• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гөлназ Вәлиева

    Татар бәхете

    Русның шундый әйтеме бар:
    «Ныне про татарское
    счастье только в сказках слыхать».

    Йөрәгеңдә, халкым,—
    чапкан дала аты.
    Әмма булган хакың —
    намазлыгың чаклы.

    Тәхетең ауган,
    ятлар
    бәхетең тартып алган.
    «Только в сказках...» —
    дип, корбанга чалган
    синең хыялыңны...

    Ятлар сүзе — ялган!
    Күтәрде дә заман
    тезләремне какты:
    «Син кем,— диде,—
    кайдан?
    Синдә кемнәр каны?
    Ыруыңны таны!»

    Идел — минем йортым,
    Татар — минем халкым.
    Күкрәгемдә җаным —
    Чапкан дала аты!

    *
    Тарихымда —
    тарлык һәм...
    татарлык:
    Җиребез киң — күңелем ким иде.
    Үткән гайрәт,
    сүнгән учакларны
    сагынып яшәүче карчыкка тиң идем.

    Татарлыгым — минем тарлыгыммы?
    Мамай ханнан калган ярлыгыммы?
    Татарлыгым — минем барлыгым.
    Күкрәк тутырып сулыш алырга да
    хакым юкта —
    халкым барлыгын
    белгәнлектән,
    горур да мин,
    кайчак
    зарлымын...

    Болгар, Сувар, Биләрем бар иде...
    Казаным бар,
    Чаллы, Әлмәтем.
    Арчам, Актанышым,
    Әлки, Әтнәм...—
    Татарстан дигән дәүләтем!

    Татарстан дигән дәүләтем бар,
    Асыл егет — аның Ил башы.
    Канатлы ат аның йөрәгендә,
    Ил догасы булыр юлдашы.

    *
    Түбәтәйле, кырган башлымы ул...
    Бөркәнчекле, кара кашлымы...—
    Минем бабам, минем әбием.
    ...Шәльяулыкны мин дә кайчагында
    Каш өстеннән чөеп бәйлимен.

    Бабам-әбкәм нуры күчкәндер:
    Татар кызы булып үсәмен.
    Татарлыгым — түгел кимлегем.
    Татар иле — минем киң илем.

    Минем тамыр — кирәк чакта камыр:
    Ипи булып, илне коткарыр.
    Минем тамыр — Илне тотар тимер:
    Алмыш...
    Сөембикә...
    Минтимер!

    Без — бәхетле халык! —
    Менә шулай
    озын сүзнең булыр кыскасы...
    Татарстан — бәхетлеләр иле!
    Безгә чын ул,
    сезгә —
    «сказка»!

    Айсыз тон

    Айны йотты Кара Болыт,
    Йолдызларны да йотты.
    Этләр шомланып тын калды:
    Кара Болыт
    ауга чыкты.

    Кучкыллы-кара шәүләсе
    Тәрәзәмә таянды:
    «Бу төнгә мин хуҗа»,— диеп,
    Миңа бармак янады.

    Куркытты кара күзләре,
    Шомлы кара авызы...
    Мин аңа җавап бирмәдем.
    ...Мин бары

    шәм кабыздым.

    Аккош күле урманы

    Наратлар биек-биек —
    Болытка
    башым тиеп
    киткәндәй булам инде,
    шул наратларга сыенсам.

    Каеннар актан-актыр —
    Җаныма тула ак моң,
    яктырып китәм инде,
    каенлы күлдә коенсам.

    Киңәш

    Адашканда хисләр чоңгылында,
    Киң үзәнгә сине алып чыгар
    Ап-ак йомгак —
    әнкәң җегерләгән...—
    Тотын гына шул җепнең очына.

    Адашканда тормыш-чытырманда,
    Якты аланга сине алып чыгар
    Чуар җептән әбкәң суккан келәм,—
    Бас кына шул келәмнең очына.

    Ашмый калса өметләрең чынга,
    Кайнар яшең тамызма учыңа,
    Чик кулъяулык...
    Чиккән ак кулъяулык
    Бәхетеңә сине алып чыгар.




    Валеева Гульназ Мударисовна
    Татарское счастье, Стихи (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх