• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Ләкабе ничек...


    Авылда кушаматсыз бер генә кеше дә булмый. Кайбер авыл­лар­да ул кушаматны «урам исеме» диләр. Ә безнең Эстәрле якла­рында аны ләкаб исем диләр. Менә ләкаб исемнәренә берничә мисал:

    Лотфулла исеменә:

    — Шүрәле Лотфулла;

    —Чулак Лотфулла;

    — Писер Лотфулла;

    — Типән Лотфулла;

    — Пәрәү Лотфулла;

    — Гршавай Лотфулла.

    Гобәйдулла исеменә:

    — Бамбыр Гобәй;

    — Кара Гобәй;

    — Папай Гобәй;

    — Сары Гобәй;

    — Пәрәү Гобәй;

    — Озын Гобәй;

    — Әлмәч Гобәй;

    — Көрпә Гобәй;

    — Бәләкәч Гобәй.

    Ләкаб исем нәсел буенча атасыннан улына бирелеп гасырлар буена үзгәрешсез килүе мөмкин. Тормыш үзенчәлеге (?) белән элекке ләкаб исем урынына яңасы тууы да бик мөмкин. Эстәрлебаш авылында соңгы елларда килеп чыккан берничә ләкаб исемнәрнең тарихлары.


    Домбра

    Колхоз рәисе Һади Чалыш юл төзи торган оешма җитәкчесе Тимер Мансурын урамда очратып туктата:

    — Мансур энем! Сиңа йомыш бар бит әле. Бик зур.

    — Әйтеп кара, Һади абзый! Кулдан килсә эшләрбез аны.

    — Минем төпчек мәктәпне тәмамлады. Белем ягы сай — институтка кертеп булмады. Үземнең колхозда эшләтеп караган идем — эшләми. Рәис малае булганнан тыңламый берәүне дә. Шуны үзеңә эшкә ал әле. Авыррак эшкә куш. Иркә үсте — ялкаурак.

    — Ай, ярар! Килсен! Гариза язсын! Мин аны шәп егетләр янына куярмын.

    — Килештек, алайса!

    — Яхшы.

    Көчегән ягында юлга асфальт салу бара. Яңа гына эшкә алынган Һади улы Рәмил дә бар кырчын* салучылар арасында. Барысының да кулында көрәк, ә Рәмил кулында — алты кыллы гитара. Кырчын өеме башына менеп кунаклаган да гитара чиртеп, көнозын җырлап тик утыра. Аның эшләмичә гитара чиртеп җырлап утыруы эшләгән халыкка да ошый ахрысы. Концерт бит бушка. Тимер Мансуры гитаристка әверелгән ялкауны бер куып төшерә кырчын өеме өстеннән, икенчегә куа, өченчегә. Ә Рәмилнең куганга исе дә китми — авыз колакта. «Ата аркасы — кала аркасы». Ничек инде ул Писер Рәмилнең әтисенең улын эштән кусын, ди. Кумый! Мансурның бер чак түземе бетә. Чөнки, бер барганда, Рәмил кырчынга сузылып яткан да, күккә карап җырлап ята. Мансур эшне туктата да, барысын бергә җыя. Рәмилне уртага чыгарып бастыра. Һәм барысына да мөрәҗәгать итә:

    — Егетләр, сез көлеп, ризалык белдереп Рәмилнең юк-бар җырларын тыңлаганга күрә, бу малай эшләми. Үпкәләштән булмасын! Тагын бер мәртәбә шушы малайның эшләмичә кырчын башында эш вакытында җырлап утырганын күрсәм, сепзнең барыгыз да квартальный премия булмаячак. Эшләмәгән кешене поддержайт иткән өчен... Рәмилгә борыла:

    — Йә, эшкә тотынасың син, Һади малае. Йәисә тагын бер күрсәт эшләмичә утырганыңны, эштән куып чыгарам. Бетмәс монда синең ише Домбралар!

    Моңарга инде утыз елдан артык вакыт үтте. Рәмил гаиләле, балалар үстерә. Ә Эстәрлебаш авылы өчен ул Домбра Рәмил. Ябышты да куйды Домбра ләкаб исеме. Яшь чагында гитара чиртеп җырларга яраткан егеткә.


    Шәрәй

    Чын исеме аның Шәрифулла иде. Ялгышмасам, Ибрай авылыннан хатынын ташлап килеп, таза гәүдәле бик тә уңган Нурия исемле хатынга йортка кергән иде. Ярты ел чамасы яшәгәч килеп чыкты сәбәбе:эчкече булганы өчен Ибрайдагы хатыны өеннән куган икән моны. Нурия апа гәүдә таза булуы өстенә, холык ягыннан да бик шәп икән. Шәрифулланы эчүеннән туктатып бетерә алмаса да, үзе әйтмешли: «Под кантрул куйган моны!»

    Вә ләкин! Шулай булса да, Шәрифулла абзый 2-3 айга бер «ыч­кы­нып киткәли». Ике-өч көнгә. Шундый бер «ычкынган чагында», Нурия апа каядыр чыккан арада, чоланнан бер капчык онны «чәлдергән» бу. Урам почмагындагы якындагы базарга теге бер капчык онны алып барып утырткан. Сатып алучыны көтә икән бу.

    Юка гына ябык гәүдә, нечкә генә аяк-куллар. Куллар билдә, басып тора бу — үрә каткан! Көтә сатып алучыны...

    Нурия апа өенә кайткан. Ир юк. Чоландагы бер капчык он да юк. Киткән чыгып Бәләкәй Базар ягына. Он тутырылган тулы капчык янында басып торган Шәрифулласы янына килгән Нурия апа. Уң кул астына бер капчык онны, сул кул астына ире Шәрифулланы күтәреп кыстырган да, кабаланмый гына атлап өенә алып кайтып киткән. Шул көннән соң Эстәрле авылында Шәрифулланың «автарититы» төшкән. Һәм эстәрлеләр аны күңел дәфтәрендәге бер билгеле исемлеккә теркәп куйганнар...

    Берничә ай узган. Шәрифулла абзый бик күп көннәр инде акчаның үзен түгел, бизәген дә күргәне юк икән. Ә эчәсе килә. Кергән кибеткә дә сатучы Асияга ялына икән:

    — Йөз илле грамм гына сал инде. Иртәгә ике йөз грамм хакын түләрмен. Билләһи менә...

    Кибет эчендә кеше байтак икән. Бурычка эчеп хакын түләмәүчеләрдән тәмам гарык булган сатучы ялварган Шәрифуллага кул гына селтәгән.

    — Бирмим дә, сорама да! Бетмәс монда синең кебек алкаш Шәрәйләр!

    Шул көннән соң авыл Ибрай авылыннан күченеп килер, көн-төн эчеп кенә йөргән Шәрифулланың исемен кыскартып Шәрәй генә дип йөртә башлыйлар. Алай гына да түгел, берәрсенең эчкече, алкаш икәнен белдереп сөйлиселәре килсә, болай гына дип җибәрә башладылар:

    — Ки-ит әле-е! Тел әрәм итеп шуны сөйләп торасың? Шәрәй-й бит ул! Шәр-рәй!

    * * *


    Дәдәй Салихы белән Дөя Хәсән

    Бик күп еллар элек (йөз елдан артык) Эстәрлебашта ике дус яшәгәннәр. Берсен авыл Дәдәй Салихы дип, икенчесен Дөя Хәсән дип йөрткәннәр.

    Бергә күршеләр булып үскәннәр. Шаралы, чебенле уйнап, Эс­тәрле суында кәрҗин белән ташбаш, маймыч, әтем балыклары тот­кан­нар. Егет булганнар, өйләнгәннәр, дуслыкларын ташлама­ган­нар.

    Дәдәй Салихы кул эшенә оста булган. Таз-комганнар, чиләкләр ясаган. Су ыбетеп эреп таралган самавырларны ябыштырып яңадан җыйган. Эстәрлебаш 1720 елдан ук бик зур мәдрәсәле авыл. Ятып укыган шәкертләр саны гына да 700—800 гә җиткән. Ә аш пешерү, чәй кайнату күбесенчә борынсыз, борынлы самавырларда булган. Бина эченә ис чыкмасын дип самавырларны шәкертләр мәдрәсәләр алдына урамга чыгарып тезеп куялар икән. Кайнасын, пешсен!

    Дәдәй Салихының эше бетеп торып, акча төшми башласа, ул кәсепкә керешә икән. Мәдрәсә алдында гөжләп кайнарга тырышып утырган самавырларның борынлысының борынын ачып, суын агызып китә икән. Борынсыз савамырларның кыйшайтып суын түгә икән. Самавырның эчендә утлы күмер-кузна эреп таралып китә һәм дә Салихка эш була.

    Шәкертләр дә авыз ачып утырмыйлар. Берничә мәртәбә Салихның «этлегеннән» самавырлары эрегәч, мәдрәсә эченә күзәтче-караул куялар. Кыш көне Дәдәй Салихны артка каратып атка атландырып таз, чиләкләр кагып Эстәрле урамнары буйлап йөртәләр. Җәй көне төнен тышка каратып тун кидерәләр, эсседә урам буйлап йөртәләр дә, аннан күтәреп алып барып Эстәрле елгасы суына ыргыталар. Шәкертләр күңел ачалар, ә Дәдәйгә эш бар була.

    Дөя Хәсән гәүдәгә зур һм килбәтсезрәк икән дә, үзе бик көчле икән. Берничә мәртәбә мактанган бу:

    — Мин дөя кебек көне буена ашамыйча, су да эчмичә эшли алам, дип.

    Тагылган моңа ләкаб исем — Дөя Хәсән. Бик тырыш, гадел булган Дөя Хәсән. Халык аны ун елдан артык авыл старостасы итеп сайлаган. Һәм шуның рәхәтен күргән. Бар җирдә тәртип, пөхтәлек, чисталык. Урамнарга чыгарып тирес, көл, чүп ыргыту бетерелгән. Һәм урамда төнен ике кеше йөргән — дежур хәзергечә әйтсәк. Бурлык юк дәрәҗәгә җиткән. Староста булгач Дөя бөтен авылны үзен Хәсән дип түгел, ә староста Хәсәншә дип әйтергә өйрәткән.

    Авылда бөтен урамнарда, тыкрыкларда, базар мәйданында, күперләрдә, су буйларында, юлларда Дөя Хәсән... староста Хәсәншә урнаштырган тәртип икән. Тик...

    Түбән Очта япа-ялгызы гына бер карчык яши икән. Исеме авыл өчен Нәзкәй карчык икән. Чып-чын исеме Нәзирә булса да, авыл аны Нәзкәй карчык, Нәзкәй әби ди. Шул карчык Дөя Хәсәнне санга сугып бетермичә урамга көл түгә икән. Дөя Хәсән, ягъни инде староста Хәсәншә Нәзкәй карчыкка күп тапкырлар әйтеп караса да, түкмә көлеңне дип, теге һаман түгүдә.

    Бердәнбер кыш көнне Нәзкәй әбинең өй ишеге ачылып киткән дә... алдан староста Хәсәншә, аның артыннан үрәдник килеп кергәннәр, Үрәдник урыс икән дә, Нәзкәй карчыкның кояш чыгышына караган өй почмагына карап чукынган да, әбигә, мыегын сыпыра-сыпыра урысчалап нәрсәдер әйтә икән дә, сул кулы белән билендәге каешта асылынып торган кылычының кынына суккалый икән. Нәзкәйнең коты ботына йөгергән. Йөгерер шул! Өеңә урыс кереп чукынсын да, әллә нәрсәләр дип урыс телендә сөйләсен дә, кылычын өстәвенә шапылдатсын.

    — Әй, Ход-дай-йым! Нәстә ди бу, Хәсәншә-ә?

    — Урамга көл түгүеңне туктатмасаң, сине Себергә озатам, ди. Хәзер үк алып китүе дә бик ихтимал...

    Нәзкәй карчык антлар итә-итә, вәгъдәләр бирә-бирә, догаларын укый-укый көчкә озата Хәсәншә белән үрәдникне. Һәм... урамга көл түгүеннән туктый Нәзкәй карчык...

    Ә чоланда түгелмәгән көл җыйналып күбәйгәннән-күбәя бара. Һәм Нәзкәй карчык юлын таба көлне юк итүнең.

    Карчыкның читәненең бер ягында тыкрык сузыла икән. Нәзкәй әби караңгы төшкәнне көтә дә икән, көлен, читән аша гына тыкрыкта читәнгә ышыкланып үскән кычыткан төбенә түгә башлаган. Байтак түккән бугай. Бер төнне чыгып көл түгеп болашканда... Читәннең теге ягында чүгәләп, карчыкның көл түккән чагында тотарга исәпләп утырган староста бәулып торган Дөя Хәсән аякларына баскан. Янында ике пүнәтәе дә бар икән дә, шуларның берсе Дәдәй Сәләхетдин икәбн.

    — Әһһә!— дигән староста Хәсәншә — көл түгүдән туктама­ган­сың, һаман түгәсең. Киттек инде себер, Нәзкәй карчык!— Ы-ы, киттени, китмини! Үрәдник миңа урамга көл түккән өчен Себер диде. Тыкрык турында ул бернәрсә дә әйтмәде. Кит инде Хәсәншә! Бу хәтлек сиксән күз булырсың икән. Кычыткан төбендәге көлгә хәтлек күрәсең! Сиксән Күз син!

    Шул төннән бирле староста Хәсәншәнең нәселенең ләкаб исеме Сиксән Күз! Бу аталмыш минемчә ләкаб исемнәрнең иң-иң атаманы. Сиксән Күз! Шулкадәр күзле кеше булса, сез, аңардагы маңгайны күз алдыгызга китерә аласызмы? Китереп карагыз.

    Бүген дә Эстәрледә минем дус, яшьтәш, бик шап гармунчы Сиксән Күз Равиле яши. Шул Дөя Хәсәннән Сиксән Күз булган Хәсәншә бабай нәселеннән ул. Авылның иң шәп балта остасы да ул. Эшли башласа — күрмәгәне юк. Коя да куя өй-йортларны!


    * Кырчын — ком катыш вак таш.

  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх