• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Адлер Тимергалин

    Мәхәббәт  һәм тәҗрибә

    —  Эч  поша...  күңелсез,— диде  Альберт.
    —  Ятыйк та йоклыйк бүгенгә,— дип тәкъдим итте аның иптәше Генри.— Мин химлабораториядә утырып арганмын.   Тәҗрибәм  дә  барып  чыкмады...
    —  Иртә ич әле,— дип каршы төште Альберт, сәгатенә күз салып.— Имтиханнарга тикле ерак, укыйсы килми...  Эчәсе дә килми хәтта...  Күңелсез...
    —  Спортхоллга  барыйк  булмаса.  Гориллаларның тукмашуын  карарбыз.
    —  Анысы да туйдырган, картлач.  Әллә соң кызлар корпусына юл тотабызмы?  Дженнины да күрербез. Чытлык Диноны да. Ифрат затлы күлмәк кигән иде  бүген.  Ә  Дженни...
    Генри чыраен сытты, аннары, кызара башлавын сизеп, читкә борылды. Тегесе иптәшенә текәлеп карап торды да, аның янына килеп, кулын иңенә салды.
    —  Я,  я,— диде ул йомшак  кына.— Берәүнең гашыйк  булуы,  ә...  объектның  тискәрелеге дип әйтимме?.,  була    торган    хәл    инде    ул.    Миннән    үрнәк ал, картлач: берәүгә дә гашыйк түгел, ә кызлар тирәсендә чуалырга яратам үзем. Я менә ассистент Стен-лины исеңә төшер.    Маргарэт артыннан    күпме сөйрәлде,   бичара...
    —  Маргарэтка  ни  булган?
    —  Колледжны ташлап кияүгә чыккан, чуар йөрәк. Стенли Моусның кәефе кырылган да соң! Бүре кебек, ашардай булып карый.— Стенлины яратмыйм мин,— диде Генри, тынычлана төшеп, һәм урындыкка килеп утырды.
    Альберт тәрәзәне ачып, тәмәке көйрәтеп җибәрде һәм, бүлмә буйлап йөренгән килеш, сүзен дәвам итте:
    —  Дөрес булса, аңарда чегән каны бар, диләр. Күз карашлары ук зәһәр... Тик шунысы гаҗәп: синең Дженни шул Стенлины сөя бит!
    Генри сискәнеп китте. Юк, егет монысына ышанмый, ышанырга теләми иде! Ничек инде Дженни Уилкиның, шундый шигъриятле, нәфис, акыллы кызның Стенлига күзе төшсен?! Стенли Моуслар нәселе бай нәсел, әлбәттә, ләкин, беренчедән, Дженни акчага битараф, тышкы бизәкләргә дә исе китми торган кыз, икенчедән, инде Стенли тикмәгә генә акча чыгарачак кеше түгел.
    Альберт исә Генриның канына тоз салуында булды:
    —  Башымны кисмәгә бирәм, менә хәзер дә берәр ахирәте   белән  Стенли  бүлмәсендә  утыра  торгандыр әле.   Ышанмыйсыңмы?
    Генри  башын   чайкады.
    —  Әйдә  бәхәс!     Мин  кесә  магнитофонын     куям, ә  син...
    —  Бәхәсләшмим.
    Альберт иңнәрен сикертеп алды, төпчеген сүндереп чүп савытына илтеп ташлады һәм, краннан җылы су агызып, кулын юарга кереште.
    —  Сине бу мәхәббәт чиреннән    дәваларга кирәк, Генри,— диде  ул  өлкәннәрчә.— Юкка  янып-көеп  йөрисең. Төкер. Әнә Стенли... Дженнидан көлә генә ул.
    Генри кинәт ныклы бер карарга килде дә костюмын кия башлады.
    —  Әйдә,  Стенлига    керәбез,— диде  ул  ят тавыш белән.
    Альберт  каршы  килмәде:
    —  Ихтыярың — салават.
    Икенче катка төшеп, «Ассистент Стенли Моус» дип язылган ишекне шакыдылар.
    —  Рәхим итегез! — дип кычкырды бүлмәдән кемдер.
    Бүлмә эче җилкуар студентлар һәм төтен белән тулган иде. Кем кайда урын тапкан — шунда. Берсе кәнәфи аркасына менеп атланган, икенчесе — тәрәзә төбенә, берничәсе кроватька ук утырган. Шау-гөр киләләр. Ә Стенли, куе кара кашларын җыерып, өстәл өстендәге ниндидер аппаратны көйләп маташа.
    Ләкин монда кызлар юк иде. Генри үзенең бүлмәдәшенә күз төшереп алды: күрдеңме, янәсе. Альберт исә аңа игътибар итмәде.— Ни җимертәсез, егетләр? Нинди әкәмәт таптыгыз? — Искиткеч! Могҗиза] Адәм ышанмаслык! — диештеләр бүлмәдәгеләр.
    —  Юньләп  аңлатыгыз    ла! — диде  Альберт һәм, мәзәк күрәчәгенә куангандай, кулларын уа башлады.
    Кәнәфи аркасыннан Рейни дигән студент сикереп төште.
    —  Менә  безнең  даһи  яшьтәшебез  Стенли  гипноз аппараты уйлап тапкан. Теләсә кемне йоклата,— дип аңлатырга    тотынды     ул.— Сынап     карамыйсызмы? Әйдә,  ассистент,  боларны да җебетик  әле!
    Стенли аппаратын көйләп бетергәч кенә борылып карады. Чыннан да Альберт хаклы булган икән. Ассистентның элек тә ябыграк йөзе тагы да суырыла төшкән, күз төпләре караеп калган, ә күзләре, ничектер, начар елтырау белән елтырыйлар иде. Ул, галстугын салып ташлап, җиңнәрен сызганды:
    —  Кайсыгызны?  Синеме,   Альберт  әфәнде?
    —  Мине,— диде шулчак Генри,  алга  узып. Стенли сәер генә елмаеп куйды һәм өстәл янындагы  буш урындыкка күрсәтте.
    —  Рәхим  ит.
    Генри утырды. Егетләр һәммәсе аның тирәсенә җыелдылар. Тынлык урнашты. Стенли Моус, юка иреннәрен кысып, аппаратын Генрига төбәде дә, люстраны сүндерергә кушты. Хәзер бүлмәдә тонык өстәл лампасы гына яна иде. Бер минут үтте, ике...
    —  Йоклый,— дип   пышылдады   Рейни.— Әзер   бу.
    Стенли баш какты һәм регуляторны тагы бер бүлемгә борды. Генри тыныч кына йоклый, ләкин аның күзләре йомылып ук җитмәгән, яңаклары тартышып-тартышып куя, тез өстенә салынган куллары калтырый иде.
    —  Булды,— диде Стенли әкертен генә.— Хәзер сорау бирә башларга да мөмкин. Кемнең соравы бар?
    —  Миңа илле доллар биреп тормас микән? — дип пышылдады  Рейни.
    Стенли аппаратындагы бер кнопкага басты да:
    —  Генри,  ишетәсеңме?   Син  Рейнига  акча  биреп тор.  Баегач түләр,— диде.
    Генри, уң кулын куен кесәсенә тыгып, портмоне-тын чыгарды.
    —  Рәхмәт,— диде    уйлап табучы,     портмонетны алып.— Йокла, йокла, Генри туган.— Тагы ни сорыйбыз? — диде  ул  аннары шыпыртлап.
    —  Әйдә, хисләрендә    казыныйк әле...— дип авызын  ерды  Альберт.
    —  Генри! — дип дәште Стенли, көттереп тормас-тан.— Дәресен әйт:   син кемгә  гыйшык тотасың?
    Генри авыр итеп сулу алды, йөзенә әрнү л е сагыш билгеләре чыкты, аннан соң ул, ничектер җанланып, айнып киткәндәй булды.
    —  Генри!   Ишетәсеңме?   Син  кемне  сөясең? Гшшозланган  егетнең  иреннәре  кыймылдады,  ләкин  ул  һаман дәшмәде.
    —  Көчле... Бирешми, шайтан,— дип куйды Рейни. Стенли     аппаратын    Генриның  йөзенә     якынрак
    китерде.
    —  Дженни...— дип пышылдады    шулчак гипноз-ланган  егет.— Дженни  Уилки...
    Ишек шакыдылар. Стенли тиз генә аппаратын сүндереп, Генрины уятты. Ут кабыздылар.
    —  Мөмкинме?
    Ишек төбендә ике кыз басып тора иде.
    —  Узыгыз,  Дженни.  Рәхим  ит,  Дино.
    —  Без сезгә комачауламыйбызмы? — дип сорады алдан кергән сары чәчле кыз, оялчан гына баш иеп.
    —  Хәтта киресенчә! — дип кыланчыкланды җирән Рейни һәм телен шартлатты.— Әйдәгез, әйдүк! Дино, кадерлем,   минем   янга  кил...   Борчымаска   тулы   гарантия  бирәм.  Күлмәгеңне  дә  котлармын.
    Кызларга кәнәфидән урын бирделәр. Сары чәчле кызга — Дженнига — кимендә бер дистә оятсыз күз төбәлгән иде. Моңа хәтта Дино булып Дино да аптырап китте, чөнки ул үзен чибәррәк дип саный һәм егетләрнең күбрәк игътибар итүенә күнеккән иде.
    —  Тарткансыз да соң! — дип борынын җыерды ул. Дженни, тәмам уңайсызланып, күлмәк итәген тө-
    аәткәләде  һәм  егетләргә ялварулы караш    ташлады. Аны уңайсыз хәлдән Генри гына коткарды бугай:
    —  Исәнме,  Дженни,— диде  ул.
    Кыз шушы кечкенә генә ярдәмгә дә куанып ияген какты һәм үзен кулга алып:
    —  Стенли тагы бер-бер нәрсә уйлап чыгаргандыр әле? — дигән  булды.
    —  Гипнотизатор. Әле генә мине йоклатып маташ-«ылар, тик берни барып чыкмады кебек,— диде Генри), кыз  янына  килеп.
    —  Менә кызык! — дип чәрелди башлады Дино.— Безне дә йоклатыгыз әле!  Хәер, мин куркам...
    Стенли иптәшләренә карап серле итеп күз кысты. Тегеләр, әлбәттә, яңа тамаша карарга һич тә каршы түгел иде.
    —  Дженни, ә син курыкмыйсыңмы? — дип сорады Альберт.
    —  Ник куркыйм? — диде кыз,  батыраеп.— Мине гипноз  ала  алмый... Бервакыт циркта шулай булган иде.
    —  Утырып  кара  алайса,— диде  Стенли  кызга. Дженни аңа күзләрен тутырып карады. Ул бераз
    шикләнә дә шикелле, ләкин күңеленә иң якын булган кешесенә ышану-өмет көчлерәк иде. Кыз, башын горур күтәреп, күперенке чәчләрен артка ташлап, урындыкка килеп утырды.
    Ә бер минуттан кыз йокыга талган иде инде. Стен-ли аппаратка тагы бер кара тартма тоташтырды. Ул шаккатыргыч тәҗрибә ясарга җыена иде шикелле. Генри аның хәрәкәтләрен тәшвишләнеп күзәтеп торды. Дженниның йөзе агарганнан-агара барды, куллары хәлсезләнеп салынып төштеләр.
    —  Үтә   тирән   гипноз   халәте,— дип   мыгырдады Стенли.
    Эчкәрге бер көч Генрины Дженнига таба этәрде, ул да кыз каршысына килеп басты:
    —  Дженни,— дип   пышылдады егет, тирән газап кичереп,— Дженни,   сөеклем...
    Кыз башын чайкады. Аның иреннәре: «Юк, юк!»— дип әйткән кебек тоела иде. Генри, маңгаен учлап тотып, артка чигенде. Аны кәнәфигә утырттылар.
    Стенлиның тавышында исә боздай суык ихтыяр белән коры таләптән башка берни дә юк иде.
    —  Дженни Уилки,— диде  ул.— Сез  кичләрен ни турында уйлыйсыз? Кем турында хыялланасыз?
    —  Төнгеңдә кемне күрәсең? — дип кычкырды арттан  Рейни.
    Кызның гәүдәсе электр суккандай тетрәп куйды һәм ул, күзләрен йомган килеш, кулларын Стенлига
    сузды. Кызганыч бер зәгыйфьлек, самими һәм саф хис кызны курчак хәлендә калдырган иде. Киноактрисаларның ясалма хәрәкәтләрен күреп өйрәнгән Дино да исе китеп: «Ах!»—^ дип куйды...
    —  Синең  хакта...— дип  пышылдады  Дженниның күгәргән иреннәре.— Гел синең хакта, Стенли... Мин сине сөям бит... Без тормыш диңгезен кулга-кул тотынышып кичик...    Мин  синең турылыклы    ярдәмчең, уң кулың булырмын...    Миңа берни дә, берни дә кирәкми,   син  генә   кирәк,  Стенли...
    Дженниның күзләреннән ике яшь бөртеге сытылып чыкты. Кыз үтенә, ялына һәм мәхәббәт җылысын хәер эстәгәндәй түбәнчелек белән ялварып сорый иде. Ялангач тәнне күрү белән бер иде бу. Кәнәфигә утырган Генриның: «Җитте! Кирәкми!»—дигән сүзләре ишетелде. Ләкин аңа кул гына селтәделәр. Һәммәсе әсәрләнеп калган иде. Һәркем ни буласын көтте.
    —  Дженни  Уилки! — дип   ачыргаланып  кычкырды Генри,— Тыңла, тыңла:   син — сукыр. Стенли синең  белән  уйный  гына!
    Кыз бу сүзләрне бөтенләй ишетмәде, чөнки аның гипноз томалаган аңы фәкать Стенли тавышын, Стен-ли сүзләрен генә кабул итә иде...
    —  Әйе,   мин  сине  сөймим,— диде  шунда   Стенли үзе.— Син  минем  хакта  уйлама,  Дженни.
    Кыз нидер әйтмәк булган җиреннән төртелеп калды, чөнки Стенли гипнотизаторның ниндидер бер тоткасын борып куйды.
    —  Син  дә  мине  сөймисең,  Дженни,— дип  дәвам итте Стенли, боерык   биргән кебек    итеп.— Бүгеннән башлап син мине сөймисең. Син Генрины сөясең, аңлыйсыңмы — Генрины!
    Кызның акшарлаган кебек булып калган йөзендә кискен үзгәреш күренде. Аның бит алмалары яна башлады... Аңарда нәфрәт һәм мәхәббәт, газап һәм ләззәт, түбәнчелек һәм горурлык көрәшә иде... Ниһаять, гипнотизатор җиңде.
    —  Әйе,— дип   пышылдады     Дженни,   уфтанып.— Генри... Генри бик сөйкемле, ләкин тартынчак...
    Стенли аппарат кнопкаларын чалт-чолт китерде дә җиңүле кыяфәт белән:
    —  Тагын  нишләтик? — диде.
    Аның янына атылып Генри килеп җитте.
    —  Хәзер үк    туктат! — дип    акырды ул, Стенли Моуска сугып җибәрердәй булып.— Оятсыз син!
    Тегесе, мыскыллы елмаеп, гипнотизаторны сүндерде.
    —  Уф-ф!  Бу ни бу? — диде Дженни тураеп һәм күзләрен   ачты.— Башым   чатный...   Нишләттегез   сез мине?
    Ул бер Стенлига, бер Генрига күз төшерде. Генри мескен кыяфәттә басып тора һәм дымык күзләрен яшерә иде.
    —  Генри...
    —  Әйе, Дженни...
    —  Генри, миңа ни булды? Ни булды миңа, Дино? Дино тыела алмыйча, башын артка    ташлап, вак
    тешләрен  күрсәтеп  көлә  иде.
    —  Генри!
    Генри бугазына килеп тыгылган төерне йотып җибәрде, аның ике битеннән дә саран күз яшьләре тәгәрәп төште.
    Шул чакны Дженни бөтенесен берьюлы аңлап алды. Аның иреннәре, хәтта чәч көдрәләре дә калтырый, зур ачылган күзләрендә йөрәк өзгеч гаҗәпсенү, дөньяның караңгы һәм шакшы булуына чиксез аптырау чагыла иде.
    —  Сез... сез... намуссыз,— дия алды ул, ниһаять, калтыравык   тавыш белән.— Стенли!    Җирәнәм мин сездән! Генри, синнән дә! Барыгыздан да!
    Кыз кинәт кенә ишеккә борылды да йөгереп чыгып
    китте.                
    —  Син кабахәт, Стенли,— диде Генри да, ишеккә юнәлеп.— Без һөммәбез дә кабахәтләр...





    ← назад   ↑ наверх