• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гомәр Толымбай

    Күренекле татар совет язучысы, әдәбият галиме, фольклорчы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Гомәр Толымбайның тууына  2000 елның 14 апрелендә 100 яшь тулды.
    Юбилей булгач, табигый инде — уйландыра; үткән еллар белән бүгенге көн һәм киләчәк арасына төрле төстәге җепләр сузыла, күңелгә күптөрле хис-кичерешләр, фикер-нәтиҗәләр килә: бар аларның сөенечлеләре, яктылары... бар җанда көрсенү кузгаткан болытлы-шомлылары... Әлеге әдибебезнең кыска гомер юлын һәм бай иҗатын күзаллаганда, мондый каршылыклы хисләрне без аеруча нык тоябыз. Озак еллар дәвамында онытылып торган күңел җәрәхәте әйтерсең лә кабат кузгала, тантаналы һәм шатлыклы халәттән җитди уйланулар тулы икенче бер халәткә күчүеңне сизми дә каласың.
    Гомәр Толымбай — егерменче-утызынчы еллар татар әдәбияты мәйданында чабышкы ат уйнатучы зур талантка ия булган үзенчәлекле әдип-ләребезнең берсе. Ул — үз заманының гаять катлаулы, гаять каршылыклы социаль чоңгылында кайнап, ярларына кайтып, «утырып» җитмәгән милли мәдәният ташкынында бата-чума үз рухи кыйбласын һәм үз иҗат юлын эзләгән чор баласы.
    Егерменче-утызынчы еллар татар әдәбияты үсешендә тирән эз калдырып үткән бу әдибебез үзе иҗат иткән унбиш ел вакыт эчендә, ягъни 1922 елдан 1937 елга кадәр, утыз ике китабын бастырып чыгарган. Шул чорның көн кадагына суккан тәнкыйди-публицистик мәкаләләре, очерклары, фәнни хезмәтләре, яңа социаль җәмгыятьнең яңа әсәрләре буларак тәкъдим ителгән этюд һәм хикәя-повестьлары белән замандашлары күңеленә көчле тәэсир ясаган. Әдәбият галиме Г. Нигъмәти 1927 елда («Безнең юл» журналы, 6—7 саннар) аны «татар революция әдәбияты күгендә» булган биш йолдызның (КНәҗми, Һ.Такташ, Х.Туфан, Г.Толымбай, Г.Кутуй) берсе итеп күрсәтә.
    Әмма, белүебезчә, бу үзенчәлекле тарихи чор әдәби ачышлар белән генә түгел, һәртөрле социаль тетрәнү, эзләнү, табу-югалту, хаталану, фаҗигаләр белән дә тулы.
    Үз заманының сикәлтәле юлы, мираж булып балкып торган мавыктыргыч социаль кыйбласы, табигый ки, иң талантлы әдипләребезнең дә иҗат куәтен шактый зәгыйфьләндергән, әсәрләренең кыйммәтен еш кына үз заманы кысалары белән чикләп куйган. Тик, ни хикмәт, чын мәгънәсендә талантлы язылган әсәрләр, төрле дәверләрнең кырыс сынауларын да исән-имин үтеп чыгып, үзенең яңа буын укучысына да тулы кыйммәтендә барып ирешә ала икән... Бүген Гомәр Толымбайның егерменче-утызынчы елларда яңалиф һәм гарәп шрифтында «адашып» калган һәм бернинди заман җилләре дә искертә алмаган классик хикәяләре белән очрашу безгә әнә шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Аларның кайберләре әле кичә генә язылгандай заманча кабул ителүләре белән безне сокландырса, икенче берләре безгә бу шау-шулы алмашыну елларының табигый-нату-раль сулышын китереп җиткергәннәре өчен кыйммәт. Ахыр чиктә ул хикәяләрнең һәрберсе татар әдәби мирасының үзенчәлекле фондын тәшкил итә һәм бу иҗат байлыгына инде бүген моңарчы күрсәткән битарафлыкны сакларга безнең һич хакыбыз юк. Социаль-сәяси тоткын булып, җитмеш ел буена гарәп шрифтында һәм яңалифтә «консервлавын» торганнан соң, ниһаять, алар мәдәни кулланышыбызга, рухи тормышыбызга — лаеклы үз урыннарына кабат әйләнеп кайта.
    Шунысын да әйтеп үтик, Гомәр Толымбай иҗаты турында сүз алып барганда, без бүген элеккеге совет әдәбияты тәнкыйтендәгечә — шомартып кына да һәм ак яки кара буяуларны аударып буяу белән генә дә чикләнә алмыйбыз. Телибезме юкмы, алга таба безгә буяуларның төрлесе белән, анализның нечкәрәк алымнары белән эш итәргә туры киләчәк. Гомәр Толымбай, үзенең замандаш каләмдәшләре-кордашлары Такташ, Туфан, Нәҗми, Кутуй, Шамил Усманов кебек үк, фаҗигале гомер һәм иҗат юлы кичергән. Әмма бу олы әдипнең тирән фаҗигасе артында без кешеләргә-тормышка, милләтебез һәм аның киләчәгенә игелекле якты нур бөркелеп торуын тоябыз.

    Равил Рахмани




    Гумер Тулумбай
    (Шагиахметов Габдулхак Залялетдииович)
    Избранные произведения (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх