• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Мәүлет гусар



    Казан каласыннан кояш якка киткән юл белән сәфәр кылып, борынгы чулман елгасының Саескан тавы янындагы кичүен чыксаң, Әлмәт, Бөгелмә яклары башлана. Урыслар 1552 елның көзендә Идел-Су ярында утырган мәшһүр Казан каласын штурмлап алалар. Һәм Казан ханлыгын юк итеп, җирле халыкларны үзләренең патшасы булган Явыз Иван IV кә буйсына башлыйлар. Казан өчен барган сугыш-бәрелешләрдә башларын салган урыс сугышчыларының мәетләрен җыеп, Иван IV чатыры торган Казансу ярында күмәләр. Соңрак шул кабер өстенә башы тәреле һәйкәл куела. Бүгенге көнгә кадәр Казанны яклап һәлак булган татарларның кайсы урында күмелүләре билгесез иде.

    Соңгы елларга кадәр һәм бүген дә Казан Кремле эчендә йөртелә торган күпсанлы экскурсияләргә экскурсоводлар кирмән дивары өстеннән Казансу тамагы ягына төртеп күрсәтәләр.

    — А вот там, где Казанка, впадает в Великую русскую реку Волга, видете, находится памятник-могила славным русским воинам, погибшем при взятии города Казани в 1552 году.

    Шундый экскурсияләрнең берсенә мин дә кушылып киттем һәм, зур түземлек күрсәтеп, башыннан азагына кадәр ияреп тыңлап йөрдем. Урыс оккупантларына утырткан һәйкәл утырган якка карап зур канәгатьләнү кичергән урыс экскурсантларның җанына шом салып, экскурсовод юан марҗага сорау бирәм:

    — Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларының кабере кайда?

    «Казан күрергә килгән» утызлап Рязань урыслары, марҗалары сүзсез, шаккатып тып-тын торалар бераз. Күгәреп чыккан экскурсовод марҗа, урысныкына әйләнеп бетә язган элекке татар каласы Казанда, үзен хуҗабикә итеп өйрәнгән, зәһәрләнә башлый каласы Казанда, үзен хуҗабикә итеп өйрәнгән, зәһәрләнә башлый һәм усалланып телгә килә:

    — Ваш вопрос провокационный! Я Вас сейчас сдам в милицию? Татарва неугомонная! Националист!

    Экскурсиягә килгән урыслар арасында шау-шу, янау сүзләре ишетелә. Тик милиция чакыру да, миңа тию дә юк. Мине «националист несчастный» дип сүгә-сүгә Казан Кремленнән чыгу ягына юнәләләр. Сөембикә манарасы янында япа-ялгыз басып торып калам.

    Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларының кабер сере 1997 елның март аенда ачылды. Ләкин аны тулысынчахалыкка җиткерергә бүгенгә кадәр мөмкинлек булганы юк.

    1997 елның март аенда Кремль эчендә урнашкан, 1991 елга кадәр хәрбиләр казармасы булгоан дүрт катлы бина алдында Кол Шәриф мәчетенә нигез сала башлау максаты белән диаметры илле метрлар чамасындагы чокыр казыла башлый. Шул урында булган урыс монахлары каберлеген казыйлар башта. Һәр кабердән чыккан сөякләргә номер сугып, махсус төзелгән такта сарайга, һәрберсен аерым капчыкка салып, куялар. Ул каберләр саны 130 дан артык. Монахлар сөякләре алынып беткәч, экскаваторлар чокырны тирәнәйтә башлыйлар. Алынган җирне самосвалларга төяп, Кремльдән ерак та түгел урнашкан Луговая исемле урамга илтеп аударалар. Бүгенге көннәрдә шул Луговая урамыннан Казансу елгасы аша пантон күпер салынган. Урыс монахлары каберлегеннән соң тагын ике метр чамасы тирәнлеккә төшкәч, кара көл, күмер, янып беткән озын-озын бүрәнәләр һәм күп сандагы кеше сөякләре чыга башлый. Луговая урамында, Кремль эченнән ташылган җирдә дә күпләп баш сөякләре күренеп ята. Мәчеткә нигез салу максаты белән казылган түгәрәк, тирән чокыр татар тарихының башка сыймаслык, искиткеч фаҗигасен күрсәтә. Дүрт-биш метр тирәнлектән башланып, калынлыгы метрдан артык булган көл, күмер, сөякләр, янып беткән һәм бетмәгән бүрәнәләр катыш кап-кара боҗра чыга җир астыннан. Бу инде безнең Казан каласыннан, 1552 елның октябрендә янганнан, үтерелгәннән, таланганнан, җимерелгәннән каалган кан, көл, күмер, татар сөякләре, янып бетмәгән агач, такта, җир кушылып буталанган тарих хәтере, тарих бите ята. Урыс үзенең Казанны штурмалаганда үлгән сугышчыларының гәүдәләрен җыйнап, Казансу ярында җирләгән дә, Казанны саклап һәлак булган татар сугышчыларын җыйнап та, күмеп тә мәшәкатьләнмәгән. Тирә-як авыллардан җирле халыкны ат-арба белән куып китергән дә, Кремль кальгасы эченә мәетләр, көл-күмер өстенә җир ташытып өйдергән. Һәм көл, күмер белән буталган татар сугышчыларының гәүдәләре өстенә җир өйдереп, өр-яңадан яшәп киткән урыс. Казан кальгасын Көнчыгыш җирләрне яулап алыр өчен төзегән, ныгыткан, яңа диварларны таштан салдырган. Һәм сугыша-сугыша, яңа җирләр басып ала-ала, башка халыкларның иреген бетерә-бетерә, Тын океанга барып төртелгән. Казан каласын алганнан соң, Казан ханлыгының иксез-чиксез байлыгын кулына төшергәч, урыс патшасы Явыз Иван урыс халкына эшләмичә, башка халыкларны талап яшәү сәясәтен өйрәткән: «Басып керегез чит җирләргә, талагыз, халкыннан урыс ясап, үзегез өчен эшләтегез!» Урыс! Синең кулыңда һәрчак кеше үтерә торган корал булырга тиеш! Син — бөек урыс халкы! Һәм син чит җирләрне басып алырга тиешсең! Чит халыкны буйсындырып, чукындырып үзеңә эшләтергә тиешсең! Аларны чукындырып, христианнар ясап, попларны тыңларга өйрәтергә кирәк! Басып алынган халыклар, син урыс кулы астында Русь дошманнарына каршы сугышырга һәм яңа җирләр яулап алуда катнашырга тиешләр! Буйсынмаганнар юк ителергә тиешләр!»

    Явыз Иван заманыннан ук башлап, инде 450 елдан артык шушы сәясәтне тормышка ашырырга өйрәнгән «бөек рус халкы», тир түгеп ныклап эшләп мал табуны оныта, эшләми, ялкаулана. Урыс тарафыннан яулап, басып алынган җирләрдә, урыслар килгәнче яшәгән халыклар гына эшлиләр. Ә урыс эшләүне онытып, чит җирләрне басып алып, Тын океанга кадәр барып җитә. Башка халыкларны талый-талый. Тын океанны ике урыннан кичеп чыгып, Америка материгына тарала башлый урыс. Төньякта Аляскага барып чыга. Чит җирләрне яулап алу күп көч тә, күп корбаннар да һәм күп эчкечелекне дә тәләп итә. Урыс эшкә ялкаулана һәм бик тә зур ихласлык белән хәмер эчәргә өйрәнә. Шулай булса да, яулап алынган халыкларны үзе өчен эшләтә, дошманнарына каршы (урыска күршеләре бар да дошман!) сугыштыра белә һәм шул ук вакытта аларны хәерче хәленә төшереп талый да белә.

    Урыс тарафыннан буйсындырылган һәм урыска мәҗбүри хезмәт итеп яшәгән, аның өчен сугышкан татарның бер нәселе турында бу роман.

    Зәй-Каратай авылы төньякта текә булып калкып торган тау астында аккан кечкенә елганың уң як ярында утырган. Тирә-якта сузылып киткән киң кырлар уңдырышлы кара туфрактан торалар.

    Зәй-Каратай авылы үзенең кай заманнарда бар булганын төгәл итеп хәтерләми. Борынгыдан аз-маз гына килеп җиткән имеш-мимешләргә караганда, Казан каласын урыс һөҗүм итеп алып җимергән чакларда Зәй-Каратай авылының бик борынгыдан ук утырганы билгеле булган. Томан эчендә калып, азрак кына чамаланган кебек, халык күңелендә сакланган хатирәләргә караганда, Зәй-Каратай авылы мангул яулары килгәнче үк булган авыл инде.

    Зәй-Каратай авылының утырган урыны бик тә матур җирдә. Төньяк җилләрдән, суыклардан, бураннардан текә тау ихата булып саклап басып тора. Тауның итәкләре, башлары, авылның тирә-ягы борын-борыннан төрле-төрле агачлардан торган калын урманнар белән капланган. Кирәгенчә бар да кис! Йорт, сарайлар, мунча-келәтләр төзе! Җир астында төзелеш өчен кызыл балчык, ком, шихан таш кирәгеннән дә артык ята. Казы да ал!

    Авыл утырышы белән кечкенә елга яры буйлап сузылган. Авылның бик тә тырышып эшли торган дүрт су тегермәне бар булган. Ул тегермәннәрдә игенне тартып он иткәннәр, кабыгын суыртып ярма ясаганнар. Шул тегермәннәрдә бодайны кабыгыннан арындырып, «крүпчәткә» ап-ак он итеп тартканнар. Тегермәнчеләре, тимерчеләре, арба тәгәрмәче, дуга, киек чана табаны бөгүчеләре белән, итекче-читекчеләре, итек басучылары һәм дә балта осталары белән, тире, каеш иләүчеләр белән дан тоткан Зәй-Каратайлар. Хатын-кызлары палас сукканнар, киҗүле сөлге осталары булган, чигү чиккәннәр, тула оек эшләгәннәр.

    Борынгы заманнарда Зәй-Каратайда яшәүче Мәүлет бабайның ирләр нәселеннән килгән өч Нәбиуллин белән мин, бу романның яртыдан күбен язгач, авылларының барлык урамнарын, су буйларын, күпсанлы чишмәләрен карап, аларның сөйләгәннәрен исем китеп тыңлап йөрдем. Үз күзем белән күрмәсәм, ышанмас идем.

    Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1946 елда бу авылда дүрт су тегермәне булган. Еллар, гасырлар аша үтеп, авыл түбәндәгечә бүленеп йөртелгән:

    — Зәй елгасының агып авылга килеп кергән урынында урнашкапн авыл очы Әхмәт очы.

    — Авыл уртасы Түбән оч. Бу исем инде ике йөз еллар чамасында авыл өчен Түбән оч саналган урын. Исем шуннан калган. Авыл үсеп елга агымы белән тагын да түбәнгәрәк үсеп төшеп киткән.

    — Түбән очтан көнчыгышка сузылган урамның исеме Арт Урам. Арт урамның уртасы тәңгәлендә, көнчыгышка карап, авызы яхшы ук зур чиләкнеке хәтле булып бик зур чишмә чыгып ята. Ул гүзәл, зур, салкын чишмәнең исеме Исәнгилде чишмәсе.

    Исәнгилде чишмәсенең Зәй елгасына карап агышы белән уң ягында, калкулыкта Югары Урам сузылган.

    Югары урамга параллель тагын ике озын урам. Исменәре: Комгансыз урам һәм Дунай урамы.

    Авылда 1946 елда, гасырлар буена салына-салына көч алган дүрт су тегермәне булган. Әлмәт очында дүрт чишмәдән чыгып аккан инешләр кушылып Зәй елгасы бар булган ул чишмәләр: Кечкенә чишмә, Морат чишмәсе, Озын кул чишмәсе һәм Салкын чишмә.

    Зәй елгасының сул ягыннан авылга, ике тау арасыннан килеп төшкән урынны авыл Дегет кулы дип йөрткән. Шул таулар арасында һәм аларны каплап үскән куе урман эчләрендә авыл элекләре дегет куган. Дегетле кулдан килеп төшкән юл авылның беренче су тегермәненең буасы аркылы авылның Әлмәт очына килеп кергән. Су белән әйләндерелгән тегермән куласасыннан иген суга торган молотилка эшләгән һәм тегермән ташы әйләнгән. Тегермән янында иген киптергеч, иген саклау келәтләре һәм «Глубинка» дип йөртелгән төрле-төрле һөнәр йортлары булган. Монда агач тәгәрмәчләр ясаганнар, дуга-көянтә-камыт агачлары, чана табаннары бөккәннәр. Йөк арбалары, җиңел тарантаслар, бричкалар ясаганнар.

    Зәй елгасының сул ягында сузылган текә таулар итәгеннән күпсанлы чишмәләр чыгып ятканнар. Кем ул чишмәләрне казыган, кем тазартып ел саен караган, шулар исемен йөртәләр ул чишмәләр дә: Мортаза чишмәсе, Гали чишмәсе, Әхмәт чишмәсе Зәй елгасы буйлап сузылган тауларның иң биегенең исеме Караул тавы. Борын-борын заманнарда, әле урыс Казан ханлыгын алырлык көч җыя алмаган чакларда, безнең Болгар бабайларга Дала ягыннан килгән яулар хәтәррәк булганнар. Әиек, текә Караул тавы башында күзәтмәдә һәрчак караул булып болгар егетләре торганнар. Хәзерге Әхмәт, Бөгелмә якларыннан күренгән чит-ят атлы гаскәрләр турында тау башларына ут ягып, һавага күтәрелгән төтен баганасы белән Болгар, Биләр, Юкәтау, Казан калаларына хәбәр җиткерелгән: даладан арты яу килә!

    Авылның икенче су буасы Мортаза чишмәсе Зәй елгасына койган урыннан йөз илле аршин түбәндәрәк урнашкан. Мортаза чишмәсеннән аз гына астарак чыккан Гали, Әхмәт чишмәләре шул икенче буага үз суларын биргәннәр. Буадан агып төшкән судан әйләнгән куласа ярдәмендә тегермән эшләгән. Шул тегермәнгә терәтеп такта яру бинасы, йон тетү бинасы салынып, алар такта ярып, йон тетә башлаганнар. 1946 елда яңа бина салынып, аның эченә электродвигатель урнаштырганнар. Һәм су куласасыннан киң таиф ярдәмендә әйләндереп, шул двигатель биргән электр тогы белән авыл йортларын, урамнарын яктыртканнар.

    Арт урамнан көнчыгышка табарак 150—200 сажинда чыгып яткан бердәнбер Исәнгилде чишмәсе суы авылның өченче тегермән куласасын әйләндергән. Бу куласадан алган гайрәт-көч белән Зәй-Каратай авылында май заводы эшләгән, такта яру остаханәсе ярдәмендә авыл үзенә такта ярган. 1942 елда ук беренче электр станциясе куелган. Агач эшкәртү остаханәсе, өч күрүкле тимерлек эшләгән.

    Сугышка кадәр үк Зәй елгасының авылдан агып чыгып киткән урынында дүртенче су тегермәне төзелгән. Ул тегермәндә он тартканнар һәм 1946 елда электр двигателе утыртып, авылга өстәмә электр биргәннәр.

    Уйлап очына чыга алмаслык дәрәҗәдә акыллы, белемле, эшчән, баш белән уйлап, кул белән эшләп яши торган бик тә уңган, борынгы Болгар бабалардан нәселләрен алып килгән татарлар яшәгәннәр бу Зәй-Каратай авылында. Һәм яшиләр бүген дә. Өч мәхәлләсе, өч мәдрәсәле, диндар намазлы, инсафлы, эчүнең-уйнашның, алдауның, ишектәге йозакның нәрсә икәнен белмәгән бик тә шәп халык яшәгән Зәй-Каратай авылында.

    Бүгенге көндә бу дүрт су тегермәненең берсе дә юк инде. Аларның тик урыннары гына бар. 1944 елдан бирле җир астыннан, кеше каны суырган кебек, урыс нефть суырып, Зәй-Каратай чишмәләрен агулап бетергән. Бүгенге көнне умарта корты тик Мортаза чишмәсеннән генә су эчә. Калганнары, бар да агулы.

    Борын-борыннан болгар-татар ата-бабадан калып килеп җыелган ныгыган гореф-гадәт, тәртип буенча яши. Зәй-Каратай татарының күтенә утырганы, аягына басканы эшкә тотынган. Һәм вафат булып бу дөньядан киткәнче эшләгән дә эшләгән. Ирләр үз эшен, хатын-кызлар үзләренә тиешлесен бик тә оста итеп башкарганнар. Ялкаулыкның, эчкечелекнең, алдашуның, урлашуның, уйнашның нәрсә икәнен белмәгәннәр дә. Гадел эш белән, зур тырышлык белән дөнья көткәннәр, бергәләшеп урыс алып килгән нужа-михнәт белән көрәшкәннәр, кирәге чыкса, ил өчен сугышканнар. Егет-җилән, кыз-кыркын үсеп җитеп буй җиткергәч, гаилә кору мәсьәләсен оста яучылар ярдәмендә, һәр ике якның ата-анасы кем, уңганнармы, нәселе нинди, калынмы, бозык гадәтләре дип тикшереп эш иткәннәр. Хатын аеру, ирдән китү, картларны хөрмәт итмәү, карамау кебек начар, кара эшләр хакында авыл бөтенләй белмәгән дә. Дөрес, урыс талавына дучар булганнан соң яшәү рәвешләре үзгәрә, авырлаша. Хәмер белән мавыккан урыс ялкау, эшләми һәм яулап алган халыкларны тәмам бөлгенлеккә төшереп талауга күчә. Тик тырыш, эш сөюче татар бирешми. Эшли, таба, яши. Иген чәчә, мал асрый, чабата үрә, дуга-тәгәрмәч-чана табаны бөгә, киез итек баса. Эшли татар! Һәм шул эшчәнлеге белән мал таба, бирешми исерек урыска. Кайсы гына замананы алма, татар йортлары, татар авыллары, татар урамнары үзләрен басып алып өстенлек иткән, «господин» булган «бөек урысныкыннан» әйбәтрәк тә, төзек тә һәм күңеллерәк булып йөрәкләрдә шатлык тудырып тора.

    Зәй-Каратай авылының иң атаклы, иң матур, иң зур байлыгы — аның чишмәләре. Әллә кайларда ерак-еракларда калган гасырлардан бирле Зәй-Каратай авылының һәр урамы саен ике-өч чишмә чыгып яткан. Бу ялган түгел. Авыл чишмәле тау астында, чишмәле җир өстендә утырган. Зәй-Каратай кешеләре (бар да татарлар!) кара яздан алып алтын көзгә кадәр, аннан ап-ак карлары белән салкын кыш килгәнче ялан-кырларда эшләгәннәр һәм шунда яшәгәннәр. Дә. Һәм шул ялан-кырларда җирне сөргәннәр, чәчеп тырмалаганнар, печән чабып кибәннәр куйганнар, өлгергән игенне урып алганнар. Ындыр артларына ташып кибән-эскертләр салганнар. Чабагачлап көлтәне игенне сугып бөртекле ашлыкка әйләндергәннәр. Тегермәннәргә алып барып он иткәннәр. Кар төшеп суыклар ныгыгач килен алганнар, кызларын биргәннәр. Эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Шул ук вакытта ялан-кырларда, чокыр-ерымнарда, тау битләрендә һәм тау алларында бәреп чыгып яткан чишмәләрне карарга да вакыт тапканнар. Кирәк урыннарда чыгып яткан чишмә булмаса, җир астындагы су юлын тапканнар, кое казыганнар, бура утыртканнар. Һич югы читәннән булса да үреп шул коега төшергәннәр. Һәр чишмәнең, һәр коеның үз тарихы, үз исеме булган. Таш кое, Мортаза чишмәсе, Имән коесы, Гахи чишмәсе, Читән кое, Кара айгыр чишмәсе, Әхмәдулла коесы, Чибәр кыз чишмәсе, Җирән бия чишмәсе, Салкын чишмә.

    Зәй-Каратай авылының урамнарында, авыл читендә көмеш, салкын сулы, кабаланыбрак эчсәң тешләрне камаштыра торган бик күп чишмәләре бәреп чыгып ятканнар. 1944 елга кадәр Зәй-Каратай авылының урамнарында, авыл кырында бәреп чыгып яткан егерме өч чишмәсе булган. Һәммәсенең суы тәмле, кеше өчен ифрат та файдалы булган, шифалы булган.

    Пүгәч патша вакыйгалары заманында урыстан котылу исәбе белән өметләнеп Зәй-Каратай авылы татарлары да сәнәк, балта, турыга сапланган чалгылар күтәреп яуга чыкканнар. Пүгәч полковниклары Канзәфәр Усаев, Бәхтияр Канкаев, Мәсәгут Гомәров җитәкчелегендә Әби патша гаскәрләренә каршы бик каты сугышларда катнашканнар. Тик Казан каласы янында Әби патша полковнигы Михельсон тарафыннан Пүгәч гаскәрләре бик каты җиңелгәч, фетнәче татарлар төрлесе төрле якка качып таралышканнар. Күренмичә юкка чыгарга тырышканнар һәм шуның өчен төрле ысуллар тапканнар. Бер өлеше, язмышын Ходайга тапшырып, Зәй-Каратайга кайтканнар. Ә инде урыстан мәрхәмәт көтмәслек эшләр башкарганнары полковник Бәхтияр Канкаев белән чит-ят җирләргә юл тотып, туган якларыннан китеп юкка чыкканнар. Аларны Әби патша солдатлары туктатып тота да, таба да алмаганнар. Бәхтияр зур осталык, сизгерлек күрсәтеп, алга бара торган якларга гайрәтле егетләрен күзәтүче-разведчиклар итеп җибәреп, кая таба юл тотканын, андагы хәлләрдән хәбәрдар булып хәрәкәт иткән. Һәм Әби патша кулына үзенә ияреп илләреннән качып киткәннәрнең берсен дә бирмәгән.

    Пүгәчне тотып Мәскәүнең Болотное мәйданында зур тамаша ясап башын чабалар. Шул вакыйгадан соң утыз еллар чамасы вакыт үтеп киткәч, Бәхтиярдә есаул булып сугышкан һәм үзен тоттырмыйча аның белән бергә качып чыгып киткән Зәй-Каратайның Төхфәтулла исемле кешесе туган авылында пәйда була. Алтмышны узган, таякка таянган, уртачарак киенгән, сакал-мыегы агарган, башына чалма, өстенә сырган озын чапан кебегрәк нәрсә кигән, аякларына башлары өскә таба кәкрәебрәк торган, читек дисәң читек түгел, итеккә дә бик үк ошап бетмәгән аяк киемле ул карт Бөгелмә каласы ягыннан килгән юл белән Зәй-Каратайга җәяүләп килеп керә. Эченнән генә, азрак иреннәрен генә кымтап селкетеп, дога укый-укый, җайлап кына атлап, кайбер йортлар яныннан баруын акрынайтып, вә ләкин шулай да туктап тормастан, ул авылның Түбән Очына төшә башлады. Карт, авыл урамнарын яхшы белә һәм онытмаган иде. Чит-ят кешеләрне капка төпләреннән китмичә генә өреп каршы алып, озатып кала торган авыл этләре мосафирга өрмәделәр. Капка төпләрендә яткан хәлдә генә кайберләре башларын гына күтәреп карадылар да, кире төшереп, күзләрен йомдылар. Бетмәс эшләре, уеннары белән урам буйлап чабышкан чебиләнгән ялан аяклы малай-шалай да бер генә мизгелгә туктап, картны тиз генә карап алалар да, талчыбыктан ясап атланган атларын җилдертеп чаптырып күздән югалалар.

    Карт кабаланмый гына атлап тау ягынарак урнашкан күп өянкеле урамга чыкты. Авыз эченнән генә укына-укына урам башыннан дүртенче, зур бакчасы елга ярына барып терәлгән, җил капкалы, яңарак кына үргән яшел читәнле йорт янында тукталды. Сүзсез генә йорт каршында, яшел каз үләне өстендә басып, ике куллап таягы башына тотынган хәлдә, йортны, абзар-кураны, өч-яңа матур читәнне, җил капканы бик тә җентекләп карап чыкты. Чит кешенең киләгнен сизеп, кечкенә, сорырак төстәге йөнтәс көчек капка астыннан тәгәрәгән йомгак кебек итеп килеп чыкты да, очлаеп киткән кыска гына койрыгын тегеләй-болай тиз-тиз боргалап, селкеткәләп, ике мәртәбә генә, яңа гына өйрәнсә дә, өрә белгәнен күрсәтеп тавыш бирде:

    — Ләң! Ләң!

    Бабай белән көчекнең күзләре очраштылар. Шул ук мизгелдә көчек арт ягын янтайта биреп, койрыгын күз иярә алмаслык рәвештә тегеләй-болай болгаштырып, туп кебек, дүрт аягында берьюлы сикергәләп, бабайга якынлаша башлады. Бабай көчеккә карап, бөтен йөзен балкытып елмайды:

    — Әллә танырга итәсең инде мине, мәхлук җан!

    Иелеп көчекнең аркасыннан сыйпады, колак артларын, тамак төбен кашып алды. Көчек тиз генә нечкә кып-кызыл телен чыгарып, картның бармакларын ялап алды. Бабай турайды да капкага карап

    атлады.

    — Әгүзе билләһи минашайтан иррахи-им.

    Бабай кечкенә ян капканы ачып кереп берничә адым атлауга, ишегалдында, өйдән арырак бакчагарак салынган читән абзардан аркан белән сәнәк тоткан кырык биш яшьләр чамасындагы, кырма сакал-мыеклы бер ир кеше килеп чыкты. Аркан белән сәнәкне абзар алдында торган кабык арбага салды да, кереп килгән мөсавирне күреп, аңа таба атлады. Йөзендә якты нур пәйда булды.

    — Әссәламәгаләйкү-үм сиңа, ерак юллар үтеп безне шатландырырга килгән җанга! Әссәламәгаләйкү-үм!

    — Вәгаләйкүм эһ-һем, эһ-һем вә галәйкүм әссәлам сиңа хуҗа кеше.

    Хуҗа кеше, көрәк кебек зур кулларын аз гына читкәрәк җәя биреп, юлчыны өенә чакырды:

    — Йорт эченә үт, мөсафир абзый! Кунак булырсың бары белән!

    Кергән карт хуҗаны үтәдән-үтә тишәрдәй итеп карый һәм аны танырга тырыша иде. Калтырый башлаган сул кулын таяк тоткан уң кулы өстенә салды — кулның калтыраганын йорт хуҗасына күрсәтәсе килми иде юлчының. Бау белән кулбашлары аша аркасына аскан киндер капчыкны кулбашларын сикерткәндәй итеп иплбрәк яткырып уңайлагандай итте. Авырлык белән тамагыннан кысылып сүзләре чыкты:

    — Син э-э-э, кем инде э-э-э бу йортның хуҗасы буласыңмы инде?

    — Әййе, абзый! Хуҗасы мин бу йортның.

    — Алай икән?! Йортың яңа икән! Күптәннән бетердеңме?

    — Бу йортны бетереп кергәнгә сигез ел тулып тугызынчыга китте инде. Әйдә, керик. Чәй эчәрбез!

    Картның күзеннән бер-бер артлы яшь тәгәри иде. Хуҗага таба атларга итте — аяклары тыңламадылар. Тавышы тагын да ныграк

    карлыгып чыкты:

    — Исем Исем-шәрифең синең Әмәмәтдинме?

    Хуҗа сагая төште һәм картка текәлебрәк, җентекләбрәк карады.

    — Әййе! Мулла кушкан исемем Әмәмәтдин минем.Авылда Пүгәч Әмәмәте дип кенә йөртәләр. Әти мәрхүмнән калган кушамат — Пүгәч!

    — Ә син минем исемне каян белдең, абзый?

    Картның җавап бирергә хәле җитмәде ахрысы, баскан җиреннән күкрәге белән таякка ябышкан ике кулына ята биреп, ул тавышсыз гына елый иде. Хуҗа сискәнеп китте, күзләрендә гаҗәпләнү катыш аптырау чагылды. Ул алдында елап басып торган картка таба атлады.

    — Син?! Син бит и-и-и!..

    Картны кочаклап алды. Таныды!

    — Әтием бит син минем! Төхфәтулла әтием!

    Бабай, таягын уң кулында тоткан килеш, сакланып кына ике куллап улын кочаклады. Ике таза гәүдәле ир кочаклашкан хәлдә елыйлар иде.

    — Әйдә, әти! Үт үз йортыңа! Тик әни генә бу бәхетне күрә алмады. Әйдә, кер өйгә!

    — Үзегез ничек соң, исән-иминнәрме?

    — Әнинең вафатына ике ел тулып өчкә китте. Абый исән-сау. Үз йорты белән яши. Бала-чагалары бишәү. Чагалары дисәң дә, зурлар инде. Өчесе башлы-күзле. Ул Түбән очта Чулак Газулла бабай күрсешендә яши. Чепи Әхәт урынында. Сеңелкәш ерактарак — Аю дигән авылда кияүдә. Кияү бик асыл зат — муллап нәселеннән.Ике малайлары бар. Үсеп киләләр .

    Өй ягына карап кычкырды:

    — Мәфтуха-а! Мәфтуха-а ди-им! Чык әле бире!

    Өй ишегеннән кулларын тастымалга сөртә-сөртә, ак яулыгын башына арттан тарттырып бәйләгән, чиккән алъяпкыч буган, аякларына йон оекбашлар өстеннән күннән теккән чүәкләр кигән бер чибәр генә хатын пәйда булды. Елмая иде матур итеп.

    — Эй, шушы гадәтеңне-е! Берәр нәстә исеңә төшсә тотынасың «Мәфтуха» дип сөрән салырга. Нәрсә булды тагын?

    Ире янында басып торган бабайны күргәч, яулык чите белән авызын, ияген каплады.

    — Исәнлек-саулыкмы абзый? Әйдә, уз өйгә! Кыстыбый пешергән идем, чәем дә өлгергән. Ризыкка язган булсын. Әйдә, кер! Алып кер әй кунакны. Хәзер җылы су салам комганга. Өй эчендә, таска гына юдыр кулларын.

    Ире, сул кулын аз гына күтәрә биреп, хатынны туктатты.

    — Мәфтуха! Бу безгә кунак кына түгел. Безнең, Пүгәч явы белән чыгып киткән, әтиебез Төхфәтулла бу. Әййе, Пүгәч явында Әби патшага каршы сугышып йөргән әтиебез безнең. Исән-сай, кайткан менә туган якларга. Үз йортына кайткан.

    Әтисенә борылды:

    — Киленең бу, әти! Биш малай анасы!

    Кызлар таба белми. Әййе, белми. Берәү генә булса да кирәк иде. Өй эче тагын да ямьлерәк булып китәр иде дә бит.

    Юк, булдыра алмый шул.

    Күзләре тулы ярату җылылыгы иде улының. Мәфтуха тартынып кына, көтелмәгәннән бар булган иренең әтисенә таба, ике кулын алга сузып, исәнләшергә атлады.

    — Кая күрешик-исәнләшик Әт-ти! Мин киленең булам инде. Югары Оч Читән Фәйзулла кызы мин. Әйдә, әти! Кер үз йортыңа, үз нигезеңә! Аллага мең шөкер! Исән-иминсең икән! Инде без сине исәндер дигән өметләрне дә өзгән идек инде. Ничәмә-ничә еллар бит инде, синең гаеп булганыңа. Әйдә, әтиебез, кер өйгә!

    — Догалар укый-укый баскычтан күтәрелеп өйгә керделәр .

    Мунчадан соң аркасына тун салган Төхфәтулла келәт алдындагы бүрәнәләр өстендә ике улы белән сөйләшеп утыра иде.

    — Казан каласын алганда урыс тубы шартлап, бер тимер кыйпылчыгы тигән иде миңа. Шул тәндә йөри. Инде аска төшеп билгә җитеп килә. Аяк-кул авырайды соңгы өч-дүрт елда. Йөрүләр читенләшә. Өстәвенә картлык баса башлады. Аннан соңгы елда ашау да кысыла башлады. Юк-бар ашасаң, ашказаны авырта. Күбрәк катык-сөт, кымыз кирәк. Мин яу белән чыгып киткәндә берегезгә ундүрт, икенчегезгә унике яшь иде. Сеңлегезгә әле биш тә тулмаган иде. Бармак озынлык кына кара төстәге ике чәче бар иде үргән. Ул инде мине хәтерләмидер дә.

    Хәбәр иттердек. Кече малайны ат мендереп җибәрдем. Иртәгә килеп җитәрләр, шәт!

    — Рәхмәт, улларым! Килсеннәр! Күрешеп, сөйләшеп калыйм барыгыз белән дә. Мин инде сине күреп, балаларыгызга шатланып, нәселем бетмәгән, үрчеп ята икән дип куанып, үземнең туган җиремнең кара туфрагы булу исәбе белән, сезне үлепләр сагынып кайттым. Дөнья йөзендә бүген миннән дә бәхетле кеше юктыр дип уйлыйм мин. Әйее — юк!

    Зур улы сорыйсы итте:

    — Әти! Әби патшаның куллары бик озын булган бит! Ничек эләкмичә котыла алдың син? Кайларда гомер кичердең бүгенге көннәргә кадәр?

    Төхфәтулла тамагын кыргалап алды:

    — Казанны ташлап качканнан соң Идел буйлап аска төшеп киттек. Байтак шәһәрләрне алдык: Самар, Сарытау, Сары Чин.

    Авыр гына көрсенде.

    — Аннан безне туздырып ташладылар. Палкауник Бәхтияр Пүгәч патшаның качканын каплап торып калды. Безнең барыбыз да татар, чуваш, мари иде. Яртыбыздан күбебез кырылды Михельсон дигән Әби патшаның палкаунигы белән сугышып. Аннан инде, төн җиткәч, тукталдык. Безнең һәрберебездә менә торган икешәр ат иде. Ял итеп тормадык. Җан кадерле балалар — төне буе чаптык кыргыз-кайсак далалары ягына. Ырымбурны сулда калдырып, Тозтүбәгә чыктык, аннан инде бик ныклап киң дала башланды. Көндез күбрәк йокладык, төнен йолдызларга карап, тавыш чыгармаска тырышып, атлар менгән хәлдә бардык та бардык. Хәтта җирле халыкка да күренмәскә тырыштык.

    Өч йөзкеше чамасы идек. Бәхтияр иярергә тырышканнарны, без аларны белмәгәнлектән, үз арабызга кертмәде, ияртмәде. Чөнки шулар арасында Әби патша шымчылары булуы бик ихтимал иде. Туктый-туктый, кышын җир чукып кереп, атларны тибенгә күчереп, шуларны суеп ашадык. Шунда кышладык. Даланың кеше яшәмәгән урынында идек, килгән-киткән кеше булмады. Михнәт җитәрлек булды.

    Кар эреп, дала ачылу белән тагын кузгалдык. Көньякка карап киттек тә киттек. Кышын егермеләп кеше үлде. Шулай да без байтак, коралланган. Кыргыз-кайсаклар, без үзебез тимәгәч, безгә дә тимәделәр. Бара-бара Кашгар якларына барып чыктык. Элекләре бу якларга сәүдәгәрләр белән йөргән ике кеше бар иде. Юлны беләләр иде алар.

    Бәхтиярнең үзе белән хатыны, ике улы, кызы бар иде. Кашгарга җитәрәк алгы атка салып алып килгән зур төеннәрне бушаттырды Бәхтияр. Шул төеннәрдә бик күп алтын, көмеш тәңкәләр булып чыкты. Шул алтын, көмеш акчаларны барыбызга да тигез итеп бүлдерде. Бала-чагага да, зурларга да өлешне тигез чыгарттырды. Үзен дә өстен куймады — кеше алганны алды. Соңгы сүзен әйтте шунда. Акча бүленеп бирелгәч:

    — Безгә туган-үскән җирләрдә кайту насыйп булмас инде, ахрысы. Кылыч тагып йөрү дә килешеп бетмәс чит-ят якларда. Мондагы халык үзенчә яши һәм без алар арасына корал тотып килеп кермик инде. Тынычлык, солых белән һәм елмаеп керик. Таралышыйк. Тик, ялгыз гынакалып китмәгез. Барыгызда да алтын-көмеш бар эш башларга, сәүдә итәргә җитәрлек мая сездә. Икешәр-өчәр булып китегез. Бергә урнашып, бергә яшәргә тырышыгыз. Пүгәч балалары сез! Шуны онытмагыз! Шулай булса да Пүгәч гаскәрендә сугышканыгызны юк-бар җирләрдә сөйләнеп йөрмәгез. Ул турыда, сугышканны әйтүем, онытыгыз! Урыс патшаларының һәрчак кулы озын булды— безне эзләп табарга тырышырлар.

    Минем уйлавымча һәм азрак хәбәрдар булуымча, безнең Кинҗә батырыбыз да урыс кулына эләкмичә, шушы якларга юл тоткан булырга тиеш. Алай-болай очрап куйса, таныганыгызны сиздермәгез, башлап сүз кушмагыз. Чөнки Кинҗә батыр Пүгәч патшаның иң ышанычлы сугышчысы, аның уң кулы иде. Ул турыда үзегез дә беләсез. Чөнки Пүгәчтә күпчелек татар, чуваш, башкорт, мари сугышты. Үзегез күрдегез, башкорт якларында күпчелек урыс Әби патшаны яклады. Шунлыктан Пүгәч патша андагы урысны Көнгер ягына кудырды.

    Бәхтияр безнең алга чыкты. Колакчан бүреген салып башын иеп хушлашты. Дүрт иптәшен алып китеп барды. Шуннан соң мин аны күрмәдем.

    Куй белән сәүдә иттем. Баеп та китеп булмады, бик нужа-михнәт тә күрмәдем. Әфган якларына барып чыктым һәм Кандагар каласында яшәдем. Өйләнмәдем. Чөнки үлем җитә башлаган туган якка кайтып китәремдә шигем юк иде. Чит якларда туган сабыйларны туган якларыннан аерып алып кайтып китәсе дә бар иде. Әнкәгезне бик тә сагындым. Сез балаларымны. Безне ташлап качкан дип уйлаган чакларыгыз да булгандыр. Инде кайттым. Җыйган алтын-көмешем дә бар. Өчегезгә дә тигез итеп бүлешеп алырсыз. Иншалла, бәхәскә кермичә!

    Ярар! Кайттым, сезне күрдем. Кызым килсә, аны да күрербез, иншалла! Инде үлсәм дә үкенмим хәзер! Тик менә Мәүлет улыгыз өйдә юк икән.

    — Иртәгә кайта ул, әти. Минзәлә базарына киткән иде, ике йөк бодай оны белән. Хөкүмәт кешеләре килеп базардан күпләп он җыялар. Хакны да ярыйсы гына түлиләр. Ык белән Агыйдел аша Чулманга, Иделгә озаталар. Урыс ашатабыз.

    Абзасына карап алды, бик күңелледән булмаган хәбәрне әйтте:

    — Жирәбә аңарга төште,— Мәүлет улыбызны ак падишаһ хезмәтенә алалар бит әле, әти. Җибәрмәс идек — патша бит! Өтермәгә илтеп тыксалар малайны.

    Төхфәтулла карт дәшмичә байтак утырды. Ирек, җир, су, дин яклап Пүгәч патша белән күп яулар узган, инде соңгы елларын җир йөзендә уздырган батыр йөрәкле, кыю татар иде ул. Эчке бер әрнү белән акрын гына тавыш белән әйтте:

    — Урыс бөкте, сындырды без татарны. Чын ир-егетләр бик сирәк хәзер татарда. Ак патша дисез сез урысныкын. Урыс үзе патшасын «ак» дип атаса да, аларның патшасының эче тулы кара елан, юлбасарлык һәм урыс булмаганнарны юк итү теләге. Кулга кылыч, сөнгеләр, ук-җәяләр алып, ат иярләп менеп урыска каршы чыгарлык көч тә, ир-егетләр дә юк бездә хәзер. Гайрәт-тәвәккәллек беткән без татарда. Ә башкорт, урыс кулы астында, кыргыз-кайсакларны буйсындырып, аларның канын коеп, сугышып йөри. Урыска яңа җирләр яулап ала. Чөнки, башкорт табигате белән, хуҗасыз яши алмый. Башта башкорт өчкә бүленеп татар ханнарына хезмәт итте. Казан, Әстерхан, Себер ханнарына. Аннан мангулларга чыгып китте. Инде урыска баш иеп бирелде башкорт. Карасанал, Салават, Юлай, Кинҗә кебек батырлары, лачын кошлары юк башкортның башкача. Һәм булмас та! Сатылып юкка чыкты, бетте башкорт!

    Татарга килсәк, минем кебекләргә, яңа туып-үсеп килгәннәргә нәрсә кала инде? Миңа инде көче беткән кулларны йомарлап, сез буйсынган, аңа ярарга тырышып хезмәт иткән исерек урыска карап уртны чәйнәп, капка төбендә утыру кала.

    Икенче көнне, кштү төшәр алдыннан ике буш олау белән зур улы Мәүлет кайтып төште. Капка ачарга йөгергән унике яшьне куган энесе Хәмидулланы күтәреп алды да, капка башына утыртып куйды. Капканы үзе ачты. Атларны тугарышырга дип ишек алдына чыккан әтисе белән ике куллап күреште дә, өй болдырында басып торган олпат гәүдәле ак бабайны күргәч, сораулы күзләрен әтисенә күчерде. Анысы елмаеп шатлыгын белдерде:

    — Улым, бу инде синең, Пүгәч патшада, палкауник Бәхтиярдә ясаул булган Төхфәтулла бабаң була. Исән-имин менә! Исәнләш, бар, дәү әтиең Төхфәтулла белән!

    Киң җилкәле, таза бәдәнле, елтыр, көчле егет иде Мәүлетдин. Төхфәтулла бабасы янына килде дә, аның янына күтәрелгәч кочаклап алды. Күрешкәч кулларын дәү әтисенең кулбашларына куеп, аның йөзен, күзләрен, гәүдә торышын, киемнәрен җентекләп, кабаланмыйча карап чыкты. Дәү әтисе Төхфәтулла да, әйтерсең лә, инде үзенең яшь чагын күрде. Нур чәчеп торган, картаюның нәрсә икәнен дә белмәгән коңгырт күзләре белән үзенең оныгына сокланып карады. Мәүлетдин телгә килде:

    — Мин, дәү әти, синең турыда дәү әнидән сораша торган идем. Бәләкәй чактан ук. Ул синең ниндилегеңне болайлар итеп сөйли торган иде: «Олпат гәүдәле, көчле зур куллы, киң күңелле, матур, кешеләргә һәрчак ярдәмчел иде синең дәү әтиең!»Инде мин үсеп, егет була башлагач, сине сорый башласаң, башымнан сыйпар иде дә әйтер иде:

    — И-и, Мәүлетдин балам! Тач син иде инде дәү әтиең! Дәү әтиеңне күрәсең килсә, бар көзгедән кара. Шундагы кеше, нәкъ синең дәү әтиең!» Үзе кет-кет килеп көләр иде әбекәй.

    Мәүлетдин дәү әтисен кочаклый.

    — Карале, дәү әти! Син чыннан да миңа охшагансың икән. Менә хикмәт! Тик сакал-мыегың гына актан икән дә, аннан синең куллар минекеннән байтакка зурраклар икән.

    Барысы да күңелле итеп көлешәләр. Чыннан да Төхфәтулла бабай белән аның оныгы бик нык охшаганнар иде бер-берсенә. Шунлыктандыр инде, Мәүлетдин мәрхүмә дәү әнисенең яраткан оныгы иде. Бабай белән оныгы, икесе дә олпат гәүдәле, киң күкрәкле, төптән юан чыккан зат иделәр. Тик Төхфәтулла сугышлардан алган җәрәхәтләреннән, картлык авыруларыннан сулыга башлаган бабай булса, Мәүлетдин көч-гайрәте ташып торган, һәрчак елмаеп, кая, тагын нинди эшегез бар дип һәрчак эшләргә атлыгып торган, үзе сабыр холыклы егет иде.

    Дәү әтисе кайтканга сигез көн дигәндә Мәүлетдинне урысларның Минзәлә кальгасына солдат хезмәтенә алып киттеләр. Жирәбә буенча.





    * * *



    Утызлап, ипи-тозлык та урысча сүзләр белмәгән татарларны Минзәлә кальгасында, исеме казарма булган, зур, кызыл кирпечтән салган ике катлы йортка кертеп урнаштырдылар. Толмач булып йөргән керәшен татары Дангаев бу казарма исемле урыс йортында ничек яшәргә кирәклекне өйрәтте:

    — Бәдрәф урамда. Казармадан чыккач койма буйлап салынган озын такта бина. Бер катлы. Унике ишекле. Суны монда атлы мичкә белән ташыйлар. Сез йоклаган бүлмәнең ишек төбендә, тумбочкада чиләк белән эчәргә су сезгә. Янында бакыр кружка. Берәмләп, ялгыз казармадан чыгып йөрмәгез. Урысларның кыйнаулары ихтимал. Аннан уяу булыгыз — урысларның сезнең янга кереп ризыкларыгызны (ашандыларыгызны), акчаларыгызны талаулары бар. Каршы тормагыз, бирегез. Бирмәсәгез, бик каты кыйнаячаклар. Имгәтүләре дә бик ихтимал. Сез, татарларны, һәр елны кыйныйлар монда.

    «Сез, татарларны!..»— ди бит әле керәшен тәресе. Хач таккач узен татардан өстен куя ахрысы, мәхлук җан дип эчтән генә уйлап куйды Мәүлетдин.

    Икенче көнне үк «каралу» башланды. Анда анадан тума чишендерәләр икән. Ә теге керәшеннең исеме Никодим икән. Мунчада юынганда, кеше юк җирдә генә тоташ чишенә торган татар егетләренең «тик торганнан анадан тума калып» чишенәселәре килми иде. Тик бу синең эссе ташлы мунча эчең, йәисә туган-үскән авылың түгел, үз белдегең белән генә бернәрсә дә кыла алмыйсың! Патша казармасы монда! Чишенеп ялангач калган татарларны берәм-берәм, өстәл артларында тезелешеп утырган әфисәрләр, доктор-фельдшерлар алдына кертеп бастыра башладылар. Бу эшне, чишенеп шәрә калган татарларга нилектәндер кинәт якын булып киткән керәшен Никәдим дәдәй эшләде. Зур бүлмәдә, шәрә хәлдә, ике учлап ят җирен каплап каткан татар егетләре арасыннан, кулындагы кәгазьдән берәрсенең исемен, әтисенең исемен әйтә:

    — Сәмигулла Тайгун улы.

    Ялангач татар үзенең исемен, әтисенең исемен кычкырып әйткәнне ишеткәч, тагын берәр Сәмигулла Тайгун улы юкмы икәнни дип диварга сөялгән якташларын, ике якка да карап барлап чыга да, юк икәнне аңлагач, шыбыр тиргә төшә. Күршесе бөеренә төртмәсә, үзенең исеменең Сәмигулла икәнен исенә төшерергә, ялтыратып, чалгы пәке белән кырган татар башы эчендәге, татар миенең кыюлыгы да, тәвәккәлеге дә, сыры да җитмәс иде. Керәшен Никәдим аның бер кулын ят җирен тотуыннан шакарып алып җитәкли дә, «кәмисиә» алдына алып кереп китә. Монда калганнары үзләренең тере калганнарына сөенеп, «Аллага шөкер, мин калдым бит әлегә!»— дип уйлап, авыз эченнән генә дога укый башлый. Яшен атканда, күк күкрәгәндә, курыкканда укый торган доганы: «Ләхәүлә вәлә күәти!..», «Ләхәүлә вәләкүәти!..», Ләхәүлә вәләкүәти »

    Кереп киткән никрут кире чыгып, керәшен яңасын алып кереп киткәнче укыйлар. Чираттагы татарны керәшен Никәдим тагын алып кереп киткәч, тагын тотыналар укынырга.

    Керәшен тагын чыга, тагын алып кереп китә чираттагы татар баласын, исемлек тотып тагын чыга. Һәм ул кәгазьгә карап чираттагы корбанны эзли башлаганда диварга эссе, тирләгән аркалары белән терәлеп каткан татар балалары бер генә теләктә булалар: «Әй, Ходай-йым! Минем исемемне, газиз әтиемнең исем-шәрифен генә әйтмәсә ярар иде инде, бу керәшен абзый! Тагын берәү аша гына булса да ярар иде. Тик әлегесендә генә түгел!»

    — Мәүлетдин Әмәмәтдин улы!

    Мәүлет дивардан аркасы белән этенеп аерылды да, керәшеннән җитәкләтмичә, бер кулы белән гаурәтен каплап, икенчесен гәүдәсе буйлап салындырып, «каралырга» кереп китте. «Караучылар» тезелеп утырган өстәл алдына идәнгә дүрткелле кечкенә келәм кебек нәрсә җәелгән. Никәдим дәдәй Мәүлетдингә шунда басарга кушты. Келәм өстенә басты да Мәүлетдин тынды.

    Үзара сөйләшеп нәрсәдер тикшергән «караучылар» туктап, игътибарларын алларында басып торган чираттагы никрутка юнләттеләр. Кабаланмый гына бүлмәдә тынлык урнашты. Барысының а күзләре яңа никрутка текәлде, телләр хәрәкәтсез калдылар, авызларның кайберләре ябылды, кайберләре, киресенчә, ачылды һәм ябыла алмыйча шулай ачык килеш калды. Бераз вакыт бүлмәдә тынлык хөкем сөрде. Чөнки алларында басып торган шәрә татар егетенең гәүдәсе табигать тарафыннан сирәк бирелә торган чибәр, таза гәүдәләрнең берсе иде. Мәүлетдин бик нык, физик яктан авыруның, гариплекнең нәрсә икәнен белмәгән татар нәселеннән иде. Аннан соң ул, дөньяга килгәннән бирле күп һәм матур итеп эшли белеп, бик тә көч утырткан иде. Күкрәк, корсак, арка билләр ишкән бау кебек мускуллар белән капланганнар. Җәй көннәрендә печән вакытында, урта кул чүмәләләрне ул өч яклы, озын саплы агач сәнәк белән бер генә кадап алып биек кибән башына ыргыта белә. Шундый чакта барлык эшләгән халык бер мизгелгә генә булса да туктап, аның ыргытканын карый, соклана, тел шартлата. Һәм карап торганнар и-э-эх, шулай итепләр мин дә ыргыта алсам иде печән чүмәләсен дип кызыгып та, көнләшеп тә карыйлар. «Күзем тия күрмәсен!» дип, тфү-тфү дип читкә карап төкергәндәй итәләр. Мәүлетдин уналты яшеннән (шуңа кадәр көч утыртсын дип аны картлар көрәшкә кертмәделәр) тирә-як авылларда уздырылган Сабан туйларында катнаша башлады, атаклы батырлар белән бил алышты һәм аларны җиңә башлады. Өч ел үтүгә Сабан туйларында Мәүлеткә тиң батыр юк иде инде. Тегермәннән авыр йөк белән кайтырга чыга бер пычратрак юлдан. Сай Кичү дигән урында арбасы дүрт тәгәрмәч белән кичү төбендәге ләмгә батып, бик ныклап утыра. Күпме генә көчәнеп тартса да, ат утырган арбаны ләмнән өстерәп чыгара алмый. Күп җәфалана торгач, Мәүлетдин атны тугара да, сыртына учлап сугып ярга чыгарып җибәрә. Арбаның ике тәртәсен бер-берсенә тарттырып каеш аркалык белән яхшылап бәйли. Тәртә арасына үзе керә егет. Тәртәләрне уңга-сулга боргалап, алгы тәгәрмәчләрне азрак ләмнән арындыра, бушандыра. Киң күкрәге белән тартып бәйләнгән каеш аркалыкка ята биреп алга таба иелә төшә дә, ике тәртәне зур куллары белән ныклап кысып тотып алып, арбаны алга өстери башлый. Арба ыңгырашкан авазлар чыгарып карышып карый. Тик егет аны, төягән капчыклары белән бергә, бар көчен салып, ләмнән өстерәп алып, ярга тартып чыгара. Арбаны тарткан чакта киндерәләре өзелгән ике чабатасын салып йөк өстенә ыргыта да, ләмгә пычранган оекбашлардан гына торып кала. Өстеннәбн пар чыгып торган җирән кашка биясен арбага яңадан җитә башлый:

    — И-и, хайва-ан! Әйтәм, куптарып ала алмыйсың арбаны, ярыйсы гына авыр икән шул!

    Менә шул егет Мәүлет «каралуда» басып тора. Өстәл артында утырган, кырлары алтыннан ясалган күзлек кигән зур борынлы карт доктор җайлап кына урыныннан кузгалып торды да, вак кына адымнар белән басып торган никрут янына чыкты. Гәүдәсе белән Мәүлетдиннең кулбашына да җитми иде карт доктор. Нечкә озын бармаклары белән капылт кына арттан никрутның биленә төртте. Мәүлетдин көлеп җибәрде.

    — Син нәстә, татар баласы?!— диде врач акрын гына татарчалап.

    — Кызык бит, тик торганнан төртәсең,— диде Мәүлетдин. Тавышы көр иде егетнең. Доктор Мәүлетдиннең алдына чыкты да, бик зур булмаса да, каты йодрыгы белән аның корсагына китереп сукты. Агач чиләк төбенә суккандай тонык кына «дыңк» сымаграк аваз чыкты. Мәүлет доктор сукканга кымшанмады да. Егетнең корсагы калын агач такта кебек каты иде. Доктор урысчага күчте.

    — Миңа таба иел!

    Никәдим керәшен тәрҗемә итте. Доктор егетнең тешләрен карады, күз кабакларын күтәреп тикшерде. Акрын гына пышылдап татарча сорады:

    — Исемең ничек?

    — Мәүлетдин мин. Зәй-Каратай егете.

    Доктор тагын пышылдады:

    — Патша солдаты буласың киләме?

    — Килми,— диде егет. Аз гына уйланып торды да өстәде:

    — Мин бит игенче. Патшага икмәк кенә үстерәсем килә минем.

    Сугышчы солдат буласым килми.

    Карт доктор елмайды да, Мәүлетдиннең кул-аякларын, күкрәк, бил тирәләрен тоткалап тикшерә башлады. Мәүлетдин түзмәде:

    — Ярар инде, абзый кеше, сәрмәнмә! Мине тоткалыйсың, ә минем кытык килә. Аннан мин бит инде сиңа базарга сатарга алып килгән айгыр, йәисә сыер малы түгел.

    Доктор көлеп җибәрде дә, уң кулы белән биш бармагын тырпйтып егетнең түгәрәк күт битенә шапылдатып китереп сукты:

    — Айгырдан да шәпсез син, татар малае! Нәсел айгырыннан да!

    Өстәл артына кереп утырды да, үзеннән уң яктагы мыеклы, бакенбардлы әфисәргә урысчалатып мөрәҗәгать итте:

    — Николай Николаевич! Игътибар итегез бу гололобыйга. Бик сирәк очрый торган экземпляр. Мондыйлар урыс милләтеннән булганнар арасында күптәннән юк инде. Эчәләр урыслар. Шунлыктан физик яктан да, башка яктан да вакланалар, йомшаралар. Патша галиҗәнаплары кул куйган әмергә таянып, бу татарны гусарлыкка җибәрик.

    Полковник шик белдергәнрәк тавыш белән әйтеп куйды:

    — Анда бит атлар. Хәрби атлар. Һәм бик югары кылыч һөнәре. Баш кирәк, җитезлек кирәк.

    Доктор Мәүлетдингә татарча дәште:

    — Хуҗалыгыгызда атлар бармы?

    — Бар. Дүрт ат. Икесе эш аты, берсе колынлый торган бия. Ә дүртенчесен Сабан туйлары өчен тотабыз. Чабыш аты анысы.

    Полковник сөйләшмәсә дә, татар телен яхшы аңлый иде. Мәүлетдинне тыңлагач баш какты:

    — Яхшы! Мин риза! Барсын гусарлыкка! Бик җитез, башлы егеткә ошаган. Күзләре тулы уй! Ике-өч айда урысчага да өйрәнеп дип ныклы уйлыйй мин. Ә кылыч һөнәре, джигитовка татарлар өчен авыр түгел ул. Алар туганда ук егет булып туалар. Беләм мин аларны. Сугышларда бергә күп булырга туры килде.

    Казарма эчендә кичен йокларга яткач Мәүлетдин йокыга китә алмыйча байтак боргаланып ятты. Аның нык итеп тәне кычыта иде. Бик озак җәфалана торгач, Чулман елгасы буендагы Яр Чагыл авылыннан килгән Сәмигулла исемле егетнең бөеренә төртте:

    — Сәми! Нигәдер йоклап булмый бит әй! Бөтен тән кычыта. Үзе, тәндә әллә нәрсә йөргән кебек. Нәрсә икән? Бездә бет юк бит инде? Бөрчәме әллә?

    Сәмигулла да йокламый икән:

    — Борча сиңа! Урыс кандаласы!

    — Нәрсә-ә! Нәрсә дисең син?

    — Кандала дим.

    — Нәрсә була ул?

    — Кан эчә торган сасы бер нәстә инде. Беттән әллә ничә тапкыр зур. Сасы үзе. Чебеннән дә зурраклары була. Илләмә эчә инде канны. Кып-кызыл була эчеп туйгач. Ә кан эчмәгәндә кибәк кебек төссез бер нәстә инде.

    — Син каян беләсең ул кандаланы? Бездә юк бит ул.

    — Мин аны урысларның Родионовка дигән авылларында өй бураганда белдем. Илләмә дә ашадылар инде. Әле кар китмәгән иде. Март аенда эшләдем. Идәннәрендә ятып түзеп булмый. Өскә түшәмнән сикерәләр. Шуннан, шул кандала ашаганга мин түзә алмыйча, сарай кыегы астына, печәнлеккә чыгып киттем. Ул кандалага каршы бернәрсә дә эшләп булмый, Мәүли. Түз инде син дә минем кебек. Йокларга тырыш!

    — Тырыш, имеш, Тырышырсың бу хәтле ашауга. Бетне, бөрчәне күргәнем бар. Ә мондыйны күргәнем юк иде әле минем!

    — Иртән яктыргач күрерсең син аларны! Дивар ярыкларында, менә бу без яткан сәндрә агачларында инде алар. Иртән күрсәтермен.

    Күрсәтте иртән Сәмигулла Мәүлетдинга урыс кандаласын. Сәндрә башларында, такта ярыкларында эреле-ваклы, төн буе кан эчкән кып-кызыл кандалалар иде. Очлы күтлеләр үзләре, үзләре сасылар, үзләре кеше канын эчеп кып-кызыл булганнар. Кара-кучкыл кандалаларны беренче мәртәбә күрүе иде Мәүлетдиннең.

    — Сасылар әй үзләре!— диде Мәүлетдин ярык тулы кандалаларга җирәнеп карап. — Ходай бу канэчүчеләрне нәрсәгә дип яратты икән инде?!

    — Урысны яраткан кебек инде!— диде Сәмигулла. — Ул да бит безнең канны эчеп, безне изеп, чукындырып яши.

    Сәмигулла сөйләп бетермәде. Шулчак, таза гәүдәле биш урыс егете болар яткан сәндрәгә якынлашып атлыйлар иде. Чабата киндерәсен тезенә кадәр уратып мендергәннәр барысы да. Ыштыр өстеннән. Озын, керләнгән сары чәчле, таза гәүдәле урыс уң кулын күтәрә биреп, артыннан килгән иптәшләрен туктатты. Урысча сөйләсә дә, аңлашылды — таларга кергәннәр иде.

    — А ну, гололобыйлар! Капчыкларыгызда ашандыдан нәрсә бар, чыгарыгыз! Акчаларыгызны миңа бирегез!

    Мәүлетдин, йөзе каралып чыккан, күршесе Сәмигуддага карады:

    — Нәрсә кирәк бу кара йөрәккә бездән?

    — Безнең ашандыны, акчаны бирүне таләп итә.

    — Ничек инте таләп итә?

    — Шулай. Урыс таламаса үлә бит ул, яши алмый.

    Урыстан суган, сарымсак һәм тагын нәрсәдер кушылган сасы ис килә иде. Күптән юынмаган тән исе иде бугай. Сәмигулла баш астына салып яткан бишмәте янындагы капчыкка үрелде:

    — Кыйный башламас борын биреп котылу хәерлерәк. Өченче ел безнең күрше Мәнәхетдин абзыйны «каралуга» барган җиреннән, әтисе арбага салып алып кайтты. Шундый урыслар кыйнаган. Кан

    коелып өч көннән үлде...

    — Күп сөйлисең!— диде сары урыс. — Бир тизрәк? А то!..

    Сәндрәдән торып утырды Мәүлетдин. Зур кулын күршесенең аркасына салды.

    — Чишми тор капчыгыңны, Сәмигулла дус! Ашамый торсын әле, сасы урыс, татар ризыгын. Мин сөйләшим аның белән башта татарчалап.

    Мәүлетдиннең әйткәнен урыс аңламаса да, тавыш кискенлегеннән чамалады. Йөзе кырысланды. Сәндрәдән төшкән Мәүлетдингә җикерде:

    — Мен кире нарга!

    Сәми тәрҗемә итте:

    —Сиңа кире сәндрәгә менәргә куша.

    Мәүлетдин урысның килгән ягына кулын сузып күрсәтте:

    — Алдыңнан артың матур, урыс. Каян килгәнсең, әйдә, шунда ычкын!

    Урыс күп сугышып, кеше кыйнап өйрәнгән бәндә иде ахрысы. Ул китереп сукканнан Мәүлетдиннең күзеннән ут көлтәсе белән очты. Беренче сугуга икенчсесе, тагын да ныграк өстәлде. Тик Мәүлетдин егылмады да, чигенмәде дә, аяк өсте басып калды. Урыныннан кузгалмады.

    — Син нәрсә, урыс?!— диде ул гаҗәпләнеп. Сиңа бит әле тигән кеше юк, ә син кул озынайтасың.

    Урыс сул кулы белән биленә таянды да, мыскыллап елмайды:

    — Мин сораганны бирегез тизрәк! Югыйсә!..

    Кулы белән Мәүлетдиннең күлмәк якасыннан эләктерде дә үзенә таба тартты:

    — Ну, Мамай! Ычкынып кара инде хәзер минем кулдан!

    Мәүлетдин кабаланмыйча гына сары чәчленең күлмәк изүеннән тоткан уң кулының беләзегеннән сул кулы белән эләктереп алды да, аны кыса башлады. Урысның зәңгәр күзләрендә башта аптырау хасил булды, аннан гаҗәпләнү килеп чыкты. Шулардан соң инде авыртудан яшь ага башлады күзләреннән. Ә Мәүлетдин дәшми генә урысның кулын беләзегеннән кысуын дәвам итте. Зәңгәр күзләр авыртудан төсләрен югалта башлап агара башладылар. Урысның тез буыннары йомшарды, ул чүгәли башлады. Мәүлетдин урысны кул беләзегеннән тоткан хәлдә аңарга чүгәргә ирек бирмәде. Аның кулын биреп, аз гына гәүдәсен турайтып өскәрәк күтәртте дә, уң кулының уч төбе белән төсләрен югалтып бетерә язган ике күз уртасына, маңгайгарак китереп «манчыды». Әле генә гайрәтле булган сары чәчле урыс баласы, артында басып торган иптәшен аяктан егып, аның аша очып сәндрә астына кереп китте. Аңардан бер генә аваз да чыгып өлгермәде. Шул чакта урысның сул ягында, бер генә адымга арттарак торган җитү җирән чәчле, кып-кызыл битле икенче иптәше акырып пычак белән Мәүлетдингә ташланды. Каршы сугуы каты булды Мәүлетдиннең пычаклы урыска. Тешләр тешләргә тиеп шыкырдадылар. Борыныннан, колак тишекләреннән атылып кара кан бәреп килеп чыкты. Пычагы белән бергә беренче урыс артыннан очты монысы да. Өченче урысның сукканын көтмичә өстән леркәсенә китереп бирде. Анысы тавыш чыгармыйча Мәүлетдиннең аяклары астына ишелеп төште. Дагалы итеге белән Мәүлетдиннең касыгына тибәргә чамалап дүртенче урыс аягы белән селтәнде. Мәүлет ике куллап итекле аякны һавада, башыннан, үкчәсеннән эләктереп алды да, кискен итеп сулга борды. Аяк тубыктан шартлады — сеңерләр өзелде, сөякләр урыныннан чыктылар. Йөрәк өзгеч тавыш белән акырып урыс пычрак идәнгә тәгәрәде. Юан гына таяк тоткан бишенче «кәсепче», үзенә чират җиткәнне аңлап өлгерде ахрысы. Таягын ташлады да, казармиадан тышка чыга торган ишек ягына ташланды.

    Ярты сәгать чамасы үтеп китүгә Мәүлетдин белән Сәмигулла казармада командалык иткән фельдфебель Ляшенко алдында, каптеркада басып торалар иде инде. Сәмигулла да урыс телен бөтенләй белмәмешкә салынды. Ипи-тозлык сукаласа да, хохол фельдфебель егетләрне алып кергән көйгә үк акыра башлаган иде. Мәүлетдиннең күз карашына барып төртелгәч, коелып төште. Егетнең күзләрендә курку дигәннең әсәре дә юк. Фельдфебель алдында, «Инде синнән нәрсә көтәргә була инде?!»— дигән караш белән, әзмәвердәй, зур ике куллы, киң күкрәк җилкәле, «Мамай калдыгы» тыныч кына басып тора иде.

    Инде ун елдан артык шушы «никрутларның» карала торган казармасында «набор вакытларында служить итеп» уздыра фельдфебель Ляшенко. Елга ике мәртәбә — иртә җәйдә һәм көзнең соңгы аенда. Һәр елны берничә гайяр урысны оештырып татар, чуваш, черемес, мукшы никрутларын талата шулардан. Табышның яртысы Ляшенкога, яртысы талаган урысларга. Фельдфебельгә таладылар диеп жалу белән кергән никрутлар шул төнне ук һушларыннан язганчы кыйналалар. Акча таланган, ризык ашалып беткән, казарма эчендә елга ике тапкыр була торган талауның, кыйналуның очы суга салынган һәм юкка чыккан. Толмач Никадим да белә ул турыда, белми түгел. Тик дәшми. Фельдфебель аңарга дәшмәгән өчен өлеш тә чыгармый. Тик Никадим «чучмекларны» — урыс булмаганнарны яклап чыкса, үзенә нәрсә буласын яхшы аңлый. Алай-болай ризасызлык белдерсә, Ляшенко аны бу дөньяда яшәтмәячәген белә толмач. Чөнки ул православный, чукынган булса да, урыс өчен иң башта ул татар! Та-а-атар! Аннан соң гына урысның кирәге өчен генә ул крешенный татарин! Вакытлыча гына анысы да. Кирәге беткәч ул тагын татарин вонючий!

    Һич тә курыкмыйча алдында басып торган олпат гәүдәле татаринга карап фельдфебель шомлана төште. Нәрсә эшләргә? Бик тәвәккәл, гайрәтле егеткә ошаган бу малай калдыгы! Курку-каушавын сиздермәскә тырышып, тавышына «корыч» кушып сорады фельдфебель:

    — Закон бозып син, нигә никрутларны кыйнадың? Тюрьмага утырасың килдеме? Утыртырбыз, теләгең булса алай.

    «Закон», «Тюрьма», ике сүзне аңлады Мәүлетдин.

    Сәмигуллага карады:

    — Әйт бу салынкы мыекка! Толмач чакырсын! Мин урыс телен белмим бит.

    Толмач килде. Сугышуның сәбәбен толмач тәрҗемә иткән уңайга ук Ляшенко карарга килгән иде инде: «Бу Мамайларның икесен дә бүген төнен юк итәргә! Һәм бетте-китте. Югыйсә үзеңнең бетүең бар!»

    Никадим толмачтан әйттерде:

    — Барыгыз, чыгыгыз казармага! Иртәгә иртән полковник Егоровка, ул килгәч доложить итәрмен! Барыгыз!

    Никадим толмач тонык кына тавыш белән тәрҗемә итә иде. Фельдфебель әйткәннәрне тәрҗемә итеп бетергәч, тавыш барышын үзгәртмичә өстәде:

    — моннан чыккач бәдрәфкә барыгыз. Мине шунда көтегез!

    Такта бәдрәфкә кабаланып килеп керде дә, сүзне кыска тотты:

    — Сезнең икегезне дә бүген төнлә үтерәчәкләр. Суеп йәисә буып, йоклаган җирегездә. Хәзер үк, моннан чыгу белән, миннән, байтак ара калып, миңа иярегез. Мин полковник Егоров яшәгән йорт янында туктап, башны өскә күтәреп карармын. Аннан соң казармага китәрмен. Курыкмагыз, мин янында туктаган ишекне шакыгыз. Полковникның денҗигы бик шәп мишәр егете. Исеме — Гайнулла. Әйтегез, срочно дигез, полковник кирәк, дигез. Срочно дигән сүз бик тиз кирәк дигәнне аңлата. «Срочно»нгы исегездә калдырыгыз! «Срочно!» Полковниккакергәч, толмач кирәк безгә, дигез. Курыкмагыз! Ул мине чакыртыр. Сөйләрбез барысын да.

    Ничек килеп чыкты, ничек сугыштыгыз.

    Һәм толмач сөйләгәнчә булды да. Бу көтелмәгән хәлне полковник Егоров бик зур игътибар белән сүзсез генә тыңлады. Үзе килгәнче, никрутлар кабул итү үзәгенең нәчәлнигын, урыс булмаган никрутларның ел саен берничәсе һәлак булуның сәбәбен ачыклый алмаган өчен башка хезмәткә күчерделәр.

    Егоров, атаклы полководец Суворов Александр Васильевич белән Альп походын үткән офицер иде. Бөек Сәрия Екатерина II вафатыннан соң тәхеткә аның улы Павел I дигән исем белән, утырды. Альп походыннан җиңелеп кайтәкан генераллисимус Суворовның башкалада инде кирәге юк иде. Бер генә ат җиккән арба белән Суворов Петербургка килеп керә. Аны каршы алучы да, патша сараена чакырып хөрмәтләүче дә юк. Екатерина II замананда яраткан генералы Суворов, Казаннан алып Мәскәүгә кадәр әсир Пугачевны тимер читлек эчендә, сак начальнигы булып алып бара. Дан алган карт Суворовның Павел I гә кирәге юк инде. Чөнки ул әнисе яратканнарның барысын да урыннарыннан куып отставкага Себергә сөргенгә озата башлады. Үлеп котылмаса Суворовны да, бәлки, Себер яклары үз кочагына алыр иде.

    Суворов Санкт-Петербургка авыру хәлендә кайтып егыла. Петербург велможаларының барысы да патша Павел I дән куркып, аның хәлен белергә дә килмиләр. Тик, Казан яныннан, татар морзалары нәселеннән чыккан һәм, татар сәләте аркасында урысның бөек шагыйре була алган, Гавриил Державин гына килә үлем түшәгендә яткан Суворов янына. Ул инде Бөек суворовның бу дөньядан китәсен бер күрү белән үк аңлый. Державин полководец-солдатны, үлмәссең әле дип тынычланлырып тормый, үзенең нигә килүен турыдан ярып сала:

    — Александр Васильевич! Мин синең кабер ташына яза торган эпитафия уйлап чыгардым һәм шуны сиңа укырга диеп килдем.

    Күп мендәрләр өстендә утырып-ятып торган генераллисимус Суворов карлыккан тавыш белән акрын гына әйтә:

    — Укы!..

    Шагыйрь үзе уйлап чыгарган эпитафияне укый:

    — Здесь лежит Суворов!

    Бөек Русия булсын өчен урысларның басып алу сугышларында бик зур акыллылык, батырлык һәм ерткычлык күрсәткән, тәнендә яртылаш татар каны аккан карт генераллисимус, бугазыннан үлем эләктергән хәлендә күз яшен түгеп елап җибәрә:

    — Прелестно! Прелестно!

    Бу аның соңгы сүзләре була һәм ул кичен җан тәслим кыла.

    Полковник Егоров Альп походында иң алдагы авангард отрядны җитәкләп сугышкан офицер. Һәм батырлыгы, кыюлыгы, башында үз уйлары-фикерләре булганга Суворовның үзе тарафыннан хөрмәт ителгән сугышчы иде. Павел I патша булгач, Русия армиясендә «Суворов бөркетләренә» хөрмәт бетеп, аларны «күрми» башладылар. Сугышчан офицер кыю, батыр Егоровны көлгән кебек иттереп, никрутлар белән шөгыльләнергә куйды.

    Мәүлетдин белән Сәмигулланы тыңлады да, денщик өйгә кереп китте һәм ике татарның полковникны күрергә теләүләрен адъютантка җиткерде. Эшчәнлеге, тырышлыгы, аз сүзлеге һәм хәмерне капмаганлыгы өчен денщик Гайнуллага хөрмәт белән караган, ел ярым эчендә аңарга кул күтәреп бер генә мәртәбә дә сукмаган адъютант башын ия биреп тыңлады Гайнулла сүзен бетергәч, акрын гына кулбашына сукты:

    — Якташлармы әллә?

    — Никак нет, господин капитан! Үзебезнең татарлар!

    — Яхшы. Хәзер әйтермен полковникка.

    Полковник адъютантын утырган килеш тыңлады да, татарларга керергә рөхсәт итте. Ике никрут кереп ишек төбенә бастылар. Икесендә дә буйлы, киң төпле киндер ыштан, ак күлмәк, кара камзул. Берсенең башында кара төстәге искерәк кенә бәрхет түбәтәй, икенчесендә киез эшләпә. Аякларында тула оек, берничә генә көн киелгән чабаталар. Күрә-белгәннән бирле Егоров һәрвакыт татарларга сокланып карый. Тик ул халыкның холкын, үзен тотышын, хәтта киенүләренең тәртибен дә аңлап, төшенеп бетерә алмый. Татар һәрвакыт юынган, кырынган, киемендә пычрак та, ертык-тишек җире дә юк. Искедәнрәк киенгән булса да ямавы да матур итеп салынган була. Хәмер эчкән татарны үз гомерендә Егоров күрмәде. Альп вакытында авангардта — иң алдан барган штурм отрядындагы солдатларның яртысыннан күбесе татар егетләре иде. Упкын аша салынган Җен күперен французлар шартлатып җимергәч, яңа күпер сала башларга иң беренче булып зур куллы, киң җилкәле татар гренадерлары тотынды. Әле бүгенге көнне дә Егоров тагын бер нәрсәне аңлый алмый. Альп тауларын уңышлы үтеп австриялеләр белән кушылгач, батырлык күрсәткән офицер һәм солдатларны бүләкләү башлана. Шунда суворов күрсәтмә бирә:

    — Татар солдатларына тәреле орден-медальләр бирмәскә! Тәреле бүләкне алар алмаячаклар! Бүләкне татарларга акчалата йәисә түгәрәк медальләр белән генә бирергә.

    Походлар тәмамлангач, шулай эшләделәр дә.

    Ишек төбендә басып торган ике татар никрутына полковник дәшмичә азрак карап утырды. Аннан соң сорады:

    — Нигә кердегез миңа?

    Гәүдәгә тазасы күршесенә башын бормыйча гына нәрсәдер пышылдады. Тегесе чабаталы аякларын кузгаткалап куйды да, азрак шом сизелгән тавыш белән, полковникка карап, акрын гына урысчалады,

    — Толмач нады! Урыски язык нашыныкы плухы знай!

    Полковник ымлавы буенча денщик чыгып йөгерде. Берничә минут үтүгә хәле-тыны бетеп, керәшен Никадимны алып та килде. Мәүлетдин сөйләгәнне толмач полковникка тәрҗемә итеп тә бирде. Егоров байтак уйланып утырды. Өй эче тып-тын. Тик диварга эленгән ике герле сәгать кенә вакыт саный:

    — Тек! Тек! Тек! Тек!

    Полковник башын күтәреп керәшенгә туп-туры карады:

    — Син монда толмач булып ничә ел катнашасың инде?

    — Алтыга китте.

    — Нинди телләр беләсең?

    — Татар, чуваш, мари телләрен әйбәт беләм. Ә мукшы теле белән удмуртныкын каралу ком-комссиясенә җитәрлек дәрәҗәдә сукалыйм.

    — Яхшы, алай булгачя. Бу татар сөйләгән турыда син нәрсә уйлыйсың һәм нәрсәләр беләсең? Сөйлә!

    Никадим үрә катып басып тора иде. Егоров аңарга үзеннән аз гына читтә торган артлы урындыкны күрсәтте.

    — Шуны ал да минем алга утыр, Никадим Петрович. Сөйлә белгәннәреңне.

    Никадим урындыкны алып Егоров каршысына куйды да утырды. Башын азрак кырынрак салып, үзенең итек башларына карап уйланып утырды да, аннан соң полковникка карады. Керәшен татарының күзләрендә тәвәккәллек утлары яналар иде.

    — Господин полковник! Мин инде монда алтынчы ел күрәм мондый гаделсезлекне һәм урыс милләтеннән булмаган никрутларны талауны, кыйнауны, имгәтүне. Мин хәзер Сезгә үзем белгәнне һәм үзем уйлаганны тоташ сөйләп бирәм. Беткән баш беткән — башкача минем түзәр әмәлем калмады. Мин сөйлим, ә Сез шул мин сөйләгәнне тикшерергә боерык бирерсез дип уйлыйм. Чөнки минем сөйлиселәр бар да дөрес.

    Мондагы никрутларны талау, кыйнау, үтерүләр безнең пунктта фельдфебель Ляшенко килгәннән соң башланды. Ул килгәнгә ел тулар тулмаста. Кичә үзләрен талатмыйча менә бу татарин Бармагы белән төртеп Мәүлетдингә күрсәтте:

    — бер үзе дүрт урысны кыйнады. Икесе бүген дә лазаретта яталар. Берсенең тубыктан аягы чыккан, сеңерләре дә өзелгән бугай. Икенчесенең колагыннан кан килү бүген иртән генә тукталган. Минем уемча, талауны оештырган никрут белән пычак күтәргән никруттан сорау алырга кирәк. Лазареттагыларыннан да. Бу талауны туктатырга вакыт һәм аны Сез генә эшли аласыз.

    Полковник толмачны бүдермичә тыңлады. Никадим сөйләүдән туктагач, аның күзләренә карап сорады:

    — Курыкмыйсыңмы, Никадим Петрович?

    — Куркам, әлбәттә. Җан берәү генә бит. Курыксам да, өмет Сездә. Ел саен талау, кыйнау, имгәтү бара. Бигрәк тә татарларны. Мөселманнар бит. Берничә үтереш булды. Имгәнгәннәрне авылларына озаталар. Шунда үләләр инде алар, йәисә гомерлек гарип булып кан төкереп, юньләп эшли алмыйча капка төпләрендә утыралар инде.

    — Ә бу татарин курыкмыймы икән? Сора әле?

    Мәүлетдин сорауны тыңлагач җаваплады:

    — Нигә мин ул урыстан куркыйм ди инде. Иртәме, соңмы — без Ходай тарафына китәчәкбез. Якты дөньяда кемнән дә булса куркып, өркеп яшәгәнче, без мөселманча, шаһит булып китү фарыз. Курыкмыйм мин. Үзем тими мин кешегә һәм үземә берәүдән дә суктырмаячакмын.

    Никадимның тәрҗемәсен тыңлап бетергәч, полковник Егоров адъютантына боерык бирде:

    — Татарларны таларга кергән өч никрутны аерып төрле урынга бикләгез. Сорауны үзем алырмын. Лазаретка барып теге ике татар кулы аша үткәннәрдән сорау ал. Кем кушкан аларга татарларны таларга. Әллә беркем дә кушмыйча үз белдекләре белән тотынганнармы? Нык итеп ачыкла!

    Шул вакыйгалардан соң дүрт көн узгач, фельдфебель Ляшенко погоннары өзеп алынган хәлдә ике жандарм сагы астында Казанга озатылды. Никрутларны талау җинаяте туктатылды. Тагын кабатланмасын дип, никрутлар яшәгән казарма бүлмәләренең ишек төпләренә гарнизон солдатларыннан дневальныйлар куела башлады.



    (Икенче кисәк)

  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх