• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рүзәл Юсупов

    Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улы тууына 70 ел

    2008 нче елның 14 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, ТДГПУның тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, Татар АССРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның тууына 70 ел

    Рүзәл Юсуповның актив, нәтиҗәле фәнни-педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге авыр балачак һәм яшүсмер вакыты белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки нәкъ менә кечкенә чакта аңарда көчле рух, тырышлык һәм максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

    Әтнә районының Кышкар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Р.Юсупов Казан кооперация техникумында укый. Аннары яшь товароведны Курган өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Армиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң, Казан дәүләт университетына укырга керә, Ленин стипендиясен алып укый. Университетны гел “бишле” билгеләренә тәмамлый.

    1964-1967нче елларда Татарстан радиосында тәрҗемәче, Казан телевидение студиясендә редактор вазыйфасын башкара. 1970нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Рүзәл Юсупов Казан дәүдәт педагогика университетында (бүген ТДГПУ) эшли. 1986-2003нче елларда Р.А.Юсупов институтның ректоры була. Бу вакыт эчендә КДПИда зур үзгәрешләр була, ул күзгә күренеп үсә, университет статусын ала һәм илнең иң яхшы педагогик вузларының берсе була.

    Р.А.Юсупов – үзенең контрастив лингвистика мәктәбен булдырган күренекле галим-лингвист, ике дистә елга якын кандидатлык һәм докторлык диссертацияләр яклау буенча советны җитәкли. Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык һәм докторлык диссертация якланды. Р.А. Юсупов тәрҗемә теориясе һәм практикасы, сөйләм культурасы буенча 300 фәнни мәкалә, 34 монография, дәреслекләр һәм уку әсбаплары бастырып чыгарды.

    Профессор Р.А. Юсупов республиканың җәмәгатьчелек тормышында актив катнаша. Ул халык депутатларының Казан шәһәр советына депутат булып сайлана. Мәгариф буенча даими комиссия рәисе булып тора.

    Рүзәл Абдуллаҗан улын республика Югары Советының эшлекле депутатларының берсе, парламентның милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе һәм мөһим закон проектларын эшләп чыгару буенча комиссияләр әгъзасе буларак беләләр. Югары мәктәптә татар телендә укыту буенча фәнни-методик совет рәисе буларак, Р.А. Юсупов республиканың вуз ректорлары советында күләмле җәмәгатьчелек эше алып барды.

    Чит ил вузлары белән фәнни-педагогик һәм мәдәни багланышлар булдыру өчен дә профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы күп көч куйды, берничә ел рәттән “Татарстан – Гәрап Көнчыгышы” дуслык җәмгыятенең рәисе булып торды.

    1922нче елда Рүзәл Юсупов үзенең көрәтәләре белән бергә Татарстанның Республика партиясен булдырды, дүрт ел буе шуның җитәкчесе булып торды. Әлеге партия яшәп килгән вакытында суверен Татарстан үсешенә үзенең өлешен кертте.

    Профессор Юсупов Р.А. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасе буларак аның эшчәнлегендә дә актив катнашты.

    Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов курыкмыйча төрле эшкә алына һәм бу эшне зур тырышлык белән башкарып чыга. Аның тормышында өч девиз бергә яшәп килә: “кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә тырыш”, “янып-көеп яшәргә”, “гаделлек өчен көрәшергә”.




    Чыганак: Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

    Рузаль Юсупов

    ТЕЛ ЯЗМЫШЫ

    Соңгы вакытларда югарыдан килгән әмер белән мәктәпләрдә татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен укытуда килеп чыккан зур кыенлыклар, чикләүләр милләт җанлы беркемне дә борчымый калмыйдыр.

    "Чикләүләр" дигәндә мин Россия Президентының укыту программасындагы милли компонентларны бетерү турындагы мәгълүм указын күздә тотам. Моның милли телләр, шул исәптән татар теле үсешенә зур зыян китергәнлеге көн кебек ачык. Хәлбуки, Татарстан җитәкчелеге бу уңайдан үз фикерен белдерде һәм хәзер хәлне җайлау өчен, мәгариф министрлыгы тарафыннан кайбер чаралар күрелә. Шулай ачыктан-ачык туган телләрне бетерүгә юл куелмас дигән өмет саклана әле.

    Мин бу язмамда телебезнең камиллеге, табигый халәте белән бәйләнешле сыйфат мәсьәләсе хакында сөйләргә телим. Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр юк түгел. Дөресен әйткәндә, андый нәрсәләр, минемчә, елдан-ел арта гына бара. Хикмәт шунда: телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә.

    Бүгенге телдә хөкем сөргән тискәре күренешләрнең күбесе сүзләрне һәм әйтелмәләрне, тәгъбирләрне ялгыш куллануга бәйле. Сүзләрне ялгыш куллану исә үзе киң төшенчә. Тел иясе, сөйләгәндә яки язганда, кирәкле мәгънәне төгәл белдерерлек сүз таба алмыйча, тиешле булмаган тел чарасыннан файдалана, нәтиҗәдә сүз (тәгъбир) тиешле мәгънәне бирми һәм тыңлаучыга (укучыга) ачык аңлашылмый яки бөтенләй аңлашылмый. Буталчыклык, аңлашылмаучылык еш кына сәйләүче (язучы) кешенең ясалма һәм алынма сүз куллануы аркасында да килеп чыга. Мәсәлән, кайберәүләр рус телендәге "двоюродный брат" мәгънәсендә "ике туган", "туганнан туган абыйсы (энесе)" яки "апасы" ("сеңлесе") кебек сүзләр куллана. Кем ул туганнан туган? Татарча дөрес тә түгел һәм аңлашылмый да. Чын татарчасы – "әтиләре (әниләре) бертуган абыйсы (энесе) яки апасы (сеңлесе)". Соңгы вакытларда матбугатта русча "правнук" мәгънәсендәге "оныкчык" дигән атама күренгәли. Саф татар телендә андый сүз юк һәм аның кем икәнен дә белеп булмый. "Оныкларының балалары" дисәң, чын татарча булыр һәм аңлашылыр да иде.

    "...фотоальбомын тәкъдир итү кичәсе уза" ("Тат. яшь." газ.) Бу җөмләдә сүзнең ни турында барганлыгын аның русчасын белсәң генә аңлап була. Мондагы "тәкъдир итү" – "презентация"нең ялгыш тәрҗемәсе. "Тәкъдир" ул "язмыш" мәгънәсендәге гарәп теле алынмасы. ".... тәкъдим итү" яки "... белән таныштыру" дияргә кирәк.

    Соңгы елларда телебездәге рус сүзләрен киметү нияте белән, кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал (таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья), сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы) һ.б.

    Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары бар. Бу да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр), сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.

    Әле әйтеп киткән ялгыш сүзләрне, урынсыз кулланылган гарәп һәм рус алынмаларын теләгән очракта танып алу һәм алардан котылу кыен түгел. Әмма телебездә нык урнашкан һәм киң таралган "яшертен" яки "астыртын" ялгышлар да бар. Болар татар сүзләреннән төзелгән, ләкин телебезнең табигатенә туры килми торган, ягъни татар теле кагыйдәләре буенча ясалмаган сүзтезмәләр, икенче төрле әйткәндә, әйләнмәләр (тәгъбирләр).

    "Фәлән кеше Мәскәүгә очты" рәвешендә сөйләүче яки язучы кешеләр бар. Татарча "кеше оча (очты һ.б.)" дип әйтеп булмый: Фәлән кеше яки самолет белән, яки поезд белән, яки машина белән, яки теплоход белән (поездга утырып, самолетка утырып, машинага утырып, теплоходка утырып дип әйтү дә дөрес) китте, кайтты, барды дип сөйли чын татарлар. Кайбер матбугат материалларында кулланыла торган "көймә йөзә" (дөресе – көймә килә, китә, бара), "врач баламның тормышын саклап калды" ("врач баламның гомерен саклап калды" булырга тиеш), "тирән ихтирам", "тирән кайгы" (дөресе – зур ихтирам, зур (олы) кайгы), "тыйнак йорт" (гади генә, урта кул гына, кечерәк кенә йорт һ.б.ш.), "поездлар хәрәкәтләнә" (поездлар йөри), "авырулар үсә" (авырулар арта) кебек йөзләрчә, меңнәрчә әйтелмәләрнең берсе дә саф татарча түгел. Алар – рус теленнән ялгыш тәрҗемәләр.

    Русча сүз тәртибенә ияреп, "фәлән сәгатьтә" дип сөйләү һәм язу шулай ук татар теленең табигатенә туры килми. Моны да, саф татарча итеп, "сәгать унда", "биш тулырга ун минут," "кичке сәгать алтыда", "төнге сәгать икедә" рәвешендә куллану авыр түгелдер ләбаса!

    Соңгы елларда, "русскоязычный", "татароязычный" сүзләрен калькалаштырып, "рус телле", "татар телле" әйтелмәләрен куллана башладылар: "рус телле балалар", "рус телле мәктәпләр", "рус телле газеталар" һ.б. Милләт, халык исеме белән "телле" сүзе табигый бәйләнешкә керә алмый: "татар теле", "инглиз теле", һ.б.ш. дип әйтелә, ләкин "татар телле" һ.б.ш. дип әйтеп булмый. Хәер, бик теләсәң әйтеп буладыр, бәлки, әйтәләр бит, әллә ниләр сөйлиләр, ләкин алар саф татарча түгел. Чын безнеңчә: "татар телендә сөйләшүче (укучы) балалар", "рус мәктәпләре", "татар телендә чыга торган газеталар" һ.б.

    Ничә дистә еллар инде мәгълүм шәһәребезне "Яр Чаллы" дип атап йөртәбез. Бу да татарча дөрес түгел: "Яр Чаллысы" булырга тиеш иде ул: андый тезмә исемнәр -сы кушымчасы ярдәмендә төзелә (Казан каласы, казак даласы).

    "Мин фәлән елда тудым". Бу да зур ялгыш. Чын татар кешесе болай әйтмәс. Дөресе – "фәлән елда туганмын".

    Бу мисаллар, нигездә, республика күләмендә чыга торган газеталардан алынды. Дөресен әйтик: аларда тел ялгышлары шактый күп. Район газеталарын укып карасаң, аларда хаталар республиканыкыларга караганда берничә мәртәбә артык, алар газетаның һәр санында йөзләрчә.

    Минем бу мәкаләне язуымның максаты – телебездәге җитешсезлекләрне санап чыгу гына түгел, бәлки бүгенге көндә, туган телебезнең бозыла баруының сәбәпләрен ачыклап, алардан котылу юлларын күрсәтү һәм газета укучыларга телебезнең сафлыгын саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турындагы фикерләремне ирештерү.

    Телебезне кулланудагы күп санлы ялгышлардан арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар күрергә кирәк икән соң?

    Минемчә, беренчедән, уку йортларында туган телне яхшырак, максатчанрак укытырга кирәк. Максатчан дигәннән мин менә нәрсәләрне күздә тотам. Бездә телнең, нигездә, төзелеше, структурасы өйрәтелә, аның сөйләмдәге халәтен, ягъни аны аралашу чарасы буларак өйрәтү җитеп бетми булса кирәк. Шуңа күрә татар теле ияләре туган телләренең сөйләмдәге кагыйдәләрен, нормаларын тулысынча белеп бетермиләрдер, күрәсең.

    Икенчедән, татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын үстерү, милли горурлык булдыру аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу – дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле һәм җаваплы эш. Моның мәшәкате зур, ләкин мөмкинлекләре җитәрлек.

    Өченчедән, барлык журналистларыбызның туган телләрен яхшы белүләрен мәҗбүри итеп куярга кирәк.

    Журналистларның, үз материалларын бастырырга әзерләгәндә, даими рәвештә теге яки бу дәрәҗәдә рус теленнән тәрҗемә итү белән шөгыльләнүләрен истә тотсаң, аларның гомумән татар телен яхшы белеп кенә калмыйча, тәрҗемә итү осталыклары да булырга тиешлеген күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Әмма бүген безнең журналистларыбызның барысы да тәрҗемә принципларын, методларын һәм ысулларын белеп бетерә дип әйтеп булмый. Чөнки матбугат, радио-телевидение материалларының телендәге күп санлы ялгышлар – дөрес тәрҗемә итә белмәү нәтиҗәсе.

    Әйтергә кирәк, бездә хәзер дәүләт күләмендә тәрҗемә эшенә өйрәтү, бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру юк. Һәркем үзенчә, үзе булдыра алганча эш итә. Хәлбуки, тәрҗемә итү ул – зур осталык сорый торган һөнәр. Алай гына түгел, тәрҗемә ул – фәннең бер тармагы. Аның үзенең теориясе һәм практик алымнары, методлары бар. Димәк, чын тәрҗемәче булу өчен махсус укырга, өйрәнергә кирәк. Әмма безнең республикада бу бик әһәмиятле эш дәүләт тарафыннан оештырылмый: һәр тәрҗемәче, һәр журналист, нигездә, һәвәскәр һәм үз казанында кайный.

    Тәкъдимнәрем:

    Хөкүмәтнең тиешле органнары тәрҗемә итүгә дәүләт өчен әһәмиятле эш итеп карасыннар һәм, бу эшне тиешенчә оештырып, тәрҗемәне югары дәрәҗәгә күтәрү өчен кирәкле чаралар күрсеннәр иде. Әйтик, вузларның журналистлар, татар филологлары әзерли торган факультетларында укучылар тәрҗемәче квалификациясе дә алып чыксыннар. Журналистлар союзындамы, "Татмедиа"дамы тәрҗемәчеләр секциясе эшләсен, тәрҗемә эшенең торышы, тәрҗемәләрнең сыйфаты һәм гомумән мәгълүмат чараларының теле турында семинарлар, конференцияләр оештырылсын: 30-40 еллар элек мондый эшләр эшләнә иде.

    Минемчә, Министрлар Кабинетында мәгълүмат чаралары теленең сыйфаты өчен җаваплы кешеләр булырга тиеш. Югыйсә, бу өлкәдә башбаштаклык хөкем сөрә.

    Ватаным Татарстан

    Рузаль Юсупов, Рүзәл Юсупов
    теги: Рузаль Абдуллазянович Юсупов, татарский писатель, ректор Казанского государственного педагогического университета, академик, зав. кафедрой татарского языка ТГГПУ, академик АН РТ, профессор, профессор татарского языкознания
  • Рузаль Юсупов:




  • ← назад   ↑ наверх