945 елда генерал Антонов татар булып калырга тырышып, барлык ясаган карьерасын юкка чыгарып, баскычыннан бик тә түбәнгә тәгәрәде...

    Кырымны штурмлау 7 ноябрь төненә каршы башланган иде. 22 ноябрьдә зур җиңү белән тәмамланды. Җиңү тулысы белән кызыллар ягында булса да, барон Врангель актив чигенү оештырып, үзенең Кырымдагы армиясенең 60—70 % ын Севастополң һәм Ялта портла-

    рында корабльләргә төяп Төркиягә алып китеп коткара алды.

    Сивашны кичеп, Төрек Валына Литва ярымутравы ягыннан тылдан китереп бәрү Кырымның язмышын кызыллар файдасына китереп чыгарды.

    Комфорта Михаил Фрунзе боерыгы белән Кырымны алырга оештырылган штурмда иң мөһим һөҗүм юнәлеше Сиваш сазлыгы аша китереп бәргәне була. Сиваш аша Фрунзе ике дивизия җибәрә. Беренчесе Кызыл Армиянең 15 нче номерлы Инза исемле укчы дивизиясе. Бу дивизиядә яртысына якын Идел буенда үсеп буй җиткән татар егетләре һәм татар ирләре була. Кырым өчен көрәштә катнашкан кызыл дивизияләр арасында Инза дивизиясе иң тәртипле, иң сугышчан дивизия була. Дивизия батальоннары, полклары ноябрь суыкларында тишек итекләр, солдат ботинкалары белән Сивашны кичеп чыгып, акларның чәнечкеле чыбык бнлән өч кат уратып алынган окопларына, пулеметларына ташланалар. Ике рәт окопларда акларны кул сугышында чәнчеп үтереп, исән калганнарын окоплардан куып чыгаралар. Иң алдынгы сафларда кулына винтовка тотып сугышкан Антонов, акларның өченче сызык окопларына атакага күтәрелә башлаган батальоннарны туктата:

    — Туктарга! Хәзергә алга бармаска! Окопларда урнашып оборонага күчәргә. Пулеметларны ныклап урнаштырырга.

    Литва яроымутравына кызыллар Сиваш аша бәреп кергәнне ишетеп аклар тылдан гаскәр китереп контратакага ташланалар. Ике сәгатькә якын барган дүрт атаканы кызыллар кире кагып, юк итеп торалар. Тик көчләр кими, патроннар азайганнан-азая.Сиваш аша сузган телеофннан Литва ярымутравыннан командирны сорыйлар. Трубканы Антонов ала.

    — Телефонда Антонов. Штаб начальнигы ярдәмчесе.

    Трубкадан җылы татар сүзләре ишетелә:

    — Алексей, туганым! Фрунзе бу! Сезгә ярдәмгә квалерия ашыга.

    Нык тор. 10—15 минуттан бәреп чыгаргар. Бер бөтен дивизия ашыга.

    — Иптәш Фрунзе! Патроннар бетә. Бик аз калды.

    — Аклар окопларга килеп җитәргә 10—15 метр калгач, кызылармеецларны атакага күтәр. Окопларга кертмичә сугышыгыз. Нык тор, Антонов!

    Окоп алдында сугышырга туры килмәде. Антонов телефон трубкасын куеп землянкадан чыга башлаган иде, Сиваш ягыннан күк күкрәгән кебек «Ура!» һәм «Даешь Крым!» дип гүләп акырулар ишетелде. Сиваш сазлыгыннан ярга тоташ бер тере дивар булып кылычларын баш өстенә күтәргән атлы гаскәр күренде. Алар ярга күтәрелү белән тоташ кызган бер өермәле дулкын булып бишенче атакага акыра-акыра йөгергән аклар пехотасына ташландылар. Чабагач белән көлтә суккандагы кебек тавышларга, урыс маты кушылды. Махно атаманы Каретник җитәкләгән атлы дивизия аклар пехотасын кылычтан үткәрә башлады...

    Кызылларның Сиваш сазлыгын кичеп чыгып Төрек Валына көньяктан, тылдан якынлаша башлавын телефон аркылы белгән аклар, Төрек Валын ташлап, Юшун күлләре янында төзелгән икенче оборона сызыгына чигенделәр. Беренче һәм икенче атлы армияләр Кырымга бәреп керделәр. Беренче атлы армия белән Семен Буденный, икенче атлы армия белән калмык Ока Городовиков командалык итәләр иде. Атлы армияләрнең беренчесенең сугышчан юлы Севастополь портына, икенчесенең Ялта портына таба юнәлгән иде.

    Фронт белән командалык иткән Врангель генералы Слащев Кызыл кавалеиянең Беренче һәм Икенче армияләренә каршы Кубан һәм Дон казакларыннан торган берничә атлы дивизияләрен ташлады. Атлы кылыч сугышында ике яктан да бик күп «башлар очтылар». Тик кызыл кавалерияне туктатырлык көч Врангельдә юк иде инде...

    Кырым аклардан азат ителде.

    Ленин һәм Троцкий кул куйган директива Кырым сугышлары бетмәс борын ук Фрунзега килеп җитте: «Каретник командалык иткән Махно дивизиясен Кырымнан чыгармастан коралсызландырырга. Эскадрон командирларыннан алып югарыда торган командирларын атарга. Атлы сугышчыларын атсыз итәргә һәм этап белән Екатеринославка озатырга. Шунда кече командирларын сак астына куярга, гади сугышчыларын авылларына таратырга».

    Ленин, Троцкий.

    Икенче директива шул ук ике җитәкченең кул тамгасы белән реввоенсовет вәкилләре Землячкага иде:

    «ҮК хезмәткәрләрен кулланып әсир төшкән Врангель офицерларын барысын да Кырымда атарга».

    Ленин, Троцкий.

    Землячка икенче директиваны җиренә җиткереп үти. Халык комиссарлары утырышында Рудзутак тавыш күтәрә: «Нигә барлык Врангель офицерларын Кырымда аттылар?» Ленин белән Троцкий белмәмешкә салышып, барлык гаепне Землячка, бездән сорамыйча башбаштаклык эшләгән, дип аңа сылтыйлар. Барысын да аңлаган Землячка серне ачмыйча, үзенең гаебен «тана», үкенә». Атылганнар беткән, тавыш чыгарып барыбер нәтиҗә юк! Офицерлар исән түгел бит инде.

    Ә кызыллар Каретник дивизиясен коралсызландыра алмыйлар. Севастопольне алган көннең төнендә үк дивизия дә, аның командиры Каретник та үзләрен уратып алганны көтеп тормыйча, юкка чыгалар. Эзләре дә калмый. Кырымга ничек кергән булса, шулай чыгып та китә батыр йөрәкле, акыллы, башлы, Махно атаманы Каретник. Кире Сиваш аша!

    Михаил Васильевич Фрунзе тәкъдиме белән Сивашны кичүдә актив катнашкан өчен Алексей Иннокентьевич Антонов Хәрби Революцион Советның Дәрәҗәле коралы белән бүләкләнә. Һәм шуңа өстәмә итеп шулай ук Сивашта күрсәткән батырлыгы өчен Дәрәҗәле грамота бирелә. Анысы инде 1923 елда була. Дәрәҗәле коралны да, грамотаны да Фрунзе үз кулы белән тапшыра.

    — Орденнарың күп булачак синең Алексей Иннокентьевич. Ә Дәрәҗәле коралны алып куй. Алдан ук. Бик тә тиешле бүләк сиңа Кырым өчен. Кырымны алуда синең кебек акыл һәм көч салган башкача кызыл командир юк. Бел шуны...

    Гражданнар сугышы большевиклар җиңүе белән тәмамлана. 15-Инза укчы дивизиясендә Антонов 1928 елның августына кадәр хезмәт итә. Дивизия штабында төрле дәрәҗәле хәрби урыннарда эшли. Шул елны ВКП(б) сафларына керә һәм М. В. Фрунзе исемендәге хәрби Академиягә укырга китә. Укыган елларында курсларында иң көчле укучы булып, үзенең хәрби операцияләр хакында фикерләве белән күпләрдән аерылып тора. Академияне уңышлы тәмамлагач, 46 нчы номерлы дивизиянең штаб начальнигы итеп билгеләнә. Дивизия Украинада Коростень каласында урнашкан була. Ул елларда Киев хәрби округы белән гражданнар сугышы батыры, атаклы Якир Иона Эммануэлович командалык иткән була. 1932 елда Антонов шул ук Фрунзе исемендәге Академиянең оперативный факультетына укырга керә һәм аны 1933 елда шулай ук уңышлы тәмамлый. Белемле, зур культуралы, үз өстендә нык эшләп, бик күп хәрби сорауларга тиз һәм төпле җавап таба белгән штабист бик тиз үсә башлый. 1934 елда ул инде Могилев-Ямполь ныгытылма районының штаб начальнигы, ә инде 1935 елның августында Харьков хәрби округында оператив бүлек начальнигы. Антоновта, штабистлар арасында бөтенләй очрамый торган уңышлы карьера. Сәбәбе түбәндәге. Русия армиясендә: ә үзе татар бит ул (урыстан булган конкурентлары көнчелек белән аңа шулай «татар» дип кимсетеп карарга тырышканнар. Андый карашны, полковник дәрәҗәсендә булган, бу әсәрнең авторы да, үз җилкәсендә дистә еллар буе татыган).Антоновның төп өстенлеге: тирән штаб белеме, югары гомуми культурасы, басынкы, сабыр холыклы, үтә дә үҗәт, ныклы холыклы, зур эшчәнлеге һәм бергә хезмәт иткән кешеләрне яхшыга, начарга, булдыклы, булдыксызга тиз арада аера белеп, шулар белән үзе кирәк тапканча мөгамәлә төзи белү.

    1936 ел Кызыл Армия өчен бик тә билгеле һәм дәрәҗәле булып килә. Гражданнар сугышыннан җиңүчеләр батырлар булып чыккан атаклы, белемле киң эрудицияле хәрби командир һәм полководецлар Тухачевский, Якир, Уборевич,Гамарник, Корк, Блюхер, Каширин Николай, Эйдеман, Примаков, Путна, Бөек Фрунзе вафатыннан соң ук, егерме елларның икенче яртысында, хәрби фән үссен өчен Кызыл Армиядә эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Генераль штаб Академиясен ачу турында хыялланалар һәм шул хыялны ун елдан артык тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Большевиклар җитәкчелек иткән хакимият алдына шул Академия турында сорауны бертуктаусыз күтәреп чыгалар һәм теләкләренә ирешәләр.

    1936 елның октябрь аенда Кызыл Армиянең Генераль штаб Академиясе ачыла. Аның иң беренче тыңлаучылары («слушатели») булып А. М. Василевский, Л. А. Говоров, И. Х. Баграмян, Н. Ф. Ватутин һәм А. И.Антонов кабул ителәләр. Академиядә уку бер ел була һәм анда бик ныклап хәрби стратегия өйрәнелә.

    1937 елда Генераль Штаб Академиясен тоташ «отлично» билгеләренә генә тәмамлаган Алексей Антонов Югары Совет указы белән иң җаваплы һәм дәрәҗәле саналган Мәскәү Хәрби округының штаб начальнигы итеп билгеләнә. Антонов Кызыл Армиядә иң зур штаб эшчәннәренең берсенә әверелә.

    Түбәндәгенең сәбәбен белеп булмады.

    1938 елның азагында А. И. Антоновны бик нык түбән төшереп М. В. Фрунзе исемендәге Академиягә өлкән укытучы (преподаватель) итеп кенә билгелиләр. Бүгенге дәрәҗәләр белән чагыштырганда Антоновны өч баскычка түбән төшерәләр. Кызыл Армиянең иң зур командирларын аткан еллар ул 1937—38 еллар. 1937 елның июнендә Тухачевский, Якир, Уборевич, Эйдеман, Фельдман, Примаков, Путнаны аталар. 1938 елның ноябрь аенда иң атаклы Маршал Блюхерны юк итәләр. Хрущевның КПССның XXI съездындагы докладында, атылган командирларның саны шул елларда 40 меңнән артык дип күрсәтелә.

    Антоновны иң зур округ штаб начальнигыннан өлкән укытучылыкка төшереп утыртканнар. Үзенең акыллылыгы, НКВДда сорауларга җавап бирә белүе, аналитик булуы аркасында гына татар Антонов исән кала алгандыр. Бик нык итеп алып ыргытканнар бит. Бәлки шул «нык ыргыту» аңа исән калырга ярдәм иткәндер. Хәзер инде ачыклап булмый — бер Ходай үзе генә беләдер! Бик түбән тәгәрәсә дә, Антонов хисләргә бирелмичә шул куелган урынында эшләгән дә эшләгән. Бераз вакыт узгач, шул ук Академиядә кафедра начальнигының урынбасары итеп куела. 1940 елның февралендә доцент дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елның июнь аенда Антоновка хәрби генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. 1941 елның март аенда Антоновның алыштырмаслык талантлы штабист икәнлеге «өстәгеләрнең» исләренә төшә! Антоновны Киев Особый хәрби Округка аның штаб начальнигының урынбасары итеп билгелиләр. Ике ел да дүрт айдан А. И. Антонов кире штаб эшенә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр башкача штаблардан аерылып хезмәт итми.

    1940 елның апрель урталары. Ике ай элек кенә Антоновка Фрунзе академиясендә укытучы буларак уңышлы эшләгәне өчен доцент дәрәҗәсе бирделәр. Ватылган, имгәтелгән җанда тагын өмет чаткысы пыскыр тернәкләнә башлады. Бәлки бар да үтәр әле?!

    Кафедра начальнигы Антоновны иртә белән үзенең кабинетына чакырды:

    — Алексей Иннокентьевич! 21 апрельдә иртәнге тугызга

    Генераль Штабка барасыз. Анда фин сугышында батырлыклар күрсәткән командирларга орденнар тапшыру булачак. Орденнарны тапшыру тантанасы тәмамлангач, Сез аларны берәм-берәм аерым кабинетта кабул итеп әңгәмә үткәрегез. Һәм шулар арасыннан егерме биш командирны безнең академиягә ун айлык курсларда укырга сайлап алыгыз. Курслар тәмамлангач, югары белемгә ия дип таныклык биреләчәк. Белемнәре 8 сыйныфтан түбән булырга тиеш түгел...

    Бармаклары белән өстәлгә сугып, барабандагы кебек ниндидер тавыш чыгарып алды. Өстәгеләр белән сөйләшкәнне әйтте, ахрысы:

    — Белемле полк командирлары җитешми. Кыска вакыт эчендә полк командирлары әзерләргә кирәк. Шуңа тәҗрибәле командирлар кирәк. Рота командирлары һәм аңардан югарыраклар булсын.

    — Яхшы. Эшләрмен.

    — Онытмагыө, берсекөнгә.

    — Так точно, берсекөнгә тугызда. Генштабта булырга.

    Орденнар белән бүләкләнгән командирлар исемлегеннән утыз кешене сайлап алды Антонов. Күбесе капитан дәрәҗәсендә булып 35—40 яшьләр чамасындагы хәрбиләр иде. Яртысыннан күбесе Гражданнар сугышын кызылармеецлар булып үткәннәр. Кызыл Армия сафларында калып лекбез һәм кичке мәктәпләрдә белем алып, күбесе үз өстендә эшләп хезмәт буенча азрак күтәрелә алган командирлар. Финнар белән сугышып орден һәм чираттан тыш хәрби дәрәҗә алып, инде Фрунзе исемендәге академиягә укырга алыначак кадрлар.

    Эшне озакка сузмыйча, һәр кергән кандидатка 5 минуттан да артык вакыт сарыф итмичә, Антонов янына унлап кеше кабинет аша узгач, урта гәүдәле, төптән юан чыккан, йөзе нурланып торган бер майор керде. Кабаланмый гына доклад ясады.

    — Сезнең боерык буенча майор Гаврилов килде.

    Антонов өстәл кырыендагы урындыкка күрсәтте:

    — Утырыгыз, иптәш майор.

    Майор утырды да сабыр гына итеп көтә башлады.

    Антонов алдында яткан кәгазьгә карап үзе өчен генә укый башлады:

    — ... холкы тыныч... белеме сигез сыйныф...

    Кәгазьнең башын карады.

    1900 елда туган. Милләте белән татар...

    Һм, татар!? Үзе Гаврилов Петр Михайлович...

    Утырганга кызыксынып карады да, татарчалап эндәште.

    — Сез керәшен татарымы?

    Майор сәерсенеп башын күтәрде. Күз карашы сагайган иде инде. Акрын гына җавап бирде.

    — Татар мин.

    — Керәшен татарымы, мөселманмы?

    Майорның күзләрендә ут кабынды, тик ул тавышын көчәйтмәде.

    — Әллә тагын, кемдер инде. Аллага ышанмыйм мин. Коммунист мин.

    Тавышы да сагайган иде. Шунлыктан Антонов сөйләшүгә йомшарту кертү кирәклеген аңлады.

    — Мин дә татар бит. Фамилиям Антонов булса да.

    Гаврилов ирен читләре белән аз гына елмайды:

    — Мин Сезне күргән көенә бу кеше әллә татармы икән дип уйлаган идем лә ул.

    Алексей кызыксынып карады:

    — Нилектән алай уйладыгыз инде?

    — Күзегез, йөзегез нурлы. Шунлыктан. Татар йөзе.

    — Һм. Алай икән. Нурлы дисез инде.

    — Нурлы йөзле булса, ул кеше татар була инде.

    — Нилектән алай инде ул?

    — Табигать без, татарны, шулай яраткан инде. Бер нәрсә дә эшләп булмый. Нурлы йөз белән яшибез.

    — Ярар. Калдырыйк хәзергә. Әйдә, урыс теленә күчик.

    — Сезнең ихтыяр анысына.

    — Кызыл Йолдыз ордены алдыгыз. Нәрсә өчен?

    — Беренче көннән үк сугыштым. Шуңадыр инде.

    — Рота белән командалык иткәнсез икән.

    — Әййе.

    — Сезнең өчен яхшы перспектива ачыла. Ун ай, йәисә бер ел укырга. Академик курслар дип атала безнең укыту.

    — Сез укытучымы?

    — Әййе. Өлкән укытучы.

    — Татардан укытучы чыккач яхшы инде. Ә мин менә тырышып-тырмашып та көчкә-көчкә сигез сыйныфны тәмамлап, тугызга кергән идем. Ятим үстем мин. Әтисез. Хәерчелек, ярлылык.

    — Сез кайдан үзегез?

    — Кайдан булыйм инде. Казан каласыннан утыз чакрымнар чамасы кояш чыгышында утырган, Ходай да, кешеләр дә онытып беткән Әлбәдән исемле бер авылдан.

    — Туганнарыгыз бармы?

    Гаврилов шатланып көлде:

    — Бөтен Әлбәдән минем туганнар белән туп-тулы. Капитан... э-э... майор гына булсам да безнең авыл өчен мин иң зур, иң дәрәҗәле начальник саналам. Мин ялга кайтсам, авылның барлык өйгә кунакка чакыралар. Бармасаң, үпкәлиләр.

    — Гаиләгез бармы?

    — Утыз беренче елда туган улым бар, хатыным белән. Ә сезнең ничек?

    — Минем балалар өчәү.

    Гаврилов урындыкта кузгалып куйды:

    — Сезнең вакытны алам инде мин. Илләмә рәхәт татар белән сөйләшү. Мин хәрби хезмәттә Сезнең кебек зур дәрәҗәле татар кешесен очратканым юк иде әле. Тагын бармы безнең татардан шундый зур дәрәҗәлеләр?

    — Бар. Керәшен татарларыннан мин Гордов, Ватутин дигәннәрне беләм. Очрашканыбыз бар. Тагын генерал Новиков та бар дип ишеттем яңарак кына. Тик күргәнем юк. Ә инде Чанышев турында ишеткәнегез бардыр.

    — Бар. Тик күргәнем юк. Хөсәен Мәүмотов дигән, Генераль Штабта эшләгән бер егет турында ишеткән идем мин. Әллә кая булды, ишетелми соңгы вакытта.

    — Ярар, иптәш майор! Сез курсларга алындыгыз. Мине исегездә калдырыгыз. Фрунзе исемендәге академиядә эшлим мин. Сезгә дәресләр дә бирермен әле дип уйлыйм. Без, татарлар, керәшенме ул, мөселманмы ул — бер-беребезгә ярдәм итеп, аркадаш булып яшәргә, тырышырга кирәк.

    Гаврилов урыныннан торды.

    — Мин инде Сезгә караганда бәләкәй кеше. Яшькә дә, урын-дәрәҗә белән дә. Тик туры килсә, миңа тулысы белән ышана аласыз. Чын татар егете мин, иптәш полковник. Рәхмәт Сезгә...

    1941 елның март башында ун айлык курсларны тәмамлап майор Гаврилов Белоруссия хәрби округына полк командиры итеп билгеләнде. Округка китәр алдыннан үзе кебек майор Нигъмәтуллин дигән татар егете белән Антоновны ресторанга кунакка чакырды. Антонов ялындырып тормады, риза булды. Бер генә шарт куйды:

    — Цивильно, гражданский киемдә булыгыз егетләр.

    Ресторанда ике сәгать чамасы утырып, өчесенә биш йолдызлы бер шешә әрмән коньягы эчтеләр. Ашап-эчеп, азрак бер-берсен мактап тостлар күтәрделәр. Иң матур тостны Гарифулла Нигъмәтуллин әйтте:

    — Күп нужалар, хәерчелек, ачлык күреп татарлыгын югалтмаган үзебезнең татар халкы өчен тәкъдим итәм мин бу тостны. Безнең халык кебек эшчән, тәвәккәл, башлы һәм киң күңелле тагын берәр халык бармы икән бу дөньяда. Юктыр дип уйлыйм мин. Вәзгыять кискенләшкәннән кискенләшә бара, егетләр. Фашист бик котыра бит. Алар белән килешү (договор) бар безнең барлыкка. Ышанмыйм.

    Антонов чәнечкесе белән алдында коньяк тутырылган рюмкага акрын гына ике мәртәбә сукты. Рюмка нечкә, зыңгылдап, матур тавыш чыгарып куйды.

    — Түгәрәклә тостыңны. Шунда тукта!

    — Үзебез өчен егетләр! Татарлар өчен!

    Рестораннан чыктылар. Чыккан чакта ак сакаллы швейцар янындагы телефоннан Антонов такси чакырды.

    Урамда такси килгәнне көтеп бастылар. Антонов тирә-якны сагаеп кына карады да ике ресторандашына иелә биреп пышылдады:

    — Бу ел җәй Германия белән безнең арада сугыш башланачак. Кем өлгерә, шул элегрәк башлый. Исән калырга тырышыгыз, егетләр.

    Урам буйлап карады.

    — Әнә такси килә. Безгәдер. Мин Сезне илтеп куйыйм, аннан кайтып китәрмен.

    1941 елның 21 июне иде. Дивизия парткомиссиясендә коммунист, майор, полк командиры Гаврилов Петр Михайловичның персональный эше тикшерелә. Армия комиссарының ялкынлы чыгышы дивизия парткомиссия әгъзаларын куркытып, юкка чыгарып урындыкларга сылады.

    — ... минем Гавриловны коммунист диясем дә килми. Ул инде партиядән әле чыгарылып бетмәсә дә коммунист түгел. Ничек ди бит, чак кына уйлап карагыз: «Германия белән СССР арасында тынычлык турында договор төзелсә дә, мин фашистларга ышанмыйм. Чик буенда, Германия үзенең гаскәрләрен күбәйтә һәм ул безнең илгә басып керәчәк». Наданлык, сәяси сукырлык бу. Иптәш Сталинга, иптәш Молотовка, Коммунистлар партиясенә ышанмау. Без Германия белән союзник булып, бөтен Җир шарында социализм урнаштырачакбыз. Без, СССРда социлизм төзибез, ә националь-социалистик партия, иптәш Гитлер җитәкчелегендә социализмны Германиядә төзи.

    Ике бөек илнең даһи Сталин белән иптәш Гитлерның дуслыгына ышанмаган, алдалап коммуннист булган Гавриловка безнең данлыклы Коммунистлар партиясендә урын юк.

    Дивизия комиссары, тавышка куй!

    Дивизия комиссары урыныннан торды. Курыккан күзләре белән алдында тезелешеп утырган коммунистларны барлагандай карап чыкты. Сөйли башлады, тавышы калтырый иде:

    — Барыгыз да беләсез, Гавриловның дивизия конфенциясендәге чыгышын. Ул Германия белән төзелгән договорны шик астына алды. Аңа партиянең ышанычы бетте.

    Армия командующиеның һәм комиссарның боерыгы белән ул полк белән командалык итүдән азат ителде. Гаврилов безнең партиянең аркасына хәнҗәр кадап, аны куркакларча сатты. Мондый сатлык җанның безнең данлыклы Ленин партиясенә кирәге юк. Шунлыктан, кем дә кем, Гаврилов коммунистлар партиясе сафыннан чыгарылырга тиеш ди, кулларыгызны күтәреп, тавыш бирегез.

    Комиссар үзе беренче булып кулын күтәрде. Корыч төсенә кергән күзләре белән шул мизгелдә (комиссар үзе турында, үзе шулай диеп уйлады) алдында утырган коммунистларның «тавыш биргәнен» баскан хәлдә барлап чыга башлады. Санап чыкты.

    — Төшерегез. Кемнәр каршы?

    Каушый төшеп залга карады.

    — Никодимов! Син каршымы?

    Кырыкны узган старшина аяк өсте басты.

    — Каршы мин. Петр Михайлович иң яхшы, белемле, акыллы командирларның берсе. Мин аны Гражданнар сугышыннан бирле, егерменче елдан бирле беләм. Деникинга каршы бергә сугыштык егерменең җәендә. Штык атакаларына бергә йөрдек. Икебез дә кызылармеецлар идек. Дуслар. Сез ялгышасыз аны партиядән чыгарып.

    — Иптәш старшина! Җавап бирергә туры килер бит сезгә.

    Старшина бик тәвәккәл иде ахрысы:

    — Туры килмәс. Границаның теге ягы тулы немец танклары. Бүген, иртәгә сугыш китәчәк, сездә инде минем кайгы булмаячак.

    Комиссарның вазифасы исенә төште. Иртәгәләргә.

    — Битараф бармы?

    — Нилектәндер бармагы белән төртеп санады:

    — Берәү, икәү, өчәү...

    Исендә калдырырга тырышып битарафларны карады. Гавриловка мөрәҗәгать итте:

    — Гаврилов! Партия билетыгызны менә монда өстәлгә китереп салыгыз.

    Иң алда япа-ялгыз куелган дүрт аяклы арткы урындыкта утырган майор Гаврилов урыныннан торып басты:

    — Миндә син тапшырган партбилет юк. Армия политуправлениесе сезнең ялган карарны расласа, мин әле анда да партбилетны бирмәячәкмен. Старшина дөрес әйтте, бүген, иртәгә сугыш китәргә тора, ә сез сугыша торган майорны партиядән чыгарырга маташасыз. Баш юк сездә. Хушыгыз.

    Гаврилов чыгу ягына юнәлде.

    — Ябыгыз ишекне! Чыгармагыз Гавриловны! Партбилетын өстәлгә салсын!

    Тик ишек ябарга кузгалучы берәү дә табылмады...

    Фатирына кайткач, Гаврилов өстендәге парад мундирын салып урындык аркасына элде. Хатынының борчулы күз карашын күрмәмешкә салынып тыныч кына тавыш белән үтенде:

    — Бик сусатты Катя. Чәй әзерлә инде син...

    Иртәнге сәгать дүрттә снарядлар шартлаганнан Гаврилов сикереп торды. Ярым шәрә хатыны урын өстендә калтыранып утыра һәм бертуктаусыз чукына иде. Гаврилов тиз генә полевая формасын киде дә, хатынын, ун яшьлек улын үбеп штаб ягына чыгып йөгерде. Кичә дивизия комиссары алырга болашкан партбилеты урындык аркасына элгән парад мундирының эчке түш кесәсендә торып калды. Һәм ул партбилет Икенче Бөтендөнья сугышының бер почмагында 1941 елның 22 июнендә фатир белән бергә янып көлгә әйләнде. Комиссарлар партбилетны тартып алып, Гавриловны коммунистлар партиясеннән куып чыгара алмадылар. Ул кара эшне алар 1945 елның җәендә майор Гаврилов немецларның үлем лагерьлары аша исән калып үтеп, илгә кире кайта алгач эшләячәкләр...

    1941 елның март аенда генерал-майор Алексей Антоновны Киев Особый хәрби округның штаб начальнигының урынбасары итеп билгеләделәр. Тәгаенләнгәндә, Антонов белән Кызыл Армиянең Генераль Штабның яңа начальнигы армия-генералы Жуков сөйләште. Бу аларның беренче мәртәбә очрашулары иде. Антонов Жуков кабинетына рөхсәт сорап кереп, килгәненә доклад ясады:

    — Иптәш армия генералы. Генерал-майор Антонов Сезнең боерык буенча килде.

    Жуков Антоновка тиз генә карап алды да, утырган креслосында гәүдәсен азрак уңга таба янтайтып җайлады, утырырга тәкъдим итмәде. Кискен тавыш белән сорады:

    — Утыз сигезенче елның азагында сине ни өчен Мәскәү Округының штаб начальнигыннан төшерделәр?

    — Белмим.

    — Ничек инде белмисең?! Төшергәндә сорамадыңмыни нигә аласыз дип?

    — Сорау бирсәң, бирмәсәң дә барыбер төшерәчәкләр дип уйладым.

    — Уйладың. Син әле уйлый да беләсеңмени?

    — Беләм.

    Жуков Антоновтан күзен алмыйча бераз дәшмичә утырды да, сабыррак итеп әйтте:

    — Уйлый торган шәхесләр Кызыл Армиядә сирәк очрый торган экземплярларга әйләнеп бетеп баралар бүгенге көннәрдә. Безгә уйламыйча боерык үти торган хәрбиләр генә кирәк. Күпчелек хәрбиләр «так точно» һәм «никак нет»ка әйләнеп чыктылар. Шулай кирәк.

    Өстәлендәге кәгазьләрне кузгаткалап алды:

    — Кыскача болай. Бүгенге көннән хезмәт итәргә Киев хәрби округы сиңа. Округның штаб начальнигы урынбасары дәрәҗәсе. Аңладыңмы?

    Жуковның әйткәненнән соң «так точно» диясе килмәде.

    — Аңладым.

    — Сезне белемле, культуралы, эшчән штабист дип миңа характеристика бирделәр. Миңа яхшы, аккуратно, төгәл, акыл белән эшли торган штаб эшмәкәрләре кирәк. Штаб-армиянең мие! Аны сез, аксиома буларак, яхшы беләсез. Киев хәрби округы һәм Белоруссия хәрби округы Көнбатыштан килә торган дошман явына иң актив каршы торып сугыша торган округлар. Беренче кат горотряды.

    Азрак уйланып торгач көтелмәгән сорау бирде.

    — Якир, Уборевич белән таныш идегезме?

    Антоновның аркасына суык йөгерде. Тик ул үзенә каушарга ирек бирмәде. Җавабын тыныч тавыш белән бирде.

    — Утыз бишенче елда Харьков хәрби округында мин шундагы штабта оперативный бүлек начальнигы булып хезмәт иттем. Утыз алтының октябренә кадәр. Якир округ командующие иде. Шул вакыт эчендә мин аңа буйсынып хезмәт иттем.

    Жуков сынаулы итеп карады:

    — Ну, ничегрәк иде инде ул?

    — Мин аның чын йөзен бәлки белмимдер. Мин хезмәт иткәндә Якир белемле, таләпчән, кешелекле җитәкче иде. Ә Уборевичны күреп кенә беләм. Якыннан таныш түгел идем.

    — Штабларда эшләгәннәргә, начальник буларак, минем таләпләрем катгый һәм җитди булачак. Ялгышсагыз йәисә начар эшләсәгез, миннән шәфкать көтмәгез. Бу аңлашыламы?

    — Аңлашыла.

    — Синең иң беренче начальнигың окруның штаб начальнигы. Аннан соң гына округ командующие. Ул боерык бирсә, штаб начальнигына доклад ясыйсың һәм шуннан соң аның гына боерыгын үтисең. Аңладыңмы?

    — Аңладым.

    Генераль штаб начальнигы армия генералы Жуков Антоновны, аның йөрәгенә курку салып чыгару өчен чакырган иде ахрысы. Һәрхәлдә, генерал Антоновның башында шундый уй калды...

    * * *

    1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе СССРның дәүләт чикләрен бозып кереп, сугыш башлады. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, документлар тикшерү буенча, хәрби анализлар белән исбат ителде: 1941 елның 18 июлендә СССР Германиягә басып керү өчен кораллы көчләрен Көнбатыш чик буйларына туплап, аларны һөҗүм өчен җәелдереп, әзерлекләр үткәрә башлаган. Бернинди оборона турында уйламыйча, һөҗүм өчен ачык кырларда, яланнарда ваемсыз җыелган Кызыл Армия гаскәрләренә җирдән, һавадан, диңгездән немецлар ут ачканнар һәм Балтыйк диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр һөҗүмгә күчкәннәр. Гөнаһ шомлыгына каршы 21 июньдә оборона Халык Комиссары Маршал Тимошенко һәм Генераль Штаб начальнигы армия генералы Жуков кул куйган директива, Көнбатыш чиктә Германиягә һөҗүмгә дип әзерләнә башлаган Кызыл Армия гаскәрләренә җиткерелә: «Провокациягә бирелмәскә, җавап бирмәскә, ут ачмаска!»

    Немец гаскәрләре артиллериядән ут ачып, авиация белән һавадан бомбага тотып безнең гаскәрләрне юк итәргә тотыналар. Иң беренче булып Белоруссия хәрби округы командующие Испания батыры, Советлар Союзы Герое армия генералы Павлов һушына килә. Һәм... Тимошенко, Жуков кул куйган директиваны үтәмичә 22 июньнең икенче яртысында боерык бирә: «Барлык кораллардан ут ачып, фашистларны юк итәргә!»

    Эшләр никадәр генә мөшкел булуга карамастан, барлык гаскәрләр, окоплар казып, оборонага күчеп кораллы дошманны туктатырга телиләр. Паникага бирелә башлап, таркалу алдына җитеп килгән Кызыл Армия частьларына Генераль Штаб төзегән Тимошенко һәм Жуков кул куйган яңа директива: «... 1941 елның 24 июнендә наступлениегә күчәргә һәм дошманны безнең җирдән куып чыгарып, үз җирләрендә куарга, тар-мар итәргә...»

    Директивада һөҗүм итеп ала торган Польша калаларына кадәр күрсәтелгән була!

    Алга! Җиңүгә! Ура!

    Һөҗүм итеп безнең гаскәрләрне таптап килгән немец армадаына каршы, аны оборона ясап туктатмыйча, Тимошенко, Жуков боерыгы белән Кызыл Армия гаскәрләре әзерлексез һөҗүмгә күтәреләләр. Һәм... берничә көн эчендә Көнбатышта тупланган 4 миллионлы Кызыл Армия гаскәрләре немецлар тарафыннан туздырыла, уратып «капчыкларга» эләгәләр, әсир төшәләр. Әсир төшкән совет сугышчыларының саны өч миллионнан артык була. Көн-төн һөҗүм иткән немецларның басып кергән агымына Мәскәү юнәлешендә каршы торырлык көч булмый. Минск янында уратып алынган кызыл гаскәрләр каршылык күрсәтмичә коралларын ташлап, немецларга әсирлеккә биреләләр. Сталин хакимияте 1937—38 елларда изгән Кызыл Армия сугышырга теләми...

    СССР, сугыш башлануга ай үтәр-үтмәстә, коточкыч катастрофа алдына килеп баса. Кызыл Армиянең Көнбатыш чик буйлап Германиягә һөҗүм өчен хәзерләнеп яткан өлеше 1,5—2 ай эчендә немецлар тарафыннан тар-мар ителә, әсирлеккә төшә, юкка чыгарыла, таратыла...

    Таркалган, камалудан чыккан һәм тылдан китерелгән гаскәрләрне оештырып, Совет хакимияте Сталин җитәкчелегендә яңа өч фронт оештыра. Төньяк-Көнбатыш фронт, Үзәк фронт, Көньяк фронт. Төньяк-Көнбатыш фронт җитәкчесе итеп Маршал Ворошилов, Үзәк фронтка Маршал Тимошенко, ә Көньяк фронт командующие итеп Маршал Буденный билгеләнә. Гражданнар сугышында I атлы армиядә сугышып дан алган өч Маршал Гитлер гаскәрләрен туктатып, Сталинга җиңү яулап алырга тиешләр.

    Генерал-майор Антоновны Киев хәрби округыннан чакыртып алалар. Генералның бик тәҗрибәле штабсит икәнлеге, куркып, паникага бирелгән коммунистик җитәкчеләрнең исенә төшә.

    1941 елның август башында генерал Антонов Көньяк (Южный) фронт штабының начальнигы итеп билгеләнә. Командующий Маршал Буденный, ә штаб начальнигы генерал-майор Антонов.

    Антонов тиешле урынына килеп штаб начальнигы вазифаларын үти башлаганда Көньяк фронт гаскәрләре канкойгыч оборона сугышлары алып баралар, Һөҗүм итеп, алга гына барып Совет гаскәрләрен куарга өйрәнеп бетә язган немецлар «урысларның» һөҗүмгә күчә алуларын башларына да китерә алмыйлар. Килгән көненнән үк Антонов оператив хәлне көн-төн өйрәнә, үзенең штабы кул астына кергән гаскәрләрне, коралны һәм разведка аша немец гаскәрләренең санын, коралын, бигрәк тә күпме танклары, самолетлары барлыгын, гаскәрләренең кайда, ничек урнашуларын тикшерә. Һәм ныклы карарга килә: «Контрудар әзерләп, шуны оештырып, алга гына барып борынын күтәргән фашистларны Ростов-Доннан алып ыргытырга.

    Һөҗүм планын Антонов беркемгә дә күрсәтмичә үзе төзи һәм картага да аны үзе генә төшерә.

    Семен Буденный белән төне буе һөҗүмдә катнаша торган гаскәрләрне, техника-коралны барлап, карта өстендә утыралар. Иртән генерал Антонов Мәскәүгә, Генераль Штабка оча, ә Буденный яшертен генә һөҗүмгә барачак гаскәрләрне алгы сызыкка туплый башлый. Ике көннән наступление уздырырга. Генераль Штабның яңа начальнигы Котов наступлениесе планы турында Сталинга үзе доклад ясый.

    1941 елның июль аенда Жуковны Генераль Штаб начальнигы вазифаларыннан азат итәләр. Чөнки сугыш башланганнан алып ул бернәрсә дә майтара алмый. Генераль Штаб начальнигы итеп патша заманында ук полковник булган Маршал Шапошников билгеләнә. Генерал Антонов наступление планын Шапошниковка доложить итә. Анысы исә, үз чиратында, план белән Сталинга керә. Антонов планы буенча, Ростов наступлениесе резервтан өстәмә гаскәр сорамыйча үткәрергә тиеш була. Сталин үзе кул куйган рөхсәтне алып, Антонов Мәскәүдән самолет белән штабына кайтып төшә. Өч көннән немец һич кенә дә көтмәгән Ростов наступлениесе башлана...Наступление уңышлы чыга. Ростов наступлениесе Кызыл Армиянең 1941 елда ясаган иң беренче уңышлы наступлениесе ул. Нәтиҗәдә фашист кораллы көчләренең 1 нче танк армиясе тар-мар ителә. Һәм «җиңелү белмәс» фашист гаскәрләре Ростов-Доннан 60—80 чакрымга куыла. Уңышлы уздырылган һөҗүм операциясе өчен Семен Буденный һәм Алексей Антонов Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр. Кырык беренче елны бик сирәк генерал андый орден белән бүләкләнгән.

    Талантлы генерал Антонов өчен штаб эшендә киң юл ачыла. Кайда Авыр — Антонов шунда.

    1942 елның язында, иртә җәендә безнең гаскәрләр өчен немец армиясе командованиесе Харьков катастрофасын оештыра. Иртә язда һөҗүмгә күчкән өч армияне, немецләр чигенгән булып кыланып, Харьковны биреп, «капчыкка» кертеп уратып алалар. Һәм шул өч армияне юк итеп сугышу белән бергә немецларның төп көчләре Сталинградка һәм Кавказга ыргылалар. Немецлар июль аенда Кырымдагы соңгы көрәштә булган Севастополь каласын алалар. Оста сугышучы фон Манштейн командалык иткән бик көчле һәм тәҗрибәле Вермахтның 11 нче армиясе Кавказны яулап алыр өчен юнәлтелә. Шул чакта немецларны Кара диңгез яры буйлап Кавказ артына чыгармас өчен сугышлар башлана. 1942 елның җәендә инде иң тәҗрибәле штаб эшчеләренең берсе булып саналган (ул Ростов наступлениесенең авторы!) генерал Алексей Антонов бик тә әһәмиятлегә әйләнгән Төньяк Кавказ фронтында, Кара диңгез гаскәре төркемендә, Кавказ арты фронтларында штаб начальнигы була. Һәр җирдә штаб эшен яхшыртып, дошман һөҗүмнәрен туктатырга оборона төзеп, тәртип салып, штаб начальнигы итеп белемле, ныклы кеше калдырып, оборонасы таркалырга торган башка фронтка тагын яңа штаб начальнигы булып җибәрелә.

    1942 елны Антоновны тагын бер Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. Бу бит бик мөһим факт. Кызыл Армия гаскәрләре чигенеп Мәскәү, Сталинградка «барып җиткәннәр», җиңүләр юк дәрәҗәсендә. Ә штабист булып сугышта катнашкан, татардан чыккан генерал бер ел эчендә ике Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Кырык беренче елгы иң беренче уңышлы Ростов наступлениесе татар генералы Антонов тәкъдиме белән кабул ителә һәм уңышлы башкарыла.

    Акыллы, төпле, тирән белемле, зур аналитик, Вермахт Генералитетының планнарын анализлап, күреп, чишә белә торган штаб эшчесенә әйләнә генерал Антонов. Аның дәрәҗәсе, даны, кирәклеге көннән-көн үскәннән-үсә.

    Ә Кызыл Армиянең Генераль Штабы, Маршал Шапошников аннан киткәннән соң тиешле дәрәҗәдә эшли алмый. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, сугыш нәтиҗәсендә бик югары дәрәҗәгә күтәрелеп, бөтен сугыш язмышына, тарихына бәя бирергә өйрәнгән «бөек полковолец» Маршал Жуков сугыш вакытындагы Генераль Штабка мондый бәя бирде:

    «Сугыш елларында Генераль Штаб җиңү китерү өчен берни дә эшли алмады. Барлык җиңүне Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты оештырды...»

    Ни өчен үзе 1940—41 елларда Генераль Штаб начальнигы булган Жуков шундый (ахмак сүзләр инде!) сүзләр язган. Сәбәбе икәүдер.

    Беренчесе. Сугыш алдыннан Жуков Генераль Штаб начальнигы. Һәм (Тимошенко һәм Жуков!) аның җитәкчелегендә Кызыл Армиянең көчләре ай ярымда тулысынча диярлек Германия тарафыннан тар-мар ителә. Жуков бик начар, тик урысча әйтсәң «очень наглый» штаб начальнигы булган.

    Икенчесе. 1937 елда Жуковның начальнигы булган корпус командиры К. К. Рокоссовский аның хәрби хезмәте буенча характеристикасына болай дип язган:

    «...Штаб эшенә һәм укытуга бөтенләе белән яраклы түгел...» Гади телгә әйләндерсәң: «...Бөтенләй надан!»

    Бөек, даһи полководец Жуковта көнлек бик тә зур һәм кара булган.

    Жуковны Генераль Штаб начальнигы урыныннан алып ташлагач, сугыш беткәнче ул урынны бер-бер артлы биләгән хәрбиләр:

    — Маршал Шапошников (1942 елның июненә кадәр),

    — генерал-лейтенант Василевский,

    — генерал-лейтенант Антонов (сугыш тәмамланганчы). Бу өч шәхес бик белемле, төрле штаб начальниклары булып хезмәт итәләр. Сталинның үзенең һәм фронт командующийларының биргән бәяләре буенча иң талантлы, иң нәтиҗәле Генераль Штаб начальнигы генерал Антонов Алексей Иннокентьевич була. Һәм ул фикер бик дөрес. Антоновның генерал штаб начальнигы даны Маршал Жуковның бугазына пычак булып кадалган хәлдә тора. «Жуков Генераль Штаб начальнигы булып эшли алмады һәм кырык беренче елның сугыш башындагы катастрофада Жуков гаепле кеше!» Бу фикер сугышып дан алган Кызыл Армия полководецларының барысының да уртак, бер үк фикере. Тик Жуковның Сталинның Беренче урынбасары булуы һәм аның үч ала торган, үтә дә мәкерле, мәрхәмәтсез, башкаларны тулысы белән юк итә торган холкы, күпләрдә саклык китереп чыгарган, эт белән эт булмаска кирәк дигән курку теләге тудыра.

    1942 елның җәеннән декабренә кадәр, кайда немец гаскәрләре безнең оборонаны өзеп алга омтылалар, генерал Антонов шунда. 1936 елда бергә Генераоль Штаб Академиясендә укыганда Василевский белән башланган дуслыгы, бергә хәрбиләрчә дуслашып эшләүгә әверелә.

    Генераль Штаб начальнигы генерал Василевский өчен Кызыл Армиядәге барлык Генералитетта Антонов иң сәләтле, ышанычлы, курку белмичә салкын баш, кызу йөрәк белән карар кылып хәрәкәт итә торган генералга әйләнә. Сүгенмичә, акырмыйча, трибуналга бер генә кешене дә бирмичә нәтиҗә ясап, дөрес карар кылып немец генералларына Антонов уй белән, баш белән каршы торып сугыша белә.

    Кырык икенче елның август ае урталарында немецлар Кара диңгез яры буйлап Кавказ артына чыгарга тырышып план үти башлыйлар. Икенче колонналары Кавказ таулары аша Красная Поляна аша Чечня аша Грузиягә чыгарга ыргыла. Немецка нефть кирәк. Кара диңгез ярыннан немецны Грузиягә чыгармас өчен, кыска гына вакыт эчендә кыя ташлар кисеп ДОТлар ДЗОТлар төзелә, пушка-пулеметлар утыртылып, пехота өчен окоплар казыла. Кара диңгез буйларын сакларга тупланган гаскәрләр белән командалык итәргә тәвәккәл, акыллы, бик тә белемле генерал Гречкин билгеләнә. Антонов белән киңәшкәннән соң Гречкин, фронтның алгы сызыгыннан 50—100 чакрымга тылга качып, фронттан еракта «фронтовая землянкалар» казытып, диңгез яры буйларында яхшы портларда курортта кебек итеп сөяркәләре белән яшәгән комиссарларны Хәрби Совет әгъзаларын фронтка куа. Кайберләрен таяклап «биргәләп» куа. Шулар арасынде Гречкинның кызу кулы тоткан таяк астына 15 нче армиянең Хәрби Совет әгъзасы полковник Брежнев та эләгә. Гречкин аңа кулындагы таяк белән өч мәртәбә суга һәм «Малая Земля»га, шунда сугышкан 18 нче армия командующие генерал Леселидзе янына куа...

    1964 елда Хрущев урынына Генсек булып урнашу белән Брежневның иң беренче «эше» Гречкинны табарга боерык бирә. 22 ел буена Гречкин суккан таяктан аркасының авыртуы һаман да бетмәгән була Брежневның. Табалар, «докладывать» итәләр.

    — Генерал-лейтенант Гречкин Кавказ арты хәрби округы командующиеның урынбасары. 7 ноябрьгә генерал-полковник дәрәҗәсе бирергә дип тутырылган документлары Мәскәүдә...»

    Чираттагы хәрби дәрәҗәне бирмичә генерал-лейтенант Гречкинны «тиешле ялга» озаталар. Һәм берничә ел эчендә Леонид Брежневка Маршал дәрәҗәсе биреп,«Победа» ордены белән бүләклиләр. Сугышта күрсәткән «зур батырлыклары өчен!..»

    Антонов көн-төн Сталинградтан көньякта урнашкан далаларда,

    Кара Диңгез буйларында, Кавказ тауларында төрле фронтлар штабларының начальнигы вазифаларын үтәп, баш миенең көчен салып, немецларның корыч танклар колонналарына үтә алмаслык обороналар төзетеп, немец һөҗүмнәрен туктатуда зур роль уйный.

    Немец Сталинградка абынып егылып инде шәһәр эчендә бер генә адым да алга бара алмыйча, үз канына үзе тончыга башлагач, Антонов рөхсәт алып Мәскәүгә ЛИ-2 самолеты белән оча. Дусты, генерал-полковник Василевский янына.Генераль Штаб начальнигы Василевскийның Антоновны кабул итеп сөйләшерлек бер генә минут та вакыты юк. Тик ул, Антоновның карлыккан, арыган тавышын ВЧ телефоннан тыңлап, аның соравының җитди һәм шуны «чишә алсак без сугыш язмышын үзебезнең файдага бара алабыз!» дигән сүзләрен ишеткәч, кыска гына итеп боера:

    — Хәзер үк самолет белән оч!

    Василевский Антоновны яхшы белгәнен шунда ук аңлап алды: «Бу татар нәрсәдер уйлап тапкан!»

    Шул көнне кичен генерал Антонов Генштабта. Самолетта вакытын бушка уздырмаган: кырынган, яңа мундир кигән, одеколонга кадәр сибенгән.

    Кабинетына кереп Василевскийга генерал Антонов «доложить» итте:

    — Иптәш генерал-полковник! Генерал-майор Антонов килеп җитте!

    Василевский генералга урын күрсәтте, елмайды.

    — Син кырынгач нәрсә сибендең?

    — Одеколон «Шипр» белән.

    — Ну исе дә исе!

    Җитди күз карашын дустына текәде:

    — Нәрсә белән килдең, күрсәт!

    Антонов кулындагы кечкенә яссы чемоданны ачты да, аннан кара төстәге күн папка чыгарды. Папка эченнән карта чыгарып өстәлгә җәйде. Василевский карта өстенә иелде. Ун минуттан артыграк вакыт дәшмичә үтте. Антонов сүзсез генә Василевский янында көтеп басып торды.

    Василевский картаны карап, өйрәнеп бетергәч турайды. Тик күзләрен картадан ала алмыйча, текәлеп торды. Шуннан соң гына Антоновка башын борды:

    — Картаны кем эшләде?

    — Мин үзем.

    — Тагын берәрсе беләме бу турыда?

    — Юк.

    — Та-ак. Димәк, башкача бер кеше дә бу картада тәкъдим ителгән операция турында белми.

    — Хәзер сез беләсез инде.

    Василевский иронияле елмайды:

    — Кайчаннан бирле мин сиңа «Сез» булдым әле? Без бит синең белән һәрчак дусларча идек. Ә син «Сез!»

    — Сез Генераль Штаб начальнигы. Минем Сезгә «Син» дип дәшү фамилярность булачак. Төрле кеше бар. Сез миңа да «Сез» булырга тиешсез. Безнең бергәләшеп алып барган хәрби хезмәт өчен, Сезнең авторитет өчен шулай кирәк.

    — Ай-һай, аның белән генә авторитет күтәреп буламы икән?!

    — Була. Күз алдыгызга китерегез. Сез берәр зур киңәшмә алып барасыз. Шунда фронт командующийлары, Маршаллар Жуков, Шапошников, Ворошилов, Тимошенко катнашалар. Бәлки мин дә шунда булсам һәм сезгә «син» дип дәшсәм? Нәрсә булачак?

    — Катастрофа булмас булуын, вә ләкин бик матур булмас, әлбәттә.

    — Шул, шул менә.

    — Ярар. Әйдә картага күчик. Сер итеп кенә әйтәм, ноябрь азагына Центральный фронтта бик зур наступление булырга тиеш. Шуны оештырырга һәм үткәрергә иптәш Сталин маршал Жуковны билгеләде. Чөнки ул наступление Жуков тәкъдиме. Барлык булган резервлар шунда биреләчәк. Ә син инде монда генерал Паулюсның 6 армиясен генә уратып алу белән чикләнмичә, көньякка, Ростовка бәреп чыгып, аны алып немецларның Кавказдагы өч армиясен уратып алырга һәм капчыкта калдырырга тәкъдим итәсең. Беләсеңме ул өч немец армиясендә күпме танк, күпме көч?

    — Өч армиядә дә сугышыр өчен бензиннары юк. Көчкә-көчкә чигенеп Ростовка килеп җитәчәкләр ул танклар. Җитсәләр әле. Яртысыннан күбесе килеп тә җитмәс. Машиналарына да бензин юк. Күз алдына китер әле, немец солдаты җәйге киемдә, җәяүле атна-ун көн, артыграк та әле, Ростов ягына атлый. Кар,буран, ач, бензин юк. Әгәр шушы операцияне уңышлы уздыра алсак, Гитлерның ярты көче юкка чыга бит.

    — Ә Жуков тәкъдим иткән Үзәктәге наступление?

    — Немец анда окопта. Ә аның окопларны тирән казып ут белән яхшы итер тәэмин иткәннәрен сезгә сөйләп торасы юк. Анда — оборона ныгытылган һәм безне көтеп торалар. Ә монда яп-ялангач, тап-такыр, өстәл кебек тип-тигез дала. Немецта оборона бөтенләй юк. Шул далада ач, бензинсыз немец. Бер атна, Ростовны ябып, оборона тотсак, без немецны тоташы белән далада калдырабыз! Туңдырып!

    Василевский шиген дустына чыгарып салды:

    — Жуков Сталинның беренче урынбасары. Мин Генераль Штаб начальнигы Сталинга шалтыратып керергә рөхсәт сорыйм, ә Жуков тәүлекнең нинди генә вакыты булса да, турыдан-туры керә дә китә. Ул инде Сталинны үзәк фронттан, уртадан диюем, һөҗүм итеп, Гитлер Гитлер гаскәрләрен уртадан ике якка ярып, һәрберсен аерым-аерым тар-мар итәргә кирәк дип, стратегик план төзеп, аңлатты. Генераль Штаб аркылы түгел, үзе турыдан-туры доложить итте. Сталин миннән сорый: Сез, Василевский, нәрсә уйлыйсыз бу турыда?»

    — Чыннан да, Сезнең фикер ничек?

    — Мин авыр хәлдәмен. Ул Жуковның һөҗүм планы турында мин нәкъ синең кебек уйлыйм. Сезгә ияреп мин дә «сезгә» күчим инде. Бик дөрес фикер йөртәсез. Без яңа ясаган Ростов оборона сызыгында, чигенгән, алҗыган фашист солдатын каршы алачакбыз бит. Кырык икенең ноябрь-декабре, аның июль-августы түгел. Ә үзәктә немец тук, окопта, блиндажда утыра, һәр артиллериясенә, пулеметына ут секторы бүленеп, күрсәтелеп тоттырылган. Корал, снаряд, патрон — бугаздан. Ә немец монда үзе килеп кергән капчыкта. Оборона юк дәрәҗәдә.

    Тәвәккәлләнгән күзләре белән дусты Антоновка текәлде.

    — Сезнең план ошап, Сталин хупласа, Сталинград һәм Кавказ группаларын чорнап алып юк итсәк, сугыш бер елдан да артыкка бармас. Син иртәгә китчәрәк тор, ә мин иртән иртүк иптәш Сталинга керергә тырышыйм. Жуков Мәскәүдә юк, Сталин аңа бу картаны иртәгә күрсәтә алмый. Ни булса да булыр! Тәвәккәллик!

    Василевский нәрсәнедер әйтергә базнат итми иде ахрысы. Антонов аңа уйчанланып бераз карап торды да, нәрсә уйлаганын аңлап, сөйли башлады:

    — Александр Михайлович! Бик нечкә бер җире бар бу планның. Сез иптәш Сталинга кергәндә шуны белеп, ничек хәрәкәт итәргә, нәрсә сөйләргә икәнлекне планлаштырып керергә, каушап калмаска тиешсез.

    Василевский елмайды:

    — Иптәш Сталинда минем каушаганым юк. Кабаланмый гына, җайлап кына тавышын күтәрмичә, бернинди каприз, холыксызлану күрсәтмичә сөйләшүне алып бара белә ул.

    Нәрсә әйтергә уйлыйсыз, әйтегез!

    — Сез доложить иткән чакта, бу планны мин генә эшләгәнне әйтергә ярамый. Кем мин, Маршал Жуковка каршы? Беркем дә түгел. Әгәр дә, бу минем уемча, сез бу планны Генераль Штаб, сезнең кушу буенча төзеде дисәгез, дәлиллерәк, авторитетлырак булачак бит,ә?!

    Василевский, дусты әйткәнне башы аша уздырып, азрак уйланып утыра иде. Аннан соң бик үк теләмичә сорады:

    — Идея бит синеке, Алексей! («Сез» дияргә онытты) Си-ине-еке! Һәм дә бик шәп план бит. Уңышлы алып барып чыгара алсаң си ңа тагын бер генерал йолдызы һәм Ленин ордены! Һичшиксез!

    Антонов кул гына селтәде:

    — Ярар ла, йолдызлары, орденнары. Качмаслар, җиңсәк бирерләр әле. Безгә бит һөҗүм өчен өстәмә көчләр кирәк. Алга ыргылу бит кола яланда, далада.

    Азрак дәшми торды да, өстәде:

    — Ә ул өстәмә көчләрне тик иптәш Сталин гына бирә ала.

    — Ярар. Әйдә болай итик без. Мин иртәгә иптәш Сталинга кереп доложить итим. Сез яхшы итеп йоклагыз, сәгать уннар, унберләр тирәсенә кадәр. Мин, иптәш Сталиннан чыккач Сезне чакыртып алырмын. Сау булыгыз.

    Өйләдән соң генерал Антонов Василевский кабинетында хуҗасын көтеп утырта иде. Иптәш Сталиннан чыккач, телефоннан шалтыраткан ахрысы — үзе кайтып җитмәгән. Адъютант керткән эссе чәйне аз-азлап чөмереп Антонов көтә башлады. 5—6 минут чамасы узгач, Василевский кайтып керде. Авыр адымнар белән үз урынына үтте. Ишек төбендәге адъютантына дәште:

    — Өрекләп чәй керт әле миңа.

    Кара төстәге күн папкасын җайлап өстл читенә тигез итеп салды да, урынына утырды. Мундирын чишеп җибәрде. Адъютант керткән стакандагы чәйне калак белән җайлап кына болгата башлап, күңелсез генә карап Антоновка елмайды. Кабаланмый гына, һәр сүзне уйлап сөйли башлады.

    — Н-ну, Алексей! Нәрсә генә әйтергә инде сезгә! Иптәш Сталинга бик ошады... безнең Генераль Штаб тәкъдим иткән һөҗүм планы. Вә ләкин, ул аны кабул итәр өчен, миңа аны печеп тоттырды.

    — Ничек инде печеп?!

    — Шулай менә. Сталинградны камарга кирәк икәнне ул хуплады. Ә менә Ростовка сугарга һәм немецларның Кавказ группасын капчыкка тыгарга риза түгел.

    — Ни өчен?

    — Көч җитәрлек түгел, ди. Центрдагы һөҗүмгә кирәк, ди. Һәм Сталинградны камап алу операциясенең Жуков наступлениесенә вспомогательный итеп карарга кирәк, ди.

    — М-да-а! Димәк, С талинградны камап алу операциясе тик Үзәктәге наступлениегә ярдәм итү генә булып кулланыла.

    — Шулай дустым! Мәскәү янындагы җиңү тоташы белән Жуковныкы санала. Һәм ул тарихка шулай булып кереп калды да инде. Шунлыктан иптәш Сталин өчен Жуков бик зур стратег һәм полководец. Менә монда да ул иптәш Сталинга зур җиңү вәгъдә итә. Һәм шул җиңүне Генераль Штабтан башка эшли. Без ул әйткәнне тик картага гына төшереп, писер эшен башкарабыз.

    Учы белән өстәлгә сукты:

    — Алексей Иннокентьевич! Нәтиҗә болай!

    Мин Сталинград наступлениесен курсировать итәргә бүген иптәш Сталин тарафыннан билгеләндек. Жуков — Үзәктәге наступлениедә куратор. Аңарга кораллы көч Сталинградка караганда 3—4 мәртәбә күбрәк бирелә. Бирселсен! Немецның румыннар оборона ныгытмалары тик Сталинград каласы читендә генә. Сталинградтан китеп 10—15 чакрым узсаң, дала да дала.

    — Ә кырык икенче елда без төзегән оборона ныгытмалары?

    — Нинди?

    — Сталинградтан көнбатышта. Алар бит өч билбау булып 40—50 километр калыклыкны алалар.

    — Уратып алгач, утырсыннар шунда туңып.

    — Ә бәреп чыгарга ыргылсалар?

    — Сталинград эчендә уратып алу белән ике якка да каратып оборона әзерләргә, окоплар казырга. Кыш бит. Немец кола япанда атакага чыкса, салкыннан катып тәгәрәгәгче аның вакыты берничә сәгать кенә...

    Антонов сәгатенә карады:

    — Ярар, Алекспанлр Михайлович! Мин кузгалыйм инде. Кызганыч, Сталинградтагы операциядә мин катнаша алмыйм.

    Василевский көлде:

    — Автомат тотып, атакага йөгерәсең киләме?

    — Юк ла инде. Сезнең белән минем автомат штабта, карта өстендә, исәп-хисапта. Автомат урынына каләм бездә.

    Василевский хушлашырга өстәл артыннан чыкты.

    — Ничәмә ничә еллар сине беләм, Алексей! Барыбер гаҗәпләнүдән туктамыйм. Каян килә сиңа шушы кадәр төпле уйлап, тирән арализ ясап, стратегик итеп карарларның сәләте.

    Антонов бик җитди итеп, тик әйтимме икән, юкмы икән дигәндәй, дусты Василевскийга икеләнеп карады. Ул әйтергә җөрьәт итми иде. Василевский шуны аңлады:

    — Миннән чыкмас, шикләнмә, әйт уеңны. Мин бит синең дустың.

    — Әйтәм. Тик сиңа гына («Син»не кулланды, чөнки әйтәсе сүзләре йөрәк түреннән чыгалар иде) әйтәм. Мин әйтәм, ә син тыңла да оныт яме! Бер җирдә дә исеңә төшермә!

    — Әллә бик хәтәрме син итә торган сүзләр.

    — Хәтәр шул.

    — Ярый. Сүз бирәм, онытырмын.

    — Татар бит мин, Саша! Татар! Ә безнең халык кебек күп нужа, михнәт, түбәнсетү, изелү, юкка чыгаруны күргән башка халык юк бит. Татар мин, тик крященный татарин диләр минем кебек татарны. Православный чиркәү безне көчләп чукындырган. Авыллар, авыллар белән яндырганнар безне чукынмаган өчен.

    Без бит, монголлар түгел. Идел буе болгарларыннан, кыпчаклардан, куманнардан, печенегләрдән, берендейлардан, хәзәрләрдән һәм соңрак азрак кына монголлар катышканнан килеп чыккан халык. ХIХ гасыр азагында гына безгә татар исемен урыс чиркәве такты. Минем татар халкым башлы, акыллы һәм дә ат кебек эшчән халык. Бел, белмәсәң! Генераллар Конев, Ватутин, Гордов бар да татарлар. Керәшен татарлары. Алар Кызыл Армиядә иң шәп генераллар! Ә мөселман татарларга, керәшенгә бирелгән кадәр дә ход бирелми.

    Туктады. Ул авыр сулый иде.

    — Китим инде мин, Александр Михайлович!

    Татар булуым аркасында кайчан да булса минем карьерам пыран-заран килеп, тузылып юкка чыгар инде, ахрысы.

    — Син әйткән өчәү чыннан да татарлармы?

    — Ватутин һәм Гордов белән мин татарча сөйләшкәнем бар. Керәшен татарлары алар икесе дә. Конев сөйләшмәде, мин татарча белмим дип. Тик үзен татар түгел дип әйтмәде. Мин сораганда күзләре тулы сагыш иде аның. Безгә, керәшен татарларына да, яшәү рәхәт түгел. Урыс белән татар арасында буталанабыз. Урыс та безне тулысынча православный итеп кабул итми, татарин син ди, Мөселман татар да кабул итеп бетерми: татар булсаң да христиан динендә син ди безгә.

    — Ярар, Алексей, тынычлан. Мин бит синең милләтеңне сорамадым. Сәләтеңә, талантыңа сокландым гына. Менә Сталинград камалышын уңышлы уздырсак, нәтиҗәсе аның искиткеч зур булачак. Сталинград исән-имин, һич югы ярты гаскәрен генә булса да алып чыгарга генерал Паулюсның бернинди мөмкинлеге дә юк. Бензины юк, танклары юк дәрәҗәсенә китеп яндылар, дала буйлап атларга солдатларның кышкы киеме юк. Тыштан ярдәм килеп деблокировать итәргә без ирек куймабыз.

    Ярый. Тынычландың бугай азрак. Мин — урыс, син — татар! Шуннан нәрсә булган? Минем өчен син дус һәм Антонов! Бетте, китте...



    тәмамы
  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх