• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [73] МҮЗЗӘММИЛ (БӨРКӘНҮЧЕ) СҮРӘСЕ – 20 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Ий киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр.
    2. Гыйбадәт өчен төнлә уяу тор, мәгәр төннең беразын йокла, ял ит.
    3. Яки төннең яртысыннан бераз азырагын да гыйбадәт өчен тор, яки ярты төнне гыйбадәт өчен уяу тор.
    4. Яки ярты төннән күбрәк тор, вә Коръәнне тәртибе белән тыңлап торган кеше сүзләрне дөрес аңларлык итеп ашыкмыйча укыгыз!
    5. Без, әлбәттә, авыр сүзне сиңа тиз йөкләрбез, ягъни нәфес сөймәгән шәригать хөкемнәрен.
    6. Төплә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк һәм күңелгә тәэсирлерәктер.
    7. Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаһуга гыйбадәт кыл!
    8. Раббыңның исемен зекер ит, Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә дөнья уйларыннан кисел, ныклап киселеп күңелеңне фәкать Аллаһуга багъла!
    9. Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең Раббысы, һич мәгьбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аны барча эшләреңдә үзеңә хуҗа итеп ал!
    10. Вә аларның хакка каршы сөйләгән мәгънәсез сүзләренә чыда, вә аларны бер тарафка куй күркәм кую белән!
    11. Мине вә Минем белән бергә куй, Коръәнне ялган диюче байларны вә олугъларны, Мин аларны Үзем хөкем итәрмен, вә аларга бераз вакыт бир!
    12. Тәхкыйк Безнең кулыбызда җәһәннәм һәм авыр богаулар бардыр.
    13. Дәхи тамакка утыра торган яман ашамлыклар һәм рәнҗеткүче ґәзаб бардыр.
    14. Кыямәт көнендә җир вә таулар селкенер, вә таулар җыелып таралган кеби булырлар.
    15. Тәхкыйк Без сезгә расүл җибәрдек хакны кабул итүегезгә яки кабул итмәвегезгә гуаһ кылып, Фиргаунга расүл җибәргәнебез кеби.
    16. Фиргаун рәсүлгә карышты дошман булды, Без аны каты тотып һәлак иттек.
    17. Ий кешеләр, ахирәт ґәзабыннан ничек котылырсыз, кыямәт көненең катылыгы гөнаһсыз сабый балаларның чәчләрен агартыр?
    18. Ул көннең катылыгыннан кук ярылучы булыр, Аллаһуның вәгъдәсе утәлмеш булды.
    19. Тәхкыйк бу Коръән һәммә нәрсәдән хәбәр бирүче, җәннәт юлын күрсәтеп җәннәткә чакыручы һәм җәһәннәм юлын күрсәтеп аннан тыючыдыр, сездән теләгән кеше Коръән беләк вәгазьләнеп һәм гамәл кылып Раббысының туры юлына керер.
    20. Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вә кайвакыт өчтән берен торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаһ төнне һәм көнне белеп үлчидер, Аллаһ беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! Аллаһ белде, сезнең арагызда авыру кешеләр булыр, вә кайберләре Аллаһуның юмартлыгыннан өмет итеп мал, гыйлем кәсеб итәр өчен сәфәрдә булырлар, вә кайберләре Аллаһ юлында сугышта булырлар, андый вакытларда җиңел сүрәләрне укыгыз, вә намазларыгызны укыгыз, вә малларыгыздан зәкят бирегез һәм изге гамәлләрне Аллаһуга бурыч итеп бирегез ягъни сәваблы эшләрне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен эшләгез, Аллаһ арттырып үзегезгә нигъмәт белән кайтарып бирер. Үзегез өчен ахирәткә алдан җибәргән яхшылыкларыгызны, изге гамәлләрегезне Аллаһ хозурында табарсыз, үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән садакагызга караганда исән вакытыгызда биргән садакагыз хәерлерәк вә сәвабы да олуграк. Аллаһуның ярлыкавын һәрвакыт сорагыз! Шиксез, Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхимле.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх