• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нил Юзиев

    Нил Юзиев Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Нил Гафур улы Юзиев 1931 елның. 10 январенда Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Шул авыл мәктәбендә гомуми урта белем ала. 1948—1953 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, аспирантурада калдырыла һәм 1958 елны «Муса Җәлил поэмалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
    1956—1960 елларда Нил Юзиев — Татарстан Язучылар союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясе хезмәткәре. Башта ул редакциянең тәнкыйть бүлеге мөдире, соңга таба җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1960—1962 елларда ул Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында ассистент, ә 1962 елның көзеннән 1975 елга кадәр доцент булып эшли. Шул чорда, әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дәвам итеп, «Татар совет поэзиясенең поэтикасы» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый һәм, 1974 елда аны уңышлы яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
    1973 елдан бирле Нил Юзиев СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторына җитәкчелек итә. Ул—1959 елдан КПСС члены.
    Нил Юзиевнең әдәбият фәне һәм агымдагы әдәби процесска багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче еллар башында күренә. Ул бигрәк тә поэзия турында яратып яза. Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким кебек күренекле шагыйрьләрнең иҗат индивидуальлекләрен тикшергән һәм шуларга бәйләп әдәби осталык, поэзиянең аерым жанрлары хакында теоретик мәсьәләләрне күтәргән беренче хезмәтләре үк («Муса Җәлил поэмалары» монографиясе, «Тормыш поэзиясе» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы) аның галим һәм тәнкыйтьче буларак төп иҗат юнәлешен билгелиләр. Алтмышынчы еллар дәвамында әдәбият өлкәсендәге тикшеренүләрен тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә барып, «Традицияләр яңарганда», «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» җыентыкларын бастырып чыгара. Бу хезмәтләрендә ул татар совет поэзиясенең үсеш юлын күрсәтү белән бергә, проза жанры торышына да игътибарын юнәлтә, Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни, А. Расих, Г. Ахунов романнарының сәнгатьчә үзенчәлекләре турындагы күзәтүләре белән уртаклаша, татар әдәбиятының кино, рәсем һәм театр сәнгатьләре белән үзара бәйләнешләрен тикшерә. Җитмешенче елларда «Шигырь гармониясе», «Хәзерге татар поэтикасы» исемле җитди теоретик хезмәтләре дөнья күрә. Аларда тәнкыйтьче-галим татар совет поэзиясе үткән озын һәм катлаулы юлны тулаем бер эзлекле процесс буларак тикшерә, аның үсеш закончалыкларын, тенденцияләрен ачыклый, бүгенге заман татар шигъриятенең мөһим мәсьәләләре яктылыгында традиция һәм новаторлык, шигъри форма һәм эчтәлек, әдәбият һәм башка сәнгать төрләренең үзара багланышлары, иҗат процессы, иҗат психологиясе, татар шигыренең төзелеше һәм тарихи эволюциясе кебек моңарчы татар әдәбият белемендә аз тикшерелгән проблемаларга игътибарын юнәлтә һәм алар турында кызыклы күзәтүләр, гомумиләштерүләр ясый. «Хәзерге татар поэтикасы» һәм «Шигырь гармониясе» китаплары өчен 1974 елда Нил Юзиев әдәбият галимнәреннән беренче буларак Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
    Н. Юзиев совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән олы буын язучы-ларының һәм хәзерге әдәби процесста актив катнашучы әдипләрнең иҗат эшчәнлекләрен өйрәнү һәм гомумиләштерүдә нәтиҗәле эшли. «Әдәбият хәзинәләре» һәм «Шигърият дөньясы» исемле китапларында аның шушы өлкәдәге эшчәнлеге ачык рагыла. М. Гафури, һ. Такташ, Ф. Бурнаш, X. Туфан, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, С. Баттал, Ә. Давыдов, Г. Афзал, С. Сөләйманова, Ш. Галиев, Р. Харис кебек шагыйрьләр, Г. Кашшаф, М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Халит кебек әдәбият галимнәре турында төрле елларда һәм төрле уңай белән язган күп санлы мәкаләләрендә, иҗат портретларында, һәр язучының иҗат дөньясы, эстетик карашлары, сурәтле фикерләүдәге үзенчәлекләре тирән һәм дәлилле итеп анализлана. Әдәби әсәрне тикшерүдә, сурәтле фикерләүнең эчке механизмын өйрәнүдә тәнкыйтьче-галим, әдәбият фәненең традицион алымнарын актив файдалану белән бергә, яңа алымнарына да мөрәҗәгать итә. Әдәбият фәне методологиясен камилләштерү турында мәкаләләр белән чыгышлар ясый.
    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы җитәкчесе буларак, Н. Юзиев татар әдәбиятының тарихын язу, әдәби мирасны барлау һәм матбугатка бастырып чыгару буенча күп төрле фәнни-оештыру эшләре алып бара. Аның җитәкчелегендә татар әдәбияты тарихының алты томлыгы хәзерләнде, классик әдипләрнең әсәрләре дөнья күрде. Н. Юзиев —1967 елдан бирле урта мәктәпнең унынчы классы өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе.
    Н. Юзиев Татарстан Язучылар союзының һәм республиканың иҗтимагый-культура тормышында актив катнаша. Ул 1958 елдан башлап берөзлексез «Казан утлары» журналының редколлегиясе члены булып эшли. Ул— Г. Ибраһимов исемендәге институт, Татарстан берләштерелгән дәүләт музее, А. М. Горький музее Гыйльми советларының члены, СССР Фәннәр академиясенең археография комиссиясе члены, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе бирү советының председатель урынбасары, М. Җәлил иҗат мирасы комиссиясенең председателе, институттагы текстологик комиссия председателе һ. б. Әдәбият фәне һәм тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
    Н. Юзиев—1961 елдан СССР Язучылар союзы члены.
    © "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Нил Юзиев

    Нил Юзиев, Нил Юзиев
    теги: Нил Гафурович Юзиев
  • Нил Юзиев:




  • ← назад   ↑ наверх