• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хәсән Туфан

    ТУГАН ТЕЛ

    һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
    Җитсен иде һәрбер күңелгә,
    Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
    Үзләренең асыл телендә.

    Атом көче, радио заманында
    Күрсәм иде шуны мин тагын:
    Ярдәмләшеп, телләр 'бер-берсендә
    Тапса фәкать кардәш, туганын.

    Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
    Кем аркылы, ничек 'белдем мин?
    Бишектә үк мине өйрәтүчем,
    Туган телем — бәгърем, син ул, син!

    Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
    һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
    Син аңлаттың миңа, туган телем,
    Син өйрәттең миңа һәммәсен.

    1951


    * * *

    Юллар, юллар... Үлек тулы юллар.
    Себер ягына табан илтәләр...
    Ә уйларым минем бу юлларның
    Очына ук барып җитәләр.

    Поп җиләне кигән яшь буржуа,
    Бата-чума илләр канына,
    Мәет түшәп, юллар салдыра ул
    Азиядәге «Элдорадо»га...

    Бу якта да тиран томалаган
    Ирекләрен милли илләрнең
    Мономахлар бүреген хәтерләткән
    Гөмбәзләре "белән чиркәүнең.

    Кистән белән янчеп илләр башын,
    Мәет түшәп, юллар салдыра;
    Миссионердан тәре, спирт белән
    Юл ярдыра «Элдорадо»га...


    * * *

    Хатлар аласы килә.
    Әйтерсең лә, хат эчендә
    Казан һавасы килә...

    1953

    Якты йолдызлар сүнгәнче
    Уйланып ятам сине.

    Халык щыры

    Йолдызлар сүнә. Учак та.
    Мин — һаман янам әле.
    Хушыгыз, соңгы төтеннәр,
    Мин монда калам әле.

    * * *

    «Ни» түгел, син
    «Кем»дер, табигать.
    Бардыр синең берәр ниятең?
    Белмәмешкә салышып кына,
    Син нәрсәдер иҗат итәсең.

    Никадәрле төсләр чәчкәндә,
    Никадәрле төрләр, шәкелләр —
    Бу иҗатың каршында синең
    Без адәмнәр — бары шәкертләр.

    Масая акыл, җаный,
    —Мин,—ди ул,— бөек әсәр!.
    Авторы, димәк, даһи,
    Бу дөрес булса әгәр...


    * * *

    И Кеше!
    Акыл көчен
    Матдәгә сыймасмыни?
    Атомны сүтә эшең,
    Аны бер җыймасмыни?

    Ачарсың атом серен,
    Белерсең барсын да син.
    Нинди яшь әле, Кеше,
    Мәңгелек каршында син!

    * * *

    Үлемнән кача-кача,
    Гомерләр СОРЫЙ-.СОРЫЙ,
    Синмени? Синең аша
    Матдәнең үзе җылый...

    Дөрли-дөрли кычкыра Галәм:
    — Бушка түгел мәңге янганым -
    Аңсыз, гамьсез матдәм эчендә
    Орлыклары йоклый җаннарның.

    Мәңгелек сезнең гомер,
    Мәңгелек, атомнарым...
    Нигә соң шундый түгел
    Атомнан туган җаным?!

    1953

    * * *

    Атомнарым минем мәңге үлмәс.
    Атомнарым мәңге калырлар,
    Мәңгелекнең һәрбер дөньясында
    Яшәр алар миллиард гасырлар.:

    Атомнарым минем үлмәс тә (бит...
    Атомнарның хәтере бармы соң?
    Кайда булса миңа очрасалар,
    Алар мине хәтерләрме соң?..

    Юк, атомнар, мәңге аерылмабыз,
    һаман -бергә яшәрбез кебек.
    Сездә туган акыл канатында
    Мәңгелеккә күчәр кешелек.

    Безнең әле тагын миллиард чорлар
    Яшисе бар бу Җир шарында:
    Акылыбызның канат җәясе бар
    Коммунизм гасырларында.

    Материянең чиксез мөмкинлеген
    Сүтәр бер көн Вакыт, үчерер...
    һәм үзенең аңга килгән гомерен
    Мәңгелекнең эченә күчерер.

    КАРА БОЛЫТЛАР ТАРАЛДЫ

    Кара болытлар таралдылар инде,
    Алар бу якка яңадан килмәс.
    Безнең көн хәзер мәңгегә якты,
    һавабыз — җиләс.

    Чәчәк аткандай кырларда
    Ландышлар, гөләпләр,
    Терелде инде безнең дә
    Өметләр, теләкләр!

    һавабыз — яңгырдан соңгы
    Хуш исле саф һава.
    Җил исә тибрәтеп каенны,
    Юлларга чәчәкләр ява...

    1953


    (Фрагмент)

    Илләр, кешеләр арасында
    Назон кебек йөргән чакта,—
    Тауда түгел, бара-бара
    Тигез якта, иркен якта,
    Йөргән чакта Барабада,
    Богауланган Прометейга
    Очрадым мин үткән җәйдә.
    Әйтерсең лә богау, тышау
    Белән мөмкин аны кыршау...

    1953

    * * *

    Кайчангача кайгырачак, көячәксең?

    Кайгы төяп,

    Кәрвангамы китәчәксең?

    Язмышлар бит

    Без дигәнчә түгел алар,'—

    Сайла, өйрән

    Сабырлыкның ирләрчәсен!

    * * *

    Кырлардагы төнге сменада
    Ярышларда йөргән чагымда,
    Урал таудан килгән юл ;буенда,
    Башкаемны сыйпый җилләр бары,
    Йөрәгемне — бары ай гына.

    92

    БӘХИЛЛӘРЛЕК

    Күңелледер сезнең гомер,
    Исән аналар:

    Сокланырлык, бәхилләрлек
    Сезнең балалар.

    Тап төшмәде сезнең нурлы,
    Сабыр йөзләргә;
    Намус һәм җан —'безнең өчен
    Икесе — бер нәрсә.

    Алар бар да үзегез кебек
    Гади үзләре,

    Бөек ләкин — бәхилләрлек —
    Барлык эшләре.

    Бүген инде — көннәр тыныч,
    Төннәр бәласез;
    Кайтканнарның яшен сөртеп,
    Үбә аласыз:

    «Бәхил, бәхил, и бә'бкәем,
    Күгәрченем»,— дип...
    Исән булсаң, син дә, әни,
    Үбәр идең бит.

    1954


    * * *

    Мин ышанмыйм әле үлүеңә,—
    Юл юк әле аңа күңелдә:
    Күрешербез күк тагын.
    Аһ, ничек мин сине юксынырмын,
    Ераклашкан саен бүгеннән,
    Ераклашкан саен.

    Ачса иде миңа үткән гомер
    Ачылмаска япкан капкасын,
    Ачса иде.

    Син үләсе көнне күрмәс өчен,
    Китәр идем шунда ташлап барын,
    Китәр идем.

    Шулай итте мине юксыну,
    Менә шулай итте.

    1955


    Ә ЙӨРӘГЕҢ СИНЕҢ КАП-КАРА

    Әй, син, Мәкер,
    Явыз, хаин Мәкер!
    Нәфрәт угының кара мишене!
    Мәхәббәткә барлык капка ачык,
    Сиңа бары — палач ишеге.

    Ничә тапкыр килдең дөньяга оин,
    Ничә киттең... Тагын китәчәк!
    Җанлы, тере, чая тормыш ләкин
    Дәвам итте, дәвам итәчәк!

    Син аерган саен якынаябыз,
    Кушылабыз тагын, яңадан!
    Сиңа нәфрәт ;безне шулай итә,
    Шул нәфрәтләр яшене эзли сине,
    Громоотводың кая, кара җан?

    Сак-Сок итеп, азмы пар йөрәкне
    Тараттың син, җимердең, хаин!
    Сак-Сокны ил
    Үзенең җаны белән
    Ышыклавын сизмәдең ләкин...

    Күпме генә яхшы күренмә син,
    Эт сагалый сине капкада.
    Күпме генә актан киенмә син,
    Ә йөрәгең синең кап-кара.

    Тәпиеңә дә хәтта ура, Яго,
    Чолгау итеп ап-ак сатинны,
    Ә аппагы ләкин халыкларның—:
    Син түгел, ә кара Отелло.

    Этләр йолка бостон балагыңны,
    Укаларыңа карга тизәкли.
    0 укасыз Сәйдәшләре 'белән,
    Халык үзенең түрен бизәкли.

    Синең «эш»ең канлы, керле, хаин,
    Ә кер уыла, ә кан юыла.
    Әнә шулай синең эзең калмый,
    Әнә шулай исемең җуела.

    Ни бер җыр юк — сине юксынучы,
    Ни бер көй юк — сине сагынган.
    Сине сагына 'бары — көрән җәллад,
    Кара козгын, ала саескан.

    Син җил иктең, җилдән давыл үсте,
    Ур инде, ур
    Син шул давылны!
    Громоотводың кайда инде синең,
    Яшен эзли шакшы җаныңны.

    1955


    * * *



    Азмы тапкыр таланды бу җаным,
    Азмы минем гомер киселде,
    Азмы тапкыр үлем каралары ,
    Рамкалады минем исемне.

    Унбиш тапкыр үтеп киттем инде
    Җир шарының орбитасын мин.
    Сине тик беркайда очратмадым,
    Табалмадым, табылмадың син.

    Ә бит азмы тапкыр күкрәгеңә
    Башкаемны куясым килде,
    Маңгаемда синең .иреннәрнең
    Җылы сулышын тоясым килде.

    Ераклатып безне үткәннәрдән
    Әйләнәләр-әйләнәләр дә,
    Сагынуларын җанның күтәрәләр
    Иң югары дәрәҗәләргә.

    Орбитада — кояш, ай, йолдызлар...
    Йөрәгемдә алып кайтырга,
    Рәсемеңне фәкать саклап калдым
    Җаным белән бергә, җанымда...

    Бишбалтага килгән трамвайлардан
    Төшеп калган таныш халыкны
    Карап тора анда минем бүлмәм,
    Тәрәзәдәге гөлләр аркылы.

    Гөлләр мине тиргәмәсләр дә бит,—
    Алар, әйтик, телсез әйберләр...
    Ә... бүлмәдә — яшьләр көтәр мине
    Алар, менә, нәрсә әйтерләр.

    Яшьләр анда — залга җыелганнар...
    Алар инде сәгатьне карый...
    Гадел сәгать анда сүз башларга
    Ничә минут калганны саный.

    Саный сәгать... Ләкин аңламый ул
    Безнең ничәк алга барганны,—
    Кайбер эштә соңга калмас өчен
    Кайбер төштә соңга калганны.

    Яшьләр алар үсәр, олыгаеп
    Безнең сафка килеп җитәрләр...
    Укырлар да шунда бу юлларны,
    Укырлар да... гафу итәрләр.

    Кояш, инде, түбәнәеп килә.
    «Кайтыр инде... Кайтыр,— дип,— бәлки.
    Трамвайдан төшкән халыкларны
    Карый-карый көтә гүяки...

    Бишбалтага трамвай килде исә:
    «Кайтты микән?..» — дигән шикелле
    Карыйсың да, гөлле тәрәзәкәй,
    Күзәтәсең шулай син кемне?

    Эшләр көтә мине Бишбалтада! —
    Алар, әйтик,— телсез әйберләр,—
    Кешеләр 'бар бит әле эш янында,—
    Яшьләр көтә мине Бишбалтада!
    Алар менә нәрсә әйтерләр?..

    1955

    Сибелә чәчәк җилләрдә.
    Җилгә очкан чәчәк кебек,
    Сибелгәнбез илләргә.

    Зәйтүн җиргә бөгелгән
    Чәчәк җиңел түгелдән.
    Безнең хәл дә аермасыз
    Җирнең шушы гөленнән:

    Гөлнең башлар июе —
    Чәчәгем күп, диюе.
    Йөрәгемнең хәле шундый:
    Чәчәк атты сөюе.

    Гөлләр җиргә сөрлегә
    Чәчәкләре көчлегә.
    Мин дә шулай бөгелеп төштем
    Шушы гөлләр төслегә.

    Көннәр нурлыга бугай,
    Гөлнең хәле бик уңай.
    Гөлләр өчен кояш ничек,
    Безгә дә ирек шулай.

    Ис ;инде, җил, ис инде,
    Сиреньнәрне сип «иде.
    Минем шул сиреньнәр кебек,
    Сибелер көнем ич инде.

    Гөлем сыгылып төште бит,
    Чәчәкләре көчле бик.
    Әй бу сөю! Минем хәл дә
    Шул гөл хәле төсле бит.

    Үзебез кара... Йөзебез кара...
    Күзем кара, дим тагы.
    Үзебез — кара булсак та,
    Әнкәбезнең ап-пагы...

    Саубуллашыйм гөл белән,
    Сибелә чәчәк җил 'белән.
    Бер «үрергә тилмергәннәр
    Бер 'без түгел — ил белән.

    Гөл көтә ай батканын,
    Алсу таңнар атканын.
    Гөлләр өчен ,кояш ничек,
    Шундый миңа хатларың...

    Кошлар сайрый гөлләрдә...
    Мин сүз кушыйм кемнәргә?..

    1955

    * * *

    Иркәләнеп кояш нурында,
    Гамьсез генә, тыныч, тын гына
    Яшь бер чыршы үсеп утыра
    Урмандагы сукмак буенда.

    Кар-бураннар өереп, кыш килде,
    Бил тиңентен карга батырды,
    Ботаклары — башына атланып
    Җиргә бөкте чыршы факырны.

    Буранлы җил хәтта екса да,
    Әлегә бик авыр булса да,
    Кояшлы яз барыбер киләчәк!
    Чыршы моңа анык ышана.

    Тоя җаны: якын ул көннәр,
    Бу явыз кыш барыбер узачак.
    Иңендәге карларны атып,
    Кояшка ул кулын сузачак!..

    1955


    ИЛГӘ СӘЛАМ

    (Вариант)

    Килмә лә, җил, исмә лә, җил,
    Тәрәзәдән кит әле:
    Күңелләрем өйдә түгел,
    Туган илдә бит әле.

    Кайда гына яшәсәм дә
    Түгәрәк җир шарында,
    Күңелкәем — күбәләгем
    Туган үскән ягымда.

    һавалардан очкан кошлар
    Җиргә аваз салганда,
    Ул авазны юра, илем,
    Без тапшырган сәламгә.

    Менә шунда очрар кебек,
    Аралыйм урманнарын,
    Саныйм аерымлык көннәрен,
    Гомернең — узганнарын.

    Тагын бер кат, тагын да
    Очрашсак бер — табында,
    Гомер урталарында,
    Сагынып үләр чагында...

    ...Атучының бары бәбәге зур,
    Җаны — куян, күсе, кечкенә.
    Ә бу кешеләр бары да Сусанинны,
    Җәлилләрне искә төшерә.

    Өчәү иде алар, атылачаклар.
    Тик кечесе алдан җитеште:
    Атылачак төшкә барып басты,
    һәйкәл куела торган таш өстенә
    Пьедесталга чыккан шикелле.

    — Кемнәр иде алар,—дип сорыйлар,—
    Нервылары корыч кешеләр?

    — Сезнең кебек, сабыр, кырыс, тыйнак
    Бөтен яктан сезнең ишеләр

    Иде алар...

    Ә атучы — үзе тикшерүче
    һәм үзе үк хөкем итүче,
    һәм аларны кабер читенәчә
    Лично үзе озатып килүче,

    Җикеренә: «Азият! Соңга калдың!
    Не позволю! Батыр?! Остарак?
    Ни кадәр тиз булса әгәр җәзаң,
    Шул кадәрле кайгың кыскарак?..,»

    Мондый эшне, кояш, шаһит булып
    Карап торма! Болыт астына
    Кач, гүзәлем! Күктә син барында
    Күңел яшәешкә тартыла...

    Таулар артында
    Таңнар атканда,
    Җилләр дәшәләр
    Туган якларга.

    Әйтәләр сыман:
    «Әйдә, кайт инде,
    Илгә кайтырга
    Рөхсәт бар инде»...

    Туган илемә
    Ис, җил, ис әйдә,
    Туганнарыма
    Сөенеч бир, әйдә.

    Сау бул, ил чите
    Сау бул хәзергә.
    Мәңге яшәрсең
    Безнең хәтердә.

    1956



    ← назад   ↑ наверх