• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Валит Ильясов

    Гөлсу

    (шигырьләр)

    Эчтәлек

    Мәктәп
    Узгынчы
    Кала юлы
    Сяпай нияте
    Раббыма
    Таң
    8-март
    Кан
    Балага
    Сәрвәр
    Вата таем
    Йөзем
    Казанга сәфәр
    Яклаучылар
    Ара күл
    Мишәрәтләр
    Кәпәч
    Сабый
    Кәҗә
    Гитарачы
    Низамига
    Сөйгән җарым
    Көнбагышлар
    Шоморт
    Таш салу
    Оренбург шәле
    Сиңа
    Казанда көз
    Кыш бабай
    Җирән кызый
    Футбол
    Сәгать
    Каспий дулкыны
    Ни нәрсәгә
    Сабантуй
    Кубыз
    Гөлсу




    Мәктәп

    Күпне күрдем үз гомремдә,
    Күп имтихан.
    Бәндәсенә зур таләбе,
    Кырыс җиhан.
    Укытучым биргән белем,
    Итте ярдәм.
    Мәктәбемә рәхмәт укым,
    Мин чын адәм.
    Бар белемнең нигезе була,
    Шушы мәктәп.
    Hәр вахытта йәттә тоту,
    Аны кирәк.
    Мәктәп җаны булып тора,
    Укытучы.
    Яктылыкка, иркенлекә,
    Юл куючы.


    УЗГЫНЧЫ

    Арбамда искергән ,атымда карт,
    Минем бараторган җиремдә ят.
    Үземдә мин инде байтак яшим,
    Кардәш күп булсада ,җаным ятим.
    Чыдар атым, сәфәр тәмамларга,
    Тетелмичә түзәр ,иске арба.
    Йөрермен мин әле юлчы булып,
    Җитмәс әле азак, вахтым тулып.,.


    КАЛА ЮЛЫ

    Кала юлы кайда дисең,
    Кала юлы бурлы аша.
    Мине читтә ташламагыз,
    Минем көңлем адаша.
    Сырттан ,сыртка төшә менә,
    Калага барган юллар.
    Гел синең турындагына,
    Башыма килгән уйлар.
    Калага барган чагымда,
    Белмәдем каласымны.
    Гоняхсыз нисез булсамда,
    Тамугта янасымны.
    Ят җирләрнең бердә юктыр,
    Тамугтан аермасы.
    Гоняхлы булсамда кадир,
    Илемнән аермачы.


    СЯПАЙ НИЯТЕ

    Сяпай күрше боел сугым суйгач,
    Өйләнергә ахры ниятли.
    Дәргач базарыннан алган кастюмнарын,
    Фасонына китереп эрәтли.
    Кәнтәй апа күрше Сяпаема,
    Кәлюк, Мәрзыясын димләгән.
    Кәлюк бабай, Сяпай сорасада,
    Мәрзыясын аңа бирмәгән.
    Бирәм дигән ,әгәр машинамны,
    Машинамны минем ясасң.
    Тәмәкеңне ,безгә харамбулган,
    Аракыңны балам ташласаң.
    Мин ишмәдем ,сүз биргәнди Сяпай,
    Кәлюкларга артык бармаска.
    Мәрзыясын үзе китерсәдә,
    Хатын итеп үзенә алмаска.


    РАББЫМА

    Я, Раббым сиңа җитмәде,
    Укыган догаларым.
    Шуңадыр ,гадәттәгечә,
    Алдынгы булалмадым.
    Уздылар ,таптап киткәндәй,
    Бер бөҗәк яралгысын.
    Я ходам нәрсә өчен мин,
    Дөняга яралдым соң.
    Юк сүзем каршы әйтергә,
    Мин рыза биргәнеңә.
    Көңлемдә нәрсә булганын,
    Син генә белгәнеңә.


    ТАҢ

    Елга өстенә томан күтәрелгән,
    Әрем исе борын кытыклый .
    Су анасы кызы ахры йоклый,
    Мондый матурлыкка кызыкмый.
    Бик азгына вахыт үтеп алыр,
    Җил таратыр томан пәрдәсен.
    Әлеге кояш ,безнең иске таныш,
    Ул яктыртыр дөня сәхнәсен.
    Тик әлегә томан тора бирә,
    Сайры тургай ,оча күбәләк.
    Табигатның иртә уянганын,
    Көтеп ала hәрбер күзәнәк.


    8-МАРТ

    Март бәйрәме ирләр көне төгел,
    Хатын—кызлар көне ахирәт.
    Я бүләген ,я чәчәкләр алып,
    Хатын—кызны котларга кирәк.
    Синнән бүләк көтөп торучыга,
    Әллә нәрсә алып бирерсең.
    Бүләк төгел сине күргәч кенә,
    Аның шатланганын белерсең.
    Бәйрәм сәбәп ,кабат күрсәтергә,
    Кемгә ничек синең карашың.
    Кайчак җитә йомшак сүзең генә,
    Дәваларга йөрәк ярасын.


    КАН

    Кемнәр каны ага минем тамырларда,
    Кем калдырган миңа үз канын.
    Кем уйлаган җаны чыккан чакта,
    Кала диеп җирдә үз каным.
    Әллә ничек авыр булгандада,
    Кан оешмый тамырларымда.
    Алар киткән тик аларның каны,
    Калды минем тамырларымда.
    Явыз дошман күпме тырышсада,
    Йозәлмәгән нәсел җепләрен.
    Исрек хуҗа кат-кат җибәрсәдә,
    Безнең өскә шакшы этләрен.
    Без яшибез җирдә, бездән соңда,
    Күп гасырлар яшәр татарлар.
    Мин ошанам мин киткәннән соңда,
    Без яшибез диеп язарлар.


    БАЛАГА

    Оло имтихачы фани дөня,
    Яштән белем эзлә, надан булма.
    Җебемә салынып,---йөре уяу,
    Яшәү җитди нәрсә ,төгел уйнау.
    Дәрәҗәле бул син ,үз-үзеңә,
    Тик якшыдан күрен ,чит күзенә.
    Көчең җитсәгенә ,узыш, ярыш,
    Алдадылар диеп итмә тавыш.
    Алдан беләлмисең, кем җиңәсен,
    Беркем белә алмый ,ни күрәсен.
    Гомер агуына үзеңә таян,
    Җиңүчене генә зурлый заман.


    СӘРВӘР

    Сәрия апа саулармысыз,
    Яхшы төн кундыгызмы.
    Бик иртә килмәдеммикән,
    Чәй эчеп булдыгызмы.
    Уз-уз таем ,әлә кайчан,
    Безнең торганыбызга.
    Чәйләргенә кайнатмадык,
    Бары бар алдыбызда.
    Пәрәмәчә итле күзле,
    Кәпестәле кыстыбый.
    Мин үзем эштә булсамда,
    Мине бит кызым сыйлый.
    Бик яхшы булган кызыгыз,
    Бик матур Сәрвәрегез.
    Ничә кат сорап йөресәмдә,
    Кияүгә бирмәдегез.
    Нәфсеңне сузып йөремә,
    Сәрия Сәрвәренә.
    Әлдә елда үткәне юк,
    Марҗа өйләнгәнеңә.


    ВАТА ТАЕМ

    Вата таем ,җәеп күмәч пеште,
    Атлап торган маем ,улда төште.
    Утырда капкала ,көңелеңне ач ,
    Апаң була тороп ,йөремә ач.
    Ваня җизнәң килә ,ахры өйгә,
    Тагарсың бишмәтен, алып чүгә.
    Ни нәрсә әйтсәдә, ярый диен,
    Яшәрбез ничектә ,табып имен.
    Тирә күршебездә безнең яхшы
    Кил зинhар бер сүздә әтмә каршы.
    Бабаңның кемнеген алар әйтер,
    Бөгенгә иншалла ,тыныч шөкер.


    ЙӨЗЕМ

    Бакчада үсә йөзем,
    Күптән утыртым үзен.
    Капкара җимешләре,
    Куш йодрык тәлгәшләре.
    Килегез кардәшләрем,
    Кисәрмен тәлгәшләрен.
    Кара йөзем---йөзем ак,
    Сез килгәнгә мин бик шат.
    Балдан татлы җимешләр,
    Сыйланыгыз кардәшләр.
    Күчтәнәч булсын сезгә,
    Йөземем үзегезгә.


    КАЗАНГА СӘФӘР

    Почтовый-багажный Волгоград-Казань,
    Мин шул поезда, Казанга барам.
    Башкага юк билет, алалмадым,
    Бүтән олау эзләп табалмадым.
    Инде ни әтсәңдә баш калабыз,
    Иртәме соңмы ары бер барабыз.
    Җигет чагым әле, бик яш үзем,
    Хәрбер матур кызга ,төшә күзем.
    Вагонга утыргач, собхан алла,
    Шул купеда тагын өч кыз бара.
    Киенеп утырганнар ярым шәрә,
    Авыл җигетенә инде бу мәсхәрә.
    Икесе кара чәчле ,берсе җирән,
    Нинәрсәгә утрам уйлап тирән.
    Көңелем суфлер көбек, миңа дәшә,
    Бу хатле кыз бердән сиңа ни нәрсәгә.
    Ятта йокла җигет эчеп чәен,
    Кызлар үз аралый табар җәен.
    Казанга барам дип ,әйттем вагончыга,
    Кызларда ахрысы анда чыга.
    Вагон түти дигән ,татар хатны,
    Өч-дүрт кабат булыр, сакал асты.
    Каридордан килә сыяр-сымас,
    Бер тавыктан апай ашап туймас.
    Тәгәрмәчләр тавышы дыңгыр-дыңгыр,
    Бәлки кайсысыда яхшы кыздыр.
    Тик Казанга миңа бару кирәк,
    Ә бөгенгә инде түссен йөрәк.


    ЯКЛАУЧЫЛАР

    Ватан яклаучылар көне,
    Бәйрәме кичә иде.
    Сугыштан кайткан карт—коры,
    Бары берничә иде.
    Авылдан күбәү киткәннәр,
    Алмания сугышына .
    Аларны итеп керткәннәр,
    Аждаhа сулышына.
    Бары бер тере калучы,
    Табылган сирәккенә.
    Күбенә күмү кагызын,
    Биргәннәр өйләренә.
    Кайсының кайда кабере?
    Кайда соң зиратлары?
    Кырылып калган сугышта,
    Авылның ир-атлары.
    Устергән бала—чаганы,
    Тол калган хатыннары.
    Авырмы булган аларга?
    Кем сорап торган аны.


    АРА КҮЛ

    Ара күлдә су ярлардан чыккан,
    Суда калган иске камышлар.
    Су өстендә ак җилкәннәр булып,
    Йөзеп йөри парлы аккошлар.
    Күлнең күрке булып бөгенгегә,
    Акчарлаклар белән ярышып.
    Ара күлнең көмеш суларында,
    Аккош уйный пар-пар кавышып.
    Күптә үтмәс камыш үсеп чыгар,
    Төнбоеклар чәчәк атарлар.
    Күлгә хуҗа булып төне-көне,
    Җырын җырлар күлдә бакалар.
    Челән кызы,басып бер аякка,
    Бака аулап ,көндә сыйланыр.
    Нәтиҗәсе булып яшәүенең,
    Челән җигетенә туйланыр.
    Тик мин hаман ялгыз ,йөри бирәм,
    Яз булсада ,көзләр җитсәдә.
    Бар кошларны җылы якка куып,
    Төнге яктан җилләр иссәдә.


    МИШӘРӘТЛӘР

    1.Йолдызлыклар күктә ,бары таңга таба,
    Кузгалып урныннан, яңа урын таба.
    Тимер казык кына үз урнында тора,
    Аңа карап кына юлны табып була.
    2.Яз килде, синдә килеп китәрсеңме,
    Килгәчтә безгә тике җитәрсеңме,.
    Тап вахыт эзләп кара ,күңелеңдә,
    Юкмы мин, калмаганмы бер җирендә.
    3.Иртәгә апрель килер ,чын яз туып,
    Елгадан сулар агар, болыт юып.
    Җылы җил, иреннәргә каглыр килеп,
    Кинәттән ,уй кузгалыр бу син диеп.
    4.Исәпкә генә төгел сангада бул,
    Сине манкортлавычыга куйма hич юл.
    Кягазгә яз ,үзең татар диеп,
    Дәшә калса сиңа ,кемдә килеп.
    5.Зәңгәр су булып күренә,
    Мәрәкән түбәләре.
    Гөлгә карым ,сине күрәм,
    Күңелем күбәләге.
    6.Ак колаклы куян уйный,
    Талның күләгәсендә.
    Җанием кеше буласың,
    Миңа өйләнәсеңдә.
    7.Качканда алла ди ,куган да алла ди,
    Ялвара ходайга.
    Беребез куып ,беребез качып,
    Яшибез шулайга


    КӘПӘЧ

    Төш кебек кенә хәтеремдә,
    Яхшы вакыга көңелемдә.
    Мин әле бик кечкенә чагым ,
    Күз алдыма килә ,тагын ,тагын.
    Әбием алып килгән миңа кәпәч,
    Мин инде зур булдым аны кигәч.
    Үзедә шатлана багып миңа,
    Кочып, кочып ала мине куенына.
    Зур үсәрсең ди балам ,булырсың дәү,
    Ядеңдә калсын торганыбыз икәү.
    Син минем азиз баламның баласы,
    Минем ди күз нурым ,йөрәгем парясы.
    Кызыллык китермә атаңның йөзенә,
    Төшермә тап үзеңнең исмеңә.
    Харамга кул сузма, эшләп аша,
    Эш белән иркенлек йөриләр янаша.


    CАБЫЙ

    Үзе тороп баскан сабый бала,
    Куллар җәеп, анасына бара.
    Үзе курка кебек, тик шулай да,
    Адым саен якыная ара.
    Анасының күзләрендә яшләр,
    Ул да курккан ,ул да шатлана.
    Тәүге адымнары баласының,
    Аңа багып ана соклана.
    Тәй-тәй йореп киткән ,нәни бала,
    Курку тышауларын йөзәлгән.
    Бик бәләкәй генә булсада ул,
    Чын кеше дип үзен сизәлгән.


    КӘҖӘ

    Зари әбинең, бар бер кәҗәсе,
    Әби кәҗәне күптән үстерә.
    Бәйрәм көннәрне кәҗәне хуплап,
    Кара бодайдан ботка пешерә.
    Нигенә салмый әби боткага,
    Төрле-төрле тәмнәткечләр.
    Шул хатле тәмне ботканың тәме,
    Төгел кәҗәсе ашар кешләр.
    Әби кәҗәнең дөбөтен тарый,
    Күрә көңелен бирә ботка.,
    Дөбетен сата, акчага бата,
    Тотмый кәҗәне юкка бушка.


    ГИТАРАЧЫ

    Бер тирмага кабат ,кабат уйный
    Тар тыкрыкка качкан гитара.
    Көңелләргә ятыш уйнаганы,
    Тик куренми күзгә –ояла.
    Чык урамга димен, иштәсеңме,
    Күрсен халык гитарачыны.
    Иштеп кенә түгел күреп белсен,
    Гитарада уйнавычыны.
    Гитар кылларына чиртә—чиртә,
    Үзенчәле көйләр чыгара.
    Яш усмернең моңга мохтаҗлыгы,
    Гитаралар тыңлап югала.
    Мин үземдә тыңлым ,көйләр таныш ,
    Тик яңгырый яңа аваздан.
    Бер тармаг булып ,көн күрешнең,
    Калышмаска уе заманнан.


    НИЗАМИГА

    Көмеш янында ,алтын булып,
    Диңгез ярында тора Баку.
    Тик минем сәфәр ары түгел,
    Минем ният Гәнҗәгә бару.
    Буйсынып ходайның әмренә,
    Барам дип чыктым Низами кабренә.
    Тик самолет утырды Бакуда,
    Барчасы өчен бик гади вакыга.
    Сүздә юк бик күркәм зәйтүнне Баку,
    Тик уем минем чинарлы Гәнҗәгә бару.
    Анда зур төрки, оло шәхес, бөек шаhир,
    Атагы чыккан Ильяс ,даhи бер ир.
    Ак мәрмәр кабер ташы булып тора,
    Әлдәдә яши Низами әткән йола.
    Кемдә кем килер баш ташыма,
    Мин ярдәм күрсәтермен анысына.
    Мин килдем Гәнҗәви каршыңа,
    Тез чүгәм hәм баш иям талантыңа.
    Кил зинhар кылсана син бер дога,
    Бирсен ходаем иркеннек халкыма.


    СӨЙГӘН ҖАРЫМ

    Кайда соң син минем сөйгән җарым,
    Кем куллары сине иркәли.
    Мин яраткан матур йөзләреңә,
    Кочып алып әле кем карый.
    Мин белмимен хәзер нинди көйгә,
    Нинди җырлар, кемгә җырлысың.
    Миң булган тәүге мәхәббәтне,
    Ялгыш булган диеп уйлысың.
    Әллә инде синдә минем кебек,
    Үз-үзеңә урын тапмысың.,
    Көтмәгәндә безнең айрылганны,.
    Хата икәннеген аңлысың.
    Бәлки синең кара күзләреңне,
    Үпкәләшү хисе чылата.
    Ефәк кебек чәчләреңнән сыпап,
    Яңа җарың сине юата.


    КӨНБАГЫШЛАР

    Син өйгә китәм дигәнгә,
    Озатып чыккан идем.
    Көнбагыш кыры ашалый,
    Мин алып барам дидем.
    Көн буе кырда йөредек,
    Чигенә чыгалмадык.
    Көн буе икәү булсакта,
    Үбешеп туялмадык.
    Без үбештек көнбагышлар,
    Оялып бөгелделәр.
    Бал кортлары, бал җиганда,
    Үбешкәнне күрделәр.
    Бер гоняхсыз ,саф мәхаббәт,
    Көнбагышлар эчендә.
    Шундый рәхәт бу бәхетне,
    Күрәммәллә төшемдә.
    Юк өнемдә булган хал бу,
    Син минем кочагымда.
    Икүләп бергә янабыз,
    Мәхәббәт учагында.


    ШОМОРТ

    Бер ап-пак чәчәк кебек, шоморт агачы,
    Каршымда тора кебек ,яз тантанасы.
    Яш килен баскан кебек, шоморт чәчәктә,
    Гел шулай торор кебек ,ул киләчәктә.
    Хич кайчан коймас кебек, шоморт чәчәген,
    Бик ерак белә кебек, ул киләчәген.
    Тәрәздән керер кебек ,шоморт ботагы,
    Диярсең ача кебек ,килен кочагын.
    Кемнедер дәшә кебек, кемнедер көтә,
    Тик ялгыз килеш кенә ,гомере үтә.
    Бер ап-пак чәчәк кебек, шоморт агачы,
    Каршымда тора кебек, яз тантанасы.


    ТАШ САЛУ

    Юл чыгам дип таш салдырдым,
    Динебез кушмасада.
    Күрше карчык кына салды,
    Тылсымчы булмасада.
    Кайсы ташы ,ничек төшә,
    Кайсысы ни күрсәтә.
    Ни буласын ни күрәсен,
    Барчасын ташлар әйтә.
    Бабам сугышка киткәндә,
    Кем соң таш салган икән.
    Ташлар яхшы күрсәтсәдә,
    Ник үлеп калган икән.
    Таш төгел ,әлчи бәрсәңдә,
    Күрәчәк килми калмас.
    Ходайдан изен булмыча,
    Бер адәм яши алмас.


    ОРЕНБУРГ ШӘЛЕ

    Оренбургның дөбет шәле,
    Ак кәҗә дөбетеннән.
    Мәхәббәт, җылы тарала,
    Аның hәр өлгесеннән.
    Кызлар җырлап җеп эрләгән,
    Узышып бәйләгәннәр.
    Шәлләр кемгә эләгәсен,
    Алныдан белмәгәннәр.
    Бер учка сыя чил шәле,
    Балдак ашалый үтә.
    Кем сөя, сөйгән ярына,
    Шондый шәл бүләк итә.
    Иңенә сала картларда,
    Ак шәле ,ак чәчләре.
    Син кемгә бүләк иттеңме?
    Исеңә төшер әле.


    СИҢА

    Хәр яңаны ясылар искедән,
    Буладыр бер, кушылып икедән.
    Тик җан бирә ходай, өр яңаны,
    Ул синеке ,тик син сакла аны.
    Аздырма көңлеңне ,тырыш яштән,
    Нәфсенең чиге юк, рөхсәт итсәң.
    Яманлык эшләмә ,тырышып кара,
    Начарны җиңәрсең ,тора бара.
    Акыл күбәйсәдә ,вахыт кими,
    Вахыт дигән нәрсә ,шәфкат белми.
    Бара-бара җаныңда таушала,
    Вахты җиткәч ,ходай кире ала.


    КАЗАНДА КӨЗ

    Яңгыр ява ,явар яумас ,Казанда көз,
    Сибәләгән яңгыр белән ,чыланган өс.
    Ярый әле салкын төгел ,түзеп була,
    Көз җиттеме сары төскә, чума дөня.
    Кашкарилар тоткан килеш, ап-пакларын,
    Мин эзлимен Казан буйлап, кыз урамын.
    Әллә инде тыкрыккына синең урам,?
    Телефоннан ничек әйтең шулай барам.
    Мин ашыгам, мин аптырым ,инде чабам,
    Максатыма мин ирешәм ,хәзер табам.
    Тик никтер юк ,нигәдер юк ,кыз урамы,
    Әллә инде бик масхарчы кыз булганмы?
    Ебенделәр кикрикләре чәчәкләрнең,
    Күз яшләре юа кебек ак таҗларын.
    Хава елый, миндә моңсу ,табалмадым,
    Нигә мине алдаганны аңламадым.


    КЫШ БАБАЙ

    Тиздән яңа ел бәйрәмен,
    Кыш бабай алып килер.
    Чыршы янында бүләкләр,
    Без нәниләргә бирер.
    Без җырларбыз без биербез,
    Кар кызы безнең белән.
    Кыш бабай яхшы ,тик безне,
    Алмый ул үзе белән.


    ҖИРӘН КЫЗЫЙ

    Күчте бер кыз безнең күршегә,
    Мәчеседә җирән, үзедә.
    Җирән генә төгел сипкеле,
    Җирәннәрнең иң кызыл төре.
    Кызыл алтын тосле чәчләре,
    Унбиш тирәсендә яшләре.
    Тирә юндә бетте тынычлык,
    Кайда китте мәңгелек дуслык.
    Малай—шалай туймы сугышып,
    Бер бересен йөри куышып.
    Ә кызыбз гүя фәрештә,
    Берни белми йөри имештә.
    Тынгы бозган җирән кызына,
    Анакасы багып кызына.
    Рәхәт булып китә үзенә,
    Үз яшлеге төшә исенә.


    ФУТБОЛ

    Бу уен эштән авыр ,сугышка тиң,
    Яштәрәк уйный идем, үземдә мин.
    Сүзем шул футбол турында бара,
    Инглизләр уйнап йөрегән эш ара.
    Татарда хәзер мавыга, футбол белән,
    Рубинны әйтәм, әйбәт уйный үзем күрәм.
    Каршы команданың изәләр мыкысын,
    Тик Курбан Бирдыев догасын укысын.
    Капкадар саклый үз капкасын,
    Онотып анасын hәм атасын.
    Эләктереп ала каеш тупны ,ике куллап,
    Бәргәләп җиргә шондук тибә аны юллап.
    Кычкыра җанатарлар ,керт, керт диеп,
    Бу каршы торган футболчыны өркет диеп.
    Я алда ,кыел ,чабыш, сикер,
    Туп дигәнне син капкага китер.
    Типтә керт ,чолбансын ятмәгә,
    Кертмәсәң уйнавың ни нәрсәгә.


    СӘГАТЬ

    Сәгат таккан вакзал каршысына,
    Ике үгыда миңа күренә.
    Үклар белән сәгат түгәрәге,
    Өлеш—өлеш булып бүленә.
    Бер зурая өлеш ,бер ягында,
    Бер ягында, бетә берчегә.
    Бер кындекка таккан ике үгы,
    Айрылада ашыга күршергә.
    Әле сәгат кем гомерен саный,
    Кемнең вахты беткән берчегә.
    Сәгат йөри түгәрәге буйлап,
    Туктаталмы аны берседә.
    Кайчан уйлым сәгатема карап,
    Тизрәк үтсен диеп бу вахыт.
    Ә кайчакта миннәгенә торса,
    Куяр идем сәгат туктатып.


    КАСПИЙ ДУЛКЫНЫ

    Күк гөмбәзе энҗеләре белән,
    Төнге Иделне чыннап бизәгән.
    Йолдозларның суда җемелдәвен,
    Без карыбыз икәү көймәдән.
    Идел ага, безгә кадәр аккан,
    Бездәнсоңда агар туктамас.
    Идел акса Каспий диңгезедә,
    Тулып торыр короп югалмас.
    Идел аксын өчен ,чишмә сулар,
    Кушла ,кушыла бергә җыела.
    Алар күмәк булгач чишмә көче,
    Каспий дулкынында тоела.
    Тау ,тау булып диңгез дулкыннары,
    Диңгез ягасына ургыла.
    Синең битне юган татлы сулар,
    Сине сагнып шулай тау була.


    НИ НӘРСӘГӘ

    Ни нәрсәгә миңа таң атулар,
    Ни нәрсәгә миңа бу дөня.
    Ни нәрсәгә гөлләр матурлыгы,
    Син булмасаң әгәр янымда.
    Синнән генә ярсып януларым,
    Алмагачлар чәчәк атканда.
    Синнән генә изге тойгыларым,
    Җылы яктан кошлар кайтканда.
    Син янымда булсаң ,кыш булсада
    Дөня матур дөня сөйкемле.
    Син янымда булсаң ,бу дөняда,
    Кирәк итеп сизәм үземне.
    Китә күрмә минем яннарымнан,
    Әллә нинди сәбәп чыксада.
    Мәхшәр җитеп ,гоняхларым өчен,
    Тамуг уты мине йотсада.


    САБАНТУЙ

    Җыелган Идел ярына,
    Саратов татарлары.
    Сабантуйга җыелганнар,
    Көч сынап караргамы.
    Сабантуйда бил алыша,
    Татарның батырлары.
    Кем җиңгәнен карап тора,
    Кызларның матурлары.
    Барчасында шатландыра,
    Сабантуй бүләкләре.
    Бербересен шунда таба,
    Яшләрнең зирәкләре.


    КУБЫЗ

    Кыз бала баскан урамда,
    Кубызда зымбылдата.
    Тын тора урам бар җанда
    Кубызны тыңлап ята.
    Тавышы ,көе, зыңлавы,
    Сыялмы урамнарга.
    Каядыр авылны чыгып,
    Юүнәлә далаларга.
    Далада гайнап кайтааваз,
    Җил белән аралаша.
    Диярсең кубыз тавышы,
    Килә гасырлар аша.
    Киләдә керә күңелгә,
    Үткәннән сәйлям булып,
    Миндә җырлымын ахырда,
    Җырлымын көңлем тулып.


    ГӨЛСУ

    Әй баладин баладин,
    Табып алдык даладин.
    Далада бала ятамы,
    Сорап алдык алладин.
    (Бишек җыры)
    Эшкә алындым үзем,изге ният белән,
    Ходай миңа биргән көч вә күәт белән.
    Ни кадәргә икән җитәр минем көчем,
    Язып тәмамнарга түзәрменме үзем.
    Менә бөген үзем мөмкиннеген табып,
    Кулларыма кәгаз, шарлы калям алып.
    Ни ишкәнне,яштә картлар сүләгәнен,
    Нинди ханга кемнәр ясак түләгәнен.
    Күпме булган монда,элек ат бәясе,
    Ничә пот ит биргән нар дөясе.
    Кемнәр безгә борон күрше булып торган,
    Кайда татар җәен ,ничек чатыр корган.
    Кемне сөйгән кызлар, кемнән бала туган,
    Чәченең хакы,чында,мәгре күпме булган.
    Барын теркәп бөген яттә калганнарын,
    Кадир ярдәм итсә,язам сезгә барын.
    Кысыр хыял hәрчак,хыял булып калыр,
    Изге эшкә ният,чакма ташны ярыр.


    Беренче әңгәмә

    Күчеп килгән бу якларга бик күптәннән,
    Мишәр йорты булып торган Әләзәннән
    Селәүдәндә күченешкән бире халык,
    Бик аз килеп,үрчегәннәр монда калып.
    Иң боронгы авыл булып яңа йортта,
    Бер бәхассыз саналадыр ул Алтата.
    Алты ата бире килеп тупланганнар,
    Авырлыктан,дошманнардан куркмаганнар.
    Бөгенгәдә бу авылның халкы кызу,
    Җиңел төгел ул халыкны җитеп узу.
    Күп халыкка бу далалар алтын бишек,
    Тик күченгән бу җирләргә кайсы ничек.
    Дүрт авлы бар татарларның дәргач якта,
    Берсе аның якын тора туртармакка.
    Туртармакка якын торган Илмин авылы,
    Калкан булып торган Илмин ул үз дәвре.
    Калкан булып калмыклардан,ногайлардан,
    Коро калмас өчен арышлардан,бодайлардан.
    Җәйләү кипкәч, үлән беткәч күчмә калмык,
    Куган малын игеннәргә,тарыларга,
    Татар инде бик тырышкан,үз байлыгын.
    Калмыклардан каршы торып араларга.
    Битсез калмык бимазалап авыл халкын,
    Кат-кат бозган ике яклы солох шартын.
    Шоноң өчен Илмин тоткан атлы дозор,
    Баяс тауның түбәсендә,чигәсендә.
    Ут кабынса Баяс тауда,бик зур учак,
    Авыл халкы күреп алган аны шулчак.


    ИКЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Сырт арасы җирдә бер тау тора,
    Бердән бер тау бу якларда Баяс була.
    Чигәсендә бик боронгы тирәк усә,
    Hәр адашкан юлын таба аны күрсә.
    Итәгендә Баяс тауның тоткан бума.
    Һәр вахытта ул су белән тулы була.
    Кемнәр тоткан ул буманы кем казыган,
    Кем анарга Сөңгел диеп исем куйган.
    Арифә әби сүли иде имештердә,
    Ханнар алтын күмеп куйган шушы җирдә.
    Кырык үгез тиресенә чорнаганнар,
    Ничек эзен югатырга уйлаганнар.
    Әсирләрдән шул буманы кордорганнар,
    Аннан ары Ибәт ханга кудырганнар.
    Кайсы җиткән Төмәннәргә,кайсысы юк,
    Күбесе үлгән җазаланып шушы юлдук.
    Ибәтнедә Әхмәт ханның оло куган,
    Җитеп алып әллә чалган,әллә буган.
    Атасының үчен алган ханнан ул да,
    Ибәк чалган Әхмәт ханны төнне Донда.
    Качып китеп котолам дип мин себергә,
    Ногай белән дус булсам дип кермәм гүргә.
    Ногай качкан ,Ибәк үлгән,алтын калган.
    Күп адәмнең шушы алтын җанын алган.


    ӨЧЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Мәйдан җыеп сөйләштеләр агай-эне,
    Кирәк диеп кизү тоту елы буе.
    Яш җигетләр чиратлашып йөресеннәр,
    Без уяу дип ятларгада күренсеннәр.
    Бертөрләре Баяс тауга барып чыксын,
    Берәүләре Мәрәкәндә кизү тотсын.
    Алмаш тилмәш карый торса җигет халкы,
    Якын килмәс авылыбзга чите-яты.
    Мәйдан куйган карар белән,әмер алып,
    Яш җигетләр арасында җирбә салып.
    Кемгә кайчан hәм кем белән каравылга,
    Барырга дип карар чыкты бар авылга.
    Парлап-парлап кизү тота җигет халкы.
    Көн өстендә чишеләдер мәйдан шарты.
    Менә икәү ике җайдак ике иптәш,
    Хабиб белән Чәркә Халил ике кардәш.
    Баяс тауның түбәсенә менеп басып,
    Берәүдәме килми диеп посоп-качып.
    Карадылар тирә якка ,күз күргәнчә,
    Тирә якны күзәттеләр кич җиткәчә.
    Баяс таудан ерак төгел аста бума,
    Cөңгел дигән сихри бума ул шул була.
    Таудан төшеп су янына туктадылар.
    Чакма таштан ,черэк үртәп ут алдылар.
    Су алам дип суга төште Хабибулла,
    Казан белән су алганда кереп суга,
    Су астында алтын тәңкә ялтрап тора.
    Җиң сызганып алтын затын алды җигет,
    Су да алып ,иптәшенә барды җигет.
    Учын ачып ,мә син Халил кара диеп,
    Күрдең ничек безнең эшләр бара диеп.
    Аттан төшеп алтын таптык яңа килеп,
    Башка кешләр табалмаган монда йөреп.
    -Хаерлыга булсын инде бу табылдык,
    Халык сөйли бу Сөңгедә зур алтыннык.
    Ул байлыкны Су иясе саклый диләр,
    Аның диләр бер кызы бар ,биктә чибәр.
    Айлы төндә ул кыз ярда йөри имеш,
    Алтын эҗе өсләренә таккан килеш.
    Чәчләренә алтын кушып үргән диләр,
    Төрле ефәк өсләренә,кигән диләр.
    Мин күрмәдем сиңа сүлим халык сүзен,
    Куна калсак син күрерсең аны үзең.
    Төнгә монда калабыз дип килештеләр,
    Кичке ашны әзерләргә керештеләр.
    Каткан казы ,иске күмәч,кизү ашы.
    Казан тагып шурба пешсә,бигрәк яхшы.
    Казы турап ,ярма салып,таган куеп.
    Ботка пешеп,ятарбыз дип,ашап туеп.
    Шулай сүләп яш үләнгә таяндылар,
    Тик таң аткач ,кояш чыккач уяндылар.


    ДҮРТЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Куксып тора казан асты күмерләре,
    Җылы әле казы салган үрәләре.
    Тиз төштеләр су буена бит юарга,
    Тик белмиләр икеседә ни уйларга.
    Ничек болай берни тоймый йоклаганнар,
    Икеседә таңга тике тормаганнар.
    Юынам дип Хабибулла кулын суза,
    Кичәгечә алтын тәңкә судат тора.
    Алды сузылып,алтын тәңкә ял-йол итә,
    Кемдер безне Халил туган юрап итә.
    Телә нишлә табигатта булмый алай,
    Кемдер безне нәсмихитә үрти малай.
    Әйдә тиз бул,тамак ялгап кузгалыек,
    Маhҗан аша өйгә таба,юл алыек.
    Сүли-сүли атлар тотып ярләделәр,
    Берәүнедә тирә якта күрмәделәр.
    Кузгалдылар ташлы үргә туры тотып,
    Җилдерештән куалылар вахыт отып.
    Сыртка менеп карасалар, тирә якта,
    Дала кыргый җанвар белән тулып ята.
    Көтү—көтү булып утлый ,кыек кәҗә,
    Cакта тора,тирә якны күзли тәкә.
    Уяу тора,кеше үтә,бүре йөри,
    Кешеседә,бүреседә жәллек белми.
    Ерак төгел,бер карт бүре хәрәкәттә.
    Тик булалмй ул гаеплы hәләкәткә
    Теше барда көче юктыр тукланырга.,
    Шуңа күрә ул мәҗбүрдер ач калырга.
    Яш бүреләр аны куды төркеменнән,
    Бер хал әле әгәр үлсә ач үлемнән.
    Йә каргалар ,йә козгоннар күзен чокор,
    Йә шакаллар тотып алып,бугаз ертыр.
    Хәттә мөмкин карт бүрене кышкы төнне,
    Ашап китәр ул үстергән үз төркеме.
    Бүре кыргый,бүре ерткыч,үтерүче,
    Чынында ул яшәү өчен кан коючы.
    Ул кемнедә ашамаса үзе үлә,
    Шоноң өчен үтерүне дөрес күрә.
    Анарда да бездәгечә ходайдан җан,
    Димәктердә рөхсәт белән коя ул кан.
    Салкын кышта ач карынга айга улый,
    Һәр вахытта хәрәкәттә ул тик тормый.
    Тик бер җанвар каршы тора дошманына,
    Карамыча анардан зур булганына.
    Ул да булса,соро бүре,бүзкорт нәсле,
    Татаргада бүзкорт дигән булыр аслы.
    Бер табыннан ашый кеше бүре белән,
    Ярышырга мәҗбур туган көне белән.


    БИШЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    - Халил иштәсеңме безгә бер өч көнгә,
    Кирәк Баяс тауга барырга кизүгә.
    Өч тәүлек эчендә икәү кунып-төнеп.
    Торорбыз сагалап,су буенда йөреп.
    Тартырбыз җәтмәләр,ташларбыз ыргагын,
    Бәлки кулга төшәр анда булган алтын.
    - Хабиб синең белән,утка-суга керәм,
    Тик алтынны тапкач ,аны үзем бүләм.
    - Алтынны күрсәттем кичә көмешчегә,
    Алтын коелганди бездән ерак җирдә.
    Минемдә малайны кизү алыгыз ди,
    Икәүгенә төгел өчәү барыгыз ди.
    - Нигә безгә кирәк,көмешче малае
    Эзләп табалмасың андый ялагайны.
    - Мин анарга әйттем ярый алырбыз дип,,
    Икәү төгел өчәү кизү барырбыз дип.
    Тик әтмәдем аңа,кайчан барачакны,
    Безнең белән аны кайда алачакны.
    - Әйдә синең белән алдан сөйләшиек,
    CУ Иясе күрсә аны нишләтиек.
    - Мылтык ,сөңге булыр безнең кулыбызда,
    Белмим чыгармы ул безнең юлыбызга.
    - Юк без башкачарак чарасын табыек,
    Үзебез белән ары,кымыз без алыек.
    Бер чәпчәктә кымыз тулы ике чиләк,
    Безгә ике чәпчәк ары алу кирәк.
    Аны күрә калсак дәшәрбез кунакка,
    Салырбыз кымызны ,без агач аякка.
    Сыларбыз ИЯНЕ мактап кымыз белән,
    Бирер ул алтынны тияп кушуч белән.
    Хәмер эчкән затның башы читкә китә,
    Hәр очраган җанны анарга дус итә.
    Адәм исергәнне ИЯ дә исерер,
    Күбәр булмасада алтын безгә бирер.
    - Ярый шулай булсын син хәйләкәр кеше,
    Кеше дигән җирдә,акыл белән көчле.


    АЛТЫНЧЫ ӘҢГӘМӘ

    Төш алдыннан ике җигет килеп җитте,
    Затлар барлап ,ат тышаулап вахыт үтте.
    Анча инде эңгер-меңгер вахыт җитте,
    Хабибула җәтмә алып суга китте.
    Җәтмә куеп ,ыргак бәреп кайты кире,
    Сузлып ятты шул тирәгә җәеп тире.
    Кичке ашны икәү тороп ашадылар,
    Кире ятып инде нывый башладылар.
    Сикреп торды урыныннан Хабибулла,
    - Халил туган берәр сәгат ятып йокла.
    Аннан ары мин ятармын син торырсың,
    Тирә юнгә каравыл hәм сак булырсың.
    Халил ятты йокысында ул төш күрә,
    Төшендә ул сәкидә алтын бүлә.
    Кушучын үзенә тутра әмән күбрәк,
    Фәкат алтын аңа тия кебек әзрәк.
    Тирләгән ,пешкән,ашыгып алтын бүлә,
    Хабиб йоклый ул үзенә бер төш күрә.
    Төш күрә ул тун өстенә яткан килеш,
    Судан бер кыз чыгып килеп баскан имеш.
    Күз алгысыз чибәрлеге,буе сыны,
    Түзәрмикән адәм дигән,күреп шуны.
    Якын килеп чүгәләде кыз янына,
    Рәхәт булып китте шунда үз җанына.
    Кыз сузылып аның чәчен сыпый имеш,
    Судан чыккан кыз булганга кулы юеш.
    Берәм-берәм чәчен тарый бармаклары,
    Мондый төше аның сузлыр озаккамы.
    Таң атарга бик аз калгач уянды ул,
    Чәче юеш икәнлеген тоялды ул.
    Ятып тора ,үзе уйлый ,төшенә кайта,
    Шул чагында кояш чыга hәм таң ата.
    Күз алдыннан китми бу кыз hич нигәдә,
    Юк мөмкиннек аны кире күрергәдә.


    ҖИДЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    - Әни кара ярда яткан ике җигет,
    Алар hәр чак ял итәләр бире килеп.
    Икесенең берсе охшый миңа күптән,
    Судангына карап торам аңа читтән.
    Үткән көндә мин шаярып алтын куйдым,
    Нишләрләр дип үзем читтән ,багып тордым.
    Сүләшләре,монда икәү озак калып,
    Ниятләре ,Сөңгел судан эзләп табып.
    Китмәкчеләр табып алган,алтын алып,
    Эзләрләрме суга кереп арып талып?
    Төнне чыгып мин йоклатым икесендә,
    Иркәләдем шул җигетне төн эчендә.
    Аның исме Хабибулла,зәңгәр күзле,
    Көңлем ята,шондый яхшы,чибәр үзе.
    Әни кәбеш бәлки улда мине сөяр,
    Гөлсу бәгрем ,яратамын сине дияр.
    - Нигә сиңа бәгеркәем керле татар,
    Тун өстендә эт шикелле аунап ятар.
    Ат иседә,тир иседә гомре юлдаш,
    Бердә тыныч аның белән көнең булмас.
    - Булышмасаң үзем аңа серем ачам,
    Аның белән бергә,ерак җиргә качам.
    - Булышмыда ул балакам синсез тормас,
    Йокосында сиңа гына гайшык булгач.
    Чыкта сүлә матуркаем бел ниятен,
    Икенчесе тыңламасын ул йокласын.
    Ул йокласын тик төшендә бүлсен алтын,
    Гомрем буе аңламадым адәм затын.


    СИГЕЗЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Җәй кичендә Хабибула Алим оло,
    Су ягалый утрып тора ,күңле тулы.
    Ул төшендә бер кыз күрде,кочты сөйде,
    Ул кыз аны сөйгәнлеген яхшы тойды.
    Чулдырт итеп,тып-тын судан Сөңгелдән,
    Бер кыз чыкты каршысына ,ефәк кигән.
    Чәчләренә ,кушып,кушып алтын үргән.
    Киенгән ул,күлмәк кигән,күксел ефәк,,
    Хәйран калган Хабибула,ләм-мим итмәк.
    Шул мизгелдә бу кыз дигән телен ача,
    - Син Хабибым курыкма дип ул эндәшә.
    Мин күптәннән сиңа карап сокланамын,
    Син килмәгән көннәреңдә юксынамын.
    Мин пәридә,җендә төгел,мин су кызы,
    Чынында мин Су анасы кече кызы.
    Шуңа күрә миңа әйтәләр Гөлсу диеп,
    Туган җирем аталадыр Сөңгел диеп.
    - Сине Гөлсу мин төшемдә. кат-кат күрдем,
    Төшем төгел өнөм диеп сине сөйдем.
    Синнән матур кыз күрмәдем мин дөняда,
    Китәлмим мин синнән Гөлсу беркаяда.
    - Хабибулла күзем төште сиңа күптән,
    Берниндидә яр кирәкми миңа бүтән.
    - Синдә миңа бик охшысың Гөлсу җаным,
    Cине күрсәм тамырларда кайный каным.
    Синнән башка кыз күренми күзләремә,
    Сине күргәч дәва була йөрәгемә.
    - Гөлсу җаным бул минеке чык кияүгә,
    Синнән башка көңлем төшми hич берәүгә.
    - Хабибулла миндә шулай ,көңлемдә син,
    Син булмасаң көннәр буе йөрим ятим.
    Тик син ничек ата –анаңа аңгартырсың,
    Мин кайдан дип,кем кызы дип ярашырсың.
    Анам миңа кичәгенә серен ачты,
    Иң кызыгы мин бит үзем ногай кызы.
    Өйдә син әйт,ногай кызын алам диеп,
    Мин көтәрмен яр өстендә син ал килеп.
    Яңгыз килмә дусларыңны алып китер,
    Барсы өчен аныклаган хөрмәт җитер.


    ТУГЫЗЫНЧЫ ӘҢГӘМӘ

    - Синең сүзне тыңлап чыктым әни судан,
    Хабибулла әни минем өчен туган.
    Судан чыккач мин карадым күзләренә,
    Күзләреннән күрдем көңеле миндә генә.
    Яратам ди сине ,чык кияүгә диде,
    Моннан артык миңа нәрсә кирәк инде.
    Мин сүз бирдем аңа чыгам диеп,
    Чәршәмбе көн иртән мине ала килеп.
    - Син анарга кирәкмисең бернигәдә,
    Синең көбек кыз табала ул җирдәдә.
    Ул татарга алтын кирәк ,ә син түгел,
    Алдатма син ул татардан,шуны син бел.
    Юк әнием мине сөя Хабибулла,
    Китте инде әни кәбешем эшебез зурга.
    Бер беребезне яратабыз чын көңелдән,
    Әни кәбеш кайтарма син мине җирдән.
    Җирдә калыем су җимеше булсамда мин,
    Әлгә кадәр судагына торсамда мин.
    Мәгнәсе юк артык суда калуымның,
    Сөйгән җарсыз бу дөняда торуымның.
    Ярый балам ихтиярың,ходай әмре,
    Миндә шулай җазаландым үзем гомре.
    Синең атаң,сөйгән җарым ногай ханы,
    Син чынында бәгеркәем татар җанны.
    Анам мине кочагыннан тартып алды,
    Гомер буе йөрәккәем шоннан янды.
    Каршы булса моңа булыр тик бабакаң,
    Су иясе, минем атам ул Бабахан.
    Мин сүләрмен аның белән табармын тел,
    Каршылык юк сиңа бездән шуны син бел.


    УНЫНЧЫ ӘҢГӘМӘ

    Ахшам,кояш кызыл ләгән булып бата,
    Дөня өстен шонда караңгылык баса.
    Чыкмаган күктә әле,ай төннең шәме,
    Каплаган дөняны төннең кара шәле.
    Төртсәңдә күзгә күренми,тирә тыныч,
    Коноккан булсада ,ялгызга куркыныч.
    Хабибулла мылтык тоткан бара ауга,
    Ник бара икән ул мондый караңгыга.
    - Исәнмесең батыр егет,кәефең ничек,
    Чыктым менә танышырга ,тавышың иштеп.
    Мин Гөлсуга ана булам,Гөлсу кызым,
    Кем кызыма тозак салды,күрием үзем.
    - Кызың төгел мин тозакта анакаем,
    - Әйдә җигет килешиек табып җаен.
    Су астыда алтын ята йөз арбалык,
    Күпме сыя ат-арбаңа,кит син алып.
    Буш сүз димә ачып бирәм,кара үзең,
    Тиядә ал мин алдамым ,тотам сүзем.
    Шулай диеп кулын тыкты су эченә,
    Катып калды Хабибулла шул төшендә.
    Юрган ачкан кебек ачты,суны хатын,
    Өем-өем су астында тора алтын.
    Китер атны,җик арбаңны,тиядә ал,
    Тик йөремә артык бире ,бир безгә ял.
    Бу алтынга табарсың син башка чибәр,
    Ал алтынны,яшә баеп булма җүләр.
    - Рәхмәт сиңа су анакай,бик зур рәхмәт,
    Тик шул миңа алтын түгел ,кызың кирәк.
    Cөям аны,аныгына ,бер яңгалсыз,
    Яши алмым бу дөняда барыбер ансыз.
    - Чындамәллә ,чыннап тороп яратасың,
    Алтын төгел кыз күргәндә шак катасың.
    Көчем җитә ,мин бирәләм сиңа кызны,
    Тик җибәрмә яннарына,бер яуызны.
    Нигә дисәң,никахтансоң көчем бетә,
    Никах дигән барыбызны бурычлы итә.
    Гөлсу алыр арба белән җигелгән ат,
    Арбасына тутырылыр киммәтле зат.
    Җитәр сезгә тормош башлап җибәрергә,
    Балаларны аяк өскә күтәрегә.
    Син әйтерсең ата-анаңа алдамыйча,
    Торалмым дип ногай кызын урламыча.
    Чынындада Гөлсу кызым ногай кызы,
    Оло ногай ханы диеп йөреде үзе.
    Чубар морза оло булган Батал морза,
    Гөлсуыңа,Хабибулла , ата була.
    Минем атам Су иясе кырыс нәрсә,
    Ярсуланыр белми тороп сине күрсә.
    Очрашсагыз йомшак сүлә,чакрып сыла,
    Ул ашагач бераз вахыт,юаш була.


    УНБЕРЕЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Сөңгел өстен ай яктырта,су ялтырый,
    Төнбоеклар чәчәк аткан ,камыш шаулый.
    Хабиб яңгыз учак яга,йоко качты,
    Күп нәрсәгә вакыгалар,күзен ачты.
    Нәк шул вахыт судан чыкты Су иясе,
    Ун адымнан артык булыр күләгәсе.
    Хабиб буйга шактый озон,унбер карыш,
    Бабаханга тора ,ул икели катеш.
    Кеше башы тике аның йодрыклары,
    Зур кәләпуш тике йонтас колаклары.
    Соң мондый куркыныч,үзе кая тора,
    Ә,Сөңгегә ничек,мондый зур зат сыя.
    - Әйдә утыр бабай бөген вахытлар бар,
    Кымыз эчә-эчә ипләп дим итеп ал.
    Дигәнгенә иде ,ә Бабахан аңа,
    - Чыгар кымызыңны җигет син уртага.
    Чәпчәкнең бөкесен чыгарып бир,
    Безләр ничек эчә син шоны күр.
    Ике-өч дигәнче бар кымызны эчте,
    Чәпчәктәге кымз карынына күчте.
    Күзләре кызарды теле нидер сүли,
    - Бу арбада яткан монда нигә йөри,
    Алтын орлым диеп ахры ният кора,
    Тик ул белеп торсын,абзаң уяу тора.
    - Ул дус минем якын,яңгызыма шомлы,
    Ул күптәннән миңа якын иптәш булды.
    Сәбәп сиңа ачык ,нигә бире килдем,
    Синең онокаңа ,йөрәгемне бирдем.
    Ярый әле җигет,мин аңгарып торам,
    Мин яратам аны,мин бабасы булам.
    Алдан белдем аның мин китәсен,
    Бары сине генә бәхетле итәсен.
    Кызынгына төгел ,кияү,ал анасын,
    Җанымны кыйнарга берседә калмасын.
    Ярый сау бул җигет,артык сине күрмәм,
    Дөрес тора белсәң,сине рәҗеттермәм.
    Бу арбага яткан ,хәйлә капчыгыңа,
    Бирерсең таптым дип минем янчыгымны.
    Җитәр аңа алтын ,йоклый белгән өчен,
    Торсын әле иртән ,cүләр сиңа төшен
    Дөресендә кайчан белмәгәнең яхшы,
    Көтелмәгән рызык икеләтә татлы.


    УНИКЕЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Алим ата иртән чәй эчкәчтин кырда,
    ---Олом сиңа әйтәм ,тыңла, Хабибулла.
    Диеп сүз башлады,барсы тыңлый,
    Ни турында булыр сүз дип барсы уйлый.
    ---Синең җигет яшең узды егермене,
    Нинди чибәр яулап алды көңелеңне.
    Өйләнергә сиңа җитте җигет вахыт,
    Туй ясыек тиз арада,кызын табып.
    Эшкә уңган чибәр кызлар,авыл тулы,
    Иртә диеп котолалмассың син бу юлы.
    Яхшы тора безнең күрше Бозер халкы,
    Халле тора иң кимендә иле аты.
    Биш сукалык үгезләре,сабаннары.
    Барда укый юк арада наданнары.
    Кызларыда эшкә уңган ,йөзгә чибәр,
    Барсы җиткән,хет иртәгә яучы җибәр.
    Кара халкы Фәтхулланың кызларыда,
    Карап торсаң күз иярми кулларына.
    Ат савалар яз үтәли,җәй үтәли,
    Атка менеп чабышсалар,җил җитәлми.
    Кымызлары җан кузгата авыз итсәң,
    Өчеседә бөгенгегә үсеп җиткән.
    Яучы барсак кире какмас алар безне,
    Туй ясыек ике яклап куеп сүзне.


    УНӨЧЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    - Кызлар чибәр авылыбзда сүземдә юк,
    Минем сөгән чибәркәем авылда юк.
    Мин сөйгән кыз ногай кызы исеме Гөлсу,
    Китми баштан,чыкмый уйдан, үземә моңсу.
    Ногай кызы Дәрә артында утарлары,
    Ногайлар бит алар дала татарлары.
    - Ногай сиңа кызын бирмәс тик торганнан,
    - Ул бирмәсә мин урлармын барып таңнан.
    - Җегет,җегет кирәксезне син эшләмә,
    Теләмәсә алып качма ,син көчләмә.
    Ногай килеп нәселебезне,кырып китәр,
    Бар авылны ,шул кыз өчен харап итәр.
    - Мин ант итәм анам имгән сөтең белән,
    Ходаемның якты аяз көне белән.
    Бер кемнедә рәнҗетмәмен,алдамамын,
    Теләк булмый каршы торса ,кыз алмамын.
    Ярый балам ихтиярың ,ходай әмре,
    Димәк инде сиңа кушкан шулай тәңре.
    Китер кызны ,укып никах,булыр килен,
    Торам дисә,торор бездә хуплап ирен.


    УНДҮРТЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Таңнан чыкты алты җайдак туры юлга,
    Алар бара карамыча уңга,сулга.
    Халил дусты уң ягында куа атын,
    - Кая сәфәр диеп сорый,килеп якын.
    - Кыз урларга барабыз Халил дустым,
    Дева кыл син, бу эшебез барып чыксын.
    - Кемгә ул кыз,ул кем кызы,сиңа мы ул?
    Хабибулла ни әтәсең уңармы юл.
    - Юулыбыз уңар Алла кушса Халил иптәш,
    - Кемнең кызы,чибәрме үзе,ә ничә яш?
    - Ногай кызы,Гөлсу исеме,чибәр үзе.
    Йолдозлардай җемелдидер ике күзе.
    Буйга зыфа,сүзгә татлы,холегы тыйнак,
    - Ул беләме без китәсен аны урлап?
    - Сүз куештык Гөлсу белән без икәүләп,
    Без килүгә барын куяр Гөлсу җәйләп.
    Тирә якта кошлар сайрый,көне аяз,
    Сыртка менгәч якында ук тора Баяс.
    Зур көзгедәй ялтыр-елтыр Сөңгел тора,
    Бу якларда иң сихерле булган бума.
    Сөңгел белән Баяс ара үлән куе,
    Халык тулган әтерсеңлә Сабан туе.
    Чатыр тора урта җирдә зәңгәр төстә,
    Мәж киләдер анда халык барсы эштә.
    Юк авылдан анда кешләр барсы ятлар,
    Барсыда яш күренмидер анда картлар.


    УНБИШЕЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Ногайлылар ахры монда күңел ача,
    Вахытсызрак килдек дуслар без лабаса.
    Иң уртада бер чибәр кыз бу бит Гөлсу,
    Тирәседә яш җигетләр,үзе моңсу.
    Тәвәккәлләп авылдашлар төште аттан,
    Урадылар җигетләрне барча яктан.
    Хуш килдегез татарлар дип чакырдылар,
    Дастарханга тезелешеп утыртылар.
    Ни генә юк өстәл өсте тулып тора,
    Көтеп алган кунакларга бу сый була.
    Шава-шава кыздырган ит,кыек ите,
    Бу табынга ничә сайгак ите китте.
    Зур савытта күпреп тора ат кымызы,
    Кәсәләргә кымыз сала ногай кызы.
    Hәр берендә агач аяк сырлы буйлы,
    Кымыз эчә кем теләгән мәҗлес буе.
    Гөлсу дигән Хабибына күзен кыса,
    Үзе Гөлсу өстәлләрдән читкә уза.
    Әйдә җаным вахыт җитте кузгалыек,
    Арба белән ат җигелгән шуны алыек.
    Ак ат менде Гөлсу сөттәндә ак,
    Күренеп тора нәселле ат,якшы юртак.
    Кузгалдылар барысыда өйгә табан,
    Мәҗлес халкы кузгалмыдыр туймы hаман.
    Озак үтми авылгада җитештеләр,
    Тыкрык аша Хабибларгада керделәр.


    УНАЛТЫНЧЫ ӘҢГӘМӘ

    Каршалдылар чыр-чу килә хатын халкы,
    Гөлсуыбыз шәле белән битен япты.
    Әллә инде ояла ул әллә курка,
    Караңгыда Хабибының кулын тота,
    Хабибның анасы Бибисәрвәр ханым,
    Кочагына алды килдең диеп җаным.
    Гөлсуда елмаеп аңа башын иде,
    Бөгеннән син ана минем өчен диде.
    Гафур авылы кызы, Сәрвәр үткен хатын,
    Нидәндер шикләнеп ул катырты артын.
    Иҗат кабул укыганчы ят яныма,
    Сыярбыз икүләп минем юрганыма.
    Гөлсу карышмыча аның белән керде,
    Иман китериек икәүләшеп диде.
    Икәү дева кылып иман китерделәр,
    Ходай рызалыгына хаерда бирделәр.
    Шулай кайнашканчы мулла килеп җитте,
    Озон-озак тормый никах укып китте.
    Ике яшкә бәхет,байлык тели,тели,
    Бердә туктамыча ыру –кардәш сүли.
    Самоварлар бушый ,күмәч,галҗа кими,
    Агай –эне җырлый ,кайберләре бии.
    Яшләр әкрен генә ,каршы өйгә чыгып,
    Мунчаларга кереп ,бит башларын юып.
    Икәүгенә калып,өс башларын салып,
    Язсам язмасамда ,үрчи шулай халык.
    Иртә иртюк торып Гөлсу чәчен үрде,
    Кемгә тиеш тапты,шуңа бирнә бирде.
    Үзе бирнә биргән,яхшы бирнә ала,
    Яши белсәң генә,cинең нәселең кала.


    УНҖИДЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ

    Сиңа әйтәм,колак ачып тыңна татар,
    Алтын дигән әле hаман монда ятар.
    Халкымның җәүhәре,гүзәл ана теле,
    Иң зур байлык булып,калыр җирдә тер е.
    ТӘМАМ “2010 ел.
    Валит Ильясов
    Лилия: Стихотворения и поэма на татарском языке.
  • Валит Ильясов:
  • Бүләк (шигырьләр)
  • Гөлсу (шигырьләр)
  • Су аналары (хикәя)
  • Дуңгыз кугыны (хикәя)
  • Балыкчы малай (хикәя)
  • Иске вәсият (хикәя)
  • Минзәлә балы (хикәя)
  • Яшел сатин (хикәя)
  • Кызыл партизан (хикәя)
  • Айша җаным (хикәя)
  • Фәим кода (хикәя)
  • Май килде (шигырьләр)
  • Авылда сабантуй (хикәя)
  • Минең уйлар (шигырьләр)
  • Чичән Халил (хикәя)
  • Сәлим кызы Зәйнәп (хикәя)
  • Җәйләр үтте (шигырьләр)
  • Соломон агай (хикәя)
  • Саубул Әнкәй (шигырьләр)
  • Әүдек (әкият)
  • Көзге туйлар (шигырьләр)
  • Февраль (шигырьләр)
  • Тукайга (шигырьләр)
  • Миңа була (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх