• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Разиль Валиев

    Мирас

    (роман)

    "Бабаң авыр хәлдә. Булдыра алсаң, тизрәк кайтып җитәргә тырыш".

    Телеграмма кәгазенә тезелгән бу сүзләр, үзләреннән-үзләре җанланып, аның колак төбендә яңгырап тордылар да, әкрен генә чәнечкеле йомарламга әверелеп, күңеленә тыгызланып кереп утырдылар. Әле генә ап-ачык булып алда балкып торган хыяллар бер мизгелдә төссезләнеп калды, айлар-еллар буе корган планнар, баш миендә буталып, мәгънәсен югалтты. Бу минутта ул, бабасы өчен хәсрәтләнүе өстенә, бер көйгә җай гына агып барган көннәренең, күңелне алгысытып торган ләззәтле уйларының тәртибе буталуга борчыла, бәргәләнә иде.

    Чыннан да, хәле бик катлаулы иде Ихтыярның. Бүген — җомга көн. Ә иртәгә иртәнге сәгать унда алар Зәлия белән язылышырга тиешләр. Ул әле урындык аркасына элеп куелган өр-яңа кара костюмына, карават кырыенда күзләрне чагылдырырлык итеп ялтыраган ботинкаларына, әле акка кара белән язылган хәвефле сүзләргә карап, шактый ара бүлмә уртасында басып торды. Аның күз алдыннан ап-ак күлмәк кигән, кара чәчләренә ак чәчәк кадаган Зәлия йөгереп узгандай булды.

    "Нишләргә? — дип күңеленнән үз-үзенә сорау бирде ул. — Нәрсә булды икән? Моңа кадәр бабайның бер дә ныклап авырганы юк иде бит... Иртәгә язылышасыбызны да беләләр... Үзләре дә бүген килергә тиешләр иде бит. Әллә соң берәр хәйләләре генә микән бу? Юктыр, әткәй алай хәйләләп-нитеп маташмас, өйләндерәсе килмәсә, турысын ярып әйтер иде. Үткән хатында да: "Үзегез бер-берегезне ошаткач, без каршы килә алмыйбыз", — дип язган иде. Юк, чыннан да, эшләр уеннан узгандыр монда..."

    Кинәт кенә Ихтыяр хәлсезләнеп калды, әле генә кош канаты сыман талпынган куллары салынып төште, хәтта кояш та аксыл көл төсенә керде кебек. Ул, тәрәзә төбенә таянып, соңгы кабат күргәндәй, озаклап шәһәр урамына карап торды. Аннары битараф кыяфәт белән әйберләрен җыйнап чемоданга тутырды. Моңа кадәр бүлмәне яңгыратып гөрләшкән-шаулашкан егетләр, ни әйтергә дә белмичә, сүзсез генә аның һәр хәрәкәтен күзәтәләр иде. Менә Ихтыяр, кинәт кенә катгый бер фикергә килгәндәй, чемоданын күтәреп, торып басты, бүлмәдәшләре белән, гаепле кешедәй, кыенсынып сүрән генә саубуллашты.

    — Көтелмәгән бәла сыртны сындырырлык итеп суга, дип әйтә торган иде бабай. Дөрес икән, — диде Ихтыяр һәм авыр көрсенеп куйды.

    — Артык борчылма әле... Кайт та, тиз генә хәлен белеп, әйләнеп кил.

    — Бәлки, әллә ни булмагандыр әле?.. Сагынып кына чакыруларыдыр?

    — Юк, егетләр, — дип ишеккә таба атлады Ихтыяр, — минем әткәй юкка-барга сөрән сала торган кеше түгел.

    — Анысы шулайдыр да бит...

    — Нишлисең, сезнең белән бергәләп бәйрәм итәргә, кешечә туй ясарга язмагандыр инде безгә. Бабай үлем хәлендә ятканда, авыз күтәреп җырлап утыра алмыйм инде мин. Зинһар, оныта күрмәгез, ашханәгә төшеп әйтегез әле: иртәгә әзерләнмәсеннәр. Хәлне сөйләп күрсәтерсез. Ярый, дуслар, мин киттем.

    — Барысын да көйләрбез. Кайту белән, хәбәр итәргә тырыш...

    Бүлмәдәш егетләр аның борчуын ничек бүлешергә дә, ничек хәленә керергә дә белмичә, баскыч төбенә кадәр озата чыктылар.

    Ихтыяр, кемнедер эзләгәндәй, тирә-юньгә күз йөртеп алды. Шушы минутта кинәт кенә каршысына Зәлия йөгереп килеп чыгар да аны кочагына алып иркәләр, юатыр, башларыннан сыйпап, бар борчуларын, икеләнүләрен таратыр сыман иде. Шулчак аның күңелен көйдереп, бер уй йөгереп узды: "Чыннан да, бабайның хәле авыр булганга түгел, ә үземнең планнар челпәрәмә килгәнгә ныграк борчылам түгелме соң? Әйе, әйе, Зәлия, аның әти-әнисе, таныш-белешләр алдында үземне гаепле саныйм..."

    ...Урам гадәти авазларын, шау-шуын югалтып, сүлпәнләнгән, трамвай-троллейбуслар да бүген дөбер-шатыр килеп чапмый, аптыраганнан гына сөйрәлә, кешеләр дә, көндәгечә, бар дөньясын онытып көлми, ә ирекле-ирексез генә елмая, Ихтыярның хәленә кергәндәй, тавышсыз гына көлә иде.

    Ул, тәгаен бер карарга килә алмыйча, шактый гына тротуар читендә таптанып торды. Биш ел буе һәр иртәне мең авазлы гөрелтесе белән уятып, үз урамнарына чакырып чыгарган, көннәр буе аны сагалап-искәртеп торган, кояшта агач күләгәләре астына яшергән, яңгырлардан ышыклаган, суыкларда җылыткан, дуслар табышкан, сөенечләр бүләк иткән шәһәр әллә инде хәзер дә Ихтыярның борчуы белән борчыла, әллә инде иртәгә булачак олы бәйрәмне ташлап китүенә бөтен йортлары, бакчалары, урамнары белән берьюлы үпкәли иде.

    Менә ул бер троллейбусны уздырып җибәрде, икенчесенә дә утырмады. Троллейбус ишекләре шыгырдап ябылган саен, Ихтыяр әле тирә-ягына гаҗәпләнеп күз ташлый, әле туган авылын күрергә, андагы хәлләрне белергә теләгәндәй, озаклап офык читенә карап тора. Вакыт узган саен, аның уйлары ныграк чуала, моңа кадәр һәр каникулда кайтырга атлыгып торган, һәр җәйдә аны чәчәкле болыннары, җиләкле аланнары белән каршы алган авылы күзгә күренеп ерагая, читләшә бара иде. Ихтыяр, моңа кадәр һәр йорты, инеш буендагы һәрбер талы, ерактан ук сәлам биреп килүче бертугандай якын кешеләре аермачык булып күз алдында шәүләләнгән авылының шундый тизлек белән хәтер томаны артына кереп югала баруына шаккатып, шактый ара аңыш-мыйча торды. Ул, хәтерен тәртипкә китерергә теләп, башын селкеп карады, учлары белән чигәләрен уды, ләкин авылны бөтенләй диярлек каплап киткән томан аның саен куера гына барды. Менә ул, хыялын җигәргә тырышып, күзләрен йомды, әмма аңа карап хыялы яктырмады, анда һаман дөм караңгы, шәһәр белән авыл арасында бөтерелә-бөтерелә кара томан елгасы ага, шул томан дулкыннары уртасыннан бары тик яшел түбәле бердәнбер йорт чагылып китә дә өй эчендәге түр бүлмәдә ятучы бабасының баштанаяк акка төренгән гәүдәсе шәйләнә иде.

    Ниһаять, Ихтыяр күңеленең бераз тынычлана башлаганын сизде, бабасы белән исәнләшергә җыенгандай, алга таба талпынып куйды, иреннәренә сизелер-сизелмәс елмаю җәелде.

    Тар урамны шыгырдавык авазлары белән тутырып, бөтен гәүдәсе белән калтырап янәшәсенә генә туктаган троллейбус Ихтыярга кинәт кенә бик вакытлы килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" машинасы кебек күренде. Ул әллә кайда — бик ерактагы атау читендә талдан-талга тартылган тимерчыбыкларны, шаулап аккан инеш өстеннән шул тимерчыбыкларга асылынып очып чыгучы үз гәүдәсен — малай чагын күз алдына китереп, көлемсерәп үк куйды. Хәзер, Ихтыяр кереп утыруга ук, троллейбус та акрын гына җирдән аерылыр да, бакыр чыбыкларына асылынган килеш чыжлый-чыжлый очып китәр, берничә секунд эчендә, ярларны тутырып аккан бозлы сулы инешнең теге ягына — бабасының өй кырыена ук китереп төшерер кебек иде...

    Һәр яз саен ташу ташыган чорда бабасы Зыятдин карт ике-өч атнага бөтен авылдашларыннан, бар дөньядан аерылып кала. Дөрес, ул болай да кешеләр белән артык алыш-би-реш итми, аралашмый, аңа йомышы төшеп, йә тәрәзә рамнары, йә балта сабы, йә көянтә-мазар ясатырга килүчеләр булса да, үзе беркемгә йөрми, айга бер-ике кибет тирәсен урап кайта да, минем сезгә катнашым юк, дигәндәй, тагын атавына кереп бикләнә. Аның төсе китә барган күзләренә, бер максатсыз-нисез, аптыраганнан, кирәк булганнан гына йөргәнгә охшаган кыяфәтенә карагач, ирексездән читен булып китә, үзеңне ни өчендер гаепле итеп тоя башлыйсың, әйтерсең йөзләгән кешеләр күңеленнән аерылып чыгып аның күңелендә җыелып укмашкан ялгызлык белән очрашкандай буласың. Ә инде язгы ташуда бүленеп калган көннәрдә әлеге хис тагын да көчәя. Бу чорда Зыятдин карт аерата нык моңсулана, актарылып аккан бозлы суларга, авылга бер җиңен сузып торган зәңгәрсу урманнарга, урам буйлап чыр-чу килеп чабучы бала-чагаларга карап сәгатьләр буе яр читендә хәрәкәтсез оеп утыра.

    Аның яшелгә буялган калай түбәле, алты почмаклы шактый таза йорты берьялгызы гына тулысы белән атауны биләп тора. Атауның ике ягыннан ике инеш урап килә дә иске тегермән янында кушылып, бер булып ишәеп агып китә. Җире гектарга якын булса да, атауда бүтән берәү дә нигез корырга җөрьәт итми: әллә инде заманында дөнья җимертеп яшәп тә, картаймыш көнендә үзен-үзе ялгызлыкка хөкем иткән Зыятдин бабайның рәнҗүеннән шикләнәләр, әллә инде һәр яз саен ике-өч атна буена дөньядан аерылып торуны өнәмиләр, әллә инде, яхшымы-яманмы, берәүнең дә гомер иткән ата-бабасы нигезеннән аерыласы килмиме — йөз яшьлек өянкеләр белән төрелгән атау, су уртасындагы галәмәт зур яшел кораб сыман, һаман бер көйгә тавышсыз-тынсыз гына вакыт диңгезе буйлап ага да ага иде.

    Атау авылдан аерылып, үзе бер дәүләт сыман читтәрәк торса да, авыл кешеләре аны чит санамыйлар, узган-барганда инеш аша Зыятдин картка сәлам биреп узалар, хәлен сорашалар. Ул, башын күтәрмичә генә бераз тын торгач, биле-н язып, сәлам бирүчегә карый, аннары, аптыраган кыяфәт белән, минем нигә кирәгем чыкты, дигәндәй, "яшибез әле... яшибез..." — дип куя.

    Зыятдин карт авылдашлары белән пычакка-пычак килеп яшәмәсә дә, шулай ук кочакка-кочак килергә дә атлыгып тормады. Ул берчакта да мәҗлесләргә яратып йөрмәде, сабан туйларында да уртага кермичә, бер читтән генә карап торды, кеше биегәндә биемәде, кешегә кушылып җыр җырламады, кеше белән бар күңелен ачып, озак итеп утырып сөйләшмәде, гайбәт таратмады, арттан сүз йөртмәде. Зыятдин картның бөтен рәхәте дә, бөтен михнәте дә бары тик эш белән, үз атавында казыну, шунда әвәрә килү белән бәйләнгән иде. Ул эшсез үткән көнен әрәм узганга саный, инеш суы туктаусыз аккан кебек, кеше дә һәрчак хәрәкәттә булырга, аның сыман бертуктаусыз тегермән ташы әйләндерергә тиеш, дип исәпли. Элегрәк чакта аны күрше авылга туганнарының хәлен белергә барганда да юл уңайлый урманнан утын төяп бара, ә кайтканда болыннан бастырыклап печән алып кайта торган булган, дип сөйлиләр.

    Еллар узып, йөрәгендә дәрман, тәнендә көчнең сыза барганын сизгән саен, кешеләр белән якынлашу, алардан ярдәм көтү урынына, ул, киресенчә, тагын да ныграк үҗәтләнде, атау читендә бөтенләй диярлек күренмәс булды, күренгәндә дә маймыч сөзүче малайлардан гайре беркем белән рәтләп-юньләп сөйләшмәде. Җәй айларында атау бөтенләе белән өянкеләр арасына чума, атау белән бергә Зыятдин карт та та-вышсыз-тынсыз юкка чыга, үз кабырчыгына кереп оялаган әкәм-төкәм кебек көннән-көн кешеләрдән ерагая, йомыла бара иде. Хәзер аны авыл, колхоз, район хәлләре дә артык кызыксындырмый, бер-бер яңалык ишетсә дә, артык исе китмичә генә: "Шулайдыр шул... Дөнья булгач, бары да булыр..." — дип кенә куя. Әйтерсең ул эшлисе эшләрен эшләп, сөйләшәсе сүзләрен сөйләшеп, уйлыйсы уйларын уйлап, хыялланасы хыялларын хыялланып бетергән дә, дөнья белән алыш-бирешен өзеп, соңгы хәбәр килгәнне генә көтеп ята иде.

    Зыятдин картны ялгызлыктан араларга теләпме, бабасы янында күз-колак булсын дипме, әллә кулы эшкә өйрәнә Торсынгамы — мәктәптән кайтуга әнисе Ихтыярны атауга җибәрергә җай табып кына тора иде. Йә аларның тәбе калагы ярыла, йә йозаклары ватыла, йә җилпучны ашлатасы була. Бабасы беркайчан да аның йомышыннан баш тартмый, киресенчә, сөенә генә кебек. Ихтыяр аның тирәсендә әвәрә килеп йөри, агач ышкылый, пычкының бер башыннан тартыша. Эш белән мавыгып, Зыятдин карт та беркавымга бар мәшәкатьләреннән арына, йөзе яктырып китә, гәүдәсе турая төшә, авыз эченнән бертуктаусыз нидер сөйли, вакыт-вакыт җырга охшатып көйләпме-ыңгырашыпмы да ала. Ясыйсы әйберен ясап бетергәч, тирә-юньне әйбәтләп җыештыра да канәгать бер төс белән үзенең эшенә сокланып тора.

    — Булдырасың, улым! — дип Ихтыярга елмаеп күз кыса ул. — Кулың эшкә ятып тора.

    Ихтыяр, чыннан да бу нәрсәне үзе эшләгәндәй, сөенә.

    Бер көнне шулай икәүләшеп агач ышкылап маташканда Зыятдин карт кисәк кенә сорап куйды:

    — Үскәч, кем булырсың икән, улым?

    Ихтыяр ык-мык итте, ни дип җавап бирергә белмичә, аптырап күккә карады. Зәңгәр күкне кыл урталай ярып тонык кына гүли-гүли самолет очып бара иде.

    — Очучы булам! — дип кыяр-кыймас кына сузды Ихтыяр.

    — Безнең авылдан очучы чыкканы юк. Безнең башка төкереп кенә китәсең инде аннары.

    — Космонавт булам!

    — Ай-һай! Булгач, булсын, дисең инде, алайса. Ярый, карап карарбыз. Тик безнең тирәдән җыймыйлар бугай ул кас-манатларны.

    — Безнең класста барысы да космонавт булам, ди. Чәберчек Әхмәттән башкалары.

    — Әхмәткә нәрсә булган? Тал башына бөтенегездән дә җитезрәк үрмәли иде. Күккә дә алданрак менеп җитәр әле.

    — Ю-ук... Аны әтисе җибәрми. Син күккә менсәң, мүкләк сыерны кем көтүдән алып кайтыр, ди. Сыерлары бик холыксыз аларның. "Партизан" исемле...

    — "Партизан", дисеңме?

    — Әйе. Урманга качарга гына тора. Шуңа "Партизан" дип атаганнар аны. Сөте күп булмаса, әллә кайчан иткә тапшырыр идек, ди әниләре. Менә шул мүкләк сыер аркасында Әхмәт космонавт була алмыйча кала инде... — дип көрсенде Ихтыяр.

    Зыятдин карт, инде ничә еллар җыелып килгән төкселеген онытып, тирә-юньне тутырып рәхәтләнеп көлде. Тынычлангач, яшьләнгән күзләрен сөртеп, Ихтыярның маңгаеннан сыйпады.

    — Берегезнең дә җир сөрәсе, йорт саласы килми инде, алай булгач. Барыгыз да күккә очып беткәч, без монда нишләрбез икән соң? Бик күңелсез булыр бит. Игеннәрне кем игәр икән? Тамак ачар бит. Күктән әйләнеп кайткач, ашыйсыгыз килер. Әллә сез аннан бөтенләй кайтмаска уйлыйсызмы. Бер Әхмәт кенә барыгызның тамагын туйдыра алмас.

    Ләкин Ихтыярның әле боларга тамчы да исе китми, ул, аерыла алмыйча, зәңгәр күк диңгезендә аксыл дулкыннар калдырып барган самолетны күзәтә иде.

    — Бик очасың килгәч, әллә яраштан ясап карыйбызмы соң? — дип әйтеп куйды бабасы.

    Ихтыяр капыл гына аңа борылып карады. Чынлап әйтәсеңме, дигәндәй, беркавым аптырап, текәлеп торды.

    — Сызымнарын тап син ярапланның. Бергәләп тотынсак, нәрсә дә булса майтарырбыз.

    Мәктәптән кайтуга, ашап-эчеп тә тормыйча, Ихтыяр бабасы янына йөгерә. Атауны авыл белән тоташтырган агач күпер инде күптән җимерелгән, бүрәнәләре язгы ташу суында агып киткән, Ихтыяр чалбар балакларын тез тиңентен сызгана да, төбенә чуерташ түшәлгән салкын сулы инешне ерып чыгып, йөгерә-йөгерә атауга менә һәм капка янына килә. Башын артка ташлап беркавым күккә карап торгач, капка баганасындагы кадакка бәйләнгән бауның элмәгеннән тартып җибәрә: шуны гына көтеп торгандай, өй кыегына кунаклаган фанер аэроплан томырылып аска атыла да дугайланып кинәт кенә өскә күтәрелә башлый, аннары, канатлары җил ирегенә җайлашкач, биниһая зур тилгән сыман, тау итәге буйлап инеш өстеннән талгын гына очып китә. Иптәш малайлары көтүләре белән җыелышып аста торалар. Әгәр дә аэроплан элеккесеннән ераграк очса, дөнья рекорды куйгандай, шау-гөр килеп сикерешәләр, төшкән урынына билге куялар. Әгәр кем дә булса аэропланны төшкән җайга тотып ала алса, ул инде шул көннең героена әверелә, аэроплан аныкы була. Көне буе үзенең умарталары белән әвәрә килеп, җиләк-җимеш, кыяр-помидор бакчасында казынып, лапас астында агач юнып, ватылганны төзәтеп, төзәлгәнне шомартып онытылган Зыятдин бабай шулчак атау читенә килеп баса да, кулын чаларган кашлары өстенә куеп, ап-ак мыеклары астыннан рәхәт елмаеп карап тора.

    Бала чакта дөньяның кызыклары исәпсез-хисапсыз, кайсына карарга белмәссең! Аэроплан очыртып уйнаулар Ихтыярны да, малайларны да туйдырган булыр иде. Зыятдин бабай шул турыда уйлаптырмы, әллә ялгызлыктан котылырга теләптерме — атна саен диярлек аэропланнарны яңартып, башка төрлеләрен ясап тора. Ихтыяр мәктәп китапханәсендәге кирәкле журнал-китапларны алып кайтуга, икәүләшеп яңа модель җыярга тотыналар. Ниндиләре генә юк аларда: үрдәккә охшаган тупыйк борынлысы, чыпчык сыман кыска канатлылары дисеңме, акчарлак сыман сылулары, аккош кебек озын муенлылары дисеңме!.. Чын булса, бер көнне мәктәп директоры атауга кереп, Зыятдин картны авиамодельчеләр түгәрәге оештырырга кодалаган, имеш. Атау карты көлгән генә.

    — Мин ясамыйм аларны, Ихтыяр ясый, мин агач ышкылап кына бирәм, — дигән ул.

    Шул көннән соң малайлар Ихтыярга көнләшеп карый торган булдылар, ул үзе дә моның шулай икәненә ышанган иде.

    Аэроплан җене кагылгач, авыл кешеләренә бер кыен артты. Элек иләк тузса да, көянтә сынса да, Зыятдин карт янына йөгерәләр иде, хәзер ул боларның бөтенесен дә онытты. Элек, кулы тәмле дип, эре малны бары тик аңардан гына суйдырырга тырышалар иде, хәзер исә ул эшләргә дә йөрмәс булды. Авылда картлар елдан-ел кимеп, адәм баласын соңгы юлга җиренә җиткереп, бөтен шартын китереп озата белүчеләр дә бетеп бара иде. Шуңа күрә үлем-китем була калса, тагын Зыятдин картка киләләр.

    Әнә шул рәвешчә соңгы араларда авыл халкы атау ягына гадәттәгедән ешрак карый башлаган иде. Моңа кадәр үзе генә атауда гомер сөреп яткан, дөнья мәшәкатьләренә катнашмаган Зыятдин картның ниндидер күренмәс җепләр белән авылга бәйләнгәнен, тамырлары белән авылга тоташканын аңлаучылар аз булмаган, күрәсең.

    Ә Зыятдин карт, әллә инде сабый акылы керә башлап, әллә чыннан да бала чагына кайтырга теләп, көннәр буе Ихтыяр белән лапас астында кайнаша. Очкычларны ул шулкадәр яратып ясый, хәтта күбәләк төсләренә кертеп бизи, аннары кояшка куеп киптерә. Аэропланнарны нигәдер үзе очыртмый ул, Ихтыяр мәктәптән кайтканны көтә. Инеш өстенә яшел түбә кыегыннан бөркеттәй атылган аэропланны күреп чыр-чу килгән, инеш буен яңгыравыклы авазлары белән тутырган бала-чаганың мәш килүен карап тору аңа ләззәт бирә сыман. Бу мәлдә аның бар хисләрдән бушап калган ялгызак күңеле шул балалар шатлыгы белән тула, бу мәлдә ул аларның хыялы белән хыяллана, аларның шатлыгы белән шатлана иде.

    Төптән юан чыккан Ихтыярны җир үзенә ныграк тарткангамы, ул күпме генә тырышмасын, бер тапкыр да очкан җайга аэропланны тота алмады. Йөгерүен дә бүтәннәрдән ким йөгерми сыман, елгырлыкка да башкалардан калышмый кебек, ләкин туп-туры өстенә очып килгән аэропланны күргәч, кинәт куркып кала, һәм табыш башкаларга эләгә иде. Аннары, ачудан иреннәрен тешләп, еламсыраган кыяфәт белән бабасы янына килә.

    — Тагын тотып булмадымы? — дип көлемсери бабасы. — Карап-карап торам да... касманат чыкмас синнән, улым. Әллә җирдә генә каласыңмы соң? Бөтен кешегә дә очу димәгән бит, самолетлар ясарсың. Мондыйларны гына түгел, зурларын, чыннарын...

    — Барыбер тотам мин аны! — дип аскы иренен авырттырып тешли Ихтыяр. — Күккә карагач баш әйләнмәсә, күптән тота идем инде мин аны.

    — Бу юлы кемгә эләкте соң яраштан?

    — Шул... Әхмәткә инде...

    — Кайсы Әхмәт?

    — Кайсы булсын... Чәберчек Әхмәт...

    Зыятдин бабай йөзенә аптыраган кыяфәт чыгара, кемгәдер бармак янап куя. Бу минутта ул Ихтыярның әле эзгә төшмәгән уйларын тәртипкә китерергә, хыялына юнәлеш бирергә тырыша.

    — Нигә Чәберчек дисез аңа? Каян чыккан ямьсез кушамат ул?

    — Чәберчек булгач... Үзенә әйтеп кара, авызың белән маймыч тоттырыр...

    — Анысы нәрсә була инде?

    — Муен тамырыңнан кысып тота да башың белән суга тыга. Тының бетә башлагач, авызыңа балык керә, дип кычкыра. Кичә миңа "Атау атаманы" дигән иде, шуның өчен үзенә дә балык тоттырдым әле.

    — һе-ем, — дип тамак кырды Зыятдин карт. Аның йөзенә канәгать елмаю чыкты. — Атау атаманы дисеңме? Чәберчек түгел инде бу!

    — Бер көнне ул, уенчык трактор алам, дип, чебигә утырган тавыкларының бөтен йомыркасын йомырка җыючыга илткән, — дип сөйләп китте Ихтыяр. — Йомырка җыючы утка куеп карый да: "Чәберчек, Әхмәт", — ди икән. Тагын берне ала да тагын: "Чәберчек, Әхмәт", — ди икән. Малайлар шуны ишеткәннәр.

    — И-их, сез, сыбызгылар... Чәберчек Әхмәт инде ничә яраштан тотты, ә сез койрыгын гына карап калдыгыз. Борыныгызга чиертер әле сезнең шул Чәберчек. Кулына эләккәнне ычкындырмый, димәк, ул юк-бар хыял белән баш катырмый. Сез күктәге йолдызларга ымсынып йөрерсез, ул иелеп җирдәгеләрен чүпләр. Кем белә, бәлки, берсен күкрәгенә дә кадап куяр. Нәселләре шундый аларның, бабалары да герман сугышыннан тимер тәре тагып кайткан иде.

    — Такмагае...

    — Атау атаманы дигән кушаматны да ул чыгардымы?

    — Шул булмый, кем булсын. Әле синең турыда да... Ихтыяр сүзен йотып, туктап калды. Аның күзләрендә усал очкыннар кабынган иде.

    — Минем турыда нәрсә ди? — Зыятдин карт уң кулы белән Ихтыярның иңбашына кагылып алды. — Ник дәшмисең? Начар сүз мәллә?

    — Начар сүз ишетелерлек нәрсә кылдым икән мин алар-га?

    — Үзенең бабасы булмаганга көнләшә ул, — дип юаткандай тезеп китте Ихтыяр. — Атауда бабаңның күмгән алтыны бар, сез икәүләп шуны саклап ятасыз, ди.

    — Әйтәм җирле үткән көз кемдер карт алмагач төбен актарып бетергән иде. Тегермән янында да чокынып маташканнар. Шул башкисәрләр икән алайса. Мин әллә ниләргә юрап йөрим тагын... Алтын эзлиләр, алтын, — дип каударланып сөйләнде Зыятдин карт. — Тапканнар алтын эзләр җир. Җир астында түгел, менә монда ул алтын! — дип кулларын алга сузды.

    Ихтыяр, чыннан да алтын күрергә теләгәндәй, үрелеп аның җыерчыкланып беткән уч төпләренә, агач тамырына охшаган бармакларына карады. Аннан, бабасы сүзләренең мәгънәсенә төшенеп, елмайды.

    — Шушы куллар туйдырды, шушы куллар мылтык та тотты, иген дә чәчте, — дип, уч төпләренә карап торды карт. — Алтын эзлиләр, дисең инде... һәркемнең үз алтыны үзе белән. Читтән эзләмиләр аны...

    Ихтыяр бөтен гәүдәсе белән бабасына елышты. Аның тән җылысын тою, кытыршы кулларының чәчләреннән, битеннән сыйпавы бик тә рәхәт иде.

    — Мин бүтән аларның берсен дә атауга кертмим!

    — Керсеннәр, йөрсеннәр, — диде Зыятдин карт. — Тик... яхшы ният белән генә йөрсеннәр. Монда урын барыбызга да җитә.

    Бабасы шулай диде дә, саубуллашып, өйгә кереп китте.

    Ихтыяр, эшафотка барган тоткын кебек, аякларын теләмичә генә өстери-өстери дүртенче катка менеп, кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә тавыш ишетелмәде. Тагын басты. Тынлык. Бөтен подъездны яңгыратып аның йөрәге типкәне һәм авыр итеп сулаганы гына ишетелә. Менә ул кыңгырауга басарга дип күтәрелгән кулы белән ишек яңагына таянды, маңгаен ишеккә куеп, беркавым хәрәкәтсез торды. Аннары, Зәлиянең өйдә булмавына сөенгән кебек, кесәсеннән ашыга-кабалана телеграмма кәгазен чыгарды, каләм алып, зур хәрефләр белән "Мин киттем. Кайтмыйча калырга ярамый. Гафу!.. Язылышу көнен күчерергә тырыш. Ихтыяр", дип кәгазьнең буш ягына язды да ишек ярыгына кыстырды.

    ...Мәктәп тәмамлаганчы һәр яз саен атау бала-чага шау-шуы белән тула торган иде. Зыятдин карт ясаган аэропланнар күңелләренә канат куйгандырмы, әллә туган җиргә җибәргән тамырлары артык зәгыйфь булгандырмы — унны бетерүгә аларның күбесе шау-шулы инеш буйларын онытты, ә озакламыйча, әрәмәле болыннарны, чишмәле яр буйларын, якты аланлы урманнарны ташлап, төрлесе төрле якка таралышып бетте.

    Чәберчек Әхмәт кенә, көтүдән аерылган каз бәбкәсе сыман, ныгып аякка басканчы, канатлары ныгыганчы ук башкалардан аерымрак йөри башлады. Җиденчедә укыганда ул инеш буена бөтенләй үк төшмәс булды. Әллә инде Ихтыяр белән борчаклары пешмәде, әллә аэроплан очыртуның кызыгын тапмады, әллә әтисе вафат булганнан соң ир затыннан үзенең өйдә бердәнбер терәк икәнен аңлап, вакытыннан алда мал-туар арасында кайнаша башлады, җәйге каникул җитүгә башта тракторда, аннан комбайнда ярдәмче булып йөрде. Атау буенда Әхмәт тоткан аэропланнар, читлектәге кошлар сыман, өй түбәсендә моңаешып тик тордылар. Иртә таңнан алсу офыклы кичкә кадәр басуда кайнашкач, аның күңеле бөтен күзәнәкләре белән җиргә беректе, ахрысы, ул яшьтәшләре арасыннан берүзе авылда торып калды, район үзәгендә механизаторлыкка укып, бер елдан чын-чынлап тракторга утырды. Ә Ихтыярның бабасы янында йөреп кулы остарды. Әтисе кат-кат авыл хуҗалыгы институтына керергә кыстаса да, үз киресен итте. Бабасы белән бергә ясаган авиамодельләрне төяп авиация институтына барды һәм, беренче имтиханнан ук "икеле" алып, кире авылга кайтты. Гарьлегеннән айга якын бабасы атавыннан чыкмыйча ятты. Кышын вакыт узсын өчен генә клуб мөдире булып эшләп йөрде. Язын аны армиягә алдылар. Хезмәтен тутыргач, солдат киемнәрен дә салмыйча, төзелеш институтына барып гариза бирде.

    Җаны тартканга, күңеле атлыгып торганга түгел, ә бары тик яшьтәшләре, авылдашлары арасында үзенең төшеп калган кеше түгел икәнен расларга дип кенә кергән иде ул төзелеш институтына. Беренче елын укыганда шәһәргә, институтка, курсташларына ияләшә алмыйча шактый иза чикте. Аннары студент тормышына кереп чумганны сизмичә дә калды, моңа кадәр кая куярга белмәгән вакыты лекцияләр, кинолар, театрлар, дус-ишләр, китаплар белән шыплап тулды. Ә көннәрдән бер көнне Зәлия пәйда булды.

    Өч ел буена моңа кадәр дә Зәлия институт коридорында аңа очрамый калмагандыр, билгеле. Ләкин Ихтыяр аны күреп тә игътибар итмәгән, Зәлия әйтмешли, өч ел буена "бәхетен читләтеп йөргән".

    Өченче курсны тәмамлагач, аларның группасын төзелеш отряды ясап, республика читендәге бер районга сыер абзары салырга җибәрделәр. Ихтыярны отряд командиры итеп билгеләделәр. Машиналарга төялешеп килеп төштеләр, өчәр-дүртәр кешегә бүленеп, фатирга урнаштылар. Барысы да әйбәт кебек: торыр урын бар, ләкин ашау ягын рәтли алмыйча гына шактый тилмерделәр. Пешекче кызның аш-су ягыннан артык осталыгы юк идеме, әллә колхоз биргән ит-мазар-ның рәте булмадымы — өстәл артына утыргач, егетләрнең һәрчак йөз җыерыла иде. Ихтыяр, аптырагач, бер көнне ит алырга складка үзе барды.

    — Сезнең өчен дип көн саен мал суеп булмый. Кая куясың аны? Көнен ашап бетермәсәң, бозыла, суыткыч юк... — дип склад мөдире сукрана-сукрана кисмәктән тозлаган ит ала башлады.

    — Нигә суыткыч алмыйсыз соң?

    — Анысын председательдән сора инде, энекәш. Минем эш — үлчәп алу, үлчәп озату.

    Ихтыяр председательне эзләп тапты.

    — Нәрсә кыяфәтең бик кырку күренә? — дип сүз катты аңа колхоз башлыгы.

    — Кырку аш ашаганга.

    — Анысы өчен чибәр кызыгызга үпкәләгез инде.

    — Ул тозлы итне күпме ашарга була? — дип ярсый башлады Ихтыяр. — Тәүлегенә уникешәр сәгать кирпеч өябез, объектны бетерик дип көнне төнгә ялгап эшлибез. Ә сез инде айга якын безгә тозлы ит күбеге эчертәсез.

    — Әтәчләнмә әле, егет. Сезнең кебек егетләр ярым ач, ярым ялангач килеш Днепрогэслар төзегәннәр, тайгада тимер юллар салганнар. Тозлы ит булсын иде аларга! Симереп сикерәсез...

    — Заманында сезнең кебек председательләр ачлы-туклы килеш колхоз төзегән, үгез белән сабан сөргән. Ә сезнең клуб хәтле йортыгыз, машинагыз, электр белән яга торган мунчагыз. Суыткыч турында әйткән дә юк инде.

    — ОБХССтан килмәгәнсендер бит син? — дип сүзне уенга бормакчы булды председатель. Ихтыярның кыяфәте үзгәрмәгәч, тавышына кырыслык өстәлде. — Минем хуҗалыкка тыкшынып йөргәнче, отрядында тәртип урнаштырыр идең. Кичә тагын кызлар өчен авыл егетләре белән сугышканнар. Тозлы ит ашасалар да, җегәр бар үзләрендә.

    — Беренчедән, отрядта бу турыда сүз булды инде. Икенчедән, авыл егетләре үзләре бәйләнгәннәр. Кызлары карамый башлаган... Сүзне читкә бормагыз, суыткыч алып бирәсезме безгә?

    - Юк.

    — Аванс хисабыннан ике йөз илле сум акча яздырыгыз. Үзебез алырбыз.

    — Кассада акча юк.

    Ихтыяр кирәкмәс сүз ычкындырудан куркып, тешләрен кысып торды да борылып китеп барды. Ул үзенең булдыксызлыгыннан гарьләнә, пешекче кыз янына буш кул белән кайтырга ояла, шулай ук складтагы тозлы итне алырга да хурлана иде.

    — Командир! — дип кычкырган тавышны ишеткәч, ул адымнарын акрынайтты, теләмичә генә артка борылып карады.

    Председатель аңа кул болгый иде. Ихтыяр урыныннан кузгалмады.

    — Минем өйдәге холодильник барыбер буш тора. Кереп алыгыз шуны, — дип кычкырды председатель. — Җәй көне азык-төлекне базда тотабыз.

    — Рәхмәт, кирәк түгел, — дип үпкә катыш ачу белән әйтте Ихтыяр һәм, каршысына килеп туктаган председательнең балкып торган йөзен күргәч, өстәп куйды. — Егетләр бунт күтәрә, иртәгәдән эшкә чыкмыйбыз, диләр. Сыер абзары безгә генә түгел, сезгә дә кирәктер бит... Тозлы ит ашыйлар да көне буе су эчәләр.

    Председатель рәхәтләнеп бөтен басуны тутырып көлеп җибәрде.

    — Башта ук шулай диләр аны. Ә син суыткыч та суыткыч... Бар, бүген үк бер сарыкны суеп суыткычка тутырыгыз. Тик... менә суяр кешесен генә таба алырсыз микән. Уттай эш өсте бит.

    — Үзем суям мин аны. Бабай суйганда да ярдәм итеп торган бар иде.

    — Белмәгәнең юк, тиккә бригадир итеп куймаганнар икән үзеңне, — дип шапылдатып Ихтыярның җилкәсенә сугып куйды председатель. — Менә шундый егетләр кирәк иде миңа. Авызга карап тора торган түгел, авыздан тартып ала торган.

    Пешекче кыз Ихтыярны көтә-көтә аптырап беткән, егетләрне төшке ашсыз калдырудан куркып, елар хәлгә җиткән иде.

    — Бер сәгатьтә өлгертәбез аны, — дип юатты Ихтыяр. — Син итне юып, вак итеп турап сал, алай итсәң, тиз пешә.

    Шулай диде дә тау читенә барып кузгалак өзә башлады. Кузгалакны ваклап турап тәлинкәләргә салып чыкты, һәркемнең алдына кыяклы суган тезеп куйды.

    Егетләр пешекче кызны мактый-мактый күз ачып йомганчы тәлинкәләрен ялтыратып та өлгерделәр.

    — Нинди бәйрәм бүген, Зәлия?

    — Әллә гашыйк булдыңмы?

    — Гашыйк кешенең ашы кырку була ул...

    Егетләрнең кәефе күтәрелгән, һәммәсенең шаярасы, араларында бердәнбер хатын-кыз заты булган Зәлиягә сүз катасы килә иде. Ә ул бер читкә баскан да, аларның барысына да яратып карап тора.

    — Миңа түгел, командирга әйтегез рәхмәтне, — дип Ихтыярга таба кулын сузды ул.

    Ләкин аның сүзенә игътибар итүче булмады, рәхмәт әйтә-әйтә таралыштылар да, Ихтыяр белән Зәлия икәве генә калды.

    Беркавым нидән сүз башларга белмичә, тын тордылар.

    — Ә син нигә ашамадың? — дип Ихтыярның тулы тәлинкәсенә күрсәтте Зәлия.

    — Егетләргә аш бүлеп тордым бит.

    — Ә-әй, мин сизмәгәнмен дә. Кешегә шулай тиз ияләшәм инде мин.

    — Ә мин киресенчә, ияләшә алмый тилмерәм.

    — Кешегә ияләшү өчен аны бер бик якын кешеңә охшатырга да шул дип уйларга гына кирәк.

    — Мин кемгә охшаган соң?

    — Әтигә. Ул да һәрчак әнигә аш пешерергә булыша. Кунаклар килсә, өстәл янына утырмый, аягөсте торып сыйлый. Син дә бүген шулай иттең бит.

    Зәлия Ихтыярга кайнар аш салды. Үзе аның янәшәсенә килеп утырды.

    — Әйдә, әтисе, кунаклар киткәч, икебез генә рәхәтләнеп утырыйк әле бер. Күптәннән болай утырган юк.

    Ихтыяр Зәлиягә тартынып та, гаҗәпләнеп тә карап торды-торды да, аштан буылып, бөтен гәүдәсе белән чайкала-чайка-ла йөткерергә тотынды.

    Зәлия көлеп җибәрде. Ихтыяр да түзмәде, аңа кушылып тыела алмыйча көлә башлады.

    Чикерткә сайрауларына, тургай авазларына кушылган көлү тавышы кичкә кадәр тынмады.



        (дәвамы)
    Разиль Валиев
    роман на татарском языке.
  • Разил Вәлиев:
  • Шигырьләр, җырлар
  • Публистистика
  • Җанга уелган уйлар (Күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр)

  • Эт кояшы (повесть)
  • Иске сәгать дөрес йөри (повесть)
  • Яшисе килә (повесть)
  • Мирас (роман)
  • Антуан де Сент-Экзюпери. Нәни принц (тәрҗимә)
  • Редьярд Киплинг. Маугли (тәрҗимә)
  • Конан Дойль. Баскервильләр эте (тәрҗимә)




  • ← назад   ↑ наверх