• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Локман-Хаким Сибагат-улы Таналин

    Ана батырлыгы

    «Көтүеннән    аерылган
          сыер, бүрегә тап булыр»

      Татар халкының әйтеме

    Әтиемнең:
    - Җәүдәт улым, тор, - диюен ишетсәм дә, тәм-ле йокымнан аерыла алмадым. Иркәләнеп, нидер мыңгырдадым да, юрганымны өстемә тарта төшеп, тагы да йокыга киттем. Аның тагы да кабатлап,
    - Улым, сиңа әйтәм, тор, тиз генә! - дигәнен дә ишеттем, ләкин таң йокысы мине шул кадәр оеткан, күзләремне ача алмый гамьсез ята бирдем.
    Ләкин аның өстәп,
    - Караборын табылды, - без сыерыбызны шулай атыйбыз, - диюе мине шул кадәр сискәндерде ки, мин урынымнан сикереп торганымны сизми дә калдым.
    - Кая йөргән ул Зимагур, - дидем мин әтием-нең Караборынга биргән яман кушаматы белән атап, күзләремне йодрыкларым белән уа-уа.
    - Аны балыкчы Сабир бабай Бүреавыз алдын-дагы Куштирәк янында күргән. Бозауы да бар, ди.
    - Бозауы да бар, дип әйтә дисеңме?
    - Әйе, шулай, ди.
    - Менә шатлык! Бозауы да булгач, бигрәк тә. Еракмы соң ул Бүреавыз дигән урын?
    - Хәзер шунда китәбез, баргач, белерсең.

    *  *  *

    Караборынны әти күрше урыс авылыннан былтыр көзне китергән иде. Шул вакыттан бирле ул безнең сыерыбыз. Быел яз беренче тапкыр авыл көтүенә йөри башлады. Аны көтүдән каршы алу, өйгә алып кайтып абзарга ябуны әнием миңа йөкләде. Өченче көнне кичен Караборынны көтүдән каршы алырга бераз соңлаган идем. Мин килеп җиткәндә авыл янындагы зират буеннан, - көтүебез шунда кайта, - хайваннар тарала башлаганнар иде инде. Өй җанлы сыерлар сөт белән тулган имчәкләрен чайкый-чайкый үз урамнарына борылып, хуҗалары йортына ашыгалар. Аларны анда тәмле азык һәм хуҗа ападан сөт саудыру рәхәте көтә. Караборын әллә нинди хайван булып чыкты: әллә ул туймас бирән, әллә безне, хуҗаларын, яисә абзарын яратмый, шайтан белсен, туп-туры өйгә кайтмый, көтү авылга кайтып җиткәч, якка шылырга тырыша. Көтүгә каршы чыгып, алып кайтмасаң, каядыр озак кына йөреп, ярты төндә генә кайтып керә. Әниемнең миңа аны көтүдән каршы алырга кушуэ шуңардан иде. Өченче көнне дә шулай булды, минем соңга калуымнан файдаланып, каядыр китеп өлгергән иде. Авыл урамнарына таралучы сыерлар арасында мин Караборынны күрмәдем. Башта зират очыннан башланган урамга күз салдым, Олы урам ягына да карадым. Тыкрыкларны да караштырып чыктым. Караборынны берсендә дә күрмәдем. Ай, бу, ачуым да килмәгәе, әтием әйтмешли, зимагур хайван, мөгаен, Киртәле тугайга шылгандыр, дип, анда чаптым. Эңгер-меңгер төшә башласа да, аның ярыннан тугай уч төбендә кебек ачык күренә - анда утлап йөрүче хайваннар күренмәде. Чаба-йөгерә тагы да авыл урам-тыкрыкларын караштырып чыктым да, Караборынны таба алмау гарьлегемнән янып-көеп, караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып җиттем. Мин күрми калганмындыр, бәлки кайткандыр, дип өметләнеп, абзарга да кереп чыктым. Юк, кайтмаган, кыдрымҗан. Моның өчен миңа шелтә эләкте, билгеле, ләкин мин үпкәлә-мәдем, чөнки мин үзем гаепле идем.
    Шул кичтән Караборын югалды - төнне дә, иртәгәсен көндез дә, икенче көннең төнендә дә кайтмады.
    Нинди булса бәла-казага очрамады микән, дип, әти иртәгәсен эштән калып, бригададан ат алып, кыр-болыннардан, урман тугайларыннан эзлә-де, көтүгә килеп кушылмады микән дип, көтү йөри торган Кушкүл елгасы буен да йөреп кайтты. Караборын табылмады. Бу хәл барыбызны да пошынуга салды. Мин көтүне каршы алырга соңламасам, Караборын югалмас иде. Бу хәсрәттән мин үземне кая куярга белми йөрдем. Кичә яткач та шул кайгыдан озак йоклый алмый хафаландым. Әтием уятканда уяна алмый азаплануым шуңардан иде.
    Балыкчы Сабир бабайның урманда Караборынны күрүе хәбәре шатлыгыннан ашыгып киенгәндә мин тәрәзәгә күз салдым. Вакыт иртә әле, кояш чыкмаган, офыкта кызыл-ал шәфәкъ кенә күренә. Әни дә уяу икән. Өйдән чыкканда, чәй эчеп утырырга вакытыгыз юк, юлыгыз ашыгыч, дип, юлда капкаларсыз, дип кулыма тәгам тоттырды.
    Әти мине көтеп тора икән инде. Бер кулында түгәрәкләп чорнаган сүс аркан. Мә, моны син тот, дип, аны миңа бирде, ә икенче кулындагы чиләккә күрсәтеп, моны мин алып барам, Караборынга күчтә-нәч. Кайтмый киреләнсә, ул зимагурны шуңа алдап алып кайтырбыз, - ди. Чиләктә Караборынга хәзер генә пешкән бәрәңге һәм тагы ниндидер тәмле азыклар, икән. Йортыбыз авылыбызның урман ягы кырыенда булганлыктан яныбыздан узган Сакмарның борынгы үзәнен чыгып, авыл кешеләре бәрәңгелек җире итеп файдаланган уйсу мәйданны үтеп, урманның олы юлы белән киттек.
    Без сөйләшә-сөйләшә барабыз. Сүзебез күб-рәк Караборын вакыйгасына бәйләнешле. Мин сораш-тырам, әти җавап бирә. Сакмарның бездән түбән як агымы буенда - кеше үтә алмаслык куаклыклар һәм тыгыз үскән биек, калын агачлыклар белән капланган урманны «Бүреавыз» дип атыйлар икән. Ул урман хакында ишеткәләсәм дә, анда булганым юк. Бара да белмим. Белсәм дә, үзем генә барырга җөрьәтем дә җитмәс иде. Ул урманда төрле-төрле кыргый җәнлекләр күп, дип, ә шулардан иң явыз-ерткычлары бүреләр өере яши дип сөйлиләр олылар. «Бүреавыз»га керү алдында юл буенда җирдән бер-берсенә янәшә чыгып, үсә-үсә, юаная-юаная берсе икенчесенә кушылып, ботакларын киң җәеп үскән ике карт тирәк, утыра, ди әти. Аларны, авылыбыз халкы «Кушагач» дип атаган. Караборынны яңа туган бозауы белен балыкчы Сабир бабай шунда күргән.
    - Әти, еракмы соң ул «Бүреавыз»? – дим тагы да.
    - Авылдан дүрт-биш чакрым чамасы булыр.
    Рәхмәт балыкчы Сабир бабайга. Әгәр ул күреп әтигә хәбәр итмәсә, без ничек эзләп табар идек ул зимагурны.
    Балыкчы Сабир бабай бездән бер чат кына ары үзенең алачык кебек кенә өендә карчыгы Зәй-түнә әби белән икәү генә яшиләр. Балалары булгандырмы, юкмыдыр - белмим. Юктыр ахры. Булсалар, кайсысы булса кайтып китәр иде - күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Авылда туганнары да юктыр, күрәсең, кем беләндер якын катышып яшәүләрен дә белмим. Олы яшьтә булуларыннандыр инде, хуҗалыкларында тавык-чебиләрдән башка хайван тотмыйлар. Кечкенә пенсиягә фәкыйрь генә яшиләр. Әти әйтә, колхоз кайчак аз-маз ярдәм иткәли ди, ләкин тормышларына җитәрлек түгел, чөнки колхоз үзенең эш-хезмәт кешеләренә дә күптән арттыра алмый, ди.
    Сабир бабайның бер әйбәт шөгыле бар: авылда ул бердән-бер һәвәскәр балыкчы. Кышын-җәен ул Сакмарда балык тота. Аның балыкка йөри торган махсус урыны да бар икән, ул, ди, әти әйтә, хәзер без юл тоткан Куштирәктән ерак түгел Сакмарның киңәеп тонып аккан төбәгендә, ди; анда кәмәсе дә тора ди. Бабайның көндез елга ярыннан вак балык тотуын, ә кичен, төнгә каршы, тере азыкка эләктереп эре балыкка кармак та, ятьмә дә салып калдыруын әти сөйләвеннән белдем. Соңгарак калган чакларда бабайның ятьмә, кармакларына эләккән балыкларын урлаучы кәкре куллы адәмнәр дә булгалый икән, ди, әти. Кара төннән Бүреавыз ягына барып йөрүе эләккән балыкларны вөҗдансыз адәмнәрдән элегрәк алып өлгерү өчен икән бабайның.
    Әти балыкчы Сабир бабайның аңар гына хас булган һәвәскәрлек гадәтләрен дә сөйли. Ятьмә, кармакларына бернәрсә дә эләкмәсә, яисә чабак, каракойрык, ташбаш кебек вак-төяк кенә эләккән чакларда ул аруыннан самсыраган төс белән әкрен, авыр атлап, буш калай савытын аркасына асып, кешеләрне күрәсе килмәгәндәй як-ягына игътибар итмичә, күзләрен җиргә терәп, урман юлыннан авыл урамына уза да, үз чатына җиткәч, өенә кереп югала. Әгәр дә инде ауы уңышлы булса, шуның өстенә җәен, чуртан кебек эре ерткыч балыклар эләктерә алса, авылга кергәндә аның кыяфәте башкача була, ди, әти. Кемне булса очратмаммы, дигәндәй, як-ягына елгыр караштырып, дәртле атлый. Бите куе мыек-сакал белән капланган булса да, чыраенда шатлык, тонык күзләрендә дәртлелек чаткысы ялтырауы күренә. Ул очраган бер кеше янында туктап, ботаклы тал агачына эләктергән балыкларын күрсәтеп, ничек тотуын, нинди азыкка алдый алуын, судан ничек тартып чыгаруын тасвирлап сөйли башлый...
    Чоланны дөбердәтүгә, таңнан мин кемгә кирәк булдым икән, дип, чыксам, ди әти әйтә, ишек тупсасы төбендә Сабир бабай тора. Мөгаен, бүген бабайның ауы уңышлы булгандыр да, шул шатлыгын миңа сөйләргә кергәндер, дип уйлаган идем дә, ялгышканмын, алай булмады. Кулында тал чыбыгына эләктергән балыклары юк. Җилкәсенә элгән калай савытына да күз төшердем, ул да бушка охшаган. Бүген бабай буш кул белән кайтып килә ахры. Алай булгач, ник мине таңнан уятып бимазалады икән, дип бер мизгел  бабайга сүзсез карап тордым, аннан соң гына сәлам бирдем. Масаю, мактану чырае булмаса да, аның йөзендә ниндидер аңлаешсыз сәер елмаю бар иде, - ди әти.
    - Синнән миңа, энем, сөенеч положено, ди.
    - Ник? - дим, гаҗәпләнеп.
    - Караборыныңны таптым.
    - Чынмы?
    - Чын булмый ни, алдарга мин җилбәзәк малай түгел лә.
    - Кая күрдең ул  зимагур хайванны? - дим.
    - Куштирәк янында, - ди.
    - Кара син аны, шунда ук барып җиткәнмени, каһәр суккан хайван.
    - Каһәрләмә малкаеңны. Ул мактауга лаеклы, - ди, серле һәм хәйләкәр елмаю белән,
    - Үзе дә исән, бозауы да бар, озын нечкә аякларын чалыш-чалыш атлап янында йөри - ди, - Хәзер үк йөгер. Кая булса китеп барыр дип әйтмим. Китмәс, шунда ук, куштирәк төбендә булыр, ләкин тиз баруың хәерле,  ди бабай.
    - Ник? Әллә яраланганмы?
    - Сорашып торма, бар, ашык. Икесе дә исән-нәр - үзе дә, бозауы да. Тизрәк баруың кирәк. Үзең белән аркан ал, куып кына алып кайта алмассың, - ди.
    - Ник алып кайта алмам? - дидем. Бабай ачыкламады.
    - Җентекләп торма, баргач күрерсең - диде дә, артык әйтергә сүзем юк, дигәндәй, борылды да, урамга чыгып та китте, әйбәт хәбәре өчен рәхмәт әйтергә өлгерә алмый калдым - ди әти.
    Сыерыбыз Караборын, - борыны ялтырап торган чым кара булганлыктан бу исемне аңар әнием кушты, - узган көздән бирле генә безнеке. Әти аны авылыбыздан дүрт чакрымдагы урыс хуторыннан китерде. Аның элекке хуҗалары, - әтинең знакомнары, - олы яшьтә булганлыкларыннан дөньяларын сатып, яшәргә калага, улларына күчәләр икән. Алар үзләре дә, әтинең андагы башка белгәннәре дә, әле бер генә тапкыр бозаулаган яшь сыер, дип, сөтне дә мул бирә, сөте каймак кебек куе, дип, мактаганнар. Мактауларының дөреслеге дә булды, ди әни, бер сауган сөтеннән дүрт йөз грамм акмай чыга, дип хуплап сөйләде. Ләкин соңыннан Караборынның кире яклары да  беленде. Маңгаенда ак тамгалы элекке кызыл-сары төстәге сыерыбыз Аккашка йомшак күңеле, тыңлаучан, яшәгән йортын-абзарын яратучан хайван иде. Ничә ел бездә яшәде, беркайчан усаллыгын, кыргыйлыгын күрмәдек. Аны көтүдән каршы алырга мине беркайчан чыгармадылар. Зират янында көтү таралганда уңга, сулга борылмый, туп-туры өйгә кайта да, җил капканы борыны белән төртеп ачып, ишек алдына мөңрәп килеп керә һәм абзар арата капкасы янында аның өчен махсус хәзерләнгән аш-суны йотлыга-йотлыга ашарга керешә иде, шунда ук әни аны саварга да тотына иде. Аккашка аякларын кымшатмый - селкетми тик кенә торып, сабырлык белән сөтен бирә. Аннан соң абзарына ялга керә. Әни аны мактап: «Иртә белән көтүгә дә үзе китә иде мескен, куарга аны мин болай гына, сыер куучы хатын-кызлар белән күрешеп, сөйләшеп, авыл хәбәрләрен ишетер өчен генә барам», - дия иде. Сөте дә әйбәт булды, күрәсең, мәх-лукнең, әнинең беркайчан, аз бирә, дип зарланганын ишетмәдем. Шундый әйбәт, инсафлы хайван иде Аккашка. Былтыр җәй көнендә казага дучар булды мескенкәй. Көтүче Чулак Сираҗи абзый көннең иң эссе мизгелендә якында гына язын шашып таши, җәен кибә торган Кушкүл елгасы үзәнендәге буага көтүне сулауга төшерә икән. Шунда юнәлгәндә Аккашка ярдан егылып имгәнгән. Хайваннар табибы Җәләл абзый карагач, аягы сынган, көтүгә йөрерлек төзәлмәс, чалудан башка чара юк, дигән. Ә менә Караборын холыксыз хайван булып чыкты. Башта күпмедер вакыт әнигә сөтен бирми азаплады, алдына тәмле азык та куялар, барыбер тынмый. Баскан урынында, башын чайкап, бөтен гәүдәсе белән селкенә, арт аякларын урыннан урынга күчереп баса, хәтта сөтле чиләккә аягын тыккан чаклары да булгалады. Дуамал хайванны бер ай чамасы әти белән икәү саудылар. Әти Караборынны кыска иттереп абзар баганасына бәйли дә, кулына саллы таяк алып, мөгезеннән тотып куркытып тора. Тибенә, таптана башласа, таягы белән акылга өйрәтә. Ләкин ул бераз гына тынып тора, аннан, тагы да үзенчә итенә башлый, әнигә тыныч саварга бирми иде.
    Караборынны әти былтыр көзне китергән иде. Кыш буе абзар шартларында ябылып яшәде. Шул өч-дүрт айда нинди генә кыргыйлык эшләмәде ул абзарда. Салган печән-саламны элекке сыерыбыз Аккашка кебек ипләп кенә ашамый, борыны белән як-якка һәм аяклары астына түгеп-чәчеп, таптап, азыкка ярамаслык хәлгә китерә иде. Әти, быел кыш икеләтә күп азык китте, дип зарлана. Ничектер, шайтан белсен, сөзепмедер, аяклары белән таптаныпмыдыр, ике тапкыр улакны ватты. Бераз саф һавада йөрсеннәр, дип, хайваннарны әти кайвакыт ачык абзарга чыгара. Караборын монда да ни генә кыланмый. Дуамалланып, ачык абзар буена анда-монда чаба башлый, туктап, болай да чак-чак торган читән коймасын сөзеп ватарга маташа, аннан башын иеп, мөгезләрен текәп кәҗә-сарыкларны куарга тотына, ә алар, мескеннәр, куркуларыннан бер-берсенә өерләнеп чабалар. Соңыннан әти Караборынны ачык абзарга чыгармый башлады.
    Быел көтүгә йөри башлагач, Караборынның башка холыксызлыклары да килеп чыкты. Көтүче Чулак Сираҗи абзый: «Сыерың, хайваннарны аздырып, игенлеккә алып керә, чыгара башласаң, җан-фәр-манга чабып, үзе белән башка сыерларны да ияртеп ашлык җиренең уртасына ук алып китә. Кайтара алмый азапланам. Хайваннарны сөзү яман гадәте дә бар икән аның. Әгәр сөзүеннән кайсы булса сыерның бозавын төшерсә, мин не отвечаю», дигән әтигә. Бер көнне Караборынның игенгә керүен колхоз председателе үзе дә күргән: «Тагы хайваннарың-ны ашлыкта күрсәм, штрафават итәм», дип янаган көтүчене.
    Караборынның көтүгә йөрүе күп булса ай ярымдыр. Шул кыска вакытта да минем теңкәмә дә нык тиеп өлгерде ул зимагур.
    Караборынны көтүдән каршы алып, өйгә алып кайту миңа йөкләнгәнлекне әйткән идем инде. Караборын аклы-каралы ала хайван көтүдә бер генә. Шуның өстенә ул зур, базык гәүдәле - аны мин ерактан үк танып алам да, аңар йөгерәм һәм өйдән ук алып килгән кулымдагы чыбык белән куркытып, үз урамыбызга таба куам. Аның кайтасы килми, якка тарта, беренче чатта ук я уң якка, я сул якка борылып китәргә чамалый. Аны кире үз урамыбызга юнәлтү өчен, ягъни аның якка борылуына каршы төшү өчен, урам кырыеннан алга йөгерәм. Караборын, хайван булса да, усаллыкка башы эшли. Минем йөгерүемне күреп, ул да чатка миннән алдарак барып җитү өчен, сөтле имчәкләрен чайкый-чайкый, арт аякларын чалыш-чолыш атлап чаба башлый. Без чатка алданрак өлгерү өчен ярышабыз. Аның, мине артта калдырып, үзе теләгән ягына киткән чаклары да булгалый. Чабуым-йөгерүемнән арып, алып кайта алмау гарьлегеннән елап кайткан көннәрем дә булгалый иде. Ләкин ул болай югалмый иде, тамагы туйгач, күрәсең, төн яртысында булса да өйгә кайтып керә иде. Ә менә өченче көнне кичен көтүдән аерылып китүеннән Караборын кайтмады. Моның өчен барыбыз да пошынуга калдык - әни дә, мин дә, әти дә. Бигрәк тә әти. Ул: «Бүреләр авызына эләкмәгәе», - дип уфтанды. Әтиемнең кайгыруына урын да бар. «Әнә, дөньяда нинди хәлләр булып китте», - ди: «сыер алуы хәзер мөшкел, базарда хайваннар янына килерлек түгел, кыйммәт. Караборын-ның югалуы безгә зур каза булыр иде», - ди. Караборынның югалуының безнең өчен шундый ягы да булуы мөмкин бит әле - аның корсагындагы бозавы да харап булачак. Моның нәтиҗәсе әти - әнигә генә түгел, миңа да көн кебек ачык. Бу безнең башыбызга төшкән бер түгел, ике бәла булыр иде. Беренчедән, бүгеннән сөт, каймак, акмай кебек нигъ-мәтләрдән мәхрүм булыр идек. Икенчедән, киләсе ел көзендә сугымыбыз да булмас иде. «Алла сакласын безне мондый бәладан», - ди әни кайгырып. Кайгырырлык та шул.
    Караборын безгә килгәч, ягъни быел язын ди-гән сүзем, бозауга соңга калды. Май аеның яртысы узып бара, ә ул һаман бозаулаганы юк. Күршеләрнең сыерлары март, апрель аенда ук бозауладылар, ә бу, кыргый хайван, һаман коерыгын болгап буш йөри. Беркөнне кич белән чәй эчеп утырганда әни: «Караборынның бозаулар вакыты җитәдер ахры, сөте азайды», - дип, әтине дә, мине дә куандырган иде. Бигрәк тә моңар мин шатландым. Мин яшь бозауны яратам. Аның кыска йоны ялт-йолт итеп тора. Озын аяклары белән чалыш-чолыш атлап, әнисенең имиенә борыны белән үрелә дә, төртеп-төртеп имә башлый. Бигрәк тә аның зур күзләре карап туймаслык матур була...
    Бозаулау вакытын тәгаен белү өчен әти икенче көнне үк колхозның хайваннар белгече Җәләл абзыйны тагы да чакырып китерде. Караборынны ул бик җентекләп тикшерде: ике якка чыккан корсагын басып та, сыйпаштырып та карады, колагын куеп та тыңлады; аннан сул кулы белән имчәген тотып, уң кулы белән капшап, үз-үзенә: имчәге тыгызланган хайванның, дип, сөйләнеп, коерыгы астына күз төшерде дә, әтигә:
    - Ун көн чамасында бозаулар, теге атнадан көтүгә чыгармагыз, бозаулаганчы өйдә тотыгыз, - диде.
    Икенче көнне кичен Караборын югалды.
    Без әти белән юлыбызны дәвам итәбез. Берничә урында Сакмарның язгы ташуыннан калган, ләкин һаман әле кибет җитмәгән күлдәвек үзәннәрен чыбык-чабык салып ясалган сукмаклар аша узып, яшь өянкеләр арасыннан бераз баргач,  юлыбыз юнәлешенә сузылган челеклек дигән шактый киң һәм тигез яссылыкка мендек. Аның өсте катылыгы белән агачка охшаган, челек, дигән вак куаклыклар белән капланган.
    - Ә менә бу уйсулык «Тартар тугае» дип атала, - диде әти юлыбызның уң ягындагы түбәнлеккә кулы белән һәм карашы белән ымлап.
    Сакмарның язгы ташуында кергән суының се-ңүеннән, тугайның җире җәйнең баш миен эретердәй кайнар һавалы көннәрендә дә дымланып тора икән. Шунлыктан кыяк үләннәр монда кеше биленә җитәр- дәй биек булып күкрәп үсәләр, ә җиләк җимеш куаклыклары, - шомырт, балан, камырлык, чия һәм карлыган, - ел саен шашып уңыш бирәләр ди.
    Тугайның тыгыз–куе үләннәрен, тартар, дигән кышлар яратканнар - җәй буе алар монда яшиләр икән, шуңа күрә бу уйсулыкны авылыбыз кешеләре «Тартар тугае» дип атаганнар. Тугай өстенә карадым да, исем китте - тугай өсте төрле төстәге, рәсемдәге чәчәкләр белән бизәлгән. Ул җәй көннәрендә, әтием әйтмешли, чыннан да җәннәт бакчасыдай матур була икән. Ләкин минем хәзер урман матурлыклары кызыктырмый, башымда минем Караборын хакындагы уйлар бөтерелә. Тугайның үләннәре хайваннарга кешеләргә прәник, печенье кебек тәмле азыктыр, шушында якында гына бирән корсагын тутырып кайткан булса, әйбәтрәк булыр иде бит, ә ул, Караборын, әллә кайдагы Бүреавыз урманына киткән, дип куйдым мин аны ачуланып.
    Тугайның матур күренеше һәм ул яктан дымлы һава белән килгән хуш-ис белән озак хозурлана алмадым.
    Әти эре адымнары белән ашыгып атлап әллә кая китеп тә өлгергән. Мин аның артыннан чаптым.
    Өйдән чыкканнан бирле минем башымда һа-ман Караборын бөтерелде, чәчәккә күмелгән тугайга хәйран булуым да моны җуймады. Әниемнең кичә кич белән: көне буе эзләп тә, Караборынны таба алмагач, әтиең нык ачуланып кайткан, табылса, ул зимагурны мин сөт сыеры итеп калдырмыйм, сугымга ашатам, диде дигәне минем башымны тырнап тора. Караборын минем теңкәмә дә күп тиде, шулай да ул зур, базык гәүдәле, матур хайванны эчемнән ярата идем. Бара-бара безне үз итәр, яратыр, вакытында кайтырга гадәтләнер, дип уйлый идем. Әтинең фикере белән мин риза түгел. Бүреавызга юлланганнан бирле аның Караборын хакындагы уен үз авызыннан ишетәсем килеп торды. Ләкин соравым тагы да ачуын кузгатыр, дип сорарга куркып килдем. Аны куып җиткәч, ачуланса ачуланыр инде, дидем дә, уңайсызлануымны җиңеп, тәвәккәлләдем.
    - Әти, син Караборынны су... сугымга ашатырга уйлыйсыңмы? - дидем дулкынлануымнан тотлыгып.
    - Шулай тәвәккәлләдем, Алла кушса. Көнсаен дигәндәй аны ярты төнгә кадәр эзләп йөр, кайтса да, караңгыда әниең рәтләп сава алмый. Шуның өстенә ул әллә нинди туймас хайван да. Бер кышта бер үзе ике сыерлык азык бетерде. Абзар читәннәрен сөзеп теңкәгә тиде, төзәтеп өлгерә алмыйм. Аның артыннан гына карап торырга безнең башка мәшәкатебез юк мени?
    - Без, әти, сыерсыз ничек яшәрбез, сөтебез дә, акмаебыз да, хәтта ачы катыгыбыз да булмас. Һаман күршеләрдән сорап торуы уңайсыз бит.
    - Сөткә Аккашканың былтыргы танасын калдырырбыз - диде әти, артык сөйләшәсем килми ди-гәндәй кырт кисеп. Һәм, әйдә кызурак атлыйк дип, адымнарын ешайтты.
    Без бер чакрым чамасы баргач, Тартар тугае яры уңга борылды, юлыбыз да шул якка китте. Челеклек бетте. Сул ягыбызда чачаклы куе ботакларыннан йомры ябалдашлы урта буйлы агачлар урманы башланды. «Белеп кал, - диде әти миңа агачлыкларны күрсәтеп, - бу урынны «Карамалык» дип атыйлар. Карама агачы каты агач, аны бездә абзар, лапас баганаларына файдаланалар.
    Бераздан без Сакмар елгасына килеп чыктык. Авылыбыз янында Сакмар каты агымлы, суында нык басып тормасаң, егылуыңны көт тә тор. Монда ул тын ага икән. Бу ягы аның су бәрелүдән ашалганлыктан текә яр, ә теге як буе вак таш, ком белән капланган сөзәк. Елганың мондый сөзәк ярын авыл кешеләре, кырчын, дип атыйлар. Ә гомумән Сакмарның бу тирәсен халык «Тәбәнәк яр» дип атый икән, моны да мин әтиемнән белдем. Сакмар авылны узгач, әллә кайларга барып, әйләнеп, боргаланып агып, монда килеп чыга икән. Бер мизгел Сакмарның монда тын агуына сокланып карап тордым. Елганың яры буендагы тирән, ләкин үтә күренмәле суында ашыкмыйча йөзгән балыклар төркеме ап-ачык күренә. Арада кызыктырырлык эре балыклар да бар. Елганың бу тирәсе балыкка бай икән. Сабир бабай бу тирәгә юкка йөрми, күрәсең.
    - Без Бүреавызга якынайдык, күп булса чак-рым ярым чамасы гына калгандыр, - диде әти мине шатландырып. Ләкин мин бераз шомланып та куйдым: Сабир бабай күргән урыннан киткән булсалар, без аларны каян эзләп табарбыз? Шунда ук үземне тынычландырдым да: бүген төннә генә туган бозавы белән кая китә алсыннар инде алар...
    Юлыбыз Сакмардан ерагайды.
    Без ниндидер кибә башлаган язгы кар суы елгасының тирән үзәнен кичеп, киек үрдәкләрне куркытып очырып, әтием атавынча, «Олы күл» дигән сулык буеннан узгач, өсте вак үлән белән сырылган һәм аз йөрелгән юл белән сул якка борылып күзкүремдәге биек булып үскән усак, өянке, актирәк агачлыклары урманына табан юнәлдек. Әти шул агачлыклар артында Бүреавыз урманы башлануын искәртте. Кинәт кенә туктап, уң кулын шул якка сузып:
    - Игътибар белән кара әле: әнә, нәкъ юлыбыз юнәлгән турыда башка агачларга чагыштырганда биегрәк булып, калын ботаклары белән тирә-ягына җәелгән ябалдашлы юан тирәк утыра, - диде ул, аннан өстәде: моннан ул бер агач булып күренә, чын-лыкта ул бер-берсенә сыенып үскән ике мәһабәт тирәк. Көнбатыш якның офыгын каплап, сулдан уң як күз күременә сузылган агачлыклар сафын күзаллап та әтинең күрсәткәнен тәгаен абайламыйча торгач, ул миңа башкачарак аңлатырга тотынды.
    - Әнә, мин күрсәткән төбәктән уңдарак, җилдә селкенүеңнән кояшта яфраклары ялт-йолт килеп җилфердәп утырган актирәк төркемен күрәсеңме?
    - Ә... күрәм... күрдем, күрдем...
    - Шуларның сул ягындагы киң ябалдашлы агач куштирәк инде. Караборынны Сабир бабай шунда күргән.
    - Карале! Килеп җиткәнбез бит. Шатлыгымнан мин үземне тота алмадым, җан-фәрманга алга йөгердем. Әтинең: «Тукта, ашыкма, бергә барыйк»,- дигәнен ишетмәмешкә салынып, чаптым гына.
    Бераз баргач, үземнең ялгызлыгымны сизеп, шүрли дә башладым. Чытырлыктан нинди булса ерткыч килеп чыкса, нишләрмен? Куаклар арасында шытырдаган тавыш та ишетелеп калды. Куркыныптыр инде, чытырлыктан ниндидер кош пырылдап очып чыкты. Әйләнеп, артыма карадым. Юлның арт ягы яккарак борылган, күрәсең, аның арткы буен куаклыклар каплаган, әти ерак калган, күрәсең, ул күренми. Мин, шомланып, йөгерүемнән туктадым. Әтием килеп җитсен, дип, әкрен һәм  сак атлауга күчтем.
    Әкрен атласам да, мин Куштирәккә килеп җиттем диярлек. Ул менә минем каршымда гына, күп булса моннан йөз адым чамасындадыр. Аның куе яфраклар белән капланган күп ботаклы ябалдашы-ның сизелер-сизелмәс җилдә дә селкенеп шаулаганы да бераз ишетелә. Тик, миннән биек чытырманлар аша, мин аның башын гына күрәм.
    Кинәт кенә, көтелмәгән дә, уйламаган да хәл: шул яктан ат пошкырган тавыш ишетелеп калды. Юк, ул кешнәмәде, ул өркегәндәй пошкырды. Бу ни хәл? Монда, авылдан 4-5 чакрым урманда, ат каян килеп чыксын? Әллә ул да безнең Караборын кебек тыйнаксыз хайван микән? Хуҗасы булса, кем икән ул? Әллә бер явыз адәм Караборынны урларга килде микән? Шулайдыр, мөгаен! Атылып барып, Караборынны яклыйсым килде. Ләкин бу минем кулдан килердәй эш булмаганлыктан сабыр иттем. Шунысы да гаҗәп, ул адәмнең аты нәрсәдән өркеде икән, әллә бүреләр өере һөҗүм итә микән аңарга. Минем куркынуым бөтен тәнемә йөгерде. Әтием янына кире кайтыйм микән әллә, дип тә уйлап куйдым. Мин бит кечкенә бала түгел инде, куркуымны сиздерсәм, оят булыр. Әтиемнең: «Чапма, бергә барыйк, дип әйттем бит мин сиңа», - дип шелтәләвен дә ишетәсем килми.
    Миңа юл буе ачыклыгы да хәтәр тоела башлады. Мин хәзер куркынуымнан юлдан чытырманлар арасына кереп, алга әкрен генә, тавышсыз гына елышам.
    Шул хәлемдә дә һаман Караборын хакында хыялланам: хәвеф-хәтәрсез булса, мин аны хәзер бозавы белән Куштирәк янында күрермен. Ул мине таныр. Өйдә булмаганына өченче көн бит инде, бәлки үзенчә, хайванча, сагынгандыр да. Яшь бозаулар матур булалар. Мин ул кечкенә хайванчыкны кочаклармын, ялтыр йоныннан сыйпап яратырмын. Әти дә килеп җитәр. Аның кулындагы чиләктә Караборынга күчтәнәч бар, аны татыгач, Караборынның күңеле бәлки йомшарыр. Без дүртәүләп өйгә кайтып китәрбез...
    Бераз баргач, мин кинәт кенә куе үлән белән капланган ачыклыкка килеп чыктым. Бу ике-өч ишек алды чамасындагы мәйдан мәһабәт куштирәкнең «биләме», күрәсең. Ботакларын як-якка җәеп нәкъ аның уртасында утырган. Мин аны бер-берсенә кушы-лып утырган ике кәүсәлегеннән таныдым. Шунда ук аның кочакка сыймаслык юан төбендә Кара-борынның ала гәүдәсен күрдем. Ләкин ул монда мин уйлаганча бозавы белән ялгызы гына түгел икән! Караборын янында басып торган дүрт адәмне күреп, шаккатып, туктадым. Нинди кешеләр икән болар, әллә, чыннан да, Караборынны урлап алып китәргә уйлашып торучы караклар микән. Мин артка чигенеп, янымдагы карт зелпе агачы артына посып, алдымдагы күренешне күзәтә башладым.
    Караборын арт саны белән миңа табан тора. Аның арт аяклары да, ал аяклары да көчтән чыгардай халәттәге киеренкелек белән тартылганнар, ә үзе мөгезе белән Куштирәк кәүсәсе төбенә терәлгән дә, аны сөзеп егарга көчәнә кебек. Әйтерсең, ул бар гайрәтен шул көчәнүенә биреп, катып калган - гәүдәсендә хәрәкәт-кымшану сизелми, тик коерыгы-ның гына уңга-сулга селкенүе күренеп кала. Ә күптән түгел генә туган ялтыр йонлы бозавы таяк кебек озын, нечкә аякларында әнә егылам, менә егылам дигәндәй чайкалып басып тора. Караборыннан сул якта, Куштирәкнең озын ботаклары астыннан узган юлга табан, биш-алты адым чамасында дүрт адәм басып тора. Алар дүртесе дүрт кыяфәттә Караборын мөгезләре белән терәлеп каткан Куштирәк кәүсәсе төбенә гаҗәпләнү һәм аптырау чырае белән карап торалар. Берсе, - арада олырагы, - уң кулын Караборынга табан сузып нидер сөйли. Араларында өстенә озын плащ кебек нәрсә кигәне, кечкенә буйлы һәм бөкре гәүдәлесе, алардан аерылып Караборын бозавы янына килде дә, аны бер кулы белән муеныннан кочаклап, икенче кулы белән артыннан этәп борыны белән әнисенең имчәгенә төртә башлады. Үзе бозаугамыдыр, әллә үзенәмедер нидер сөйли, тавышы аз гына ишетелсә дә, ерактан ни сөйләгәне аңлашылмый. Карап тора торгач, мин бу кешене таныдым, ахры. Карале! Урман - әби бит бу. Әнә башында шул былтыр мин күргән-дәге кама белән әйләндерелгән колаксыз иске бүрек, ике җилкәсендә ике букча, мөгаен, алар шифалы үлән, чәчәкләр белән тулыдыр. Ул - нәкъ ул.
    Авылыбызда Урман-әбинең им-том остасы булуы белән даны чыккан. Берничә тапкыр аның, кояш баярга тәгәрәгән мизгелләрдә, Сакмарның борынгы үзәненнән безнең урамга күтәрелгәнен күргәнем бар.
    Әнә бөкресе чыккан гәүдәсе, киемнәре дә шул мин күргәндәгеләр: башында колаксыз түгәрәк бүрек, өстендә итәкләре тезенә кадәр салынган камзул кебек нәрсә, букчалары да ике җилкәсе аша салынган.
    Әниемнең сөйләвеннән беләм, әбинең яратканы җәйге урман икән. Кыш узып, май аеның җылы көннәре җиттеме, аның көндезге тормышы урманга күчә, ди. Тәрәзәсенә кадәр җиргә кергән котсыз өендә ялгыз утырганчы,- ул үзе генә яши, ди,- урманда гизү, аның хәзинәләре белән аралашу әбинең җанын рәхәтләндерә икән. Шуның өчен аны Урман-әби дип атаганнар, ди әнием. Урманны яратуы аның им-томлыгы өчен дә файдасы бар икән. Җәйге урманда ул авыру-хәстә адәмнәрне савыктырырга шифалы үсемлекләр, чәчәкләр, яфраклар һәм җимеш-җиләкләр җыеп алып кайтып алардан дәва-чәй, тәнгә сихәтле майлар ясап куюын да әнием сөйләвеннән белдем. Озын-салкын кышта, аның даруларына мохтаҗлар табыла, ди әнием. Бүген кәсебенә таңнан урманга чыгуында Сабир бабай кебек Урман-әби дә Караборынга тап булды, күрәсең.

    *  *  *

    Бераздан, җентекләбрәк күзәткәч, теге калган өчәүнең берсен дә таныдым. Ул лесник абзый икән, әтинең әшнәләрчә йөрешкән кешесе. Ул бездә кунакта да булганы бар. Әти аңардан утынга агач ала, җәй башында лесник абзый безгә урман ачыклыкларыннан печәнлек җир дә бирә. Лесник абзыйны әти, яхшы кеше, дип мактый. Аның янында торучыларны мин танымадым. Соңыннан гына белдем, алар урман эшчеләре икән. Лесник абзый урманны атка атланып йөреп саклый. Ул бүген дә ат белән килгән икән. Әнә, юлның теге ягында бәйләнгән атын да күрдем. Ул нәрсәгәдер ачуланганмы, әллә нык өркегәнмедер, аның пошкыруы хәзер дә ишетелә. Зур күзләре аның Караборын ягына юнәлгән, ә колаклары бер йомыла, бер тырпаеп алга сузыла, аяклары белән җирне тыпырдап таптый, бәйдән ычкынып китмәк була, ахры.
    Шул арада Караборынга дип күчтәнәч салып китергән чиләген тотып, әти дә килеп чыкты. Юлдан Куштирәк ачыклыгына борылгач, ул Караборынга гаҗәпләнеп карап торучыларны күреп, - артларыннан төсмерләп җитмичә, күрәсең, - бер мизгел туктап торды да, аннан, таныгач, туп-туры аларга юнәлде. Ләкин алар белән исәнләшеп өлгермәде, Караборынның мөгезләре белән Куштирәкнең төбенә терәлгәнен күреп аптырауыннан туктап калды. Зелпе артыннан чыгып, әтием янына йөгердем. Текәлебрәк карасам, ни күзем белән күрим - Караборынның мөгезләре астында ниндидер зур эткә охшаган соры йонлы җәнлек. Әти Караборынның янына ук барып басты. Мин аның артыннан иярдем. Караборын җәнлекне сул мөгезе белән кабыргалары турысыннан, уңы белән арт саны тирәсеннән эләктергән дә, Куштирәкнең ике кәүсәдән торган яссы төбенә кадап каткан, әйтерсең, Караборын ташка әверелгән. Аның терелеге күз алмалары йөрешеннән һәм коерыгы селкенүеннән генә күренә. Ул, мөгаен, безне таныгандыр. Киек җәнлекне изеп агач төбенә терәгән мөгезләрен бушатмаса да, без аның янына килеп туктагач, безгә табан күзләрен әйләндереп, нидер әйтергә теләгәндәй мөңрәп куйды. Безне күргәненә шатлангандырмы, әллә ачуланганмы? Мөгаен, шатлангандыр. «Син, Караборын, батыр икәнсең», - диде әти Караборынның башыннан сыйпап, йомшак, иркәләү тавыш белән:  «явыз бүрене җиңгәнсең». Караборынның мөгезләре астында бүре булганлыкны мин шунда гына белдем. «Каян алдың син, җанкаем, бу кадәр көчне?» - дип кат-кат сыйпады Караборынның аркасыннан яныбызда торган Урман-әби дә.
    Бүренең башы салынып төшкән, озын теле тешләре арасыннан якка чыккан, күзләре агарып, акаеп сүнгәннәр.
    Ай-һай, тешләре яман була икән бүре дигән явыз ерткычларның, бигрәк тә казык тешләре - тимер кадактай озыннар һәм үткеннәр. Шундый ерткычны җиңә алган бит безнең зимагур Караборын.
    Юлда килгәндә әти Караборынга ачулы иде. Аның куштирәк янындагы хәлен күргәч, күңеле йомшарды, күрәсең. Ул аның белән кеше белән сөйләш-кәндәй сөйләшә башлады.
    - Малкаем, Караборын, күп кыдырдың инде, җитәр, якын урманыбызда булмаган урының аз калгандыр. Монда да килеп җиткәнсең. Шунлыктан менә шундый хәтәрлеккә дә тарыгансың. Батырлы-гың белән бер явыз ерткычны җиңгәнсең, син молодис. Әгәр алар күмәк булсалар, нишләр идең? - үзең дә, җаныңдай кадерле бозавын да харап булыр идегез бит, - диде әти калтыраулы тавыш белән. Аннан: мә, малкаем, ачыккансыңдыр, Сәлимә апаң җибәргән күчтәнәчне аша да, өйгә кайтыйк, - дип кулындагы чиләгендәге көрпәгә бутаган кабак, чөгендер, бәрәңге туралмаларын Караборынның ал аяклары янына бушатты.
    Караборын әтине тыңламадымыдыр, әллә аңламадымыдыр, кымшанмады, аска карап тора бирде. Әти аны мөгезләреннән тотып куптарырга маташты, көче җитмәде. Караборын, киресенчә, катырак терәлә генә барды.
    - Cәлихҗан, аны болай җиңел генә кузгатып булмас, - диде яныбызда торган лесник абзый әтигә мөрәҗәгать итеп. - Ул бит хайван, бүренең җаны чыкканын аңламый. Ычкынып китсә, тагы да һөҗүм итәр, дип, уйлыйдыр, мөгаен. Мөгезләренә аркан эләктереп, барыбыз бергә күмәкләп кузгату кулай булыр, - диде. Хайванны агач төбеннән кузгаткач, бүренең үле гәүдәсен якындагы куаклар арасына яшереп торырга кирәклеген дә әйтте.
    Әти дә, теге ике урман эшчеләре дә лесник абзыйның тәкъдиме белән риза булдылар. Әти мин-нән арканны алып, Караборынның мөгезләренә нык иттереп элмәкләп бәйләде.
    Ләкин Караборынны Куштирәк төбеннән аеруы зур бер мәшәкать булды.
    Лесник абзый үзенең эшчеләренең берсенә Куштирәк кәүсәсенең теге ягында басып, бүренең гәүдәсен алып китәргә хәзер торырга кушты.
    Өчәүләп - әти, лесник абзый, аның икенче эшчесе сыерның мөгезләренә бәйләнгән арканга тотынып якка тарта башладылар. Караборын бүре гәүдәсе аша агач төбенә мөгезләре белән шундый гайрәттә терәлгән ки, кымшата да алмадылар. Хәл алып, бар куәтләрен җыйгач, икенче тапкыр тартырга тотындылар һәм бераз кузгаттылар да. Ләкин барыбер тартып алып китә алмадылар. Караборын аякларын тагы да ныграк терәп, муенын катырып тартылды да, мөгезләре белән кире бүре өстенә барып терәлде.
    - Төрлебез төрле мизгелдә тартабыз, барыбыз да бергә тарту кирәк, - диде әти - мин, бер-ике-өч, - дигәч, тартыйк...
    Аз булса да ярдәм булсын дип, арканга мин дә ябыштым, карасам, арт яктагы бозау янында торган Урман-әби дә бөкре гәүдәсен тагы да бөкрәйтә төшеп, калтыраган куллары белән аркан очына тотынган.
    - Бер-ике-өч, һай...
    Чыннан да барыбыз да бер мизгелдә тарткач, тарту көче күбәя икән. Бу юлы Караборынны үзебез ягыбызга бора алдык. Нәкъ шул чакта тирәк артында торган абзый бүренең гәүдәсен куаклыклар арасына җилтерәтеп илтеп яшерде. Сизелер-сизелмәс арканны бушатып җибәрдек, ахры, Караборын көчәнеп тартылды да, борылып, барыбызны да өстерәп кире алып китте. Шул чак гаҗәеп хәл булып алды: Караборын мөгезләрен алга юнәлтеп, усал мөгрәү белән Кушти-рәк төбенә килеп туктады да шаккатты: бүре юк! Уңга, сулга карап алды - бүре качкан.
    Шатлыгыннан, күрәсең, коерыгын югары күтәреп арлы-бирле чайкады да, йомшак, җиңел адымнар белән мөңри-мөңри безнең артта торган бозавына юнәлде һәм телен озын-озын чыгарып балакаен яларга тотынды. «Әйдә, балакаем, әниеңне им, тамагыңны туйдыр, ныгы, көчәя төш, аякларыңда чак торасың бит, дип Урман-әби баягыча бозауны әнисе имчәгенә юнәлдерергә тотынды. Әби үз-үзенә:  «Бүрене сөзеп торганда анаңның сөте дә туктаган булгандыр. Хәзер, Алла кушса, сөте килер», - дип, бозауның аркасыннан сөеп сөйләнде. Бозау анасының имчәген төртеп-төртеп имә башлады.
    - Бүрене изеп үтергәч, сыерың шул хәлдә аз дигәндә ярты төн торгандыр, - диде лесник абзый әтигә, - чөнки бозавы басып торыр хәлгә килгән инде. - Бәхетегезгә каршы, бер бүре генә булган, - диде ул безне куандырып, - күмәк булсалар, сыерсыз калган булыр идегез...
    Аның әйткәне дөрестер. Караборын ни кадәр батыр булса да, әллә ничә явыз ерткычны җиңә алмас иде. Күпне күргән, күпне белгән әти булып: «Ялгыз сыер бүрене җиңгәнлеген ишеткәнем юк иде»,- ди.
    - Бозавы бик зәгыйфь әле, дүрт-биш чакрымны үз аяклары белән кайта алмас,- дип, лесник абзый атлы арба җибәрергә вәгъдә итте. Алар моннан ярты чакрым чамасындагы ераклыктагы ачыклыкта имән үсентеләре утырталар икән, атлы арбасы шунда икән аның. - Сыерың ачыккандыр да, арыгандыр да, ты-нычланып, утлый торсын, - дип, атлы-арба килгәнче ял итәргә кушып, иярле биясенә атлангач:
    - Бүренең гәүдәсеннән тиресен үзем тунап алып кайтырмын, мәшәкатьләнеп йөрмәгез, - диде дә, җирән биясен юыртып китеп барды.
    Эшчеләр дә җәяүләп ул киткән якка атладылар Урман-әби дә ике җилкәсенә ике букчасын асып, үзенә кирәк үлән, чәчәкләрне эзләп, күрәсең, без килгән юл белән авылга таба китте.
    Караборын мәшәкате белән мавыгып, әнинең миңа тоттырган тәгамен онытканбыз. Минем дә нык ачыкканымны тойгач кына исемә төште. Без дә әти белән май ягылган күмәч ашап тамак ялгап алдык. Лесник абзый вәгъдә иткән атлы-арба шактый соңлап килде, килмәс, дип курка башлаган идек инде. Олаучы кыска тыкрыкта торучы Әхмәтхалим бабай икән.
    Вакыт-вакыт туктап, бозауны арбадан төше-реп, анасына кушып имезә-имезә, арбага бәйләнгән сыер аягы белән кояш баер алдыннан гына кайтып җиттек. Сыерны да, бозавын да исән-сау алып кайтуыбызга күңеле нечкәрүдән әнинең күзләре бераз чыланып алды. Безне ул күптәннән аш пешереп, чәйгә коймак өлгертеп көтеп тора икән.
    Чәйдән соң әни Караборынны савып, бозавына уыз сөте эчерде дә, әнисеннән аерып, лапасның кечкенә бүлегенә япты. Караборын ачык абзарда мөңрәп, балакаен эзләп, анда-монда йөргәләде дә, рә-шәткә ишеге аша, аның исән-саулыгын һәм мондалыгын күрү рәхәтеннән кикергән азыгын күши-күши назлы баласы ябылган кечкенә лапас рәшәткәле ишеге төбенә ялга ятты. Нервлануыннан да, бүре белән көрәшеп көч түгүеннән дә безгә караганда ул, мөгаен, күп тапкыр артыграк арыгандыр. Ял итсен, әти әйтмешли, зимагур хайван.
    Караборынның бүре чаклы бүрене җиңә алуы хәбәре белән авыл ике-өч көн шаулады. Бу ис китмәле хәл район начальникларына тикле барып ирешкән.
    Кичә якшәмбе көн иде. Буш көнебездән файдаланып берничә классташым белән җыелышып - без бишенчедә укыйбыз, - Урыс күленә карабалык ауларга барырга сөйләшкән идек. Барып чыкмады, әти белән Караборын артыннан китеп, ял көнен күрми дә калдым. Аның каравы үзем өчен күпме гыйбрәтле хәлләр күрдем мин. Ләкин кайткач нык арыганымны тойдым. Иртән мәктәпкә барырга авырлык белән тордым. Әни, тор да, тор, дип, кат-кат уятмаса, йоклап та калган булыр идем. Каян ишетеп өлгергәннәрдер - мөгаен, я Сабир бабайдан, я Урман-әбидән чыккан хәбәрдер бу, - мәктәп ишек алдына кереп өлгермәдем, укучы бала-чагалар мине әйләндереп алды.
    - Дөресме, сезнең сыерыгыз бүрене җиңгән ди имеш?
    - Кайсы урманда булган соң бу хәл?
    - Бозавы да исән-саумы?... - шундый сораулар яудыра башладылар. Мин берсенә дә җавап биреп өлгерә алмадым, дәрес башланырга кыңгырау шалтырады, классларыбызга йөгердек.
    Дәресләр беткәч, өйгә кайтып җиткәндә капка төбебездә күрше-тирә бала-чагаларның, безнең тирәдә яшәүче абзый-апаларның, алар арасында кайбер әби-бабайларның җыелышып торуларын күрүемнән хәйран булып, адымнарымны ешайтып ишек алдына килеп кердем.
    Ишек алдында да кешеләр күп. Ләкин барысы да тынлыкны бозмаска тырышкандай ишетелер-ишетелмәс кенә нәрсә хакындадыр сөйләшәләр, барысының да йөзендә гаҗәпләнү кебегрәк чырай күренә. Мин дә күрдем дә, аптырап калдым - ишек алдының урман ягына тотылган читән буена карачкы казыгы кебек нәрсә җиргә кагылган да, аның кыска аркылы таягына, - күрү белән аңлап алдым, - Караборын сөзеп үтергән бүренең туналган тиресе ябылган. Мәлгунь бүренең тиресен лесник абзый мин мәктәптә чакта китергән, күрәсең. Аны карачкы казыгына махсус кешеләргә күрсәтү өчен элеп куйгандыр, күрәсең. Шуның өстенә бу тамашаның башка хикмәте дә бардыр, ахры. Кешеләргә бүренең нинди явыз ерткыч икәнлеген күрсәтергә дә телгәндер. Лесник абзый бүренең башын тунамаган, аны тиресе белән бергә алып кайткан да, карачкы башына утырткан. Күренеш куркынырлык тәэсир итә: әйтерсең, тере бүре арт аякларына баскан да, авызын ачып, тешләрен ыржайтып һөҗүм итәргә әзер тора. Безнең капка төбендә һәм ишек алдында җыелган халык Караборынның батырлыгын үз күзләре белән күрергә җыелган кешеләр икән. Алар арасында мин, Караборын безнең сыер бит, дип, башымны югары күтәреп, масаеп йөрдем.
    Иртәгәсен, сишәмбе көн диюем, өйлә вакытыннан соң, - мин мәктәптән кайткан гына идем - капка төбебезгә көзгедәй ялтырап торган кара төстәге җиңел машина килеп туктады. Чәй эчеп утыруымны бәреп, йөгереп урамга чыктым. Машинадан өч кеше чыкты. Алардан берсен генә, авылыбыз башы Җәмил абзыйны гына, таныдым. Теге икесе зур начальниклар ахры, үзләрен эре генә тоталар. Бигрәк тә олырагы, башына тәлпәк киеп, галстук такканы, артыграк һавалы, ахры. Өченчесе, яшьрәге, костюмсыз җиңелчә киенгәне, җилкәсе аша ниндидер күн букча таккан.
    - Шушы йортта яшиме ул сыерның хуҗасы? - дип сорады Җәмил абзыйдан үзен эре тотучы абзый.
    - Әйе, аныкы, - диде Җәмил абзый һәм безнең капкага таба атламакчы булган иде дә, тәлпәкле начальник аны туктатты.
    - Машинаңны кычкырт! - дип боерды машина-ның руле артында утырган егеткә. Машина озын-озын өч тапкыр акырды.
    Әнием ни булды икән, дип, куркынып, йөгерә-атлый чыгып капка төбендә туктады. Әти абзар тирә-сендә булды, күрәсең, аның артыннан ул дә күренде.
    - Әссәләмәгаләейкүм! - диде әти барысына да машина янына якынаеп, ләкин кулын биреп күрешмәде, тегеләр дә күрешергә кулларын сузмадылар.
    - Таныш булыгыз, - диде Җәмил абзый тәлпәкле кешегә ымлап - район башлыгы Сагит Хакимов әфәнде.
    Район башлыгы, дөрес атыйммы икән, дигән-дәй, Җәмил абзыйга карап алды да:
    - Кем... Сәлихҗан агай, сезнең сыерыгыз бүре һөҗүменә дучар булган икән дә, ике арадагы сугышта җиңеп чыккан дип ишеттек. Дөресме?
    - Булды андый хәл, - диде әти, - әйдәгез сезгә ул дошманны күрсәтим.
    Әти аларны ишек алдына карачкы каршына туктатты да, карачкы өстенә ябылган чикмәнне алып якка бәрде.
    Тынып, сүзсез озак карап тордылар. Арттан йөгереп килгән шофер да хәйран булып катты.
    - Өереннән аерылып калган карт бүредер бу, мөгаен, диде сүзне башлап район башлыгы - хәзер сыерны күрсәтегез...
    Караборын ачык абзарның теге очында иде. Караборынны күреп кунакларның йөзләре ачылып китте. Бер мизгел сокланып карап тордылар.
    - Шәп хайван! Ничего не скажешь, - диде рай-он башлыгы - зур да, таза да, күренешкә дә матур. Күрәсеңме, мөгезләре нинди базык, юаннар, диде Җәмил абзыйга таба борылып, - кыен булса да, бүрене җиңүенә ышанып була.
    Район башлыгының соңгы сүзенә әтинең кәе-фе китә төште, ахры, аның чырае сытылды. Ышанып була, имеш, безне алдакчылар, дип уйлап килде ми-кәнни? Аның бу сүзе миңа да охшамады.
    Җәмил абзый белән район башлыгы китәргә җыендылар. Район башлыгы шофер янына утырды, ә Җәмил абзый арткы ишекне ачты да, борылып теге яланбаш начальникка: «Без конторада булырбыз, бер сәгатьтән озакка калма,  Сагит Валиевичның ашыгыч эше бар,»- дип искәртте дә, ишеген шапылдатып япты. Машина, дырылдап, урыныннан кузгалды.
    - Мин, - диде калган әфәнде әтигә, - район гәзите хезмәткәре. Сезнең белән бераз әңгәмәләш-мәкче булам. Мөмкин булса,  өйгә керү яхшырак булыр иде, миңа язарга туры килер.
    Өйдә гәзит хезмәткәре әтидән Караборынның бездә яшәгән чагындагы тарихын сорады.
    - Сез, Сәлихҗан агай, бу сыерыгызны сугымга ашатырга уйлыйсыз икән, дип ишеттек. Шулаймы, дөресме?
    Әтинең җавабын гәзитче абзый гына түгел, мин дә көттем. Ләкин куркынып көттем мин. Әтинең Караборынны сугымга хөкем итүен мин башта ук хупламадым. Бу мине нык күңелсезләндергән иде. Кыдырма хайван булуы белән Караборын минем теңкәмә дә нык тиде, ләкин шуңа карамастан мин аны никтер ярата идем. Бүрене җиңү батырлыгыннан соң ярату хисем тагы да көчәйде.
    - Зимагур хайван булуы белән нык ачуландыргач, шулай хәл кылган идем дә, хәзер инде кире уйладым... Мин шатлыгымнан утырган урынымнан сикереп тордым. Әниемнең дә йөзе ачылып китте, күрәсең, ул да Караборынның безнең гаиләнең сөт сыеры булып калуын теләп йөргән, тик әйтмәгән генә. Әти дәвам итеп, - Бүре хәтле бүрене җиңә алган хайванны сугымга калдыру тугрылык булмас, - диде нәтиҗә ясап, - сөт сыеры буларак та ул шәп мал. Сөтне дә күп бирә, сөте майга да бай. Алла кушса, ничек булса да кулга өйрәтербез зимагурны.
    Ике көннән соң безгә, - гомер дә булмаган хәл - почтадан зур конверт китереп бирделәр. Әти, әни, мин, өчәүләп утырып, конвертны ачтык. Безнең район газитәсеннән җибәргәннәр икән. Беренче битен ачу белән әти белән Караборынның рәсемен күрдек: әти Караборынның җилкәсенә уң кулын куйган да, башын әллә кемдәй горур күтәреп, басып тора - теге гәзитче абзый җилкәсенә аскан төшергече белән әтине шулай төшергән иде. Конверттан тагы да нәрсәдер төште, карасак, ун сум акча икән, акчага әнинең күзе җитез, тиз генә эләктерде дә , каядыр тыгып та өлгерде, аның акча яшерә торган урыны бар.
    Соңыннан, - вакыт өйләдән соңгы чак иде, - ашыкмыйча, җайлап кына чәй эчтем дә, әти белән икәү Караборын хакындагы мәкаләне укырга утырдык. Зур хәрефләр белән «Бүрене җиңүче сыер» - диелгән мәкаләнең башында. Анда, мәкаләдә, Кара-борынның без белгән тарихы язылган булып чыкты.
    Шушы ук атнаның җомга кичендә әти белән әни Караборынның бозавы белән исән-сау табылуына һәм Аллаһы Тәгаләнең  кодрәте белән зур казадан котылып калуыбызга багышлаган олылар мәҗлесе уздырдылар. Кунаклардан Сабир бабай, Лесник абзый хәлаль җефетләре белән мәҗлеснең түрендә утырдылар. Әбиләр сафында Урман-әби дә бар икән. Кунакка килгән киемендә мин аны төсмерләмәгән идем, соңыннан таныдым.
    Авылыбызда мулла-хәзрәт булмаганлыктан Коръән укуны Сабир бабайга тапшырдылар. Коръән укылганнан соң мәҗлес хуҗаларына, ягъни әти белән әниемә, алар рәтеннән миңа да исән-саулык, дөньябызга иминлек теләү догаларын кылгач, әти мәҗлес-тәгеләрнең барсына да садака өләшеп чыкты. Сәдака өчен дә дога кылдылар. Аш килде. Аз сөйләшеп, кашык, таш тәлинкәләрдән тавыш чыгарып кына ашадылар. Аннан артык кыстатмыйча гына, тәмен табып, чәй эчтеләр дә, озак утырмыйча таралыштылар.
    Киенеп маташканда, хәерле хәбәр китерүеңә рәхмәт, дип, монысы сиңа сөенечкә, дип, теге район гәзитәсеннән килгән ун сумны әти Сабир бабайның кесәсенә тыкты. Бабай, рәхмәте үзеңә, дип, ишетелер-ишетелмәс мыңгырдады да, ике кулы белән битен сыйпады. «Сезгә, олы әбиләребезгә, күчтәнәч», - дип, әнием Сабир бабай карчыгы Зәйнәб әби белән Урман-әбинең кулларына сары май белән тутырылган берәр пыяла банка тоттырды. Күп рәхмәтләр әйтеп, безгә иминлек теләкләре укый-укый кайтып киттеләр.
    Олылар мәҗлесе өебезгә ямь кертте, әти белән әни генә түгел, миндә дә шатлыклы тойгылар калдырды, чөнки исән-сау сыерыбыз Караборын Аллаһы Тәгалә кодрәте белән абзарыбызда иде; шу-ның өстенә табында укылган Коръән, догалар да алдагы көнкүрешебез иминлегенә дә ышанычыбызны ныгыткан иде.

    *  *  *

    Бер атнадан Караборын көтүгә йөри башлады.

    Бу кадәр көч түгеп һәм батырлык күрсәтеп җанкисәге балакаен саклап кала алган Караборын көтүдән сөйгән бозавы янына чаба-чаба кайтуына ышаныйк. Бу хакта сөйләү башка хикәянең максаты.



    ← назад   ↑ наверх