• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Локман-Хаким Сибагат-улы Таналин

    Гӧлниса

                 Мәхәббәт ул иске нәрсә,
    Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,
    Тиле яшьлек ярты гомерне бирә
    Аның хисе белән янарга...»
    һ.Такташ

    («…мәхәббәтемне әйтергә өлгермәдем» - олыгаеп бара торган буйдак егетнең сөйләвеннән) 
       

    Үземне белә башлаганнан бирле без әнием белән икәү генә яшәдек. Әтиемне мин хәтерләмим. Ул мин яшь бала чакта ук мәрхүм булган. Безгә күрше ишеге алдындагы йортта үз өйләрендә ирле-хатынлы Сәгъди абзый белән Хаерниса түтиләр торалар иде. Хәерниса түти белән әнием кайчан дуслашканнардыр, белмим, алар бер-берсен «ахирәт» дип кенә атыйлар, бер-берсенә кереп-йөрешеп, йомышлашып яшиләр иде. Хаерниса түти белән Сәгъди абзыйларның минем яшьтәге кыз балалары бар. Күренешкә ул тәненә ит кунмаган ябык, ләкин зифа буйлы кызкай иде. Исеме Гөлниса иде аның. Әнисе Хаерниса түти беркайчан Гөлнисаны үзеннән калдырмый, безгә керсә дә аны ияртеп керә. Әни Гөлнисага я кәнфит, я печенье тоттыра, аңа күрә татлы күчтәнәч миңа да эләгә иде. Күрше кунаклар өчен әнием тиз генә чәй хәзерли, алар, ике ахирәт, үз хәлләрен сөйләшеп чәй эчәләр. Безне Гөлниса белән чәй бик кызыктырмый. Мин Гөлнисага үзем ясаган уенчыкларны күрсәтәм, әнием китергән кәртинкәләрне дә бергә карыйбыз, мин аңа ишек алдында күрше малайлары белән кәшәкә уйнавыбызны сөйлим. Гөлниса аз сөйли, күбрәк тыңлый гына. Кайвакыт әни үзе белән аларга мине дә алып керә, ә кая булса зуррак йомыш белән озаккарак китсә, мине Хәерниса түтигә ышандырып калдыра. Гөлниса белән без менә шулай белешеп киттек, соңыннан дуслаштык та. Гөлниса минем белән бер яшьтә икән. Алдан сөйләшеп куйганнар, күрәсең, Хәерниса түти белән әнием безне мәктәпкә беренче класска бергә алып бардылар.
    Мәктәп ишек алдында безне һәм балалары белән килгән башка әни, әтиләрне бер чибәр апа каршы алды һәм барчабызны эче рәт-рәт тезелгән өстәлләр белән тулы зур бүлмәгә алып керде. Ул өстәлләрнең урындыклары  да бар икән. Соңыннан белдек, ул зур бүлмәне «класс» дип, ә өстәлләрне «парта» дип атыйлар икән. Чибәр апа безгә, балаларга, утырырга кушты. Балалар дөбер-шатыр килеп өстәлләр артына урынлаша башладылар. Шул мизгелдә - бүгенгедәй хәтеремдә һәм беркайчан да онытмамын, мөгаен - Хаерниса түти әниемә:
    - Галимҗан белән Гөлниса бер партада утырсыннар, бер-берсенә күнексеннәр - диде һәм безне теге ягында чибәр апа басып торган өстәлдән өченче сафтагы партага утырттылар. Без утырган мизгелдә ата-аналар үзләре китергән чәчәкләрне - (Хәерниса түти белән минем әнинең дә кулларында төрле төстәге матур чәчәкләр бәйләме бар иде). - Чибәр апа өстәленә бүләк итеп куйдылар. Ул ата-аналарның барсына да рәхмәтләр әйтте. Аннан чибәр апа безгә, балаларга, мөрәҗәгать итеп:
    «Балаларым, мин сезнең укытучыгыз булам, мине, Илсөяр апа дип атарсыз», - диде; иртәгә мәк-тәпкә кайчан килергә кирәклеген аңлатты, соңга кал-маска кушты. Әти-әниләргә дә әйтәсе сүзләре дә бар икән Илсөяр апаның: нинди дәреслекләр, дәфтәрләр, карандашлар кирәклеген искәртеп, беренче атнада мәктәпкә балаларны ата-аналарның үзләре озатуы кирәклеген дә аңлатты.
    Шуның белән мәктәптә укый башлавыбызның беренче көне бетте, без өйгә кайтып киттек.
    Ел саен класстан класска күчсәк тә, без Гөлниса белән һаман бер партада утырдык. Шуның өстенә әниләребез ахирәт дуслар булып катышып, кунак-кунак йөрешеп яшәгәнлектән Гөлниса белән без дә якынайдык, бер-беребезне туганнардай күрә башладык. Уку миңа җиңел бирелә иде. Гөлниса да укуга тырыш иде. Дәресләребезне еш кына я бездә, я Гөлнисаларда бергә хәзерлибез. Бишенче класска күчкәч, Гөлниса физика, математика фәннәрен үз-ләштерүдә авырлыклар сизә башлады. Кыен мәсьәләләрне өйдә дә, мәктәптә дә бергәләп чишәбез. Гөлнисага аңлашылып җитмәгән чакларда, мин аңа ярдәм итәм - аңлатам. Ләкин мин моңа горурланмыйм, масаймыйм, Гөлнисага ярдәм итә алуым мине шатландыра гына. Турыдан туры ачык әйтмәсә дә, Гөлнисаның мөлдерәгән матур күз карашлары һәм миңа мөлаем елмаюыннан чиксез рәхмәтен белдерүен тоям - болар миңа аңа карата тагын да якынрак дуслык тойгыларымны уята иде.
    Сигезенче класска күчкәч, беркайчан да башка кермәгән хәл, Гөлниса тарафыннан миңа карата аң-лашылмаслык мөнәсәбәтләр башланды. Бер минем белән ачылып, чын якынлык белән сөйләшә, елмая, серле күзләрен тутырып нидер әйтергә теләгәндәй миңа туп-туры карап тора, ә кайчан бернинди сәбәпсез үпкәләгәндәй турсаеп, сөйләшмичә утыра. Ни өчен ачуланганын аңламыйм.
    Сигезенче классны тәмамлагач, җәйге каникул айларында Гөлнисаны әти-әнисе, ялга дип, ниндидер туганнарына авылга җибәрделәр. Аның җәй буе өйдә булмавы миңа авыр тәэсир итте. Гөлниса белән мине беренче класска алып барганда Хәерниса түти әнигә: бер партага утырсыннар, бер-берсенә күнексеннәр, дигән иде. Мин чыннан да Гөлнисага нык күнектем, күрәсең, җәй буе аны юксынып, сагынып, үземне кая куярга белми каңгырып, йөрдем. Кая гына булсам да, өйдәме, әшнәләрем арасындамы, Гөлниса башымнан чыкмый иде.
    Каникулыбыз бетте, иртәгә мәктәпкә барырга. Бүген Гөлниса кайткандыр, мөгаен; кереп хәлен белергә ашкынсам да, кире уйладым. Чөнки җәй буе өйдә булмаган бердән-бер иркә кызларын сагынган Хәерниса түти белән Сәгъди абзый Гөлнисага карап туймаганнардыр, тәмле-тәмле ашлар белән кунак итәләрдер, дип, керергә уңайсызландым. Бәлки үзе керер, дип тә өметләндем, көттем. Ләкин ул кермәде. Кайтмады микән әллә! Ни булды икән? - дигән сораулар хәтта куркытты да мине, исән генә була күрсен минем Гөлнисам.
    Җәйге каникулдан соң мәктәптә укулар башлану көне бәйрәм кебегрәк була. Балалар барысы да шатлар, алар ял айларында тазарганнар, ныгыганнар. Җәйге кайнар кояш нурларында янып, карала төшкәннәр, берсен-берсе сагынганнар, мәктәп тә сагындырган. Шуңардандыр инде, каникулдан соң балалар мәктәпкә гадәттәгедән иртәрәк тә киләләр. Бу көнне мәктәп бинасы эчендәге озын коридор шаулап тора: әңгәмәләшәләр, каникул көннәре хәбәрләрен сөйли-ләр.
    Мәктәпкә алданрак бару максатыннан мин дә иртәрәк яттым, ләкин Гөлниса бәлки авылдан кайтып җитмәгәндер дип уйлавым, борчылуымнан озак йокыга китә алмый яттым. Әнием минем үз вакытымда торырга гадәтләнгәнемне белә, уятмаган, бераз соңрак тордым. Ашыгып аны-моны капкаладым да, мәктәпкә җыендым. Вакыт бар иде әле, әнием:
    Кая, чалбарыңны үтүкләп бирим, бик борчылган, болай килешмәс, - дип туктатмаса, беренче дә-рескә барыбер өлгерә идем әле. Чалбарымны киеп, рәтләнгәч, җан фәрманга чаптым. Өлгердем тәки, күп булса ярты минутка соңлаганмындыр. Ләкин барыбер коридорда балалар юк, дәрес башланган, күрәсең. Классыбыз ишеген уңайсызланып кына ачтым. Укытучы да бәйрәм хисле, күрәсең, шелтәләмәде.
    Кер, Галимҗан, кер, - диде йомшак тавыш белән. Мин кабаланып партама юнәлдем. Карасам, ни күзем белән күрим, партада Гөлниса урынына таныш булмаган ят кыз утыра. Кем бу? Бер мизгел текәлеп карап тордым. Иншалла, дияр иде олы кеше булса, чак төсмерләндем, Гөлниса бит бу!
    - Гөлниса, ни хәл? Сине танымый да торам - дидем әкрен генә, партама барып җиткәч, укытучы апама ишеттермәскә тырышып.
    - Шулай мени? Тиз оныткансың - диде ул ярым тавыш белән серле елмаеп.
    Шул арада Гөлнисага гомуми күз дә төшереп өлгердем. Элекке Гөлнисадан берни калмаган: әйтерсең ул яңадан туган, яңадан үсеп, туташ булып өлгергән. Элек ул какча гәүдәле кызкай иде. Хәзер ул тулып түгәрәкләнгән, яшьлек сәламәтлеге бөркеп торган ап-ак йөзенең бит алмаларына алсу төс йөгергән. Гөлнисаны мондый күренештә күрү мине бераз куркытып та куйды. Хәзер ул фәрештә кызыдай гүзәл туташ, минем кебек гади адәм баласы белән элеккедәй дуслык мөнәсәбәтләрендә булырга теләмәс тә - шундый борчулы уйлар узып китте бу мизгелдә минем башымнан. Ятсынган кунактай Гөлнисага якынаерга уңайсызланып, партаның бу очына гына утырдым.
    Әдәбият дәресе иде. Сәлимә апа нидер сөйли, ә мин аны тыңламыйм, кырын гына карап һаман Гөлнисаны күзәтәм. Гаҗәеп, Гөлниса тазарган гына түгел, кояшта янган булса да каралмаган, алсу кызарган гына. Аның ярым ялангач түгәрәк ак беләкләренә (оят булса да, яшермим), һәм парта астындагы коеп ясалгандай сыйракларына күземне төшерәм. Азгын күңелне тыеп булмый, күңелемнең бер очы аның күкрәгендәге ике түгәрәк калкулыкка да тиеп узды. Карале, элек сизелми иде бугай. Бер-беребезне күрмичә аерылып торган каникул айларында Гөлниса мөлдерәп пешкән чиядәй гүзәл туташка әверелгән.
    Гөлнисаны мин беренче класстан бирле бер партада утырган шәригем һәм әниемнең ахирәт дусты Хәерниса түтинең кызы булганлыгыннан гына түгел, аның сабыр холыклы, йомшак күңелле мөлаем кыз булганлыгы өчен дә яраттым. Каникулдан танымастай үзгәреп кайткан Гөлниса миндә бүген әллә нинди әйтеп аңлатып булмый торган хисләр уятты. Үсеп җиткән егет, кызларда бер-берсенә гашыйк булу дигән халәт хакында ишеткәнем бар иде, ләкин нәрсә икәнен белми идем. Бу шул, күрәсең. Мин Гөлнисага гашыйк булдым, ахры.
    Хәзер миңа Гөлниса гади адәм баласы түгел, фәрештә кызыдай тиңсез чибәр дә, акыллы да, изге дә кебек тоела. Классташ кызларын Гөлниса белән чагыштырып карыйм - юк, алар аңар тиң түгелләр. Гөлниса һәр ягы белән алардан күп артык, ул класста бер генә, алай гына да түгел, вакыт-вакыт хисларым тулып ташып китә - Гөлнисаны иркәлисем, назлыйсым, аңа йөрәгемнән чыккан ялкынлы сүзләремне әйтәсем килә, ә бу сүзләрнең иң асылы: Гөлниса, мин сине сөям, - дигәне булыр иде. Юк, әйтә алмыйм, куркам. Ул мине үзенә тиң күрмидер: Миңа мондый сүзне әйтергә оялмыйсыңмы? - дияр. Ә бу миңа үлемгә бәрабәр булыр иде. Шунлыктан мин хәзер аның белән партада да элеккечә, туганнарча, якынаеп сөйләшә алмыйм, нәрсә булса аңар охшамас сүз ычкындырырмын да, күңелен калдырырмын кебек. Партада да аңардан ераграк утырырга тырышам. Шул ук вакытта аны чиксез якын итәсем дә килә. Тәнәфес вакытларында аңар якын-тирәдә йөрим, ә үзем аның янына килеп әңгәмәгә кушыла алмыйм, каушыйм. Күршеләр булып яшәвебез шартларында катышуыбызга да мөнәсәбәтем үзгәрде. Күңелем аларга керергә һаман тартып торса да, сирәгрәк, тартыныбрак керәм. Әти-әнисе минем аңар мәхәббәтемне, гашыйк булуымны сизәрләр, миңа оят булыр кебек тоела.
    Каникулдан соң, сигезенчегә күчкәч, классташ малай-шалайларның күбесе яшь егетләргә охшап, сизелерлек үсеп, ныгып килделәр. Кайберәүләрнең үз классыбыз кызлары белән кулдан кулга хат йөртә башлаулары да шушы елны булды. Арада әхлаксыз, оятсызлары да бар иде, билгеле. Алар аулакта кызларны мыскыл итеп әллә ниләр сөйлиләр, шыр-шыр көләләр. Мин аларны яратмыйм. Ярый әле Гөлнисам хакында яман сүз ычкындыручы булмады, мин аның күрмәгәнен күрсәтер идем. Тәнәфес вакытында кайбер малайлар кызларыбыз белән хулиганларча дорфа кыланалар: артларыннан куып җитеп, кочаклыйлар, көчләп үбәргә маташалар, кызлар ычкынырга тырышып, чәбәләнәләр, ачы тавыш белән кычкырып тыпырчыналар. Шундый һөҗүмгә Гөлниса да дучар булды. Гөлнисаның ачуланып кычкырган тавышына (аның тавышын мин мең кызлар тавышы арасыннан да таныр идем) әйләнеп карасам, теге урыс бистәсендә яшәүче Тинтәк Сәлүк картның улы Апуш Гөлнисаның кулыннан тоткан да, каядыр өстери. Гөлниса карыша, кулын ычкындырырга тырыша. Ләкин көче җитми, ә Апуш аны һаман көчләп каядыр тарта. Мин атылып барып Апушның якасыннан эләктереп:
    - Җибәр, югыйсә башыңны ватам! - дигәнемне сизми дә калдым. Җибәргәч тә, минем белән карашып маташа әшәке нәрсә:
    - Синең аңарда ни эшең бар, аңарга син кем ... Ник аны яклыйсың? - ди. Мин ни дип җавап бирергә белми аптырап калдым. Сизүемчә, бераз кызардым да, ахры.
    - Ул минем белән бер партада утыра, шуның өстенә күрше кызы да, - дип акландым. Ул, билгеле, миңа ышанмады, алдама, дигәндәй авызын кыйшайтып ачулы көлде генә.
    Көннәр артыннан айлар узды. Тагы бер уку елы артта калды. Без тугызынчыны бетереп, унынчы класска күчтек. Күрше-тирә, таныш-белеш олылар шаяртып та, чынлап та мине «егет» дип атый башладылар. Гөлниса тагы да матурайды, күзне камаштырырлык гүзәл булып җитеште. Узган бер елда Гөлнисага булган гыйшыгым арта, көчәя генә төште. Аны сөю тойгылары белән янып кайбер төннәремне йокламыйча чыгам. Көндезләрен дә, кая гына булсам да, уемда Гөлниса. Ләкин сөюемне аңлатырга һаман кыюлыгым җитми. Мин әллә нинди - әллә артык хислеме, әллә куркак җанмы, белмим. Әниләребез элек-кечә ахирәтләр, бер-берсе белән йомышлашып, якын дусларча катышып, бәйрәм, җомга көннәрендә кунакка йөрешеп яшиләр. Әнием еш кына Гөлниса хакында сүз кузгата.
    Бар, кереп чык, хисап дәресеннән ярдәм ит, - ди. Сүз уңаеннан Гөлнисаны мактарга да онытмый - әйбәт кыз - бала, сабыр холыклы, әдәпле дә, шуның өстенә чибәр дә, күңелгә килешеп торган мөлаем да - ди. Тәмам әнисенә ошаган, әнисе ахирәт түтиең, үзең дә беләсең, олы яшендә булуына карамастан һаман чибәр, сөйкемле...
    Әнием нидер эшләп, бераз тынып тора да, тагы, - мин ишетсен диптер инде, - үз-үзенә сөйләнә башлый:
    - Гаиләләре дә әйбәт, тәртипле, белгән кеше-ләр дә аларны мактап кына искә алалар, - ди.
    Тартынып, уңайсызланып булса да Гөлниса-ларга мин дә кергәлим. Әти-әнисе керүемне көтеп торгандай мине ачык йөз белән хушлап каршы алалар. Мин керү белән Гөлнисаның да йөзе ачылып китә. Өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишкәндә кайвакыт Гөлниса нидер әйтергә теләгәндәй зур күзләрен тутырып миңа карап тора. Мин уңайсызланып якка борылам. Юк-бар йомыш белән Гөлниса үзе дә безгә кергәли. Әнием ул кергәч:
    - Кунак кызны хөрмәт итмәү килешмәс, - ди, шаяртып, сумаварын шаулатып җибәрә. Өстәл хәзерләргә Гөлниса да ярдәм итә. Без, ашыкмыйча гына, салмак кына аны-моны сөйләшеп, чәй эчәбез. Чәйдән соң әнием:
    - Барыгыз, йөреп керегез, - дип безгә саф һавага чыгарга тәкъдим итә, Гөлнисага сиздермичә генә, ымлап, «мороженый алырсың», дип кесәмә вак акча сала. Бездән ерак түгел «Зеленый сад» дигән бакча бар, без шунда юнәләбез.
    Бакчада әйбәт һәм күңелле. Һавада биредә үскән нарат, үлән, төрле чәчәкләр исе белән аңкып тора. Монда ял итүчеләрнең күбесе бала-чагалар һәм әби-бабалар. Сирәк кенә яшүсмер кызлар, егет-малайлар да күренгәли. Олылар әкрен генә, салмак кына сөйләшеп утыралар, сабыр гына бәхәсләшә-ләр. Яшел мәйданнарда, юл - сукмакларда бала-чагалар төрле уеннар оештыралар, шау-шау килеп чабалар, бер-берсен куып йөгерешәләр. Бакчаның уртасында шактый зур ясалма күл бар - балаларның кайбер һәвәскәрләре кармак салып балык тотарга өметләнәләр, күзләрен дә йоммый суда йөзгән тәтәлнең суга батканын көтәләр. Элегрәк, әле мәктәпкә йөрмәгән чагымда, минем дә монда кармак салгалаганым булды. Ләкин эләгү түгел, балыклар миңа сәлам да бирмәделәр, өйгә буш кул белән кайтырга туры килә иде.
    Ике ягы вак куаклыклар белән чикләнгән юл-сукмаклар бакчаның төрле почмакларына илтәләр. Юл буйларына анда-монда яшел төскә буялган артлы скәмьяләр дә урынлаштырылган. Аларның ышыграк, аулаклырак урыннарында бер-берсенә сыенып утырган яшүсмер кызлар, егетләр дә күренә. Кайберләренең беркемнән дә тартынмыйча кочаклашып, әйтергә дә оят, үбешеп утырганнары да күренеп кала, болар, мөгаен, урыс яшьләредер. Моны күрү миңа Гөлнисадан оят, Гөлниса да аларга күз салмыйча якка карап уза. Без Гөлниса белән бүген генә танышкан яшьләрдәй тыйнак кына йөрибез. Кая ул Гөлнисага якын килү, яисә аның кулына тию, аңар сыенып йөрү, кулымны аңар тидерергә дә куркам - оят булыр гына түгел, Гөлниса ачуланыр кебек.
    Берничә тапкыр бакчаның ямьле урынында скамьяга утырып торганыбыз да булды. Шуларның берсендә батырлыгымны җыеп күңелем түрендә ялкынланган хисләремне, ягъни аны сөюем, мәхәббәтемне Гөлнисага ачмак булдым. Ләкин, - ай бу яман «Ләкин» дигән сүз, - кыюлыгым җитмәде: йөрәгем ватык арба тәгәрмәчедәй дөбердәп тибә, кулларым, аякларым калтырый башлады. Бу очракта нәкъ элеккеләрендәге кебек, юк-бар мәгънәсез сүз-ләр сөйләп утырдык та кайтып киттек.
    Тагын бер ел узып китте. Безнең класс укучылары ничә еллар көткән урта мәктәп белемлелек аттестатына да ия булдык. Әти-әниләр һәм мәктәп балаларының зур җыелышында безне ун класс бете-рүебез белән котлагач та, - аны безгә директорыбыз Халим абыебыз үз кулы белән тапшырды, - бар укытучылар исеменнән безгә якты көннәр, бәхетле тормыш теләвен белдерде. Без генә түгел, залда утыручылар барсы да безнең өчен шатлар. Ә без үзебез, аттестат алучылар, шат кына түгел, горурлар да идек, ун ел азапланып укыдык һәм нәтиҗәсенә җиттек. Без тулы урта белемлеләр!
    Мәктәпнең үзешчән һәвәскәрләре махсус безгә багышланган концерт та хәзерләгәннәр икән. Бу залдагыларның күңелен тагы да күтәрде. Җые-лыш ямьле бәйрәмгә әверелде - бу көн безнең хәтеребездә бәйрәм көне кебек сакланып калды да.
    Без Гөлниса белән янәшә утыра идек. Мин Гөлнисаның да минем кебек шат булуын телим. Чөнки ул елмайса, минем тирә-ягым яктырып, тагы да ямьләнеп китә. Еш кына аңар карап алам. Аның йөзе серле, аңарда күңел күтәренкелеге күренми, ниндидер авыр мәсьәләне чишкәндәй уйланып утыра. Гаҗәп, шундый күңелле шартларда ник ул болай боек, нәрсә аны уйландыра икән? Бу мине дә борчый. Сорарга уңайсыз.
    Концерт бетәр алдыннан класс җитәкчебез Хәдичә апа унны бетерүчеләргә соңгы тапкыр туристик поход оештырырга теләвен әйтте. «Мин сезне, теләсәгез, Сакмар елгасы буендагы иң ямьле урыннарының берсенә алып барырга уйлыйм», - диде. Ә безнең шәһәребезнең тирә-ягы киң дала, дүрт-биш чакрымдагы чиялек кырын санамасаң, урман дигән нәрсәнең әсәре дә юк, шәһәребез аша узган суы да чишмә генә. Классташларым: «Телибез, телибез», - дип кычкырыштылар. Мин Гөлнисага карадым. Ул минем ни әйтергә теләгәнемне сүзсез аңлады, ләкин: «Мин бармыйм», - диде. Гөлниса булмагач, миңа анда баруның ни кызыгы бар?  Мин дә бармаска ният кылдым. Ләкин минем ниятемне Хәдичә апа бозды. Мине сәхнә артына чакырып: «Сине, Галимҗан, отряд командиры итеп билгелим, барырга теләүчеләрнең исемлеген яз, ике көнлек азык-төлек алсыннар», - дигәч, мин карыша алмадым, теләмәсәм дә барырга риза булдым.
    Сакмар елгасы безнең шәһәребездән 15 километр гына булса да, аны күрүчеләр булмаган икән. Миңа да ул якка юл тотарга сәбәп чыкмады.
    Без икенче көнне таңнан Сакмар елгасына таба юл тоттык.
    Сакмар елгасының биек ярына килеп туктагач, барыбыз да зур елганың агышына, теге як сөзәк ярына-кырчынына карап, гаҗәпләнеп, биш-ун минут сөйләшмичә тордык. Зур елга менә нинди була икән! Беребезнең дә күргәнебез булмаган. Идел елгасын тагы да зуррак, аргы ягы күренмәстәй киң диләр. Аны кайчан күрербез, ә менә Сакмар безнең күз алдыбызда. Июнь аеның азагы. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. Кояш, бар җылылыгын җир шарына бирергә теләгәндәй, кыздыра. Көнебезнең иң зур  яме, рәхәте су коену булды. Йөзәбез, чумабыз, су сибешәбез. Су җылы. Чумып, су астын күзәтәбез, кем күпме су астында озак тора алуына ярышабыз. Сакмарны йөзеп чыгарга теләүче батырлар да табылды, ә теге Тинтәк Сәлүк картның малае Апуш елганың биек ярыннан суга сикермәкче булган иде, аңар Хадичә апа рөхсәт итмәде, мондый акылсыз батырлыкның кирәкле түгеллеген аңлатып, катгый тыйды. Өч классташыбыз балык тотарга һәвәсләр икән. Кармак, нечкә капрон җеп алып килгәннәр. Алар елга буендагы таллыктан кармак сабы ясап, кипкән камыштан тәтәл рәтләп, балык тотарга да тотындылар. Оста балыкчылар икән алар, кичкә кадәр шактый балык тоттылар. Үзләре китергән кәтилүктә пешергән балык шулпасыннан безне дә авыз иттерделәр.
    Без туктаган урынның су агышының түбән ягында өч-дүрт километрда авыл күренә, ләкин без анда бармадык, көн эссе дә, тынчу да булганлыктан, кич тә җылы иде, төнгә якындагы агачлар-куаклар ышыгына урынлаштык. Сакмар елгасын күрү, аның суында коену безне тәэсирләндергән, аны-моны сөй-ләшеп озак йоклый алмый яттык, ләкин саф һавада йокыбыз тиз туйды, таңнан уяндык. Киң, тигез дала офыгында таң гаҗәп тә матур ата икән, унҗиде-унсигез яшебез җитеп без моны күрмәгәнбез. Офык, ягъни күк белән җирнең кушылган сызык буе, башта кызгылт була, бераздан алсулана, аннан соң офык агара төшкәч, зур кызыл табактай кояш чыга икән. Шунысы безгә гаҗәп иде: офыкта әле кояш күренми, ә табигать уяна икән инде. Куакларда, агачларда кунган кошларның төрле-төрле тавышлары чыга башлый: черелдиләр, чыр-чыр киләләр, кайберләре-нең моңлы тавышлары да ишетелә, ә үлән арасындагы меңләгән бөҗәкләрнең чиксез күп тавышлары кушылып таң музыкасын ясый. Бу безгә, шәһәр балаларына, гаҗәп тә, шаккатырлык та, без мондый таң симфониясен ишеткәнебез юк. Безне, шәһәрнең кәкре кабыргаларын, кем таңнан уяткан, киресенчә, балакаем туйганчы йокласын, дип, чебен очкан тавыш ишетелмәсен, дип тынлык шартлары тудырырга тырышканнар безнең әти-әниләребез. Хәер, таңнан уятсалар да, шәһәрнең таш стеналарыннан бөҗәк-ләр тавышын ишетә алмаган булыр идек.
    Сакмар елгасы буенда уздырылган туристик походыбызның мизгелләре яшьлегебезнең онытылмас хатирәләренең берсе булып калды. Хәдичә апа фотоаппаратын китергән икән. Башта ул безне елганың бу як биек ярына бастырып, аннан барыбызны да елга суына кертеп һәрберебезне үзе теләгән кыяфәттә фоторәсемгә төшерде. Мин суда йөзүемне күрсәтеп төштем.
    Иртәгәсен, көн өйлә вакытыннан авышкач, кайту  юлына чыктык. Кайтуыбыз да күңелле узды: барысы да кояшта янып, кызарганнар, су коену, саф һава, мәрхәмәтле кояш нурлары һәркайсысын дәрт-ләндергән. Кызлардан кемдер җыр башлап җибәрде. Аның тавышын күтәреп алдылар. Икенче җыр тезмәсен Минһаҗ тәкъдим итте. Тавышы бик әйбәттән булмаса да, ул җырларга ярата. Ул һәрва-кыт эченнән дә көйләп йөри. Ул җырлар җыю белән дә мавыга. Моның өчен махсус дәфтәре дә бар.

    Сакмар сулары тәмле,
    Сакмар буйлары ямьле.
    Сакмар суын эчкән кызлар
    Нәзек-кәй билле, ак тәнле...

     Җырының сүзләре кызларга охшады. Алар шаркылдап көлешеп алдылар да, Минһаҗ артыннан тагы да бер тапкыр  кабатландылар:
    ... нәзек-кәй билле ак тәнле...
    Барысы да шат, күңелләре күтәренке. Борчылу, тынычсызлык тойгысы, мөгаен, миндә генәдер. Шундый әйбәт походта Гөлниса да булса, тагын да ямьлерәк булыр иде. Аның юклыгы мине һаман тынычсызландырып торды. Походка ник килмәде? - ике көн буе шул сорау башымнан чыкмады минем. Хәерле булсын. Бүген кич кенә кайтып җитәрбез, соң булыр, иртәгә йокыдан тору белән Гөлнисага керергә ниятләндем. Сакмарның үтә күренмәле саф сулы, каты агышлы, киң иңле елга икәнлеген һәм аның җылы суында көне буе су коенуыбызны, кояшта кызынуыбызны - барысын матур тасвирлап аңа сөйләрмен. Хәтта Сакмар елгасы балыгы шурпасыннан авыз итүебезне дә әйтми калмам. Шигем юк, Гөлниса безнең белән бармавына үкенер.
    Безнең бүген кич кайтачагыбызны әнием белә иде. Ул аш-су хәзерләп, самоварын кайнатып, мине көткән. Исән-саулыгын сорашкач, беренче сүзем Гөлниса ханымда булды.
    - Гөлниса кермәдеме?
    - Гөлниса киткән.
    - Кая? - дидем мин гаҗәпләнеп.
    - Әхирәт түтиең кергән иде, Гөлниса Орынбурга китте - диде. - Анда әхирәт түтиеңнең сеңлесе яши икән, шунда юлланган. Югары уку йортына анда керергә ниятләнә ди. Китәсен сиңа әйтмәдеме?
    - Әйтсә, сорар идем мени! - дидем мин нервланып.
    Минем өчен бу начар хәбәр иде. Өченче көн чыгарыш кичәсендә утырганда Гөлниса китәсен бел-гән, бәлки, кесәсендә поездга билеты да булгандыр - китәсен әйтмәде. Миннән качкандай киткән. Ник? Төрлечә уйладым. Җавап таба алмадым. Тик, борчылдым, хафаландым гына. Бу билгесезлек мине газапка салды.
    Гөлниса шул китүеннән кайтмады. Хат көттем, килмәде. Үзем язар идем, адресын белмим, әти-әни-сеннән сорарга кыюлыгым җитмәде, әллә ни уйларлар кебек.
    Көз җитте. Мин шәһәребездәге икътисат-сәүдә институты бүлегендә укый башладым. Әнием аша Гөлнисаның анда, Орынбурда, институтка кергәнен белдем. Моның өчен мин шатландым, билгеле, ләкин бу әллә нинди күңелсез шатлык иде. Нигә инде андагы хәлләрен миңа үзе язмаска, мин бит аңар бернинди начарлык эшләгәнем юк, киресенчә, ул минем җанымны бирердәй сөеп йөргән кызым. Моны белмәде микәнни ул? Дөрес, мин сөюемне әйтергә өлгермәдем, кире кагар дип курыктым шул, батырлыгым җитмәде. Мөгаен, Гөлниса миңа үпкәләгәндер. Бик үкенечле хәл!
    Кыш узып, яз җитте. Мондагы дөньяларын сатып, - алар үз йортларында торалар иде. - Гөлниса юлыккан Орынбур ягына әти-әнисе дә күчеп китте-ләр. Орынбур далалары аларның туган җире икән. Ләкин, китүебезнең төп сәбәбе - кызыбызны анда ялгыз калдырмау, - дигән әнигә ахирәт түти киткән чагында. Тагы да елдан артык вакыт артта калды. Мин институтның өченче курсында укып йөрим. Гөлниса да анда өченчедәдер. Гөлнисадан хат һаман килмәде. Миңа карата бераз гына балалык дуслыгы тойгысы булса да, язар иде. Ул теләмәгәч, минем язуым аңа бәйләнү булыр иде. Мин, шулай уйлап, яза башлаган хатымны ертып бәрәм. Сирәк кенә әниемә ахирәт түтидән исәнлек-саулыгыбызны сорашкан, үз хәлләрен хәбәр иткән хат килгәли. Гөлниса хакында минем күңелемне җылытырлык сүз булмый, күрәсең, әнием миңа берни әйтми. Ләкин Гөлниса күңелемнән чыкмый. Әнием әйтмешли, чәч бәйләнү дигән нәрсә булса, Илаһым безне очраштырыр, дип тә уйлап куям. Очрашуыбызда аңар, мин сине сөям, дип туп-туры әйтермен. Ләкин мондый очрак булуына эчемнән ышанмыйм да.
    Тагы да ике елдан артык вакыт үтеп китте.
    Мин институтны бетереп, шәһәребез сәүдә базасында товаровед булып эшли башладым. Эшемне яхшы беләм. Бирелеп, яратып эшлим. Мине начальникларым мактый. Ярты елдан мине өлкән товаровед итеп тә билгелиләр. Бар да әйбәт бара кебек - бу тормышымның тышкы ягы гына. Эчем, күкрәгем, йөрәгем минем хәсрәт белән тулган. Гөлнисаны сагынам. Хыялымда һаман ул гына. Эшемдә дә, катышкан җәмәгатьчелегемдә дә кыз-туташлар күп - барсы да матурлар, чибәрләр. Ләкин күңелем аларга тартылмый. Мин Гөлниса яндырып калдырган ялкын белән генә яшим.
    Гыйнварның егерме бише - минем өчен онытылмаска хәтердә калган караңгы көн.
    Урамда күзне ачырмаслык буран, давыл. Утыз градуслы салкын. Пальто якаң, я бияләйле кулларың белән капламасаң, борыныңны һәм битләреңне туң-ганын көт тә тор.
    Минем ял көнем – шимбә көн иде. Гадәти өй мәшәкате белән шәһәргә чыккан идем, өшеп кайтып кердем. Кайтуыма әнием чәй әзерләп торган. Вакытында кайттың, - өшегәнсеңдер, чәйгә утыр, дип кар-шы алды. Ләкин кайнар чәйнең җылысын тоя алмадым. Ишек алды тәрәзәбез турысыннан кемдер узганны күреп, сырган фуфайкасын өстенә җиңелчә генә салып, әни каршы чыкты. Көттереп кенә керде. Почтальон икән, әхирәт түтидән хат килгән. Хатны әни чоланда ук укыган. Әниемнең йөзе каралып керде.
    - Нинди булса күңелсезлек бармы әллә, ник болай борчылдың? - дим.
    Ул:
    - Гөлниса кияүгә чыккан, - диде дә, ачулангандай хатны миңа бәреп, йокы бүлмәсенә кереп китте.
    Гөлниса кияүгә чыккан!? - бу хәбәрне ишетү минем башыма тукмак белән суккандай булды. Башымның авыртуы йөрәгемә төште. Йөрәгемнең әрнүенә чыдый алмый, чәй табынын калдырып, ашык-пошык киендем дә, нишләргә, кая барып юанырга белмичә, давылны-буранны, чатлама салкынны тоймыйча киттем. Кая? - белмим. Бераздан күтәрелеп карасам, мин Гөлниса белән килгәләгән «Яшел бакча», рәшәткәле коймасы буенча барам икән. Туктадым. Монда да җил-давыл дулый, кар оча-себертә. Бакча мәйданы да котсыз, көрт белән капланган, кайчандыр, кемдер йөргәнлекне күрсәтүче эзләр дә юк. Ботаклары, ябалдашлары кар белән сарылган ялангач агач - куаклар да катып туңганнар, әйтерсең алар беркайчан да терелмәсләр - яфрак ярмаслар, чәчәк атмаслар кебек утыралар. Җәй көнендә куаклар ышыгындагы яшел скамьяләр дә калын кар астында калганнар, тик артлары тигез кар өстеннән тырпаеп торалар. Әнә, абайлап белдем, без Гөлниса белән икәү генә сөйләшеп утырган скамья. Ул да карга чумган. Бу минем иң бәхетле чагымның истәлеге. Туңган агач-куаклыклар шикелле мин дә чәчәк ата алмам күрәсең.
    Мин бәхетсез.
    Күкрәгемдә янган аяусыз утка, йөрәгемнең  әрнүенә чыдый алмый, бакча рәшәткәсенә башымны салып, сулкылдап озак еладым.
    Кайчан өйгә кайтканымны белмим. Күшеккән кулларым белән азапланып чишендем дә, хәлдән таеп караватыма егылдым.
    Иртәгәсен мин авыру идем.
    Ун көн температурам күтәрелеп, саташып яттым. Врачлар, салкын тигән, диделәр. Ләкин бу җан тетрәү нәтиҗәсе иде. Врачлар моны белмәделәр, үзем әйтмәдем.

    *  *  *

    Гөлнисаның кемгәдер чыгуы безне икебезне дә тетрәтте - мине дә, әниемне дә. Гөлнисаны югалту бигрәк тә минем өчен бәхетсезлек кенә түгел, котылгысыз бәла да иде. Ә бәла-каза ялгыз йөрми, диләр халыкта. Мөгаен, шулайдыр да ул, юкны сөйләмәс гыйбрәтле олылар. Тормышым - яшәешем мәтәлеп китте, хафалы башыма яңадан яңа бәла-каза килә генә торды. Гөлниса хакында килгән яман хәбәрдән соң әнием белән икебез арабыздан кара мәче узгандай булды.
    Гөлнисаны әнием дә ярата иде. Ачык әйтмәсә дә, Гөлнисаның миңа тормышка чыгып, килен булуын теләүен тел төбеннән белдерә иде. Гөлнисаның яратмас ягы юк иде шул. Йөрәгем әрни, кая гына китеп югалдың син, Гөлнисам?
    Гөлнисаның кияүгә чыгу хәбәреннән соң без-нең әнием белән икебез арабыздагы җылы мөнәсә-бәтләребез бозылды. Әниемнең миңа ачыклыгы бетте. Хәзер ул минем белән аз сөйләшә, сорауларыма, әйткән сүзләремә кыска гына, кискен генә җавап би-рә дә, шуның белән тәмам, тәфсилләп тормый. Әхи-рәте Хәерниса түтидән килгән хатларын да хәзер элеккедәй миңа җентекләп, тәфсилләп укымый; үзенә генә йомылып, яисә үз бүлмәсенә чыгып, мин-нән яшерен укый. Мин кай вакыт горурлыгымны җиңеп булса да, Гөлниса хакында нәрсә булса юк микән дип, сорыйм. Ә ул, барсы да исән-саулар, ди дә, вәссәлам. Элек ул, без Гөлниса белән күрше кыз һәм егет буларак дусларча йөргән заманыбызда, форсат булганда, яисә икәүдән-икәү генә чәй эчеп утырганда сүздән сүз чыгарып:
    - Минем уй-хыялымда син генә. Озакламый ун классны бетерерсең. Алла кушса, - син зирәк егет, - институтка да керерсең. Укып бетереп, белгеч булырсың, - дия иде.
    Мин аның әйткәннәренә куанам, ләкин ләм - мим бер сүз әйтмим, тыңлап кына утырам. Ул дәвам итә: «Аннан соң, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән өйләнерсең, гаилә корырсың», - ди. Әниемнең бу сүзләре мине оялта. Мин аңа туры карамыйм, башымны ия төшәм. Ә ул: «Ярар, кыланма, егет булып өлгергәч, барсы да өйләнә», - дип ышандырырга тырыша. Бу гына аз, ул сөйләвен тагы да озайта. Мин яшь кәләшем белән кайсы бүлмәдә урынлашачакмын, ятагымны кая куячакмын, диварга ниләр эләчәкмен, китаплар шкафын, - ул минем укырга яратканымны белә, билгеле, - кая куячакмын - барсын-барсын күзалдына китергәнчә тезеп чыга иде. Мин оялуымнан чыгып китмәк булам да, ачуланыр, дип туктап калам. Аның сөйләве миңа барыбер күңелле дә иде. Хәзер әнием белән без ят кешеләр кебек яшибез. Аңлыйм, әниемә дә кыен, аның өмете өзелгән. Ул хәсрәтеннән төшенкелеккә сабышты. Ләкин миңа тагы да авыррак - мин Гөлнисаны да югалттым, шуның өстенә әнием дә миннән ерагайды.
    Мин үземне белә башлаганнан бирле дәүләт байлыгыбыз мулдан булмаса да, иминлек һәм ямьлелек хөкем сөргән өебездә кот бетте. Хәтта аның эче миңа хәзер караңгылана төшкән кебек тоела башлады. Әнием белән икебез арасында эчкерсезлек, ачыклылык бетү хакында әйтеп узган идем инде. Бездә хәзер киңәш тоту дигән нәрсә юк, аз сөйләшүебез миңа да авыр тәэсир итә, әниемә дә, мөгаен, шулайдыр.
    Гөлнисаны югалту тетрәнүемнән саташып авыруымнан аруланып өлгермәдем, тагы бер хафа-хәсрәт килеп бәрде. Монысы, гайбәт, дигән җирәндергеч нәрсә иде.
    Җәмәгатьчелеккә чыгара торган шатлыклы хәл булмаганлыктан, Гөлниса хакындагы хәбәрне бер-кемгә дә чыгармадык, эчебездә сакладык.
    Яман хәбәрнең юллары күп икән аның. Ә ул шушы атна-ун көн арасында шәһәребезгә килеп җит-кән генә түгел, безнең гаилә таныш - белешләребез һәм минем яшьтәшләрем, мәктәп иптәшләрем, классташларым арасында таралып, гайбәткә дә әйләнеп өлгергән инде.
    Бу күңелсезлекне әнием магазинга чыкканда ишетеп кайтты. Ниндидер күңелсезлек булганны мин ул ишектән керү белән сиздем. Аның йөзе борчулы, елап та алган ахры, күзләре чыланган кебек.
    Элеккечә ачылып җавап бирүен көтмәсәм дә:
    - Ни булды? - дидем куркынып.
    Әнием, күкрәге тулы хәсрәтен ачардай кешесе булмаганлыктан, чыдамлыгыннан чыгып, аны миңа, үзен үпкәләткән булдыксыз улына булса да, бушатырга уйлады, күрәсең.
    - Гөлниса хәбәре белән таныш-белеш җәмә-гатьчелекнең авызы тулган, шуңа кушып сине дә мыскыллап чәйниләр икән, - ди. -Үтилче Шәрәфинең хатыны гайбәт капчыгы Таһирә мине магазинда туктатып ни генә сөйләмәде. Ул тел бистәсенең белмәгәне дә, ишетмәгәне дә юк. Аның сөйләгән-нәренә ышануы да кыен, билгеле. Ләкин яман сүз барыбер йөрәкне әрнетә. Синең ахирәтеңнең кызы Орынбурда кияүгә чыккан икән, ди. Сиңа хәбәр килмәде мени? - ди. Күптәннән хат килгәне юк, дим, кискен тавыш белән алдаганымны сиздермәскә тырышып. Кичә, ди, хәлен белеп, чыгым, дип, Хәлимәттәйгә кергән идем, аларда да шул ләчтитне саталар, ди. Хәлимәттәйнең кызы Сания, - син аны беләсең, Галимҗаның белән бер класста укыдылар, хәзер базар янындагы киоскта вак-төяк белән сату итә, - әйтә, Гөлниса, Галимҗанга үч итеп кияүгә чыгам, дип, әйткән икән, ди. Мин анда чагымда, ягъни безнең шәһәребездә яшәгән вакытында, Галимҗан артымнан ялагай эт кебек чапты, киткәч үк онытты, ике сүзлек хат та яза белмәде, дигән икән, ди. Хәлимәттәйнең Саниясе, подумаешь, директор булган, магазин директоры ул кадәрле борынын чөяргә зур начальник түгел лә, дип, очраганда күрмәмешкә салышып, исәнләшмичә якка борылып китә, дип Галимҗанны яманлый, ди. Галимҗаның алар монда вакытта ахирәтеңнең кызы Гөлнисаның күңелен җилкендергән дә, киткәч, вөҗдансыз рәвештә ташлаган икән, ди. Шуңардан Гөлниса Апушка тормышка чыккан икән, ди.
    - Нинди Апуш икән ул? - дидем мин әниемнең сөйләп бетергәнен көтәрлек тәкатем калмыйча.
    - Тинтәк Сәлүк картның улы, ди. Мин ишеткә-немә ышанмадым. Өнемме, төшемме бу? - дип аптырап, фикер йөртергә сәләтемне югалтып, катып калдым. Күпмедер шулай торгач, гарьлегемә чыдый алмый, теге вакыттагы кебек чыгып киттем. Каңгырып, ниндидер урамнар буенча бардым, ниндидер йортлар яныннан уздым. Кемнәрдер очрап, сәлам бирделәр, аларны танымадым, җавап кайтармадым. Бар тойгыларым минем үземә йомылган халәттә идем. Күз алдымда Гөлниса басып тора кебек, аның тыйнак елмайган матур йөзе серле күзләре миңа юнәлгән... Мескенкәем, Гөлнисам, харап булгансың бит, җанкаем...
    Кайчан өйгә кайтканымны, күпме йоклаганымны белмим. Таңнан уяндым, ләкин тора алмадым. Башым әйләнә, йөрәгем чатанлап тибә. Хәлемнең авырлыгын әнием дә аңлады ахры, бер-ике тапкыр, тор, эшеңә соңга каласың, дисә дә, аннан соң борчымады. Әнием чакыруы белән безнең бистә врачыбыз килде. Карагач, депрессия, дигән нәтиҗә ясады врач: «С Вами, молодой человек, что произошло?» - дисә дә мин серемне ачмадым. Мәхәббәт хәсрәтеннән ул миңа, барыбер дару бирә алмас, эченнән, бәлки көләр дә.
    Әхирәт түтинең хатында Гөлнисаның кемгә кияүгә чыгуы әйтелмәгән иде. Моны беләсе килү мине борчып торды. Чөнки Гөлниса минем сөйгән кызым гына түгел, ул минем балалык дустым да иде әле. Аның язмышына мин битараф түгел. Башка килмәстәй хәл - ул холкы белән тотрыксыз, дорфа кыланышлы Апуш, эчеп-исереп, урамда килде - китте сүзләр сөйләп йөрүче Тинтәк Сәлүк картның улы Апуш икән.
    Классыбызда Апуш иң тәртипсез укучылар-ның берсе иде. Дәрес барышында яман кыланышлары белән укытучыларның теңкәсенә күп тиде. Өлгереше белән дә куандырмады. Төртеп-сузып класстан класска күчерә килделәр. Аңар, ун класс бетерде, дип таныклык биреп чыгаргач, котылдык, дип шатланганнардыр, мөгаен. Мәктәптән тыш очрашу, уеннарыбызда, яисә җәен болынга, я балыкка чыгышларыбызда да Апуш булса, бәхәс, гауга чыгуын көт тә тор иде. Сугыш-талашка атылып торучы гадәтле иде ул. Җиденче класста тәмәке  тартучыларның берсе иде. Аракы эчеп йөргәнен, дөрес, үзем күрмәдем, әмма тугызынчы класста вакытта ук аракы эчә икәнен ишеткәнем хәтеремдә. Оятсыз сүзләр әйтеп кызларны мыскыллау аңар хас иде. Ун классны бетергәч, үзенә кәсеп таба алмыйча трай тибеп йөрде дә, каядыр китеп югалды. Дөреслеген тәгаен белмәдем, ниндидер спорт командасында футбол тибә икән, дигәнне ишеткән идем. Ә ул әнә кая - Орынбур каласына барып чыккан икән, әрсезлеге белән Гөлнисаның башын шунда әйләндергән икән. Үзем өчен генә түгел Гөлниса өчен дә йөрәгем әрни минем. Әйтәсе килгәнем шул: Апуш Гөлнисага бер ягы белән дә тиң кеше түгел. Гөлниса да минем кебек бәхетсез икән.
    Гөлнисага булган хисем, ягъни аңар булган мәхәббәтем дус-ишләрем, классташларым - әшнәлә-рем арасында әшәке гайбәткә әйләнүе мине тагы да авыр борчылуга салды. Хәзер элекке кебек якынлыклар, дусларча катышулар бетте. Очрашулар сирәк, алар да я урамда, я кинода, я җәмәгатьчелектә генә булгалый. Очрашканда сөйләшүләрендә дә ул вакыттагы кебек җылылык юк. Әйтерсең алдан килешеп куйганнар, cүзләре якынча бер төрлеләр:
    - Өйләнеп, башлы-күзле булдыңмы инде, әллә һаман буйдак булып йөрисеңме? - диләр. Бигрәк тә «буйдак булып йөрисеңме? - диюләрен яратмыйм. Минемчә «буйдак» сүзе минем кебекләргә түгел, ә утыз-утыз биш яшь тирәләрендәге ир-атка туры килә төшә, миңа түгел, миңа әле 26 яшь кенә. Мин дә аларга кырыс кына җавап бирәм.
    - Өйләнгән булсам, туемда булыр идегез, - дим.
    - Хәзер бит заман шундый, өйләнү туен ясау гадәте бетеп бара. Кәләшне алып кайталар да, яши башлыйлар. Язылышмаулар да еш очрый.
    - Мин андыйлардан түгел, хәлаль җефетемне күрсәтер идем, - дим.
    - Ай-һай, ышанып булмый. Кемең булса бардыр, - дип мыскыллап ыржаялар.
    - Юк, булмас та. Мин андый-мондыйлардан түгел, мин тәүфыйклы егет...
    - Бер нечкә билең бардыр, бардыр, алдашасыңдыр, - дип теңкәгә тияләр.
    Теге, әнием әйтмешли, гайбәт капчыгы Таһирә дигән ханымның сөйләгәне дөресмедер, юкмыдыр, белмим, шулай да Сания, мөгаен, шулайрак сөйләгәндер, дигән уй башымда туды. Аны мәктәптә бер класста укуыбыздан беләм, юкны-барны сөйләргә яратучан кыз иде. Әгәр ул чыннан да «Масаеп, күрмәмешкә салышып узып китә» дигән булса, - бу ялган. Минме соң масаючан кеше?! Классташларымны күрсәм, шатлана гына идем. Базар яныннан узганда Сания киоскасына туктамыйча узмый идем. Аз дигәндә ун-унбиш минут хәл-әхвәлләрне сөйләшеп тора идек. Хәзер Саниягә дә үпкәләдем. Бу сүз-хәбәрдән соң аның белән сөйләшәсем дә килми.





    ← назад   ↑ наверх