• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Алексей Антонов дигән генерал


    * * *

    Жуков Сталинны нык ышандырып төзегән Үзәк фронтта үтәргә тиеш булган зурдан кубарылып планлаштырган, Гитлерның СССРдашы кораллы көчләрен сындырып икегә бүлеп тар-мар итә торган планы, Сталинград янында немец гаскәрләрен уратып камап алганнан соң, ун көннән башланырга тиеш иде. Паулюсның 6 армиясен, шуннан тыш румыннарның, итальяннарның, испаннарның гаскәри частьларын уратып алу өчен ике фронт җәлеп ителде. Сталинград каласыннан төньяктан генерал-полковник Рокоссовский Константин Константинович командалык иткән Дон фронты һәм каладан көньякдан генерал-полковник Еременко Андрей командалык иткән фронт. Җимерелеп беткән Сталинград каласын ике якан урап үтеп кечкенә Калач каласында безнең һшҗүм иткән гаскәрләр бергә кушылдылар. Танклар өстенә унбиш—егермешәр сугышчы утыртып һөҗүм иттеләр. Һөҗүм башланганга ярты тәүлек үтүгә пехота төялгән ике агым танклар Калачта килеп очраштылар.

    Капчык эчендә торып калган 300 меңнән артык немец, румын, итальян, испан, фин (финнарның фашист сигураннары бер генә полк иде) сугышчыларының саннарының күплеге, безнең безнең командование өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Шунлыктан боҗра эчендә калган дошманны төрле яктан һөҗүм ясап юк итәргә карар кылына. Оккупантлар, Сталинград алдыннан 1942 елның җәендә Сталинград гражданнары казыган оборона ныгытмаларын файдаланып, өч ай буена каршы торып сугышалар. Кызыл Армиянең югары командованиесенең дә, Сталинның да суык окопларда өшеп-катып оборона тоткан немец: румын, итальян һәм башка сателлит ил солдатларын шул окопларда туңып үләргә дучар итеп, Ростовка һөҗүм итеп, аны алып, немецларның Кавказдан чигенә башлаган өч армиясен капчыкка ябып куярга тәвәккәллекләре җитми. Кызыл Армия командованиесе әле дошманныкүпләп камап алып, юк итәргә өйрәнмәгән иде.

    Сталинград һөҗүме башланып, немец командованиесенең резервын үзенә җәлеп итеп, Жуков башлаган һөҗүмгә уңыш китерергә тиеш иде. Гитлер, Паулюсның боҗрадан үзе генә сугышып чыга алмаячагын белеп, аны коткарырга дип, иң сугышчан саналган, фельдмаршал Манштейн командалык иткән 11 нче армияне җибәрә. Манштейнега каршы талантлы генерал Малиновский командалык иткән армия җәяүләп поход белән ашыга. Һәм Малиновский Маныч елгасы ярларына Манштейннан бер тәүлеккә алдан килеп, окоплар казып, аны каршы алырга оборона төзеп өлгерә. Ике тәүлек туктаусыз сугышлар нәтиҗәсендә Манштейн Сталинградка үтү өчен Малиновский җитәкчелек иткән оборонаны өзә алмый һәм... чигенергә мәҗбүр була.

    Немец илбасарларын туган җирдән куу башлана. Алда әле бертуктаусыз кан коела торган ике ел да дүрт ай вакыт бар.

    * * *

    Сталинград һөҗүменнән соң Үзәктә урнашкан Кызыл Армиянең өч фронты немецларга каршы, бик зурдан кубып, наступление башладылар. Наступление башланган көннән үк уңыш булуга шик туды. Чөнки немец оборонасы бик көчле булып чыкты. Танклар керерлек урыннарга аларга каршы кулланыла торган миналар күп итеп куелган. Шундый миналар куелган урыннарның киңлекләре 100—150 метрга кадәр җиткәли. Танклар атакага кузгалып алга бара башлаган уңайга ук немецларның танкка каршы ата торган пушкалары ут ачалар. Ул пушкаларның күпчелеге 1941 елда Кызыл Армиянең Көнбатыш чик буенда ташлап качкан пушкалары булып, алар аткан снарядлар да складларда, ачык һавада өелеп торып калган Совет снарядлары иде...

    Маршал Жуков планлаштырган Үзәктәге фронтлар белән немецны сыту өчен оештырылган һөҗүм операциясе барып чыкмады. Өч көн буена немец оборонасын өзү өчен көн-төн барган сугышлар бернинди дә уңай нәтиҗә китермәделәр. «Керә алган җир» 1,5—2 километр тирәнлектә генә булып, анда да бик күп совет танклары янып яталар иде...

    Ә Сталинград операциясе искиткеч зур уңыш биреп, оккупантларның 300 меңнән артык гаскәрен уратып алып, «капчык» ясарга мөмкинлек китерде.

    Сталинград катастрофасына Гитлер Германиядә траур игълан итте. Чолганышта калган сугышчыларының рухын күтәрү өчен генерал Паулюска фельдмаршал хәрби дәрәҗәсе биреп, урыслар ясаган боҗраны тиз көндә өзәчәкләрен вәгъдә итте. Гитлер өчен боҗрада калган немец солдатларының советларга каршы торып каты сугышуы кирәк иде. Чөнки алар бирелеп әсир төшсәләр, Сталин өчен ике фронт гаскәрене Көнбатышка ташлап, Гитлер гаскәрләрен ныклап куу мөмкинлеге арта. Паулюс, урыслар үзләре Сталинградның көнбатышында 1942 елның җәендә ясаган 50 километр тирәнлектәге оборона ныгытмаларын файдаланып, көчле каршы торуны оештыра. Ач, салкын окопларда калган немец солдатлары зур батырлыклар күрсәтеп, әсирлеккә бирелүне уйлап та карамыйча сугышалар да сугышалар. Һәр метр җирне, һәр кечкенә калкулыкны алу өчен күп кан коела. Кем кырык икенең җәендә уйлаган инде немец гаскәрләрен юк итәр өчен көнбатыштан көнчыгыш тарафка карап, корсакка ятып шуышып, кар ерып, үзебез төзегән ныгытмаларны штурмлап немец белән сугышырбыз дип...

    Рокоссовский һәм Еременко командалык иткән ике фронт канга батып сугышып, 1943 елның февраль башында гына, ниһаять, Сталинградтагы немецларның каршы торуын сындырып «Сталинград капчыгын» бушатып, исән калган немец, румын, итальян һәм башка сателлит ил гаскәрләрен әсир итеп алалар. Сталинград сугышы Кызыл Армиянең зур җиңүе белән тәмамлана.

    Сталинград сугышы Германи гаскәрләренең тимер ташкын булып башка илләрне таптап, танк колонналары белән басып алуын туктатты һәм немец армиясенең җиңелмәс армия булу легендасын юк итте.

    Бер ел гына элек Мәскәү янында да немецармиясе Кызыл Армия тарафыннан җиңелгән иде. Тик Мәскәү җиңелүе Сталинградныкыннан аерылып тора. Нәрсә белән? Немец Мәскәү янындагы кышкы сугышларда актив рәвештә бертуктаусыз, һәр уңайлы рубежларда (елгалар, таулар, калкулыклар) каршы сугышып, «актив чигенү» алып барып, яхшы рубежда туктап оборонага күчеп, Кызыл Армиянең һөҗүмен туктатты. Ул Мәскәүдән 100—150 километр көнбатыштарак булды. Ә Сталинград янында немец чигенергә дә өлгерә алмыйча, аның 6 нчы армиясе һәм союзниклары тоташы белән «капчык эчендә» торып калды.

    Генерал Алексей Антонов япа-ялгызы төзеп, Генераль Штаб начальнигы генерал-полковник Василевскийга алып барып күрсәткән картадан башланган Сталинград янындагы немец һәм аның союзниклары гаскәрләрен уратып алу һәм юк итеп, бер өлешен әсирлеккә алу операциясе, икенче Бөтендөнья сугышында кискен борылыш ясады. Сталинград җиңүендә Сталинның беренче ярдәмчесе саналган Жуковның «бер тиенлек» тә катнашы юк. Сталинград янындагы һөҗүм башланырга берничә көн кала ул анда килә һәм Ставка Сталинград һөҗүменә җаваплы генерал Василевский белән шунда очраша. Жуковның килүенең сәбәбе: мин иптәш Сталинның беренче ярдәмчесе. Шунлыктан сездә әзерлекләр ничек бара икән дип карарга килдем? Сез монда Үзәк фронт башлаячак наступлениега ярдәмчеләр генә!

    Сталинград наступлениесе операциясен уздыру өчен һөҗүм итә торган көчләр Жуков әзерләгән наступлениега бирелгәннән өч мәртәбәдән ким була. Шуңа карамастан, нәтиҗәсе бик зурдан булып чыга. Сталинград наступлениесен уздырып һәм Паулюс армиясен уратып алып, «капчыкның авызын бәйләп» тотуда генерал Малиновский армиясе ясаган батырлык та зур рроль уйный. Ул боҗраны өзәргә тырышып һөҗүм иткән Манштейнны алып ыргыта. Шул җиңүдән соң Испаниядә сугышкан, кырык беренче елның җәеннән үк фронтлардан чыкмыйча көрәшкән генерал Малиновскийның хәрби йолдызы яктырганнан яктырып, 1967 елда ул Оборона Министры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Маршал дәрәҗәсе аңа 1945 елда ук бирелә. Урыс халкының талантлы улы Маршал Малиновский!

    Сталинград сугышы 1943 елның февралендә зур нәтиҗәле җиңү белән тәмамланды... СССР халкын алдагы еллар күп нужалар, ач-ялангач яшәү һәм канлы зур җиңүләр, күп югалтулар белән көтәләр иде...

    Алексей Иннокентьевич Антонов, 1941 елның сугыш башланган көненнән алып, 1942 елның Сталинград операциясенең иң кызган чагы булган декабрь аена кадәр берничә фронтта, шуларның штаб начальнигы булып сугышларның иң каты, канлы, корбан күп булып, кем кемне юк итә дигән урыннарында катнаша. Генераль Штаб начальниклары Шапошников һәм Василевский кайда башлы штаб начальнигы кирәк, Антоновны шунда ташлыйлар. Бар! Кара! Тәртип урнаштыр! Җитәкчелек ит! Һәм Антоновның фронтлар штаб начальнигы булып эшләгәндә нәтиҗә буларак аның иксез-чиксез белеменә, оештыра белү сәләтенә кушылып, шулар өстенә корыч кебек нык холкы өстәлеп, дошманның нәрсә майтарганын анализлап таба белеп, һәм шулардан чыгып дошман хәрәкәтен юк итеп туздыру өчен башкара торган чаралар тәкъдим итеп, хәрби операцияләр уздыруга килү. Антонов тәкъдим иткән операцияләр һәрвакыт аңлаешлы, эчтәлекле, максатлы булулары белән югарыда торган начальникларның игътибарын җәлеп итәләр. Алексей Антоновның штаб сәләтен беренче булып күргән, аңа дөрес бәя биреп, Маршал Шапошниковның карашын Антоновка юнәлткән кеше Генераль Штабның оператив бүлеге начальнигы генерал-лейтенант Василевский була.

    Сталинград операциясе башланып, көннән-көн киңәеп, уңышы үскәннән-үсә. Һәр көнне Генштаб начальнигы генерал-полковник Василевский иртән иртүк иптәш Сталинга «Хәерле иртә!» не теләгәч, Сталинград наступлениесенең барышын «доложить» итә. Сталин, куанычын яшереп тә тормыйча, шатлыктан нурланган күзләрен өстәлгә Василевский җәеп салган картадан ала алмыйча, генералдан яхшы музыкага ошап чыккан хәбәрләрне тыңлап трубкасын көйрәтепме көйрәтә. Жуков тәкъдим иткән уңышсыз тәмамланган, инде боерык белән бөтенләй туктатылган наступление турында Сталин ләм-мим дәшми. Чөнки әйтмәсә дә, ул үзе дә аңлый, барып чыкмаган наступление иптәш Сталин белән Жуковның икесенең уңышсызлыгы. Ул наступлениегә дигән боерык астында штаб начальнигы Василевский имзасы юк. Жуков барлык җиңү данын үзенә генә алу өчен Генштаб начальнигы имзасын куюны кирәк тә тапмый. Дан ике генә кешегә тиеш була. Тик... Сталин белән Жуковка гына. Сталинград операциясенең уңышлы баруы куйган имзалар белән бик тә канәгать булган иптәш Сталин, беренче мәртәбә Генераль Штабның эшенә нык әһәмият бирә. Үзенә дә үз гаебен танырга яратмаган Сталин 1942 елның декабрендә, шулелның февраль-март айларын исенә төшерде.

    Генераль Штаб начальнигы Маршал Борис Михайлович Шапошников 1942 елның гыйнваренда иптәш Сталинга хәрби доклад ясады. Һәм шул хәрби докладка таянып Генштаб чыгарган нәтиҗәне әйтте:

    — ... Кызыл Армия 1942 елның җәендә, көзендә барлык фронтларда тик актив оборонага гына күчеп, дошман һөҗүмен кире кагу белән генә шөгыльләнергә тиеш. Германия кораллы көчләре Вермахтның һөҗүм итеп алга бару көче сынарга, бетәргә, көчсезләнергә тиеш. Кызыл Армия 1942 елгы җәйге, көзге актив оборона операцияләре нәтиҗәсендә, кышкы наступлениегә әзер булырга тиеш.

    Иптәш Сталин, маршал Жуков белән киңәшеп, Генштаб китереп чыгарган нәтиҗә белән риза булмый. Һәм Генштабка язын ук Харьков янында наступление операциясен планлаштырырга боерык бирә. Борис Михайлович дипломатично итеп сак кына йомшак фразалар белән каршы төшеп карый. Тик Сталин катгый рәвештә боерык бирә, «Харьков наступление операциясе әзерләгез!

    Сугыш беткәч, утыз елга якын уңышсыз Харьков катастрофасы онытылып, аның турында бернәрсә дә язылмый. Чөнки немецлар чигенгән, качкан булып кыланып, безнең өч армияне «капчыкка» кертеп, уратып алып, туздыралар, юк итәләр. Һәм немецларның танк колонналары Көнчыгышка ыргылып, Дон елгасын кичеп чыгып Сталинград каласына бәреп керәләр. Иптәш Сталин бик нык ялгышкан була. 1942 елның 26 августында Сталинград сугышы башлана һәм ул ярты елга якын бара. Ә Харьков янында немецлар «капчыкка» эләккән өч армияне тар-мар итеп, 1,5 миллионга якын кешене исәрлеккә алалар. Харьков операциясешулай итеп 1942 елда катастрофа булып тәмамлана...

    1942 елның июнь азагында Маршал Шапошниковка Кызыл Армиянең кадрлар идарәсе начальнигы аның кабинететына кереп тәкъдим ясый:

    — Иптәш Маршал! Генераль Штаб начальнигы вазифасыннан үзем теләп китәм дип гариза язып кул куегыз.

    Маршал кабаланмыйча гына алтын кырлы күзлеген салып өстәлгә куя. Каушый башлаганын сиздермәскә тырышып сорау бирә:

    — Сәбәп нәрсәдә, күгәрченкәем? Мин бит Генштабтан китәрлек ярамаслык бернәрсә дә эшләгәнем юк. Киресенчә дип уйлыймын...

    Генерал аны бүлдерә:

    — Гафу итегез, бүлдерәм. Әййе, Сез дөрес әйтәсез, «киресенчә» дип. Сезнең гыйнварда ясаган «актив оборона» дигән нәтиҗәгез дөрескә чыкты. Ул дөрес булганнан иптәш Сталинга сезне еш күрү начар тәэсир итә. Күрәсең инде ул сезне күргән саен Харьков катастрофасын исенә төшерәдер. Зинһар дип үтенәм сездән, языгыз үзем китәм дип гариза. Бу минеке түгел, ә иптәш Сталинның теләге.

    Шапошников барысын да аңлады.

    — Ярый, күгәрченкәем! Ун минуттан сезгә исәнлегем булмау сәбәпле мине бу эшемнән азат итүегезне үтенәм дигән гаризамны кертеп бирерләр. Шул җитәдер бит инде сезгә?

    — Әлбәттә, җитә. Иптәш Маршал, Сез мине гафу итегез инде.

    — Яхшы, яхшы, күгәрченкәй. Сез дә бит инде минем кебек кеше кешесе. Гафу үтенү кирәк түгел, без бит боерык үтәп өйрәнгән шәхеләр инде. Хушыгыз, күгәрченкәем!

    * * *

    Генерал-полковник дәрәҗәсе биреп Александр Михайлович Василевскийны Генераль Штаб начальнигы урынына куйдвлар. Шәхсән иптәш Сталин боерыгы белән. Генштаб начальнигы булып билгеләнгән сәгатеннән алып генерал Василевскийның башында бер генә сүз кабатланды да, кабатланды: «Оборона! Оборона! Оборона!»

    Шул көннәрдә аның чәче ныклап агара башлады.

    Гитлер, Паулюс армиясен Сталинградка кертеп җибәреп, шуның ышыгында өч армиясен Кавказ нефтен яулап алырга дип алга сөрде. Һәм немецлар Кавказны алып, аның аша Иран нефтенә чыгарга план корып сугышалар иде. Тик, Кавказ таулары һәм Кара диңгезнең кыялы ярларында оештырылган каршы тору, оборона ныгытмалары белән Кызыл Армия немецны туктата алды. Кавказ тауларында һәм Кара диңгез ярларында озакка сузылган канлы сугышлар ноябрь урталарына кадәр барды. Немец гаскәрләре Кавказ тауларын яулап ала-ала, Сочидан 60 километрда, таулар арасында урнашкан Красная Поляна исемле зур курорт авылына җитәргә ике километр кала гына туктадылар. Красная Полянаның төньягында урнашкан, ярты чакрым биеклектәге Ачишхо тау итәгендә Сталинның җәйләрен ял итә торган дачасы урнашкан була.

    Немец офицерлары бинокльдән Красная Полянаны, Сталин дачасын карап үзләренә үзләре сакланалар: «Бу бит инде Кавказның уртасы, үзәге Җиңүгә күп тә калмады бит инде!».

    Тик...

    Паулюс армиясе Сталинград казанында калып уратып алынгач, Кавказдагы һәм Кара диңгез буендагы өч армия дә Гитлерның Дон елгасына кадәр чигенергә дигән боерыгын алалар. Немецларның Кавказдан чигенүе мактауга лаек: оешкан рәвештә, техниканы һәм коралны ташламыйча, тере көчне саклап чигенүне тәртип белән үтиләр. Генерал Антонов тәкъдим иткән һәм Генштаб начальнигы Василевский шуны тормышка ашырырга тырышкан, Ростовны алып немецларның Кавказ группасы уратып «капчыкка» тыгу планы үтәлми кала. Немецларның өч армиясе «капчыкка» эләкмичә Дон елгасы агымының уң ягына чыгып өлгерәләр...

    Александр Михайлович Василевский 1941 елның 25 августыннан Генеральный Штабның оператив бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. Һәм бер үк боерык белән Генераль Штаб начальнигы урынбасары итеп тә куела. Сугышның табигатен тирәннән белүче һәм иң катлаулы сугыш очракларының нинди нәтиҗә белән тәмамланачагын алдан анализлап китереп чыгаруга сәләтле, Василевскийны Кызыл Армия полководецларының иң алдынгы сафына китереп бастыра. Акыллы, төрле белемле, тирән аналитик булган Василевский Генштабның оператив идарә җитәкчесе булып бик тиз тиешле дәрәҗә казана һәм аның авторитеты штабта көннән-көн үсә, ныгый. Оператив идарә Генштабның үзәгенә әйләнеп ныклап эшли башлый. 1942 елның июнь аенда Маршал Шапошников киткәннән соң, Сталин тәкъдиме белән Генераль Штаб начальнигы итеп генерал-полковник Василевский билгеләнә. Василевскийның Генштабта иң югары дәрәҗәг күтәрелеп китүе Оператив идарәне бик нык какшата, эшен йомшарта. Ул киткәннән соң июнь аеннан декабрьгә кадәр оператив бүлек начальнигы итеп бер-бер артлы генераллар А. И. Болдин, ике мәртәбә А. М. Боголюбов, В. Д. Иванов билгеләнәләр. Шуларны алмаштырганда вакытлыча П. Г. Тихомиров, П. П. Вечный, Ш. Н. Гыйниятуллин эшләп карыйлар. Тик, берсе генә дә чын-чынлап оператив идарә начальнигы вазифаласын тиешенчә башкара алмый. Аны башкарырга талантлары да, сәләтләре дә, белемнәре дә җитешми һәм эшчәнлекләре дә булмый. Ситуация Сталин аркасында тагын да ныграк катлаулана. Генераль Штаб начальнигы итеп билгеләнгәч тә, генерал Василевский тулысынча, барлык вакытын биреп үзенең Генштаб начальнигы вазифаларын үти алмый. Чөнки аны иптәш Сталин бертуктаусыз диярлек фронтлар тикшерергә, анда үткәрелгән операцияләрне барларга, үтәлүләрен контроль ясарга, фронтларны алга «этәргә» озатып тора. Шунлыктан Василевский күбрәк вакытын фронтларда үткәрә. Ул командировкаларда чакта аның вазифаларын күп тапкыр Генштаб комиссары Ф. Е. Боков дигән генерал-майорга башкарырга туры килә. Әйбәт кеше була ул комиссар, тик штаб белеме һәм тәҗрибәсе бөтенләй булмаганлыктан, ул кирәгенчә бернәрсә дә майтара алмый. Ул бар ни дә, юк ни. Генштаб начальнигының фронтларга еш командировкага китүе, оператив идарә начальникларының бик еш алмашып торуы Генштаб эшенә киеренкелек кертеп, эш ритмын һәм штаб тәртибен бозуларга китерә. Генштаб эше бик нык какшата. Яңа гына куелган оператив идарә начальниклары эш җаена күнегеп тә, өйрәнеп тә өлгермиләр, фронт хәлләрен әле юньләп белмиләр дә, ә Ставкага доклад белән барырга кирәк. Шунлыктан «кирәк булулары бар» дип, алар Генштабның төрле бүлекләреннән эреле-ваклы «начальник кисәкләрен» оператив идарә начальнигының кабинеты алдындагы бүлмәгә җыеп, шунда утыртып китәләр. Ставкада өстәмә берәр нәрсә сорасалар, доклад ясарга киткән оператив идарә начальнигы шул бүлмәгә «мунча алдына» телефоннан шалтыратып сорый: «Шул сорауга җавап нинди?» «Мунча алдында» утырган «начальник кисәкләренең» кайсысы булса да җавап бирергә тиеш. Җавап тапмасалар, тегендәгенең «бетте баш!» Кайбер очракларда Ставкадан шул «мунча алдында» утырганнарның берәрсен ясала торган докладны тулыландырырга чакыртып та алалар. Әле киселмәгән башын тотып «теге», мәңгелеккә киткән кебек чыгып китә инде — кая барсын!? Җәен, көзен Генераль Штаб менә шундый киеренкелектә эшли...

    Бик еш үзенең фронтларга чыгып китеп юк булып торуыннан, Генераль Штабның тиешенчә эшли алмаганын яхшы аңлаган генерал Василевский үзенә яхшы эшли ала торган урынбасар да, бер үк вакытта оператив идарәгә начальник та булган кешене бик ныклап, җентекләп эзли. Ул кеше бик эшчән һәм штаб белемле булырга тиеш. Ике көнгә генә Кавказ фронтына барган генерал Василевский дәшми-тынмый гына штаб начальнигы генерал Антоновның бик тә грамотно төзелгән, төпле, акыллы докладын тыңлап бер уйга килә: «Эзлим, эзлим, таба алмыйча, уйлардан баш чыкмый. Менә бит минем өчен әзер урынбасар да, оператив идарә начальнигы да! Нишләп мин Алексей турында онытканмын соң әле? Ну и ну!»

    Кайту белән документлар әзерләп иң беренче чиратта Антоновка генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирдерә Василевский. Һәм дә 1942 елның декабрь башында яңа гына генерал-лейтенант булган Антоновны Мәскәүгә Генераль Штабка чакыртып алалар.

    Василевский Антоновны үзенең урынбасары итәргә теләвен Сталинга әйтә. Сталин аны тыңлап бетерә дә, бер дә исе китмәгәндәй:

    — Сезгә эшләргә! Кемне алырга, кемне алмаска — үзегез карар кылыгыз. Генштаб эшен Антоновтан түгел, ә генерал Василевскийдан таләп итәчәкбез,— ди.

    Василевский кулындагы папкага сул кулындагы кәкре трубкасы белән төртеп күрсәтә:

    — Тагын нинди мәсьәләләр бар синең папкада? Доложить итегез! Эшлик әйдә. Югыйсә ниндидер генерал Антонов белән вакытны аласыз! Күп булыр ул Антонов — генераллар!

    Генштабта килүенең беренче көннәреннән үк ат кебек бертуктамый эшли ала торган кешене күрәләр. Шуның өстенә Антоновның искитмәле белемле, зиһенле, хәтерле икәне көннән-көн күренеп, исбат ителеп бара. Күп сөйләнмичә, штабта эшләгәннәрнең югарырак урыннарда эшләгәннәрен үзенең кабинетына чакырып, Генштаб начальнигының урынбасары буларак, алар белән таныша. Чөнки ул инде Василевскийдан кала дәрәҗә ягыннан һәм начальник буларак генштабта икенче урында тора. Кешеләр белән танышуны тәмамлаганга санап, Антонов фронтлардагы оператив вәзгыятьләрне җентекләп өйрәнә. Бик җентекләп сорашып та, документлар буенча да өйрәнә. Ставкага балыкка киттем. Кармак белән! Доклад ясарга барырга ашыкмый. Аның шулай төпле, уйлап яңа урынга эшкә өйрәнүе штабтагы күпләргә ошый: төпле кешегә ошаган бу генерал-лейтенант Антонов! Кем булды соң әле бу, каян таптылар моны? Ә Антонов бөтен халәте, яшәеше белән Генштабның оператив идарәсенең көндәлек эшләренә чумып, шуларны өйрәнеп, шулар белән яши башлады. Тәүлегенә 4—5 сәгать йоклау белән ашауга киткән вакытыннан башкасы оператив идарә начальнигы кабинетында һәм карталар өстендә үтте.

    Генераль штабта эш көне иртәнге җидедә башлана. Шул иртәнге җидедәнһәрбер фронтка аерым билгеләнгән юнәлеш начальниклары, төн эчендә шул фронтта булган үзгәрешләрне телефон аша фронт штабына шалтыратып белешә башлыйлар. Сигезенче яртыда Юнәлеш начальник начальник начальник начальник начальник начальник начальнигы кабинетына разведка белән шөгыльләнүче белгеч керә һәм фронттагы үзгәрешләрне икәүләшеп фронт картасына өстиләр. Шунда үк үзебезнең гаскәрләрдә булган үзгәрешләр өстәлә. Юнәлеш начальнигына артиллерия, авиация, саперлар, пехаота белгелчәре кереп өстәмәләр бирәләр. Фронттагы хәл иртәнге унынчы яртыга төгәлләнеп ачыклана һәм картага төшерелә. Генштабта Юнәлеш начальниклары алып барган эшләр белән бер үк вакытта Оператив Идарә начальнигы үзе дә фронт штабларына шалтырата һәм үзенә кирәк тәгълиматларны штаб начальникларыннан телефон аша ала. Тик фронт штабы начальниклары тәртип буенча үзләре шалтыратырга тиешләр. Әгәр дә берәр уңышсызлык килеп чыкса, кайбер иртәләрне шул турыда шалтыратып әйтмәүне кулайрак күрәләр: «Бәлки шулай гына үтеп китәр әле?!» Андый чакларда Антоновның сизгерлеге бик көчле. Телефонның фронт очындагы штаб начальнигының тавыш тоны табигый булмаганны тоеп, ул нәрсә булганын аңардан барыбер суырып ала. Ай чамасы үтәр-үтмәстә фронт штаб начальниклары бар нәрсәне «ерактан күрә белгән ул шайтан Антоновтан» бер нәрсәне дә яшереп булмаганны аңлап, «нәрсә бар шуны шул көенә» хәбәр итәргә өйрәнәләр.

    Барлык фронтлар буенча мәгълүматлар җыелгач, иртәнге тугызда, араларын унбиш минут тотып Юнәлеш начальниклары берәм-берәм Антонов кабинетына керәләр. Сәгать ярымда, барлык фронтлар буенча яңалыклар Антоновта җыелып, аның картасына төшерелгән була. Докладлар кыска, штаб теле белән әйткәндә, «лаконично» булырга тиеш. Шундый доклад Антоновның яраткан стиле, эш кагыйдәсе. Юнәлеш начальнигы алып кергән яңалыклар белән ул үзе телефоннан фронт штабы начальнигыннан алган яңалыклар чагыштырыла һәм ике як та өстәмә үзгәрешләр алалар. Әгәр дә инде аерма бик зурдан булса, ВЧ телефоны белән шалтыратып фронт белән ул мәсьәлә ачыклана, үзгәреш кертелә.

    Эшли башлаган көннән үк генерал Антонов картаны алып баруга зур әһәмият бирә. Картага төшерүне ул килгәнче һәр Юнәлеш үзенчә алып бара. Һәм Юнәлеш алып барган картаны шул картаны эшләгән автордан башка уку мөмкин булмый. Эшли башлаганына өченче көн дигәндә генерал Антонов Юнәлеш начальникларын үз кабинетына ике сәгатькә җыеп, картаны бер генә ысул белән алып бару методы буенча лекция укый. Штабистлар аңа соңрак «Ведение карту по методу Антонова» дип исем тагалар («Картаны Антонов методы белән алып бару»). Шул кыска гына ике сәгатьлек дәрестән соң Генштабта «карталарны алып бару» идеал рәвештә үтәлә башлый. Кем төшерүгә карамастан, карта уку җиңеләя.

    Барлык Оператив идарә дә бер төрле генә шартлы төсләр кулланып, һәрвакытка үзенең билгеләрен хәрби хәрәкәтләргә билгеләнгән шартлы шифрлар куеп, нинди генә карта булса да, аны «уку», төшергән авторлардан башка үтәлә башлый.Бу инде Югары штаб культурасы дип атала. Чын күңелдән штаб эшендәге «вак-төякне» дә исәпкә алып эшләү, штабтагы «ыгы-зыгы» эшләрне башкаруны берничә тапкыр җиңеләйтә, төгәллекне арттыра.

    Тиешле тәнкыйть белән генерал Антонов төгәл, тырышып эшләгәннәрне аерып карап, алар эшенә тиешле яхшы бәяне биреп, үзенең эшли белгәннәрнең кадерен белгәнен дә күрсәтеп эшли башлый.

    Генераль Штаб эшләрендә тиешле төгәллек белән аңлап эшли башлагач кына фронтлардагы хәлләр белән яхшы итеп ныклап танышкач кына Антонов Югары Башкомандующий Ставкасына үзенең беренче докладына китә. Иптәш Сталинга. Бу доклад генерал Антоновның Генераль Штабка килеп эшли башлавының алтынчы көне була. Генштабта генерал Антоновның Сталинга күренергә ашыкмыйча, төпле докладка хәзерләнеп баруы күпләргә ошады. Штабистлар аңладылар: Оператив Идарәнең яңа начальнигы генерал Антонов, нәкъ Генштабка кирәк кеше! Болай булгач, эш була инде!

    Штаб «халкының» бу уе Антонов Ставкага барып һәр көнне ясаган докладларга карап ныгыганнан-ныгый башлады. Чөнки генерал Антонов Сталинга докладка дип чыгып китә һәм ул кире докладтан кайтканчы «тегене» йәсиә «моны» сорап Ставкадан ник телефоннан бер генә булса да шалтырату ишетелсен. Чөнки генерал Антоновның иптәш Сталинга ясаган докладлары «сусыз», төгәл, күп сүзле түгел һәм мәгълүмат белән нык сугарылып эшләнгән булалар. Антонов Генераль Штаб ничек эшләргә тиеш булган регламентны, генерал Василевский һәм Сталин эшләгән көн-төн тәртибенә яраклаштырып азрак төзәтә һәм шул хакта аңа «доложить» итә. Шул көннән башлап Сталин Генштаб өчен авыр, каты, вә ләкин уңышлы эш өчен бик кирәк регламентны билгели. Һәм шул Генштаб эшли торган регламент сугыш беткәнче саклана. Шуның нигезендә Генераль Штаб үзенең башында Генштаб начальнигы Василевский һәм аның урынбасары генерал Антонов торган хәлдә тәүлегенә 17—20 сәгать эшләп, зур һәм нәтиҗәле уңышларга ирешә.

    Генерал Антоновның Генераль Штабның оператив идарәсенең начальнигы урынына билгеләнүгә ай чамасы үтүгә, ул Воронеж һәм Брянск фронтларвына, алардан соң Үзәк фронтка командировкага җибәрелә. Максат: уртадагы өч төп фронт көчләренә бәя бирергә һәм аларны 1943 елның җәйге компаниядә ничек итеп файдаланырга!

    Генерал Антоновның өч фронтка командировкасы 1943 елның 10 гыйнварыннан 27 мартка кадәр дәвам итә. Бу командировка генерал Антонов шул өч фронтта йөреп кайткач, ул ясаган докладтан чыгып нәтиҗә ясау өчен, генерал Антонов Кызыл Армиянең Генераль Штабында оператив идарә начальнигы итеп дөрес билгеләнгәнме, юкмы?

    Үзенең кыска, төпле докладлары белән Антонов Югары Башкомандующтй Сталинга ошый башлаган һәм шуңа күрә ул идарә Ставканың Антоновны оператив идарә начальнигы итеп куеп дөрес эшләгәнлегенә сынау уздырырга була. Ай ярым эчендә өч фронтны тикшереп, Антонов нәрсә алып кайтыр? Шушы тикшерү аркасында гына генерал Антоновны сынау өчен бик тә җаваплы командировкага озатырга боерык бирә иптәш Сталин. Максат бер генә: фронтларны ничек йөреп кайтыр һәм кайткач ниндирәк доклад ясар, карашы нинди булыр. Сталинның штабистларга карата үз уе була: «Яхшы штабист яхшы командир да булырга тиеш. Шуның өстенә яхшы штабист булу өчен гаскәрләр тормышын белү фарыздыр!» Шунлыктан Сталинның шул карашын белгәннән чыгып, зур дәрәҗәле штаб эшчеләрен еш кына һәм байтаквакытка фронтларга командировкага җибәрәләр: «Үзен ничек күрсәтер?!» Мондый командировкалар штаб эшенә күп кенә зарар да китерәләр. Тик иптәш Сталинның ул командировкаларга үз карашы: «Генштаб ничек тә чыгар авырлыктан, ә штабист сугыш тормышыннан читтә калып, штабта гына яшәргә тиеш түгел. Шомарсын!»

    Антонов, җаваплы бер төркемнең җитәкчесе булып фронтка командировкага китте. Ул командировкага барган Воронеж һәм Брянск фронтлары кышкы суыкларда, буранлы юллар, яланнарда һөҗүм

    итеп алга баралар иде. Паулюс армиясе сателлитлар гаскәрләре белән бергә бирелмичә Сталинград камалышында ике фронтка каршы сугыша. Байтак җиңүләргә ирешеп, Харьковны, Синельникованы алып, җиңүләрдән тантана итеп алга барган чакта, немецлар Синельниково ягыннан Харьковка каратып безнең алга барып сузылган гаскәрләргә көчле контрудар китереп чәпиләр. Алга барган, инде фпшистларның качуларына өйрәнә башлаган кызыл гаскәрләр Курск һәм Белгород калаларына кадәр кышкы бураннарда чигенәләр. Шул чигенүдән оборонага күчеп, җиргә ябышып каршы торып фронт сызыгында Курск Дугасы дигән оборона урыны килеп чыга да инде. Командировкадагы генерал Антонов үзенең начальнигы генерал Василевский белән берлектә чигенүдән соң оборонага ябышканнан килеп чыккан фронтларның яңа позициясенә дөрес бәя бирәләр.

    Василевский белән Антонов биргән төпле бәя Ставкага җәйге сугышларның ничегрәк барасын алдан планлаштырырга бик нык ярдәм итә. Кәкре кармакка кидереп балыкка ыргыткан челәүчән кебек, Курск Дугасы, Сталинград өчен реванш алырга теш кайраган Вермахт генералитеты күзенә майлы калҗа булып күренеп тора. Үзеннән-үзе чакыра бит Курск Дугасы — Көньяктан һәм Төньяктан Дуганың кәкресе беткән җиргә танк армияләре белән китереп бирәсең дә, Курск Дугасы эчендәге ике фронт кызыл дошман синеке.

    Гитлер да, Сталин да 1943 елның җәендә булачак Курс Дугасы бәрелешенә хәзерләнергә тотыналар. Курск Дугасы сугышын планлаштыруда генерал Антоновның стратегик уйлау таланты үзенә азык табып искиткеч нәтиҗә бирә.

    Отлично билгесенә лаек белеме, бик тә югары оештыра белү сәләте, тирән акылы һәм дә иң куркыныч, кризис ситуацияләрдә тынычлыгын югалтмыйча уйлый белү сәләте һәм табигать тарафыннан (хәзер аны Ходай биргән диләр!) Ставка алдында, Сталинның үзе алдында Антоновка аттестация иделәр. Генштабта беренче айлар эшләү белән үк Антоновның бик озак еллар шунда эшләячәге көн кебек ачык була. Чөнки 1918 елда Кызыл Армия төзелгәннән бирле, 24 ел буе Генштабта мондый талантлы штаб шәхесе булганы юк иде әле. Хәтта Маршал Шапошников белән генерал Василевскийда да яшь генерал (аңа нибары 45 яшь) Антоновта булган штабист сәләте, таланты юк иде. Аның шулай икәнен иң беренче булып дусты генерал Василевский аңлады. Вә ләкин «Антонов таланты» дип иптәш Сталинга турыдан-туры әйтеп булмый бит инде. Сталин, кеше фикерен кабул итә торган шәхес түгел. Кешеләр фикерен бүлдермичә тыңлый белә. Тыңлаганда ук анализлап, файдалы ягын, буш «көрпәдән» аерып, анализлап тыңлый белә. Карар кылганда файдалы урыннарны эшкә ашыра, вә ләкин башка кеше фикерен үзенеке итеп беркайчан да сөйләми. Үз таланты Сталинның үзенә җиткән!

    Генерал Антонов Генштабта, командировкадан кайтып ныклап утырып эшли башлау белән, Сталинга бәйләнегшле бик еш була торган бер күренеш барлыкка килә. Сталинның Ставкада нык таянып эшләгән ике кешесе бар. Берсе — Маршал Георгий Константинович Жуков, икенчесе — Александр Михайлович Василевский.

    Бик катлаулы хәрби операция үткәрергә булса, шул фронтка Сталин генерал Василевскийны җибәрә: «Бар! Кара! Бәя бир! Кайткач операция үткәрергә план кор! Миңа доложить ит!»

    Василевский бара, карый, план кора һәм аны Сталинга доложить итә. Эреле-ваклы өстәмәләр, төзәтмәләр кертеп, план Ставкада куллар куелып кабул ителә. Шуннан соң Ставкага Маршал Жуков чакырыла. Һәм аңа бурыч куела: «Менә сиңа фронт башкара торган операцияләр планы (йәисә фронтлар!). Сиңа чикләнмәгән права (мөмкинлек) бирелә. Бернәрсә алдында да туктамыйча үтә!»

    Һәм Жуков искиткеч кансызлык, хәтта ерткычлык, катылык, кешелексезлек күрсәтеп, шул Василевский һәм Генштаб төзегән планны үти белә. Югалтулар аның өчен юк, үти алмаган йәисә Жуковча командалык итмәгән командирлар трибуналга биреклеп, йәисә Жуков белән килгән башкисәрләр кулыннан юк ителәләр. Дүрт ел буена барган канкойгыч сугышларда Жуков хәрби операцияләрне, нинди генә методлар кулланып булса да үтәү өчен, күпсанлы корбаннар исәбенә булса да, җиңүне тәэмин итү өчен көч кала. Жуков 1941 елда сугыш башланганда Генераль Штаб начальнигы. Һәм Кызыл Армия берничә ай эчендә яртылаш юк ителә. Белоруссия хәрби округы командующие армия генералы, Советлар Союзы Герое Георгий Павловны җиңелгән өчен аталар, ә Генераль Штаб начальнигы Жуковка тимиләр. 1942 елда Жуков курсировать иткән Үзәк фронт наступлениесе тулысынча уңышсызлыкка дучар булып юкка әйләнә. Ә Жуков тагын судан коры чыга. Чөнки ул Сталинга шундый мәрхәмәт белми торган Жуков булып, фронт белән командалык иткән генералларны куркытып атакага куу өчен кирәк. Аның шулай икәнен Жуков үзе дә аңлый.

    Генерал Антонов Генераль Штаб начальнигының беренче урынбасары һәм оператив идарә начальнигы булып килгәнче үк инде Генераль Штаб начальнигы Василевский Сталинның шәхсән боерыклары буенча ярты гомерен фронттан фронтка йөреп, командировкаларда уздыра.Василевскийның Генштабта булмавы ешайганнан-ешая. Чөнки ул берәр фронтта командировкада булып кайтса, анда уңыш. Һәм Сталин шуңа өйрәнеп китеп, һәр очракта Василевскийның аналитик башын фронтларга җибәреп файдалана. Ә Генераль Штаб үзенең төп хуҗасы, штаб начальнигыннан башка нәрсә эшләргә тиеш? Аны кем җитәкләп эшләтергә тиеш һәм ул бит начар эшләргә тиеш түгел.

    Генерал Василевский фронттан фронтка йөреп барлык үзенең штабтагы вазифаларын генерал Антоновка йөкли. Ул йөкләү, әлбәттә, турыдан-туры син минем өчен эшлә инде дип башкарылмый. Үзеннән-үзе Василевский юк чакта аның урынбасары генерал Антонов Генштаб начальнигы йөген үз җилкәсенә ала. Һәм ул күп вакытта өч кеше эшли торган эшләрне бер үзе башкара: Генштаб начальнигы, аның урынбасары һәм дә оператив идарә начальнигы. Шулкадәрле авыр күп эштән ул ябыгып, какчаланып, сөяк белән тирегә торып кала. Кайвакытларда киңәш-утырышлар барган чакта утырган җиреннән йоклап киткән чаклары да була. Аның көч-куәте бетә башлый. Тик үзе зарлануның кирәк түгеллеген аңлап һаман авыр йөкне таптыр алып барырга тырыша. Бер кайтуында телефоннан Антоновны ала алмагач, генерал Василевский аның кабинетына керә. Һәм Антоновны өстәлгә башын салып йоклап утырган хәлдә таба. Акрын гына аяк очларына басып чыгып китә һәм... бер сәгать чамасы вакыт узгач, тагын аның кабинетына керә. Ә тегесе, ап-ачык йөз белән, кергән начальнигын генерал Василевскийны «смирно» басып, елмаеп каршы ала. Василевский бик җитди итеп сорый:

    — Бик ябыктың Алексей. Авырыйсыңмы әллә?

    — Юк, авырмыйм. Сугыш бара бит, симерергә вакыт юк.

    — Шулаймы?

    — Шулай.

    Василевский Сталинга хәлне аңлата. Тыңлый Сталин һәм әйтә:

    — Генштабта сез инде бик еш булмыйсыз. Антоновны без оператив идарәдән азат итик һәм ул Генштаб начальнигының беренче урынбасары гына булып калсын. Тик...

    Василевскийга карап алды:

    — ... тик, иртәнге оператив идарә начальнигы ясый торган доколадларны миңа Антонов ясасын. Сез күбесенчә фронтларда командировкада. Һәм ул шулай булырга тиеш. Сез анда, Антонов монда. Теоретически Сез Генштаб начальнигы, ә фактически Антонов була инде. Сез үпкәләмичә шуны аңласагыз, миңа да сезне фронтларга командировкаларга җибәрү җиңелрәк булачак. Бер штаб начальнигы генерал Василевский фронтта, икенче штаб начальнигы генерал Антонов Генштабта. Сезгә дә җан тынычлыгы була, миңа да Антонов кыска һәм эчтәлекле докладлар ясаячак. Ә инде стратегик планнар төзүдә төп авырлык сезгә икегезгә төшәчәк...

    Сынаулы күзләре белән Василевскийга карап торды да, фикерен дәвам итте:

    — Маршал Жуков, Генштаб планлаштырган операцияләрне бернинди авырлыкларга, югалтуларга карамыйча тормышка ашыра белә. Тик аның штаб эшенә һәм хәрби операцияләр планлаштырып төзүдә сәләте юк дәрәҗәдә. Заманында Жуков дивизия командиры булганда аның начальнигы, корпус командиры Рокоссовский аңа характеристика биреп болай дип язган: «Штаб эшенә сәләте юк, яраксыз»,— дип. Һәм Рокоссовский бик дөрес бәя биргән. Жуковның Генштаб начальнигы була алмаганын сугыш башында барыбыз да күрдек һәм аңладык. Шуңа күрә аны ул урыннан алырга, алмаштырырга туры килде.

    Кабинеты буйлап атлап, кире әйләнеп килде.

    — Генерал Антонов, минем уемча, Генераль Штаб өчен бик талантлы, сәләтле кеше. Аның холкы да бик ныклы. Ул курыкмыйча иң авыр хәлләрне дә, ничек бар шулай доложить итеп бирә ала. Бик кыйммәтле аның холкының бу ягы. Фронтлардан командировкадан ул бик кыйммәтле нәтиҗәләр алып кайткан. Иң кыйммәтлесе беләсезме нинди?

    — Тыңлыйм Сезне, иптәш Сталин.

    — Антонов әсир алган немец офицерларының, солдатларының сорау алган чакта җавапларын тыңлаган. Антонов фикеренчә, немец сугышчыларының рухы әле бик көчле. Һәм алар безнең гаскәрләрне кышын Харьков, Синельниководан кирегә куып, Курск, Белгородка кадәр чигендерүне, җәйге зур җиңүләр алды дип аңлыйлар һәм шуңа өметләнәләр. Безне җәй туздырып, тар-мар итүдә немецларның шиге юк. Геббельсның пропагандасы немецларга бик көчле тәэсир ясый.

    Димәк, болай итәбез. Антонов сезнең беренче урынбасар гына булып кала. Оператив идарәгә начальникны үзегез сайлап куегыз. Ул сайлау сезнең иректә. Сез фронтларда чакта Антонов Генераль Штаб начальнигы вазифаларын үтәүче булып кала. Һәр китүегездә шул турыда боерык язып, кул куеп штабта эшләүчеләргә игълан итеп китегез. Бу инде Антонов авторитетын күтәрүдә ныклы ярдәм булачак. Килештекме?

    — Так точно иптәш Сталин, килештек.

    — Яхшы! Барыгыз!

    — Нәтиҗә ясап бетерик. Сез фронтларда минем күз-колак һәм Генштаб начальнигы булып тыңлап, күзәтеп, шунда минем исемнән агымдагы сорауларны чишеп хәрәкәт итәсез. Очрашкан чакта Маршал Жуков тыңламыйча каршы төшә башласа, шунда ук барда ук миңа ВЧдан шалтыратасыз. Ә инде монда, Генштабта сез командировкаларда чакта штаб начальнигы вазифаларын аның тулы хокукын кулланып генерал Антонов башкарыр. Шушы урынын аңа аңлатыгыз.

    — Есть, иптәш сталин!

    — Инде хәзер барыгыз. Сау булыгыз!

    Василевский честь бирде дә борылып чыгып китте. Ике як та бер-берсе белән бик риза булып аерылыштылар...

    Шулай итеп, Генштабка килеп эшли башлавына биш ай тулган чакта генерал Антонов Генштаб начальнигының беренче урынбасары дигән исем белән Василевскийның иң якын ярдәмчесе итеп Ставка боерыгы белән билгеләнә. Бу урын Антоновка барлык талантын, көчен бергә туплап, чынбарлыкта, тормышта Генеральный Штаб белән тулысынча җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирде, юл ачты. Әлбәттә, ул һәркөн генерал Всилевский белән телефон аша элемтәгә кереп, аңа кирәкле инфомация бирә һәм эш барышын җиткерә иде.

    Антонов белән һәр сөйләшүдә Василевский аны тыңлап бетергәч, Генштаб эшләре буенча үзенең киңәшләрен бирә һәм Антоновны «нечкә урыннарда» үзен ничек тотарга, ничек «доложить» итәпргә өйрәтә иде. Антонов өчен генерал Василевский яхшы дус та, яхшы кеше дә һәм дә... яхшы начальник та иде.

    Бик эшчән һәм бик сәләтле штаб хезмәтен җиренә җиткереп үти белән торган шәхескә әйләнә Антонов. Хәрби частьларда, фронт штабларында җыйган бай тәҗрибәсенә, табигать тарафыннан бирелгән сәләтен кушып һәм зур оештыру көче белән эшли белгәнлеге белән Генераль Штаб Ставкага хезмәт итүдә зур уңышларга алып китә генерал Антонов. Табигать тарафыннан бик зур талант бирелгән һәм күпләрдән үзенең аналитик башы белән аерылып торучан шәхес була Алексей Иннокентьевич Антонов. Антоновның башкалардан аермасы: бик югары эрудиция, гомуми һәм бигрәк тә хәрби югары культура (мәдәният). Шәхси шушы байлыгы белән ул башкарган эшен киң һәм тирән итеп алып, бик ныклы төпле, зур нәтиҗәләр яулап алып эшли белә. Сугыш беткәнче ике ел ярым Генштабта эшләп Антонрв бер генә мәртәбә дә «чыгырыннан чыкмый», кызып китеп бер генә кешегә дә авыр сүз әйтми, берәүне дә «урысча мат белән» сүкми. Искитмәле тигез. Сабыр холыклы, һәрвакыт «сүз боткасына» кереп китмичә уйлап кына, аз сүзләр кулланып, тирән фикерләрне аңлата торган кеше була Антонов.

    Тигез, сабыр холкы аның һәрвакытта да үз уен үткәрә белә торган, корыч табигатьлелеге белән тәэмин ителә бара. Эш турында рәсми сөйләшүләр, бәхәсләр вакытында Антонов кирәк сүзләр генә сайлап «коры тон белән сөйләшүгә» күчә. Аның кешеләрдә иң яратмаганы, проблеманы тиешенчә өйрәнмичә, өстән-өстән генә йөреп, белдекле тон белән «үзеннкен үткәрергә» тырышуны күрә алмау була. Кабалану, башлаган эшне җиренә җиткермичә тәмамларга тырышу, формализм килеп чыкса, төпле, уйлап, фактлар белән сөйләшеп Антонов ул кешене йәисә «урынына утырта», йәисә бөтенләй, башкача чыгыш ясамаслык итеп «бетереп ташлый». Мактауга Антонов саран, аның мактавына тик уйлап, төпле итеп эш башкаручы, инициатива күрсәтүче, нәкъ кирәгенче оста итеп эшләүчеләр генә лаек булалар. Антоновның холкының бу якларының күбесе татардан чыккан җитәкчеләргә хас булып тора. Татарлар бик тә эшчән, башлы, тырыш халык!

    Хәрби операцияләр планлаштырган көннәрдә Антонов бик нык җыйнаклык, төгәллек күрсәтеп эшли белә. Аның шул көннәрдәге девизы: «Күп сөйләшмә, күп эшлә!» Антоновның сөйләмнәре кыска вә ләкин эчтәлекле. Берничә сүз белән башкаларга нәрсә уйлаганын аңлата белү аның зур талантының бер кыйммәтле ягы. Антонов күз сүзле утырышлар дошманы, ул җыелышларны кыска, тик эш турында кирәкле кыска фикерләрне әйттереп кенә уздыра. Юкны күпертеп озак сөйләгәннәрне ул урыныннан торып мәсхәрәләмичә генә бүлдерә. Баса:

    — Гафу үтенәм сездән! Бу утырышта карала торган сораудан читкә кереп киттегез. Шунлыктан мин сезнең җыелышна туктатырга мәҗбүр булам. Рәхмәт, утырыгыз!

    Берничә тапкыр «буш сүзшләрне» шулай итеп «матурлап» утырткач, киңәшмәләрдә катнашучы төрле дәрәҗәле «начальниклар» сөйләгәндә «Антонов кебек» сөйләргә өйрәнә башлыйлар. Генерал Антонов уздырган киңәшмәләр һәрвакыт кыска, катгый һәм нәтиҗәле булалар. Күп сөйләгәннәрне дә бүлдерергә кыймыйча, «ялган итагать» саклаган Василевский Генштаб киңәшмәләрен алып баруны һәрчак Антоновка йөкли.

    — Алексей Иннокентьевич! Сез уздырган киңәшмәләр мин уздырганнан ике-өч тапкыр кыскарак булалар. Ә нәтиҗәләре тирәнрәк тә булгалый өстәвенә. Бүген дә сез алып барыгыз әле киңәшмәне.

    — Есть!— дип кыска гына җавап ала тәкъдименә. Антоновның холкына бәя биреп, штабтагы көнчеләр: «Бигрәк педант инде генерал Антонов!»— дип аңа исем тагарга тырышалар. Тик ул адым барып чыкмый — барлык Генераль Штаб Антонов берничә ай гына эшләгәч тә, аңа зур хөрмәт һәм ярату белән карый. Чөнки аның эшне оештыра белүе һәм эшчәнлеге күпләр өчен мисал булып тора.

    Шундый эшчән, күзе тулы нурлы кеше педант була димени инде?! Авыр штаб эшчеләренең күпчелегеАнтоновның һәрвакытта таләпчән булуы өчен аңа зур рәхмәтле иделәр. Чөнки таләпчәнлек булмаган урыннарда беркайчан да тәртип булмый. Ә инде тәртип юк икән, андый җирдә бернинди дә юньле эш тә башкарылмый. Хәрби хезмәттә, бигрәк тә сугыш елларында, Генераль Штабта тимер тәртип кирәк! Антонов шуны булдыра да!

    Генераль Штаб эше беркайчан да җиңел булмый. Сугыш вакытында андагы хезмәт көн-төн эшләүгә күчеп авырларның авырына әйләнә. Генштабта иң мөһиме: разведка мәгълүматларын җыю һәм аларга анализ ясап, дөрес бәя бирү! Шул бәядән чыгып, фронтның мөмкинлекләрен исәпкә алып, карар кылып, дошманга каршы хәрби операцияләр планлаштыру. Фронтларны корал, ягулык, резервлар белән тәэмин итү һәм ашатасы да бар бит әле. Генштаб аны да онытырга тиеш түгел. Солдат тук булса гына солдат! Ач булса ул инде кораллы мародерга әйләнә. Бу сораулар барысы да катлаулы һәм аларны кайбер очракларда тиешенчә чишеп тә булмый. Тик андый очраклар еш булырга тиеш түгел...

    Сталин, Антонов Генштабка килеп эшли башлап, аның кабинетына көн дә иртән доклад белән йөри башлагач, Генштабның эшен үзенә кирәкчә үзгәртте. Һәм Генштаб үзенең эшен туктатмыйча тәүлек буена эшли башлады. Сталин Ставкадан кайсы вакыт кына шалтыратмасын, нинди генә сорау бирмәсен, һәрвакыт үзен канәгатьләндерә торган җавап һәм мәгълүматлар алуга ирешә. Бу Сталинга бик ошый, чөнки Генштаб нәкъ аныңча төгәллек белән эшли белә. Болай эшләү буенча генерал Антоновның үзенә тәүлеккә 17—18 сәгать Генштаб бинасында үз кабинетында булып туктамастан тәүлеу буе диярлек эшләргә тиеш була. Һәм Антонов шулай эшли дә. Генерал Антонов оператив идарәдән азат ителеп, Генераль Штаб начальнигының беренче урынбасары булып кына эшли башлагач, оператив идарә начальнигы итеп 1940 елдан бирле Генштабта эшләгән талантлы, эшчән генерал Штеменко куела. Бик тиз арада Антонов биеклегенә күтәрелә алмаса да, берничә айдан акыллы Антонов кул астында эшләп, Штеменко да яхшы оператив идарә начальнигына әверелп китә. Антонов белән Штеменко, Генштабта яшәп, тәүлегенә 4—5 сәгать кенә ял итеп алмашлап йоклап, Василевский юк чакларда икәүләшеп Генштаб эшен тырышып алып баралар. Антонов килеп эшли башлаганнан соң Ставка тарафыннан Генштабка бер генә ризасызлык та белдерелми.

    Югары Башкомандующий иптәш Сталинга Генераль Штаб тәүлегенә өч мәртәбә доклад ясый. Беренче доклад, телефоннан иртәнге 10—11 сәгать арасында. Бу докладны Антонов оператив идарә начальнигы Штеменкога тапшыра , Кичке 16—17 сәгатьләрдә докладны Ставкага барып Антонов үзе ясый. Күп вакытта Антоновка кичен 21—22 сәгатьләрдә икенче мәртәбә дә барырга туры килә. Шулай итеп Ставкага тәүлеккә бер, йәисә ике мәртәбә Ставкага Сталинның үзенә доклад ясарга бара. 1 : 200 000 масштаблы картага (1 сантимер 200 метрны күрсәтә!) һәр фронтның бүгенге хәлен күрсәткән вәзгыять төшерелә. Шул картада безнең гаскәрнең һәр полкының урнашуы бирелә. Иптәш Сталин картаны яхшы укый белә һәм фронт хәлләрен картага карап өйрәнергә ярата. Ә инде генерал Антонов тәүлек эчендә фронттагы үзгәрешләрне «энәсеннән җебенә кадәр» булган барлык вак-төякләргә кадәр яхшы белә һәм фронт карталарыннан карап Сталинга аңлаешлы итеп кыска гына сөйләп, күп мәгълүматлар бирә. Аз гына вакыт эчендә Сталинның үткер, талантлы акылына яхшы төшенә. Һәм холкын да яхшы итеп өйрәнеп өлгерә. Шуңа карамастан, Ставкага барыр алдыннан Антонов 2—3 сәгать вакыт биреп, һәр доклад алдыннан фронт хәлләрен өйрәнә. Телефоннан фронт командованиеләре белән элемтәгә керә, штаб начальникларыннан мәгълүматлар ала һәм үзенең анализлап китереп чыгарган уйлануларының дөреслеген тикшерә. Югары Башкомандующий өчен карарлар кылырга тәкъдимнәр әзерли. Аннан соң ул оператив идарә начальнигы белән берлектә фронтларның үтенечләрен, сораган корал, азык исемлекләрен барлый, Югары Башкомандующий кул куячак директивалар проектларының эчтәлекләрен тикшерә, уйлый, төзәтә...

    Генеральный Штабның Ставкада ясаган докладлары билгеләнгән, катгый тәртип тәртип белән эшләнәләр. Ставкага докладка Генераль Штаб начальнигы белән тик оператив бүлек начальнигы гына, йәисә аның урынбасары гына бара. Барган ике кеше барлык нәрсәне дә яттан белгән кебек белергә тиеш булалар. Бу мәгълүматларга дошман турында бүгенге көнне барган операцияләр турында, оператив йөк ташулар, фрнтларның корал һәм азык белән тәэмин ителүе турында, резервларның хәле турында мәгълүматлар булырга тиеш һәм аларны яхшы белү фарыз була.

    Оператив планнар корган чакта боларны белмичә бернәрсә дә эшләп булмый... Биек, түгәрәкләнеп торган түшәмле Сталин кабинетында (диварлары имән шома такталар белән бизәлгән) озын, дхртпочмаклы өстәл куелган. Шуңа карталар җәелә һәм һәр фронт турында Сталинга доклад ясала. Кайсы фронтта бүген иң мөһим хәрби операция үткәрелә, доклад шул фронт хәлләре белән башлана. Антоном кулында язулы бер кәгазь дә юк. Ул барысын да яттан белән һәм аның сөйләгәне картага төшерелгән. Югары Башкомандующийдан башка доклад вакытында дивар буйлап тезелеп утырган Ставка әгъзалары булалар. Кирәк булса Югары Генералитеттан кешеләр һәм тыл начальнигы чакырыла. Алар үзләренә кагылган сораулар буенча докладлар ясыйлар һәм мәгълүматлар бирәләр.

    Сталин ясалган докладны, докладчик өстәлнең кайсы ягына баска булса, шул яктан кабинет буйлап йөреп тыңлый. Сирәкләп кенә үзенең өстәле янына килеп папирос тартмасыннан «Герцеговина Флар» исемле ике папирос алып, шуларны сындырып трубкасы эченә тутыра да, шырпы сызып кабызып, трубкасын тарта башлый. Һәм тыңлый-тыңлый тагын кабинеты буенча йөрергә тотына. Антонов үзенең докладын үзебезнең гаскәрләрнең хәрәкәтенә бәя бирүдән башлый. Фронтлар, армияләр, танк һәм механикалаштырылган корпуслар командующийлар һәм командирлар исемнәре белән әйтеләләр. Дивизия һәм полклар — номерлары белән. Бу инде Сталин кушканча шулай тәртипкә салынган.

    Генарал Антонов төгәл, ачык һәм кыска итеп уйларын сөйли белә, иң кирәген эләктереп алып, сөйләгәндә шуны алгы планга чыгара һәм иң кирәгенә тавыш белән басым ясап сөйли белә. Шунлыктан Ставкада Антонов ясаган докладлар табигый шома үтәләр. Өстәмә юк-бар сораулар тудырмыйлар иде. Генерал Антонов, Ставкага докладка дип әзерләгән документларны бүлеп өч папкага салдыра. Беренче папка кызыл төстә һәм аңарга иң мөһим беренче чиратта җиткерелә торган докладлар салыналар. Икенче папка зәңгәр төстә, ул папкага икенче чират документлар тутырыла. Анда инде төрле үтенечләр, хәбәрләр, зарланулар. Өченче папка яшел төстә һәм анда хәрби дәрәҗәләр бирү, орденнар белән бүләкләү, тәрҗемә иткән, чит илдән килгән хәбәрләр, командирларны билгеләүләр урын алалар.

    Кызыл папкадагы документларга тулысы белән доклад ясала. Берсе дә әһәмиятсез калмый. Шул кызыл папкадагы документларны генерал зур үҗәтлек һәм ныклы максат күрсәтеп докладлар ясый. Сталин шул документларны карап, үтәргә дип карар кылып кулын куймыйча, Антонов аларны берничә кат тәкъдим итеп бирүдән туктамый иде. Сталин ник берәр тапкыр бу документны сез бер тапкыр биргән идегез бит инде дисен. Кабат бирелгән документка ул игътибарын күбрәк биреп укый да, артык бер сүз дә әйтмичә, кул куеп бирә. Зәңгәр папкадагы документлар һәр көнне күбесенчә кичке баруда карарга бирелә. Ә яшел папка, иптәш Сталинның кәефе әйбәт чакларда гына бирелә. Алексей Иннокентьевич интуициясе белән яшел папкадагы документларны кайчан бирергә икәнне хата ясамыйча күрсәтә белә иде. Кайбер очракларда яшел папка 4—5 көннәр ачылмыйча кире кайта. Әгәр дә инде Антонов папкаларны тотып торган оператив идарә начальнигына: «Яшел папканы бир!»— дисә, Сталинның шундагы документларга кул куюында аның бер шиге дә булмый. Сталин Антоновның бу хәйләсен тиз аңлый һәм еш кына елмаеп: «Бүген кызыл папкадагы документларны гына карыйбыз!» ди. Ә башка вакытта Антоновка тагын да ныграк елмая: «Кая, китер теге яшел папкадагы документларыгызны. Карыйк!».

    Һәр тәүлек азагында нәтиҗәләре зурдан булган докладлар барганда, фронтларга китә торган документларга кул куела. Күбрәк вакытта Мәскәүдә Сталинның беренче урынбасары Маршал Жуков һәм Генштаб начальнигы генерал Василевскийның булмавы сәбәпле, бик күп документларга Сталин һәм Антонов, икәү генә кул куялар. Ә инде әһәмияте бик югарыдан булмаган уртакул документларга «Ставка кушуы буенча» дип язылган фраза астына генерал Антонов бер үзе генә кул куя. Андый документлар бик тиз итеп Ставкада гына язылалар.

    Югары Башкомандующий Иосиф Сталинда, эшен яхшы белгән өчен, кыюлыгы өчен, докладларны курыкмыйча турыдан-туры һәм дөрес ясаган Антонов зур авторитет казана. Чөнки Антонов Генштабта эшли башлаганының беренче көненнән үк авырлыкларның, җитешсезлекләрнең, җиңелүләрнең берсен дә яшермичә Сталинга доклад ясап җиткерә белә. Курыкмый! Никадәр генә дөреслек авыр һәм ачы булмасын, ул докладка керә һәм Сталинга җиткерелә. Антоновның Сталин алдында авторитеты нык, зурдан булуының сәбәбе, аның курыкмыйча, Сталинның ялгыш фикерләгән чакларында, шул фикерләр белән килешмичә, каршы торып үз фикерләрен әйтүдәндер дә. Кирәк дип тапкан чакларында Антонов һәрчак үз фикерен Сталинга ачыктан-ачык әйтә алган. Курыкмаган Сталиннан.

    Сталин аз гына алдаганны, юкны бар итеп буяп, шомартып сөйләгәнне дә яратмый һәм шул «эш» белән эләккәннәрне юк итеп, чыгарып очырта иде. Шунлыктан, алдан юк ителгәннәрне күз алдында тотып, Сталинга Генштабта бернинди ялган информация үтми иде. Антоновның дөреслекне генә чагылдырган докладларына өйрәнгән Сталин, Генштаб эшеннән ялганлыкны эзләргә, табарга уйламый да.

    Армия тормышын үтмәгән, аңардан ерак торган кешеләр, хәрбиләр тормышын боерык биреп, шуны үтәп кенә йөргән солдафоннар тормышы итеп күрәләр һәм шулай сурәтлиләр дә.

    Ә хәрби эш иҗат илһамын һәм бик югары интеллект таләп итә. Хәрби операцияләр уздыру өчен башта бик җентекләп операция була торган урыннарда дошман көченә җентекләп анализ бирергә кирәк. Аның өчен бөртекләп, җентекләп разведка мәгълүматларын кулга төшерү фарыз. Шуннан башлана инде хәрби операцияне хәзерләү һәм аны үткәреп тәмамлап кую. Талантлы музыкант, оркестр җитәкчесе дирижер оркестрда катнашучы һәр музыкантның сәләтен, ул уйнаган музыка коралының тавышын, көчен белеп, шуларның барышын аңлап музыка әсәре барлыкка китергән кебек, хәрби операцияләрне төзеп, планлаштырып, киң ялан-кырларда, елга, таулар янында җәелдереп җибәреп, шул операция барышын уздырган фронт командующие белән беренче скрипка тоткан скрипач белән җитәкчелек иткән кебек, аның белән дә, гаскәр белән дә җитәкчелек ителергә тиеш. Ходай тарафыннан бирелгән зур талантлы, 1942 ел азагына кадәр фронтлар күләмендә генә билгеле булып, шул елның декабрендә чынбарлыкта Генераль Штабны җитәкләгән генерал Антонов кул астында аның башы уйлавы нәтиҗәсендә берсеннән-берсе асыл, төпле, кыю һөҗүм итү һәм оборона планнарын бирә башлый Генштаб. Бу Генераль Штаб әзерләп, Ставка җитәкчесе кул куйган, инде Ставка биргән булып саналган планнарны, Кызыл Армиядә иң зур полководецлар саналган ике кеше фронтларда Ставка вәкилләре булып тормышка ашыралар. Алар — Маршал Жуков һәм генерал Василевский.

    Хәрби җитәкче, полководец хәрби эшендә тик хәрби сорауларны гына түгел, аларны тормышка ашыруны, ул сорауларны ничек чишәргә, чишкәч алар нинди нәтиҗә бирәләр, фән теле белән әйткәндә, перспективасы нинди ул хәрби операциянең — шуларны белергә тиеш. Шунлыктан хәрби полководец катлаулы, буталчыклы, барысы бергә укмашкан сәяси, икътисади (экономия), техник проблемаларны «энәсеннән җебенә кадәр» төшенеп аңлап һәм аларның үзе кулланган хәрби теориягә һәм тормышчанлыгына тәэсире ничек буласын аңлап фикер йөртергә һәм эшли белергә кирәк. Болар бар да һәм көн-төн тик сугыш белән генә яшәгән илнең иң зур, иң беренче җитәкчесе булган иптәш Сталинның да холык ягын белеп, бу алда уздыра торган операциягә мөнәсәбәте нинди һәм ул мөнәсәбәт һич көтмәгәндә кайсы якка үзгәрергә мөмкин икәнен исәпкә алып эш итәргә кирәк. Боларның барысын да белү һәм эшеңдә, хәрби операцияләр төзегәндә, аларны уздырганда бигрәк тә Генераль Штабны җитәкләгән шәхесләргә бик тә кирәк. Өстән саный башлаганда генерал Алексей Антонов Генштабта урын һәм дәрәҗә ягыннан генерал Василевскийдан кала икенче булып торучы шәхес. Алар башкарган эшләрнең киңлеге искиткеч җәелгән һәм алар җилкәсенә бик каты, авыр җаваплылык өелгән. 1942 елның җәеннән Генштаб начальнигы Василевский һәм шул ук елның декабреннән аның беренче урынбасары һәм оператив идарәт җитәкчесе Антонов Германиягә каршы барган сугышта җиңү яулау өчен иң авыр өлкәдә эшләделәр, иң авыр йөкне тарттылар. Бу ике генерал Кызыл Армиянең иң талантлы һәм башлы генераллары иде. Йодрыклы, каты куллы, холыксыз, мат белән генә сөйләшеп, бик күп генералларны юк итеп, хәрби тарих чүплегенә чыгарып ыргыткан Маршал Жуков бу ике генералга зур көнчелек белән карап, аларга комачаулык итүдән дә тартынмаган. Маршал Жуковның көнчелегенең сәбәбе — Сталин аны эшли алмаганнан Генераль Штаб начальнигы вазифасыннан азат итеп, иң кечкенә фронт командущие итеп фронтка озата. Жуковның тәвәккәллеге, маты, кансызлыгы, бернәрсә алдында да туктамыйча үзенә буйсынган генералларны таптап юк итеп, алга куйган максатына омтылуы Сталинга кирәк. Чөнки сугыш алдыннан канлы репрессияләр үтеп, миллионнар югалткан халык большевиклар хакимияте өчен сугышырга теләми. Басып кергән Гитлер солдатларын Көнбатыш чик буйларында яшәгән «совет кешеләре» чәчәкләр күтәреп чыгып, урамнарда ипи-тоз белән каршы алалар. Дон казаклары немец гаскәрләре командующиена Гитлер өчен көмеш иярле ап-ак айгыр бүләк итәләр. Тик Гитлер азат итәргә килгән дигән өметләр, немецлар басып кергәннән соң берничә айдан, төтен кебек очып юкка чыгалар. Корал көче белән басып кергән фашист Германиясе СССР халыкларын талый, үтерә, ата башлый. Гитлерның солдатларын өметләнеп каршы алу бушка оча. Урыс әйтемендәгечә: «Очлы безне сабынга алмаштыру булып чыкты бу!» (Шило на мыло!)

    Генераль Штаб белән җитәкчелек итү өчен сәләт, талант кына аз. «Сугыш кырында ялгыз бер генә кеше яхшы сугышчы була алмый!» Һәм ул шулай да! Яхшы, талантлы җитәкчегә, яхшы уңышка ирешү өчен эшли белә торган коллектив төзергә һәм шул коллективка таянып үзенә дә эшли белергә кирәкъ Коллектив кешеләре, сәләтләренә таянып, кушканны җиренә җиткереп башкара белергә, тыңлаучан булырга, белем ягыннан гыйлемле булырга, урынбасарлар, ярдәмче җитәкчеләр дә инициативалы, югарыда утырган холыклы, холыксыз җитәкчеләрдән курыкмый торган булырга тиешләр. Штаб эшчеләре иҗат итә торган, эзли, уйлый торган, башлы булырга тиешләр. Штабта «так точно», «никак нет» дип итек үкчәләрен шакылдатып бер-берсенә бәреп кенә үзен күрсәтеп, эшли белмичә, эшләргә теләмичә яшәргә тырышучылар булмаска тиеш. Штабта зурмы, бәләкәйрәкме, инде җитәкче саналган хезмәткәрләр оештыра белү сәләтенә ия булырга тиешләр.

    Генерал Алексей Иннокентьевич Антонов оста, талантлы, зурдан булган штаб җитәкчесе булуы белән бергә, боларның барысын да яхшы аңлый. Һәм ул Генштаб коллективының иҗат эшен югары биеклеккә күтәреп оештыра белә. Антонов үзе дә тиешле тырышлык белән җентекләп эшләү өстенә, үзе әйткәнчә, карта өстендә «уйланырга» ярата. Кагыйдә буларак, ул 1 : 100 000 масштаблы, өр-яңа картаны алып аны өстәлгә кнопкалар белән ныгытып, график сызымнар белән хәрби операциянең булачак контурларын төшерә башлый.Һөҗүм итү юнәлешләрен билгели, аларны күрсәтеп сыза, уклар ярдәмендә юнәлешләрен күрсәтеп төшерә гаскәрләр кайсы көндә, кайсы вакытта, кайсы рубежга чыгарга тиешләр — шуларны исәпләп картага сыза, вакытларын яза. Һәм картада ачыкланганнан -ачыклана бара — фәлән-фәлән вакытта гаскәрләр фәлән урынга җитәргә тиешләр.

    Генерал Антонов иң беренче булып «уйланып» сызган карта, операцияне планлаштырган оператор-штабист өчен бик тә кирәккә әйләнә. Генераль Штаб төзегән барлык мөһим операцияләр Антонов «уйланып» сызган карталардан башланганнар. Ул сызган «уйлану» карталары барысы да Генераль Штаб архивларында бүгенге көннәрдә дә сакланалар. Антонов сызган «уйлану» картасыннан карап оператор «яңа» карта эшли. Анысын инде оператив идарә начальнигына тапшыралар. Монда эләккән картаны инде оператив идарәдә эшләгән «башлылар» җыелып карыйлар, «тәнкыйть» итәләр. «Тәнкыйтьтә» әйтелгән теләкләр, җитешсезлекләр картага өстәләләр. Һәм карта «төзәтелеп, өстәлеп» Антоновка кире кайта. Ул инде оператив идарәдә эшләгән яхшы белгечләрне Генштабның башка бүлекләрдән өстәмә кешеләр җыеп төзәткәләп картага яңа тикшерү оештыра. Бу утырышта картадан «шикле» урыннар алып ташлана, аңлашылып бетмәгән урыннарга ачыклык кертелә, яңа уйлар өстәлә. Һәм фронтлар үткәрәчәк операцияләрнең үзенчәнлегенә өстәмәләр кертелә.

    Шушы утырышта генерал Антонов беренче булып «уйлану» дан килеп чыкканнан төзелгән хәрби операция коллектив хезмәте булып өченче картага төшерелә. Һәм бу өченче төгәлләнгәч, ыспайланган, ачыкланган бик тә оста итеп сызылып хәзерләнгән карта, фронт командующийлары чакырылып, Ставкада күтсәтелеп, доклад ясала. Карта тикшерелеп, фикерләр алышкач Антонов бу мөһим документны үз кабинетындагы сейфка бикләп куя. Шул карта нигезендә соңгы карта Югары Башкомандующий кул куя торган карта эшләнә башлый.

    1943 елның башында безнең гаскәрләр кышкы буранлы суыкларда һөҗүм итеп алга барганкөннәрдә, Сталин генерал Антоновны фронтка командировкага җибәрергә куша. Антонов ай ярым фронттан фронтка йөреп, генштабист күзләре белән сугышкан гаскәрләрне карап кайта. Командировкадан кайткач, Мәскәүдә Генштаб эшенә башы-аягы белән дигәндәй чумып, ул башкача фронтларга командировкага чыга алмый. Шуңа карамастан, һәр көнне фронт командующийлары һәм фронтларның штаб начальниклары белән телефоннан сөйләшеп фронт хәлләрен яхшы белеп тора. Шуның өстенә Генштабтан һәр фронтка барып кайткан куратор-офицерларны кабинетына чакыртып, алар фронттан алып кайткан «эссе» мәгълүматларны җыя. Болар бар да Антоновка фронтлар тормышын, аларның тибеш пульсын белеп эш итәргә ярдәм итә. Фронт командующийлары Ставкага чакырылсалар, иң беренче итеп Генштабка генерал Антонов янына керәләр. Һәм... аңардан Сталин янына кергәч үзләрен ничек тоту турында консультация алалар. Сталин бу турыда хәбәрдар була, тик ул консультациянең файдасы бар икәнлекне аңлап, белмәмешкә салыша. Ә Антоновка кергән фронт командующийлары аның белән фронт эшләренең барышын тикшерәләр һәм уздырылачак хәрби операцияләр турында Антоновтан киңәшләр алалар. Бу фронт командующийлары белән булган әңгәмә-консультацияләр Антоновка фронт хәлләрен яхшырак белеп, Югары Башкомандующийга хәрәкәт итүче армиядә, һәр фронтта уздырыла торган операцияләр турында белеп, төпле итеп доклад ясау өчен кирәк була.

    1942 елның декабреннән 1945 елның язында Берлинны штурмлап алып Икенче Бөтендөнья сугышын тәмамлаганчы Кызыл Армия үткәргән мөһим хәрби операцияләрнең берсе генә дә генерал Антоновтан башка үткәрелмәде. Кызыл Армия өчен дә, Генераль Штаб өчен дә татар генералы Антонов Алексей Иннокентьевич бик зур табыш һәм хәрби гыйльми байлык иде. Күпчелек хәрби операцияләрнең авторы генерал Антонов. Шуларның иң мөһимнәре: «Курск Дугасы», «Багратион» исемле Белоруссия операцияләре, Днепр, Берлин операцияләре. Хәрби операцияләр планлаштырган чакта Антоновның иң алга куйган принцибы: «Хәрби наступлениенең нәтиҗәсе дошманның кораллы көчен юк итү, ә күбрәк территория яулап алу түгел!». Һәр операциядә Антонов шул максатны алга куеп планнар төзеде һәм шул планнарны тормышка ашыруга талантын, көчен салды...

    Сталинград янында Паулюс җитәкчелегендәге 300 меңнән артык дошман гаскәре «капчык эчендә». Паулюсны Дон һәм Сталинград фронтлары командующийлары генерал Рокоссовский һәм генерал Еременко җитәкчелегендәге ике фронт тар-мар итеп, юк итәргә тырышалар. Ә немецлар бирелмичә, 1943 елның февраль башына кадәр бик каты сугышалар.

    Гыйнвар башында Воронеж һәм Брянск фронтларына командировкага җибәрелгән генерал Антонов шул фронтлардан ай ярым буена чыкмастан, сугышкан гаскәрләр тормышын карап, анализлап, нәтиҗә ясап, үзе өчен фронт дәресләре алып йөрде. Фронтлардан кайткач Сталин кабинетында өч сәгатькә якын утырып, ил җитәкчесенең бик күп сорауларына җавап биреп, сынау тотты. Антоновка Сталин, сөйләшү тәмамлангач, сорау бирде:

    — Җәйге компанье нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз иптәш Антонов?

    Антонов сорау бирелгән көйгә үк, озак уйлап тормастан, җавап бирә башлады.Чөнки бу сорау өстендә генерал бертуктаусыз уйланып, аның инде үз фикере өлгереп җиткән иде.

    — Минем уйлавымча, тарих кабатлана. Без 1943 елның җәендә 1942 елдагы хатаны кабатларга тиеш түгел.

    Трубкасын өстәлдәге көл савытына (пипельница) кагып болашкан Сталин «эшеннән» тукталды. Йөзе азрак алсулана төште. Тавышы акрын гына «сак бул» дигәнне аңлаткан тондарак чыкты:

    — Нәрсә әйтергә уйлыйсыз кырык икедәге хата дип?

    — Харьков, Синельниково яныннан китереп бәргән контрудардан без Курск, Белгород калаларына кадәр чигендек. Зур югалтулар, күч көч куеп немецны туктата алдык. Немец җәй көне көчле сугыша. Ә без кыш көне шәбрәк. Узган ел Маршал Шапошников киңәш иткәнчә, безгә яздан ук оборона тотып, немецны туктатып, аннан соң гына контрнаступлениегә күчәргә кирәк иде. Бу ел да без наступление башламыйча, немецның наступлениесен көтеп алырга кирәк. Һәм безгә оборона, оборона һәм оборона! Һөҗүм иткән Вермахтның танкларын юк итеп, сугу көчен бетерергә. Һәм шуннан соң берничә фронт белән наступлениегә күчәргә. Ул наступлениеләрне көньяктан, далалы, тигез урыннарда үткәрергә кирәк.

    — Немец бит уратып алу операцияләренең мастеры.

    — Оборона тоткан фронтлар тылында тагын оборога әзерлеге уздырган 2—3 фронт әзерләргә һәм танк резервлары тотарга кирәк. Немецка каршы сугышкан фронтлар тылында. Әгәр немецларның танк армияләре безнең оборонаны өзеп, безнең оборонадагы гаскәрләрне камап алып танк клиннарын ясый башласалар, резервтагы безнең танк армияләре аларга каршы маршбросок ясап каршы килеп бәрергә тиешләр. Немец безнең оборонаны өзеп безнең тылга танк колонналарын җибәрсә, безнең өчен башка чара калмый.

    — Танклар капма-каршы килеп бәрелешергә тиешләрме?

    — Әййе. Немецларда бензин белән эшли торган танклар, ә бездә дизельле танклар. Ягулык — бездә солярка. Ике танк таранда бәрелешсә, немецның бензинлы танкы яна башлаячак.

    — Танклар яначак бит. Икесе дә.

    — Бездә хәзер танклар ике тапкырдан артык. Немец танклары янып бетәр, ә бездә алар калыр...

    — Немец төп ударны Курск Дугасына китереп чәпәячәк дигән фикергә ничек карыйсыз?

    — Дөрес фикер дип карыйм. Чөнки Вермахт генералларының сугышта төп принцибы каршы сугышканның кораллы көчен тар-мар итү, юкка чыгару. Көче беткәч, территория үзеннән үзе җиңүче ягына күчә. Һәм ул принцип дөрес дип уйлыйм мин. Барлык фронтлар буенча көчле оборона төзесәк, Курск Дугасы немецка иң уңайлы, ике яктан берьюлы сугып, ике фронтның тылына чыгу мөмкинлеген бирә. Уратып ал да, туздырып ташла! Безнең гаскәрләрнең тәҗрибәсе зур. Курск Дугасы Рокоссовский һәм Ватутин җитәкчелек иткән фронтларны куйсак, алар бирешмәячәкләр...

    Генерал Антонов Гражданнар сугышыннан бирле хәрби операцияләр уздырган чакта һәрвакыт территория өчен көрәш алып бармыйча, хәрби операцияләрне дошманның бер төркем көчен юк итүне планлаштырып уздыра.

    Курск Дугасында айга якын оборона тотып, каңгырап көчсезләнгән немец гаскәрләрен көнбатышка куу башлана. Воронеж фронтында Ставка вәкиле Маршал Жуков фронт командующие генерал Ватутинны көчләп, акырып, җикереп кушып фронт наступлениесен җәелдерергә боерык бирә. Наступление операциясе кодовой исем белән «Полководец Румянцев» дип, Әби патша заманындагы фельдмаршал Румянцев фамилиясе белән атала. Бу наступление Воронеж, Степной (Дала) һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларның берләшеп 1943 елның август аенда алып барган наступление операциясе була. Максат: Белгород, Харьков (тагын кулдан кулга күчкән каһәр төшкән Харьков!). Немецларны Курск Дугасыннан соң тагын тар-мар итеп, Днепр елгасына чыгу. «Полковник Румянцев» операциясен башлар алдыннан Жуков өч фронтның командующийларын җыя. Сөйләве кыска, боерык кебек кенә була:

    — Днепр ярларына танкларга пехота утыртып бәреп чыгып, елга кичүләрен, күперләрне эләктерергә. Паникада качкан немецка тын алырга да ирек бирмәскә. Алга, алга, алга!

    Генерал Ватунин үз фикерен сак кына, Жуковның ачуын чыгармаска теләп әйтә:

    — Алга бару кирәк. Тик кырык икенче елның җәе, кырык өчнең кышын кабатламыйк без. Немец көчле, безнең кичүләргә җибәрелгән танк белән аңарга утыртылган пехота юк ителүе мөмкин. Гаскәрләрне киңәйтеп җәелдермичә, концентрация ясап эш итәргә кирәк дип уйлыйм мин...

    — Җитте, Ватутин, тукта. Узган ел, син качтың бит Харьковтан алып Воронежга кадәр. Нигә дәшмисең?

    — Мин качтым. Тагын качасым килми.

    — Мин боерык бирсәм качмассың. Гарантия.

    Коневка борыла.

    — Ә син, Конев, нигә дәшмисең?

    — Мин Ватутин белән риза. Без хәзер Днепрга ыргылсак, немецка, һөҗүм иткән төркемнәрне юк итәргә мөмкинлек ачабыз. Немец әле дә көчле. Курск дугасында без аны уратып алып, кораллы тере көчен юк итә алмадык. Немец оешкан рәвештә чигенде...

    — Прохоровкада танкларын юк иттек.

    — Резервтан алар тагын күп танклар алдылар. Днепрга без барлык фронтлар бер юлы чыгарга тиешбез. Генштаб әзерләгән планнар буенча. Ә Генштаб безнең эшли белән хәзер...

    Генерал Конев Жуковның авырткан җиренә уйлап «төртте». Маршал ачуын яшерергә тырышып, акрын гына сорады:

    — Ә без эшли белмибезмени? Генштаб беләме?

    Конев тыныч кына җавап бирде:

    — Генштабның эшләре Ставка боерыклары булып килеп җитәләр безгә. Әгәр без монда эмоциягә, үзебезнең теләкләргә буйсынып хәрәкәт итә башласак, тагын кырык беренче елгы «бөек стратегик операцияләрне» кабатларбыз...

    Маршал Жуков басымы астында фронтлар күбрәк территорияләрне азат итү өчен наступлениедәге гаскәрләрне киңәйтеп хәрәкәт итәргә җәлеп ителә башладылар. Тик кырык икенче елның җәй башыннан августка кадәр Харьковтан Сталинградка кадәр зур таркалу, югалтулар белән булган качу-чигенүне, кырык өчнең кышында Харьковтан Курскига кадәр кышкы бураннардагы чигенүләрне күз алдыннан ычкындырмыйча, Генштабта фронтлар хәрәкәтен үз игътибарыныннан ычкындырмыйча тотып, Генераль Штаб начальнигы урынына калып, аның вазифаларын тырышып һәм оста итеп башкарган генерал Антонов Жуковның фронтларны әзерлексез Днепрга кууына каршы чара күрә.

    Наступние («Полководец Румянцев») башланганга дүрт көн үтүгә Алексей Антонов ачыклый: А. С. Жуков командалык иткән бишенче гвардия армиясе һәм М. Е. Катуковның беренче танк армиясе, наступать иткән гомумтөркемнән аерылып, бер генә юнәлештә хәрәкәт итү урынына, бергә сукгышу принцибын бозып, төп көчләрдән аерылып китеп хәрәкәт итә башлаганнар. Днепр елгасына карап турыдан суктырырга болашалар. 7 августта төнлә, фронттагы «Полководец Румянцев» операциясе турындагы докладта, Антонов моны Сталинга җиткерә.

    Сталин аны бик зур игътибар белән тыңлагач, сүнгән трубкасын тырышып суыра-суыра әйтә:

    — Бу Жуковның басымының нәтиҗәсе булыр. Сез, иптәш Антонов, фронт командующие иптәш Ватутин исеменә дип минем исемнән күрсәтмә җибәрегез. Ватутин исеменә. Шул күрсәтмәне Жуков та аңларлык булсын. Һәм...

    Сталинның күзләре елмаялар иде:

    — ... шул ук Ватутинга җибәрелгән күргәзмәнең копиясен Степной һәм Юго-Западный фронтларга да җибәрегез. Фронт командущийлары, Ставка вәкилләре, шулай ук ... минекм беренче ярдәмчел Маршал Жуков та аңласыннар: стратегик наступлениене планировать итү алар кулында түгел, ә Генштаб белән Ставка кулында. Тагын бер мәртәбә башбаштаклык чыгара башласалар, кулларын тиз кыскартырбыз. Бу аларга кырык беренче ел түгел. Безнең хәзер бик башлы, Ставка җитәкчелегендә эшли белә торган Генеральный Штаб бар. Менә шулай, иптәш Антонов.

    Антоновның тын алуы киңәйде. Ул Сталин аңлаганнан нык шат иде.

    — Рәүмәт, иптәш Сталин!

    — Рәхмәтегезгә, миннән рәхмәт. Сезнең кул астында Генштаб искиткеч акыллы итеп эшли. Безнең кыйналу тәҗрибәбез дә бик зурдан бит. Бер ел эчендә Харьков каласы яныннан ике тапкыр кыйналып качтык. Берсендә Сталинградка кадәр, ә кышын Курскига хәтле. Җитәр инде дала-яланнар буйлап йөгерешеп йөрергә. Сугышырга кирәк. Немецны себерке очы белән түгел, ә балта түтәсе белән чыкылдатып сугып куарга кирәк.

    Гаҗәпләнүен яшермәде:

    — Кая ашыгадыр инде, аптыраган.

    Бу сүзләр Жуковка кагылалар иде ахрысы.

    Югары Башкомандующий күрсәтмәсен үтәп Антонов Воронеж фронты командующие генерал Ватутинга күрсәтмә яза (указания) һәм аны Сталин кул куйганнан соң адресатка озата. Шул күрсәтмәдән: «... Җадовның бишенче гвардия армиясе хәленнән күренгәннән: бишенче гвардия армиясенең наступлениегә бердәм булып һөҗүм итүче суга торган алдагы төркеме (ударная группа) таркалып, киңлеккә җәелеп хәрәкт итә һәм армиянең дивизияләре төрле якка таралып хәрәкәт итәләр. Иптәш Иванов (И. В. Сталинның шартлы рәвештә куелган фамилиясе) Жадовның удар группасын компактно итеп җыярга боерык бирде һәм аны төрле юнәлешләргә җибәреп таркатырга, тузан кебек итеп очырырга ярамый. Бу боерык шул ук дәрәҗәдәге Катуковның Беренче армиясенә да тулысы белән кагыла.

    Имза: Иванов.

    Бу көннәрдә наступлениедәге гаскәрләрне бер йодрык итеп туплау иң мөһим мәсьәләгә әверелә. Чөнки Харьков өчен барган сугышлар иң биек киеренкелеккә җигеп күтәреләләр. Бер ел тулар тулмапста безнең гаскәрләр Харьковны ике мәртәбә башлап качалар. Кырык икенең җәй башында һәм кырык өчнең кышында. Инде хәзер 1943 елның август анда Харьков каласын Кызыл Армия гаскәрләре өченче мәртәбә алырга дип сугышлар башлыйлар. Харьков операциясен уздыру өчен Жуков «тырышлыгы» белән таркалып хәрәкәт итә башлаган өч фронт гаскәрләрен бик тиз көннәрдә бер йодрык итеп җыярга кирәк була. Генерал Антоновның егерме көннәрэлек, борчыла башланеуы дөрескә барып чыга. 10 августта төнен А. И. Антонов, Ватутинга язган күрсәтмәгә, Жуковның кул гына селтәгәнен белеп, Югары Башкомандующий ставкасы исеменнән, Сталин имзасы белән, Жуковка өстәмә телеграмма җибәрүгә ирешә. Телеграммада Сталин Жуковка катгый кисәтү белән бергә күрсәтмә-боерык бирә: «Танк армияләрен һөҗүм итү юнәлешләренә ике колонна гына итеп җыйнарга!» Бу боерык дошманны бик авыр хәл алдына китереп бастыра. Тик...

    Антоновның анализлап, чара күреп өч фронттагы веер кебек таркалып алга барган наступлениедәге гаскәрләрне Ставка бергә җыярга биргән боерык берничә көнгә соңга калган була. Шулай булса да, немецларга безнең каркала башлаган гаскәрләрнең франгларына сугып уратып алу операцияләрен уздырырга ирек бирми. Әгәр Генштаб өлгерми калган 1942 елгы Харьков катастрофасының тагын кабатлану мөмкинлеге туып килгән була. Дошман бәрелешләр көчәйгән урыннарга үзенең резервларын туплый башлаган иде инде. Ул резервларның күпчелеге танк дивизияләре. 11 августта Богодухов янындагы немецлар беренче контрудар ясыйлар. Шуңа өстәп 18—20 августта Ахтырпа янында икенче контрудар ясала. Шул контрударлар нәтиҗәсендә Воронеж фронты байтак югалтуларга дучар була. Безнең ике танковый армия дә Төньякка таба чигенергә мәҗбүр була...

    22 августта төнлә Югары Башкомандующийга доклад ясаганда, безнең гаскәрләрнең дошманның Харьков грпуппировкасының тылына чыгу мөмкинлегенең начарланганын Антонов дәлилләп өсти. Бу начарлану, Воронеж фронты командованиесенең оешып бетмәгән наступление белән мавыгып, Харьков янындагы обстановканы үзенең күзлегеннән ычкындырганнан! Дөрес итеп әйтсәк, күз алдыннан һәм кулыннан ычкындырган! Наступлениедәге гаскәрләр үткән чикләр оборона өчен ныгытылмаганнар һәм фланглар ачык калдырылганнар.

    Антонов 22 августта төнлә белән доклад ясар өчен Сталинны телефоннан шалтыратып үзен кабул итүне сорарга кыюлык таба. Чөнки Харьков янында менә-менә катастрофа яңадан башланачак. Антоновның бик борчулы ясалган докладыннан соң Сталин шунда ук Воронеж фронты командующие генерал Ватутинга телеграмманың эчтәлеген үзе әйтеп Антоновтан яздыра. Киләсе иртәдә бу, Ватутинга җибәргән кискен тонда язылган телеграмма сугышкан барлык фронт командующийларына һәм аларның штабларына җиткерелә. «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла!»— дигәндәй, телеграмма булып, аның эчтәлеге иң беренче чиратта Ставка вәкиле булган һәм башбаштаклык итеп өч фронт белән үзе ничек тели (гений!!!) шулай командалык итә башлаган Сталинның Беренче ярдәмчесе булган Маршал Жуковка чәпи. Телеграммадагы төп уй, наступление вакытында, ничек телибез шулай барабыз дигән үзең теләгән генә максат юк ителергә тиеш. Сталин тарафыннан Ватутинга җибәрелгән директива-телеграммада түбәндәгеләр бар: «Барлык якларга таркау итеп җәелдергән наступление һәм ничек кенә булса да күбрәк территорияне азат итәргә тырышу һәм ул алынган җирләрне оборона тоту өчен әзерләмәү флангларны ныгытмау — болар бар да уйламыйча эшләгән огульное наступление була.

    Мондый наступление көчләрне, коралны таркатуга китерә һәм дошманга контрнастурление ясап безнең флангларга, тылыбызга китереп сугарга яхшы мөмкинлек тудыра. Безнең алга ерак киткән һәм кирәк кораллар, боеприпаслар белән тиешенчә тәэмин ителмәгән гаскәрләрне бүлгәләп кыйнарга, юк итәргә шартлар тудыра».

    Бу директива гаскәрләргә барып җиткәндә алар инде дошманның контрһөҗүмгә күчә башлаганын күреп, туктап үзләре үк оборонага күчә башлаганнар иде инде. Ватутин, Ставка белән бер үк вакытта үзенең һәм фронт штабы анализына таянып, Жуковның наступлениене дәвам иткәнен колагы яныннан үткәреп җибәреп, Воронеж фронтының аръергардына оборонага күчәргә боерык биргән иде инде. Ул биргән боерыктан соң берничә сәгатьтән Ставкадан килеп җиткән телеграмма-директива генерал Ватутинны Жуковның матыннан, ярсуыннан һәм фронт командующие урыныннан алып ташлаудан коткарып кала. Маршал Жуков никадәр генә батыр һәм гений полководец булмасын, аның да иң курыккан кешесе — Сталин була. Тик Сталин вафат булгач кына Жуков аның җитешсезлекләре турында үзенең мемуарларында яза башлый. Ә аңарчы ләм-мим!

    Безнең гаскәрләр дошман контрударларын оборонага күчеп, кире кага алалар. Ставка директивасы килеп җиткәндә оборонага күчкән фронтларда канлы сугышлар бара иде. Ставка директивасы фронтларның дөрес эшләгәнен раслап, аларга көч кенә өсти.

    Воронеж фронтының оборонада сугышуының оешканлыгы арта һәм дошманның, Кызыл Армия гаскәрләренең алга баруын туктатырга тырышуы юкка чыга.

    Степной фронт белән командалык иткән генерал Конев, Воронеж фронтының немецлар контрударларына каршы оборонага күчеп сугышуыннан шунда ук файдалана. Аның гаскәрләре штурмга күчеп, Харьков каласына бәреп керәләр. Немецлар урам сугышына бәйләнмичә, Харьощковны ташлап чыгып китәләр.

    1943 елның 23 августында 21 сәгатьтә Мәскәү 224 орудиедән салют белән Степной фронт гаскәрләрен, Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлар белән берлектә, Украинаның зурлыгы буенча икенче каласы булган Харьковны азат итү белән котлап салют бтрә.

    Дошманның Харьков группировкасын юк итү белән Курск Дугасы сугышы тәмамлана. Алдагы айларда Днепр елгасы, аның уң ягында яткан җирләр, калалар, Ленинград блокадасын өзү һәм башка данлыклы хәрби операцияләр көтә иде сугышчан гаскәрләрне...

    Генерал Алексей Антоновның интуициясе, борчылуы, аналитик башы һәм кыюлык күрсәтеп 22 август төнендә Сталинга телефоннан мөрәҗәгать итә алуы Харьков янында икенче катастрофасны булдырмый. Алексей Антонов Совет хәрби сәнгатнең иң якты, акыллы, белемле полководецларының берсенә әверелә. Ул кыю, тиз уйлаучан һәм маневр остасы булып китә.

    1944 елның хәрби компаниясенең планы Сталин кушуы буенча генерал Антонов җитәкчелегендә Кызыл Армиянең Генераль Штабында эшләнә. Аның нигезенә фронт командующийларының тәкъдимнәре салына. 1944 елның апрель аеның икенче яртысында җәйге сугыш компаниясенә Генераль Штабта, булачак операцияләргә планнар төзелеп, уздырылачак хәрби операцияләр картага төшереп куела. Кызыл Армиянең җәйге кампаниясе Прибалтикадан алып Карпат тауларына кадәр, барлык фронтлар тарафыннан уздырыла торган икенче Бөтендөнья сугышы тарихына керерлек эре хәрби операцияләр булырга тиеш иде. Актив наступлениедә баш-алты фронттан да ким булырга тиеш түгел иде. Генштаб анализлавы буенча аерым операцияләр Львов, Выборг һәм Свирь-Петрозаводск якларына юнәлтелеп үткәрелергә тиеш иде.

    Җәйге һөҗүмнәр кампаниясен июнь башында Ленинград фронты ачып Выборгка наступление башлый. Аңа Карелия фронты кушыла һәм дошманның Свирь-Петрозаводск төркемен тар-мар итә. Бу операцияләр нәтиҗәсендә Финляндия сугышудан чыгарга тиеш. Карелия фронты наступление башлау белән немецлар өчен көтелмәгән Белоруссиядәге һөҗүмнәр башланырга тиеш. Төп һөҗүм Белоруссиядә барганын аңлаган Вермахт командованиесе Белоруссиягә үзенең резервларын ташлау белән, көньякта, Украинада һөҗүмнәр башланырга тиеш. Ул һөҗүмнәр Львов юнәлешенә караячак.

    Белорус һәм Львов группировкаларын тар-мар итеп юкка чыгару 1944 ел җәенең төп максаты. Шушы югарыда күрсәтелгән операцияләр белән дошманның төп көчләрен тар-мар итеп үзебезнең илдә куып чыгаргач, Кызыл Армия өчен яңа юнәлешләр ачыла: Румыния, Болгария, Югославия һәм шулай ук Венгрия, Австрия, Чехословакия. Иң мөһиме, әлбәттә инде, фашистик Германия!

    Җәйге хәрби кампания операцияләрен Генштабта планлаштыруның җитәкчесе булган генерал Антонов1944 елның апрель азагында бу план турында Ставкада доклад ясады. Антонов ясаган доклад нигезендә Югары башкомандующийның Беренче май боерыгы төзелеп анда Совет кораллы көчләренең сәяси максаты күрсәтелә. Бу бәйрәм боерыгы совет халкын үзебезнең ил җирен дошманнан тулысынча азат итүгә чакыра һәм фашистик Германиядән тугандаш Польша, Чехословакия халыкларын һәм Көнчыгыш Европаны азат итәргә өнди.

    Барлык 1944 елгы хәрби операцияләр арасында иң мөһиме булган Белоруссияда стратегик код белән «Багратион» исеме бирелгән операцияне планлаштыруны генерал Антонов үз өстенә ала. Шул хакта ул Сталинга мөрәҗәгать итә.

    — Иптәш Сталин! «Багратион» планын эшләүне минем үземә генә башкарырга рөхсәт итүегезне сорыйм.

    Барлык эреле-ваклы сорауларны төбенә кадәр уйлап, җентекләп эшли белгән Антоновның характерына күнегеп беткән Сталин йөргән җиреннән туктап, бер генә сүз белән сорау бирә:

    — Сәбәбе?

    — «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә Вермахтның «Центр» дип йөртелгән төп фронты юк ителеп, тере көчләре бетерелеп, йәсиә әсир итеп алынырга тиеш. Нәтиҗәдә Вермахтның арка үзәге сындырылырга тиеш һәм Германиягә тик чигенү генә калдырыла. Информация читкә китмәсен өчен мин «Багратион» өстендә үзем генә, япа-ялгыз эшләрмен. Исәп-хисапны да, карта сызу эшләрен дә үзем генә башкарырмын. Эшләп бетергәч, Сезгә генә күрсәтеп, кем белергә тиешлеккә исемлек төзеп, сең аңа кул куйгач кына шул кешеләрне таныштырырбыз.

    — Япа-ялгыз дисез? Ә ул эш ничек барачак?

    — Мин ике, уртада бикләнә торган бүлмәнең берсендә эшләргә уйлыйм. Аргы бүлмәдә «Багратион» картасы һәм минем расчетлар. Ишек бикле һәм анда беркем дә кертелми. Ә алгы бүлмәдә мин Генштаб начальнигы вапзифаларын үтәп, теге бүлмәдән чыккалап эшләрмен...

    Сталин кабинеты уртасында таскан хәлдә озак кына уйланып торды. Сул ягында басып торган Антоновка карап, һаман уйлана иде. Ниһачть, күзләре карашын үзгәрттеләр. Алар кызгану белән карыйлар иде. Акрын гына тавыш белән трубкалы сул кулын азрак селкеткәләп сорады:

    — Ул кадәр авыр эшкә Сез физик яктан чыдарсызмы соң? Ә?

    — Чыдармын. Татар бит мин.

    Антонов моны әйтеп ялгышты азрак. Кайчандыр егерменче еллар башында ярдәмчесе Мирсәит Солтангалиев булган Иосиф Сталин татарларны яратмый иле. Акыллы, эшчән һәм үзләренчә яшәргә тырышкан халык булган өчен. Тик аны Антоновка сиздермәде. Чөнки бу татардан чыккан талантлы генерал Сталинга әле бик тә кирәк иде.

    — Ттаарин?! Әйбәт. Сезнең татар булганыгыз бик тә тырыш, акыллы халык сез. Татар да булгач, димәк, түземле дә булгач — эшләгез! Ничек телисез, эшегезне шулай оештырыгыз, кирәк икән ике бүлмә алыгыз, җитми икән, бишне... унны алыгыз. «Багратион» чыннан да Вермахт өчен дә, Гитлерның үзе өчен дә һич тә көтелмәгән сюрприз булырга тиеш.

    Күпме вакыт кирәк Сезгә «Багратион»ны өлгертеп миңа доклад ясарга?

    — Унбиш көн.

    — Шулай аз кирәкмени?

    — Мин ул «Багратион» турында яңа ел алдыннан ук уйлый башлаган идем инде. Немецның иң сугыша ала торган «Центр» фронтын юк итү өчен безгә үтә дә яшерен әзерләнеп уздыра торган шушы «Багратион» операциясе кирәк.

    Сез сораганга мин риза — тотыныгыз! Тик күп эшләп йончый күрмәгез.

    «Багратион» операциясен эшли башлаганда Антонов планны эшләп, аны тормышка ашырып алып барып чыгаруның иң мөһим шарты башына ныклап кереп утырган иде: «Немец командованиесен иң ныклы җаваплы һшҗүмнәр Прибалтикада һәм Көньяк фронтларда булырга тиеш дип ышандырырга кирәк. Ничек кенә булса да».

    Шуңардан чыгып 3—Украина фронтына директива җибәрелә: «Гаскәрне «туплый» торган ялган районга танклар, артиллерия макетларын ташып, ПВО пушкаларын куярга. Һавада истребительләр патрульлеген оештырырга. Тик дошманның фотога төшереп йөрүче разведчикларының кайберләрен бәреп төшермәскә...»

    Шундый ук директивалар Өченче Прибалтика фронтына да җибәрелделәр...

    Немецлар бу «кармакка чиртә» башладылар. Кишиневтан төньяктарак дошманның һава разведкасы көннән-көн көчәя башлады. Безнең як «маскировка тиешенчә булмаганлыктан» немец һава разведкасына китеп барган танк колонналарын, артиллерияне һәм брезент белән ябык «Катюша»ларны күрсәтеп-күрсәтеп ала иде. Шулар өстенә Көньяк-Көнчыгышта танк армияләрен дә калдырып тору эшләнде. Ул армияләр урыннарыннан күзгалмагач, дошманның, советларның наступлениесе көньякта булачак дип уйлавы да табигый иде. Тере кораллы көч һәм танклар белән Белоруссиядәге «Багратион» операциясендә катнашырга тиешле хәрби частьлар тәэмин ителеп, үтә дә яшерен рәвештә, тик төннәрен генә Белоруссия юнәлешенә якын урыннарга күчереләләр иде. Антонов план өстендә атнадан артык вакыт узгач, Сталин карары буенча «Багратион» турында тик тагын биш кенә кеше беләләр иде. Алар: Сталин, Маршал Жуков, генерал Василевский һәм оператив начальнигы генерал Штеменко белән аның бер урынбасары. «Багратион» турында язу-сызулар, телефоннан сөйләшүләр, телеграф аркылы мәгълүмат бирү туктатылды. Белоруссиягә якын өч фронтта бик ныклап оборона эшләре җәелдереп җибәрелде. Барлык солдатлар җәйге кояш астында чишенеп окоплар казыйлар һәм землянкалар төзиләр иде. Бу фронтларның армия, дивизия газеталары тик оборона турында гына язып, солдатларны хәтта нинди окоплар казырга кирәклеккә дә өйрәтә башладылар. Агитаторлар һәм командирлар бары тик ничек итеп үзең саклаган позицияләрне ныклап оборонада тоту турында сөйләделәр.

    Тырышулар бушка китмәде. Немец алданды. Шул чакта немецларның Дүртенче армиясе белән командалык иткән генерал К. Типпельскирх язуынча, Галициядә (Көньякта) фронт командующие булган немецның атаклы генералы Модель, урыслар, аның фронтыннан башка, бер генә җирдә дә наступление алып бармаячаклар дигән фикердә була. Модельга кушылып Германиянең Генералитеты да шулай уйлый, тик өстәмә Прибалтикада наступление булуы мөмкин дигән фикергә килә.

    1944 елның 14 маена Белоруссия операциясен әзерләү тәмамлана. Операцияне үткәрү өчен гигант эш башкарылса да, кыска гына текст белән карта гына эшләнә. Операция әзерләү нәкъ Антонов стиле белән эшләнгән була — кыска һәм төгәл! Картадан карап текстны генерал А. А. Грызлов кулдан гына, бер генә данә яза. Берничә көн текстны укып, картаны караганнан соң, уйланып йөргәч, генерал Антонов икесенә дә үзенең кулын куя. «Багратион» әзер!

    Безнең дүрт фронтның — Белорусь фронты һәм Беренче Прибалтика, бар да немецның «Центр» фронтына төзәлгәннәр. 42 дошман дивизиясенә каршы безнең 77 нче укчы дивизия, өч танк корпусы, алты артиллерия дивизиясен бер кавалерия дивизиясе, бер механикалаштырылган корпус һәм өч гвардия минометлар дивизиясе

    («Катюша») һөҗүм итәргә тиешләр иде.

    «Багратион» операциясе планы буенча дошманның Белоруссиядәге барлык көчләре юк ителергә тиеш. Немецларның тере көчләренең күбесе аларның оборонасын өзгән чакта окопларда юк ителергә тиеш. Дошманның резервлары аз булганлыктан аның тактик зонасына налет ясаган безнең артиллерия утына өмет зурдан иде.

    Ставка 22—23 майда Генштаб һәм фронт командующийлары, хәрби совет әгъзалары катнашында «Багратион» буенча зур киңәшмә уздыра. Шул ике көн барган Ставкадагы киңәшмәдә «Багратион» операциясенең максаты тулысынча ачыклана: «Минск янында дошманның «Центр» фронтының армияләрен, эре группировкларын уратып алырга һәм юк итәргә!»

    «Багратион» операциясенең үтәлүен, фронт командующийларының эшләрен һәм Ставка вәкилләренең үз вәкаләтләрен үтәүне күзәтеп, тикшереп һәм Ставкага җиткереп торуны Югары Башкомандующий Сталин генерал Антоновка йөкли...

    1944 елның җәендә «Багратион» операциясе зур уңыш белән уздырылып, немецларның иң зур, иң көчле «Центр» фронты тар-мар ителә. Әсир төшкән немец гаскәрләре, үзләренең генераллары «җитәкчелегендә» Мәскәү урамнары аша «парад» белән үтәләр. Сталин боерыгы буенча Белоруссиядә әсир төшкән фашистларны Мәскәү урамнары аша җәяү атлатып, халыкка күрсәтәләр...

    1944 елда армия генералы Антонов Сталин җитәкләгән Совет делегациясе составында Ялта конференциясендә каатнаша. Сталин белгән кемне алырга! Чөнки хәрби югары дәрәҗәдәге полководецлар арасында генерал Антонов кадәр белемле, эрудицияле, мәдәниятле, акыллы, сабыр кеше башкача булмый. Гомуми югары тәрбиясенә өстәп генерал Антонов француз, немец телләрен дә белә. Ул Ялта конференциясе өчен хәрби сораулар әзерли, төрле Англия, Америка вәкилләре белән 1945 елда бергә хәрәкәт итеп фашист Германиясен юк итү турында сөйләшүләр, килешүләр алып бара. Шуның өстенә ул Совет—Германия фронтларында барган барлык вакыйгалар, хәрби операцияләр белән таныш. Аңа Совет командованиесенең барлык планнары да таныш һәм шулай ук ул союзниклар командованиесе эшләреннән дә күпләп хәбәрдар.

    Черчилльгә һәм Рузвельтка Ялтада генерал Антонов үзенең төгәллеге, уйларын кыска һәм аңлаешлы итеп сөйли белгәне өчен, аз сөйләгәне, тыңлый белгәне өчен бик нык ошый. Чит ил делегациясе әгъзаларының күзенә нык ташланмыйча, тыңлый белеп, күрә белеп Антонов бик күп мәгълүматлар туплый. Ялта конференциясендә Сталин өчен генерал Антонов иң кирәкле кешеләрнең берсе була...

    1945 елның май урталарында Генераль Штаб начальнигы генерал Антоновның өстәлдәге телефоны шалтырый. Антонов трубканы ала:

    — Тыңлыйм.

    — Гафу үтенәм иптәш генерал. Генштаб дежурные борчый Сезне. Полковник Сивцов.

    — Тыңлыйм Сезне.

    — Менә монда, Генштаб проходноенда гражданский киемдәге бер кеше үзе турында Сезгә доложить итүне үтенә. Мин генерал Антоновның кардәше, ди. Фамилиясе — Гаврилов. Ул үзен майор, ди.

    — Гаврилов? Майор?

    — Так точно.

    — Сорагыз әле, Петр Михайловичмы?

    — Мин сорадым инде — Петр Михайлович.

    — Менә нәрсә, иптәш Сивцов. Сез ул майорны хәзер үк минем кабинетка алып менегез. Дөрес әйтә ул, чыннан да минем кардәш кеше. Шикләнмәгез аңардан.

    — Слушаюсь.

    Берничә минут үтүгә чибәр, озын, таза гәүдәле полковникка ияргән, гражданский киемдәге урта буйлы, төптән юан, мөлаем, уйчсан йөзле кеше керде. Бу чыннан да кырыгынчы елда, фин сугышыннан соң Фрунзе исемендәге академиядә укыган майор Гарилов Петр Михайлович дигән крәшен татары иде.

    Антонов кулын ишарәләп полковникны чыгарып җибәрде. Гаврилов «смирно» командасы белән кергән көенә ишек төбендә баскан хәлдә тора иде. Антонов өстәл артыннан чыгып аның янына килде.

    — Петр Михайлович, исән-сау икәнсең. Ничәмә-ничә еллар үтте. Шатмын сине күрүгә. Кая, кочаклыйм әле үзеңне, татар егете!

    Антонов татарча сөйләшә иде. Кочаклап аркасыннан шапылдатып сөйде Гавриловны, көлде:

    — Әллә каушадың, әллә бик үк үз итмисең мине. Нигә кочаклыйсың?

    Гавриловның дулкынланудан йөзе кызарып чыккан һәм ул тамагына утырган төерне йота алмый иде. Көчкә сөйли башлады:

    — Кочакларга... ни... Ничегрәк... э-э-э... әйтергә икән... дип... уйлыйм.

    — Син уйлап торма, әйт күңелеңдәгене.

    — Мин бит... Алексей Иннокентьевич дүрт ел немецта әсирлектә булган кеше. Илне саткан кеше саналам бит мин...

    Антонов каушый төште ахрысы, гаҗәпләнеп Гавриловка карап алды да, сул кулы белән өстәле ягына күрсәтте:

    — Уз, түрдән Петр Михайлович! Минем уемча, әсир төшкәннәрнең күбесенең гаебе бөтенләй юк, булганы да мизер генә. Утыр, сөйлә!

    Өстәл астына этебрәк куйган матур артлы урындыкны тартып чыгарды.

    — Утыр. Хәз-з-ер!

    Өстәлдәге кнопка-төймәгә басты. Шул мизгелдә үк ишектә адъютант подполковник күренде.

    — Константин Николаевич! Чәй, печеньелар керт әле. Чәй кайнар,каймаклы булсын. Өрек тә сал.

    Гавриловка борылды:

    — Утыр инде зинһар, Петр Михайлович. Тартынма, уңайсызланма да, Син утырмагач, миңа да уңайсыз бит.

    Икенче урындык алып Гавриловның янына үзе дә утырды.

    — Сөйлә, Петр Михайлович!

    — Нәрсә сөйлим?

    — Авыр булса да, ничек, кайда әсирлеккә төшкәнеңне сөйлә. Германиядә булганыңны.

    — Беләсең бит инде, мин Фрунзе академиясендә бер ел укыгач, Белоруссиягә полк командиры итеп билгеләндем. Шунда киттем. Сугышны Брест крепостендә каршы алдым. Полк командиры вазифасыннан мине азат итеп болашалар иде.

    — Ни өчен?

    — Фашист Германиясе белән без союзниклар булып озак яши алмаячакбыз. Бүген-иртәгә ике арада сугыш башланачак дип, дивизия партҗыелышында чыгыш ясаган идем.

    — Соң?

    — 23 июльдә мине партиядән армия парткомиссиясе карары белән чыгарырга һәм Кызыл Армиядән куарга тиеш иделәр.

    — Өлгерә алмаганнар икән!

    Гаврилов күңелсез генә елмайды:

    — Сугыш башланып Гитлер комачаулык итте шул.

    — Шуннан?

    — Артиллерия атканга чыгып йөгердем. Бар урында паника, снарядлар шартлау, аталар шатыр-шотыр. Кая керергә белмәгән командирларны, кызылармеецларны үземнең командага җыеп сугыша башладык. Тирә-як казематлар, кирпеч диварлар. Бернинди информация юк. Китте сугыш, китте кырылыш. Көнне төннән аерган юк. Йокы килгәннән генә тәүлек үткәнне сизәсең. Тирә-як караңгы — кояш та юк, таң ату да. Сугыш та үтереш! Һич уйлааган идем. Крепость эчендә дә партизан сугышы алып барып була икән дип.

    — Күпме сугыша алдыгыз инде.

    — Минем полк ике йөз кешедән артык иде. Бу — беренче көннәрдә. Төрле частьлардан җыелган таныш түгел халык. Шулай булса да берәү дә ташлап китмәде. 27 июльдә дүртәү калган идек.

    — Ә калганнар?

    — Сугышып һәлак булдылар. Немец методик рәвештә бертуктаусыз кысрыклап кереп, кергән җирендә туктап, шунда ашап-эчеп, иртәгәсен тагын эчкәрәк керү тактикасы белән бетерә барды безне.

    — Ә 27 июньнән соң нәрсә булды?

    — Нәрсә булсын. Иптәшләр һәлак булдылар, буталанып, сугышканда аерылыштык. Минем соңгы урын җир астындагы элекке ат конюшнясында булды. Такта, агач кисәкләре, брезент кисәкләре җыештырып куыш кебек нәрсә ясадым. Өстенә ат тиресе өйдем. Керергә бер тишек ясап кереп яткач, аяк белән эткәләп ул тишекне ат тизәге белән күмеп куям. Шунда кереп качып ятам. Чыгып бер-ике немецны атып үтерәм дә тагын кереп ятам теге ат тизәге белән күмешгән куышка. Атларга дигән солы бар, шуны ашыйм. Санитария юк, су юк. Эч китә башлады. Аңымны җуеп куыш эсендә ятканда ыңгырашканмын ахрысы. Иртән күзне ачсам, носилкада ятам. Корал юк, янымда ике немец солдаты басып торалар. Автомат тоткан икесе дә. Берсе борылып акыра «оффен» дип. Соңыннан концлагерьда белдем, минем күзне ачканны әйтә икән. Шул менә...

    Син әсирлеккә төшкән кайсы число иде?

    — Төгәл белмим инде. Тик июльнең утызымы, утыз береме икән. Ай азагы иде инде.

    Антонов ышанып бетмәде:

    — Июль түгел, июньдер, Петр Михайлович.

    — Июль ае! Чөнки мин кырык көнгә якын сугыштым ул фашист этләре белән...

    — Шуннан?

    — Шуннанмы?

    — Әййе.

    — Шуннан китте концлагерьлар. Брестта больница кебек неәрсәгә салып дәваладылар азрак. Бер атна узгач, мине күрергә өч зур генераллары килгән. Берсен бик зур фон Бон дигән генерал диделәр.

    — Нәрсә карыйлар инде?

    — Подвалларда айдан артык сугышкан батыр кешене карарга килгәннәр, янәсе. Миңа шулай дип аңлаттылар.

    — Ә больницадан соң кая алып киттеләр?

    — Германиягә. Концлагерьларына. Ну, күрдем инде мин нужа-михнәтне Алексей Иннокентьевич. Бик еш күчерделәр концлагерьдан концлагерьга. Бүтән концлагерьга күчергән көнне үк сатлык җаннардан кыйнаталар иде. Безне саклаган немец солдатлары, каполар янында тамак туйдырып, койрык болгап йөргән сатлык җаннар күп иде. Шулар немецның үзеннән дә әшәкеләр иде...

    — Сез әсирләргә, бу сугышта иң авыр язмыш төште. Кайткач та сезгә юньле көн булмаячак. Әйдә без синең белән, Петр Михайлович, болай итик. Иртәгә, берсекөнгә, җитмәсә тагын ике өстәрсең — син 22 июньнән алып Германиядән кайтып киткәнеңә кадәр «истәлекләреңне» яз. Көннәрен исеңә төшереп, даталар белән яз. Шушы ике-өч көндә мин сине Кызыл Армиягә кире кайтарып, хәрби хезмәткә урнаштырырга тырышып карармын. Барып чыгарга тиеш. Хәзергә, менә сиңа офицерлар йорты кунакханәсенә урнашырга кәгазь. Минем кул куелган аңа. Офицерлар йорты начальнигының үз кулына бир, башка кешегә күрсәтмә. Менә болары сиңа өч көн тукланырга талон. Син дип дәшкәнгә йөрәгеңә авыр кабул итмә. Син, Петр Михайлович Гаврилов бу сугышның иң зур батыры. Килер вакыт, сиңа Советлар Союзы Батыры дәрәҗәсен бирәчәкләр, күрерсең шуны һәм шул чакта минем бүген әйткәнне исеңә төшерерсең. «Син» дип мин синең миңа якын дус икәнлегеңне белдереп дәшәм. Без синең белән татар егетләре. Тик син үзеңнең татар икәнлегеңне бик афишировать итмә бүгенге көннәрдә...

    — Ни өчен?

    — Сәбәпләре бар. Сиңа әйтеп борчыйсым килми сине. Аннан башка да Сталинның иң яратмаганы татарлар. Шунлыктан безгә ход юк армиядә.

    — Сез бит Генштаб начальнигы. Татар була торып та.

    — Эш бит минем милләттә түгел, ә эшли белүдә. Сугыш елларында без, татарлар, бик кирәк идек. Ә хәзер сугыш тәмамлангач, җиңү безнеке булгач, безнең кирәк булуыбызның да бетүе бик мөмкин.

    Кулын сузды:

    — Ярар, бар. Азрак ял ит тә яз. Менә сиңа кәгазьләр, авторучка һәм кара. Син инде язу-сызуны онытып барасыңдыр.

    Гаврилов күңелле генә елмайды:

    — Германиядә сортировочная комиссиядә искә төшерделәр. Атна буена яздым да яздым.

    — Нәтиҗәсе нинди?

    — Ышанмадылар. Брестта шундый сугышлар барганны белмиләр дә. Немец документларына туры килеп, аларның Бресста сугышкан командирлары рапортларын укып ышандылар. Германиядән кайткан безнең азрак әсирләрне төягән тимер юл эшелонының начальнигы итеп куйдылар. Унике көн кайттык. Халыкны ашатырга, йоклатырга, бандитлардан сакларга кирәк.

    Өч көннән Гаврилов, телефоннан шалтыраткач, тагын Антонов кабинетында утыра иде. Алексей Иннокентьевичның вакыты бик кыска иде. Шуңа ул гафу үтенде дә сүзне кыска тотты. Бер кәгазь сузды:

    Шундагы адрес белән район военкоматына бар.Анда сиңа майор дәрәҗәсен күрсәтеп офицер таныклыгы бирерләр. Военком сиңа майор мундиры табар — фотога төшеп, аңарга китереп бир. Таныклык сиңа иртәгә әзер булыр һәм фотосын бүген тапшырсаң. Монысы бер.

    Икенчесе. Язылган икенче адрес белән барасың. Ул НКВД управлениесе. Сиңа анда Себердәге япон әсирләре өчен булачак концлагерьга, концлагерь начальнигы урынбасары итеп билгеләнгән назначение бирерләр.

    — Ул япон әсәрләре каян килә инде Тайшетта?

    — Син, Петр Михайлович, сорау бирә торган гадәтеңне ташла. Минем кебек аз сөйләргә өйрән. Аз сөйләргә! Бу бик кирәк хәзер. Сорашканнарга сугыш вакытында тоткыннар лагерьларында начальник ярдәмчесе булып хезмәт иттем диген дә куй. Әсир булганыңны беркемгә дә сөйләмә. Өстән бик каты күрсәтмә бар. Немец тоткынлыгыннан кайткан офицерларны, генералларны кире Кызыл Армия сафларына алмаска. Минем уйлавымча, син майор Гаврилов Кызыл Армиядә хезмәт иткән әсирлектән кайткан бердәнбер офицер булырсың ахрысы. Мин сине НКВД карамагында хезмәт итәргә махсус җибәрәм. Анда таныш егетләр бар минем. Татарлардан. НКВД җитәкчелек иткән Тайшет концлагереннан эзләмәсләр синең кебекләрне.

    Өстәл артыннан торып чыкты.

    — Баргач та хәрби кием бирерләр. Элек хезмәт иткән лагерьда маскировка өчен хәрби кием бирмәделәр дип аңлат. Тик ышанмаслар инде барыбер.

    Сорамыйм да, гафу ит, гаиләң ничек?

    — Хатын да, ун яшьлек улым да юкка чыктылар сугыш башлангач. Эзли башлыйм инде хәзер.

    — Ярар, эзлә. Таба алмасаң, мин ярдәм итеп карармын.

    Өстәленнән үрелеп гәҗиткә төрелгән төргәкне алды.

    — Сиңа акча монда. Бик күптән булмаса да, ай ярым, ике айга җитәр...

    Елмайды:

    — Эчеп алып китмәсәң.

    Гаврилов та көлде:

    — Эчкәнем юк минем. Ихлас түгел мин ул нәрсәгә. Яшисем бар әле минем. Ә эчке белән нинди яшәү ди инде...

    1944 елда Кырымда, Ялтада һәм 1945 елда Германиядә уздырылган халыкара конференцияләргә генерал Антонов бик җентекләп әзерләнде. Төрле ситуацияләрне үзе уйлап китереп чыгарып, анда нәрсә эшләячәген, нинди сүзләр сөйләячәгенә баш ватты, сөйләр сүзләр эзләде. Кирәк була торган мәгълүматлар, справкалар (белешмәләр) , фактлар әзерләде.

    Ике конференция да бик уңышлы үттеләр. Ялта конференциясе элекке патшалар сарае Ливадиядә узды. Конференция башланганның икенче көнендә иртән машиналар янына утырырга чыккач Сталин, үзе белән конференциягә килгәннәр арасыннан күзләре белән генерал Антоновны эзләп тапты. Уң кулының имән бармагы белән аның ягына төртте.

    — Иптәш Антонов! Минем янга килегез әле!

    Уң кулы белән Антоновны кочаклагандай итте.

    — Бүген безнең өчебезне — Черчилльне, Рузвельтны һәм мине фотога төшерәчәкләр. Ливадиянең тау ягындагы бакчасында. Мин сезгә кул селтәрмен һәм сез минем артка килеп басып карточка төшәрсез.

