• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Локман-Хаким Сибагат-улы Таналин

     

    Әбекәй
     (Гыйлемгә омтылышның башлангыч
          азапларын­нан берничә күренеш)

     

    Үз авылыбыз Өчөйледә җиде классны бетер-гәч, - Бездә тулы булмаган урта мәктәп кенә иде, - Класста­шым һәм якын дустым да булган Гали белән миңа Аксу дигән авылда яшәп, өч ел укырга туры килде.
    Ул авылда беркайчан да булмасак та, аның безнең төбәктә иң зур татар авылы икәнлеген, анда атна саен клубта кино күрсәтүләрен, сирәк кенә булса да өлкә шәһәре Орынбурдан күчмә татар театры килеп, төрле тамашалар куюларын олылардан ишетеп белә идек. Зур авыл Аксуның, Сакмар, дигән,  ике як яры буйлары тугайлар, уйсулыклар һәм чытырманлы урманнар белән капланган мактаулы зур елга буенда утырганлыгы хакында да күп тапкыр ишеткәнебез бар иде. Барыннан да бигрәк безнең күңелне тартканы анда ун еллык мәктәп булуы иде.
    Анда мәктәп бинасы да шәһәрдәге кебек зур ди, ике катлы ди. Аксуга укырга бару теләге икебездә дә бар. Гали белән ул хакта сөйләшкәнебез дә булгалады. Ләкин бу безнең икебезгә генә мәгълүм хыял гына иде. Гали ничектер, белмим, ә мин әтием, әниемнән мине анда укырга җибәрергә теләкләрен беркайчан ишетмәдем. Теләгемне дә үзем әйтмәдем, курыктым. Андый зур мәктәптә әллә укый аласың, әллә юк!
    Аксуга укырга барачагыбызны белгәч, Гали дә, мин дә бик шатландык.
    Ул көнне мин кичен яткач, озак йокыга китә алмый азапландым. Нинди генә уй-хыял килмәде башыма: анда, Аксуда, дигән сүзем, ун класслык белем алам да, калага китәм, югары уку йортына керәм... Аны бетерәм... Тик кем булырга укыячагымны белмим.
    Мөгаен, Галине дә шундыйрак уйлар борчыгандыр, тик ул миңа бу хакта берни әйтмәде, мин дә аңар сөйләп тормадым. Олылар уку-белем алуны энә белән кое казу кебек авыр нәрсә-диләр. Мондый чагыштыру дөресмедер, юкмыдыр - белмим, әмма уку-белем алуның авырлыгын мин җиденче класска күчкәч аңлый башладым. Олырак классларда тагы да авыррактыр ул уку дигән нәрсә. Бая әйткән идем инде, менә шул шүрләтә. Хикәямнең барышыннан алгарак китеп булса да шуны да әйтеп узыйм әле. Чыннан да, Аксуда уку безгә авыр булды. Бигрәк тә безне аның беренче елы азаплады. Укытучылар биргән белемне үзләштерү кыенлыгы хакында гына әйтмим мин. Моны без тырышлыгыбыз, үҗәтлегебез белән җиңдек. Унъеллык  мәктәпне тәмамлаучылары белән саубуллашу кичәсендә мәктәп директоры Галиәхмәт абый безгә ун классны бетерү таныклык кәгазьләре-безне үз кулы белән тапшырды. «Сезгә барыгызга да киң, уңышлы тормыш юлы телим», - диде ул. Соңыннан Галине, мине - классыбызда тагы бер, Сираҗи, дип аталган укуга бик зирәк малай бар иде, - аны да аерым бүлеп: «Сез сәләтле егетләр, укуыгызны югары уку йортында дәвам итүне тәкъдим итәм» - дип хушлашты.
    Хикәяләргә уйлаганым бу хакта түгел минем. Теләгем, Сезгә, хөрмәтле укучылар, белем-гыйлем алуны нинди авыр нәрсә икәнен күрсәтү.
    Гыйлем дигән нәрсәне үзләштерү уку йортларында уку авырлыклары белән генә чикләнми икән, аның тагы да башка - уйга килмәстәй азаплары да була икән әле.
    Шундый азапларны без Гали белән Аксу авылында укуыбызның беренче елында кичердек.
    Башта безне, 13-14 яшьлек үсмер балаларны, әти әниләребезне, рәхимле, җылы өебез-йортыбыз-ны, аның кешеләрнең яшәү рәвеше сагындырып азаплады. Туган авылыбызга чагыштырганда Аксу зур авыл, урамнары да киң, йорт-каралтылары да төзеклерәк. Ләкин бу никтер безнең күңелебезне җылытмады. Монда һәр нәрсә, һәр күренеш әллә нинди, котсыз, салкын кебек. Сагыш вакыты белән күңелләрне шулкадәр нечкәртә иде ки, укуны бәреп кайтып ки-тәргә тәвәккәлләгән чаклар да бер генә булмады. Елаган чаклар да булгалады. Ләкин үземне тоттым, йомшаклыгымны беркемгә дә, хәтта Галигә дә бел-дертмәдем. Елау егетлек түгел бит инде.
    Болары гына булса бер хәл иде әле. Сагыну-юксынуларга тора-бара күнә дә башлаган идек. Тагы да яманрак күңелсезлекләр килеп чыкты.
    Кайсы көн икәнлеге хәтеремдә калмаган, август аеның азагы булуын беләм. Колхоздан ат, арба алып, әти безне Аксуга үзе китерде. Сигезенче класска алуларын сорап язган гаризабызны, җиде класс бетерде; дип бирелгән таныкларыбызны тапшырганда Аксу урта мәктәбенең директоры Галиәхмәт абый (аның атын без соңыннан белдек) әтигә: «Быел интернат йортын (тулаем торак шулай атала икән) ремонтлап бетерә алмадык. Бу уку елында балалары-гызның кая торачакларын үзегезгә хәл итәргә туры килер», - диде.
    Без Гали белән куркынып бер-беребезгә каранып алдык.
    Интернат дигән йортны без мәктәпкә килеп җиткәндә күрдек. Урамның теге ягында мәктәп би­насына каршы гына икән. Әти бу йортны электән бел-гән, күрәсең, - менә шунда яшәрсез, Алла кушса, - дигән иде безне шатландырып. Гали куаны­чыннан: «Мәктәптән якын гына, шәп булыр иде», - дип әйтеп куйган иде хәтта, ләкин куануыбыз юкка булган. Кайда яшәрбез икән инде без? Әти моңа бик борчылмады ахры. Галиәхмәт абый белән әйбәт кенә саубуллашты да, ишеккә юнәлде. Без, күңелсезлә-неп, аның артыннан иярдек.
    Аксуда ерак кына, чыбык очы гына, булса да туган кешебез бар икән безнең. Сәләхетдин абзый икән ул. Әти безне шуңа алып килде. Без килеп туктаганны тәрәзәдән күреп торганнар, күрәсең, әти атын урам капкасы аратасына бәйләп тә өлгермәде, кечкенә капкадан Сәләхетдин абзый үзе дә күренде. Урта буйлы, түгәрәк йөзле кеше икән ул. Чәче тузган, күзләре әллә нинди тонык карашлы, өстендә майланып беткән сырма куртка. Капкадан чыгу белән туктап, бер мизгел нинди кешеләр икән болар, дигәндәй, таный алмыйча, күрәсең, бер әтигә, бер Гали белән миңа күз йөртеп карап торды да, кинәт шатлангандай ачылып китте.
    - Карале, Вәлиулла абзый, син бит! Ничә ел күрешкәнебез юк, төсмерләми торам үзеңне, - дип әтине кочаклап алды, аннан соң гына
    - Исәнме-саумы, син, абзыкаем? - дип күре-шергә кулларын сузды. Әтинең кулларын кысып, селкеп-селкеп озак күреште Сәләхетдин абзый, үзе сөйләвен дәвам итеп:
    - Нинди язмыш белән бу якка килеп чыктың? - Без бит якын туганнар, ә күрешә, йөрешә алмыйбыз. Ай, бу яман дөнья - дип аһ орды. Бер мизгел уйлангандай туктап торды да дәвам итте:
    - Дөрес әйтәм бит, Вәлиулла абзый, безгә си-нең белән кунак-кунак йөрешеп яшәргә положено, без бит, сүтки, якын туганнар, үзең беләсең, безнең әбиләребез бертуган булганнар.
    Әтине Сәләхетдин абзый өйгә керергә чакырды, әтинең, йомыш белән генә килдем, хәзер ук ки-тәм, бригадир бүген үк кайтып җитәргә кушты, иртәгә ат кирәк, диде, диюенә карамастан:
    - Бераз соңлап кайтуыңнан дөнья туктамас - дип, әтине көчләп дигәндәй чәйгә алып кереп китте.
    Сәләхетдин абзый безгә, балаларга, аерым игътибар итмәде, күрешмәде дә, шуңа карамастан, без әти артыннан иярдек.
    Яхшы кешеләр бар бит дөньяда, әнә әтине ничек каршы алды Сәләхетдин абзый, хатыны да өйдә икән, аңардан тиз генә чәй куйдырды, коймак пешертте. Үзе каяндыр табып бер шешә аракы куйды. Безнең әти эчүчеләрдән түгел, кыстап көчләсә дә эчмәде. Ярамый, юлга чыгам бит, дип сылтау тапты. Моның өчен Сәләхетдин абзый әтигә үпкәлә-гәндәй булды. Аннан, эчмәсәң, эчмә, дигәндәй, бер-бер артлы стаканын тутырып салып эчте дә, тагы да әтигә карата үзенең якын хисларын тасвирлый башлады: ул әтине сагына икән, күрешеп, йөрешеп торасы килә икән, аның безнең әтидән башка якын кешесе юк икән... шундый сүзләрне кат-кат кабатлады.
    Әти китәргә ашыкты, Сәләхетдин абзыйның сүзен бүлеп, Аксуга ник килүен аңлатты. Сәләхи абзыйга керүенең ниятен дә тартмый-сузмый әйтте. Безгә ымлап:
    - Менә бу егетләрне укырга китердем - диде, бер кыш безне үзендә фатирда тотуын сорады.
    Сәләхетдин абзый уйланып, икеләнеп тормады, тагы да ярты стакан салып эчте дә, ихлас күңел сүзләрен дәвам итте:
    - Укысыннар, укысыннар, галим булырлар эне-кәшләр. Бер кыш түгел, биш кыш торсыннар. Укып бетергәч нәчәльник булырлар, безгә дә файдалары тияр, - диде.
    Олыларның сөйләшүенә камачауламыйк, дип, без ишек алдына чыктык. Сүзләре озын булмады күрәсең, без авылның тирә-як күренешенә рәтләп күз дә төшерә алмадык, алар да чыктылар. Ике капчыкка салган, - берсе Галинеке, берсе минеке, - азык-төлек-ләрне әти Сәләхетдин абзыйга тапшырды да, барыбыз белән дә саубуллашып, безгә яхшы укырга теләкләр теләп күреште, саубуллашты да, китеп барды.
    Әтине озату миңа да, Галигә дә бераз моңсу булды, үзебездә ялгызлык, ярдәмсезлек тойдык, шулай да бераз күтәренкелек хисларыбыз да бар иде. Без зур мәктәпкә укырга кердек, яшәүчагыбыз  да ят кешедә түгел, туганыбыз Сәләхетдин абзыйда фатирда торачакбыз. Гомумән, без бүген бәхетле идек.

    *  *  *

    Ләкин Сәләхетдин абзый безнең ышанычыбызны акламады. Ул нык салмыш һәм холыксыз кеше булып чыкты. Аларның балалары юк - хатыны Хәлисә апа белән икәү генә яшиләр икән.
    Сәләхетдин абзый, безнең аңлавыбызча, - җентекләп сорарга уңайсыз, - кырда трактор бригадасында эшли ахры. Сәлихә апа колхоз эшенә чыкмый. Аның эше өйдә дә муеныннан: аш-су хәзерли, ишек алдындагы яшелчә бакчасын үстерә, абзар хайваннарын карый, шуның өстенә бушрак мизгел-ләрдә дә өйдә тынып утырып сатарга дебет шәл дә бәйләш-тергәли. Сәләхетдин абзый эшенә без тор-ганчы ук киткән була, караңгы төшкәч, ут алынган чакта гына кайта. Көн саен я кызмача булып, я исерек хәлдә кайтып керә ул. Шунысы хикмәт, көне буе эштә йөргән кеше ул кайтуга дип пешереп куелган тәгамга утырырга ашыкмый. Тупсаны атлап керү белән хатыны Сәлихә апага җикеренә:
    - Хатын, бар китер!
    Сәлихә апа мич алды мәшәкате белән тотрыкланса, исереклегеннән карлыккан тавыш белән акыра башлый:
    - Нәрсә әйттем? Әллә син саңгыраумы?
    Сәлихә апа үзенең хәлен белә күрәсең, бер сүз әйтми, карышмый, эш-мәшәкатын калдырып, каядыр чыгып китә. Тиз генә әйләнеп тә кайта һәм Сәләхетдин абзыйга я ярты, я шкалик аракы тоттыра. Шуның өчен җибәргән икән ул Сәлихә апаны. Гаҗәп, безнең авылда лавка көндез генә ачык була торган иде, монда, Аксуда, караңгы төндә дә эшли микәнни? Без моны, билгеле, ачыклап тормадык, ник кирәк безгә лавканың төнлә эшләве - эшләмәве. Әмма озакламый монда яшәвебез вакыйгалары безгә моны аңлатты.
    Шешәне кулына алгач, Сәләхетдин абзый күңелләнеп китә, хәзерләнгән аш өстәленә килеп утыра да, ача башлый.
    - Суган, кыяр кая?
    Сәлихә апа ашыгып чыгып китә, ишек алды яшелчә бакчасыннан кыяр, бер-ике төп кыяк суган кертеп өстәлгә куя. Сәләхетдин абзый стаканга салып бер эчә, ике эчә, кыяр, суган белән авызын тәмләтә дә, исерек карашын өстәлнең аргы очына утырган безгә юнәлдерә.
    - Беләсезме, мин кем?
    Без дәшмибез, ашавыбызны дәвам итәбез.
    - Белмәсәгез, әйтим. Мин, Сәләхетдин абзыегыз, трактор бригадасының главный учетчысы... Мине бригадада уважать итәләр, особенно тракторчылар. Потому что мин аларның эшен саныйм, гәрүчи-ләрен дә санаучы мин. Менә мине ни өчен уважать итәләр. Аңладыгызмы?
    Җавап бирмибез, ашавыбызда булабыз. Тиз генә тамак туйдырып йокларга ятарга кирәк безгә. Иртән торып мәктәпкә барырга бит. Ниятебез: Сәлә-хетдин абзыйның игътибарын җәлеп итмичә генә моннан шылырга.
    Сәләхетдин абзый алдындагы азык-тәгамне бераз капкалый да тагы эчә. Ул инде нык исерек: хәзер ул безгә сөйләми, үз-үзенә сөйләнә. Моңардан файдаланып, сиздерми генә йокларга сызабыз.
    Сискәнеп, безне югалткан чаклары да булгалый.
    - Әй, мальчуганнар, сез кая? Чыгыгыз монда!
    Без йокыга йомылган күзләребезне чак ачып, азапланып торабыз да, ярым ялангач көе аның каршына килеп басабыз.
    - Сезгә сөйлим... тыңлагыз! Мин...мин трактор бригадасының главный...главный учетчысы...
    Ул тагы да эчә һәм тәмам исереп, өстәлгә башын салып, йокыга китә. Без йокыга тынычланыбрак ятабыз.
    Бер көнне тагын да яманрак хәл булды.
    Бәхетсезлегебезгә каршы, ул көнне Сәлихә апа өйдә юк иде. - Мин иртәгә генә кайтырмын. Аш пешереп калдырам. Абзыегыз кайтуга чәй кайнатып, ашны җылытып торырсыз, - дип әйтеп калдырды ул безгә. Без инде аның аш-су хәзерләүенең кайбер ысулларын аз-маз белә идек. Ул әйтеп калдырганча эшләдек тә. Кичке ут алынгач, Сәләхетдин абзыйның кайту вакытына чамалап, пешереп калдырган ашны җылытып, самовар кайнатып куйдык, яшелчә бакчасыннан кыяр, суган кертергә дә онытмадык. Теләге-без, Сәләхетдин абзый бездән риза булсын, ник бу юк, ник теге юк, дип безне аптыратмасын.
    Бу көнне ул бигрәк тә нык исереп кайтты. Ишек тупсасын атлап керү белән, егылмаска тырышып мич почмагына сөялде дә, тонган күзләре белән безгә текәлде.
    - Әй, мальчуганнар, килегез, килегез әле монда... Килегез, дим бит... Минем янга... менә монда килегез!
    Без мич алдыннан Сәләхетдин абзый янына елыштык.
    - Я, Сәләхетдин абзый, йомышыңны әйт, ни кушасың?
    - Никакой йомыш... дайте миңа өч... өч су-ум акча!
    Без бер мизгел ишеткәнебезгә ышанмый аптырап тордык. Гали миннән зирәгрәк тә, батыррак та иде, җавапны тиз тапты:
    - Сәләхетдин абзый, каян килсен безгә акча?
    - Алдашма! Мин беләм, акчагыз бар. Синеке булмаса, менә моныкы бар, - дип имән бармагын миңа төзәде.
    - Сәләхетдин абзый, минем дә бер тиен дә акчам юк. Булса, бирер идем.
    - Син, мальчуган, алдыйсың. Үзем күрдем, әтиең сиңа өч сум... так точно, өч сум, дим, акча биреп калдырды.
    - Аны без, Сәләхетдин абзый, тоттык, карән-дәш, дәфтәрләр алдык. Ышанмасаң, Галидән сора, лавкага икәү бардык.
    - Значит, акчагыз юк?
    - Юк, - дидек без беравыздан.
    - Алайса бурычка китерегез.
    - Нәрсә китерик, Сәләхетдин абзый?
    - Нәрсә, имеш. Белмәмешкә салышмагыз, алдашып котыла алмассыз.
    - Чыннан да белмибез Сәләхетдин абзый.
    - Белмибез, дисеңме?
    - Әйе белмибез...
    - Ә Сәлихә апагыз ни китерә иде? Шуны, яртыны, менә монда гына - ул бармагы белән урам якка төртеп күрсәтте - мәктәпкә баргандагы чатта гына аның өе. Төне буе тәрәзә төбендә утыра ул убырлы карчык. Тәрәзәсенә бер чиртәрсең, ике чиртәрсең, йокымсыраган булса, тагы катырак дөбердәтерсез. Уяныр. Йокламый ул карчык, черем генә итә. Тәрәзәсен ачар, ни кирәк? дияр, сез: Кәрмин абзый яртыны бурычка сорады, диярсез. Бирер, бирми җибәрмәс, миннән курка ул картлач. Юк, дисә, чикушка алыгыз, бирер. Бирмәсә, мин укытырмын аның сабагын.
    - Сәләхетдин абзый, Кәрмин кем ул?
    - Миндә торасыз, шуны белмисезме? И аңгы-ралар, укучылар имеш, белем алып йөргән буласыз тагы, шуны да белмисез. Кәрмин ул - мин. Авылда мине уважать итеп шундый матур исем куштылар. Кәрмин! Матур исем бит!
    Без дәшмәдек.
    - Барыгыз, бар, бар, бегом! - дип җикерде ул безгә ишеккә таба кулын селкеп.
    Без Гали белән кыен хәлдә калдык. Мәктәп балалары булып ничек инде төннә аракы эзләп йөрик ди. Бу хәбәр мәктәпкә барып җитсә, мәктәп-тән куып чыгарырлар, адәм мәсхәрәсенә калырбыз. Әти, әниләребезгә ничек җавап бирербез. Бармасак, Сәләхетдин абзыйдан куркабыз. Ул бит безнең хуҗабыз, без аның өендә торабыз, аның хатыны Сәлихә апа тәрбиясендә яшибез. Шулай да аракы артыннан йөрү безгә килешә торган эш түгел. Мин шулай уйладым. Гали дә шулайрак фикер йөртте, күрәсең. Гали миңа караганда батыррак иде. Куркып, калтырап төшмәде.
    - Юк, бармыйбыз, Сәләхетдин абзый, безгә, мәктәп балаларына, ярамый.
    - Теләсә нинди йомыш кушыгыз, тыңлыйбыз, әмма аракы артыннан бармыйбыз - дип өстәдем мин дә.
    Безнең карышуыбыздан Сәләхетдин абзый-ның йөзе кыйшайды, күзләре акайды.
    - Бармыйбыз, дисезме?
    - Әйе, Сәләхетдин абзый, бармыйбыз, Без...
    Яман ачулануыннан котырынып, Сәләхетдин абзый әллә ниләр кыланды: йодрыклаган кулларын һавада болгап, терәлгән миченнән аерылып, безгә табан атламак булды. Ләкин кузгалып китә алмады, кире мичкә таянды.
    - Сукин сын мальчуганнар, мин сезнең хәзер сабагыгызны укытам, - дип, мичнең түр як почмагына сөялгән кисәү агачына үрелде, ләкин кулы җитмәде, лапылдап идәнгә егылды.
    Шушы мизгелдән файдаланып, без җан-фәр-манга йөгереп ишек алдына , аннан урамга чыктык.
    Чыктык та, туктадык.
    Сентәбер башының күзгә төртсәң күренмәс болытлы караңгы төне. Беркая тәрәзәләрдә ут күрен-ми. Кеше-фәлән сөйләшкән тавышлар да ишетелми. Сирәк кенә бер-берсенә тавыш биргәндәй этләр өргәләп ала. Салкынча җил өрә, бераз өшеттерә дә башлады, - күлмәктән генә чыгып йөгергәнбез. Авыл ят. Монда Сәләхетдин абзый белән Сәлихә ападан башка беркемне белмибез. Шәрик малайларның кайберләре белән дуслашсак та, кая торганнарын белмибез. Беркемгә дә барып йөргәнебез юк иде әле.
    Безне шомландыра да башлады. Нишләргә, кая барып сыенырга? - Бер-беребезгә ни әйтергә белми гаҗиз булып, тынып тордык.
    - Әллә мәктәпкә барыйкмы, бәлки ачыктыр?! - дидем мин бераз дәшми торгач, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
    - Ачык булмас... Мәктәп кадәр мәктәпне төнгә ачык калдырмаслар, - диде Гали ышандырырлык басым белән.
    Шул вакыт кинәт, безнең бәхетебезгә каршы, урамыбызның мәктәпкә бара торган ягы очында бер өй тәрәзәсендә ут кабынды. Әйтерсең безне анда көтеп торалар, уйлап та тормыйча, шунда кузгалдык.
    Урам тигезсезлекләренә абына-абына, урамга чыгарып ясалган бакча рәшәткәләренә бәрелә-төрте-лә, йокысыз этләрнең өрүләрен кузгата-кузгата тонык кына янган лампа шәүләсе күренгән теге өйгә чак барып җиттек, ниһаять. Никтер тәрәзә шакырга уйламадык. Капшана-капшана йортның капкасын таптык. Хуҗаның эт-фәләне юк, күрәсең, ишек алдында тавыш-тын ишетелмәде. Зур капкасы да, кече капкасы да эчтән терәлгән булып чыкты. Без уйга калдык - капканы кагаргамы, какмаскамы, каксак, хуҗа безгә ачуланмасмы. Башка чарабыз булмагач, тәвәккәлләдек. Гали, куркынып, уңайсыз-ланып кына, кече капкасына бер-ике тапкыр төртте. Күрше этләре кат-кат өреп тавыш бирделәр, хуҗаның тавышы ишетелмәде. Икенче тапкыр капканы кагарга мин җөрьәт иттем. Бераз тынып көткәч, ниһаять әкрен әйтелгән өн ишетелде. Ләкин ул без көткән ишек алдында түгел, ут шәүләсе күренгән урамъяк тәрәзәдән килде. Без шул якка күз салдык.
    - Эй, кем анда? Саташтыңмы әллә, ник капканы дөбердәтәсең? - дигән ярым пышылдап әйтелгән карлыккан тавыш ишетелде - күршеләрне уятасың бит, - ди безне орышып. Тәрәзәгә якынлашкач, хуҗа-ның үзен дә күрдек. Башта тавышыннан кем икәнле-ген аңлап җитмәгән идек - олы яшьтәге әби икән. Ияк астыннан бәйләгән яулыгы өстеннән бүрек кебек нәрсәдер кигән башы һәм ярты гәүдәсе белән тыш якка сузылып безне үзенә чакырды.
    - Сез икәү икәнсез. Я, сезгә ни кирәк, яртымы, кечкенәме?
    Әбинең ни әйткәнен аңламыйча, бер-беребе-згә каранып алдык.
    Монда да сүзне өлгер Гали башлады:
    - Әби, безгә берни кирәкми. Без, укучы балалар, Сәләхетдин абзыйда яшибез. Ул безне куып чыгарды. Кая барырга белмичә, сезнең утыгызны күреп килдек. Безне кунарга җибәрмәссез микән, әби!
    - Бер кичкә генә, әби, үтенеп сорыйбыз, - дидем мин дә Галигә кушылып.
    - Укучы балалар, дисезме, Сәләхи куып чыгарды, дисезме?
    - Әйе, куып чыгарды.
    - Булыр ул пианчуктан. Аңарда ике укучы бала яшәвен беләм. Беләм, беләм. Авылда мин белмәгән хәл-хәбәр юк... Яман кеше ул Сәләхи, холыксыз, исер дисә сугыш чыгара, хатыны Сәлихәне дә тукмый. Көнсаен аракы сорап хатынын миңа җибәрә. Бурычка сорый, ә бурычын кайтармый. Бирмәсәң, үзе килеп гауга чыгара. Сиңа, убырлы карчыкка, урын табармын мин, сәвиткә бер генә сүз әйтер-мен, - дип куркыта. Нишлим, биреп җибәрәм, я кечкенәне, я яртыны. Соңыннан хатыны Сәлихә түли, тартып-сузып, я шәл сатып, я кешеләрдән бурыч алып. Яман кеше Сәләхи. Аны авылда исеме белән дә атамыйлар, Кәрмин генә, диләр. Аракы тапмаса, лавкадан, Кәрмин, дигән хушбуй алып эчә ди, шуңа аны шулай атыйлар.
    Без төнге салкында өшеп, калтырап әбинең җавабын көтәбез, ә ул һаман үзенекен сөйли.
    - Куып чыгарды, - дисезме?
    - Әйе, куып чыгарды.
    - Шундый ул Кәрмин, аңар ышанырга ярамый.
    - Бер кичкә генә, дисезме?
    - Әйе, әйе, әби, бер кичкә генә, кунып чыгарга гына - дидек без тагы да.
    - Ярый алайса, Алла хакына, сезне кызганып кына. Барыгыз капкага, хәзер ачам.
    Без шатланып, капкага йөгердек. Башыбызда бер генә уй, әби кире генә уйлый күрмәсен инде.
    Әллә без куркынып көткәннән шулай тоелды-мыдыр, әби озак маташты. Ниһаять әбинең йоткерә-какыра ишек алдына чыкканын, аннан лап-лап атлап капкага таба килгәнен ишеттек. Капканы әби азапланып озак ачты.
    - Адашкан исерек килеп кермәсен, дип эчтән терим. Эт тота алмыйм, аны бит ашатырга кирәк, үзем дә анда-монда тамак ялгап кына яшим.
    Алай-болай төрткәләп капканы терәгәч, әби өйгә табан атлады. Караңгыда аны югалтмаска тырышып без аның артыннан иярдек. Ул аякларын әк-рен һәм авыр атлый, үзе сөйләнә:
    - Кәрмин яхшы адәм түгел, аңарда, балакайлар, яши алмассыз...
    Чолан аша узып, әби өй ишеген ачкач, тәрәзә төбендәге кәрәсин лампа яктысы монда төште. Чоланда без кеше кулы тимәгәндәй тәртипсезлек һәм җыйнаксызлык күрдек. Әйтерсең бу чолан түгел, әйберләре анда-монда бәрелгән склад диярсең. Монда, ни генә юк: ике якка өсте-өстенә төрле зурлыктагы әрҗәләр тезелгән, дивардагы озын кадакларга иске-поскы киемнәр, чүпрәк-чапраклар эленгән. Идәненә дә нәрсә генә бәрелмәгән. Без абына-төртенә, ике якка тезелгән әрҗәләргә бәрелә-бәрелә, эленгән әйберләр арасыннан чак узып, өйгә кердек. Өй эченә атлау белән безгә искелек исе һәм тынчу һава бәрелде. Караңгылыктан тышта чамаламаган идек, кергәч, күрдек, әбинең өе мунча кебек кенә кечкенә корылма икән. Аны да әби ике бүлмәле итәргә уйлады, күрәсең, алгы якта бер тәрәзә калдырып стенадан ишектән сул яктагы урыс миченә кадәр чаршау шикелле нәрсә тартылган. Бераз ачылган чаршау аша тәрәзә төбендәге лампа шәүләсендә түр як та бераз күренә: өстенә сары төстәге киез палас җәелгән стенадан стенага сузылган озын сәке икән. Алгы якта да, чоландагы кебек үк стенага, тәрәзә яңакларына ни генә эленмәгән. Эленгән чүпрәк-чапраклардан чаршау бавы менә хәзер өзелеп төшәр кебек салынган.
    Әбинең өй эченең катсызлыгы безнең күңел-не нык төшерде. Ләкин кая барыйк, без шуңар да риза. Бер кичкә кер мичкә, дигән сүз бар бит, безнең хәлебез дә шундыйрак иде.
    Әби чоланнан иске-поскы киемнәр кертеп түр як сәкегә бәрде.
    - Мендәрләрем юк, - диде ул, - баш астыгызга да, өстегезгә дә шулар булыр, - аннан кулы белән ал якка ымлап күрсәтте - минем урыным анда.
    Ишекне кергәч, уңъяк дивар буйлап, лампа утырган тәрәзәгә кадәр җиткереп ясалган бер кешелек кенә ятагы бар икән әле әбинең - күрсәткәне шул иде.
    Әби бәргән иске кием-салымнарны үзебезгә кирәкчә уңайлап, бер-беребезгә елышып йокыга яттык. Тәрәзә төбендәге лампа да басылды. Бераздан бөтенләй сүнде. Әбинең пыш-пыш сулыш алган тавышы ишетелә, ул да йокыга салынды ахры.
    Ләкин мин йокыга китә алмадым. Сәләхетдин абзыйның безне куып чыгаруы мине тетрәтте. Иртәгә кая барып, кемгә мөрәҗәгать итәрбез, безне фатирга кертүче мәрхәмәтле кеше табылырмы? Табылмаса, нишләрбез? - шундый хәвефле сораулар башымда бөтерелде. Галине дә, мөгаен, шундыйрак уйлар борчыгандыр, аның сулыш алуыннан йокламаганлыгын тоям, еш кына ул кымшанып-кыбырсынып куя. Ләкин ләм-мим сүз кушмый.
    Шактый озак вакыт узды, һаман йоклый алмыйм. Тегендә-монда өй чикерткәләре сызгыра. Без-нең өйдә андый бөҗәкләр юк иде, монда каян килделәр икән, дип тә уйлап куйдым. Бераздан йокымсырый башлаган идем дә, күзләрем тагы да ачылып китте. Тәнемне нәрсәләрдер тешли-аши башладылар. Зыр-зыр әйләнәм, кулларым белән капшанып, куарга маташам, ләкин файдасыз. Тәнемнең бер урыныннан кусам, икенче урыныннан тешлиләр. Болары тагы нәрсә? Соңыннан исемә төште. Кайбер өйләрдә, кандала, дигән кеше канын - эчүче бөҗәкләр була, дип әти-әниемнең сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде, болар шулар, күрәсең.
    Тагы да күпмедер вакыт узды. Шундый азапта да йокы басты, ләкин йокыга китеп өлгерә алмадым. Кемдер әбинең башы очындагы тәрәзәне әкрен генә какты. Әби йокыга сак икән, тәрәзә ачылган тавыш ишетелде.
    - Кем анда? - диде әби тавышы.
    - Мин, Хәйрулла, Шәрәфи абзый улы. Мине «Хәйруш» диләр.
    - Ни кирәк?
    - Бер кечкенәне генә.
    - Дөрес бирәсеңме? Ут ягып тормыйм.
    - Дөрес, Сантый әби, артыгы белән, как положено.
    - Мә алайса. Акчаңны, иртә белән санармын.
    Әбидән тәрәзә каккан кеше нәрсә алгандыр, шайтан белә. Ярты төндә ул нәрсә аңар ник кирәк булгандыр, гаҗәп.
    Тәрәзә ябылды. Әби ятты ахры, аның хырылдабрак сулыш алган тавышы ишетелә, йокыга да китте, күрәсең.
    Иртәге көнебез хакында уйланып ята-ята ки-нәт кенә Сәләхетдин абзыйның: Ул убырлы карчык төне буе тәрәзәсе төбендә утыра, - дигән сүзе исемә төште. Аңлагандай булдым. Теге әбигә килгән кеше, бер кечкенәне генә сорады. Ул шкалик булган, күрә-сең. Без шул аракы сатучы карчыкка тап булдык, күрәсең. Алла сакласын - дөрес була күрмәсен.
    Әби безне:
    - Әй, шәкертләр, торыгыз, мәдрәсәгә соңга каласыз, - дип таңнан уятты.
    Без Сәләхетдин абзыйларда болай иртә тормый идек. Сәлихә апа безне вакытында гына уята, юынабыз, ашыйбыз, эчәбез һәм ашыкмыйча дәрес-ләр башлануга мәктәпкә килеп җитәбез.
    Йокыбыз туймаса да, хуҗа әби уяткач, күзлә-ребезне тырный-тырный кыенлык белән тордык. Өс-астыбыздагы иске кием-салымнарны әби әйткән урынга чыгарып элдек. Юыну комганы тышта икән, алмаш-тилмәш су салышып юындык.
    - Сезгә бәрәңге пешердем, - диде әби чолан бусагасына чыгып, - кайнар чакта ашагыз, - шунда ук кинәт кенә. - Сезнең соң ашарыгызга бармы? - дип сорады сүз уңаеннан кебегрәк.
    - Бар, әби, бар, - дидек без икебез берьюлы, - Сәләхетдин абзыйларда.
    - Узган якшәмбе генә әти китереп китте - дидем мин өстәп.
    - Маегыз да бармы?
    - Бар, бар. Әти тагы йомырка да, тары ярмасы да китерде.
    - Итегез дә бармы?
    - Анысы юк әле, әти соңрак, салкынайгач, сугым суйгач, китерермен, диде.
    - Алай икән, тәгамыгыз бар икән.
    - Бар, әби, бар, Аллага шөкер.
    - Бик әйбәт... бик әйбәт...
    Без түр сәкенең мичъяк очына утырып, кабыгы белән пешерелгән, кайнарлыгыннан буланып торган бәрәңгене комсызланып ашарга керештек. Кичә кич Сәләхетдин абзый белән бергә утырып ашап-әчәрбез, дип, көткән идек, ә ул, белгәнегезчә, әнә ниләр кыланды. Без үзебез хәзерләгән аш-чәйне калдырып, Сәләхетдин абзыйның сугышуыннан куркынып, урамга йөгереп чыктык та, кире кайтмадык. Әбигә килгәч тә, ашамыйча, буш корсак белән йокларга яттык. Ачыкканбыз. Шуның өстенә әбинең бәрәңгесе дә бик тәмле икән.
    Чоланга чыгып киткән әби бераздан кулына күптөрле чүпрәкләрдән җыеп тегелгән шактый зур букча тотып керде һәм безгә үзенең көне буе өйдә булмавычагын әйтте.
    - Бәрәңгене күп пешердем. Төштә дә, кичен дә шуның белән тукланырсыз, - диде. - Мәдрәсәгә киткәндә кечкенә капканы ачык калдырмаска, эчтән терәп китәргә кушты. Коймада кул сыярлык тишек бар икән, капканы шуның аша бикләп була икән. Бераздан әби тагы әйләнеп керде.
    - Азык-төлекләрегез бар, дидегезме әле? - дип сорады тагы да керү белән.
    - Бар, әби, бар. Барысы да Сәләхетдин абзыйларда.
    - Алайса, сез ул гөнаһ шомлыгына кире кайтырга уйламагыз. Сезгә ул пианчук тыныч яшәргә бирмәс,- дип кисәтте һәм кинәт кенә безгә үзендә калырга тәкъдим итте.
    - Урыныгыз әнә бүген йоклаган түр сәкедә булыр. Сезне борчучы булмас, азык-төлекләрегезне монда китерегез, - диде.
    Без көтелмәгән шатлыклы хәбәрдән аптырап калдык. Ашавыбыздан туктап, Гали белән бер-бере-безгә карашып алдык. Менә бәхет!
    - Әйе, әйе, монда, миндә калыгыз.
    Әбинең өй эче, андагы тәртипсезлек, паксызлык безгә охшамаса да, аның тәкъдиме нәкъ безнең теләккә туры килә. Шул мәсьәлә бит инде безне төне буе борчыды һәм хафаландырды. Без калырга риза булдык. Без бераз тынычландык: начармы, яманмы - яшәр урыныбыз бар. Бүген әйберләребезне Сәләхетдин абзыйлардан китерәбез дә, бу вакытта Сәләхетдин абзый эшенә киткән була, бу безнең өчен уңайлы хәл - аның белән очрашасыбыз килми. Алла сакласын, сугыша башлавы да мөмкин. Ләкин хәзер әле Сәлихә апа да өйдә булмас, чөнки, белгәнебезчә, ул станциядән, поездан дигән сүзем, төш вакытына гына кайтып җитә. Мәктәптән чыккач, барырбыз.
    Бәхетебезгә каршы, укытучыларыбыздан безне тактага чыгаручы, сораучы да булмады һәм ваемсыз утыруыбызны да сизмәделәр. Дәресләребез беткәч, - көн икенче яртысына авышкан иде инде, - кием-салымнарыбызны, китап-дәфтәрләребезне, карандаш-каләмнәребезне һәм тәгам-азыкларыбызны Сәлихә ападан барып алып әбинең өенә китердек.
    Безнең белән кичә булган хәлне Сәлихә апа белә иде ахры, - безгә шулай тоелды, - ул безнең бар азыкларыбызны да хәзерләп куйган, килүебезне көтеп торган. «Без китәбез», диюебезгә гаҗәплән-мәде, ник китүебез хакында да сорамады, без дә ачыклап тормадык. Ләм-мим сүзсез бар әйберлә-ребезне кулыбызга алдык та, киттек. Эчебездән Сәлихә апаның: «Китмәгез, калыгыз»,- дигәнен көтсәк тә, без аңардан бу сүзне ишетмәдек. «Хуш булыгыз, гаепләмәгез» - диюе белән чикләнде. Килгәләп йөрегез, дип тә әйтмәде, хәтта. Ләкин без аңар үпкәләмәдек. Сәләхетдин абзыйның эчкече генә түгел, яман холыксыз адәм икәнен һичшиксез ул күбрәк беләдер, аның безнең белән очрашуы хәерле бетмәвечагын аңлыйдыр. Шулай да рәхмәт-ләребезне йөрәк җылылыгы белән әйтә алмадык - сүзләребез бик салкын яңгырады. Ә бит ул безнең җылы, мәрхәмәтле сүзләребезгә лаеклы иде. Бер айга якын тәрбиясендә яшәдек, аңардан яхшылыктан башка нәрсә күрмәдек. Ул иртән безне нәкъ кирәк вакытта уята, чәй эчереп мәктәпкә озата, кайтуыбызга ашарга хәзерләп тора, кичен дә тамагыбызны туйдырып йокыга озата иде. Соңыннан аңа җылы сүзләребезне әйтә алмыйча китүебезгә үзебезне гаепле санап, озак үкенеп йөрдек. Соң булса да, Аллага шөкер, күкрәгебездә уңайсыз төер булып йөргән үкенечебезне җуя алдык. Ун классны бетереп, Аксудан бөтенләй китәргә җыенган көнне Сәлихә апага да кереп чыктык. Бәхетебезгә каршы, Сәләхетдин абзый өйдә юк чак иде. Безгә карата аның мәрхәмәтлеге, изгелеклеге өчен тартынмыйча аңар күп рәхмәтләребезне әйттек. Сәлихә апага бу көтелмәгән хәл булды, ахры. Башта ул җылы сүзләребезне аңламагандай, ялгыш ишетәм микән әллә, дигәндәй күзләрен тутырып бер мизгел безгә карап торды. Без аның күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төшкәнен күрдек.
    - Яхшы сүзләрегезгә үзегезгә рәхмәт, - диде ул безне озатып.
    Ләкин без әбидә калырга ризалык бирүебезгә тиз үкендек. Аның яшәү рәвеше һәм гореф-гадәтләре безнең әдәп-әхлагыбызга туры килми икән.
    Юк, ялгыш аңлый күрмәгез, әбинең өе эчен-дәге тәртипсезлеге, паксыз-пычраклык хакында гына әйтмим мин. Ят авылда һәр почмагы көзгедәй ялтырап торган әниебез өедәй фатирда яшәрбез дип хыял итмәдек без. Бер кичкә кер мичкә, диләр бит олылар. Хуҗа әбинең өй чикерткәләре сызгыруына да, кандалалары тешләвенә дә бер кышка чыдар идек әле, ә киләсе уку елында, Алла кушса, тулаем тору йортына, ягъни «Интернат» дигән өйгә күчәр идек.
    Тик безне биредә һич тә башыбызга кермәгән ике яман хәл тәкатебездән чыгарды.
    Бигрәк тә безне җирәндергәне әбинең төнге кәсебе иде. Нәрсә икән ул? дип аптырап калырсыз, һәм бу аптырарлык та - безнең хуҗа әбиебез төннәр буе өеннән аракы сату белән шөгыльләнә икән. Укучыларның исенә төшереп үтим, без яшүсмер чак заманнарда сәүдә итү эше хупланмый гына түгел, хәтта законга сыймый торган кәсеп иде. Ә хатын-кыз кеше аракы белән сәүдә итү башка да сыймый торган нәрсә-бар җәмәгатьчелек каршында яман хурлыкка  тиң хәл иде.
    Хуҗа әбиебезнең мондый хәерсез кәсәбен монда яшәвебезнең икенче төнендә үк үзебез күреп, ишетеп шаһит булдык.
    Хуҗа әбиебез чыгып киткәндә, кич белән генә кайтырмын, төштә дә, кичен дә шул бәрәңге белән тукланырсыз, дигән иде. Шулай эшләдек тә. Төштә дә, кичтә дә шул әби калдырган бәрәңге белән тукландык.
    Китергән әйберләребезне, - азык-төлекләре-безне дигән сүзем, - Сәлихә апа чорнап бирүенчә калдырып, күмәчтән башкасына тимәдек. Кулына тапшырганда әбиебез барысын да китерүебезгә шик-ләнмәсен имеш.
    Әби караңгы төшкәч, без йокыга яткач кына кайтып керде. Йокламый идек әле. Тәрәзә төбендәге лампасына ут кабызгач, өй ишеген ачык калдырып, ах-ох килеп, пыяла савытлар бәрелү тавышы чыгарып, нидер эшләп маташты, аннан өйгә кереп озак кына ятагында кыштырдады. Утын баса төшеп, тынды. Йокларга ятты ахры.
    Төннең кайсы вакыты булгандыр инде, белмибез, урамъяктан әбинең тәрәзәсен какканга уяндык.
    Мин Галигә төрттем:
    - Ишетәсеңме?
    - Ишетми соң, - диде ул пышылдап.
    Әбинең ятагының шыгырдаган тавышы ишетелде, әби торды ахры.
    - Кем анда? - диде әби карлыккан тавышы белән.
    - Мин, Самакат... Сәлих.
    - Ни кирәк?
    - Яртыны гына, Сантый әби, яртыны гына.
    - Башта бурычыңны кайтар.
    - Бир инде, Сантый әби, иртәгә икесе өчен дә түләрмен, валлаһи, дип әйтәм, үтенеп сорыйм.
    - Мә, тончык... Иртәгә шушы вакытларда китерерсең...
    Йоклап китәргә өлгермәдек, ачык тәрәзә аша әбинең тагы да кем беләндер сөйләшкәне безне сискәндерде.
    - Ник килдең?
    - Аракы кирәк.
    - Син бит лаек исерек инде.
    - Булса соң? Җитмәде.
    - Бурычыңны оныттың мени? Элек шуны түлә.
    - Бүген акчам юк,
    - Юк, дисеңме?
    - Юк шул, обәзәтелне түләрмен.
    - Хәзер үк түлә, түләмәсәң, юлыңда бул.
    - Бирмисеңме?
    - Бирмим.
    - Бирмәсәң, убырлы карчык, мин синең тәрә-зәңне ватам.
    - Батырланма, егет, ватмассың... Моның өчен Хәлеш белән Кәлеш башыңны ватарлар.
    Сөйләшү тукталды. Киткән егет тагы әйләнеп килде, ахры - аның тавышы чыга. Ул хәзер таләп итеп түгел, үтенеп сорый:
    - Бир инде, Сантый әби, хәлем бик авыр бит...
    - Юк, бирмим, бар йокла.
    Тәрәзә ябылды. Лампа уты сүнде. Тагы да әбинең ятагы шыгырдады. Әби йокларга ниятләнде, ахры.
    Безнең өчен иң яманы һәм куркытканы өченче төнне булды. Көндезге көнкүрешебез дә шәптән түгел иде. Көнсаен без иртән мәктәпкә барырга торганда әби үзенең безгә билгесез юлына чыгып киткән була. Ашап-эчкәнебез шул беренче көндәгедәй - иртә белән кайнар, төштә, кичтә салкын бәрәңге һәм салкын су. Безгә әби Сәлихә ападан китереп тапшырган азыкларыбыздан берничә телем кара күмәчтән башка бер кабым бернәрсә калдырылмый. Кая ак маебыз, кая йомыркаларыбыз, кызыл эремчегебез? Тары ярмасы хакында уйламыйбыз да инде. Көндез әби өйдә булмый, таңнан торып безгә ботка, аш  пешереп калдыра алмаганын да аңлыйбыз. Ничек тә булса чәй кайнатып эчәргә тырышыр идек - чәебез, шикәребез дә юк. Эзләп тә карадык - башта өйдә, әбинең ятагы тирә-сендә эзләдек, таба алмадык. Аннан, өй алдындагы чоланыннан карарга чыктык, ә ул ат башы кадәр элмә йозак белән бикле.
    Ашау-эчү мәсьәләсендә без әби белән бүген җитди сөйләшмәкче булдык. Болай ачлы-туклы яши алмыйбыз бит инде.
    Йокларга яткан булсак та, шул нияттән йокыга китмәскә тырышып, аны-моны сөйләшеп, әбинең кайтканын көттек. Ләкин әби бик соңлап кайтты, күрәсең, ята торгач, үзебез дә сизмичә йокыга кит-кәнбез.
    Яман сүзләр белән сүгенеп әбинең тәрәзәсен каты дөбердәткәнгә уяндык.
    Әбинең лампасы кабынган. Тәрәзәсе дә ачык, күрәсең, тыш яктан дорфа сөйләшкән тавыш ачык ишетелә. Тавышны шунда ук таныдык - Сәләхетдин абзыйның тавышы бит бу!
    - Әй, убырлы карчык, кая минем мальчуганнар?
    - Акырма, күршеләрне уятырсың.
    - Уянсыннар, мин алардан курыкмыйм. Кая минем малчуганнар?
    - Синең нинди мальчуганнарың бар? Үстергән балаң булганы юк бит әле.
    - Белмәмешкә салынма, Сантый кортка, мине алдый алмассың. Миндә яшәүче малайлар...
    - Алар йоклыйлар.
    - Уят хәзер үк. Мин аларны алып китәм.
    - Уятмыйм. Аларга иртән торып мәдрәсәгә ки-тәргә, уятсам да алар сиңа кайтырга теләмиләр.
    - Уят, дигәч, уят. Ату ишегеңне ватып керәм.
    - Вата алмассың, совет власты иртәгә үк кой-рыгыңа басар.
    - Мине куркытма, убырлы карчык, үзеңне бел, хәмер сатуың хакында бер генә сүз әйтермен, юк булырсың.
    - Әйтмәссең, артың пычрак. Колхоз байлыгын сатып эчүеңне монда бар да белә...
    - Алай икән. Әшәке карчык икән син. Чыгара-сыңмы малайларны?
    - Юк. Аларны синең исерек башың туйдырган инде. Шуның өстенә аларны үзең куып чыгаргансың.
    - Чыгармыйсыңмы?
    - Юк.
    - Но, ярар алайса, иртәгә сөйләшермен мин синең белән.
    Сәләхетдин абзыйның тавышы тынды. Китте ахры.
    Әби үз эченнән мыңгырдап сөйләнде дә, тәрәзәсен ябып, утын сүндерде. Ятты, күрәсең.
    Аракы, хәмер белән сәүдә итүче хуҗа-әбидә яшәү безнең тәрбия-әхлагыбызга сыймый, вөҗданы-бызны мыскыл итә. Хәзер генә әби белән Сәләхетдин абзый арасында булган талаш-тиргәшү безнең җаныбызны тагы да ныграк әрнетте. Безне әлеге бер нәрсә - ничек безгә тәрбия-әдәбебезгә туры килгәнчә тыныч яшәрдәй фатир табарга? Шул мәсьәлә безне бүген тагы озак йоклатмады.

    * * *

        Әтиемнең безне Аксуда Сәләхетдин абзыйда яшәргә калдыруын без күктән төшкән бәхеткә санаган идек. Ят кешедән торудан чыбык очы гына туган булган үз абзыебызда яшәүне уңайлырак булыр дип уйлаган идек. Бигрәк тә Сәләхетдин абзыйның: «Укысыннар, укысыннар… Бер кыш түгел, биш кыш яшәсеннәр», - диюе, нәкъ безнең максатыбызга туры килгән иде һәм без үзебезне бәхетлегә санаган идек. 
    Ләкин, белгәнегезчә, Сәләхетдин абзыйда яшәү                                                                                      шартларыбыз кебек мондагы өч көнлек тормышыбыз да безнең хыялыбызга һәм әхлагыбызга туры килмә-де. Шуның өстенә азык-төлегебез була торып бер бәрәңге белән генә тукланып яши алмыйбыз бит ин-де.
    Аксуда яшәвебездән дә, укуыбыздан да куңе-лебез нык төште.
    Бер кичне, Сантый әбинең кайтканын көтеп йокыга китә алмый азапланганда, әллә укуны калдырып туган авылыбыз «Өчөйлегә» әти, әниләребез янына кайтып китик микән дигән фикерне дә уйлаштырып алдык. Моңар кыюлыгыбыз җитмәде.
    Ләкин бәхет дигән нәрсә бар икән ул. Хөзер Ильяс үзе ярдәм итте, диярсең, безнең монда яшәве-без кинәт кенә яхшылыкка үзгәрде. Ә ул болай булды.
    Укый башлавыбызга ярты ай гына вакыт узуга карамастан классташларыбызның кайберләре белән без дуслашып өлгергән идек инде. Сәләхетдин абзыйдан ник китүебез, ә Сантый әбигә ничек барып керүебез хакында яшермичә сөйләгән идек. Хәбәре-без мәктәп балалары арасында тиз таралган, хәтта класс җитәкчебез Флюра апага да барып ирешкән. Класста миннән уң яктагы янәшә партада утыручы Сәлим - ул безнең иң беренче якыннан танышып киткән шәригебез иде, әйтә:  «Сезнең Сантый әбидә яшәвегезне белгәч, Флюра апа коты чыгып куркынган, ди. Шуннан ук директор абыйга кереп, сезнең хакта озак кына сөйләшкән», - ди.
    Шәрикләребездән, ягъни классташларыбыздан, дигән сүзем, безгә тагын шул мәгълүм булды. Хуҗа әбиебезнең даны авылда яхшыдан түгел икән. Һәр көнне урамнан урамга, өйдән өйгә йөреп, кирәк-мәс хәбәр җыеп, аны гайбәткә әйләндереп йөрүдән гыйбарәт икән аның көнкүреше. Ашау-эчүе дә аның үз өендә түгел, ә авыл буенда ил өстендә икән. Бер гаиләдә иртәнге чәйне эчсә, өйлә ашына башка берәүгә керә, ди. Кызык-мәзәк итеп сөйлиләр: ул әбидә оялу, уңайсызлану дигән нәрсә юк икән. Телә-сә кемгә керә дә, кунакка чакырылгандай, рөхсәт-ни сорап тормый, түр башына менә дә утыра, ди, ашап-эчеп, тамагын туйдырмыйча китми, ди. Аның төнге кәсебен, ягъни эчкечеләргә аракы сату белән шө-гыльләнүен дә беләләр икән балалар. Авыл халкы аның яшьрәк чагында эчүчән булуын да онытмаган, ди. Шул ярамас яман гадәтләре өчен аны авылда, Сантый әби, дип, атаганнар, класс балалары хәтта аның чын исемен дә белмиләр икән.
    Шушы көнне  үк дәресләребез беткәч, класс җитәкчебез Флюра апа безне үзенә ияртеп авылның дала як очында, - Аксуның бер ягы урман буенда булып, икенче очы киң далага таба сузылган, - ялгыз яшәүче бер әбигә алып барып кертте.
    Әбинең өенә кереп, сәләм әйтеп, исәнлек-саулыгын сорашкач, Флюра апа:
    - Менә, Гөлҗиһан түти, сезгә вәгъдә иткән кунак егетләрне китердем, - дип ишек төбендә басып торучы безгә күрсәтте.
    - Шушы егетләрмени алар? - диде әби безне зурлау һәм сөйкемле елмаю белән күз йөртеп, - хәере белән килсеннәр, миңа иптәш булырлар, - диде ул безнең ишек төбендә уңайсызланып торганыбызны күреп. - Узыгыз, курыкмагыз, үз өегездәге кебек хис итегез, - дип түргә чакырды.
    Гөлҗиһан әби безгә беренче күрүебездә үк уңай тойгы калдырды. Әби, олы яшьтә булуына кара-мастан, сөйкемле йөзле, мөлаем карашлы карчык икән. Яңа фатирыбызга икенче көнне үк күчтек.
    - Мине, Гөлҗиһан әби, дип атарсыз - диде безгә хуҗа әбиебез һәм безне үзенең кечкенә дөньясы белән таныштырды.
    Өе зур булмаса да, һәрнәрсәсе тәртип белән җыелган, уңай урынга куелганлыктан тарлык-тыгыз-лык сизелми. Халкыбыздагы кебек өенең түрендә дивардан диварга сәке сузылган. Без күчкәч, аны әби чуар бизәкле чаршау белән икегә бүлде: мичкә каршы ягында мин, теге ягында сез яшәрсез - диде. Без шатланып риза булдык - безнең як зуррак та, яктырак та иде. Сәкенең теге очында тәрәзә янында кечкенә өстәл тора - дәресләребезне хәзерләргә әйбәт булыр.
    Барыннан да бигрәк безне куандырганы әби-нең холык-тәбигате булды. Ул йомшак телле, күңелгә җиңел кеше. Әбиебез безне беркайчан да исемебез белән атамый, балакайларым, гына, ди, ә инде аерым беребезгә мөрәҗәгать иткәндә, балакаем, дип кенә дәшә. Тора-бара бездә дә әбигә тирән, җылы ихтирам уянды. Без аны исеме белән атарга уңайсызлана башладык. «Гөлҗиһан әби» диюебездән «әбекәй» дигән мөрәҗәгатенә күчтек һәм ул «әбекәй», дип атавыбыз белән хәтеребездә калды да.
    Сәләхетдин абзыйда, аннан соң Сантый әбидә яшәвебезгә чагыштырганда мондагы тормышыбыз болытлы көннәрдән соң кояш чыгып дөньяны яктырткандай булды. Күңелебез күтәрелде, укуга да ныграк тартылдык, өлгерешебез дә әйбәтләнде.
    Изгелек җирдә ятмас, диләр олылар, шулайдыр ул. Әбекәебезгә без дә яхшылык кылырга тырыштык. Йомыш кушса, аны тиз генә эшлибез. Соң-рак, өй-йорт мәшәкатьләрен белгәч, әбекәебезнең әйткәнен көтмичә, үзебез башкара башладык. Әбе-кәйнең өч кәҗәсе бар иде, аларны ашату, эчерү, асларын йомшартып торуны үз өстебезгә алдык. Йортта утын кисү ир-ат эше - моны да без эшлибез. Аркылы пычкы белән утын кисәбез, аны балта белән ярып, якканчы кибеп торсын, дип, өйгә кертеп мич белән стена арасына  тутырып куябыз. Суны әбекәй урамдагы җәмәгать коесыннан ала икән - моны да без үзебезгә йөкләдек. Кыш көннәрендә кар яуган саен ишек алдын чистарту, урамга сукмак ясау хакында әйтәсем дә юк, бу инде үзеннән үзе безнең вазифабызга керде.
    Азык-төлекләребезне әтием китереп китә.
    Каникул көннәрен туган авылыбызда үз өебез-дә әти, әниебез янында уздырабыз. Гомумән, уку-белем алуыбыз җиңелдән булмаса да, монда безнең башка кайгыбыз да, мәшәкатьләребез дә юк. Тормышыбыз монда ал да гөль бара. Һәр иртә әбекәебез безне чәй эчереп, тукландырып, мәктәпкә озата, кайтуыбызга өйлә ашы хәзерләп көтеп ала, кичкә я тары боткасы, яисә бәрәңге измәсе хәзерли. Сирәк кенә булса да сагындырган тары каймагы белән дә хөрмәт итә.
    Әбекәйдә яшәвебездән  без бик риза идек. Ул да безгә үзенең кара йөзен күрсәтмәде. Әбекәйне без үз туган әбиебез кебек яраттык һәм ихтирам иттек. Аңар рәхмәтләр генә укыдык.
    Бер кәмитрәк вакыйганы дә истән чыгарып булмый. Шуны да хикәя итеп узыйм әле.
    Һич тә көтелмәгән һәм башыбызга килмәгән бер вакыйга безне гаҗәпләндерде генә түгел, хәтта тирән аптырашта калдырды һәм куркытты да. Соңыннан без үзебезне гафу ителмәслек хис иттек.
    Хәзер дә, ул вакыттан соң илле еллар тирәсе узып, олы яшьтә булсак та, Гали белән очрашканда бу мәзәккә охшаш вакыйганы искә төшергәндә елмаю урынына моңсу хисләргә биреләбез.
    Менә ничек булды ул мәзәккә охшашлы вакыйга. Ашау-эчүне әбекәебез чаршау белән бүленгән сәкенең безгә бирелгән ягына хәзерли иде. Сәке кырыена ашъяулык җәя, аның сәке буе теге очына шаулап торган самоварны утырта, аның каршына аякларын идәнгә төшереп үзе урынлаша. Аякларыбызны чалыш-чолыш бөкләп, түр якка Гали белән без урынлашабыз. Тамак туйдырырга табын хәзерлеге башлана. Гали күмәч турый. Мин бөрмәле кечкенә капчыгымнан зур шакмак шикәремне алып, аны әбекәйнең тутыгып беткән шикәр ваткычы белән вакларга керешәм. Шикәр миндә генә бар. Галинең дә, әбинең дә шикәре булмый. Ялгыз яшәгән әби шикәр алырга акча каян алсын? Галинең гаиләсе дә хәлледән түгел. Әтисеннән ул ике яшендә калган. Сугыштан яраланып кайткан әтисе мәрхүм булган. Әнисе белән икәү генә яшиләр. Гаиләне алып баручы бер әнисе - ул җәен кырда, кышын ашлык амбарларында андый-мондый вак-төяк хезмәтләрдә йөри. Колхозда труддин өчен түләү кайчак була, кайчак булмый да. Әнисе Галине монда укырга җибәрергә риза да булмаган. Мәктәп директорыбызның: «Улың Гали бик сәләтле, зирәк бала, аны укыту кирәк», - диюенә дә уңай җавап бирмәгән. Директор абый колхоз преденә барып, хәлне аңлаткач, Галинең әнисенә он, тары ярмасы белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Шуннан соң гына Галине әнисе монда җибәрергә риза булган.
    Зур кисәк шикәрне ваклау, аны табында утыручыларга бүлә белү җаваплы эш. Моны мин әтидән өйрәндем. Зур шакмакны вак кисәкләргә ваклыйм, аннан аның иң зур кисәген әбекәйгә, ә ике бер тигезләрен икебез алдына куям. Аннан чәй ясау, ашы башлау нәүбәте җитә. Самовар янындагы кечкенә чәйнекне әбекәй миңа суза. Минем чәем капкачлы кечкенә калай тартмада, шуннан бер чеметеп алам да, чәйнеккә салам. Галинең дә чәе булгалый,- ул аны әтисеннән калган тәмәке капчыгында саклый - ул да сала. Әбекәйнең чәе каен кабыгыннан ясалган капкачлы савытта. Ул да безнеңчә эшли - чеметеп чәен сала. Аннан соң кулындагы чәйниккә самовардан кайнар су агызып, бераз чәйнең чыкканын көтә дә, кояш баегандагы кызгылт-сары офык төсенә кергән сыеклыкны кечкенә чәйниктән кәсаларга сала да, аларны самовардан ак су белән тутырып, безгә суза. Без чәй эчү, аның арасында тәгам кабу, тамак туйдыру гамәленә керешәбез. Көнсаен шулай.
    Бер көнне әбекәй өйдә юк чакта Гали, беркем дә ишетмәсен, дигәндәй, яшерен тавыш белән:
    - Беләсеңме? Халим, - ди.
    - Нәрсәне? - дим.
    - Әбекәй бит чәйнеккә чәй салмый, салган кебек кенә итенә.
    - Ничек алай? Булмас...
    - Салмый, валлаһи, дип әйтәм.
    - Ышанмыйм, - дидем мин тагы да, ышанырга хәтта курыктым да.
    - Ышанмасаң, әйдә икәү күзәтик, - диде ул мине инандырырга теләп. Мин теләр - теләмәс кенә риза булдым.
    Бу сөйләшү кичке чәйдән соң булган иде.
    Безнең ниятебезне сизенгәндәй  кебек иртә-гәсен көне буе әбекәебезнең самоварын шаулат-канын ишетмәдек. Иртән мәктәпкә китү алдыннан гадәти чәй эчерү урынына ашарга күмәч белән берәр кәса кәҗә сөте генә тәкъдим итте. Әллә ул көнне эше-мәшәкате күп булдымыдыр, төш-өйлә ашыннан соң да безгә чәй эчермәде. Тик кичен ятар алдыннан гына: «Көне буе эчмәдек, әйдәгез, балакайлар, чәй эчеп алыйк»,- дип, безне табынга чакырды.
    Без сагайдык, көткән мизгел килеп җитә ахры, дигәндәй бер-беребезгә каранып алдык.
    Табында һәркайсыбыз үз урыныбызда: мин шикәр ватам, Гали күмәч телемнәре кисә; әбекәйнең алдында өч кәса, чәй ясарга хәзерләнә. Без көтәбез. Ниһаять, әбекәй чәйникне миңа суза. Мин савытымнан чеметеп  чәй алып, чәйник авызына китереп салгандай итәм. Гали дә шундый ишарә ясый да, чәйникне әбигә таба төртә. Хәзер инде әбекәйнең чираты җитте. Без тын да алмыйча, маңгай астыннан гына күзәтәбез. Ул чәйнекне алдына куйды да, баш, имән, урта бармаклары белән каен кабыгыннан ясалган савытына тыгылды, аннан аларны чеметеп тоткан хәлдә чәйник авызына тыкты - чәен сала имеш. Чәйникне самовар борыны астына куеп, кайнар су агызып, капкачын ябып, бераз көткәч, чәй ясый башлады. Башта әбекәй үз кәсасына агызды. Хикмәт, бу нәрсә? Ап-ак су ага. Башта аптырабрак калган әбекәй хәлне тиз аңлап алды. «Ай, балакайларым, чәйне аз салганбыз бит, чыкмаган, - диде дә, ашыгу-кабалану хәрәкәте белән үз савытына тыгылып, чәйнегенә зур чеметеп чәй салды да, күңелсезләнеп, гадәттәгедәй озаграк көттереп чәй ясарга кереште. Сыеграк булса да чәй чыккан иде. Гадәттә без ашыкмыйча гына сөйләшеп, гәпләшеп чәй эчә идек. Бу юлы барыбыз да телдән калгандай тынып утырдык һәм каядыр ашыккандай вакытны сузмый табыннан тордык.
    Күзәтү, дөреслек-тугырылыкны табу максаты белән эшләнсә дә, ачышыбыз безгә ләззәт китермә-де, яшьлек-балалык дуамаллыгы гына булды бу. Моны без соңыннан гына аңладык. Әбекәебезнең безгә күрсәткән хезмәте, илтифаты аның бер чеметем чәеннән чиксез күп кыйммәтрәк иде, аңар хәтта бернинди бәя биреп тә булмас дисәм, дөрес булыр иде. Уйланмый эшләнгән бу гамәлебез безне оялтты гына. Әбекәебездә дә уңайсызлану сизелде.  Арабызда мөнәсәбәтләр бозылу - сөремләнү ихтималы туды. Ләкин әбекәебезнең акыллылыгы, беркатлы, мәрхәмәтле карчык булуы безне бу кыенлыктан коткарды. Озак та үтмәде безнең арада элекке кебек үк йомшак, бер-беребезгә карата ихтирамлык мөнәсә-бәтләре урынлашты.
    Яз җитте. Уку елы азагына да күп вакыт калмады. Язгы чәчү эшләре көннәре дә килде. Әбекәйдә яшәвебезгә ризалыгыбызны белдереп, аңар күп рәхмәтләр әйтү хөрмәтенә без аның бар язгы эшләрен эшләп, хәлебездән килгән-кадәр аңар җи-ңеллек, яхшылыклар кылып калдырырга тырыштык. Кәҗәләр абзарын тизәктән, тапталган саламнан чис-тартып, - ә бу  бик авыр эш, - тизәген ике тәгәрмәч-ле арба белән әбекәйнең бәрәңге җиренә түгеп тараттык. Ишек алдын чүп-чардан чистартып, себереп куйдык. Яшелчә бакчасы җирен казып йомшартып, түтәлләр ясап бирдек. Чәчү, утырту эшләрен әбекәй безгә ышанмады. «Калганнарын үзем эшләрмен», - диде ул безгә күп рәхмәтләр әйтеп, безгә озын, бәхетле гомерләр теләп.
    Каникулда булып, авылыбызда ял итеп укырга килгәч, без инде эшләнеп бетерелгән, торак хәленә китерелгән интернатта яши башладык.
    Ләкин әбекәебезне онытмадык, хәл-әхвәлен белә тордык, аның көнкүрешендәге кыенлык-авыр-лыкларында ягъни яшьлек көче, энергиясе кирәк-вакытта ярдәм итә тордык.
    Ун классны бетереп, Аксудан бөтенләй киткәндә дә аның бәхиллеген алып киттек.

    *  *  *

    Без Аксу урта мәктәбен бетергәннән соң бер гомер вакыт узды. Хәзер инде без әтиләр генә түгел бабайлар да булдык. Гомеребезнең күп өлеше коммунистлар хакимияте елларында узды. Бүген без, пенсионерлар, базар иктыйсадына күчү дәвере, дип аталган шартларда яшибез. Күп еллар илебезгә хезмәт иткәнебез өчен бирелергә тиешле, ләкин күп киметелгән пенсияләребезне тартып-сузып кына, ә кайчакта озак соңлатып кына китерәләр. Турысын гына әйткәндә, картлыгыбыз әйбәт, дип, тормышыбыз имин, дип куана алмыйбыз. Әмма ләкин язмышыбызга зарлану да тугрылыкка хыянәт итү булыр иде. Хыял, максатыбызга ирештек. Олы шәһәрдәге институтны бетереп, югары белемле специалист исеме алдык. Бәхетебезгә каршы язмышыбыз безне аермады. Икебезне дә бер шәһәргә эшкә җибәрделәр. Балалыкта башланган дуслык сүрелми, ныгый гына бара, диләр. Дөрестер, күрәсең. Гомеребез буена дуслык бәйләнешебезне сакладык, катнашып, кунак-кунак йөреп яшәдек. Хәзер дә, олы яшьтә булуыбызга, тормышыбыз авырлыкларына карамастан, еш очрашабыз. Чәй өстәле артында озын-озак сөйләшеп, әңгәмә сугып утырабыз. Узган гомер сагындыра. Еракта калган, ләкин һаман әле күңел түрендә матур чәчәк булып сакланган бала чакларыбызны, кечкенә авылыбызны, аның кешеләрен һәм ул көннәр өчен мөһим вакыйгаларны дә искә төшерәбез. Аксуда укыган еллар да хәтеребездә нык сакланган. Бигрәк тә әбекәебезне күңелебез җылылыгы белән искә алабыз. Шунда ук елмаеп та куябыз: әбекәйнең чәй ясау вакыйгасы безнең күңелебездә мәзәк хатирә булып кына калган. Бер кеше дә ялгышудан мәхрүм түгел икән. Аңар безнең дәгъвабыз юк, бәхиллегебез генә бар. Урыны җәннәттә булсын мәрхүмәнең.

     

     

     





    ← назад   ↑ наверх