• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    «Каз өмәсе»


    (хикәяләр)

    Адәм балаларында холык ягы төрле-төрле була. Яхшы холыклылар белән дә, яман холыклылар белән дә дөнья тулы. Ә бергә яшәргә кирәк. Шул холык дигән нәрсәнең төзәтеп булмый торган яклары да була. Шул төзәтәлмәслектә йөргәннәре: уйнаш, саранлык, хәзерге заманда, без татарга, урыстан кергән эчкечелек һәм алкоголизм, ялкаулык. Бу дүрт әйберне бетерергә күпме генә тырышсалар да хуҗалары, һичкайчан да бетерә алмыйлар.

    Рәфкатьнең урам аша гына Морат исемле күршесе яши, хатыны да бар һәм исән-сау яшәп ята ире янында һәм кырык ел бергә яшәвендә аңа өч бала табып биреп, иреннән менә дигән саранны тәрбияләп куйды. Агай-эне белән, күрше-тирә белән йөрешү юк, кунакка-ашка чакыру юк. Морат үзе бик борынгыдан килгән сәүдәгәрләр нәселеннән. Хәзерге заманда базар мөнәсәбәтләре өстенлек алган чакта Моратта теге сәүдәгәрләр каны шарлап ага башлады кан тамырларында. Ике малай, бер кыз үстергәннәр иде хатыны белән. Комсомоллар да иделәр. Балалары чаңгычы-спортчылар да иде, институтларда студент булып, өчесе дә югары белем дә алдылар.

    Инде бүгенгегә килсәк, кайда гына эшләгән саналсалар да, өчесе дә алыш-биреш белән шөгыльләнәләр һәм узган 5—6 елда яхшы гына баеп та өлгерделәр. Баесыннар. Морат хәзер үзе пенсиядә инде. Шулай да ике малайларының сәүдәсендә катнаша, ярдәм итә, малайларын баета, ә үзе инде... сараланганнан саранлана бара.Үсә ул яктан. Бер генә мисал. Һәр елны кара яздан сап-сары, кечкенә утыз каз бәпкәсе алалар иде дә, шуларны үстерәләр. Хатыны белән икәү. Бу ел кырык бәпкә аларда. Нигә кырык дисәң — кече малае шул каз бәпкәләрен электр җылысы белән чыгара торган инкубаторның директоры булган икән. Кырык каз бәпкәсен бушка китереп киткән әтисенә. Сап-сарылар кырыгы да. бар да. Ярар: кемнең кулында, шуның авызында. Бушка да китерсен дә ди. Рәсәйдә урламыйча яшәүләр ай-һай авы-ыр! Урлау — гадәти хәл санала хәзерге көндә!

    Көз җитте. Теге кырык казның утыз алтысы үсеп җитеп, ап-ак төстәге, зур гәүдәле казлар булдылар. Симерделәр казлар. Җир туңды, кар төште. Каз өмәләре үткәрә халык күңелле итеп. Бер кичне Моратка күршесе Рәфкать кергән.Исәнлек-саулык сорашкач, Моратка йомышын әйтә:

    — Күрше! Мин үзем булдыра алмыйм, синнән ярдәм кирәк иде.

    — Ай, кулдан килсә итәрмен, нигә итмәскә, ди.

    — Иртәгә каз өмәсе ясарга иде. Үзем казны суярга да куркам мин. Син суеп бир инде безнең казларны.

    — Ничәү алар? Унсигез шикелле!

    — Унсигез?

    — Ярар. Ничәгә керим?

    — Иртәнге тугызга кер. Пычак үткерләнгән булыр. Өмәгә килгән хатыннар чәй эчкәләгәнче суеп куйыйк. Синең хатынның кулы салкын суга ярамый. Эш беткәч, алып кер кичке ашка.

    — Ярар. Керербез сигезенче яртыга.

    — килештек.

    Җыр, бию, уен-көлке белән кичен Рәфкатьләрдә күңелле каз өмәсен бәйрәм итеп тәмамладылар.

    Икенче көнне Моратка хатыны әйтә:

    Мин әй, карап утырдым кичә кич Рәфкатьләрнең табынын. Алты хатынга дүрт шешә кызыл вино алганнар. Рәфкать белән сиңа бер ярты ак аракы. Аннан Рәфкать тагын бер ярты барып алып килде. Ике каз пешергәннәр. Казларны өч йөздән сатып була бит инде. Аракы, винога кимендә өч йөз алтмыш тирәсе киткән инде. Менә сиңа һәммәсе мең тәңкә. Шуның өстенә, чәй-шикәре, тәм-томы

    дигәндәй. Мең дә ике йөз, мең дә өч йөз тирәсе китте бит инде. Бездә казлар исәбе ике мәртәбә артык. Расхут та ике мәртәбә арта бит инде өмә итсәк.

    — Нәстә әйтергә итәсең инде син. Аңлап булмый?

    — Үзебез икәү генә суеп, эш итик дим.Көн дә ике каз суйыйк. Берсен син йолкырсың, берсен мин. Өмә ясамыйк. Ике мең ярым, өч мең чамасы акча янга кала бит. Вино эчереп, каз суеп расход ясарга! Кичә Әсма акны трибувайт итә бит. Рәфкать чыгып бер ярты алып килде эчәргә дип.

    Морат дәшми, уйлана. Хатыны һаман да моңа үз теләген җиткерепме җиткерә:

    — Кем ул өмәгә килгән хатыннар безгә? Кулың оста, үзең суясың, йолкырбыз икәү.

    Унсигез көн буена инде алтмышны узган, үзен ир дип санаган Морат белән хатыны көненә ике каз суеп, шуны йолкыдылар. Морат суйды, икәүләшеп йолкыдылар. Мунчада йолкыдылар. Каз каурыйларын, йонын тарта-тарта Моратның кул бармаклары уелып беттеләр, арыдылар. Соңгы ике казны ике көн йолкыдылар. Ничек блса да, кара исәп белән генә дә ике—өч мең тәңкә акчалары янга калды. Үзләренә үзләре ясаган өмәгә хәмер дә алмадылар, каз да пешермәделәр. Келәт эчендә, матча кадакларына эленгән утыз алты каз түшкәләренә зур шатлык белән карап озак басып тордылар. Арттан ишетелгән тавышка сискәнеп киттеләр, борылдылар: күршеләре Рәфкать икән:

    — Кунак ашы, кара каршы, дип сезгә өмәгә дип кергән идем. Семейный өмәгез тәмам икән. Исән-сау игелекләрен күреп ашарга язсын! Симезләр дә, күп тә икән казларыгыз.

    Шулай итеп баючылар да очрый хәзерге заманда...



    Мөртәт


    — Бик күпләргә ярдәм итәсең. Инде син укырга кертеп, әфисәр булган егетләр йөздән артык киткән диләр белгән кешеләр. Минем дә бер улымны укырга кретер идең!? Киләсе елга мәктәпне бетерә инде...

    Ялга кайткан җирдә, авыл урамында Гөлбикә апа туктатты мине. Исәнлек-саулык сораганнан соң шул үтенечен әйтә миңа. Үзе безгә әти ягыннан ерак кына туган ул.

    — Укуы ничек соң?

    — Ничек дип, болай әйбәт кенә кебек инде. Укытучылары зарланмыйлар начар дип...

    Киләсе елга килгән бу малай укырга керергә Ригага. Исеме Илдус, фамилиясе Халитов. Әтисе күрше мишәр авылы Әмирдән иде. Тик...

    1977 ел. Безнең югары инженерлык училищены ракетное сәяси училищега әйләндерәләр. Укырга килгән егетләрнең бер өлешен Ростов училищесына, бер өлешен Пермь училищесына озаталар. Алар икесе дә инженерлар әзерли торган училищелар. Бер факультет кына инженерлыкка укырга Ригада кала.

    Минем ярдәм белән, бу Илдус дигән ярым мишәр малае, училищега керү өчен имтиханнар бирә алды. Мин физика, математикадан моңардан үзем алдым имтиханнарны. Нәрсә әйтсәң дә, үзеңнеке бит, үз татарың! Керде бу, тик Пермь училищесына озаттылар моны. Куанычы зурдан булды керә алгач:

    — Абый! Мин сезне беркайчан да онытмам. Рәхмәтләрем зур сезгә, ярдәмегез өчен.

    — Ярар, ярар! Укып бетер, инженер бул. Әниеңне кара, ярдәм ит аңарга. Сезне, өчегезне, салмыш ир белән яшәп үстерде бит.

    — Безнең әнине онытырлыкмыни инде! Изге кеше бит ул.

    Китте бу. Кайтканда Гөлбикә апаның хәлен белеп чыгыйм, теге малай ничегрәк укый икән дип кердем. Куанды апа мин кергәндә. Чәй белән сыйлады. Сөйләшеп утырдык. Рәхмәтләре зурдан миңа:

    — Шул хәтлекләр дә әйбәт булды Илдусымның шул ракетныйга укырга керүе. Аның белән мәктәпне бетергән отличниклар укырга керә алмыйча кире кайттылар.Ә минем улым керде. Аның турында бер кайгым да юк хәзер. Ашау әйбәт анда. Кием хөкүмәттән. Итек ялавай, ботинкалар хрум. Бер кайгым юк, укы гына түлке.

    Икенче ел ялга кайтканда миңа апамнан яңа хәбәр:

    — Өйләнде бит улым!

    — Аңа бит әле егерме дә юк.

    Апа бик теләми генә мәгълүмат чыгара.

    — Юк та бит! Любуф дигәч, яратам әни дигәч, каршы төшеп болашмадык инде. Абзасы Илдар каршы иде дә бит. Иртә бит әле — унтугызы да тулмаган дип караган иде...

    Миңа сынап, кызганычлы карашын җайлап кына салып ала да, яңалык чыгара:

    — Син нәстә диярсең инде энем, килен марҗадан бит!

    Нәрсә әйтәсең инде?! Авылдан калага барып эләккән татар малайлары өчен марҗага өйләнү дәрәҗә санала! Өйләнәләр марҗага һәм... берничә ел яшәгәч, марҗа холкын җиңә алмыйча, урыс кебек яшәп алып китәләр. Үзенең искитмәле матур туган телен, татар телен онытып, яртысы маттан гына торган урыс теленә тоташы белән күчкәннәре күпчелек тә була әле. Ә марҗа?!.30—40 ел татар белән бер сүз татарча белмиләр алар һәм белергә дә теләмиләр. Ничектер сүз ара сүз чыгып сөйләшкәндә, марҗа белән яшәгән бер азәрбайҗан кешесе миңа болай диде:

    — Урыс булмаган башка милләт кешесенә чыгып яшәгән марҗага урыслар һәйкәл куярга тиешләр. Марҗа кемгә генә чыкса да, тапкан баласыннан саф урыс үстерә һәм саф урыс тәрбияли. Аның балаларыннан аталарының теленнән бер сүз дә белмәгән чын шовинист урыслар үсәләр. Мин, инде картая башлаган аталарына «молчи ты, вонючий татарин!»— дип акырган улларын күргәләдем.

    «Килен марҗадан бит!» Гомере буена нужа беләнкөрәшеп, эчкән ирне көйләп-чөйләп яшәгән Гөлбикә апага тагын да өстәмә хафа: марҗа килен!

    Мин күңелсез генә хушлашып китәргә дип кузгалгач, мине капка төбенә кадәр озата чыкты. Кече капканы ачып урамга чыккач сорау бирә:

    — Тукта әле, энем! Сорыйм әле бер нәстә.

    — Сора, Гөлбикә апа!

    — Ваянныйлар өйләнгәндә, загска рөхсәт алу өчен, үзләренең ваяный нәчәлникләренә ике мең түләргә тиешләрмени?

    Эчкә суык йөгерә. Тик сиздермәскә тырышып тыныч кына тавыш белән сорыйм:

    — Нигә туды андый сорау, апа!

    — Туды инде.

    — Шулай да?

    — Илдус ызванит итте тилифуннан, Пермнән. Әни, сручны сал ике мең акча дип. Шунда аңлатты ваяныйларда өйләнүгә түләргә кирәк икәнлекне. Ике мең, диде.

    Бик авыр булмасын дигән уй белән аңлатам:

    — Юк, апа! Өйләнүдә ваянныйларда да тәртип сездәге, гражданкадагы кебек. Бернинди дә түләү юк андый, ике меңләп.

    Апа дәшмичә уйланып басып тора да, акрын гына, үзенә яңалык әйткәндәй сүзләр чыгара:

    — Мине алдаган булып чыга бит инде болай булгач бу бала!..

    Байтак вакыт үтте. Мин тагын авылда. Тик нилектәндер апага керәсе килми. Урамнан китеп барганда капка төбендә утырган өч хатынның берсе торып елмаеп миңа каршы чыга башлый. Карыйм — Гөлбикә апа!

    — Туганым, вакытың юктыр инде, кермисең дә. Исән-сау яшәүме? Килен исәнме, балалар исәннәрме?

    Мине тыңлап бетми, сөйли бу үзенекен:

    — Аллага шөкер, энем! Зур улым да өйләнде. Кызым Әлфияне кияүгә бирдем...

    Миңа тиз генә карап ала да, шатлыгын белдергәндәй әйтеп куя:

    — Киленем дә, кияүем дә, бу юлы, татарлар! Кода-кодагыйлар, бар да үзебезнең татарлар. Рәхәтләнәм инде.

    — Теге, марҗасы белән кайтканы бармы соң? Укып беткәненә өч ел тулды бит инде.

    — Ыы! Өч ел! Малайлары үсә. Никалай исемле. Киленнең әтисенең исемен кушканнар. Узган ел өчәүләшеп кайтып кунак булып киттеләр. Тик менә...

    Мин елмаям:

    — Нәрсә, марҗа килен кайткач сезнең барыгызны да өй эчендә улың урысча гына сөйләшергә куштымы?

    Гөлбикә апа миңа исе китеп карап тора.

    — И-и! Син аны каян беләсең инде?

    — Марҗалар белән яшәгән татар егетләрен күп күрергә туры килде миңа. Марҗаларның кыйланышларын яхшы беләм мин. Кешелек юк дәрәҗәдә аларда, тик урыслык, ялкаулык, пычраклык кына.

    — И-и, иркә-ә-әм!

    Яулык очы белән күзләрен сөртә-сөртә елый апа.

    — Шул марҗага дип кенә үстергәнмен икә-ән...

    — Ярдәм итәме соң сиңа?

    Апа көрсенә дә, серен яшерә алмаганнан ахрысы, сөйли:

    — Нинди ярдәм? Нинди ярдәм, ди тагын. Минем алтмыш

    еллыгыма, кырык биш ел балниста санитар, аннан медсестра булып эшләгәнемә күп итеп аш, чәй тәлинкәләре, матур-матур вилкә-пычаклар, аш калаклары, чәй калаклары, бәллүр зур ваза, вино, аракы эчә торган рүмкәләр, алары да бәллүрдән, бүләк иткәннәр иде. Улым белән килен шуларны безгә, әфисәр гаиләсенә, сезгә караганда кирәгрәк дип алып киттеләр.

    — Бирдеңме?

    — Со-оң, бирмичә!? Үз балаң бит. Өстәвенә әфисәр — старший литинат. Алар бит, әфисәрләр, үзара йөрешәләр. Кемнеке — аныкы, диләр бит. Күрсеннәр минем улымның ничек яшәгәнен.

    Апаның шатлыгы йөзенә бәреп чыккан. Мин башкача сүз озынайтмыйча китү ягын карыйм...

    Шуннан соң ике елдан артык гомер узды. Һич көтмәгәндә Гөлбикә ападан хат килеп төште. Эче тулы зар-моң һәм мондый юллар бар:

    «... елдан артып китте, минем язган хатларымның берсенә дә Илдус улымнан җавап юк. Язам, язам — юк җавап! Нәстә итеп эш кылырга да башым җитми. Әй, туганым, берәр киңәш биреп хат яз инде миңа, зинһар! Елап күзләрем бетте инде. Шул бала дип уйлап, кайгыра торгач, ике аягым гөбе кебек булып шешенделәр. Йөрүләр, атлаулар бик авырайдылар. Ниләр генә уйларга да, ниләр генә кыларга да белгән юк. Башым һәрвакыт әнке-менке килә.

    Туганым! Сиңа Илдусның әдрисен салам. Әрләп, үгетләп хат язар идең. Менә әдрисе: г. Бийск-24....

    Апага җавап хат яздым:

    ... Мин, апа, синең ул малаеңа хат язарга теләмим. Офицер булып, әнкәсен талап яшәгән энекәш миңа туган түгел. Үзең аның командирына хат яз, улым хатларга җавап бирми, дип. Командирның адресы мондый:

    Алтайский край

    г. Бийск-24

    Командиру ракетного полка.

    Шулай дип язсаң, адресың, хатың командирына барып җитәчәк.

    Ападан башкача хат-хәбәр килмәде...

    Елдан артык вакыт узгач, авылга кайттым.Казаннан. Инде мин отставкадагы подполковник. Хәлен белергә крегәч, ападан ишеткән яңалыкка мин «шаккаттым». Үзе сыктап кына елый, үзе акрын гына сөйли апа:

    ...командирына яздым, туганым, син салган әдрис белән. Ай тулар-тулмаста җавап килде. Бер татар солдатыннан командирлары татарча яздырган. Үзе урысча әйтеп торганны, теге татар егете үзебезчә язган. Нигә генә үлеп куймадым ик-кән ул хат килгәнче... Хатта болай дигәннәр. Безнең частьта сез язган Халитов Илдус Мөдәрис улы юк. Сезнең улыгыз хәзер яңа фамилия һәм исем белән йөри. Ул Холиков Илья Михайлович. Ул урыска әйләнеп, православие диненә күченеп, чиркәүдә чукынды. Мин сездән гафу үтенәм. Чөнки улыгыз Сезгә карата, мин үзем урыс булсам да, яхшылык эшләгән дип уйлый алмыйм...

    Апа сөйләвеннән туктап, бер ноктага карап байтак утыра. Тагын сөйли:

    — Узган ел кайтты. Хатыны, ике баласы һәм овчарка эте белән. Ата, зур эт. Барлык урыннарны йокларга алып бетерделәр. Хатыны симез, үзеннән дә юан. Ул этенең әшәкелеге. Хатыны, эткә матрас кирәк, ди. Кибеттән сатып алдым инде, кая барам...

    Көрсенә авыр итеп.

    — Илья булган Илдус улым. Муенына тәре таккан. Нечкә генә көмеш чылбыр белән. Сорыйм, балам, нигә чукындың дип. Җавабы үзенчә инде. Миңа полковник булырга кирәк. Ә татарларны, майор булганнарны да, егерме ел хезмәт иткәч үк куалар әрмиядән, ди. Пенсияне 30 % кына бирәләр, егерме ел хезмәт иткән өчен генә ди. Безгә әйттеләр, тагын биш ел хезмәт итәсегез килсә, полковник буласыгыз килсә, татардан урыска күчегез, дип. Мин әйтәм, әнә бит сине укырга керткән абзаң урыс булмыйча, татар булып калып та полковник булды, дим. Сине инде. Күзләре ачу белән тулды. Җаваплый:

    — Ул, Казанда татар суверенитеты өчен митинг-пикетлар оештырып безгә, урыска каршы йөри икән. Ике—өч ел үткәч бетерәбез беө ул татарны. Күрсәтермен әле мин аңа татарлар өчен булган суверенитетны ди...

    — Ярдәм итәме соң?

    — Юк, иркәм! Сукыр тиен дә юк. Үзләре дүртәү, этләре бишенчегә. Миңа шунда, менә әни дип, бер баш яулыгы да алып кайтмаган бүләккә. Айга якын ашап яттылар, хет йөз тәңкә акча бирсәләр шунда. Беткән ул малай...

    Бу ел җәй кайткач апаны сорашам: ничек яши?

    Больницада эшләгән бер сеңелкәш әйтә:

    — Гөлбикә апа ике аяксыз да калды. Өендә ята. Зур улы хатыны белән карыйлар. Ун яшьләр чамасында оныгы карый иде. Кыз бала.

    Апаның йорты олы урамнан читтәрәк тыкрык эчендә урнашкан. Тыкрык башына барып туктыйм машина белән. Машина эченнән апага дигән күчтәнәчне, бер бәйләм чәчкә алам да, машинаны ябып тыкрыкка юнәләм. Тыкрыкны керер алдыннан, капка төбендәге эскәмиядә утырган ике хатынның берсе миңа дәшә:

    — Син Гөлбикәнең энесе... түгелме?

    Туктыйм.

    — Шул үзе.

    — Әллә Гөлбикәгә киләсеңме?

    — Әййе! Хәл белергә иде.

    — Әхирәтең Мәрьям сәлам әйтте диең. Ярармы.

    — Әхирәте булгач, үзең кереп хәл бел.

    Елмайгандай итә, ә күзләре салкын:

    — Юу-ук! Кермим. Бик каты әрләштек!

    — Нәрсәгә тагын?

    — Нигә белмисеңмени!? Бер малае урыска күчеп, тәреләр тагын кайты бит авылга? Әйттем үзенә, нигә монда кайтарасың аны дип. Шулай да сәлам әйт миннән.

    Апа йөри алмый икән.

    —Ыы! Ходай белә ул кемгә күпме бирергә.

    — Сәламеңне үзең тапшыр. Мин аны әйтмим апайга...

    Башкача дәшмичә тыкрыкка кереп китәм. Апа ябыккан, нык картайган. Мине таныгач елап җибәрде. Көч-хәл белән яткан урыныннан торып утыра башлады. Ун яшьләр чамасындагы чибәр генә кызчык йөгереп килеп кроватка утырырга ярдәм итте. Җеп оеклар кигән ике аягын салындырып кроватта утырды апа. Дога кылдык. Сорый:

    — Сине бик каты авыргансың дип ишеттек. Хәзер ничек соң хәлләрең?

    — Казаннан үз машинам белән кайттым. 600 километрны ун сәгатьтә. Шулай булгач, ярыйсыдыр инде исәнлек. Үзең ничек, апа?

    — Елый-елый, кайгыра-кайгыра аяксыз калдым туганым. Иремне бик иртә китте дип кайгыра торган идем. Хәзер кайгырмыйм инде. Киткән-киткән инде. Хет мин күргәнне күрмәде...

    Байтак утырдык сөйләшеп.Теге Илья исемле улы турында ул сөйләмәде, мин сорамадым.

    Китәргә булгач, ике кулы белән кровать читенә тотынып идәнгә шуып төште. Мин борчыла төштем:

    — Син нәрсә инде, апа! Төшмә!

    — Юк, туганым, төшим әле. Сине капка төбенә хәтлек озата

    торган гадәтем бар. Бүген дә озатыйм әле. Бу инде минем сине соңгы мәртәбә күрүем, соңгы озатуым булыр...

    Мин өй бусагасыннан төшеп капкага таба атлыйм. Апа минем кырдан, ямь-яшел үлән баскан ишек алдыннан тезләнгән хәлдә дүрт аяклап атлый. Үзе елый-елый акрын гына сөйләнә:

    — Теге хайван нәстә палкауник алган. «Паздравляйте меня, получил полковника» дип тилиграм суккан. Мин дә, абзасы да җавап бирмәдек. Хат-хәбәр алганыбыз юк шуннан соң...

    Апа тыкрыкка чыккач капка төбендәге тәбәнәк кенә эскәмиягә менеп утыра. Елмая миңа:

    — Артыңнан карап калыйм әле. Бу бит минем соңгы шатлыгым туганым сине күрү. Хуш! Исән бул! Ходай сине ташламасын...

    Мин тыкрык буйлап олы урам ягына атлыйм.

    Әйләнеп карамаска тырышып атлыйм...



    Корылтай барганда


    Тәфил Маликны татар Милли Мәҗлесенә вәкил итеп сайларга дип исемлектә калдырабызмы?

    Зал гөрли:

    — Калдырабыз! Калдырабыз!

    — Тавышка куям.

    Залдагы микрофон янына бер татар килә:

    — Рәвил Хәкимов дигән әфәнде мин. Тәфилне исемлеккә кертергә ярамый. Һич тә. Ул беркайчан да митинг, пикетларга йөрми. Анда чыгышлар ясамый. Йөрмәгәч, ничек ясасын, ди инде. Безнең урам көрәшендә катнашмый. Кертергә кирәкми дип саныйм мин...

    Зал икенчерәк тавыш белән тагын гөрли:

    — Кирәкми! Кирәкми!

    Микрофонга бер ханым килә:

    — Мин Тәфил белән бергә укыдым. Ул татар милләте өчен үләргә әзер кеше. Заводта да бергә эшлибез. Урыс шовинистларына заводта кем каршы чыга? Тәфил! Заводтагы татарларны суверенитет өчен көрәшкә кем оештыра? Тәфил! Татар мәктәпләре, гимназияләре ачарга дип иң алдан кем йөрде? Тәфил! Аны исемлектә калдырырга һәм сайларга кирәк! Милли Мәҗлескә!

    Зал тагын гөрли:

    — Кирәк! Кирәк! Дөрес Сайлыйбыз Тәфилне!

    — Кая ул Тәфил? Күренсен халыкка!

    Микрофонда Тәфил:

    — Миңа 52 яшь. Оныгым бар инде — бабай булдым. Милли көрәш, азатлык көрәше урамнарда митингларда кычкырып йөрүдән генә тормый. Хәзер төп көрәш урамдагы акырып йөрүдән кабинетларга күчте. Утырып, баш миен эшләтеп алып барырга кирәк көрәшне. Митингларда йөрмәдем, анда чыгышлар ясамадым. Дөрес

    анысы. Чөнки мин трибуналардан сөйли белмим. Каушыйм, анда чыксам. Һавада йодрык селтәп кенә, «Азатлык!» дип кычкырып ирек алып булмый! Алай итеп кенә җиңеп булмый. Хәзер безнең төп максат, зур оешканлык күрсәтеп, башны эшләтеп хәрәкәт итеп, урыс шовинистларына каршы коралсыз каршы торып тулы бәйсезлек алу. Татар милләтенең язмышы өчен, аның азатлыгы дип типкән татар йөрәге бар минем күкрәгемдә. Һәм алдагы калган гомерем бар. Үлгәнче көрәшәчәкмен. Ә көрәшне мин үземчә аңлыйм...

    Зал мәхәббәт белән, зур җылылык белән, яңгыравыклы зур көч белән, бер зат булып залны тетрәтеп кычкыра:

    — Дөрр-ре-сс! Калсын Тәфил исемлектә! Кирәк ул татарга көрәш өче-ен!


    Төрмәдән хат


    Исәнме син,туган-үскән авылымда яшәүче, мине табып үстергән, бүгенге көннәрдә дә рәхәт тормыш күрә алмыйча яшәүче кадерле әнием!

    Мин монда столярный цехта эшлим. Миннән өстәл аяклары ясаталар. Бер өстәлгә дүрт аяк кирәк икән. Өлгерәм ясап дүртесен дә, чөнки кулларым шул аякларны ясарга бик тә остардылар.

    Аракы юк монда. Безнең цехка нәчәлник булган кеше — Гәмбәров фамилияле татар кешесе. Үзе майор. Ул безгә, мин сезне, монда эләккән татарларны барыбер эчкедән туктатам, ди. Ике малай табып, качап эчкәлиләр. Минем эчкәнем юк. Инде, эчмәгәнгә, дүрт ай да унике көн тула бүген. Аракы югы бер яктан әйбәт инде, тик үтереп эчәсе килгән көннәр була һаман да. Түзәм инде. Үзең беләсең бит инде, монда эләккәнче, минем кара эчү белән эчкәнне.

    Тугызынчы класска укырга кердем. Укып була инде. Тик физикадан бик аңлап бетереп булмый. Минем белем җиденең яртысы гына бит. Анысы да килделе-киттеле иде инде. Сигезне бөтенләй укымадым бит. Тугызга укырга язылганда сигезне бетергән идем дип алдаштым. Хәзер тырышам инде укырга. Син әрли-әрли укытканда укымаган идем, хәзер үземә калды үземне әрләргә.

    Кичләрен, укырга бармаганда, телевизор карыйбыз. Тик гел урысча гына. Чөнки монда Коми дигән җир — татарча шунлыктан тапшырулар юк. Ашау, болай, әйбәт кенә. Ак ипи белән май да биргәлиләр. Кампут дигәне дә бар. Анысы көн саен. Эшлә генә түлке. Монда да бездәге кебек урыслар өстенлек итәләр. Үзләре бөтенләй эшләмиләр дә. Шулай да без хәзер аларга бирешмибез. Ике хахул, бер чуаш, бер якут, аннан соң бер бүрәт дигәне дә бар — берләштек. Мин дә шулар белән. Бер чичин безнең башлык. Хәзер урыслар куркалар бездән. Безнең бригадка эләккән урыслар, безнең кебек эшли алмыйлар. Шунлыктан ай үтәр-үтмәстә ташлап, башка эшкә күчәләр.

    Йоклау урыннары агачтан ясалган сәке. Монда аны нар диләр. Аста, кара төстәге матрас, мендәре дә бар. Ике адыял бирәләр. Шунлыктан төннәрен дә өшеттерми.

    Килер идең хет. Сагындыра бит. Өч ярты аракы алып кил. Ике хахул белән чуашка. Акчасын бирербез диделәр.

    Сәлимә минем турыда сораса, бер нәрсә дә әйтмә. Шул сөйрәлчек аркасында утырам мин монда. Япь-яшь башым белән өтермә камерасында уза гомерем.

    Әти һаман эчәме? Ул эчмәгән булса, мин дә эчәргә өйрәнмәгән булыр идем. Эчмәсәм, минем газиз башым төрмә сәкесендә ятмас иде. Сыер бозауладымы? Бозавы нинди? Акбай һаман әтәч белән дусмы? Күрше әтәчләренә каршы сугышырга Акбай да йөриме әтәчкә ияреп? Төннәрен өрәдер инде, элеккеләр кебек. Күрше Миннәхмәт бабай белән Хәнифә әбигә миннән сәлам әйт. Үлеп китмәсеннәр, мин кайтканны көтсеннәр.

    Һаваларда очкан аккошларның,

    Канат очкайлары балавыз.

    Өтермәдә диеп онытмагыз,

    Үзегездән туган балагыз.

    Хушыгыз! Сөйләгәндә мине дә кушыгыз! Юлдан язып, бүгенге көнне өтермәдә кояш чыкканны күрергә интегеп яшәүче бәхетсез

    улыгыз Минсәлим.



    Җавап хаты


    «...яшәгән урының икәнен укып бик куандым, улым. Ак ипи дә, мае да булгач, бик җиткән. Артыгы белән. Без монда сыер тотып та, май күргәнебез юк.Тилебизере дә булгач бик әйбәт инде, балам. Безнең, теге хырушуф заманында, атаңа җир сөреп беренчелекне алган өчен примия итеп биргән тиливизыр ватылды. Күрсәтми дә, сөйләми дә, хырылдый гына. Тәкәзек Тимерханын төзәтергә чакырган идек, булдыра алмады.

    Тамагың тук, өстең бөтен булгач, алай-болай чыгарырга итсәләр дә чыкма. Берәр нәстәләрен берәр нәрсә эшләт тә, чыкма, балам. Монда, вүледә диюем, бер генә дә юньле нәстә юк. Синең теге әлкәш дусларың — Чыпчык Хәйрүш белән Кабан Фылариты — син эләккәннән бирле айныганнары да юк. Нича карасаң да чалбар төпләре, балаклары юеш көенә йөриләр алпан-тилпән. Очраган саен елап сиңа сәлам әйтәләр, тизрәк кайтсын иде диләр. Эчемнән генә, кайтмый торсын әле дип китәм.

    Маюр Гәмбәрефне үзебезнең татар дип мактап язгансың. Үзебезнең мөселман бит! Күрше Хәдичә түтидән, шул маюрның исәнлегенә багышлапКоръән чыгарттым. Үзенә әйт, белеп шатлансын. Шул маюрга әйтеп кара әле әйбәт кенә итеп. Әтиеңне, шунда синең яныңа алдырып урнаштырып булмасмы икән берәр төрле итеп. Бигрәкләр дә генә эчә бит инде! Сыер бозайлаган ие. Мин Биби апаңнарга бала карарга китеп торган идем, шул ике атналык, кара төстәге үгез бозауны ике ярты самагунга алмаштырып эчкән. Теге сугыш вакытында ук эспикүләйт иткән, күп акчалы Кәкере Заһри хатыны Гыйльминурга саткан. Анысы тагын сиксәнне узган — һаман акча җыя. Барган идем шуңа бозауны юллап, Самагун урынына ике шешә аракы бирәм, тик бозауымны кире бирегез дип. Өенә дә кертмичә кире борды. Саткан, беткән, йөремә монда, ди.Алладан җәяүләп качкан нәстә икән.

    Шунлыктан әтиеңне дә үз яныңа алдыртыр идең, балакаем? Бикләр дә талкындым инде мин, аңардан хәзерге көннәрдә. Эчү ише генә эчми бит! Көн-төн эчә бит. Хет бер генә ай булса да, кеше кебекләр итеп яшиселәрем килә бит минем дә. Инде, теге дөньяга күченергә дә вакыт җитеп килә бит.

    Апаңнар исәннәр. Көздән бирле килеп әйләнгәннәре юк. Баедылар — әти-әни кирәкми хәзер.

    Синең яныңа барырыем, юлга акчам юк. Пенсиянең күпме икәнен үзең беләсең. Аны да инде өч ай тулып үтте, бирмиләр. Мәскәүдәге призидинт, татарларга пенсия тиеш түгел дип, Шәймиевтән бөтен акчаны алып бетереп тора икән. Безгә, татарга калмый да икән инде. Шул пенсияләремне алсам барырга исәбем юк түгел. Тик менә синең якка юлны да, урысның телен дә белмим шул. Аннан соң, мин синең яныңа китсәм, атаң, Ходай сакласын, сыерны сатып эчәр дип тә куркам.

    Исән бул, улым! Хәзергә бер үк монда кайтырга тырышма. Торган урының, өтермә булса да, мондагыдан әйбәтрәк. Бу призидинт, Мәскәүнекен әйтүем, киткәнче кайтырга уйлама да. Авыл белән әлкәш монда. Эчмәгән бер озын Галәви калды. Ул да эчәр иде, тик ашказаны тишек икән, аракыны тотмый ди. Язвә дигән тишек икән.

    Күптин күп, чуктин чук сәламнәремне җибәреп әниең Гөлхәбирә Барлас кызы.

    Озын Карамалы авылы.



    Юк инде, абзый кеше!


    Җыйнак кына түгәрәк табында тракторист Фәнәви белән мәктәпнең тарих укытучысы Фатих абый янәшә утырганнар. Фәнәви әле яшь — утызга да җитмәгән. Заманында Фатих абыйдан тарих укыган санала. Укытучы инде алтмышны куган, авылда бк абруйлы кеше. Икесенең дә яннарында хатыннары утырсалар да, аларга бүген ирләреннән әһәмият юк. Игътибар аз. Тракторист белән укытучы, дөньяларын онытып икәү генә сөйләшәләр. Күбрәк, гадәте буенча, укытучы сөйли. Ә Фәнәви тумыштан озын муенын укытучысы ягына тагын да ныграк итеп озынайтыр сузган да, дүртенче тавык ботын кимерепме кимерә. Тыңлый үзе.

    — ... тарихны нилектәндер яратмадың син, Гайнетдинов туган. Әййе. Минем яктан да сиңа игътибар азрак булды шикелле инде...

    Фәнәви җанлана, тавык боты кимерүен туктата:

    — Әйе, әййе! Дөрес әйтәсез бу самокритиканы. Бә-әк дөрес. Азрак кына түгел, бөтенләй булмады миңа игътибар Сезнең яктан. Тракторист кына була торган укучымыни ми-ин?!

    Укытучы аны тыңламый, үзенекен сөйләүне дәвам итә:

    — Хи-хи-хи! Йә инде, кем ул Петр Беренче дип сораган идем мин синнән, нәрсә дип җавап бирдең бит, ә?!

    Фәнәви ишетми дә сораганны, бот кимерә.

    — Исеңдәме, Гәйнетдинов?

    Фәнәви моңа да дәшми.

    — Гадәтеңне һаман ташламыйсың икән син. Син менә дәрестә дә шулай итеп, яртышар сәгатьэндәшмичә басып торып, безнең вакытны алып бетерә идең. Ә мин менә һаман да әле оныта алмыйм синең җавапны.

    Монысына Фәнәви җанлана:

    — Нәстә диеп әйтеп ташладым икән инде?! Сез оныта алмагач,

    җавап бик төпле булгандыр инде.

    — Син бит, Петр Беренче ул татар булган дидең бит.

    — Соң, шулай түгелмени әле ул бүген дә.

    — Мин синнән сорыйм, нигә син аны татар булган дип уйлыйсың дип.

    — Ә мин?

    — Буе озын булган. Аннан соң татар патшасы гына урыс стрелецларының башларын балта белән үзе чаба ала, урыс боярларының сакалын кайчы белән кырка ала. Петрны ходай яраткан татар итеп дисең бит.

    — Нигә, шулай түгел дияргә итәсезме әллә. Чапкан бит стрелецларның башларын. Чапкан.

    Укытучы, кем булдың әле син, дигән кебек сораулы күзләрен элекке укучысына теки. Кинәт аның башына ниндидер уй килә дә, укытучы җанлана башлый:

    — Ярар инде, укымасаң укымагансыңдыр!? Тракторист булырлык белем алгансың барыбер. Әнә бит ничек шәп итеп эшлисең. Синнән шул җиткән. Кем иң алдынгы тракторист? Минем укучыс Фәнәви Гәйнетдинов!..

    — Ыы, анысы шулай инде! Горурлана аласыз минем белән көчле итеп!..

    — Локман булып, Локман алдыра алмады синең кебек. Ә мин бит аны организованно, шәп эшли дип гелән язып бардым. Хәзер мин синең турыда мәкаләләр язарга бурычлымын. Бу минем селькор буларак изге бурычым.

    Тәҗрибәле корреспондент та булырга тиешле караш белән тарихчы Фәнәвигә текәлә. Заманында Петр I не татар иттереп китереп чыгара алган үзенең укучысына соклангандай иттереп карый Фатих укытучы.

    — Язам мин синең хакта. Район гәҗитенә дә язам, Казан

    гәҗитләренә дә...

    — Мәскәүгә язмыйсыңмыни?

    Фәнәви «син»гә күчкәнен үзе дә сизми кала.

    — Иртәрәк әле. Син как сознательный передовик өлгерергә тиешсең. Син киләчәктә тагын да активрак, тагын да шәбрәк, тагын да күбрәк итеп җир сөрергә, салам ташырга тиеш...

    Фәнәвинең тумыштан озын һәм бер якка кәкрерәк муены кыскара һәм турая башлый. Ул өстәлдә, алдында кукыраеп басып торган сыңар тәпиле бәллүр рюмканы үзеннән читкәрәк этеп куя. Укытучысына карамый гына телгә килә:

    — Юк инде, абзый кеше! Язмый тор инде син минем хакта!

    — Соң? Мактап бит!

    — Мактама мине! Кирәкми!

    Укытучыга үзен өстәнрәк торган итеп карый:

    — Минем дус, тракторист Сәүбән кайда бүген?

    — Соң, кайда дип сорарга? Җир куенында бит инде. Өч ел бардыр инде.

    — Бар! Өч ел ярым. Хәбир кайда?

    — Кайсы Хәбир? Теге Түбән очмы?

    — Түгел шул. Ата каз Хәбир!

    — Ул үткән елны китте бит инде.

    — Ә Гамир?

    — Соң?

    — «Соң» имеш! Мактау грамоталарын кешегә күрсәтеп пивнушка янында хәер сораша.Алкаш бүген атаклы син мактап, сырлап язган кыр батыры.

    — Соң?

    Ничекләр генә итеп мактамадың син аларны, ә?! Син аларны мактый-мактый яздың гәҗитләргә. Ә ул иңке-миңке нәстәләр син мактап язган саен күзләренә ак-кара күренмичә эшләделәр дә эшләделәр. Әййе! Яза, имеш, ул!?

    Фәнәви түшәмгә карап алды.

    — Син мактаган саен эшкә ыргылдылар. Аңламадылар — эшләүнең дә нурмасы булырга тиеш. Ватылып, дөньядан элек ычкынмас өчен. Атакага автомат тотып ыргылган кебек кыйландылар. Ә радио, телевидение, син дә котыртасыз аларны: «Битва за урожай! Комбайны по полю как танки идут!» Нинди битва булырга тиеш ди иген кырында? Ә? Тарих укымадың, имеш! Укымасам?! Барыгыз да Фәнәви үстергән икмәкне ашыйсыз әле. Язын мин сөрәм сезнең, барыгызның да бәрәңге бакчаларын! Тарих укып кына яшәп булса, мин парта арасыннан чыкмыйча утырыр идем...

    Фәнәвигә хатыны өстәл артыннан гына төртте ахрысы. Төртү кыздырды гына Фәнәвине.

    — Син тик кенә утыр. Төртмә миңа һәм ир-егетләр сөйләшкәндә ботыңны кыстырма. Бака ботын кыстырган!

    Шулай да басылды Фәнәви. Кирәк җиренә төрттеләр ахрысы. Авызы ерыла ук башлады.

    — Ата каз Хәбир, мәрхүм, шул син аның турында яза башлагач, чучка фермасыннан кайтмыйча ятып эшли башлады бит. Чучкалары янында. Юньләп ашау юк, юньләп юыну юк, юньләп йокы күрмәде. Мунчага йөрүен ташлап, үзе дә шул чучкалар кебек сасып бетте бит. Аны мактап берәр гәҗит-фәлән чыкса — бетте Ата Каз! Шулар белән бөтен кесәләрен, куфайка түшләрен тутырыр иде дә, авыл урамнары буйлап кешеләргә шуларны күрсәтеп, ике-өч көн йөрер иде. Мактанып! Шул син мактаганнан, эш белән ватылып бетеп, вакытыннан алда китте дә ул. Сәүбән белән дә шулай булды. Ә Гамиры, мактаудан туктаганнар китте эчеп, китте эчеп. Әле һаман туктый алмый шул эчүеннән. Мине мактау белән алдый алмассың. Язып кына карар берәр гәҗиткә, йә журналга минем хакта. Язып кына кара! Аннан соң сөрермен инде мин сиңа язын бәрәңге бакчаң

    ның җирен! Сөрмини!

    Фәнәви җиңүдән кыскарган муенын тагын озынайта да, җиңүдән тантана иткән күзләрен йөретеп, табында утырганнарны барлап чыга да йомгаклап куя:

    — Язып кына кара!!!

    Газраил якаңнан алса

    Бер чуаш язын иген чәчү максаты белән җир сукалый икән. Аты ябык, дирбияләр бар да юкәдән, сукасы искергән, таралырга җитешкән. Аты тартмый, йәисә дирбиянең берәр җире өзелә, йәисә сукасы буразнадан чыгып китә — җәфалана чуаш. Аты кебек чуаш үзе дә ач, чабатасы тузган, сакал-мыек җитешкән. Шулай да, ач булса да, җәфаланса да җирне сукаларга маташа бу. Алҗыган тәмам. Сукага тотынып барган җиреннән зарлана икән:

    — Эй, Кодай Тәгалә! Урысныкы пулсаң да ярый, татарныкы пулсаң да ярый! Нигә мин чуашны шушы хәтлем җәфалыйсың?! Атым ябык — тартмый, үзем ачмын — көчем юк! Җибәрер идең Газраилыңны — алыр идең җанымны. Тәмуг булса да, оҗмах булса да миңа инде барыбер — туйганчы йоклар идем. Җәфалама инде мин чуашеы — ал инде җанымны!..

    Әйтеп тә бетмәгән зарын, кемдер моның бишмәте якасыннан эләктереп тә алган. Чуаш әйләнеп караса, Газраил икән — килеп тә җиткән:

    — Ходай үзе җибәрде! Синең үтенечеңне ишетеп! Әйдә, киттек!

    Чуаш чыбыркы сабы белән Газраилның кулына төртә, ди, үзе акыра ди:

    Җибәр әле Газраил яканы! Буразнаны боздырасың бит!



    Боз шыгырдаганда

    Элегрәк елларда Башкортстанның Чишмә районында яшәүче (Уфага якын!) татарларның күбесе Уфа каласына катык сатарга поезд белән йөриләр иде. Сугыш алдыннан да, сугыштан соң да. Ике чиләк катыкны көянтә белән күтәрәләр. Зур, балчык чилмәкне бау белән бәйләп тотка ясап бер кулга тоталар. Китәләр Уфага. Стансага кадәр җәяүләп, аннан поезд белән. Ел әйләнәсендә катык белән сәүдә итәләр — яшәргә кирәк! Аларга уфалылар исем дә тактылар: Чишма — Столица кислого молока!

    Бер язны, берничә хатын катыкларын күтәреп Дим елгасы аша боздан турыга җәяүләп тимер юл стансасына баралар икән. Боз калынлыкка калын, тик язгы боз бит инде. Ышаныч бик үк юк! Елга уртасына җитә башлагач, аяк астында боз шатырдый башлаган. Өстәвенә бөгелеп-сыгылып та киткәндәй икән. Алдан атлаучы, ныклап күтәренгән таза гәүдәле хатын укына-укына сөйләнә башлаган:

    — Э-эй, Ход-дай-йы-ым! Шушы Димне исән-имин, батмый-нитми чыксак, иң тәүге бер стакан катыкны, беренче булып сатып алучыга бушка, акча алмыйча, хәер-сәдака итеп бирер иде-ем!

    Башкалар дәшмиләр — бер стакан булгач җиткән бит инде!..

    Боз шатырдау туктаган. Күрәсең, Ходай ишеткәндер инде! Укына-укына атлап, курка-курка Дим елгасының читенә якынлаша башлаганнар болар. Инде яр да якын гына икән. Теге хатын дога укуын туктатып, тагын сөйләнә икән:

    — Һы, бушка бирергә, тагын! Бер стакан гына булса да акча бит ул! Янга кала! Инде чыгып җитеп барабыз — бирмәм инде пажалуй!..

    Шул чак боз тагын шатырдый башлаган. Хатын:

    — Ләхәүлә куәте! Соңгысын аңлап бетермәдең Ходай! Мин бит аны юри генә, шаяртып кына әйттем! Бирәм дигәч, бирәм инде мин! — дип кабалана икән.



    Катык түгелгәч

    Чишмәләр, Уфага катык сатарга барып җиткәннәр. Уфа тимер юл вокзалыннан базарга трамвай белән йөриләр. Уфа тау башында утырган. (Элекке урыс крепосте!) Катык базары да шунда тау ба­шын­­да икән дә, трамвай вокзалдан тауга менеп китә икән. Бер катык сатучы хатын үзе белән 12—13 яшьләр чамасындагы кызын да алып барган. Катык күтәрешергә. Әнкәсе теге кызга 6—7 литр чамасындагы катык белән туп-тулы балчык чүлмәк тоттырган. Кызын өйрәтә икән:

    — Кызым! Калада бөтен кеше дә урысча гына сөйләшә. Син, алар сөйләшкәнне тыңла, хет бер генә сүз булса да, урысча отып калырга тырыш. Кайткач урысча әйтеп, урыс теле укытучысыннан, нинди сүз икәнен сорарсың.

    — Ярар, әни!

    — Тартынып торма, кызым, калада! Туры килсә, үзең дә урысча сөйләшергә тырыш.

    — Ярар, әни!

    Трамвайга кергәч теге кыз, катык тулы чүлмәкне идәнгә утырткан. Үзе янәшәсендә басып тора икән. Трамвай тауга үрмәләгән җиреннән туктаган нилектәндер. Азрак торгач кузгала башлап нык кына итеп тартылган. Катык белән туп-тулы чүлмәк идәнгә ауган. Чүлмәгенең капкачы ачылып китеп идәнгә аккан. Катык түгелгән инде. Кызый әнисенә урысчалап кычкыра икән:

    — Инай-й-ка-а! Кислый малака упал! Сабирайт чту-ли-и!!!

  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх