• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Кыям Юлдашев

    Алмагач

    Җил исеп акрын гына, кояш нурын чәчкән вакыт,
    Бакчада чук сандугач сайрап, җимеш пешкән вакыт.

    Бәндә хис белән чыгып ачык дала эчләренә
    Саф һава, хуш чәчкә иснәп җирдә уйнаган вакыт.

    Бән күрәм: бәндән түбән бер алмагач алма бирә,
    Ал, кызыл төсләргә кергән алмасы пешкән вакыт.

    Мескин агач бу дала(да) ник үзе ялгыз, дигәч,
    Карт торып агач төбеннән кыйсса кыйлды шул вакыт.

    Мин кечек чакта тарикъ эзлим баюга уй белән,
    Бай кешеләр акчаны таба, имеш, кувшин белән.

    Карьямезнең бер гакыллы картына серне салам.
    «Мал табу асат, җиңел, тик гаклың булсын,— ди,— балам.

    Син казып ал шул чокырдан төндә йөз сум акчаны,
    Бик тырыш, кемгә дә әйтмә моннан алган акчаны...»

    Мин казыйм төндә чокырны, баз эченә баз итәм,
    Картны орышып, берни тапмый, эт булып арып китәм.

    «Бәндәгә мал буш вә арзан, тик гакыл булсын, диеп
    Әйттем мин, угълым, миңа эшне белеп кыйлсын диеп.

    Бармы гаклың дип сынадым, тәҗрибә кыйлдым ачык,
    Алмагач утырт чокырга, бушка китмәс,— ди,— көчең».

    Бу агач бирде тынычлык, бар тәгам буннан килә;
    Башкага юк ихтыяҗым, Уганым (1) шуннан бирә.


    1 Уганым — Аллаһым.



    Милли телгә

    Әй газиз тел, чикмә артка, һәрвакытта алга бар!
    Алгыл үрнәк, күр агымсуны: ничек ул алга агар.

    Җитте яз, үсте үләннәр, ярды яфрак һәр агач,

    Син дә яр яфрак, җимеш бир, бул мөкәммәл алмагач.

    Бетте золмәтләр хәзер, тугъды яңа нурлы кояш,
    Югалып беткән лөгатьне син дә кыйл дөньяга фаш.

    Көз көне күчкән асыл кошлар килеп яз сайрады,
    Сайрасын синеңлә кошлар, тордылар күп сайрамый.

    Сискәнеп китте татарлар, эшләре һич уңмагач,
    Кычкыралар: без ничек яшик, газиз тел булмагач!

    Барчасы тоткан каләм, аһ-ваһ белән эзли сине,
    Ач никабең, әй мөнәүвәр тел, күрикче без сине.




    Агач

    Мөзәйян бер матур урман эчендә җил-давыл күрми
    Үсеп бер яшь каен сафлык лә һич беркемгә дә буй бирми;

    Тәмам рәхәт вә ләззәткә чумып, гамь-кайгы һич татмый,
    Булып нәкъ шәмдәй, үскәч уңга-сулга кәкрәеп катмый;

    Үзе зурларга тиң булгач та, аларга ихтыяҗ беткәч,
    Тәкәбберлеклә түш киерде, күзеннән яшьләре кипкәч.

    Туеп бу тормышыннан, тәкъдиреннән, иш вә дустыннан,
    Тотынды зарланырга балтачыга зурлар өстеннән.

    «Ятам мин урталыкта нур, кояш, ай, якты көн күрми,
    Изелдем, бу агачлар золмы үсмәклеккә юл бирми.

    Килеп коткарчы мин мәзлүмне, юлчы,

    ошбу гарьлектән!» —
    Диеп кисәрдәй читтән бар агачны шәхсе тарлыктан.

    Теләк булды, фәкать шәмдәй катып бер ялгызы калды,
    Ләкин җил бик усал, башны бөгеп тормыш ямен алды.

    Тынычлык бирми, һәрдәм җил биленнән җиргә бөккәчтен:
    «Бәхетсезмен! Хур улдым мин,— ди,— дуслар»,

    яшьне түккәчтен.




    Юл

    Ничек йөрсә — шулай юл бар адәмгә,
    Вә һәрбер юлда бар сөйгәнгә — ямь дә.

    Кирәк эч — йөр сәфаһәткә (1) булып кол;
    Намус-вөҗданны таптап, вәхшәтең кыйл!

    Кирәк тәм тап, эчең май берлән туптыр,
    Фәкыйрьдән кач ерак, бай берлән ултыр!

    Кирәк — бул баш, тырыш, тибрән, бул өстен,
    Биреп ришвәт, күпер кыйл ярлы өстен.

    Кирәк хаким булып, сал кул җәбергә,
    Эчеп кан, барча затны керт кабергә.

    Кирәк бул зур ишан, койрыкны болгап,
    Мөкатдәс дингә чүп сал, динне болгат.

    Кирәк тибрән, фәкыйрь бул, алга атла!
    Газиз көч кыйммәтен бел. Бушка ятма!

    Кирәк мәктәп салып, сөр динне алга,
    Сынык милләткә җан керт, рухлә (2) ялга!

    Кирәк милләт өчен җан-малларың ат,
    Сәбат (3) күрсәт, бу юлда тагълары ват.

    Кирәк тибрәт каләм, гайрәтләнер сач,
    Фәләк каһренә сәд чик (4), үз юлың ач.

    Бу эшләр барчасы сачмәккә орлык,
    Вәли (5) сач син карап — кайсы урырлык.

    1 Сәфаһәткә — бозыклыкка.
    2 Рухлэ — рух илә.
    3 Сэбат — ныклык.
    4 Сәд чик — каршы тор; киртә кор.
    5 Вәли — ләкин.



    Хәсрәттән соң өмид

    Качан мин бер сәбәп берлән яшем һәм хәсрәтем түксәм,
    Мөкатдәс дәрт берлә күңлем тулып калса бөтен бүксәм;

    Бу көн эш максудым там дип, тәшәккер берлә мин ятсам,
    Чыланган күзне йомгач, йоклыймын дип юрганым япсам,—

    Йокалмый (1), дуст вә милләтнең карыйм мин әхвален бергә,
    Алар берлән яшим дим һәм керәм анлар белән гүргә.

    Карыйм, бар эшләрен тәфтиш итәм мин, төбчели башлыйм;
    Күреп күп куркыныч әшьяне6, дәрхаль (2) тәфтишем ташлыйм.

    Агып бар кимчелек алга, тагын хәсрәт тула башлый,
    Өмид бакчамда үскән алманы вөҗдан өзеп ташлый.

    Шулай аһ-зар, фәган-хәсрәтлә кичне үткәрәм мин дә,
    Атар таң, тиз атар милләт таңы дим һәм шул ук хиндә(3).



    1 Йокалмый — йокы алмый.
    2 Дэрхалъ — шунда ук.
    3 Хиндя — вакытта.




    Золым

    Матур бер көн: бөтен җир чәчкә, ал гөлләр белән тулган;
    Кояш миръаттай (1) яктырткан, җылыткан,

    күлне май кыйлган.

    Шу анда бер балык күлдә йөзәр, калдырмый ал-артны,
    Золым кыйлмакта, кан эчмәктә, белми яхшы яшь-картны.

    Имеш, ул зур хаким, патша үзенчә — әлләкем булган;
    Гүя җир-күккә сайлап Тәңре аны зур хаким кыйлган.

    Буңар күз яшьлә аһ ормак вә ялвармак әсәр бирми,
    Хами (2) вөҗданы беткән дә, каткан кальбе һич эреми.

    Шулай залим хөкем сөргәндә, күк хөкмен алыштырды,
    Давыл, җил һәм болыт чыкты, каты ягъмур явып торды.

    Ниһаять, хөкмене гаиб итеп (3) күк күлне таштырды:
    Ачып юл зур бәхергә (4), су белән күлне тоташтырды.

    Залим күлгә канигъ булмый, хөкем сөрмәккә диңгезгә,
    Өмид берлән чыгып әйтте: хәзер мин патша, дип, сезгә!

    Һөҗүм кыйлды, балыклар хурланып юк кылдылар бердән;
    Хәзер мәзлүм балыклар шат, тыныч чөнки залим үлгәч.

    Бөтен дөнья миңа мәгълүб 1 — мин өстен,
    Йөзен бирде җиһан, куәт — үземдә.

    Бераздан җил чыгып, дулкын тотынды;
    Сибә золмын бутап, йоммый күзен дә.

    Кояш юк, көн караңгы, бәхтем очты;
    Хәвеф дошманнан артты үз-үземдә.

    Ьаман мин тибрәнәм йөзмәккә юлда,
    Ләкин юк алга бармак хәтта үземдә.

    Шулай золмы ашып, күп көннәр үткәч,
    Китә җиңелү сизеп тиз ул үзендә.

    Туганнан бирле мин тормыш ла уйныйм,
    Җиңә тормыш — җиңәм бәгъзан үзем дә.


    1 Миръат — көзге.
    2 Хами — яклаучы (китапта: хамиять).
    3 Гаиб итеп — юкка чыгарып.
    4 Бэхер — диңгез.




    Тормыш

    Тотындым тормыш диңгезендә
    Йөзәргә туктамый кич-көндез дә.

    Хәвеф юк, уңга-сулга күз дә салмыйм;
    Өмид там (1), хөр күңел, шатлык йөземдә.


    1 Там — тулы, зур.



    ← назад   ↑ наверх