    Кыска гына итеп, күңелле көлде:

    — Сез дә, без өч карт белән тарихка кереп калыгыз әле. Бөтен дөнья уйласын, кем баскан анда Сталин артында? Үзе генерал да ахрысы? Ә? Һәм белсеннәр генерал Антоновны!

    Кулбашына учы белән сукты да, машинасына таба җиңел генә атлап китте.

    Шул көнне генерал Антонов Сталинның артына баскан хәлдә фотога төште...

    Җир шарының иң зур илләре белән җитәкчелек иткән өчен иң зур лидер Кырымда, Ливадия сарае бакчасында озынча артлы эскәмиядә утыралар. Фотоаппараттан караганда сулда сигара капкан Англия премьер-министры Черчелль, уртада АКШ Президенты Рузвельт, ә уңда СССРның иң зур җитәкчесе, сугыш елларында СССР Кораллы көчләренең Югары Башкомандующие Сталин утыра. Бу өчәү сугыш тәмамлангач Европа илләренең язмышын һәм Японияне нәрсә эшләтүне хәл итәләр иде.

    Сталин артында баскан татардан генерал Антонов тора. Чибәрләрнең чибәре...

    Ялта һәм Подстам конференцияләрендә катнашып генерал Антонов үзен өч бөек ил арасындагы хәрбиләрнең иң белемлеле, зирәге һәм бай мәгълүматка ия шәхес итеп күрсәтте. Сталин аның белән бик канәгать булда.

    Генерал Антоновның кайчан Генераль Штаб начальнигы булуы турында бәхәсләр күп. Булган документларның, боерыкларның даталарын чагыштырып карасаң, генерал Антонов 1943 елның гыйнвар аенда Генштаб начальнигы итеп билгеләнә һәм фронтлар белән танышу өчен Сталин тарафыннан яңа дәрәҗәдә, Генераль Штаб начальнигы итеп озатыла. Шул урында Антонов сугыш бетеп, 1945 елның июнь башына кадәр эшли.

    Белгәнрәк кешеләр, Антоновның Генштаб начальнигы булып эшләгән соңгы көнен 1945 елның 8 июнь диләр.

    Берлиннан Германия капитуляциясенә немец фельдмаршалы Кейтельдән кул кудырып зур дан белән Мәскәүгә кайткан Маршал Жуковны Сталин кабул итә. Берлин, капитуляция хәлләрен тикшереп, шуларны тыңлап бетергәч, Сталин Жуковка әйтә:

    — Иптәш Жуков! Германияне тезләндереп капитуляция ясаттык! Контрибуция алдык һәм Германияне яхшы гына... таладык та. Солдаттан алып Маршалларга кадәр...

    Шул Маршалларның иң нык талаганнарының берсе булган Жуков тирли башлый. Тик Сталин талау турында түгел, ә башка нәрсә сөйли икән.

    — Үзәк Комитетта бер яхшы фикер әйтелде. Июнь азагында Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады уздырырга кирәк. Парадны оештыру, үткәрү һәм пара белән командалык итү Сезгә тапшырыла. Сугыш елларында бик күп көч, тырышлык куйдыгыз. Сезгә тиеш. Җиңүгә ирешүдә Сезнең хезмәт бик зурдан. Шунлыктан парад белән Сез командалык итәргә тиешсез.

    Дәрәҗә, дан яраткан Маршал түзми, саксыз сорау биреп куя:

    — Ә парадны кем кабул итәчәк?

    Сталин дәшмичә генә кабинет очына барып килә дә, басып торган Жуков каршында туктый.

    — Димәк, килештек, иптәш Жуков. Парадны Сез әзерлисез, ритуалларын тиешле рәвештә билгелисез һәм берәр зур стадионда репетиция ясап, тренировка үткәрәсез. Һәр сугышкан фронт үз байрагы белән, командующие җитәкчелегендә Мавзолей алдыннан, Владимир Ильич яныннан уза. Парад башлангач та Мавзолей алдына фашист байракларын ташлауны оештырырга кирәк.

    — Слушаюсь, иптәш Сталин!

    — Барыгыз, оештырыгыз! Сез азат!

    Карьера ясаганда кешелек сыйфатларын югалткан Жуков, бер сәгать үтүгә, Кызыл Армиянең кадрлар идарәсен җитәкләүче генералга шалтырата.

    — Жуков сөйли. Соңгы көннәрдә иптәш Сталин кемнәрнең шәхсән эшләрен соратып алдырды?

    Жуковтан уттан курыккан кебек курыккан генерал яшереп тормый:

    — Өч көн инде Генштаб начальнигы генерал Антонов шәхсән эше аңарда ята.

    — Яхшы.

    Жуков исәпли: димәк, татар Антоновны Сталин парадны кабул итүче итеп куеп, миннән аңарга доклад ясата. Кызыл мәйданда, бөтен илгә күрсәтеп. Мәсхәрә бу миңа!

    Икенче көнне парадка хәзерлекнең барышы турында доклад ясап бетергәннән соң, чыгып китәргә дип ишек төбенә җиткән Маршал туктап, Сталинга таба борыла.

    — Иптәш Сталин! Минем уемча, хәзер мин әйтәсе информацияне Сез белергә тиешсез.

    Жуковны яхшы белгән Сталин сагая: «Тагын берәрсе өстеннән шикаять бирә инде бу Маршал. Туймаса да кеше туймый икән».

    Тик ул тыныч кына куша:

    — Тыңлыйм Сезне, иптәш Жуков.

    — Сугыш бетте иптәш Сталин. Һәркемне үз урынына утыртып куярга вакыт җитте. Бигрәк тә татарларны.

    — Татарларны? Нигә, алар үз урыннарында түгелмени?

    — Кайберләре түгел. Алар урыслар белән бертигез булырга тырышалар.

    — Ничек итеп?

    — Үзегез беләсез, Җиңү байрагын Рейхстаг башына беренче булып элү данын ниндидер сержант татар алырга булышты. Фамилитясе Заһитов иде бугай.

    — Имеш, татар летчигы истребитель Әмәтхан Солтан. 72 немец самолетын биреп төшергән. Кожедуб белән Покрышкиннан уннан артыкка күп. Имеш, Генштаб белән татар Антонов җитәкчелек иткән, тик шуңа гына без хәрби операцияләрне кырык икенче елдан соң уңышлы уздыра алганбыз. Имеш, татарларбулмаса, сугыш...

    Кыза башлаган Жуковны кулын селтәп туктата Сталин:

    — Сез азат иптәш Жуков. Барыгыз!

    Икенче көнне Сталин кабинетына Антонов чакырып китерелә. Юк-бар вак-төяк мәсьәләләр чишелгәннән соң, Сталин Антоновка белмәмешкә салынып сорау бирә:

    Иптәш Антонов Сез милләтегез буенча татар икәнсез.

    — Әййе, иптәш Сталин, татар мин.

    Сталин фикерен сүзләргә чыгара:

    — 23 июнь көнне Кызыл мәйданда Җиңү парадын уздырабыз. Парад белән Маршал Жуков командалык итәчәк. Ә Сез шул парадны, Җиңү парадын, Генераль Штаб начальнигы буларак, кабул итәргә тиеш...

    Антоновның күзләрендә борчылу чагылды. Йөзенә куркыныч канатларының каккан җиле килеп бәрелде. Тик нык холыклы Алексей тыныч калырга тырышып, сорау бирде:

    — Иптәш Сталин, Жуков бит Маршал. Ә минем дәрәҗәм аңардан түбән — армия генералы. Минем Парадны кабул итү халыкара субердинациягә дә сыеп бетми...

    — Үзәк Комитетта һәм мин дә бу турыда уйладык. Һәм Сезгә иртәгә үк Маршал дәрәҗәсен бирәбез. Тик менә Сез татар икәнсез. Безнең сәяси яктан караганда татар кешесе Маршал булырга тиеш түгел...

    — Нилектән?

    — Урыс халкының татарга негатив карашы бик көчле. Чыңгыз хан, Батый хан, Мамай... һәм башкалар. Татарларның Руська ясаган 300 ел игосы... Маршал булу өчен, иптәш Антонов, Сезгә милләтегез буенча урыс кешесе булып язылырга кирәк. Маршал Конев та кырык дүртенче елда урыс булып язылды. Бүген үк документально оформлять итегез, иртәгә Сезгә Маршал дәрәҗәсе бирүгә Указ булачак. Алдан ук котлыйм Сезне Маршал дәрәҗәсе алуыгыз белән.

    — Рәхмәт, иптәш Сталин. Минем Сезгә бер генә соравым бар.

    — Нинди сорау? Бирегез.

    — Милләтем буенча мин — татар. Ә Сез, иптәш Сталин, милләтегез буенча — грузин. Шулай булса да Сезгә бит яңа гена Генераллисимус дәрәҗәсен Указ белән бирделәр. Сезгә, грузинга, Генераллисимус дәрәҗәсен биргәч, мин татарга Маршал дәрәҗәсен бирергә була бит инде.

    Сталин соры күзләрен алдында тыныч кына, дулкынланмыйча, үз-үзен бик тә сабыр, тыныч тотып сөйләгән Антоновка текәде. Сүзләре акрын, вә ләкин бик нык кисәтү тоны белән чыкты:

    — Сез әллә минем тәкъдимне кире кагып, татар булып калмакчы буласызмы?

    — Әййе, иптәш Сталин. Мин үземнең бөек татар халкы улы, һәм татар булып калачакмын.

    Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бераз вакыт узгач ул тынлыкны Сталинның итеге шыгырдаган тавыш бозды. Кабинет түренә үтеп Генераллисимус формасы кигән Сталин туктап трубкасын кабызды. Ике мәртәбә тирән итеп суырып төтенен чыгарды да, кабаланмый гына атлап кабинет уртасында басып торган генерал янына килде:

    — Кызганыч, Сезнең татар булып калу теләге. Бик кызганыч!

    Битарафлык тулы сүзләр өстәде:

    — Сез азат, иптәш Антонов. Барыгыз!

    Барлык карьерасы чәлпәрәмә килеп ватылып, вак кисәкләргә әйләнеп таралып очканын аңламаган татар егете Алексей Антонов кыска гына итеп җавап бирде:

    — Есть!

    Тыныч кына, адым тизлекләрен үзгәртмичә Антонов Сталин кабинетыннан чыгып китте. Ил өчен, җиңү өчен барлык генерал, Маршаллардан күп көч һәм акыл сәләтен биргән искиткеч талантлы армия генералы, татар Антоновны башкача Сталин кабинетына кертмәделәр...

    Сүнгән трубкасын тоткан хәлдә «иптәш» Сталин кабинеты уртасында бик озак басып торды. Башында 1923 елда ук барлыкка килгән бер генә уй иде: «Бу татарлар кемнәр соң әле? Талантлы, эшчән, акыллы халык — монысы шиксез. Тик бу кадәр үҗәтлек, горурлык, үзсүзлелек каян килә боларга? Табигатьтәнме? Без, грузиннар да, урыслар да табигать балалары бит инде. Ә бу кадәр булдыра алмыйбыз...

    Сталинның хәтеренә үзенә каршы 1923 елдан алып 1940 елның гыйнвар аена кадәр көрәшкән татар егете Солтангалиев Мирсәит килеп төште. Шул ук мизгелдә Сталин нервлана башлады...

    Солтангалиевтан большевиклар Үзәк комитеты бер генә нәрсә таләп итте: «Милли социализм идеясеннән баш тартасың һәм матбугатта шул баш тартканың турында язып чыгасың». Юк бит, юньсез нәрсә! Унҗиде ел эчендә өч мәртәбә төрмәләргә утыртылды, Солдовнины үтте, эшсез калып Мәскәү, Казан урамнары буйлап ач, ялангач йөрде. Үз идеясеннән ваз кичмәде. Бик башлы, тәвәккәл кеше иде үзе. 1918—1919 елларда аның башы, кулы белән татар милләтчеләре хәрәкәте туздырылды, Казан татарлары төзегән Болак республикасы юк ителде, Татар-башкорт гомуми республикасы төзелмәде. Үзенең хатасын танып, тагын хакимияткә кереп, балда-майда гына йөзәргә тиеш иде бит ул. Мирсәит Солтангалиев! Ә ул үзенең гаепләрен танып гариза язудан баш тартты. 1941 елның гыйнварында иптәш Сталинның үзенең боерыгы белән Мәскәүдә НКВД подвалында юк ителде.

    Шәхсән Бериягә тапшырылды ул җаваплы эш...

    Инде монысы хәзер, татардан чыккан генерал Антоновы!? Аңардан башка алар тагын бардыр бит әле татар булган генераллар: Гордов, Якубовский. Алар артыннан бик нык күз-колак кирәк. Оешып каршы чыгулары бик мөмкин. Шунлыктан Антоновны бөтенләй юк итәргә ярамый. Кызыл Армиядә даны зур һәм Маршаллар өчен дә Антонов зур шәхес!

    Өстәле янына килеп, Кызыл Армиянең кадрлар идарәсе начальнигына шалтыратты:

    — Сталин сөйли! Бүген үк боерык әзерләп, миңа кул куярга кертегез. Армия генералы Алексей Иннокентьевич Антоновны Генераль Штаб начальнигы вазифаларыннан азат итәргә һәм Закавказский хәрби округка командующий ярдәмчесе итеп билгеләргә. Ярдәмчесе. Генерал дәрәҗәсе калдырыла...

    Эченнән генә уйлады. Хәрби округ командующие генерал-лейтенант. Ике йолдызга күбрәк погоннар тагып, генерал-лейтенантка буйсынып йөреп, Антонов иптәш Сталинны һәр көнне исенә төшерсен әле!..

    ... Генераль Штаб начальнигы урынына Маршал Василевский Александр Михайловичны билгеләргә.

    Тавышына азрак җылы биргәндәй итеп өстәде:

    — Боерыкны язгач миңа кул куярга кертегез.

    Әзер боерыкны, Антонов кулына, аны үзегезнең кабинетка: «Иптәш Антонов! Минем кабинетка килегез!»— дип командирлар тавышы белән чакырып тапшырыгыз. Үзенең зур начальник дәрәҗәсеннән төшерелгәнен белсен. Аңладыгызмы?

    — Так точно!

    Телефоннан генералның хром итек үкчәләрен бер-берсенә суккан тавышы ишетелде...

    1947 елның октябрь уртасында Себердәге Тайшет каласы читендә урнашкан әсир японнар яшәгән концлагерь начальнигы штаб писарен җибәреп японнар теплотрассага канау казыган җирдән үзенең урынбасары майор Гавриловны чакыртып алды. Аны алып кайтырга үзенең күпне күргән американски вилисны җибәргән. Тайшет урамнарыннан узганда Гаврилов шофердан татарча сорады:

    — Нигә чакыра икән инде, Фәрит, син белмисеңме?

    Фронтлар узган, ут бөрчәсе кебек җитез шофер уң кашыннан, яңагы, бите аша узган җәрәхәттән калган кызыл җөйне урыныннан кузгатып елмайды:

    — Белмим бит, Гаврилов абый. Шулай да мин кергәндә кабинетында зәңгәр түбәле фуражка кигән бер подполковник утыра иде. Күзләре үлгән сарыкныкы кебек...

    Гаврилов ирексездән көлде:

    — Ничек инде үлгән сарыкныкы кебек?

    — Шулай менә. Күзенең нуры юк, төсен белеп тә булмый —тонык.

    Дәшмичә килде дә, нәтиҗә ясады:

    — Урыс күзле инде!

    Кабинетка кергәч, Гаврилов үзенең начальнигына доклад ясады:

    — Иптәш майор, майор Гаврилов Сезнең боерык буенча килде.

    Өстәл кырында утырган подполковник телгә килде:

    — Син, майор, үзеңнең начальникка мөрәҗәгать итәргә нигә миннән рөхсәт алмыйсың? Ә?

    Гаврилов подполковникка җавап бирде:

    — Мин сезне белмим. Шунлыктан ни өчен миңа «тыкать» итеп, син дәп дәшәсездер?! Икенчедән, мин майор дәрәҗәсендә, шунлыктан Сез подполковник минем өчен начальник түгел, ә «старший» гына. Монысы Кызыл Армия уставы буенча.

    — Ну, ну!— диде подполковник — хәзер карарбыз кем «старший», кем начальник икәнне.

    Кабинет хуҗасына борылды:

    — Син бар, берәр сәгать йөреп кер. Мин бу майорга бераз Кызыл Армия уставларын өйрәтим әле.

    Майор торып «честь» бирде дә, Гавриловка кызганган караш ташлап чыгып китте. Ул чыгып киткәч, подполковник аның урынына тартынмыйча кереп утырды. Бу кеше үзен бар җирдә дә хуҗа итеп сизә иде.

    — Ну, иптәш майор! Әйдәгез әңгәмә корыйк. Мин сорыйм, ә син... э-э ... Сез җавап бирәсез минем сорауларга.

    Гаврилов урындык алып өстәл кырыена утырды. Подполковник карап кына куйды, дәшмәде. Гаврилов фуражкасын салды, мундирының эчтәге түш кесәсеннән кара төстәге кечкенә чәч тарагы чыгарып чәчен тарады. Таракка өреп юк чәчләрне «куып төшерде» дә, сорады:

    — Миңа сораулар бирергә кем булдыгыз әле сез? Ни өчен мин Сез биргән сорауларга җавап бирергә тиеш?

    Подполковник шәхесләр таптап өйрәнгән кеше иде. Мыскыллап елмайды:

    — Сез майор, минем фуражканың түбәсендәге төстән, минем кем икәнне чамаламаска әллә дуракмы?

    Гаврилов дәшмичә генә үзенең тузанланган итек башларына карап уйлап («итеге белән киңәшләшеп») алды да, башын күтәрде. Күзләре ирония белән елмаялар иде.

    — Кыска гына тарих сөйлимме?

    — Сөйләгез, сөйлә. Миңа сез сөйләгәннәр бар да кирәк булачак.

    — Узган гасырда Николай I патша чагында Петербург янында кыска гына итеп тимер юл төзегәннәр. Царское Селога кадәр бугай. Өч вагон өстерәтеп паровоз җибәргәннәр. Шул вагоннарның иң алдагысында патша Николай I бара икән. Бер станциядә туктаганнар. Патша төшкән, станция карарга кергән. Ә станция начальнигы урынында юк, Күрәсең, сияргә киткәндер инде. Эзлиләр юк, эзлиләр юк. Тапканнар моны, ширинкасын каптырып килгән җиреннән. Патша алдына бастырганнар моны. Патша сорый: кайда булдың дип? Теге дәшми, куркуыннан сүз дә әйтә алмый икән. Патша кул селтәп чыгып барганда әйтә икән:

    — Кызыл фуражка кидерегез бу дуракка. Ерактан күренеп кешеләрне куркытып торсын.

    Подполковник кызарып чыкты:

    — Иптәш майор. Сез бу анекдот белән нәрсә әйтергә телисез?

    — Мин сезнең фуражканың зәңгәр түбәсен күреп курка торган кеше түгел. Татар мин. Сезгә миннән нәрсә кирәк? Сорау бирер алдыннан миңа документыгызны күрсәтегез. Югыйсә мин сезнең белән сөйләшеп тә тормыйм, чыгып китәм.

    Подполковник кызыл катыркалы кечкенә таныклык чыгарып Гавриловка күрсәтте. Гаврилов алырга дип кулын сузгач, подполковник таныклыкны бирмәде. Моңа каршы Гаврилов тыныч кына әйтте:

    — Мин сезнең таныклыкны укып, сезнең кем икәнегезне белмичә, барыбер сезнең белән сөйләшмәячәкмен.

    Подполковник урыныннан торып зәңгәр фуражкасына үрелде.

    — Мин сезне алып китәм хәзер.

    — Мине алып китәргә сезнең документыгыз юк. Сез мине арестовать итәргә җөрьәт итә алмыйча, разведкага гына килгәнсез. Начальникларыгыз кушуы буенча.

    — Мин хәзер НКВДдан наряд чакырам. Мин сезне...

    Гаврилов сакланып яшеренеп утыруның файдасыз икәнен аңлады.

    — Мин дүрт елга якын фашист концлагерьларын үтеп күп нужа-михнәт күргән чын ир-егет. Үлемнең күзенә күп карадым мин. Синең ише фронтта булмыйча, тылда ятканнарга төкердем мин.

    — Син ил саткан...

    — Сталин малае Яков та саткан алайса илне.

    Күз карашлары бәрелештеләр. Фуражкасын өстәлгә куеп, подполковник кире утырды. Сүзсез генә таныклыгын чыгарып Гавриловка сузды. Гаврилов ачып укыды:

    — Һм! Галимуллин? Сез татармыни?

    — Татарин! Ну и что?

    Гаврилов таныклыкны өстәлгә куеп, акцент белән җавап бирде, татарчага күчте:

    — Ничава-а! Сиңа сорау алуыңны татарча алып барырга туры килә. Телне, татарчаны әйтүем, белмәсәң, толмач чакыр.

    — Кем була ул «толмач» дигәнегез?

    — «Переводчик» дигән сүз була урысча.

    Галимуллин ризалашты:

    — Ярар. Татарча сөйләшик алайса. Тик сезгә аңардан җиңелрәк булмас.

    Гаврилов кыска гына итеп көлде.

    — Сез, иптәш подполковник, чыннан да зәңгәр фуражкалы кеше. Мин Сезнең миннән алган сорауны урысчага тәрҗемә иткән протоколга дөрес тәрҗемә ителмәгән дип кул куймаячакмын. Тик татарчасына гына риза булам. Миңа зарарлы булып чыга башласа, урыс телендәге протоколдан баш тартып, татарчасын белгечләрдән тәрҗемә иттерүне таләп итәчәкмен. Беткән баш беткән — погибнем с музыкой. Сез төзегән бу дөньяда минем яшисем дә килми инде хәзер, холык ягыннан бик нык кеше булсам да.

    — Ярар, философствовать итмик. Сезгә бер генә сорау.

    — Нинди?

    — 1945 елның язында Кызыл Армиядә хезмәт итәргә калырга сезгә кем ярдәм итте?

    Майор Гаврилов җавапны бик төгәл һәм уйлап бирде:

    — 1945 елның язында да, җәендә дә Кызыл армиядә хезмәт итәргә калырга беркем дә ярдәм итмәде.

    — Ләкин сез бит урнаша алгансыз?

    — Минем кырык бердә сугыш башлангач, әсирлеккә төшкәнче бер айдан артык сугышкан көннәремнең һәрберсе елга тора. Шунлыктан мине Кызыл Армиядә калырга үтенделәр.

    — Кемнәр?

    — Сортировочная комиссиядә. Германиядә үк. Шунлыктан мине Союзга кайта торган әсирләр булган элекке хәрбиләрне утырга эшелон начальнигы итеп билгеләделәр.

    — Алдыйсыз.

    — Мин алдамыйм. Булганны сөйлим. Булдыра алсагыз Сортировочная комиссия документларын карагыз. Тик сез мин сөйләгәнне аңлый торган кеше түгел.

    Гаҗәпләнде подполковник.

    — Ни өчен шулай дисез?

    — Чөнки Сез бер көн дә фронтта булмагансыз, сугыш күрмәгәнсез.

    Подполковник дәшмичә байтак утырды.

    — Сезнең әйткән дөрес. Мин сугышта булмадым. Тик партия кушуы буенча мин фронттан да җаваплырак җирдә эшләдем.

    — Кайда инде ул тагын да җаваплырак урын?

    — Тылда, фронтка азык җитештердек без.

    — Алай икән. Колхозлардан икмәкне себереп алып бетереп, авыл халкын ачлыктан, яздан чыккан агулы иген ашатып үтереп бетерә яздыгыз бит сез.

    Подполковник:

    — Сез безгә кем ярдәм иткәнне әйтеп, шуны язып, кул куеп бирәсез. Без сезне Кызыл Армиядә калдырып, полковник дәрәҗәсе ала торган урынга күчерәбез.

    — Кайда була инде ул күчерү урыны?

    — Иркутск каласына. Кызыл казармаларга, полк командиры урыны.

    — Каласы да шәп, дәрәҗәсе дә югары — полк командиры. Мин ул дәрәҗәдә кырык беренче елда булган идем инде. Ләкин мин сез теләгән җавапны бирә алмыйм. Мине Брест крепостен яклап күрсәткән батырлыгым өчен һәм сатлык генерал Власов армиясенә язылмаган өчен Кызыл Армия сафында калдырдылар. Бу минем сезгә соңгы сүзем.

    — Шулай дисез инде.

    — Шулай дим һәм ул шулай да.

    — Сез 1945 елның 23 маенда һәм аннан соң тагын өч көннән Кызыл армия Генштабы начальнигы армия-генералы Антонов белән Генштаб бинасында очрашкансыз һәм аның кабинетында булып, генерал белән әңгәмә дә коргансыз. Нәрсә турында сөйләштегез?

    — Мин генерал Антоновны белмим. Чөнки күргәнем юк. Минем аңа нинди катнашым бар?

    — Антонов та, сез дә — икегез дә татарлар.

    — Ул генерал Антонов татармыни?

    — Татар.

    — И-и-әх, белмәгәнмен. Аның Генштаб начальнигы икәнен, татар икәнен белсәм, мин монда японнар белән тартышып хезмәт иткән булыр идемме? Овчарка эт кебек. Әллә кайчан Иркутскига түгел, Мәскәүгә полк командиры булып күчкән булыр идем. Рәхмәт сезгә, әйттегез Антонов турында. Бүген үк Генштабка, аның исеменә хат язып салам.

    — Ул анда юк инде. Төшерделәр аны.

    Гаврилов ул турыда белгәнен сиздермәскә булды.

    — Кая куйдылар? Атмаганнардыр бит?

    — Кавказ артына, хәрби округ командующие ярдәмчесме итеп Мәскәүдән озаттылар аны. Нык түбән төште ул.

    — Ул чыннан да татармы?

    — Татар инде. Тик керәшен. Димәк, сез аны белмисез инде?

    — Кызганычка каршы, белмим шул.

    — Шулаймы?

    — Шулай.

    Дәшмичә байтак утырдылар. Галимуллин бик каты итеп нәрсәдер уйлый иде. Гаврилов тамагын кырды да сорады:

    — Әйдә, мин биргән сорауга син чын татар егете булып җавап биреп карале.

    Подполковник карашын күтәреп Гавриловка карады. Күзләре тулы сагыш иде, Галимуллин фамилияле татар подполковнигының.

    — Минем бурычым бар. Серләрне сиңа ача алмыйм.

    — Сез сер ачмагыз. Мине алда нәрсә көткәнен әйтегез, ул бит сер түгел, язмыш диләр. Минем язмыш сезнең кулда бит хәзер.

    — Сезне ике юлның берсе көтә. Беренчесе — Антонов ярдәм иткәнне тансагыз, хәрби карьера ачыла сезгә. Полковникка кадәр гарантия. Танмыйсыз икән — гражданка. Иң начары утыртулары да мөмкин.

    — Белмим мин Антоновны. Таныш түгел мин аның белән. Мин кем дә, ул кем.

    Галимуллин икеләнгәндәй азрак дәшми торды да, сорады:

    — Сез, Гаврилов, Петр Клыпа дигән кешене беләсезме?

    — Петр Клыпа?

    — Әййе,

    — Беләм, нигә белмәскә. Кырык беренче елны ул малай 11—12 яшьләр чамасында, Брестта полк улы иде.

    — Сезнең полктамы?

    — Юк, бездә түгел. Сугыш башланганчы мин аны күргәли идем күрше полкта. Бергә сугыштык Брестта. Бик кыю, башсыз, батыр малай иде. Нигә сорыйсыз?

    — Төрмәдә ул. Урлашкан өчен. Сорау алганда шул биргән күрсәтмәләр бездә, НКВДда. Хәзер аңа 19 яшь. Шул күрсәтмәләрдә Брест крепостенда кызылармеецларны, кече командирларны бергә туплап, бик оста сугышкан майор Гаврилов турында, ул Петр Клыпа бик тә кызыклы һәм кыйммәтле мәгълүматлар биргән. Синме ул майор Гаврилов?

    — Петр Клыпа булгач, мин ул майор, иптәш подполковник.

    — Сездән сорау алырга мине монда махсус җибәрделәр. Бер сәгатьтән мин сорау алу протоколын татарча да, урысча да әтмәлләрмен. Петр Клыпа турында сорауны да куярмын. Ул күрсәткәннәр сезгә ярдәм итәчәк. Брест крепостенда шул кадәр каты сугышкан майорга кемнең генә кулы күтәрелер икән.

    — Шулай язсагыз, рәхмәт сезгә.

    Галимуллин елмайгандай итте.

    — Ярар инде. Мине гафу итегез. Петр Михайлович, Сез чын батыр бит.

    — Анысы ярар инде.

    — Тик сине армиядә калдырмаячаклар. Монысы көн кебек ачык. Мин сезнең белән сөйләшү турында рапорт язганда аңа инде кырык җиде яшь, хезмәтенә выслугасы, әсирлекне санамаганда да, 25 елдан артып киткән дип язармын. Пенсия тиеш аңарга дип нәтиҗә ясармын.

    — Рәхмәт Сезгә. Мин Сездән мондый мәрхәмәт көтмәгән идем.

    — Татар егетләре бит без, Петр Михайлович. Сугыш елларында татар авыллары ачыкканны мин бүген дә төштә күреп, кап-кара тиргә төшеп уянам. Сугышка китеп нигә генә шунда үлмәдем икән дип үкенәм.

    Гаврилов күңелсез генә аңа кушылды:

    — Үлем турында уй миңа да еш керә башлады. Ләкин яшәргә кирәк бит, туган. Яшәргә-ә!

    Егерме өч көннән майор Гавриловны гражданкага, запаска озаттылар. Галимуллин чыннан да шәп татар егете булып чыкты. Запаска озатылган Совет Армиясе майорына 912 сум пенсия билгеләделәр. Фин сугышында алган Кызыл Йолдыз ордены белән Брест утында, кырык бердә югалткан партбилетын гына кире кайтармадылар...

    Демобилизацияләнгән майор Гаврилов, хатыны, алты яшьлек үги кызы белән Казан каласыннан утыз чакрымнар чамасында көнчыгышта урнашкан туган авылы Әлбәдәнгә кайтып төште. Кайтуына өч көн узгач, район үзәге Питрәчкә җәяүләп чыкты да, юл уңае бер йөк машинасын туры китереп, Казанга китте. Исәбе, демобилизацияләнгән майор буларак, Казаннан фатир алу иде. Шул фатир дип Казан—Әлбәдән арасын ике айдан артык таптады. Область хәрби комиссары мөрәҗәгать язып аны Югары Совет рәисе Делмөхәммәтовка кертте. Аның фатир бирүендә комиссарның шиге юк иде. Сыналган ысул.

    Делмөхәммәтов утырган урыныннан тормады да. Тонык кына, битараф тавыш белән сорады:

    — Сез кырык бердә немецка әсир төшкән майор Гавриловмы?

    — Немецлар мине аңсыз хәлдә әсир иттеләр.

    Делмөхәммәтов мыскыллап елмайды. Сүзләре дә мыскыллы чыктылар:

    — Син сатлык җан Гитлерга хезмәт иткәнсең! Дүрт елга якын! Гитлердан сора фатир! Сиңа Казанда фатир юк һәм булмаячак. Вон!

    Ниндидер эскәмиядә сәгатьтән артык утырды Гаврилов. Башында бер генә уй да юк. Тик башы бик каты чыңлый иде...

    Киләсе ун ел күргәннәрен Гавриловның сөйләп тә, язып та, аңлатырлык түгел. Аның үз илендә, сатлык җан, әсирлектә булган дип кимсетелгәннәре иксез-чиксез. Байтак еллар узгач туганы Михаил Илларионов сораган аңардан.

    — Петя абый! Шул кимсетелгән елларда иң авыры кайсысы булды кимсетелүеңнең? Делмөхәммәтовның кабинетыннан куып чыгарганымы?

    — Юк, Миша! Ул түгел. Делмөхәммәтов халык җилкәсен кимереп симергән, башсыз бер дурак иде бит ул. Иң авыры минем өчен менә нәрсә булды: кырык сигезенче елда әнинең землянкасында яшәдек бер дүртәү. Мин колхозда үгез җигеп, Питрәчкә иген ташыйм. Токтан төяп чыгам игенне киндер капчыкларга. Үзебезнең капка төбендә йәисә правление янында туктыйм кирәккә. Өйгә йәисә правлениегә кереп чыкканчы берничә капчык пычак белән ярылган була. Ун—унбер яшьлек малайлар эше инде. Җир тулы орлык. Сугыштан кайтмаган әтиләренең үчен миннән алалар. Ерак та китмәгәннәр: «Сатлык җан! Гитлер эте! Гитлер халуе!»— дип кычкыралар.

    — Шуннан авылдан чыгып киттегезме?

    — Малайларга үпкәләүдән китмәдем мин. Питрәчтән военком колхоз рәисенә шалтыраткан: бүген үк, хәзер үк Гаврилов авылдан чыгып китсен. Югыйсә бүген төнлә белән аны кулга алалар дип. Караңгы төшү белән җәяүләп киттек чыгып. Питрәчкә кермичә, Шәлегә чыгып, шуннан Казан тимер юл вокзалына. Фин сугышына кадәр Краснодарда хезмәт иткән идем, шунда киттек инде. Башкача барыр урын юк.

    1956 елның көзе иде.

    Солдат шинеле, итеге, бүреге кигән Петр Гаврилов кино тәмамилангач, клубтан чыкты. Шимбә — аның ял көне. Һәр атнаны ул кинога йөри. Краснодар шәһәре читендә үзе саман изем, шуннан салып кергән кечкенә өйдә яши. Хатыны китапханәдә. «Сатлык» хатыны дип мәктәптә укытырга рөхмәт итмиләр.

    Клуб баскычыннан төшеп өе ягына атлый башлаган иде, фамилиясен әйтеп берәү туктатты.

    — Вы Гаврилов?

    — Эш нәрсәдә?

    — Сез миңа мик кирәк?

    — Сез кем?

    Таныш булмаган кешенең йөзе тулы шатлык иде. Сугыш тәмамланганнан соң бик сирәк кешеләрдән генә җылы сүз ишеткәләгән, якты йөзне дә шулай ук сирәк күргән Гаврилов, үзенә дәшсәләр һәрвакыт сагая иде: «Кимсетмәсме?»

    — Мин — язучы. Сергей Сергеевич Смирнов булам. Мәскәү язучысы булам мин. Таныш булыйк!

    Ул киң итеп, шатланып елмая иде. Тик Гаврилов аңарга җавап итеп елмаймады да, аның белән танышырга да теләмәде.

    — Сезнең белән минем танышасым килми. Хушыгыз.

    Язучы җитдиләнде дә тирә-ягына тиз генә карап алгач, Гавриловка иелә төште. Пышылдады:

    — Сезгә дустыгыз генерал Антоновтан сәлам.

    — Дустымнан, генералдан??? Антоновтан?!

    — Әййе. Генерал Антонов сезгә сәлам әйтте һәм сезгә кечкенә кәгазь язды. Менә ул.

    Цирк фокуснигы кебек ике бармак арасыннан кечкенә бөкләнгән кәгазь китереп чыгарды.

    Гаврилов клубка кергән җирдә янган электр лампочкасына якынлашып кәгазьне укыды. Анда «Петр! Синең белән язучы Смирнов очрашып сөйләшергә тели. Кире борма, Петя! Синең дустың Алексей Антонов». 10 ноябрь, 1956 ел.

    Укып чыккач, каушый төште. Унбер елдан артык Антонов белән аралашканы юк иде бит.

    — Ничек тапты икән инде ул мине? — дип Гаврилов Смирновка карады.

    — Антонов яңадан Генштабта. Һәм Варшава Договорына кергән гаскәрләрнең оешкан штаб начальнигы. Ул тагын бик зур начальник. Миңа сезнең белән очрашып, бик нык итеп Брест крепосте оборонасы турында язарга киңәш бирде. Монда сезнең дус полковник Бердников яши икән. Антонов аңа шалтыратып Бердниковка сезнең белән таныштырырга кушты.

    Кино башланыр алдыннар полковник миңа сезне күрсәтте. Кассадан билет алган җирегездән күрдем мин сезне...

    — Мине язудан сездә нинди максат?

    — Петр Михайлович! Мин кунакханә йортында туктадым. Әйдәгез шунда киттек, йәисә иртәгә иртүк килегез. Шунда сөйләрсез миңа Брест крепосте турында.

    — Нигә анда барырга? Әйдә миңа киттек. Мин үз йортым белән яшим. Хатыным да бик әйбәт кеше. Миндә торырсыз. Сөйләрмен барысын да...

    Авыр уйлар башына килде ахрысы, йөзе каралып чыкты.

    — Бу ел Мәскәүгә бардым мин. Язын... Үзәк Комитетка ниндидер бер юньсез инструкторга эләктем. Шуңа Брест турында сөйләдем. Сәгатьтән артык шуннан алтын сәгатенә карады да, әйтте:

    — Сезнең әкиятне тыңлап утырырга минем башкача вакытым юк. Эштәге кешеләрнең вакытларын алып, башкача аларны бимазалап йөрмәгез, дип чыгарып җибәрде. Шулкадәр гарьләнеп чыгып киттем мин ул ЦКдан. Башкача беркемгә дә сөйләмәм дип сүз биргән идем. Инде менә Алексей Иннокентьевич үтенә Сезгә сөйләргә.

    Мәскәүдә ЦК дан чыккач бик озак утырдым мин Мәскәү елгасы ярында. Яшисе килми, исәп суга ташланырга иде. Тик хатын белән кечкенә кыз бар. Шулар хакына калдым суга сикермичә. Минем бүген дә яшисем килми. Чөнки шулкадәр әшәке система төзелгән — җыен шантрапа хакимият башында утыра.

    Китәсе якка карап алды:

    — Әйдә, киттек безгә. Хатын, мин кайтмый торгач, кая керергә белмидер инде. Әни дә безнең белән яши хәзер. Авылдан чакырып китерттек. Ольга исемле сеңлем китереп китте. Әнием сиксәнне узды инде. Оеклар бәйли, үзен үзе йөртә. Киттек әйдә!

    — Әйдә!

    Икенче көнне язучы Сергей Сергеевич Смирнов Гавриловларга күченде һәм аларда сигез көн яшәде. Майор Гаврилов белән атаклы язучы көн-төн дигәндәй Брест крепостеп хакында сөйләштеләр...

    1945 елгы җиңүгә 30 ел тулганда, 1975 елның май аенда Гаврилов белән үзәк телевидениедә очрашу тапшыралар. Диктор Гавриловтан Брест крепосте өчен айдан артык барган сугышларны сөйләшкәч, нәтиҗә ясап болай ди:

    — Тик урыс милләтеннән булган батыр гына Брест крепосте оборонасын оештыра ала, концлагерь тәмугларын үтеп, хәрби антка тугры булып кала ала. Только русский богатыр!»

    Дикторның бу сүзләренә Гаврилов азрак елмая да җавап бирә:

    — Мин бит урыс түгел. Мин — татар!

    Шуннан соң Гавриловны башкача үзәк телевидениегә кертмиләр һәм аның белән очрашуларны бөтенләй туктаталар. Татар бит!

    1979 елның гыйнварында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов 79 яшендә вафат булды. Үзенең СССР Югары Советына язган үтенече буенча аны Брест крепостенда җирләделәр...

    1955 елда ун ел буе онытылып бетә язган генералны Хрущев җитәкләгән хакимият исенә төшерә. Маршал Жуковның каршы төшүенә карамастан, армия генералы, татар Алексей Иннокентьевич Антоновны Варшава Договоры белән төзелгән Берләшкән Кораллы көчләре Штабының начальнигы итеп билгелиләр. Бер үк вакытта Советлар Союзы армиясе Генераль Штабы начальнигы урынбасары итеп тә куела.

    Сугыш вакытында ике ел ярым Генераль Штабны җитәкләп, төзегән хәрби операция планнары белән фронтларны зур, данлыклы җиңүләргә китергән армия генералы Антоновның бүләкләре: Гражданнар сугышы вакытында Сиваш операциясен тәкъдим итеп, Инза дивизиясе башында Сивашны кичеп, иң мөһим җиңү штурмы өчен Почетлы революцион корал, өч Ленин ордены, дүрт хәрби Кызыл Байрак ордены, Суворов ордены, I дәрәҗә Кутузов ордены, Ватан сугышының I дәрәҗә ордены һәм күпсанлы сугыш медальләре. Шуларга өстәп уннан артык чит ил орденнары һәм медальләре...

    Алексей Иннокентьевич Антонов 1943 елдан бирле армия генералы 1962 елның 18 июнендә 66 яшендә вафат булды. Һәм аның бердәнбер генералның урыны Кремль стенасына куеп җирләнгән. Кремль стенасына урны куелган бердәнбер татар улы ул.

    Без, татарлар, Русиягә, аңа авыр сынаулар килгән елларда гына кирәк. Җиңү яулап алгач, татарларны онытып, барлык данны «Великий русский народ»ка гына бирәләр. Урыс шовинистлары Ватан сугышының иң-иң батырлары татарлар икәнлекне онытырга тырышалар. Менә алар батырларның батырлары:

    — Петр Гаврилов;

    — Әмәтхан Солтан;

    — Шакир Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов);

    — Гази Заһитов.

    Ватан сугышында бу дүрт татар ясаган батырлыкка бер генә урыс кешесенең дә батырлыгы тиң түгел. Ким!

    Иң югары «Победа» хәрби ордены СССР Югары Советы Указы белән 1943 елның 8 ноябрендә чыгарылган. Һәммәсе 17 кеше бүләкләнгән. И. В. Сталин, А. М. Василевский һәм Г. К. Жуков — икешәр тапкыр. Берничә чит ил кешеләре — Румыния короле Михай-I, Маршаллар Б. Монтгомери, М. Роля-Жимерский, И. Б. Тито, Д. Эйзенхауэр.

    «Победа» ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал — армия генералы Антонов Алексей Иннокентьевич. Башкача бер генә генерал да «Җиңү» ордены белән бүләкләнмәгән. Антонов — бердәнбер!

    СССР Кораллы Көчләренең сугыш елларында иң көчле, иң башлы, иң белемле һәм Җиңү яулауда иң күп көч салып, файда китергән кеше татар халкы улы Генераль Штаб начальнигы Алексей Иннокентьевич Антонов!

    Урыны оҗмахта булсын!!!



  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх