• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Локман-Хаким Сибагат-улы Таналин

    Усал хатын

    Хатын-кызларга карата кире мөнәсәбәтемне ныгытучы тагы бер яман хәл-вәкыйгане тасвирламасам, укучыларым мине аңламаслар.
    Директор булып килгәндә магазинның эш коллективы әгъзаларының күбесе хатын-кызлар иде - мине, төскә-буйга килешле күркәм егетне, - ул вакытта миңа 26 яшь кенә иде әле, - хуплап каршы алдылар. Прилавка артында эшләүчеләрнең барысы да хатын-кызлар булып, күбрәге яшьлекләре белән масаеп, чибәрлекләре белән горурланып торучы туташлар иде. Мине күргәч, аларның кайберләренең йөрәгендә миңа карата гыйшык хисе кебек нәрсә кузгалгандыр, мөгаен. Моны мин тәгаен белмәсәм дә, бераз сизгәләдем, ә соңыннан аларга игътибарым булмагач, - ә мин Гөлнисадан башка беркемне дә сөя алмам ахры, - үпкәләүчеләре дә булды кебек.
    Магазин директоры вазифасын мин сәүдә эшендә күп еллар хезмәт иткән пенсия яшендәге ападан алдым. Соңыннан, коллективта сөйләүләрен-нән аның таләпчән, ләкин вакчыллы начальник булганлыгын белдем. Аны монда яратмаганнар. Бер-ике тапкыр «баба-яга» дип атап искә төшүләрен дә ишеттем.
    Магазинда минем өйләнмәгән егет икәнлегем-не тиз белделәр, бәлки белергә тырышучылар да булгандыр!
    Башта үзем якында булсам да, булмасам да, мине зурлап, Галимҗан Исхакович, дип атыйлар иде. Директорлыгыма бер ел чамасы узгач, үзара мине башкача атауларын да белдем. Моны миңа Хәйрулла абзый җиткерде.
    Хәйрулла абзый гомер буе базарда киоскта сатучы булып эшләгән. Хәзер олыгаеп, пенсия яшенә җиткәч, даими эшен ташлаган. Миндә ул ярты эш хакына атнага ике көн ит чаба. Беркөнне складта грузчик егетләр юк чагында колагыма гына үзенең борчылуын әйтте:
    Галимҗан энем, сиңа күптәннән шуны әйтә-сем килеп тора, - ди һәм кем булса монда керми микән дигәндәй, ишек ягына карана-карана тавышын әкренләйтә төшеп дәвам итте. - Син яшь булсаң да директор, үзеңне подчиненныйлардан кимсеттермә. Начальник булгач, начальник бул. Үзең магазинда юк чагында сатучы кызларың сине олылап Галимҗан Исхакович, дип, атамыйлар, наш «убежденный холостяк» кына диләр. Начальникны алай атау килешми бит, - ди.
    Хәйрулла абзыйның туры сүзенә ачуланмадым, ләкин хәбәренә күңелем бозылды. Буйдаклыгым монда да мәсхәрәгә әйләнгән икән.
    Магазинда бер ел чамасы эшләгәч, ит-балык бүлеге мөдире Гайшә апа кинәт кенә пенсиягә китеп барды. Үз вазифасына бик җитди мөнәсәбәтле, олы яшьтә булуына карамастан, энергияле, эшендә җитез, хезмәтен, йөкләмәсен белүче бүлек мөдире иде Гайшә апа. Шул сыйфатлары өчендер инде аны коллективта ихтирам итәләр, аңа Гайшә Гарифовна, дип кенә эндәшәләр. Магазинымда директорлык итүемдә ике тапкыр шактый катлаулы хәлләр булды, икесендә дә мине Гайшә апа коткарды. Соңыннан аулаграк урында очратып:
    - Галимҗан энем, кешеләргә ышанып эш итәргә кирәк, сәүдә эшендә башкача була алмый, - диде миңа.
    Рәхмәт аның киңәшенә. Миңа бу файда гына булды. Гайшә апа, пенсиягә китәм, дигәч, мин бераз куркынып калдым. Ятим калам кебек тойдым үземне, пенсиягә китәргә ашыкмавын үтендем. Зарплатаңны арттырам, дип тә әйтеп карадым, ләкин күндерә алмадым.
    - Юк, кала алмыйм, миннән башка оныкларымны караучы юк, - дигәнен генә ишеттем.
    Гайшә апа китүенә бер атна чамасы вакыт узгач, шәһәр сәүдә идарәсе кадрлар бүлеге мөдире үзе шалтыратты:
    - Каршы алыгыз, магазиныңа яңа бүлек мөдире җибәрәбез, - ди - югары белеме дә бар, бүлек мөдире булып та эшләгән стажы да бар, характеристикасы да яхшы, сынаусыз алабыз. Начальник шулай кушты, - ди. Һәрьяктан әйбәт кадр, имеш. Булса соң, ул бит миңа эшкә килә, башта аның белән миңа сөйләшергә кирәк иде, дип әйтергә уйлаган идем ачуланып, «Бу мәсьәләне начальник үзе хәл итте, приказ бар инде», дигәч, карышып тормадым. Приказ булгач, карышудан ни файда, сөйләшүне, килсен, көтәм, диюем белән тәмамладым.
    Ярты сәгать тә узмады, кабинетымның ишеге төртүдән киң ачылып китте. Ишектә бер күрү белән ир-атның күңелен җәлеп итәрдәй 24-25 яшьләрендә-ге чибәр хатын-кыз күренде. Магазин хезмәткәрлә-рендә миңа нинди булса йомыш белән кергәндә ишекне башта шаку, аннан аны бераз гына ачып, Галимҗан Исхакович, мөмкинме? - дип сорау гадәт-ләнгән. Бу чибәр шакымады да, сорамады да. Миңа таба бер-ике адым атлагач, башын горур күтәреп, масайганрак тавыш белән:
    - Вы будете Галимзан Исхакович? - диде. Мин «әйе» диюемә - мине Сезгә эшкә җибәрделәр. Шалтратканнардыр, дип уйлыйм, - диде әллә нинди кылану тавыш белән.
    - Шалтраттылар, - дидем мин сабыр гына һәм өстәлнең дивар ягы очына куелган урындыкка ымладым. - Утырыгыз. Ул өстәлгә минем каршыма шәһәр сәүдә бүлеге начальнигы приказы копиясын һәм паспортын куйды. Таныштык – аны Мария Николаевна дип атыйлар икән.
    Мин магазин директоры гына түгел, өйләнмә-гән егет тә бит әле. Өстәлемә килеп җиткәнче кызкайга күз салып өлгергән идем инде. Ул килеп утыргач, маңгай астыннан гына аңар тагы да күз йөртеп алдым. Кызкай сокланырлык иде. Җитмәгән җире юк, диярлек. Аяк сыйраклары сын остасы сылагандай килешле, ярым түгәрәк күкрәкләре, әйтерсең, матурлык өчен мәхсус ябыштырылганнар. Дулкынланып торган аксыл-сары чәче маңгаена төшеп, аның сөттәй ак йөзен тагы да чибәрләтә. Ләкин шуны да әйтми булмый, 24-25 яшьләрдәге туташның ялт-йолт итеп торган елгыр күзләреннән - зәһәрлекмедер, әллә тәкәбберлекмедер, тәгаен аңлап булмый - ниндидер галәмәт бөркелеп торганлыгы тоела.
    Яңа бүлек мөдире бик эшлекле һәм елгыр кызкай булып чыкты. Беренче көннән үк ит-балык бүлегендә үзгәрешләр кертә башлады. Прилавка артындагы суыткычларны арткы ишек янына күчертте. Элекке урыны ник ярамады, дип сораган идем, бик мәгънәле фикер әйтте: «Ишеккә якын булсыннар, грузчикларга прилавкалар буйлап йөрергә булмасын», - диде. Башка үзгәртүләренә дә уңай аңлатмалар бирде. Кул астындагы хезмәткәрләре дә (сатучылары, диюем) аның белән ризалар, күрәсең. Бер карасаң, прилавка астында капшана, икенче карасаң, кызларын җыйган да нидер аңлата. Озак та үтми аның зифа гәүдәсе складта, яисә базадан килеп, арткы ишеккә терәлеп туктаган ябык йөк машинасы янында күренеп кала. Сүзгә, сөйләшүләргә дә тиз кушылып китүчән икән кызкай, шуның өстенә ул сүзгә дә тапкыр да, җор да ахры, аның янында грузчик егетләрнең шаркылдап көлгән чаклары да булгалый. Ләкин алар белән аның бик якынаеп ачылып сөйләшүләре миңа охшамый. Әллә көнләшәм инде? - шайтан белә. Минем белән кызның мөгамәләсе әллә нинди - дорфарак, дип әйтимме, без аның белән бер дәрәҗәдәге кешеләр кебек, миңа карата аңарда тартыну, уңайсызлану дигән нәрсә юк сыман.
    Көннәрдән бер көне, миндә эшли башлавына күп булса унбиш-егерме көннәр чамасы булгандыр, гадәти энергиялеге белән кабинетымның ишеген киң ачты да:
    - Галимзан Исхакович, чыгыгыз әле монда, - ди таләпчән тавыш белән.
    Ник икәнен белмәсәм дә, ишеккә юнәлдем. Бусаганы атлап өлгермәдем:
    - Әйдәгез әле минем белән, - диде дә, мамыктай йомшак кулы белән минем сөякчел кулымнан нык эләктереп, көйсез баланы сөйрәгәндәй азык-төлек складына табан алып китте.
    Хәйрулла абзый ит чаба икән. Берничә алюмин әрҗә чабылган ит белән тулы
    - Грузчик егетләр язылган продуктларны ките-рергә базага киткәннәр. Итче абзыйга куша алмыйм, кызларымның да эше кысырык: залда халык, ит чыгарыгыз, дип дулкынлана. Әйдә, тотыгыз әрҗәнең теге очыннан! - диде дә ит белән тулы әрҗәнең үз ягын күтәрә дә башлады, - прилавка артына чыгарыйк!..
    Башта туташның боерыгыннан аптырабрак калсам да, буйсынырга туры килде. Чыннан да, башка чара юк бит. Шулай да эчемнән генә: «ай, зәһәр кыз!» - дип уйлап алдым ачуланып. Артлы-аллы тотып ит белән тулы әрҗәне прилавка артына чыгарып куйдык. Аннан тагы берне чыгардык. Өченчесеннән котылдым, грузчик егетләр кайтып җиттеләр - бу аларның эше.
    Бу очрактан соң мин үземне ике-өч көн уңайсыз хис итеп йөрдем. Магазиным прилавка арты хезмәткәрләре, - сатучылар - алар барысы да хатын-кызлар. - Минем Мария туташ белән ит ташып йөрүемне күреп, мөгаен, башта әсәрләнгәннәрдер, соңыннан хәлне аңлап, это, наверняка, проделки Марии Николаевны, дип уйлаганнардыр, миннән, мальчишка, дип мыскыл итеп көлгәннәрдер. Ай, бу шайтан кыз мине шундый мәсхәрә хәлдә калдырды.
    Базадан азык-төлекләрне яздырып алып кайтып складта урынлаштыру, кирәк чакта аларны сәүдә залы бүлекләренә җибәрү вазифасы урынбасарым Надежда Федоровнога йөкләнгән.
    Әллә Надежда Федоровнаның магазинда юк чагын махсус файдаланамыдыр, әллә шундый очрак туры киләмедер, шайтан белә, чибәр туташ Мария ит-балык товарларыннан срочно бу кирәк, теге кирәк, дип еш кына миңа мөрәҗәгать итә башлады. Элек шундый хәлләрдә, Надежда Федоровнаның кайтканын көтегез, генә дия идем дә, шуның белән тәмамлана иде. Ә бу әрсез һәм чибәр туташка каршы тора алмыйм; Әллә карышырга теләмиммедер, Алла белсен, вакытым тыгыз булса да, ачкычлар бәйләмен тотып, - складтагы товарларга без икебез дә, мин дә, урынбасарым Надежда Федоровна да җаваплы, - коридор буенча атлаган кызкай артыннан складка китәм.
    Вакыйгаларның барышын ачыграк аңлату өчен магазин сату залының арткы ягындагы хәлләр-не дә тасвирлап узыйм әле.
    Магазинның матур бизәлгән фасадыннан ике якка ачылмалы ишектән шактый киң сәүдә залына керәсең. Сәүдә залының урам яктагы дүрт тәрәзә-ләреннән башка өч стенасы буена прилавкалар урынлашкан. Түр стена буендагы прилавканы узгач, киң ишек озын һәм тар коридорга чыгара. Каршы якта өч ишек. Аларның сул яктагысы минем урынбасарым белән бухгалтерым бүлмәсенә алып керә, уртадагысы минем кабинетымныкы. Аңар матур хәреф-ләр белән «Директор» дип язылган планка кагылган. Кабинетымның түрендә өстәлем, аның артында креслам, ике як очында ике артлы урындык. Сул як диварга диван урынлаштырылган. Өченче ишек минекеннән уң якта. Ак ишеккә кызыл буяу белән кулдан гына (мөгаен, кызларны шаяртучы грузчик егетләрнең эшедер) «Гурманнар бүлмәсе» дип язылган. Бу язу мин магазинга килгәндә үк бар иде. Мин ул язуны шул көенчә калдырам. Шаян сүздән кемгә дә зыян юк. «Гурманнар бүлмәсе» мәйданы шактый киң, минекеннән ике тапкыр зуррактыр. Түр стенасы буенда, озын өстәл артында  йомшак утыргычлы ике скамья, өстәлнең бу ягында артлы, артсыз урындыклар. «Гурманнар бүлмәсе» магазинының хатын-кыз хезмәткәрләренә бирелгән. Эшкә килгәч, алар башта шунда керәләр. Чишенеп, өске киемнәрен як дивардагы озын элгечкә элгәч, өсләренә шакмак бизәкле халатларын, башларына ак калфакларын кигәч, шунда ук стенага ныгытылган раковинада кулларын юып, ишек янындагы кеше биеклек озын көзге каршында туктап, бизәнеп-төзәнеп, сату залына эшкә чыгалар. Төш ашын да алар монда ук тәгамлиләр, вакыт калса, әңгәмә, бәхәс белән ял да итеп алалар. Аңларлык булмаса да, кабинетымда аларның мавыгып сөйләшүләре, кайвакыт шаркылдап көлүләре дә ишетелеп кала. Төш ашы һәм ял вакытыннан соң «Гурманнар бүлмәсе» тына.
    Коридор буенча тасвир ителгән өч бүлмә турысыннан узгач тагы да ике ишек. Беренчесе тышка чыга торган киң ишек. Продукталар белән килгән ябык машина шуның теге ягына туктый. Икенчесе, коридор очындагысы, китерелгән азык-төлек склады ишеге. Складның эче суыткычлар, шүрлек-киштәләр белән җиһазланган, төрле зурлыктагы өсте-өстенә куелган әрҗәләр белән тулган. Монда һәрвакыт тыгызлык.
    Беренче тапкыр кызкай, Мария, диюем, миңа теге кирәк, бу кирәк, дип, эшлеклеләнеп складка алып кергәндә үземне эрерәк тотарга тырышкан идем. Кызкай аңар кирәкле товарны суыткыч шкафтан идән уртасындагы үлчәгечкә ташый. Ә мин, масаеп кына, аның ташыганын үлчим дә, журналга теркәп, кул куйдырам. Кызның чыраеннан күреп торам, минем ваемсыз басып торуым аңа охшамый. Үзем дә сизәм, мондый гүзәл-асыл туташ янында һаваланып басып тору егетлек түгел, дорфалык һәм рәхимсезлек кенә. Ләкин бүгенге шартларда миңа башкача ярамый. Алгы якта Хәйрулла абзый үз урынында зур агач бүкәнендә ит чаба. Ул монда махсус карамаса да, күзе төшәдер. Ярдәм итеп йөргәнемне күрсә, ни уйлар? Директор түгел, абруен белмәгән мальчишка, дияр, мөгаен.
    Бер атна чамасы узгач, кызкай тагы мине складка алып китте. Сылтавы шул ук: «Надежда Федоровнаны көтә алмыйм. Алар базага хәзер генә китте-ләр. Халык көтә алмый. Колбаса чыгарыгыз, дип акыралар»,- ди. Бәлки шулайдыр да, вакланып, сәүдә залына күз салып тормадым. Нәрсәгә? Кызкай белән очрашуны үзем көтеп торам ич! Бүген Хәйрулла абзый да эшләми, Надежда Федоровна белән грузчик егетләр дә базага киткәннәр. Складта бүген аулак, без монда икебез генә!
    Бүген беркөнге ахмаклыгымны төзәтергә уйладым. Чыннан да, янымда өлгерүеннән мөлдерәп торган алмадай түгәрәк кыз суыткыч шкафы белән үлчәгеч арасында колбаса бәйләмнәре белән теген-дә-монда йөгереп йөри, ә мин, егет кеше, (егерме җиденче яшемдә булуыма карамастан, мин үземне һаман әле егет саныйм) күкрәгемне киереп басып торам. Имеш мин директор! Ахмаклык. Кызкай: тупас, йөрәксез-хиссез молодой человек, диядер. Әдәбияттән дә һәм үзебезнең халкыбызның гореф-гадәтләреннән дә хатын-кызларга ярдәм итү, җиңеллек ясарга тырышу, мактауга лаек гамәл икәнлеген беләм.
    Ишек ягына карап алдым, бу якка килүче кеше күренми. Мин кызкайга ярдәм итәргә уйладым. Мондый гүзәлгә ярдәм итүем җаныма рәхәт кенә бирер. Колбаса бәйләмнәрен суыткычтан икәү ташый башладык. Кызкайның йөзе ачылып, дәртләнеп киткәндәй булды. Суыткыч шкафларга уза торган юл тар, тыгыз, ике якта өелгән әрҗәләр ике кеше узып китәргә кысрыклый. Кызкай белән без я суыткыч шкаф янында, я үлчәгеч янында кара-каршы килеп узабыз. Кай вакыт урта юлда да бер-беребезгә тыгызланып узып киткәлибез. Кызда тартыну сизелми. Ул я калкып торган күркәм күкрәкләре белән, я төеп тутыргандай тыгыз тәнле янбашлары белән миңа тиеп, сыпырылып уза. Хәтта (гафу итегез, бәлки артык хислануымнан ялгышканмындыр) миңа тиеп узганда кызкай бер мизгел туктап тора кебек. Ах! Озаграк туктап торса иде. Мондый хәлдә мин тәкатемнән чыгып шашынып, йөрәгем каты сугып тибә башлый. Шундый очрашуларыбызның берсендә мин уң кулым белән кызның асыл таштан коелгандай ак беләгеннән, ә сул кулым белән нечкә сыгылмалы биленнән тотып үземә тартып кысуымны сизми дә калдым. Кызкай, юлыннан туктап, күз кабакларын зур ачып, миңа күтәрелеп карап, йомшак, ягымлы тавыш белән:
    - Галимзан Исхакович, что Вы делаете? - дигән тавышы колак төбемдә яңгырады.
    Мин сискәнеп киттем. Чыннан да, мин нишлә-дем? Каушавымнан кулларым салынып төште, мин җитез борылдым да суыткыч шкафларга юнәлдем, ә кызкай кулындагы колбаса бәйләмнәре белән үлчә-гечкә китте. Бу мизгелдә башыма килеп бәрелгәне шул фикер булды: «Җан кисәгем, йөрәк парәм Гөлнисама, мин сине сөям, дип әйтергә батырлыгы җитмәгән егеткә бөтенләй таныш булмаган диәрлек бер чая зәһәр кызкай белән мавыгу ахмаклык икән». Бу фикеремнең тугрылыгы минем өчен бик тә яман ягы белән расланды.

    *  *  *

    Төшке ашка тәнәфес вакыты. Магазин бер сәгатькә ябык. Мин кабинетымда. «Гурманнар бүлмә-се»ндә прилавка хезмәткәрләрнең, - алар барысы да хатын-кызлар, - чар-чыр килеп, шаркылдап көлеп сөйләшкән тавышлары ишетелә. Тамакларын ялгаганнар да, хәзер калган вакытларын әңгәмә сатып үткәрәләр, күрәсең.
    Үзеңә буйсынган хезмәткәрләрең белән якын катнашу башлык кешегә бик үк килешми, шунлыктан мин «Гурманнар бүлмәсе»нә еш керергә яратмыйм. Складта грузчик булып эшләүче егетләр дә склад алдындагы кечкенә бүлмәдә тамакларын ялгыйлар.
    Шәһәрдә ашыгыч эшем булмаса, төш вакытын мин дә кабинетымда уздырам. Ашый-эчәм, газета-фәлән укып бераз ял итәм. Бүген магазин тәнәфесе-нең азагына кадәр утыра алмадым, телефон шалтырады.
    - Тыңлыйм... Ә Валентина, Сезме?
    - Әйе, мин, - ди, идарә начальнигының секретаре икән. 
    - Бик ашыгып шалтыратам, идарә начальнигы срочно Сезне үзенә чакыра, унбиш-егерме минутта килеп җитсен, ди.
    Cтаканымдагы  эчеп  бетермәгән  кофемне куйдым да, китәргә җыендым.
    Кая булса китүем очракларында мин гадәттә урынбасарым Надежда Федоровнаны искәртеп китәм, мине югалтмасыннар. Шул максат белән бүген дә «Гурманнар бүлмәсе»нең ишеген шакыдым. Эчтә шаулап сөйләшүләр тынды. Кайсысыдыр:
    «Пожалуйста», - диде.
    Ишекне ачып тупсада туктадым. Мавыгып тыңлаучылар күңелле әңгәмәбезне кем боза икән, дигәндәй, йөзләренә ризасызлыкларын чыгарып, башларын күтәреп миңа табан текәлделәр. Гайбәт әңгәмәсе белән мавыктыручы чая кыз Мария иде, күрәсең. Барсы да, - утырганы да, басканы да, - йотылып, авызларын ачып, аңар карап торалар. Кызкай Надежда Федоровнага йомышымны әйтергә бирмәде. Гадәти шуклыгы белән миңа мөрәҗәгать итте:
    - Галимзан Исхакович! Нәкъ кирәк вакытта кердегез. Әләклим әле, кызларыгыз Сезнең тыңлау-сызлар. Баядан бирле аркамның уң калак сөягем астында бер урыным кычыта. Чыдар хәлем калмады, кашырга үз кулым җитми. Кызларны үтенеп сорыйм, тыңламыйлар. Галимзан Исхакович, Сез кашымассыз микән? - ди, сул кулы белән калак сөяге төбәгенә ымлап.
    Мин ишеткәнемә ышанмадым - нәрсә бу, тө-шемме, әллә өнемме? Өнем булса, төштән дә яманрак. Мин мальчишка түгел ич, мин аның начальнигы. Кем начальнигы белән болай сөйләшә? Сүзсез тыңлап утырган прилавка арты хезмәткәрләремә карыйм, бераз оялу сизелсә дә, ризасызлык белдерүче чырай күренми. Йөзләрен аска төшереп, күз карашларын яшереп маташучылар булса да, чырайларында мыскыллап елмаю сизелә. Эчемнән әрнеп: минем сезнең каршыда нинди гаебем бар, сез, кызлар, кайсыларыгыз апалар, хезмәттәшләрем, ник мине болай җәберлисез, сезгә нинди усаллыгым тигәне бар, - дип әйтәсем килде. Ләкин өлгермәдем, чая кыз  Мария бүлдер-де:
    - Ни булды Сезгә, Галимзан Исхакович, ник болай агарындыгыз? Арка кашу гөнаһ эш түгел бит. Гаҗизлектән генә үтенәм. Өйдә ирем каши, монда ул юк, - ди. Мондый очракта олы кеше «Собханалла!» дияр иде. Ире дә бар икән әле бу чукынган кызның!
    Кызкай зәһәрлеген дәвам итте:
    - Шундый кечкенә йомышны да үти алмагач, кая соң сезнең егетлегегез? Складта Сез батырланасыз, мине кочаклыйсыз, капшыйсыз, хәтта үпмәк тә буласыз...
    Кызкайның сүзләренең дәвамын ишетмәдем, башым әйләнеп, күз алдым караңгыланды. Ишек яңагына тотынмасам, егылыр идем.
    «Гурманнар бүлмәсе»нә ник керүем максаты да, идарә начальнигына ашыгыч рәвештә бару кирәклеге дә башымнан чыгып очты.
    Бөтен гәүдәм белән калтырап, миңгерәгән ба-шымны ике кулым белән тотып, урамга чыгып йөгердем.
    Сәүдә идарәсе начальнигына кергәндә минем кулымда кечкенә кәгазь кисәге иде. Бу гариза иде: «Мин магазин директорлыгыннан үзем теләп китәм», - дип язылган иде анда.
    Эшемнән китү дә җиңелдән булмады. Мин, китәм дим, начальнигым, җибәрмим, ди. Китәргә ниятләнүем сәбәбен аңлата алмыйм - оят та, мәсхәрә дә. Күп тартышканнан соң аның шәһәр идарәсенең «кырык тартмачылар» конторасының җитәкчесе урынын тәкъдим итүе белән риза булдым.

    *  *  *

    Эшемнән мин хезмәттәшләремнең берсенә дә сиздермичә шыпырт кына китәргә уйладым. Эшемдә әйбәт эшләвем хак, кул астымдагы хезмәткәрләремә дә начар начальник булмадым. Миңа ихтирам бар иде - монысы да тугры. Китүемне монда да аңламаслар. Галимзан Исхакович, ник китәсең? дип, ябырылучылар булуы да ихтимал. Ә аңлата алмас идем. Шунлыктан тын гына китүем муафыйк булыр.
    Идарә начальнигының мине башка эшкә күче-рүе, ә магазин директорлыгын вакытлыча урынбасарыма калдыруы приказын Надежда Федоровнага үзем китереп тапшырдым. Приказны магазин коллективына мин киткәч кенә игълан итүен үтендем. Исәп-хисап эшләрен тәмамлап, акт язылгач, Надежда Федоровна һәм бухгалтерым белән саубуллашкач (аңа белдермичә булмады), хезмәттәшләремнең минем белән тыңлаучан һәм әйбәт эшләүләренә рәхмәтлә-ремне, эшләрендә уңышлыклар теләүемне аларга тапшыруларын үтендем дә, хәзер инде элекке, ләкин яраткан эшемне, ягъни магазин директорлыгымны, калдырып киттем. Сәүдә залы аша түгел, пыштым гына арткы ишектән чыгып, ишек алды аркылы урамга юнәлдем. Ләкин качып котыла алмадым, күңелсезлек мине монда да куып тотты. Магазин бинасы урынлашкан озын йортны урап урамга чыгып өлгермәдем, артымнан йөгерә-атлый Гәүһәр туташ куып җитеп, туктатты.
    - Галимҗан абый, Сез магазиннан чыннан да китәсезме? - ди.
    Мин бераз каушап калдым. Кара син аны, сүз-гайбәт дигән нәрсә ничек тиз йөри! Китүем хәбәре сәүдә залына чыгып та өлгергән иде. Бухгалтер ха-нымның эшедер, мөгаен, ул сүз җиткерергә һәвәскәр нәрсә.
    - Китәм шул, Гәүһәр сеңелем.
    Гәүһәр туташ мин магазинга килгәндә үк монда эшли иде. Ул бар торышы, сыны, түгәрәк, матур мөлаем йөзе, карлыгач канатларыдай ике якка сузылган коңгыр кашлары, кара күзләре белән чын татар кызы иде. Кызкай һәрчак пөхтә киенгән, чибәрләнгән-бизәнгән халәтта йөри. Берничә тапкыр сиздер-мичә генә аның прилавка артында эшләвен дә күзәткәнем бар. Гаҗәеп тә җитез кыз, әйтерсең, аның бармак очларыннан очкыннар чыга - шундый елгыр хәрәкәтчән. Бер-ике тапкыр исәнлек-саулык, хәл-әхвәл хакында үз телебездә сөйләшүебезне исәпләмәгәндә, безгә аның белән әңгәмә корырга очрак булмады. Кызкай сабыр, әйтәсен уйлап кына, теш арасыннан чыгарып кына әйтә, ләкин сүзен озайтмый. Гәүһәрнең кайбер якларын Гөлнисаныкы-на да охшатып куя идем.
    - Алай икән, саубуллашмыйча гына китәсез икән, - диде кызкай күңелсезләнеп. - Хуш булыгыз алайса... - аннан, әйтимме-әйтмимме, дигәндәй бераз уйлаштыргач, өстәп, - Үзеңнең кем икәнеңне белмичә, әллә кемнәр артыннан кусаң, шулай булуы табигый инде, абзыкаем, - диде дә, кинәт кенә борылып кире магазинга йөгерде.
    Яңа урынымда эшли башлавыма бер атна да узмады телефон аша миңа шаккатырлык хәбәр җитеште.
    - Галимҗан абый, бу Сезме?
    - Мин. Сез кем, Гәүһәрме?
    - Әйе, мин. Әйтәсем сүзем шул: магазиныгызга яңа директор билгеләнде.
    - Кем ул? - дидем мин дулкынланып.
    - Сезнең мәхәббәтегез... Мария Николаевна.
    - Чынмы? - дидем гаҗәпләнеп һәм аптырап.
    - Чын булмый ни..., Сезне алдаудан миңа ни файда? Сезне сөйгәнегез алдаган...
    Гәүһәр трубканы куйды.

    Мин утырган урынымда катып калдым. Бу хәбәр минем язмышымның тагы бер бәрелеше иде. Ачынуымнан таркалып, берни уйлый алмас хәлдә шактый озак утырдым. Соңыннан үз-үземә кат-кат тәкрарладым: «Юк, ул явыз хатын минем сөйгәнем түгел. Ул мине аздыручы җен-пәри кызы. Минем сөйгәнем-мәхәббәтем Гөлниса гына, йөрәгемдә аның урынын беркем ала алмас».



    ← назад   ↑ наверх