• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Яруллина Рамиля Асхадулловна.

    1920-30 еллар татар әдәбияты тарихы

    Аңлатма язуы

    ТДГИның тарих, татар филологиясе һәм көнчыгыш телләре факультетында 1920–1930 еллар татар әдәбияты тарихын өйрәнү – төп уку курсларының берсе. Лекцияләр, гамәли дәресләр барышында студент чор үзенчәлеген, билгеле бер чор контекстында әдәбиятның үсеш баскычларын һәм язучылар иҗатын тирәнтен үзләштерергә тиеш. Курс теоретик һәм практик дәресләргә, студентның үзлегеннән өйрәнү һәм фәнни-тикшеренү гамәлләренә нигезләнә. Программада студентларга тәкъдим ителә торган матур әдәбият һәм фәнни-тәнкыйди хезмәтләр исемлеге дә бирелде.

    Төзелеше ягыннан ул күзәтү характерындагы һәм монографик төстәге темаларга бүленде. Әдәби хәрәкәткә күзәтү ясаганда билгеле бер төрнең үсеш этаплары, тематик, жанр яки стиль үзенчәлекләре, традицияләр уртаклыгы яки яңалыгы аңлатыла. Шулай ук әдәбият үсешенә йогынты ясаган иҗтимагый-тарихи һәм мәдәни факторлар да бәян ителә. Монографик планда язучылар иҗатын төрле яклап өйрәнүгә һәм иҗатларының үзенчәлеген тирәнрәк ачуга басым ясала.

    Программаны төзү барышында автор 1920–1930 еллар татар әдәбияты тарихын өйрәнгән галимнәр Х.Госман, Н.Юзиев, Т.Галиуллин, Ф.Мусин, А.Әхмәдуллин, Н.Ханзафаров һәм башкаларның фәнни хезмәтләреннән, А.Яхин һәм Ф.Галимуллин тарафыннан төзелгән программалардан иҗади файдаланды.

    Кереш

    Татар әдәбиятының үткән дәверләрдәге тарихына күзәтү. Чорлар арасында бәйләнеш. Традиция һәм новаторлык.

    Тарихи вакыйгалар. Февраль революциясе, аның милли-азатлык хәрәкәте көчәюгә китерүе. Мөселман съездлары, аларның максаты. 1917 елгы Октябрь революциясе. Иҗтимагый-сәяси тормыштагы үзгәрешләр. Гражданнар сугышының ил һәм халык тормышына китергән афәте. Марксизм тәгълиматының төп идеологиягә әверелүе.

    1917 елгы революция һәм татар әдәбияты.

    Тарихи-әдәби процессны чорларга бүлү. Период чикләре тирәсендә бәхәсләр. 1917-1921 (гражданнар сугышы); 1922-1929 (аякка бастыру чоры); 1930-1937 (реконструкция чоры), 1937-1941 (сугыш алды чоры).

    Әдәбият өлкәсендә партия һәм дәүләт сәясәте. Әдәбиятка партия идеологлары В.И.Ленин, Н.Бухарин, Л.Д.Троцкий, һәм башкаларның үз билгеләмәләре. “Татар әдәбияты” төшенчәсенең “пролетар әдәбияты”, “совет әдәбияты” төшенчәсенә алышыныуы. Цензура һәм репрессияләр. Татар әдипләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең совет Россиясеннән куылуы.

    1920 еллардагы әдәби төркемнәр. РАПП һәм ТАПП оешу. Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Г.Гали, Г.Толымбай, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б. Әдәбиятта “буржуаз тенденцияләр” белән көрәш.

    20–30 еллар әдәбиятын өйрәнүнең торышы. 20 еллар әдәби тәнкыйтендә вульгар социологизм карашларының өстенлек алуы. Кайбер язучылар мирасын бәяләүдә берьяклылык. Бүгенге мөнәсәбәт, яңа карашлар һәм хезмәтләр.

    Гражданнар сугышы чоры әдәбияты

    Татар язучыларының Октябрь революциясенә мөнәсәбәте: берәүләрнең инкыйлабны берсүзсез яклавы, аңа хезмәткә күчүе; икенчеләренең ике аралыкта бәргәләнүе, хакыйкатьне таба алмавы; өченчеләренең большевиклар идеологиясен кабул итә алмыйча мөһаҗирлеккә китүе. Инкыйлабтан соң әдәбиятның идеологиягә буйсындырылуы. Поэзия һәм драматургиянең алга чыгуы.

    Поэзиянең яңа эчтәлек алуы. Революцион чынбарлыкны күтәренке хис-тойгы аша җырлау. Таң, көн, кояш символларын үзәккә кую. Үткән белән бүгенгене гәүдәләндерүдә антитеза алымын куллану.

    Жанрлар системасы: публицистик-агитацион, сатирик-комик шигырьләр алга чыгу; мәхәббәт җырларына, идиллик поэзиягә үсү өчен мөмкинлекләр чикләнү.

    Революцион көрәшкә төрле буын шагыйрьләренең мөнәсәбәте төрлечә булуы:

    K М.Гафури, Ф.Бурнаш, С.Кудаш, Ә.Сәгыйдиләр шигъриятендә матур киләчәккә ышану, кан коюга, көрәшкә чакыру идеясенең көчле чагылыш табуы. М.Гафуриның “Кызыл байрак”, С.Сүнчәләйнең “Ихтилал шигырьләре” исемле җыентыклары басылу. М.Гафуриның “Хөррият иртәсе”, “Азатлык хөрмәтенә”, “Курыкмагыз” шигырьләрендә шатлык, көрәшче каһарман белән горурлану һәм дошманнан үч алу хисләренең калку гәүдәләнүе. “Изге юлда” (1918) шигырендә романтик уйланулар, традицион алымнарга яңа эчтәлек салу. Ф.Бурнашның гражданнар сугышы елларында совет яклы газета-журналлар оештыруы, революцион эшләр башкаруы. Иҗатына хас революцион романтизм. “Чәчәктән һәйкәл” (1919), “Ак каен”, “Әҗәл” поэмаларына салынган яңа эчтәлек. Революцион идеяләрне яклауда кулланылган шартлы сурәтлелек, символлар. Иҗатында дини мотивларның дәвам иттерелүе.

    K Яшь буын шагыйрьләр Ш.Фидаи, И.Йосфый, В.Җәлал, Д.Гобәйдиләрнең кан коюны хуплаган, гомуми характердагы иҗатлары.

    Ш.Бабич (1895-1919) иҗаты. Революциягә татар кешесенең мөнәсәбәтен күрсәтү үрнәге буларак “Шәмсия кисәге”, “Хөррият бүләге” шигырьләре. Татар язмышын шартлы-символик формада чагылдырган “Утрау” мәсәле. Татар һәм башкорт милләтләре хакында сүз алып баручы “Ике аккош” мәсәле. Сугыш фаҗигасен ачып бирүче, үзенчәлекле образлар кулланып язылган “Кан шәүләләре”, “Сугыш” шигырләре. Халык җырларына охшатып стильләштерелгән “Курайкайга”, “Башкордостан” әсәрләре.

    K Өлкән буын сүз осталарының инкыйлаби борылышка катлаулы мөнәсәбәте, иҗатларының сүлпәнәюе. “Куанды ил…” шигырендә Дәрдемәнднең революцияне “шайтан төкереге” белән символлаштыруы, үзен үткән гасыр кешесе итеп тасвирлавы.

    С.Рәмиевнең (1880-1926) революцияне хуплап каршы алуы, аңа зур өметләр баглавы. Үзенең көрәштә узган язмышына һәм иҗатына гомуми бәя кебек программ шигыре – “Сүзем һәм үзем”.

    Н.Думавиның (1883-1933) үз тормышына, XX нче йөз башында милли хәрәкәттә катнашкан татар зыялыларының күбесе өчен уртак язмышына бәя бирүче “Тәрҗемәи хәл урынында” язмасы.

    С.Сүнчәләйнең (1880 – 1941) 1919 елда большевиклар партиясенә керүе. Яңа сәясәткә ышанычын белдергән “Ихтилал шигырьләре” (1918), “Революцион шигырьләр” (1920) исемле җыентыклары басылуы. “Интернационал”ны тәрҗемә итүе. Соңрак, хаксызлыктан күңеле сынып, иҗатының сүрелүе.

    XX йөз башы әдәбияты һәм 1917 елдан соңгы сүз сәнгате арасында сәнгатьле фикерләүдә уртаклык һәм аерма.

    Әдәби мирас. Беренче китап. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1991. – Б. 74-101.
    Бабич Ш. Зәңгәр җырлар: Шигырьләр. – Казан: Татар. китап нәшр., 1990.
    Галиуллин Т. Егерменче елларда татар шигърияте. // Мирас. – 1997. – №5. – Б.5 – 27.
    Госман Г. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе. – Казан: КДУ нәшр., 1960.
    Гайнетдин М. Татарская литература зыбких времен (1917 – 1929 гг.). – Казань: Татар. книжн. изд-во, 2001.
    Думави Н. Тормыш сәхифәләре. – Казан: Татар. китап нәшр., 1985.
    Мусабекова Р. Сагит Сунчелей: судьба и творчество. – Казань: ООО изд-во “Уңыш”. – 2001. – С. 157
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап нәшр., 1989. – Б.28 – 50.


    Драматургия

    Тарихи-революцион драмаларның алга чыгуы. Алардагы конфликт һәм герой тудырудагы бертөрлелек. Сюжет корылышындагы схемачылык.

    Ш.Усмановның “Канлы көннәрдә” (1919) драмасында Г.Коләхмәтов традицияләренең дәвам ителүе. Кешенең рухи үсеше проблемасының революцион вакыйгалар яссылыгында яктыртылуы. Дра­ма конфликтының идеяләр бәрелешенә корылуы. Туганлык хисенең дошманлык хисеннән өстен чы­гуы. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешендәге җитешсезлекләр.

    “Яңа кешеләр” (1920) пьесасында Г.Ибраһимовның инкыйлаб тарафдарларын яңа кеше дип ата­вы, аларга хас сыйфатлар. Драмадагы төп һәм ярдәмче конфликтлар. Шәфкатьлелек хисенең нәф­рәт, үч алу хисен җиңеп чыгуы. Әдипнең большевиклар идеологиясен рәхимлелек эчтәлеге белән баетуы.

    Ф.Сәйфи-Казанлының “Дошманнар” (1921) драмасында сыйнфый каршылык, аның сәбәпләре. Ге­ройлар тудыруда сыйнфый ноктадан чыгып эш итү. Вакыйгалар үстерелешенең заман идеологиясе­нә бәйле булуы. Туганлык хисенең сыйнфыйлык хисеннән өстен торуы.

    Мәхәббәт темасына багышлаган пьесаларда традицияләрең дәвам иттерелүе. Мәхәббәт коллизиясенең социаль тигезсезлекне тәнкыйтьләүгә хезмәт итүе.

    М.Фәйзинең “Урал суы буенда” (1917), “Асыльяр” (1918 – 1920) романтик мелодрамаларында саф мәхәббәт хисенең сыйнфый киртәләрне атлап чыгуы. “Ак калфак” (1922) драмасында фаҗигале мәхәббәт тарихының куе романтик буяулар белән тасвирлануы.

    Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” (1917) трагедиясенең традицион сюжетка корылуы. Таһир обра­зына салынган яңа эчтәлек.

    Комедия төренең активлашуы, аның яңа төсмерләргә баюы. Үткән җәмгыятьнең сатира объек­тына әверелүе.

    Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” (1917) комедиясендә халыкчан юмор, романтик күтәренкелек. Мелодраматизм белән комизмның аралашып килүе.

    К.Тинчуринның “Йосыф-Зөләйха” (1917) һәм “Сәяси сакал” (1918, соңгы исеме “Сакла, шартла­масын!”) комедияләрендә комик ситуация һәм сатирик типлар тудырудагы осталыгы.

    Гражданнар сугышы чоры драматургиясендә традицияләрнең дәвам итүе, әдәбиятның яңа за­ман эчтәлеге белән баетылуы.

    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап нәшр., 1989. – Б.68 – 82.
    Ханзафаров Н. Татарская комедия. – Казань: Фән, 1996.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.

    1920 еллар әдәбияты

    1920 елда татар халкына “кысылган” автономия бирелү. 1921 елда татар теленең дәүләт теле дип игълан ителүе. Вакытлы матбугат үсеше. Мәгариф комисариаты каршында Гыйльми үзәк төзелү. Дәүләт театры ачылу. Төрле әдәби күмәклекләр оешу. (“Завод”(1923), “Часовой”, “Октябрь”, (1924), “Сулф” (1924). Футуризм (Г.Кутуй) , имажинизм (К.Нәҗми) кебек әдәби күренешләр барлыкка килү.

    Рәсми оешмаларның язучыларны рәсми рәвештә өч төркемгә аеруы. Октябрь революциясенә кадәр иҗат иткән классик әдипләргә карата кимсетүле мөнәсәбәт урнашу.

    1928 елда ТАПП оешу, аның эшчәнлеге. “Атака” журналының иҗат йөзе, төп максат-бурычлары. Әдәбият тирәсендәге идеологик көрәшнең сүз сәнгате үсешенең табигый барышын тоткарлавы.

    Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне. Иҗат методы, өслүп мәсьәләләрен аңлатуда чикле карашлар. Татар әдәбиятының электән килгән үзенчәлекләрен, милли рухны кире кагуның тискәре нәтиҗәләре. Төрки әдәбиятлар белән бәйләнешнең чикләнә бару. Татар әдәбиятының рус әдәбиятына, мәдәниятенә йөз тотарга тиеш булуы.

    Әдәбиятның “партия эшенең состав өлеше” булып әверелүе, социаль заказ үти башлавы. Иҗат ирегенең кысылуы. Чынбарлыкны бозып күрсәтүгә юл куелу. Әсәрләрне сыйнфый ноктадан чыгып бәяләү көчәю, сәнгатьлелеккә таләпнең кими баруы.

    20 еллар ахырында яңалифка күчәргә мәҗбүр булу. Аның мәдәни һәм әдәби тормышка ясаган тискәре нәтиҗәләре. Татар әдипләренең яңалифка күчү мәсьләсенә карата карашлары.

    Әдәбиятның зур югалтулар кичерүе (Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Ф.Әсгать, М.Фәйзи). Сүз сәнгате мәйданына яңа талантлар килүе (Х.Туфан, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй һ.б.).

    Галимуллин Ф. Әле без туганчы… – Казан: Татар. китап нәшр., 2001. – 320 б.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап нәшр., 1989.


    Поэзия

    Илдә башланган иктисади сәясәт нәтиҗәсендә поэзиядә хезмәт темасының урын алуы. Эш образының эчтәлеге үзгәрү. Игенче образын тудыруда традицион сурәтләр, гомуми сызыклар, риторик стиль. Әсәрләрдә якты киләчәккә ышанудан туган эшче хезмәтенә мәдхия укылу, аның көченә соклану (Н.Исәнбәт, Г.Камал, К.Нәҗми, М.Гафури һ.б. авторларның шигырьләре).

    20 елларның II яртысында Х.Туфанның татар поэзиясенә алып килгән яңалыгы: “Урал эскизлары” (1926), “Ике чор арасында”, (1927), “Башлана башлады” (1927), “Бибиевлар” поэмаларының тема, композицион һәм тел-стиль үзенчәлекләре.

    Гыйсъянчылык күренеше, тамырларының классик көнчыгыш әдәбиятына барып тоташуы. 20 еллар гыйсьянчы героена хас сыйфатлар (Һ.Такташ “Гыйсъян” (1923), “Нәләт” (192), “Мәңгелек әкият” (1923), “Такташ үлде”, А.Шамов “Ләгънәтләр әйтәм…!” (1923), К.Нәҗми “Ике ант” (1922), З.Бәширова “Миңа” һ.б. шигырьләр). Сурәтлелектә әдәби-романтик шартлылык, гадәттән тыш арттырулар, ясалмалылык.

    Лирика һәм сәясәт мөнәсәбәте. Х.Туфан, Ә.Фәйзи, Д.Фәтхи лирикасында көрәшнең үрелеп баруы. Ш.Маннурның “Сагыну җыры” (1928), “Соңгы уйлар” шигырьләренә вульгар социолизмның тупас бәясе.

    Романтик сурәтлелек чарасы буларак мифологик символчылык, аның яңа эчтәлек белән баетылуы. Мифологик символлар куллану тирәсендәге бәхәсләр, “яңа шигырь” тарафдарларының тискәре мөнәсәбәте (Һ.Такташ “Газраилләр” (1916), “Күктән сөрелгәннәр”(1918), “Җир уллары трагедиясе” (1923), К.Тинчурин “Зар” (1923), М.Җәлил “Кабил һәм Һабил” (1923), “Яңа тарихы әнбия”, М.Гафури “Күк җырлары” (1923) һ.б.).

    1921 елгы ачлык фаҗигасе, аның сәбәпләре. Ачлык күренешен чагылдыруда шартлылык, символлар, натуралистик буяулар, (М.Гафури “Кеше ашаучылар”, “Ачлык”, Ә.Сәгыйди “Ачлык көннәрдә”, Һ.Такташ “Җир уллары трагедиясе”).

    Иҗат методлары, алымнар. Яңа тормышны сурәтләүдә реализм, романтизм, модернизм, натурализмның аралашып яшәве. Яңа чагыштыру, сынландыру, метафоралар эзләү.

    Неомодернистик күренешләр. Имажинизм тарафдары К.Нәҗминең “Таш кала фаҗигасе” (1923) поэмасында томанлы чынбарлыктан ерак куе сурәтләр куллануы. Г.Кутуйның футурист шагыйрь В.Маяковский шигырьләре үрнәгендә катлаулы формаларга, сынландыруларга мөрәҗәгать итүе (“Көннәр йөгергәндә” (1924) җыентыгы).

    Символизм һәм Һ.Такташның романтик шигърияте. “Таң кызы” (1921), “Урман кызы” (1922), “Зәңгәр күзләр” (1923), “Кояш күктә шулай мәңге йөзәр” (1923) шигырьләре белән А.Блокның “Стихи о Прекрасной даме” шигъри бәйләме арасында фәлсәфи, әхлакый, сурәтле чаралар якынлыгы һәм аермасы.

    Әхлак, гаилә, мәхәббәт темасы турында бәхәсләр. Т.Ченәкәй (“Алимент”), Г.Теләш (“Көн тәртибе семья турында”) шигырьләрендә мәхәббәткә тупас караш. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында Һ.Такташның ирекле сөюне инкарь итүе, хатын-кызны ана буларак данлавы.

    Лиро-эпик поэзиянең үсеш алуы. Поэма, балладаларда яңа сыйфат үзгәреше барлыкка килү. М.Гафури, Һ.Такташ һәм Х.Туфанның поэма жанрын үстерүгә керткән өлеше.

    Егерменче елларның икенче яртысында М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, Ә.Исхак, С.Баттал, Ә.Ерикәй кебек шагыйрьләр иҗатының алга чыгуы. Алар иҗатында стиль һәм образ төрлелеге.

    Госман Х. Егерменче елларда татар поэзиясе. – Казан: КДУ нәшр., 1964.
    Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте. // Мирас. – 1997. – № 5. – Б.5 – 27.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап нәшр., 1989. – 566 б.
    Халит Г. Шагыйрь. Чор. Герой. – Казан: Татар. китап нәшр., 1971. – 184 б.
    Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы. – Казан: Татар. китап нәшр., 1980 – ??? б.
    Рәми З. Катлаулы чор һәм шагыйрь язмышы: Ә.Сәгыйдинең тууына 100 ел. // Ватаным Татарстан. – 1995. – 25 апрель.

     

    Һади Такташ

    (1901 – 1931)

    Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле.

    Башлангыч чор иҗаты (1916 – 1923). Шагыйрьнең эзләнүләре, иҗат юнәлешендәге үз­гәрешләр. Әсәрләрендә романтизм, символизм. Иҗтимагый тигезсезлекне, сугыш афәтләрен үзенчә­лекле чагылдыруда абстракт дини-мифологик һәм космик образларга мөрәҗәгать итүе (“Газраил­ләр”, “Күктән сөрелгәннәр”). “Җир уллары трагедиясе”ндә, дини легенданы төп сюжет итеп, шул чор проблемаларын күтәрүдә модернистик әдәбият билгеләре. Әсәрдә урын һәм ике төрле ва­кыт. Кабил, Идея, хәнҗәр образларына салынган эчтәлек. Байронның “Мистерия” (“Каин”) әсәре белән чагыштырма анализ.

    Тормыш гаделсезлеге белән килешмәүче гыйсъянчы герой (“Гыйсъян”, “Үтерелгән пәй­гамбәр”, “Такташ үлде”). Мәхәббәт хисләрен чагылдыруда романтик шартлылык, символлар (“Таң кы­зы”, “Урман кызы”, “Зәңгәр күзләр”). Һ.Такташ иҗатына Г.Рәхим бәясе. Бу чор поэзиясенең поэтик новаторлыгы.

    Иҗатының икенче чорына (1924–1931) хас төп үзенчәлекләре. “Сыркыды авылы”, “Әй­дә, энем”, “Ай кебек без озак яшәмәбез”, “Ак чәчәкләр”, “Сукин сын”, “А, партия” шигырьләрендә объектив һәм субъектив эчтәлек. Чорга бәясен белдерүдә автор кулланган символлар һәм алым­нар.

    Һ.Такташның поэма жанрындагы тәҗрибәләре. “Алсу” поэмасында яңа чор хатын-кызының идеаль сурәтен, эчке һәм тышкы матурлыгын ачу осталыгы. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын­да яшьлек, мәхәббәт, ана булу хисләренә дан җырлавы. Ирекле мәхәббәтне инкарь итүе. Әсәрнең сәнгатьчә эшчәнлеге. “Киләчәккә хатлар” поэмасының үзенчәлекле формасы. Пролетариат идеоло­гиясе һәм кешеләр аңында туган каршылыкның чагылышы. Авторның матур киләчәккә ихлас ышануы. Заман тудырган гаделсез күренешләрне фаш итүе. Поэманың исеме метафорик яңгыраш алуы.

    Һ.Такташ драматургиясендә заман рухының тасвирлануы. “Камил” драмасында сыйнфыйлык хисләренең туганлык мөнәсәбәтләре белән каршылыкка килүе. “Югалган матурлык” әсәрендә илдә хакимлек итүче идеология белән тормыш дөреслеге арасындагы каршылык. Чор тәнкыйтенең пьеса­га хаксыз бәяләмәсе.

    Һ.Такташ иҗаты һәм вульгар социологизм.

    Әхмәдуллин А. Яңалык алып килгән драмалар // Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә. – Казан: Татар. китап нәшр., 2002. – Б.54 – 59.
    Бәйрәмова Ф. Үтерелгән пәйгамбәр // Аргамак. – 1995. – № 10 – 11.
    Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. – 1997. – № 5. – Б.5 – 27.
    Госман Х. Егерменче елларда татар поэзиясе. – Казан: КДУ нәшр., 1964.
    Рәхим Г. Нәләтләр шагыйре. // Мирас. – 1996. – № 1 – 2.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. –Казан: Татар. китап нәшр., 1989. – Б.138 – 156.
    Халит Г. Шагыйрь. Чор. Герой. – Казан: Татар. китап нәшр., 1971. – 184 б.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.

     

    1920 еллар прозасы

    Социалистик реализм иҗат методына буйсынмаган әдәби мирас: Г.Исхакый, Ф.Туктаров, М.Би­гиев, Һ.Атласи иҗатларының инкарь ителүе.

    Г.Рәхимнең “Идел” (1922) повестенда авторның үз халкын "канаты сынган акчарлакка" тиңләве. Әсәрдә хронотоп бирелеше, фәлсәфи, психологик һәм иҗтимагый катламнар, символлар. Иҗат мето­ды. Г.Ибраһимовның повестьне “черек буржуа рухлы” әсәр дип атавы.

    1921 елгы ачлык фаҗигасенең К.Нәҗминең “Тукран даласы” хикәясендә, Г.Ибраһимовның “Адәм­нәр” повестенда төрле сәнгать чаралары ярдәмендә тасвирлануы. “Адәмнәр” повестена Ш.Усманов бәяләмәсе.

    Ф.Әмирхан көндәлекләрендә язучының рухи һәм матди кыенлыкта яшәве, җәмгыятьтә гаделсезлек­ләр башлануының язылуы.

    Яңа җәмгыять кануннарының яшәп килүе гореф-гадәтләргә, яшәү тәртипләренә карата тискәре тәэсирен сурәтләгән “Шәфигулла агай” (1924) повесте. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар, фаҗигале­лек. Ирония һәм гипербола алымнары.

    Революция һәм гражданнар сугышы темасы, яңа кеше концепциясе. Ш.Усмановның “Ил кы­зы”, “Краском мәхәббәте” (1923), “Митинг” (1928) хикәяләрендә көрәш һәм мәхәббәт роматикасы. Революцион аскетизм күренешләренең чагылышы. А.Шамовның “Рәүфә”, “Днепр буенда” әсәрлә­рендә яңа кешенең азатлык һәм бәхет өчен көрәше, әхлакый мөнәсәбәтләрнең чагылышы.

    Авылда коллективлашу чоры башлануның әдәбиятка яңа тема һәм геройлар алып килүе. Г.Ибраһи­мовның “Тирән тамырлар” (192.) романында тыныч тормыш шартларындагы сыйнфый көрәш, герой­ларның соңиаль яктан бәяләнүе, яңа тормыш төзүчеләрнең өстен чыгуы, партия җитәкчеләренең эшчәнлеген тасвирлауга зур урын бирелү. Романның символик исеме. Иҗат методы. Жанры.

    Г.Толымбайның “Нигә кыр үрдәге булганнар” (1927) хикәясендә ата-ана һәм бала арасындагы кат­лаулы мөнәсәбәт аша җәмгыятьтәге яшәеш проблемаларын яктырту; әсәрдәге фаҗигалелек һәм исемгә салынган фәлсәфи мәгънә. “Кара такта янында” (1930) хикәясендә революциянең сыйнфый көрәшнең җәмгыятьне, милләтне икегә бүлү фаҗигасенең укытучы Ярхәм язмышында психологик нечкәлек белән тасвирлануы. Кара такта символы.

    Революциягә кадәрге тормышны тасвирлаган әдәби иҗат: Шәхес һәм тирәлек мөнәсәбәтен сурәтләгән әсәрләр. Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”, М.Гафуриның “Кара йөзләр” әсәрләрендә татар тормышында булмаган хәлләрне тасвирлау. “Шагыйрьнең алтын приискасында” (М.Гафури) повестенда үткән тормышны шул чор күзлегеннән чыгып тасвирлау.

    Шәхес язмышына тарихи вакыйгаларның йогынтысын чагылдыруда М.Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” тарихи романнары

    Юмор-сатира өлкәсендәге эзләнүләр. Сатирик хикәяләрдә Ш.Камал, Ф.Әмирхан традицияләре­нең дәвам иттерелүе. Сатирик тәнкыйтьләү объектлары. Г.Газизнең “Скрипкачы Хөсәен”, “Әхмәт байның тәһарәте” (1922) , “Фаҗигале төннәрдә” (1923) хикәяләрендә комик ситуацияләр. Фелье­тон элементлары. Персонажларның кешелек сыйфатлары. Әдипнең сатирик буларак осталыгы.

    Г.Толымбайның “Фамилия ясаучылар” (1926), “Саматов” (1926), “Ослан манаралары” (1927), “Әтәч­ләр сугышы” (1928) хикәяләренең көлкеле ситуациягә корылуы, психологик нечкәлеге. Сәяси-фәл­сәфи көче.

    Азизова Г. Г.Рәхим – тормышы һәм иҗаты. // Фәнни Татарстан. – 2003. – № 2. – Б.52 – 59.
    Заһидуллина Д. Кереш сүз. // Рәхим Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. китап нәшр., 2004. – Б.7 – 35.
    Таһиров И. Ачлык фаҗигасе. // Мирас. – 1996. – № 4.
    Рахман Р. Җитмеш елдан соң очрашу. // Толымбай Г. Сайланма әсәрләр. –Казан: Татар. китап нәшр., 2000. – Б.5 – 23.
    Рәхим Г. Идел. // Мирас. – 1992. – № 7. – Б.18 – 29.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап нәшр., 1989. – Б.156 – 181.
    Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда. // Фән һәм мәктәп. – 1999. – № 9 – 10. – Б.95 – 97.

     

    Галимҗан Ибраһимов

    (1887 – 1938)

    Әдипнең 1917 елга кадәрге иҗатына хас төп үзенчәлекләр. Революциядән соңгы идея-эсте­тик карашларындагы үзгәрешләр.

    Совет чоры иҗатында сыйнфый тигезсезлекне һәм революцион көрәшне сурәтләү. Иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү, кешелекнең иң бөек омтылышы итеп күрсәтү: “Яңа кешеләр”, “Кы­зыл чәчәкләр”, “Тирән тамырлар” әсәрләре. Аларда күтәрелгән мәсьәләләр. Төп тема һәм образ­лар.

    “Кызыл чәчәкләр” повестенда вакыйга-метафора. Геройлар язмышының, холык-фигыленең соци­аль чыгышка бәйле тасвирлануы. Күл образы. Дуслыкка тугрылык һәм хыянәт. Дуслык хисенең сыйн­фыйлык хисеннән өстенлеге. Повестьта реализм һәм романтизмның синтезы.

    “Татар хатыны ниләр күрми” повестенда вакыйга-метафора; кабатланып килүче вакыйгалар, Фаҗига­лелек. Иҗтимагый һәм психологик катламнар. Гореф-гадәт , йолаларның мул бирелеше. “Казак кызы” романында кеше язмышы һәм милли кануннарның үзара бәйләнеше. Әсәрнең проблематикасы. Соци­аль һәм психологик анализ тирәнлеге. Тел-стиль үзенчәлеге.

    Язучының кайбер әсәрләрен үзгәртеп эшләве. Моның уңай һәм тискәре яклары.

    Татар әдәбиятын, мәдәниятен, фәнен һәм матбугатын үстерүгә керткән өлеше. Гыйльми үзәк җи­тәкчесе буларак эшчәнлеге. Октябрьга кадәрге әдәби мирасны бәяләүдә берьяклылыгы.

    Баттал Г. Миражга алданган язучы: Г.Ибраһимов турындагы хатирәләрдән. // Татарстан. – 1995. – № 7 – 8. – Б.102 – 108.
    Бәширов Ф. Ачыла тарих битләре / Әдәби мирас. – Казан: Татар. китап нәшр., 1997. – 4 кит. – 128 – 130 б.
    Әхмәдуллин А. Г.Ибраһимов һәм татар драматургиясе. // Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Татар. китап нәшр., 1980. – Б.165 – 177.
    Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман: Мәкаләләр җыентыгы. – Казан: Фикер, 2003. – 270 б.
    Мостафин Р. Г.Ибраһимовның соңгы көннәре. // Казан утлары. – 1990. – № 7. – Б.166 – 171.
    Садыкова А. Осталык тамырлары халыкта // Казан утлары. – 1991. – № 3. – Б.153–156.
    Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда … //Фән һәм мәктәп. – 1999. – № 9 – 10. – Б.95 – 97.
    Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1964
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучы өчен кулланма: - Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.

     

    Мәҗит Гафури

    (1860 – 1934)

    Шагыйрь, прозаик һәм драматург М.Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты. Идея-эстетик карашларындагы үзгәрешләр. Мәгърифәтчелектән милли һәм социаль азатлык карашларына килүе. Шигъриятендә революцион чынбарлыкны мактавы, сыйнфый көрәшкә чакыруы (“Кызыл байрак”, “Хөррият иртәсе”, “Курыкмагыз”, “Эшче” һ.б.). Публицистик стильнең көчле булуы.

    Прозада үткән тормышка мөрәҗәгать итүе. Тема һәм жанр төрлелеге. Иҗат методы. “Кара йөзләр” (1927) повестенда сюжетны ике этапка бүлеп карау. Галимәне драматик хәлгә китергән сәбәпләр. Әсәрнең психологизмы. Дин әһелләрен сурәтләүдә чор тәэсире. “Шагыйрьнең алтын приискасында” (1930) повестенда автобиографик җирлек. Вакыйгалар катламы. Әсәрнең фокусы. идеясе. Авторның Дәрдемәндкә мөнәсәбәте. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

    М.Гафуриның татар драматургиясе һәм татар операсы үсешенә керкән өлеше.

    Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан: Татар. китап нәшр., 1987. – Б.3 – 28.
    Садирова А. М.Гафури һәм Дәрдмәнд (“Шагыйрьнең алтын приискасында” мисалында) / Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре. 2 чыг. – Казан, 2002. – Б.173 – 176.
    Хатипов Ф. Күңел дөньясы һәм иҗтимагый тормыш /Татар әдәбияты мәсьәләләре. 7 җыентык. –Казан: Татар. китап нәшр., 1976. – Б.17 – 21.


    Шәриф Камал

    (1884 – 1942)

    Язучының Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатына кыскача күзәтү. Тормышы. Әдәби, иҗтимагый һәм публицистик эшчәнлеге.

    Әсәрләрендә сыйнфый көрәшне, заман темаларын яктыртуы. “Таң атканда” (1927) романында татар крестьяннарының революциягә килү юлын күрсәтүе. Әсәрнең сәнгатьчә яңалыгы. Реализм белән сатираның табигый синтезы.

    Яңа тормыш өчен көрәшне тасвирлаган “Матур туганда” (1937) романы. Чор идеологиясенә өстенлек бирү. Геройларны сыйнфый күзлектән чыгып бәяләү. Традицион сюжет һәм конфликт. Иҗат методы. Роман исеменә салынган мәгънә. Әсәрнең субъектив эчтәлеге. Матурлык туганда барлыкка килгән яманлык. Композиция һәм стиль үзенчәлеге.

    Ш.Камал – драматург. Образлар тудыруда сыйнфыйлык принцибының өстенлек итүе. Конфликтлар кору үзенчәлеге. “Козгыннар оясында”, “Габбас Галин”, “Таулар”, “Ут” драмаларында вакыйгаларны тасвирлауда схемачылык. Әсәрләргә сәнгатьчә анализ.

    Сәнгатькәр буларак катлаулы идея-эстетик эволюция кичерүе.

    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1989. – Б.401–416.
    Нигматуллина Ю. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литературы. –Казань. “Фән”, 1997.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.

     

    Шамил Усманов

    (1898 – 1937)

    Тормыш юлы, революцион көрәш җырчысы булуы. “Канлы көннәрдә” (1919) драмасының язылу тари­хы. Шәхес белән революциянең үзара мөнәсәбәтенә корылган конфликт. Пьесаның агитацион рух­лы әсәр булуы.

    “Ил кызы” (1923), “Краском мәхәббәте” (1923) хикәяләрендә хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын, мәхәббәтне көрәш белән бәйләп карау. Әсәрләрдәге көрәш романтикасы. “Ил кызы” хикә­ясендә метафора буларак мич образы.

    “Гает корбаны” (1924) хикәясендә Хәйрүш агай образы, аның дөньяга карашының үзгәрү сәбәбе. Сәнгать чарасы буларак вакыт.

    Гражданнар сугышы чынбарлыгын һәм мадьяр-татар легионының батыр көрәшчеләрен реалистик һәм романтик буяулар аша тасвирлаган “Легион юлы” (1921 – 1935) повесте. 30 елларда әсәрнең сә­яси хаталар барлыгында, милли чикләнгәнлектә гаепләнүе.

    Маҗаралы әсәрләр өстендә эшләве. Мавыктыргыч сюжетка нигезләнгән “Памирдан радио” (1925) повесте. “Кичеккән фәрман” драмасында сурәтләнгән вакыйгаларның дәүләтчелегебезне тө­зү тарихын күзаллауга бәйләнешле әһәмияте.

    Ш.Усмановның Татарстан җөмһүриятен ныгытуга, мәдәниятен үстерүгә керткән эшчәнле­ге. Публицистикасы. Ш.Усманов образы – театр сәнгатендә. Тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы яңа мәгълүматлар.

    Әхмәдуллин А. Дөреслеккә ирешү юлында. – Казан: Татар. китап нәшр., 1993. – Б. 234-241.
    Гиззәтуллин И. Язучы – каһарман: Ш.Усмановның тууына 100 ел. // Казан утлары. – 1998. - № 12.- Б.158-163.
    Сәгъди Г. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. –Казан, ??? 1930.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1989. – Б.225 – 239.
    Яхин А. Шамил Усманов // Казан утлары. – 1988. - № 11. – Б. 150-152.

     

    Драматургия

    1922 елда Татар Академия театры оешу. Драма жанрында К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ш.Камал, Һ.Такташ, Н.Исәнбәт һ.б.ның иҗат итүе. Сәхнә сәнгате тирәсендәге бәхәсләр. Театр үсешенә уңай йогынты ясаган чаралар.

    Романтик драма һәм трагедияләрнең алга чыгуы. Ф.Бурнаш “Хөсәен мирза”, К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”, “Ил”, “Зар”, Һ.Такташ “Җир уллары трагедиясе” һ.б. Әсәрләрнең романтик рухы, проблематикасы. Дини –мифологик легендалар һәм образлар. Сәнгатьчә эшләнешләре.

    Көнкүреш комедияләре: К.Тинчурин “Американ”, “Җилкәнсезләр”, Ф.Бурнаш “Камали карт”, И.Рәми “Милләт мәҗлесе”, Н.Исәнбәт “Һиҗрәт”. Жанр үзенчәлекләре. Сатирик образ тудыруда яңа алымнар һәм тарихи-фәлсәфи эчтәлек. Форма төрлелеге.

    Драма төре. Тарихи (М.Галәү “Пугач явы” (1926), Г.Кутуй “Казан” (1927), К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”, “Ил”, Т.Гыйззәт “Наемщик” (1928) һ.б.) һәм социаль драмалар (Һ.Такташ “Күмелгән кораллар”, “Камил”, Ш.Камал “Ут” (1928), “Козгыннар оясында” (1929) һ.б.

    Әхлак мәсьләсе яктырткан пьесалар: Һ.Такташның “Югалган матурлык” (1928) драмасы, К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад” (1928), Н.Исәнбәтнең “Портфель” (1928) һ.б. комедияләре. Аларның сәнгатьчә эшләнешләре.



    Кәрим Тинчурин

    (1887 – 1938)

    К.Тинчурин – талантлы драматург, артист, режиссер һәм прозаик.

    Иҗатының башлангыч чоры. Драма жанрыннан комедиягә күчү сәбәпләре. “Беренче чәчәкләр” әсәрендә күтәрелгән милли һәм социаль тигезсезлек мәсьәләсе. “Назлы кияү” комедиясендә сатирик типлар. “Соңгы сәлам” драмасының әһәмияте. “Сакла шартламасын!”, “Йосыф-Зөләйха”, “Тутый кош” әсәрләрендә сатира алымнары.

    Октябрь инкыйлабыннан соң татар профессиональ театрын оештырудагы һәм үстерүдәге эшчәнлеге. Сатира һәм комедия остасы булып җитлегүе. “Американ” (1923), “Җилкәнсезләр” (1926) социаль-сәяси драмаларында сатирик типлар. Әсәрләрнең конфликты. Сәнгатьчә эшләнеше. Субъектив эчтәлеге.

    Музыкаль драмалар иҗат итүдәге активлыгы. “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Ил”, “Кандыр буе” музыкаль драмалары. Аларның проблематикасы. Сәнгатьчә эшләнеше. Вульгар социалогизм йогынтысы. К.Тинчурин белән С.Сәйдәшевның иҗади хезмәттәшлеге.

    “Зар” (1922 – 1923) трагедиясендә дини-мифологик образларның фәлсәфи эчтәлеге. Гүзәллек категориясе. Романтизм юнәлеше.

    “Хикмәтле доклад” (1928), “Кандыр буе” (1931), “Алар өчәү иде” (1935) пьесаларында шул чорга хас проблемаларның чагылышы. “Конфликтсызлык теория”сенең К.Тинчурин иҗатына тәэсире. Вульгар социологизм йогынтысы.

    К.Тинчурин – хикәя остасы. “Хәкимҗан агай” (1916), “Искәндәр” (1917) хикәяләрендә фаҗигалелек. “Юбилей” “Ак чирбик” әсәрләрендә сатирик алымнар. “Мәрҗаннар” автобиографик әсәрендә кеше язмышының социаль көрәштәге фаҗигасен күрсәтү ягыннан Сөләйман образы.

    К.Тинчурин иҗаты турында әдәбият фәне һәм тәнкыйть.

    Батулла Р. Аның белән янәшә… // Казан утлары. – 1997. – № 9. – Б.148–153.
    Игламов Р. Выдающийся драматург. – Казань: Татар. книжн. изд-во, 1987. – С. 112.
    Нуриев Р. “Зәңгәр шәл” мелодрамасында конфликтлар төенләнеше. // Нуриев Р. Татар классик драматургия поэтикасы. Монография. – Казан: ??? 1999. – Б.174 – 179.
    Җәләлиева М. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: ???, 2001. – Б.42 – 47.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.

     

    Мөһаҗирлек әдәбияты

    1917 елгы Октябрь революциясеннән соң чит илгә китәргә мәҗбүр булган әдипләр һәм сәясәтчеләр: С.Максуди, Й.Акчура, М.Бигиев, Г.Исхакый, Ф.Туктаров, З.Кадыйри, С.Гыйффәт һ.б. Алар тормышының һәм иҗатының өйрәнелү дәрәҗәсе.

    Сания Гыйффәт (1899-1957) – шагыйрә, прозаик, педагог, драматург, публицист һәм әдәбиятчы.

    Октябрь революциясенә кадәрге поэзиясендә мәхәббәт темасының (“Син булмасаң”, “Мин сөям”), фәлсәфи, милли, иҗтимагый мәсьәләләрнең (“Алданган”, “Өмидсезләнгәндә”); дини мотивларның (“Табигатькә карап”) урын алуы. Шигырьләрендәге заман рухы, кызыклы сурәтләр, сәнгати алымнар.

    Мөһаҗирлек ләверендә төрле жанрларда эшләве, иҗатында төрки бердәмлек идеясенең калку чагылышы. “Углымнын җыры” шигырендә лирик каһарманның рухи халатен бирүдә стиль һәм интонацион хәрәкәтчәнлек. И.Гаспралыга, Г.Исхакыйга багышланган мәдхия-мәрсияләре: “Исмәгыйль бабага”, “…Гаяз әфәндегә багышлыйм”.

    “Тормыш көзгесе” (1937) драмасында мәхәббәт, гаилә мәсьәләләренең чор фаҗигасе, милли тарих белән үреп бирелүе. Әсәрнең символик исеме.

    “Яңа милли юл”, “Милли байрак” басмаларында публицистик һәм әдәби-тәнкыйди язмалар, шигырьләре белән актив катнашуы.

    Педагогик эшчәнлеге. Балаларга белем, тәрбия бирү һәм милли рухны үстерү юнәлешендә “Уку китабы”ның әһәмияте.

    С.Гыйффәтнең милли рухлы әдәби традицияләре Гәүһәр Туганай, Ләбиб Каран, Исфәндияр Ишгай, Минһаҗ Исмәгыйли, Наилә Бинарк һ.б. мөһаҗирлектәге әдипләр тарафыннан дәвам иттерелүе.

    Гайнутдинов Р. Тюрко-татарская полит. эмиграция н. XX в. – 20-30 г.г. – Казань. 1997
    Миңнегулов Х. Сания Гыйффәт // Сөембикә. - 1991. - № 2. – Б.20.
    Миңнегулов Х. Янә Сания Гыйффәт хакында // Сөембикә. – 1992. - № 12. – Б. 18-20
    Миңнегулов Х. “Аһ, бу язмыш…ник шулай?” Шагыйрә Сания Гыйффәтнең иҗат портреты // Мәйдан.- 2004. - № 3. – Б. 96-113.
    Рәмиев З. Сания Гыйффәт Кадыйрия. Шигырьләр // Мирас. – 1998. – № 9. – Б. 23-25.



    Гаяз Исхакый

    (1878 – 1954)

    Г.Исхакыйның 1917 елгы Февраль революциясен уңай каршылавы. “Идел-Урал мөхтарияте”н төзү эшендә күп көч куюы. Октябрь инкыйлабын кабул итә алмавы. Мөһаҗирлек дәверендәге сәяси эшчәнлеге. “Милли юл” (1928 – 1929), “Милли байрак” (1935 – 1945) исемле газета һәм җурнал чыгаруы. Татарларның милли-азатлык хәрәкәте турында “Идел-Урал” (1933, Париж) хезмәтен язуы.

    Әдәби иҗаты. “Дулкын эчендә” (1920 – 1937) драмасында 1914 – 1918 еллардагы тарихи афәтләр асылын гади кешеләр язмышы мисалында тасвирлавы. Традицион ата-ана һәм бала конфликтын яңа “хакыйкатьнең ике яклылыгы” фәлсәфәсе рухында хәл итүе. Разыянең эчке дөньясын ачуда кулланылган алымнар. Исхакыйның Русиянең чит җирләрне яулап алу сәясәтенә ризасызлык белдерүе. Драманың символик исеме.

    “Өйгә таба” (1922) повестенда тарихи вакыт һәм урын. Милли тигезсезлек проблемасының татар полковнигы М.Тимергалиев язмышында ачылуы. Төп каһарманның “рухи уянуы”, моның сәбәпләре. Повестьта төрки бердәмлек идеясе. Милләт язмышында хатын-кызның ролен югары бәяләү. Әсәр исеменә салынган мәгънә. Повестьтагы психологик алымнар һәм импрессионистик стиль.

    “Локман Хәким” (1923) әкият-антиутопиясе. Локман Хәким образының прототибы. Исхакый алдан хәбәр биргән афәтләр. Әсәрнең төзелеше. Идеясе.

    “Көз” повестенда (1923) ике мәхәббәт тарихы мисалында күтәрелгән проблемалар. Нәфисә образын ачудагы әдәби чаралар. Көз исеменә салынган фәлсәфи мәгънә.

    “Җан Баевич” (1923) әсәренең комедия жанрының “фарс” төренә якын торуы. Хәрәкәт һәм көлкенең аерылгысыз бербөтен булуы. Комедиянең конфликты, сюжет баскычлары, проблемасы.

    Казан ханлыгының оешу дәверен гәүдәләндергән “Олуг Мөхәммәд” тарихи драмасы (1944 – 1947). “Идегәй” дастанын бастыруны тыйган совет режимына каршы язылган булуы. Драмадагы тарихилык. Олуг Мөхәммәд образының рус дәүләте, ханлыктагы башка кешеләр, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәттә яктыртылуы, гадел идарәче итеп сурәтләнүе. Әсәрдә Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыкларының дөнья тарихында тоткан урыны югары бәяләү.

    Г.Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты.

    Ганиева Р. Гаяз Исхакый иҗаты. Махсус программа. // Мирас. – 1998. – № 5.
    Миңнегулов Х. Исхакый мөһаҗирлектә. – Казан: “Таң-Заря”, 1999.
    Мусин Ф. Гаяз Исхакый: Монография. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1998.
    Сәхәпов Ә. Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты. – Казан, 1997.


    1930 еллар әдәбияты

    Ил күләмендәге үзгәрешләр, яңа төзелешләр. Чорның караңгы яклары, хосусый милекне юкка чыгаруы.

    Әдәбиятның коммунистлар фиркасе сәясәтенә буйсындырылуы. ВКП(б) үзәк комитетының “Әдәбият - сәнгать оешмаларының үзгәртеп кору турындагы (1932) карарының нәтиҗәләре. Татарстан һәм СССР язучыларының I съездлары (1934) . Аларда кабул ителгән карарлар. “Совет әдәбияты” дигән төшенчәнең асылы. Социалистик иҗат методының кабул ителүе. Моның әдәби иҗатка тискәре тәэсире. Сыйнфый мәнфәгатьләрнең үзәктә торырга тиешлеге. Тәнкыйтьтә вульгар социологизмның ныгуы. Милли әдәбият традицияләренең йомшаруы. Иҗат ирегенең чикләнүе. Илдә репрессияләр башлану. Хаксызга кулга алынган татар әдипләре. Төрмәләрдә иҗат ителгән әсәрләр.

    1940 елның 1 гыйнвареннан төрки телле халыкларның язуларын рус алфавитына көчләп күчерү. Моның әдәби, мәдәни, мәгариф эшенә китергән зур зыяны.
    Поэзиядә Х.Туфан, Ә.Фәйзи, С.Баттал, М.Җәлил, Ш.Маннур, Ф.Кәрим, С.Хәким, Ә.Ерикәй һ.б. ның иҗат итүе. Актив җанрлар. Әдәби альманахлар. Бу чор поэзиясенең төп җитешсезлеге. Яңа каһарманга хас сыйфатлар.

    Идеологик кысулардан китү юллары. Иҗади эзләнүләр. Халык иҗаты өлгесенә таяну. Х.Туфанның “Ак каен” (1933), Ә.Фәйзинең “Умырзая” (1933) М.Җәлилнең “Сагыну” (1936) С.Хәкимнең “Юксыну” (1938) лирик шигырьләре. Җыр жанрының активлашуы.

    Поэма һәм баллада жанрларының яңа сыйфатлар белән баюы. Ә.Фәйзинең “Флейталар” (1933), М.Җәлилнең “Хат ташучы” (1938), Ф.Кәримнең “Тавышлы таң” (1933), “Җиденче мич” (1931), С.Батталның “Мөсәллим” (1934), Х.Туфанның “Ант” (1935), С.Хәкимнең “Шагыйрьнең балачагы” (1940), “Пар ат” (1939) поэмаларында, Ә.Фәйзинең “Дала һәм кеше” (1936), “Кара таш ник дәшми ?” (1940), Х.Туфанның “Тимер турында баллада” (1938) һ.б. балладаларында тормыш материалы, жанр үзенчәлеге, композицион билгеләр.

    Х.Туфан иҗатындагы эзләнүләр, үзгәреш яңалыклар. “Ак каен” (1933), “Канатлар” (1933), “Озату” шигырьләрендә халыкчанлык, метафоралар. “Очрашырбыз әле” (1940) әсәрендә фәлсәфи уйланулар.

    Ә.Фәйзи поэзиясендә халыкчанлык, лиризм, фәлсәфи тирәнлек (“Флейталар” (1933), “Шәһәрдә яз” (1934), “Яшьлек (1938), “Умырзая” (1933), “Кыр казлары” (1940) һ.б.

    Табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр, фәлсәфи карашлар. Ш.Маннур “Котып батырларына” (1938), Ә.Исхакның “Син җинелдең, диңгез” (1941), Н.Дәүли “Җанлы таш” (1940).

    30 еллар ахыры поэзиясендә тарихка мөрәҗәгать итү: М.Җәлилнең “Алтынчәч” (1935 – 1941), “Илдар” (1940), либреттолары, Н.Исәнбәтнең “Түләк батыр” (1939), “Спартак” (1940), “Идегәй” әсәрләре.

    Бу чор поэзиясендәге эзләнүләр, яңа табышлар һәм югалтулар.
    Проза төренең үсеше. Сыйнфый көрәшне, чор драматизмын чагылдырган әсәрләр: Ш.Камалның “Матур туганда” романы, М.Әмирнең “Агыйдел” повесте.

    Гражданнар сугышы вакыйгаларын төрле сәнгать чаралары аша “яңарту”. Г.Бәшировның “Сиваш”, М.Әмирнең “Сугыш сере”, “Аяк”, “Хикмәтулланың маневрда күргәннәре”, А.Шамовның “Бер мәхәббәт тарихы”, “Госпитальдә” әсәрләре.

    Әхлак темасын, яңа кеше образын яктыртуда Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” (1935) повесте.

    Зыялылар тормышын сурәтләү. Ф.Хөснинең “Профессорның трагедиясе” (1932), “Портрет” (1933), К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” (1935 – 1937) әсәрләрендә тормышчанлык һәм психологизм.

    Прозада стиль төрлелеге. Әдәби тәнкыйтьтә тел-стиль турындагы бәхәсләр.

    Драматургиядә конфликтның ясалмалылыгы: “Таулар” (Ш.Камал), “Җавап” (Г.Кутуй), “Мактаулы заман” (Т.Гыйззәт) һ.б.

    Ватанны саклау темасын яктырткан әсәрләр “Идегәй” (Н.Исәнбәт), “Таймасовлар” (Т.Гыйззәт), “Ил өчен” (Р.Ишморат)

    Фольклорга нигезләнгән сәхнә әсәрләре: “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт”), “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт).

    Тарихи шәхесләргә багышланган драмалар: “Пугачев Казанда”, “Тукай” (Ә.Фәйзи), “Спартак”, “Идегәй” (Н.Исәнбәт).

    Драма әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше, идеология таләпләреннән азат булмавы.

    Вакытлы матбугатта әдәбият-сәнгать турында барган бәхәсләр.



    Хәсән Туфан

    (1900 – 1981)

    Шагыйрьнең ормыш юлы, фаҗигале язмышы.

    Әдәби иҗатының башлангыч еллары. 1924 – 1927 еллар шигъриятендә тормыш ямен мактау, матур киләчәккә ышану (“Барабыз”, “Бездә туа яңа кешелек”), искедән калган хис дип, мәхәббәтне кире кагу (“Ташла, кызый”, “Тегеләрнең кызы” һ.б.)

    Поэма җанрында актив эшләве. “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады” һ.б. поэмаларының яңалыгы. Тел-сурәтләү чараларының төрлелеге.

    1928 – 1930 еллардагы сәяхәтләр нәтиҗәсендә фикер сөрешендәге үзгәрешләр. Лирик агымның һәм халыкчан образлылыкның көчәюе: “Ак каен” (1933), “Озату” (1933). Табигать һәм кеше, тарих һәм шәхес турында фәлсәфи уйлануларга бирелүе: “Узып барышлый” (1939), “Ташкент багларында” (1940), “Күмелгән эзләр истәлеге” (1939), “Очрашырбыз әле” (1940) һ.б. Көнчыгыш әдәбияты традицияләренең яңартылуы.

    “Ант” (1935) поэмасының төзелеше. Шартлылыкка корылуы. Проблематикасы. Автор язмышына тәэсире.

    Шәхес һәм шул чор җәмгыяте мөнәсәбәтен чагылдырган шигырьләре: “Ә йолдызлар дәшми”, “Сүзсез генә”, Сәлам әйтегез” һ.б. Әсәрләрдәге символлар, яшерен эчтәлек.

    Х.Туфанның 30 еллардагы иҗади эзләнүләре.

    Гайнетдин М. Давылларда - җилләрдә. – Казан. Татар. китап.нәшр., 1989.
    Галиуллин Т. Хакыйкать юлыннан. – Казан: Татар.китап.нәшр., 2001. – Б. 267-305.
    Галиуллин Т. Хәсән Туфан. // Гыйльми язмалар. – Казан: ТДГИ нәшр., 1997. - № 1.- Б. 19-29.
    Галиуллин Т. Утызынчы еллар татар шигърияте. // Мирас. – 1997. – № 11.- Б. 34-52.
    Галимуллин Ф. Әле без туганчы … – Казан: Татар.китап нәшр., 2001. – 320 б.
    Мостафин Р. Бер зарарлы әсәр тарихы. // Казан утлары. – 1991. – № 5. – Б.152 – 157.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.

     

    Мәхмүт Галәү

    (1886 – 1938)

    Тормыш юлы. Публицистик, педагогик һәм тәрҗемәи эшчәнлеге. Октябрь революциясен уңай каршылавы.

    Әдәби иҗаты. Илдәге үзгәрешләрне чагылдырган “Салам торханнар” (1926) пьесасы, “Куяу” (1927), “Төеннәр” (1928) хикәяләр җыентыклары. Алардагы тема төрлелеге һәм психологизм. Колхозлар тормышын тасвирлаган “Кабулсай” (1933) романында сыйнфый каршылыкны күпертеп сурәтләве, шул чор схематизмыннан арына алмау.

    “Канлы тамгалар” дилогиясенең төзелеше һәм катлаулы язмышы. Тәрҗемәчеләр. “Болганчык еллар” (1931) һәм “Мөһаҗирләр” (1934) романнарында тарихилык. Композицион төгәллек. Образлар системасы. Сафа, Вафа, Таҗи белән бәйле сюжет сызыклары. Романда милләт язмышына бәйле күтәрелгән проблемалар. Символлар. Этнографик бизәкләрнең муллыгы. Авторның Төркия тормышына мөнәсәбәте.

    М.Галәүнең репрессияләр корбаны булуы.

    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1989. – Б.200–213.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучы өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.



    Гадел Кутуй

    (1903 – 1945)

    Тормыш юлы. Әдәби тормышта кайнавы. Яңа әдәбият булдыру максатыннан “Сулф” түгәрәге оештыруы. 1923 – 1925 еллар иҗатында формализм белән мавыгуы (“Шагыйрьләрнең колак базына”, “Мин шәһәрләр кияве”, “Портфель” һ.б.)

    Драматургия өлкәсендәге эшчәнлеге. Эзләнүләре. Табышлары һәм уңышсыз яклары. “Казан”, “Балдызкай”, “Күк күгәрчен” пьесаларының сәхнәдә куелуы.

    Бер төркем язучылар белән “Җидегән”челектә гаепләнүе. Бу вакыйганың тормышына һәм иҗатына тәэсире.

    30 еллар иҗатында яңа кеше образын үзәккә алуы. “Шатлык җыры” (1935) драмасы, “Җыр”, “Кызыл мәйданда” (1935) шигырьләре, “Солтанның бер көне” (1938) хикәясе, “Тапшырылмаган хатлар” (1935) повесте. Аларда тормышны бизәп күрсәтү тенденциясенең көчле булуы.

    “Тапшырылмаган хатлар” повестенең жанр хасиятләре. Проблемасы. Иҗат методы. Әсәрдәге психологик, идеологик катламнар. Сәнгатьчә эшләнеше. Стиле. Повестьның популярлыгы.

    Г.Кутуйның нечкә зәвыклы тәнкыйтьче, үткен фикерле публицист буларак киң танылуы.

    Гәрәпшина Л. “Тапшырылмаган хатлар” язылмыйча кала: Г.Кутуй прозасында заман һәм герой концепциясе. // Идел. – 2003. – № 11. – Б.72 – 73.
    Кутуева Г. Лядской бакчасындагы эскәмия. // Казан. – 1994. – № 3 – 4. – Б.126 – 129.
    Нуруллина Р. Ул ант итте җыры белән … // Кутуй Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. китап нәшр., 2003. – Б.6 – 18.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.IV. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1989. – Б.416–430.



    Таҗи Гыйззәт

    (1895 – 1955)

    Тормыш юлы. Милли драматургиягә алып килгән яңалыгы. “Крестьян җырчысы” булуы.

    Әдәби иҗатының үсеш этаплары. Тарихи-революцион эчтәлекле әсәрләр язуы. “Чаткылар”, “Наемщик”, “Ташкыннар” пьесаларында сыйнфый көрәшнең чагылышы. Иҗтимагый тигезсезлеккә корылган конфликт. Композицион төгәллек. Тыгыз вакыйгалылык. Әсәрләрдәге тарихи дөреслек һәм уйдырма. Пьеса исемнәренә салынган мәгънә.

    Заман рухы белән сугарылган әсәрләре: “Мактаулы заман”, “Бөек борылыш”, “Көрәш” һ.б. Аларда авыл хуҗалыгында барган сәясәтне хуплау. Пьесаларның сәнгатьчә эшләнеше.

    Т.Гыйззәтнең сәхнә телен үстерүдәге, характерлар тудырудагы һәм традицияләрне баетудагы осталыгы.

    Үз иҗатына һәм тормышына багышланган язмалары: “Тәрҗемәи хәлем”, “Мин ничек артист һәм драматург булдым?”.

    Драматургия һәм театр тарихындагы мактаулы урыны.

    Әхмәдуллин А. Т.Гыйззәт драматургиясенең татар драматургиясе тарихында тоткан урыны // Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә. – Казан. Татар. китап нәшр., 2002. – Б.59 – 66.
    Гыйззәт Б. Драматург Таҗи Гыйззәт. – Казан: ???, 1957.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.V. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1989. – Б.416–432.



    Нәкый Исәнбәт

    (1899 – 1992)

    Н.Исәнбәт – шагыйрь, драматург, фольклорчы, галим, тәрҗемәче, лингвист.

    Әдәби иҗатының башлангыч чорында революция җырчысы булуы. “Туган ил”, “Инкыйлап”(1917), “Күңелебезнең көзгесе” (1919), “Коммуна тимерлегендә” (1920) һ.б. шигырьләрендә революцион патетика.

    “Портфель”, “Пикүләй Шәрәфи”, “Культур Шәңгәрәй” комедияләрендә сатирик типлар. Әсәрләрдәге традиция һәм яңалык.

    1930 елларда халык авыз иҗатына якынаюы: “Спартак” (1932), “Миркәй белән Айсылу” (1935), “Хуҗа Насретдин” (1939), “Болак арты республикасы” (1939) һ.б. әсәрләр язуы.

    “Хуҗа Насретдин” комедиясендә конфликтның тарихи җирлектә корылуы. Традицион сюжет. Халыкчан персонажлар, аларга хас патриотик рух. Фольклор һәм этнография элементларының бердәмлеге. Образлы фикерләү. Авторның үз чорына бәясе.

    “Идегәй” трагедиясе (1941). Татар халкының азатлык рухын чагылдыручы Идегәй образы. Ил өчен көрәш темасы. Трагедиянең сюжет үстерелеше, композицион төзелеше, дастаннан килә торган алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Әсәрнең жанр үзенчәлеге.

    Н.Исәнбәтнең гыйльми эшчәнлеге.

    Әхмәдуллин А. Гасырны үзенә сыйдырган иҗат: Н.Исәнбәтнең тууына 100 ел. // Мәгариф. – 1999, – № 12. – Б.26 – 27.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.V. – Казан: Татар. китап. нәшр., 1989. – Б.432–458.
    Ханзафаров Н. Н.Исәнбәт драматургиясе. – Казан. Татар. китап.нәшр., 1982.
    Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1995. – 144 б.


    Источник: Ученые записки ТГГИ, 2004



    ← назад   ↑ наверх