• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Разиль Валиев

    Эт кояшы

    (повесть)

    Ма фәгалтем би Йосыф?[1]

    Гүя ул гомере буе яшәмәгән, гүя ул гомере буе йоклаган да менә бүген кинәт кенә уянып киткән. Гомере буе акылын бутап, фикерен адаштырып килгән уйлар бүген кинәт кенә бер җепкә тезелгән кебек булдылар. Дөнья аңа бик тә гади булып тоелды. Тирә-юньдәге кул чабуларга, соклану авазларына аз гына да игътибар итмичә, ул башны чәнчеп, авырттырып, мине кайнатып агылучы уйлар ташкынына иярде. Тора-бара уйлар белән баш мие тулыр да баш сөяге, урталай ярылып, ике карбыз кисәге кебек идәнгә тәгәрәп төшеп китәр сыман. Ә уйлар һаман килделәр дә килделәр...

    Кеше рәхимсез. Бик рәхимсез! Нигә кирәк булды бу су кызларын, урман егетләрен уч төбе кадәр мәйданга менгереп, мәгънәсез сикерүләр, бил бөгүләр, баш чөюләр, кул болгаулар, йөзгә, меңгә сыгылулар аша табигатьне кабатларга тырышып тамаша куеп азапланырга? Минем ярага тоз салыр өченме? Илаһи, тиңе булмаган бөек табигатьтән көлү, аны мәсхәрә итү бит бу. Хәзер кычкырам: "Туктатыгыз бу мәхшәрне, кешеләр! Акылыгызга килегез!" — дип кычкырам! Нигә, нигә, нигә? Әле көндез генә урмандагы иң зифа каенны "эһ" тә итмичә җиргә егып салган агай, кич театрга килеп, каен булып бизәнгән, "чибәр" дигән аты да чыкмаган кызның уйнавына сокланып нигә суган суы сыгып утыра? Ә бу меңләгән тамашачы арасында кош ите ашамаган, каен себеркесе белән арка чапмаган, нарат тупсага аяк ышкымаган бер генә кеше бармы икән?

    Әнә, кайбер илләрдә ана карынында баланы төреп, балага җан өртеп торган соңгылыктан, бала туганнан соң, шул ук хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре ясыйлар. Ачлык елны өенә бикләнеп, кача-поса соңгы кисәк икмәген ашап исән калган бәндәләр бүген тарих дөреслеге, фән үсеше, кешелеклелек турында мемуарлар язалар, чикләвек агачыннан ясалган кафедралардан чиксез нотыклар укыйлар, акчасы беткәч вагон бушатырга барып, дәрес калдырган шәкерткә каш җыералар, йөз каралталар...

    Тукта, нигә болай фәлсәфә сатам әле мин? Соң үзем дә шул кеше дип атала торган гыйфритләр рәтенә керәм түгелме соң? О-о-о, юк! Алар гыйффәтле гыйфритләр. Ә мин? Мин — юк! Алар үзләренең чын йөзләрен яшерәләр, һәм шуңа күрә, бер генә минутка булса да бу түбәнлекләрен онытып тору өчен, сәнгать, әдәбият, музыка дигән матур исемнәр астында яңа дөнья, яңа кеше яратмак булалар, шул уйдырма дөньяга, уйдырма геройларга табыналар, үзләрен аллага саныйлар, даһи дип атыйлар. Ә кем соң ул даһи? Барысыннан да түбәнрәк, барысыннан да ерткычрак кеше. Ул, хәтта, күп вакытта законнар белән дә исәпләшми, гаилә тормышын, җәмәгатьчелек фикерен санга сукмый, бары үзе, үзенең эше, әсәре турында гына кайгыртып, үз рәхәте өчен генә яши. Әйе, әйе, үз рәхәте өчен. Чөнки, көне-төне өстәлгә кадакланып утыру, ашказанын санга сукмау, янәшәсендә сәгать саен үсә баручы кәгазь өемен күрү — аның өчен иң зур ләззәт. Ас, кис, ашханә мөдире дә, архив башлыгы да булмый ул!

    ...Ха-ха-ха! Кул чабалар. Монда утыручыларның берсе дә бу нәрсәләрне күрмиләр, аңламыйлар микәнни? Аңламыйлар, билгеле, аңламыйлар. Берсе дә аңламый. Кичә минем нервлар белән бик кызыксынган врач та аңламый. Ул эченнән: "Бу егет акылдан язган", — дип уйлый, ә үзе, һаман юатып: "Нервлар какшаган, нервлар. Бераз ял итеп алу комачауламас иде", — дигән була. Дипломат, янәсе, гөмбә баш. Ә күрше хатын әйтте, йөзгә бәреп әйтте: "Дурак, юләр, биш-алты!" — диде. Югыйсә мин аңа: "Нигә ул яңа туган мәче балаларын суга салып үтердегез, бу бит вәхшилек, ерткычлык, моны Берләшкән Милләтләр Оешмасына язып җибәрсәм, сезне җир шарыннан сөрәләр", — дип кенә әйткән идем. Ул бот чаба-чаба көлде. Җитмәсә, "юләр" дип атады. "Юләр" бик якынча төшенчә бит ул. Әйтик, җирдә яшәүче дүрт миллиард кешенең өч миллиард тугыз йөз миллионы акылдан язган булса, калган өлеше гадәти. Бик тиз арада, хәтта бер мизгелдә, шул акылдан язганнары акыллы, эталон кешеләр булып, азчылык йөз миллион акылсыз булып санала башлар иде. Эш көчтә, санда бит! Ә менә болар шуны да белмиләр, ха-ха-ха... Хәзер торып басам да залны тутырып кычкырам! Миңа ышанырлармы икән соң? Алар күбрәк бит. Ә-әй, хәзер, басам да: "Иптәшләр, тыңлагыз, сезнең алдыгызда — Шекспир!" — дип кычкырам. Ул вакытта ышанырлар, ышанмый хәлләре юк. Кая, күршедә утыручыларга да әйтим әле, өйләренә кайткач кем белән янәшә утырганнарын сөйләрләр. Көләләр. Ха-ха-ха!.. Хәзер менә мин сездән көләрмен! Тыңлагыз!!!

    Бу хәл шәһәр театрында булды. Балет карарга килгән тамашачылар белән зал тулы иде. Иң алгы рәттә, сәхнәгә таба бераз иелә төшеп, томырылып карап утыручы егет баштарак беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәде. Төймәләре ычкындырылган пинжәге, кызыл балчыккамы, кангамы — ниндидер кызыл төскә буялган ак күлмәге, бер якка кыйшайган галстугы егеткә сәер төс биреп тора. Тора-бара ул тынычсызлана, вакыты-вакыты белән аякларын бер-берсенә бәргәли, кулларын шапылдатып куя башлады. Аның йөзенә ниндидер сәер елмаю җәелде, күзләре, ничектер, йөз гармониясенә кушылмыйча, күз кабакларына буйсынырга теләмичә, тәннән аерылырга хокук дәгъвалаган кебек, каядыр еракка төбәлделәр. Куркыныч иде бу күзләр. Менә-менә өзелеп төшәрләр дә идәнгә бәрелеп челпәрәмә килерләр кебек. Ул авыз эченнән нәрсәдер сөйләнә, тыелып кына көлеп тә куя. Вакыт үткән саен аның җанлануы арта барды, хәтта берничә тапкыр урыныннан сикереп торырга талпынып та карады. Тирә-юньдә утыручылар аңа гаҗәпләнделәр, тик бераздан, йә чит тел өйрәнүче студенттыр, йә азрак төшереп алгандыр, дип уйлап, бөтенләй оныттылар, тамаша ләззәтенә чумдылар. Сәхнәдәге кызлар биеделәр дә биеделәр. Ә ул аның саен тынычсызлана, канәгатьсезлек авазлары да чыгаргалап куя, кеше кул чапканда кычкырып көлә, үзалдына нидер сөйләнә башлады, һәм, кинәт урыныннан сикереп торып, бөтен залны тутырып: "Иптәшләр, тыңлагыз! Мин — Шекспир!" — дип кычкырды, аннары карлыккан тавыш белән шаркылдады. Көлә-көлә ул сәхнәгә таба атылды. Илһамланып кул болгаучы дирижерның таягын тартып алды да залга таба борылып, нәзакәтле генә баш игәч, шашынып, бөтен гәүдәсе белән калтырап, ике кулын да селтәргә тотынды. Оркестр, кылыч белән чабып өзгән кебек, капыл туктады. Тик, бар дөньясын онытып, ноталарга да, дирижерга да карамыйча, күзләрен чытырдатып йомып, музыка тылсымына бирелгән карт скрипкачы гына берни дә сизмәде. Бермәлгә параличланып калган зал өстенә актарыла-актарыла скрипканың күңелне өшетә, йөрәктәге сагышны суырып чыгара, бәгырьне телә торган үткен, кара, суык музыкасы акты. Берәү дә скрипкачыга дәшәргә кыймады. Тамашачылар арасында милиционер табылмады. Егетне театр директоры һәм тагын берничә сәхнә эшчесе алып чыгып киттеләр. Карт скрипкачы, бары шунда гына аңына килеп, уйнаудан туктады.

    Алты ай тулар-тулмас аны больницадан чыгардылар. Барыр кешесе юк, дусларыннан тартына, туганнар — авылда, шуңа күрә турыдан-туры кунакханәгә китте. Анда, урын юк, диделәр, кичкә кырын килергә куштылар. Башта томан. Аяклар ирексездән трамвай тукталышына таба атладылар.

    Зират аны сүзсез каршы алды. Юл кырыенда гарәп хәрефләре белән матур итеп нидер язылган биек-биек ташлар чагылды. Ул барды да барды. Ирек үзенә кирәкле кабернең кайда икәнен анык белми, шуңа күрә һәр кабер янында тукталып торды. Зур ташлар, кечкенә ташлар, башына ай, йолдыз куйганнары — барысы аның миендә буталды, күзләре ташлардагы язуларны аера алмады. Ә ул һаман саен үҗәтләнеп, киреләнеп эзләде. Зират каравылчысыннан барып сорау аңа бик зур тупаслык, күз алдына китерә алмаслык дорфалык булып тоелды.

    Әле кызгылт-көрән балчыгы өстенә юньләп үлән дә үсәргә өлгермәгән, гади генә тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган кабер янына килеп җиткәндә, Ирекнең аяклары көчкә сөйрәлә иде. Ул бераз вакыт тимер рәшәткәгә тотынып торды. Куллары хәлсезләнеп ул әкрен генә җиргә утырды һәм шыпырт кына елап җибәрде. Зиратның кайсыдыр башында ябалак кычкырып куйды. Җир күкрәгенә сеңгән кешеләрне тамырлары белән кочаклап утыручы мәһабәт каеннар шомлы караңгылыкка чумдылар. Күктә, куе болытларны ерып, бөтен зират өстенә ай калыкты.

    Кунакханәдә Ирек килүгә урын бушаган иде. Аны дүрт кешелек бүлмәгә керттеләр. Бүлмәдәшләр бик ачык, сүзчән кешеләр булып чыкты. Алар авылдан сугым мал куып килгәннәр икән. Төн уртасына кадәр мал сую урыны турында сөйләшеп утырдылар. Бер яктан алыптай сыер бөтен, тере килеш кереп китә, ә икенче яктан башы башлай, эче эчләй, каны тагын үзаеры килеп чыга, имеш. Заманны, техниканы мактадылар. Ирек аларны уңайсызланып, сүз кыстырырга кыймыйча тыңлап утырды. Нәрсәнедер искә төшерә, аның күңел ярасына кагыла иде агайларның сөйләшүе.

    Одеял астында тезен кочаклап, үткән тормышын, больницаны, югалган алты аен барлап, хәтере аша үткәреп ятты. Теге вакытта зиратка барганга кадәр булган барлык вакыйгаларны да хәтерли иде ул. Хәтернең ерак бер почмагында сәхнәдә кызлар биюе дә чагылып калган. Аның больницага керүенә зиратмы, әллә балетмы гаепле икән? Ник кенә дип шул балетка барды икән соң ул? Атаклы "Аккош күле" шул. Ул яраткан "Аккош күле". Бәләкәй аккошлар ничек матур итеп биегәннәр иде. Бөтенесенә теге скрипканың кара музыкасы гына гаепле. Кара музыкадан башка тагын ниләр булды соң әле анда? Ә-ә-ә, аккошлар... Аккошлардан соң — больница. Хәтердә больница бөтен тормышыннан аерылып, ап-ак булып калкып тора. Ак бина, ак халатлар, ак урын-җир, ак пәрдә, ак түшәм, ак йөзләр, ак чәчләр, ак, ак, ак... Кызык. Бүген кунакханәгә килгәндә, җиргә беренче кар төште, ап-ак кар. Моңа кадәр аның бер вакытта да беренче кар төшүен күргәне юк иде. Бәлки, күреп тә игътибар итмичә йөргәндер. Беренче кар бик тә ак була икән ул. Башта аңа хәтта артыннан больница ияреп чыккан, бөтен дөнья больницага охшап акка әйләнгән кебек тоелган иде. Тизрәк авылга кайтып, киерелә-киерелә койма буйларына ак кар өясе, кар атышып уйныйсы, чын кар буранын күрәсе иде. Табиблар да авылга кайтырга киңәш бирделәр.

    Кинәт кенә аның күңеленә инде күптән онытылган шигырь юллары килде.

    Җиргә тагын карлар ява инде...

    Ул, башын югары чөеп, бөтерелә-бөтерелә, кайный-кайный яуган ак кар өермәсенә текәлде. Кар бөртекләре белән җиргә моңсу яктылык, талгын рәхәтлек тә иңә иде кебек.

    Җиргә тагын карлар ява инде,
    Җир төренә тагын аклыкка.
    Җир яшерә үзенең гөнаһларын,
    Җир күмелә сафлык, пакьлеккә.

    Миндә нигә кышлар булмый икән? —
    Күңелемдә һаман көз генә...
    Гөнаһларым җирнекеннән күбрәк, —
    Карый алмыйм хәтта көзгегә.

    Кайгыларым карлар басар иде,
    Охшап калыр идем болытка.
    Кешеләр кышка керә, ә мин янам
    Көз калдырган моңсу бу утта.

    Ап-ак карлар, гүя, шәфкать кызы.
    Ап-ак карлар җирне дәвалый.
    Ә мин янам, ә мин һаман янам, —
    Мин, әйтерсең, көзнең дәвамы.

    Йокы тынычсыз булды. Төне буе саташып чыкты, әллә нинди төшләр күреп бетерде. Төшендә буранда адашып, гаҗизләнеп йөрде. Кемнәндер язны китермәвен, җирне ап-ак килеш кенә тотуын ялварды. Имеш, ак төс гел яхшылыкка гына өндәп, чакырып тора, ә төсләрне алмаштыруы белән табигать үзенең тотрыксызлыгын күрсәтә, безне дә шуңа әйди. Больницада шуңа күрә һәрвакыт бөтен нәрсә дә ак, имеш. Йокыдан арып-талып, авыр эштән котылган кебек торды. Агайлар гырлап йоклыйлар. Бар байлыгын — кечкенә сумкасын тотып урамга чыккач, дөньяның аклыгына күзе чагылып, һушсыз калып торды.

    Бәхеткә, кассада билетлар бар икән. Самолетта бер ноктага карап барсаң, күңел болгана, нәрсә турында булса да уйларга тырышырга, үзеңнең күктә, һавада икәнеңне онытырга кирәк. Югыйсә эшең харап.

    Ирек күзләрен йоммады, уйландырырлык, хәзерге халәтен оныттырырлык истәлекләре болай да күп иде аның.

    ...Үткән гомер. Шул кыска гына вакыт эчендә күпме нәрсә күрелгән. Үткән гомер, гомеремнең нинди — бәхетлеме, кайгылымы өлеше син?! Чирек гасыр җирдә яшәлгән, тормышның чиреге үтелгән. Тагын бер сәгатьтән самолет туган туфракка алып төшәчәк. Бер сәгать. Чирек гасыр үткән юлны кире якка бер сәгатьтә кайтам. Чирек гасыр һәм бер сәгать...

    [1]

    Йосыфны нишләттегез (гарәпчә).



        (дәвамы)
    Разиль Валиев
    повесть на татарском языке.
  • Разил Вәлиев:
  • Шигырьләр, җырлар
  • Публистистика
  • Җанга уелган уйлар (Күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр)

  • Эт кояшы (повесть)
  • Иске сәгать дөрес йөри (повесть)
  • Яшисе килә (повесть)
  • Мирас (роман)
  • Антуан де Сент-Экзюпери. Нәни принц (тәрҗимә)
  • Редьярд Киплинг. Маугли (тәрҗимә)
  • Конан Дойль. Баскервильләр эте (тәрҗимә)




  • ← назад   ↑ наверх