• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Вахит Юныс

    «Шайтан бар ул, бар!..»

    Хикәя

    Таллы авылының кичке тынлыгын бозып, өянкедәге ояларында төнгә кунаклаган каргаларны йокыларыннан уятып, инеш буенда җыр яңгырый. Бер ир «Нурия » җырының сүзләрен «Галиябану» көенә салып сызлана:
    Учак тутырып утлар яктым, Төтеннәре күгелҗем. Син сагынсаң да түзәрсең, Галиябануым, сылуым-иркәм, Мин сагынсам... Фәридун...
    Таллыдагы дүрт йөз йортның һәркайсында — картлардан алып, бала-чагага кадәр — бу җырның иясен яхшы беләләр. Язгы һәм җәйге кичләрдә ике атна саен яңгыраган җыр ишетелгәндә бер генә кеше дә: «Кем җырлый икән?» — дип сорамый. Фәридун, билгеле, тагын кем булсын! Әнә бит, кем башкарганын белми калмасыннар дигән кебек үзе үк шәрран-яра ачып сала: «Мин сагынам... Фәридун»,— ди.
    Ык буйларындагы татар авылларында иген игүне, ашлык үстерүне, мал карауны яхшы беләләр. Шуңа күрә тыныч елларда өстәлдә икмәк тә, сөт тә, май да, ит тә була. Ә инде яшелчә-җимешкә килгәндә, бигайбә, алар һәркөн ашала торган ашамлыклар санына керми. Кышларын бәрәңге, суган, чөгендер һәм кишергә кытлык юк югын, киптергән балан, җиләк, гөлҗимеш һәм как та була күп кешенең өендә. Тик тозлаган кыяр, тозлаган кәбестә һәм помидор кебек нәрсәләр кырыгынчы-илленче елларда бик сирәк кешедә генә була иде.
    Таллыдагы шундый сирәк кешеләр арасында иң сирәге — Фәридун абзый иде. Аның келәтендә һәм чоланында ел буена тозлаган кыяр һәм кәбестә өзелми. Ә кыяры аның карлыган яфраклары, сарымсак, укроп, төймәгән борыч һәм тагын Ходайның әллә нинди тәмле исле вә әчкелтем-төчкелтем тәм бирә торган үләннәре, орлыклары белән бергә кушылып тозланган була. Шуңа күрә Фәридун абзыйның шөһрәте күршедәге татар, урыс, ар, чуаш, хәтта мукшы авылларына да таралган. Аның абруе бигрәк тә бала көткән яшь хатыннар арасында зур.
    ...Яшелчә бакчасы янына салынган лапас астындагы озын агач эскәмиядә Фәридун абзый көрәк саплап утыра Уң аягында кирза итек, ә агачтан ясаган сул аягы «максимка» пулеметы кебек туп-туры инеш артына төбәлгән. Фәридун абзый инвалид. Аның сул аягы кайда өзелеп калуы турында төрле имеш-мимешләр йөри. Беренче дөнья сугышының соңгы елында снаряд ярчыгы аның аяк сөяген чәлпәрәмә китергән икән, төзәтерлек әмәл калмаган, доктор аны кисеп ташлаудан башка чара тапмаган, имеш.
    Икенче версия буенча, Фәридун абзый Донбасс шахтасында эшләгәндә «шайтан суын » бик ярата торган булган. Бер ял көнне нык кына салганнан соң, тимер юл рельсында йоклап киткән дә, поезд аның аягын кишер кебек кертләтеп өзеп киткән дип тә сөйлиләр. Фәридун абзый үзе бу турыда сөйләргә яратмый, әгәр берәрсе сораса, борын астыннан гына берәр җыр көйли башлый...
    Тик яхшы гына «төшергәннән» соң кайчакта аның теле дә ачылып китә. Үзе сөйләвенә караганда, бер аягының агач булуының уңай яклары да аз түгел: язын-көзен, җәен-кышын аяк киеме алыштырасы юк. Бары тик агач аякның төбенә кадак белән яңа күн яисә резинка кисәге генә кагып куясың.
    Ә инде исән уң аякка кирәк аяк киеменә килсәк, монда да — зур экономия. Аягына Фәридун абзый иң элек уң ботинкасын киеп йөри башлый. Кияргә уңайлы булсын өчен, аяк киемен ул ике размерга зуррак ала.
    — Ыштырны дөрес урасаң, уң аякка сул ботинка кигәнеңне сизмисең дә ул,— ди үзе.
    Шуңа күрә уң аягына кигән сул ботинка башының, табигать кануннарына буйсынмыйча, уңга таба карап торуы Фәридун абзый өчен гадәти хәл.
    ... Капка шыгырдап ачыла. Моннан ун ай элек туйлар ясап кияүгә чыккан Галимә, йорт ишеге янындагы баскычка атлагач кына лапастагы Фәридун абзыйны күреп, өйгә кереп тормыйча, туп-туры лапаска юнәлә.
    — Исән-сау гынамы, Фәридун абзый?
    — Яшибез, кызым, яшибез! Син Нурулла килене Галимә буласың бит, әгәр ялгышмасам?
    — Әйе, Фәридун абзый.
    — Яңа йортка ияләшеп буламы соң? Үзегезгә йорт салып, бүленеп чыгарга ният юкмы?
    — Әй, Фәридун абзый] Бүген үк чыгар идек тә, йорт салу авыр эш бит!
    — Нигә Нурулла үз малаена йорт салырга бүрәнә алып куймаган? Кешене заемга яздырырга көчләп, кеше каны эчеп йөргәнче, бүрәнә әзерләгән булса, хет үзенә бер файдасы булыр иде... Ни йомыш соң, кызым?
    — Әй, әйтергә дә оят инде, Фәридун абзый... Бераз тозлаган кыяр белән тозлаган кәбестә бирмәссеңме икән дип килгәнием...
    Галимә алъяпкычы астыннан газетка төргән озынча нәрсә чыгарып агач эскәмия астына куя. Фәридун абзый аны күрмәмешкә салына, тик йөзе яктырып киткәнен яшерә алмый, канәгатьләнеп тамагын кырып куя.
    —Нигә бирмәскә ди, бирәбез аны! Синдәй киленнәргә бирер өчен ясалган бит ул. Нурулла килсә, бирмәс идем, җенем сөйми аны, ә сиңа бирәм! Син әйбәт ата-ана баласы, үзең дә әйбәт балалар табып үстер! Берәр савытың бармы соң?
    — Менә бер коштабак алып килгәнием.
    Фәридун абзый сүзсез генә эскәмия астындагы газетка төргән әйберне кесәсенә салып куя һәм Галимәне ияртеп келәтенә керә. Агач тәпәнне ачып, коштабакка тозлаган кәбестә сала. Икенче тәпәнне ачып, кәбестә өстенә ун-унбиш тозлаган кыяр өсти. Аннан тышка чыгып келәтен бикли. Келәт артында котырып үскән әрекмәннең зур яфрагын өзеп алып коштабак өстен яба да Галимә кулына тоттыра.
    — Мә, кызым! Әгәр бик җаның теләсә, оялып торма, тагын кил, минем анда җитәрлек, бирермен.
    Кайвакытта Фәридун абзый янына мәгълүматлары бик сай булган күрше авыл кешеләре килеп кыяр-кәбестә өчен акча тәкъдим итәләр. Мондый чакта аны күзәтү үзе бер тамаша: Фәридун абзый Аксак Тимер яисә Багдадтагы атаклы хәлиф Һарун әл-Рәшид төсле мәгърур кыяфәткә керә.
    — Син мине кем дип беләсең?!
    Акча тәкъдим иткән кеше ни әйтергә дә белми.
    — Син мине кемгә саныйсың? — дип кычкыра аңа Фәридун абзый, карашы белән көйдереп.— Син мине сату итүче сәүдәгәр дип белдеңмени?
    — Юк, юк, Фәридун абзый... Ничектер, бушлай сорап булмый бит инде...
    — Белмәсәң, әнә күршеләрдән, авылдашлардан сора! Тик башка кулыңа акча тотып килмә монда! Безнең авылдагы соңгы сәүдәгәр Галимҗанны егерме тугызынчы елда Себергә сөргәннәр. Бүтән акча тотып килмә, ишетсен колагың!
    Килгән кеше аптыравыннан, нишләргә белмичә чыгып китә. Авыл урамында очраган яисә капка төбендә махорка тартып утырган күршеләр Фәридун абзый сүзләрен дөреслиләр. Бу аның шаяруы түгел, ә аның кануны, диләр.
    — Акча алмый инде ул, алмый,— диләр.
    — Ә нәрсә ала соң ул?
    Ә менә монысы инде башка нәрсә: килгән кешегә Фәридун абзыйның авылдашлары рәхәтләнеп сөйләп бирәләр.
    — Син хет Никулай патша чыгарган алтын акча тотып кил, ул сине барыбер сүгеп, кире борып чыгарачак,— диләр алар.— Син аңа кибет аша кил, кесәңә акбашлы шешә тыгып кил. Әгәр дә инде кибет ябылган булса, яисә кибеттә, бәхетсезлеккә каршы, андый нәрсә булмаса, башка төрле чаралар да бар. Зур шешә белән көмешкә алып килергә ярый. Тик чуаш көмешкәсе булмасын, арныкы булсын. Фәридун арныкын ярата.
    — Ә аны да табып булмаса?
    — Каклаган каз боты, берәр казылык та ярый. Берәр стакан төймәгән кара борыч та ярый...
    Шул ук көнне эш эшләнгән була: килгән кеше дә канәгать, Фәридун абзый да мыек астыннан елмаеп ниндидер җыр көйли.
    Ике атнага бер мәртәбә Фәридун абзый үзе өчен бәйрәм ясый. Көн җылы һәм аяз булса, бәйрәм өчен аның инеш буендагы зур өянке астында ящик такталарыннан ясалган өстәле бар. Өстәл янында аякларын җиргә кагып куйган эскәмия.
    Бәйрәмгә Фәридун абзый Кремльдә хөкүмәт банкетына хәзерләнгән кебек хәзерләнә. «Банкет өстәлен» хәзерләргә Фәридун абзыйның хатыны да катнаша. Ләкин Верховное Командование Фәридун абзый кулында. Хатын бәрәңге пешерә, каклаган каздан яисә иттән аш әзерли, икмәк кисеп чыгара, кашык, пычак, савыт-саба китерә. Ә инде тозлаган кыяр-кәбестәгә килсәк, бу — хатын эше түгел. Аннан соң Фәридун абзый үзе сайлап яшел суган, укроп, петрушка, сарымсак кисә, җитешкән яңа яшелчәләрне үзе эзләп табып китерә, табынны да үзе хәстәрли. Табын әзерләп йөргәндә Фәридун абзыйның агач аягы ниндидер марш такты чыгарып шакылдый, ә йөзендә зур тарихи эш эшләгән кебек җитди һәм эшчән кыяфәт.
    Бәйрәмнең иң тантаналы минуты — Фәридун абзыйның шешә ачкан чагы. Ул шешәне башкалада мәшһүр кешегә һәйкәл ачканда катнашучы премьер-министр кебек зур горурлык белән ача
    Хатыны бернәрсә эчмәсә дә, ул һәрвакыт Фәридун абзый янында утыра. Дипломатик протоколны саклап, тегесе иң элек эчемлекне хатынының стаканына сала да, аның белән чәкешеп, «фестивальне» ачып җибәрә.
    — Яшибез әле! — ди ул һәр «бәйрәм » саен.
    Бу инде парад башланыр алдыннан хөкүмәт башлыгының әйткән соңгы җөмләсе кебек тантаналы яңгырый: «Бөек совет халкы яшәсен!»
    Протоколны саклап, хатыны да стаканга иреннәрен тидереп куйгач, агач коштабакларга аш сала. Зур күзле чандыр хатынның балалары юк, аны Фәридун абзый башкорт ягындагы ерак авылдан табып алып кайткан, диләр. Аның авылда туган-тумачалары да, аралаша торган якын кешеләре дә юк. Фәридун абзый — аның бердәнбер терәге. Ул хатынын какмый-сукмый, каты сүз әйтми, тик исеме белән эндәшкәне дә юк. Шуңа күрә аның исемен белүче аз. «Фәридун хатыны» дип кенә йөртәләр.
    Хатын үзен бәхетсез дип санамый. Ике атна саен ясалган «бәйрәмгә» ияләнү өчен зур түземлек кирәк кирәген. Түземлек өчен орден бирсәләр, бу хатынның өе тулы орден булыр иде, ә әлегә орден-медальләрне күп балалы хатыннарга гына бирәләр шул...
    Фәридун абзый аена ике генә тапкыр эчә. Бер көнне эчә башлый, икенче көнне баш төзәтеп куя, ә өченче көнне бер грамм да капмый, чөнки ул — «эчкече түгел». Аңа эчү кыйммәт түгел, бәйрәм кыйммәт. «Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт »,— ди ул үзе.
    Кешеләр белән утырып эчәргә дә яратмый ул. Фәридун абзыйның кырыс холкын белеп, бригадир да, хәтта колхоз председателе дә аның «бәйрәм иткән» җиренә керергә җөрьәт итмиләр.
    Аның банкетына рөхсәт белән кертелгән бердәнбер кунак — умартачы Әхмәтҗан абзый. Беренчедән, Әхмәтҗан абзый үзе дә җырларга һәм Фәридунның «иҗатын >> тыңларга ярата Икенчедән, ул телләреңне йотарлык һәм зиһеннәреңне югалтырлык койган бал ясарга оста. Әгәр инде бәйрәм ясыйсы көнне Фәри-дун абзыйның чоланында күзгә ташланырлык бернинди куанычлы нәрсә күренмәсә, ул, сумка тотып, күршесе Әхмәтҗанга «инструмент» сорарга керә. Нинди «инструмент» кирәген күршесе яхшы белә, әлбәттә, һәм үзе дә бераздан «инструмент үткенләргә» килеп керә.
    Тамак чылаткач, ике күршенең иң яратып сөйләшкән темасы — мал табу.
    — Нәрсәгә ул безгә мал? Безгә рәхәт яшәү кыйммәт,— дип башлый берсе.
    — Акча безне тапмый, без акчаны табабыз,— ди икенчесе.
    — Байлык — бер айлык, ирлек — гомерлек!
    — Ата малы белән бала көн күрми.
    Табылмаган дөнья малы өчен
    Каңгырыйдыр егет башлары,—
    дип көйләп җибәрә Әхмәтҗан абзый «Уел» көен. Бу инде — бәйрәмнең концерт бүлеге башлану билгесе.
    ... Дөнья малы — дуңгыз каны, Үлсәң ятларга кала,— дип концертны дәвам итә Фәридун абзый.
    — Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса'
    — Тукта, тукта, күрше Бакир малае Варис «Кеше бәхете тәгәрмәч кебек әйләнеп тора »,— дигән сүзләрен укыгание Тукайның. Әхмәтҗан, чакыр әле шул малайны, китабын алып килеп укысын, ә?
    — Юк, Фәридун, мин анда кайтсам, хатын мине эләктерә дә бүлше мине монда җибәрми. Хатыныңны җибәреп чакырт. Тик минем монда икәнне хатынга әйтә күрмәсен!
    Фәридун абзый хатынын чакырып ала.
    — Бар әле, берәр йомыш табып, Бакирларга барып кайт. Фәридун берәр кашык борыч сорагание, диген. Бакир малае Варис безгә Тукай китабын алып килеп укысын. Тик Әхмәтҗанның хатыны очраса, иренең бездә икәнен әйтмә! Сораса да әйтмә, «күренмәде бугай», диген.
    Бераздан култык астына китап кыстырып Варис килеп керә.
    — Утыр, улым, аша-эч! Аннан соң укып җибәр әле теге мин ярата торган китапны!
    Варис казылык кисәге алып ашый, аннан соң китапны актарып, кирәк шигырьне таба да, башын бераз артка ташлап, сәхнәдән укыган кебек кычкырып укый:
    Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, Эчә халык хәләл дип тә, харам дип тә; «Кытайский әфлисуннар яшнектә »,— дип, «Эчми үткән яшьлек гомре әрәм,— дип тә.
    Бу юллар Фәридун абзыйның җанына май булып тама. Ул, тагын нәрсәдер исенә төшерергә теләп, хәтер киштәсеннән эзләнә дә:
    — Син, Варис, бәхетнең көпчәк кебек әйләнеп торуы турында укы әле! — ди.
    Варис тагын бер казылык кисәге кабып йота да кирәк битне эзләп таба.
    Варисның бөтен хыялы — укытучы булу. Ул инде бүген дә Тукай иҗаты буенча профессор. Тукайны белү ягыннан мәктәптә татар әдәбияты укытучысы Мәликә апа Варис белән чагыштырганда — тау тишегендә яшәүче неандерталь хатын. Варис, тамагын кырып, декламациясен дәвам итә: Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә,— Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!
    — Вәт, вәт! Бәлки син иртәгә шайтан кебек шәп-шәрә! — дигән бит!
    —  «Шәп-шәрә » димәгән, «бәлки шайтаннан да ярлы иртәгә » дигән,— дип төзәтә Варис Фәридун абзыйны.
    — Бер үк сүз инде ул: «Шайтаннан да ярлы » — шәп-шәрә калу дигән сүз.
    — Шайтан бездән дә ярлы булмас. Ничек тә аның аягында кирза итек, ә өстендә телогрейка булыр,— дигән нәтиҗә ясый Әхмәтҗан абзый.
    Бездә шайтан юк. Дин сүзе ул,— ди Варис мәктәптә өйрәткәнчә.
    — Нишләп булмасын?! — дип протест ясый Фәридун абзый. — «Алла юк, Алла юк! — диләр. Анысы дөрестерме, юкмы, мин аны точно әйтә алмыйм. Әгәр Алла булмаса, аның урынына шайтан булырга тиеш. Ул аның гел киресен эшләргә тиеш. Әнә карагыз: нинди эшкә карама, адәм баласы акыл белән эшләгән эшкә охшамаган, гел шайтан котыртып эшләгән эшкә охшаган. Тәртибе дә юк, мәгънәсе дә юк... Шайтан бар ул, бар! Бар нәрсә дә шайтан кулында хәзер!..
    Әхмәтҗан абзый мондый чагында Фәридун абзый белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнен белә, шуңа күрә шешә тирә-сендәрәк чуала.
    Банкет тәмамлангач, Фәридун абзый Әхмәтҗан белән Варисны урамга чаклы озата чыга. Ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән, күңелләр бушаган...
    — Тозлы кыярларың үсеп җитлегәме, Фәридун? — дип авызын ера урамнан үтеп баручы Нурулла.
    — Син талап алган заем акчаларын кайчан кайтарып бирәсең кешеләргә? — дип сорауга сорау белән җавап бирә Фәри-дун абзый һәм кулындагы таягы белән агач аягына сугып куя.
    — Надан кеше син, Фәридун! Хөкүмәткә ярдәм — халык өчен ул. Синең соң халыкка ни ярдәмең бар?
    — Мин хет кешеләргә кыяр-кәбестә үстерәм. Ә син кешегә ни бирәсең? Син бит кешене талый гына беләсең! Син — ерткыч, дөнья корткыч!
    Эшнең тирәнгә киткәнен сизеп, Нурулла дәшми, адымнарын тизләтеп, тизрәк моннан ычкынуын карый. Фәридунны куркытып булмый шул, куркытырга тырышып карадылар, барып чыкмады...
    Бераздан инеш буендагы тал астына ясаган эскәмиядән Фәридун абзыйның таныш тавышы яңгырый:
    Агыйделнең аръягында Каз бәбкәсе кунаклый... Дусларың үзеңнеке булмагач, Эчәләр дә бетерәләр...
    Җыр тавышы Чаукалык тавына менеп китә, ә Чаукалык тавы бу тавышка күнеккән һәм аны көлемсерәп тыңлый кебек...
    Нурулла килене Галимәнең әле генә якты дөньяга килгәнен белдереп, җылаган баласы тавышы, Фәридун абзыйның бу җырына кушылып, кешелек дөньясының мәңгелек үз кануннары белән яши бирүен исбат итә иде...
    Кичен сәкегә зур күзле чандыр хатыны янына кереп яткач, Фәридун абзый бик озак йокыга китә алмады. Берничә тапкыр уңга-сулга әйләнгәләп яткач, ул хатынына гадәттәге сорауны бирде:
    — Ну, ничек яшибез соң, карчык, ә? Күнегелгән сорауга җавап та әзер иде:
    — Әйбәт яшибез, кешедән ким түгел...
    Ләкин бу җавап бүген Фәридун абзыйны нигәдер канәгатьләндермәде. Ул хатынына аркасы белән әйләнеп ятты, аннан соң кире аңа борылып,аның чандыр гәүдәсен кочаклады.
    — Нинди әйбәт тормыш булсын инде бу, карчык! Тормыш мондый булырга тиешмени?! Ташка үлчим!.
    — Менә торабыз бит әле, үлмибез...
    — Вәт-вәт, дөрес әйтәсең, чак кына үлмичә торабыз! Исән аяк — җирдә, агач аяк — гүрдә. Шушы яшәү буламыни?
    Хатын дәшмәде, иренең йөрәк ярасын кузгатасы килмәде, күрәсең...
    — Ә син миңа рәнҗемә, карчык,— диде Фәридун абзый хатынының агарган чәчләрен сыйпап.— Минем белән син бер рәхәт тә күрмәдең... Мин бит сине күрше авылларга да алып бара алмадым... Кунакка да йөрмәдек... Мин сиңа бер куаныч та, бер бүләк тә бирә алмадым бит үз гомеремдә... Балаларыбыз да булмады бит ичмасам... Рәнҗемә, карчык, бәхиллә мине, бәхиллә, 308
    зинһар! Үзем дә кешечә яши алмадым... Сиңа да игелек күрсәтә алмадым. Рәнҗемә, бәхиллә!
    Гомере буе йомшак сүз ишетмәгән, иркәләүне белмәгән, назлауны татымаган хатын, иренең күкрәгенә борынын төртеп, бик озак үксеп-үксеп елады. Моннан егерме биш ел элек әнисен күмеп кайтканнан бирле беренче күз яшьләре иде аның.
    Хатын үзенең эче бушап, күңеле җиңеләеп киткәнен сизгәндәй булды. «Бәлки, бәхет дигәннәре шушыдыр?» — дип уйлады ул, ниндидер күңел җылысы тоеп.
    ... Бер айдан соң Фәридун абзый, нык авырып, түшәктән тора алмый ятты да чирләвенә өч атна дигәндә бу фани дөньяны бөтенләйгә ташлап та китте...
    — Нинди чир белән киткән соң Фәридун? — дип сораган кешеләргә авыл картлары:
    — Вакыты җиткәндер...— дип кенә әйтеп куялар иде.

    1992 ел, Мәскәү.





    ← назад   ↑ наверх