• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хади Такташ

  • Шигырьләр
  • Кояш көлми дә, елмаймый да (хикәя)
  • Кыш җыры (хикәя)
  • Письма в грядущее (стихи)
  • Караборынның дусты (хикәя)
  • Кияү (хикәя)
  • Соңгы елмаю (хикәя)
  • Протоколлар эчендә хикәя (хикәя)
  • Үзем һәм башкалар турыңда (хикәя)
  • Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, 1901 елның 1 гыйнвары, Сыркыды авылы, Тамбов губернасы — 1931 елның 8 декабре, Казан) — татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург.


    Тәрҗемәи хәле

    Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, аннары күрше Түбән Пешли авылы мәдрәсәсендә укый. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-Йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Кызганыч ки, булачак шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигырьләре безнең көннәргә кадәр килеп ирешмиләр. Пешләйдән соң Һади бер елын, укымыйча, авылда үткәрә.

    Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул уңайдан унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Урта Азия якларына Кәттә-Курган шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши. Аннары Бохарага күчеп, шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга. Бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахрала-рында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу — Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

    Урта Азия якларына әти-әнисенә матди яктан булышу нияте белән киткән үсмер малайның теләкләре тормышка ашмый. 1917 елгы революцияләр шаукымыннан соң озак та үтми, 1918 елның көзендә Һади туган авылы Сыркыдыга кайта. Авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли, мәдәни-агарту эшләре алып бара.

    Әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның, көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Шәриф Камал, Афзал Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен бастыра.

    Яшәү шартлары кыенлашкач, Һади Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә. Анда ул «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. Шул ук вакытта Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында, Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укыта.

    Ташкент чоры Такташ иҗат эшчәнлегенең тагын да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Биредә ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен — эчтәлеге белән нигездә мифологик легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер шәлкем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.

    1922 елның җәендә Һади Такташ Мәскәүгә күчеп килә. Анда берничә ай яшәгәннән соң, шул елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәгә дә менә. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.

    Казанга килгәч, ул берникадәр вакыт Татар дәүләт театрына суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923-1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926-1929) журналларының җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1929 елда «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

    Казанда 1922-1923 елларда язылган әсәрләрендә поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап, Һади Такташ иҗатында тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В.И. Ленинның үлеме тәэсирендә туган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы, «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай» кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун-шагыйрь булып таныла.

    1930-1931 еллар дәвамында Һади Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Автор тарафыннан ун хат итеп уйланылган, шул чорның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын яктыртырга тиешле бу киң колачлы лироэпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә.

    Һади Такташ — барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул — «Күмелгән кораллар», «Югалган матурлык» һәм «Камил» исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.

    Һади Такташ үзенең каләмен сәнгатьнең иң популяр төрләреннән булган кинодраматургия өлкәсендә дә сынап карый. Аның архивында шушы юнәлештә эшләнгән тәҗрибәсеннән «Камил» киносценариеның кулъязмалары сакланып калган.

    Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күп төрле актуаль темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1980-1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен туплаган өч томлык җыентыгын чыгарды.

    Әдип революция һәм шул елларның кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачты, яңа принципларга таянган әдәбиятның нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертте.

    Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә тиф авыруыннан Казанда вафат була һәм Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.[1]


    Тормыш юлы

    1915 ел — Кәттә-Курганда сәүдәгәр ярдәмчесе

    1916-1918 — Бохарада кибеттә приказчик.

    1918 елда «Олуг Төркестан» газетасында беренче шигырен бастыра. Шул ук елның көзендә туган авылына кайта һәм укытучылык курсларына керә. Аларны тәмамлагач укытучы булып эшли.

    1919 — 1920 елларда Оренбургта. "Юксыллар сүзе" газетасында редактор булып эшли.

    1921 — 1922 елларда Ташкентта. Ташкент коммунистлар университетында әдәбият укыта.

    1922 елның җәендә Мәскәүгә китә. Көзен Казанга күчә. Татар дәүләт театрына суфлер булып урнаша.

    1923-24 елларда Чаян журналының җаваплы сәркатибе, Кызыл Татарстан газетасының әдәби хезмәткәре.

    1923 елда «Җир уллары трагедиясе» Һәм башка шигырьләр» беренче җыентыгы дөнья күрә.

    1923 елның 12 апреле — «Җир уллары трагедиясе» пьесасы Татар дәүләт театрында сәхнәгә куела.

    1924 — "Гасырлар һәм минутлар" поэмасын трибунадан укуы белән зур популярлык казана.

    1925 — «Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе

    1926-1929 — «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе

    1926 — «Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе

    1929-1931 — «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Яңалиф» журналы мөхәррир коллегиясе әгъзасы

    1930 елның 3-24 декабре — Донбасска иҗади сәфәр.

    1931 ел (җәй) — Актаныш районына иҗади сәфәр

    1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

    tt.wikipedia.org


    Хади Такташ (тат. Hadi Taqtaş; настоящее имя Мухамметхади Хайруллович Такташев, тат. Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, Mөhəmməthadi Xəyrulla uğlı Taqtaşev; 1 января 1901 — 8 декабря 1931) — татарский поэт, один из основоположников татарской советской поэзии.


    Биография

    Мухамметхади Хайруллович Такташев родился 1 января 1901 года в деревне Сургодь Спасского уезда Тамбовской губернии (ныне Торбеевский район Мордовии) в многодетной татарской крестьянской семье. Первоначальное образование получил в медресе родной деревни, затем в соседнем селе Пишля. Во время учёбы начал сочинять стихи в подражание Г. Тукаю. Такташ-это его псевдоним, настоящая фамилия Такташов. Так же сохранились родственники, в селе Сургодь и поселке Торбеево.

    В 1915 году уезжает в Бухару, работает в доме родственника купца, затем — помощником приказчика.

    В 1918 году публикует первое стихотворение (в газете «Олуг Төркстан»). Осенью того же года возвращается в родную деревню, поступает на педагогические курсы; по их окончании работает учителем.

    В 1919—1920 годах живёт в Оренбурге, работает редактором в татарской газете «Голос бедноты» (вместе с писателем Афзалом Тагировым); публикует в ней свои стихи.

    В 1921—1922 гг. живёт в Ташкенте, преподаёт родной язык в Туркестанском рабоче-дехканском коммунистическом университете, много пишет (исследователи обычно называют этот период романтическим, стихи этого периода сам Такташ называет гиссьянистские (от арабского слова «мятеж»).

    Летом 1922 года в Москве; поступает в Коммунистический университет трудящихся Востока; посещает выступления Маяковского, Есенина и других поэтов. Вскоре переезжает в Казань; в 1927 год выходит первый поэтический сборник «Сыны Земли». Его новые произведения издаются практически ежегодно; пишет пьесы для Татарского драматического театра.

    Умер 8 декабря 1931 года в Казани от тифа.

    ru.wikipedia.org

    Хади Такташ (Хади Хайруллович Такташев)
    татарский писатель, поэт, драматург.




    ← назад   ↑ наверх