• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Марс Ягудин

    Тегермән ташлары

    (документаль бәян)

    3. «ПАРАХУТ»

    «Парахут» иде аның кушаматы. Елкылдап торган кара сыер иде ул. Аның кычкырып кайтулары, моң тулы тавышы... Сөйләшә генә белми иде. Сугыш вакытында безне ач үлемнән коткаручы шул булды инде.

    1945 елда әтиебезнең хатлары килүдән туктады. Нәрсә уйларга да белмәдек. Пленда булган икән. 1946 елның башында кайтты. Шул ук елның көзендә кулга алдылар. Тентү керде. Әтинең бердәнбер байлыгы, тунын тартып алдылар. Сарыкларны, әлеге Парахут кушаматлы сыерны, тананы алып чыгып киттеләр. Сарыкларны колхоз фермасына, сыерны күрше Әхтиял авылына илттеләр.

    Көз иде бу. Көтү кермәгән әле, малларны кырга алып чыккалыйлар. Әбием кочагында йоклап ятам. Әби сикереп торды да, әниемә:

    - Хөснехәят, тор әле, капкада кемдер бар, - ди.

    Әнием чыгып йөгерде. Кем булыр? Әтине кайтарганнармы? Әби дә ертык калушын өстерәп чыгып китте. Әтинең иске бишмәтен сөйрәп мин дә артларыннан йөгердем. Без атылып чыкканда яктырмаган иде әле. Капканы ачып җибәрүгә, әби, капыл артка чигеп, минем алга килеп утырды.

    - Ай алла-а, Парахутым кайткан бит!

    Сыерның муенына, качмасын дип, күрәсең, бүрәнә бәйләнгән. Бау эзләре буйлап кан ага. Мин сыер муенына барып асылындым. Мине ялый башлады, бозавы дип белдеме.

    - Пычак алып чык, - ди әби. Әнинең коты алынды:

    - Нәрсәгә?

    - Чиләк, әпәй алып чык, савам, - ди әби.

    Сыер мөлдерәп карый. Әби бауны кисеп төшерде: «Моны нәрсәгә дип такканнар?» Сыерның имчәкләреннән кан тама.

    - Су алып чык, изгеләр суын. (Изгеләр чишмәсенең суы эчәр өчен генә тотыла иде).

    Әби җылы су белән имиләрен юа, сыер мөгрәп тора. Без өчәүләп җылыйбыз. Әби саварга тотынды. Имидән канлы сөт килә. Сыер ашый башлады. Мине корсагына таба төртә, мин сыйпыйм.

    - Сөтне бакчага түк, - диде әби.

    Шулчак кемдер капканы дөбердәтеп кага башлады. Әхтиял көтүчесе Мәхмүт булып чыкты. Ул, чәчрәп:

    - Ачыгыз хәзер үк! Сәвиткә барып әйтәм, сыерны урлагансыз, - ди.

    - Кит капкамнан, үзем алып барам, укытучы мин, - ди әни.

    Әби белән әни сыерны илтә киттеләр. Мин дә иярдем. «Бар, кайт, ишек биксез». «Булса, анда нәрсә бар?» Барабыз. Сыер әкрен генә арттан атлый. Ярты юлда мин абынып егылдым, тезем каный. Яулык белән бәйләдем дә торып киттем.

    Мәхмүт чыгып килә чыбыркы шартлатып.

    - Син нәрсә миңа чыбыркы шартлатасың?! – ди әни.

    Әни сыерны кочаклап җылый... Алып китте. Сыер әйләнеп карады да мөгрәде. Кеше булса ни әйтер иде икән? Шул вакыт безнең авыл көтүе чыгып килә. Сыерыбыз шул якка карады да, «му-у» дип кычкырды. Ул авыл көтүенең башлыгы иде. Көтү болай таба килә башлады. Көтүче тоталмый, сыерлар Парахутка таба килә. Көтүче чак борды көтүне.

    - Балам, аягыңда нинди кан ул? – ди әни.

    - Мин кайталам, авыртмый, - дим.

    Икенче көнне иртән ишек кагалар. Тагын Парахут кайтканмы? Әхтиял кешесе, бездә хисапчы булып эшләүче Минехан абый икән.

    - Хәят, сыерыгыз авыл башында үлеп ята, - ди.

    Чыгып йөгердек өчәү. Әхтиял авылы башына җитәрәк, җигүле ат килә. Арбада, дүрт аяк та өстә, безнең сыер. Саубуллашкан кебек, дүрт аягын да болгап бара. Авызы ачык, теле чыккан. Мәхмүт атны туктатты...

    Ул аны кыйнап үтергән...

    Менә алтмыш елдан артык инде шул сыерны оныта алмыйм, шул сыер төшләремә кереп йөдәтә. Сыерның кара күзләре: «Әй, сез бит кешеләр, ник мине коткармадыгыз?» – диләр кебек. Әтине бит азак чыгардылар, акладылар. Ә сыер һаман булса акланмаган әле.

    Төш күрәм: Әхтиял юлы, сыерның кара күзләре, кан агып торган имчәкләре... Кайтса, алып барыр идек бит, нигә шулай итәргә иде? Бер алып барыр идек, ике. Шуннан өйрәнер иде. Ә Парахутның баш күтәрәсе килде, килешмәде үзенең язмышы белән...

    Көн аралаш төшемә керә: йә әби савып утыра, йә каны агып тора... Әй, Ходай! Әллә акылдан язам...


    4. ТАБИБӘ МӘЛИКӘ

    Мәликә әби минем төшләремә ак күлмәге, ак яулыгы белән керә. Йөгереп йөрүләре әле дә исемдә...

    Ул елны кыш салкын килде, кар күп иде, гөрләвекләр агу апрель азагына кадәр барды. 1943 нче ел бу, миңа җиде яшь. Әти сугышта. Әниебез әти урынына Турай мәктәбе директоры булып калган. Кәҗәбезнең мамыгын, сыерның сөтен, тавыкларның йомыркасын – барысын да, налог исәбенә дип, кырып-себереп алып торалар. Ачлык, ялангачлык.

    Әйткәнемчә, апрель азаклары иде. Әни абыйны ияртеп мәктәпкә китте. Әбиемнең базга төшеп баруын күреп, мин калдым. Уйлыйм: «Хәзер бәрәңге алып чыга, ашыйбыз». Әби баздан сыңар бер бәрәңге күтәреп чыкты. «Нәрсә эшләргә?.. Ярар, җүн биргәнгә җан бирер әле, - ди әби. – Урыс басуына трахманга барам». (Басуда кыш чыгып черегән бәрәңгене нигәдер шулай атый идек).

    Әби күрмәгәндә генә чабатамны кидем, әтиемнең иске костюмын элеп билбау белән будым. «Ә син кая җыенасың, чәй дә эчмәгән көе?» – ди әби. (Чәй дигәне чәй түгел инде, кипкән кишер, чөгендер, ташкабак, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, акчәчәк, күкчәчәкләрнең төнәтмәсе). «Мин дә барам, трахман алып кайткач эчәрбез», - дим. Әби әйтә: «Синең ашарга сорап елаганың гына җитмәгән иде анда, йөрмә!» «Юк, еламыйм да, ашарга да сорамыйм», - дим мин, киреләнеп. Ун литрлы бидрәне алдык та юлга чыктык. Ферма тавына менә башлау белән җырларга тотындым, барып җиткәнче җырладым. Ачлыкны басар өчен шулай җырлап йөри идем. Тургайлар сайрый, мин җырлыйм...

    Ык Тамагы басуына җиттек. Җире күпереп торган кара туфрак. Ә җир өстендә ап-ак трахман сибелеп ята. Чиләк тиз тулды. Тагын җыясы килә дә (әрәм кала бит), ә урын юк. Мин әйтәм: «Нигә бу кадәр байлыкны җыеп бетермәгәннәр?» «Менә синең карының ачканын белгәннәр», - ди әби, елмаеп.

    Ызан буйлап бер ат килә. Ат өстендә урыс утыра. Котлар очты. Әби, ничек аны уйлап өлгергәндер, мине бидрә өстенә утыртты да: «Мин ызанга ятам да үлгәнгә салышам, ә син җылама», - диде. Һәм җиргә сузылып ятты. Ә анда бит су. Үзе миңа күз кыса: әле бер күзен, әле икенчесен. Кызык шундый.

    Урыс чаптырып килеп җитте. Нәрсәдер әйтә, ә мин аңламыйм бит. Азактан әби сөйләде.

    - Әй, нәрсә ятасың анда? – ди икән.

    - Мәликә умирал, - ди әби.

    - Тор, тор, не умирал ты, - ди урыс, әбигә кул бирә.

    - Умирал, умирал, - ди әби.

    - Әби, тор, кызың туңган, - ди. Чыннан да, черек бәрәңгенең суы минем артка үтте инде.

    Әби дүрт аяклап торды да:

    - Әйе, не умирал икән Мәликә, - ди.

    Урысның сыңар кулы юк икән. Өстендә тузып беткән солдат киеме. Миңа өзелеп карап нәрсәдер сөйли. Әби әйтә: «Торма, әтү бәрәңгене күрә», - ди. Урыс мине торгызды күтәреп. Куенына керә. Хәзер наган чыгара да... Әби лып иттереп трахман өстенә утырды. Күрде бит! Чүпрәккә төргән нәрсәдер чыгарды теге. «Әй, Аллам, атып кына үтерер микән?» - ди әби. Мин, урысның чабуына ябышып, атма, атма, дип ялвара башладым. Чүпрәкне ачып җибәрде. Ә анда – ике телем ипи!

    - Хлеб, хлеб, - ди, миңа таба сузып.

    Нәни кулларым белән калтырый-калтырый алдым, ялт куеныма да тыктым. Ә ипинең исе!.. Әбинең аркасыннан какты. Әби сикереп тә торды, чиләкне күтәрде дә урманга таба йөгерә башлады.

    - Әби, бегом! – ди урыс. Безгә таба полевод килә икән.

    Урманга кереп яшерендек тә карап торабыз. Яфраксыз агачлар арасыннан барысы да күренә. Ике урыс кычкырыша. Тегесе кизәнә... Шуннан атларын рәттән куйдылар да чаптырып киттеләр.

    Урманнан чыгып кайту юлына төштек. Чабата лыч су, аяк туңды. Тыпырда, ди әби. Ата каз сыман тыпырдап торсаң, аяк хәтта кызып китә. Бераз баргач, мин тагын җырлый башладым.

    - Әби, аннан ипи исе килә, - дим.

    Алдым куенымнан. Ике телем ипи, ә уртасында кул яссылыгы кадәр генә ак нәрсә.

    - Ашама, ташла! - ди әби. - Дуңгыз мае.

    - Әби, син урыс белән сөйләштең бит, син урыс инде хәзер, - дим мин. – Ашасак та ярыйдыр.

    - Ярар, аша инде, - диде әби, минем мөлдерәп караганга түзә алмыйча, ахры.

    Сындырып кына ипи бирде. Авылга кадәр шуны суырып кайттым.

    - Дуңгыз мае ашаганыңны әйтмә беркемгә дә, - ди әби.

    Сушилка тавына җиттек. Анда төннәрен икмәк киптерәләр иде. Калай астына салам ягалар, өстендә ашлык кибә. Без, бала-чага, баргалый идек, Камал апа бирә иде безгә. Каршыбызга Җиһанша бабай белән карчыгы килә. Ап-ак чәчле, ак сакаллы туксан яшьлек бабай. Аларны күчеп килгән диләр иде. Әби аларга дүрт трахман сузды. Әй сөенделәр. Урамга кергәч, Нахар карчык очрады. Аңа да ике бәрәңге бирде әби. Ул яшьле күзләре белән алды да куенына тыкты: «Әй, Зарифҗанымның хәбәре дә юк, балалар ач, рәхмәт инде». Ә бәрәңгеләр эре иде, ярты чиләк бетте дә кебек. «Әби, үзебезгә калмый бит», - дим мин.

    Берничә көннән әби коега чыгып кергәч, сәкегә утырды да көлә. Нигә? Теге кулсыз урысның малы авырган да, безнең Кәли абыйны чакырган. Шунда урыс әлеге «Мәликә умирал» дигәнне сөйләгән. Кәли абый моны, кайтып, идарәдә сөйләгән. Хәбәр бөтен авылга таралган. Шулай итеп, әбиемә тагын бер кушамат тагылды. «Табибә Мәликә» иде, инде «Умирал Мәликә» булды.

    Беркайда укымаган әбием, үләннәр җыеп, халыкны дәвалый иде. Авырган кеше, табибларга бармыйча, аңа килә иде. Мин яшәвем белән әбиемә бурычлы.

    - Умирал Мәликәнең кәҗә имеп үскән кызы, - диләр иде миңа.

    Әни, бозда егылып, мине җиде айдан тапкан. Яшәмәс инде бу дип кул селтәгән дә әтием белән җитәкләшеп Казанга укырга киткәннәр. Әбием, күрше Насыйр бабай карчыгы Минзифа әбигә кергән дә кәҗәсен сорый икән: «Биреп тор әле». Минзифа әби аптырый: «Нәрсәгә ул сиңа?» Әби аңлатмый. Ярар, кызык өчен биреп чыгарган бу. Әбием кәҗәне гел өйдә генә тота икән. «Нишли кәҗә белән бу Табибә Мәликә?» Көннәрдән бер көнне Минзифа әби килеп кергән дә шаккаткан: әбием ниндидер бәләкәй генә төргәкне кәҗә имиенә терәгән дә тотып тора ди. Кәҗәнең ике аягы бәйле, мөгезеннән сәкегә бәйләнгән.

    - Нишлисең? – ди Минзифа әби, исе китеп.

    - Бала имезәм.

    Мәликә бала тапкан дип сәүиткә барып әйткән. Председатель килгән. «Кем баласы?» «Хөснехәятныкы».

    Бәрәңгене тишә икән дә, имигә кидерә, һәм ими очын миңа каптыра. Ә эчем катмасын өчен берничә тамчы кайнаган су эчереп куя. Кәҗәне алганчы бер атна буе чәйнәгән ипине марляга урап биреп тукландырган. Минзифа әби ул кәҗәне соңнан безгә калдырган, өч-дүрт яшьтән шул кәҗәне хәтерлим.

    Кәҗә имеп үссәм дә мин бик тиз йөреп киткәнмен. Менә миңа бер яшь тә тулган. Әти белән әни Казаннан кайта. Кайтсалар, сары чәчле, яшел күзле бер бала йөгереп йөри.

    - Әни, кем баласы бу? – диләр. (Әти дә, әни дә кара чәчлеләр иде).

    - Ныгытыбрак карагыз әле.

    - Берәр урыс баласыдыр...

    Мин, алардан куркып, әбинең итәк артына качканмын.

    - Кемгә охшаган соң?

    Ә мин әбигә охшаганмын икән. Әни бик озак ышанмый йөргән:

    - Ул инде күптән үлгәндер, күмгәнсеңдер, дигән идем.

    Ә бит әбием китап укыган кеше түгел. Фәкать тормыш тәҗрибәсенә таянып нинди могҗиза эшләгән. Мине үтерәсе килмәгән инде. Мин дә яшәргә теләгәнмендер, кәҗә имиенә ябышып имә башлаганмын бит. Әнине апа ди идем, әбине әни дип үстем. Чөнки укучылар «Хәят апа» дип киләләр иде. Әби көлә иде: «Тагын бер Умирал Мәликә алып кайттым». Нинди зирәк кеше булган ул әбием. Укымаган көе урыс телен дә белгән.

    Ә мин Алабуганың мәдәни-агарту училищесына бер урыс сүзен («палец») белеп бардым. Анда армиядән кайткан егетләр, картайган кызлар иде. Елый идем урысча белмәгәнгә. Оят иде. Шулай да беренче курсны бетергәндә русча сөйләшә идем инде.

    - Карале, - диде шунда әби, - бу Умирал Мәликә генә булмас, урысчаны ничек теттерә.

    Әй, әбием! Мин инде үзем дә кышыма кереп барам. Михнәтне күп күрдем, шулай да картлыгым бәхетле минем. Балаларымнан, оныкларымнан уңдым. Юл башымда торган әбием! Ак күлмәгең, ак яулыгың белән төшләремә керәсең.


    5. ХУҖИ АБЫЙ

    Ул безнең авыл кешесе түгел иде. Без үзебез дә Турай кешеләре түгел бит, әниебез Сарман ягыннан, әтиебез Ташчишмә авылыннан (безнең бабайның бабасы нигез салган авыл). Андыйларны авылда бик яратмыйлар, килмешәк дип кенә җибәрәләр.

    Кечкенә чагым, ун-унбер яшьләр булгандыр. Олы куллы, зур гәүдәле, зур башлы, арыш көлтәсе кебек чәчле, зәп-зәңгәр күзле бер шадра кеше пәйда булды авылыбызда. Кыяфәте белән зур ерткычны хәтерләтсә дә, бер елмаеп җибәрүе үзен дә нурга күмә, кешеләргә дә нур өсти иде. Әллә бер дә елмаю күрмәгән миңа гына шулай тоелды микән?

    Пөчти Минҗиянга йортка керде. Ә яз җиткәч Хуҗи абый (Хуҗиәхмәт булгандыр инде, безнең авылда шулай исемнәрне кыскарту гадәте бар) көтүгә ялланды. Авыл көтүен бездә гомер-гомергә читтән ялланган кешеләр көтте. Үзебезнекеләр ул эшне хурлыкка саный иде, үзләре башка авылга барып көтә.

    Элек бар мал бер көтүдә иде: сыеры да, кәҗә-сарыгы да. Хуҗи абый, күрәсең, малларны бик яраткан. Иртә белән быргы уйнап җибәрә... Ә быргысы болай ясалган: ярты литрлы шешәнең төбен төшерә дә (аны ничек төшергәндер инде) авызына резинка бәйли. Әнә шуңа өрсәң, тавыш чыга: «рита, рита, ту-ту-у...» Мин шулай ишетә идем, әллә. Иртә белән иң беренче шул быргы тавышы яңгырый. «Әнә, быргы кычкырта, сыерны саварга вакыт», - ди әби. «Әй, Парахут, әйдә, көтү башлыгы син бит, синнән башка маллар кузгалмый», - дип каршылый безнең сыерны Хуҗи абый. Сыер да аңа кычкырып сәлам бирә. Әби көлә. Көтү чыга, тузан күтәрелә, ямансу булып кала. Казлар, үрдәкләр хуҗа булып кала авылга.

    Хуҗи абый шулкадәр ярата иде малларны, чыбыркысын шартлата гына иде, сукмый. Ә сыерлар, аның йомшаклыгыннан файдаланып, кайтып та китәләр. Хуҗалары кире куып китергәч, анда да ачуланмый Хуҗи абый: «Ашаган җиреңә киләсең шул», - дип кенә каршылый. Минҗиян апай аңа төшке ашны алып бара.

    Хуҗи абыйның тагын бер үзенчәлеге – ул алдаша белми иде. «Мәликә, беләсеңме, сезнең сыерныкыннан да тәмлерәк сөт юк», - ди бервакыт. «Аны каян беләсең, мин сиңа сөт биргәнем юк бит». «Савам, - ди бу. – Парахут мине аңлый. Күп алмыйм мин, ике стаканнан да артыгын алганым юк».

    Кич көтү кайта. Яңа сауган сөт, тузан исе. Көтүчене чиратлап ашаталар иде. Иртә белән төшке ашны да әзерләп җибәрәләр. Хуҗи абый берсен дә кире какмый, елмаеп кына ала да куя. «Әллә туганда ук шулай елмаеп туганмы ул?» – ди идем мин. «Ничек инде туганда елмайсын, туганда кеше җылый», - ди иде әбием.

    Менә бер көн безгә дә чират җитте аны ашатырга. Әби тавык суеп пешерде.

    - Иртән бирә торган ботыңны хәзер биреп җибәр, Минҗиянга алып кайтам, - ди Хуҗи абый.

    - Ә ничек көтәрсең иртәгә?

    - Әби, син кара минем аякларымны, аю аягы бит, түзәләр алар.

    Мин пырхылдап көлеп җибәрдем, мин дә аюга охшата идем аны. Әби ачулана, мине куып җибәрде.

    Кич. Гармун тавышы. «Әби, кем уйный?» Гармунда уйнаучы Вәли бар иде, үтерделәр. Гармунның нәрсә икәнен дә онытып бара идек инде.

    Хуҗи абый икән, гармунда уйнап клубка китеп бара. Бер өер яшьләр ияргән артыннан. «Әби, клубка барыйм әле мин дә». «Юк!» «Әби-и...» «Ярый, ун гына минутка». Менә шунда, җиделе лампа белән яктыртылган клубта, мин аның гармун уйнавын ишеттем. Башын кырын салып, авызын кыйшайтыбрак тартып җибәрде... Моң, моң... Күңелләрне айкаучы моң агыла иде гармун телләреннән. Кемдер җилкәмә кагылды, әйләнсәм, әбием. Мине ачуланырга килгәнен дә онытып, ул да шым булды. Мин сыпырттым тизрәк өйгә. Әби дә минем арттан кайтты.

    Баскыч төбендә гармун тыңлап утырабыз. (Клуб безнең бакча артында гына). Әби мышык-мышык килә. «Әби, нәрсә булды?» «Борынга томау төшкән». Әби елый иде. Кемне сагынып елый иде икән? Туган авылынмы? Бер дә күрмәгән әтисенме? Бабайны сагынмагандыр, ул каты күңелле иде. Ни өчен шулкадәр моңланып тыңлый иде икән ул Хуҗи абыйның гармун уйнаганын? Мин дә аның куенына кереп китеп, аңа сыенып тыңлыйм. Шулкадәр моңлы гармун уйнаганны мин башка беркайчан да ишеткәнем булмады. Миңа да гармун җене шуңардан кагылгандыр. Ләкин мин улкадәр моңлы итеп уйнарга өйрәнә алмадым шул инде.

    Кич сыерларны саугач, сыер сакларга бара идек. Тау башында колхоз басуы. Тегермән аланында яки Кәҗә чокырында көтәбез гадәттә. Хуҗи абый да безгә ияләнде. Клубка бәрәңге салды колхоз, шыттырырга; сәхнәгә ашлык җәйделәр киптерергә. Керерлек түгел. Сыер саклый торган җиргә килә Хуҗи абый. Учак ягабыз (зурны түгел, әтү пожарник килә дә сүндерә). Хуҗи абый шул учакка текәлеп, башын кыңгыр салып, телен әз генә чыгарып утырыр иде дә уйнар да уйнар иде. Кайвакыт председатель килә, маллар ашлыкка кермәгән микән дип. Безнең Парахут еш кына ашлыкка керә иде. Чыга да, кермәгән кебек, читтән әйләнеп килә, шундый хәйләкәр иде.

    - Ә син, Хуҗи, нигә чыгасың инде? – ди председатель.

    - Эх, абзый, белмисең, аңламыйсың син, - ди Хуҗи абый, үзе кети-кети көлә. Председатель кул селти дә китә.

    Без тагын уйныйбыз. Шуннан шып туктый да учакны сүндерергә куша. Яки үзе аяклары белән таптап сүндерә. Ә кайвакыт бәрәңге күмеп пешерәбез. Барыбызга да бүлеп бирә бәрәңгене. Авызлар корымланып бетә, көләбез бер-беребездән.

    Учакны сүндерәбез, гармун уйный-уйный кузгалабыз. Сыерлар да тыңлый-тыңлый Изгеләр тавы буйлап менәләр, Изгеләр чишмәсеннән су эчәләр...

    Менә кайтып та җиттек. Гармун да тынды, йокларга вакыт. Ә әби һаман утыра әле баскычта. «Әби, нишләп утырасың?» «Ишетмисеңмени? Әнә бит, уйный». Мин ишетмим, әби ничек ишетәдер. Шуннан абыемны, мине алып кереп китә дә, икебезне ике ягына салып, без йокыга китәбез.

    Алабугага укырга киткәч шулкадәр сагына идем Хуҗи абыйны. Ул бер сүгенми иде, гел елмаеп кына торыр иде. Аның караулары, башын кыек салып гармун уйнаулары, быргы тавышы... Тулай торакта карават астына кереп елый идем. Тартып чыгаралар иде дә аягымнан: «Утыр, укы!» – диләр иде.

    Җәйге каникулга кайттым. Хуҗи абый юк иде инде авылда. «Әби, Хуҗи абый кайда?» «Әй, һәркем туган җирен сагына инде. Менә, аръякка китте, туган авылы Әҗмәкәйгә».

    Шунда әби Хуҗи абыйның тарихын сөйләде. Аның әтисе мулла булган икән, әнисе абыстай. Хуҗи абый имчәк бала гына чакта аларны Себергә сөргәннәр. Бишектәге баланы күршеләре алып калган, үстергәннәр. Күпмедер вакыттан алар да үлә, ундүрт яшендә япа-ялгыз кала. Күрше авылларда көтү көтеп, шул рәвешле тамак туйдырып йөри башлый. Минҗиян апай белән алар озак гомер иткән. Аның мәрхәмәтле, мәхәббәтле булуы истә. Ә аның кебек гармунда уйнаганны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк әле. Күңелемә шулкадәр сеңеп калган. Әй, Хуҗи абый, исән түгелдер инде. Минҗиян апай аңардан алдарак үлде, кайтарып күмделәр.

    Ә син, Хуҗи абый, кем баласы идең соң? Әти-әниеңнең нинди кешеләр булуын да белмичә киттеңме? Чабата үрә иде, итеккә олтан сала иде, белмәгән эше юк иде.

    Быргы тавышы һаман колагымда: «Ту-ту-у, ту-у...»

    - Җәмәгать, көтүгә-ә!


    6. МИНЕМ КУШАМАТЛАР

    Сугыштан соңгы еллар иде. Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыган чагым. Тулай торак бүлмәсендә уналты кыз яшибез, аскы катта малайлар. Стипендия юк, әни акча сала алмый. Су эчәбез дә дәрескә китәбез, су эчәбез дә дәрескә... Класс җитәкчебез Лариса Гаязовна: «Ничек сез шулай тазарып киттегез әле?» – дип аптырый. Ә без ачтан шешенә идек.

    Түзәр хәл калмады. Малайларны котыртам:

    - Ат абзарында шалкан бар...

    - Ә анда ничек керәсең?

    - Мин беләм. Мин сыярлык кына тишек бар анда.

    Кердем. Бер чиләк шалкан тутырып бирдем, алып киттеләр. Икенче чиләкне тутыра идем, капка асты ярыгында кеше аяклары пәйда булды. Йозакта ачкыч та борылды, капка ачылып та китте. Күземә кояш яктысы килеп бәрелде.

    - Исламова, нәрсә эшлисең монда?

    - Шалкан урлыйм.

    Директорыбыз Ковров абый иде бу. Җилкәмнән эләктереп алды. Кәнсәләргә алып керде.

    - Нишләвең бу?

    Мин хәлне аңлатып бирдем.

    - Нигә аны мин белмим? Нигә класс җитәкчесенә әйтмәдегез?

    Сейфны ачып 100 сум акча алды да, кулыма тоттырды: «Бүлеп бир, кемгә биргәнсең, яз». Ә йөз сум бик зур акча иде ул чакта, икмәк 20 тиен тора иде. Ике капчык ипи алдык, малайлар күтәреп алып кайтты. Ипине утырып ашадык та, киттек ит алырга...

    Стипендия ала башлагач, 100 сум акча җыйдык. Кердем Ковров абый янына.

    - Нинди акча ул? – ди.

    - Биргән идегез бит...

    - Балакаем, ничек җыйгансың, шулай таратып бир, - диде.

    Шул вакыйгадан соң миңа «Шалкан буры» дигән кушамат тактылар. Ә Ковров абый үз тарихын чыгарылыш кичәсендә сөйләде. Аның миңа охшаган улы булган икән, суга батып үлгән. Хатыны белән аерылышкан. Берүзе кечкенә бер фатирда яшәгән.

    Бервакыт кич тулай торак бүлмәсендә идек. Тәрәзә төбендә малайлар сызгырырга тотынды. Сызгыралар бит, туктатам димә. Мин, аны-моны уйлап тормастан, мичтән көл алып иске чабатага тутырдым да, ачык тәрәзә аша бәр аска...

    Озак та үтми ишек шакыйлар. Ачсак, бусагада Ковров абый. Башында әлеге иске чабата, чәче-бите, өс-башы көл. «Кем эше?» Тынлык. «Синнән башка берәү дә булмас, Исламова», - ди. Монысыннан соң инде миңа «Чабата» дигән кушамат тагылып китте...


    7. ҖӘҮДӘТ-ГАЛИЯ КЫЙССАСЫ

    Сугыш вакытында туктаган иде кичке уеннар. Ачлык, ялангачлык. Уен кайгысы булмады. Кызлар үзләре генә чыгасы да килмәгәндер инде.

    Сугыш беткәч, Камага төшә торган тау башы җанланды. Сугышка кадәр туган кызлар, малайлар үсеп җитте. Егетләре сугыштан кайтмаган карт кызлар бар иде. Аларны карт дип әйтәсе килми, тел әйләнми. Япь-яшь көе картайган иде алар. Кемне яратсын, яшьтәшләре сугышта үлеп калды, кайтканы да аксак-туксак.

    Әнә шул кичке уеннарга Бәрия дустым мине дә алып чыгарга тырыша иде. Минем бик чыгасым килми: әти төрмәдә, мин «халык дошманы» кызы...

    Сөйлисем килгәне Җәүдәт белән Галия кыйссасы иде. Рәсимә, гафу ит, Җәүдәт абыйның хатыны син идең, син әле исән, шул ук нигездә яшисең. Ә Җәүдәт абый нигезе – ул минем кендек әбием, Чөки әби нигезе иде. Чөки әби улы белән килене исән чакта туып калган ике баланы тәрбияләде. Шуларның берсе Җәүдәт абый, икенчесе Нурдидә апай иде.

    Җәүдәт абый авылыбызның көрәшчесе иде. Сугыштан соңгы сабантуйларда ат чабышлары юк иде әле, чабыш атлары җитлегеп бетмәгән иде. Өлкән көрәшчеләр Габдулла, Әнвәр абыйлар, яшь көрәшче Җәүдәт абый иде. Ә кичке уеннарда аның биюләре!.. Сеңлесе Нурдидә белән клубта чыгышлар ясыйлар. Нурдидә – чем-кара күзле, озын чәчле. Турай сәхнәсенең йолдызлары иде алар.

    Җәүдәт абыйны ут борчасы диләр иде. Каян өйрәнгән шулкадәр оста, өздереп биергә? Тагын бер биюче – Чегән Харис, читтән кайтып кына йөри, шуңардан өйрәндеме. Ә без, үсмер кызлар, сокланабыз аларга карап.

    Менә шул кичке уеннарның берсендә Галия апайны беренче мәртәбә күргән кебек булдык. Әнисе белән икәү генә гомер итәләр. Колхозда иң уңган, иң булган, зур соры күзле, алмаланып торган битле – чибәр, ачык күңелле кыз иде. Болынга печән җыярга чыкканда аның җырлавына таңнар кала идек. Галия апайның биегәнен хәтерләмим. Ләкин ул шундый бирелеп, бөтен гәүдәсе белән омтылып, күзләрен очкынландырып карый иде Җәүдәт абый биегәндә, әйтерсең аңа көч-куәт биреп тора иде. Җәүдәт абый белән «йөреп» китүләрен шунда белдек.

    Дуслыкларына өч-дүрт ел үткән иде инде. Бервакыт Галия апай бик боек йөри башлады. Уеннарга да килми, урамнан башын иеп кенә үтеп китә. Без аңламыйбыз. Ә ул авырга калган икән. Җәүдәт абый әбисеннән өйләнергә рөхсәт сорый. Ә әбисе якын да килми:

    - Юк! Өйгә кайтып кермисең, әнә бара юлың! – ди.

    Вакыт җиткәч, Галия апай тупырдап торган малай алып кайта. Җәүдәт абый белән Галия апай өчен кара көннәр башлана. Җәүдәт абый Галия апай янында кунып та кала башлый. Галия апай бик сабыр булды, беркемгә бернинди зарын чыгармыйча, баланы үстерергә тырышты. Җәүдәт абый биюләрен, көрәшүләрен ташлады, боекты. Икенче бала, кыз да туды дөньяга.

    Көннәрдән бер көнне Галия апай: «Җәүдәт өйләнгән», дигән хәбәр ишетә... Таза бәдәнле, ярты кибәнне бер күтәрүдә ала торган Галия апайның тулы, матур йөзендә зур соры күзләре генә утырып калды.

    Нигә аны кире какты Чөки әби? Ник шундый акыллы хатын ике җанның кушылуына каршы килде? Ничек кендек әбие ике сабыйны ятим калдыра алды? Моны беркем дә аңламады, серенә төшенмәде. Ә алар бәләкәйдән үк бер-берсенә тартылган икән, балалар бакчасыннан ук җитәкләшеп йөргәннәр.

    Күп тә үтми Галия апай юкка чыкты. Югалганын беренче әнисе белде. Ләкин тешен кысып, аска карап йөри бирде, беркемгә әйтмәде. Галия апайдан башка, кычкырып үзенә тартып торучы бу чибәрдән башка авыл бушап калган кебек булды.

    Кая китте Галия апай? Паспортсыз, ике бала белән... Ул чакта авыл кешеләренә паспорт бирмиләр иде бит. Нинди председатель инде Галия апай кебек колхоз тоткасын үз теләге белән җибәрсен? Ә Галия апай юк. Әнисе бик бетеренде. Дөбердәтеп йөргән хатыннан күләгә генә калды.

    Мин авылда юк идем инде: укырга кердем, шуннан авылдан ук чыгып киттек. Калганын халык сөйләгән буенча гына беләм. Җәүдәт абый салгалый башлаган. Яратыпмы гомер иткән хатыны Рәсимә белән, ләкин Галия апайны оныта алмаган. (Син гаепле түгел, Рәсимә дустым, син аермадың).

    Ә Галия апай Березняк шәһәренә чыгып киткән икән. Кемнәр сыендыргандыр, анда бер туганы да юк. Еллар уза. Ике бала, ир ияртеп авылга кайта Галия апай. Икенче бала шушы иреннән, кызы тегендә үлгән. Кем күргән, әйтте, Җәүдәт абыйга Галия апайның иргә чыгуы яшен суккан кебек була. Ә Галия апай, үзен бик бәхетле санап, ун-унбиш көннән кире Березнякка китеп бара.

    Әллә шуннан, әллә башкадан, Җәүдәт абыйга инсульт була. Сиңа аны карау бик авыр булгандыр, Рәсимә дустым, канаты сынган, титаклап йөрүче ирне. Көрәшче, биюче Җәүдәт абый нык эчүгә сабыша, хәтта өенә сөйрәп алып кайтарган чаклар була.

    Менә Березняктагы малай да үсеп җитә. Бервакыт ул Турайга әтисен күрергә кайта. Нәрсә турында сөйләштеләр икән? Улы белән сөйләшер өчен генә булса да айныдымы Җәүдәт абый?

    Галия апайның әнисе инде карт иде, оныгы кайткач, аны күргәч, тынычланып үлә. Әбисен җирләп, җидесен үткәреп, егет китә. Ул шулкадәр Җәүдәт абыйга охшаган, аерып алгысыз, ди.

    Сез яратышкансыздыр бәлки, Рәсимә. Тик ул эчкән саен Галиясен сөйләп җылый торган булган икән бит.


    8. ОНЫТЫЛГАН ӨМӘЛӘР

    Каз өмәсеннән башканы белми идем мин. Пермь өлкәсе Байчын авылында яшәгән дәверемдә (1957-1963) нинди генә өмәләр күрмәдем. Суны Сылва елгасыннан эчәләр иде. Ул елгада төнлә ике-өч метр тирәнлектәге балык күренә, төбендәге ташлар ай яктысында ялтырап ята иде. Ә яз көннәре сулар болгана бит, авылда ике кое: Мотыйклар коесы, Заяннар коесы. Коелар урамда түгел, шул кешеләрнең икәртәсендә. Капканы ачып керәсең, су аласың, чыгып китәсең. Бернәрсә әйтүче юк. Икәртә нәрсә ул, дисеңме? Мин, торган урыныбыз Байчыннан өч чакрымдагы Таулар авылы китапханәсендә эшләдем, беренче кышым иде. Бер мәктәп баласы керде. Әйтә: «Икәртәдә күтәрмәдә иләсәм калган ласа». Авызымны ачтым да каттым. Икәртә – ишегалды икән, күтәрмә – баскыч, иләсә – бияләй. Пермь татарлары теле безнекеннән нык аерыла. Әдәби кичәләр үткәрәм, ә алар саф татар сүзләрен аңламый көләләр. Дәфтәр алып бара башладым. Рус телен белмәгән татарлар кебек яшәдек башта.

    Менә шул халыкның культуралылыгы! Шакката идем. Кешене шулкадәр хөрмәт итү! Әбиләр, бабайлар миңа, япь-яшь кызга, Рәйсә апа диләр иде.

    Яз көне беренче өмә күрдем. Утын өмәсе. Урманда утын әзерләү агач яфрак ярганчы гына рөхсәт ителә. Берничә төркем барлыкка килә. Һәр төркемдә – ун-унбиш гаилә. Өч-дүрт көн хәзерлек бара: кул пычкысы, балта, чуен, савыт-саба. Чормадан каклаган казлар төшерелә, мал суела. Апрель ае бу, юл өзек чак, бөтен җир су. Озын кунычлы резин итекләр әзерләнә. Һәр төркемгә колхоздан өч ат бирелә.

    Атлар иртә кузгала – өчләр, дүртләр тирәсендә. Урал урманнары иксез-чиксез алар. Авыл янында урманны бетермәс өчен ераккарак китәләр – унбиш километрга кадәр. Барып җиткәч беренче эш – тәгам җыю өчен өстәл хәзерләү. Озын-озын киртәләрне кисеп, өстәл ясыйлар. Корыган киртәләрдән таган астына ягар өчен утын әзерләнә. Бер көн шуның белән үтә. Ул көнне ирләр генә бара.

    Һәр төркемгә делянка бүлеп бирелә. Икенче көн агачларны киртләү белән үтә. Чыршыга тияргә ярамый, каен агачын гына кисәргә, кирт салынганнарын гына. Урман каравылчысы килеп тикшерә. Һәр гаиләнең үз тамгасы.

    Өченче көнне иртән атларга төялеп бар халык кузгала. Авыл шып-шыр кала: бала-чага, карт-коры гына. Урманда агач егу башлана. Берничә гаилә ега, берничәсе ботак бутый, өченчеләре ботакны алан кырыена ташый. Ашарга пешерүчеләрнең тагын үз эше. Егылган агач шул көнне үк туракланып, ярыла башлый. Бер ише кеше ярылган утынны аланга чыгара бара. Утын алан уртасына кибәнләп өелә (нәкъ печән кибәне кебек түгәрәкләп, өскә таба очлап). Һәркем үзенә җиткәнче әзерли. Тактага фамилия һәм бу кешегә ничә кибән икәне языла. Көзгә кадәр утын шунда калып, җәй буе кибә. Утын әзерли алмаган ялгыз картлар бар: Мохлис бабай, Зифа әби... Аларга һәр гаиләдән утын бүлеп бирелә.

    Өмә – бәйрәм. Биш-алты көндә эш бетә. Авылда өмә ашлары башлана. Унбиш гаилә унбиш көн буе бер-берсенә кунакка йөри.

    Шуннан бәрәңге утырту өмәсе дә җитә. Шул ук унбиш гаилә ике-өч ат белән җирләрен сөрәләр. Баздан күмәкләп бәрәңге чыгару, бакча башында бәрәңге яру. Ике-өч көн яралар, ике-өч көн утырталар. Шуннан инде, утыртып бетү куанычыннан, бәрәңге өмәсенең бәйрәме.

    Анда мал асрауның никадәр җиңел булуына аптырый идек. Каз, үрдәк бәпкәләре, карга алмаслык булгач та, әрәмәгә куыла да чыгарыла. Малларны да шул ук токманга (әрәмәлеккә) куып чыгаралар да, сыерыңны саварга гына барасың. Андагы күлләр, яланнар... Хөррият! Сарыкка тамга тагыла, исеме язылган. Сыерларның колагында алка. Көзсез малларның барлыгы-юклыгы да күренми. Җәй буе абзарда мал кундыру дигән нәрсә юк. Печән әзерләү юк. Печәнне колхоз ат ургычы белән чаба да өләшеп бирә.

    Көз кар төшү белән мал сую бәйрәме, каз өмәләре китә. Каз өмәсе көнендә ял бирелә, кул алмашына башка кеше эшкә чыга (колхоз сыеры савылмый торалмый бит). Сугым суюлар беткәч, ит алыштыру башлана. Син суйдың ди сыер. Бозау итен сыер итенә алыштырам. Кемнеңдер үрдәкләре күп, казы юк. Бер ярым үрдәкне бер казга алышалар.

    Шуннан соң инде Яңа ел бәйрәме. Унбиш йорт унбиш көн бәйрәм итә. Аракы дигәнне белмиләр иде, бал әчетәләр. Бер көнне төш вакытында өйгә кайттым, өстәлдә стакан белән ниндидер сары эчемлек утыра. Миңа әзерләп куйганнар икән дидем дә ипи белән суктым тегене. Башым әйләнеп китте. Нәрсә бу? Ул булып чыкты ачыган бал. Ничек хәзер эшкә барырга?.. Кунакка барабыз димиләр иде. «Бүген Мотыйк балына барабыз. Кәрим балына барабыз». Балны һәркем үзенчә ачыта (чөгендер суы беләнме, шомырт оны беләнме...).

    Ә исереп аунап яткан, сүгенгән, баш авырта дигән кеше юк иде. Таң ату белән барысына да эшкә бит. Кунакта җыр әйтешү дигән уен бар иде. «Әйтештәнме?» Син җырның башын әйтәсең, мин азагын. Белмисең икән, җиңелдең. Ашау өстәл кырыена басып аяк өсте генә. Төне буе җыр, бию.

    Унбиш көннән шып туктыйлар. Утын өмәсенә хәзерлек башлана.

    Оҗмахның булуы дөрес булса, шундадыр. Аңлы халык иде. Берәрсе чирләгән дисәләр, ул йорттан кеше өзелми иде. Ничә ел яшәп, аерылышу дигәнне күрмәдем, ишетмәдем. Алгансың, тор. Өйләнә икән, бер атна туй бара, туйдан авылның бер кешесе дә калмый. Бөрми авылыннан кыз алалар иде. Шундый җыр да бар иде:

    Әй бөрмиләр, бөрмиләр,

    Кызларын урлап китсәң дә,

    Бернәрсә дә белмиләр.

    Мин ничек ул авылдан киттем, хәзер дә шулайдыр дип күз алдына китерәм. Ә ул алай түгел икән. Римма исемле танышым туган авылы Байчынга кайтып йөри, сорашам. «Хәзер онытылган инде ул өмәләр», ди. Халык эчә икән, фермалар беткән, умарталар юк. Безнең сигез генә умарта иде, егермешәр умарта тоткан кешеләр бар иде. Татарстанны сагынып яшәүче татарлар дип белә идем мин андагы халыкны, кый татарларын. Татар китапларына чират иде, Казаннан яздырып ала идем. Күчмә китапханә белән башка авылларга йөри идем. Спектакль, концерт номерлары белән Казанга кадәр барып җиттек... Мәктәп директоры Әбүбәкер абый белән клуб мөдире Рәхимҗан абый, авыл учагын сүндерми сакларга тиешле кешеләр, икесе дә асылынып үлгән. Эшчән, күп балалы кешеләр иде. Нәрсә булган? Нинди заманалар соң бу?..


    РӘЙСӘ ИСЛАМОВА-ТЕРЕНТЬЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕ

    (Бу язмаларымны балаларга калдырам, бәлки, искә алып бер укырлар, ди Рәйсә апа)


    ***

    Күңелемдә гел моңлы җыр,

    Шуларны сузам инде.

    Үткән гомерем сукмакларын

    Кабатлап узам инде.


    Күңелем тулы моң булганга

    Җырлар яза кулларым.

    Гел сагыш, моң белән узды

    Минем гомер юлларым.


    ***

    Сиксән яшь, ай-һай, күп диеп,

    Төшермәгез әле күңелне.

    Арттан нольне алып, алга берне куйсаң,

    Унсигез яшь була түгелме?!


    ***

    Гаделлек, туры һәм дөрес сүз

    Торалар почмакта дәшмичә.

    Туктамас ялганчы сөйләүдән,

    Дөрес сүз аны фаш итмичә.


    ***

    Яшь вакыт ул бөтенләй башкача:

    Күршең керә, ачылып сөйләшә.

    Олыгайгач үзеңә бикләнәсең,

    Акыл белән күңел киңәшә:

    «Бу картлыкка нәрсә килешә?»


    ***

    Мине сагынырга вакыт булмас,

    Тормыш дулкынына чумарсыз.

    Шулай да бер, әни болай әйтте,

    Болай өйрәтте дип уйларсыз.


    ҮЗЕМ

    Синдә туып үстем, туган авылым,

    Мин бит шушы Турай баласы.

    Сиксән яшькә җиттем, һаман әрни

    Йөрәгемнең тирән ярасы.


    Күз алдымда һаман бала чагым,

    Ач-ялангач сугыш еллары.

    Сабый идем, аңлый белмәдем,

    Авыр булды тормыш юлларым.


    Сугыш бетте, әтиләр дә кайтты,

    Минем өчен таңнар атмады.

    Күбесенең әтиләре кайтты,

    Минем әти генә кайтмады.


    Әти кайтты, соң булса да кайтты.

    Ләкин шундук кулга алдылар.

    Әнине дә эштән чыгардылар,

    Малларны да алып киттеләр.


    Укытучы иде әти-әни,

    Авыл балаларын укытты.

    Ничек инде алар дошман булсын?

    Авыл халкы шуңа шаккатты.


    Сигез елдан, гаебе юк, диеп,

    Әткәемне азат иттеләр.

    Медальләрен кире кайтардылар,

    Партиягә кабат алдылар.


    Кайткач, әтиемә инсульт булды,

    Төрмәләрдә газап чиккәнгә.

    Терелмәде әтием, үлеп китте.

    Кайтып булмый икән үткәнгә.


    Сугыш корбанының баласы мин.

    Йөрәгемнән әрнү китмәде...

    Гомерем юкка үтте дип зарланмыйм.

    Юк, үтмәде, юкка үтмәде.


    Балаларым булды, оныкларым.

    Хезмәтемне өзелеп яраттым...

    Тынычлыкның кадерен белү өчен,

    Искә төшеп торсын үткәнем.


    ТЕГЕРМӘН БӘЕТЕ

    Ир-егетләр окопларда ята.

    Елап-сыкрап калды киленнәр,

    Күз яшьләрен түкте апалар,

    Ятим калды күпме балалар.


    Ирләр китте, ә тегермән калды.

    Әле булса яши күңелдә:

    Үзенә бер моңсу тавыш белән

    Әйләнә дә һаман әйләнә.


    Алабута, юкә кабыгы тарта,

    Кешеләргә биреп юаныч:

    Түзегез, ди, без җиңәрбез әле,

    Ипи булыр, килер куаныч.


    Алабута бетте, юкә кипте.

    Салкын кышлар җитте, түзелде.

    Тартыр ризыгы юк, нишләргә соң,

    Тегермәнгә юллар өзелде.


    Ә тегермән көтте: кешеләрем

    Язлар җиткәч тагын килерләр,

    Җәйләр җитеп, алабута үскәч,

    Тартып бирче безгә, диярләр.


    Язгы моңсу бер төн иде бугай.

    Каян килеп чыкты бу болыт?

    Күк күкрәде, коеп яңгыр яуды,

    Урамга да булмады чыгып.


    Иртә белән чыкса авыл халкы,

    Ышанмыйча торды баш кагып.

    Тегермән юк! Аның белән киткән

    Мөхәмәтҗан бабай да агып.


    Коткарырга теләп тегермәнен,

    Юшкә капкачына тотынган.

    Көчле суга каршы торалмыйча,

    Шунда аның гомере өзелгән.


    Кочагына алган тегермәне

    Тегермәнче бабай гәүдәсен.

    Шаулап аккан Кама елгасында

    Тегермәннең кара шәүләсе.


    Кошлар оча, ак болытлар йөзә.

    Тынган инде, тынган дөньясы...


    МӘКТӘБЕМ МИНЕМ

    Кайтмам дигән идем авылыма,

    Кайтасың шул бик нык сагынгач.

    Туган җир бит, очар кошлар сыман,

    Күңел һаман шунда талпынгач.


    Мәктәбебез янган, диде Бәрия,

    Авыр хәбәр әйтте таң тугач.

    Соң, Бәрия, әле кичтән генә

    Сөйләштек бит мәктәп турында.


    Булмас, дидем, әллә, ахирәтем,

    Күрдеңме син моны төшеңдә?

    Әтием җитәкләгән мәктәп бит ул,

    Нишләр идегез минем урында?


    Бер сыйныфта укыдык Гаскәр белән.

    Хәйран калдым башымны иеп:

    Ут эченә кереп янып үлгән,

    Мәктәбемне коткарам диеп.


    Икенче көн авыр уйлар белән

    Йөрәк әрнеп киттем авылдан.

    Күрдем мәктәбемне: җимерелгән,

    Калган кебек кара давылдан.


    ТОКМАН БУЕ, СЫЛВА СУЫ

    Язлар җиткәч Токман аланы

    Шомырт чәчәгенә күмелә.

    Җәйләр килгәч матур аланда

    Сусыл, тәмле җиләк өлгерә.


    Урап бу аланны Сылва ага.

    Суы көмеш, төбе күренә.

    Балыклары йөзә карынында.

    Соклана идем, елгам, үзеңә.


    Еллар узгач кайттым бу якларга.

    Ышанмыйча тордым күземә:

    Комлы яр буйларын баскан үлән,

    Ошап калган бака күленә.


    Аланлыкта чәнечкеле куак,

    Шомырт агачлары корыган.

    Монда инде үсми җиләк-җимеш,

    Бөрлегән юк, беткән карлыган.


    Ник кимегән горур Сылва суы?

    Нигә качкан аннан балыклар?

    Аланга һәм елга суына карап

    Ни уйлыйлар икән халыклар?


    Хәтеремдә генә калды инде

    Сылва суы, Токман аланы.

    Элеккечә бай һәм матур итеп

    Йөрәгемдә саклыйм аларны.


    БИРЧЕ

    Сабый чагым үтте авыр елда,

    Яшьлегем юк истә калырлык.

    Ялварамын, бер Аллаһым, сиңа,

    Бир, Ходаем, бирче сабырлык.


    Мин сорадым, бирче, Аллам, миңа

    Кешеләрдә булган бәхетне.

    Сорамадым, бирче миңа, диеп,

    Кемнәргәдер тигән тәхетне.


    Балаларга бирче озын гомер,

    Сәламәтлек бирче аларга.

    Үземә инде берни дә сорамыйм,

    Гомер көнем калды санарга.


    КЫШ

    Без йөрегән сукмактан да

    Төлке йөргәндер инде,

    Төлке йөргән сукмакны да

    Карлар күмгәндер инде.


    Ап-ак карлар ява күктән,

    Җитте кышның уртасы.

    Җил сызгыра, буран уйный,

    Һич юк кебек туктасы.


    АНА ВАСЫЯТЕ

    Бала үзе бәлигъ булмый,

    Аңламый ана йөрәген.

    Әни булгач кына аңлый

    Анага ни җитмәгәнен.


    Аналарга күп кирәкми,

    Җитә бер җылы сүзләре.

    Ана гел көтә баласын,

    Юлдадыр яшьле күзләре.

    Агара ананың чәче

    Балаларын уйлый-уйлый.

    «Ничек яшәрләр дөньяда?» -

    Диеп ана көн дә елый.


    Үтте ананың яшьлеге,

    Гомере дә үтеп бара,

    Балаларым, дия-дия

    Бу дөньядан күчеп бара.


    Үлгәч, мине искә алмагыз

    Усал иде әни диеп.

    Авыр чакларда үстердем

    Мин сезне яратып, сөеп.


    Усал диеп әллә ни кырмадым,

    Яуламадым шәһәр, калалар.

    Явыз булмадым мин, усал булдым,

    Шунсыз булмады шул, балалар.


    Усал булсам да, мин гадел булдым.

    Гаделлеккә, балалар, ни җитә.

    Юаш мин дигәнгә ышанмагыз,

    Юашлар бик астыртын кисә.


    АЛАН ҺӘМ МИН

    Уйларыма батам, тыңлап ятам.

    Шаулап тора шәһәр урамы.

    Тәрәзәдән карыйм, күренә миңа

    Кама суы, чыршы урманы.


    Шул якларга барып, кайчагында

    Адашасым килә урманда.

    Зәңгәр кыңгыраулар җыяр идем

    Кама буе яшел аланда.


    Юк шул инде, анда бара алмыйм.

    Ерак бит ул, ничек барасың.

    Картайдың шул инде, әбекәем,

    Син бит хәзер бик тиз арыйсың.


    Ә күңелем белән һәр җәй саен

    Барып кайтам яшел аланга.

    Зәңгәр кыңгыраулы чәчәк җыям

    Җырлый-җырлый матур аланда.


    Күңел бит ул канатланып оча,

    Белми бит ул үзенең киртәсен.

    Булмый инде очып ул аланга,

    Картайдым бит, сабыр итәсең.


    КИТЕК КҮҢЕЛ

    Алтын алка, көмеш беләзек

    Кигәнемне күрдем төшемдә.

    Кая инде алтын, көмеш безгә,

    Алып булмады шул берсен дә.


    Озын чәчләремне тарадым да

    Тасма белән чәчемне үрдем.

    Кая инде безгә атлас тасма,

    Ала алмадым, төшемдә күрдем.


    Төшләр күрәм. Картайдым инде,

    Хәзер бернәрсә дә кирәкми.

    Бер кием дә сөендерми хәзер,

    Матур төш күрү дә эләкми.


    Төшләрен дә күрү сирәк хәзер,

    Йоклап булмый, күңел борчыла.

    Картаелды бугай, уйлар башта,

    Чыгып булмый уйлар очына.


    Нәрсә уйлый инде бу әбекәй?

    Тамагы тук, өсте бөтен бит.

    Уйлар килә... Уйлама дип булмый,

    Күңелнең бер ягы китек бит.


    Күңел китек инде. Шул китекне

    Нигә булмый икән төзәтеп?

    Ул китегем минем – картаюым.

    Яшим картаюны күзәтеп.


    Картаю ул рәхәт түгел инде:

    Тән авырта, башлар әйләнә.

    Китеклек тә шуннан килә инде,

    Уйларым да шуңа бәйләнә.


    Уйлар, уйлар... алып китә мине

    Бала чагым, яшьлек таңыма.

    Йокы алмый, китек күңелем белән

    Агыла уйлар, уйлар агыла...


    ЯЗ ҺӘМ МИН

    Яз килгәнгә әй сөенә идек,

    Гөрләвекләр ага урамнан...

    Гөрләвекләр белән агып киткән

    Бала чагым, үткән, югалган.


    Ни өчендер, яз килсә дә хәзер

    Күтәрә алмый инде күңелне.

    Гөрләвекләр алып килде мәллә

    Картаюны, гомер көземне?


    Күңелемдә минем көз сагышы,

    Йөрәгемдә кышның салкыны.

    Язлар килеп, кояш елмайса да,

    Кабынмый шул яшьлек ялкыны.


    Салкын кышта ялкынланып янган

    Яшьлек үткән... Әйе, үткән шул...


    ЧАЛЛЫ ГОСПИТАЛЕНДӘ

    Шундый тупас сөйләште баш табиб,

    Күңелем тулды, килде елыйсым.

    Авырсам да, күңелем тыныч иде,

    Калмаган да икән барасым.


    Репрессия корбаны кызы мин,

    Сугышта да чиктем газапны.

    Кызык түгел, диде, кем кызы син

    Һәм сугышта ниләр күргәнең.


    «Әтиеңнең документын китер:

    Кайчан киткән, кайчан акланган?»

    Әти үлгәнгә дә илле бер ел.

    Документлар кайда сакланган?


    Шундый тупас сөйләште баш табиб,

    Әйтерсең мин бик зур гаепле.

    Бүлмәсеннән куып ук чыгарды,

    Кызганмады мин карт гарипне.


    Чал башымны сөйрәп чыгып киттем,

    Яшь бөртеге килде күземә.

    «Кызык түгел синең ни күргәнең...»

    Әй гарьләндем шушы сүзенә.


    ТУРГАЙЛАР

    Ник сайрамый икән соң тургайлар?

    Ишетелми тургай тавышы.

    Тургай моңнарына салынган бит

    Йөрәгемнең әрнү-сагышы.


    Менә туган авылым, таудан төшәм.

    Тып-тын. Кайда кошлар тавышы?

    Киткәннәрме авылым кырын ташлап?

    Я төшкәнме Ходай каргышы?


    Берничек тә мөмкин түгелмени,

    Агуламый ашлык сибәргә?

    Тургайларның юк шул телләре,

    Үтермәгез безне дияргә.


    КАРГА БЕЛӘН САНДУГАЧ

    Сандугач кунды да талга,

    Моңлы итеп сайрады.

    Кара карга бик көнләшеп

    Үзенчә каркылдады:


    «Кечкенәсең, ә тавышың

    Үзеңнән дә зур чыга.

    Менә, күп сайрасаң әле

    Алып китәр карчыга!..


    Минем тавышны кешеләр

    Һич матур түгел диләр.

    Кар-кар диеп моңлы җырлыйм,

    Кадеремне белмиләр».


    Шулай инде, һәрбер кош та

    Сайрый булдыралганча.

    Сандугачка җитмәсәм дә,

    Мин дә җырлыйм үземчә.


    КАРТЛЫК

    Картлык бит ул килә һәркемгә дә,

    Яшьлек кайтмый кире йөгереп.

    Үткән гомрем, аккан сулар кебек,

    Ак томанга калды күмелеп.


    Күргәнегез бармы, җәйге иртәдә

    Ак томаннар Идел өстендә.

    Кояш чыккач алар таралалар,

    Гүя чыгы кала күңелдә.


    Ә бит чыгы төшә үләннәргә,

    Күңелләргә энҗе сипкәндәй.

    Кояш чыккач чык суы да кибә,

    Яшь гомерләр бик тиз үткәндәй.


    Гомер узды, менә картлык килде

    Авыру-сагышларга бәйләнеп.

    Ни кадәрле әрнеп сагынсаң да,

    Яшь гомерләр кайтмый әйләнеп.


    Картайдым дип офтанмыймын әле,

    Картлык бит ул килә һәркемгә.

    Әкрен генә йөреп торабыз бит,

    Ябышмыйча әле беркемгә.


    Моңаймагыз әле картайдык дип,

    Күңел бит яшь, һич тә картаймый.

    Яшьләр үсеп килә артыбыздан,

    Тормыш дәвам итә, туктамый.


    Картайсак та, тырышабыз әле

    Дөнья шаукымыннан калмаска.

    Картайдык дип нигә кайгырырга,

    Яшьләр үсә безгә алмашка.


    Бәхет түгелмени балаларның

    Сау-сәламәт булып үсүе?

    Көннәр имин, еллар тыныч булса,

    Шатлык кына гомер үтүе.


    ЧАЛЛЫМ МИНЕМ

    Авылымның гади баласы мин,

    Күңелем минем тулы моң гына.

    Минем йөрәгемне аңлагандай

    Кама суы ага тын гына.


    Әкрен генә сызылып таң атканда

    Хуҗи абый уйный кураен.

    Көтүлегең, тугайларың белән

    Өзелеп сагынам сине, Тураем.


    Иртә чыгып киттем авылымнан,

    Истәлеккә калды бала чак.

    Бервакыт мин ишетеп калдым шуны:

    Чаллы бик зур шәһәр булачак.


    Без килгәндә шәһәр төзелә иде,

    Матур йортлар инде салганнар.

    Кама буе, урман һәм тугайлар –

    Төзер урынын да тапканнар.


    Менә инде сиксән биш ел узган,

    Ә син һаман үсә барасың.

    Кая барсам, кайда булсам да мин,

    Сагынып кайтам Чаллы каласын.


    Марс Ягудин
    .
  • Марс Нәфикъ улы Ягудин:
  • Еллар аша... (повесть)
  • Где мой нос (из папиного дневника)
  • Тормыш бу (документаль повесть)
  • А в небе жаворонок поет (рассказы, эссе)
  • Тайник (рассказы, миниатюры)
  • Казлар очар су күреп (хикәяләр)
  • Сиртмәле кое (хикәяләр)
  • Приказано жить (Беседы с ветеранами войны)
  • Баня для души (интервью с режиссером Фаилем Ибрагимовым)
  • Полеты наяву (интервью с художником Мадияром Хазиевым)
  • Татарский овод (интервью с писателем Айдаром Халимом)
  • Эликсир вечной молодости (интервью с поэтом Рашитом Башаром)
  • Кем кемне изә (Татар колагына)
  • Достучаться до сердец (Интервью с музыкантом Ильсияр Сулеймановой)
  • У ночного костра (Рассказ из книги “Голоса”)
  • Тегермән ташлары (документаль бәян)




  • ← назад   ↑ наверх