• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Кояш Закировна Тимбикова

    Кояш Тимбикова Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук райоң. ның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамлаганнан соң, 1954—1959 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт уңи. верситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегеңдә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959— 1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы секретаре булып эшли. 1979—1982 елларда ул — «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. 1964 елдан — КПСС члены.
    К. Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк характерындагы журналистик язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Алтмышынчы елларда Татарстан, Башкортстан газета-журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә Тагы бераздан, 1971 елда, «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре — «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.
    Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут» һ. б.), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978), археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980) һәм мораль-этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну» (1981), «Ярлар биек» (1982) исемле повестьларын иҗат итә.
    КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен К. Тимбиковага— «КамАЗ төзелеш ударнигы» знагы, ә БАМны төзүчеләр турындагы документаль язмалары өчен Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе бирелде. К. Тимбикова 1976 елдан бирле Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртә.
    1969—1985 еллар арасында К. Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның аерым әсәрләре рус һәм СССРдагы башка кайбер милли телләргә дә тәрҗемә ителгән. Кояш Тимбикова—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Зәңгәр күлмәк: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—71 б., ил. 10 000. Рец.: Мөхәммәтшин Г. Кояшлар яктырак янсын!—Соц. Татарстан, 1970, 20 май.
    Күңелләргә күләгә төшмәсен: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—79 б. 3000.
    Якты йолдыз: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—64 б. 1500. Кайгы белән шатлык янәшә: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 138 б. 3 000. Рец.: Камалов Б. Осталык үренә таба.— Соц. Татарстан, 1980,23 март; Ш а һ и е в И. Агым уртасындагы язмышлар.— Казан утлары, 1981, № 3, 171—172 б.
    Бәхет хакына.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—159 б. 2000. Рец.: Шакирҗанова Т. Хезмәт бәхеткә илтә.— Соц. Татарстан, 1981, 29 май; Тимбикова К. Мои герой живут рядом.— Веч. Казань, 1980, 24 сент.
    Тәңкәле тау: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 176 б. 15000.
    Ярлар биек: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 192 б. 7600.

    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.


    Кояш Тимбикова

    Wikipedia проектыннан

    Кояш Закир кызы Тимбикова — татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист.

    Биография

    Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.

    Иҗат

    Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.

    70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут»һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында», археологлар турында «Тәңкәле тау» һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну», «Ярлар биек» исемле повестьларын иҗат итә.

    Кояш Тимбикова, Кояш Закировна Тимбикова
    теги: Кояш Тимбикова, Кояш Закировна Тимбикова, татарская поэтесса, татарская писательница, журналист, публицист, Заслуженный работник культуры ТАССР, РСФСР
  • Кояш Тимбикова:




  • ← назад   ↑ наверх