• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Зәки Зәйнуллин

    Сугыш алды малайлары


    ЮКӘ БУРЛАРЫ

    Авылның Базар урамыннан Югары Очка күтәрелгән чакта Бәләкәй Базар, аннан таш коймалы Хәким Бабич йортын үткәч сулга борылып Нигъмәт Япун тыкрыгына керсәң – тәүге өй кәртечке төшерә торган урын була. Тик анда эшләүче пеләш башлы, алтын күзлекле яһүд күпчелек вакытын үзенең Ясаклы урамында, алма, чия һәм төрле җиләк-җимешләр үскән бакчасында үткәрә. Чөнки авыл җирендә «тиктомалга акча туздыручылар» бик аз булып, алары да урында эшләгән кешеләр, укытучылар һәм ата-аналарыннан качып-посып дигәндәй килеп чыккан егет-җиләннән һәм кыз-кыркыннан гына тора. Кәртечкегә төшерү мәшәкате аз булганлыктан, яһүднең куп вакыты бакчасында үтә. Татарлар гына яшәгән бу авылда аның бакчасы үзенә генә хас аерым бер урын алып тора. Әлеге яһүд, авылга килгән көннән башлап, өч-дүрт ел буена бакчасында бик ныклап эшләсә дә, уңыш җыеп ала алмады. Авыл малайлары аның бакчасының кайсы төшендә нәрсә үскәнен һәм күпме үскәнен хуҗаның үзеннән дә әйбәтрәк белеп, вакыты җитәр-җитмәстә үк һәммәсен юк итә торды.

    Мөселман булмаса да, күрше бит. Яһүднең җәй буе эшләп тә, көз көне буш кул белән калганын күреп йөргән Габдулла бабай бервакыт аңа бер кечкенә көчек кертеп бирә. Шул кечкенә нәрсәдән яренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп җитеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнә. Берничә әрсезрәк малай шул этнең тешендә төрле зурлыктагы, төрле төстәге чалбар, күлмәк кисәкләрен калдырганнан соң, яшелчә тәмен онытып, яһүд бакчасы яныннан сызгыргалап яисә бакчаны зур тырышлык белән саклаган эткә таш бәргәләп кенә үтеп йөри башлый.

    Кояш белән торып, көне буе авыл урамнары буйлап «эт сугарып», әллә кайларда чабып, кичкелеккә ашарлык та хәлләре калмыйча өйләренә кайтып тәгәрәгән малайлар өчен кәртечке төшерә торган урын һәрчак серле булып калды. Серлелеге әллә кая китмәс иде, акча юклыгы үтерә. Акчасы да юк, кигән күлмәкнең дә нинди төстә икәнен ачык кына итеп әйтерлек түгел. Изүләре сәдәфсез, җиң очлары каешланып каткан. Өстәвенә, аяклар...

    Яз җитеп, кар сулары китә башлауга яланаяк йөрергә тотынган малайларның аяклары сабынлап юсаң да агармаслык булып «чебили». Язгы сулар белән бергә чыккан шул «чеби»ләрнең әрнүенә төне буе елап чыккан малайларны әнкәләре әллә ничә тапкырлар эссе мунчада чабып, акырта-акырта аякларын кайнар сулы таска тыгып, мунчала белән ышкып юса да, «чеби»ләр барыбер җәй уртасы җитмичә бетми. Бетсәләр дә кара оекбаш кигән кебек кап-кара булып кала бирәләр. Ул кара төсне җиңәргә хәтта кибет сабынының да көче җитми. Кәртечкегә тешәлмәүнең тагын бер сәбәбе – өч-дүрт яшь җитмичә кайбер малайга ыштан дигән нәрсәнең эләкмәве. Эләксә дә – төпсез ыштан.

    Бик гади нәрсә инде: авыл урамнары буйлап парлашып чапкан малайлар «атлы» уйный. Бик матурлап чуклар асып ишелгән дилбегәләр, йөгәннәр кигән җитез «атлар» чаба, ай-һайлап юкә дилбегәне кулларыннан ычкындырмаска тырышып чыбыркылы «кучерлар» куа, ә алар артыннан нечкә тавыш белән миһаһайлап, артта калмаска тырышып, «колыннар» ияргән. «Колыннар» – уенга кереп китәргә тулы хокуклары булмаган, өч-дүрт яшьлек әнә шул ыштансыз малайлар иде. «Атлы» уйнаган зуррак малайлар аларга “әйдәгез” димиләр, “безгә иярмәгез” дә димиләр. Иярә алсаң, әйдә чап, иярә алмасаң, торып кал. Шундый ыбыр-чыбыр ыштансыз малайлар арасыннан йөгерегрәкләре үзләрен «колын» итеп таныта алса – алары инде «атлы» уйнаганнар артыннан калмыйча, башларын колын сыман аскарак иеп, гәүдә белән бераз янтая биреп, ыштансыз арт аякларын сикерткәләп, тыннары бетеп тәгәрәгәнче йөгерә алалар. Чөнки беләләр: менә-менә аларга да йөгән кигереп, яисә тышаулап, «ат» итәчәкләр. Бәлки шушы җәйне үк булыр әле ул. Бәлки атның берәрсе җитмәсә, иртәгә үк...

    1936 елның июль башлары иде.

    Алты-җиде яшьләрдәге малайлар Пожарный урамында «атлы» уйный. «Сбруй» яклары шәп малайларның. Чөнки алар дүрт көн генә элек колхоз атлары караучы Ибрай бабайның, бүреген кырын салып, көпә-көндез бөтен урамны яңгыратып «Француз яулык» көенә җырлап узганын язгы сабан туен көткәндәй каршы алдылар. Ходайның бирмеш ул көнен малайлар атнадан артык сагалап йөрделәр. Шуңа күрә бик еракка китмәскә тырышып уйный иделәр. Хәзер менә җырлап килгән Банжур Ибрай – алар өчен иң кадерле һәм кирәк кеше. Лап-лоп атлап йөрүче, колхозның нәсел айгырларын һәм бишенче бригаданың эш атларын караучы ул кешене авыл халкы Банжур Ибрай дип йөртә. Ул азрак хәмер дигән нәрсәне авызына алса, авыл урамнарында каршы очраган хатын-кыз яныннан дәшмичә үтә алмый. Яңа гына буй җиткереп килгән кызлардан алып, картаеп, таякка ияреп йөргән карчыкларга хәтле, нинди генә эш белән йөрүенә карамастан туктап, чабаталы аякларын үкчәсен үкчәсенә бәреп, җәен-кышын салмыйча кигән бүреген баш өстендә күтәрә биреп:

    – Банжур, мадам! – дип сәлам бирә.

    1915–1918 елларда Россиянең Франциягә җибәрелгән хәрби экспедиция корпусында Германиягә каршы сугышып йөргәндә шул ике сүзне французларга булган мәхәббәте итеп алып кайткан Ибрай. Кайтуының иң тәүге көннәрендә, урамда очратып, кендек әбисе Тайфа карчыкны куркыткан. Аның хәлен белергә дип, таякка таянып урам буйлап килгән әбигә ул, солдат фуражкасын күтәрә биреп, итек үкчәләрен бер-берсенә бәреп, сәлам биргән:

    – Банжур, мадам!

    Бу сүзләрне ишеткәч, әби куркуыннан кая барганын онытып алты елдан артык капкасын ачып карамаган, яратмаган киявенең өенә кабалана-кабалана кереп киткән дип сөйлиләр. Шуннан бирле ул – Банжур Ибрай.

    Тагын үзенә генә хас бер гадәте бар Банжур Ибрайның. Анысы да хәмер кергән чакларда була. Андый чакта ул үзе чыгарган «Француз яулык» көенә әйттерә. Үзе җырлый, үзе бер адым читкә чыкмыйча урамның уртасыннан килә. Каршы килгән атлыга да, мир үгезенә дә, беркемгә дә юл бирми. Урам уртасы – Банжур Ибрайныкы. Җырны ишетеп калган авыл кешеләре көлемсерәп, аның турында “бүген Банжур Ибрае француз булган” диләр.

    «Француз яулыгы»н иң беренче булып малайлар арасыннан Папай Нигъмәте ишетеп алды.

    – Әлләгенәм! Ибрай бабай әйттерә бит теге көйгә!

    Читән буендагы чирәмдә пәкеле уйнап утырган малайлар сискәнеп киттеләр. Чыннан да, Пожарный ягыннан азрак карлыккан тавыш белән җыр ишетелә иде. Җыры ишетелә, ә җырчы үзе күренми. Менә ташчы Фәттах йорты яныннан бүреген кырын салган Ибрай бабайлары күренде. Тула оек өстеннән кигән чабаталы аяклары, юл тузанын туздырып, туры атларга тырыша. Ике кулы оча алмыйча җирдә генә йөри торган әллә нинди кошның канатларын хәтерләтеп талпына. Аяк баскан саен бармаклары шарт-шорт килә. Банжур Ибрайның дөнья нужалары төгәлләнгән, ул «француз яулык»ны әйттерә:

    Фра-анцуз я-а-аулык са-а-атып алды-ы-ым,

    Юк акчамны-ы ба-ар итеп.

    Ке-е-емгә ка-аррр-ыйм, ке-емгә ярыйм,

    Ке-е-емне аллы-ыйм яр-рр ите-еп?

    Ул, җыры бетәр-бетмәстә, капка аша авызын ерып карап торган Фәттах хатыны Васфикамалны шәйләп алды. Туктады, бүреген күтәрә төшеп, чабаталы аякларын бер-берсенә бәрде:

    – Ба-анжур, мадам!

    – Әллә француз булгансың инде, Ибраһим?

    – Француз әйтмешли, сәләви*. Булдым шул, әллә эчең көяме аңарга?

    Ул, җавап та көтмичә, үз юлы белән атлап җырын дәвам итте:

    (*Се ля ви – тормыш бу.)

    Француз яулык матурлата,
    Пәрәүләрнең Бануын,
    Үзем генә беләм инде
    Йөрәгемнең януын.
    Француз яулык ямалган,
    Ямалса да яңадан,
    Һич берәүдән курыкмыйбыз,
    Йөрәк таштан яралган.

    Малайлар көтеп алган бу шатлыклы хәл ел да бер тапкыр җәй уртасында була. Җыр бетүгә, туры гына атлаган аяклар, чалыш-чолыш килеп аны Терек күле кырыендагы өенә таба алып китә. Малайларга иң кызыгы шунда: әллә урам урында тормыйча Банжур Ибрайдан читкә тайпыла, әллә ул үзе урамнан бара белми – аңламассың. Чөнки урамдагы ике яклап сузылган читәннәрнең, таш коймаларның, җил капкаларның барысына да тотынып карамыйча үтә алмый ул. Алпан-тилпән килеп урамның әле бер ягына, әле икенче ягына чыга. Малайлар исә, тыннарын да алмыйча, аның Җомай Мәҗите өе яныннан Төрек күленә таба борылганын көтеп тора. Шунда борылуы була – алар «эшкә» керешә.

    Банжур Ибрай, язгы сулар китеп, бакча артындагы кечкенә Каенлы елгасы ярларына кайтып тынгач, тал чыбыгы, тирес, туфрак ташып аны буып куя. Шул буага ике-өч йөк кайры батыра, һәм, ни өчендер, «Француз яулык»ны әйттереп кайткан чагы һәр елны шул юкә кайрысы өлгереп мунчалага әйләнгән чакка туры килә. Моны «атлы» уйнарга дип дилбегә ишүче малайлар яхшы белә. Шуңа күрә аларга бүген бәйрәм. Ибрай бабалары хәзер өенә кайтып җитә дә, йокларга ята. Ул «француз булган» көнне аның усал Алабае да урамга чыкмый. Чөнки хуҗасының тәртибе шундый: чыкма, өрмә! Ә «француз булмаган» көннәрдә Ибрай бабай үзе дә, аның усал Алабае да шул буадан ерак булмаган колхозның ат сарае янында атлар карал гомер үткәрә. Юкә кәсепләгән малайлар буа янына килеп өлгерми – Алабай кая керергә белмичә аларга өрергә, чәбәләнергә тотына. Бер буа ягына чаба, бер кире килә. Аның шулай бик тә зур эш бетергән кебек йөгергәләп өрүенең сәбәбе Банжур Ибрай өчен ачык. Яңарак кына ыштанга тиенгән теге имансыз малайлар юкә урларга килгән мөгаен. Шуннан ул, бик кабаланган булып, ат сараеннан килеп чыга. Малайлар тилгән төшкәндәге тавык чебиләре кебек кайсы кая йөгереп юк була. Аларның ялтыраган аяк табаннарына карап, Банжур Ибрай түзәлмичә кычкырып җибәрә:

    – Һайт, машинник малайлар!

    Бүген менә бәйрәм. Чөнки аларның Банжур бабалары «француз булган». Бүген аның усал Алабае урамга чыкмаячак. Бүген малайларның кәсеп көне...

    Банжур бабай күздән югалгач, малайлар икегә бүленде, Хәйбүш белән Нигъмәт буага төшәргә, Көрпә Гарифы, Писер Илсуры, Фазулла бабай Тәлгате, Мөчтәк Файзыры һәм алардан калмый тагылып йөргән ике ыштансыз «колын» буадан алып ыргыткан юкә кайрысын эләктереп таллыкка җилдерергә тиеш. Буа яныннан үтеп барган зурлар: «Нишлисез сез анда, малай актыклары?» – дип кычкыргалаганчы, мунчаланы куптарып өлгерергә кирәк. Мунчала булгач, ишә инде малайлар дилбегә-йөгәнне.

    Читән буенда яткан ташка ышкып, пәкене тиз генә үткерләделәр дә, арада иң елгыры Нигъмәткә тоттырдылар. Суга батырылган кайры өстенә аркылы бәйләнгән өч бастырыкны чишеп уннан артык юкә кабыгын аерып алдылар. Аннары бастырыкларны урынына куеп бәйләделәр дә, тизрәк таю ягын карадылар. Шуннан соң авыл очындагы таллыкка кереп юкә төшерделәр. Көтү кайтыр вакыт килеп җиткәндә, Банжур бабай буасыннан урланган юкәләр Нигъмәтләр абзарында асылынып тора иде инде.

    Икенче көнне көтү китү белән Нигъмәтләр ишегалдында җыйналган малайлар дилбегә, йөгән, чыбыркы ишеп, чук ясап ду килә иде. Араларында Хәйбүш кенә юк. Ул, өйлә җиткәнче, зыярат артындагы тауда йөргән атларның койрыгыннан кыл алу белән мәшгуль булды. Чөнки чыбыркы очын кылдан ишеп куймасаң – нинди шартлау ди инде ул. Ә Хәйбүш иң усал атлардан да кыл ала белә. Нигәдер тими ана атлар.

    Өйлә үтүгә, «атлы»лар авыл урамын берсен дә калдырмыйча урап чыктылар. Күрсеннәр бүтән урам малайлары Түбән очларның ничек итеп «атлы» уйнаганын, аларның сбруйларын!

    Берничә көн буена авыл урамнары елгыр, җитез «атлар»ны, аларның «колыннары»н карап сокланды. Уеннан тәмам туеп, берничә көн үткәч, бүген урам буйлап чабаргамы, әллә башка берәр эш табаргамы дип сөйләшеп торган чакларында, хәле-тыны бетеп Мөчтәк Файзыры килеп җитте. Файзыр «колын»лыктан чыккан да, чыкмаган да кебек. Ул алты яшен тутырып килә, тик шәп итеп йөгерә алмый. Шуңа күрә, азрак уйнагач башкалардан аерылып кайтып китә. Күп йөгерсә никтер һава җитми аңа. Әле дә ул еш-еш тын алып, малайлар арасында һәрчак берәр яңа уен оештыручы Нигъмәткә эндәште:

    – Ними! Сине абый чакыра! Тиз генә чабып килеп җитсеннәр әле, ди. Бик зур йомыш бар, шул йомышны үтәсәләр, барысын да кәртечкегә төшерәм, ди.

    Малайлар Файзырны сырып алды.

    – Нинди кәртечке?

    – Нәрсә белән төшерә?

    – Ничек итеп төшерә?

    Файзыр аларга җавап бирмәде, һаман үзенекен сөйләде:

    – Әйдә инде, Ними! Килмәсәләр бүтән урам малайларын чакырам, ди.

    – Ы-ы! Чакырттылар ди, чакыртмый ни...

    – Абый әйтә, үзебезнең күрше малайлары бит. Читләрне төшергәнче, ди.

    Файзырны тыңлап та бетермичә, малайлар аларның өе ягына йөгерделәр.



    МӨЧТӘК ГАБДРАХМАН

    Файзырның абыйсы Габдрахман аларны үзләренең капка төбендә көтеп тора иде. Сүзне ул кыска тотты:

    – Менә нәрсә, малайлар! Әгәр бүген безнең бәрәңге чүбен уташсагыз, шуның өчен мин сезне кәртечкегә төшерәм, һәм һәрберегезгә берәрне ясап бирәм.

    – Ничек итеп төшерәсең аны?

    – Нәрсә белән төшерәсең?

    – Миңа да бирәсеңме?

    Габдрахман күпне белгән кеше кебек эре генә аңлатты:

    – Миңа укытучы Каюмов абый фотоаппарат биреп торды. Кәртечке төшерергә өйрәтте. Әгәр чүп утарга риза булмасагыз, выжыгыз моннан. Мин хәзер Югары Оч малайларын чакырам.

    Барысы өчен Нигъмәт карар кылды:

    – Утыйбыз, малайлар!

    «Атлар», «кучерлар», «колыннар» бертавыштан күтәреп алдылар:

    – Утыйбыз!

    Габдрахман кабаланмый гына күз йөртеп чыкты да:

    – Менә бу ике ыштансыз малай кирәкми, – дип «колын» булып йөргән ике бәләкәйгә күрсәтте.

    – Ния кирәкми?

    – Чөнки алар әле бәрәңге белән алабутаны аера белмиләр һәм утауның нәрсә икәнен аңламыйлар да.

    Киң күңелле Нигъмәт ике бәләкәй малайны якларга тырышты:

    – Беләләр алар, Габдрахман абзый, беләләр...

    – Беләсезме?

    Бәләкәй Габдрахман, Зиннурҗан эндәшми тик кенә басып тордылар. Өстәвенә, икесенең дә елыйсы килә башлаган иде инде.

    «Кәртечкече», үзенекен әйтеп, сүзне кыска тотты:

    – Аннан соң ыштаныгыз да юк икән әле сезнең. Ыштансыз малайларны кәртечкегә төшерергә рөхсәт итмиләр. Бар, кайтыгыз да, әниләрегездән ыштан таптырып киеп килегез. Шуннан төшерермен.

    Ул икесе ике якка йөгерешкән малайлар артыннан авызын ерып аз гына карап торды да, калганнарны да бакча эченә чакырды:

    – Әйдә, керегез!

    Кызыллар белән аклар сугышы башланган 1918 елда туган бала иде Габдрахман. Матур гына үсеп килгән чагында аяк астыннан килеп чыккан бәла гомере буена гарип калдырды аны.

    Унөч яше тулып үткән көннәр була. Мич башыннан төшеп килгәндә, аягына уралган песигә абынып, уң аягы белән кайнап торган казанга баса. Пешкән аягының тиресе генә түгел, сөягенә хәтле ите кубып төшә. Шуннан соң аягын чүпрәккә генә урап йөртә торган булып кала Габдрахман. Йөрәгенең сугуы да ялгышып китеп, барган җиреннән хәле бетеп туктый торган була. Ата-анасы нинди генә им-том иттермәделәр аңа! Атап Коръән чыгарттылар. Ибракай авылының Заһит мулласын кышкылыкка китертеп көненә дүрт тапкыр өшкерттеләр. Җәй көннәрендә улакка тутырган үләнгә керттеләр. Ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Бары тик 1934 елда авылга килгән иң тәүге врач Кульсицкий гына азрак аягын төзәтте Габдрахманның. Үзе ясаган дарулар белән дәвалап, малайның таягын ташлатты. Улларының таягын ташлап тыйтаклый-тыйтаклый йөри башлаганын күрү ата-анага иң зур шатлыкларның берсе булды. Габдрахманның әнисе Хәсби түти куанычыннан бер бөтен каклаган каз алып барган Кульсицкийга. Тик тегесе алмаган. Күңеле кителгән Хәсби түти кайтып килешли үк урамда туктый-туктый зарлана икән.

    – Я инде илаһым. Нит, бабушка, нинады, ди. Малай пуч кушает, ди. Мин бит аңа улымны төзәткәнгә куанычымнан илткән идем. Алмады, нилҗә ди...

    Кайнаган казанга батканда Габдрахман алтынчы сыйныфта укый иде. Сыйныфларында ул иң шәп укучы булды. Укуыннан тыш үзенә генә хас сәләте дә бар. Гаҗәп дәрәҗәдә кулы оста. Энесе Файзырга ясаган уенчыкларын урамнан үтеп барган дәрәҗәле, ак сакаллы картларга кадәр туктап, телләрен шартлатып, сокланып карыйлар иде. Аягы имгәнгәч ул төрле-төрле уенчыклар ясап авыл базарында сата башлады. Ай-һай, Ибрай Мөчтәк малаеның осталыгы, дип сөйли башладылар аның турында. Тик ул башкача мәктәпкә йөрмәде. Чөнки аягын бәйләгән чүпрәкләрне көненә биш-алты тапкыр алыштырырга кирәк иде. Аннан, бөтенесенә ияреп, мәктәптә тузан туздырып, шаярып йөрмәгәч, нинди уку ди инде ул? Үзеннән бер генә яшькә кече булган күрше малае Гарифулла белән өендә азрак укыштыргалап, төрле уенчыклар ясап, тишелгән комган, таслар ямап гомерен үткәрде. Бервакыт атасы белән Кунакбаш дигән авылга картәтиләренә барганнар иде алар. Шунда, Новая Ивановка дигән авылны үткәндә, тирес түккән җирдә аунап яткан тегү машинасын күреп калган Габдрахман. Кайтышлый шул машинаны үзләре белән алган. Ашавын-эчүен онытып, шул тегү машинасын сүтеп, яңадан җыйнап, үзенә эш тапкан. Югары Очка менеп, кемдәдер шундый «Зингер» машинасын карап, аның төзелешен өйрәнеп, тапкан машинасын төзәтеп рәткә салган. Кайчандыр үзе укыган мәктәпнең ватылып, эштән чыккан патефонын алып кайтып төзәтеп, кире илтеп биргән. Шул эшеннән соң ул, укымаса да, мәктәптә үз кеше булып киткән. Кәртечкече яһүд белән танышып алгач, аңардан кәртечке төшерергә, ясарга өйрәнде.

    Габдрахман белән Фәйзрахманның җәйге эссе көндә җан тирләрен чыгара-чыгара бәрәңге утыйсылары бар иде. Шул көннәрнең берсендә, теге «атлы» уйнаган малай-шалайны күреп, Габдрахманның башына бер бик шәп уй килде. Менә хәзер шулар энесе Фәйзрахман белән бергә бәрәңге утыйлар. Малайлар бәреп-сугып тиз генә утап чыкмакчылар иде дә, алай түгел икән шул. Малайларны җыйнап алып кергәч, ничек утарга кирәген Габдрахман үзе күрсәтте.

    – Чүпнең башыннан тотып тартмагыз, төбеннән эләктерегез. Очыннан тотсаң сабагы өзелеп тамыры җирдә кала. Аннан тагын чүп үсеп чыга. Хәзер дүртегез чүбен утар, икегез ала артыннан китмән белән җирне йомшартып барыр. Китмәнләгәндә туфракны бәрәңгенең төбенәрәк салып китегез. Бу әле күмү түгел, тик шулай да бәрәңгенең төбе ачык калмасын.

    Шулай итеп, өмә кебегрәк эш булды инде бу малайларга. Өйлә турысында аларга талкан болгатып ашаттылар, күп ите катык куйдылар. Саранрак булса да, Хәсби түти бүген ризыкны кызганмады. Чөнки шәп эшли иде малайлар.

    Бәрәңге уталып беткәндә, кояш баерга байтак вакыт бар иде әле. Эш ахырына якынлашкан бер мәлдә теге ике «колын»ның парлашып елаган тавышы ишетелде: өйләренә кайтып әнкәләреннән ыштан таптырып та, Габдрахман белән Зиннур җан теләкләренә ирешә алмаганнар.

    – А-а-а-а-аа, Аптрам-а-ан абзый-й, а-а-а-аа...

    Елап, Габдрахманнан үзләрен кызгандырып, кәртечкегә төшәселәре килә иде аларның. Тик Габдрахман аларга игътибар итмәде. Бераз вакыт үткәч, елаган тавыш басыла башлады. Малайлар арыды, күрәсең. Тамаклары да кипте булса кирәк. Аннан соң, елаганыңны тыңлаучы булмаса да кызык түгел бит ул. Тагын беркадәр вакыт үткәч, малайларның берсе генә шыңшып калды. Ялгыз малай елаган тавышын бер көй белән сузды да сузды. Тора-бара тавыш акрынайганнан-акрыная барып, инде басылды, бетте дигәндә, икенче малайның көр тавышы елауны эләктереп алды:

    – А-а-а-аа! Аптрама-а-ан аб-зы-ы-ыыый, а-а-ааа!

    Габдрахман түзмәде, көлеп куйды,

    – Бу ыштансыз малайлар берсе елаганда икенчесе ял итеп, мине җиңәргә булды, ахрысы.

    Ул, титаклый биреп, капка төбенә китте:

    – Я, кая ыштаннарыгыз, ә?

    Икесе өчен дә дүрт яшьлек Бәләкәй Габдрахман җавап бирде:

    – Ни әйтә, әни әйтә, ни ди, әни әйтә... Мөчтәк үзен белсен, үзенең ыштан кигәненә кайчан, диеп әйтә, төшерсен, диеп әйтә...

    – Ә-ә-ә, шулаймыни әле? Мөчтәкмени әле мин, ыштансызмыни әле мин? Каяле минем менә монда, читән буенда гына үскән кычытканнарым?.. – Ул, көлүдән күзләренә килгән яшьне күлмәк җиңе белән сөртеп, урамның икенче очына таба йөгергән малайларны карап калды...

    Эшне бетерүгә, бит-кулларын юарга дип, Габдрахман йорт эчендәге коедан улакка салкын су тутырып куйды. Аннан юынып, су сибешеп туйган малайларны ишегалдында үскән каз үләненә тезеп утырта башлады.

    – Менә шушында дүртегез аякларыгызны бөкләп утырыгыз, икегез артка басыгыз.

    Малайлар һәркайсы алгарак эләгергә тырышып тарткалаша, төрткәләшә башлады.

    Габдрахман аларны бик тиз тәртипкә китерде:

    – Я, төртешмәгез. Төшермим алайса.

    Аның сүзен бүлеп, урам яктан тавыш ишетелде:

    – Син, Мөчтәк, нишлисең ул маңкалар белән?



    КЫТЫЙКА

    Бар да борылып капка ягына карады.

    Урам якта, читән казыкларына ике куллап тотынып, башын кып-кызыл чәч баскан, унбиш-уналты яшьләр чамасындагы, аскы як күрше малай Сабир басып тора иде. Җавап булмаганга аптырап калмады, кече капка ягына атлап, аны ачты да, ишегалдына керде.

    – Нишлисез сез монда, ә?

    Бүредән курыккан сарыклар кебек, малайлар Габдрахман артына җыелды.

    – Әйтегез тизрәк, кирәгегезне бирмәс борын.

    Габдрахман теләр-теләмәс кенә җавап бирде.

    – Мин аларны кәртечкегә төшерәм.

    – Кәртечке-гә-ә?

    – Әйе...

    Кытыйка Сабир Түбән Очның иң явыз малае иде. Аның яныннан беркем дә еламыйча үтәлми. Улларын кыйнаган өчен бәләкәй малайларның аталары берничә тапкыр Сабирны тотып та ярды, тик файдасы тимәде. Сабир әлеге абзыйларның улына урамга гомумән чыкмаслык иткәнче каныгып, көн күрсәтмәс булды. Аның белән генә калмыйча, үзен-җәберләгән ирләргә такмак чыгарып, үзе салган көйгә җырлап, аларны авыл халкы алдында көлкегә калдырып йөри башлады. Тора-бара такмагын кәсепкә әйләндереп, һәр атнаның шимбә көн кичендә Пожарный янында чыгышлар оештыра торган булды. Баштагы концертларында ул такмаклый гына иде, аннан үз кәмитеннән үзе дә тәм табып, аны биеп җырлый башлады. Малайлары – Сабир кулыннан, аталары – Сабир теленнән көлкегә калып, авыл халкы аңардан куркырга, шикләнергә өйрәнде. Сабирның ул такмакларын бөтен авыл белә. Шимбә көнге шул чыгышларында Сабир я бишәр тиен акча түләтә, яисә икешәр конфет ала. Аның җырлап-биегәнен карап, авылда буйга иң бәләкәй булган Алтын бабай, эченең катуы килеп, утырган җиреннән тора алмаслык булып хәле беткәнче көлә. Һәр концертка ул кешедән алда килергә тырыша. Тик кайбер вакытта халык җыйналып өлгергән була. Алтын бабай йөгерә-атлый Пожарный янына килеп тә җитә, халыкны аралап, алга үтәргә тырыша.

    – Җәмәгать, диюем лә инде, җәмәгать! Кая, мине алга үткәрегез әле, күренми бит миңа. Үткәрегез, үткәр! Мин кәмфитне ике урынына дүртне салам бит, үткәрегез!

    Алтын бабай алга ук чыгып, бишмәтен астына салып, җиргә аякларын бөкләп утыра да, Сабирга үзенең теләген әйтә:

    – Син, Сабирҗан улым, теге Гыйльметдинле җирен оныта күрмә берүк биегән чагыңда.

    Сабир өчен хәзер беркем дә юк. Ул Алтын бабайны күрми дә, ишетми дә. Башындагы түбәтәен төзәтеп кия дә, кузгалып уртага чыга.

    Алтын бабай чинаганрак тавышлар чыгарып көлә дә башлый.

    – Ай, чукынган да гына малай икән, чын ясау әртис бит.

    Сиздерми генә Алтын бабайның бөеренә кырындагы икенче бабай төртеп ала – шаулама, янәсе. Шул вакытта Сабир, иренгән кыяфәт белән, уртада йөреп түгәрәк ясый башлый. Кыяфәт-атлауларын үзгәртеп, үч алырга теләгән кешесенең йөрешен килештереп күрсәтә. Халык тын алырга онытып Сабирның йөрешен күзәтә. Кемне үртәгәнен танырга тырыша, белеп калсалар, ду күтәрелеп көлә. Ә аңламый, белми чара юк – Сабир үз эшенең остасы. Менә ул уң кулының тырпайган биш бармагы белән кызыл чәчле башына каплаган сул кулының сыртын тырнап-тырнап кашый, йөзендә исә бетмәс шатлык балкый, үзе уңга-сулга төкеренә. Халык күргән кызыгына чыдый алмыйча үкерә:

    – Заа-һи-иит т-а-а-аааз!

    Сабирның йөзе яктыра. Ул, кулбашларын күтәрә дә, ике куллап борынын тотып, аны тазарткан авазлар чыгара.

    – Шәри-и-иф Танау-ууу!

    Сабир терсәгеннән ике кулын азрак кәкрәйтә дә, аяк бармакларын читкәрәк каратып, алгарак киергән корсагын адым уңаена селкетә-селкетә түгәрәкне әйләнеп китә. Түбәтәе кырын киелгән, бер күзен каплый язып эленеп керә тора. Ә халык көлә, гөж килә:

    – Га-ә-әби-ии төксә-ә, ха-ха-ха-а-а-а!!!

    Озак йөрми Сабир түгәрәк эчендә кешеләрнең йөрешен, кыланмышын күрсәтеп, шулай аз гына вакыт эчендә тамашачыларны әзерләп ала да, ишегалдындагы тавыкларын барлаган җирән әтәчкә охшатып, кызыл чәчле башын югарыга чөеп-чөеп җибәрә. Шулчак аның тамагының әллә кайсы җирләреннән иң кызыклысы килеп чыга.

    – Кыттый-кыттый-кыттыйка-а-а-а!!!

    Андый чакта Алтын бабай, сакалының ап-ак икәнен дә онытып, әнисен имәргә әзерләнгән сабый бала кебек итеп шатлана белә:

    – Әйттер шуны, Сабирҗан улы-ы-ым!
    Сабиржан улы әйттерә:
    Кыттый-кыттый кыттыйка,
    Кытый белән Сытыйка.
    Имакайга – Чумакай,
    Миңнисага – Җомакай.
    Кыттыйка-кыттыйка,
    Кыттый-кыттый, кыттыйка.
    Миңнегали, җеңле Гали,
    Ике аяклы ат җиккән.
    Көне буе кыйнап чапкан,
    Авыл читенә җиткән.
    Кыттыйка-кыттыйка,
    Кыттый-кыттый, кыттыйка.
    Алтын бабайның түземлеге бетә башлый.
    – Гыйльметдинне, улым, Гыйльметдинне!
    Сабир көттерми. Мә Гыйльметдинне!
    Калаларда батис яулык,
    Илле тин ул, илле тин,
    Арада иң котсыз кеше.
    Гыйльметдин ул, Гыйльметдин.
    Кыттыйка-кыттыйка,
    Кыттый-кыттый, кыттыйка.

    Сабир уртада бөтерелә, ә аны шартларга җитешкән кып-кызыл битләр, көлүдән яшьләре чыккан күзләр, тынычлыгын югалткан авыл картлары, ир урталары һәм бала-чага уратып алган. Сабир бии, Сабир җырлый. Сабир үч ала, Сабир кәнфит эшли, Сабир акча таба...

    Габи төксә ат җигәлми,
    Чөелдерек кысалмый.
    Хатыны ликбезга йөри,
    Габи аңардан калмый.
    Кыттыйка-кыттыйка,
    Кыттый-кыттый, кыттыйка.
    Алтын бабай түзәлми, тагын килеп кысыла.
    – Әйттер, улым, шуларны...

    Кысыла да, үзенә тиеш өлешне дә эләктерә. Аның яныннан үткән чакта Сабир көлүдән күзләре бөтенләй юк булып кысылып беткән Алтын бабайга тиз генә карап ала да, аның соравы буенча әйттерә:

    Алтын бабай кәмфит түләп,
    Гыйльметдинне җырлата,
    Буе бәләкәй булса да,
    Әче балны гөжләтә.

    Сабирның «кыттыйка» сүзләре халык көлүенә күмелеп, ишетелми башлый. Торып баскан Алтын бабайның Сабирга карап йодрык янаганы утка кәрәчин сипкәндәгедәй тәэсир ясый. Алтын бабай үзеннән-үзе көләргә мәҗбүр булып кулын гына селти:

    – Авызыңа шайтан төкергән малай икәнсең син, Сабирҗан улым.

    ...Инде менә кәртечкегә төшәргә җыенган малайлар янына шул Сабир килеп керде. Керде дә:

    – Инәңнең күлмәге, Мөчтәк! Миннән башка кәртечкегә төшү буламыни, ә? Булмый ул! Кая миңа урын?

    Габдрахман артына поскан малайларның берсе тавыш бирде:

    – Монда бәрәңге утаганнар гына төшә.

    – Шулайдыр бик! Утаганнар гынадыр. Әйдә, бәрәңгегезне йолкымаганга рәхмәт әйтә-әйтә төшерегез. Алырсыз кирәгегезне.

    Ул, Габдрахманның әйткәнен дә көтмичә, фотоаппарат алдына атлады.

    – Барыбер төшертәм!

    Габдрахман малайларны тигезләп утыртты. Сабир арткы рәтнең уртасына кереп басты.

    Төшерүче өчаякны кабаланмый гына тигезләде, аның өстенә кайсы җире беләндер гармунга охшаган бәләкәй генә фотоаппаратны ныгытып куйды. Аннан соң әнисенең зур кара шәлен фотоаппаратка һәм үзенә бөркәнеп, шундагы караңгыда бик озак нәрсәдер эшләде. Малайлар тынып калды. Аларның мондыйны әле гомердә дә күргәннәре юк иде. Үзләре белән бер урамда яшәгән Габдрахман абзалары кәртечкегә төшерә бит! Бу әле авылда булган хәл түгел!

    – Төшерәм, тын алмагыз!

    Малайлар тын алудан туктадылар.

    Шәл астында әллә нәрсәләр чалт-чолт итеп тавыш бирде. Аннан соң шәл астыннан Габдрахман үзе күренде. Ә малайлар селкенмичә һаман утыра бирделәр. Шуннан Сабир пышылдап кына сорады:

    – Булдымы?

    – Булды, инде кузгалсагыз да ярый.

    Малайлар фотоаппаратны уратып алдылар. Габдрахман кисәтү ясады:

    – Карагыз гына, иллә мәгәр кулыгыз белән тиясе булмагыз!

    Сабир аларны урамга куа башлады:

    – Барыгыз бар, эшегез беткән, әйдә, уеныгызда булыгыз!

    Ишегалдындагы шау-шуны басып, Хәсби түтинең ачуланган кебегрәк тавышы ишетелде.

    – Әй, илаһым! Габдрахман, син әнә ул оятсызларны күрмисеңмени?

    – Кемне тагын?

    – Әнә бит, читән башында утыралар.

    Өйдән чыгып килгән Хәсбиямал түти урам яктагы читәнгә карап кулы белән янады:

    – Төшегез тизрәк, Ибраһим бабагыз күреп калса, нишләтә инде сезне?

    Читән башына унбер-унике яшьләр чамасындагы ике малай менеп кунаклаган. Ишегалдына керергә кыюлыклары җитмәгәнме, – якын килмичә генә кәртечкегә төшеп йөрүче малайларны тавыш-тынсыз күзәтеп утыралар.

    Сабир, йортта үзе хуҗамыни, – малайларны читән башыннан куа ук башлады:

    – Югалыгыз күздән, выжт хәзер үк!

    Ул читән ягына бик көдерәеп бара башлаган иде, малайлар аңардан курыкмадылар. Озын гына чандыр буйлы Җәүдәт аңа җавап бирүне, ахрысы, кирәк нәрсә дип тә санамады. Аның күзе һаман теге фотоаппарат ягында иде. Малайларның икенчесе ыштансыз Габдрахманның абыйсы – Габдрәхим исемле, төптән юан, курку белми торган малай иде. Читән башында утырган җиреннән кабаланмый гына, үзенең нәрсә сөйләгәнен белеп, Сабирга җавап кайтарды:

    – Килеп тә маташма, Кытыйка, алдым-салдым булыр таш белән.

    Сабир, читәнгә дүрт-биш адым кала тукталып, аларны сүгәргә тотынды:

    – Төшегез, төш! Син, Җомай, күп телеңә салынсаң, тешләреңне учлап кайтып та китәрсең.

    – Китте ди, бар, китмичә. Син үзең учлый күрмә тешләреңне.

    Габдрәхим – Җомай Мәжит малае...

    Сабир бар урамны куркытып, вак-төяк малайларны кыйнап, үз кулында тотса да, Габдрәхимне үзенә буйсындыра алмады. Таза гәүдәле, казакъка тартып бу малай Сабир кулыннан күп җәбер күрде. Күрүен күрде, тик барыбер Сабирга бирешмәде. Елдан артык аларның икесе арасында бетмәс сугыш булып, быел май аенда чын дошманлыкка әйләнде. Ул болай булды: Сабир кыйный башлагач, Габдрәхим алдан әзерләп кесәсенә салып куйган таш белән Сабирның танавына тондырды. Яңа кигән күлмәген борыныннан аккан канга буяп, Сабир бик озак азапланды. Тик канны тиз генә туктата алмады. Икенче көнне очратып Габдрәхимне куркыту уе белән, аңа карап йөгерә башлаган иде. Габдрәхим аның йөгереп, якынлашып килгәнен, уң кулын кесәсенә тыккан көенә, кузгалмыйча көтеп торды. Бүре баласы кебек карап торган шул Габдрәхим каршында Сабир аны сүгә-сүгә таптанып тора, ләкин якын бара алмый – аны Габдрәхимнең кесәсендәге уң кулы куркыта. Тагын берничә көн үтүгә, үзе кыйнаган малайларның Габдрәхим яныма җыйнала башлаганын күреп, ул уйга калды. Һәм үсеп килгән малайларның көя җыя, туплана башлаганын аңлады.

    Бүген дә Сабир Габдрәхимгә тияргә кыймады. Үзе Габдрәхимне әрләп сүкте, ә үзенең күзләре аның кесәсе тирәсендә иде. Ә Габдрәхимнең кесәсе бүлтәеп тора. Аннан соң, янында теге Батрай малае Җәүдәт тә бар. Анысына да тиеп булмый, чөнки ул быел сабан туенда ат чабыштырып беренче килде.

    Икесен бергә җиңеп кара инде син аларның!

    – Төшегез, малайлар, читәнне ватасыз бит, – диде Габдрахман аларга. Малайлар икесе бергә диярлек ишегалдына сикереп төштеләр дә, Сабирны ике яклап урап үтеп, фотоаппарат янына килделәр.

    – Безгә дә әйткән булсаң бит инде, Габдрахман абзый, бу малайлар ише генә утар идекмени бәрәңгегезне? – диде Габдрәхим, азрак үкенечле тавыш белән.

    – Каян белдегез аларның бәрәңге утаганын? – дип сорады Габдрахман.

    – Соң, белмичә! Син бит минем энекәшне ыштаның юк дип кәртечкегә төшермичә кайтаргансың. Өйгә керерлек түгел анда, акыра тегеләй. Әни: кыйныйм тукта, дип тә карады. Кая ул туктау! Әле Шиһап бабайларга алып кереп китте, Мәликә әбидән ыштан үлчәтергә. Аны күргәч теге Зиннуры елый. Миңа да ыштан тексеннәр, дип.

    Габдрахман аны тыңлагач әйтеп куйды:

    – Алай булгач, миңа әниләрегездән эләгә икән әле.

    – Ярар, Габдрахман абзый, син безне бәрәңгегезне күмәргә чакыр. Шунда кәртечкегә дә төшерерсең, ярармы?

    – Ярар.

    ...Ул еллар бик еракларда торып калды хәзер. Белеп кенә сөйләүче дә юк. Күмдеме алар бәрәңгене, әллә Габдрахман белән энесе Файзыр үзләре генә эшләдеме – анысы билгесез. Тик башкача кәртечкегә төшү булмады. Ә шул көнне төшкән малайларның сурәте Габдрахман абзыйларда бүгенге көнне дә саклана. Малайларның күбесе, авызын йомарга онытып, шаккатып туп-туры карап утыра. Араларында артка баскан, эшләмичә әрсезләнеп кәртечкегә төшкән Кытыйка Сабир да бар...

    Шул җәйге матур көннәрдән соң биш ел үтүгә, ил өстендә кара афәт булып, сугыш башланды. Төрлесе-төрле яшьтәге, уйнап та туймаган малайларның бала чагын тартып алып, аларның матур көннәрен ачлык, ялангачлык, нужа-михнәт белән алыштырды. Матур, тук, шат, бәхетле тормышны таптап үтеп, малайлар язмышын сугыш үзенчә борды. Дәһшәтле, ач, авыр, каһәрле юл белән алып китте...



    СОРЫ ШИНЕЛЬ, КИРЗА ИТЕК

    ...Рязань шәһәреннән кырык чакрымнар чамасында Ока елгасы буенда урнашкан хәрби лагерьда Габдрәхим Юсупов белән Җәүдәт Галиевкә кием кигезделәр. Кыска гына гомер эчендә яланаяк йөргән, яисә чабатадан башка аяк киеме күрмәгән Җомай Габдрәхиме кырык дүртенче размерлы кара кирза итекләрне җылы чолгау урап аякларына кигәч, ансыз да зур авызын җыеп ала алмады.

    – Карале, Җәүдәт, минем аякларны! Итекләр шыгыр-шыгыр итеп кенә тора, әй. Булды болай булгач. Күрсәләр, шаккатарлар иде.

    Җәүдәттә дә аякның зурлыгы ярыйсы иде – кырык бишенче размер. Ул да, кулына эләккән байлыкның табаннарына чирткәләп карады да, кара гуталин исе килеп торган итекләрне аякларына кияргә тотынды.

    – Кызык та инде бу армия дигән нәрсә, Гаптери дус. Тик торганнан, буп-бушка бирәләр бит инде боларның барысын да...

    Соры шинель, колаклы җылы бүрек, кулларында өч бармаклы бияләй – март суыклары алырлык түгел малайларны.

    Кулына озын, штыгы дүрт кырлы, трехлинейка дигән мылтык та килеп кергәч, Габдрәхим әтәчләнергә тотынды:

    – Тизрәк кул сугышына өйрәник тә, киттек фронтка, кешеләр кебек орден-медальләр алырга! Мылтыгы ярыйсы гына озын икән, тик кадарга өйрәнәсе бар.

    Лагерьга килүләреннән ике ай вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Шул арада нәрсәләр генә өйрәтмәделәр аларга. Мылтыктан, ППШ дигән автоматтан атарга өйрәттеләр, саламнан ясалган фашист гәүдәсенә штык белән кадаттылар. Окоп эчендә сапер көрәге белән кул сугышы оештыру, тревога белән чыгып йөгерү, төн үткәнче кырык-илле километр араны марш-бросок белән үтү... Көндез азрак эреп, төнгә ярмаланган карга күмелеп ятарга, йөгергән уңайга йорт тәрәзәсенә граната ыргытып тидерергә, часовойларны тавышсыз гына юк итәргә, этләрдән качып котыла белергә...

    Лагерьга килеп эләгүләренә ике ай чамасы үтүгә, 1943 елның май урталарында, кояш кичкелеккә карап борыла башлаган бер вакытта, лагерьның зур тимер капкасыннан тигез сафларга тезелеп ике ротага якын солдат-сержант килеп керде. Алар сафка яшь солдатлар кебек бер-беренә берегеп тезелмәгәннәр иде. Килгәндә үк тигез бер ритм чыгарып атлыйлар. Бөтен саф зур итекле бер генә солдат баскан тавыш чыгарып атлый һәм күпне күргән, чын солдатлар килгәне әллә каян ук сизелеп тора иде. Лагерь эчендәге яшь малайлар юлның ике ягына тезелеп, тавыш-тынсыз, баскан җирләрендә катып калды. Тимер юл станциясеннән ике ротаны җәяүләтеп алып килгән капитан аларны штаб янында туктатты. Яңгыравык, көчле тавыш белән команда бирелде:

    – Нал-ле-е-во!

    Тирә-яктагы яшь солдатларның да үзәгенә үтәрлек итеп тагын ике команда яңгырады:

    – Рав-ня-йсь! Сми-ир-но!

    Шуннан соң капитан, тын да алмыйча басып торган сафны күздән кичереп, җитез адымнар белән штабка кереп китте. Лагерьда яшәгән солдатлар килгән сафны тавыш-тынсыз уратып алган хәлдә басып тора бирделәр. Сафтагы солдатларның чиста итеп юылган, уңган гимнастеркаларында орден-медальләр ялтырый. Арада фронтта алган җәрәхәтләре өчен бирелгән сары-кызыл төстәге нашивкалылары да күп иде. Кырын салыбрак киелгән бүрек, пилотка, сирәк-мирәк кенә күренгән фуражкалары аларга егетлек өстәп тора. Күп сугышлар күргән, авыр юллар үткән итекләре юл тузанына баткан. Аларның үз-үзләрен тота белүләре дә сокландыргыч: бирелгән командага буйсынып, үз дәрәҗәләрен белеп, тып-тын басып торалар. Солдат киеме киенгән көннән алып үзләрен фашистларны юк итүче дип санаган унҗиде-унсигез яшьлек малайлар әлеге сафлар янында зур эткә юлыккач койрыгын бот арасына кыстырган көчекне хәтерләтә иде. Алар арасында дулкын булып бер сүз үтте: фронтовиклар!

    Бу халык, чыннан да, Сталинград, Кавказ, Украина сугышларын үтеп, Урал тавының теге ягындагы эреле-ваклы шәһәр госпитальләрендә дәваланып чыккан кешеләр иде.

    Фронтовиклар килгәннән соң лагерьда көндәлек тормыш нык үзгәрде. Алар – мылтык тотып штык сугышына катнашкан, окоп казырга, танк астында калып окопта утырырга, сугыш кырларында үлем белән күзгә-күз очрашып өйрәнгән халык, шуңа күрә солдат һөнәрен яхшы беләләр. Шунлыктан алар күбрәк лагерьдагы төрле хуҗалык эшләрендә катнаша, һәм аларны зур теләк белән башкара. Ә инде азрак буш вакытлары булса, озын җәтмә белән (каян табып өлгергәннәр?) Ока елгасында балык сөзәләр, яр буенда кояшта кызыналар, сорап тормастан, дүрт чакрым җирдә урнашкан, ике чиркәүле рус авылына киткәлиләр. Алардан үрнәк ала башлаган яшь солдатларның берничәсе шулар кебек кыйланмакчы иде – барып чыкмады. Лагерьда командалык иткән старшина-сержантлар аларны, эшкә нарядлар биреп, тиз бастылар.

    – Өлгерерсез! Язмыш кушып, исән калсагыз, госпитальдән соң сез дә шулар кебек кыланырсыз. Ә хәзергә – менә сезгә эшкә өч наряд – шагом марш ефрейтор Наумов карамагына!

    Май азагында солдатларны төркем-төркем итеп фронтка озата башладылар. Аерылмас өчен йоклаганда да Җәүдәткә тотынып йоклаган Җомай Габдрәхиме өчен тынгысыз көннәр җитте. Бергә үскән авылдашы, дусты Җәүдәттән калмас өчен ул нинди генә хәйләләр кормады һәм кемгә генә ярарга тырышмады. Нәрсә эшләсә дә эшләде, тик Җәүдәт белән бер командага эләгә алды.

    ...Аларны төнлә тревога белән уяттылар. Йөгертә-атлата тимер юл станциясенә алып барып вагоннарга төяделәр һәм көньякка таба алып та киттеләр. Ике тәүлек дигәндә Курск каласына җитеп, таңда ярым җимерек вокзал янында вагоннардан төшерделәр. Төшкән көенә барлап-тикшереп чыктылар да, шәһәрдән утыз чакрым ераклыктагы, юан имән агачларыннан гына торган урман эчендәге палаткаларга урнаштырдылар. Килгәннәренә өч көн дигәндә, Габдрәхим белән Җәүдәт мәңгелеккә аерылды...

    Кояш белән уянган солдат йөгереп, физзарядка ясап, юынып, сафларга тезелеп иртәнге ашка китеп барганда, ат менгән, аркаларына автомат аскан биш солдат аларга каршы очрады. Армиягә килгәннән бирле юньле ат күрмәгән Җәүдәт аларга карап адымны ялгыштырды. Арттан килүче Җәүдәтнең үкчәсенә басып, зарланып куйды:

    – Атла, нәрсә, ат күргәнең юкмы әллә?

    Иртәнге аштан кайткач, солдатларның дүрт ротасын палаткалар янындагы зур акланга тезделәр. Сафлар уртасына батальон командиры капитан Логинов белән әле генә ат менеп килгәннәрнең берсе чыкты. Күкрәгендә бернинди орден-медальләр юк. Шулай булса да, аның җыйнак гәүдәсенә карап, ул кешенең күпне кичергән фронтовик икәнен күрергә була. Капитан, сафларны тынычланырга чакырып, уң кулын азрак күтәрә төште.

    – Иптәш кызылармеецлар! Старшина Завьялов безнең янга фронттан килгән. Аның исәбе – сезнең арадан разведкага кешеләр сайлап алу...

    Сафта торганнар гөрләп куйдылар. Разведкага-а-а? Фронтны күреп, җәрәхәтләнеп, госпиталь аша үткән солдатлар гына торышларын үзгәртмәделәр. Алар разведканың нәрсә икәнен яхшы белә. Я баш, я орден!

    Батальон командиры кулын күтәреп тагын тынычлык сорады. Тик разведка сүзен ишеткән, фронтка эләгеп тизрәк герой булырга хыялланган малайларның йөрәкләре урыннан кузгалган иде. Шуңа күрә сафлар тынычлык таба алмады.

    – Смирно-о!

    Сафтагылар электр тогы үткән кебек тынып калды. Капитан Логиновның тимер тавышы яңгырады:

    – Кем разведкага тели, дүрт адым алга, ша-гом марш!

    Малайлар юкка тавышланганнар: разведчик булу бик җиңел һәм тиз икән. Менә бит – теләгән кешегә дүрт адым алга атларга ди. Балалыктан да чыгып бетмәгән малайлар дәррәү күтәрелеп, разведкага язылу исәбе белән строй алдына чыгып бастылар. Аптыравын яшерә алмаган капитан Логинов, янында торган разведчик-старшинага нәрсәдер әйтергә теләп борылган иде, старшина, аңарга карап, тәмәкедән саргайган мыегы астыннан елмайды.

    – Миңа сүз әйтергә рөхсәт итегез, иптәш капитан. Хәзер бар да көйләнер.

    Ул песи сыман сак гына атлап, разведкага язылырга чыккан солдатлар алдына килеп басты:

    – Минем команданы тыңлагыз! Бер шеренгага тезелергә! Смирно-о!

    Тынып калган сафка карап, дәвам итте:

    – Разведкага эләгү өчен бер генә шартны үтәргә кирәк. – Ул артына әйләнеп карамыйча кемгәдер боерык бирде:

    – Дроздов, китер монда!

    Шул мизгелдә, кара атка атланып, иярләнмәгән ак айгырны җитәкләп, җирән чәченә пилоткасын кырын салган солдат палаткалар артыннан җилдереп килеп чыкты. Килеп җитеп туктамас борын ук, үз атыннан сикереп төшеп, ак айгырның тезгенен старшина кулына тоттырды. Старшина уң кулы белән тезгенне алды да, атның муеннарыннан сөеп сыйпагач, тып-тын басып торган, разведкага язылырга чыккан солдатларга карап сөйли башлады:

    – Разведкага эләгергә теләгән кеше менә шушы ак атка атланып, иң кимендә, лагерьга кергәндәге шлагбаумны урап кире килергә тиеш. Бөтен шарт шул гына.

    Әлеге сүзләрдән соң старшина атның тезгенен сафның ук як башында, күкрәген тәгәрмәч кебек түгәрәкләндереп басып торган, буеның озынлыгы ике метрга якын булган таза солдатка сузды.

    – Тот! Син беренче булып басып торасың, гәүдәң дә бик шәп, әйдә, күрсәт егетлегеңне!

    Зур гәүдәле солдат бер генә мизгелгә уйлап торды да, сул кулы белән атның тезгенен алып, уң кулы белән аның сыртына үрелде. Шуны гына көтеп торган кебек, ак айгыр бөтен гәүдәсе белән читкә янтайды. Солдат, тезгенне кулыннан ычкындырмыйча, уң кулы белән тагын атның сыртына үрелде. Аның кулы атның аркасына тиеп өлгермәде – ак айгыр кискен хәрәкәт ясап арт аякларына басты да, тезгенне солдат кулыннан ычкындырды һәм, егылган солдатны урап, старшина янына килеп басты. Разведкага дип чыкмыйча урыннарында басып калган солдатлар сафы гөрләп көлеп җибәрде. Ә разведкага дип алга атлаган солдатларның тавыш-тыннары чыкмады. Егылган солдат җирдән торып өс-башын каккалады да, уңайсызлануын яшерә алмыйча, старшина-разведчикка карады. Старшина ике кулын ике якка җәя биреп авызын ерды да, янына килеп баскан атка карамыйча гына, чираттагы кешене чакырды. Тик анысы да әллә ни кыра алмады. Ак айгыр аңа тезгенне тотарга ирек тә бирмәде. Бер-бер артлы чыккан унлап кеше шундый ук уңышсызлыкка очрап, үзләренең тәүге урынына кире басарга мәҗбүр булды. Чиратын көтеп торган байтак солдат, эшләрнең болай кирегә киткәнен күргәч, чыккан сафларына кире басты. Тора-бара чират саф уртасында бер-берсенә тотынып диярлек басып торган Габдрәхим белән Җәүдәткә килеп җитте. Җәүдәттән алдарак торган Габдрәхим лап-лоп атлап сафтан чыкты да, атка якынлаша башлады. Ак айгыр баскан җирендә кузгалмый аны көтә иде. Шулчак старшина акрын гына тавыш белән атка боерык бирде:

    – Күрсәт!

    Янына килеп җитәргә биш-алты адым кала, ак айгыр ике колагын шомартып яткырды да, пошкырып Габдрәхимгә ташланды. Моны көтмәгән Габдрәхим үзе дә сизмәстән кире борылып, сафта басып торган иптәшләре янына йөгерде. Бу тамашага карап торган ике саф айнып өлгермәде, Габдрәхим яныннан бил каешын урталай бөкләп авызына капкан Җәүдәтнең җитез гәүдәсе атка каршы ыргылды. Ыргылды да, шул ук мизгелдә ике куллап айгырның озын ялына асылынды. Моны көтмәгән ак айгыр арт аякларына басып һавага сикерде. Старшина янында торган кара ат хуҗасы Җәүдәткә ярдәмгә барырга уйлап кузгалган иде, старшина аның җиңеннән тотты:

    – Тыныч тор!

    Айгыр бер урында арт аякларына баскан килеш таптана, ал аякларын һавада селти, башын чайкап, ялына ябышкан Җәүдәттән арынырга тырыша. Тик талпан кебек ябешкән егеттән ычкынырлык түгел. Шулчак айгыр Җәүдәтне тешләре белән эләктереп алырга теләп, башы белән кискен хәрәкәт ясады. Моны күргән халык куркуыннан «аһ» итте.

    Аягына басканнан бирле авылның бик күп тайларын, атаклы айгырларын менеп йөрергә өйрәткән Җәүдәт монда да югалып калмады. Сул кулын айгырның ялыннан ычкындырды да, аның борын тишекләреннән өстәрәк сузылып торган тын юлыннан тимер бармаклары белән эләктереп алды. Эләктерде һәм нык итеп кысты. Әле генә борын тишекләреннән ут көлтәсе чәчеп, кая басарга белмәгән айгыр Җәүдәткә буйсынып, башын җиргә ия башлады. Җәүдәт, бармакларын аз гына бушатып, айгырга тын алдырды да, тагын кысты. Берничә тапкыр шулай эшләгәч, уң кулы белән аның муенын сыйпаштырды да, ат ялындагы тезгенне эләктереп алды. Аннары күз иярмәс җитезлек белән сул аягын тезген каешына куйды да, атның борынын ычкындырды. Ачуы ташып чыккан айгыр арт аякларына басып башын һавага чөеп җибәрде. Җәүдәт тә, сул аягын тезгеннән ычкындырмыйча, ат белән һавага очты. Сафта басып торган солдатлар һушка килгәндә, ул инде ике куллап тезгенне тоткан хәлдә ат өстендә утыра иде. Моны көтмәгән айгыр, кырын-кырын атлап, әле артын сикертеп, әле арт аякларына гына басып йөреп, Җәүдәтне өстеннән мәтәлдереп төшерергә тырышты. Җәүдәт айгырга узынырга ирек бирмичә, башын күтәреп һавага сикергән вакытында, сул кулына урталай бөкләп тоткан солдат каешы белән аның маңгаена тондырды, артын сикертсә – артына сукты. Аптыраган ат, башын әле сулдан, әле уңнан борып үрелеп, өстендәге егетне тешләре белән эләктерергә азапланды. Тик Җәүдәтнең тимер куллары аның ул теләген юкка чыгарды. Шуннан айгыр түзмәде – баскан урынында берничә тапкыр тыпырдап зыр-зыр әйләнде дә, тынып калган «разведчиклар» сафын урталай ярып лагерь капкасы ягына ташланды...

    Уктай атылып лагерь капкасыннан чыгып чапкан ат артыннан соклануын яшерә алмыйча карап калган старшина-разведчик, кесәсеннән портсигарын чыгарып, янында шатлыгын яшерә алмыйча басып торган иптәшенә сузды:

    – Ну и джигит!

    Иптәше дә аңа кушылып җавап бирде:

    – Чын абрек бу егет, чын абрек!

    Айгыр белән Җәүдәт ярты сәгатькә якын юк булып тордылар. Кире әйләнеп кайтканда ак айгырның корсак астыннан бүрек-бүрек булып кара күбек коела иде. Янына килеп туктаган Җәүдәтне старшина ат өстеннән сабан туе ярышларында килгән малайларны алган кебек күтәреп алды. Аягына бастыргач, саклануын яшерә алмыйча Җәүдәткә карап торды да, кочаклап өч мәртәбә битеннән үпте.

    – Рәхмәт, улым, рәхмәт! Чын егет икәнсең!

    Җәүдәттән соң старшина ат мендереп башкаларны сынап тормады. Фронтовиклар арасыннан тагын дүрт кеше сайлап алды да, эшен төгәлләде. Җәүдәттән калмаска тырышып, күзеннән яшьләре аккан Габдрәхимне старшина ниндидер кызгану белән аркасыннан сөйде, ләкин барыбер алмады. Җәүдәтнең ялынуы да файда итмәде. Күпне күргән разведчикның сүзе кыска булды:

    – Юк, браток, кирәкмисең.

    Старшина әле генә сайлаган биш кешене машинага утыртып шул кичне үк үзе белән алып китте.

    Дусларның аерылуы һәрчак авыр була. Чит-ят җирләрдә, бөтенләй диярлек таныш булмаган кешеләр янында аерылышулар икеләтә моңсу һәм йөрәк өзгеч тоела. Алар төнге куе томан артында күренер-күренмәс кенә черек ут булып җемелдәгән өметләренә ышанып, исән калсак, сугыш беткәч, авылга кайткач очрашырбыз дигән уй белән, бу дөньяда башкача очрашмаска аерылдылар...

    Җәүдәт утырып киткән машина артыннан карап, Габдрәхим лагерь уртасында япа-ялгызы торып калды. Бетмәс эшләре белән каядыр үтеп баручы өлкән яшьтәге рота старшинасы Габдрәхимне иңеннән кочаклап үзе белән алып китте.

    – Әйдәле, миңа ярдәм ит, Юсупов. Кайгырма! Разведкада орденнарны күп бирәләр, әлбәттә, тик башны саклау да бик авыр анда. Ә монда пехотада тере калуың би-ик ихтимал. Шанс монда күбрәк...

    Шанс дигән сүзнең окоп казый торган бәләкәй сапер көрәге икәнен Габдрәхим белә иде инде. Шуңа күрә, рота старшинасы белән янәшә атлап барганда аңлар-аңламас уйлап куйды: ул бәләкәй сапер көрәгенең монда ни катнашы бар инде...



    ҖИЋҮ БӘЙРӘМЕ

    Саз тугаенда, Зирекле борын дигән җирдә, язгы чәчүнең соңгы көннәрен үткәреп йөргән бишенче бригада колхозчылары станы урнашкан. Ул урын – яр астыннан чылтырап агып яткан көмеш чишмә янында. Чәчүдә эшләүчеләр күбесе – ундүрт-унҗиде яшьлек, яңа буй үстереп килгән малайлар. Шулар арасында, заманында Мөчтәк Габдрахманына бәрәңге утап, кәртечке төшеп йөргән балалар да, бар. Алар – Папай Нигъмәте, Көрпә Гарифы, Дульдин Хәбире, Писер Илсуры. Тик араларында Фазулла бабай Тәлгате генә юк. Аның үлек гәүдәсен авыл очындагы таш койма белән уратып алынган зыяратка илтеп күмгәнгә инде ике ел тулып, өченчегә киткән. Тәлгатьне кырык өченче елның март бураннары котырган чакта колхоз малларына ялан эскертләреннән печән ташыганда ат тибеп үтерде. Ничек типкәнен күргән кеше булмады. Чана төбенә җәйгән кабыкка ятып йоклаган гәүдәсе юл түбән төшкәндә шуып чана алдына килгән дә, юырткан атның дагалаган арт аягы аның чигәсенә китереп биргән. Эскерт ягына керә башлагач Тәлгатьнең кулыннан ычкынган дилбегә чана табанына эләгеп аты туктагач кына, бергә печәнгә килгән малайлар аны килеп уята башлаганнар.

    – Тор, Тәлгый, ач күзеңне, әнә, дилбегәң кая кергән, тор!

    Тик Тәлгать, тона башлаган ачык күзләрен каядыр текәп, аларга җавап бирмәгән. Сугыш алдыннан икенчегә кияүгә чыгып читкә киткән кызының улын бердәнбер терәк итеп үстерергә тырышкан Фазулла бабай белән әбисе балчык белән катырган бәләкәй генә юкагач өйләрендә икәүдән-икәү генә торып калдылар.

    Бригада атларын караучы Гапкадыйр Күпкәк ал аяклары уалы Шихан биясен җигеп авылга кайтырга әзерләнә. Шихан исемле ул бия кечкенә гәүдәле бабай артыннан аксый-аксый, боздан барган кебек зур саклык белән атлый. Бабайның аяклары да ныклык ягыннан шул биянекеннән артык түгелдер. Чөнки ул, бишенче елгы Япун сугышында дошманның шимоза дигән снаряды шартлап, күп яралар алган һәм гомерлек гарип булып калган. Шуңа күрә, читтән караганда, ике җан иясенең кайсысы ныграк аксаганын ачык кына итеп әйтерлек түгел.

    Ат җигәргә әзерләнеп йөрсә дә, Гапкадыйр бабайның кайтасы килми. Авылда аның бер почмагы җиргә сеңгән, башындагы саламы череп яртылаш коелган өе, сыңар мөгезле кәҗәнең сөтен эчеп җан асраучы карчыгы белән, йоны коелып, инде өченче ел күкәй салмаган бүрекле чуар тавыгы гына бар. Улы Мансур кырык өченче елның февралендә сугышка чыгып китте. Аны берничә ай укытып, җәен фронтка озаттылар. Уллары шунда, тәүге сугышта ук, Курск Дугасында һәлак булды. Төпчек кызы Маһираны каладагы зур кызы алып китте. Шул дүрт җан иясенең берсен, чуар тавыкны суярга исәпләп, Гапкадыйр бабай берничә тапкыр ташка пычак кайрап караган иде, тик карчыгы ирек бирмәде.

    – Тия күрмә берүк! Мансурымның төсе итеп тотам мин аны, йөрсен. Аны ашап сиңа теш чыкмас, сузма нәфесеңне.

    Төп сәбәбе нәрсә булгандыр: әби белән бабай аны белмәделәр, әмма чуар тавык соңгы елларда күкәй салуын туктатты. Әби аны азык җитмәгәннән, йончыганнан күрә, ә бабай ул тавыкны үҗәт ди. Күрше йортта яшәүче адашы Пуликәр Гапкадыйр картның кара әтәче, сугышка кадәр булган тук вакытын исенә төшереп, бабай йортына әле дә кергәли. Андагы бодай саламын, үзенең көндәше – кызыл әтәчне, аның җиңел холыклы, купшы, күпсанлы чибәр тавыкларын сагына. Дөньяда булмаган хәл: соңгы елларда әтәч, кыткылдый биреп, читәннән бу якка төшкән уңайга ук, чуар тавык аңарга каршы сугышка ташлана. Сугышуы да әтәчләрнеке сыман түгел, тач менә ирләрен тырнап сугышкан хатыннар кебек – тавыш-тынсыз канатларын җәеп өстенә ыргыла. Андый сугышны күрмәгән әтәч зур, көчле гәүдәсен җиргә елыштыра биреп урам якка сыпырта. Ул, ни өчендер, килгән юлы белән читән аша чыкмый. Күрәсең, чуар тавыктан качып читән аша сикереп өлгерүенә икеләнә. Мәрфуга әби чуар тавыгының әтәчкә булган нәфрәтен үзенчә аңлата.

    – Шулай итми... Теге хәшәрәт Гитлерны дөмектерми торып, әтәч кайгысы була димени? Ул да бит җан иясе.

    Бабай тавыкның күкәй салуын тели. Тик улының үле хәбәре килгәннән бирле карчыгына каршы эндәшкәне юк. Ярар инде, аныңча булсын. Ишегалдында үскән үләнне ашап кына нинди күкәй дә, әтәчкә нинди күңел төшү ди? Салмаса салмасын, тик әбие генә ирен бер ялгызын калдырып китеп бармасын.

    Бүген бабайның кайтасы килми. Командир итеп куелган Папай Гобәйдулла малае Нигъмәтулла монда эшләп йөргән һәр малайның өенә кереп ашарга алып килергә кушты. Кушкач, кайтуын кайтыр инде, тик үзенең өеннән алып килерлек бер нәрсә дә юк. Чәчү вакытында колхоз биргән бер кадак онның яртысын бабай карчыгына кайтарды. Ә авылдан бабайга бер нәрсә дә килми. Чөнки карчыгының мөмкинчелеге юк. Кырда эшләүчеләргә ашарга алып килүче бригадир Габиулла да бүген нигәдер күренми. Иртән тугызлар-уннар тирәсендә килергә тиеш иде, инде өйлә җитеп килә. Бабай тынычсызланып, авыл ягына еш-еш карап, Шиханга камыт кигерә, үзе уйлана: мөгаен килгәндә җиккән атының чөелдереге чишелгәндер. Ә Габиулланың чөелдерек кысарга көче җитми. Юл кырында берәрсенең үткәнен көтеп утыра булыр, тәгаен.

    Чыннан да, Габиулла бригадирның, авыл халкы әйтмешли Габи Төксәнең, бүреген сул кашына китеребрәк «егетләрчә» итеп киеп йөрергә яратса да, билбавының очларын купшы итеп, салындырып буа белсә дә, чөелдерек кысарлык көче юк. Аның ике аягы да тумыштан гарип, нечкә һәм көчсезләр. Гәүдәсе дә урта буй малайлар гәүдәсе хәтле генә. Шулай булса да, ул үзен тота белә һәм халык та аны кешелеклеге, ярдәмчеллеге өчен үз итә, ярата. Шуның өстенә, ул бик оста итеп пима төпли. Купшы һәм җыйнак итеп эшли, хакын да намус белеп ала. Арысландай ирләр сугышка китеп беткәч, элекке елларда иген эше ягыннан исәпкә бар санга юк Габи Төксәне бишенче бригадага бригадир итеп куйдылар. Инде өч елдан артык, юньле исәнлеге булмауга карамастан тәмле теле, яңа үсеп килгән малай-шалай, йөгенгән картлар, күп балалы хатын-кызлардан торган бишенче бригада белән җитәкчелек итә. Язын чәчтерә, җәен печәнне чаптырып эреле-ваклы кибәннәргә өйдерә, кар төшкәнче игенне, бәрәңгене җыйдыра. «Фронт икмәк көтә, фронт бәрәңге көтә, фронт җылы кием көтә», – дип еллар буе бер сүзне сөйли. Ничек итсә итә, көйләп-чөйләп бар халыкны эшләтә.

    Көн дә иртәнге ашка төрле зурлыктагы катык чүлмәкләре, төенчекләр салган тарантаска утырган, колхоз келәтеннән үлчәтеп алган, нәрсә оны икәнен авырлык белән генә аерып була торган капчык салып, бөтен җан иясеннән алда торып, таң атканны игълан итеп сөрән салучы уңган әтәч кебек, Габиулла бригадир килеп җитә. Әче телләр аның бөтен кешедән алда торып атын җигеп чыгуына төрттереп болай диләр: «Габи Төксә иртән атын җигешергә хатыны Газимәне ияртеп бара икән. Камыт чөелдереген Газимәсе кысып бирә икән».

    Ә бүген ул юк. Шушы гаҗәп хәлгә аптыраган малайлар бабайны авылга озата:

    – Я, Гапкадыйр бабай, син тизрәк кыймылда инде. Ашарга юк бит. Без чәчүне ташлап китә алмыйбыз – фронтка икмәк кирәк! Аннан, агуланган тары ашап та булмый. Исеңдәдер шундый тары ашап өченче ел Сәвәләй Фәритенең үлгәне. Менә-менә Гитлерны дөмектереп, әтиләр-абыйлар кайтыр чак җиткән, түзик инде. Габи абыйга кереп чык, әллә авырып китте микән? Кичә бик җәфаланып йөргән иде.

    Бабай аңа җавап биреп тә, ризасызлыгын белдереп тә тормады. Каршы әйтергә дә кыймады, чөнки бу малайлар зурлар гына башкарып чыга ала торган авыр кыр эшләрен инде берничә ел буе зарланмыйча эшлиләр. Кара яздан башлап кар төшкәнче. Яланда кайтмастан куна ятып эшләү, кыш буе җигүле ат белән печән-салам, утын ташу, тирес түгү, кар тоту – барысы да алар җилкәсендә. Шуңа күрә малайларга ихтирамы зур карт игенченең, араларында менә шушы Нигъмәтуллага мөнәсәбәте бигрәк тә җылы. Чөнки ул малай беркайчан да сүгенми, кычкырмый, эшкә уңган. Бабай, Нигъмәтнең сүзен тыңлап, җигәр өчен Шихан биясен эзләргә китте. Ә аны табуы җиңел түгел. Ул бахыр ятса тора алмый. Аякларына уа булган өстенә, ятса арт санын җирдән күтәрә алмый. Шуңа күрә, яландагы бүреләрдән сакланыптыр инде, ял итәргә ятканда арты белән берәр куакка терәлеп ята. Торырга вакыты җиткәч, ал аягына басып үзен күрсәтергә тырыша, буе җиткән кадәр тирә-ягындагы үләнне ашый. Озак яткан вакытларыңда үләнне ашап бетергәч, теше белән казып тамырлар ашый башлый. Үзен эзләп тапкач, авыз эченнән генә мекердәп, кешнәп, куанганын белдерә. Койрыгын азрак күтәрә биреп, тапкан кешенең килеп җиткәнен көтә. Гапкадыйр бабай да, табындагы малай-шалай да моны белә. Койрыгыннан тотып өскә азрак күтәрсәң, ул зур авырлык белән булса да, калтыранган аякларына баса. Басканнан соң аз гына вакыт чайкалып тора да, вак кына адымнар белән атлап китә. Аннан инде су эчеп, азрак коры печәннән авыз иткәч, үзе үк эзләнеп камыт-дугалар янына бара. Бу аның, аяклары гариплектән озак кына тора алмыйча ятса да, колхоз эшендә көне-төне җаннарын аямыйча эшләгән кешеләргә үзенең кирәклеген күрсәтергә тырышуы. Шуның өстенә, яз җитүгә янбашларына бишмәт эләрлек булып ябыкса да, ел да колынлый. Ә аңардан туган колыннар берничә ел үтүгә йөгерек, көчле атларга әйләнеп, Шихан биясенең тайлары дигән исем белән колхозда эшләгән малайлар арасында дан тота башлый...

    Гапкадыйр бабай, бияне җиккән арада, һаман авыл ягыннан килгән юлдан күзен ала алмый.

    Инде җигеп бетереп, арба төбенә азрак печән салып торганда еракта-еракта, авыл юлында бер олау күренде.

    – Йа ходай, Габиулла гына булсын иде. Инде кайтмаска булса ярар иде.

    Күп тә үтмәде, Туры тай җигелгән җиңел тарантаска утырган Габи бригадир килеп җитте. Атын туктатыр-туктатмас, аңарда гомер булмаган тизлек белән җиргә сикереп төште. «Ул юк-бар аяклар ни күрә инде хәзер, нәрсә булган моңа?» – дип уйлады бабай.

    – Исәнлек-саулыкмы, Гапкадыйр абзый?!

    Үзе җавабын көтеп тормады, нәрсәгәдер шашына төшкән күзләрен малайлар тары чәчеп йөргән якка төбәп, дәвам итте.

    – Чаң как, абзый, бик нык итеп чаң как! Шабаш булган эшкә, чаң давай! – Аптыраудан каушый башлаган бабайга игътибар итмичә, җиргә казып утырткан нечкә баганага асылган сабан төрәне янына титаклый биреп кабалана-кабалана китеп барды. Тирләп чыккан Туры тайны тугара башлаган бабайның күңеленә шом керде, «Әллә берәр зур үлем-җитем бар микән?” Чаң-чоң китереп, асылынып торган сабан төрәненә арба кендеге белән суккан Габиуллага карап, эченнән дога укый башлаган иде, түземлеге җитмәсен белеп, Габигә эндәште:

    – Я, Габиулла, җитәр инде, йөрәкне кузгата башлады бу чаңың, тукта! Чаң кагарлык нәрсә булды тагын шул хәтле?

    – Сугыш беткән, Гапкадыйр абзый, сугыш! Шул сиңа яңалык. – Кулындагы кендекне җиргә ташлады да, аксый биреп тарантасы янына атлады. Бабай аңа аптыраган кыяфәт белән азрак карап торды да, буыла төшеп тагы сорады:

    – Суг-ггыш... беткән?

    – Әйе, сугыш дөмеккән, Гапкадыйр абзый, радиадан әйттеләр.

    Шул сүзләрне ишеткәч, Гапкадыйр бабай егетләр җитезлеге белән чаң ягына ташланды. Иелеп җирдә яткан кендекне алды да, шашып-шашып үзе чаң кагарга тотынды. Берникадәр вакыт үтүгә, атларын җир өстендә калдырып, Дулдин Хәйбүшенең тешле тәгәрмәчле тракторына төялгән малайлар төшеп җиттеләр. Габи бригадир янында капылт туктаган трактордан төшеп, чаң суккан бабайны уратып алдылар. Бабай, аларга әһәмият бирмичә, тирә-яктагы бер кешене дә күрмичә һаман тимер кендек белән сабан төрәнен кыйный иде. Нигъмәтулла, аның кулыннан кендеген алып, Габигә борылды.

    – Нәрсәгә икәүләшеп шашасыз сез, нәрсә булды?

    – Сугыш беткән, егетләр, сугы-ыш!!!

    Кырда тирән тынлык урнашты. Беренче булып Хәйбүш телгә килде:

    – Ничек инде ул, сугыш беткән?

    – Шулай инде менә, беткән киткән, и вче шуның белән. Герман полный капитуляций подписайт иткән. Радиадан сөйләделәр бүген иртән.

    Радио дигән сүз чыккач кына малайлар башына нәрсәдер барып җитте.

    – Ура-а-а!!! – дип Хәйбүш трактор өстенә басып кычкырып җибәрде. – Габи абзыйны һавага чөяргә!

    Малайлар өере белән Габигә барып ябыштылар.

    – Китегез, дим, мәхлуклар, туктагыз хәзер үк, билемне кузгатасыз. Урынга ятсам, Газимә җиңгәгезгә җавап бирерсез, туктагыз!

    Нигъмәтулланың боерыгы яңгырады:

    – Тыңламагыз сез аны, чөегез һавага!

    Ике куллап тарантас үрәчәсенә ябышкан Габине йолкып алып һавага очырдылар. Малайларга кушылырга үзендә көч тә, гайрәт тә тапмаган Гапкадыйр бабай кендек белән яңадан сабан төрәненә сугарга тотынды.

    – Дөрес эшлисез, машинник малайлар, әйдә, селкетегез Габине...

    Һавада очкан бригадирга карап, японнарга каршы атакага йөгергәне исенә төште ахрысы, русчалап кычкырырга тотынды.

    – Ура-а-а! Слава русский аружие! Ура-а-а! Слава русский солдатка-а-а-а! Ура-а-а!

    Малайлар кызарып бүртенгән Габиулланы җиргә утырттылар да, Нигъмәтнең пышылдап биргән боерыгына буйсынып, бабайга ташландылар. Ул карышып өлгергәнче, аны ипләп кенә тотып, бик биек ыргытмыйча һавага чөйделәр. Бабайны җиргә бастырганда, аның күзләре тулы яшь иде.

    – Әй, балалар, балалар! Мансур улы-ым...

    Каушый төшкән малайларга ярдәмгә бригадир килде.

    – Ярар, Гапкадыйр абзый, елама бүген! Бүген безнең бәйрәм, Җиңү бәйрәме бүген. Шул җиңү өчен башын салды синең малаең, абзый. Андый егетләрне яшь түгеп искә алмыйк инде без. – Үзе сөйләнгән арада тарантасыннан алып малайларга зур чүпрәк палас сузды.

    – Бик шәпләп җиргә җәегез шушы паласны. Берничәгез атларны тугарып алып килеп ашарга бирегез. Ул хайваннарга да аз эләкмәде эш белән нужа михнәте...

    Тарантастан алынган корама юрганга төрелгән зур балчык чүлмәктә туп-тулы итле аш иде. Икенче чүлмәктә әрчеп пешерелгән бәрәңге. Тагын бер чиләк өсле катык белән дүрт бөтен икмәк алып килгән иде бригадирлары. Табын тирәли тезелешеп утырган малайларны Габи авыз эченнән генә санап чыкты да, тарантасы эченнән балчык стакан кебек савытлар китереп чыгарып, Нигъмәтуллага тоттырды:

    – Тарат.

    Үзе коры печән эченнән бер чирекле пыяла шешә китереп чыгарды.

    – Монысы, егетләр, сезгә Газимә җиңгәгездән күчтәнәч. Җиңү бәйрәме белән котлый сезнең җиңгәгез. Күп түгел түгелен, ну шәп, малай!

    Алар дәшми генә вак печән кисәкләре ябешкән шешәгә текәлделәр. Сугыш еллары буена тамаклары азыкка туймаган малайларның әче бал эчкәннәре юк иде, билгеле. Гапкадыйр бабай, кабалана биреп, Габи кулына үрелде:

    – Ай рәхмәт төшкере бәндәсең дә инде, Габиулла энем. Менә зурладың тек зурладың син безне, асубы мине, карт солдатны!

    Балчык стаканнарны бал белән тутыргач, Габи үзенә тигәнне күтәрде.

    – Күбегезнең бу хәмерне тәүге эчүедер. Габиулла абзый эчәргә өйрәтте диеш булмасын. Иң авыр елларда илебезнең тамагын туйдырып, фронтны ипекәй белән, ит, май, сөт белә тәэмин иттегез сез, егетләр. Арысландай ирләр эшли торган авыр эшләрне эшләдегез. Ил алдында күрсәткән батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Җиңү белән котлыйм сезне, туганнар.

    Ул тавыш-тынсыз эчә башлаган малайларга бераз карап торды да, аларның эчеп бетергәнен көтеп торып, бабайга эндәште:

    – Сиңа да, Гапкадыйр абзый, җиңү белән котлап карчыгың бүләк җибәрде.

    – Нәрсә генә җибәрә алды икән инде ул? Кая, карап карыйк.

    Габиулла фуфайка кесәсеннән бер чүпрәк алды да, аны саклык белән генә сүтеп, эченнән бер тавык йомыркасы китереп чыгарды.

    – Тот, Гапкадыйр абзый. Чуар тавыгыгыз бүген иртән күкәй салган. Әби әйтә, җиңү бәйрәме белән котлады безне бүген тавыккаебыз, ди. Син кайгырма, әбигә мин ярты ипи калдырдым. Күршегезнең әтәче дә сезнең тавык янында. Инде бер-берсеннән калмый йөриләр ди. Әтәч түгел, бөркет диярсең, инде кодырая тавык янында, инде кодырая!

    Көлешкән малайларның тавышын басып өстәп куйды:

    – Гитлерның дөмеккәнен әллә тавык та беләме икән?



    СУГЫШ БЕТКӘН КӨЗДӘ

    Кала юлыннан, тузан туздырып, авыл ягына кечкенә «плтаратунка» дигән йөк машинасы килә. Артыннан порхылдап чыккан кара төтен машинаның эчке торышы бик шәп булмаганны күрсәтеп тора. Йөреше дә әллә ни кызу түгел. Күрәсең, юктан бар булган нәрсәдер инде. Машина әрҗәсендә, аркасын кабинага терәп, өстенә иске, погонсыз шинель, башына йолдызсыз пилотка кигән солдат кебегрәк бер бәндә утырган. Янында яткан капчыгының арыклыгы, үзенең таушалган саргылт йөзе, өметен югалта язып беткән тонык күзләре бу кешенең шатлыклы көннәрне аз күреп, нужа-михнәт белән бик якын таныш икәнен белдерәләр. Авылга җитәргә ярты чакрым тирәсе калгач, әлеге кеше аякларына басып кабина башына берничә тапкыр сукты. Машина әллә нинди сызгырган-ыжгырган тавышлар чыгарып туктады. Шинельле бәндә авыру кеше кебек җайлап кына машина тәгәрмәчен аяклары белән сәрмәп баса-баса җиргә төште. Кабина эчендә, рульдә утырган чибәр генә кызга унлык акча сузды. Тик кыз акчаны алырга кабаланмады.

    – Әллә плиннән кайтып килүеңме?

    – Әйе...

    – Ярар инде, абый! Акчаңның үзеңә дә кирәк җире күп булыр, синең нәрсәңне аласың инде?

    Кыз аңа башка сүз әйтмәде, кузгалып китте. Төшкән кеше машина тәгәрмәчләреннән күтәрелгән тузанлы юлда ялгызы басып калды. Аннан соң олы юлдан уңгарак алып, тау буеннан сузылган сукмак белән авылга юнәлде.

    Авыл очына җиткәч, таш койма белән уратып алынган борынгы зыярат янында туктап, башын иеп, бераз уйланып торды да, таш койма мөешеннән үрмәләп менеп зыярат эченә төште. Ул каберлекне яхшы белә иде, ахрысы, туктамастан зыярат уртасына, үзенә кирәк урынга юнәлде. Төрле зурлыктагы, төрлечә ясалып утыртылган кабер ташлары аның күңеленә авыр һәм күңелсез тойгылар китерә иде, ахры. Ул, ниндидер дога укый-укый бара торгач, үзенә кирәк каберне тапты. Оста итеп язылган зур ташлы, өстен кылган каплаган иске кабер янына җиткәч, туктап, капчыгын җиргә куйды. Калтыранган бармаклары белән кабернең көзге кояш нурларында җылынган ташын, аның чокып язылган хәрефләрен сыйпады. Бу аның әтисенең кабере иде. Ул кабер янына тезләнеп, үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде дә, тавышсыз гына, туйганчы елады.

    Дөнья мәшәкатьләрендә эше булмаган зыярат эчендә үзенә генә хас тынычлык таралган. Аңа, елаган саен йөрәгендәге, ничәмә еллар җыйналган авырлык җиңеләйгән кебек булып, күргән михнәтләренең эзләре җуела башлар кебек тоела иде.

    Кич булып ут алыр вакытта ул кеше Банжур Ибрай өендә, сәке кырыенда, үзен азрак гаепле кеше сыманрак тотып, чәй эчеп утыра иде. Банжур Ибрайның хатыны Миңнекамал – аның бертуган апасы. Тик чәй эчүләренең яме юк. Көз булганлыктан, ашау ягы бик бай булмаса да, ярыйсы гына күренә. Әрчеп пешергән ярмалы бәрәңге, берничә җәймә, азрак каймак, сөтле чәй. Әмма озак еллар бер-берсен күрми торып очрашкан туганнар арасында була торган шатлык кына юк.

    – ...Кырык өченче елның май башында, хатының белән кызың бер көнне үлделәр. Беребез дә сизми калдык. Кызың кар астында кышлаган башакны җыеп алып кайткан. Шуны Мәгузә килен кул тегермәненнән үткәреп ярма иткән дә, боткасын пешергән. Икәүләшеп шуны ашаганнар. Ул агулы була икән. Икенче көнне күрше малайлары йөгереп килгән: Мәгузә апа белән Оркыя әллә нәрсә эшлиләр, ди. Барса-а-а-ам...

    Миңнекамал яулык очы белән күзләрен сөртеп алды да, яшьләренә ихтыяр бирмичә дәвам итте:

    – ...Кызын кочаклап яткан, йөрәккәем. Икесенең дә борыннарыннан, колакларыннан кан ага. Мин баргач озак тормады кызың – китте. Сабый бит, ач булгач күбрәк ашаган, күрәсең. Хатының кичкә үлде. Барган көйгә су җылытып икесенең дә баш-күзләрен юдым. Шуннан синең туй бүләге итеп биргән әйбердән теккән үз күлмәген, аннан синең туйда кигән, якалавын үзе чиккән ак күлмәгеңне сандыгыгыздан алдыртты. Икесен ике урындык артына элдертте.
  • Зәки Зәйнуллин:
  • Сугыш алды малайлары
  • Үрләр аша
  • Каршы таулар
  • Ачлык мәйданы
  • Мәүлет гусар
  • Алексей Антонов дигән генерал
  • Кырык бернең арбалы хатыннары
  • Маршал Гречконың бер боерыгы
  • «Ат классы»
  • Курбан-байрам в концлагере
  • Фин мунчасы
  • Ләкабе ничек...
  • Туй хикәяләре
  • Галстук
  • «Каз өмәсе»
  • Бойцы отряда Блюхера
  • Сражения внутри Советской Армии






  • ← назад   ↑ наверх