• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ренат Харис

    Шигырьләр

    "Тулган Ай Ослан тавына..."

    Тулган Ай Ослан тавына
    тиям-тиям, дип тора.
    Алтын таҗ итеп аны тау
    киям-киям, дип тора.

    Таҗ буласы килми Айның —
    иреге кыйммәт аңа.
    Патша башында булса да,
    коллыкта яшәү яман.

    Ай янында якты йолдыз.
    Нурлары да тоташкан.
    Ничек шуңа сөенмисең?!
    Ничек китәсең ташлап?!

    Нәрсә ул таң, патша, дәүләт?!
    Ниемә кирәк, кемгә —
    иркенләп йөзә алганда
    мәхәббәт галәмендә.


    "Ачу-үч өермәсенә башымны ташладылар..."

    Ачу-үч өермәсенә
    башымны ташладылар,
    агу белән сүзләремнең
    тамырын ашладылар —
    йә тынсын, йә фикереннән
    атылсын диеп янау,
    түзмәс диеп, ялгышыр дип,
    бирешер диеп санап.

    Ачу-үч өермәсендә
    бер очтым, бер мәтәлдем,
    сүземне, канымда юып,
    кешечә әйтә алдым.
    Теләүчеләре аңлады...
    Ә дошманнар?.. Алары
    «Сүзендә — кан исе!..» — диеп
    ярдылар бугазларын.


    Чиксез кодрәт

    Караңгыдан котылып була
    шырпы сызып;
    төнгә кереп котылып була
    кояштан;
    суга салып сүндереп була
    утларны;
    кисеп, ватып арынып була
    тоташтан;
    ярга чыгып котылып була
    диңгездән;
    туктап торып котылып була
    тизлектән;
    учак ягып котылып була
    суыктан;
    дару белән чигереп була
    үлемне...
    Берсенең дә кодрәте
    чиксез түгел.
    Чиксез кодрәткә ия тик
    бер Куәт —
    Вакыт! Бары тик Вакыт!


    Байкалда

    Байкалның иң төньягында,
    терәк итеп Саян ташын,
    Казанга этеп җибәрдем
    дымы кипмәгән кояшны.

    Тәгәрәде сибә-сибә
    Байкал-күлгә алтын чыгын...
    Таулар янгынга әйләнде,
    дулкыннардан ялкын чыгып.

    Курка калдым: кояш шулай
    барып җитсә Казаныма,
    китерер ул көтелмәгән
    хәсрәт, бәла-каза гына...

    Туган җирне ихлас сөю
    тынгы бирми йөрәгемә.
    Һәрвакытта ул — горурлык,
    һәм борчылу — кирәгендә.


    Эзләдем балын, тозын

    Көнне актардым кирегә —
    эзләдем балын, тозын...
    Кайбер сәгатьләр бик кыска,
    кайбер секундлар озын,
    кайбер хәлләр искә төшкәч,
    тетрәнеп куям кабат,
    йә чоңгылларга мәтәләм
    яки киерәм канат,
    кичәм шикләр карурманын,
    керәмен яу кырына,
    үч кычытканында ауныйм,
    наз гөленә орынам...
    Яшим икән әле, димен —
    бүген дә булган кызык!..
    Ләкин һаман аера алмыйм
    яшәүнең балын, тозын.


    Хәл-әхвәл

    Хәл-әхвәлләр сорашудан
    башлана һәр күрешү...
    Канга сеңгән гадәтләрнең
    бу — иң матур өлеше!

    Әйбәт дибез, яхшы дибез...
    Бик сирәк зарланабыз
    җелекне киптерә диеп,
    Хәл-әхвәл дигән явыз.

    Җанга рәхәт булып китә
    хәл-әхвәл сорашудан —
    барыбыз да тумыштан ук
    күнегеп беткән шуңа.

    Сер бирмәскә тырышабыз —
    Аллага шөкер! —дибез:
    тән — җан белән, җан — аң белән,
    аң — заман белән игез...


    Борчылма!

    Син кайгыра беләсең шул
    һәрбер кыйшык адымыма.
    Күзеңдәге нурлар, әнә,
    бүртенгәннәр салкын дымнан.
    Иреннәрең тартышалар
    ябылалмый интегүдән.

    Син борчылма!
    Миңа бары
    замана салкыны тигән...

    Әгәр дә борын тыгылса,
    шырпы керсә бармагыма,
    кайгыр — эләкмәдеме дип,
    берәр дәһшәт кармагына.
    Әйе, бераз йөзем чытык,
    күзем боек, баш иелгән...

    Син борчылма!
    Миңа бары
    замана салкыны тигән...


    Саратов татарлары җыры

    Акчарлаклар чайкалалар
    Идел дулкыннарында.
    Иделдәй тырыш булырсың
    синдә татар барында.

    Күп давыллар үтсәләр дә,
    синдә тарих эзе сау.
    Син безнең туган җиребез,
    әй, Сарытау, Сарытау!

    Инешләрең, үрләреңдә
    бабайлар хатирәсе.
    Гасырларның якты данын
    син безгә җиткергәнсең.

    Тауларыңа менеп бассаң,
    киңәяләр офыклар.
    Син безнең йөрәк түрендә,
    үз итсеннәр оныклар,
    Сарытау!


    Мине чакыр

    Мине бик тә сагынганда,
    мине шашып сагынганда,
    түзалмаслык сагынганда
    җырла әле бер матур җыр.

    Матур җырны җырлаганда,
    моңлы җырны җырлаганда,
    яшьле җырны җырлаганда
    күз алдыңа килер чатыр.

    Күз алдыңа килгәч чатыр,
    зәңгәр чатыр, иркен чатыр,
    аулак чатыр, серле чатыр,
    шул чатырга мине чакыр.

    Мине бик тә сагынганда,
    мине шашып сагынганда,
    түзалмаслык сагынганда
    җырлар өчен бу моңлы җыр...


    Аклык вальсы

    Ап-ак кашкарый
    кояшка карый.
    Аңарга рәхмәт укый
    гөлнең күзләре.
    Гөл җанын аңлыйм:
    кояшны данлый —
    җырга әйләнеп китә
    чәчәк сүзләре.

    Ап-ак ромашка
    карый кояшка...
    Ул да кояштан ала
    назлы яктылык.
    Ромашка гынам!
    Сиңа кагылсам,
    йөрәгемдә җыр туа
    ак дулкын булып.

    Ап-ак гөлләрдән
    ал гыйбрәт-ярдәм —
    алар кояштан ала
    гүзәллек көче.
    Җыр булып гөрлик,
    җил булып биик,
    санап биргән гомерне
    матурлар өчен!


    Ватылды

    Эчәсе шәрабым шешәсе
    уңайсыз ауды да ватылды —
    агылды, дөньяга аңкыды
    шәрабның күңелле акылы.

    Югыйсә уйлардан-моңнардан
    арыган йөрәккә, башыма
    дәрт өстәп булмасмы диеп, мин
    тырыштым ашыга-ашыга...

    Эчмәкче идем мин акылны
    киткәнче башларым әйләнеп,
    беразга булса да онытып
    барлыгын мәкернең, хәйләнең.

    Булмады. Шәрабым шешәсе
    уңайсыз ауды да ватылды...
    Сихәтен сарыфка сеңдереп,
    акылы туфракка агылды.


    Әй, сихерчем

    Якты йөзең белән яктырттың
    язмышымның моңсу даласын.
    Минем өчен мәңге-мәңгегә
    син кояшым булып каласың...

    Назлы күзең белән назладың
    күзләремнең дымлы камышын.
    Әйтә алам хәзер ышанып —
    шатлык белән инде таныш мин.

    Җылы сүзең белән җылыттың
    күңелемнең сүрән көннәрен.
    Чәчәк атты инде мәңгегә
    бәхетемнең алсу гөлләре.

       Әй, сихерчем минем,
       тылсымчым!
       Сөюләрең генә
       булсын чын!


    Кесә көзгесе

    Ниятебез актыр бүздәй —
    без йөрибез бәхет эзләп.
       Көзге, көзге,
       син бит изге,
       сакла безне
       яман күздән.

    Кояш балкый безнең йөздә,
    телебездә җылы сүзләр.
       Көзге, көзге,
       син бит изге,
       сакла безне
       яман күздән.

    Бездән кала матур эзләр.
    Көнләшмәсен һичкем бездән.
       Көзге, көзге,
       син бит изге,
       сакла безне
       яман күздән.


    "Мин җырлаган җырлар..."

    Мин җырлаган җырлар
    синдә туа, кадерлем —
    кара төндә, якты көндә,
    көмеш таңда,
    йә булмаса шаулы урамда,
    тыныч урманда,
    кайнар рәсми залда,
    бәхәсләрне, дәүләткүләм фикерләрне
             бүлеп...

    Кендек әбисенә әвереләм мин,
    кабул итәм юеш, җылы оланны.
    Аңың кычкырып елап җибәрүен,
    әлбәттә, беркем ишетми миннән башка.
    Ул синең күкрәгеңә кагылгач кына
    тынып кала,
    тирән итеп сулу ала
    һәм мин сиңа җырлаячак


    Күзең тими миңа

    Синең күзең тими миңа. Тими!
    Синең күзләр мине дәвалый —
    тамырыма дару булып ага
    күз нурыңның җылы дәвамы.
    Эретә ул җанның бозын, тозын
    һәм агыза күздән яшь итеп.
    Кагыл әле бүген кашларыма —
    килә бүген минем яшисем
    иренеңдә синең тамчы булып,
    чагылдырып кичке эңгерне.
    Үрел әле, үрел миңа үзең —
    күзләреңне үбеп сүндерим,
    йә чынлап та алар миңа тияр! —
    шундый итеп карап куясың,
    әйтерсең лә минем күздә — җәннәт,
    әйтерсең мин — бәхет оясы!


    Җәяү

    Тарих буйлап яланаяк атлыйм...
    Машинада чапкан чак булды...
    Аягымны туфрактан аерып,
    мин беразга, ахры, отылдым —
    камыл тишә нечкәргән табанны;
    чыпчык тизәгендә таелам;
    әллә ничек шунда — керә алмыйм
    шәһри гомеремнең җаена...
    Җәяүледән эзләр ждрдә кала,
    аскылары кала, өскесе!
    Мин өзгәнмен, ахры, аһ, өзгәнмен
    аяк эзләремнең дисбесен...
    Төймә-төймә кала җирдә эзләр —
    тарих буйлап җәяү барамын
    дисбе тезеп, чөнки өзек дисбе
    рухны тазартырга ярамый.


    "Көннәрнең бер көнендә..."

    Көннәрнең бер көнендә
    син мине бер үптең дә
    әйләндердең егеткә,
             сөеклем!

    Төннәрнең бер төнендә
    әйләндердең ир-атка...
    юк, сөйләшмик бу хакта,
             сөеклем!

    Таңнарның бер таңында —
    нинди рәхәт әйтергә —
    әйләндердең әтигә,
             сөеклем!

    Гомер чапты дулкындай...
    килеп җитте көткән җай —
    син — әби, ә мин — бабай,
             сөеклем!


    Сәер матурлык

    Яманлыйбыз якты көнне
    очраганы беренә —
    яктылыгы аның безгә
    артык сәер күренә.

    Яманлыйбыз кара төнне:
    артык кара тоела,
    җанга фәкать кара төннән
    кара корым коела...

    Ә үзебез көндез — төнне,
    төнлә — көнне көтәбез.
    Кояш Айны алыштыра...
    Икесен дә тетәбез.

    Менә шундый кешеләр без —
    җаныбызда ят орлык
    тамыр җәйгән, чәчәк ата
    үтә сәер матурлык...

    Хурлый-хурлый сокланабыз,
    елый-елый көләбез...
    Шайтан алгыры, шулай да
    матур яши беләбез!


    Буа җыры

    һәркайдагы кебек Кояш,
    Йолдызларың һәм Аең —
    шулай да син күпләрдән
    яктырак, Буакаем.

    Әй, Буам-Буакаем!
    Җаннарыма җылы алам
    кайтып бер күргән саен.

    һәркайдагы кебек таллар,
    наратлар, юкә, каен —
    ә шулай да син күпләрдән
    ямьлерәк, Буакаем.

    Әй, Буам-Буакаем!
    Җаннарыма җылы алам
    кайтып бер күргән саен.

    һәркайдагы кебек кышлар,
    моңлы көз, көләч маең —
    ә шулай да син күпләрдән
    серлерәк, Буакаем.

    Әй,Буам-Буакаем!
    Җаннарыма җылы алам
    кайтып бер күргән саен.


    Зәңгәр моң

    Гел зәңгәр күз,
    гел зәңгәр күз иде...
    Балачактан миндә зәңгәр моң.
    Зәңгәр булып төсмерләнә иде
    кичен яңгыраган һәр гармун.
    Гөлләр исе миңа зәңгәр иде,
    зәңгәр иде тамчы чыңы да,
    күк гөмбәзе зәңгәр кыңгырау иде,
    ә мин аның теле — чынында.
    Кайда гына барып бәрелсәм дә,
    зәңгәр булып күктән моң яуды,
    зәңгәрләтте бөтен нәрсәне ул,
    зәңгәрләтте бөтен дөньяны.
    Зәңгәрләнде язгы, көзге җилләр,
    зәңгәрләнде аһлар, күз яше.
    Әллә инде һәрбер зәңгәр күздә
    зәңгәр чаткы булып мин яшим?!


    Керсезлек

    Күләгәдә кояш нуры
    күрә алган кешедер Сез!
    Димәк, Сезнең күңелегез
    кояш нуры кебек — керсез.


    "Мин яхшы, башкалар начар..."

    Мин яхшы, башкалар начар,
    дип яшәгән кешедән
    чыккан һәр сүз боз була да,
    кереп канны өшетә.


    Оста җиңелүче

    Мин һәрвакыт оста җиңелүче!
    Кайчак акыл җиңә,
    кайчак — хисләр...
    Ләкин никтер үзем өстә калам!.
    Ничек алай?
    Шуңа китә исләр...


    "Тукай туган көнне һәр ел кояш..." Тукай туган көнне һәр ел кояш.
    Ә төштән соң бик еш — яңгырлар.
    Тукай кояш булып ымсындыра
    һәм сут суза шигъри тамырга.
    "Танымагыз... Санламагыз..."

    Танымагыз... Санламагыз... Кирәкми!
    Давыл егып салгач кына тирәкнең
    кадере арта — сандугач та, карга да
    мәхәббәтен ышандырып каргана...


    Нашатырь

    Сугыш ерак... Сугыш якында...
    Гәзитләрдән чыккан ялкында
    яна дөнья... Көек исеннән
    парламентлар, илләр исергән —
    кояшка да берсе таш атыр...
    Тизрәк, тизрәк, тизрәк — нашатырь!


    Күз

    Гомер буе ничә тапкыр
    ачыладыр, ябыладыр...
    Ачылганда — җаныңа ямь,
    ябылганда — ял буладыр.

    Иң беренче ачылганда
    якты дөнья тула аңа.
    Соңгы тапкыр ябылганда
    якты дөнья кайда кала?


    Сөрү

    Тамырны өскә чыгарып,
    күмделәр үләннәрне —
    тамырда яфраклар тизрәк
    үсәр дип белгәннәрдер...

    Сабаклар тамыр булмады..
    Чәчәк атмады тамыр...
    Шушы хәлдән акыллылар
    гыйбрәтле сабак алыр...


    Тамырны саклау

    Яфрак ява...
    Яфрак ява...
    Бөтерелеп...
    Уратып...
    Һәрбер яфрак — көздән хәбәр!
    Яхшылыкка юрадык.

    Көтмәгән хәл,
    хәвеф-хәтәр
    кагылмады,
    какмады.
    Һәрбер агач, яфрак ябып,
    үз тамырын саклады.


    "Кабат килде март ае..."

    Кабат килде март ае —
    яшькә гашыйк карт ае;

    бер туңа да, бер эри...
    чынлап түгел лә, юри,

    дип уйлый күрмик тагы!
    Бу — елның сынган чагы,

    аңның суынган чагы,
    җанның ымсынган чагы..


    Менә мин кем!..

    Иблис, Шайтан, Мефистофель
          — берни түгел!..
    Ә мин менә — чып-чын Кодрәт
          — көчле, бөек.

    Күрәсезме, акчарлаклар сугыштырам,
    пароходтан валчык-валчык ипи чөеп...


    "Картайгачтын, кызык итеп..."

    Картайгачтын, кызык итеп
    сөйләр өчен кемгәдер,
    акыллылар күп мизгелгә
    сер орлыгы күмәдер.

    Картайгач, шактый турайгач
    гомер юлы сызыгы,
    акыллылар сер чишәләр —
    кайта яшәү кызыгы.


    "Заман җиле уй-фикерне..."

    — Заман җиле уй-фикерне
    иләде һәм җилләтте...
    Аңладым, булырга тиеш
    кешенең бер милләте.
    Милләтен аның теленнән,
    көе-моңыннан эзлә!..

    — Милләтен ничек белдерә
    ләкин чукрак-телсезләр?


    "Үз томнарын үзе акча түләп..."

    (Үзеннән зуррак булып
    күренергә тырышкан кай-
    бер каләмдәшләргә... )

    Үз томнарын үзе акча түләп
    бастыра да, үзе сатып ала.
    Китапларын кеше күрмәсә дә,
    файдасы бар — даны янга кала!


    "Замананы ул бит күрми..."

    Замананы ул бит күрми —
    өйдә ятып тыңлый гына.
    Көннең шау-шуыннан өркеп,
    чума тарих тынлыгына.

    Колагында калган тормыш
    тынгы бирми ләкин аңа...
    Чыга көнгә... һәм караса,
    ул искергән, дөнья — яңа...


    "Ни-нәрсәне белгерткәннәр..."

    Ни-нәрсәне белгерткәннәр
    учакларның төтеннәре —
    кемнәргә алар шом салган,
    шатландырганнар кемнәрне?

    Җаным әллә нишләп китте —
    аңым дөрләп яна сыман...
    Әйләнде борынгы чакма
    уй-хисләрем тамгасына.


    Бер үк тамырдан

    Җырлап башланган сүзләр дә
    кайчагында җылата.
    Җыр һәм җылауның тамыры
    бер үк, ахры, чынлап та!

    Җылыйсы килгәндә җырлыйм.
    Нинди буладыр күзләр?!
    Күзләрдә мөлдерәп тора
    язып-язып та аңлатып
    булмаслык җылы сүзләр...


    Себер тракты

    Синең буйлап күпме язмыш
    ерак Себергә акты...
    Хәзер таңга ашкынасың,
    Себер тракты.

    Үзәк урам булмасаң да
    син киң урам, син якты.
    Син тормышым үзәгендә,
    Себер тракты.

    Онытмамын, чөнки синдә
    сөйгән ярымны таптым.
    Безне бәхеткә алып бар,
    Себер тракты.


    Таллинда

    Таллин мине ярты айга
    иртәрәк язга кертте.
    Күңелем карурманында
    бөреләр борын төртте.

    Казанда, Аккош күлендә
    кыш калган иде ятып...
    Хәтта кояш чыгышына
    каршы аккан бит вакыт —

    көнчыгыштан көнбатышка
    ага иде ләбаса!..
    Гөрли уйларым ташкыны —
    йөрәгемне су баса...


    Дуамал ялкын

    Күз карасы күмер була
    йөрәгең янган чакта.
    Телеңә төшкән сүзләрең
    очалар чатнап-чатнап.
    Алар колакка керәләр,
    коелалар бавырга.
    Шундый чакта җаным минем
    сулык-сулык авырта.
    Юкса синең хисләреңә
    үзем, үзем ут төртәм,
    юк бит чарам — күкрәгемдә
    дуамал ялкын йөртәм.


    "Язасым килсә дә язмыйм..."

    Язасым килсә дә язмыйм.
    Ачмыйм әле серемне...
    Гомер уза... Йөрәгемдә
    янган серләр сөреме.

    ...Яна тәмәке. Төтендә
    куәте аның исән —
    аңыңны әллә нишләтә,
    каныңа сеңсә-тисә.

    Серләремнең сөременә
    кем җитәр дә, кем тияр?!
    Әгәр тисә, сокланудан
    алдымда башын ияр...


    Көмеш туйлар аръягында

    Көмеш туйлар аръягында
    дәртле хисләр юктыр дип
    уйланулар ничә еллар
    безне утлар йоттырды.
    Йөрәктәге янгын көле
    чәчләрне көмешләгән.
    Баш агарса да кар кебек,
    хискә кырау төшмәгән.
    Ә төшкәннәре эрегән
    һәм әйләнгән дәрьяга...
    Дулкыннары һаман җанга
    кайнар моң булып кага.


    "Килеп җитте лә минем дә..."

    Килеп җитте лә минем дә
    көчсез, ялварыр чагым.
    Арыган, талган канымны
    ял иттер әле, җаным.

    Эшсез генә, сүзсез генә
    янымда утыр әле,
    колакка — тынлык, күзләргә
    зәңгәр төн тутыр әле.

    Төндә калсын бар яктылык,
    җылылыгың балкуы,
    ә тынлыкта тик бер тавыш —
    синең сулыш алуың.


    Көтмәгәндә җылытты

    Сизенәм дә, сизенмим дә...
    Аңлыйм кебек... Аңламыйм -
    әллә йөрәк каты тора,
    әллә акыл алдалый...

    Күңел бикле. Үтми давыл.
    Суык та юк, эссе дә.
    Ләкин язгы яңгыр ява
    көзге сүрән хисемдә.

    Сәбәбе дә һич юк кебек —
    туфрак тартмый болытны.
    Ләкин дөнья шундый матур —
    көтмәгәндә җылытты.


    Яшерә алмыйм

    Сыйпа, сыйпа, Кояш нуры,
    җылыт әле, җылыт әле.
    Миннән башка кешегә дә
    кирәк әле җылы тәнем.

    Кагыл, кагыл, Айның нуры,
    чәчемне, әйдә, көмешлә.
    Җаны җып-җылы кешегә
    бәсләнгән баш та килешә.

    Сибел, сибел, Йолдыз нуры,
    тул күземә, балкыт дымын —
    мин хәзер яшерә алмыйм
    көзнең якты, җылы моңын.


    Арка сөяп...

    Карурманнар уртасында,
    черек наратка сөялеп,
    мин гомер турында уйлыйм..
    Уйларым инде сөялле.

    Яшәгәнмен! Яшәгәнмен...
    Үкенечләр юк та сыман,
    ләкин нидер күзгә кереп,
    арчый суган, арчый суган...

    Килер мизгел, һәм миндә дә
    вакыт агышы тукталыр...
    Исемемә арка сөяп,
    оныкларым уйга талыр.


    Төшкәндә

    Төшеп киләм менә мәрмәр баскыч буйлап.
    Баскан саен агып китә уйлар, уйлар
    үрләргә һәм үзәннәргә, урманнарга,
    баткакларга сузылып яткан гомер буйлап.

    Менгән чакта кулларга да, уйларга да
    чыккан сөял сызлап куя сулык-сулык.
    Төшкән саен күтәреләм үз алдымда
    халык җанын аңлый торган патша булып.


    "Сары яфрак..." Сары яфрак. Яшел камыш.
    Тирән күл. Ап-ак томан.
    Зәңгәр чәчәк. Күк тузганак...
    Исерек рәссам сыман,
    табигать хискә бирелгән,
    югалткан ул мантыйгын...
    Әй, Табигать, кер йөрәккә,
    сине тагы да сыйлыйм
    исерткечрәк хисләр белән,
    гүзәлрәк мираж белән...
    Чәчем сирәк.
    Күзләр куе.
    Йөрәк күп серләр белә.
    Көмеш тотка

    Казан тәрәзләре гөл-чәчәк.
    Бу тәрәзгә кемдер киләчәк.
    Көмеш тотка,
    җиз келә —
    шакып карыйсы килә!

    Казан ишекләре бизәкле,
    күгәннәре бакыр үзәкле.
    Көмеш тотка,
    җиз келә —
    ачып карыйсы килә.

    Казан тәрәзләре бизәкле,
    ишекләре корыч йозаклы.
    Көмеш тотка,
    җиз келә —
    бәхеткәдер, кем белә...


    Көмеш тотка

    Казан тәрәзләре гөл-чәчәк.
    Бу тәрәзгә кемдер киләчәк.
    Көмеш тотка,
    җиз келә —
    шакып карыйсы килә!

    Казан ишекләре бизәкле,
    күгәннәре бакыр үзәкле.
    Көмеш тотка,
    җиз келә —
    ачып карыйсы килә.

    Казан тәрәзләре бизәкле,
    ишекләре корыч йозаклы.
    Көмеш тотка,
    җиз келә —
    бәхеткәдер, кем белә...


    Мәйданнарда

    Мәйданнарда киңлек була.
    Һәр киңлектә булмый ирек.
    Әгәр булса — алыр идек
    барлык мәйданнарны биреп.

    Мәйданнарда шау-шу була,
    ә шау-шуда булмый гакыл.
    Әгәр булса — мәйданнардан
    чыкмас иде барлык халык.

    Мәйданнарда халык булмый,
    мәйданнарда төркем генә.
    Төркемнең бәхетле итә
    алганы юк беркемне дә...


    Ике сайрау арасында

    Сандугач сайрап йоклата...
    уята күке тавышы...
    Ике сайрау арасыннан
    уза гомерләр агышы.

    Дөбер-шатыр...
    Ыгы-зыгы...
    Гөрселдәүләр...
    Авыр тынлык...
    Кеше түгел — җансыз ташның
    салкын тәне авыртырлык.

    Ә шулай да яшәү — ләззәт
    ишеткән, тойган, күргәндә —
    сызландырып, сокландырып,
    дөнья җаныңа кергәндә!


    Ишек тупсасы

    Ишегеңә синең кагылдым...
    Бәсле иде аның тоткасы.
    Шакыдым да, көтәм... Йөрәгем
    туктый икән, әйдә, туктасын.

    һәм ачылды авыр ишегең,
    ыңгырашып куйды, сызланып.
    — Кайда йөрисең син югалып -
    бетә яздым инде бозланып...

    Язмыш аты шулай йөретә —
    югалырга исәп юк та соң...
    Ыңгырашмас бүтән, сызланмас,
    уттай кызар ишек тупсасы...


    Күз тимәсен

    Син сокланып карап торган чакта
    ерганаклар тулы йөземә,
    күңел бакчамдагы куакларда
    сары яфрак шаулап өзелә.
    Ул кушыла кошлар төркеменә —
    алар канатында китә көз...
    Табигатьтә ап-ак кышлар килә,
    ә күңелдә җәйне көтәбез.
    Күңел бакчамдагы куакларда
    барлык яфрак җете яшелдән.
    Күз тимәсен әле — күзем йомам,
    күзләреңнән җанны яшерәм.


    Ошаса!

    Түземсезләрнең капкасы
    һәрвакыт ачык.
    Йөрәкләре һәрчак әзер
    чыгарга качып,

    кошлардан канат алырга,
    җилләрдән — тизлек.
    Түземсез үзен узарга
    мең ысул эзли...

    Миллионнар таба алмыйлар.
    Кем таба ала,

    Шул кеше бик күп гасырга
    Вакытта кала.

    Түземсезнең җан капкасы
    һәркемгә ачык...
    Кил, кер — гыйбрәтләр күрерсең.
    Ошаса — ал, чык.


    Аңладым

    1

    Һәрбер адым — мин аңладым
    күптәннән —
    атлау икән киләчәктән үткәнгә.

    2

    Бихисап күз ачу-йому, ышандым,
    чәйнәү икән ниндидер нык тышауны.

    3

    Йокыга һәр талып алу — төшендем:
    үлеп каравы икән ул кешенең.

    4

    Гомумән мин күп нәрсәне аңладым.
    Ә үземне әле һаман алдалыйм...


    "Кешене мәшәкать йөртә..."

    Грозныйга самолетта очканда.
    5 сентябрь

    Кешене мәшәкать йөртә.
    Ул — куркудан көчлерәк.
    Курку бер инфаркт тәбәсе,
    мәшәкатьтә өч йөрәк.

    Мәшәкатьнең олысы да,
    кечесе дә бер көчтә.
    Чәчәк бүләк итәр өчен
    кеше диңгезләр кичә.

    Яшәсен йөрәктә мәңге
    кешелекле бер гадәт:
    мәшәкатькә буйсыну һәм
    мәшәкатькә мәхәббәт.


    Сыгылмалы сылу

    Бакый Урманче рәсеме:
    сыгылмалы сылуның
    нидер күргәч, нидер белгәч,
    кысылгандыр сулуы —
    менә-менә өзелергә
    җитешкән нечкә биле,
    озын чәчләрен тузгыткан
    кемдер учының җиле.
    Күзләрендәге очкыннар
    даһимы йә тилеме?..
    Күпноктада кайсы нокта
    бит очындагы миңе?
    Аның сулу кысылуы,
    бәлки, мине күргәчтер,
    йөрәк ишегемне ачып,
    шигыремә кергәчтер?!


    Грозный, 1998 ел

    Сугышларны минем күргәнем юк.
    Күп күрдем мин ләкин эзләрен
    Үз илемдә, ерак Европада...
    Бүген менә сугыш күзләре
    күзләремә минем карап тора
    чечен өйләреннән, сызланып...
    Һәм алардан шартлау булып чәчри
    миңа үпкә, мине кызгану.
    Акланырга сүзләр эзләп йөдим.
    Таммый ләкин телдән сүзләрем,
    яралы өй миннән эзләгәндә
    кешелеклек хисе эзләрен...

    6—7 сентябрь


    Аллаһ кулында

    «Әниең Аллаһ кулында...
    Өзелә җан җепләре —
    аерылабыз, ахры...» — диеп,
    әти үксеп җибәрде.

    Сиксән яшьлек карт күзеннән
    түгелде сабый яше...
    Яшәрә хисе кешенең
    кайгыда яши-яши.

    Сафлана аның күз яше,
    гөнаһлар күрә-күрә...
    Ахыр чиктә ул саф килеш
    туфракка барып керә.

    «Әниеңне Аллаһка да
    бирмәс идем, улым, — ди, —
    ләкин кочаклап тотарлык
    көчләре юк кулымның...»


    Ак шом

    Ак каеннар ап-ак карда.
    Ак урманда ак томан...
    Җанны ак шом биләп ала
    мондый сүрән яктыдан.

    Артта — ак эз...
    Алда — аклык...
    Ничек алга барасы?
    Ярый әле каеннарның
    кара калган карасы!

    Кышкы урман — аннан-моннан
    сөртелгән кара такта.
    Кем ни язып сөртте икән
    җилләр йоклаган чакта?

    Бәлки, язмыш китабының
    ул трагик битедер...
    Ихтимал, кышны аклыгы,
    ахыр чиктә, үтерер...


    Сайлау

    Язмыш хәл ителгән вакыт -
    сайлый кайсы... сайламый...
    кайсы уйлап, кайсы уйнап,
    аңлап, алдап, аңламый,
    кайсы — ышанып гайбәткә,
    кайсы — пычракка батып,
    кайсы — беткә ачу итеп,
    шәп тунын утка атып,
    кайсы сайлый сайламыйча,
    сызып атып барысын —
    томанлы шау-шу эчендә
    яшәү аңа ярыйсы...
    Чатный өмет. Болгана аң.
    Тотрыксыз кала күңел...
    Сайлаулар — әлбәттә, уен,
    һәм уен гына түгел.



    Чыганак: Shigriyat.ru
    Ренат Харис
    стихи (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх