• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сәхаб Урайский

    Сәхаб Урайский

    (1907-1957)

    Сәхаб Урайский (Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) 1907 елның 21 декабрендә элекке Самара губернасы Мәләкәс өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьле ятим калып, бала чактан ук тормышның ачысын татып үсә: тамак ялы өчен авыл байларында батрак булып эшли, көтү көтә. Бөек Октябрь революциясеннән соң гына, мәктәп партасына утырып, башлангыч белем ала һәм 1927—1930 елларда Самара (хәзерге Куйбышев), шәһәрендәге татар-башкорт педагогия техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 1932—1938 ел» ларда Куйбышевта татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук елларда (1934—1936) ул СССР Язучылар союзы һәм комсомолның Үзәк Комитеты каршында ачылган әдәби курсларда укып кайта.
    1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1941—1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә.
    Армиядән кайткач, Сәхаб Урайский 1946—1948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң күп еллар буе «Яшь сталинчы» газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.
    Сәхаб Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый. Әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук ул комсомол шагыйре, яшьләр темасына язучы әдип буларак мәйданга чыга. Лирик-публицистик шигырьләрендә булсын, «Давыллар аша», «Порт-шәһәр» кебек поэмаларында булсын, шагыйрь совет яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла. Иҗатының соңгы дәверендә шагыйрь, риторикадан котыла барып, халыкчан рухтагы һәм үзенчәлекле образларга бай шигырьләр иҗат итә. Аның шигъри табышлары бигрәк тә җыр өлкәсенә карый. Балалар өчен язылган «Пионерлар җыры» (X. Вәлиуллин музыкасы), «Чыршы янында» (Й. Шәмсетдинов музыкасы), «Укырга» (С .Сәйдәшев музыкасы), шулай ук яшьләргә багышланган «Икебез ике якта», «Безнең яшьләр», «Тау кызы» (III Мәҗитов музыкасы), «Син кал бездә», «Онытма» (Р. Яхин музыкасы), «Өй артында шомыртым» (халык көе) кебек җырлар үз заманында халык арасында киң популярлык казана. Ә шагыйрьнең «Син кайтмадың» (М. Мозаффаров музыкасы) җыры Бөек Ватан сугышына багышланган иң гүзәл җырларның берсе буларак тәкъдир ителә.
    Сәхаб Урайский совет кешеләренең хезмәт батырлыгын тасвирлаган очерклары, каләмдәш дусларының әсәрләре турында язган мәкалә-рецензияләре һәм төрле милләт шагыйрьләре (М. Лермонтов, Т. Шевченко, К. Хетагуров, М. Исаковский, А. Барто һ. б.) иҗатыннан алып эшләгән шигъри тәрҗемәләре белән дә билгеле.
    Сәхаб Урайский 1957 елның 15 февралендә вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Сайланма шигырьләр. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 244 б., I б. портр. 5000.
    Көтүче кызы: [Поэма, шигырьләр җыентыгы]. — М. — Самар: Урта Идел край дәүләт нәшр., 1933. — 97 б., портр. 3150.
    Таныш елмаю: [Әсәрләр җыентыгы]. — М. — Самар: Урта Идел край нәшр., 1934.— 48 б. 3000.
    Давыллар аша: Шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. — Казан: Татгосиздат,, 1939.— 116 б. 3000.
    Чыршы янында: [Шигырь] .— Казан: Татгосиздат, 1939.— 12 б. 10000.
    Шул ук:— 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 12 б. 10000.
    Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1941. — 104 б. 5075.
    Яз таңында: (Ватан сугышы елларында язылган шигырьләр җыентыгы).— Казан: Татгосиздат, 1945.— 88 б. 5185.
    Бәхетле балалар. Шигырьләр. — Казан: Татгосиздат, 1948. — 31 б. 5000.
    Якты еллар: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1950.— 71 б. 3065.
    Яшьлек тавышы: [Шигырьләр] .— Казан: Татгосиздат, 1950.— 76 б. 3065.
    Жигули буйларында: Шигырьләр. — Казан: Татгосиздат, 1951. — 51 б. 3065.
    Яз килде: [Шигырьләр] .— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 147 б. 3000.
    Син кал бездә: Җырлар.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 47 б. 7000.
    Давыллар аша: Шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Таткитнәшр., 1966. — 104 б. 7000.

    Аның турында

    Хәйри X. Комсомол шагыйре.— Кит.: Хәйри X. Язучы һәм тормыш. Ка« зан, 1979.— 277— 280 б.
    Гәрәй Р. Җырларында аның яшьлеге: (С. Урайскига 60 яшь тулу уңае белән). — Соц. Татарстан, 1967, 21 дек.
    Хәйри X. Комсомол шагыйре,— Татарстан яшьләре, 1967, 21 дек.
    Төхфәтуллин Р. Сәхаб Урайский.— Казан утлары, 1977, № 12, 1696.
    Шакирова М. Ул һаман да безнең сафта: С. Урайскийның тууына 70 ел. — Татарстан яшьләре, 1977, 22 дек.

    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Сахаб Урайский

    Поэт, татарский переводчик Урайский Сахаб (псевдоним). Настоящее имя – Мавлютов Сахиб Камалович.
    Учился в Самарском татарско-башкирском техникуме. В 1932-38 – редактор Куйбышевской областной татарской газеты «Колхозник». В Куйбышевском издательстве вышли книги «Дочь пастуха» (1933), «Знакомая улыбка» (1934) и др.
    Был членом Союза писателей СССР

    Wikipedia проектыннан:

    Сәхаб Урайский (чын исем Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) – татар шагыйре.

    Сәхаб Урайский 1907 елның 21 декабрендә хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, бала чактан ук тормышның ачысын татып үсә: тамак ялы өчен авыл байларында батрак булып эшли, көтү көтә. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң гына, мәктәп партасына утырып, башлангыч белем ала һәм 1927-1930 елларда Самара шәһәрендәге татар–башкорт педагогика техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 1932–1938 елларда Куйбышевта (Самарада) татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук елларда (1934–1936) ул әдәби курсларда укып кайта. 1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1941–1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Сәхаб Урайский 1946–1948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң күп еллар буе «Яшь сталинчы» газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр–балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. С.Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый. Әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук ул яшьләр темасына язучы әдип буларак мәйданга чыга. Лирик – публицистик шигырьләрендә булсын, «Давыллар аша», «Порт – шәһәр» кебек поэмаларында булсын, шагыйрь яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла. Ул балалар өчен язган «Пионерлар җыры» (Х.Вәлиуллин көе), «Чыршы янында» (И.Шәмсетдинов көе), «Укырга» (С.Сәйдәшев көе), шулай ук яшьләргә багышланган «Икебез ике якта», «Безнең яшьләр», «Тау кызы» (Ш.Мәҗитов көе), «Син кал бездә», «Онытма» (Р.Яхин көе), «Өй артында шомыртым» (халык көе) кебек җырлар үз заманында халык арасында киң популярлык казана. С.Урайский 1957 елның 15 февралендә вафат булды.
    Сахаб Урайский, Сәхаб Урайский
    теги: Сәхаб Урайский, Мавлютов Сахабетдин Камалетдинович, татарский поэт, писатель и публицист
  • Сахаб Урайский:




  • ← назад   ↑ наверх