• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Миргазиян Юныс

    Су, күк һәм җир турында хикәяләр



    СУ

    "Чолым" корабында эшләгән чак. Кызыл диңгезнең кояш көйдергән эссе ярлары. Хөдәйдә, Моха, Джибути, Кусәер портлары. Баб әл Мәндеб бугазы. Аден, Могадишо, Момбаса, Дәрас-Сәлам, Занзибар – тагын әллә нинди портлар. Һаваның бөркүлеген мин бөтен җаным белән тоям, ул чакта тәнем тоташ эренле бетчә белән капланганы да булды. Ә диңгез җиле шифалы. Ачык диңгезгә чыгу белән тән төзәлә, сулышлар иркенәя.

    1964 елны "Чолым" пароходын Италия сызыгына куйдылар. Диңгез министрлыгына эшкә күчкәнче мин Италия портларында йөрдем. Бу илнең ничә портында булуымны санап торасым килми. Аларның һәммәсендә дә үзенчә матур, ләкин шулар арасында аеруча ошаганы "Әдрән диңгезнең иң гүзәл энҗесе" – Венеция. Ул шәһәргә мин, ким дигәндә, җитмеш-сиксән тапкыр барганмындыр. Забастовка вакытында да Венеция урамнарында хозурланып йөрергә була иде.

    Йөз илледән артык канал белән бүлгәләнгән унсигез атау. Венеция шул атауларга урнашкан. Материктан һөҗүм итеп торган варварлардан сакланыр өчен аны махсус атау өстенә салганнар. Хәзер шәһәрне материк белән Понте делла Либерта күпере тоташтыра, шуңа өстәп, каланың эчендә тагын дүрт йөз күпер бар.

    Венециянең материктагы өлешен Местре диләр. Шундагы Кавалкавиа (ат юлы) дип аталган мәйданнан автобус сине Әдрән диңгезнең иң гүзәл энҗесенә алып китә. Тирә-юньдә яшеллек, өстә – зәңгәр фирәзә күк. Очкан кош та, суда йөзгән көймә дә күренми. Ниндидер тылсымлы як.

    Ниһаять, автобус Пьяца ле Рома мәйданына килеп туктый. Машина юлы бетте. Шәһәр үзәге саналган Сан Марко мәйданына барасың килсә, су трамвае – вапореттога, Венециянең кара аккошы – гондолага утырасың. Безнең, горур совет диңгезчеләренең кесәләрендә гондолага түгел, диңгез трамваена түләрлек тә валюта юк, шуңа күрә без Венецияне "унберенче трамвай" белән аркылыга-буйга йөреп чыгабыз.

    Урамнар тар, колачыңны җәеп җибәрсәң, йортларның фасадларын тотып карарга була. Төннәрен капма-каршы балконнарда яшәүче гашыйклар үрелеп кенә бер-берсе белән үбешә торганнардыр. Бүгенге көндә адәм баласын тыгызлап тутыру өчен генә салынган соры тартмалар кеше күңелендә бернинди дә тойгы уята алмый. Ренессанс чорында төзелгән йортлар диварларына кешенең камиллеккә омтылуларын, өмет-багланышларын сеңдереп калганнар төсле. Бәлки, без яшәгән шаблон тартмалар, аларның шыксызлыгы безнең бер-беребезгә кыласы мәрхәмәтлелекне җуеп бетергәндер, дигән уйлар килә Венециядә йөргәндә. Шулай уйланып барганда, кинәт таш стенага килеп төртеләсең. Нокта. Кире борыласың. Каршыңда челтәрле ак күпер. Әкрен генә баскычтан өскә таба күтәреләсең. Әнә ачык тәрәзәдән бер яшь кенә кыз сиңа карап елмаеп тора.

    Юк, монда яшьрәк чакта килергә кирәк. Тикмәгә генә бу шәһәргә җир шарының төрле почмакларыннан аркаларына рюкзак аскан студентлар ябырылмыйдыр. Кызганычка каршы, алар арасында безнең илдән килгән студентларны очратканым булмады. Венециянең тар урамнарына көчкә сыеп йөргән түрә хатыннарын, фән, әдәбият һәм сәнгать бюрократларын анда еш очраттым мин. Безгә алмашка киләсе яшь буынга, белмим, мондый бәхет тәтерме, юкмы.

    Күпер астыннан тавышсыз-тынсыз гына Венециянең "кара аккошы" – гондола шуышып уза. Ялтыравык кара буяу белән буялган, кызыл бәрхет белән тышланган утыргычлар, сыңар ишкәкче белән гондоланы очыртып баручы мәһабәт гондольер. Колагында безнең татар моңына аваздаш неаполитан көе: "...Нель маре личидо-о-о" яңгырап кала. Ара-тирә шушындый гүзәллек белән очрашып тормасаң, синең дөньяга карашың, уй-кичерешләрең карт алаша кичерешләренә охшый башлыйдыр.

    Күпердән төштем. Тагын тар урам. Шушы урам сине аулак мәйданга китереп чыгара инде. Барган җиреңнән туктап каласың. Өстә саф зәңгәр күк, көлеп торган йорт фасадлары. Мәйданның җылы ташларында күгәрченнәр җим чүпли. Ә синең каршыңда синең күптәнге танышың, сине ат яратырга, зурларга, ихтирам итәргә өйрәткән шәхес – кондотьер Гаттамеллата. Хәтерлисеңме, син башкаланың Пушкин исемендәге музеена кергән саен шушы җайдак янына туктап, туган Исергәбеңне, анда узган бала чагыңның хыялый аргамакларын искә ала идең... Менә, сине азатлыкка өндәүче бронза шәхес Венециядә дә көтеп торган икән ләбаса!

    Бу шәһәр урамнарында көчле тылсым яши: кая гына барма, күпме генә адашып йөрмә, син барыбер Риальто күперенә килеп чыгасың. Мондый урыннар Иван Грозныйга кадәр минем Казанымда да булган. Кала янындагы бер аулак утрауга җир шарының төрле почмакларыннан килгән сәүдәгәрләр җыелышып алыш-биреш иткәннәр. Бу 15582 ел афәтенә кадәр сузылган. Риальто күпере – нәкъ шундый урын. Шушы күпер тирәсендәге ярларга җилкәнле кораблар килеп туктый торган булганнар. Әнә, күпердән илле генә адым ераклыкта Фондако ден Турки сарае. X-XI гасырларда салынган бу мәһабәт бинага төрки халыкларының сәүдәгәрләре тукталганнар. Шулар арасында Идел болгарлары, соңрак Казан татарлары да булгандыр, мөгаен. Италиянең Урта гасыр хроникаларында телгә алынган, "болгари" дип аталган затлы күннәр, бизәкле сәхтиян читекләр каян килеп кергән дип беләсез?!

    Әйе, минем ерак бабаларым монда килеп йөргәннәр. "Кодекс куманикус" дип аталган сүзлекне венециан монахлары минем бабаларым белән аралашу, сөйләшү максаты белән төзегәннәр. Татарларның Венеция сәүдәгәрләре белән элемтәдә булулары безнең сөйләм телебездә дә күренә. Сабын – сапоне, пыяла – фиала, алман – алемане... Җентекләп тикшерә башласаң, татар телендә меңләгән итальян сүзләре очратырга була. Киләчәк тарихчылар (мин аларга чын күңелемнән ышанам) халкыбызның әллә нинди илләр белән элемтәдә булуларын ачыкларлар әле.

    Кыр станында куна-төнә сабан сөреп йөргәндә, төшке ашка утырсак, без – яшь-җилбәзәкләр, япон сугышында катнашкан Асылгәрәй карттан Порт-Артур турында сөйләтә идек. Мескен карт сугыш турында сөйләгән арада без аштагы калҗаларны сыпырта идек. Мин дә, Венеция турында сөйли башласам, дөньямны онытам.

    Һава тыныч булса, Венециядән Мариуполь портына алты тәүлек кайтасың. Февраль азагы иде. Диңгезнең иң тынгысыз чагы. Венециядән чыгып тугыз тәүлек үткәч кенә Керчь бугазына җиттек. Азов диңгезендә тоташ боз. Корабларны кәрванга җыеп, бозваткычка ияртеп йөртәләр. Бозваткыч аларны Керчь бугазыннан Мариупольга алып бара һәм анда көтеп торган корабларны бугаз аша уздырып җибәрә. Без якорь салып, кәрван җыелганын көтә башладык.

    "Чолым"ның даими капитаны Иван Андреевич Белов ялда иде. Аның урынына яшь капитан Альберт Кирпичевны билгеләгәннәр иде. Яшь капитанга тәҗрибәле ярдәмче куйыйк дип, күп еллар каботажда капитанлык йөген сөйрәгән Вакх Сторожевны беркеткәннәр. Сторожев чиркәү мәктәбе һәм штурманнар курсын гына тәмамлаган. Ярым надан, сай белемле бер башлык иде. Ул боерык биреп яшәргә тәмам күнеккән икән, Кирпичев та аңардан күреп азына башлады. Башта сине смирно бастырып, ярты сәгать нотык укый, ә нотыгының азагында син аның нәрсә кушканын онытып бетерәсең капитан сиңа сул якка борырга кушса, өлкән штурман уң якка борырга куша. Экипаж арыды, алҗыды. Мин, капитанның политик ярдәмчесе буларак, айдан артык командирлар арасындагы низагны сүндереп тордым. Җитмәсә, корабны бозда йөзәргә әзерләргә кирәк иде. Өлкән штурман капитанның бер генә боерыгын да үтәми, ә тегесе аларның үтәлүен юньләп тикшерми. Икенче штурман белән төне буе корабны боз дөньясына әзерләдек. Таң беленгәндә генә каютама кереп башны мендәргә төрттем. Венециядән кузгалып киткәннән бирле туктаусыз шторм җилтерәтеп торды. Юньләп йоклап та булмаган. Чишенеп бетерүемне дә хәтерләмим, оеп йокыга талганмын.

    Электр чаңының үкерүеннән битәр, күз алдында кабынып киткән ут көлтәсе караваттан кубарып, салкын палубага томырды. Каютаның стеналары шытырдап сытыла. Аяк табанын бозлы тимер палубаның көйдереп алуы мине айнытып җибәрде. Каютадан ничек чыгып өлгергәнмендер, спардекта басып торам икән. Мин бөтенләй шәрә диярлек. Суык калтырата башлагач кына кире каютама элдерттем. Шул кыска гына мизгел эчендә нәрсә булганын аңлап өлгермәсәм дә, каютамның тышкы як стенасы эчкә сытылып керүен, сулъяк шлюпканың челпәрәмә килүен күреп өлгергән идем инде. Мин кире әйләнеп чыкканда, ниндидер бер ят корабның тимер форштевене артка таба чигенеп, караңгылыкка кереп бара иде...

    Бусаганы атлап кергәндә авария сигналы – җиде кыска, бер озын чаң, төнге тынлыкны җимереп, диңгез өстеннән яңгырап узды.

    – Шлюпка тревогасы! Кораб бата! Тревога! Экипажга уң якка җыелырга!

    Трансляциядән тревога яңгыраганда, мин эчке траптан күперчеккә йөгереп менә идем инде. Тревога вакытында беренче ярдәмченең урыны капитан янында. Кораб чит ил суларында батканда, ул иң башта капитан каютасындагы сейфта сакланган яшерен документларны юкка чыгарырга тиеш. Күперчеккә менеп шул турыда әйтергә һәм каюталарны, эш урыннарын тикшереп чыгарга. Батып барган корабта кеше кала күрмәсен. Паникага каршы көрәш тә беренче ярдәмче өстендә.

    Мин менгәндә, капитан рубка өстәлендә радиограмма язып азаплана иде. "Аварийная. ЧМ Неделинга..." дип язып куйган да тораташ булып каткан. Дәшәм, терсәгеннән тотып җилтерәтәм, сизми. Курска күз салдым. Пароход иң зур тизлек белән сайлыкка таба бара. Дөрес юл. Безнең исән калуыбыз бары сайлыктан тора... Сайлыкка барып төртелгәнче су йотып өлгермәсә...

    Уң як шлюпкага ташландым. Их, сул як шлюпка кырык градуска янтайган. Алгы шлюпбалканың арканы блокка кысылган. Шлюпканы суга төшереп булмаячак. Бар ышаныч салларда. Өлкән штурман блокка кысылган арканны лом белән каерып азаплана.

    – Күрмисезмени?! Шлюпка төшми хәзер. Салларны әзерләргә кирәк.

    Таркалудан онытканмын. Сал бары тик су эчендә генә ачыла ала. Кораб тирәсе тоташ боз. Өлкән штурман ломын ыргытып, коткару саллары янына йөгерде. Мин каюталарны тикшерергә киттем.

    Штурманнар чыгып өлгергәннәр. Механикларның каюталары... Өлкән механик. Икенче механик... Өченче... Дүртенче механик Соловьев башын мендәр астына тыгып йоклап ята.

    – Тор тизрәк! Батасың!

    – Анагызны шулай итим... Йокларга ирек бирмиләр, паразитлар...

    Мин аны палубага сөйрәп төшердем. Ул янә караватына үрмәләп менә башлады. Йодрык белән берне тондырырга туры килде үзенә.

    – Киен тизрәк! Кораб бата!

    Йодрыкның ярдәме тиде, Соловьев кабаланып киенергә тотынды.

    Коридорга атылып чыктым. Каршыма электрик Хорошилов йөгереп килә. Чемоданын кысып кочаклаган. Телогрейка өстеннән болонья плащ кигән. Плащының җөйләре сүтелеп, ярылып киткән. Шушы килеш суга сикерсә, чемоданы муенына таккан таш шикелле төпкә сөйрәячәк. Менә нишләтә кешене мал кайгысы!

    – Ташла чемоданыңны, Хорошилов!

    Ул аны тагын да кысыбрак кочаклады. Чемоданын кочагыннан тибеп очырдым.

    – Йөгер штормтрапка. Батасың бит, комсыз!

    Электрик кулларын селти-селти нәрсәдер кычкыра. Тыңлап торырга вакыт юк. Матрослар яшәгән каюталарга йөгердем. Каюталар буш. Аш пешерүче. Буфетчы хатын. Камбузникның каюталары да буш. Чыгып өлгергәннәр. Монысы дневальный каютасы. Каютада Тоня Ткаченко мәш килеп көзге каршында иренен кызылга буяп азаплана. Буйый да теле белән ялап сөртә. Тагын буйый, тагын сөртә.

    – Тоня, нигә киенмисең? Кая коткару билдәмәң?

    – Ой! Мин бит әле чәчемне дә тарамаган.

    – Пар казаны шартласа, мәңгелек прическа ясар. Марш спардекка!

    – Ой, Закирович, мин бит йөзә белмим. Өстәвенә эчке күлмәгем дә кибеп җитмәгән. Кичә юып элгән идем. – Дневальный диванга барып утырды да, битен каплап еларга тотынды. Өстендә юка күлмәк, аягында биек үкчәле босоножка. Мондый аяк киеме белән штормтраптан төшеп булмый. Юка күлмәктән суга сикерсә, ун минуттан туңып үләчәк.

    – Тизрәк киен, башсыз кызый! – Рундукны ачып кызның пальтосын алдым. Өстенә коткару билдәмәсен ыргыттым. – Марш спардекка!

    Машинистларның һәм кочегарларның каюталары аскы катта. Шунда ташландым.

    Коридорда агач ярчыклары. Ватык пыяла, тукыма кисәкләре аунап ята. Шул чүп-чар арасында җиз рамга беркетелгән хатын-кыз рәсеме. Машинист Лавров рәсем каршына тезләнеп утырган да учы белән карточканы сыпыра...

    – Лавров, кая коткару билдәмәң? Тревога сигналын ишетмисеңмени?

    – Әнә минем билдәмә...

    Лавров төртеп күрсәткән җирдә боргаланып су кайный. Үзара куышып боз кисәкләре йөзеп йөриләр.

    – Күперчектә запас билдәмә бар. Йөгер тизрәк!

    Үзем машина бүлегенә ташландым. Умырылып чыккан кораб бортыннан машина бүлегенә Ниагара шарлавыгы бүселеп төшә. Кинәт кайнап торган чоңгыллар арасында кеше башы күреп алдым. Баш югалды. Тагын калкып чыкты. Машинист Синенко! Исән.

    – Нишлисең анда? Чык тизрәк. Кораб бата бит!

    – Вентиль су астында калды. Ачып пар басымын төшерергә кирәк. Пар казаны шартлый...

    – Спардекта аварийный вентиль бар. Чык тизрәк.

    – Ул тутыгып беткән, ачылмый.

    – Синенко... – сүземне әйтеп бетерә алмадым, кораб эчен салкын караңгылык каплады.

    – Синенко, кайда син?

    Су гөжли, бозларның үзара бәрелешкәне ишетелеп китә.

    Трапның тимер куласасына тотынып аска төшәм. Бозлы су кинәт тәнемне көйдереп алды. Кычкырып җибәрдем. Буыннар катты. Аягым белән машинистның кулына басканмын. Шул кулдан эләктереп, Синенконы өскә сөйрим. Гәүдә авыр. Көч җитми. Ә кул мине аска, кораб карынындагы бозлы суга сөйри. Без, ниһаять, өске палубада. Ул арада өске палуба да югалды. Су корылмага таба үрмәли. Синенконы пеленгатор палубасына сөйрәп менгердем. Кемдер минем өстемә коры сырма япты.

    Синенконы кораб врачы корсагы белән тезенә яткырган, аркасына баса. Егет укшый башлады. Хәрәкәткә килде:

    – Машина бүлегендә өлкән механикның кесә фонарен онытып калдырганмын...

    Кесә фонаре кайгысымыни бездә? Пароход батты – безнең йортыбыз, басып йөргән җиребез юкка чыкты. Машина бүлеге, трюмнар, төялгән йөк, румпель бүлеге – барысы да су астында. Пароход өстеннән салкын дулкыннар йөгереп узалар. Кораб җансыз. Ул үлгән. Судан корылманың өске өлеше һәм мачталар гына чыгып тора.

    Туган җирен, илен, ватанын югалткан кеше генә бу хәлне беләдер.

    Һава юеш. Салкын җил өрә. Без, утыз тугыз диңгезче, бер-беребезгә сырышып, корылма өстендә күшегеп утырабыз. Корылмага гөрселдәп боз бәрелеп киткәндә сискәнеп куябыз. Дөньяны караңгылык каплаган. Тамань ярымутравында, ерак бабаларыбызның башкаласы Фәнәгүр урнашкан яссы тигезлектә, ялгыз утлар җемелди. Корабыбыз су астында. Корган планнарыбыз, өмет-багланышларыбыз да су астына күмелде. Кораб батты, аның белән тормышыбыз, куанычлар һәм теләкләр дә су астында калды. Казан каласын дошман җимергәч, Кырымга Богдан Кобуловның палачлары кергәч, минем милләттәшләрем дә шушы тойгыларны кичергәннәрдер.

    Таң атканда бозваткыч килеп безне ярга алып китте...

    КҮК

    Гагауз... Җир йөзендә мондый милләт барлыгын белми идем мин. Полк штабында гагауз вәкиле Исмәгыйль Чадырлы белән сөйләшеп утырам. Мин штабта – дежур, Чадырлы мич яга. Төн урталары җитеп килә. Беркем дә комачауламый, рәхәтләнеп сөйләшәбез.

    Чадырлыны юләргә санап йөртәләр иде. Бер авыз русча белмәгән кешене армия хезмәтендә дип күз алдына китереп карагыз әле. Армия хезмәтендә андый хәлләр булгалый. Солдат Исмәгыйль русчага өйрәнергә теләми дә иде. Монысы инде гадәти хәл түгел.

    – Исмәгыйль ага, сез нишләп русча өйрәнмисез? – дип сорыйм штабта мич ягучы, идән себереп йөрүче солдаттан.

    – Ә алар нигә гагаузча өйрәнергә теләмиләр?

    – Рус теле рәсми дәүләт теле санала. Аны өйрәнмичә чара юк.

    – Тигез хокуклы милләтләр арасында алай булырга тиеш түгел. Без аларның телләрен өйрәнәбез, алар безнекен өйрәнергә теләмиләр.

    Як-ягыма каранып алам. Тыңлап торсалар... Бу бәндә ничек шушы көнгә кадәр иректә икән? Бәлки аны юләргә санап йөртү генә коткарып килгәндер? Ашыгып башка темага күчәм.

    – Сез ничек авиациягә килеп эләктегез соң?

    – Тәкъдиремә язылганга күрә.

    Тагын сискәнеп китәм.

    – Мин сезне үз теләгегез белән авиацияне сайлагансыз дип йөри идем.

    – Очу – гөнаһ ул. Адәм баласы җирдә яшәр өчен яратылган. Аллаһы тәгалә безгә аяк-кул биргән. Очу гөнаһ булмаса, без тумыштан кошлар шикелле канатлы булыр идек. Күккә күтәрелү – көфер эш. Күк йөзе йолдызлар, кошлар, фәрештәләр өчен яратылган. Җирдәге әшәкелеккә түзә алмыйча, ахырзаман балалары күккә менү әмәлен тапканнар. Шушы явызлыкны эшләгән өчен аллаһы тәгалә күккә менүчеләрне җәзалый. Күпме очучы егылып төшеп үлә. Үзе генә менгән җитмәгән әле, күккә корал да алып менә башладылар бит. Ахырзаман балалары күк йөзен пычраттылар.

    Каршымда кырыкка җитеп килгән "карт" утыра. Пилоткасын түбәтәй шикелле итеп колакларына төшереп кигән. Погоннары бөгәрләнеп беткән. Үзен-үзе тотуында, кыяфәтендә бер генә тамчы да хәрбилек, бер генә мыскал солдат хезмәтенә һәвәслек булсын икән! Мең тугыз йөз утыз сигезенче елга кадәр Төркиянең Конья шәһәрендә, кырыгынчы елларга хәтле Бессарабиядә яшәгән Исмәгыйль Чадырлы миңа, совет мәктәбендә тәрбияләнгән яшь офицерга, чит планетадан килеп эләккән җан иясе булып тоела.

    Ул төнне мин мич ягучыны мәзәк итеп кенә тыңлап утырган идем, госпитальдә ятканда солдат Чадырлының сүзләре исемә төште.

    Ул чорда самолетлар бөтенләй башка иде. Авиация үзе дә. Очу алымнары, оештыру, очучылар хәзерләү – барысы да сугыш чорыныкы. Зенит снарядларының шартлавын ишетеп, снаряд ярчыкларын тәннәре белән тойган самолетлар. Бүгенге көндә аларның барысы да тарихи истәлек кенә булып калды. Гагауз Чадырлы белән штабта төн уздырган елны без Германиянең Котбус исемле шәһәре янындагы аэродромнан күчеп килгән идек. Һәр хәрби аэродром янында авиаторлар яши торган шәһәрчек була. Сугыш вакытында без урнашкан аэродром янындагы шәһәрчекне җимергәннәр. Без, очучылар, аэродром тирәсендәге авылларда фатирда тора идек.

    Безнең полк сугыш елларында ленд-лиз буенча бирелгән Америка самолеты "бостон"нарда оча иде. "Бостон"ның экипажы дүрт кешедән тора: пилот, штурман, укчы-радист һәм һава укчысы. Пилот белән штурман офицерлар, укчы радист белән һава укчысы – сержантлардан.


    Бу көнне спорт мәйданчыгында волейбол уйный идем. Мине эскадрильяның канцеляриясенә чакырдылар.

    – Рахманкулов, – диде эскадрилья адъютанты (эскадрильяда штаб начальнигы вазифасын башкаручы) капитан Алексеев, – унбишенче июльдә, сишәмбе көн сез лейтенант Караянов белән пилотик зонасына очасыз. Очу сәгать иртәнге алтыда башлана, соңга кала күрмәгез.

    – Минем бит, иптәш капитан, үз экипажым бар. Өлкән лейтенант Черепнин миннән баш тартмагандыр бит?

    – Бу сорауны бирүегезне мин алдан белеп торган идем. Черепнинны бер шәһәргә командировкага җибәрәләр. Караяновның штурманы юк. Черепнин кайтканчы, вакытлыча, сез Караянов белән очарсыз. Аңлашылдымы?

    – Аңлашылды, – дидем мин. – Китәргә мөмкинме?

    – Туктагыз әле, Рахманкулов, – диде Алексеев. – Мин бит сезнең Караянов белән очарга теләмәвегезне күреп торам. Очасыгыз килми бит, әйеме?

    – Мин бит сезгә бу турыда әйтмәдем. Армиядә кәеф белән кем чутлашып тора?

    Моннан өч кенә ай элек Алексеев үзе штурман иде. Медкомиссия вакытында чирен табып, аны очу эшеннән төшерделәр дә эскадрильяга адъютант итеп билгеләделәр. Бу эшкә ул әле күнегеп тә җитмәгән иде. Адъютант якынрак килде дә, пышылдап кына Караянов экипажына билгеләүнең серен дә ачып ташлады:

    – Комэск Гыймазов билгеләде сезне. Черепнин аркасында отличник саналып йөрмәсен әле, диде.

    Майор Гыймазов эскадрилья командиры иде. Минем якташым. Милләттәшем. Якташын яклый, аңа ярдәм итә, күтәрә дип уйлауларыннан куркып, ул миңа эшнең иң авырын, иң карасын куша иде. Безнең татарда бар ул андый алама гадәт. Җитәкчелеккә күтәрелсә, безнең татар иң башлап милләттәшен читкә тибә, кимсетә, җәберли, шул юл белән үзенең өлкән агайларга тугрылыклы булын, милләтче түгел икәнлеген күрсәтергә тырыша. Шушы әшәке гадәт Гыймазовка да йоккан иде.

    Ә мин Караянов турында уйлый идем. "Кара җан". Безнең авылда иң әшәке, иң имансыз бәндәләрне "кара җан", яисә "кара йөрәк" дип атап йөртәләр. Иван Грозный заманыннан башлап, гасырлар буе, безнең Караяр кешеләренең җирләрен кисеп алып, килмешәкләргә бирә килгәннәр. Нинди генә әшәкелекләр эшләмәгәннәр алар җирле халыкка. Урманга җиләккә барган хатыннарны чыбыркы белән ярып кайтару дисеңме, бала-чаганы усал этләр белән талату дисеңме. Алардан дөнья әшәкелекләренең берсе дә калмаган. Безнең авыл халкы шул килмешәкләрне "кара җан" дип атап йөртә иде.

    – Ярый, Рахманкулов, – диде эскадрилья адъютанты. – Караянов белән очу – вакытлы эш. Аңа әһәмият биреп тормагыз. Уңыш телим.

    Очу көне дә килеп җитте. Җәй көннәрендә, һава салкынрак чакта, очарга тырыша идек. Иртән дүрттә торып, аэродромга юнәлдем. Сәгать биштә иртәнгелекне ашап, укчы радист өлкән сержант Худяков, һава укчысы сержант Нехамов белән самолет янына юл тоттык. Барышлый ПДХга (парашют-десант хезмәте) кереп, парашютларыбызны алып чыктык.

    Очуга катнашкан экипажларны эскадрилья командирының самолеты янына җыйдылар. Инструктаж башланды. Инструктаждан соң радиостанциянең дулкынын, позывнойларны ачыкладылар һәм аэродром зонасына кергәндә кулланыла торган парольне әйттеләр.

    Самолетка утырыр алдыннан гына эскадрилья командиры майор Гыймазов һава укчысы сержант Нехамовны күреп алды:

    – Син монда нишләп йөрисең?

    – Очарга әзерләнеп йөрим, иптәш майор.

    – Алган нарядыңны оныттыңмыни?

    – Онытмадым, иптәш майор. Миңа дежурный рөхсәт итте. Очу тәмамлану белән кухняга йөгерәм.

    – Чираттан тыш наряд алган кешегә очарга рөхсәт ителми, – диде комэск. – Хәзер үк кухняга юнәләсең, иптәш сержант.

    – Нехамов урынына кемне билгелисез, иптәш майор? – диде лейтенант Караянов.

    – Башка кеше билгеләп торырга соң инде. Сугыш вакыты түгел, берәр тапкыр укчысыз да очарсыз, – диде эскадрилья командиры.

    Кабинага кере алдыннан майор Гыймазов мине самолеттан читкәрәк алып китте.

    – Соңгы тапкыр Караяновның пилотаж техникасын мин тикшергән идем. Авыр оча. Аңа мөстәкыйль очарга рөхсәт итмәскә дә була иде. Дивизия командиры атна саен шалтыратып тора. Хәрби округта кемедер бар. Аны тизрәк өскә күтәрәселәре килә. Син инде, иптәш Рахманкулов, күз-колак бул, яме?

    Бусы инде эскадрилья командирының мине үз итүе, якташы күреп серләшүе иде. Минем якташым Караяновның заданиены үти алуына ышанып бетми булса иде кирәк. Бу турыда полк командирына әйтсә, җавап бирергә, Караяновның чыннан да сәләтсез икәнлеге турында рәсми акт төзеп, аны резервка чыгарырга кирәк. Хәрби округта таянычы булган кеше белән сак кыланырга туры килә иде. Эскадрилья командиры зарланып эчен бушатты.

    Очу эшендә күпме генә тәҗрибә туплама, һавага күтәрелер алдыннан барыбер дулкынлана башлыйсың Без бит җир уллары. Табигать безне җирдә яшәр өчен яраткан. Исмәгыйль Чадырлы сүзеннән көлсәм дә, ул дөрес әйтте. Күк – кошларныкы. Аллаһы тәгалә безгә канат урынына аяк биргән. Җиргә басып йөрер өчен. Шуңа күрәдер, һавага күтәрелер алдыннан тынычлык югала.

    Самолетка кереп утырдык. Летчик моторларны кабызып җибәрде. Винтлар әйләнә башладылар. Машинаның канатлары, фюзеляж калае дер селкенә. Укчы радист стартка чыгарга рөхсәт сорады. Рөхсәт иттеләр. Очкычның механигы көпчәк астындагы калыпларны суырып алуга, самолет урыннан кузгалды.

    Сикәлтә җирләрдә очкыч сикергәләп куя, утыргыч сине тирбәтеп ала. Ниһаять, самолет стартка килеп туктады. Радист һавага күтәрелергә рөхсәт сорады. Рөхсәт иттеләр. Пилот тормозга басып газ бирде. Моңа кадәр салмак кына эшләп яткан "райт-циклон" моторлары үкерә башладылар. Самолет астыннан тузан бөркелә, һавага вак ташлар, җирдән умырылып чыккан үләннәр оча. Моторлар форсаж белән эшләгәндә, самолет шушы дерелдәүгә чыдый алмыйча таралып төшәр дә, аның ватык-китекләре тирә-якка очар шикелле тоела башлый. Курку түгел бу. Адәм баласының куркыныч килгәнен алдан беләсе килә. Алда нәрсә буласын, алдагы куркынычтан котылу чарасын алдан күрү безнең канда һәм тойгыларда. Куркыныч килер алдыннан тойгылар шулай сизгерләнә.

    Самолет урыныннан купты. Алга таба ашыгып йөгерергә тотынды. Йөгерү һаман тизәя. Көпчәкләр җиргә тими башладылар. Ниһаять, очкыч җирдән аерылды.

    Биеклек тугыз йөз метр. Борылырга вакыт. Мин пилотка яңа курсны әйттем. Караянов дорфа гына җавап бирде. Борылдык. Аста, безнең аэродромнан егерме биш километр төньяк-көнчыгышта яткан бер авыл күренде. Авыл йортлары уенчык зурлыгы гына булып калдылар. Җирдә яшәүнең серен күктән карагач кына аңлый башлыйсың Әнә юллар. Алар үзара авылларны тоташтыралар. Күрше йортлар арасында тар сукмаклар. Зур шәһәрләрдән киң асфальт юллар сузылган. Бу дөньяда аерым яшәп булмый. Үзара ызгыш, бер-берсен дошман күреп яшәгән илләр дә үзара тоташканнар.

    Мин Караяновның пилотаж зонасына чыгуын күзәтәм. Очу эшенең ниндидер бер тылсымы бар. Самолетның канатлары синең үз канатларың булып тоела башлый. Сине хыял-омтылышларың очыртып алып бара шикелле. Һавада син хәтта үзеңнең даһилыгыңа да инана башлыйсың.

    – Пилотаж зонасына кердек, – дидем мин картага карп.

    – Худяков, – диде пилот укчы-радистка. – Зонага керүебез турында аэродромга хәбәр ит.

    Пилотаж зонасы Терпенье авылыннан башланып, Днепр елгасының ярына кадәр иде. Аста кыр-яланнар, авыллар, төзелешләр, юллар – адәм балаларының җирдә калдырган эзләре. Алмалар пешкән чак. Әнә, Днепр елгасы буенда алма бакчалары. Өстән караганда алмалар күренми. Өстән караганда кешеләр дә җир өстендә кыймылдап йөргән тап кына булып күренә. Югарыда фәрман биреп утыручы түрәләргә дә адәм балалары шулай җанлы тап булып кына күренә торгандыр. Идарә итүнең вертикальгә корылуы – колбиләү, феодальлек чоры мирасы. Чын демократиягә ирешкән очракта идарә итү горизонталь мөнәсәбәтләргә, тигезлеккә күчәчәк...

    – Пилотаж зонасының чигенә килеп җиттек, – дидем мин пилотка. – Яңа курс – 267 градус.

    – Беләм, – ди лейтенант Караянов тәкәббер генә. – Минем дә күзем бар ич.

    Әйтерсең, мин аның идарә итүенә кул тидерергә җыенам, экипаж командиры минем һәр сүземә ачу белән җавап кайтара. Черепнин белән очканда, без бер-беребезгә җылы сүзләр әйтергә, мәзәк сөйләп, авыр, җаваплы эшне җиңеләйтергә тырышабыз. Шуңа күрәдер, Черепнин белән бергә чакта очу мавыктыргыч уен шикелле тоела.

    Очканда бушлык куера. Бушлык, су шикелле, самолетка ышкылып ага. Аста – җир, өстә – күк. Картаны штурман өстәленә җәеп салдым, самолет астыннан шуышып узган пунктларны билгеләп, гади каләм белән билге куеп барам. Җир салмак кына артка таба чигенә. Өстә – каурый болытлар. Мондый болытлар акклюзия фронты якынлашканын белгертәләр. Ике тәүлектән һава бозылачак, болытлар яңгыр алып киләчәк.

    – Борылырга вакыт, – дидем мин, Терпенье авылына килеп җиткәч. Һәм кабат Черепнинны искә төшердем. Ул миңа "добро" дип җавап бирер иде һәм аның тавышында җылылык тоемланыр иде.

    – Беләм, – диде лейтенант Караянов дорфа гына. – Синең, Рахманкулов, чын сугышчан борылышны күргәнең бармы? Булмаса, күрсәтәм. Менә, күр.

    Караянов машинаны сулъяк виражга кертте. Уңъяк тәрәзәдән җирнең янтая башлаганын күреп алдым. Җир һаман янтая һәм салмак кына өскә таба күтәрелә. Инерция минем гәүдәмне уңъяк бортка китереп беркетте. Әйтерсең, гәүдәмә таш койдылар. Башны күтәреп, аяк-кулларны кыймылдатып та булмый.

    Башкалар да шулаймы икән, очканда мин самолетның янтаюын сизмим. Вираж ясаганда җир янтаеп китә дә, кыйшаеп өскә күтәрелә башлый. Вираждан чыкканда җир урынына кайтып урнаша. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Сугышчан борылыштан соң самолет йөз сиксән градуска борылды. Без тагын Днепр ярына таба юл тоттык. Күзем биеклек приборына төште. Борылу вакытында ике йөз җитмеш метр биеклекне югалтып өлгергән идек. Пилотаж фигурасын дөрес ясый белмәгәнгә күрә, очкыч шуышып аска төшкән иде. Авышлык чиктән тыш зур булып чыкты. Самолет тизлеген югалтты һәм штопорга егылу куркынычы туды. Янтаю вакытында самолетның асты өскә килү куркынычы да бар иде. "Бостон" югары пилотаж фигураларын ясарга көйләнмәгән. Шуңа күрә аның белән сак кыланырга кирәк иде.

    – Иптәш лейтенант, – дидем мин Караяновка. – Боевой разворот вакытында ике йөз җитмеш метр биеклекне югалттык. Тизлек тә кинәт кимеп китте. Штопорга юлыгу куркынычы янамыймы?

    – Үз эшеңне кара, – диде экипаж командиры ачуланып. – Син минем эшемне тикшерергә инструктормы әллә?

    – Шулай да, иптәш лейтенант, саграк кылану зыян итмәс иде.

    – Син, Рахманкулов, перестраховщик белән очарга өйрәнгәнсең Мактаулы очучы, өлкән лейтенант Черепнинның куркак икәнлеген син белмисең икән. Мин сиңа чын пилотажның нинди икәнлеген күрсәтәм, – диде экипаж командиры һәм өстәде: – Гыймазовны синең якташ дип сөйлиләр, дөресме?

    – Дөрес, без аның белән бер төбәктән. Сез нигә миннән бу турыда сорыйсыз?

    – Очудан соң эскадрилья командирын аулаграк җирдә очратып, син аңа летчик Караянов турында сөйлисең инде, әйеме?

    – Сез менә нинди кеше икәнсез, – дидем мин. – Ир-егет күңеленә мондый уй килергә тиешмени? Шикчел кешене өнәмим мин.

    – Ә мин әләктән курыкмыйм. Син, билгеле, эскадрилья командирына боевой разворот ясаганда биеклекне югалтты дип әләклисең инде. Мин барыбер курыкмыйм. Менә күр, мин сиңа чын вираж ясап күрсәтәм.

    Караянов очкычны сулга таба аудара башлады. Инерция мине уң як бортка китереп сылады. Кинәт аякларым өскә күтәрелә башлады....

    Айнып киткәндә, мин кабинаның түшәмендәге астролюкта утыра идем. Җир миңа түшәм тәрәзәсеннән күренә. Нәрсә булды? Очкыч тозакка эләккән җәнлек шикелле тыпырчына. Күзем тизлекне күрсәтүче приборга төште. Прибор угы йөз җитмештә. Самолет берничә мизгелдән штопорга чумачак.

    – Командир, нәрсә булды?

    Җавап юк. Худяковның кычкыруы ишетелде:

    – Командир, нишләргә хәзер?

    – Стер-р-ва! Мин сине... Барыбер...

    Нәкъ шушы мизгелдә очкыч капыл гына селкенеп алды да аска чумды. Кабинадагы әйберләр хәрәкәткә килделәр. Самолет штопорга керде.

    – Сикерегез! – Караяновның чыелдап кычкырган тавышы ишетелде. – Рахманкулов! Худяков! Сикерегез! Самолет рульне тыңламый...

    Очкыч чалкан әйләнгәннән соң түшәмдә калган люкны ачарга үрелдем. Бөтерелү көче мине кире бәреп екты. Самолет бөтерелеп җиргә төшә...

    – Сикерегез! Тизрәк!

    Читкәрәк шуышып утырдым да, астролюкны каерып ача башладым.

    Күземне ачып җибәргәндә мин һавада идем инде. Бушлык. Башым аста. Аякларымны бөкләп корсагыма кысканмын. "Парашютны ачарга кирәк" Шушы фикер миләремне айкап узды. Уң кулым түшкә – парашют ача торган боҗрага омтылды. Боҗраны тартам – суырып алып булмый. Карасам, боҗра урынына парашютның гәүдәгә беркетә торган каешын тартам икән. Кызылга буялган тимер боҗраны тартып җибәрүем булды... нәрсәгәдер дөпелдәп бәрелдем. Күзләремнән очкын чәчрәде.

    Госпитальгә хәлемне белергә иң беренче эскадрилья адъютанты Алексеев килде. Гипска катырган аяк-кулларны, сынган кабыргаларны тикшереп чыкканнан соң ул миңа:

    – Ялганыр, беркая китмәс, – диде. – адәм баласы ул, дускаем, эттән дә чыдам. Бер-ике айда безгә, җирдә кыймылдап йөрүчеләргә, күктән бармак төртеп күрсәтеп: "Әнә, канатсызлар җирдә сөйрәлеп йөриләр", – дип әйтерсең. – Шушы сүзләреннән соң капитан миңа тагын бер "куанычлы" хәбәр тапшырды. – Сине госпитальгә алып кайтканда парашютыңны әллә онытып калдырганнар, әллә берәрсе чәлдереп киткән. Парашют, беләсең, хәрби мөлкәт, аны гамәлдән сызып ташлап булмый. Шушы айдан башлап, зарплатаңнан парашют хакын – унбер мең сумны тотып кала башларлар. Син рәнҗемә, яме.

    – Рәхмәт, – дидем мин. Тагын нәрсә әйтим инде. Адъютант артыннан эскадрилья командиры Гыймазов килде. Минем янга килгәндә ул командирлыктан төшерелгән иде инде.

    – Бөтен гаепне минем өскә өйделәр, – диде ул. – Аны мөстәкыйль пилотаж зонасына җибәрергә иртәрәк булган, диделәр. Ә үзләре гел ашыктырып тордылар.

    Командирлыктан төшерелгәч, майор Гыймазов минем якын дустыма, хәтта сердәшемә әйләнде. Безнең татарда андый гадәт тә бар: җитәкчелектән бәреп төшерү белән татар үз милләтен якын күрә, ихтирам итә башлый.

    Очрашуның иң газаплысы Караяновның әнисе белән булды. Әле яңа кырыкны узып киткән хатын. Әнисе ягыннан лейтенант Караянов балкар булып чыкты. Балкарларда безнең татар белән уртаклык зур бит ул. Кара күлмәктән, җилкәсенә кара гипюр яулык салган. Куе кара кашлар, озын керфекләр Маңгай уртасына тирән җыерчык сызылып өлгергән. Ананың башы, әйтерсең, аның маңгаена авыр йөк асканнар, гел аска, күкрәгенә салынып төшә. Күз карашы бер ноктага барып төртелә дә, ычкынып китә алмыйча, озак туктап тора.

    – Сез бит үзегез сикергәнсез... нигә аңа да сикерергә кушмадыгыз? Ярдәм итәргә кирәк иде. Бигрәк тә яшь иде бит ул. Яшәп тә кала алмады...

    Улын югалткан ананы юатып буламыни? Бу дөньяда газиз баланы алыштыра алырлык берни юк. Фәлсәфә, фәнни дәлил, тормыш тәҗрибәсе – боларның берсе генә дә юаныч бирә алмый баласын югалткан анага.

    Госпитальдә ятканда мин гагауз Исмәгыйль Чадырлы әйткән сүзләрне күп тапкыр искә алдым. Чыннан да, җирдә, адәм баласының яшәү ареалында, төгәл, бәхетле тормыш кору өчен күпме эшлисе, күпме көч түгәсе бар, ә без һаман күккә – җиһанга омтылабыз. Минем шуны беләсем килә, җирдә яши белмәгән адәм баласы космоска күчеп китеп кенә бәхетле була алыр микән?

    ҖИР

    Шул ук урам. Олтаннар, машина көпчәкләре ышкып шомарткан, кояш нурлары кыздырган кайнар ташлар. Таш сарайлар, гыйбадәтханәләр, таш сыннар, таш коймалар. Ярлар да таш, таулар да, җир үзе дә. Җимеш агачлары, яшелчә, үлән үскән җирнең балчыгы кайчандыр таш булган. Гасырлар буе чокый, эшкәртә, арка тире белән сугара торгач, кыргый каты таш әкренләп кызгылт-көрән балчыкка әверелгән.

    Мальта атавында, аның башкаласы Валлеттада мин беренче тапкыр илленче елларның азагында булдым. Беренче мәртәбә килгәннән бирле чирек гасыр узган. Күпме сулар аккан, күпме картлар үзләренең соңгы, кайтмас сәяхәтләренә киткәннәр. Чирек гасырдан соң диңгезчелек вазифасы мине тагын Мальта атавына алып килде. Әнә, безне Валетта портына кертергә лоцман килә.

    Гранд-Харбор култыгына кереп киләбез. Уңда – текә кыялар эченә кереп урнашкан Сант Эльма ныгытмасы. Сулда – авыр ташлар астына яшеренгән Рикасоли порты. Култык буш. Кая алар, минем беренче килүемдә күргән крейсерлар, миноносецлар, торпеда катерлары һәм су асты көймәләре? Амбразуралардан муеннарын сузып култыкка керүче корабларга карап торган туп көпшәләре кая?

    Шәһәргә чыгу белән губернатор сарае каршындагы мәйданга килдем. Каршымда мәһабәт бина. Бу бинада кайчандыр Мальтий орденының Бөек Магистры, аннан соң инглиз губернаторы яшәгән. Хәзер анда парламент.

    Шәһәр үзәге, андагы данлыклы сарайлар, храмнарны Ренессанс чорында Италиядән килгән данлыклы архитекторлар төзегәннәр. Чит мохитта, җирле культура тәэсирендә, ысул үзгәрә. Ренессанс чорының мәшһүр архитекторы Франческо Лапареллиның Валлеттадагы сарайларында гарәпләр кулы сизелә. Мальта атавындагы сарайлар, гыйбадәт йортлары, хәрби ныгытмалар тирә-юньдәге кыргый ташлар белән берләшеп, гаҗәп үзенчәлекле, кырыс һәм кешелекле ысул тудыралар.

    Мальта Италия ярыматавыннан көньяктарак урнашкан. Атауны төрле яктан диңгез чорнап алган. Шуңа күрә монда җылы диңгез климаты. Җәйнең иң кызу көннәрендә дә эсселек егерме биш градустан күтәрелми, кышның иң салкын көннәрендә дә термометрның терекөмеше плюс ундүрттән аска төшми. Мальталылар мич ягып өй җылытуның нәрсә икәнлеген белмиләр. Өстәвенә, атауда балта белән юнып эшкәртеп була торган җиңел, нык сары таш чыга. Урын тапсаң монда йорт салу берни түгел. Өстәвенә, балыкка бай аулак култыклар күп. Шушы шартлар гасырлар буе материкта яшәүче халыкларны ымсындырып тора.

    Адәм баласы атауда моннан алты мең ел элек яши башлаган. Иң башта аңа финикиялеләр хуҗа булалар. Алар яши башлаганнан бирле җиде гасыр үткәч, Мальта карфагенлылар кулына күчә. Карфагенлыларны борынгы римлылар, ә аларны византиялеләр алыштыра. Тугызынчы гасырдан алып уналтынчы гасырга кадәр монда гарәпләр яши һәм уналтынчы гасырда Мальтага төрекләр килә. Алардан соң – французлар. Ниһаять, 1814 елны атауны инглизләр яулап ала һәм аның стратегик яктан гаҗәп отышыл урында булуын истә тотып, Мальтада көчле хәрби диңгез базасы төзи. Атау Бөек Британиянең колониясенә әйләнә. Бары тик 1972 елда гына, НАТО штабын һәм Британиянең хәрби көчләрен куып җибәргәннән соң гына, Мальта халкы политик һәм экономик азатлыкка ирешә.

    Атауда яшәгән һәр халык үзеннән бер эз калдырган. Ул эзләр җирле халыкның кыяфәтендә, төзелешләрдә, мальталыларның гореф-гадәтендә, мәдәниятендә һәм яшәү ысулларында чагылыш таба. Шунысы кызык: атау халык күпме гасырлар буе Европа шаукымында яшәсә дә, католикларның дини үзәге Мальтий ордены идарә итсә дә, мальталыларның гореф-гадәтләрендә һәм телләрендә гарәп сыйфатлары сакланып килгән. Авыллар һәм шәһәрчекләр әле шушы көнгә кадәр гарәпчә аталып йөриләр: Хал-Таршин, Зәйтүн, Рабат, Мәдинә, Зөрек. Безгә аңлаешлы һәм якын исемнәр. Бу хәл мине ихлас куандыра. Халкымны ассимиляция көтә, телебез югала, гореф-гадәт бетә, тарих онытыла дип куркыталар. Мальталыларның ничә мең ел тапталып та исән калулары халкымның киләчәгенә оптимистик ышаныч тудыра.

    Атауда төрле халыклар калдырган эзләр белән янәшә, колониаль система ясаган җәрәхәтләр дә күзгә бәрелеп тора. Без Израиль оккупантларының Палестинаны канга батырып ташлауларын, Көньяк Африка союзында негрларны җәберләүләрен туктаусыз тугылап торабыз. Шул ук вакытта, патша империализмының Идел буе халыкларына, Кавказ, Урта Азия һәм Балтыйк буенда яшәүчеләргә карата эшләгән кабахәтлекләренә күз йомарга, гасырларга сузылган ерткычлыкларны яшерергә тырышабыз. Колониаль режим кешенең шәхси сыйфатларын әшәкелеккә көйләүче оранжерея хезмәтен үтәп килә. Басып алучы буйсынган халыкның язмышы белән идарә итә башласа, әкренләп хакыйкатькә омтылу үлә, вөҗдан таптала, көндәлек тормышта икейөзлелек, куштанлык, хыянәт өстенлек ала. Колонизаторлар җирле халыкның иң ялагай, иң сатлык вәкилләрен сайлап алып, идарә итүне шулар кулына тапшыралар. Колониаль режимда халкыңа хыянәт итү иң кирәкле, иң кыйммәт сыйфат санала. Власть хыянәтчеләр кулында булганда гына яулап алучылар тыныч яши алалар. Колониаль шартларда милләтнең күркәм сыйфатлары әкренләп юкка чыга башлый. Җирле халыкның тарихын колонизаторлар язалар. Идарә итүчеләрнең теле, әдәбияте, мәдәнияте өстенлек ала. Җирле халыкның зыялылары колонизаторлар кулына күчә.

    Мальта атавына беренче килүемдә мин инглиз колонизаторлары җирле халыктан сайлап алып утырткан түрәләрнең безнең татар чынбарлыгында хөкем итүче түрәләргә охшашлыгын күреп хәйран калдым. Андый түрә, билгеле, инглизчә генә сөйләшә. Үз халкы белән аралашудан курка, тез чүгеп булса да яулап алучылар белән ярашып яшәргә тырыша.

    Әле дә күз алдымда, атауга беренче килүемдә Гранд-Харбор култыгы хәрби кораблар белән тулган иде. Валлеттаның иң зур, иң матур бинасы – Губернатор сарае кашындагы мәйданда халык җыелган. Аларның кулларында ак тукымага язылган лозунглар, транспарантлар. "Инглиз колонизаторлары, китегез безнең туган атавыбыздан!" "Колониализм дөмексен!" "НАТО юкка чыксын!"

    Мәйдан уртасында зәңгәр йөк машинасы туктаган. Ораторлар шул машинаның әрҗәсенә менәләр дә, килмешәкләрне атаудан куарга, азатлык өчен көрәшергә өндиләр. Мәйданны полиция кордоны урап алган. Башларында тимер каска, билләрендә пистолет, кулларында резин чукмар... Мәйдан түрендә – Губернатор сарае. Сарайның тәрәзә капкачлары ябык. Тышкы яктан йортны солдатлар уратып алган.

    Мин полиция кордоны аша узып, мәйданга үттем. Трибунага кара чәчле, куе кара кашлы яшь егет күтәрелде. "Халкымның канын эчүчеләргә үлүем!" Оратор куеныннан Британия империясенең байрагы "юнион джек"ны суырып чыгарды, сүтте һәм шырпы сызып шуңа ут төртте. Бөек Британиянең горурлыгын, аның гайрәт символын кара төтен чорнап алды. Нәкъ шул мәлдә генә сирена үкерде. Якын-тирәдәге тыкрыклардан түбәләренә куелган зәңгәр утларын уйнатып, микроавтобуслар чыга башлады. Автобус мәйдан читенә килеп туктый, ишек ачыла, җиргә Рим легионерларына охшашлы солдатлар коела. Башларында тимер каска, кулларында резин чукмар. Чукмарлар дөп-дөп килеп демонстрантларның баш түбәләренә, җилкәләренә төшә башладылар. Мин баш түбәмне учларым белән каплап, төркем уртасына, демонстрантлар арасына үтәргә тырышам.

    Көрәшчеләр кинәт туктап калдылар. Солдатлар өстенә таш ява башлады. Солдатлар артка чигенделәр. Кинәт полиция кордоны аша цистернага охшашлы яшел машина мәйданга узды. Машина барышын әкренәйтте дә, як-яктагы торбаларыннан демонстрантлар өстенә соргылт томан бөрки башлады. Күзләрдән яшь агарга тотынды. Сулыш юлы кысылды.

    – Газ җибәрделәр! – дип кычкырды кемдер.

    Кулларны алга сузып сукыр кеше шикелле йөгерәм. Бәлки бу минем сукыраюымдыр? Кеше бит газдан агуланып үлә ди.

    Кемдер минем уң кулымнан эләктереп алды да, кысып артка каерды. Сул кулны да артка каердылар. Җилкә һәм терсәк буыннары сынар хәлгә җитеп, шатырдап куйдылар. Беләкләрне авырттырып, чиркандыргыч салкын металл, корыч беләзек – наручник кысып алды.

    Мине көчләп машинага таба сөйриләр. Мин карышам. Күзләремнән чаткы көлтәсе чәчри. Берничә кул этә-төртә, аякларны басмадан-басмага күчереп, машина эченә этеп кертә башладылар. Машина эче шыгрым тулы иде. Миннән соң тагын берничә кешене төрткәләп керттеләр дә, кузгалып киттек. Мәйданга килүемә ярты сәгать уздымы, юкмы, кулларымның сызлавына көчкә түзеп, мин полиция участогында утыра идем инде. Каршымда чиктән тыш симерүдән яңаклары асылынып төшкән полицейский. Әллә үпкә авырулы, әллә эченә май үскән, аның тын алуы авыр. Ара-тирә озак итеп ютәлли һәм шул чакта күкрәк эчендә гырылдаган тавыш ишетелә.

    – Паспортыгыз? – дип сорый ул миннән. Мин аңа диңгезче паспортын сузам. Полисмен бик озак аңлый алмыйча торды. Паспортның инглизчә язылган битендә милләтем "совет кешесе" дип язлыган. Ул "совет кешесе"нең милләт булмаганын аңлап алды. Кыяфәтемә карап, нинди халыктан икәнлегемне аңларга тырыша.

    – Гарәпме? – дип сорый ниһаять.

    – Юк, татар, – дим мин.

    – Тартар? – дип сорый полисмен. Аның билгеле, мондый милләтне ишеткәне юк. Гомумән, чит илләрдә "татар" сүзен ишеткән кеше бармы икән? Без үзебез дә бит, чит илләргә йөзә торган корабка утыру белән, автоматик рәвештә "рус диңгезчесе"нә әйләнәбез. Гомумән, "татар диңгезчесе" дип тә булмый, бу сүз шундый сәер яңгырый.

    Полисмен кесәсеннән яулык чыгарып битен, муеннарын сөртте. Минем генә түгел, аның да эше катлаулы иде. Әгәр минем полиция участогына эләгүемне белсәләр, берсүзсез визамны ябып куячаклар. Ничек, нинди шартларда эләгүемне тикшереп тә тормаячаклар. "Безнең ышанычны акламады. Полиция участогына эләккән. Совет гражданины исеменә тап төшергән" – нәкъ шушындый нәтиҗәгә киләчәкләр чит илгә йөрергә лаеклымы, түгелме икәнлекне тикшерүчеләр. Ниһаять, полисмен телефонга үрелде. Кемгәдер шалтырата. Телефон чыбыгының теге очындагы кешегә аңлатырга тотынды.

    – Кулга алынучыларга бер диңгезче эләккән. Советлар Союзыннан. Паспорты советныкы, үзе, мин татар, ди. Фоторәсеме дөрес. Аны нишләтергә боерасыз? – Полисмен трубканы куйды, кулына каләм алды.

    – Сез дөресен әйтергә тиешсез, демонстрантлар арасында нәрсә эшли идегез?

    – Шәһәр карап йөри идем. Кешеләр җыелып торганын күргәч, нәрсә булган икән дип яннарына килгән идем, машинага сөйрәп керттеләр дә, сезнең янга алып килделәр.

    Телефоннан полисменга мине чыгарып җибәрергә боердылар булса кирәк, ләкин ни сәбәптер, аның минем белән аерылышасы килми. Мин аны аңлыйм. Миннән соң аның янына үзенең милләттәшләрен кертергә тиешләр. Алар белән сөйләшүе шактый катлаулы булачак. Мальталылар җирләреннән колонизаторларны куып, азатлык даулыйлар, полисмен милләттәшләрен җавапка тарта. Инде күпме еллар мин, үз халкының ихтыяҗын сатып тамак туйдыручыларны күзәтеп йөрим. Ләкин алар арасында бәхетле кешеләрне очратканым булмады. Полисмен миңа паспортымны сузып, ишеккә ымлады.

    Чирек гасырдан соң Валетта портына килгәч, мин шул ук Губернатор сарае, бүгенге көндә Мальта хөкүмәтенең җитәкчесе яши торган корылма каршындагы мәйданда. Безгә газ җибәргән машина торган җирдә күгәрченнәр җим чүпләп йөриләр. Тарихи музей бакчасына куйган тупның көпшәсенә дистәгә якын бала атланып утырган, шау-гөр килеп уйныйлар. Колонизатор итеге таптамаган шәһәрләрдә генә була торган рәхәт тынычлык. Яулап алучыларны куганнан соң барлыкка килгән иркенлекне, үзеңне адәм баласы итеп сизү өчен иң заруры – азатлыкны мин акыл белән генә түгел, тәнемнең күзәнәкләре белән дә сизәм шикелле. Азатлык бар җирдә сулыш алуы җиңел, яшәү мәгънәле. Җир шарының ерак бер төбәгендә коллык барлыкка килсә, аның җиле миңа да килеп кагыла. Дөньяда яулап алу, буйсындыру туктамаса, мин беркайчан да бәхетле була алмамдыр.

    1986 ел. Мальта. Валетта каласы.



    ← назад   ↑ наверх