• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Локман-Хаким Сибагат-улы Таналин

     

    Яучы  бабайның васыяте

     

    Габдулла абзый бригададан нык сизелерлек арып кайтты. Кылган зур эше дә булмады кебек, картлык галәмәте, күрәсең, шул юк кына эш тә йончыткан.
    Пенсиягә чыгуына дүртенче ел баруына карамастан, колхоз эшеннән Габдулла абзый һаман әле бөтенләй арынганы юк, диярлек. Игеннәр өлгереп, ашлыкларны кыска арада дәррәү җыеп, сугып алу эшләре белән мәшәкатьле көннәр хакында сөй-ләмисең дә инде. Мондый кызу эш көннәрендә кырга олыларны гына түгел, хәтта мәктәп балаларын да чыгаралар. Һәркайсысына үзенә күрә эш табыла. Мондый кызу эш көннәрендә абзый бригадирның чакыруын көтеп тормый, бригадага үзе чыга, “сүтки” колхоз да, аның киң иген кырлары да аның үзенеке бит, гомере буе шунда иген үстергән. Сугылган бодайның һәр бөртеге аның җанын җылыта.
    Менә хәзер көз дә җитте. Тышта октябрь аза-гының салкын җилләре исә башлады, яңгырлар да яугалый, төннәрен җирне бераз туңдырып та чыга. Мондый караңгы көздә, юеш көннәрдә нигә пенсионер бабайны борчырга, яшьләр үзләре өлгерсеннәр, чәчү, уру айлары түгел ләбаса.
    Юк, тындырмыйлар.
    Кичә кич, караңгы төшкәч, чолан ишеген кагуга, кем болай соңлап йөри икән, дип чыкса, тупсада бригадир егет басып тора.
    - Габдулла абзый, ачуланма инде, мин тагы синең ярдәмеңә мохтаҗ, - ди, ялвару тавышы белән. - Иртәгә өч «беларус» белән арпа саламы ташыйбыз, шуны өйдереп, яшьләргә күз салып торырсың - хәмер белән мавыкмасыннар. Үзем ашыгыч йомыш белән «Башак» совхозына китәм, синнән башка, Габдулла абзый, бу эшне башкарырдай кеше юк, - ди.
    Башта абзый эченнән, булдыра алмам, хәлем юк, йончып торам, дип отказ бирергә уйлаган иде дә, бригадир егетнең: «Синнән башка ышанырдай кеше юк», - дигән төлке теле абзыйны йомшартты. Аллага шөкер, сәламәтлек бар әле, бер көнгә эшкә чыгуы аңар ни булган, дип уйлап куйды ул. Абзый ризалык бирде.
    Бүген Габдулла абзый шул йомышта иде.
    Иртә белән бригадага киткәндә, карчыгы Хәерниса түтигә, өйлә ашына кайтып китәрмен, дигән иде. Ләкин кызу эш җибәрмәде. Егетләр әйбәт эшлә-деләр. Кибән кадәрле иттереп төялгән зур арбаларын тарттырып тракторлар берсе килә, берсе китә торды. Азаккы трактор соңрабрак килде - юлда көйсезләнеп торган. Егетләр аны бушатып, түбәсе ябылган корылма эченә рәтләп төягәнче эңгер-меңгер инде. Абзый өенә кайтып җиткәндә, дөньяны көзге куе караңгы-лык та басып өлгерде. Озак кайтмавына борчылып көткән Хәерниса түти абзыйны:
    - Син яшь кешемени, сине кем болай эшләтә? - дип шелтәләп каршы алды.
    Абзый дәшмәде. Өстәлгә куйган азыкны ашап, каты чыгарып ясалган чәйне эчте дә, бераз черем итим, дип, зур якка чыгып диванга ятты. Ләкин череме булмады. Йокыга китә башлаган гына иде, карчы-гының:
    - Бабай, син йокламыйсыңмы әле? - дигән тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Ишек төбендә Хә-ерниса түти тора иде.
    - Ни булды, нәрсә кирәк?
    - Фатыйма сеңлекәш килгән, сине сорый. Габдулла абзый кирәк, сөйләшәсе сүзем бар, ди.
    - Фатыйма, дисеңме, Нинди Фатыйма ул?
    - Әшнәң Рахматулла кызы. Элегрәк, хәтерең-дәдер, кияүгә чыкмас борын трактор бригадасында учетчы булып та йөргән иде. Хәзер балалар бакчасында эшли ди, ахры. Син аны яхшы беләсең, туенда да булган идек әле...
    - Ә, ул Фатыймамы? Беләм, беләм, ник белмим ди.
    Исән чагында әтисе белән Габдулла абзыйлар катышалар, кунак-кунак йөрешәләр иде. Ул чакта Фатыйма бала гына иде әле. Әтисе мәрхүмне фронтта алган ярасы тәки кабергә кертте.
    - Нинди йомыш белән килгән соң ул?
    - Миңа әйтәсе килми, Габдулла абзыйның үзенә генә сөйлим, ди.
    - Миңа гына сөйлим, дип әйтә дисеңме?
    - Әйе, шулай, ди.
    - Син, карчык, нәрсәдер бутыйсың, безнең арада нинди сер булсын, ди.
    - Чынлап әйтәм, шулай, ди. Әйткәнен әйтәм. Хәлсез картка яман сере булмасын белеп торам, шунлыктан, нинди сер ул, дип төпченеп тә тормадым.
    Абзый карчыгына сәер генә карап алды, кар-чыгының йөзендә дә бераз гаҗәпләнү чырае сизелә иде.
    Чыннан да нинди йомыш белән килде икән бу сеңлекәш? Гаҗәпләнү Абзыйның бөтенләй йокысын ачты.
    - Алайса монда керсен. Мин чыгып тормыйм инде, авырайганмын.
    *  *  *
    Карчыгы Хәерниса түти чыккач,  бераздан Абзый янына егерме биш яшьләр тирәсендәге хатын-кыз керде. Түргә узарга уңайсызланып, тупса янында туктады. Рахматулла әшнәсенең кызы Фатыйма иде бу. Фатыйма сеңлекәшне Абзый күптәннән күргәне юк. Пенсионерның тормышы өе, хуҗалыгы тирәсендә генә бутала бит, очратмавы да табигый. Барыбер ул аны күрү белән төсмерләде. Ул әле нык үзгәрмәгән, бераз гына калынайган булса да, гәүдәсенең килешлеген югалтмаган, йөзе дә элеккечә чибәр, тик күзләрендә кыз вакыттагы чая-шаянлыгы күренми, чыраена моңсулык чыкканлыгы сизелә.
    Әтисе мәрхүм булгач, яшь кыз-бала Фатыйма әнисе белән икәү генә калдылар. Ләкин кыз яшьтән үк әнисенең кул арасына керде, соңрак, үсә төшкәч, тормышларының зур ярдәмчесе дә булды. Җиде клас-сны бетерү белән колхозга эшкә йөри башлады. Үткенлеге, эшкә хирыслыгы белән күпләрдә уңай тойгы калдыра иде кыз. Соңрак аны трактор бригадасына учетчы итеп куйдылар. Ир-аттан шәбрәк эшли, дип сөйләделәр аның хакында ул вакытта.
    Кыскасы, Фатыйма һәрьяктан җиткән кыз иде.
    Ләкин шунысы гаҗәп иде, әллә үзе теләмәде, әллә чыннан да егетләрдән аңа гашыйк булучылар табылмады, - Габдулла абзый мондый хәлләрдән хә-бәрдар түгел, - кыз тиз генә кияүгә чыгып китә алмады. Тиңдәшләре гаилә тормышларын корып, балалар үстерә башладылар, ә Фатыйма кызкай һаман ялгыз йөрде. Аның каравы, соңрак булса да, менә дигән егеткә кияүгә чыкты. Карчыгы Хәерниса түтинең сөйләвеннән белә, бүген аларның ике балалары үсә, әйбәт яшиләр, ди.
    Сөйли башлагач, әйтим инде. Фатыйманың кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрүенә Габдулла абзыйның да катнашы бар. Бу вакыйгага биш-алты ел бардыр инде, Абзыйның әле дәрманлы чагы, колхозда яшьләрдән калмыйча эшләп йөргән заманы иде.
    Бер көнне кырдан өйгә кайтып килә. Кинәт кенә арттан ниндидер хатын-кызның яшьләрчә хас көр тавыш белән:
    - Габдулла абзый, исән-саумысыз? - дигән тавышына әйләнеп караса, Фатыйма сеңлекәш икән. Арттан беркем дә килми кебек иде, аяк атлау тавышы да ишетелмәде, игеннәр арасы межа юлыннан килеп чыкты, күрәсең. Кызның өстендә үзенә килешеп торган эш киеме-куртка, аягында итек, кулында язу китабы - ул чакта кызкай трактор бригадасы учётчысы иде. Абзый сәлам кайтарды, әнисенең, исән-саулыгын сорашты. Авылга кергәнче, аны-моны сөйләшеп бардылар. Ни сөйләшкәннәрен барысын да Абзый хәзер хәтерләми, истә калырлык мөһим сүзләр булмады, күрәсең. Әмма берсе хәтеренә нык сеңеп калган. Габдулла абзый кинәт кенә, уйламыйча гына:
    - Фатыйма кызым, ник кияүгә чыкмыйсың? - дип әйтеп куйды.
    Кыз да уйланып тормады, гадәтенчә туп-туры әйтте дә салды.
    - Алмыйлар, абзыкаем, мине никтер егетләр яратмыйлар.
    - Юкны сөйләмә, кызым, мондый матур кызны яратучы булмыйча булмас, - диде Абзый.
    Кыз тартынып тормады, ачылып туп-туры җа-вап бирде.
    - Белмим шул, абзыкаем, хәзергә, сине сөям, чыксаң, мин сине өйләнер идем, диюче егет юк.
    Габдулла абзый бер мизгел уйланып барды. Башында, әйтимме, әйтмимме, дигән ике фикер тартышты. Ниһаять тәвәккәлләде.
    - Бик һәйбәт егет бар, таныштырыйммы әллә үзеңне?
    - Кем ул? - дип сорады кыз һич тә уңайсыз-ланмыйча.
    - Син аны белмисең.
    - Авылда мин белмәгән егет юк. “Сүтки” кем соң ул?
    - Ул, кызым, безнең авылныкы түгел.
    Габдулла абзый ул егет хакында белгәне кадәрлесен сөйләп бирде.
    Районнан килгән төзү бригадасы колхозның терлекчелек фермасына яңа сарай эшлиләр икән. Кышка озак калмады, килеп җиткәне сизелми дә калыр, ә төзү эшләре шулай әкрен барса, салкыннарга кадәр бу корылма бетмәячәге көн кебек ачык. Төзелешне тизләтү өчен колхоз идарәсе бу мөһим өлешенә үз кешеләрен дә җибәргән. Балта остасы Абзый да шунда эшли икән. Ул егет белән шунда танышкан. Эшлекле дә, үз эшенә оста да икән ул егет. Бигрәк тә егетнең холкы Абзыйның күңеленә хуш килгән - кирәкмәгәнне сөйләмәс, сабыр табигать-ле, олыларга түбәнчелекле икән. Иртән исәнләшеп, хәл-әхвәлне сорашып, каршы алу гадәте дә Абзыйга хуш килгән. Егет кешеләргә ярдәмчел дә икән әле: нәрсә булса авырракны күтәрә башласа, Габдулла агай, тукта, көчәнмә, үзеңә авырлык китерерсең, дип, үзем эшлим, дип, килеп җитүе дә Абзыйның күңелен җылыткан. Егет тәмәке тартмый, хәмер белән мавыкмый - болары да аның уңай сыйфаты икән. Эш арасында егет кыскача үзенең тормыш юлын да сөйләгән. Балалар йортында үскән, техучилищедә укып балта остасы һөнәре алган. Шушы төзү бригадасында өч ел эшли, яшәве төбәк үзәгендә тулай торакта икән.
    Шаян-чая кыз Фатыйма уңайсызланып тормады, яшүсмер кыз-бала беркатлыгы белән:
    - Матурмы соң ул егет? - диде.
    - Әй, балакаем, - диде Абзый сүзен сузып - матурлык туйда, акыллылык тормышта кирәк, дигәннәр борынгылар. Ямьсез түгел, буе да әйбәт, “какрас” сиңа тиң.
    Икесе дә бераз тынып бардылар. Фатыйманың ни уйлаганын белергә теләгәндәй, Абзый аңа карап алды. Кызның битләре бераз аллана төшкән, ахры, йөзенә дә рәхәт, ямьле уйлар галәмәте чыккан, хәзер ни булса күңелгә охшардай нәрсә әйтер кебек.
    - Болай мактагач, чыннан да әйбәт егеттер инде, син, Габдулла абзый, яман кешене мактамас-сыңдыр дип уйлыйм. Бик теләсәң, таныштыр алайса, - диде кыз уңайсызлана төшеп.
    Алар килгән олы урамнан башланып киткән тыкрык чатына җиткәннәр иде, шунда туктадылар.
    - Габдулла абзый, - диде кыз бераз шикләнү һәм борчылу тавышы белән, - мине яратмаса, ниш-ләрмен? Мәсхәрә булырмын бит.
    Абзыйның бу хакта шиге юк икән.
    - Яратыр, яратыр, синең кебек әйбәт кызны ничек яратмасын ди.
    Шуның белән Габдулла абзый белән кыз арасында сүз бетте. Алар саубуллашып аерылыштылар. Абзый әле килгән олы урам белән китте, Фатыйма тыкрыкка борылып, рәхәт, өметле уйлар белән өенә таба дәртле атлады.
    *  *  *
    Соңлатмыйча вакытында эшләнгән эш хәерле, диләр, тимерне кызу вакытында сук, дигән мәкаль йөрү дә шуңардандыр инде.
    Абзыйның тәҗрибәле шактый зур гомере моны раслый, хәер холкы кызу да, тәвәккәл дә иде аның. Сүз арасында туры китереп, авылда бик һәйбәт бер кыз барлыгын егетнең колагына иртәгәсен бригадага бару белән салды. Егет дәшмәде. Абзыйның сүзләренә игътибар итмәгән кебек кыланды. Яшьләр шундый инде алар, моны Абзый күптәннән белә, борыннарын күккә чөяләр, имеш алар үзләренә үзләре хуҗа, үгет-нәсихәт аларга кирәкми. Абзый, барыбер, үзенекен итте, бәлки егетнең күңелен җәлеп итәрмен, дип, эш арасында да, дүрт-биш минут ял итү вакытында да әңгәмәне һаман шул якка барды. Сөйләшергә уңайлылык та бар иде, бүген төзелә торган корылманың теге очында алар икәү генә эшләделәр. Абзый кызның төсен, буен, чибәрлеген, эшкә уңганлыгын тасвирлады. Ләкин егет һаман ләм-мим сүз кушмады, кыз хакында сораштырмады, тыңлады гына. Ләкин аның сүзләренә егетнең чырае үзгәрүеннән, вакыт-вакыт күз карашының очкынланып, ялтырап китүеннән Абзый аның кызга күңеле тартылуын сизде.
    - Карт әнисе белән икәү генә яшиләр, - диде ул, сүзләренә аерым басым ясар өчен сузыбрак әй-теп,- кыз өй эшләренә дә уңган. - Аннан, әтисеннән калган булса да, йорт-каралтылары да әйбәт, төзек, - дип өстәде.
    *  *  *
    Габдулла абзыйның тырышлыгы юкка китмәде, егетне Фатыйма сеңлекәше белән таныштырырга күндерде. Икенче көнне эштән соң, кичен кояш баярга дип ашыгып офыкка тәгәрәгәндә олы урамнан аерылган тыкрыктан ике ир-ат атлый иде. Болар Абзый белән Галим егет иделәр.
    Егетне кайчан китерәсен Абзый кызга әйтмә-гән иде, хәер, кичә әйтә дә алмый иде. Кыз хакында, өйдә булса ярар иде, дип борчылып килде. Аллага шөкер, өйдә булып чыкты. Кунакларны әнисе Сәлимә карчык каршы алды. Кыз белән әнисе арасында кунаклар килү мөмкинлеге хакында сөйләшү булды, кү-рәсең, кунакларның көтмәгәндә килеп чыгуларына карчыкның исе китеп аптырап калуын Абзый сизмәде. Ишектән кемнәрнеңдер кергәнен, сәлам биреп, хәл-әхвал сорашуларын ишетте, күрәсең, кемнәр анда, дип, түр яктан Фатыйма үзе дә килеп чыкты. Хәлне кыз шунда ук аңлап алды. Йөзенә бераз кызыллык йөгерде, ләкин егеткә тартынмыйча кул бирде (Габдулла абзый белән никтер күрешмәде), - әйдәгез, түргә узыгыз, кунак булырсыз, - дип эчкә чакырды.
    - Таныш булыгыз, бу егетне, Галим, дип атыйлар, - диде, яктарак торган Абзый, - Фатыйманың исе-мен атамады, - аны, мөгаен, егеткә әйткән булгандыр инде, - Егет кунакны яхшы хөрмәт итегез, - диде Абзый өстәп, боерган сыманрак тавыш белән, үзе китәргә җыенды.
    - Хуш булыгыз, мин китәм.
    Әби дә, Фатыйма да,
    - Юк, юк, китмисең, гомер дә бер килгән кунакны чәй дә эчерми җибәрү оят булыр, - дип, Абзыйны калырга кыстадылар. Ләкин Абзый ризалашмады. Хәерниса түтиең көтәдер, дип, шуның өстенә мәшәкатем дә бар, дип, чыгып китте. Сәлимә карчык аны капкага кадәр озатты.
    - Я, Алла, кавышулары хәерле булсын, диде Абзый эченнән һәм әкрен генә, ашыкмыйча гына өенә атлады.

    Сәлимә карчык туры өенә керергә ниятләнмә-де, күрәсең, урамда Абзый аның хайваннар белән сөйләшүен ишетте: Ай, малкайларым, ачыккансыздыр, көтүдән туймый кайтасыз, мескенкәйләрем. Хәзер аш-суы бирәм, салам салам үзегезгә, тамагыгызны туйдырыгыз...

    *  *  *
    Фатыйма белән Галим бер-берсенә ошадылар, күрәсең, тиз генә яратышып та өлгергәннәр, мөгаен, танышуларына ике атна да узмыйча өйләнештеләр. Габдулла абзый белән Хәерниса түти туйда хөрмәт ияләре булып түрдә утырдылар. Яшьләр исеменнән аларга бүләкләр дә бирделәр: Хәерниса түтигә күл-мәккә күз камаштырырлык бизәкле материал, Габдулла абзыйга кытайдан килгән (ул чакларда кытайда килгән күлмәкләр модада иде) сорочка.
    Шул вакытлардан соң күпме ел узгандыр инде - дүртмедер, бишмедер, - Габдулла абзый тәгаен генә хәтерләми,- ул Фатыйманы күреп, туктап бер тапкыр да сөйләшкәне булмады. Карчыгы Хәерниса түти бер көнне чәй эчеп утырганда сүз арасында аларны искә төшереп, Фатыйма сеңлекәшнең ике баласы, - бер улы, бер кызы үсә инде, дип әйтеп куйган иде, Абзый, күпме вакыт узган, дип хәйран калып утырган иде. Ул заманда Абзый дәрманлы иде әле, колхозда эшләп йөри иде. Хәзер ул өченче ел пенсиядә.
    Фатыйманы Абзый тагы да бер тапкыр сөзеп карап алды да, аның:
    - Исәнмесез, Габдулла абзый, - диюенә:
    - Хәзергә Аллага шөкер, сеңлекәем, - диде дә, каршы стена буендагы урындыкка күрсәтте, - утырыгыз.
    Фатыйма утыргач, хәл - әхвәлләрен сорашты.
    - Әниеңнең хәле ничек?
    - Әйбәттән түгел. Аяклары авырта. Нык сызлый, дип зарлана. Фильшер дарулар бирә, файдасы тими, ди.
    - Алай икән. Авыр хәл - картлык галәмәте инде. Үзегезнең исән-саулыгыгыз ничек? Балалар үсә-ләрме?
    - Аллага шөкер, тугач, үсәләр инде. Үзебез исән-сау гына яшибез.
    - Кияү белән әйбәт торасызмы?
    - Яшибез инде шунда...
    Яшибез инде шунда, ди кызкай - бу сүзләрне аңларга тырышып, Габдулла абзый бер мизгел уйга калды. Карчыгы беркөн, әйбәт яшиләр, дигән иде. Габдулла абзыйның башындагы шикле уйларны Фатыйма сеңлекәше дә сизенде, ахры, һәм Абзыйга сорашканчы үзе сөйләп бирүне яхшырак тапты, күрәм.
    Габдулла абзый, мин сиңа бер мөһим йомыш белән килгән идем, - диде ул уңайсызланып кына.
    - Йомыш белән, дисеңме?
    - Әйе, бер йомыш белән.
    - Я, әйт, нинди йомыш ул.
    - Әйтүе дә уңайсызрак инде, абзыкаем. Башка чарам юклыктан гына килдем инде сиңа, гаепләмә-сәң...
    - И, балакаем, нинди гаепләү булсын ди без-дән, олы кешеләрдән. Зинһар, тыңлыйм, тартынма.
    Фатыйма кинәт, әйтимме, юкмы, дип икелә-неп, каушап калгандай булды. Бераздан уңайсыз-лануын җиңде, кем булса ишетә күрмәсен, дигәндәй, тавышын әкренәйтеп, гәүдәсе белән Абзый ягына авыша төшеп:
    - Гаиләмдә иминлек юк, абзыкаем, - диде.
    - Нәрсә дидең, иминлек юк, дидеңме, дөрес ишеттемме?
    - Дөрес..., дөрес ишеткәнсең, Габдулла абзый.
    Абзый аптырабрак калгандай булды.
    - Кызым, бу ни дигән сүзең?
    - Галим бозылды...
    - Аңлап җитмим, балакаем, ничек инде ул бозылды?
    - Эчә башлады. Эшеннән туп-туры өйгә кайтмый, кайбер көннәрне кунып та кала. Кая кунадыр, бер Алла белә - әллә бергәләп эчкән иптәшләрен-дәме, әллә бер хатын-кыздамы. Кая йөрисең, дисәм, җавап бирми, минем белән сөйләшми.
    - Гаҗәп!
    - Хәтта... - Фатыйма башлаган сүзен бетерми туктап калды. Ачык түгел микән, диптер инде, ишек ягына карап алды, - яныма да ятмый, икебез ике урында йоклыйбыз, - диде уңайсызлануыннан күзлә-рен яшереп.
    Абзыкайның йөзенә аз гына елмаю чыкты, ләкин аны сиздермәскә тырышты, куе сакал-мыегы да моны яшерде, кызкай моны сизсә, үпкәләве дә мөмкин иде.
    - Кая кунганлыгына шикләнәсеңме?
    - Бик шикләнәм, Абзыкаем, шуңардан үземне кая куярга белми азапланам да. Ул өйдә булмаганда төннәр буе йокламыйча чыгам.
    Габдулла абзый күзләрен идәнгә төшереп уйланып алды.
    - Ышанасым килми, кызым. Галим бик әдәпле егет, син сөйләгәндәй бозылырдай кеше түгел ул. Мөгаен, син аны үпкәләткәнсеңдер. Я ачыктан-ачык сөйләп бир әле, нидән башланды соң бу бозылышуыгыз.
    Фатыйма үзенең гаебен ачарга исәпләнмәгән иде. Алай да, болай да уйлаштырды, үзен гаепсез итеп күрсәтерлек аңлатма таба алмады, кыен булса да дөресен генә сөйлим дә бирәм, дигән фикергә килде.
    - Сөйлим инде алайса. Булды безнең арада бераз сүзләшү. Үзең беләсең, абзыкаем, авыл җирендә мал-туарсыз яшәп булмый. Сыерыбыз бар, танабыз, быелгы бозауыбыз бар. Быелгы бәрәннәре белән сарыкларыбыз да алты баш. Ел саен хайваннарыбыз шул чамада була. Аларга азыгыбыз һәр ел җитәр-җитмәс кенә була. Кышны чак чыгалар. Узган яз хәтта күрше Вәли абзыйдан алып тордык, һаман кайтарганыбыз юк әле. Көз узып бара, кышка да күп калмады инде, малкайларыбызга бүгеннән ни печәнебез, ни саламыбыз юк, диярлек. Ничә тапкыр әйттем Галимгә, соңга калдырма, хәзер үк колхоз идарәсеннән яздырып ал да, хайваннарга кышка җитәрлек азык китереп куй, дидем, Вәли абзыйга бурычыбызны кайтарырлык та булсын, яз соңрак килсә дә, җитәрлек булсын, дидем. Бер әйттем, ике әйттем, колагына да элми. Тагы ничә тапкыр колагына төшердем, ишетми дә. Чыдарлыгымнан чыгып, тиргәп ташладым. Үзең белмәсәң, күршеләреңнән күреп  бел, дидем. Соңыннан, әнә Әхмәткә кара, бергә эшлисез бит. Ул күптән китереп, сараена кертеп өеп куйды инде, дидем. Ишетми дә кебек. Шул кадәр ачуым килде үзенә, бөтенләй тәкатемнән чыктым.
    - Син, дидем, бу гаиләдә кем, ирме, әллә бер гамьсез малаймы? Син безнең ир заты түгел, күрәсең, дидем. Соңгы сүзләрем ярамады, күрәсең:
    - Ә, шулаймени, мин сиңа ир түгелмени! Иди к черту, дип, урысчалатып сүгенде дә, ишекне каты бәреп ябып чыгып китте. Бу хәл, сүзләшү, дип әйтим инде, иртәнге чәй вакытында булды. Кичен Галим эштән өйгә кайтмады. Иртәгәсен иртә белән чәй дә эчмичә эшенә йөгердем. Мине күргәч, тагы да бозылды, кешеләр алдында хур итеп куып җибәрде. Монда эзең булмасын, ди. Мин елый-елый кайтып киттем. Кичен кайтты кайтуын, ләкин нык исерек иде. Шуннан бирле еш эчә, кайбер кичләрен кайтмый да... Кая кунадыр инде, әллә бер хатын-кызга сыена микән? Менә шунысы мине яндыра да, көйдерә.
    - Анысы булмас, кызым, ышана алмыйм, - диде Абзый Фатыйманы тынычландырырга тырышып.
    - Белмим шул, абзыкаем. Шикләнәм. Йөрәгем әрнеп тора. Әллә ниләр уйлап төнлә йокламыйча чыгам.
    Икесе дә бераз гына тынып торгач, Фатыйма үтенү күзләре белән Абзыйга текәлде.
    - Габдулла абзый, үтенечем сиңа шул: Галим сине бик ихтирам итә, һаман, һаман сине зурлап, мактап кына исенә ала. Син аңар үгет-нәсихәт бирсәң, рәтләнеп китәр иде, дип уйлыйм.
    - Үгет-нәсихәт бирүне сорыйсың мени?
    - Әйе, абзыкаем, сине сорыйм, үтенеп сорыйм.
    - Алай икән... үгет-нәсихәт бирүне сорыйсың икән... гаилә низагына кысылуны үтенәсең икән...
    Габдулла абзый җавап бирергә ашыкмады. Диван артына ята төшеп тонык күзләрен кысып, идәнгә текәлеп, уйга калды. Ә Фатыйма, мөлдерәгән күзләрен Абзыйга юнәлдереп, уңай җавап көтте. Абзый һаман уйланды. Озын секунтлар узды, хәсрәтле Фатыймага бу мизгелләр бер гомердәй озак тоелды.

    *  *  *

    Уйланырлык нәрсә бар иде Габдулла абзыйга.
    Габдулла абзыйның кече кызы Сәкинә кияүгә йөгереп чыкты. Рәтле егеткә чыкса әле бер хәл, җил-куар тәртипсез бер малайга, - Абзый аны «егет» дип атарга да хурлана, - мәсхәрә итте әти-әнисен. Малае Абзыйлардан биш-алты өй ары-гына йортта үсте. Аны үстергән гаиләнең бар хәлен, малайның баладан үсеп җиткәнче һәр адымын, холкын, гадәтен, кылган эшен күреп, белеп тордылар.
    Әтисе - салмыш Зиннәт гаиләчел кеше булмады, эшкә, дөнья көтүгә тырыш, ихласлы адәм түгел иде. Алай-болай гына эшләп, хәмер эчеп, гүләт итеп җиңел генә яшәргә яратучан адәм иде. «Салмыш» дигән яман атны да аңар шул сәбәптән куштылар. Колхозда тотрыклы эшләмәде. Еш кына каядыр китеп, яртышар ел, кайчакта берәр ел югалып йөрде. Аның хакында тегендә урынлашкан икән, аннан башка урынга күчкән икән, кебек хәбәрләр, сүзләр авылда күп йөрде. Ләкин чит җирләргә китеп тә әллә ниләр кырмады, күрәсең, хатынына ярдәм иткәнлеге дә, гаиләсен үзе янына чакырганы да ишетелмәде. Анда да  салмыш булды, күрәсең, андый кешене начальниклар яратмыйлар бит. Соңгы вакытта хат-хәбәре дә килми икән, каядыр китеп югалган икән, дип сөйләделәр авылда.
    Малайны әнисе ялгыз үстерде.
    Әнисе сабыр гына холыклы хатын иде, авылга яман аты чыкмады. Малай атасына охшап туды, күрәсең, баладан ук тыйнаксыз булды. Урамда иң усал, сугыш чукмары малай иде. Үзеннән  бәләкәйрәк малай-шалайны кыйнап, кыз балаларны җәберләве белән урамда күп тапкыр тавыш чыгарды. Атасы даими өйдә булмагач, әнисе, мескен, ни эшли алсын, малае тыйнаксыз булып үсте.
    Малай мәктәп яшеннән үк тәмәке тарта башлады. Бу хакта әнисенә әйтүчеләр дә аз булмады, тыңлата алмады, күрәсең. Укуга да күңеле булмады малайның, дүртенче класстан мәктәпкә йөрми башлады. Укымады да, колхоз эшенә дә йөрмәде, халык теленчә әйтсәк, ат тизәге тибеп йөрде. Эчүне тиз өйрәнде. Авылда аның хакында, атасыннан калмас, дияләр иде. Хәзер аңа унҗиде яшь, үсеп җиткән адәм баласы диярлек, ләкин белгән һөнәре юк, эшкә дәрте юк, бригада да аны-моны гына эшләштерә, аны да бригадир кушканнан гына, теләмәсә, эшкә чыкмый да, трай тибеп, аракы эчеп йөреп көннәрен уздыра.
    Менә шул гөнаһ шомлыгына ябышып чыккан Габдулла абзыйның Сәкинәсе.

    * * *

    Язгы чәчү мизгелләре дә Габдулла абзыйны дәртләндерә. Кырда чәчүләр ничек барганны үз күзе белән күреп беләсе килә аның. Пенсиядә булуына карамастан бу вакытларда ел саен өч–дүрт көнгә генә булса да кырга бригадага эшкә дә чыга ул. Кырчылар: «Олы башың белән монда нинди эш бетермәк буласын?» – дип, хәтерен калдырмыйлар аның, ә бригадир егет чыгуына шатлана гына. Дәрманына күрә абзыйга я чәчү кыры өстендә, я станның үзендә ук эш тә табыла. Ярдәмем дә тияр, кирәк булса, кыр хезмәткәрләренә файдалы киңәш-ләр дә бирермен дип, быел да яз мәшәкатьләре көннәрендә кырга эшкә чыккан иде, ләкин морадын тормышка ашыра алмады. Кинәт кенә өенә давыллы җилдәй бәреп кергән кара хәсрәт – кайгы аның кырга чыгуын икенче көнне үк туктатты.
    Май аеның башы иде, тәгаен генә әйткәндә, бише иде, - бу хәсрәтле көнне Габдулла абзый беркайчан онытмас, шундый төзәлмәс яра булып сызылып калган бу көн аның хәтерендә.
    Габдулла абзый бу көнне кырда бригадада язгы чәчүдә иде. Эш көнен тәмамлагач, күпләр иртәгесе эш көне өчен орлык китергән машинада кайтып киттеләр. Машинага төялгәндә, Габдулла абзый, кил, утыр, сиңа дигән урын кузовның түрендә, дип шаяртыбрак аны да чакырдылар, ләкин ул утырмады.
    Габдулла абзый гомере буе җәяү йөрергә яратты.
    Авылга бүген эшләгән кырдан күп дисәң ике чакрым тирәсе булыр, аякларың исән чакта бу кыска араны машинага утырып кайту гөнаһка тиң, дип уйлады ул. Кич булса да, һава җылы, күктә аз гына болыт кисәге дә юк. Сизелер-сизелмәс кенә биткә җылы дулкын бәрелеп уза. Һавада очуыннан туктап, җепкә асылынгандай, сабан тургае сайрый. Тирә-як киң сәхрә, җир һәм  яшел уҗым исе белән тулган һава күкрәккә тулып рәхәтләндерә. Җәяү атлау үзе бер хозур.
    Габдулла абзый өйгә күтәренке күңел, рәхәт тойгылар белән кайтып керде. Ләкин кәефе өйгә керү белән челпәрәмә килде.
    - Карчык, син өйдәме?
    Хәерниса түтинең алгы бүлмәдән: Мин монда, - дигән гадәти булмаган еламсыраган тавышы ишетелде. Керсә, карчыгы шыңшып елап утыра. Абзый куркынып калды, йөрәге сикерә, аяклары калтырый башлады.
    - Ни булды?! - Абзыйның фикере ерактагы балаларына - улы белән олы кызына китте, - әллә балалардан яман хәбәр килдеме?
    - Юк, алардан, берни юк. Кече кызыбыз оятсыз эш эшләп ташлаган - Хәерниса түти үксеп елап җибәрде, - хур итте безне кызыбыз Сәкинә.
    - Ни булган, нишләгән?
    - Әнә? зур якта хаты өстәлдә. Укы...
    Мәктәп дәфтәреннән ертылып алынган шакмакланган кәгазьне Абзый кулына алды. Анда ике юл гына язылган иде. Ләкин шуны да укый алмады. Яңа язуны ул күзлек белән дә азапланып кына укый иде. Күзлексез бигрәк тә таный алмады. Хәрефләр бер-берсенә кушылып бозылалар, кулы калтыравы моны тагы да көчәйтә. Кабаланып күзлек эзләргә кереште. Өстәлдәге көзге артына гына куя иде, юк. Карчык алгандыр, алса урынына куя белми, дип, сүгенде. Ә менә монда икән, таптым, комод өстендә икән. Аңгы-ра бәрәк, ничә тапкыр монда күзем төште, күрмәдем, дип үзен орышты. Колакчалары булмаган бер-берсенә тоташкан ике түгәрәк пыяланы сул кулы белән күзләренә якын китерде, уң кулындагы кәгазьне укырга маташты. Сүзләрне кат-кат кабатлап, - кәгазьне авыр булса да, зур азап белән укып чыкты. Хатта: «Әти, әни, мине эзләмәгез, ачуланмагыз да, мин кияүгә чыктым... Хәйрүшкә...» диелгән иде. Абзыйның башы әйләнеп китте, чак кына егылмады, өстәлгә тотынып калды. Йөрәге какшаган тәгәрмәчле арбадай чатанлый башлады, тезләре зыр-зыр дерелдәргә тотынды. Бер мизгел нишләргә белми каушап калды, күкрәген әрнү уты тутырды, ул ачуга әверелде. Ишек алдына, аннан урамга чыкканын сизми дә калды. Үзе йөгерә-атлады, үзе кызын эттән алып эткә салып сүкте. «Кияүгә чыктым», дигән бит маңка кыз. Күрсәтермен мин сиңа кияүне, ләгънәт төшкән кыз...» Урамда рәшәткә койма янында чыбык ята иде, шуны кулына алды. Хәзер ул кызын сөйрәп булса да өйгә алып кайтыр, ә Хәйрүш карыша калса, шушы чыбык белән бирер кирәген... Гайрәт орып барып керде Абзый Хәйрүшнең өенә, ләкин олы башы белән батырланып барып керүе юкка гына булды, әнисе генә өйдә икән.
    - Кая Хәйрүшең, кая минем кызым? - дип акырды егетнең анасына. Абзыйның усалланган йөзеннән, аның акырганыннан аптырап калган ана хәзер генә колхоз амбарыннан эштән кайтканлыгын әйтте. Ул улының кайда икәнен белми икән.
    - Ничек белмисең?
    - Каян белим? Ул миннән сорап йөрми. Иртән мин киткәндә өйдә калды, - диде куркынып.
    Абзый нишләргә белми аптырап калды. Шул мизгелдә аңа бераз сабырлык та килде. Үзенең олы башы белән монда йөгерүнең ахмаклык икәнен аңла-ды. «Болар качканнар, аларны монда эзләү хәзер мәгънәсез», - дигән фикер башына килде.
    Борчылу - нервлануыннан арып, авыраеп кайт-ты да, ашамый, эчми, зур якка чыгып, ятагына егылды. Карчыгының:
    - Ашаганың юк бит, әйдә бераз капкалап ал, - дип чакыруына чыкмады.

    *  *  *

    Габдулла абзый белән Хәерниса түти өч бала үстерделәр. Икесе, олылары, үз тормышлары белән яшиләр. Икесенең дә көнкүрешләре читтә. Аларның якта урынлашулары әти-әнигә күңелсезрәк булды, билгеле, ләкин соңыннан әкренләп күнделәр. Исән-лек-саулык бирсен Аллаһы Тәгалә аларга, дигән ялвару белән яшиләр. Тормышларның иминлек хәбәр-ләре олыгайган ата-анага шатлык, куаныч китерә тор-ды. Уллары Халим әллә-кайдагы, Себер, дигән җирдә капитан чинында хезмәт итә. Олы кызлары Гайшә кала егетенә кияүгә чыккан иде, монда, якында, Орынбур каласында яши. Гайшәләре берсе ике, икенчесе биш яшендәге кыз балаларын ияртеп ире белән кайтып киткәли. Җәй көннәрендә ешрак кайталар, монда, Сакмар елгасы буе хозурында, ял итәләр. Кайтуы белән Халиме ата-анасын ике-өч елга бер генә куандыра. Билгеле, ул да ялгыз гына кайтмый. Килен һәм мәктәп яшендәге улы, кечерәге кызы белән кайта. Гадәттә җәйнең уртасына - июнь, июль айларына туры китереп кайтырга тырыша. Алар монда вакытта өй, ишек алды гөрләп тора. Шундый куанычлы көннәрдә олы әти белән әни үзләренең чиксез бәхетле икәнлекләрен тоялар.  Аллаһы Тәгалә үзе түләсен аларга, ата-аналарының күңелләрен күрергә тырышып яшиләр - күчтәнәч, бүләкләреннән дә өзмиләр, акчалата да ярдәм итеп торалар. Рәхмәт аларга. Ләкин аларның вакытлыча гына кайтып китүләре бик үк канәгатьләндерми олыларны. Монда, үзләре янында, яшәсәләр иде алар. Сагынганда тиз генә барып, оныкларын күреп килерләр иде. Булмады шул. Ярый әле кечкенә кызлары Сәкинә монда, үзләре янында. Ул аларның юанычы.
    Сәкинә кызлары хакында да Габдулла абзый белән Хәерниса түтинең яман сүз әйтәселәре килми. Быел ул сигезенче класска күчте. Укытучылары, кызыгыз Сәкинә укуга шәп, дип, мактау сүзе әйтмәсәләр дә, аны укуында өлгерми, дип, тәртипсез, дип зарланганнары юк. Сәкинә класстан класска күчеп килде. Дөрес, зур белем алырга шәһәргә барырмын, дигәнен аңардан ишетмәделәр. Хәерле булсын, һәрбер кеше галим булырга димәгән бит.
    Сәкинә төпчек балалары булганлыктан иркә-рәк үсте. Йомыш-фәлән кушып борчымадылар баланы. Кыз җитеп бара. Соңгы елларда, әнисе кушып түгел, үзе теләп әнисенең кул арасына керә башлады. Бигрәк тә дебет шәле бәйләүдә әнисенә ярдәм итә. Әнисе дебетне кыллый, тетә, тарый, аннан эрләп җепкә әйләндерә, ә Сәкинә аңардан бизәкле читләр бәйләп, аларны уртага кушып майдай җылы Орынбур дебет шәленә әйләндерә. Әнисе кызының ярдәмен-нән бик куана.
    Ә менә әти кеше әти кеше инде, катырак та, таләпчәнрәк тә. Җәй көннәрендә колхозда эш кызу вакытларда Сәкинәне кырга бригадага эшкә чыгара: теләмичә генә, әтисе кушканга гына эшкә чыга Сәкинә. Холкы да төпчек кызларының әйбәт кенә: аз гына сөйләүчән, әти-әнисенә тавышын күтәрми, ита-гәтле. Бер тапкыр Габдулла абзый мәктәпкә ата-аналар җыелышына барган иде, укытучысы Җәмилә ханым да Сәкинәнең холкын мактап сөйләде, тик аның аз сөйләүчән булуын һәм йомшаклыгын бик хупламады. Зыян юк, кешенең күп лыгырдавыннан азрак сөйләве хәерлерәк, дип уйлап куйды Абзый ул вакытта, Җәмилә мөгәллимәнең сүзләреннән риза булмыйча. Ләкин соңгы вакытта, бигрәк тә сигезенче класска йөри башлагач, Хәерниса түти дә, Габдулла абзый да Сәкинәнең үзгәреп баруын сизгәндәй булдылар. Бу үзгәрү аларны әсәртә иде. Сигезенче класска укуына теләми генә йөри башлады. Теге еллардагы кебек сәгатьләр буе утырып дәресләрен хәзерләми. Еш кына кичләрен я кинога дип, я яшьләр кичәсенә, дип китә; моңарчы булмаган хәл, теге дустыма, я бу дустыма барып киләм, дип чыгып китә дә, озак кына йөреп кайта. Әти-әни кызларының болай йөрүен бик хупламыйлар, ләкин кая йөргәнен дә сорашып төпченмиләр, уңайсызла-налар. Зур бит инде кызлары, үз хәлен үзе беләдер, дип уйлыйлар. Җәмилә ханымның, Сәкинә өлгерешен начарайтты, дигәненә дә бик игътибар итмәделәр. Габдулла абзый моңар: «Хәленнән килгәнчә укыса, шул хәерле булыр, һәркемгә галим булырга диелмәгән бит»,- дигән фикереннән чыгып карады.
    Балаларын Габдулла абзый да, Хәерниса түти дә, укы, тырыш, дип көчләмәделәр. Улларының да, олы кызларының да укуына тыкшынмадылар, - кеше булып чыктылар, Аллага шөкер, әйбәт яшиләр.
    Аларның күңелен сәерсендергәне кызлары-ның укуга салкынлануы түгел, ниндидер сихер тәэсир иткәндәй кинәт кенә Сәкинәнең холкы бозыла башлау иде. Әллә ни булды кызларына. Элек булмаган хәл, хәзер тиз генә, юктан гына көйсез булып китә, сүз әйтергә ярамый, ачулана, турсаеп йөри. Сорауга, дәшкәнгә сабыр гына җавап бирми, әрләшеп китә. Өй эшләренә дә күңел бирми башлады. Шәл бәйләү-тынып, утырып эшләнүне таләп итә, вак эш ул, аңа чыдамлык кирәк. Әйтерсең кызны алыштырдылар, тыныч кына утыра алмый. Кулына эш бармый, диләр мондый халәтне шәл остасы хатын-кызлар.
    Кышкы каникул көннәреннән соң Сәкинә мәк-тәпкә укырга йөрми башлады. Габдулла абзыйның: «Ник укуыңа йөрмисең?» - диюенә, сезнең миндә ни эшегез бар, дигәндәй тавыш белән: «Укыйсым килми», - дип кенә җавап бирде. Әтисе, ник, нинди сәбәптән, дип җентекләп тормады. Укымасаң, бригадага эшкә йөрерсең, - диюе белән чикләнде.
    Ләкин колхоз эшенә йөрү фикере кызда булмаган икән. Күп тә үтмәде үзенең теләген әнисе аша әтисенә җиткерде. Гәйшә апасына бик сагынган, шунда барып кайтасы килә икән. Габдулла абзый, алар озак көттермәсләр (якын торалар бит) я иткә, дип, я майга, дип, кайтып китәрләр әле, шунда күрер апасын, дип каршы килеп маташкан иде дә, Хәерниса түтинең, боегып йөри балакаем, бераз дөнья күреп, күңеле ачылып кайтыр, диюенә йомшарды, ризалык бирде.
    Бер атнага, дип киткән кыз анда ике атнадан артык торып кайтты.
    Охшады күрәсең аңар кунакка йөрү. Озак та узмады тагы да әнисенә үк абыйсы янына барып кайтырга теләвен әйтте. Моңар әнисе башта ук риза бул-мады. Самолет кына оча торган шундый ераккамы? Себер, дигән җир читенә үзеңне генә җибәрмим, - дип кырт кискән иде. Әни күңеле йомшак була, Сәкинә үтенеп, хәтта елардай хәлдә сорагач, Габдулла абзыйга сүз салып караган иде дә, катгый каршы сүз ишетте.
    - Беркая бармый, нечево койрыгын селкеп йөрергә, - дип, бу мәсьәләгә нокта куйды. - Терлекчелек фермасына эшкә чыгарам, зав. белән сөйләш-тем инде, - диде әтисе. Балакайны колхозга эшкә чыгарып ник азапларга; тормышыбыз, аллага шөкер, әйбәт, дәүләтебез бер кызыбызны ашатырга җитәр-лек, - дип карышырга уйлаган иде дә, телен тешләде. Ул картының холкын белә, тавыш чыгып китүе мөм-кин иде.
    Сәкинә малчылык фермасында бозаулар караучы булып эшли башлады.
    Бозауларны ашату-эчерү, асларын чистартып тору, аларны авыру-фәләннән саклау җиңел түгел иде. Монда күбрәге кул-көч эше, шуның өстенә шактый пычрак эш иде. Сәкинә башта күнә алмыйча азапланды. Өйгә елап кайткан көннәре дә аз булмады. Соңыннан өйрәнде. Әйбәт кенә эшли башлады. Шулай кыш узды. Май ае җитте.
    Сәкинәнең шулай әйбәт кенә эшләп китүенә Габдулла абзый да, Хәерниса түти дә куаналар иде.

    *  *  *

    Ата-анадан качып кияүгә йөгереп чыгу, Габдулла абзыйларның нәселендә булган хәл түгел. Абзыйның күңеле моңар нык кырылды. Хәерниса тү-тигә каты итеп әйтте: «Безнең тупсада кызыңның эзе булмасын», - диде. Бу сүзләрне Хәерниса түти елап, яшьләрен агызып, тыңлады, ләкин каршы сүз әйтмәде.
    Габдулла абзыйлар өчен шушы авыр кичерешле көннәрдән соң ярты ел вакыт узып китте. Көз җитте. Яшьләр белән олылар арасында аралашу-бәйләнеш булмады.
    Бу күңелсез хәбәрне Гәйшә кызларына шул атнада  ук җиткергәннәр иде. Кызлары тиз генә килеп тә җитте, әнисен төрлечә тынычландырырга тырышты. Туй ясарга кирәк, дип тә әйтеп карады. Мәсхәрә ителгән ата-ана моны ишетергә дә теләмәделәр. Гәйшә сеңлесенә бүләкләр дә китергән икән, ләкин әти-әнисенә күрсәтмәде. Кереп, сеңлесен кияүгә чыгуы белән котлаган, бүләкләр дә биргән икәнне күршеләреннән генә ишеттеләр. Улларына да язганнар иде, бәлки ул да яшьләрне котлагандыр, ләкин ул хакта әти-әнисенә берни язмады.
    Ачуны вакыт йомшарта.
    Ни дисәң дә, Сәкинә - Габдулла абзый белән Хәерниса түтинең иң кече төпчек балалары. Күз бәбәкләрен саклагандай җил-яңгыр тидерми үстер-гән кызлары. Тыштан алар аңар ачулы булсалар да, күңелләрендә һаман Сәкинә иде. Аны сагыналар, аны үз өйләрендә күрәселәре килә. Ана күңеле йомшаграк, Габдулла абзый еш кына Хәерниса түтинең күзләре яшьләнгәнен күрә - кызы хакында сыкрана инде байгыш. Дөресмедер, ялгышмыдыр, бер Алла белә дә, кызкайлары үзе белә, балакайларының яшәеше-тормышы хакында авылда күңелсез хәбәр-ләр йөри ди. Имеш, Хәйрүш белән Сәкинә эт белән мәче кебек яшиләр икән, имеш Хәйрүш исереп кайтып хатынын кыйный икән... Күрше-тирә хатын-кызлар телендә шундый сүз йөри ди.
    Ана кеше мондый сүзләргә ничек чыдасын!
    Әтисенең башыннан да Сәкинә һич чыкмый.
    Кызларының яшәгән йорты яп-якын, бер урамда, аралары бары биш-алты йорт кына. Шуңа карамастан, ят кешеләр кебек, бер-берсе белән күрешми, белешми, сүз кушарга кырысланып яшиләр.
    Ярты ел вакыт әни кешене нык йомшартты. Хәерниса түти чыдамыннан чыкты. Күршеләрнең яшь килененнән: Сәкинәне бик сагындым, балакаемны, күзләремдә яшьләрем кипми, хәсрәтемнән авыруга сабышам инде, әтисе йорттан чыккан вакытта кайтып күренеп китсен, дип әйттерде.
    Карчыгына белдермәсә дә, эченнән Абзый да кызын сагына, вакыты белән сызлана да иде. Хәерниса түти Абзыйга: «Хәзер инде кызыбызны Хәйрүштән аера алмыйбыз, әллә чакырып алып, ризалыгыбызны белдерикме?» - дисә, бәлки карт риза да булыр иде. Ләкин бәхетсезлекләренә каршы, хәерле күрешү булмады. Көтелмичә килеп чыккан коточыргыч яман вакыйга кызлары Сәкинәдән аларны тагы да ныграк аерды.
    Ике атна элек кенә булды бу хәл.
    Ул көнне өйлә чәеннән соң Хәерниса түти өстәлне җыеп, савыт-сабаларны юып калды, ә Габдулла абзый, хайваннарны караштырыйм, дип, абзарга чыкты. Сыерына арпа саламы салып, аның янына тәм өчен генә дип, аз гына печән дә өстәде. Башын Абзыйга таба борып карап торган сыеры белән: «Беләм, беләм, хайваным, су эчәсең киләдер; сабыр ит, әнә теге яшьләр янына кереп чыгым да, барыгызга да су китерермен, дип, сараеның тана белән бозау бүлегенә юнәлде. Шул вакыт өйалды тупсасында Хәерниса түтинең ниндидер хатын-кыз белен сөйләшеп торганын күреп, тукталды. Хатын Абзый ягына арты белән баскан, ашыгып-ашыгып нидер сөйли, кулы белән урам ягына төртеп күрсәтә. Хәерниса карчыгы басып каткан, нәрсәдәндер курыккандай йөзе ап-ак булган. Хатынны Абзый хәрәкәтеннән, әчкелт тавышыннан танып алды, Чулак Валетдиннең хатыны Газизә икән - алар Абзыйларга каршы гына торалар. Хатынның сөйләвенә Абзый колак салды.
    - Ул Сәкинәне үтерер дә, акыртып-акыртып кыйный, мескенне, - дигәнен аңлап алды. Кулындагы сәнәген бәреп, ашыгып хатыннар янына атлады. Исәнләшмәстән:
    - Кем кыйный, кемне кыйный? - дип акырды Абзый килеп җитәр-җитмәс.
    - Кем булсын, кияүегез кызыгызны...
    Хәлне Габдулла абзый шунда ук аңлап алды. Булыр ул каһәр суккан хулиганнан, - дигән уй йөгереп узды башыннан. Урам як койма буендагы утынлыгыннан саллы таяк сындырып алды да, үзенең олылыгын, кызу йөргәндә тыны кысылуын онытып, урамга чыгып йөгерде. Аның артыннан Хәерниса түти иярде. Килсәләр, Хәйрүшнең урам як капкасы янында дүрт-биш хатын-кыз җыелган. Кайсысы капка, кайсысы койма ярыгыннан ишек алдын күзәтәләр. Кемдер Абзыйның йөгерә-атлый килгәнен күреп:
    - Абзыкаем, өйдә яман тавышлыйлар, Сәкинә-нең елаганы да ишетелә... - дип такылдый башлаган иде, ул аны тыңлап тормады, кече капканы ача төшеп, ишек алдына күз төшерде. Өй ишек алдының түрендә, - өй алды ишеге бу якка чыга, - шул якка колагын салды. Өй эчендә нәрсәнеңдер дөбердәп ауганы, идәнгә бәрелеп чыңгырдап савыт-саба ватылганы, шулар арасында елаган хатын-кыз тавышы да ишетелде. Абзый, тынып, колагын очлатып, тыңлады. Таныды - җан кисәге, кечкенә кызы Сәкинәнең тавышы иде бу. Абзый җил капкадан ишек алдына атлап өйгә табан омтылган иде, өйалды болдырында Сәкинә күренде. Аның тузган чәче йөзенә төшкән. Күлмәгенең бер як изүе ертылып салынган, ялангач җилкәсе күренеп тора. Болдырга чыгу белән Сәкинә ачы чырылдау һәм елау тавышы белән сөрән салды.
    - Каравыл! Күршеләрем, җан туганнарым, коткарыгыз, ирем үтерә бит мине. Каравыл, каравыл!...
    Шул мизгел үк ишектә Хәйрүш күренде. Сәкинә болдырдан ишек алдына ымтылган иде дә, Хәйрүш җибәрмәде, кулыннан тотып өстерәп өйгә алып кереп китте. Өйдә тагы да дөбердәү, шалтырау ишетелде. Абзыйның чыдамлыгы калмады, ачуыннан кечкенә капканы тибеп җибәрде дә өйгә атылды. Кулындагы таягын никтер ишек төбендә калдырды да, өйгә кереп китте.
    Өйдә коточкыч күренеш иде.
    Күргәненә ышанмыйча, Абзый бер мизгел катып торды. Юрган, мендәрләр идәндә төрле якка бәрелгән. Түрдә шкаф шикелле бер нәрсәләре булган икән, ул стена буена ауган, эчендәге әйберләре өй почмагына коелган, идәндә савыт-саба ватыклары сибелгән. Караватка бөгәрләнеп ауган Сәкинәне Хәй-рүш озын чәченнән учлап тоткан да, уң кулындагы бил каешы белән рәхимсез рәвештә суга-кыйный. Мескен Сәкинә һәр сукканы саен көзән тарткандай селкенеп китә, бәгырь тавыш белән:
    - Ой, ой, үтерәсең бит син мине. Үләм бит мин, - ди.
    - Мә сиңа, әнчек, мә тагы... - ди Хәйрүш һәр-бер сукканы саен.
    Абзый атылып барып Хәйрүшнең кулындагы каешына тотынды. Берәү булса, каршында хатыны-ның әтисен, ягъни каен атасын күреп, оялуыннан йомшарыр иде. Хәйрүш андыйлардан түгел икән шул. Ул, киресенчә, Абзыйны күрү белән аңар яман сүзләр белән бәйләнеп китте.
    - Ә, син, картлач, монда икән. Кызыңны якларга килдеңмени? Сиңа да эләгер, - дип, аңар кизәнде. Ләкин суга алмады.
    Абзый заманында эре бәдәнле, көчле-гайрәтле адәм иде. Бүген дә, Аллага шөкер, пенсия яшендә булуына карамастан, корыган-беткәннәрдән түгел. Хәйрүштән Абзый суктырмады, кулыннан тотып алды. Хәйрүш нык исерек икән - моны ул аның шыксыз-уңайсыз хәрәкәтеннән сизде, авызыннан да яман ачы аракы исе бөркеп чыга иде.
    Башта Абзый:
    - Хәйрулла, син нишлисең, акылыңнан яздың-мы әллә? Ник кыйныйсың хатыныңны? - дип тынычландырырга тырышты.
    Ләкин Хәйрүш басылмады, батырлана гына төште. «Мин сиңа, картлач, күрсәтим күрмәгәнеңне, - дип, Абзыйның күкрәгенә сул кулы белән бар көче белән төртте. Тигез урын булса, бәлки Абзый бирел-мәгән дә булыр иде. Аның артында карават икән, ул караватка егылды. Хәйрүш аның изүеннән тотып буа башлады. Шул вакыт Абзыйның өстенә тагы кемдер гәүдәсе белән ауды. Никтер кинәт кенә Хәйрүшнең куллары бушады, үзе яман тавыш белән: Ой кулым, өзде бит кулымны, - дип акырып җибәрде дә, Абзый янәшәсенә краватка капланды һәм хәлдән киткәндәй тынды. Хәйрүшнең кулларыннан котылган Габдулла абзый күзләрен ачса, каршында Хәерниса карчыгы-ның йөзе, аның иреннәре, борыны тирәсе канга буялган, әйдә тор, дип Абзыйның кулыннан тарта. Хәлне Абзый шунда ук аңлап алды. Хәйрүш, буа башлагач, тешләрен аның кулларына батырган. Борыны, ирен-нәре канга буялуы шуңардан икән.
    - Әйдә, әйдә, - диде Хәерниса түти Абзыйга торырга ярдәм итә-итә, - Сәкинәне алыйк та, тизрәк бу тәмугтан китик. Мондый бәдбәхет өчен үстермәдек кызыбызны.
    Күзләрен йомып, һуштан киткән кебек яткан Хәйрүш үз аңында икән әле. Ул Хәерниса түтинең сүзләрен ишетү белән яман төштән куркынып уянгандай торып утырды, һәм:
    - Юк, юк, алып китмәгез Сәкинәмне... Җибәр-мим, - дип кат-кат кабатларга тотынды.
    Абзый белән Хәерниса түти ишеккә юнәлде-ләр. Хәйрүш караваттан тормак булды, тора алмады, тагы омтылды, кире караватка егылды һәм канлы куллары белән битен каплап:
    - Алып китмәгез Сәкинәмне, мин аны яратам, алып китмәгез, дим. Гафу итегез мине, - дип ялварды.
    Абзый белән Хәерниса түти аның ни сөйләгә-нен тыңламадылар, тыңларга теләмәделәр дә, ишек-кә атладылар. Ишек төбендә аларны ишек алдындагы тавыш туктатты. Аптырап, куркынып тыңладылар.
    - Күршеләрем, җанкайларым, каравыл, каравыл, ярдәм итегез, иремне үтерәләр! Каравыл! Коткарыгыз...
    Бу аларның сөйгән кечкенә кызлары Сәкинә-нең тавышы иде.
    Бу ни бу, төшме, өнме? - Тавыш тагы яңгы-рады.
    Юк, төш түгел, өн бу, якты көн бу!
    Абзыйның башына кемдер чукмар белән суккандай булды, өйнең стеналары әйләнеп китте, чак кына егылмады, ишек яңагына тотынып калды. Колак-ларына ышанмыйча, тагы тыңлады. Сәкинә кызлары-ның әче елак тавышы тагы да ишетелде.
    - Коткарыгыз, иремне үтерәләр!
    Абзыйның йөзе көзге төндәй каралды, карт чырае ямьсез кыйшайды.
    - Әйдә, киттек! - диде ул, карчыгына борылып, кызганыч һәм калтыраган бәгырь тавышы белән, - миннән калма! Без монда ялгыш килгәнбез.
    Алар як-якларына карамыйча, башларын иеп аллы-артлы ишек алдын уздылар да, урамга чыгып өйләренә юнәлделәр.
    Урамда капка төбендә хатын-кызлар баягыдан күбәя төшкән иде, алар арасында бер-ике ир-ат та күренеп калды, барысының да күзләре аларда иде.
    Болай текәлеп караулары аларны кызгануданмы, әллә эчләреннән мыскыл итеп көлүләрен-нәнме? - Хәер, кайсысы да җир ярылса, җир ярыгына төшеп китәрдәй хурлык иде. Бу күренештән качарга теләгәндәй Абзый адымнарын тизләтте. Артына борылып, карчыгына карап алды. Ул да, мескен, бөтенләй бөгелеп төшкән, үксеп, елап, яшьләрен коеп аның артыннан калмый килә иде.

     

    *  *  *

    Фатыйма сеңлекәшнең үтенеченә җавап эзләп уйга калган Абзыйның башыннан өстә хикәя ителгән коточкыч вакыйга кат-кат узды.
    Сәкинә кызының:
    - Коткарыгыз, Каравыл, каравыл! Иремне үте-рәләр, - дигән тавышы хәзер генә ишетелгәндәй колагын авырттырып чыңлады, ә урам капкасы төбендәге кешеләрнең шелтәле карашлары күкрәгенә агулы ук кадалгандай һаман әле аның җанын әрнетәләр иде.
    Үз хәленнән гаҗиз булып килгән гаилә тормы-шыннан тәҗрибәсез яшь хатынга нинди киңәш бирсен Абзый, бигрәк тә ир белән хатын арасындагы хәл-ләргә мөнәсәбәтле мәсьәләдә?
    Ир белән хатын арасы, аларның икесенә генә тоемлы сер икән, башкаларның моңар кагылуы каһәр-ле эш икән. Ата-анага урын юк икән бу сердә. Карчыгы Хәерниса түти белән кырык елдан артык бер җан, бер тән булып яшәп тә Габдулла абзый шуны белмә-гән. Бу хакыйкатьне кызы Сәкинә ачмаса, бәлки бүген дә белмәс иде.
    Ул көнне кызларын Хәйрүшнең җәберләвен-нән араларга дип барып, алар карчыгы белән авыл-дашлары каршында хур булдылар. Бүген дә әле һаман шул вакыттагы оялу хисе йөрәкләрен тырнап тора.
    - Кызым Фатыйма, - диде Абзый башын күтә-реп, каршында аңар җылы өмет баглап утырган яшь хатынга, - ир белән хатын арасындагы низагка катышу олуг гөнаһ. Үз арагызны үзегез төзәтегез!
    Абзыйның соңгы сүзләре гаилә коручы һәм корып, яши башлаучы яшьләргә васыять итеп әйтел-гән кебегрәк яңгырады.

     

     

     





    ← назад   ↑ наверх