• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фәрит Яхин

    Сайланма әсәрләр: Проза

    (Беренче том)

    БЕЗ ДӘ МОНДА БАР ИДЕК

    Роман

    6

    Идарәдә аны көтеп алганнар икән. Ишек буенда тезелешкәннәр:

    — Хәлимә җиңги бүген кочагында йоклаткан ахрысы,— дип, үзара шаяртышып, сүзләре белән төрттереп калдылар. Әмма Сәлим абзый аларга бик алай игътибар итеп тормады... Сөйләшеп маташыр чакмыни?..

    Күмхуҗ башы рәис Хөсни малае Рифкать мыштыр-мыштыр гына вак-төяк кәгазь, сводка кисәкләрен актарып утыра иде. Сәлим абзый белән дә баш кына кагып исәнләште. Күренеп тора, нидер булган, йөзе караңгы иде.

    Моннан берничә ел элек институтта читән торып укыганнан соң бераз агроном булып йөргән Рифкатьне көтмәгәндә күмхуҗ башына утыртып куйган иделәр. Дөресен әйткәндә, ул белеме зур булу аркасында бу эшкә кулай кеше булып чыкты. Янәшә торган ике авылдагы ике күмхуҗны кушкач, мондый зур хуҗалыкта дәүләт киңлекләреннән торып эш итә торган кеше кирәк дип озак уйланылганнан соң сайланган рәис иде ул. Халык аны авторитеты өчен түгел, бәлки якын итүе аркасында, үз кеше булганга куйды эш башына. Әйе, Рифкать үз кеше иде. Ятим үсте, эш рәтенә өйрәтергә әтисе булмаса да, үзенең үҗәтлеге, һәркемгә булышырга омтылуы, үзсүзлелеге белән бу китек ягын тутыра белде. Әнисе Хөсникамал түти, аз гына шәйле толлардан булса да, баласын тәрбияләүгә бар көчен-җанын куйган иде. Әмма малае ничектер, әллә үсеп җитүе аркасында, әллә әнисенең акылы шәйле булудан шикләнеп, берара чит-ят җирләргә чыгып, югалып та торды. Анасы нинди генә изага төшмәде, күзләрендә яше кибеп, сукыраю галәмәте якынайгач, улы кайтып керде. Һәм шуннан бирле ике аягының берен дә чит якларга атламады. Хөсникамал түтине яхшы тәрбия кылу уе белән ул бер яшь җиңгәчәйне йортка алып кайткан иде, әмма тегесе, карт анаңны нишләп саклап ятыйм дип киткән дә барган, диделәр. Ә Рифкать бирешмәде. Үзен-үзе җиңә белде. Әнисе дә, үз җаен алып, улын хафаларга салмаска тырышты. Карчыкның гүя акылы кире кайткандай, күзләре дә сихәтләнгәндәй булды.

    Тик төннәрен-иртәләрен, улым өйдәме икән дип түрдәге караватта йоклаган сөеклесен кат-кат караштырып, үз алдына сөенгәләп Коръән сүрәләрен, белгән йола-бәет-җыруларын такмаклап утыра-утыра йоклавын онытып ук бетерә иде. Әмма малае, мыштым гына маташса да, эш белән йөргән икән, тракторны ремонтка җибәрәләр дигән булып, әнисенең рөхсәте белән атна-ун көнгә калага барган да институтка кереп кайткан. Моны Хөсникамал түти белми дә калды. Улы төннәр буе әллә нинди калын китапларны укыган чакларында, кәгазь-каләм эшенә күнегеп киткәндә: «Йа Рабби-Аллам, бу баланың зиһеннәре таралып, кеше көлкеләренә генә калмаса ярар иде инде!»— дия-дия, пәйгамбәрләр-фәрештәләр белән сөйләште. Төн йокламас улына да:

    — Алай итмә инде, йөрәк парәм, шулкадәр күп укымасаң, тракторың йөрмәс дип беләсеңме?— дип ялвара-үтенә, Рифкатен берара гел укымас иткән иде, тагын, әллә каян шунда, элекке гадәтен яңартып җибәрде улы. Хөсникамал түти:

    — Хөсни малае югарыда укый икән, өйдән торып укып, зур кеше булмакчы,— дип сөйләнүче кешеләрдән ишеткәч кенә, Рифкатенең эшенә комачау итү гадәтеннән туктады.

    Рифкать җиңде. Институтны бетереп, диплом алып кайтты да, менә сиңа мә, зур кеше булып китте. Тик төннәр буе исәпләп, укып утырулары гына гадәте булып калды. Ә Хөсникамал түтинең яңа борчулары туа торды.

    Аның барлык исәбе — уңган киленле булу иде. Кайчандыр йортка кереп чыккан хатынның исә монда исе дә калмаган, йа Рабби, әллә шул, бу өйләнгәнме дип, кызлар үзенә карамыйлармы икән? Хөсникамал түти ни итсә-итте, күрше-күлән карчыкларын көйләп-яраштырып, алардан кыз димләттерде. Югары оч Гайса кызы Миңлесорур, яше дә бар, тазалыгы да, диделәр. Ә чибәрлекне туйда гына карыйлар!

    Булмады, юкка күрше-күләне белән Миңлесорурны җилкетте, юкка мең үлчәргә, хафаланырга, кияү кочагын уйларга хисләрен кузгатып җибәрде. Кыз никадәр көтсә дә, Рифкать ашыкмады. Ул килмәде.

    — Улым риза булмаса, үзем алып кайтам, берниенә дә карамыйм, бик уңган, булган бала ул,— дип сөйләнеп йөргән Хөсникамал түти дә телсез калды. Улы, кистереп:

    — Кирәкми, иртәрәк әле,— диде, — Минем үземнең йөргән кешем бар, киленле булырсың!

    Шул елны Рифкать өйләнде. Хатыны бу якларда күренгән кеше түгел иде. Аны күпләр:

    — Хахул икән ул,— диделәр.

    Кемнәрдер:

    — Марҗа!— дип бәхәс корды.

    Ә чынлыкта аның хатыны Дон буеннан, нинди юллар беләндер бу якларга сугыш чорында килеп, башта балалар йортында эшләгән, аннары күрше район сырхауханәсендә шәфкать туташы булган Маша түтәйнең кызы Надя иде. Авыл халкы Надяга беренче көне үк Наилә дип исем такты. Тик бала-чага гына: «Нәдә түтәй, Нәдә түтәй!»— дип сөйләнә бирде.

    Ә Наиләнең хахул кызымы, марҗамы булуына корылган бәхәскә Рифкать рәис булып алуга ук чик куелды. Ул марҗа да түгел икән, хахул кызы да булмаган ләбаса: татар, имеш! Тик Миңлесорур өчен Наилә һаман киндер ыштанлы марҗа булып калды. Ул аның таза-тулы гәүдәсен дә, озын буен да, татар кызларыныкы төсле кара чәчләрен дә яратмады.

    Көндәшләр дүрт ай вакыт узгач чишмә юлында очраштылар. Тау астыннан менә торган тар такыр сукмактан мөлдерәмә тулы чиләрен көянтәсендә күтәреп Наилә күтәрелеп килә иде. Уйнап торган күкрәкләре, гүяки кысан күлмәге эченә сыешырга теләмәгәндәй, җанны үртәгәндәй сулык-сулык килеп тибрәнделәр. Миңлесорурның үзенә көндәш тиешлеген белмәсә дә, Наилә нидер аңлагандай булды. Үтеп китәргә теләде. Миңлесорур тар сукмакта ян белән торып, көянтә-чиләкләрен җилкәсеннән төшермичә, Наиләнең юлына аркылы килде. Аска таба көндәшен этеп җибәрүдән аз гына сакланып калды. Наилә сукмактан арткарак чигенде, каршысындагы кешенең кем икәнлеген һәм ни сөйләгәнен аңлашып өлгермәде.

    — Безнең егетләрне аздырып йөрмәсәң...— дип, берничә оятсыз сүзне ул арада Миңлесорур ябыштырып өлгерергә дә җитеште.

    Наилә ул сүзләрен ишетте, тик мәгънәләренә төшенмәде. Куркынып читкә чигенә бирде. Калай әтәч шикелле, Миңлесорур аның артыннан атлады. Читәнгә килеп терәлгәч кенә Наилә Миңлесорурга күзләрен күтәреп карады.

    Миңлесорур чигенеп куйды. Зәп-зәңгәр күзләр, кап-кара чәч, ап-ак маңгай, ярымай кара сызык кашлар, озын керфекләр астыннан текәлгән зәңгәр күзләр аны өшетеп үте. Ул куркынып куйды. Менә хәзер ул күзләр аны нидер эшләтерләр кебек иде.

    Наилә, уңайлы мизгелне файдаланып, көндәшеннән ычкына алды. Чиләкләрен түгеп бетерә язып диярлек, ярым йөгерә, ярым атлый кайтып җитте дә, сарай артына чыгып, туйганчы елады. Аның беренче тапкыр күз яшьләрен сөртүче кешесе дә, иркәләп юатучы сердәше дә булмады. Әнисе аннан еракта, ә ул үзе — килен иде.

    Наилә менә шушы елавыннан соң, күктә очып йөргәненнән җиргә төште, күбәләк кенә түгеллеген аңлады, йөрәк астында акыртын гына нидер селкенеп куйды. Һәм ул үзенең озакламый ана буласын, балага узган икәнлеген сизенде. Күз яшьләре белән бергә усал татар хатыннары хакындагы уйлары да күңел түрләреннән сыгылып агып чыккан кебек иде.

    Бала — кайгыларны оныттыра белгән җан иясе... Бала — аналарга көч бирүче! Бала!..

    Наилә моннан соң суга күрше хатыннары белән бергә төшәргә, ялгызы гына йөрмәскә өйрәнеп китте.

    Ә Миңлесорур аның зәңгәр күзләреннән курка башлады. Алар аңа ниндидер яманлык эшләде һәм эшләр, һич югында ут булып йөзенә чәчрәр кебек иделәр...

    Рифкать сүз башларга ашыкмады. Башта кешеләрнең җыелып беткәнен көтте булса кирәк. Аннары уйга чумды, тын утырды. Шуннан соң гына сүзен турыдан башлап:

    — Бүген печәнгә төшәбез!— диде.

    — Ә?.. Ни?.. Һе!..

    Рәис бу ык-мыкларга игътибар итмәде. Сораштырырга тотынды:

    — Беренче бригадада ничә чалгы җыелыр?

    Сәлим абзый, урыныннан кубып:

    — Кирәк кадәр булыр, анысы...— дип сузды.— Ир-ат халкы бик эшчән, әйе... Бер дистә чамасы булыр кебек, әйе...

    Рифкать аңа карап куйды. Бу сан аз иде. Иртәнге утырышларда һичкемгә сүз әйтергә ирек бирмәүче, һәртөрле эшне сытып башкаручы Сәлим абзыйның тавышын да, үзен дә танымады ул. «Әйе, кебек, менә сиңа мә, менә сиңа...»— Моңа кадәр болар аның сүзләреннән түгел иделәр бит!

    — Шул гынамы?

    — Рәис иптәш, сездә инде сүз, кирәк икән, тагын да бишәүләп булыр, әйе...

    — Ярар...

    — Икенче бригада ничек?..

    Сөйләшү озакка бармады. Әмма берәү дә яңгырдан соң печән чабуга тотыну мөмкинлеге хакында кайтарып сүз сорамады. Улы биргән акчаларның кай тарафка китәчәген исәпләп башын катырган Сәлим абзый гына, рәис:

    — Атларга!— дип әйткәч, айнып киткәндәй:

    — Ә нигә бүген төшәбез?— дип сорап куйды. Чыгып барган җирләреннән бригадирлар да тукталып аңа таба борылдылар.

    — Әйе, ә нигә бүген төшәбез? Җир кипмәгән бит әле!

    Сәлим абзыйга башкалар да кушылдылар:

    — Ә нигә бүген?

    Рифкать тагын кыска сүзле булды:

    — Өстән шулай кушалар... Ярар, әйдәгез!

    Акча кайгысыннан Сәлим абзый бары тик бригадасын җыеп бетергәндә генә котыла алды. Шкаф тартмасында яткан байлыклар мәгънәсез, әмма ышанычлы көч булып, йөрәгенә куәт биреп торырга тиеш иделәр.

    Нәкъ баш очында гына карга каркылдап куйды. Аның тавышы шомлы иде. Халык нигәдер карга белән кайгының бәйләнеше бардыр дип уйлый. Ул гүяки кайгы гына алып килергә тиеш, кайгы хәбәреннән генә кычкыра. Ә югыйсә карга шатлыктан да аваз салырга тиеш бит!

    Әмма карга тавышы бу юлы да кайгы булып ишетелде. Бригаданың алты кешесе дегет эшенә чыгып киткән иде. Кемнәр диген? Типсә тимер өзәрлек ирләр китә бит! Тагын хатын-кызга калырмы инде бу күмхуҗ? Алты кеше бит: Салих — югары оч Кәрим абзый малае. Әтисе күмхуҗга җанын биреп, барсын оештырып йөргән кеше иде. Сугыш чорында йөкле арбаны кендеккә утыртканда эчен төшереп үзен харап итте. Ярый инде, Салих китсен дә ди, тормышлары авыр, сукыр әбисе, балалары, хатыны инде — ташка үлчим... Ә Камали нигә киткән? Үзе яшь чагыннан бирле арба-буразна эчендә үсте. Әллә ниләр кыландырып, яңа төр бодай табып бирәм үзегезгә дип хыялланып йөргән Камали. Аңа дегет эшендә нәрсә калган? Ни һавасы, ни суы тозлы диләр бит ул дегетнең... Тагын кемнәр?.. Вәли Сәгыйте, Самат Шакиры... Барысы алты кеше бит! Типсә тимер өзәрлек ирләр, егетләр. Зарифка анда ни калган инде? Карт башы белән... Нәрсә дигән әле? Яшь чагым булса дигәнме? Яшьләрне котыртмаса, башка эше калмагандыр! Ә менә Салихтан моны көтәргә була иде. Атасы да гомере буе кала юлын таптады, бабасы да шул якларга китеп, әйләнеп кайтмады. Болар җиргә берекмәгән, болар...

    Сәлим абзый шулай сөйләнә-уйлана, йомычкаларны-кайрыларны бер җиргәрәк өеп маташкан балта остасы Латыйп абзый янына килеп тукталды. Алар карашып куйдылар. Сәлим абзый агач-бүрәнәләр өстенә барып утырды. Латыйп абзый эндәшмәде, агачка чабылган балтасын алып, йөзен карады. Үткен иде. Чамалап сөйләш! Утын астына кыстырып куйган кайрагын алды. Кирәкмәсә дә тагын нидер эзләп маташты. Сәлим абзый останың болай үзен шикле тотуына, сөйләшми аптыратуына, башлап сәлам бирмәвенә ачуы килеп, бер-бер усал сүз әйтергә атлыгып авызын ачкан иде, тыелып калды.

    Алар чордашлар иде. Бересе — маһир балта остасы, икенчесе — данлыклы бригадир. Халык эчендәге кешеләр. Әмма оста, дөресен әйткәндә, бригадирдан өстенрәк иде: теле белеп түгел, кулы белеп эшли — бар кешегә дә бирелмәгән! Әмма Сәлим абзый барыбер башлап сәлам бирмәскә итте. Шулай да йомышын башкарырга тиеш иде ул.

    — Син, Латыйп, ял ит... Тартып алыйк,— диде, әмма сүзен ары дәвам итә алмады.

    Латыйп, ниһаять, җиргә төшкән кыска гына карандашын алды да, очын җентекләп карагач, колак артына кыстырды, Сәлим абзый янына килеп:

    — Кордаш, синмени әле бу?— дип кенә әйтеп куйды.

    Шулай да кул бирешеп күрештеләр, икесе дә авызларына папирос капты. Латыйп абзый кулына тагын балтасын алды, аны кайрау нияте белән тезенә җайлап куйды, әмма эшенә тотына алмый калды, Сәлим абзый сүз алды:

    — Син нигә дип шушы йомычкага уралып ятасың? Шул балтаңны күтәреп йөри-йөри гомерең үтеп китә бит инде. Ни рәхәте бар, йә инде?..

    Латыйп абзый күзләреннән елмаю нуры сипте. Теш арасыннан гына: «Һе!»— дип куйды.

    — Иртән ничәдә торасың?— дип, үз сүзендә калды Сәлим абзый.— Биштә!.. Бәлки иртәрәк тә дер әле... Кич ничәдә эшең бетә? Агачны күзләрең шәйләми башлагач! Ну, нәрсәгә инде? Күмхуҗда эшләсәң, келәтең ашлыкка тулы торыр иде... Ә монда ни?.. Көнлекче булып, «озын берлек» артыннан йөреп гомерең үтеме?

    Латыйп абзый тагын да: «Һе!»— дип куйды.

    Күзләрендә сагыш бар иде. Әллә йорт тутырып йөргән ишле балаларын, әллә үзен җәлләп куйды.

    — Эш беләнмени, эшеңнең яме булсын!

    Латыйп абзый кыска сүзле иде, боларын да күңел түреннән бик саранланып кына чыгарды.

    — Бүген печәнгә төшәбез, югары болынга... Әйдә! Хәзер үк!— Дип, Сәлим абзый кинәт кабынып, останың сүзен, инкарь буларак, кырт кисте. Бу сүзләр бөтенләй мәгънәсез һәм кинәт килеп чыктылар ки, Латыйп абзый усал карашын күтәреп, төбәп карап алды.

    — Төшәсеңме?

    — Кичә яңгыр яуды бит, төне буе... Җир дә кибеп җитмәгән.

    — Җәйге көн, иртән яуса — кичкә кибә, кич яуса — иртәнгә!

    — Ярар, төшәрмен!

    ... Сәлим абзый тыкрыктан урамга таба күтәрелгәндә әле һаман оста Латыйпның балта чапкан тавышы ишетелеп тора иде. Килерме, юкмы? Белмәссең... Балта чапканы саен бер тиен акча аның кесәсенә керә, диләр. Ә күмхуҗда аңа нәрсә: бушка эшләп тә рәхмәте юк!

    Урам инде кипшегән, көн җылынган иде. Тагын шул каһәрле карга читән башыннан кычкырып калды:

    — Кар-р-р... Кар-р-р...

    7

    Югары очтан акырын гына җил исеп куйды. Күңелендәге барлык кадерле өметләрне, тормышка, хәтта җиргә-күккә булган ышанычларны җимереп исте җил. Явар... Тагын явар, тагын, тагын!..

    Сәлим абзый урам буйлап акырын гына җилгә каршы атлады. Ачуланды. Үзен-үзе битәрләп, бар самими күңел кылларын тетрәндереп орышты. Менә хәзер кире борылыр да, кайтып акчаларны яндырыр хәлгә җитеп битәрләде дөньялыкны. Акчаны тудырган, бар нәрсәгә акча аша карарга өйрәткән тормышны яндырасы иде...

    — Ә ул — хаклы!

    Кем, нәрсәдә? Ә шулай да хаклы! Бәлки оста Латыйп аңа караганда мең өлеш хаклыдыр? «Һе...» Тапкан бит! Үзен тапкан. Көн дә балта чаба-чаба беләкләре бары сеңергә генә калган, ә ул — эшли.

    Дөнья!.. Эшли Латыйп, үзен-үзе белеп, дәрәҗәсен аңлап. Кулында бернинди хокук юк, ә ул — эшли. Хөкеме юк, ә дәрәҗәсе — бар! Ә син чабасың-чабасың, тырышасың, үз дөньяң җимерек, кеше дөньясы өчен йөрисең, ә алар... Эһ! Ә алар дегеткә кача... Юк, алар нефть эшенә түгел, акчага табына!

    — Ә ул — хаклы!

    Сәлим абзый барыр җиреннән борылды да өйләренә таба атлады. Килеп керешкә:

    — Кая Миргалим?— дип тавыш салды, әмма аны тыңлап торучы булмады. Өйдә кеше юк иде. Тавык кетәклегеннән кичәге йомыркаларны җыеп керүче улы Галимулла күренгәч, ачык тәрәзә аша әтисе аңа эндәште:

    — Миргалим абыең кая?

    Улы тукталды. Әтисенә сәер генә карап куйды. Аннары җавабы тыныч кына ишетелде:

    — Эштә!

    Сәлим абзый чиста һәм пөхтә итеп җыештырылган караватка барып утырды. Аннары аннан торып, нидер исенә төшкәндәй, ишеккә таба китте:

    — Эштә, имеш, эштә!

    Аның өчен бары авылда гына эш була ала, калган һәммә җирдә, күмхуҗдан гайре урыннарда, хәтта завод һәм фабрикаларда да эт сугарып кына йөриләр иде.

    Улы Галимулла белән ул ишектә кабат очрашты. Малае артка чигенде, йомыркаларны чак төшереп җибәрмәде. Сәлим абзый да, аларның тәгәри китүеннән куркып, шунда чүгәләп куйды.

    — Әниең кайда?

    — Әни эшкә китте. Әтиең кайтса, чәй ясап эчерт, диде... Эчәсеңме, әти?— Малай самавырның капкачын күтәрә үк башлады. Әмма Сәлим абзый ашыкканын белдереп кул гына селтәде.

    — Кайчан китте әниең?

    — Күптән инде... Югары болынга. Мин дә барам...

    — Йөрмә! Бүген анда сиңа эш юк... Печән җыя башлагач барырсың!

    Улы, куркып кына:

    — Ярар!— дип әйтеп куйды.

    Болынлыкка Сәлим абзый барып җиткәндә халык инде шактый җыелган, үзара сүз корып тора иделәр. Бригадирга артык игътибар итеп тормадылар, ара-тирә:

    — Башлыйбызмы?.. Җире юеш шул әле... Иртәрәк... Печәнне сөрсетеп бетерәбез... Рәтле эш буламы соң шуларның?— дип, салпы ягына кыстырылган саламны йолыккалаучылар да булгалады.

    Эшне җиңел кулдан булсынга Хаҗи бабай артыннан башлап җибәрделәр. Ул бераз ара чалгы белән чабып үтте дә, тукталып, маңгай өстенә кулын куйды, озак итеп карап торды, җир башын чамалады: көчне тигез бүлергә кирәк иде.

    Болын гүяки кырт урталайга өзелде. Ә аннары халык кузгалды. Болын өстендә ара-тирә куркып-куркып кубыз тарткан чикерткә авазларын ярып чалгы янаган, үлән чапкан тавышлар кабатланып-кабатланып торды. Казанчылар белән Латыйп абзыйның да учак тергезергә маташканы күренде.

    Төш якынлашканда күмхуҗга МТСтан калган дүрт тракторның икесе көчкә сөйрәлеп килеп җиттеләр. Тик алары да, болын башында тукталып, эшне башларга уйлап та карамадылар, уңлы-суллы казына, нәрсәләрендер боргалый башладылар. Аларны каршы алырга, эшне каян башларга күрсәтәм дип килеп тукталган Сәлим абзый, хәлләрен белешкәч, боларның яннарыннан өметсез халәттә кулын селтәп китеп барды.

    Хәлимә җиңги чалгычыларны дәшеп кулын болгады. Казан янына халык җыелганчы аш тәмам куерып җиткән иде инде. Болытлар тугызларга таралып бетеп, төшкелеккә дөньялык эссе табага әйләнде. Һава бөркүләнде. Яңгырларның әсәре дә калмады.

    8

    Табакларына чумырып аш салынган кешеләрнең һәрберсе диярлек Хаҗи бабай тирәсенәрәк кунакладылар. Табында Хәлимә җиңгинең: «Ашагыз, аша, наныйларым!»— дип, һәммәсен ризыкка дәртләндергән, рухларын куәтләндергән ягымлы тавышыннан битәр һичбер башка төрле сүз булмады. Халык бары тик кашык белән генә җәһәт-җәһәт эшләде. Куаклыкта берөзлексез сайраган сандугачның әрсез тавышын бүлеп, авыл янындагы әлегә җылынырга өлгермәгән булырга тиешле буада су коенучы шау-шуга битәр малайларның, усал кыз балаларның кайчак чәрелдәшкән-үртәшкән тавышлары да ишетелгәләп, мөкиббән китә-китә тамак туйдыручыларның колакларын сакта тота иде. Печәнчеләр арасыннан иң беренче Хаҗи бабай кырын ятып, табагын читкәрәк этәреп куйды. Хәлимә җиңги ни үтенеп, тагын бер генә өлеш өстим дип, күңелләренә төшеп сыйларга тырышса да, аны күндерә алмады, бары үпкәләтмәс өчен генә әйтелгән сүзләрен ишетте:

    — Син, Хәлимә килен, бер дә юкка бу боламыгыңны миңа бүлергә ашыгасың... Әнә, Зәки малаена сал, синең боткаң белән теле дә кереп киткән бугай... Хаҗи бабай, хәлең ничек, сөякләрең ниләр кыландыра дип тә сорарлыгы калмаган,— диярәк, балтачы Латыйп абзыйның үзеннән хәл-әхвәл сорамавына да, сүзсезлегенә дә төрттереп, җиңел ташлы тел тегермәнен көйләп җибәргән иде дә, барып чыкмады. Хәлимә җиңги аны аңламады булырга кирәк, гел дә кирегә сугып торды:

    — Ашасын... Нигә кешенең җанын изәсең икән?.. Аша-аша, күңелем парәсе!— дип, һәммәсен шикләндереп, Латыйп абзыйны мактап, Хаҗи бабайны яманлагандай итте. Ә картлач, аның гадәтен яхшы белеп булырга кирәк, үртәде дә үртәде:

    — Кара әле, Хәлимә килен, бу, тал чыпчыгы дип әйтимме, сандугачмы?— Әйләнәсендәгеләр аңа сәерсенеп карауга каршы күз читен сикертеп куйды.— Өздереп-өздереп сайрый, чукынчык, гел сине мактый. Баядан бирле тыңлап торам, әллә шул күрше авыл керәшене Ануфри инде, ә, килен?

    Хәлимә җиңги казан тирәсен тырт-тырт әйләнеп узды, кулына чүмечен алып, ни кылырга теләгәнен үзе дә төшенми, тукталып калды. Бу вакытта Хаҗи бабай үзенең җор теле белән башкаларга да бәйләнә башлаган, адресатын үзгәртергә өлгергән иде. Ләкин алар бер-бер артлы бик тиз бирешә һәм үртәлә барганга күрә, үчекләнепме, ни ватылмас балтачы Латыйп абзыйның сүз күәсен тикшереп карарга итте. Монда да тагын барып чыкмагач, әйтәсен урап, үтелгән дәверләргә күчереп, үзенчәләтеп сөйләп китте. Кәефе көнең үзе төсле яхшы иде. Һаман да Латыйп абзыйга бәйләнүе иде:

    — Энем, син, Латыйпҗан туган, ул вакытта менә мондый гына кендерик малай идең. Шулай да хәтеремдә, тавык чебиләре төсле аяк астына кереп буталып йөрергә өлгергән идең инде. Ә синең абзаң Шара Гарифҗан бик булган һәм күндәм кеше иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, үзен бер дә юкка гына әрәм итте шул... Менә бит ул тормыш нинди!

    Хаҗи бабай сүзеннән тукталып, авыл якларын, болын-әрәмәлек, тау башларын күз белән берәмләп, гүяки капшап узды. Аз гына, сары тары бөртеге кадәр генә томанлы яшь аның керфек очларында асылынып калды.

    — Шул Шара Гарифҗанны әйләнә-тирәдә гаҗәеп тә мут һәм вөҗданлы кеше дип сөйли торган иделәр. Ә без аннан курка идек. Мин инде, ир кеше булсам да, Шара Гарифҗанның узып киткәнен күрсәм, җиргә беркавым чүгәләп кала торган идем. Ә ул, берни сизмәгәндәй, шулай кирәк дип аңлый идеме, белмим... Бер, шулай, моны Вәлинекеләр, сәүдәгәр иделәр, Минзәлә базарына олау белән, ягъни бер-бер артлы кәрван итеп, арбаларга төятелгән өч йөкне бер үзенә биреп җибәргәннәр. Намуслы кеше булганына ышандылармы икән үзенә, әллә башын Себер җибәрү нияте белән алдан корылган хәйлә идеме, анысын белүче булмады, Шара Гарифҗан да ул хакта уйлап, фикер-ниятен кузгатырга бер дә вакыт-фәлән тапмаган булгандыр... Ә чоры — яман иде. Ай яман иде. Хәзер юк инде алар, Түбән Шөңгедән Югары Шөңгегә кадәрге арадагы йөзләп диләнкеле булыр, шул җирдә шаулап утырган кара урман юлыннан узасы бар. Күрше-тирә авыл байлары гел дә таланып кайта, базарга, әйләнеп, ерак юлдан гына йөрү мәслихәт иде... Чөнки сугыштан качып яткан ил егетләре, угры-күсәге, барысы да шул Шөңге урманында оя корып, елан аулап, яхшы-яман байларны талап алып калган малга кинәнеп яшиләр дип сөйләшә иделәр. Имеш, дөреслеге никадәр камил дәрәҗәдә булгандыр, атлы казаклар килеп, урманны иңләп-буйлап йөргәннәр икән дә, эш чыкмагач, урманчы Хаҗины кат-кат күндереп, хәбәр салу, сигнал җаен сөйләшеп-килешенеп, үзләре китеп барганнар икән. Менә шулай Шара Гарифҗан, бу сүзләрне юк-бар санап, урман аша гына Минзәлә базарына барып та җиткән. Моның туры юлдан исән-имин килүен кабакта, сыра артында сөйләгәнендә тыңлап утырган кешеләр аннан көлгәннәр генә. Ә Вәлинекеләр аның сүзен куәтләгәннәр. Кире юлда олауларга шикәр, көрәк ише нәрсәләр төяп, тагын үзен генә җибәргәннәр моның. Ә иң арттагы атның арбасына бер мичкә керосин утыртып куйганнар. Эңгер-меңгер чак икән. Гарифҗан белән бергә килгән олаучылар Югары Шөңгедә кич кунарга калганнар, бик озак аның артыннан: «Менә ахмак егет!»— дип карап торганнар. Олавы урман башына җиткәч, уң кул яктан ике тапкыр, арырак өч мәртәбә бик ачы итеп зәһәр генә сызгырганнарын да ишеткәннәр, ярдәмгә бармаганнар бит... Ә Гарифҗан аңа-моңа бер дә игътибар юнәлтеп тормаган, юлын дәва иттергән. Ә тегеләр, качаклар булыр, артыннан сагалап килеп, иң әүвәле керосин мичкәсен чишкәннәр... Төнгегә фатир кереп, аның артыннан карап калган олаучы егетләр түзмәгән, артыннан чыкканнар. Чаптырып килеп җиткәннәр, Кәримхафиз, күрше авылның бәк усал мур кыргыры адәме иде, биле сынсын, авызы җимерелеп ята икән. Ә башка һичкем юк, олау да, Шара Гарифҗан да, качаклар да... Югалганнар. Олаучылар Шара Гарифҗанны инде уйларында гүргә озатып, Кәримхафизны алып кайтканнар. Албасты кыяфәте кергән бу егет өч көннән соң гына волость төрмәсендә аңына килгән.

    — Ә Гарифҗан абый? Гарифҗан абый исән идеме соң?— Соңгы вакытларда алдынгы күмхуҗчылар исемлегенә керә башлаган яшь хатын, Латыйп абзыйларга килен тиешле Наилә ашыгып соравын үзе дә сизеп, кызарып куйды.

    Хаҗи абый аңа таба салмак кына борылды. Җеп очын югалттырдың, сеңлем, дигәндәй карап алып, бик озаклап тамак төбен кыргалады. Суынып килгән чәен эчеп куйды. Нигәдер кабат тамак кыргалап, ахырын чыгара алмаган хикәясен аннан соң гына дәвам иттерде:

    — Ә Шара Гарифҗанмы? Шара Гарифҗан исән булган... Бик кыйный башлагач, Кәримхафиз барысын да сөйләп биргән. Аннары, аның күрсәтүләре дөрес булганча, ул төне урман эчендә вакыйгалар болайрак булган...

    Шара Гарифҗан йокы аралаш мыгырданып көй көйләштереп, арба кыйшайган якның киресенә таба аз гына бөгелеп-сыгылып, авыр сәгать теле төсле, зур гәүдәсе белән олау өстендә чайкалгалап бара икән. Алгы арбада икән бу. Качаклар аның арыш капчыгы кебек бөгелә төшкән гәүдәсе астында гүяки кечерәеп калган тартмалы олау арбасының да гүяки уенчык кебек кенә булуын шәйләп, бераз шөлләп, курка ук калганнар. Кемнең дә яшисе килә бит. Ә болар — качаклар, сугыштан куркып, үлемнән качып-посып ятучылар... Шулай да мал кызыктырган күзләрен... Сөйләдемме әле?.. Башта иң арттагы керосин тәпәнен чишеп төшергәннәр. Бу һоп-һуп итеп тәгәрәп китүгә уянмасынмы Шара Гарифҗан...

    — Тыр-р-р!— дигән бу, арбадан төшә-төшешкә.

    Качаклар куаклар арасына чумган. Артыннан ташланырга да, алдыннан килергә дә һич йөрәкләре җитми ди үзләренең. Ә Гарифҗан төшеп калган тәпән янына акырын гына килгән дә:

    — Һай, йомшаграк бәйләгәннәрмени? Юк инде, юк... Төштең дәмени?.. Ярый телең бар, әйтеп өлгердең, калдырып китә идем,— дип сөйләнә-сөйләнә, җиде потлы мичкәне озын кочагына алып кына арбага китереп тә куйган. Качаклар аһ иткәннәр...— Хаҗи бабай шушы урында тукталуны кирәк табып, әйләнә-тирәсендә авызына керердәй булып утырган халыкка күз йөртеп чыкты. Барысы да тыңлыйлардыр төсле иде. Хәтта Хәлимә җиңги дә, казанын юарга онытып, Хаҗи бабай катына кунаклаган иде. Тик балтачы Латыйп абзый гына бик ерактан, күзләрен кысарак төшеп, онытылган кыяфәттә нәрсәгәдер карап тора иде. Хаҗи бабай да шул якка күз салды. Озаклап эзләде. Күзенең дә җегәрлеге бетеп килә иде булырга кирәк. Һәм еракта-еракта, бик биектә нокта кадәр генә күренеп очкан лачыны күзләре шәйләп алгач, рухи бер җиңеллек белән елмаеп куйды. Барысы да шул ук якка төбәлгәч кенә Хаҗи бабай сөйли башлаган вакыйгасын дәвам иттерде. Хикәясе, вакыйгаларының серлелегеннәнме, тагын да кызыклырак кебек тоела башлаган иде.

    — Шуннан шул, Шара Гарифҗан юлын тагын да дәвам иткән. Качаклар төн уртасынача озата барырга карар кылып, монда ук итүне хәерсезгә санап планнар корсалар да, үзара уртак фикергә килә алмаганнар, икегә бүленгәннәр. Байлык күзне кыздыра, үзенә тарта ул. Мескенкәйләрнең арасында шул Кәримхафиз дигәннәре дә булган бит, юлларын үзе башлап йөргән. Алар, озак уйлап тормастан, юлның ике ягыннан чыгып, тәртә буйлап Шара Гарифҗанга якынлашканнар. Олау инде аларга күчәр дигәндә генә Шара Гарифҗан, уң кулын сузып, Кәримхафизны бугазлап алган баш очында чыбыркы болгап алган кебек кенә әйләндереп, сул ягыннан килүченең өстенә гөрселдәтеп үк диярлек орган, ә калганнар, каргадан качкан чебиләр төсле, кайсы-кая орылып-бәрелеп посканнар да беткәннәр. Шара Гарифҗан олауда узып киткәч тә, качкан урыннарында озак кына шүрләп ятканнарыннан соң, күтәрелеп чыгарга гына исәп тотканнарында җилле-гайрәтле егетләр дә ат чаптырып, кисәүләр изәп килеп җиткәннәр. Җирдә аунаган өч җаннан артыгын тапмаганнар. Аларның да икесе мәет хәлендә, тик Кәримхафиз гына исән булган. Анысын Шөңге старостасына илтеп биргәннәр. Шул төннән соң базар юлында ник бер карак очрасын!..

    Хаҗи бабай сүзен шуның белән очлагандай тынып калды.

    — Нигә кирәк булган инде ул, Шара Гарифҗанга дигәнем, төнгә каршы урман авызына керергә?— Наиләнең соравы бу юлы урынлы иде.

    — Бәхәс, ягъни спор инде бу!..— дип, тиз генә элеп алдылар ирләрнең булганраклары, әмма рәис хатыны, Латыйп абзыйларга килен тиеш Наиләгә ялагайлык итүне уйлап та карамыйча.

    — И шуннан? Ә Гарифҗан?— диделәр, Хаҗи бабайга карап, тизрәк сөйлә инде, эшлисе дә бар әле дигәндәй һәммәсе.

    — Аңа ни булсын, кайткан... Ләм-мим, кемгә дә бер сүз әйтсен...

    Хаҗи бабай тагын тынып калды. Инде сүзен дәва итәр дип кешеләрнең колагы аның авызына куелган иде. Бу тынлык мизгелләре узгач, ара-тирә Кәримхафизны да кызганып сүз әйткәләшүләр башланып китте, кайсы-бере Гарифҗаны ачуландылар. Ә Латыйп абзый барчасыннан да тынычрак иде, ул, казаннар ягына карап, бер генә җөмлә өстәп куйды:

    — Хәлимә җиңги, казаның көя!

    Чыннан да казан төбендәге аш куерып, боткага әйләнү генә түгел, көя үк башлаган иде. Хәлимә җиңги, ах-ух килеп йөгерә-кабалана, уйлап-нитеп тормастан казан эченә бер чиләк салкын су тондырырга өлгерде. Болын өстеннән ачы көек исе бөтерелеп узды. Хаҗи бабайның кеткелдәп көлүе генә бу хәлгә яңача юнәлеш биреп җибәрде. Шулай инде ул, тормыштагы вакыйгага көлке күзеннән карасаң, кызыклы төсле, елак күзеннән карасаң — сыкраулы!

    Арада борыннарын тотып кыландыручылар да булды. Бу мыскыллы борын тотуларны һәм көлүне аралап Латыйп абзый тагын әйтеп куйды:

    — Кем килә?..

    Шушындый сораулы сүзләр нинди генә авыл кешесен югалып калырга мәҗбүр итми? Барчасы да яңа гына болын буйлап узган сары төтене онытып, башларын кисәк кенә авыл ягына бордылар, күзләрен шул яктан сузылган юлга текәделәр. Чыннан да аннан җәһәт-җәһәт кемдер атлап-йөгереп бу якка таба килә иде. Бу кадәр ашыгу белән нишләп йөрер икән? Бер-бер хәвеф-хәтәр юктыр бит?

    Өлкәннәрнең бәгырь кисәкләре җиде якка кисәкләнеп өзгәләнә үк башлады. Хаҗи бабай, алгарак чыгып, каш өстенә кулларын куеп озак карап торды, тынычсызланды. Үз күзләренә ышану кирәклеген оныта башлаганын сиздереп, башкаларның ярдәмен таләп итми булдыра алмады:

    — Оланнар, кая, кайсыгыз анда, күз салыгызчәли, ни хәбәр?..

    Кемдер:

    — Фатыйма түти бу!— дип аваз салуга, башкалар да юлдагы кешене танып алдылар. Тик Фатыйма түти бу якка түгел, шәһәр юлына чыга торган сукмакка борылып, үргәрәк менә башлаган иде инде. Ул арада күзләргә ачык булып, артыннан үрдәк бәбкәләре кебек бер туктаусыз кабалана-кабалана узышып чабулаучы балалары да күренде. Үзләре үк өчәү иделәр.

    Хаҗи бабай да Фатыйма түтине танып алырга өлгергән, бу тамашаны бик кызык дип табучы кайбер яшь-җилкенчәкләрнең җәберләрлек сүз атып көлүләрен ошатмыйча үртәлеп үк куйган иде. Алар һаман көлә. Кыйшайтып туры төрттерүләренә түзеп тору әмәленең табылмавы сәбәплеме, әллә көлүләр артык озакка сузылудан сүзләре мыскыллау булып яңгыравын белепме, бабай хафалы кыяфәткә керде дә:

    — Оланнар, җитәрегез... Тормыш итү — калҗа кимерү түгел ул!— дип әйтеп куйды. Әмма дә хөрмәтле икән әле Хаҗи бабаларының сүзе. Базга үтеп кергән кояш яктысыннан бәрәңгенең үргән аксыл үсентеләре ничек шәлперәеп төшсә, алар шулай үзләренең хаталарын аңлап, ахырыл-әмер, сыгылгалап, телсез калдылар. Ул арада казаны бүтән йөз кызармаячагына инанган Хәлимә җиңги дә үзенчәләтеп берничә сүз катарга өлгерде:

    — И-и, бигрәкләр дә нәзберекләр икән әле үзләре, кара әле ничек ашыккан булалар, мескенкәйләрем, бу челләдә әниләренә иярмәсәләр дә яраган булыр иде, юк шул, аны беләмени алар, әниләрен үчекләп... Әле дә тормышы чәчми алып бара инде... И Алла, тормыш — калҗа түгел шул, Хаҗи бабагыз дөрес әйтә... Кемгә дә күрергә язмасын...

    Әгәр Хәлимә җиңгинең сүзләренә колак салып узган кеше булса, исе китәр иде: мактый да, яманлый да, сөя дә, көйдерә дә! Кемгә дә күрергә язмасын... Нәрсәне, тормышнымы? Үз сүзләренә үзе колак салса, акылы-исе китәр иде. Тик аңа вакыты бармыни? Юньләп утырып хәл алырга да мөмкинлеге калмый. Эш тә эш...

    Инде кояшның икендегә авышуын аңлап, һәммәсе дә эш коралларын аралый, кузгата башладылар. Аргырак баштагы бригада кешеләре казаннары яныннан кубып, эшкә тотынганын күреп алгач, аерым бер көнчелек белән Сәлимнекеләр тагын да җәһәтрәк хәрәкәтләнергә тотындылар. Тегеләрнең чалгы янауларының тавышы туктала, сүнә, бетә бару боларының йөрәкләренә хуш килсә дә, күңел түрләрендә җай тапмый. Эшнең күләме хезмәт көне белән исәпләнүне белүләренә карамастан, һәркемнең башкалардан бер генә адым булса да алгарак чыгасы килә иде.



        (дәвамы)
    Фәрит Яхин
    Избранные произведения прозы на татарском языке: том 1.
  • Фәрит Яхин:
  • Сайланма әсәрләр: Проза (Беренче том)
  • Сайланма әсәрләр: Проза (Икенче том)
  • Сайланма әсәрләр: Проза (Өченче том)
  • Сайланма әсәрләр: Проза (Дүртенче том)
  • Сайланма әсәрләр: Проза (Бишенче том)
  • Сайланма әсәрләр: Проза (Алтынчы том)
  • Гашыйклар сере (поэма)




  • ← назад   ↑ наверх