• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Ачлык мәйданы


    Рига каласы. 1988 елның декабрь урталары. Латышларның «халык фронты» штабы урнашкан бинага килеп керү белән мине поляк кызы Рита Казакевич сәламли:

    — Закис! Казаннан якташларың килгән. Казаннан. Сәгатькә якын инде сине көтеп утыралар.

    Дивар кырында утырган хатын белән ирне күрсәтә.

    — Без аларга кофе тәкъдим иткән идек, алар чәй сорап алдылар. Без бит татарлар! — диләр.

    Танышабыз. Хатын миннән яшьрәк, бик чибәр. Башына калфак кигән, бәйләнгән, өрсәң очарга торган ап-ак төстәге юка гына шәл ябынган, Аһәңле, моңлы тавышы колакны иркәли.

    — Исәнмесез, Зәки абый! Минем исемем Кояш!

    Җентекләп карыйм. Эчкә җылы йөгерә. Кыяр-кыймас кына сорыйсы итәм:

    — Тимбиковамы?

    Йөзе тагын да нурлана, елмаюы искиткеч матур.

    — Әйе, Кояш Тимбикова мин. Беләсезмени?

    — Беләм. Өйдән суган урлап, аулак өйгә аш пешерергә барганыгыз турында укыганым бар…

    — Ә-ә-ә!— дип суза, үзе көлә, кырында сабыр гына басып торган иргә күрсәтә.

    — Минем иптәшем, Рейн!

    Мин аңлап бетермим, ялгыш ишеттем дип уйлыйм.

    — Ничек, ничек?

    — Рейн аның исеме. Әти-әнисе зыялылардан булган, улларына шушы исемне биргәннәр.

    — Ә-ә-ә! — дип сузам мин нәрсә дип тә әйтергә белмичә. — Алай икә-ән! Иптәшегез икән!

    Өстәл артына утырышабыз. Кояш миңа, Рита Казакевичка карап ала да елмаеп, урысчалатып сүз башлый:

    — Безнең Рейн белән Латвиядә инде унбишенче көнебез. Дубултада ялга килгән идек. Дубултада. Исебез китеп кичләр буе телевизор карыйбыз. Чын көрәш бара бит монда! «Халык фронты», курыкмыйча, Латвия азатлыгы өчен көрәшә. Ә Сез Зәки, декабрь башында уздырылган Латвия халыклары форумында чыгыш ясап башыгызны урыс балтасы астына салдыгыз бит! Сез, чыннан да, полковникмы?

    — Полковник.

    — Ракета училищесында укытасыз диләр...

    — Дөрес, укытам.

    — Ул чыгышыгыз өчен юк итәләр бит Сезне…

    Әңгәмәгә Казакевич кушыла.

    — Аның полковник дәрәҗәсеннән мәхрүм итеп, пенсиясез калдырып Совет Армиясеннән куарга тырышалар хәзер, бөтен Латвиядә Зәйнуллин өчен көрәш бара. Ил буйлап полковник Зәйнуллинны яклап имзалар җыю оештырылды…

    Мин Кояштан сорыйм:

    — Берәр йомыш белән килдегезме, әллә инде мине генә күрергәме?

    Акыллы хатын — иронияне тиз эләктереп ала. Ире дә урыныннан кузгалып куя:

    — Сузма, карчык, әйт гозерне.

    Кояш инде аңлап алган ахрысы — монда барлык эшләрне акыллы, белемле полька Рита Казакевич алып бара. Аңа карый-карый сөйли:

    — Киткән чакта миңа Казаннан латыш милләтчеләренә барып, сөйләшеп милли хәрәкәтне ничек оештыруыгызны белешеп кайтырга кушып җибәрделәр. Устав-программаларыгызны, патриотик плакатларның эчтәлекләрен урысчага күчереп бирсәгез бик рәхмәтле булыр идек. Без сезнең үз сүзегезне аяк терәп әйтә белүегезгә чын-чынлап сокланабыз. Зәйнуллинның, татар полковнигының, сез, латышлар белән бергә көрәшкәненә дә шатбыз. Казанга кайткач монда күргәннәрне, ишеткәннәрне үзебезнең милләтчеләргә һичшиксез сөйләячәкбез.

    Рита Казакевич шат.

    — Зәйнуллин октябрь аенда Рига татарларын берләштереп «Идел» оешмасын төзеде. Татарлар анда күп һәм ул оешма инде Латвиядә иң көчлеләрнең берсе. Заки инде армиядә калмас, аны куарлар. Тик «Халык фронты» аны җәберләргә ирек бирмәячәк. Бүгенге көннәрне Латвия, Литва һәм Эстониядә полковник Зәйнуллинны яклау өчен гомуми забастовкага әзерлек бара. Өч республика да күтәреләчәк, эш ташлаячак. Шул турыда хәбәр итәргә Оборона Министры Маршал Язовка өч кешедән торган делегация җибәрелде. Устав, программа һәм «Халык фронты»ның башка документларын бирербез. Татарлар бик батыр халык. Без аның шулай икәнен Литва татарларына һәм үзебезнең Ригадагы татарлар төзегән «Идел» оешмасына карап яхшы беләбез.

    Кояш белән Рейн тагын берничә мәртәбә килеп, латыш, немец, поляк, яһүди көрәшчеләре белән аралашып, барлык булган документ-листовкалар төяп Казанга кайтып киттеләр 1988 елның 23 декабрендә миңа Совет Армиясеннән запаска китәргә Оборона Министры Язовның боерыгы килде. Пенсияне дә, полковник дәҗәсен дә тартып ала алмадылар. Ә бит мин инде Мәскәүгә, Дзержинский исемендәге Ракета гаскәрләре академиясенә, генерал дәрәҗәсе алып, яңа эшкә күчәргә тиеш идем...



    * * *

    1989 елның 16 февралендә Казан каласында Татар милли хәрәкәтен җитәкләүче бер төркем патриотлар Татар иҗтимагый үзәге дип аталган милли хәрәкәтнең I Корылтаен җыйдылар. Ригадан «Идел» җәмгыятеннән биш кешелек делегациягә чакыру килгән. Ул чакыру Латвиянең Халык фронтына җибәрелгән. Чакыру килүгә өч көн дигәндә «Идел»нең гомуми утырышы булды. Һәркемнең Казанга барасы, Корылтайда катнашасы килә. Бик озак бәхәсләшкәннән соң биш кешедән торган делегацияне сайлый алдык.

    15 февральдә Казан аэропортына самолет белән барып төштек. Безне ике җиңел машина белән каршы алдылар. Аэропорт бинасына килеп кергәч мине берәү «Зәки абый!»— дип кочаклап алды. Карасам — Рейн! Рейн, мин, Фоат бер машинага утырдык. Мәхмүт абый, Фәния, Рима — икенче машинада. Юлда Рейн миннән сорый:

    — Зәки абый! Чыгыш ясыйсыздыр бит инде?

    — Әлбәттә, чыгыш та ясамагач, Рига хәтле Ригадан нәрсәгә дип килергә кирәк.

    Минем күңелдә әле Казан татарларына, аның зыялыларына бер генә шигем дә, ышанмаучанлык та юк. Казанда яшәүче, Татарстанда яшәүче барлык татарлар минем якташларым, дусларым, кардәшләрем! Шунлыктан Рейннан мин ясыйсы чыгышымның эчтәлеген яшереп тә тормыйм.

    — Рейн! Өч сорауга тукталып үтәчәкмен. Шуларны тормышка ашыра алсак, Корылтай үз максатына ирешер дип уйлыйм мин.

    — И-и! Шулаймы-ы?! Бик мөһим нинди сораулар икән алар? Әйтегез әле миңа да, сер булмаса.

    — Нинди сер булсын, ди инде. Беренчесе — Татарстан СССРда Союздаш республика статусы алырга тиеш. Шуны таләп итәргә кирәк!

    — Без дә шулай уйлыйбыз. Бик дөрес бу! Икенчесе?

    — Анысы инде болай. Татарстан эшләп тапкан бюджет акчасының 50 % ы Татарстанда калырга тиеш.

    — Бу да дөрес!

    — Өченче сорау: Дәүләт теле Татарстанда берәү генә, татар теле генә булырга тиеш. Латышлар бер генә Дәүләт теле өчен, латыш теле өчен көрәш алып баралар. Шул көрәшкә без, татарлар да, кушылып китәргә тиешбез.

    — Ә урыс теле Дәүләт теле булмыймыни инде?

    — Урыс теле тик «Язык межнационального общения» булырга тиеш!

    — Ай-һай, монысына ук барып җитеп булырмы икән?! Монда трамвай-автобусларда, тукталышларда татарча сөйләшүне дә урыслар тыеп бетерделәр. Безгә «Хватит чаплашка, калай-баляй на татарском говорить! Говори по человечески! Показываешь безкультурье — при русских говоришь на своем!» — диләр.

    — Сез дәшмәгәнгә ул!

    — Соң, сәбәбе бәлки шулдыр да инде. Кем белсен?

    Безне, «Болгар» кунакханәсенә, бик яхшы номерларга урнаштырдылар…

    Икенче көнне иртүк торып кунакханә ресторанында Корылтай исәбеннән ашаттылар. Үзем ашап-эчеп утырам, ә башта тынгысыз бер уй туа башлады: «Кунакханә, ашату? Акча күп китә бит боларга! Каян алганнар? Корылтай Зур театрда уза! Аңа да түләргә кирәк! Кем түли бу кадәр чыгымнарны?»

    Автобусларга утыртып театрга алып киттеләр. Теркәлү уздык та, бина эчендә карап йөрибез. Шул чакта кемдер мине кырыйдан килеп кочаклый, латыш акценты белән минем исемне әйтә:

    — За-аки-исс!!!

    Әйләнеп карыйм, алдымда миннән дә биек, юан гәүдәле… латыш язучысы Улдис Берзиньш елмаеп басып тора. Барыбызны да берәм-берәм кочаклап чыга.

    — Син каян килеп чыктың монда? — дип сорыйм.

    — Латвиянең «Халык фронты» мине Казахстанга җибәргән иде. Алма-Атага телефоннан хәбәр иттеләр: кайтышлый Казанда туктал! Казанда татарларның милли җыены була. Зәйнуллин, дүрт татар белән, шунда бара, диделәр. Килдем менә.

    Татар иҗтимагый үзәгенең I Корылтае искитмәле шәп оештырылган, купшы үткәрелә. Горурландым! Татар — татар

    инде ул! Нәрсәгә тотынса да булдыра!

    Корылтай башланганчы ук килгән делегация җитәкчеләрен җыеп, Татарстандагы милләтпәрвәрләр белән таныштыру утырышын үткәрәләр. Башлап йөрүче Казан университетында тарих укытучы галим Марат Мөлеков икән. Урта буйдан азрак тәбәнәгрәк, юантык кына, терекөмеш кебек хәрәкәтчән Себер татары. Аның янында тоташ актан киенгән, ак ефәк шәл ябынган Фәүзия Бәйрәмова балкый. Бар да белемле, юристлар, галимнәр, укытучылар. Фәрит Солтанов, Гаял Мортазин, запастагы полковник Юныс Камалетдинов, Габделбәр Фәйзрахманов, Флера Зәйнуллина, Назыйм Ханзафаров, Марс Шәмсетдинов, төс-кыяфәте белән башкортка тартым Рәшит Ягъфәров, Хәләф Гарданов, язучылардан атаклы драматург Туфан Миңнуллин, шагыйрьләр Рәшит Әхмәтҗанов, Рәзил Вәлиев, журналист Рәмзил Вәлиев һәм… җырчы Вафирә Гыйззәтуллина, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, җырчы Миңгол Галиев, университет деканы, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, фән докторы Габдуллаҗан Җәләлов, сәяси запастагы полковник Фәндәс Сафиуллин…

    Корылтай 16 февральдә иртәнге унда башланып, ике көндә узды. Зал шыгрым тулы. Атаклы драматург исеме белән йөртелгән Татар дәүләт академия театрында энә төртер урын да юк. Байтак кешеләр, урын җитмәгәнлектән, гәҗитләр җәеп идәннәргә, баскычларга утырганнар. СССРдан һәм чит илләрдән килгән татарлар да җыелган.

    Бу, урыс 1552 елны Казанны алып, татар халкын юк итә башлаганнан бирле безнең өченче мәртәбә кузгалуыбыз. Беренчесе 1905 елда, икенчесе 1917—1922 елларда булган. Тик, татардан бик нык курыккан урыс безне баскан һәм буйсындырып үз хисабына эшли торган кол ясаган. Бүгенгәчә без башны иеп йөк аты кебек эшләгәнбез дә эшләгәнбез. Ниһаять, ата-баба хыялланган азатлыкның чаткысы күренде, күңелләрдә өмет уты кабынды.

    Корылтайда шул турыда күп сөйләнде. Ясалган чыгышлардан миңа иң ошаганы Фәүзия Бәйрәмова дигән ханымныкы булды. Аның сүзләре өермә булып залны дер селкетә, күңелләрдә чиксез өмет тудыра. Фәүзияне тыңлап залдагыларның күзләре очкынлана, йодрыклары йомарлана, гасырлар буена түбән карап яшәргә өйрәнгән татар башлары горур булып югары күтәрелә...

    Совет Армиясендә 36 ел хезмәт итеп, техника белән шөгыльләнгән хәрби техник, инженер һәм галим идем, минем кебек «технократлар» һәрчак сәяси эшмәкәрләр (политработниклар) һәм КГБ күзәтүе астында булдылар. Запастагы полковник Фәндәс Сафиуллинга озак еллар политработник булып хезмәт иткән дип сүз бирделәр. Трибунага кыскарак буйлы, түгәрәк корсаклы, зур пеләш башлы, киң маңгайлы кеше чыгып басты. Сөйли башлау белән күренеп тора — зур аудиторияләрдә чыгышлар ясап өйрәнгән оратор. Чыгышының төп юнәлеше — дөньяда ниләр генә булса да, безгә бөек урыс халкы белән дус булып яшәргә кирәк, урыс халкы бүген татарның ярдәменә бик мохтаҗ. Чөнки Татариядә (Татарстан дип сөйләмәгән бердәнбер оратор булды!) урыс авыллары тузып, җимерелеп, юкка чыгуга дучар ителгәннәр, ә татар авыллары бик төзекләр. Без, татарлар, эшчән халык, урыс авыллары бетмәсен өчен безнең ярдәм кирәк аларга...

    Зал ризасызлык белдереп гүли башлый. Яртылаш кычкырып әйтелгән сүзләр ишетелә:

    — Урыс үзе эшләми! Бетмәгәе!

    — Көн-төн эчкән халыкта йорт кайгысы буламы?

    Корылтай гөрли, активлаша, чыгышлар кискенләшә. Алып баручы Марат Мөлеков шыбыр тиргә батты.Тәнәфес вакытында мин аның янына киләм:

    — Марат абый! Чыгыш ясарга теләп, мин Корылтай башлангач ук язылган идем. Нигәдер сүз бирмисез…

    — Сез Ригадан Зәки Зәйнуллин бит әле?

    — Әйе, Ригадан.

    — Күреп торасыз бит, бар да сүз сорый. Бирербез, көтегез, әзер булыгыз.

    Өйлә ашы узып, Корылтай тагын эшли башлады. Сүз бирмиләр. Минем белән бергә утырган латыш Улдис миннән сорый:

    — Закис! Нигә чыгыш ясамыйсыз?

    — Иртәдән үк язылган идем. Нигәдер сүз бирмиләр...

    — Монда барлык чыгышлар да, узган заманнарда урысларның, сез, татарларны җәберләве турында фактлар белән тулган, ә вәзгыятьтән ничек чыгу турында бер кем дә сөйләми бит...

    — Мин менә шул турыда сөйләргә теләгән идем.

    Улдис бераз сүзсез уйланып утыра да, куен дәфтәреннән бер бит ертып алып нәрсәдер язып, алда утырганнар аша Президиумга җибәрә. Мин киткән кәгазьнең, Маратка барып җиткәненә кадәр, ясаган сәяхәтен карап утырам. Ә башта Улдис әйткәннән туган бер генә уй кала: «Чыннан да! Залны гөрләтеп кул чаптырып, бар да безне изгән күпсанлы фактларны саныйлар! Чукындырдылар! Мәктәпләрне яптылар! Татар теле бетү дәрәҗәсендә! Казан каласында татар теле укыткан бер генә мәктәп калды! Урам исемнәрендә татарча бернәрсә дә калмады…

    Улдис җибәргән кәгазь кисәге Марат Мөлековка барып җитә. Ул кәгазьне ачып укый да, залга карап күзләре белән эзләнә башлый. Минем янда утырган латышны таба, аңа елмаеп баш селки. Чираттагы оратор сүзен тәмамлап трибунадан төшә башлау белән Мөлеков белдерә:

    — Хәзер сүзне, үз иреге өчен көрәшүче латыш халкы улы, латыш язучысы Улдис Берзиньшка бирәбез!

    Зал алкышларга күмелә. Күпләр басалар һәм урындыклар арасыннан йөрү өчен калдырылган арадан сәхнә ягына атлаган латышның олпат, зур гәүдәсен кызыксынып карап, күзләр белән озатып калалар.

    Улдис кабаланмый гына трибунага чыгып баса. Залны күздән кичерә дә, урысча сөйли башлый:

    — Мин Балтыйк диңгезе буеннан, азатлыкка омтылучы татар халкына үз иреге өчен көрәшүче латыш халкының кайнар сәламнәрен алып килдем. Һәм шул сәламнәремне сезгә тапшырырга рөхсәт итегез!!!

    Залның диварларын селкетеп алкышлар яңгырый. Күпләр: «Ура!», «Азатлык!» — дип кычкыралар.

    Улдис тагын бер минут чамасы сөйли дә, туктый. Залга карап тына. Зал да, инде бу латыш тагын нәрсә әйтер икән дип тып-тын булып көтә. Латыш кабаланмый гына үзенең үтенечен әйтә:

    — Монда, сезнең арада латыш халкының милли каһарманы, татар полковнигы Закис Зәйнуллин утыра. Ул сүз сорый. Миңа, чыгыш ясарга бирелгән ун минутның җиде минут ярымы калды һәм мин шул вакытны Закиска бирәм.

    Мин эчке бер сизенү белән (миңа сүз бирмәскә тырышканнарын

    аңлый башлаган идем инде!) Марат Мөлековның нәрсәдер әйткәнен тыңламыйча урынымнан торам да, Президиум ягына атлыйм. Улдис сүзләре тәэсире белән мине күрер өчен күпләр урыннарыннан торалар, кул чабалар. Латышларның милли батыры булган татар атлый бит! Нинди ул! Трибунага чыгу белән минем баштагы шикне Марат раслап куя:

    — Зәйнуллин! Сезгә чыгыш өчен ун минут түгел, тик җиде минут ярым гына. Артыгын алмагыз!

    Минем чыгыш биш минуттан аз гына артык булган. Кыска тотам:

    — Татарлар! Әйдәгез, үзебезнең чыгышларда тегеләй изделәр, болай изделәр дип зарланудан туктап, бүген изелүләрне ничек бетерү чараларын күрү турында сөйлик. Корылтай, тавышка куеп, Татарстанның Союздаш республика булуы турында ЦК КПСС һәм СССР Югары Советына таләп җибәрергә тиеш. Шуны алганчы без забастовкалар, эш ташлаулар, митинг-пикетлар кулланып көрәшергә тиешбез. Бюджетның илле проценты үзебездә, Татарстанда калырга тиеш. Татарстан — Латвия, Литва, Эстония бюджетларын бергә алсаң — өч мәртәбә артык табыш бирә. Казан каласы, Татарстанның башка калалары, авылларда юллар җимерек. Казанның үзәк урамнарының берсе булган Бауман урамы пычракка батып ята, ә безнең байлыкны Мәскәү талый. Туган тел, татар теле турында. Татарстан республикасында яшәгән зыялыларга ана теленең бүгенге хәле өчен оят булырга тиеш. Казан каласында татар теле укыткан бердәнбер мәктәп калган! Шул мәктәптә дә, күп фәннәрне урысча укытыла. Трамвай-троллейбус-автобусларда мондагы татарларга үз телендә сөйләшү рөхсәт ителми. Сез бит коллар! Гади коллар гына түгел, ә үз теленнән мәхрүм ителгән коллар. Шуңа дәшмичә яшисез!

    Татарстанда азатлык өчен көрәшнең төп юнәлеше, мин иң мөһим юнәлеше дияр идем, тел өчен барырга тиеш. Татар мәктәпләре ачар өчен, татар татарча гына сөйләшсен өчен. Шуңа күрә Татарстанда Дәүләт теле берәү генә һәм ул тик татар теле генә булырга тиеш! Килешәм, без урыска ярдәм итәргә тиешбез. Тик урыс авылына барып йортларын төзәтеп түгел, ә татар телен өйрәнергә ярдәм итәргә тиешбез!!!

    Минем чыгыштан соң Корылтай барышында ниндидер киеренкелек туды, бер-бер артлы өч кеше чыгыш ясады. Өчесе дә мин тәкъдим иткәннәрне йомшартып, каршы чыгып фәлсәфә сатарга тотынды. «Рига делегаты ашыга, бар нәрсәне дә берьюлы алырга омтыла. Ә инде тел мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанда дәүләт теле ике тел булырга тиеш. Ничек була инде ул урыс телсез! Кабаланмыйча, баш белән уйлап, акыл белән эшләргә тиешбез без! Рига делегаты кебек тойгыларга, эмоциягә бирелеп көрәшне юкка чыгармыйк! Без бит татарлар, төпле уйлап эш итүчән халык.

    Шул чыгыш ясаганнарның берсенең генә исем-фамилиясе истә калган — прокурор Гаял Мортазин. Мин ул киеренкелекнең тууының сәбәбен берничә ел узгач кына аңладым. Корылтайны оештыручыларга обком тарафыннан күрсәтмә бирелгән: таләп итә торган бер генә карар да кабул итмәскә! Ә Татар иҗтимагый үзәген Татарстан обкомы оештырганын мин, очраклы рәвештә генә, икенче көнне аңладым.

    Чыгыш ясаганнан соң тәнәфес башлану белән мине уратып алалар. Сораулар бирәләр, үзләренең җаннарын әрнеткәнне өзгәләнеп сөйлиләр. Шул сөйләшүләр вакытында кыска буйлы, 25-30 яшьләр чамасындагы сары башлы егет миңа мөрәҗәгать итте.

    — Зәки абый! Мин Татар радиосыннан Нәфис дигән репортер. Сез татар радиосына интервью бирегез инде, зинһар. Менә шушы чыгышыгызны кабатласагыз да бик шәп булыр иде.

    — Радиодан тапшыра аласызмы?

    — Әлбәттә. Шуңа дип үтенәм дә бит инде.

    Нәфис миннән ун минутка якын интервью алып аны пленкага язды. Интервью биргән чакта безнең сөйләшеп торган җирдән җай гына атлап, ике мәртәбә үтеп киткән Марат Мөлековка игътибар иттем. Сүз беткәч егет рәхмәт әйтеп минем кулны кыса:

    —Сез, Зәки абый, «Болгар»да тукталдыгызмы?

    — Әйе.

    — Алайса, иртәгә йоклап калмагыз, радионы куегыз. Сезнең белән булган шушы әңгәмәне иртән җидедә бирәчәкбез.

    Икенче көнне иртән җиденче яртыда уянып радионы куйдым, юынып алдым. Җиде туларга берничә минут каларак үземне үзем тыңларга җыендым…

    Тапшыру башланды. Җырлыйлар, Корылтайның барышы турында мәгълүматлар бирәләр, кемнәрдер сорауларга җавап бирәләр, ә мин… юк! Тапшыру беткәнче утырдым: юк тек юк инде!

    Киттек Камал театрына: Корылтай дәвам итә. Театрга барган уңайга ук мин теге Нәфисне эзли башладым. Бер күренеп калды. Күренгән җиргә барсам, юк бу. Эзлим. Тырыша торгач, фойеда чәй эчеп торган җирендә таптым моны. Буфет янындагы ераграк өстәл янында арты белән баскан да стаканнан чәй чөмерә. Барып җилкәсенә кулны салам:

    — Нәфис, исәнме?!

    Сискәнеп киткән кебек исәнләшә.

    — Исәнмесез, Зәки абый!

    — Мин иртән иртүк уянып көттем. Тик миннән алган интервьюны тапшырмадыгыз бит.

    Миңа караган күзләрендә, җавап бирергә әзер түгеллеге чагыла. Мин тегеңә «айнырга» ирек бирмим.

    — Урыс әйтмешли: «Как есть так и выкладывай!» Нигә бирмәдең?

    Нәфис (һуш җыеп өлгермәгәннәрдер инде), мин һич тә көтмәгән яңалыкны чыгарып сала:

    — Мин сезнең белән кичә аерылгач, интервью язылган пленканы Марат абый алды.

    — Мөлековмы?

    — Әйе. Ул интервью беткәнне саклап торган, ахрысы.

    — Шуннан?

    Алды да, Обкомга алып барып тыңлаткан. Анда тапшырмаска дип боерык биргәннәр. Обкомнан чыккач, Марат абый интервьюны

    бетертте дә, пленканы үзе белән алып китте. Исем китеп, аптырап басып торам: димәк, Татар иҗтимагый үзәген Татарстан обкомы оештырып йөри! Ә без монда зал тутырып «Азатлык!» дип сөрән салабыз. Нәрсәгә дип коммунистлар обкомы үзе тудыра татар милли хәрәкәтен?! Аңлашылмый.

    Икенче көнне Корылтайга нәтиҗә ясау утырышы булды. Ул утырышны Марат абый Ленин исемендәге музейда алып барды. Мине дә Корылтай идарәсенә керттеләр. Марат Мөлеков тантаналы тавыш белән идарә исемлеген укый. Фамилиясе әйтелгән кеше басып күренергә тиеш. Азатлык өчен көрәшүчеләрнең исем, фамилиясен әйтеп, үзләрен торгызып бастырып күрсәтеп танышу бара. Марат абый мине дә бастыра:

    — Латвиядә «Идел» татар җәмгыятен төзегән, бүгенге көнне отставкадагы полковник, техник фәннәр докторы, профессор Зәйнуллин Зәки.

    Мин сүз сорыйм да игълан итәм.

    — Мине бу исемлеккә кертмәвегезне үтенәм. Кайбер сәбәпләр аркасында идарәдә була алмыйм. «Идел» җәмгыяте ул Латвиядә яшәгән татарлар җәмгыяте. Һәм без беренче чиратта шул илнең азатлыгы өчен көрәшәбез…

    Минем дәлилләп маташуым йомшак һәм урынсыз табыла һәм идарә әгъзасы итеп калдыралар.

    Без, Латвия татарлары делегациясе Ригага кайтып китәбез…

    Улым һәм кызым аркасында гына сакланып торган гаилә тормышым 1989 елның язында җимерелде. 17 майда мин кичке «Рига—Мәскәү» поезды белән яшәгән фатирны, барлык җыйган малны, утыз ике ел бергә яшәгән хатынымны ташлап чыгып киттем. 18 май көнендә Мәскәүдә кая сугылырга, югалырга белмичә йөргәч, очраклы рәвештә сөйләшеп киткән, олы гына яшьләрдәге яһүд хатынының киңәшен тотып кичке поезд белән Казан тарафына юлга чыктым. Ул хатынның дәлиле берәү генә иде: «Сез татар! Үз халкыгыз янына кайтып сыеныгыз! Татарлар киң күңелле халык. Бер генә җитешсез яклары бар — алар юашлар!».

    Урта Кабан күле буенда урнашкан бер хәрби частьның кунакханәсенә, тәүлеккә бер сум түләп яшәргә урнаштым. Аз-маз гына танышлар белән аралашып, Казан белән танышып яши башладым. Ригадан мине эзләүче юк — хатын да мин «хайваннан» котылганына шат ахры. Ә Казан гөрли, шаулый. Көн саен диярлек Татар иҗтимагый үзәге оештырган митинглар бара. Казан митингларын Ригада Латвиянең «Халык фронты» җыйган митинглар белән чагыштырып та булмый. Мондагылар күпкә кечерәк, халык Ригадагы кебек актив түгел. Шулай да Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Габделбәр Фәйзрахманов, Фәндәс Сафиуллин лидерлар булып киткәннәр. Милли хәрәкәтне шушылар һәм тагын бер унлап кеше тоталар. Араларында хәтта татар телен белмәгән татарлар да бар. Болары инде сүз алып митинг алдына чыксалар, чыгышларын болай дип башлыйлар:

    «Я по-татарски хорошо понимаю, но по-русски лучше излагаю свои мысли. Поэтому я буду выступать на русском языке…»

    Митингларда шовинист урыска, маңкорт татарга, хакимияткә, урыс армиясенә, милициясенә, Әфган сугышына, җимерек, пычрак Казан каласына, тик урысча гына укыткан Казан мәктәпләренә — барысына да өлеш чыгарыла. Лидерлар ярыша-ярыша урыс колонизаторының фахишлегенә, татар халкын изеп юк итәргә тырышуына фактлар китереп, бер-берсен уздырып сөйлиләр. Кем ничек кенә сөйләсә дә, чыгыш ясау буенча Фәүзия Бәйрәмовага җиткәне юк. Ул китергән фактлар конкретрак, сүзләре ялкынлы, ут чәчеп тора. Юка гына гәүдәле хатын көннән-көн татар халкының яңа Сөембикәсенә әйләнеп бара. Фәүзия сөйләгәннәр миңа да ошый, ул инде чын җитәкче! Латвиядәге лидерлар белән чагыштырып карыйм һәм күз алдына Рита Казакевич килеп баса. Аның белән чагыштыру Фәүзия файдасына түгел. Рита һәрчак яңа тәкъдимнәр ясый һәм шуларны тормышка ашырып көн саен көрәшне нәтиҗәле итеп алып бара белә. Ә Фәүзия күп сөйли, ялкынлы шигарәләрне күп чөя, урыс шовинистларын, обкомны әрли-сүгә, номенклатураны тетеп сала, ә эш юк.

    Казанга кайтканга ай тулып узгач, Островский — Парижская коммуна урамнары чатында очраклы рәвештә Марат Мөлеков белән йөзгә йөз килеп очрашабыз.

    — Исәнме!— ди ул миңа кулып биреп. — Сине Казанга яшәргә кайткансың диләр! Дөресме шул.

    — Дөрес.

    Марат абыйның тавышы кырыслана, күзләре азрак ачу белән караган кебек.

    — Кайтканыңа айдан артык, үзең килеп күренмисең дә, көрәшкә дә катнашмыйсың? Ни өчен? Ригадан куркып качтыңмы?

    — Миңа бит монда тормыш башлап җибәрергә кирәк әлегә, — дигән булам.

    Марат абый күзгә күренеп кырыслана.

    — Мин синең күзеңә … бәреп әйтим алайса. Куркак кеше син!.. Куркак! Ригадан КГБдан качып кайткансың син, чалбар эчеңә җибәреп...

    Минем ачу килә башлый. 1955 елны Иркутскида офицер дәрәҗәсе алган чакта, рота командиры майор Бакаловның миңа язган характеристикасы искә төшә: «При несправедливом к нему отношении, доходит до крайности!..»

    Мин «до крайности»га барып җитмәскә тырышып, алдымда төкерекләрен чәчә-чәчә юкны акырган татар хәрәкәте лидерына карап уйлыйм, «Әйтергәме, юкмы?» Ә ул туктый алмый — мин аның нигәдер ачуын китерәм. Маратның зәһәрләнгәннән зәһәрләнә барып, шул зәһәрләнүен сүзләргә тезеп мине мәсхәрәләве сабырлыкны текәндерә.

    — Җитте! Күп сөйлисең, юкны сөйлисең. Инде мине тыңла, ТИҮ лидеры. Мин бу ел февраль аенда Корылтай барган чакта ук бер нәрсәне аңладым. Син, Марат Мөлеков, университетта КПСС тарихы укыткан кеше, бүген милли хәрәкәтнең иң беренче җитәкчесе саналасың...

    — Син көрәш, аннан…

    — Мин синең белән бергә беркайчан да көрәшмәячәкмен. Чөнки син, Татарстан обкомы кушуы буенча Татар иҗтимагый үзәге оештырып, татар халкын чын көрәштән ялган юлга алып кереп китеп барасың, һәм моны, үз мәнфәгатеңне, үз исемеңне генә кайгыртып эшлисең. Үтәр биш, ун ел, һәм халык синең шушы мәкерле эшеңне аңлар, тик азатлыкны алу вакыты узган булыр.

    Марат ирониягә күчмәкче:

    — Шушылай акыллы булгач кил митингка, чыгыш яса… мин сүз бирсәм...

    — Сез чыгышлар ясап халыкта ТИҮгә ышаныч тәрбияли алдыгыз. Аннан мин Казан интеллигенциясенең бер холкын сиздем: урамда кычкырып йөреп кенә ничек кенә булса да көрәшкә кереп китмәскә. Ничек кенә булса да…

    — Бу уйларың белән син митингка килеп чыгыш ясый күрмә. ТИҮне обком оештырды, дисәң, сине халык өзгәләп ташлар. ТИҮ — чын көрәш учагы.

    — Шулайдыр, синеңчә. Тик бер ун елдан соң, ТИҮне белмим, ә сине халык аңлар. Ходай сакласын сине шул чакта, исән булсаң. Хуш.

    — Килмисең инде син, болай булгач.

    — Юк. Килмим.

    — Алай булгач, Латвияңә кайтып кит, анда көрәш! Без татарга латыш юлы кирәк түгел. Без уйлап эш итеп ияләнгән…

    Шул көннән соң без Марат Мөлеков белән исәнләшми дә, бер-беребезне «күрми» дә башладык.

    Эш, торырга урын булмаганга өч айдан соң Уфага китеп барырга туры килде. Анда 1990 елның апрель уртасына кадәр яшәдем. Апрельдә Уфадан кире Казанга кайтырга кирәк таптым. Фатир да юк, эшсез дә калдым…

    1990 елның декабрь аенда мине Мәрҗани исемендәге җәмгыятьнең рәисе итеп сайлап куйдылар. Һәм без җиң сызганып татарның башкаласында татар мәктәпләре, гимназияләре ачарга керештек. Бу эштә иң актив ярдәмчеләр профессор Гали ага Юнысов, Назыйм Ханзафаров, Рөстәм абый Исламбәков булдылар. Бик үткер хатын-кызлар җыйналганнар иде Мәрҗани җәмгыятендә. Татар мәктәбе ачуны Казанның һәр районында татарча укытуны теләүчеләр, укытучылар бар. Район йортлары буйлап фатирдан фатирга йөреп, баламның татарча укуын телим дип, ата-анадан имзалар җыела. Татар мәктәбе ачу өчен алар саны 250 баладан ким булырга тиеш түгел икән. Имзалар җыела һәм без РОНОга барабыз. Нинди генә сүзләр ишетмибез инде анда:

    — Мы, русские, вам, татарве школы построили…У вас ведь была сплошная трахома, грязь и безграмотность…

    — Мы, русские вас научили хлеб сеять...

    — Мы, русские вас спасли от фашизма…

    — Язык вам татарский нужен. Ишь, чего захотели. Шишь вам, а не школы!

    Мәктәпләрнең акт залларында берничә тапкыр исерек урыслар белән йодрык сугышларына керергә туры килде. Ничек булса булды, 1991 елның кышкы каникулыннан соң Казанда бер татар мәктәбе һәм бер татар гимназиясе ачуга ирештек. 1991 елның апрель аенда Гали Юнысов Мәрҗани җәмгыятеннән аерылып чыгып, яңа «Мәгариф» оешмасы төзеде. Мин Гали абыйны башта аңлап бетермәдем — бүленеп чыгып таркаулык китерә бит бу, дип уйладым. Ул дөрес эшләгән икән, безнең эшчәнлек тагын да көчәеп китте. Ике ел үтүгә татар мәктәпләрен оештыруны Мәгариф министрлыгы үз кулына алды, һәм безне ул эштән кысып чыгара башлады.

    1991 ел. Казанда урыс шовинистлары оештырган митинглар көчәйгәннән-көчәя бара.

    Мин шул митингның берсенә (23 март көнне) шагыйрь Әмир Мәхмүт белән бардым. Ирек мәйданы урыслар һәм аларга яраклашкан татарлар белән тулы. Таныш татарлар безне күрмәмешкә салышалар.

    Урыслар митингны көчле оештырганнар. Сөйләгәннәре бар да Татарстан бәйсезлегенә каршы:

    — Суверенитет Татарии нам не нужен...

    — Государственный язык только русский.

    — Нам, русским, не нужны татарские школы...

    — Татария — земля для русских. Татар выселить в Астраханьскую область...

    Урыс шовинистлары Грачев, Штанин, Кузнецов чыгыш ясыйлар. Казанның Ирек мәйданы өстендә урысчалатып «рёв» тора. Митингның карары: Татария только в составе России и никакого Суверенитета!

    Әмир белән опера театры яныннан кайту ягына атлыйбыз. Икебезнең дә кәеф юк дәрәҗәсендә. Әмир гадәтенчә мыңгыр-

    мыңгыр килеп сөйләнеп ТИҮне сүгә:

    — Яңа елдан бирле бер митинг җыйганнары юк. Җыелсалар да идарәләрендә бер юньле сүз юк. Фәүзиянең килгәне дә юк. Барлык эшләгән эше ак шәлен җилфердәтеп, әзер митингта, җыелышларда чәрелдәп алу.

    Мин дәшмичә генә атлыйм, уйланам.

    — Ул Марат Мөлеков безгә хәҗәтемә кирәкме инде? Соңгы ярты елда ТИҮ бернәрсә эшләми, тарала. Милли хәрәкәттән файдаланып депутат булып алдылар да, Фәндәсе безгә митинг, пикетларның кирәге юк, дип чыгышлар ясый. Әнә урыс шовинистлары, бөтен Ирек мәйданын тутырдылар. Ә без?!

    Мин аны туктатам.

    — Син риза булсаң, әйдә, без болай итик. 7 апрельдә урысларның пасхасы. Әйдә, шул көнгә синең «Суверенитет» комитеты һәм «Мәрҗани» җәмгыяте исеменнән Казанда Ирек мәйданында гомуми митинг җыйыйк.

    — Темасы?

    — Татарстан азатлыгы куркыныч астында.

    Әмир җавап бирми. Шулай Камал театрына килеп җитәбез. Мин аны туктатам.

    — Тукта, Әмир! Әйдә сөйләшеп бетерик. Син «Суверенитет» комитеты рәисе, ә мин — «Мәрҗани» оешмасы рәисе. Ике оешма исеменнән 7 апрельдә митинг оештырабыз. Урысча митинг темасы: «Против русской колониальной политики в Татарстане». Бу тема буенча нәрсә теләсәң дә сөйләп була урыс сәясәтенә каршы. Риза булсаң әйт — тотынабыз. Әгәр инде куркасың икән, әйдә, таралышыйк.

    Әмир баскан урынында тапана башлый. Уң кулын миңа суза.

    — Тот бишне, Зәки абый! Синеңчә, дөрес! Әйдә, икәү тотыныйк без бу митингларга. Югыйсә, бу Марат Мөлеков юк итә милли хәрәкәтне.

    — Дөрес. Юк итә! Син риза булгач, болай эшлибез. Йөзләп белдерү бастырабыз һәм биш йөз чамасы листовка эшләтәбез. Мәрҗани җәмгыятендәге хатын-кызлар ябыштырып чыгалар. Ике көндә бастыра алсак…

    — Бастырабыз!..

    — … Ике көндә бастыра алсак, ул 25 март була. Митинг көненә 7 апрельгә кадәр унбер көн кала. Шул унбер көн эчендә Казанны 2—3 мәртәбә листовка-белдерүләр белән ябыштырып чыгып була.

    Чыгыш ясау өчен язучылардан 2—3 кеше, берәү генә булса да, халык артисты кирәк. Галимнәрдән бер-ике кеше, отставкадагы офицер кирәк…

    — Бар да дөрес. Чыгышлар ясаганда радиоусилитель кирәк булачак. Минем Әхмәтсәгыйт исемле дус бар, шуның ярдәме белән мин автомашинага куйган радиоусилитель алырга тырышып карыйм әле. Әгәр барып чыкмаса, теге кулга тотып сөйли торган переносной усилительне кулланырбыз…

    — Әйбәт булыр иде!

    — Бер унлап егетне хәзерләргә кирәк, чыгыш ясау урынын уратып алып, тәртип сакларга кирәк бит инде.

    — Кирәк, Зәки абый, кирәк! Кул сугышына барып җиткермәскә тырышырбыз инде. Тик шулай да барысына да әзер булып торырга кирәк.

    — Шула-ай!..

    7 апрель митингына әзерләнәбез. Казан буйлап митинг була дигән зур белдерүләр ябыштырып чыктык, шуларга күпсанлы листовкалар өстәдек. Тик тәүлек үтүгә белдерүләрне дә, листовкаларны да ертылып, юк итеп ташладылар. Тагын ябыштырдык һәм ертучы берничә карт марҗаны тотып милициягә тапшырдык. Шуннан соң ертулар яртылаш тукталдылар.

    Митингны 7 апрельдә иртәнге 11 сәгатьтә ачарга тиешбез.

    Фәндәс Сафиуллин белән моңа кадәр таныш түгел идем әле. Тик митингларда ясаган замполитларга хас «шулай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк» дип башкаларны өйрәтүдән генә торган чыгышларын тыңлап, инде аннан өметне өзә башлаган идем. Чөнки, Фәндәс кебек вәгъдә биреп кенә, үзе бернәрсә дә эшли белмичә, тик башкаларны өйрәтеп яшәгән замполитларны Совет Армиясендә 36 елдан артык тыңладым.

    Кечерәк, юантык гәүдәле, пеләш башлы, зур, алгарак чыгып торган маңгайлы (тач Ленин маңгае инде менә!) бер бәндә минем микрофон көйләп болашкан җиргә килеп эндәшә:

    — Синме Зәки Зәйнуллин?!

    — Мин булам...

    Матур итеп кулын суза.

    — Таныш булыйк! Мин — полковник Фәндәс Сафиуллин. Син дә полковник бит.

    — Шулаймыни-и?! Полковник Фәндәс Сафиуллинмыни-и?!

    — Әйе! Шулай! Мин — полковник. Менә нәрсә, Зәки! Без ике полковник килешербез дип уйлыйм. Бүген урысларның пасхасы. Син, митингны ачып җибәргәч, урысларны шул пасха бәйрәме белән котла инде, йәме! Бәйрәмнәре бит бүген аларның.

    — Ә нигә мин аларны котларга тиеш инде?

    — Соң, шуны да аңламаска! Межнациональный рознь килеп чыкмасын өчен...

    — Фәндәс! Миңа урыс бәйрәменең кирәге юк.

    — Алай рассуждать итәргә ярамый!

    — Син бүген армейский замполит түгел, ә мин сиңа буйсынган технократ офицер түгел. Син, мине өйрәтүдән тукта, монда сиңа армия түгел.

    — Ну бит, котларга кирәк!

    — Мин сиңа митинг башлангач бер-ике минуттан микрофон бирермен. Син үзең котла урысларыңны. Тик үз исемеңнән генә котлыйсың, ә митинг исеменнән түгел.

    Фәндәс миңа ризасызлыгы ташып торган күзләре белән карый.

    — Ничек инде мин котлыйм ди?

    — Ә син татарлар исеменнән, миннән котлатырга уйладыңмыни?

    — Әлбәттә! Син ачасың һәм алып барасың бит митингны.

    Мин елмаям:

    — Урыс әйтмешли, синең, Фәндәс, теләгең зурдан: «И рыбку съесть и куда-то сесть», чын замполитча. Тик кеше кулы белән уттан каштан алыр заманнарың узды инде. Безнең митингта берәүне дә пасха белән котлау булмаячак!

    Ул, башкача сөйләшеп тормыйча, җыйналган халык арасына кереп китте дә, берничә минуттан каршы як тротуарга чыгып басты. Митинг барган вакытта, мәйданның каршы як тротуарында басып торган татар интеллигенциясе вәкилләре (зыялылары сүзен аларга әрәм итәсем килми!) куркаклар нәселеннән. Милиция бәйләнә башласа: «Мин бит монда митингта катнашырга дип килмәдем, ә тамашачы булып басып карап кына торам. Мин режимга каршы түгел!» — янәсе.

    Фәндәс китеп өлгермәде, Марат Мөлеков белән Рәшит Ягъфаровны ияртеп Әмир Мәхмүтов килеп чыкты. Мин Әмирне шелтәлим:

    — Әллә кайда йөрисең? Митингны башларга унбиш минут вакыт калды, ә син юк!

    Әмирнең йөзе каралып чыккан.

    — Эшләр хөрти, Зәки абый! Марат абый митингны уздырырга рөхсәт итми.

    Мин Марат абыйга карыйм. Ә ул, пулеметтан аткан кебек, тиз-тиз сөйләп тезеп китә.

    — Без, Татар иҗтимагый үзәгенең бүген сәгать унда идарә утырышын уздырдык. Һәм шунда бертавыштан карар кылдык, сезнең бу самозванец митингны үткәрергә рөхсәт бирмәскә һәм аны хәзер үк ябарга. Менә мине һәм Рәшитне шул карарны үтәргә җаваплы итеп билгеләделәр. Шулай бит, Рәшит?!

    Тегесе кытай уенчыгы кебек тиз-тиз башын селки башлый.

    — Шулай! Шулай! Рөхсәт юк!

    Әмир каушаган:

    — Ни эшлибез инде, Зәки абый?!

    Безне байтак халык уратып алган. Сөйләшүне тыңлаган саен йөзләре карала бара, ризасызлык ишетелә башлый. Мин кулымны күтәреп халыкны тынычландырам да, Маратка сорау бирәм.

    — Марат абый! Безгә митингны уздыруны тыярга син кем?

    — Ничек инде мин кем?! ТИҮ рәисе мин.

    — Ә синең, ТИҮ рәисенең митингны тыярга ни хакың бар? Син бит Татарстан КГБсының начальнигы түгел.

    — Мин ТИҮ идарәсенең карарын үтим. Аны үтәү Рәшит белән миңа йөкләтелде.

    — Алай булгач сорау башкачарак: ТИҮ идарәсенең «Суверенитет» комитеты белән «Мәрҗани» җәмгыяте оештырган митингны ачтырмаска ни хакы бар?

    — Бар! Чөнки ул ТИҮ!

    — ТИҮ уставында, йәисә «Суверенитет», «Мәрҗани» уставларында, ул ике оешма ТИҮгә буйсыналар дигән пункт бармы?

    Марат кызарып чыкты.

    — Юк андый пункт. Мин хәзер микрофонны алып китәм.

    — Тиеп кенә кара!

    — Мин милиция алып киләм.

    — Ә безнең митинг уздырырга рөхсәт бар һәм ул рөхсәт Вахитов районы милиция нәчәлнигына тапшырылган инде.

    — Димәк, сез, «Мәрҗани» белән «Суверенитет», ТИҮ карарына буйсынмыйсыз?

    — Марат абый! Урыс шовинистлары татар милли хәрәкәтенә каршы соңгы егерме биш көн эчендә өч митинг уздырдылар. Ә сез, ТИҮ үзегез оештыра алмыйсыз, өстәвенә безгә дә комачау итәсез. Кем сез безгә рөхсәт итмәскә!

    Марат тагын нәрсәдер әйтмәкче була. Тик мин инде аны тыңламыйм да:

    Митингны ачып җибәрәм дә беренче булып шагыйрь Әмир Мәхмүтовка сүз бирәм.

    Дүрт йөз елдан артык барлык зарын, сыкрауларын тышка чыгарып Казанның үзәгендә, Опера театры каршында, Ирек мәйданында татар ир-егетләренең, мөлаем, чибәр, кыю татар хатын-кызларының, милли рух белән сугарылган яшүсмерләрнең митингы бара. Татар үзенең зарын, теләген, өметен сүзләргә тезеп, йодрыкланган кулларын һавада селкеп нәфрәтен белдерә. Куркаклар халык арасыннан чыгып, мәйдан читендәге, Ленин һәйкәленә якынрак урнашкан тротуарга күчәләр. Кайберләре ник килгәннәренә үкенеп сагайган, куркынган күзләре белән китәр юлны карап-карап алалар. Тик китмиләр. Куркып типсә дә йөрәкләре аларга барыбер китәргә кушмый. «Син татар бит! Синең бабаларың урыстан курыкмыйча, кулларына кылыч тотып Казан өчен сугышкан. Син дә ир-егет булырга өйрән!»

    Һәм татар баласы куркаклыгын җиңеп Ирек мәйданында кала. Ярсып сөйләгән ораторларны тыңлап ул да ярсый башлый. Һәм … үзенең йомарлаган йодрыгын һавада селкеп, башкаларга кушылып, бар көченә үзенең «Азатлык» дип кычкырганын ишетеп таң кала. Ул инде бу көннән соң митингларның һәркайсына киләчәк, шәһәр тротуарлары буйлап каядыр китеп барган чагында, каршысына килгән ярым исерек урыска юл бирмәскә өйрәнәчәк. Чөнки куркырга өйрәтелеп үскән татарда горурлык уянды һәм ул үзенең татар егете булып туганына гомерендә беренче мәртәбә шатланды, үзенең начар, башкалардан түбән түгеллеген аңлады.

    Шул 7 апрельдән соң Әмир белән икәү без Казан каласында айга бер мәртәбә, көзен, кышын ике айга өч мәртәбә митинглар уздыра башладык. Халык без оештырган митингларда күбәйгәннән-күбәя, май ае җиткәч, милли хәрәкәт искиткеч көч, куәт алып, давылга әйләнде…

    Милли хәрәкәтне Татарстан Югары Советы депутаты, дуамал батыр Фәүзия Бәйрәмова башлап алып китте. 12 майда башланган Югары Совет утырышында Фәүзия: «Татарстанда Русия Президентын сайламаска!» дигән тәкъдим белән чыга. Госсоветта күпчелек куркак татар депутатлар утыралар. Алар Фәүзия тәкъдименә каршы тавыш бирәләр. Фәүзия сессияне ташлап чыгып китә дә, шул ук көнне Госсовет бинасы алдында ачлык игълан итә. Фәүзия белән бергә «Иттифак» партиясендә Алексеевский районыннан килгән ике бертуган егет Рәфкат белән Зиннур да ачлык тота. Мин шул көнне үк кичләтебрәк барып, тамаша караган кебегрәк Госсовет каршында урындыклар куеп утырган Фәүзия белән теге ике егетне карап кайттым: «Депутат Фәүзия ачлыкка чыгып утырган!». Казан, татарча итеп, гайбәт сөйли-сөйли, үзенең кыюсызлыгын яшерә-яшерә Фәүзиянең ачлыкка чыкканын тикшерә, аңа бәя бирә… 14 май көнне иртән мин яшәгән җиргә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов килеп керде. Дулкынланудан пеләше тирләп чыккан, ялтырап тора. Озынрак муены тагын да озыная төшкән, калын иреннәре тагын да ныграк калынайганнар, зур авызы чамасын югалта язып тагын да ныграк зурайган кебек. Сөйләшкәндәге мишәр акценты тагын да ныграк мишәрләнгән. Сүзләре атылган пулялар кебек бер-бер артлы, тиз-тиз чыгып кына торалар:

    — Әй, Зәки абый, җан-ны-ым! Фәүзия бичара янып көлгә әйләнә бит инде, Ирек мәйданында-а. Күләгәдә утыз градус иде бит кичә көндез. Утыз грады-ыс би-ит! Мин, аңа ярдәм итәргә дип, кичә ачлыкка утырырга дип барган идем. Марат Мөлеков — рөхсәт итми. «Йөрмә монда буталып, анда синең кебек, юк-бар шагыйрьләр генә җитмәгән иде, кит моннан», — ди…

    Рәшитне бүләм:

    — Боларны миңа нигә сөйлисең инде син, Рәшит?

    — Сүлисең шул үзәгеңә үткәч. Сүләмичә. Әйдә, минем белән ТИҮгә. Син сүләш Марат абый белән, рөхсәт итсен миңа ачлыкка утырырга. Аны җиңсәң, тик син генә җиңә аласың. Әйдә инде, Зәки абый, без дуслар бит! Ярдәм ит инде бер дустыңа. Жәлмени инде сиңа? Әйдә барыйк ТИҮгә!

    ТИҮдә Марат абый безнең белән юньләп сөйләшми дә, безгә туры карамый да. Сүзне кыска тота:

    — Барыгыз, бар моннан! Йөрмәгез кеше башы катырып. Утырмыйсыз, и баста! Китегез бар.

    Рәшит ялына, мин әле дәшмим.

    — Мара-ат абый-йы-ым! Мин генә утырыйм инде Фәүзия янына. Без бит ир-егетләр. Ул хатын кеше, ачлыкта япа-ялгызы.

    Аны бит исерек урыслар хәзер юк итәләр. Марат абы-ый-й!

    Марат кискен:

    — Күпме әйтергә кирәк сиңа. Әйдә, выжт моннан!

    Мин телгә киләм.

    — Марат абый! Бу ачлыкта синең нинди катнашың бар?

    — Ничек инде, нинди катнашың бар? Мин — ТИҮ рәисе.

    — Булсаң соң! Фәүзия ачлыкка депутат булып чыгып утырды. Аны бит син, ТИҮ рәисе чыгармадың ачлыкка. Кем сиңа права бирде — кемне утыртырга ачлыкка, кемне утыртмаска. Нигә син әле монда да кысылып, Рәшиткә ачлыкка утырырга рөхсәт итмисең? Синең бер хакың да юк аңарга!

    Марат абый сүзсез генә миңа текәлә, кара-кучкыл йөзе башта агара башлый, аннан кызарып күгәрергә тотына.

    — Си-ин! Полковник кисәге. Нигә син минем эшләгәннәргә бәйләнәсең әле бертуктаусыз,ә?

    — Чөнки эшләгән эшләрнең күбесе дөрес түгел!

    — Ә син дөрес эшлисеңме?

    — Сүз минем турыда бармый. Рәшитне ачлыкка кертмәүче мин түгел бит!

    — Син монда кеше котыртып йөрмә, үзең чык та утыр Фәүзия янына!

    — Минме?

    — Син шул менә. Котыртырга шәп, ә үзең чыгып утырырга кишка тонка. Полков-вни-ик!

    Мин Рәшиткә борылам:

    — Әйдә дус, киттек моннан.

    Бу Мөлековның тыпырчынганына карап минем башка бик шәп бер уй килде: «Әйдә, чыгабыз!»

    Рәшит мине тыңламый, «мөгри» башлый:

    — Мара-ат абый-йы-ым!..

    — Әйдә, әйдә шагыйрь! Чыгыйк! Бер шәп уй туды әле…

    Дәшми генә Карл Маркс урамы ягына атлыйм, исәп Ирек мәйданына чыгу. Рәшит кырдан үзенекен «чәйнәп» килә:

    — Сиңа өмет зур иде минем, Зәки абый. Булмады синнән дә...

    — Ничек кенә булды әле! Хәзер Ирек мәйданына Фәүзия янына барабыз, Фәүзия янына ачлыкка утырабыз.

    — Ә Марат абыйдан рөхсәт юк бит!

    — Рәшит! Бу кадәр үк куркак булма инде син! Нәрсәгә хәҗәт ул рөхсәт сиңа. Бу бит безнең шәхси эш. Телибез — утырабыз, телибез икән — чыгабыз. Әйдә, киттек мәйданга!

    Рәшит минем белән бергә атлый, үзе шатлыгы ташып торган тавыш белән сөйләнә:

    — Әй, надан да инде мин, Зәки абый! Чыннан да Мөлековның ул рөхсәте безгә арт сөртергә кирәкмени инде. Без бит икәү үлемгә барган кебек, ачлыкка утырырга барабыз. Әллә кайтабыз, әллә юк дигәндәй бит инде…

    Мин аның чыгып торган калак сөягенә шапылдатып сугам:

    — Утыру белән каләмеңне очла, шагыйрь! Сиңа ачлыкта утырганда илһам киләчәк! Яз да яз утлы юллы шигырьләреңне!

    — Шулай дисеңме, Зәки абый?

    — Шулай дим, Рәшит дус! Һәм шулай булачак та!



    * * *

    Фәүзия Югары алдында тротуарга куйган креслода утыра. Актан киенгән, маңгаена төшереп ак ефәк шәл ябынган. Иреннәре ике урыннан ярылган. Кечкенә, ябык гәүдә. Каян ала бу ханым шулкадәр көчне, үҗәтлекне?! Мин Фәүзиягә сокланып та, кызганып та карап алам да, Рәшит белән бергә килүнең максатын әйтәм:

    — Фәүзия туганым! Без, Рәшит белән икәү, синең ачлыкка кушылырга булдык. Иншалла, Ходай ташламаса, җиңәрбез.

    Елмайгандай итте дә сорау бирә:

    — Зәки абый! Сез минем нинди максат белән утырганымны белеп килдегезме?

    — Белеп! Синең утыруның максаты Ельцинны Русиягә Президент итеп Татарстанда сайлатмаска.

    — Әййе! Сайлатмаска! Мин бит депутат! Миңа тимәсләр дигән өмет бар. Ә сезне Рәшит белән икегезне юк итүләре бик тә мөмкин.

    — Ничек итеп?

    — Аларның методлары күп һәм төрле.

    — Синең белән монда ике егет утыра бит инде.

    — Алар бит совхозда эшлиләр. Берсе электрик, икенчесе комбайнер-тракторист. Ә сез икегез дә язучылар бит. Рәшит тә, син дә.

    — Мин язучылар берлеге әгъзасы түгел.

    — Сез язучы һәм талантлы язучы.

    — Рәхмәт, Фәүзия, яхшы сүзеңә. Без дә утырыйк инде ачлыкка.

    — Утырыгыз Зәки абый! Монда ирләр кирәк. Эчкән урыслар, юан марҗалар килеп йодрыкларын селкеп мине куркытырга тырыша башладылар инде. Әче телле татарлар да күренде. Мине сүгәләр, син, хайван, безне урыс белән сугыштырырга телисең, мәйданда утырып үзеңә дәрәҗә эзлисең, дип акыралар…

    — Татарлармы?

    — Татарча акыралар инде.

    — Ярар, Фәүзия. Мин бу ачлыкта утыруның коменданты булыйм. Тәртип саклармын, акыручылар белән сөйләшермен. Син алар белән вакланма — шәлеңә төрен дә, тавыш-тынсыз гына утыр. Без монда дүрт ир-егет, бер сине генә яклый алырбыз дип уйлыйм.

    — Зәки абый! Монда килгәннәрнең кайберләре чыгыш ясарга телиләр. Кул микрофоны булса да табарга кирәк.

    — Табарбыз!

    — Аннан тагын бер нәрсә. Печән Базары мәчете хәзрәте ике ябык машина бирәм ди. Эчендә ята торган топчан кебек нәстә дә бар икән. Берсенә мин урнашырмын, икенчесе сезгә, ир-егетләргә булыр. Ул машиналар иртәгә килергә тиешләр…

    Рәшит тә сөйләшүгә кушыла:

    — Ярар, без, татарлар бит. Нәрсәләр генә күрмәдек. Матраслар, одеяллар табарбыз да йокларбыз куак төбендә.

    — Ә яңгыр яуса?

    — Яуса инде...

    — Сания исемле хатын өч метрга дүрт метр чатыр ясатып алып киләм ди.

    — Ясатсын. Шушында Югары Совет алдына куярбыз.

    Кичкә табарак ике кеше сыярлык кына кызыллы-аклы кечкенә чатыр (палатка) китерделәр. Фәүзия белән ачлыкка бергә утырган Рәфкат белән Зиннур ТИҮ бинасында, Рәшит белән мин шул кечкенә чатыр эчендә йокладык. Мулла кичкә таба вәгъдә иткән кечкенә автобус кебек бер машинасын китереп куйды. Аның эчендә бер ятак та бар икән. Тагын бер раскладушка куйдылар. Анысында Фәүзиянең иптәш хатыны Вәсилә урнашты. Икенче көнне иртән иртүк без машина янында сөйләшеп торганда өч яшь кенә егетләр безнең чатырны ныгыткан бауларны кисә башладылар. Мин, Рәшит, Рәфкат, Зиннур һәм тагын берничә егет йөгерәбез. Барып җиткән уңайга мин чатырны сүндереп болашкан берсен сугып егам. Икенчесе Югары Совет ягына кача башлый, өченчесен «плен» алабыз. Таза, калын гәүдәле урыс егете. Минем: «Кем син?» — дип сораганга җавап бирми, дәшми. Тенти башлыйм, телгә килә:

    — Не имеете права меня обыскивать.

    — А ты, имеешь право нашу палатку разорять и разбирать.

    — Я не разорял.

    — Но разбирал. Кто такой?

    — Студент.

    — Откуда?

    — Не скажу. Я в общежитии живу?

    Безнең янга милиция киемендә, бик чибәр подполковник килә. Честь бирә.

    — Подполковник Юсупов? Заместитель начальника УВД города Казани. Нәрсә булды монда?

    — Менә без йоклаган палатканы туздыралар иде. Икесе качты, берсен тоттык. Студент, ди. Ә документлары юк.

    — Әйдә, мин аны алып китим. Документларын тикшерик, кем икәнлеген ачыклыйк. Соңыннан сезгә җиткерермен.

    Мин дә бит инде дөнья күргән кеше.

    — Мин бу студентны сезгә болай гына бирмим. Сезнең белән минем бер егет барсын.

    — Сез нәрсә, мин әйткәнгә ышанмыйсызмы?

    — Ышанаммы, юкмы — анысы бүтән эш. Мин әйткәнчә булмаса, бу студентны без сезгә бирмибез. Хәзер кул-аягын бәйлибез дә палатка эченә салабыз.

    — Бу бит самосуд!

    — Әйе. Ләкин нигә безнең палатканы туздыра ул.

    Подполковник кырында дәшми генә басып торган капитанга борыла.

    — Дәүләтшин! Бер офицер ике милиционер белән бер газик алып кил әле, алып китсеннәр бу студентны. Үзең монда калырсың, Зәйнуллин биргән егетне дә ал.

    — Есть!

    Мин аларга Рәфкатне ияртәм.

    Берничә минут узуга «студентны» алып киттеләр, ун-унбиш минут чамасы үтүгә милициялар белән киткән Рәфкат җәяүләп кире кайтып җитә.

    — Бик тиз кайттың син?

    — Зәки абый! Мине машинадан чыгарып ыргыттылар, ә теге студентны алып киттеләр.

    Мин, безнең янда авызын ерып басып торган олпат гәүдәле капитан Дәүләтшинга карыйм:

    — Ничек аңларга инде бу хәлне, иптәш капитан?

    — Ничек бар, шулай аңлагыз инде, Зәки абый.

    — Бу палатканы сүткән егет студент түгел инде алайса.

    — Ул сезгә үзен студент дидемени?

    Капитан Дәүләтшин шуннан артыгын дәшми. Аның

    дәшмәвеннән һәм мыскыллы елмаю кунган чыраена карап, мин үземнең алданганымны аңлыйм. Тик, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса. Тагын дүрт ел алгарак китеп «студент» белән икенче мәртәбә очрашканны сөйлим әле.



    * * *

    1995 ел, октябрь. Карл Маркс урамында урнашкан авиация институты бинасының актлар залында студентларны җыйганнар. Аларны Татар милли хәрәкәтенә каршы котырталар икән дигән сүз безгә дә килеп җитте. Минем ТИҮ белән җитәкчелек иткән көннәр, киттем шул җыелышка. Үзем белән «Мәрҗани» җәмгыятенә йөргән берничә хатын-кызны да алдым. Болар инде минем «боевиклар». Татар дисәң утка-суга керә торган изге җаннар. Күбесе завод-фабрикаларда эшләгән тәвәккәл хатыннар — татар интеллигенциясе кебек куркак түгелләр. Институт ишек төбендә унлап милиционер тора. Шуларның берсе миңа 1991 елның май аеннан бирле таныш, инде майор дәрәҗәсендә йөрүче Дәүләтшин. Иске танышлар — кул биреп исәнләшәбез.

    — Нәрсәгә килдегез, Зәки абый? Монда бит студентлар җыелышы гына.

    — Соң майор хәтле майорны монда җибәргәч, юк-бар гына җыелыш түгелдер бу. Аннан соң Владимир Беляев җыя. Ә ул шовинистның махровыйның да махровые.

    Дәүләтшин дәшмичә уйланып миңа карап тора. Еллар үтә-үтә мин бер нәрсәне аңладым: Дәүләтшин төпле итеп, анализлап уйлап эш итә, безне һәрчак үзенә кирәк җирдән тотып ала һәм селки белә. Казан милициясендә шундый егетләр күбрәк булсын иде. Чөнки ул юк-барга бәйләнеп җанны телгәләми.

    Дәүләтшин телгә килә.

    Нәчәлстводан Сезне һәм Сезгә ияргән хатын-кызларны бина

    эченә кертмәскә дигән боерык бар.

    —И-и, Яүдәт! Үзең монда студентлар җыелышы гына дисең, ә үзең мине кертмәскә боерык алгансың. Кертмәсәң, хәзер үземнең «боевиклар» белән штурм ясыйм.

    — Штурм?!

    — Әйе, 1991 елның май аенда Югары Советны штурмлаган кебек. Елмайгандай итә.

    — Анысы кирәкми инде, Зәки абый! Анда бит сезгә каршы бер сүз дә булмый.

    — Алайса, Яүдәт, әйдә болай итәбез. Мине генә кертеп җибәрегез. Ә минем хатын-боевиклар монда ишек төбендә калсыннар. Берүзем мин ул зал эчендә нәрсә майтара алам? Түзмичә кычкыра-акыра башласам, чыгарып ташларга боерык бирерсең!

    — Ала-ай! Бер минут!

    Байтак арага читкә китә дә кара төстәге мобильный телефоннан (ул телефон әле милициядә генә!) шалтыратып өстәгеләр белән сөйләшә. Йөзе яктырып минем янга килә.

    — Сезгә генә керергә рөхсәт иттеләр, Зәки абый. Тик «боевик»ларыгызга әйтегез, шауламасыннар, монда тавыш күтәрмәсеннәр.

    «Боевиклар» командиры Фәгыйлә апага күрсәтмәләр бирәм дә, бина эченә кереп китәм…

    Яртылаш кына тулы актлар залына студентлар җыелган. Президиумнан Беляев «речь держит»:

    — … татарские националисты только и мечтают об отделении Татарии от Великой России. Вы, студенты Казани, должны выступать против этого…»

    Беляев сөйләгән саен зал бушаганнан-бушый бара. Ярты сәгать чамасы үтүгә залда 20—25 студент кына калды. Кайбер егет-җилән кызлар кочу белән мәшгуль, кайберләре йоклый, үзара сөйләшеп утырганнары да бар. Беляев сөйләп бетерә дә, залга мөрәҗәгать итә:

    — Сорауларыгыз бармы?

    Бер студент кул күтәреп баса. Татар егете икәнлеге әллә каян күренеп тора. Акцентсыз, саф урыс телендә сорау бирә:

    — Господин Беляев, Сездә Татар милли оешмаларының берәрсенең Русиядән аерылырга телибез дигән документы бармы?

    — Татар милләтчеләре юләр түгел бит инде, ачыктан-ачык шундый документ кабул итәргә.

    — Алайса сорау башка төрлерәк. Кайсы милли татар оешмасы, кайсы утырышында Русиядән аерылабыз дип карар кылды, яисә аерылу турында сөйләштеләр?

    Беляев каушый:

    — Миндә андый җыелыш хакында мәгълүмат юк. Минем уемча, андый җыелышлар Казанда, Татар милли оешмаларында еш була…

    Студент шәп егет!

    — Сезнең уйлавыгызны юридик факт буларак документка салып булмый бит…

    Студентлар боерык биргәндәй, дәррәү күтәрелеп, чыгу ягына юнәләләр. Залда Беляев белән мин генә калам. Ул мине таный.

    — Ә-ә, Зәйнуллин, полковник знаменитый! Тантана итәсезме?!

    Юри хәрбиләрчә җавап бирәм (полковник ди бит):

    — Так точно, господин Беляев! Торжествую!

    — Ничего, в другой раз!..

    Мин аны тыңлап тормыйм, чыгу ягына юнәләм, урамда «боевик»лар көтәләр бит. Ишек төбендә алардан башка да керә алмаган утызлап кеше торалар. Институт болдырына басам да, эчтә нәрсә булганны кыскача гына сөйли башлыйм. Бер минут чамасы үтмәгәндер, минем алда басып торганнарның берсенең күкрәк янында кызыл ут күренеп кала. Мин сөйләгәнне язып алалар! Тавышымны акрынайта башлыйм. 25—30 яшьләр чамасындагы егет, кешеләрне акрын гына аралап, этенә-төртенә миңа якынлаша. Ә мин тавышымны тагын да акрынайтам. Арттагылар кычкыралар:

    — Ишетелми! Кычкырып сөйлә!

    — Хәзер ишетелер!— дип кычкырып җибәрәм дә, теге егетне уң кул белән муеныннан эләктереп алып куеныннан диктофон тартып чыгарам. Шунда ук кемдер арттан эләктереп алып, минем ике кулны ике якка каера, аппаратны тартып ала, җир астыннан килеп чыккан кебек бер полковник пәйда була. Аппарат хуҗасы полковник артына посып кына юкка чыга. Полковник мине кисәтә.

    — Тыныч булыгыз, Зәйнуллин! Тыныч! Югыйсә, хәзер алып китәбез!

    Шуның янаганын ишетү белән мине «боевик»лар уратып алалар. Фәгыйлә апа миңа пышылдый:

    — Теге егет институт эченә кереп китте, Зәки әфәнде.

    Мин алдау маневрына күчәм. Үзем сөйләнә-сөйләнә керә торган ишеккә якынлашам.

    — Ярар, ахирәтләр! Бүгенгә җитәр, кайтыйк.

    Үземнең күз бина эчендә. Ә анда ишек төбендә өлкән яшьтәге вахтердан башка беркем дә юк.

    — Ишеккә басыгыз, милицияне кертмәгез! — дип кычкырам да, эчкә ыргылам. Ишекне минем «боевик»лар камап алганнар да, беркемне якын җибәрмиләр. Милиция нигәдер аларга тими. Ахрысы минем кереп киткәнне абайламый калдылар. Кердем бинага. Теге егет, Фәгыйлә апа әйтүенчә, бина эченә кереп качкан бит инде. Беренче катны тикшереп чыгарга булдым. Таба алмасам икенче катка күтәрелергә исәп. Берничә адым атлыйм да туктап тыңлыйм, сулга киткән коридордан кемнәрнеңдер пышылдап кабаланып сөйләшкәне ишетелә.

    Ишетелмәсен дип, аякларны идән өстеннән шудырып дигәндәй, сакланып кына атлыйм. 5—6 адым узгач, коридор өчкә бүленә. Сул яктагы коридорда зур гына бер шкаф тора. Майор Дәүләтшин тырыша-тырыша теге егетне шкафка сыйдырырга маташа. Ә егет гәүдәгә таза, сыеп бетми ахрысы. Мин, дәшми генә барып җитәм дә, Дәүләтшинга ярдәм итә башлыйм. Дәүләтшин әле мин икәнне абайламый, куана:

    — Давай, давай, помогай! Спрячем от этого Зайнуллина.

    Мине үзенең гражданский киемдәге берәр милиция хезмәткәре дип уйлый бугай. Тырыша-тырыша егетне шкаф эченә кертеп тутырып бетерә язабыз. Майор миңа күз төшереп танып ала да, авызын ачып өнсез калып тора. Тегене шкаф эченә этүдән туктый. Мин көләм:

    — Туктама, Яүдәт! Эшлә әйдә! Зәйнуллин тапса, әллә ниләр эшләтер! Әйдә, яшереп куйыйк инде...

    Яүдәтнең йөзе кып-кызыл.

    — И-и! Зәк-ки-ий аб-бый-ый! Издиваться итәм дигәч тә инде-е! Аның да чиге булырга тиеш бит.

    Яүдәтне тыңлап тормыйча, теге егеткә борылам. Ә ул, куркуыннан шкаф эчендә икәнен дә онытып, шунда кәкерәйгән хәлдә басып тора.

    — Чык, югыйсә, кәкерәеп калырсың.

    Чыгып баса. Гәүдәгә миннән дә биегрәк, мыеклы. Карыйм, карыйм моңа — күргәнем бар бит каһәрне. Тырыша торгач искә төшерәм.

    — Мыек үстергәч, танымас дип уйлыйсыңдыр инде. Син бит, 1991 елның 15 май иртәсендә Ирек мәйданында иртәнге сәгать алты тирәсендә безнең палатканы туздыручыларның берсе.

    Егет куркуыннан миңа карап катты да калды. Аптыраган Дәүләтшин да дәшми. Мин һөҗүмне дәвам итәм:

    — Син теге чакта документсыз студент идең. Инде хәзер документларың бармы?

    Егет Дәүләтшинга карап ала, рөхсәт көтә.

    — Бар минем документларым.

    — Күрсәт.

    Дәүләтшинның моны яклауда исәбе.

    — Ярар инде, Зәки абы-ый.

    — Күрсәт яхшылык белән.

    — Күрсәтмим.

    Дәүләтшинга карыйм:

    — Яүдәт, бу бәндә документын күрсәтсә, мин аның фамилиясен беләм дә, шуның белән вәссәлам, аерылышабыз. Әгәр күрсәтмәсә, кычкырырга тотынам. Ишек минем «боевиклар» кулында. Хәзер бәреп керәләр, бу кирәген ала. Сиңа да эләгергә мөмкин.

    Дәүләтшин аз гына уйланып тора:

    — Зәки абый. Документын күрсәтсәк, шуның белән сез канәгать буласызмы? Әйбәт кенә аерылышабызмы?

    — Әйбәт итеп аерылышабыз.

    — Күрсәт удостоверениеңне.

    Түш кесәсеннән удостоверениесен чыгарып бирә.

    Укыйм:

    — Старший лейтенант Проханов Василий Васильевич.

    Йөзен фото белән чагыштырам, фотода мыегы юк.

    — Мыек күптән йөртәсезме?

    — Ике ел инде.

    Үзе читкә карый.

    — Мине танымыйсыз ахрысы?

    — Мин Сезне 1991 елның май аеннан соң беркайчан да күздән югалтмыйм. Һәм сезнең күзгә эләкмәскә тырышам. Сез танымасын дип мыек та җибәрергә туры килде дә бит…

    Ярдәм сорап Дәүләтшинга карый. Тегесенең күңеле киң.

    — Ярар, Василий. Без чыгып киткәч, ишек төбеннән халык таралгач китәрсең.

    Кул биреп елмаям Василийга.

    — Туксан бердә миннән кача алган идең, барыбер эләктең. Бүгенге уңышсыз операцияң өчен башыңнан сыйпамаслар инде, Зәйнуллинны язып ала алмадың бит.

    — Шулай килеп чыга бугай инде.

    — «Бугай» түгел шул, чыкты шулай. Хуш!

    — Хушыгыз!

    Дәүләтшин белән чыгуга юнәләбез. Ул нәтиҗә ясый:

    — Бүген Беляевның провалы. Уңыш сезнең якта, Зәки абый.

    — Прохановны тоту уңышмы?

    — Юк. Студентлар, сезне танып алып, Беляевны бетереп ташладылар бит…

    Дүрт-биш ел узгач, Хәтер көнен уздырганда Казанның УВД нәчәлнигы полковник Әкбәровның урынбасары подполковник Дәүләтшиннан (үсә егет) сорыйм:

    — Проханов күренми. Кая булды ул?

    — Ул Казаннан ераккарак җибәрүне сорады. Яр Чаллыда ул хәзер. Сәлам әйтимме, Зәки абый?

    — Әлбәттә, әйт.

    — Болай әйбәт малай ла ул...

    — Башта барыгыз да шәп сез. Тик боерык үти башласагыз гына эткә әйләнәсез.

    — Служба бит. Тәртип шундый.



    * * *

    Без ачлык игълан иткәч ике көн үтүгә, Рәшит миңа энесе, Галиәсгар Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗановны күрсәтә.

    — Зәки абый, минем энем Илдус та ачлыкка утырырга тели. Алыйк инде аны да...

    Мин көләм.

    — Рәшит, синең әйткәнең үсеп җитте, барлык нәстәләре кирәк хәтле. Зәки абый, аны да үзебез белән аулак өйгә алып барыйк инде, дигән кебегрәк яңгырый.

    — Әй, Зәки абый, алыйк инде.

    — Без алырбыз да ул, ә карьерасы нишли?..

    — Татар язмышы хәл ителгән көннәрдә карьера кайгысымыни егет кешедә, Зәки абый.

    Икенче көнне тагын өч язучы ачлык игълан итәргә килгәннәр. Газинур Морат, Әхәт Мушинский һәм Ркаил Зәйдулла.

    Боларның безгә кушылу теләкләрен тыңлаган саен көләсе килә башлый, авыз ерыла — туктап булмый.

    — Ркаил, ярый кушылдың ди ачлыкка. Бүген утырдың да ди. Бүген үк, иң соңы иртәгә Мәскәү телевидениесе килеп синең буеңа караганда аркылысына киңрәк чибәр битеңне төшереп алдылар ди…

    — Алмагайлары ла…

    — Тукта! Син тыңлап бетер башта. Төшереп алдылар ди, Мәскәүләренә кайтып киттеләр дә, ди. Икенче көнне «Время» тапшыруында сине телевизор экраныннан күрсәтәләр, ди. Таза, киң бит, төсе алсу-кызыл, чиртсәң кан бәреп чыгарга тора. Һәм дикторның: «На центральной площади Казани татарские националисты сели на голодовку? Среди них сидит, голодает и скоро умрет от истощения известный татарский поэт Ркаил Зайдулла». Һәм телевизор экранына сыеп бетә алмаган синең шушы чыраеңны күрсәтсәләр? Ә?

    Татарны күрә алмаган телевизор караучы урыска син бәйрәм ясыйсың бит. Шушындый кыяфәт белән ачлыкка утыралармыни?

    Ркаилга барып җитә башлады:

    — Әллә алмаска итәсеңме?

    — Алай түгел, Ркаил. Үтенеп сорыйм, берүк, син, мине дә алыгыз, дип үҗәтләнмә инде.

    Ркаил Газинурдан козырь ясап мине басмакчы була.

    — Газинурның мордасы да инде…

    — Шулай, аныкы да түгәрәк. Тик гәүдәсе зур түгел. Кәкрәебрәк утырса, күренми дә ул.

    Әхәт Мушинский миңа ярдәмгә килә:

    — Киләсе ел тагын булыр әле ачлык, Ркаил. Сиңа ябыгырга берәр ел кирәк булыр, бүген үк башла, киләсе елга өлгерерсең…

    Ркаил китәргә җыена:

    — Ну, Зәки абый, җәберләдең тек җәберләдең. Мин сине моның өчен беркайчан да гафу итмәячәкмен. Хушыгыз. Мин бу мәйданга, сез ачлыктан чыкмыйча, башкача килмим дә…

    Ркаил кич булмас борын безнең янда иде инде. Төне буе утырып безне саклап чыкты һәм ачлык беткәнче (26 май) көн-төн мәйданда булды. Кискенләшеп киткән минутларда аның олпат гәүдәсе, киң бите һәрвакыт катлаулы, куркыныч янаган урыннарда булды. Тик ул мине бүген дә очраган саен битәрли.

    — Ну, Зәки абы-ый! Нык җәберләдең син мине шул чакта — мордаң туры килми, имеш. Ну, Зәки абый!

    Тагын ачлык булса, алырга туры килер ахрысы…

    Югары Совет каршындагы чәчәкләр утыртылган түтәлгә ике юан казык кагылган. Һәм шуларга астан, өстән ике бау белән тарттырып шигар (лозунг) язып эленгән:

    «Шәймиев — бүгенге көннең Шаһгалие!» 11 июньдә Шәмиевны Татарстан халкы Президентлыкка сайларга тиеш. Фәүзия ачлыкка утыру белән иң беренче итеп шул лозунгны түтәлгә каккан казыкларга элеп куйган. Лозунг кәгазе киң, 60—70 сантимер чамасы, ә кәгазе кибетләрдә тозлы балык төреп бирә торган соры төстәге, калын кәгазь.

    Ачлыкка утырганга өч көн узгач, рөхсәт сорап Фәүзия йоклаган машина эченә керәм. Күркәм итеп җыештырылган машина эче, тәрәзәдә пәрдә, идәндә чүпрәк палас, өстәлдә чәчәкләр. Фәүзия кушетка кебегрәк бер нәрсәдә фәрештә кебек ап-ак киемнән ятып тора. Утырыгыз дип өндәми, ачлыктан йончый башлаган тавыш белән сорый:

    — Миңа йомышыгыз бар идеме әллә?

    — Әйе. Бер сорау бар иде.

    — Кыскарак тотыгыз сөйләвегезне. Минем хәлем юк озак сөйләшергә дә, тыңлап торырга да.

    — Урамга, синең күрсәтмә буенча, лозунг элгәннәр. Ике кагылган казыкка бау белән тарттырып бәйләп. Эчтәлеге: «Шәймиев — бүгенге көннең Шаһгалие!»

    — Әйе. Шулай язарга мин куштым.

    — Без инде 439 ел урыс астында. Беренче мәртәбә Татарстанның үз Президенты булачак. Шуңа күрә без татарлар ул Президентка каршы көрәшергә һәм аны әле сайланмас борын ук сатлык хан Шаһгали белән чагыштырырга тиеш түгелбез. Алыйк без ул лозунгны.

    Фәүзия кәнәфиендә торып утырды. Күзләре кысылды һәм шулай ук кысылган калын гына иреннәр азрак агарып-күгәреп китте.

    — Сездә, Зәки абый, утыз елдан артык урыска тугры хезмәт иткән полковник каны өстенлек итә. Татарстаннан аерылып яшәп татарлык хисе юкка чыккан. Шәймиев — сатлык җан. Ул урыска хезмәт итә һәм без аны танырга тиеш түгелбез. Сез аны прусты аңлый алмыйсыз!.. Сезгә әле…

    Мин сүзсез генә борылам да чыгып китәм. Совет Армиясендә хезмәт иткән татар офицеры тормышыннан хәбәрдар булмаган хатын мине мәсхәрәләп утыра! Утыз ел буена үземнең кимчелекле татар икәнемне, барлык дәрәҗәле урыннарга тик исерек урыс офицерларын куеп бетергәч кенә куелып, аларга караганда 2—3 мәртәбә күбрәк хезмәт иткән татар офицеры бит мин. Ярар, күз күрер, онытмабыз бу мәсхәрәне…

    Икенче көнне иртән, төнен безне саклап утырган татар егетләренең берсе миңа яңа хәбәр бирә:

    — Зәки абый, төнен теге клумбадагы лозунг урталай ертылган.

    — Кем икәнен белмисеңме?

    — Чит кешеләр булмады, үзебезнекеләр генә.

    — Менә сиңа азрак акча. Кибеттән кәгазь җилеме ал. Балык сата торган кибеткә кереп балык төрә торган кәгазь ал. Лозунгны артыннан ябыштырып, яңадан элеп куярбыз…

    Ябыштырып, элеп куйдык. Икенче көнне тагын ертканнар. Тагын ябыштырдык. Сакта торган егетләр белән сөйләшәм:

    — Мине яхшы тыңлагыз. Безгә унбердән иртәнге алтыга кадәр кизү торырга кирәк. Син кичке унбердән төнге икегә кадәр лозунгны карыйсың, кем ертканны белү кирәк. Ә син икедән дүрткә кадәр. Син инде дүрттән алтыга кадәр. Ерткан кеше таныш булса, тавыш күтәрмәгез. Әгәр инде таныш булмаса, читтән килгән булса, азрак биргәләп алыгыз да, аяк-кулын бәйләп чатырга кертеп салыгыз, мине уятыгыз.

    Иртән минем өчен һич көтелмәгән яңалык. Икедән дүрткә кадәр кизү торган егет чыгарып салды:

    — Лозунгны, төнге өч узгач, Фәүзия апа ертты. Машинасыннан торып чыкты да, азрак тротуарда һава иснәгәндәй тегеләй-болай йөреп алды. Шуннан тротуардан арырак китте дә, безнең якка карап бераз басып торды. Шуннан клумбага кереп китте дә, теге лозунг янына килеп, иелмичә генә аңарга ике рәт типте. Ерткач тиз генә кереп китте.

    Мине «полковник» дип чыгарганнан соң кергәнем юк иде. Кереп тамаша карап чыктым. Ишек яңагына шакып тордым да, үтмичә генә ишек төбендә нигә кергәнемне сөйлим:

    — Фәүзия! Көн саен лозунгны ерталар. Кемгәдер ошамый күрәсең. Мин бүген төнгелеккә, белдерми генә яшерен каравыл куям, эләктерсәк, ни эшләтик икән?

    Фәүзиянең күзендә әллә курку, әллә гаҗәпләнү ялтырап китте дә, сүнде. Акрын гына йончыган тавыш белән сөйли:

    — Әй, Зәки абый! Сез миндә ул лозунгны ерткан кеше кайгысы бар дип уйлыйсызмы? Ач утырганга алты көн тулып үтте, баш чыңлый, колаклар тона, күз аллары әҗе-гөҗе килә...

    — Шулай да нәрсә киңәш итәсең?

    — Тота алсагыз милициягә тапшырыгыз! Аны кыйнап булмый бит инде.

    — Нигә булмасын, биргәли алуга әллә ни зур акыл кирәкми инде ул — тәвәккәллек тә, йодрык җитә.

    — Минемчә, тота алмассыз сез аны.

    — Тотабыз!

    — Милициягә тапшырыгыз. Шул җиткән.

    Саклап торсак та лозунг ертучыны «тота алмадык». Чөнки ертудан туктадылар.

    Ирек мәйданының исемен шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов Ачлык мәйданы исеменә алмаштырды. Без ул Ачлык мәйданында 14 майдан алып 26 майга кадәр Рәшит белән 12 көн утырдык. Иң озак утырганы Фәүзия, Рәфкат, Зиннур булдылар. Алар 12 майдан 26 майга кадәр мәйдан тоттылар.

    Ул «ач көннәрдә» без ниләр генә күрмәдек, ниләр генә ишетмәдек. Урыс халкының иң әшәкесе кырык яшь чамасын узган марҗалары икән. Күбесе чучка кебек юан, юньләп юынмаганнар, исләнгәннәр, авызларында, хатын-кыз исәбеннән йөрсәләр дә, берничә катлы сүгенү сүзе, эчеп килгәннәре дә бар. Алар турында аерым повесть язарга кирәк тә бит, кул бармый. Шулай да берничә генә җөмлә китереп үтәм.

    — Ну, что, где эта сука Фаузия! Нажралась водки, нае… сь за ночь и дрыхнет сейчас…

    — Днем спит, ... татарская, на ночь нажрется до отвала и изображает из себя святую…

    — Жрет она у вас водку, татарва, и спит.

    — Повалялась она у вас с мужиками по очереди, а сейчас дрыхнет во всю…

    Марҗалар үзләренең хыялындагыны сөйлиләр. Шуны Фәүзия эшләгән итеп аны сүгәләр, әрлиләр, пычрак ягалар. Дөньяда марҗага каршы торып, аны сүз белән җиңәрлек көч юк һәм булмас та инде ул. Чөнки урыс марҗасының зәһәрлегенең сәбәбе менә нәрсәдә.

    Урыс мужигы дөньяга чыгып, җир өстенә басканнан бирле хәмер эчә. Эчә генә түгел, чамасын белмичә көннәр буе, төннәр буе, айлар буе, еллар буе, гасырлар буе эчә. Ә күп эчкән кеше җенси яктан йомшара, буыны хәлсезләнә һәм ул хатын-кызга хирыс була алмый, хатын-кызга карата табигать тарафыннан кирәк булган дәрәҗәдә җенси яктан «туендыра» алмый. Шунлыктан марҗа гасырдан гасырга нык, таза, көчле иргә «сусап» яши һәм ул «сусау» буыннан-буынга күчеп көчәя, җенси «теләк» үскәннән-үсә. Ә кырында көчле ир юк. Шунлыктан марҗаның ире булып саналган мужикның хатыны алдында ирлек дәрәҗәсе түбән. Марҗа аңа акыра-бакыра, бик кызып «сусаган» чагында хәлсез ирен сугып очырырга да күп сорап тормый. Сәбәп шунда. Инде урыс марҗасы алдына чибәр, таза татар ире килеп баскан икән, шул «татарская чаплашка» Татариясына суверенитет таләп итә икән, ул марҗадан ала тек ала инде. Марҗа аны «Проклятая Золотая Орда»дан, «Триста лет татарское иго»дан алып «Сегодня мы вас кормим татарву, а вы не благодарны, татарва проклятая» га кадәр, урыс маты кушып сүгәчәк һәм сүгә дә. Ә марҗасы кырында басып торган сүзсез Иван, йә Петр шат. Чөнки марҗасы «татарская морданы» сүгеп өенә кайткач ике-өч көн аңа «тими». Тик теге мәйдандагы «гололобый татаринны» эт итеп йөри. Кайтып өенә кергән көенә (иң шәбе монысы) «шап» итеп өстәленә бер яртыны утырта:

    — Давай-ка, Ваня, выпьем с тобой дорогой мой! Чтобы эта татарва подавилась своим «Азатлык!» Чаплашки несчастные!

    Шушы җитеп торыр. Чөнки күпме язсаң да бер балык башын чәйнәү: марҗа өчен үзенең урысыннан башка бар халыклар да начар. Кемгә нинди генә исем такмадылар: Татарин — вонючий, башкирин — скотина вонючая, жиром бараньим пахнет, үзбәк — басмач, әфган — душман, чечен — бандит, латыш, литовец, эстон — все фашисты. И только русский всех освобождает и кормит бесплатно.

    Фәүзия башлаган ачлык 12—26 май көннәрендә барды. Ачлык башланганга алты көн үткәндә Ачлык мәйданында 19 (унтугыз) кеше утыра идек инде. Шулар арасында берничә егет Яр Чаллыдан, Фазыл, Вәлиәхмәтов Бөгелмәдән һәм өч хатын-кыз, чибәрләрнең чибәре Чаллыдан. Шуларның берсе, яшь кенә, түгәрәк кенә Гөлнур исемле хатынның ике айлык авыры булган. Шулай да биш көннән, мин аларны ачлыктан чыгып, Чаллыга кайтып китәргә күндерә алдым. Чибәр хатын-кыз үзе кебек чибәр балалар табарга тиеш, ә ачлык тотып өзлегергә түгел. Рәхмәт, тыңладылар!

    Өч-дүрт көн узгач, бер сәгать чамасы эш белән йөреп кайтсам, Сания ханым куйган ак чатыр эчендә (урамда эсселек 30—35°С) авызын ерып, озын муенын тагын да суза төшеп Татарстанның иң атаклы комик артисты… Равил Шәрәфиев утыра. Мине күргән көенә озын буен турайтып баса да, ике кулын миңа суза:

    — Әссаләмәгаләйкү-үм, Зәки абый!

    — Вәгаләйкемәссәлам! Исән-саумы, Равил?! Хәл белергә килгәнең өчен рәхмәт сиңа.

    Кызык кына итеп аяк-кулларын кузгаткалап ала да (Тукай әйтмешли: «…ботак-тармак кеби») телгә килә:

    — Хәл белү үзеннән-үзе тиеш инде ул. Мин бит Зәки абый сезнең белән бергә, ачлыкка утырырга дип килдем. Хатын ике көнлек сухой паек та биргән иде, алмадым: «Теге полковник Зәйнуллин анда бер кешене дә ашатмый. Хәтта үзе дә ашамый», дидем, ышанмый калды. Эш беткәч бүген тикшерергә килә инде.

    Урыс әйтмешли, син Равил миңа «зубы не заговаривай»! Әйдә, моннан чыгып читкәрәк китик әле.

    Чыгабыз. Безгә дәшми генә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов та иярә. Зөфәр абый Салеев та кузгала башлаган иде, мин аны кире утыртам:

    — Зөфәр абый! Безнең әллә ни сер-фәлән юк. Шулай да үзебез генә сөйләшик әле.

    Ипләп кенә, үпкәләтмәскә тырышып акрын гына сөйлим:

    — Менә нәрсә, Равил. Син татар халкының искиткеч һәм бик зур байлыгы. Синең кебек артист бик сирәк туа һәм озак яшәргә тиеш, ачлыкта утырып исәнлеген какшатырга түгел. Мин 94 килограмм, һич тә курыкмыйча 20—25 килоны ташлый алам. Ә синең артык маең юк. Синең татар халкы алдында төп вазифаң спектакль уйнау, урының — театр сәхнәсендә, ә монда, Ачлык мәйданында түгел. Мин сиңа ачлыкта утырырга рөхсәт итсәм, гомерем буена йөрәгем сызлаячак һәм үлгәнче үкенәчәкмен.

    Равил бирешергә уйламый:

    — Менә бит әргәңдә кукыраеп, пеләш башын ялтыратып, минекеннән дә озынрак муенын тагын да озынайтып Рәшит басып тора. Үтә китсә аның гәүдә авырлыгы алтмыш кило инде.

    Рәшит төзәтмә кертә:

    — Алтмыш ике ярым.

    Равилнең күңеле киң:

    — Ярар. Алтмыш өч кило да булсын ди. Барыбер ябыгу запасы юк бит инде, ә аны алгансың.

    — Минем Зәки абый белән блат бар.

    — Минеке дә булыр.

    Мин аларның шаярып бәрелешүен туктатам:

    — Рәшит ачлыкка утыруны башламаса, мин монда булмас идем. Равил, әйдә, бәхәсләшмик. Син татар халкына безгә караганда кирәгрәк.

    — Шулай дисез инде алайса сез икәү.

    — Шулай дибез,— ди Рәшит.

    — Ярар инде алай булгач. Үземнең татар халкына бик кирәк булуым белән горурланып кайтып китәргә генә кала…

    15 май көнне иртәнге сигездә безнең янга Шәймиев килде. Килгән уңайга безгә, урамда утырган «ачыгучыларга» карап та тормыйча Фәүзия янына кереп китте. Шәймиев янында елгыр гына, таза, чибәр, гел аңа ияреп йөрүче ике егет тә бар. 15 минут чамасы узгач чыктылар. Соңыннан Фәүзиядән сорап белдек, Шәймиев Фәүзияне ачлыктан чыгарга өндәгән икән. Фәүзия яныннан чыккач Рәфкат Шәймиевка сорау бирә:

    — Нигә бар җирдә хакимият органнарында барлык эшләр тик урысча гына алып барыла?

    Шәймиев җавап бирә, тик аның җавабы Рәфкаткә ошамый. Ул турыдан яра:

    — И-и, Минтимер абзый! Сез бит безнең совхоз директоры хәтле дә алдый белмисез. Сез сөйләгәнгә ышанмыйм мин.

    Мин Рәфкаткә акрын гына төртәм.

    — Төртмә әле, Зәки абый! Әллә күрәм мин тагын Шәймиевне, әллә юк. Җавап бирсен.

    Шәймиев сүзсез генә миңа карап тора да шулай ук җавап бирмичә генә китеп тә бара…




    (Икенче кисәк)
  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх