• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Туй хикәяләре


    Туй бара. Хатынын югалткан кода. Егет ягыннан, күрше мишәр авылы Әмирдән туйга кыз ягына кодалар килергә тиешләр. Дүрт пар. Бар да әзер. Көндезге уникегә килеп җитәргә дип сөйләшенгән. Юк-барны сөйләшкәләп баш кода йортының капка төбендә, урамда көтәбез. Кем тәмәке тарта, кем тартмый дигәндәй — басканбыз, таптанабыз, сөйләшәбез. Беребез кулындагы сәгатенә карап ала да, иренеп кенә әйтеп куя:

    — Мишәрлекләренә барып азга гына булса да соңга калырга итәләр, ахрысы. Мишәр булса да кызга кияү табылган шатлыктан ата булган кеше әле без күрмәгән (теге якка барып булмады!) мишәр кодаларны яклый:

    — Мишәрләр димә син! Берсенең авырлыгы бер ситнер да өч кила.

    Җырлый мин сиңа әйтим. Ә биюе соң, биюе — өй идәннәре дер селкенә, сытылып сыгылалар мин сиңа әйтим.

    Кемдер урам очында күренгән йөк машинасын чамалап сөрән сала:

    — Ән-нә-ә, киләлә-әр! Миш-шәрлә-ләр!

    Машинага икегә аерылып юл бирәбез. Ә ул нәкъ капка төбендә туктый. Машина кузовыннан өр-яңа ясалган агач баскыч чыгарып бер очын җиргә төшереп куялар да икенче очын кузовка сөйиләр. Бер-бер артлды — һәрберсе сиксән-туксан киладан да ким түгел — өч мшәр хатыны шул баскычтан төшәләр. Алар басканга баскыч шыгырдый, ыңгыраша. Алар артыннан ирләре — дүртәүләр төшә­ләр. «Бу хатыннарның берсендә ир икәү ахрысы!»— дип уйлап ку­ям. Исәнләшү, күрешү, елмаешу, көлешү, танышу дигәндәй... Иң таза ир безне ерып чыга да барып машина кабинасын ача. Кыска муенлы иләмсез иңен озынайтып сузып, кабина эченә карый да, аптырабрак безнең якка борыла. Гаҗәпләнү тулы тавыш белән:

    — Кая минем хатын?

    Соң?! Авыл урамында басып аларны каршы алган без каян бе­лик инде аның хатынының кая булганын? Бәлки юктыр да хатыны бөтенләй? Кабинага муенын тагын да ныграк озынайтып тагын бер үрелеп карый да, тавышын көчәйтә биреп кычкыра башлый:

    — Кая минем хатын? Сездән сорыйм бит мин. Нигә дәшмисез?

    Арадан безнең як кода Муса бик тә кабаланган булып кабина ягына атлый да, эченә үрелеп карый. Юк, чыннан да анда бернинди дә хатын. Муса үрелеп кабина эчендә утыра торган җирен сәрмәштерә:

    — Җылылыкка җылы үзе! Утыра торган җирен әйтүем. Ә кешесе юк. Хуҗа насретдин әйтмешли, Исе дә, җылысы да бар хатыныңның — үзе юк.

    Сөмсере коелган мишәр кодага борыла:

    — Кабинадаемыни хатының?

    — Әййе.

    — Килгәндә туктадыгызмы берәр җиргә?

    — Юк шул. Туктамадык.

    — Туктамагач, ул бит тишек кесәдәге биш тиен түгел инде — төшеп кала алмый бит инде. Ул бит сиңа тишек кесәдәге, тишек биш тиен түгел бит инде! Ә?

    — Шулай шул.

    Мусаның йөзен кайгы баса башлый:

    — Ал-ла-ай! Бу хатын-кыз кебек үтә дә хәйләкәр, үтә дә иман­сыз, башкача җан иясе дөньяда юк та һәм булмас та. Кәҗә малы да ул хәтле түгел. Юк! Түгел! Йә инде, на хаду килгән машина каби­на­сын­нан юкка чыгып кара син! Чыккан! Ай-һа-ай! Беренче югалуымы? Җавапны кштеп тә тормыйча, кайгылы йөзенә шатлык билгеләре чыгарып мишәр коданың кулбашына учы белән шапыл­датып суга.

    — Э-эй, код-да! Ну и ну! Павизла бит инде болай булгач сиңа, әй! Хатының югалган, юкка чыккан! Минем Хәмидәм шушылай югалсамы-ы...

    Кемгә кайгы, кемгә көлке дигәндәй, шатлдык тулы күзләре белән елмаеша башлаган йөзләргә карап ала да өсти:

    — Безнең авылда ирсез хатыннар муре-е! Икешәр-өчәр бала­лары бар. Ул сыртлар, ул түшләре мин сиңа әйтим! Үзем тоткалап карап, сайлап алып бирермен иң шәбен. Өйләндерәбез туй барганда сине дә болай булгач, кода кеше!..

    — Кемне өйләндерәсез тагын?! Биш минутка юк булып торып булмый, уже өйләндерәләр.

    Таза, чибәр бер хатын Муса белән теге хатынын югалткан коданы ураткан халыкны урып уртага керә башлый. Кулында акка төргән төен үзе аңлатып бирә иренә карап:

    — Өйдә пешереп болашмас өчен мин кичә монда килеп пикәр­нәләрендә өч ләвәшкә заказ биреп киткән идем. Кичәгенәк. Җиләк белән, йөзем белән, кишер белән. Әле шул пикәрнәләре яныннан узганда, кабинаны ачып, машинаны туктатмыйча, на хаду сикереп кенә төшеп калган идем. Ә син монда сөрән саласың: «Кая минем хатын!» Өмет тә итсә, югаласым юк гомердә дә...

    Туй да үтте. Егет белән кыз булганнар инде ун елдан артык бик тату яшиләр. Безнең шул мишәрдәге кыз чәүкә кебек чакылдап торган өч мишәр малае үстерә. Йөрешәбез, аралашабыз шул мишәр­ләр белән. Ныклап карагач белдек — алар да татарлар икән. Үзлә­ре­нең күбесенең татарчалап барысының да исемнәре дә бар. Тик теге коданың гына шул туйда эләктергән исеме белән йөретәбез: хаты­нын югалткан кода! Телең тик тормаса, мә сиңа ләкаб исем! Акча­сыз кода. Тактык тегенәргә.

    Безнең Эстәрлебаш авылында ләкаб исемсез бер генә кеше дә юк. Һәм ул исемнәрнең ниндиләре генә юк. Минем өчен иң кызык ләкаб исем Сиксән Күз. Бүген дә Эстәрледә яшәгән минем дус Рә­велнең ата-бабасыннан калган нәсел исеме ул — Сиксән Күз. Шун­дый кеше була димени инде дә — Сиксән Күзле кеше була димени!?

    Килгән кодаларның мишәр булмаса да берсенең исеме, первай сорттан, матур — Галинур. Дүрт пар кодалар. Димәк, туй кыз ягын­да дүрт көн барачак. Ярар. Бер көн туй тыныч кына узды. Һәркем өчен ЗАГСта язылган исемнәр белән барды туй. Икенче көнне туй барган чакта, чыктым «һава суларга» ишек алдына. Тәмәке тартып, гәпләшеп торган җирдә, ирләр арасына теге Галинурның хатыны килеп керде. Ну шәп ланы кычкырып иренә дәшә:

    — Әй, миңа акча бир әле?

    Ә тегесе урыныннан кымшанмый да. Шулай да башын аз гына боргандай итте:

    — Нәрсә тагын?

    — Мөнирә кодача сапажки сата. Италиянский. Илләмә дә шәп инде.

    — Өч пар сапажкиларың бар бит инде. Җитәр.

    — Йә, күп сөйләнмә. Бир дауай. Италиянский юк бит әле минем.

    Галинур ике кулын ике якка җәя:

    — Акчам юк минем.

    — Кая булды.

    — Онытып киткәнмен алырга.

    — Алдашма!

    Хатын иренең костюм, чалбар кесәләренә суккалый ике куллап. Юк акча! Хатын аптырагандай бераз дәшми тора да, телгә килә.

    — Кит инде! Туйга акчасыз киләләрмени?

    Ире елмая:

    — Нигә килмәскә, ди. Монда бит акча түләп эчәргә, ашарга түгел. Бушка бит. Ту-уй би-ит! Кодалар сыйлыйлар бит!

    — Кит инде! Гомер буе синнән акча алу өчен рукапашный белән көрәшергә кирәк.

    Ире көлә:

    — Бурычка ал!

    —Ы-ы! Плдым, ди. Мәдинә анда акчасын кулына йомарлаган. Мин алмасам хәз-зер бәреп ала, капитализм бит хәзер, канкуринсиа-а! Эй, иллаһ-һым! Каян табарга?

    Башы тулы уй белән хатын өйгә кереп китә.

    Ире артыннан елмаеп кала:

    — Ю-ук шушл акча-а! Булса-а!

    Хатын ишетмәслек ераклыкка киткәч, икенче кода биленә төртә:

    Мине дә өйрәт әле, хатыннан акча яшерергәә Галинур. Кая яшерсәм дә таба! Эт кебек.

    Тегесенең күзләре мут елмаялар:

    — Соң юк акчаны кая яшерәсең инде аны?

    Моңа да ычкындырмый «акча» урынын.

    Эстәрлеләр моңа да исем тактылавр. Акчасыз Кода!

    Шул исем белән аралаша кода булып безнең белән. Акчасыз Кода.


    Шифоньер башы


    Татар-башкорт туе бара. Гөрли туй. Егет — башкорт, кыз — татардан. Башкорт ягыннан сыңар аяклы Бүләков Мөбәрәк дигән кода да бар. Район үзәге булган татар авылына утызынчы еллар уртасында килеп төпләнгән иде — шуннан бирле яши. Бухгалтер. Юан, таза: мәһабәт гәүдә. Тик бер аягы бөтенләй юк. Төптән үк. Сыңар култык таягы ярдәмендә йөри. Җырчы, күңелле кеше — табыннар күрке. Бик моңлы иттереп башкортча җырлый белә.

    Татар ягыннан кода булып килгән гармунчы Муса белән бергә утыралар табында. Муса — колхозда бригадир булып эшли. Гармунчы, җырчы, тартай кебек телгә беткән бер бәндә инде. Туйга эшеннән качып килгән — бетмәс колхоз эше! Табын башлангач бер сәгать чамасы дәшми-нитми утырды да, «алгалагач», кыза башлады бу. Үзе да кыза, гармуны да кыза. Китте моң гармуннан, аңарга кушылып Мусадан җыр агыла. Түз генә!

    Бии башладылар. Бүләков утырган җиреннән генә сыңар аяк белән идәнгә шакылдатып сугыш тавыш чыгара — бии башкортча. Оста итеп биигәннәргә сокланып карап бөтен табынга сөрән сала:

    — Бас, шула-ай! Һул аягым да бар сакта мин дә шулайзар итеп баса торгай-йны-ым!

    Ә Муса утырып та уйный, басып җырлап та җибәрә, үзе уйнаганга биеп тә китә, такмаклый да. Бүләков Мусага әйтә:

    — Һи, Муса, карават аркаһына менеп ултырып гармуныңда уйнау алаһыңмы?

    — Рәхим итеп карагыз, иптәш Бүләков!

    Кроватьның ялтыравык тимеренә мендәр куя да, менеп кунаклый:

    — Ә дә, биет сыңар аягыңны, утырган җирдән генә!

    Утыра, уйный, биетә, җырлап та җибәрә. Ә Бүләковка Мусаның кровать башында гына утыруы аз:

    — Һин, Муса кода, шифанир башына менеп ятып гармуныңда уйнай алаһыңмы?

    Муса тиз генә шифонерьга күз салып ала:

    — Анда аякларга урын җитәрлек түгел бит! Сыймаслар.

    — Һалындыр, яткас!

    Муса да башкортчага күчә:

    — Нәмәне һалындырырга тиеш инде мин?

    — Аяктарыңды гына һалындыр тиюем инде.

    Муса урыннан кузгала:

    — Шулай дисең инде син! Куй башкорт яурыныңды!

    Без, татарлар, шифанир башында гына түгел, Каф тау башында да менеп, аякларны салындырып, гармун уйный торган халык., Тор, башкорт! Бас, шифанирга терәлеп тә, куй яурыныңды!

    Бүләков шифоньер янына барып, аңа симез аркасы белән терәлеп баса. Муса аякларыннан ботинкаларын салып ташлый да, гармунын күтәреп Бүләков янына килә. Бүләковка терәп артлы урындык куя. Сул аягы белән урындыкка, уңын күтәреп чатанның кулбашына баса да, шифоньер башы белән түшәм арасындагы аралыкка кереп өскә карап ята. Гармунын корсагына куя да сузып җибәрә. Бию көен әйттерә. Аста, идәндә салып алган халык «ду» килеп бии. Биюнең иң кызган җирендә Муса уйнаудан туктый да, муенын сузып астагыларга елмаеп карый:

    — Әй, Сәет абый (колхоз рәисе!) кайда йөри икән минем бригадир Муса дип уйлап, исенә төшерәме икән?! Минем, шушы шифанир башында, гармун уйнап ятканны күрсә, иртәгә иртән нәрәт бирергә килә алмый бит инде!..

    — Уйна һин, кустым!— дип суза Бүләков. — Сәетте искә төшереп шәп музыканы боза күрмә, һин! Уйнат!

    Муса башын кире тартып ала — гармун моңы тагын да ныграк итеп шифоньер башыннан агыла башлый. Гармунга Мусаның җырлаганы кушыла:

    Ай ли Җамалый,

    Чамаламый ярамый...

    «Бәләкәй Баҗа»

    Әнисе вафат булгач, Муса әтисе Таһир бабайны үзенең хатынының әнисенә өйләндерде. Әбисенә инде. Аналы-кызлы килендәшләр булгач, бергә яшәгән ике гаиләдә искиткеч татулык инде.

    Бер табында аталы-уллы хатыннары белән утыралар болар бердәнбер кичне. Ата кеше буларак, Таһир бабай Мусаның уен-көлке сүзне күбрәк сөйләвенә «мыҗый» башлый:

    — Муса! Җитәр сиңа! Сөйләнеп, көлдереп утырасың бөтен табынны! Кешеләргә ашарга ирек бир азрак!

    Муса сөйләгәнен ярты сүздә туктый да әтисенә борыла. Күзләре туп-тулы көлү белән:

    — Син, бәләкәй баҗа, тик кенә утыр! Өйләнгәнеңә яңа бер ел тулып үтте — миңа уже замичания ясарга болашасың. Бәләкәй баҗа икәнсең, минем кебек афтарититныйлар янында,әзрәккә генә булса да, дәшмичә утырырга өйрәнергә кирәк! Әй, бу яшьләрне-е! Белмиләр бит үз урыннары-ын!

    — Мин бит сиңа ата кеше!

    — Булсаң соң?! Синең, минем әби белән укыткан никахың, Хәмдия белән минем никахтан яшь! Никах буенча, кадерле шәригатебез буенча мин синнән олы! Бел-белмәсәң! Үзең мулла булып йөрисең тагын! Тик кенә утыр сөйләшмичә олылар янында. Ана хатының дәшми бит бернәрсә дә — яхшы белә үзенең яшь бичә икәнен...

    Таһир бабай сүз табалмый., Муса очлап куя:

    —То-то! Бәләкәй баҗа була бел син!


    Парлап бию

    Дәшмәс Хәсәннең хатыны Венера белән Мусаның хатыны Хәмдия туйда парлашып бииләр. Муса гармунда бию көен уйный, бу икәү икесе дә эрзинкәле ыштан балакларына ярты литрлы банка тыкканнар. Банка эченә 2—3 бал калагы салып, авызын пластмасса капкач белән япканнар. Муса җиңел «Мордовка» дигән бию көен әйттерә. Ике чибәр, җитез яшь хатын балак эчендәге калаклы банкалардан бию көенә яраклы шалтырау тавышлары чыгарып басалар тек басалар инде. Гармун уйный, банка эчендәге калаклар шалтыр-шолтыр киләләр, зыңлыйлар-чылтырыйлар. Халык гөрли, шаулый, көлә — тамаша карый.

    Гармун тарткан Муса янында, сүзсез генә, Дәшмәс Хәсән елмаеп, хатынының «котырганын» карап утыра. Муса, кызып-кызып уйнаган җиреннән, гармунын туктатып, Дәшмәснең аркасына сул кулы белән китереп шапылдатып суга:

    —И-и, Хәсән абзы-ый! Синең хатын дүрт кыз тапты, минем хатын өч кыз тапты. Ә без синең белән малай кирәк дип, көнне, төнне белмичә тырышабыз. Бу икәү теге нәстәләре янына, ыштан балакларына, калак салган банкалар куеп, биеп, шуларны шалтыратып,безгә тиешле малайларны куркытып, качырып бетереп торганнар бит! Ә без синең белән, ике дивана, ике надан шуны да аңламыйча яшәгәнбез бит! Син бу күренешкә, Хәсән абзый, нәстә әйтәсең инде?

    Дәшмәс Хәсән урыныннан кузгалып куя, елмаюын җыеп алып юк итә дә, озын итеп җавап биреп Смусаның әйткәне белән ризалыгын белдерә:

    — Ы-ы!..


    «Эскәмия»

    Туй бетте — кодаларны озату бара. Биргән кызның «эше беткән», эчәсе — эчелгән, ашыйсы — ашалган, биисе — биелгән, җырлыйсы — җырланган, сөйләшәсе — сөйләшенгән, күрәсе — күрелгән, көләсе — көленгән...

    Салмыш башкорт кодаларны көйләп, чөйләп, сыйлап, тотып алып кереп автобуска тутыру бара. Кайтарып җибәрергә. Кертеп утыртып куялар — ул арада, әллә каян чыккан башкорт, шешә тоткан озатучы янында тулгана инде. Ничек җитте төяп бетерделәр тегеләрне. Иң юан, таза татар кодасын автобус ишегенә «пустка— куйдылар. Кергәнне кертә автобуска, илләмә берәүне дә чыгармый инде...

    Тик менә бер башкорт кодагыйны гына автобуска утырта алмыйлар. Бик каты эчмәгән дә үзе, холыксызланмый да болай. Юан, симез бу башкорт бичәсе иллеләр чамасында. Ботын кузгатып, аягын күтәреп автобус бусагасына куя алмый. Туй барганда бу кодагыйны автобуска утырту һәм төшерү өчен Муса агачтан кечкенә эскәмия ясаган. Шуңа басып менеп, төшеп йөрде теге юан кодагый. Ә кодаларны озатканда теге Муса ясаган эскәмия юк инде. Хатыны Хәмдия, үзебезнең эскәмия, киләсе туйларда кирәк булуы бар, дип үзләренә алып кайтып киткән...

    Ә юан хатын автобус бусагасына менә алмый изалана. Тегеләй итеп карадылар кодагыйны, болай итеп карадылар — утырта алмыйлар. Инде бу кодагыйның кайтып китмичә торып калу ихтималы килеп чыга башлады. Күтәреп карадылар — көчләре җитмәде. Аннан тотар урыны юк — куллар майга батып, шуып тик торалар. Шуннан берәү Мусаның гармунына үрелә:

    — Кая, уйнамый тор! Каптыр гармуның да, куй автобус бусагасы янына. Гармунга басып менсен. Югыйсә кала бит бу нәстә!

    Муса бер гармунына карады, бер юан кодагыйга карады. Дәшми генә гармунны хатынына тоттырды да автобус ишегенең бусагасы янына дүрт аякланып тезләнә. Үзе сөйләнә:

    — Әйдә, кодагый, мин үзем сиңа эскәмия булыйм. Сине озату безнең өчен зур шатлык булса да, синнән гармунымны издерер хәлем юк. Сынса үземнең бил сынсын, тик гармун исән калсын. Гармун исән булса, шуңа алданып Хәмдиямә бүтән ир дә табылыр. Әйдә, минем аркага басып мен, тик бил ягынарак басмаска тырыш инде...

    Башкорт кодагый рәхмәтләр укый-укый Мусаның аркасына басып, көч-хәл белән автобус эченә кереп китә ала. Шунда урын таба, тына.

    Автобус күздән югалгач, Муса хатынына төртә:

    — Син, Хәмдия, мине ташлап кайтып китә күрмә. Җитәкләп өйгә алып кайт инде. Билне кузгатты бу кодагый. Мунчада бүген сыла инде син минем билне...

  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх