• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Марс Ягудин

    Казлар очар су күреп

    (хикәяләр)

    СӨЙЛӘР СҮЗЛӘР БИК КҮП АЛАР...

    Марс Яһудин белән танышуым берничә еллар элек булды. «Мәйдан» журналына ул «Тормыш бу» дип аталган шактый күләмле әсәр алып килгән иде. Марс, заманында татар әдәбиятында матур эзен калдырган язучы Нәфикъ Яһудинның улы булып чыкты. Әтисенең иҗатын колачлаган әлеге документаль-публицистик әсәрне журналыбызда тулысынча диярлек басып чыгара алдык һәм укучылар аны җылы кабул итте.

    Марс бик үзенчәлекле прозаик. Җылы сагыш өретелгән моңсу хикәяләре, парчалары күңелдә яктылык шәме булып балкый. Туган җиргә, гомер буе шул җиргә мәрхәмәт орлыклары сипкән әни-әтиләр, әби-бабайларга тирән ярату хисе белән сугарылган ул әсәрләр. «Казлар очар су күреп», «Туган җирем серләре», «Тургай җыры» кебек хикәя-парчаларында әнә шул тирән мәхәббәт җанны сафландыра. Нинди генә авыр хәлләрдә калган очракта да яшәүгә өмет уяна, киләчәккә ышаныч арта аларны укыгач.

    Марс авыл кешеләренең характерларын әйбәт белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм кызыклы тел-стиль чаралары ярдәмендә кәгазьгә төшерә. «Түтәй шуган тау», «Кәҗә аскан урам», «Ерынты буенда» әнә шундыйлардан.

    Кешеләргә әйтер сүзе күп Марсның. Караңгыда шәм кабызучы Марс туганга иҗади уңышлар гына телисе кала. Газаплы иҗат мизгелләре!

    Рәшит Бәшәр, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.

    ТУРГАЙ ҖЫРЫ

    Ул елны яз юкка гына иртә килмәгән икән, улыбыз туасын белеп ашыккан. Шул язның бер көне, давыллы диңгездәге маяк шикелле, әле дә булса юлымны яктырта, иң авыр чакларда яшәү көче бирә.

    Трамвайда барам. Ачык тәрәзә аша апрель җиле өрә, болай да тыңлаусыз чәчләремне тузгыта, шаярып, битләремнән үбә. Иртәнге кояшның кыйгач нурлары, керфекләрем челтәре аша үтеп, күзләремне чагылдыра. Карлар инде күптән эреп беткән, шәһәр урамнары коп-коры. Яшь шәһәрнең яп-яшь каеннары өч көнлек елтыр-ябышкак яфраклары белән мактана: күрегез әле, без ничек киендек, имеш.

    Уйларым да шушы язгы иртә шикелле ачык, аңлаешлы: «Табигать нинди гүзәл! Без әле яшь, көтеп алган улыбыз дөньяга килде. Алда – тулы бер гомер».

    Үз уйларыма бирелеп, янымда басып торучы ике ханымның әңгәмәсенә колак та салмаганмын. Берсенең соңгы сүзләрен генә ишетеп калдым:

    - ... яшәргә ирек юк.

    - Шулай, - диде икенчесе, - якшәмбе җиттеме, безнең өстә дә кычкырыш та талаш. Бер-берсен үтерәләрме инде дип торасың. Нәкь төн уртасында тынлык та урнаша, диван да шыгырдый башлый. Әйтерсең моңа кадәр күгәрчендәй гөрләшкәннәр. Минекен инде уятып алырмын димә, җиденче төшен күрә.

    Шулчак трамвай йөртүче кыз мөлаем тавыш белән:

    - Театр тукталышы, - дип игълан итте.

    Бу уңайдан хатыннарның берсе:

    - Тукталышы бар да бит, театр кайда соң? - диде.

    - Әйтмә дә...

    Кузгалып киттек. Мин трамвайның алгы тәрәзәсе аша карап барам, ә ул зәңгәр төстә. Бөтен игътибарыңны шул тәрәзәгә юнәлтеп, шуның аша гына карап барсаң, тирә-як ниндидер тылсым дөньясына охшап кала. Озак та үтмәде, шул дөньяның безгә аңлаешсыз законнары тормышка аша да башлады. Трамвай, баш әйләндергеч борылыш ясап, күккә менеп китте. Гаҗәпкә каршы, минем моңа бер дә исем китмәде. Киресенчә, шулай булмаска мөмкин дә түгел иде, дип уйлап куйдым. Янымдагы тавышлар ерактан, томан эченнән ишетелгән кебек кенә ишетелә, мин инде болытлардан да югары ...

    Бервакыт, сизәм, мин калдырган дөньяда нәрсәдер үзгәрде. Һәм бу үзгәреш, мине болытлар арасыннан табып, шундук җиргә тартып төшерде. Башта аңламый тордым: нәрсә мине сәяхәтемнән бүлде? Янымдагы ике хатын һаман тормыштан зарлана, вагонның арткы мәйданчыгында исерек ир сүгенә, кондуктор «куян» белән тиргәшә. Болар бит инде минем өчен яңалык та, гаҗәп хәл дә түгел ... Кинәт, радиоалгычны яңа дулкынга көйләп бетергәннән соң туа торган чиста көйне хәтерләтеп, барлык башка тавышларны җиңеп, трамвай тәгәрмәчләренең дөбердәвеннән дә көчлерәк булып... сабан тургае җыры ишетелде.

    Үз колакларыма үзем ышанмыйча аптырап калдым. Шәһәрнең нәкъ уртасында, машиналар тыз-быз йөреп торган җирдә нинди тургай тагын, нинди ялан кошы? Ә ул, йортлар салынып өлгермәгән буш урын өстендә сайрапмы сайрый! Җирдәге ыгы-зыгыны бар дип тә белми...

    Ә кешеләр – туктап тирә-якларына каранып алырга да, табигать тавышларына колак салырга да, уйланып-моңаеп торырга да, хәтта, сизелә ки, яшәргә дә вакытлары булмаган бу җан ияләре – тургай җырын ишетмиләр дә шикелле. Бер бала гына: «Нинди кош ул?» – дип әнисенең җиңеннән тарткан иде, аны да: «Тик кенә тор әле», - дигән дүрт сүз белән бик тиз «урынына» утыртып куйдылар.

    Кешеләр ызгыша, йөзләре ачудан кыйшайган. Ә кайдадыр, баш очында гына, тургай сайрый. Планетаны сугышлар сыкрата, күз яше һәм кан елгалары кибәргә уйламый да. Ә якында гына – менә ул! – тургай сайрый. Кешеләр юлдан яза, гомер буе эзләп тә, тормыш мәгънәсен таба алмый интегә. Ә күктә – ишетәсезме? – тургай сайрый! Мәхәббәт турындагы мәңгелек җырын җырлый ул.


    ЕРЫНТЫ БУЕНДА

    Олытау янында беленер-беленмәс кенә башланган чокыр, тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, авылга җитәрәк атны күмәрдәй ерынтыга әверелә. Әнә шул ерынтының Мидхәтләр турындагы сөзәк яры буенда өч ир бура бурый. Эссе. Мидхәт, хуҗа, бура өстенә менеп атланган да бүрәнә башын киртә. Балта белән чапкан саен ул, гадәте буенча, «һек» дип, кисәк кенә тынын чыгарып куя. Әледән-әле туктап, маңгаендагы тир бөртекләрен сыпырып ала. Икенче бүрәнәне, җирдә ятканын, тимерче Саттар эшкәртә. Бер кулы белән бүрәнәне тоткан, икенчесе белән чабып маташа.

    - Кая, мин тотып торыйм, ә син ике куллап чап, - ди укытучы Зәки. – Тавык Гобәй кебек булмагаең.

    - Нәрсә дигән әле ул, бармагын чабып өзгәч? – ди Мидхәт. – Бармагы черт с ним әле, пирчәткесе жәл, пирчәтке яңа иде, дигәнме?

    - Шаяртып әйткәндер ул.

    - Ай-һай, шаяртып микән. Аның бит банкта машинага җитәрлек акчасы бар ди. Ә үзе әҗәткә акча сораудан бушамый.

    - Җитми кешегә, - дип Саттар да сүзгә кушылды. – Андыйларга мин шулай гына дим: әнә тегендә баргач, - ул, ымлап, ерынты аръягындагы зиратка күрсәтте, - бернәрсә дә кирәкми. Ике метр җир җитә.

    Көтелгәннең киресе буларак, бу сүзләрне ул артык тыныч әйтте. Ләкин бераздан, Тавык Гобәйгәме, барыбызны да зиратка илтеп тыгачак билгесез көчкәме үч иткәндәй, балтасын шулкадәр селтәп чапты, балта астына эләккән бүкән урталай ярылды.

    - Нәрсә, салып карыйбызмы? – диде, бүрәнәне бер ягыннан күтәрә башлап.

    Салдылар. Һәрнәрсәдән хата эзләргә күнеккән Зәки (укытучы – профессия түгел, диагноз, диләрме әле?):

    - Бик үк тигез ятмады бу, менә бу җирен юнарга кирәк, - дип күрсәтте.

    Мидхәт борылып карады да:

    - Калдыр. Ята-ята үз җаен таба ул, - диде... – Үзеңәмени ул. – дип өстәде аннары, көлеп.

    Урам ягыннан бер өер каз бәпкәсе, алар артыннан ук очына чүпрәк кисәге бәйләнгән озын чыбык тотып, Кара Сара күренде. Ана казга ул бик ачулы иде бугай:

    - Юньсез, ияртә дә кайта, ияртә дә кайта, сыртта үлән беткәндер.

    Ирләр янына җитү белән үк туктады да, бәпкәләре турында бөтенләй онытып:

    - Мидхәт нәрсә бурый тагын? – дип сорады.

    - Мунча, Сара. Мунчаны моннан соң безгә ягарсың.

    - Рәхмәт... Ә нигә ихатаңда түгел? Тагын күчерергә артык эш инде.

    - Урыны шушы аның.

    - Ничек шушы?

    - Һәркем үз мунчасы кебек күреп яксын өчен юри ишегалдына куймаска булдым.

    - Ул каян башыңа килде әле? Хәер, моның тагын бер уңай ягы була икән.

    - Нинди?

    - Ташу вакытында тагаракларга су тула да, коедан ташып йөрергә булмый, ягасың да керәсең.

    - Телеңне кем чарлый синең, Сара?

    - Табыла инде. Менә бит әле син чарлап торасың... Ярый, арымый эшләгез. Алла ярдәм бирсен.

    Кара Сара, нәкъ үзенең ана казы шикелле алпан- тилпән атлап, борылыш артына кереп югалды.

    - Шундый төбәкләр бар, - диде Зәки, - юан кешене яраталар. «Ай, кадерлем, ничек тазарып киткәнсең; менә, кешегә бәхет килсә килә бит». Ә ябык хатын турында: «Сыер савып шулай беткәндер инде, дөнья баскан мескенне», диләр.

    Кояш кыздыруында булды. Зират янында йөрүче бозау, тезнәп, су буена таба чапты. Кара Сараның казлары да, хуҗабикәләре күздән югалуга, кайту ягына борылды.

    Шулчак бәрәңге бакчасының ян капкасы ачылып китте. Капкадан, кулына чүмеч тотып, Гөлҗиһан килеп чыкты. Хатын, чүмечтәге әйрәнне түкмәскә тырышып, шундый сыгылмалы адымнар белән килә ... Ирләр беравык күзләрен дә ала алмый аңа карап тордылар.

    - Әй уңган да инде минем хатын, вакытын белеп кенә йөри, - диде Мидхәт.

    Гөлҗиһанга канатлар үсеп чыккандай булды, очып кына китмәде. Чүмечне Саттарга тоттырды да, үзе йомычка җыя башлады.

    - Йә, карчык, булачак мунча ошыймы? Килешмәгән җире булса, әйтеп кал.

    - Ирләр эшенә кысылырга яратмаганымны беләсең бит инде, - диде дә, кочагына җыеп өлгергән йомычкаларны күтәреп, кереп тә китте. Ирләр әйрән эчеп калды.

    - Мидхәткә шаккатарсың, - диде Саттар. – Хатыныңны син көн дә шулай мактыйсыңмы?

    - Мин дә мактамасам, аны кем мактар. Хәер, мактаучы тиз табылыр ул...

    - Ә мин уземнекен ике тапкыр мактадым, икесендә дә, шундый хатынның да кадерен белмисең бит син, дип тиргәлдем. Шуннан соң мактаганым юк, - Саттар, ярты чүмеч әйрәнне «эһ» тә итми эчеп куйды да, калганын Зәкигә сузып: - Уңган да, яратам да үзен, әмма холкы,.. - диде. - Ә менә әтисе бар яклап алтын кеше. Шул карт, район үзәгендә яшәгәч, мунчага туймый. Безгә килсә, көн дә мунча яктыра. Шуңа мунча салып бирергә иде. Бурый да башлаган идем инде. Берүзең булгач, эш бармый. Җайлап бара ул, кызык түгел, күңел үсми...

    - Турыга гына әйтсәң, тукмарлар дип куркасыңмы? – диде Мидхәт. – Киләсе ял, димәк, синеке. Шулай бит, Зәки?

    - Исән булсак.

    Эшкә керешеп өлгермәделәр, Гөлҗиһан ашарга чакырды.

    - Ашарлык эшләмәдек бит әле.

    - Аштан олы түгелсездер әле, әйдә. Ашау эш калдырмый ул.

    Агач күләгәсенә әзерләнгән өстәл артына утырыштылар. Гөлҗиһан, алъяпкыч астында гына тотып килеп, ире алдына шешә куйды.

    - Менә, күңел ачкычлары да килде.

    - Миңа кирәкми, - диде Саттар, алдына куелган рюмканы кире биреп.

    - Сине өрмәгән урынга да утыртмыйлардыр инде, эчмәгәч.

    - Бөтен бәла шунда ки, эчкән кеше белән яшәп карамаган хатын эләкте.

    Мидхәтнең күршесе Фәйзер кереп, сәнәк алып чыгып китте.

    - Пенсиядә түгелмени ул? – диде Саттар. - Кичә мин аны конторда күрдем.

    Мидхәт, тавышын әкренәйтә төшеп:

    - Хатынының лыбырдавын тыңлап утырганчы, эшкә барып кайта ул, нәрсә.

    Төштән соң эшләү җиңеләйде – Олытау ягыннан агылучы болытлар җиләс һава алып килде.

    - Бабай мунчага туймый, дигәннән. Үрге авылдагы бер әби турында сөйлиләр, - диде Зәки. – Мунча кереп утыра икән, берәүнең кызы килеп: «Әби, әнием сине мунчага чакырды», дисә: - «Хәзер, кызым, тагын бер генә чабынып төшәм дә»... дип әйтә ди.

    Саттар, көлә башлап тураеп баскан иде, Олытау ягыннан төшеп килүче хатынын күрде. Хатын еракта иде әле, Саттар аны атлавыннан таныды.

    Өмәчеләргә якынлашу белән хатын: «Саттар» , - дип, ирен читкәрәк чакырып алды.

    - Нәрсә, Тәзкирә, нишләп йөрисең ул Олытау якларында?

    - Әтине таба алмыйбыз. Көтү куганда ук, бир әле, сыерыңны үзем куып кайтыйм, дип чыгып киткән иде. Бәдыйгель әби, көтүче белән Олытау ягына менеп китте ул, дигәч, буйдан-буйга ерынтыны карап чыктым.

    - Район үзәгенә кайтып китмәде микән? Ул гомердән бирле инде...

    - Шалтыраттык инде, юк... Безгә әйтми кайтып китәр идеме инде?

    - Бәлки, берәрсендә кунак булып утырадыр?

    - Юк инде, бөтен авылны айкап чыктык. Нишлибез, Саттар?

    Көтү кайткач, көтүчедән сорадылар. Карт аның белән зират башына кадәр генә барган икән.

    Төн буе эзләүләр дә берни бирмәде. Төнне көнгә ялгап, Тәзкирә сыер сауды, көтү куды. Улы торгач, аңа чәй ясап эчерде дә, бозауны елга буендагы бура янына бәйләп кайтырга кушты.

    Озак та үтми улының бакча ызаны буйлап йөгереп менеп килүен күрде. Малай, тыны кысылып, әнисе алдына килеп басты да:

    - Әни, анда картатай, - диде. – «Картатай!» дип кычкырып карыйм, дәшми. Әллә йоклый.

    Тәзкирә, йөрәге кубып: «Саттар!» – дип чакырды. Елга буена төштеләр.

    Карт, аңа дип бурала башланган мунчаның бер почмагына аркасын терәп утырган да, чыннан да йоклый иде... Мәңгелек йокы белән.


    КӘҖӘ АСКАН УРАМ

    - Улым, бар, киленгә авылны күрсәтеп кайт. Мәчеткә кереп чыгыгыз, убшый бакчаны күрсәт. Кәҗә аскан урам ягыннан әйләнеп кайтырсыз.

    - Ул нинди Кәҗә аскан урам тагын? – ди яшь килен, көлеп.

    - Шунда баргач күрәсең инде. Барыгыз, бар...


    1

    Атна буе юкка гына тракторы астында аунамаган булып чыкты Самат. Бүген аның тимер ишәге, яхшы майланган тегү машинасы шикелле, текелдәп кенә йөрде. Саматны куандырып, Урман тавына да төчкерми-нитми генә менде. Ә инде Минзифа түти, утын кайту шатлыгыннан чәй янына «мәен» дә чыгаргач, кәеф бөтенләй күтәрелеп китте.

    ... Төнге урам үз тормышы белән яши иде – өенә кайтырга чыккан Саматны ул бар дип тә белмәде. Ә бит, кайчандыр үзенә тынгы бирмәгән, төн йокыларын йоклатмаган гармунчыны онытырга тиеш түгел иде. Әнә, капка төбе эскәмиясендә егет белән кыз утыра. Егет сүз сәйләнен тезепме-тезә. Кыз, әле пырхылдап көлеп куя, әле, егетне этәргән булып: «Оятсыз!» – ди. Саматка моңсу булып китте: «Дөнья, дөнья! Син, минем яшьлегемдәге кебек, һаман саф, һаман гүзәл икәнсең бит. Кайчан әле мин моны күрүдән туктадым?»

    Үзәк урам – Саматны өенә туры илтә торган урам иде. Тик Самат, нигәдер, уң яктагы тыкрыкка борылды. Нәрсәдер аны елга буена тартты. Нәкъ яшьлегендәге шикелле, тулган ай да аңа ияреп төште.

    Елга өстенә юан карт тирәк ауган. Кемдер аны ботакларын тунап басма иткән. «Безнең тирәк түгелме бу? Шушы тирәк төбендә үбешә идек бугай бит инде». Хатыны Айсылуның шул вакыттагы күз карашын хәтерләргә тырышты, булдыра алмады. Берсе өстенә берсе өелеп барган кышлар, язлар, җәйләр, көзләр астында күмелеп калган, күрәсең, ул караш.

    Тирәк буйлап Самат елга аръягына чыкты, тауга күтәрелде. Әкрен генә тау сырты буйлап китте. Авыл утларына сокланып, төннең серле тавышларына изрәп, мәтрүшкә исенә исереп барды. Өенә җитеп килә иде инде, нәкь шулчак бакча ягыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

    - Каһәр генә суккан нәрсәләр икән. Чукынып киткере хайваннар.

    «Адаштыммы дисәм, дөрес киләм икән», - дип үзалдына көлемсерәп куйды Самат. Капкасын ачып ишегалдына килеп керүгә, хатыны да сарай артыннан килеп чыкты:

    - Төзәтәсеңме инде шул койманы, юкмы? Әллә миңа кеше ялларгамы? – диде.

    - Нәрсә булды, нигә тузынасың?

    - Белмәмешкә сабыша бит әле. Кәҗәләр бакчаны бетерде бит инде.

    - Аны мин каян белгән, әйтергә кирәк иде.

    - Син шул инде, күрмисең дә, белмисең дә. Кайчан төзәтәсең?

    - Төн уртасында тотынмам бит инде, иртәгә...

    - Бер белгәне иртәгә. Йә, Хода-а, үтте бит гомеркәйләрем шушы тинтәк белән. Әнә, кеше ирләре ичмаса...

    Самат болдырга күтәрелә башлады. Хатыны орышудан туктамады - торган саен кыза барып, үз ачуыннан үзе тәм, ләззәт табып орышты. Самат түзмәде, кизәнеп, чолан ишеген төртте. Ишек, шар ачылып китеп, су савытын бәреп екты. Чолан идәне күл булды.

    - Эчкән урыс, - диде хатыны. Саматны өй йотты.

    2

    Кәҗәме? Кәҗә-ә!.. Әнә бит, аяк астында хәтфәдәй үлән югыйсә, ә ул, киртә ярыгына башын тыккан да, бакча эчендәге алабутаны кимерә...

    Ул көнне Самат көн буе койма төзәтте. Ләкин аны иртәгесен кошлар сайравы түгел, янә хатынының таныш тавышы уятты:

    - Ямадым дисең инде койманы, ә? Бар әнә, үз күзләрең белән күр әле ничек ямаганыңны. Я син җүләр, я кәҗәләр академия бетергән.

    «Драма артисткасы булып кына эшләргә дә бит үзенә, авылда әрәм булып ята», - дип уйлап куйды Самат.

    Шулай да, күзләрен уа-уа, яланаяк салкын болдырга чыгып басты. Тирә - ягына күз ташлады. Елга үзәнендә, ялкау песи шикелле иркәләнеп, иртәнге томан ята. Олытау, мәһабәт диңгез корабына охшап, томан өстеннән йөзә. Ык буе тирәкләре көймә җилкәннәрен хәтерләтә. Дөнья тын да алмый кояш чыгуын көтә.

    Кинәт: «Ку-вырт, ку-вырт»... Кемдер нәрсәдер чәйнәгән тавыш. Самат, бер хәл исенә төшеп, елмаеп куйды. Укытучы Әфүәтнең балачагында булган бу хәл. Ачлык ел. Әнисе, эшкә китәргә җыенып, тамак ялгарга утырган. Нәкъ шулчак Әфүәт уянган да, сеңлесен төрткәли ди: «Нәкыя, Нәкыя, тор әле. Ишетәсеңме, авыз тавышы».

    Самат, болдыр такталарын шыгырдатмаска тырышып, сак кына җиргә төште. Һәм шунда ук, сынлы сәнгать әсәрен хәтерләткән күренешкә тап булып, туктап калды. Кичә койма аша алабута кимергән кәҗә, ниндидер атаманны хәтерләтеп, бакча уртасында басып тора, ә ике иптәше – берсе кәбестә түтәлен, икенчесе кишер түтәлен утый.

    Самат бу кадәр үк сөмсезлекне көтмәгән иде һәм моңа ничек илтифат итәргә дә әзер түгел иде. Ул шулай югалып торган арада, кәҗәләр аны күреп тә алдылар, өчесе берьюлы кубып, бакчаның өй яны почмагына таба чаптылар. Анда бернинди тишек юк иде. Ләкин «атаман», үз-үзенә нык ышанган хәлдә, коймага якынлашты. Башын янтайта төшеп, мөгезләрен койма ярыгына тыкты һәм... бер кадакта гына эленеп торган тактаны күтәрде. Шуны гына көткән иптәшләре ярыктан чыгып та шылды. Алар артыннан ук «атаман» да шул ук тишеккә чумды. Такта яңадан үз урынына төште. Самат моңа көләргәме, еларгамы икәнен дә белмичә, авызын ачып карап тик торды.

    3

    Эссе, бөркү төн иде. Ир белән хатын, уллары пионер лагерендә булудан файдаланып, анадан тума йоклап яталар.

    Самат, нигәдер, төн урталарында уянып китте. Хатынының яшь кызларны көнләштерерлек нәфис тәненә, калку күкрәкләренә сокланып карап торды. Кочаклап алды. Хуш исле чәченә танавын төртте: «Менә бит, нинди гүзәл зат куенымда. Нигә соң ул таң ату белән бөтенләй башка кешегә әверелә?»

    Шулчак кемдер капка шакыгандай булды. Хатыны, йокы аралаш кына: «Нәрсә ул?» – дип сорады. Ире җавап бирергә дә өлгермәде, икенче якка борылып йоклап та китте.

    Самат чоланга чыкты, тәрәзә пәрдәсен күтәрде. Төшеме бу, өнеме? Капка артында арт аякларына баскан кәҗә тора. Ал аякларын өскәрәк, һаман өскәрәк куя барып, ничектер, тоягы элгечкә тиеп китте. Капка ачылды, кәҗә ишегалдына керде. Һәм шундук Саматның яраткан алмагачына таба юнәлде. Бу алмагачны ул улы туган елны, нәкъ ул туган көнне район үзәгеннән алып кайтып утырткан иде. Кәҗә хәзер шуны кимерә башлармы, ботакларын сындырып бетерерме?

    Саматның миенә кан йөгерде. Нәфрәт, бөтен әгъзаларын яулап, хисләрне контроль астында тота торган механизмны ватып, җимереп ташлады. Ул йөгереп тә чыкты, кәҗәгә юлбарыстай ташланып, аны эләктереп тә алды. Нәрсә эшләтергә моны?

    Койма өстендә эленеп торган бау кисәген күрүгә аның башында план да туды...

    4

    Кояш чыкмаган иде әле. Самат ниндидер шау-шуга уянып китте. Ачык тәрәзә аша әлеге дә баягы хатынының тавышын ишетте:

    - Самат, чык әле, күр. Нинди фашист эше икән инде бу? Шундый акыллы иде бит әле кәҗәм – үзе капканы ачып керә иде, алмагач төбенә генә барып ята иде...

    Самат тәрәзә янына килде. Урам уртасындагы чаталы багана тирәсенә көтү куарга чыккан хатын-кыз җыелган. Ә багана аратасында, мескен хәлдә башын кыйшайтып, кичәге кәҗә асылынып тора...


    * * *

    Рамазан бабай, сөйләп бетерүен аңлатып, тынып калды.

    - Әнә теге баганага асканмыни инде? – дип сорады яшь килен.

    - Монысы инде яңа багана. Шул урында иде инде искесе дә.

    - Ә Самат абый әле дә шушы йортта яшиме?

    - Алар шәһәргә күченеп киткәннәр иде. Былтыр хатыны алып кайтып җирләде үзен.

    - Карт идемени?

    - Юк. Асылынып үлгән дип ишеттем.

    - Асылынып? Нәрсә булган шулкадәр?

    - Кем белә инде... Бер кайтуында шушы эскәмиядә сөйләшеп утырган идек. Авылда, ди, хатын тиргәшә башласа, сарайга чыгып китә идем дә тирес ыргыта башлый идем; ул анда чыкмый, чөнки белә – чыкса, мин аңа сәнәк тоттырам да, мә, үзең ыргыт алайса, дим. Шәһәрнең шунысы кыен, сарае юк, ди, икенче бүлмәгә чыксаң, ул анда да артыңнан ияреп чыга ...




        (дәвамы)
    Марс Ягудин
    рассказы на татарском языке.
  • Марс Нәфикъ улы Ягудин:
  • Еллар аша... (повесть)
  • Где мой нос (из папиного дневника)
  • Тормыш бу (документаль повесть)
  • А в небе жаворонок поет (рассказы, эссе)
  • Тайник (рассказы, миниатюры)
  • Казлар очар су күреп (хикәяләр)
  • Сиртмәле кое (хикәяләр)
  • Приказано жить (Беседы с ветеранами войны)
  • Баня для души (интервью с режиссером Фаилем Ибрагимовым)
  • Полеты наяву (интервью с художником Мадияром Хазиевым)
  • Татарский овод (интервью с писателем Айдаром Халимом)
  • Эликсир вечной молодости (интервью с поэтом Рашитом Башаром)
  • Кем кемне изә (Татар колагына)
  • Достучаться до сердец (Интервью с музыкантом Ильсияр Сулеймановой)
  • У ночного костра (Рассказ из книги “Голоса”)
  • Тегермән ташлары (документаль бәян)




  • ← назад   ↑ наверх