Валит Ильясов
Җәйләр үтте
(шигырьләр)Җәйләр үтте, - бердә кайтмас булып,
Сандугачлар очып киттеләр.
Яфракларда бары саргаешып,
Яшел төстән мәхрум иттеләр.
Көзләр җиткәч салкын яңгыр ява,
Бар нәрсәне, - үтә ебетеп.
Баганага таккан, - чыбыктада,
Җилләр уйны,аны кыл итеп.
Тимер чыбыкларның тавышына,
Яңгыр шыбырдавы кушыла.
Табигатта куркып калган кебек,
Көзнең тәртибенә буйсына.
Көзнең төсе күңелләргә үтеп,
Кат—кат үткәннәрне уйлата,
Киләчәктә бәхет шандыргандай,
Әллә тирги,әллә юата.
05.09.11.
Бичара.
Урамнан иртә үткәндә,
Көндә күзгә чагыла.
Кулын сузган - хәер сорап,
Чатта бер карчык тора.
Нигә ул болай картайган?
Ник калмаган яш килеш?
Хәергә кулы сузылган,
Күзләре яштән юеш.
Булгандыр карчык дигәннең,
Яш чагы,чибәр чагы.
Яш чагында яратам дип,
Сөйгәндер кемдә аны.
Бар микән бу бичараның,
Оногы - -балалары?
Беләме икән баллары,
Ни хәлдә аналары?
Бирәмен сузып кулымны,
Карчыкка тиен—тәңкә.
Аның бәлясын бүлешү,
Миңада кирәк нәрсә.
10.10.11.
Балтык җыры.
Балтык суын ярып бара,
Җилкән элгән карабым.
Башка илдән,диңгез аша,
Синең янга барамын.
Көймә башы кат—кат чума,
Дулкын каршы сукканга.
Барам диеп сәфәр чыктым,
Көңлем синдә булганга.
Акчарлаклар кыелып оча,
Зәңгәр су өсләрендә.
Көндә төгел сәгать саен,
Төшәсең исләремә.
Балтык суы соро—зәңгәр,
Җилләр куа дулкынын,
Төн—як җиле бастыралмый,
Йөрәгемнең ярсуын.
06.09.11.
Китәргә ният.
Мин китәм диеп,ниятләп йөрим,
Кайда барасын әлегә белмим?
Көтсәң көт, бәлки мин бер кайтырмын,
Син көттең—мин кайттым дип әйтермен.
Бәлки кайтмый калырмын илемә,
Бер чибәр охшаса көңлемә.
Син картаеп мине көтә калсаң,
Мин башканы хатын итеп алсам.
Дөресен мин сиңа әйтми калмым,
Андый гоняхны өстемә алмым.
Чык кияүгә җаным,туен уйнап,
Үткәрмә яшлегең мине уйлап.
Яңа ел.
Дугасы күренмәсәдә,
Иштелә кыңгыравы.
Яңа ел безгә ашыгып,
Атларын чаптырамы.
Өлгеләр белән чанасын,
Кыш бабай бизәгәнме.
Чык суын кар икән килеш,
Юлларга түшәгәнме.
Кем көтә бәйрәм көткәндәй,
Кыш бабай күренгәнен.
Кышның да шушы вахытта,
Икегә бүленгәнен.
Иске кыш яңасы белән,
Бәйрәмдә саубуллаша.
Искесе вахыт чыкты дип,
Кайдадыр китеп кача.
Дәү чыршы куеп түремә,
Яңа ел көтәм миндә.
Чын синең белән булганда,
Биздерми искеседә.
Тик нәфсе дигән нәрсәнең,
Юк диләр түбәләре.
Яңа елда,яңа сөю,
Миңа да килер әле.
20.11.11.
Торналар.
Көз җитәдә безнең якның торналары,
Җыелышып җылы якка китә тагы.
Туган ягын ташлап китә торналарым,
Барда китә калдырмылар туганнарын.
Тезелешеп янашалы зәңгәр күктә,
Оча алар һаваларда бик биектә.
Тавышлары гайнап тора һаваларда,
Хәерле юл теләп калам мин аларга.
Безнең якның торналары саубуллашып,
Очып китә бер—береннән юл сорашып.
Кайда оча торна—кошлар, кайда оча?
Мең ел үтсен, алар оча кадимгыча.!
Карап калам торналарны һәр чак җирдән,
Тик кошларга ходай дигән канат биргән.
Мин очалмым теләсәмдә,калам җирдә,
Көтеп калам торналарым кайтыр илгә.
20.10.11.
Туган моңнар.
Китмәс идем бәлки бер кайчанда,
Саубулашып туган яклардан.
Болар барда моннан кача диеп,
Ишмәс идем бәлки ятлардан.
Тик тормошта башкачарак булды,
Күрәчәккә сине яраттым.
Кара кашың кара күзләреңә,
Сихерләгән көбек караттың.
Тормым дидең синең иске якта,
Безне көтә яңа шәһәрләр.
Баскыч кебек яткан тимер юлы,
Бүләк итәр безгә сәфәрләр.
Шулай итеп мине мәҗбур иттең,
Ят халыкның җырын тыңларга.
Көңелемне минем тилмерттердең,
Мин яраткан туган моңнарга.
Шахмат.
Мең хәйләле уен уйный,
Ат чаптыра тактада.
Шакмакларга тезеп куйган,
Гаскәр ике яктада.
Ак белән, кара сугыша,
Кем җиңәр,кем җиңелер,
Кем өчен аның зиһене,
Җиңүне алып килер.
Кагидә бер ук аккада,
Карагада бер таләп.
Көрәшә ике шахматчы,
Бер бересенә карап.
Кемнең уе җилгерерәк,
Хәйләсе тирәнерәк.
Алдан белеп,алдан күреп,
Барын сизәргә кирәк.
Бары ачык,гаскәр тигез,
Уйнау юлы билгеле.
Тик уйда гына яңгыры,
Җиңгәннең җиңү көе.
Кай вахыт сынар карышу,
Кай вахыт туктар һөҗем.
Кай вахыт җиңү дигәне,
Сиңа дип ачар йөзен.
02.09.11.
Ариф белән эт.
Яңа яүган кар өстендә,
Ариф этен үйната.
Икәве чабып йөриләр,
Шулай урам буйлата.
Ариф эткә,эт Арифка,
Шат икәнен белдерә.
Эт артыннан Ариф үзе,
Бер туктамый йөгерә.
Эт баласын Арифка дип,
Кыш бабай алып килгән.
Әтисенә эт баласын,
Кар кызы үзе биргән.
15.11.11.
Теләк.
Кирәк,шул бардан күберәк,
Чиген шәйләми теләк.
Күргәнен үз итәр өчен,
Атлыгып тибә йөрәк.
Кайчанда бер туяр микән?
Кеше көңле теләүдән,
Кызык өчен сорап кара,
Узып барган берәүдән!
28.11.11.
Валит Ильясов
стихи на татарском языке.
стихи на татарском языке.
- © Ильясов В.И., 2010-11 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
© Опубликовано: 04.12.11
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






