• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Валит Ильясов

    Әүдек

    (әкият)

    (дәвамы)

    Кояш әле үзе күренми, тик нурлары гына ерактагы сырт артыннан, сызылып чыгып, дөнья йөзенә яңа көн килгәнен хәбәрлиләр көбек.

    Машина кояш нурларына каршы, Румияне Идел аша яңа гына салынган күпердән әбиләренә алып бара.

    Румия арткы утыргычка утырган, ялгызы гына булганга, кем беләндә сөйләшеп булмаганга, аны йокы баса, болтыр шулай абысы белән сөйләшә—сөйләшә әбиләренә бардылар, ә боел ялгызы.

    Шуңа күрә күпме йокламаска тырышсада кызыбыз, йокы җиңде, әбиләре торган авылга җиткәч кенә, әнисенең тавышы,

    -Тор кызым, авылга җиттек, күзләреңне ач, менә әбиеңнең өе каршыбызда, әнә әбиең үзедә капка алдында, безне каршы ала.

    Машина берчегә туктапта өлгермәде, Румия ишекне ачып машинадан сикреп чыктыда, әбисе кочагына керде.

    Ай балакаем көтә—көтә күзләрем күгәреп бетте, әллә кайчаннан көтәм үзеңне, бу кадәрледә озын—озак укыталар үзегезне, диеп Румияне Кадерия әбисе каршы алды.

    Алар кочакланышып бер—бересен күптән күрмәгәннәр, иреккәннәр икәннәрен үз—үзләренә тойдыргач, әбисе кияүенә дә, кызына да игтибар итмичә, әмән алар килмәгәндә, монда юкларда, аларны авылда көткән кешедә юк көбек, онокасын гына өйгә иңнәп алып керде.

    Румияне кайда утыртырга белмәгәндәй, Кадерия әби аны, бер кочагына алып, бер башыннан сыпап, сөйләде дә, сөйләде.

    Менә балам синең ятар урыныңа чебелдек тактым, әле син буй кыз инде, өстең ачылуы бар, чит- ят күрмәсен, әнә чебелдек астына кереп кара, каз мамыгыннан ясаган көрпәңне читкә алып куйдым, астыңда тәкәмәт кенә калдырдым, буй кызлар безнең нәселебездә каты түшәктә йоклылар, шуңа аларның буйлары зифа, сыннары төз була.Сиңада шул вахыт килеп җитте.

    Кадрия әби сөйләптә, аралашыпта Румия белән туктамаган булыр иде, Румиянең әнисе кереп, әни була инде, вахытыгыз без киткәч икегезгә генә калыр, әйдә безне чәйләт, Сарытаудан чәйләми юлга чыккан идек, эссегә кадәр авылга җитәргә тырышып.

    Хәзер, хәзер балакайларым, барысы анык чәйдә, коймакта, белендә пешердем кызым, син яратканны, тары ярмасының ононнан.

    Әйдә узыгыз, утырыгыз әнә лапас астында өстәл төзегән, Румия кызым синдә әйдә, бит-башыңны ю да утыр, карның ачыккандыр, юлда туктатып сине ашатучы булмагандыр, диеп бер юлдан кияүе белән кызына битәр көбек булса, икенчедән онокасына утырып иртәнге чәйне эчәргә тәгдим булып чыкты.

    Иртәнге чәй озакка сузылды, Румиянең әтисе белән әнисе өстәл артыннан торып, Бану апаларына киттеләр, әнисе капкадан чыгып киткәндә

    -Әни без Бану апалардук кунарбыз да, ике базя очрашкач тиз генә айрылмаслар, безне көтмәгез.

    Алар капкадан чыгып барганда, урамдагы машинаны күреп, күршедә торган Румиянең дус кызлары, ике игез кыз, Гая белән Гөлфия килеп керделәр, үз әниләре дә, Моксинә апа, аларның кайсы кем икәннеген кай чакта аералмаганга, ялгышмас өчен Румия аларга эндәшкәндә һәр вахыт исемнәре белән түгел, кызлар диеп кенә эндәшә иде, хәзердә кылган төсендәге чәчләрен туздырып ике сеңел Румиягә якын ук килеп, сау килеп җиттеңме кызый, диеп саулыклашкач, бик якшы килеп җиттем кызлар, үзегез сау тордогызмы?

    Игезләр берсен—берсе бүлә-бүлә ничек мәктәптә укыганнарын, кем белән дуслашканнарын, авылда нинди кызыклы хәлләр булганын, бер минут эчендә Румиягә сөйләп бирделәр.

    Румия аларны йортта калдырып, үзе өйдән кызларга диеп китергән мәрҗәннәр чыгарып бүләк итте, игезләр ел саен Румиядән бүләк алганга бу бүләкнедә бик теләп алдылар, Румиянең хәйләсен аңламадылар, ул мәрҗәннәрне кызларга биргәндә исемнәрен сорады һәм Гаягә кызыл ә Гөлфиягә күк төсле мәрҗән бирде.Ул аларны киләчәктә мәрҗәннәренә карап кайсы кем икәннеген белергә булды.

    Румиянең күрше кызлары белән сөйләп торганын күреп алган Кадрия әби, кызым чакыр әйдә кызларыңны, чәй эчегез.

    Игезләр, әбинең кабат әйткәнен көтмәделәр, Румия белән чәй эчәргә утырдылар.Чәй эчкәндә үткән җәйдәге вакыгаларны искә төшерделәр, Румиянең абысы турында сөйләделәр, аның килмәгәннегенә башта ошанмасаларда, Румия аларга абысы укырга керергә калды дигәч, я бәлки әле имтиханнар тапшыргач авылга килер, дигән, соравны биреп, өстәл артыннан тордылар.Румия уйлавынча нәрсәгә ул кызларга аның абысы кирәк булды, игезәкләрнең үзеннән ике яшкә олорак булуларына игтибар итмәде, аларның үткән язда да Ренат абысы белән, чиратлашып очрашулары турында белми иде.

    Ә Гая белән Гөлфия җәй буе Ренат алдында театр уйнаганнар, ул аларны берсеннән- берсен айралмаганга, кызлар бер көн берсе икенче көнне икенчесе барып, бер Гөлфия белән генә очраша икәненә ошандыра алганнар, мөмкин ул ике кыз белән очрашканын сизгәнәндердә, тик аны бер алла белә.

    Күрше кызлары, төштән соң килергә шандырып өйләренә киттеләр, Румия әбисе белән икәүгенә калдылар, Кадрия әби онокасыннан шәһәр хәлләрен сорашты, гимназиядә нинди фәннәр укытканнарын сөйләтте, Румиянең татар телен ничек үзләштергәне сынады.

    Румия әбисе белән татарча гына сөйләсәдә, Кадрия әби онокасына татар телен сыеграк белгәнен әйтте.

    Мин әбием татар телен 4, 5 гә генә укым, ә син үзең татарча дөрес сөйләмисең, бездә мәктәптә эт диеп өйрәтәләр, ә син гел кочык диеп сөйлисең.

    Юк балам бездә дә эткә эт диеп әйтәләр, ә кочыкка кочык дияләр.

    Мисал өчен бездә дә, бөтен татар дөньясындагы көбек.Эт өрер—бүре йөрер.Этнең бәхте булса, пичтә белен яна.Этнең койрыгын киссәң дә куй булмый.

    Ә кочык ул махсус үрчеткән сугыш эте!.

    Кайчандыр безнең бабаларыбызның, бабаларын, Әби патша, заманында Казан губернясыннан, йомышлы татарлар итеп Кара үзән елгасына җибәргәннәр.

    Безнең авылны йомышлы татарлар тоткавыл итеп Кара Узин кордонында төпләгәннәр.

    Авыл тирәсендә бүреләрдә, кораллы дошманнарда җитәрлек булган, бабаларыбыз көн саен диярлек сугышкан, көтмәгәндә һөҗүм иткән дошман кулыннан Һәләк булганнар, шуңа күрә үзләренә ярдәмче булырлык җанвар үрчеткәннәр, ана этне ата бүре белән өйләндергәннәр, бүре белән эттән булган балалар эт көбек өрмәгән, зурлыгы белән бүредән дә зур ускән, иң мөһиме хуҗасына тугрыклы булган.Кочыкны бала чакта ук җайдак янында йөрергә өйрәткәннәр, ул бер кайчанда ат алдысына чыгарга тиеш булмаган, ярнең өзәнкесен узмаган, тик җайдак дошман белән бәрелешеп сугышырга тотынгач кына, дошманның атының астына кереп ямызын казык тешләре белән йөзгән, ат ул җәрәхәттән аяк өстеннән егылган, дошман җәяү торып калган, әсирләнгән, я үтерелгән.

    Аннары кочык булган йортка, бүре кермәгән, кочык алалмаган бүре булмаган далада.Дошманнар да кочыклы җайдакларны урап үткәннәр, якын килмәгәннәр.

    Махсус кочык асравычыларга халык кут(и)рилар диеп әйткән, аларның варисларын әле дә шулай атылар.

    Якшы кочык бер яшлек ат тайчыгы хакы торган.Безнең якларда эт сирәк, бөтенесе диярлек кайчандыр сугыш этеннән булган тохым.

    Кай берләре колагына бассаң да өрми, тик йортка җибәрми.

    Ярый балам әйдә өйгә узыек.Әбием хәзер Гөлфия белән Гая килергә тиешләр, алар төштән соң киләбез диеп шандырдылар.Юк балам алар бөген килми.

    -Ник?

    Мәрҗәннәрен бөтен авылга күрсәтеп чыкмыча өйгә кайтмый алар, тиздән кич, көтү кайтыр вахыт, Моксинә аларны бер кайдада җибәрми, көтү вахыты.

    Шулай әбисе белән сөйләшә—сөйләшә кичне җиткерделәр.Кояш баер алдыннан елгадан кандала үләненең исен ияртеп салкынча һава кутәрелеп ачык тәрәзәләрдән өйгә керде, көн буе өйдә торган эссе һава кайдадыр чигенеп, өй эченә хуҗа итеп елгадан күтәрелгән салкын һаваны калдырды.

    Әбисе Румияне яткырырга диеп чебелдек таккан түшәк янына килгәч, әбием минем сиңа бер соравым бар.Соравың булса сора.

    -Син, Дию пәрие һәм Айтулы, дигән әкиятне беләсеңме?

    Ишеткәнем бар, Җамали бабай сөйләгәнен тыңнаган идем бала чакта, бөтен әкияте ядемдә юк, тик ахыр төшен оноталмым, кызганыч хәл.

    Бабай сөйләгәнчә Бөгдә тавы итәгендә Айтулыны дошман ягына күчкән бер сатлык җан баты* очлы ук белән, җәядән атып үтергән, дию пәрие аның мәетен, тау мәгәрәсенә алып кергән, шул көннән соң кырык көн үткәч, Айтулының өрәге ак ат өстенә атланган килеш, Бөгдә тавы әйләнәсендә, тоз күле өстендә төн буе, таң шәүләсе беленгәнчегә кадәр йөри имеш, шул вахытта кайдандыр җил чыга һәм тау җәягендәге таш кәрәздә әллә нинди дәү габой тавышы чыгарып көй уйный әлә җырлый, ул хәл Айтулының каберен табып ясин укыгач кына бетәр дигән иде бабай.

    -Әбием, ә Айтулының каберен эзләүче булмаганмы?

    -Булган балакаем, аның сөйгән җигете Касым Болгардан кайткач озак вахыт Бөгдә тирәсендә йөрегән, тик мәгәрәләргәдә керәлмәгән тау өстендәдә берни тапмаган, шул кайгысына тузми курай ясап, курайда уйнаган, җил таудан чыгарган көйне, Касым көе диеп атылар, тирәдәге татарлар.

    Ярый балам ят йокла.Өйдә елгадан күтәрелгән саф һава, сиңа яңа җирдә якшы төш күрергә юрар.Румияне яткыргач Кадрия әби, үзедә бүлмәсенә кереп яты.

    Өй тынды, чикерткә тавышыда ишетелмәс булды.

    Румиягә йокы аралаш Агишның тавышы ишетелгән булды, ул йокысыннан уянып, күзләрен ачса, ул яткан бүлмәдә караңгы, тик тәрәзәдән генә ай яктысы өйгә керә һәм ай яктысында, ул тәрәзәгә карап торган Агишны күрде, йөзе күренмәсәдә, тавшы чыкмасада бу тәрәзәгә карап торган кеше Агиш икәннегенә һичтә шикләнмәде.

    Агиш аны урамга чакырды, Румия өйдә утны кабызмыча гына ишеккә табан узды да, йортка чыкты, коймадагы ян капка аша Агиш янына урамга юнәлде, аның урамга чыгуын Кадрия әби күрәсең тоймады.

    Румия авызын ачып, бер сүздә әйтмәде, тик Агишка якынайган арада, ни нәрсәгә төн уртасында мине борчып йөриләр, диеп кенә уйлап алды.

    Шул уйлавы җитә калды, Агиш анарга авызын ачмый җавап бирде.

    -Мине Дидә сиңа җибәрде, сезнең планетагыздагы, безнең, Рәисләр киңәшмәсенең, башлыгы Угун, Дидәгә шелтә ясаган, сине бер ниндидә саклану җайланмалары белән тәкмин итмичә, ялгызыңны, читкә җибәргән өчен, чөнки аның әйтүе буенча, кара ярмалар, сине эзләргә тотынганнар инде.

    Алар үзләре скафандерсыз ракеталарыннан чыгалмасаларда аларның махсус йөкләмәләр үтәвече андроедлары бар, ул андроидлар аларга куелган программа буенча кирәк кешене җир шарының кай җирендә булсада, эзләп табалар, эзләп тапкач я юк итәләр, я үзләре белән алып китәләр.

    Андроидлар кешене йөрәк тибешенең калкынуыннан эзләп табалар һәм аларга куелган фотон мылтыгы белән кеше йөрәген туктата алалар, бер нинди дә эз калдырмыйча.

    Агиш ә нигә үзләре кара ярмалар карапларыннан чыкмылар?

    Аларда Румия җирдәге бактерияләргә, вирусларга имунетет юк һәм булалмыйда, хәттә җирдәге кеше аларның ракеталарына скафандырсыз үтеп керәлсә, аларга үлем.Шуңа күрә алар җир шарында эш итү өчен бионик кешләр кулланалар, тышкы кыяфәте белән җир кешесеннән бердә аергысыз булган роботлар.

    Мин сиңа ак алтыннан ясаган алкалар, беләзек һәм мәрҗән китердем, син аларны хәзер үк алкаларыңны колакларыңа так, мәрҗәнне муйныңа ә беләзекне суң кулыңа ки һәм бер кайчанда алардан айрылма.Алар синең йөрәк типкән тавышының, калкыну ешлыгын калканнарлар, андроидлар сине табалмасын өчен.

    Румия алкаларында, беләзекнедә Агиш кулыннан алгач ук, беләзекне сул кулына киде алкаларын колакларына такты, мәрҗәнне муйнына тагарга Агиш булышты.

    Бер кайчанда авызын ачмаган Агиш, авызын ачып анарга карап торганыннан, Румия алтын әйберләрнең ифратта затлы һәм матур булуларын, анарга килешеп торганныкларын аңгарды.

    -Агиш бу ни чын акалтынмы?

    Румия бу әйберләр барыда акалтыннан ясалган, махсус ысул белән, алар синең тәнеңә тиеп торганда, синең өстеңдә һәм тирәңдә электрон чатыр барлыкка килә, ул чатыр булганда кеше эзләргә җайландырылган эзләгечтә сине табалмаячак.

    Әгәрдә инде читтән тыш хәл була калса, кара ярмаларның андроидлары сиңа якынайса, менә сиңа кадавыч, аны чәчеңә кадап йөрет, йокларга ятканда да, алкаларыңны да, беләзегеңне дә һәм мәрҗәнеңне дә салма, ә чәч кадавычыңны кайда да, яныңа куй.

    Бу әйбер чынында фотон мылтыгы, калын ягын учыңда кысасыңда, аның нечкә очыннан көчле типкенле фатон агымы чыга, ул агым типкененең көче, бионик роботны эштән чыгара, чынында юк итә.Ул фотон тапкырлагычы тик синең кулыңда гына эшләргә җайланган.Кешеләргә каршы кулланма, кеше үлә бер секунта.

    Тик ул кадәргә тике эш барып җимәс диеп уйлым.

    Алар сине әлдә хәзер ук эзләмәсләр, эзләсәләрдә табалмаслар, аларда синең йөрәк тибешеңнең ешкыны юк.

    Агиш, ә син ничек мине таптың һәм нәрсәдә килдең?

    Мин автоном орбитасыз очала торган әйләнгеч очкочта килдем, мә күзлекләр ки дә өскә кара, бу очкыч әлкән диеп атала.

    Чында, Румия Агиш биргән күзлекләрне киеп, башын күккә таба күтәреп караса, алар өстендә ук, бер—ике метр биеклектә генә, ул үзе очкан очкычтан бик азга гына зурлак очкоч, әйләнчеген әйләндереп бер тавышсыз, һавада әселенгән килеш, торганын күрде.

    Ә ничек мине таптың?

    -Дидә әйтте, кайсы авылда син буласыңны, мин аның авылың турында каян белгәнен сорамадым, ә синең йөрәк тибешеңнең йышкыны компьютерда бар, авыл өстенә чыккач ук, синең кайда икәннегең мониторда күренде.Ә калганын беләсең.

    -Агиш син миңа әйт, мин очкан очкыч, ничек диеп атала, мин сорамадым, ә сез әйтмәдегез.

    Син очкан очкыч арбан диеп атала, дөресерәге орбит—арбан.

    Ярый Румия сау бул, мин киттем диде дә, кулындагы куш уймак зурлыгында булган әйбердәге төймәгә басты, әлкән җиргә тияр—тимәс биеклеккә төште, янтыгыннан капкач көбек өскә ачыла торган ишеген ачып, Агиш кереп утырды һәм шул ук минутта Румиянең күзеннән югалды.

    Румиянең колакларына Агиш әйткән сүзләр генә җитеште.Сау бул буй кыз, сау бул.

    Румия бер ни булмагандай, урынына кереп ятты, кадавычын түшәк янындагы урындыкка куйды.

    Иртә әтиләренең китәргә җыенган мәшәкатларыннан уянды, өй тулы пәрәмәч исләре, тормаган җиреңнән торорсың, диеп уйлап, урыныннан торып тышка чыкты, анда бакчада өстәл өстендә, әбисенең әлдә кияүгә чыкканда үзе белән алып килгән җиз самовары, кечкенә бер, юлыннан адашкан паровоз кебек, оялып кына ыжылдап, төтәп тора.

    Румия кул югычта тиз генә бит—башын юдыда, өстәл артына барып утырырга җыенган җиреннән, койма янында ускән күнәяк янына килеп, аның яфраксыз сабакларында урнашкан зәңгәр чәчәкләренә сокланып карады, ул һәр җәй килгән саен бик иртә торса гына, күнәяк чәчәкләрен ачык килеш күрә ала иде, әбисе әйткәнчә, ялкауга күнәяк чәчәген күрсәтми.

    Әбисе чаба йөреп, сумкаларга, әрҗәләргә авыл байлыкларын тутыру белән мәшгул.

    Ниһаят сумкалар, әрҗәләр, капчыклар машинага төялде, барсыда өстәл артына утырышты.

    Бер кем дә Румиянең колагындагы алкаларын, кулындагы беләзеген иң кызыгы ялтыр—елан көбек ялтрап яткан алтын мәрҗәнен күрмәде.

    Әтисе белән әнисе, берәр чокыр чәй эчтеләр дә, саубуллашып, Румиягә әбисен тыңнарга кушып, ялгыз су коенырга йөрергә тиеш төгелен исенә төшереп, китеп бардылар.

    Һәр ел абысы белән килә иде Румия авылга, ә боел абысы каядыр укырга керергә дип, шәһәрдә калды.

    Башка еллардагы көбек аның артыннан карап, алай эшләмә, болай ярамый диеп ырнып йөрүче булмаячак, шуңа күрә Румиягә үзенә бик сак һәм тәртипле булу кирәклеге, аңлашыла көбек.

    Дус кызлары белән аралашып, җәйге көн нинди озын булсада бик тиз үтте, күрше кызлары өй алдындагы, өрәнгеләр күләгәсендәге утыргычтан тороп, тиздән көтү кайта диеп, өйләренә киттеләр, Румия өйгә керде.Кергәч ук компьютер артына утырсада, тугыз киртә аша өйгә кергән шөпшә, анарга компьютерда эшләргә бирмәде, тик әбисе белән икү генә, бүлмәдән куып чыгара алдылар.

    Компьютерны эшләтеп җибәргәч үк, Дидә чыкты, я ничек ял итәсең, матур кыз?

    Румия барында аның белән ни булганнарын сөйләп бирде, әбисеннән ишеткән әкиятнедә сөйләде, Дидә бу юлы, үзе аргы көнне сөйләгән әкиятне кабатлатмады.

    Без кай җирдә туктап калган идек Румия?Яу артка чигенә.Дөрес әйтәсең, онытмагансың.

    Яу артка чигенә.Бөгдә тауы ягалый, җәрәхәтләнгән яу ирләренең, ыңгырашуы, имгәнгән атларның кешнәве, үлгәннәр арасында, әлдә җан бирәлминчә яралылыларның җазалануы, коткарыгыз ярдәм итегез диеп кычкырулары, Айтулыны куркытты гына түгел, акылдан язырлык дәрәҗәгә җиткезде.

    Бәлки тере калган яралы татарларга ярдәм итә алырмын дигән уй белән, тораташ артыннан чыгып ике—өч адым гына атлап өлгерә, ташбака рәвешенә китрелеп изелгән сугыш филе, әрҗәсеннән ни сәбәпледер тере калган дошман укчысы, җәясен тартып, артык төзәминчә Айтулыга ата, ук Айтулының муйнына тия, кан чыга, кан артыннан җаны чыга, Айтулы шаһит булып илен яклаганда үлә.

    Ялмашайтанның гаскәре әллә ни артка чигенми.

    Дию пәриеннән, ул басып торган Бөгдә кырыеннан йөз адым арасы калдырып, яңадан аның өстенә ябырылырга анык булып туктап кала.

    Бик азга гына сугыш кырында, тынлык урнаша.

    Дошман гаскәренең атакага аныклануларын күрсәтеп карнай, быргы тавышлары сугыш барабаны, дундуклар тавышы белән бергә кушылып һөҗум итүчеләрнең гайрәтен арттырыга тиеш булып яңгырый, тик җәяүле гаскәрдә, атлыларыда беренче сафлар ничек изелгәнне күргәннәр, баскан җирләреннән кузгалмыйлар.

    Анча кояш шакты ук күтәрелеп өлгерә, һава кыза, ачык далада торган гаскәр, хәрби киемнәрдән булганга, эссе кояш астында тиргә бата.

    Мәсәлә чишелмәс булып күренә, тик шул вахыт туктап калган сугышчыларның арткы ягыннан, катасыннан** һавага кояш астында ялтырап торган ифратта зур тимер каврылы кош күтәрелә, ул шул хәтле дәү, аның күләгәсе Бөгдә тавын тулаем яба, авызыннан кара төтен бәреп, ут ялкыны ургылып—ургылып чыгып, ул очкан биеклектән җиргә җитеп, яңа гына тернәкләнеп килгән әремнәрне, типчакларны яндыра—яндыра Бөгдә тавы өстенә килеп җитә.Дошманнарыннан тау артына посып торган дию пәрие, тимер кавырсынны кошка әверелгән ялмашайтан, тау итәгендә торган Али Үтәшне авызыннан чыккан ялкын белән коендырып, тере килеш яндырып җибәрүенә, чукмары белән селдәнеп, ялма шайтанга сугып, аның тимер каврыларын чәчрәтеп очыра, тимергә тимер сугылган тавыш тирәдәге тере җаннарга колак тондыра.

    Тимер каурылар гына түгел, чукмардан да чуен кыйпылчыклары тирә якка оча, очкан тимер кавырсыннар, чукмар кыйпылчыклары тау җәягенә барып бәрелеп, тимер керәчәләр көбек, кайсы нинди зурлыкта һәм тирәннектә базлар ясый, тау җәяге бер мизгел эчендә әллә нинди дәү йөзәр метрга сузылган таш кәрәзгә әйләнә.

    Бөгдә тавы кара төтен астында кала, тирә якка өтек исе тарала, ялмашайтан дию пәрие аны чукмар белән орган арада, аз булсада дию пәрие өстенә ялкын җибәреп өлгергән, дию пәриенең ал ягыннан йоны өтелеп, шәрә калган, сизәрлек китекләнгән, йөз потлык чукмарын селкеп, башын һавага табан күтәргән килеш тауның төн ягына, биегрәк ягына ышыкланган килеш, дошман яуын көтә, тик яу урынында тора бирә.

    Ә ялмашайтан бу бәрелештән соң, авыр бик авыр гына булсада һавага, дию пәриенең чукмары җитмәс биеклеккә күтәрелеп, гаскәре өстеннән Бөгдәгә табан, кояш астына, дию пәриенә аның якынайганын күрергә кыенлаштырып, өстән аска, кабат һөҗүм ясый.Икенче тапкырда ялмашайтанның һөҗүме нәтиҗәлерәк булып чыга, дию пәриенең чукмары ялмашайтанның койрык очына гына эләгеп, анарга зыян китерминчә генә, тау итәгендә торган тораташка сугып аны тау эченә кертә, ә ялмашайтан сул аягының тырнакларн дию пәриенең маңгаена батырып, дию пәриенең кашын йөзеп ала, маңгаеннан аккан кан диюның күзен каплый, авыртуыннан дию пәрие кот очкыч тавыш белән акырып җибәрә, аның үкерүеннән куркып якынаеп килгән яу туктап кала.Дию пәрие уң кулыннан чукмарын җибәрмичә, суң кулы белән ялмашайтанның аягыннан тотып алып, кизәнеп тимер каурылы ялмашайтанны тау ашалый олактырып җибәрә.

    Ялмашайтан сау аягына канатлары белән булышып таудан сары булакка табан шуышып китә.

    Дию пәринең җәрәхәтләнгән маңгаеннан тау чиген кызыл төскә буяп каны ага.

    Дию пәрие яралы булуга карамастан, аның өстенә ябрылып килгән дошманны җиңеләя төшкән чукмары белән каршы ала, яу чукмарга каршы әмәл тапмый кире чигенә.Тау янында, тау булып, дошман гаскәренең, шактый өлеше ятып кала.

    Кич җитә, караңгы төшә, сугыш туктый.Бөгенгә Румия була, иртәгәгә тике хуш сау бул.Сау бул Дидә.

    Искәрмә.
    Баты* - калёный наконечник стрелы.
    Ката** - тыл.
    Верхазовка.6.03.13.


    (дәвамы)
    Валит Ильясов
    сказка на татарском языке.






    ← назад   ↑ наверх