• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илгизәр Тимершин

    Акъегет авылы тарихы сәхифәләре

    Бу китапны нәшер итүгә әзерләүдә миңа ярдәм иткән һәм булышлык күрсәткән шәхесләргә, аеруча «Акъегет» чикләнгән җаваплылыктагы ширкәт рәисе Илгиз Мансур улы Саттаровка, Акъегет җирле үзидарә башлыгы Сәлим Рифкать улы Шәмсиевкә бик тә рәхмәтлемен. Рәфыйк Рәшит улы Сәләхиевның ярдәме аеруча зур булды, кулъязмамны китап итеп эшләүдә ул бик зур хезмәт куйды. Аңа үземнең олуг рәхмәтемне белдерәм.

    Озак елларга сузылган хезмәт нәтиҗәсе.

    Без, мәктәп һәм башка уку йортларында, борынгы заман, урта гасыр, СССР, Россия һәм башка тарихларны өйрәнәбез. Әмма үзебезнең төбәк, авылыбыз тарихы бер читтә кала бирә. Кайберәүләр Туган Ил тарихын белергә кирәк дип әйтсәләр дә, туган шәһәр, туган авыл тарихын өйрәнүнең кирәклегенә басым ясап әйтмиләр. Ә Туган Ил - ул синең туган йортың, синең әти-әниең, туганнарың, авылдашларың, син белем алган мәктәбең, хөрмәтле укытучыларың, якын дусларың, син уйнап, дөнья рәхәтен һәм бәхетне тоеп, бер кайгысыз үткәргән яшьлегең, синең хезмәт коллективың, барлык шатлыклы һәм .кайгылы көннәрне кичергән туган авылың. Менә ни өчен кайда гына яшәмә, кая гына барма - туган авылыңны сагынасың, һәрчак күңелеңдә синең туган авылың була, аны оныта алмыйсың.

    Туган Ил ул синең туган йортыңнан башлана. Шулай булгач тарихны өйрәнү ул туган авылыңның тарихын өйрәнүдән башланырга тиеш, аны белү ул - синең бурычың, дип уйлыйм мин. Кызганычка каршы, туган авылыбызның язма тарихы безнең көннәргәчә сакланмаган.

    Мин киләчәк яшь буынга авылыбызның үткән чорын, анда булып узган вакыйгаларны күрсәтеп язарга омтылыш ясадым. Авыл бик борынгы авылларның берсе, аның 700-800 еллык тарихы бар. Шуңа күрә дә минем язмамда авылда булып узган бик күп вакыйгалар күрсәтелми калулары көн кебек ачык. Авыл тарихын язу өчен мин бик күп тарихи әдәбият, тарих галимнәренең әсәрләре (Ш.Мәрҗани, Г.Гобәйдуллин, К.Насыйри, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан һәм башкалар) белән танышып, укып чыктым. Көндәлек газета-журнал материалларын берөзлексез укып, авылыбызга кагылышлы һәр материалны туплап бардым.

    Яшьтән үк тарихны яратучы буларак, яшь вакытларымда әти-әниләрнең һәм картларның сөйләгәннәрен хәтеремдә яңарттым. Авылымда һәм башка авылларда яшәүче карт-карчыкларның өйләренә барып, анардан авыл тарихына кагылышлы вакыйгаларны сөйләтеп язып алдым. Кайбер кешеләргә үзләренең истәлекләрен язып җибәрүләрен үтенеп, мөрәҗәгать иттем. Өлкән әдип А.Шамов ага белән хатлар алыштым. Республика архивында булып, анда авылыбыз тарихына кагылышлы шактый материаллар туплый алдым.

    Гомумән, авыл тарихының мөмкин кадәр дөрес булуы өчен тырыштым. Әйе, кайбер елларның бик үк төгәл булмавы мөмкин, чөнки аларның кайберләре аерым кешеләрнең сөйләмнәреннән алына. Анысы өчен укучымнан гафу үтенәм. Авыл тарихын язу бик озакка, 30 елларга сузылды. Чөнки һәр вакыйганың дөреслеген ачыкларга кирәк иде.

    Авылның борынгы тарихын язган вакытта безнең як авылларын¬дагы тормыш-көнкүреш, шул чордагы аерым вакыйгаларга тукталдым. Алар безнең авыл халкы - бабаларыбызга да бердәй булып кагылалар.

    Халыкта: «Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк» - дигән әйтем яши. Тарих ул әкият түгел. Аны өйрәнергә, үткәннәрдән нәтиҗә ясарга, киләчәктә ялгышлыкларны кабатламаска, уңай якларын тормышта куллана белергә кирәк.

    Авыл тарихын язуда үзләренең истәлекләре белән булышкан, инде вафат булган якташыбыз өлкән әдибебез Афзал ага Шамовка, Кәрамова (Әлмиева) Хәтимә апага, Мәдыйгулов Госман, Шиһапов Габдрахман абыйларга, Борһанова Кәримә, Мәдыйгулова Галия, Сәләхиева Бәнәт, Баһавиева Нурсәйлә апаларга, Шәмсиев Гыйләҗ, Әлмиев Гомәр, Гыйззәтуллин Габбас, геология фәннәре кандидаты Шамил әфәнде Юлметовка үземнең рәхмәтемне белдерәм. Әйе, югарыда күрсәтелгәннәрнең күбесе вафат булдылар. Урыннары җәннәттә булсын. Авылдашларыма киләчәктә матур тормыш һәм бәхет телим.

    Ризаэтдин Фәхретдинов «Болгар һәм Казан төрекләре» исемле әсәрендә болай дип яза: «Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль, Булгар исемнәрендә бүлемнәргә бүләләр, боларның бер-берсенә күрше булуларын сөйлиләр. Ләкин бу рәвештәге бүленүләр, бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүләре кебек кенә булачагы мәгълүм.

    Болгарларның Бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре һәм мөстәкыйль бер хөкемдаре булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлык югарыда телгә алынды... һәрхәлдә Әсгаль исемендәге Болгар төрекләре бу көндәге Цивиль шәһәре тирәсендәге мөселманнарның бабалары булуы уйландырадыр». (Казан утлары. 1989 ел. № 1)

    Безгә билгеле булганча, Болгарларга 1223 елда Татар-Монгол Чынгыз-хан, 1236 елда Батый хан, 1361 елда Булак-Тимер гаскәрләре һөҗүм итәләр. Шулай да Болгар шәһәре һәм авыллары яңадан торгызылалар. 1431 елда князь Федор Пёстрый командалыгындагы гаскәрләр Болгар шәһәрен башка беркайчан аякка баса алмаслык итеп җимерәләр, яндыралар, талыйлар һәм халкын кыралар. Болгар халкы, шушы талаулардан, Алтын Урда изүеннән ХIV гасырның икенче яртысы – XV гасырның башында Казанка, Мишә, Зөя елгалары буйларына күчеп китәләр.

    Хәзерге көннәрдә Болгар һәм Казан ханлыгы турында тулы итеп язылган материаллар күп булса да, югарыда язылганнар, безнең бик күптәнге бабаларыбыз тарихы. Чөнки безнең бабаларыбыз Болгар ягыннан килеп урнашканнар, ә соңрак Казан ханлыгына кергәннәр. Алар Идел буйлап килеп, Бүшәрмә елгасына чыкканнар һәм аның түбән агымы, эчү өчен су чыганаклары булган яр буена урнашырга карар биргәннәр дип уйлау бер дә ялгыш булмас, минемчә.

    Районыбызның «Идел ягы» газетасында «Зеленодольск районы авыл исемнәре» дип аталган мәкаләне Казан дәүләт университеты профессоры Гомәр Саттаров бастырып чыгарды. Ул анда болай дип яза: «Зеленодольск районына караган авылларның күбесенең шактый кызыклы һәм игътибарга лаеклы тарихлары бар. Тарих галиме Х.Г.Гимади «Казан артына һәм Идел аръягына болгарларның беренче башлап күчеп утырулары ХIII гасырның 30–40 елларына (ягъни 1236 елдан соң. – Г.С.) туры килә» – дип яза һәм бу җирлектәге күп кенә татар авылларына шул заманда нигез салынуын әйтә...

    Безнең якларда Болгар чорларында ук авылларда татарлар (болгарлар, чувашлар, мордвалар һәм мари халыклары) яшәгәннәр. Районның «Яшел Үзән» газетасында хәбәрче Сәлим Абдуллин алда язылганнарны раслап, үзенең «Чал тарихка сәяхәт» исемле язмасында кызыксынырлык нәрсәләрне ачыклап күрсәтеп үтә: Бишбатман элек чуваш авылы булган, аннан татар авылы булган, чувашлар Арабоси авылына күчеп киткәннәр. Ходяшево авылының икесендә дә татарлар яшәгән. Косяково, Кирмәле, Акҗегет, Бакырчы, Сүнчәләй, Ковали авыллары турында ул укыган язмада мәгълүматлар юклыкны әйтеп үтә.

    Норлат – Нурдулат дип язылган, анда татарлар һәм чувашлар яшәгән, хан җирләре, мордвалардан калган буш җирләр булган. Рус тоткыннары хан җирен эшкәрткәннәр. Наратлы, Борындык, Бузай чуваш-татар авылы диелә. Аннан шунысы кызыклы, бу тарихи язмада безнең якта мордвалар яшәгәннәр һәм җир эшкәрткәннәр диелә. Ул мордвалар Саранск ягына күчеп киткәннәр һәм бик күп буш җирләр һәм истәлекләр калдырганнар, чувашлар да хәзерге Чувашстан ягына күчеп киткәннәр. Ул җирләрне татарлар һәм күчеп килүче руслар үзләштергәннәр. Төрле милләт халкы бергә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр – «пахали землю через полосу». Бу мәгълүматлар нинди язмадан алынганнар соң? С.Абдуллин бу хакта менә нәрсә дип яза:

    "Бу көннәрдә мин 1565–1567 елларда язылган «Список с писцовой межевой книги города Свияжска и уезда» дигән китапны уку бәхетенә ирештем. Ул 450 ел элек язылган, Свияжскида сакланган, 1809 елда аны профессор Якович тапкан һәм бастырган. Язманың авторлары Никита Борисов һәм Дмитрий Андреевич Кикин". (Мин язманы кыскартып бирдем.)

    Картларның сөйләүләре буенча, Чувашстанның Әҗбаба, Шулкан һәм Кәвәл авылларында да татарлар яшәгәннәр. Ә бәлки татар-чуваш авыллары булгандыр. Кәвәл атамасы бабаларыбызның фин-угор кабиләләре телендәге кау – таш сүзеннән алынган булса кирәк.

    Бүшәрмә елгасының сул як яр башында Шулкан авылы турысында бик борынгы, кадимчә язылган кабер ташы бар иде. Бу игътибарга лаеклы, алда язылганны раслаучы бер нәрсә булып тора.

    К.Насыйри «Зөя өязе» дигән хезмәтендә Бакырчы авылының тарихын шактый бәян итә: «Бакырчы авылы бик кадими авылдыр. Җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Үзләре мукшы (мордва – И.Т.) булсалар да мөселманнар булганнардыр».

    «Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар» (Казан, 1987 ел) китабында К.Насыйриның Бакырчы авылы турындагы язмасы урнаштырылган. Анда менә нәрсәләр язылган. «...Иске заманда урманның аръягында авыл бар икәнен һич белмәгәннәр, шулкадәр калын урман эчендә булгандыр. Хәзер дә Бакырчы байтак зур авылдыр. Соңыннан төрле җирдән җыелып зурайганнар. Тәтеш өязендәге Бакырчының асылы бу Бакырчыдан чыккандыр. Хәзер дә Бакырчы зиратында (ул зиратны Акъегет авылы кешеләре «Иске зират» дип атыйлар. Анда элек Бакырчы, Акҗегет һәм башка авыллардан мәетләр күмелгәннәр. Иске зират Акҗегет авылы чәчүлек җирендә, водоемнан көнчыгышта урнашкан. И.Т.) кадимчә язылган бер бик иске таш бардыр, бу заманда бөтенләй уалып беткән. Әмма, Бакырчы зиратыннан аның тарихын язып алган Шырдан Габделнасыйр мулла 1855 елда. Ул вакытта ташның язуларын укырлык булган. Габделнасыйр мулланың китабы янында язылгандыр ошбу сүзләр: «Бакырчы зиратында зират гаһе Мөхәммәд Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы белән 939 да», янә икенче җиргә мәзкур Габделнасыйр мулланың язып куйганы бар: «Бакырчы зиратында хаҗи Мөхәммәдгали Чәләби, вафаты һиҗри тарихы белән 939 нчы сәнәдә» дип, Мәсихия тарихы белән буладыр 1522 нче елларда, Казан алынмастан элегрәк.

    Мәзкур Динмөхәммәд үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйли икән: Чуел өязендә хәзер дә Әҗбаба дигән чуваш авылы бардыр. Шул авылда Хаҗи Мөхәммәд Чәләби дигән адәм бар икән. Ул заманда Әҗбаба авылы мөселман булгандыр. Мәзкур Мөхәммәд Чәләби шушы авылда ничә еллар дәрес әйтеп, ахыры хаҗга барган. Хаҗдан йөреп кайтканда Истамбулда калып шөһрәт тоткан, солтанга мәгълүм кеше булган.

    Ул заманда Истамбулда солтан Сөләйман хан дигән адәмнең патшалыгы вакытыдыр. Солтан ул хаҗи Мөхәммәд Чәләбине Истамбулда бер мәдрәсәгә мөдәррис итеп куйган икән. Ничә еллар анда дәрес әйткән, ахыры «хәбби ватан – мин әлиман» – дип үзенең туган җиренә кайтмакны мәслихәт күреп, монда кайтып күрсә, авыл каралып, күбесе чуваш булып калганнар. Аннан соң ул Мөхәммәд Чәләби бу сәфәреннән йөреп кайткач, монда аны Хаҗи баба дип йөрткәннәр. Әҗе баба Хаҗи бабаның мөхәррәфедер. Аннан соң үзенә авыру тигәч, үзенең якыннарына васыять кылган: мин үлсәм, мине Бакырчы зиратына илтеп күмегез – бу бәдбәхетләр каралып беткәннәр – тәнем чуваш авылында калмасын дигән.

    ...Истамбулда мөдәррис булып торганлык сәбәпле, чәләбилек дәрәҗәсен алгандыр. Чәләби төрле олуг дәрәҗә вә чинның исемедер.» (157–158 битләр).

    Авыл аксакалларының сөйләүләре һәм кайбер документаль чыганакларга нигезләнеп, Акъегет авылы исеме иң беренче килеп урнашкан кешеләр исеменә бәйле дип әйтү нигезле.

    Телдән телгә күчеп килгән риваятьләр, сөйләмнәр буенча булачак авыл урынына Акъегет һәм Ишмәмәт исемле ике туган, ә кайбер сөйләмнәр буенча Акъегет, Ишмәмәт, Әлмәмәт исемле өч туган килеп урнашканнар.

    Филология фәннәре докторы Фирдәвес Гарипованың «Авыллар һәм калалар тарихыннан» (Казан, 1997 ел) исемле хезмәтендә түбәндәге юллар бар: «Акъегет авылы янында археологлар борынгы болгар чорына нисбәтле табылдык әйберләр билгеләгәннәр. (Фахрутдинов. 1975 ел, № 1481, Археологическая 1985, №№ 39, 40.)

    ...Д.А.Корсаков тарафыннан чыгарылган тарихи җыентыкта авыл Ишмәмәт (Эшметово), шулай ук Акъегет – деревня Эшметова – Акзегитово то-жь, при речке Мусирма дип искә алына. Анда 157 йомышлы һәм 66 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. (Сборник. 1908 ел, № 86, 317 бит)

    ...Берстель җыентыгында Акъегет авылында барлыгы 2249 татар яшәгәнлеге искәртелә. (Список 1908, № 23, 166 бит)

    ...Акъегет, Юынчы, Әрә Бакырчысы авыллары халкы июнь ае башында симек (чимек) җыены бәйрәм иткән. (Бурганова, 1982, 58 бит.)

    ...Алар чувашлар кебек симек – чимек үткәрергә иске зиратка барып туганнарының каберләренә, ашагыз-эчегез дип пешкән әйберләр салганнар, сыра түккәннәр.

    ...Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда авылны Казан артындагы Мәңгәр якларыннан килгән Акъегет һәм Ишмәмәт дигән ике кеше нигезләгән дип әйтәләр, икенче берәүләр исә Акъегет монда, ягъни авылда туган беренче бала дип тә сөйлиләр. Ә, өченче берәүләр Акъегет авылына Тәтеш якларыннан килгән Акъегет, Ишмәмәт, Әлмәмәт исемле кешеләр нигез салган дип сөйлиләр.

    Кәвәл авылында туган якны өйрәнүче П.Е.Пряников миңа җибәргән хатында түбәндәгеләрне хәбәр итә:

    Дер. Акзегитово (Эмметово тож) имеет такое название потому, что основатели этой деревни выделились из дер. Эмметово Тетюшского уезда. Что касается «Эшметово», то здесь по ошибке писаря вместо буквы «м» вкралась буква «ш».

    Есть предание (хикәят) о том, что деревню Эмметово (Акзегитово) основали Мордва – Мокша. Об этом имеется запись в научном архиве Чувашского института гуманитарных наук. (Опись 2, том 603, с. 88) Может быть они и дали первое название деревни.

    П.Е.Пряников тирә-як авылларда яшәүче чувашларның Акъегет авылын «Әлшел» дип атауларын яза. Чувашлар «әс кышы ял» дип сорасалар, без бозып «әчиәл» дип җавап бирәбез. Әлшел исеме нәрсәне аңлата? Ачыклыйсы бар.

    «Лета и лица Урмарской землицы» (Я.Н.Зайцев. Чебоксары. 1994 г.) исемле китапта 1710 елдагы Әрә волостеның тулы исемлеге язылган. Ул исемлектә деревня Ямметово – Акзегитово тож дип язылган. Бакырчы авылын деревня Бикирчеева при речке Ашире дип язылган, ә 1834 елгы Акъегет – Лошман волосте исемлегендә Акъегет – Еметево – Акзегитово, ә Бакырчы – Багирчей дип күрсәтелгән. (Ц.Г.А. ЧАССР. ф. 145, опись 1, дело 943, 1834 г.)

    1834 ел 8 нче халык санын алу турындагы Татарстан Дәүләт Үзәк архивындагы документта (Ревизские сказки о духовных лицах ведомства Акзегитовской волости Цивильского уезда (ф. 3, опись 2, дело 125) дер. Елеметово – Акзегитово то-жь дип язылган.

    Авылыбызның исемен Елиметово-Акзегитово дип тә язган очраклар бар, Елеметово дип тә язганнар. Кем ничек ишеткән шулай язган күрәсең. Авыл исемен һәм аңа кайчан нигез салынуын ачыклау бик тә читен мәсьәлә булып кала.

    Республикабызның Чүпрәле районында Тәтеш шәһәреннән 100 км ераклыкта урнашкан Ильметьево авылы бар. Авылыбызның исеме бу авыл белән бәйләнмәгәнме икән?

    Мин бу сорауга җавапны Чүпрәле районы авыллары тарихы язылган китаптан (Р.С.Субаев. «Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар». 2000 ел. 393 бит.) эзләп табарга тырышып карадым. «Чепкас-Илмәт авылы Татарстан Республикасы картасында Ильметьево дип язылган. 1999 елда авылда барлыгы 105 йорт булып, 316 татар-мишәрләр яши... Авыл аксакаллары монда нигез салучы кешенең Илмәт исемле булуы турында сөйләп калдырганнар. Ул монда дүрт гасырлар элек килгән.» – дип бик кыска язылган бу китапта. Бу язмадан Чепкас-Илмәт (Ильметьево) авылы исеменең безнең авыл белән бәйләнешле булу-булмавын ачыклау мөмкин булмады.

    Акъегет мәктәбенең «Туган якны өйрәнү түгәрәге» әгъзаларына Сираҗиев Гәрәф абый түбәндәгеләрне сөйләгән: «Әти (Зия абзый – И.Т.) авылга Казан артыннан һәм Тәтеш ягыннан да кешеләр гаиләләре белән килеп урнашканнар дип сөйли иде. Шулай ук авыл барлыкка килгәч, бертөркем «кыргызлар» килеп урнаша. Бу килүчеләрнең берничәсен тәртипсез булганнары өчен гаиләләре белән авылдан куганнар». Минемчә алар кыргызлар булмаганнар, ә кара чырайлы кешеләр булганнардыр.

    XVI–XVIII йөзләрдә крестьяннарның Казан шәһәре тирәләреннән безнең якларга күпләп күченүләре була. Яңа килгән крестьяннар белән алдан урнашкан крестьяннар арасында каршылыклар башлана.

    «Элгәре заманда кеше теләсә кайда авылдан авылга күчеп йөргәннәр. Аннан соң 1782 нче елларда үз ихтыяры белән авылдан авылга күчүне мәныг кылынган.» (Каюм Насыйри. Том 2. 26 бит.)

    Авыл тарихын Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, рус дәүләте һәм авылыбызның тирә-ягында булган авыллар тарихы белән бәйләп өйрәнми мөмкин түгел. Шул ният белән «Истории Казани» (Казань, 1988 г.) китабыннан кайбер әһәмиятле язмаларны авыл тарихына кертеп куюны кирәк таптым.

    XIII йөздә Казан ханлыгы була инде. Аннан алдарак булуы турында да хәзер язмалар күренә башлады. Тикшерүләр алып барыла.

    Рус язмаларында Казан крепосте булуы, аны 1391 елда Новгород ушкуйниклары, ә 1395 елда князь Юрий Дмитриевичнең сугышып алуы күрсәтелә.

    Көнбатышта Казан ханлыгы һәм Рус дәүләте арасында чикләр төгәл билгеләнмәгән. Казаннан Түбән Новгородка һәм Муромга, Алабугадан Вяткага таба крепостлар һәм шәһәрләр булмаган. Элек Болгарга кергән халыклар – чуваш, мари, мордваның бер өлеше, удмурт һәм башкортлар Казан ханлыгына кергәннәр.

    Казан ханлыгы белән Рус дәүләте арасында каршылыклар күп булган. Бер-берсенә һөҗүмнәр оештырып торганнар. Власть өчен бертуктаусыз көрәш барган. Бер-берсенең халыкларын талаганнар, әсир итеп алганнар, кол иткәннәр, үтергәннәр. Мәсәлән, 1521 елда Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәй Мәскәү җиренә зур поход ясый. Аның белән бер союзда Казан ханы Сәхиб Гәрәй һөҗүм оештыра. Моңа җавап итеп Мәскәү Казан ханлыгына ике зур поход ясый (1523, 1524 еллар). 1530 елның июлендә Казан Мәскәү гаскәрләре тарафыннан камап алына. Татар, чуваш һәм марилар зур каршылык күрсәтеп сугышалар. 1536–1538 елларда Сафагәрәй яңадан Мәскәү җиренә һөҗүм итә. 1545 елда Мәскәү Казанга һөҗүм оештыра. 1550 елның февралендә Мәскәү яңа поход оештыра, Казан чолгап алына. Рус гаскәрләре үзләренең походлары вакытында юлларында очраган авылларны талаганнар, аларга авыл халкы каршылык күрсәткән. Моны раслау өчен бер мисал китереп үтәм: Каюм Насыйри Шәгале авылы турындагы язмасында менә нәрсәләр яза: «...Янә дүртенче таш «Тарих тукыз йөздә илекдә Хаҗ угылы Шиш кяфер тукышында шәһид булды» ...Бу ташның язылганына 340 еллар, 1533 нче елларда язылгандыр.

    ...Казан алынмастан борын һәм ишә бу якларда сугышлар булгалаган. Шул сугышта вафат булган кешеләрдер.» (К.Насыйри алдарак болай дип язып үткән: «Риваятьләр гуахлык бирәдер: Иван Грозный Казанны алмак нияте белән Казан алынасы елларның элгәреге елларында һәм ишә тарафка гаскәр җибәреп халыкны кырдыргалаган» (32–33). Казанга яу булып килүче рус гаскәрләре Әрә елгасы буйлап Зөягә, Казанга барганнар. Бу юл озак еллар дәвамында Мәскәү белән Казанны тоташтыручы юл булган. Бакырчы, Юынчы (Сүнчәләй), Кәвәл, Күгәй һәм башка авыллар үзләренең беренче нигезләнгән урыннарыннан шундый талауларга чыдый алмый урман эченәрәк күчеп утырырга мәҗбүр булганнар. Ә безнең ерак бабаларыбыз бу талауларны күрмәгән дип кем әйтә ала? Әйе, элек авылларны талап йөрүче төркемнәр дә булган. Моны да истән чыгарырга кирәкми.

    Казан ханы гаскәрләре дә үзләренең походлары вакытында рус авылларын талаганнар, яндырганнар. Норлат авылы янындагы хан җирләрен рус тоткыннары эшкәртүе, 1551 елда Казанда 2700 рус әсире булуы тарихта билгеле.

    Югарыдагы язмалардан күренгәнчә, Казан ханлыгының Тау ягы авыллары руслар тарафыннан Казан алынганчы ук буйсындырылган булган. Әмма, халык русларга каршы көрәшне дәвам иткән.

    Руслар инде шул вакытлардан башлап татарларны чукындыру сәясәтен башлап җибәргәннәрдер дип фикер йөртү дә зур ялгышлык булмас дип уйлыйм.

    Гомумән алганда, безнең яклардагы күп кенә авылларның Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорларында ук нигезләнүе тарихта билгеле. Безнең Акъегет авылы да шул вакытларда оешкан дип әйтү хата булмас, минемчә... Бакырчы, Юынчы (Сүнчәләй), Әҗбаба, Кәвәл, Күгәй, Норлат, Татар Әҗәле, Борындык, Мулла Иле, Күгеш һәм башкалар кебек үк борынгы авылларның берседер. Элек анда кемнәр генә яшәп, аңа кемнәр генә нигез салмасын, бу аның тарихы.

    Авылларның оешуы бик озак еллар дәвамында, бик күп шартлар тәэсирендә барган. Авылларда төрле эпидемияләр-авырулар таралып халыкның бөтенләй бетүе, аннан кабат башка халыклар килеп урнашу очраклары булуны да истән чыгарырга ярамый.

    Элек авыллар куе урман эченә урнашканнар. Авыл зурая барган саен чәчү җирләре күбрәк кирәк булган. Урманнарны кисеп, йортлар салганнар, каралты-кура корганнар һәм чәчү җирләрен зурайтканнар. Урман кисүдә авылның бөтен халкы катнашкан, чөнки урманны кисү, аны чистарту, яндыру күп көч сораган. Шулай да шактый озак еллар дәвамында куе урманлыклар сакланып калганнар. Акъегет авылы тирәсендә урманнарның шактый зур булуын раслый торган чыганакны күрсәтеп үтүне кирәк саныйм.

    Акъегет мәктәбе укучысы Мәдыйгулов Тәлгатнең, әбисе Мәдыйгулова Фатыйманың (68 яшь) 1970 елда авыл тарихына кагылышлы сөйләмен язып алган язмасында, менә нәрсә әйтелә: «...Ул чагында урманнар куе һәм зур булганнар. Алар авыл читеннән якында башланып киткәннәр. Әбинең бабасы «Җикән саз» (хәзерге водоем) артындагы урманда адашкан булган.»

    Акъегет авылының җирләре соңгы елларда Бакырчы авылына бик якын килеп җиткәннәр. Аның чәчү җирләре Чувашстанның Мусирма (Бүшәрем Башы) авылына шактый якын урнашкан. Кайбер сөйләмнәрдә авылыбыз чәчү җирләре Кәвәл тавы астына кадәр булуы әйтелә.

    Иң элек кешеләргә имана башыннан җир бүлеп бирү булмаган. Авыл халкы арыш, бодай, теш борчагы (чина), борчак, ясмык, солы, арпа, борай (бодайның бер төре), карабодай, тары, киндер һәм азрак җитен үстергәннәр. Элек бәрәңге игелмәгән (Петр I тарафыннан Россиягә 1765–1766 елларда гына бәрәңге игү кертелә һәм 1800 елларда гына күпләп игелә башлый). Иген уңышы түбән булган. Татар халкы яшелчәчелек белән шөгыльләнмәгән.

    Авыл халкы ат, сыер, кәҗә, сарык һәм кош-корт асраганнар. Ярлы кешеләр кәҗә асраган. Мондый кешеләр авылда күп булган. Югарыда язылганнардан чыгып, ул заманда авыл халкы тормышының нинди авыр булуын күз алдына китерү читен түгел.

    Халыкның киеме киндер тукымадан тегелгән, аяк киеме юкә кабыгыннан эшләнгән чабата һәм агач башмак булган. Кышын хәлле кешеләр тун кигәннәр, ә соңыннан киез итек тә кия башлаганнар.

    Авыл кешеләре тирә-як күрше авыллар белән элемтәдә булганнар, сәүдә иткәннәр. Мәсәлән, борынгы заманнарда ук хәзерге Городище авылы янында Өтәк каласы булган. Анда ел саен ярминкә үткәрелгән. Тирә-як авыллардан монда мал-туар, иген һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары алып килеп сатканнар. (Идел ягы, 1969. № 178. Г.Саттаров). Безнең авылдан Өтәк каласы 25 чакрымнар ераклыкта булган. Бу ерак ара түгел.

    Рус патшасы власте урнашкач, җирне «генеральная межа» лап бүләләр. Җир ир кешеләргә генә 8–12 елга бер мәртәбә бүлеп бирелә.

    Безнең авыл кешеләре крепостной булмаганнар, ләкин ул чактагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыганнар.

    Авылда урманнарны кайсы елларга кадәр кисеп, чәчү җирләре ясалуы турында тулы мәгълүматләр ала алмадым. Әмма урманнарны кисү Ябалак, Биябашы һәм башка авылларда 1875–1880 елларга кадәр дәвам иткән. Чәчү җире ясар өчен, дәүләт урманнарны кисәргә рөхсәт бирә, аны билгеле бер бәягә сата. Безнең авылда да урманны кисү 1880 елларга кадәр дәвам иткән булса кирәк.

    Иван Грозный гаскәрләре Казанны алганнан соң, контроль һәм җитәкчелек өчен, Мәскәүдә Приказ төзелә (ул «Приказ Казанского дворца» дип атала). Приказ Казан, Свияжск һәм башка воеводалыкларны билгели һәм алыштыра. Ул чак безнең авыл ягы Свияжск воеводалыгына кергән. Воеводалык штатында пристав, рассыльщик, целовальниклар, дьяклар булганнар. Целовальниклар ясак, налог һәм төрле җыемнар җыйганнар. Бу система губерналар оешканчыга кадәр яшәп килә.

    Казан алынганнан соң, Казан ханлыгы территориясенә кергән халыкны, берүк вакытта татарларны чукындыру политикасы алып барыла башлый. Көчләп чукындыруга каршы крестьян восстаниеләре башлана.

    1593 елда патша Фёдор Иванович барлык мәчетләрне җимерү турында указ чыгара. Бу указда чукынган татарларны мөселманнардан аерып урнаштыру каралган була. Шушы елларда безнең авылдагы мәчетләрнең дә җимерелүе ихтимал. 1606–1611 елларда чукындыруларга каршы крестьян чуалышлары башлана. Свияжск воеводалыгына яңадан җәза отряды җибәрелә.

    1731 елда Казанда «Новокрещёная комиссия» («Контора новокрещенских дел») төзелә. Көчләп чукындыру бигрәк тә Лука Конашевич (1738–1755 елларда Казан һәм Свияжск архиепискобы) тарафыннан рәхимсез алып барыла. XVII–XVIII гасырларда татар игенчеләре яхшы, күп, файдалы җирләреннән – Идел, Кама, Зөя кебек зур елга буйларыннан куылганнар. Петр I, Елизавета заманнарында дәүләтнең килерен арттыру, рус алпавыты һәм христиан побының теләге белән исәпләшү өчен, чукынса, татар крестьяның азат кылу, бүләк бирү (тоз бирү) кебек политика кулланып, татарларның бер өлешен керәшеннәр ясаганнар. Бу сәясәттән безнең авыл да читтә калмый. 1757 елда Кәвәлдә чиркәү салына. Татарларга тоз сатарга рөхсәт ителми. Авыл халкы тозсыз аш һәм икмәк ашарга мәҗбүр була. Кәвәлдә үзләре теләп чукынганнарга, христиан динен кабул иткәннәргә түләүсез (бүләк итеп) тоз бирәләр, балаларын солдатка барудан һәм өч елга кадәр салымнан азат итәләр. Кайбер мәгълүматләргә караганда, безнең авылда үзләре теләп чукынганнар да, мәҗбүри чукынганнар да булган. Безнең авылның керәшеннәре чиркәүдә һәм документларда рус исем-фамилиясе белән, ә авылда аларны татар исеме белән атап йөрткәннәр. Керәшеннәрне мәчеткә намаз укырга кертмәгәннәр, үлгәч зиратның керәшеннәр өчен билгеләнгән урынга күмелгәннәр.

    XVII–XIX йөзләрдә авыл байларыннан, асыл затларыннан башкалары ике төркемгә бүленә. Берсе «казакъ», икенчесе «ясаклы» исеме белән атала. Бу хакта Газиз Гобәйдуллин үзенең «Тарих сәхифәләре ачылганда» (Казан, 1989 ел) исемле әсәрендә бик ачыклап яза. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

    «Татар халкының күпчелеге ясаклы крестьяннар булган. Болар хөкүмәткә ясак түләүче, подвод бирү, рекрут бирү, түрә һәм гаскәргә квартир бирү һәм башка хезмәтне үтәүче, шәхсән ирекле игенчеләр булганнар. Болар башта ясакны казнага тире-яры, йон-ябага, җәнлек тиресе, бал, балавыз белән түләсә, аннан соң ясак акчалата түләүгә күчерелгән.

    XVI гасырдан 1712 елга кадәр ясаклы татарның һәрбер кешесе бер сум яки 50 тиен түләгән. Петр I вакытында һәрбер ир-ат елына 1 сум 14 тиен түли торган булса, соңрак 1 сум 70 тиенгә җиткерелә. Әгәр бу вакытта арыш онының бәясе – поты (16 кг) 10 тиен булганын игътибарга алсак, һәрбер татар елына 10–17 пот чамасында казнага арыш бирергә тиеш була. Шулай итеп ясаклылардан бары тик имана алына. Имана – подушный салым. Авыл общинасына беркетелгән җир Петр I заманыннан башлана.

    Авыл халкының «казакъ» дип аталганнарына кайбер чакта, солдат бирү өстенә, сугыш кораблары өчен урманнардан зур имән агачларын кисеп, билгеләнгән урынга ташу хезмәтләре дә йөкләнә. Вакыты белән, солдат бирүдән азат ителгәнлектән, бу хезмәтләр бик мәгъкуль саналган, чөнки аларга казнадан җан башыннан хәтта бераз хезмәт хакы да бирелгән.»



    Бөтенесен укырга

    Илгиз Тимершин

    Страницы истории села Акзегитово - электронная версия книги под таким названием Илгиза Гараевича Тимершина, которая представляет собой тридцатилетний труд автора, уроженца этой деревни.
    Книга посвящена истории, культуре села Акзигитово, Акзегитово.
    Проделана большая работа: поиск в архивах Татарстана и Чувашской республики, сбор и обработка многочисленных старинных фотографий,хранящихся у населения.
    Книгу можно использовать как справочник по истории развития татарской деревни при написании рефератов и курсовых работ для студентов гуманитарных вузов.
    Илгиз Тимершин, Илгизәр Тимершин
    теги: Илгизәр Тимершин, Илгиз Гараевич Тимершин, , село Акзегитово, село Акзигитово, деревня Акзегитово, деревня Акзигитово
  • Илгиз Тимершин:




  • ← назад   ↑ наверх