• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Разиль Валиев

    Иске сәгать дөрес йөри

    (повесть)

    ЮЛ АЗАГЫ - ЮЛ БАШЫ

    Стенадагы иске сәгать, ютәленнән буылган карт сыман, озак гыжылдап, иртәнге алтыны сукты. "Вакыт га-лиҗәнапләренә суык тигән, — дип уйлады Искәндәр. — Суык тигән".

    Шулчак аның тәне буйлап салкын тәпиле кырмыскалар йөгереп узгандай булды. Ул юрганын башына ук тартып китерде, җылы эзләп, аякларын арлы-бирле йөртте. Аннары шактый вакыт, кымшанмыйча, күзләрен түшәмгә төбәп ятты. Нәрсә турындадыр уйлыйсы, хыялланасы — шулай итеп иртәнге авыр хисләрдән котыласы килә иде аның. Ләкин, үч иткәндәй, башына бер уй да килми. Әйтерсең, ул белгән-күргән нәрсәләр барысы да кара төн пәрдәсе артында бүленеп калган, әйтерсең, ул үткәнгә җилкәсе белән борылып утырган да киләчәкнең буп-буш чиксезлегенә күзләрен төбәп онытылган иде.

    Тәрәзәдән агып кергән сүрән яктылык, ишәйгәннән-ишәя барып, озакламый, бөтен бүлмәне тутырды. Караңгылык әкренләп почмакларга сыенды, пәрдә артларына үрмәләде, анда да сыеныр урын таба алмагач, идән ярыкларына саркып, юкка чыкты. Идәндә, төн диңгезе ярга чыгарып ыргыткан ватык кораб калдыкларына охшап, бер пар чүәк, уч төбе хәтле келәм, урындык башыннан шуып төшкән чуар сөлге генә ятып калды.

    Искәндәр кинәт кенә юрганын тибеп очырды да, тезләрен кочаклап, торып утырды. Бармаклары белән чәчен артка сыпырып куйды, күзләрен уды. Инде тагын нишлим, дигәндәй, як-ягына карангач, стенада асылынып торган җепне тартты, брадагы лампочка иртәнге яктылыкка куәт өсти алмады, Искәндәр, җепне янә тартып, утны сүндерде. Аннары ипләп кенә караваттан шуышып төште дә, аякларына чүәк элеп, лаштыр-лоштыр бүлмә буйлап атлап китте. Кухняга керде. Өстәлдә инде атна буе юылмаган тәлинкәләр өелеп ята. Иренеп кенә кранны борды, — тагын җылы су юк. Савыт-саба юмаска сәбәп чыгуына сөенгәндәй, теләр-теләмәс кенә сукранып, кранны ябып куйды.

    "Элек тә җылы су сирәк килә иде. Ә савыт-саба гел чиста тора иде. Ничек юды икән ул аларны? Салкын су беләнме?"

    Өйдә аның юньләп ашаганы да юк иде. Иртән бер чынаяк чәй эчә дә чыгып йөгерә, көндез кайда туры килсә шунда ашый, ә кич... кич кайтканда, күп чагында алар йоклаган була.

    Кофе банкасы эзләп шкафта актарынганда, аның күзе стенадагы календарьга төште. Күкрәкләренә кадәр суга кергән озын кара чәчле кыз артка каерылып караган да, үзенә төбәлгән чит карашны күреп, бермәлгә югалып калган. Менә ул, исенә килеп, алга ташланыр да тар бүлмәне яңгыратып көлә-көлә диңгез эченә йөзеп кереп китәр... "Ерак китә алмассың, — дип елмайды Искәндәр. — Гомерең аз калган". Ул, су кызының кызыктыргыч шәрәлегеннән котылырга теләгәндәй, календарьның соңгы битен әйләндереп куйды. Куйды да, арткы яктагы "Котлы булсын Яңа ел!" дигән сүзләрне күргәч, сәерсенеп озак карап торды. Бүген — утыз беренче декабрь, елның соңгы көне. Ә ул бернәрсә дә әзерләмәгән, аның бернәрсәсе дә юк. Өе ташландык абзар сыман, тәмле-томлы да, аракы-шәраб та алмаган, чыршы хәстәре дә күрелмәгән. Ул бит Яңа елны каршы алырга әзер түгел. Өе генә түгел, аның уйлары, хисләре, хыяллары — гомумән, ул үзе Яңа елга керергә әзер түгел.

    Шулчак стенадагы иске сәгать, гыжылдап, озак итеп бер тапкыр ютәлләп куйды. "Вакытка суык тигән", — дип, ачу белән иреннәрен тешләп кабатлады ул. Инде ничә тапкыр шул сәгатьне антиквар кибетенә илтергә җыенды, һаман вакыт тими. Бабайдан калган истәлек дип тота. Бабасы күптән дөнья куйды инде. Ә сәгать һаман йөри. Гүя ул әле һаман бабасы вакытын санап йөри, гүя ул әле һаман бабасы ютәле белән ютәлли, бабасы өчен ютәлли... "Вакытка суык тигән..."

    * * *

    ... Ул көннән соң аның өчен дөньядагы бар нәрсәнең мәгънәсе үзгәргән кебек булды, җансыз әйберләргә җан керде, бүлмәсе көннән-көн зурая барган сыман тоелды, ә тирә-юньдәге түгәрәк дөнья күзгә күренеп кечерәйде. Ул көннәр буе шәһәр ыгы-зыгысына ияреп ихтыярсыз йөри-йөри дә, тын култыкка кайтып сыенган нәни каек сыман, аптырап-сәерсенеп бик озак бүлмәсе уртасында басып тора. Гасырлар артыннан килгән күкрәү авазына охшатып иске сәгать суга башлагач кына, яңадан аңына килгәндәй була. Ул инде ничә еллар буе шушы сәгать белән сөйләшеп, бәхәсләшеп яши. Кайвакытта, бигрәк тә ялгыз калган чакта, борынгы сәгать янында ул үзенең бик кечкенә, уйларының да бик вак икәненә төшенеп гарьләнеп тә куя. Тора-бара сәгатькә ул җанлы әйбергә караган сыман карарга гадәтләнде. Иртәнге алтыда радиодан гимн яңгырый башлагач, иң беренче эш итеп әле кулындагы бүләк сәгатькә, әле стенадагы борынгы сәгатькә карый. Үз кулындагы сәгатьнең дөрес йөргәнен күргәч, сабый бала кебек сөенә. Иреннәрен түгәрәкләп, стенадагы сәгатьне үчекли, ярый инде, миннән булсын яхшылык дигәндәй, диванга басып телләрен күчерә.

    Искәндәр тәрәзә төбендә яткан сәгатен әйләндереп ка-рый-карый кулына такты. Аннары кабалана-кабалана киенде дә идән себеркесе эзли башлады. Ләкин — һәй, гөнаһ шомлыгы — өйдә себерке юк иде. Соң, моңа кадәр булгандыр бит инде ул? Хатыны себеркене дә үзе белән алып китмәгәндер... Искәндәр аның идән себергән чагын хәтерләргә тырышты, ләкин исенә төшерә алмады. Зәңгәр джинсы чалбар киеп, тузгыган коңгырт чәчләрен артка ташлый-ташлый идән юганын хәтерли, ә менә идән себергән чагын — юк. Әллә идәнне ул бер дә себермәде микән? Көн саен югач, себереп торуның кирәге дә калмый. Мүкәли-мүкәли килеп, башы белән пианинога бәрелгәч кенә, үзенең гел кирәксез нәрсәләр турында уйлаганын аңлап, башын түбән иде.

    Тезләрен юешли-юешли күпме тырышса да, идән чистармады, киресенчә, пычрагы буй-буй булып җәелеп кенә калды. Кул селтәп, юлбарыс тиресенә охшап калган идәнгә караңгы бүлмәдәге иске паласны чыгарып каплады. Шул арада кухняда кофе ташый башлады. Йөгереп барып газны сүндерде дә, кофега ике шакмак шикәр салгач, озак итеп аның ак күбекләре сүнгәнне карап торды.

    Каядыр ашыккан, кабаланган кебек, тиз генә юынып алгач, яңадан кухняга чыгып, авызын пешерә-пешерә кофе эчте. Эчеп бетергәч, бөтен эше тәмам булган кебек, тагын туктап калды.

    "Нишләргә? Бүген нишләргә? Нинди эшләр бар бүген? — дип үз-үзенә сорау бирде ул. — Беренчедән, өйне тәртипкә китерергә. Аннары, кибеттән кирәк-ярак ташып, бәйрәм өстәле әзерләргә. Чыршы табарга. Уенчык элмәсәң дә ярый, бала-чага юк... — Ул, чыннан да бала-чага юклыгына ышанырга теләгәндәй, як-ягына каранды. — Чыршы кыяфәте булгач, исе аңкып торгач, шул җиткән. Тагын нишләргә?

    Ә-ә-ә... Ә кунаклар?! Күптән дәшеп куйган кунаклары бар бит аның. Бүген тагын бер тапкыр исләренә төшерергә кирәк булыр. Инде күптән берсен дә күргәне юк. Телефоны булганнарына шалтыратыр, Ислам белән Шәүкәтләрнең өйләренә кереп чыксаң да була".

    Искәндәр почмактагы тумбочка өстендә торучы телефонга күз ташлады. Куе кызыл төстәге телефон иртәнге эңгердә менә-менә сүнеп килүче олы бер утлы күмергә охшап тора. Соңгы арада нигәдер берәү дә шалтыратмый әле аңа. Баштарак, алар киткән көннәрдә, берничә көн телефон тынып тормады. Аны сорап шалтыраттылар, кызының классташлары шалтыратты. Ул, нигә аны миннән сорыйсыз дигән сыман, өзек-өзек кенә җаваплар кайтарды: "Китте ул, китте. Белмим, белмим. Бөтенләйгә китте. Белмим, белмим... Кайтмаска китте... Нишләп шаяртыйм ди инде... Шулай килеп чыкты инде... Бер-беребезне аңламаганбыздыр. Үтсә, үткән инде, нишлисең. Ун елны гына түгел, бөтен гомерен суга салган кешеләр дә бар бит. Хәерлегә булсын... Юк, юк, үкенмим... Үкенмәм. Сөенмим дә... Күптән шулай булырга тиеш иде. Шулай кирәк иде... Җае чыкмый торды. Менә, ниһаять, җепне өзәргә булдык... Аңа да яхшы..."

    Искәндәр телефон трубкасын кулга алып бераз әйләндергәләп торды да беренче булып хәтергә килгән номерны җыя башлады. Озак җавап бирми тордылар. Искәндәрнең трубка тоткан кулы тирләп чыкты. Ниһаять, колакны кытыклап торган озын гүләү авазын бүлеп, телефоннан таныш тавыш ишетелде:

    — Тыңлыйм сезне...

    Искәндәр шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен дә сизми калды:

    — Ә-әй! Хәмит дус! Йоклап ятасыңмы әллә? Шалтыратам, шалтыратам — җавап бирмисең. Бәйрәм көнне йоклап яту килешми.

    — Т-с-с! Кычкырма шулкадәр. Балаларны уятасың. Сәгать ничә икәнне беләсеңме соң син?

    Искәндәр, аптырап, әле кулындагы сәгатькә, әле стенадагы сәгатькә карады:

    — Бе-ләм...

    — Бу вакытта авылдагы карт әтәчләр белән шәһәрдәге карт буйдаклар гына тора...

    — Бәйрәм бит...

    — Бәйрәм нәрсә өчен? Бәйрәм ул, туган, халык йокласын өчен. Рәхәтләнеп, бөтен кайгыларыңны онытып йоклар өчен ул бәйрәм...

    Искәндәр, Хәмитнең шулай акыл өйрәткән тон белән сөйләвенә сәерсенеп, телсез калды. "Нәрсә булган моңа? Иртәнге җиденче яртыда түгел, төн урталарында шалтыратканы булды — алай кырт кисеп сүз кайтармый иде".

    — Йокыңны бүлгән булсам, гафу ит. Кичкә безгә киләсеңне тагын бер тапкыр исеңә төшермәкче генә идем...

    Телефон тынып калды, бераздан кыштыр-кыштыр килде. Ерактан тонык кына булып хатын-кыз тавышы ишетелде: "Бармыйбыз да, килмибез дә". Телефон тагын шытырдап алды. Хәмит аны уалырдай итеп учына кыса иде, ахрысы. Ниһаять, ул телгә килде. Тавышы, әле генә бозлы судан чыккан сыман, салкын һәм калтыраулы иде:

    — Искәндәр... малай... безнең планнар үзгәреп тора бит әле. Хатын бит... Яңа ел ул гаилә бәйрәме, аны һәркем үз өендә йә туганнарында үткәрергә тиеш, ди. Үзең беләсең, хатын-кызга аңлатып буламыни? Үпкәләмә, малай, без әтиләргә барырга булган идек. Нигә эндәшмисең? Иртәгә үзең безгә килеп чык. Барыбер берьялгызың. Күңелсез дә булыр үзеңә. Сөйләшеп утырырбыз. Хатын син яраткан пәрәмәчен дә пешерер...

    Телефон трубкасы Искәндәрнең кулын пешерә башлагандай тоелды. Ул аны шапылдатып куйды да ике кулы белән тәрәзә төбенә килеп таянды. "Әйе! — Тәрәзә пәрдәләрен җәһәт кенә ике якка аерып ташлады. — Әйе! Димәк, боҗра, чыннан да, кысыла башлады. Исемлектән бер кешене сызып ыргыттык. Дуслар исемлегеннән. Хәмит, Хәмит... Без синең белән биш ел буе бергәләп юкка гына студент шулпасын эчтек микәнни? Биш ел буе бер бүлмәдә яшәп, болай да кыска гына гомернең биш елын уртак кайгылар, уртак шатлыклар белән уздырдык..."

    Сөмбелнең бер кичне әйткән сүзләре кылт итеп аның исенә төште... "Әллә син үзеңне берәр кешегә кирәкмен дип уйлыйсыңмы? Чыгарып ташла башыңнан ул беркатлы уйларыңны. Кеше үз-үзен яратса, шул бик җиткән. Әллә син үзеңне берәр кеше үлә-бетә ярата, синең өчен җанын бирергә әзер тора дип беләсеңме? Шулай булмый торсын. Әгәр дә берәрсе сиңа якты йөз күрсәтә икән, белеп тор, димәк, аңа синнән нидер кирәк, яисә, һич югында, аңа шулай яхшы, аның синең белән уйнап аласы, үзенең шатлыгын сиңа күрсәтеп бер ялтырыйсы килә. Шулай итмәсәң, шатлык шатлык булмый бит, җир астына күмелгән хәзинә була".

    Искәндәр, гадәтенчә, аны бүлдермичә генә тыңлап утырды, кайтарып сүз әйтмәде. Шулай итсәң, сүзен тизрәк очлыйсын яхшы белә иде ул.

    Төнге сәгать унберләрдә, көтмәгәндә, Хәмит килеп кергән иде. Йөзе әле генә мунча чыккан төсле алсуланып киткән, бүреге гадәттәгедән арткарак шуышып, тәбәнәк маңгаен биегәйтеп җибәргән. Түргә узып тормадылар, кухняга кереп утырдылар. Сүзне Хәмит башлады:

    — Малай, хәлләр хөрти бит әле минем, — диде ул еламсы-рак тавыш белән. — Хөрт, малай, эшләр...

    — Нәрсә булды тагын? Милиция-мазарга эләкмәгәнсендер бит. Шуннан да зур трагедия юк бүгенге көндә. — Сүзне уенга борырга, Хәмитнең көнаралаш табылып торган борчуларын бүгенге сүз үзәгенә алмаска иде аның исәбе.

    — Анысы юк ла... баш ике түгел... Хатын әллә нишләде... Кичә бөтенләй өйгә дә кайтмады. Кайдадыр кунып калган. Кайтуына бугазына ябыштым. Күзгә караган да тик тора. Исерек кеше шикелле елмая. Бер кул белән якасыннан тотып, икенче йодрыкны йомарлап тордым-тордым да, үзем дә сизмәстән, елап җибәрдем. Суга алмадым. Балалар куркыр, дидем. Ә ул, берни булмагандай, чишенде дә малай белән кыз арасына кереп ятты. Шуннан соң гына теле ачылды.

    — Кайда йөрдең, эттән туган нәрсә, — мин әйтәм. — Балаларың төне буе тәрәзә төбен саклап чыкты.

    — Син төннәр буе кайтмыйсың бит әле, — ди. — Син кайда йөрсәң, шунда.

    — И-их, шунда күлмәген күтәреп каеш белән ярасы килде! И-их! Соң мин... Минем белән чагыштыра бит үзен. Мин нәрсә, калсам, шул дуслар белән сөйләшеп калам. Әллә кайда эт типкесендә йөрмим бит. Дуслар очрый. "Әйдә, сөйләшеп утырыйк, күрешмәгәнгә биш былтыр", — диләр. Шунда аларга: "Хәзер мин йөгереп кенә хатыннан рөхсәт сорап киләм. Җибәрсә, утырырбыз", — дип әйтә алмыйм бит инде. Үзең күреп торасың, Искәндәр, шулай каткан күңелне җебетеп, җанны бушатып утыра торгач, таң атканы сизелми дә кала. Бер сөйләшүе бер гомер бит ул андый чакларның. Ә өйдә нишлим мин? Фатирын алып биргән, мебелен тезеп куйган, зарплатасын тиенен тиенгә кайтарып җиткергән. Тагын ни кирәк аларга? Дуслар белән әллә нигә бер рәхәтләнеп күңел бушатып утырырга гына хакым бардыр бит инде минем, ә?

    — Үзенә шулай дип әйттеңме соң?

    — Әйттем, әйтмәгән кая?

    — Нәрсә ди?

    — Мин дә нәкъ синең сыман эшлим. Квартираны сиңа гына түгел, семьяга бирделәр, мебельгә минем дә өлешем керде. Телисең икән, претензиясез генә шушында яшә, теләмәсәң, дүрт ягың кыйбла, ди.

    — Ә күңел турында, күңел турында аңлатып әйттеңме соң?

    — Күңел нәрсә? Күңел ул миндә дә бар, ди.

    — Дуслардан башка, кешеләрдән башка, җәмгыятьтән башка яшәп булмаганын, кешенең кешесез тормыш итә алмаганын төшендерергә иде аңа.

    — Һәй, малай, бар сүзеңә дә җавабы әзер бит аның. Нәрсә, хатын сиңа дус түгелмени? Хатын сиңа дошманмыни, ди. Сиңа бәгыреннән өзеп балалар тапкан, егерме ел җыеп килгән иң яшерен хисләрен бүләк иткән хатының сиңа ятмыни? Син иң элек аны аңларга тиеш. Бер хатыныңны да аңламагач, аны юата, аның күңелен күрә белмәгәч, нинди дуслар, нинди җәмгыять турында авыз ачып сөйләшергә мөмкин, ди. Син башта хатыныңның күңелен күр, шуннан соң башкалар турында уйла, ди.

    — Ә нигә, моңа кадәр әйбәт кенә тора идегез бит әле. Минем Сөмбел сезне гел мактап сөйли иде. Хәмит тырыш, Хәмит йорт җанлы. Хәмит юк-бар белән баш катырмый. Ә мин ялкау, мин булдыксыз, мин өй турында кайгыртмыйм, мин буш куык, мин юк нәрсә турында хыялланып гомеремне уздырам...

    ...Искәндәр, кызып китеп, тавышын чамасыз күтәрә төште бугай, сөйләнә-сөйләнә, кухняга Сөмбел килеп керде:

    — Нәрсә мактанасың, нәрсә әтәчләнәсең тагын?

    — Хәмит белән менә бар дөньяны сүгеп утыра идек әле.

    — Дөньяны сүкмәгез сез, шул дөньяда яши белмәгән өчен, үзегезне сүгегез. Дөнья нәрсә? Дөньяның гаебе юк. Ул мең ел элек тә шулай булган, мең елдан соң да шулай булачак. Ә менә кеше үзгәрә, кешеләр үзгәрә, халык үзгәрә.

    — Кеше белән бергә дөнья да үзгәрә инде... — Хәмит коңгырт күзләрен челт-челт йомып куйды, бумеранг сыман уртадан кырт бөгелеп төшкән мул кашлары турайды.

    — О-о! Юк! Пәри башка, җен башка. Бутамагыз әле сез, егетләр. Табигатьнең — үз законы, кешенең — үз законы. Табигатькә кеше кирәк түгел, ә кеше табигатьсез яши алмый. Җәнлек-җанварларны гына карагыз сез: алар табигать законнары буенча яши, алардан табигатькә бер зыян да юк. Ә кеше? Кеше кыра, җимерә, елгаларны туктата, урманнарны кисә, һавага күпме агу очыра... Табигатьнең үз баласы булса, үзен тудырган дөньяга шулай карамас иде ул. Димәк, кеше — табигатьнең үги баласы...

    Искәндәр, Сөмбелнең сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрүенә уңайсызланып, Хәмиткә карап куйды. Хәмит тыр-паеп торган тыңлаусыз кара чәчләрен бармаклары белән аралаган да идән ярыгына карап уйга чумган. Искәндәрнең нидер әйтергә җыенганын күреп, Сөмбел озынча йөзен күтәрә төште. Юка иреннәренең сул почмагына мыскыллы елмаю саркып җыелды.

    — Космологик теорияләрең белән Хәмитнең башын катырма әле. Менә сезнең аркада, хатын-кыз аркасында, җирнең үги улы булып беттек тә инде... Җәнлекне ник ата кеше — хатын-кызга энҗе-мәрҗән кирәккә. Урманны нигә кисә кеше — хатын-кызлар бер-берсен уздырып мебель даулаганга. Сугышлар нигә чыга — хатын-кыз аркасында... Безне менә шушылай начар итеп кем тәрбияли — хатын-кыз тәрбияли... — Боларның барысы өчен дә син гаепле дигән сыман, Искәндәр Сөмбелгә карап алды. — Бүген нинди тузга язмаган мәкалә укыдың тагын? Үзең җир, җир дисең, үзең һаман күктә йөзәсең...

    Сөмбел тыела алмыйча көлеп җибәрде. Аның тавышы, йолдыз чыңына охшап, бик тирәннән, ерактан килә иде.

    — Мин күккә синең янга менәм бит, — дип башлады ул, көлүеннән тыела алмыйча. — Эштән соң сәгать буе чиратта торып, сетка тутырып азык-төлек төяп кайтам. — Аның тавышы, торган саен кырыслана барып, шырпы кабына ябылган кигәвен быжлавына охшый башлады. — Барын-югын әтмәлләп ашарга әзерлим, табак-савыт юам, өйне җыештырам. Аннары сине эзлим. Син өйдә бар да кебек, юк та кебек. Гәүдәң бар, үзең юк. Аягың — җирдә, башың — күктә. Кая-ле, мин әйтәм, бу илаһи затны — сөекле иремне күреп төшим әле, дим дә күккә менәм. Ни әйтсәң дә, безнең гаилә члены, кызыбызның атасы бит ул.

    — Ярый, Сөмбел, җитте, арттырыбрак җибәрәсең. Хәмитнең үз борчуы үзенә җиткән.

    Хәмит ашыкмыйча гына тураеп басты да ишеккә таба атлады.

    — Гафу итегез. Мин болай гына, үтеп барышлый гына кергән идем, гаепләп калмагыз.

    Искәндәр, киенеп, аны озата чыкты.



        (дәвамы)
    Разиль Валиев
    повесть на татарском языке.
  • Разил Вәлиев:
  • Шигырьләр, җырлар
  • Публистистика
  • Җанга уелган уйлар (Күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр)

  • Эт кояшы (повесть)
  • Иске сәгать дөрес йөри (повесть)
  • Яшисе килә (повесть)
  • Мирас (роман)
  • Антуан де Сент-Экзюпери. Нәни принц (тәрҗимә)
  • Редьярд Киплинг. Маугли (тәрҗимә)
  • Конан Дойль. Баскервильләр эте (тәрҗимә)




  • ← назад   ↑ наверх