• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Кәрим Тинчурин

    ХӘКИМҖАН АГАЙ


    Ул таза, чыдамлы, уңган — чын игенче иде. Әкиятләр сөйләргә дә ярата, урыны килгәндә мәзәк әйтүдән дә кире тормый иде. Һәрвакыт шат, күңелле һәм дәртле иде.

    Солдаттан кайтканына унҗиде көз үтсә дә, аның йөрәгендә әле һаман яз иде. Хезмәттән кайтканнан бирле авылларын шәфкатьсез утның озын-явыз телләре өч мәртәбә казык төпләренә кадәр ялап юк итеп китсә дә, аның көченә, бетмәс-төкәнмәс дәртенә ул гына зарар китерә алмады. Ул яңадан-яңа йортлар салды, каралтылар эшләтте, челтәрле капкалар ясатты. Тәрәзәләре алдына таллар утыртты. Аның теге мактаулы мөгезсез сыерының тизәк авыруыннан, сабан туйларында иң шәп сөлгене эләктерә торган ак кашкасының эч авыруыннан үлүләре дә аны аяктан екмады. Ул мөгезле тана алды, шулай ук атсыз да калмады. Дөрес, ак кашка шикелле очып тора торган үткен, сабан туйларында беренче килә торган булмаса да, әмма сабан сөрүгә килгәндә, ак кашкага ак сакаллы ага булырлыгы бар иде.

    Хәкимҗан агайның хәле елдан-ел яхшыра, илдә игътибары арта, зурая бара иде. Хезмәткә (солдатка) киткәндә рәтләп аягына да баса алмаган Шакирҗаны хәзер ыржыктай егет иде инде. Киң җилкәләр, юан беләкләр, янып торган таза йөз, шулай ук, әкиятләрдәге диюләр шикелле, үлчәүсез көч атасыннан аңар алдан бирелеп куелган бик зур мирас иде. Чөнки Хәкимҗан агай никадәр тырыш, уңган, дәртле булмасын, үзеннән соң балаларына мирас итеп меңнәр калдыра алмаячагына ул ышанган, аның тазалыгы — байлык, нәселе таза нәсел иде.

    Шулай да, кара көннәрдә, кыен сәгатьләрдә Хәкимҗан агай, киң күкрәге эченә бөтен дөнья һавасын җыеп бетерерлек итеп тирән сулап:

    — Эх-ма!.. Көч бар, саулык та бар, анысына мең шөкер, тик менә бәхет әзрәк, бәхет әзрәк шул! — дип, йөрәгенең иң яшерен бер җирендә кемгәдер үпкә асрый иде. Кемгә? Ни өчен? Ансын ул үзе дә рәтләп аңлый алмый иде. Ләкин үпкә бар иде, үпкә зур иде. Хәтта бәгъзе вакытларда ул яшеренеп торган бу үпкәне бөтен дөньяга фаш итмәкче булып кычкырмакчы, нәрсәдер акырмакчы, сөйләмәкче дә була иде. Ләкин, ләкин аны тышка чыгарудан ул гаҗиз иде. Ул аны үзе генә булдыра алмый, әллә кемнең, әллә кемнәрнең ярдәменә мохтаҗлыгын үзендә хис кыла иде. Әмма кирәк вакытта кемне, кайдан ярдәмгә чакырасың?.. Шундый вакытларда көчле Хәкимҗан агай үзен көчсез, иң көчсез корт шикелле хис кылып тилмереп кенә кала иде. Шулай да күңелсез күңелдә бәхетне күрүгә өмет, якты өмет бар иде. Ул зур иде. Ул үзен белә башлаганнан бирле аңар ышана, аны көтә иде.

    Ләкин назлы, иркә бәхет күбрәк иркәләр тирәсендә әйләнгәнгә, Хәкимҗан агай шикелле урак урганда көлтәләр арасында дөньяга килгәннәр тирәсендә ул күренми иде. Шуңар күрә Хәкимҗан агайларның бәхетләре дә үзләре, эшләре шикелле дорфа иде, нурсыз иде. Чөнки ул чын бәхет түгел иде, болай гына, балчыктан әвәләп, юатыр өчен генә бирелгән бер оештырма гына иде. Дөресрәге, үзе ясаган бәхет кенә иде. Хәкимҗан агай ун яшендә сабан сөрде, унике яшендә урак урды, унсигез яшендә өйләнде, егерме яшендә ата булды, егерме бер яшендә солдат булды. Шул арада язу-сызуга да өйрәнеп алган иде. Бу йөкләрне күтәрергә ул тиеш иде. Шулай авыр көннәрне үткәреп, әлеге гомер буе көткән бәхетне, якты көнне инде күрәм, инде күрәм дип торганда, Хәкимҗан агайның җилкәсенә яңадан-яңа бер йөк менеп утырды. Бу йөк зур иде, бу йөк авыр иде, бу йөк куркыныч иде, бу йөк бөтен дөньяны, барлык йөрәкләрне тетрәткән зур сугыш йөге иде. Хәкимҗан агай аны күтәрергә, чигенә кадәр алып барырга мәҗбүр иде, чөнки ул солдат иде...

    Дәһшәтле сугышның беренче мобилизациясе Хәкимҗан агайны туган иленнән, туганнарыннан, сөекле гаиләсеннән аерды. Куркынычлы зур сугышның дәвамына бер ел тулганда, Хәкимҗан агайның зур улы Шакирҗанның да өстендә шинель, кулында винтовка иде инде.

    II

    Язгы кояш яңа гына сугыштан туктаган каһарманнарны сөеп, аларның янган йөзләрен нурлары белән сыйпап торганда, окоп тирәсендә боларны алмаштырырга килгән яңа гаскәр күренде. Сугышып арыган солдатлар яңаларга урыннарын биреп маташып торганда, озын буйлы, киң җилкәле таза ике солдат иттифакый кара-каршы очрашып, бер-берсенә карашып, баскан җирләрендә катып калдылар. Вакыт тар булганга, бу ике солдатның гәпләре озаймады. Карты артка ял итәргә китте, яше окоп эчендә аның урынын әшгал итте [1]. Бу солдатларның берсе Хәкимҗан агай, икенчесе аның улы Шакирҗан иде.

    Ничә йөз чакрымлы озын фронтның бер ноктасына бу ике солдатның туры килүләре хәзерге сугышта гадәттән тыш булган бер эш дип хисапланырга тиеш иде. Язмыш сугыш мәйданында теләгәнен булдыра ала икән... Атасы улы белән, улы атасы белән еш-еш күрешә башладылар. Шакирҗанга атасы янында булучылык бик күп ярдәм итте, ул үзен атасы янында ындыр артындагы шикелле итеп хис кыла башлады, әмма Хәкимҗан агайга киресенчә тәэсир итте. Ул, улында хәзерлек аз күргәнгәме, әллә аның башы яшь булгангамы, әллә нинди бер җитешмәүчелек тапкан шикелле булып, туры килгәндә һаман аны үгетли иде, белгәнен өйрәтә иде.

    III

    Пуля яңгыры, дөньяның астын өскә китергән туп шартлаулары астында менә инде бишенче көн бертуктаусыз, тын да җыймыйча алар сугышалар иде.

    Чү!.. Быргы тавышы!.. Барабан кагалар!.. Атакага!..

    Ул шуннан башканы уйлый алмады. Мылтыгын ике кулы белән кысып тотып, штыгын алга сузып, һөҗүмгә хәзерләнгән арыслан шикелле, гәүдәсен алга омтылдырып, сәхраны яңгыраткан «Урра!!!» тавышы астында алга йөгерә башлады.

    Ул аяк астындагы тездән бозлы суга да карамады, кан эчендә аунап яткан иптәшләрен дә күрә алмады, һаман алга, алга барды.

    Кинәт, сикереп чыгам дип, сөртенеп, пычрактан канлы башы гына күренеп торган бер мәет өстенә егылды. Аның күзләре мәетнең нурсыз тонган күзләренә очрап, тәне, хәтта сөякләре буенча яшен ташы үткән шикелле бер көч үтте. Ул егылган урыныннан тора алмады.

    Нәрсәдер кычкырмакчы иде, кемнедер ярдәмгә чакырмакчы иде, булдыра алмады. Тавыш урынына ирен почмакларында тик ак күбекләр генә пәйда булдылар. Ул урыныннан тормакчы иде, буыннары аңар буйсынмадылар, ул мәетне кочакламакчы иде, кулларын көзән җыерып, ал арны хәрәкәтләндерә дә алмады. Ул туп тимерләре белән тетелгән мәет өстендә җәрәхәтләнгән киектәй улап тәгәри башлады. Чал кергән сакалы, агарган йөзе канга буялды. Ниһаять, ул чәлпәрәмә килгән башны кочаклап үбә башлады. Тетелгән баш сөягенең кисәкләре, канга аралашып, сыек камыр хәленә килгән миләр аның сакалына, мыекларына, тырнакларына, ниһаять, җиң очларына кадәр сыландылар.

    Ул аны сизмәде. Ул сөекле улы Шакирҗанга актык һәм иң соңгы мәхәббәтен багышлый иде.

    Хәкимҗан агай, улының канга баткан күкрәгенә ятып:

    — Улым, Шакирҗаным!.. Анаңа, әнкәңә ни дип әйтермен, балам?.. Шакирҗан, Шакирҗан! — дип, тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде, ләкин колак төбендә: «Алга, алга, алга!..» — дип кычкырткан быргы тавышы аның сүзләрен, хәтта миләре чәчелеп яткан улын да оныттырды. Ул белештерер-белеш-термәс мылтыгын күтәрде дә, аскы иренен каннары чыкканчы тешләп, тагын алга, алга йөгерә башлады. Ул, хәлдән таеп егылганчы, алга барачак иде. Тик каршыдагы дошман сафы гына аны туктарга мәҗбүр итте. Шулай аңгы-миңге булып алга барганда, ул каршында бер зәңгәр күләгә күрде.

    Бөтен көче белән штыгын шул күләгәгә кадады. Күләгә юкка чыкты. Күз алдында тагын шундый ук күләгәләр әйләнә башладылар. Ул алар өстенә һөҗүм кылды. Ләкин, ләкин алар күбәү иделәр. Дошманның ике штыгы берьюлы аның янган күкрәгенә кадалдылар... Аның мылтыгы кулыннан төште... Зур гәүдәсе, киселгән агач шикелле, тавышсыз-тынсыз җиргә ауды... Күзләре йомылды, сулышы тарайды. Үлем исереклеге башланды...

    Кинәт аның башыннан зур кара пәрдә күтәрелгәндәй булып, ул бөтен дөньяны нур эчендә күрде. Елашып, ерак сугышка озатып калган хатыны, балалары, карчык анасы аның каршына килеп бастылар. Аларның һәммәсе дә елашалар иде, аларның һәммәсе дә калтыраган кулларын күккә күтәреп дога кылалар иде. Менә аның алдына туп тимерләре белән тетелгән Шакирҗанның да гәүдәсе килеп басты. Аның күзләре йомылганнар иде. Көеп чыккан иреннәр арасында нык тешләнгән кара тел дә күренә иде. Бу манзарага да ул туйганчы карап тора алмады. Хәкимҗан агайның эчендә җәһәннәм кызулыгы башланып, эчәсе килеп иреннәре янып күмергә әверелделәр. Су сорарлык та көче калмаганга, бер тамчы суга тилмергән кара иреннәрен генә калтырата иде.

    Ләкин ал арны күрүче юк иде. Өстә сарылып торган куе кара болытлар да аның калтыраган иреннәрен күрмәделәр. Күрсәләр дә, аларда тамчылар юк иде.

    Алар бит төтен болытлары гына иделәр...

    1916





    [1] Әшгал итте — алды.





  • Җилкәнсезләр
  • Искәндәр
  • Хәкимҗан агай
  • Казан сөлгесе




  • ← назад   ↑ наверх