• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Валит Ильясов

    Бүләк

    (шигырьләр)

    Эчтәлек

    Кичәге көн
    Казан
    Сәбилә
    Шүрәле
    Уңыш арбасы
    Идел буе
    Килгән идем
    Атама
    Анам тавышы
    Яз башы
    Гади кеше
    Кар ява
    Курай моңы
    Җәлилгә
    Балыкчы
    Хат
    Кызлар
    Көз
    Авыл
    Туган туфрак
    Дөнья мәшәкатьләре
    Бер мизгел
    Зәйнәбем
    Юл
    Кояш
    Кыз урлау
    Моң
    Укытучыма
    Яңа ел
    Ана теле
    Яхшылык
    Халкыма
    Чия
    Балага
    Саратов
    Язмыш
    Ай
    Дустыма
    Кызыма
    Сяпай
    Якты көнем
    Мишәрәтләр
    Тамчы




    Кичәге көн

    Кичәге көн килеп китте
    Калып артка.
    Бүгенге дә буйсыначак,
    Шул ук шартка.
    Күпме калган алда көннәр,
    Кем әйтә ала.
    Компьютерда чишә алмаслык
    Бу мәсьәлә.
    Интернеттан таба алмассың
    Охшаш җавап.
    Бөтен сайттан актарышып
    Эзләп карап.
    Кем дә белми, белә алмас та
    Тиз арада
    Шуңа күрә бар табыну
    Бер аллага.


    Казан

    Сау бул Казан, китәм Казан,
    Кичер ачуланмыйча,
    Дусларымнан качкан кебек
    Китәм саубуллашмыйча.
    Эх, Казан калалары,
    Тирә як далалары.
    Үзем китсәм, күңлем кала
    Йөрәгем тарта ары.
    Сәбәп юкта, гаеп кемдә?
    Калмады бит түзәрем.
    Мин мәҗбүр ташлап китәргә
    Казанның бер чибәрен.
    Мин кайтам кире авылга,
    Син кичер мине шәһәр.
    Син кызый эзләп табарсың,
    Кирәгем булса әгәр.
    Качкан кебек, киттем Казан,
    Язмышка түзәлмәдем.
    Син куйган мәсьәләләргә
    Мин җавап бирәлмәдем.


    Cəбилə

    Кайда минем мəхəббəтем туган,
    Урман үскəн Чаган буйлары.
    Кайда минем куңелемə кергəн,
    Жылы, назлы, казах жырлары.
    Өйлəн əйтәм диеп кочагыма кереп
    Жырлар жырлый идең, Сәбилə.
    Колагыма гына, əкрен генə
    Тыңла диеп, бəгърем син генə.
    Тагын бер кат ханнар урманында
    Мин йөредем, жаным Сәбилə.
    Хəзер сине табам, күрəм диеп
    Тик каршыма чыкты җил генә.
    Табалмадым, саклап кала алмадым,
    Синең мəхəббəтне, Сәбилə.
    Еллар үтте, Урал ага бирде,
    Йөрəк яна бирде, Сәбилə.


    Шүрәле

    Юктыр бездә урман, Шүрәле дә,
    Урман булмагачтын торалмый.
    Безнең егетләрнең батырлыгы,
    Шүрәлеләр алдап сыналмый.
    Тик шулай да тормыш Шүрәледән,
    Шүрәледән күпкә катлаулы.
    Кытыкларга ният итеп йөри,
    Кытыкларга безнең татарны.
    Агай-эне, Тукай язган булгач,
    Һич онытмый кемнең кемнеген.
    Комачаулап торса яшәү өчен,
    Суырып алыр була кендеген.
    Бик сак кына, тәртип саклап кына,
    Бармак кына ала кыстырып.
    Тик акырсын, кыстырдылар диеп,
    Шүрәлене үзен уздырып.


    Уңыш арбасы

    Арыдым бугай, күпме кывылсамда,
    Җитә алмадым уңыш арбасын.
    Берче артка, берче артка калдым,
    Таба алмадым никтер чарасын.
    Колак тондыргыйнча битәрлиләр,
    Булдыксыз син, мәнсез, файдасыз.
    Чүп тә килми синең кулларыңнан,
    Тагын кайттың өйгә акчасыз.
    Ник алындың, булдыралмас булгач,
    Хатын шулай, аның анасы.
    Кыйнарлар да иде, тик бер хикмәт,
    Минем яклы булды атасы.


    Идел буе

    Идел буе туган ягым
    Сарытау далалары.
    Кай якларда йөресәм дә
    Барыбер кайтам ары.
    Оныталмыйм туган якта
    Җәен таң атканнарын.
    Саба җиле чәчләремнән
    Сыйпап уятканнарын.
    Һәр чак истә, туган ягым,
    Кырларың, далаларың.
    Ала муен айры-кайры
    Карлыгач балаларың.
    Ай яктысында тирбәлә
    Иделем камышлары.
    Илгә кайткач юкка чыга,
    Йөрәгем сагышлары.


    Килгән идем

    Килгән идем мин дә бу дөньяга,
    Эшли алам диеп зур эшләр.
    Кемгә кирәк синең көчәнгәнең,
    Бу дөньяда бар да тигезләр.
    Ничек барды, шулай бара бирә,
    Беркемгә дә булмый ышанып
    Кичә синең сөйгән кәләшең дә,
    Алдадым, дип уйлый, куанып.
    Тик шулай да, куллар күтәрегә,
    Әле иртә, әле бик иртә.
    Бу жәллексез, ерткыч замананы,
    Алдап булыр бәлки, ничектә.


    Атама

    Атам яде булып истәлеккә,
    Иске йортта үсә алмагач.
    Өйгә кайтып алмагачка карыйм,
    Сагынуларга түзә алмагач.
    Гомере буе үрнәк булдың миңа,
    Көр яшәдең, пыскып тормадың.
    Киләчәккә зур ниятләр кордың,
    Тик гомерең озын булмады.
    Калдымы икән Илмин авылының,
    Ул икмәгән иген кырлары
    Бүгенгә дә колагымда чыңлый
    Атаемның моңлы җырлары.
    Әти кәбешем, кичер малаеңны,
    Хәзер мин дә менә картайдым.
    Яшь чактагы барлык ялгышларны,
    Әле инде үзем, аңгардым.


    Анам тавышы

    Күптән инде үтте бала чагым,
    Авылымнан киттем еракка.
    Тик һаман да истә, туган ягым,
    Анам тавышы яңгырый колакта.
    Китмә балам, әгәр китә калсаң,
    Нәсел җебе безнең өзелер.
    Ата-бабаң торган нигезеңә,
    Явыз ятлар килеп төзелер.
    Менә хәзер аңлыйм ялгышымны,
    Анам миңа бушка әйтмәгән,
    Чәчәк атып торган Ватанымда
    Мин җүләргә, нәрсә җитмәгән?


    Яз башы

    Яз башы җитте кебек,
    Аккошлар кайткан.
    Агымсу ачык килеш
    Өстән боз аккан.
    Көн җылы кояш белән
    Чишмәләр ага.
    Яз кызы каеннарга,
    Алкалар тага.
    Мин дә шат, үтте диеп
    Тагын бер кыш
    Бик тиздән басуларда
    Тотыныр эш.


    Гади кеше

    Кем белә, күкнең буен, күкнең иңен?
    Һәм алар кушылышкан җирен.
    Кем белә, ничә йолдыз безнең өстә,
    Вә алар һәрбересе нинди төстә?
    Җитә алмый минем белемем, зиһнем көче,
    Аңларга бу галләмнең бармы өсте?
    Белсә дә белер аны, Кадир үзе,
    Ә мин Вәлит, сезнең кебек гади кеше!


    Кар ява!

    Кар ява!
    Әкрен генә җиргә төшә кар бөртеге.
    Диярсең каян килгән?
    Бу кадәрле аккош төге.
    Аз гына калгыткалый яуган карны
    Җаек җиле,
    Чөйгәли яуган карны
    Өскә кире.
    Тирбәлә җил җилкәсендә,
    Калгына энҗе карлар.
    Калалар язга тике
    Кар астында ятып кырлар.
    Күңелгә уңай бу күренеш,
    Тик бернигә
    Кала алмас бу яуган кар
    Мәңгегә.


    Курай моңы

    Җәй аеның кыска төннәрендә,
    Курай тавышлары тыңладым.
    Синең кочагыңның җылысына,
    Синең иркәләүгә туймадым.
    Иреннәребез кагылып иреннәргә,
    Назлы - назлы сүзләр сөйләдек.
    Бер-беребезне үлеп яраттык без,
    Мәхәббәтнең чиген белмәдек.
    Курай моңы сихри хисләремне
    Синең хисләреңә ялгады.
    Минем өчен дөнья күләмендә
    Синнән башка кеше калмады.
    Тик син, бәгърем, бар тик син генә
    Киләчәккә ишек ача алдың.
    Курай моңнарыннан ким булмаган,
    Бик кирәкле сүзләр таба алдың.


    Җәлилгә

    Муса абзый! синең җырларыңны
    Хәлдән килгән кадәр ятладым.
    Иҗатыңда булган фикереңне
    Үземнеке кебек сакладым.
    Мәскәүләрдән килеп безнең якка,
    Хуш килгәнсең халык күңеленә.
    Таш кирпечтән салган мәктәпләре
    Синең атта йөри бүген дә!
    Колхоз бетте челпәрәмә килеп,
    Колхозларны синең, теттеләр.
    Әлгә кадәр илне ашатканны,
    Җитмеш җиде тапкыр сүктеләр.
    Тәңрем шаһит!
    Синең иккән кырлар
    Мул уңышлар бирә һаман да,
    Бүгенгә юк, соңрак булырмыдыр
    Синнән тугрылыклы татарга!


    Балыкчы

    Бәхет сынап, кармак алып,
    Бардым күлгә.
    Безгә дигән алтын балык,
    Башка җирдә.
    Калкавычка карап торам,
    Бата,чума.
    Дулкын куа калкавычны
    Уңга, сулга.
    Җим дә сиптем тирә якка
    Килми балык.
    Килмәгәнне куып, тотып,
    Булмый алып.
    Көтеп торам: хәзер чиртә,
    Хәзер чиртә.
    Шулай итеп вакыт үтә
    Һәм кич җитә.
    Ярый алай тотармын дип
    Килеп иртә,
    Иртәгәсен минем өчен
    Булмас киртә.


    Хат

    Сәйлам сиңа, миннән сәйлам,
    Сиңа сәйлам хатлары
    Йөрәгемнең сине сагынып,
    Утта янган чаклары.
    Син яшь идең, чибәр идең,
    Яшел иде күзләрең
    Тәмле иде, татлы иде,
    Миңа дигән сүзләрең.
    Вакыт үтте, минем яшьлек
    Никтер, һаман узмады
    Сиңа дигән мәхәббәтем,
    Таушалса да, тузмады.
    Миннән киттең, киттең ерак,
    Киттең калаларгамы?
    Гашыйк итеп, мине киттең
    Гомер җәзаларгамы?


    Кызлар

    Карап туя алмый идем,
    Авылым кызларына
    Ничек түзә булганмындыр
    Йөрәгем сызлавына.
    Бик оялчан, юаш идем
    Мин егет чакларымда
    Читтән карап тик йөредем
    Бармыйча яннарына.
    Мин тоймадым, яшь чакларым
    Күптәннән үтеп киткән.
    Мин яраткан чибәр кызлар,
    Кияүгә чыгып беткән.


    Көз

    Көз, яңгыр сибәли урамда,
    Мин тышка да чыкмыйм шунарга.
    Арифә, син дә юксың өйдә
    Ялгызым моңланам бер көйгә.
    Җил тәмам югалткан оятын
    Күрсәтә барына куәтен.
    Таллардан яфрагын салдыра,
    Аларны шәп-шәрә калдыра.
    Яфраклар бөтерелеп очалар,
    Салкын җил аларны кучалар
    Беркая калмаган яшел төс,
    Тышта көз, Арифә, бездә көз!


    Авыл

    Бу авылда ни генә юк!
    Инеш тулы казлары,
    Җиз дә түгел, кызыл бакыр,
    Мунчадагы тазлары.
    Бу авылда кемнәр тора?
    Пинзәк оныкалары
    Казныкыннан яртылаш зур,
    Тавык йомыркалары.
    Бу авылда минем абзый,
    Җиңги, абыстайларым.
    Мин яраткан чибәр кызлар,
    Эх, сабан тургайларым!
    Бу авылда мин калдырдым
    Яшьлек мәхәббәтләрен
    Дала тулы, карап туймас
    Ал лалә чәчәкләрен.


    Туган туфрак

    Таң алдында чәчрәп сайрый тургай,
    Бир түземлек йөрәгемә, ходай
    Күзләремә тулган яшем белән,
    Мин илемдә шөкер, җаным тәнем белән.
    Күрешергә дип кан-кардәшем белән
    Кайттым кире туган туфрагыма.
    Кендек каным тамган диварыма;
    Казлар көтеп йөргән урамыма;
    Кан-кардәшем булган туганыма.
    Читтә йөреп, ятлар киңәндереп,
    Яшьлек көчен юк бар эшкә түгеп,
    Миннән кимгә билләремне бөгеп,
    Ник йөредем?
    Менә хәзер таушап, тузып беткәч,
    Үз гомерем бары бушка үткәч,
    Кайттым илгә.
    Илдә, мөмкин, мине кызганырлар
    Бу безнеке, диеп кире алырлар.


    Дөнья мәшәкатьләре

    Мин дә тудым, син дә тудың,
    Бу дөньяга мәҗбүри
    Кеше хәлен кеше белми,
    Кемнең хәлен кем сорый?
    Кем балык сата базарда,
    Кем өйдә киез ката,
    Кем яла яга заманга,
    Кем былбыл сайрата.
    Кем шахтер шушы дөньяда,
    Кемдер җир бораулаучы,
    Кайсыдыр тимер юлында
    Поездлар юллаулаучы.
    Кайсыдыр туган дөньяга
    Зур бәхет биләр өчен.
    Кайсыдыр төнен йокламый
    Бурычын түләр өчен.


    Бер мизгелгә

    Бәхетем шәүләседәй бер мизгелгә,
    Бер мизгелгә генә күрендең.
    Аңлаешсыз, төшенмәслек булып,
    Чит-ят мәхәббәткә күмелдең.
    Очалмаган кош баласы кебек,
    Соңрак очачагым төшенеп
    Синең киткәнеңне карап калдым,
    Мине ташлаганга үкенеп.
    Рәшә дулкынында чагым булып,
    Дөнья киңлегендә югалдың
    Тик ядемдә минем, күңелемдә,
    Йөрәгемдә минем, син калдың.
    Һичкайчанда, һичкем кайта алмаслык
    Яшьлек мәхәббәте дөньясы,
    Башкалар күк мин дә хыялланам,
    Кире ары кайтып булмасмы?


    Зәйнәбем

    Зәйнәбем, мин сине гомрем буе,
    Күңел йолдызыдай яраттым.
    Сиңа булган тәүге мәхәббәтем
    Язмышымны минем агартты.
    Минем хыялларым нигезендә,
    Беркайчан да ерак китмәде
    Минем күңелем үзе белмәгәндәй,
    Гомер буе, сине эзләде.
    Еллар үтте, тик һаман да әле,
    Сүнмәс утлар яна йөрәктә.
    Оныталмый, күңелем оныталмый,
    Тынгы бирми минем йөрәккә.


    Юл

    Юлаучыда юл кайгысы,
    Юл ул вакыт бәйгесе.
    Бу дөньяда бар адәмнең,
    Юл йөрмәгән кайсысы?
    Кемдер җәяү, кемдер атта,
    Кемнәр машиналарда.
    Самолет белән очалар,
    Кайчак ашыгалар да.
    Юлчы барса, барып җитәр,
    Барам дигән җиренә
    Сәфәр тәмам диеп әйтер,
    Кире кайткач иленә.


    Кояш

    Офык ачык кызыл төскә кереп
    Бар дөньяны нурлар белән бүлеп
    Чыга кояш – җиһан тотрыгы!
    Һәркемгә дә мәгълүм аның олылыгы.
    Ялгыз үзе, димәк, шулай тиеш
    Җиткерә ул җирдә һәрберенә өлеш.
    Меңәр еллар яна, бетми янып,
    Аның өчен тигез, барча булган халык
    Кояш та бер, кадир да бер генә
    Дөньяны яраткан ходаем, син генә,
    Мин фәкыйрең ходай, колың Вәлит,
    Шик тудырмый миндә, синнән булган тәртип.


    Кыз урлау

    Каз өмәләре үткәчтен,
    Мишәрләр кыз урлыйлар.
    Атасыннан, анасыннан,
    Һич тә сорап тормыйлар.
    Дугалап ат җиктерәләр,
    Ялларын тараталар.
    Кыз белән сүз куялар да
    Утыртып озаталар.
    Кышның да җитә уртасы,
    Туй уйный торган чагы.
    Бер ходай белсен чынында
    Кем кемне урлаганны.
    Бик борыннан килгән гадәт,
    Тиз генә ташламаслар.
    Татарга ярый, тик инде,
    Башкалар аңламаслар.


    Моң

    Уйный сазым, тибри кыллар,
    Шашына моң диңгезе.
    Күңелемдә туып моңым,
    Җырымда яши үзе.
    Кемгәдер дус, кемгәдер җар,
    Кемгәдер ярдәмләшә.
    Меңләгән киртә аркылы
    Күңелгә кереп дәшә.
    Белә алмый беркем дә аны,
    Бармы ул күңелемдә.
    Дусмы ул, дошманмы миңа,
    Шул үткән гомеремдә.


    Укытучыма

    Әүлиядай кеше, Якып абый,
    Кулдан тотып кертте мәктәпкә.
    Укытучым булып беренчедән
    Өйрәтте тик яхшы гадәткә.
    Балаларым, кайда булсагыз да,
    Бер- берегезне якын күрегез.
    Бер сыйныфта укыган вакытларны,
    Иң кадерле диеп белегез.
    Бергәләшеп кайчан җыелырсыз
    Якып абый, диеп сөйләрсез.
    Миннән алган белем байлыкларын
    Миннән башка гына биләрсез!


    Яңа ел

    Яңа еллар килә тора,
    Искесен алыштыра.
    Кулдан тотып алып китеп
    Кайдадыр адаштыра.
    Шуңа күрә кире кайтмый
    Үткән заман еллары.
    Ничек кире кайтсын инде?
    Аккан елга сулары.
    Шулай менә сузылып тора
    Үткән еллар тиспесе.
    Кем аңлатыр, мин фәкыйрьгә,
    Кайсы аның искесе.


    Ана теле

    Җиңәргә көч булмаса да,
    Яшәргә көч тапканнар.
    Телебезне, динебезне,
    Безгә саклап калганнар.
    Әле инде, ихтыярың,
    Биргәнне сакларсыңмы?
    Әллә инде нохта киеп,
    Калдыга атларсыңмы ?
    Минем өчен иң кадерле,
    Иң олы - ана телем!
    Яшәр өчен көч бирүче,
    Саф ислам, изге динем.


    Яхшылык

    Кем сине алдый ала соң
    Син, Мөхәммәт өммәтен?
    Аракы харам түгел дип
    Эч дип, дөнья ләззәтен.
    Һәрвакыт сине кайгыртып
    Син күңел ача ал диеп.
    Кем сиңа эчәргә кушмый,
    Ул иблис- дәҗҗал диеп?
    Кем икән шундый яхшылык
    Һәрвакыт кылып тора?
    Татарлар эчәләр, диеп
    Янтыктан көлеп тора.


    Халкыма

    Хәйям үзе утырып елар иде,
    Бүген күрсә авыл кешеләрен.
    Кәфеннеккә кадәр сатып эчкән,
    Алкаш булган, авыл ирләрен.
    Хатыннар да эчә, кызганычка,
    Чәче тузган, бите юмаган.
    Бушка үткән гомере бу нәрсәнең
    Кем өчен дә ана булмаган.
    Я Ходаем, нинди ялгыш өчен,
    Мондый җәза бирдең халкыма.
    Мин яраткан, минем газиз халкым
    Аракыга шулай тартыла.


    Чия

    Өй янында үскән чия талы,
    Ак чәчәккә баткан, бизәлгән.
    Күрәсең, ул язның килүенә
    Башкалардан артык киңәнгән.
    Кәкре-бөкре булган ботаклары
    Танымаслык булып үзгәргән,
    Чәчәкләрдән серкә җыяр өчен
    Бал кортлары кереп тезләнгән.
    Күп тә үтмәс, кызыл чияләре
    Мәрҗән-мәрҗән булып салыныр.
    Мине сайла, мине сайла диеп,
    Үткән барганнарга ялыныр.


    Балага

    Балакаем, балакам,
    Минем өчен асыл җан.
    Тыңла мине, тыңла син,
    Мине тыңлап йокла син.
    Күлдә бака шауламый,
    Йортта этләр дауламый.
    Бар да тыныч йокыда.
    Дөнья басып төн тора,
    Таңга тике бар да тын.
    Йокла, балам, син дә тын
    Тургай сайрар, таң атыр
    Тормыш, дөнья кайнатыр.


    Саратов

    Идел күрке булып торган
    Саратов - таш калабыз.
    Гасырлар буенда монда
    Торган ата-бабабыз.
    Без тарих тирәнлегендә
    Якты эз калдырганбыз.
    Иделнең ике ярына
    Шәһәрләр салдырганбыз.
    Саратов Үкәк варисы,
    Текә яр кочагында.
    Үкәктән алган ут яна
    Саратов учагында.
    Киләчәк бездән еракта
    Вакытлар катламында.
    Саратов меңлә- мең яшә
    Халкыма шатланырга.


    Язмыш

    Анай кəбешем, мине имезгəндə,
    Жырлагансың бишек жырларын.
    Жырлагансың, севеп туймагансың,
    Тик яхшыда булган уйларың.
    Язмыш миңа башкачарак булды
    Тормыш кулы, анаң түгел ул.
    Əллə нəрсə эшлə, тик тəкъдирең,
    Алдан сызып куйган сиңа юл.
    Кара язмыш жиңде, тез чүктерде,
    Жанны гына ала алмады.
    Билдән бөгеп, өстән таптап китте,
    Бер адәм дә яклый алмады.
    Күрәчәгең булгач, мескен адәм,
    Үз-үзеннән таба бәласен.
    Эттән яман ясый, кара тәкъдир,
    Яшьнәп торган адәм баласын.


    Ай

    Ай ялкау хатын, юмаган,
    Шавадай элгән килеш.
    Гүя дә, миннән дә чибәр
    Бу төндә булмас имеш.
    Тик юрап итә үзен,
    Үрти төннең җиле.
    Юк, түгел дип,
    Айның да ким җире.
    Куалап китерә болыт,
    Каплый айның йөзен.
    Күрмимен, шул чак,
    Айны үзем.
    Бер замат торгач,
    Болыт кире кача.
    Шәлен салган кыз кебек
    Ай яңадан йөзен ача.


    Дустыма

    Дустым минем, зинһар, ачуланма,
    Сирәк барам хәлең белергә.
    Синнән башка минем дустым юктыр
    Син бер дустым гомер-гомергә.
    Арабыз да бик үк ерак түгел,
    Күрешүләр никтер ешаймый.
    Дөнья инде, дустың белән дә шул
    Кочакланып торып була алмый.
    Бала чакта барсын бүлә идек,
    Барсын бүлә идек икегә.
    Бүгенгеләр башкачарак уйлый,
    Дуслаша алмый безнең тике дә.
    Хәлең ничек? диеп сорасаң да,
    Җавабын син алдан беләсең.
    Ярый әле, бүгенгегә диеп,
    Шатланасын минем көләсен.


    Кызыма

    Бүген синең туган көнең,
    Уян, тор урыныңнан.
    Мин сиңа бүләк китердем,
    Кызым, кыр куяныннан.
    Туган көнгә күлмәк алдык,
    Кызыл сары тафтадан
    Бигрәк матур, анаң алган,
    Бәясенә бакмаган.
    Безнең өчен иң бәяле,
    Син бәхетле бул, кызым!
    Шат яшә, фани дөньяда,
    Гомерең булсын озын!


    Сяпай

    Сяпай бара Дәргачка,
    Уе бездән калмаска.
    Олау дигән автобус,
    Тышы калай, эче буш.
    Кердек, кереп утырдык,
    Автобусны тутырдык
    Сяпай сыймый ишектән,
    Иң башлары эшешкән.
    Зарар тигән үзенә,
    Җен күренгән күзенә.
    Бар даруы көмешкә,
    Баралмыйдыр ул эшкә.
    Табиб кирәк үзенә,
    Иблис кергән төшенә.


    Якты көнем

    Балакаем минем, якты көнем,
    Синсез миңа дөнья караңгы.
    Булдыра алсам очып үтәр идем
    Сиңа кадәр булган араны.
    Үстегез дә, барыгыз да китте
    Барыгыз да китте шәһәргә.
    Тик мин калдым авыл белән бергә
    Тиеш кебек бурыч түләргә
    Минем өчен олы бөйрәм була,
    Кәефе яхшы булса күршенең
    Кесә телефонын миңа бирә
    Балалары кайтса үзенең
    Күрер күрмәс чүплим телефонның
    Кесә телефонның төймәсен.
    Балакаем, кызыгыз сөйлиме инде
    Шуны гына килә беләсем.


    Мишәрәтләр

    Казанда яз, көне аяз,
    Сайрый кошлар.
    Сезнең белән күрешер өчен,
    Кайттым дуслар.
    Кәфен кигергәндәй, карлар явып,
    Килә кышлар.
    Быел килеп булырмы?- дип,
    Көтә кызлар.
    Иртә таңда сандугачлар
    Уята чибәрләрне.
    Сарытау кызларын сөйдем,
    Яратмам бүтәннәрне.
    Эх, Илмин егетләре,
    Шабайлар кебекләре.
    Очып барган аккошны да
    Үбәргә өметләре.
    Апа кәбешем, йөрәк маем,
    Былбыл, сандугачкаем.
    Якын торсаң үбәр идем,
    Кочар идем көн саен.
    Мишәрләр татар түгел ди,
    Юк, без татар уртасында.
    Мишәрләр татар халкының
    Мае да, туртасы да.
    Яз килә, килер быел да,
    Ел саен килә шөкер.
    Адашып килми калырга,
    Ул үгез бозау түгел.
    Ат ярләп чабыр чагында,
    Утырып торалармы?
    Кыз үзе килгән чагында,
    Кит диеп куалармы?
    Үтәр вакыт, җитәр заман,
    Кубар татар!
    Ә бүгенгә безнең татар
    Нывып ятар.
    Кода кызың туйдан качты,
    Юктырмы бүтәнегез?
    Бүтәнегез була калса
    SMS җибәрегез.
    Авылдашлар май атлыйлар
    Агач тигәнәләрдә.
    Көмеш салып, су өстиләр
    Майга киңәнәләр дә.
    Иртә торып тышка чыктым,
    Ник чыкканга үкендем.
    Халык эшли, мин генә юк,
    Тиз генә кире кердем.
    Нәрсә югалттың, син татар,
    Шул Дальный Востокларда.
    Казанда үлми ачлыктан
    Чын ялкау алкышларда.
    Дәрвиш булып ил гизәләр
    Пәлдәнге татарлары.
    Ходай белсен илләренә,
    Кайчанда кайтырлармы?
    Бик ошый күрше кызының
    Буй-сыны, сөйләшләре.
    Бар җире әйбәт, шуңадыр,
    Ул миңа эләкмәде.
    Югәннән ярләп заманны
    Авызык кигертергә
    Татарлар гына булдыра
    Чаптырып йөретергә.
    Телен саткан, илен саткан кебек,
    Андый затның җаны теләнче.
    Әлдә алда, аңа дигән афәт,
    Әлдә алда җәза күрәсе.
    Мин көлмим бүгенгеләрдән,
    Миннән көләрләрме икән?
    Бу нинди ялкау булган дип,
    Соңра сөйләрләрме икән?
    Кара каучук, дүрт тәгәрмәч,
    Безнең машиналарда.
    Ач ишеген, утыр да кит
    Казанга кодаларга.
    Син Казанда, мин Казанда,
    Кем нәрсә казаналды?
    Сине белмим, мин җүләрне,
    Кызлары җәзалады.
    Ник көтмәдең кайтканымны?
    Чыгып куйдың кияүгә.
    Әле сине сөйгәнемне,
    Калды сагынып сөйләргә.
    Бу гасырга сигез тулды,
    Йөз ел да тулармы икән
    Ул чагында кем дә булса,
    Татарча сөйләрме икән?
    Тәртәсез ат җигү кыен,
    Арбасы булганда да.
    Чыгарыңны уйла, татар,
    Бәхеткә чумганда да.
    Алмачуар җитез атлар
    Безнең якларда гына.
    Ил тотарлык ирләр үсә,
    Кырыс шартларда гына.
    Тугайда ат күп булса да,
    Аргымагы бер генә.
    Авырлыкта ир-егетнең
    Кем икәне беленә.
    Чыраең Йосыфныкыннан
    Бик күпкә калышмаган,
    Сиңа була күрше кызлар,
    Төн үтә тавышлаган.
    Алмачуар атлар чаба
    Җил тузгыта ялларын.
    Мин белмәсәм, кемнәр сорар
    Син дустымның хәлләрен.
    Баш көн тумый, җанкисәгем,
    Буш көндә тудыңмы әллә?
    Матурлык өләшкән чакта
    Син качып тордыңмы әллә?
    Кил ди бүген, кил ди кичкә,
    Юк, син кил ди иртәгә.
    Шулай мине мыскыл итте
    Әллә ничә мәртәбә.
    Бурычлы үлми, чирле үлә ди, татар,
    Тик шулай да, бурычлының эше хатәр.
    Вакытлыча ходай биргән җанны,
    Вакыты җиткәч адәм кире кайтар.
    Мотый дустым, сынсап торма,
    Син SMS язаласың.
    Киләм диеп язып җибәр,
    Тик көтеп җәзалансын.


    Тамчы

    Яңгыр ява тамчы, тамчы,
    Берсе тамган битеңә.
    Тамам - тамам диеп тора,
    Иренеңнең читендә.
    Иренем белән шул тамчыны
    Бик теләп алыр идем,
    Яннарыңда сөйгән ярым,
    Мәңгегә калыр идем.
    Тамчы тамды, мин кыймадым,
    Шул тамчыны алырга,
    Белмим инде нәсепме дер
    Синең белән калырга.
    Тамчылап яңгыр яуса да,
    Күл ясый коры җирдә.
    Бик кыен яңгыр астында
    Чатырсыз үбешергә.
    Валит Ильясов
    Подарок: Стихотворения на татарском языке.
  • Валит Ильясов:
  • Бүләк (шигырьләр)
  • Гөлсу (шигырьләр)
  • Су аналары (хикәя)
  • Дуңгыз кугыны (хикәя)
  • Балыкчы малай (хикәя)
  • Иске вәсият (хикәя)
  • Минзәлә балы (хикәя)
  • Яшел сатин (хикәя)
  • Кызыл партизан (хикәя)
  • Айша җаным (хикәя)
  • Фәим кода (хикәя)
  • Май килде (шигырьләр)
  • Авылда сабантуй (хикәя)
  • Минең уйлар (шигырьләр)
  • Чичән Халил (хикәя)
  • Сәлим кызы Зәйнәп (хикәя)
  • Җәйләр үтте (шигырьләр)
  • Соломон агай (хикәя)
  • Саубул Әнкәй (шигырьләр)
  • Әүдек (әкият)
  • Көзге туйлар (шигырьләр)
  • Февраль (шигырьләр)
  • Тукайга (шигырьләр)
  • Миңа була (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх