• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [6] ӘНҐӘМ (ТЕРЛЕК) СҮРӘСЕ – 165 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Чын мактау – җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм яктылыкны бар кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы – кояш, ут кеби. Икенчесе: гакыл, фикер яктылыгы – Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ике төрле караңгылыкны бар кылды: берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы – имансызлык, динсезлек кеби.) Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык караңгылыгына кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар.
    2. Аллаһ беренче атагыз – Адәм г-мнең тәнен балчыктан халык кылды, соңра һәрберегезгә гомер билгеләде вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл аның хозурында. Шуннан соң да сез Аллаһ эшләренә шик тотасыз.
    3. Ул Аллаһ, җирдә вә күкләрдә эш кылучы, хөкем йөртүче Илаһә, сезнең ачык вә яшерен эшләрегезне һәм нәрсә кәсеп иткәнегезне дә белә.
    4. Кәферләргә Раббының аятьләреннән бер аять килсә, ягъни бер могъҗиза яки Коръән аяте килсә, алар аны инкяр итәләр.
    5. Аларга һәркайчан чын иманга, хак дингә өндәүче Коръән аятьләре килсә, алар аны – ялган диделәр. Коръәнне вә мөселманнарны мәсхәрә кылып көлүләренең җәзасы аларга тиздән килер.
    6. Әллә күрмиләрме? Алардан элек күпме кәферләрне һәлак кылдык, җир өстендә сезне урнаштырмаган яхшы урынга аларны урынлаштырдык һәм күктән яңгырны да аларга кирәгенчә генә иңдердек, янә аларга бакчалары астыннан ага торган елгалар кылдык, алай да иман китермәделәр, аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек, һәм алардан сон, урыннарына башка кешеләрне урынлаштырдык.
    7. Әгәр кәферләр соравы буенча Коръән аятьләрен сиңа кәгазь битләренә яздырып иңдергән булсак, аны кәферләр куллары илә тотар иделәр, аннары, бу – сихердән башка нәрсә түгел, дип инкяр итәр иделәр.
    8. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак пәйгамбәр икәнлеген безгә әйтер иде", – дип. Аллаһ әйтте: "Әгәр без аларга фәрештә иңдерсәк, әлбәттә, аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң аларга һичнәрсә өчен вакыт бирелмәс".
    9. Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр кигән киемне кияр иделәр.
    10. Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар.
    11. Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде.
    12. Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.
    13. Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.
    14. Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!
    15. Әйт: "Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип.
    16. Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер.
    17. Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир.
    18. Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.
    19. Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип.
    20. Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.
    21. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.
    22. Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: "Аллаһуның тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез", – дип.
    23. Мөшкирләр хөкем ителгәндә: "Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык", – дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә фетнә булыр – ягъни дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә шул гаепләрен инкяр итеп, ґәзаб өстенә – ґәзабны кәсеп итәрләр.
    24. Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та хакны катлап-катлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. Аллаһуга ифтира кылып, Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде.
    25. Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә төшенмәсләр, шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә аңламаулык пәрдәсен кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәрдәсен кордык, хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче кәферләр, хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән бәхәсләшәләр.
    26. Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр.
    27. Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы", – дип.
    28. Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар дөньяга кире кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык юлларына төшәр иделәр, әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, камил мөэмин булыр идек – дигән сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр.
    29. Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез, диләр.
    30. Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" – дип. Алар әйттеләр: "Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды", – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: "Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз", – дип.
    31. Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер.
    32. Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?
    33. Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар.
    34. Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар.
    35. Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас.
    36. Хак сүзләрне – төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. Дөньяда яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә тергезер, аннары Аллаһуга кайтырлар.
    37. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген дөресләүче могҗиза иңдерелсәче", – дип. Син аларга әйт: "Тәхкыйк Аллаһ кадир могҗиза иңдерергә, ләкин аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган кешеләргә могҗизага ияреп ґәзаб килгәнен белмиләр.
    38. Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрбере үз хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-мәхфузъдагы китапта язмыйча һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып Раббыларына кайтырлар.
    39. Безнең аятьләребезне ялган диючеләр, хак сүзләрне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзләрне сөйләүдән телсезләр, шуның өчен алар адашу караңгылыгындалар. Аллаһ үзе теләгән кешене Коръәннән гафил итеп хак юлдан адаштырыр, һәм үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырыр да – туры юлга күндерер.
    40. Бидеґәтче мөшрикләргә әйткел: "Беләсезме, әгәр Аллаһудан башка да Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса – Аллаһуның каты ґәзабы яки куркынычлы кыямәт сезгә килгәндә үзегез Илаһә тоткан бер мәхлуктан ярдәм сорарсызмы? Әлбәттә, бу эшне эшләмәячәксез.
    41. Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык күрсәтәсез һәм ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган нәрсәгезгә юл ачар. Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз.
    42. Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ләкин алар инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык шаять түбәнчелек белән Аллаһуга итагать итәрләр дип.
    43. Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык күрсәтсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты һәм шайтан аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте.
    44. Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм ґәзаб белән куркытуын онытсалар – дөньяви эшләрендә уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм мактаныр булдылар, ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта без аларны аңсыздан ґәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.
    45. Золым итүче каумнең ахыры киселде. Хакыйкый мактау бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле.
    46. Әйт: "Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп карыйсызмы? Әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, Аллаһудан башка тагын Илаһә бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз, шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан баш тарталар.
    47. Әйт: "Күрдегезме, әгәр Аллаһ ґәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки күренеп килсә, котыла алырсызмы? Аллаһ ґәзабы белән залим каумнәр генә һәлак буладыр."
    48. Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку һәм кайгы булмас.
    49. Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны ґәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык булу өчен.
    50. Әйт: "Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен нәрсәләрне беләмен вә һәм мин фәрештәмен", – дип, ("Аллаһ хазинәләре минем кулда булса, ни сорасагыз, шуны бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга җавап бирер идем, фәрештә булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем", – диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән сүзләргә генә иярәмен. Әйт: "Күзле белән сукыр бертигез булырмы? Коръән сүзләрен аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы?" – дип.
    51. Үлгәннән соң кубарылып, Раббылары алдында хөкем ителүдән куркучыларны – җәһәннәм ґәзабының катылыгы белән куркыт! Аларга анда Аллаһудан башка хуҗа һәм шәфкать итүче булмас, шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. (Мөшрикләрнең байлары, Мухәммәд г-мгә: "Әгәр яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярербез", – диделәр. Аларның сүзенә карап янындагы фәкыйрьләрне кумакчы булды. Шул хакта түбәндәге аять инде.
    52. Аллаһ ризалыгын өстәп көндезләрен вә кичләрен Раббыларына гыйбадәт кылган зәгыйфь яки фәкыйрь мөэминнәрне яныңнан кума! Ул кәферләрнең гамәленнән һичнәрсәне хисап итмәк сиңа тиеш түгел һәм синең гамәлеңнән һичнәрсәне хисап итмәк аларга тиеш түгел. Дошманнар сүзенә карап, фәкыйрьләрне яныңнан кума! Әгәр кусаң, залимнәрдән булырсың.
    53. Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр өчен: "Әйә шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам кылдымы", – дип. Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес тотудыр.
    54. Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем алмак өчен, син аларга: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле."
    55. Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык беленсен өчен.
    56. Әйт: "Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан", – дип, янә әйт: "Ий мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын".
    57. Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе.
    58. Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә.
    59. Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр.
    60. Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра рухларыгызны үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте тәмам булыр өчен, гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, аннары кылган гамәлләрегез белән Ул үзегезне таныштырыр.
    61. Ул – Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар сезнең гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр аның рухын алыр фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт калмас.
    62. Үлгәннән соң кешеләр хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар. Әґәһ булыгыз, хөкем итү Аллаһ эше вә ул хисап кылучыларның ашыгучырагы.
    63. Әйт: "Корыда һәм диңгездә караңгылыктагы куркынычлардан сезне кем коткарыр?". Ул коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтлектән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтлектән коткарса, әлбәттә, Аллаһуга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез.
    64. Әйт: "Ул һәлакәтлекләрдән фәкать Аллаһ үзе генә коткаручы һәм авырлыклардан азат итүче, соңра Аллаһудан башканы Илаһә тотып мөшрик буласыз", – дип.
    65. Әйт: "Өстегездән вә аяк астыгыздан сезгә ґәзаб җибәрергә яки сезгә азган халыкны аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир", – дип. Ягъни мөселманнарның – кәферләргә яки батыл диндә булганнарга яки ислам динен бозучы бидеґәтче мөселманнарга аралашулары – шулдыр һәлакәтлек.
    66. Синең каумең Коръәнне ялган диделәр, хәлбуки ул Коръән – хак. "Мин сезне дингә көчләп кертүче вәкил түгелмен", – диген.
    67. Коръәндә хәбәр бирелгән һәрнәрсәнең урыны һәм вакыты бар, Коръәндә әйтелгән сүзләрнең хак икәнлеген тиздән белерсез.
    68. Әгәр аятьләребезне яманлап сөйләүчеләрне күрсәң, хәтта башка сүзгә күчкәннәренә чаклы алар янында торма, кит! Вә әмма алардан киселү хакындагы Аллаһ хөкемен шайтан сиңа оныттырса, хәтереңә төшү белән кит, залим каумнәр янында тормагыл.
    69. Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә лязем түгел Коръән юлында булмаган кешеләрнең эшен яки гөнаһын хисап, кылу, ләкин Аллаһ ґәзабыннан саклансыннар өчен вәгазьләнү лязем.
    70. Ий Мухәммәд г-м яки аның өммәте! Диннәрен уенчык итеп тоткан һәм Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә санаган вә дөньяга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! Имансыз, динсез яшәп һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазь кыл! Бит ґәзабтан котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа вә шәфкать итүче зат юк, Коръән белән гамәл итмәгән кеше дөньядагы бөтен байлыкны җәһәннәмнән котылу өчен бирсә, кабул булмас һәм ґәзабтан чыга алмас. Әнә шундый кешеләр Коръән белән гамәл кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга көферлек кылганнары өчен аларга җәһәннәм ґәзабы һәм эчәргә пычрак, кайнар су булыр.
    71. Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт кылыйкмы Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ташлап, әүвәлге адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда яки урманда адашып аптырап калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең адашмаган юлдашлары да бар, алар чакырырлар: "Кил, туры юл монда", – дип. Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", – дип.
    72. Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! Ул – Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз.
    73. Ул – Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар бул дияр – бар булыр", ягъни терелегез дияр – һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, сабиттер, бул дигәне булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән патшалык Аныкы, Ул яшерен вә әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар.
    74. Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип.
    75. Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен.
    76. Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде.
    77. Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде.
    78. Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы", – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", – дип.
    79. Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип.
    80. Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән әрепләштеләр. Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре хакында минем белән әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде – Аллаһ белән тиңләштергән сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр зарар теләвеннән куркам, Раббымның белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез вәгазьләнмисезме?" – дип.
    81. Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә сез исә һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да Аллаһудан һич курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип хәбәр иңдергәне юк. Ике фирканың кайсысы Аллаһ ґәзабыннан имин булырга хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин булыр? Белсәгез әйтегез!
    82. Иман китереп тә – иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнегүчеләр.
    83. Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ ґәзабыннан имин булачагына китергән дәлилебез – көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф иманы, дөрес дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. (Ибраһим пәйгамбәр һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен Намрут патшаның ачуы килеп, тау хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә – дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә ґәзаб өстенә – ґәзаб булды.) Әнә шулай үзебез теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек кылабыз. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы.
    84. Ибраһимгә Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык вә Ибраһимнән элек Нухны һидәяткә салдык һәм Ибраһим нәселеннән – Даудны, Сөләймәнне, Әййүбне, Юсуфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык, һәм чын иманлы, изге гамәлле кешене әнә шулай һидәяткә салачакбыз.
    85. Янә Зәкәряне, Яхъяны, Гыйсәне, Ильясны һидәяткә салдык, алар һәммәсе изгеләрдән.
    86. Дәхи Исмагыйльне, Әлйәсәгьне, Юнусны, вә Лутны һидәяткә салдык, үз заманаларында бөтен дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык.
    87. Вә ул пәйгамбәрләрне ата-бабаларыннан, балаларыннан һәм кардәшләреннән бәгъзеләрен һидәяткә салдык, аларны без сайладык һәм туры юлга күндердек.
    88. Бу пәйгамбәрләрнең юлы – Аллаһу тәгаләнең изһар кылып ачык күрсәткән туры юлы. Бу юл белән үзе теләгән бәндәләрен һидәяткә салыр. Әгәр бу пәйгамбәрләр надан мөселманнар кеби бидеґәт гамәлләр белән яки мөшрикләргә ияреп Аллаһуга тиңдәшлек кылып мөшрик булсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде. (Ләкин пәйгамбәрләр, бидеґәт гамәлләре вә хорафат-ырымнарны дингә һич катнаштырмадылар, халыкка иярмәделәр һәм наданнарның, шәригатькә хыйлаф теләкләрен үтәмәделәр.)
    89. Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек.
    90. Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.)
    91. Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.
    92. Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр.
    93. Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы? Яки ул залим: "Миңа вәхий килде", – дип ялганнар, хәлбуки аңа һичнинди вәхий килгәне юк, яки Аллаһ иңдергән аятьләрне мин дә иңдерә алам, дияр. Әгәр залимнәрнең үлгән вакытларын күрсәң бик авыр хәлдә, каты ґәзаб астында булырлар. Фәрештәләр аларга: "Җаннарыгызны чыгарыгыз", – дип, кулларын сузып каты сугарлар. Бүген хур итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, Аллаһуга тиешсез сүзләр әйткәнегез һәм Аның аятьләре белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен.
    94. Бүген тәхкыйк алдыма ялгыз килдегез, мин сезне әүвәлдә ялгыз халык кылган кеби, вә без биргән балаларыгызны, малларыгызны артыгызда калдырып киттегез һәм яныгызда шәфәгатьчеләрегезне күрмисез, Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез ахирәттә, әлбәттә, шәфәгать итәләр дип низаглаша идегез, кайда алар? Тәхкыйк бүген Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез белән сезнең арада мөнәсәбәт киселде, һәм Аллаһудан башка заттан көткән Шәфәгатьләр, бидеґәт гамәлләрдән көткән сәваблар югалдылар.
    95. Шиксез, Аллаһу тәгалә вак орлыкларны һәм җимеш тешләрене яручы, ягъни җиргә салган һәр орлыкны үстерүче, Ул үлектән терекне чыгарыр вә теректән үлекне чыгарыр, бу эшләрне эшләүче – Аллаһудыр, Аллаһудан ничек дүнәсез, ягъни Аңа итагать итүне ничек куясыз?
    96. Ул таңны булдыручы вә төнне ял итәргә пәрдә кылды һәм кояш белән айны көн хисапларын белергә уңай кылды, бу эшләрне кылучы – кодрәт вә белем иясе Аллаһ.
    97. Янә Ул – Аллаһ, сезнең өчен йолдызларны бар кылды, караңгы төннәрдә сахраларда вә диңгезләрдә йөргән вакытыгызда юл табар өчен маяк итеп. Белгән кешеләр өчен, тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык.
    98. Ул Аллаһ сезне бер Адәм г-мнән күбәйтте, сезгә Аллаһ билгеләгән әҗәлегезгә чаклы дөньяда карарланмак булыр һәм үлгәннән соң кыямәт көненә чаклы икенче төрле хәлдә карарланмак булыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык аңлатып сөйләдек фәһемләп, аңлаган кешеләр өчен.
    99. Ул Аллаһ, Күктән яңгыр суын иңдерде, ул су белән һәртөрле үсемлекне җирдән чыгарып үстердек һәм һәр үсә торган табигатьне яшел төстә җирдән чыгардык, алардан берсе өстенә икенчесе тезелеп үскән орлыкларны вә җимешләрне чыгарабыз, янә күп җимешле ботаклары җиргә якынлашкан хөрмә агачларын үстерәбез һәм дә йөзем, зәйтүн, анар бакчаларын үстерәбез, ул җимешләр төсе вә тәме белән бәгъзеләре бер-берсенә охшаган булыр, әмма бәгъзеләре бер-берсенә охшамаган булыр. Аларның җимешләнгән вә өлгергән вакытларында карагыз! Ничек гаҗәеп җимешләнәләр һәм пешеп өлгерәләр, дөреслектә ул җимешләрнең шулай өлгерүендә – ышанучы кешеләргә Аллаһу тәгаләнең кодрәтен белергә дәлилләр бар.
    100. Адашкан кешеләр җеннәрне Аллаһуга тиңдәш кылалар, хәлбуки аларны Аллаһ үзе халык кылды, янә бернинди дәлилсез Аллаһуның угълы вә кызы бар дип, ялганны Аллаһуга нисбәт кылалар. Җаһилләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан Аллаһ бик тә пакь вә андый кимчелектән бик тә югары.
    101. Аллаһ, һичкайчан күчергеч алмыйча, һичкемнән киңәш вә ярдәм сорамыйча үзе башлап Җир вә Күкләрне төзүче, Аның ничек баласы булсын, бит Аның хатыны булмады, вә һәрнәрсәне Ул халык кылды, Ул һәрнәрсәне белә.
    102. Бөтен барлыкны төзүче Аллаһ – Тәрбиячегездер, Илаһә булырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул һәрнәрсәне төзүче, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Вә Ул һәрнәрсә өстеннән эш башкаручы.
    103. Аллаһу тәгаләне күзләр ихата кыла алмас, Аны күрергә бернинди күз кадир булмас, бәлки Аллаһ үзе күзләрне ихата кылыр, ягъни күзләрнең күрүен чолгап алыр вә Ул үткәрә күрүче һәрнәрсәдән хәбәрдар.
    104. Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гакыл, фикер күзе килде – ул Коръән кәрим, берәү шул күз белән Коръән күрсәткән туры юлны күрсә һәм шул юлдан адашмыйча барса, файдасы үзенә, әмма берәү Коръәннән һәм Коръән күрсәткән туры юлдан сукыр булса, зарары үзенәдер, юлсыз китеп адашыр һәм һәлак булыр. "Мин сезнең гамәлләрегезгә сакчы түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерәмен", – диде Мухәммәд г-м.
    105. Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ачыклыйбыз, янә мөшрикләр: "Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да күчереп сөйлисең", – дип әйтсеннәр өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә шәригать хөкемнәрен бәян кылмаклыгыбыз өчен Коръәнне иңдердек.
    106. Раббыңнан иңгән Коръән хөкемнәренә ияр! Бит Раббыңнан башка итагать кылырга, коллык күрсәтергә яраклы Илаһә һич юк, вә мөшрикләрдән кисел.
    107. Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас иделәр. Сине аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп кертүче вәкил түгелсең.
    108. Аллаһудан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары белән сезгә ачу итеп Аллаһуны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнар гыйбадәтене зиннәтле иткәнебез кеби һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп күрсәттек, соңра аларны кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән хәбәр бирер.
    109. Мөшрикләр, әгәр аларга Аллаһудан бер могҗиза килсә, иман китерер идек дип, Аллаһ исеме белән бик каты ант итәләр. Әйт: "Могҗиза Аллаһ ихтыярында, теләсә бирер", – дип. Ий мөэминнәр! Әгәр аларга могҗиза бирелгәч иман китерәчәкләрен ничек беләсез? Юк, могҗиза бирелсә дә иман китерәчәк түгелләр.
    110. Әүвәл мәртәбәдә могҗизаны күреп тә иман китермәгәнлеге өчен инде могҗизаны күрүдән күзләрен дүндерәбез һәм аңлаудан күңелләрен авыштырабыз, инде аларны азгынлыкларында калдырабыз, туры юлны таба алмыйча хәйран булып йөрерләр.
    111. Әгәр аларга күрсәтеп фәрештәләр иңдерсәк вә мәетләрне тергезеп алар белән сөйләштерсәк һәм һәрнәрсәне аларның алларына каршы куйсак, аннары ул нәрсәләр: "Коръән Аллаһ китабы", – дип сөйләп торсалар да имансызлар ышаначак түгелләр, мәгәр Аллаһ теләгән кешеләр иман китерәчәкләр, ләкин аларның күбрәге җаһиллек кылалар.
    112. Коръән белән гамәл кылучыларның дошманнары булган кеби, әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга җени һәм адәми шайтаннарны дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен вәсвәсә кылырлар. (Мөселманнарны, гомумән, бөтен кешеләрне адаштыру өчен булган иң көчле кораллары – бидеґәт гамәлләрдер). Әгәр Раббың, җени вә адәми шайтаннарның вәсвәсә кылмауларын һәм кешеләрне аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас иделәр, ул шайтаннардан һәм аларның Аллаһуга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел.
    113. Җени вә адәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен үзләре ягына аудару өчен аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар һәм кабул итсеннәр өчен вәсвәсәне күп кылырлар, аларның бу эшләре башка кешеләрнең дә үзләре кебек үк шайтан булуларын теләгәннәре өчен.
    114. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы бидеґәтчеләргә әйтер: "Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада булган хәлне ачыклаучы Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп алыйммы? Хәлбуки Аллаһу тәгалә, һәрнәрсәне яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык өйрәтүче Коръәнне сезгә иңдерде, ягъни Коръән миңа гына түгел ул сезгә дә, аның белән гамәл кылыгыз", – дип. Китап әһле яһүд вә насара, Коръәннең хаклык белән Раббыңнан иңдерелгәнлеген, әлбәттә, беләләр, ләкин белә торып инкяр итәләр, син Коръән сүзләреннән шикләнүчеләрдән булма.
    115. Китергән хәбәрләре дөреслек белән, бөтен хөкемнәре гаделлек белән Раббыңның сүзләре тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче һич юк, Ул ишетүче, белүче.
    116. Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте, әгәр җир өстендәге кешеләрнең күбрәгенә иярсәң, я аларга итагать итсәң ул чагында алар сине Аллаһ юлыннан адаштырырлар, чөнки күпчелек хакка иярми, бәлки сукыр занга, үлчәүсез фикергә иярә һәм алар һичкем түгелләр, фәкать хакны ялганлаучылар.
    117. Дөреслектә синең Раббың белә Аның юлыннан адашкан кешене, янә Ул белә Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булганнарны да.
    118. Ий мөэминнәр! Бугазлый торган хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап кына ашагыз! Әгәр Аның аятьләренә ышансагыз. (Димәк, Аллаһ исеменнән башка бугазланган хайван итен ашаган кеше Аллаһуның аятьләренә ышанмаган буладыр).
    119. Ий мөэминнәр! Хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап ашаудан сезне нәрсә тыя, нинди гозер бар? Бит Аллаһ сезгә нәрсәләр хәрәм икәнлеген ачык аңлатты. (Дуңгыз ите, бугаз каны, үлгән хайван ите, Аллаһ исеменнән башка бугазланган хайван ите һәм Аллаһудан башка берәр мәхлук өчен бугазланган хайван ите. Бу зекер ителгән нәрсәләр мөселманнар өчен һәр заманада, һәркайда да хәрам. Мәгәр бу нәрсәләрне ашарга ярый ачка үлә башлаганда үлмәс өчен генә). Әлбәттә, күпләр дәлилсез һәм нәфес азгынлыклары белән кешеләрне туры юлдан вә хәләл ризыклардан адаштырырлар. Әлбәттә, Раббың белүчерәк хәрам нәрсәләрне хәләлгә чыгарып, читтән үтүчеләрне.
    120. Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз, эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен тиздән җәза кылынырлар.
    121. Бугазлаганда бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтелмәгән хайван итен һич тә ашамагыз! Кәфер бугазлаганны ашау, әлбәттә, бик яман эш, аны ашаган кеше фасыйктыр, Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас. Шайтаннар үзләренең дусларын сезгә каршы котыртырлар, бисмилләсез бугазланган хайван итен ашарга ярый дип сезнең белән тартышсыннар өчен, әгәр аларга итагать итсәгез, ягъни кәфер бугазлаган хайван итеп ашасагыз, әлбәттә, мөшриксез.
    122. Әйә бер кеше мәет мисалында имансыз, белемсез иде. Без аны Коръән белән тергездек һәм аңа мәгърифәт – һидәят нурын бирдек, шул нур белән кешеләр арасында ислам динен яктыртып йөрер, наданлык һидәятсезлек караңгылыгында калып шул караңгылыктан чыкмый торган кеше белән бертигез булырмы? Әнә шулай Коръән белән гамәл кылучыларга яхшы эшләре зиннәтле күренсә, кәферләргә Аллаһуга каршы булган начар эшләре зиннәтле булып күренде.
    123. Әнә шулай һәрбер шәһәрдә залим хуҗаларны – түрәләрне бар иттек, шул шәһәрләрдә мәкерлекләр кылсыннар өчен, кылган мәкерлекләренең зарары, һәлакәтлеге үзләренә булачак, ләкин сизмиләр.
    124. Әгәр кәферләргә аять килсә, алар әйтәләр: "Аллаһуның рәсүлләренә бирелгәннең охшашы үзебезгә бирелгәнгә чаклы һич тә иман китермәбез", – дип. Пәйгамбәрлекне кайда, кемгә бирергә икәнлекне Аллаһ үзе белүчерәктер. Тәкәбберләнеп Аллаһуга каршы мәкерлекләр кылганнары өчен тиздән Аллаһ алдында рисвайлык һәм каты ґәзаб ирешер.
    125. Аллаһу тәгалә, бер кешене һидәяткә – диндә туры юлга салырга теләсә, ислам дине өчен аның күкрәген ачып куяр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген тар, күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле, хаклыктан тыгызланып – Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча, гүя күккә чыгардай булыр. Әнә шулай Аллаһу тәгалә, Коръән аятьләренә ышанмаган яки ышанып та аның белән гамәл кылмаган кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек яки монафикълык нәҗесен салыр.
    126. Бу – Коръән кәрим, ачык мәгънәле бөтен аятьләре белән кешеләр өчен Раббыңның хак туры юлыдыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык – яхшы аңлаттык вәгазьләнүчеләр өчен.
    127. Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылган хак мөселманнарга Раббылары хозурында тынычлык, иминлек йорты җәннәтләр бар, вә Ул – Аллаһ кылган изге гамәлләре буенча аларның хуҗалары.
    128. Аллаһу тәгалә кыямәт көнне кешеләрне һәм җеннәрне һәммәсен бер урынга җыяр һәм әйтер: "Ий җен таифәсе! Үзегезгә ияртеп күп кешеләрне аздырдыгыз", – дип. Вә җеннәргә дус булган кешеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз! Без бер-беребездән файдаландык, ягъни җеннәр безне аздырып теләкләренә ирештеләр, без аларның вәсвәсәсе белән гөнаһлы эшләрне эшләп нәфесләребез теләгәнне үтәдек һәм шул рәвештә яшәгәнебез хәлдә аңсыздан син билгеләгән әҗәлләребезгә ирештек", – дип. Аллаһ әйтер: "Сезнең урыныгыз җәһәннәм уты анда мәңге калырсыз, мәгәр Аллаһ мәңгегә калмауны теләгән кеше мәңгегә калмас.
    129. Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кеби дөньяда бәгъзе залим каумне икенче залим каумгә ирекле кылырбыз Аллаһуга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен.
    130. Ий җен вә кеше Таифәләре! Сезгә безнең аятьләребезне укучы һәм менә шушы куркынычлы көнегезгә юлыгачагыгыз белән куркытучы расүлләр үз җенесегездән килмәдеме? Динсезләр әйтерләр: "Бәли бүген без үз зарарыбызга шәһадәт бирәбез", – дип, аларны дөнья тереклеге алдады һәм кәфер икәнлекләре белән шәһадәт бирделәр.
    131. Раббыңның расүлләр күндереп үзенең бөтен хөкемнәрен белдерүе – Аллаһ хөкемнәреннән хәбәрсез кешеләрне золым белән һәлак итмәссезлеге өчендер.
    132. Дөньяда кылган саваплары вә гөнаһлары өчен ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләрдә һәм җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр, Раббың кешеләрнең кылган эшләреннән гафил түгел.
    133. Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. Әгәр Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби.
    134. Әлбәттә, Аллаһудан вәгъдә ителгән ґәзаб киләчәк, вә сез ґәзабтан котылу өчен Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз.
    135. Коръән белән гамәл кылучыларга әйт: "Ий каумем! Үзегез теләгән урында, үзегез теләгәнчә батыл гамәлләрегезне кылыгыз! Тәхкыйк мин Раббым кушкан хак гамәлләрне кылучымын, тиздән эшләрегезнең нәтиҗәсен белерсез. Җәннәт йорты кемгә булачагын ахирәттә хисаб көнендә белерсез, әмма залимнәр исә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.
    136. Мөшрикләр, Аллаһ үстергән игеннәрдән, дүрт аяклы хайваннардан Аллаһуга өлеш кылдылар, үз белдекләре белән бу иген вә бу хайван Аллаһ өлеше булыр, вә бу иген һәм бу хайван сынымнарыбызның өлеше булыр диделәр, сынымнары өчен билгеләгән игеннәрен вә хайваннарын Аллаһ юлына бирмәс иделәр, әмма Аллаһ өлеше дип билгеләгән иген вә хайваннарын, яхшы булсалар, сынымнары юлына бирер иделәр. Диндә булмаган нәрсәләрне Аллаһ исеменнән эшләүләре нинди кабахәт эш.
    137. Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп күрсәткән кеби, шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, бу кабахәт эшләре белән аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде Син аларны вә аларның ифтира кылуларын куй! Аллаһуга тапшыр.
    138. Сынымнар өчен билгеләнгән иген вә хайваннар хәрам, ул нәрсәләрне һичкем ашамас мәгәр без теләгән кешеләр, ягъни сынымнарга хезмәт итүчеләр генә ашар, дип нәфес теләкләре белән батыл хөкемнәр чыгардылар вә бәгъзе хайваннарга утыру, аркасына әйберләр йөкләү хәрам булды, дип кырга чыгарып җибәрәләр, дәхи хайванны бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә сынымнар исемен әйтеп бугазларлар һәм Аллаһ шулай кушты дип, Аллаһуга ялганны ифтира кылырлар, шуның өчен Аллаһ тиздән аларны каты ґәзаб белән җәза кылыр.
    139. Янә әйттеләр: "Бу хайваннарның карнындагы туачак балалары ирләребезгә генә хәләл булып, хатыннарыбызга хәрамдыр, әгәр үлсә, ул үлгән хайван иргә дә, хатынга да хәләл булыр", – дип, батыл хөкемнәрен дин хөкемнәре дип сыйфатлаганнары өчен тиздән җәза кылырбыз, бит Аллаһ хөкем итүче вә белүче.
    140. Белемсез ахмаклык белән үз балаларын үзләре үтерүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар һәм Аллаһ ризык кылып аларга хәләл нәрсәләрне үзләренә хәрам кылган кешеләр дә һәлак булдылар, бу эшләрне Аллаһ шулай кушты дип Аллаһуга ялганны ифтира кылганнары хәлдә. Тәхкыйк алар адаштылар һәм туры юлны табучы булмадылар.
    141. Аллаһу тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен садака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән әрәм-шәрәм итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич сөйми.
    142. Янә хайваннардан йөкләр күтәрә торганын һәм йоннарыннан түшәк ясала торганын халык кылдык, вә ашагыз-эчегез Аллаһ ризыкландырган хәләл-пакь ризыклардан вә шайтан эзенә иярмәгез! Ул сезгә ачык дошман.
    143. Аллаһу тәгалә, сезнең өчен дүрт пар – сигез җенесне халык кылды, аларны сезгә хәләл итте: куй-сарыктан бер парны, кәҗәдән бер парны. Әйт: "Аллаһ, куй вә кәҗә иркәкләрен һәм ана куйны вә ана кәҗәне хәрам кылдымы? Яки куй вә кәҗә карнындагы бәрәннәрне хәрам кылдымы? Әгәр боларны хәрам кылган булса, дәлилләрегезне миңа күрсәтегез дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип.
    144. Янә Аллаһ, сезнең өчен ата дөяне вә ана дөяне һәм үгез белән сыерны халык кылды һәм хәләл итте. Әйт: "Ата дөяне вә үгезне һәм ана дөя белән сыерны яки аларның карыннарындагы балаларын Аллаһ хәрам кылдымы? Әйә сез шаһит булдыгызмы Аллаһуның бу хакта васыять әйткән чагында, ягъни Аллаһуның: "Бу хайваннарны сезгә хәрам кылдым", – дигән сүзен ишеттегезме? Наданлык белән дәлилсез кешеләрне адаштыру өчен Аллаһуга ялганны ифтира кылган кеше хәтле залим-залимрәк кеше булырмы? Әлбәттә, Аллаһу тәгалә залимнәрне туры юлга салмас.
    145. Әйт: "Аллаһудан миңа вәхий кылынган Коръәндә тапмыймын ашаучыга ризык йөзеннән хәрам нәрсәне, мәгәр үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган хайван ите, боларны хәрам дип таптым", – дип, берәү ашарга һичнәрсә тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда зарурат хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Бу хәлдә, әлбәттә, Раббың ярлыкаучы һәм рәхимле.
    146. Дәхи яһүдләргә һәрбер тырнаклы хайванны хәрам кылдык, янә сыер вә куй майларын аларга хәрам кылдык, мәгәр сыер белән куйның арка майларын, эчәкләре өстендәге майларны вә сөякләренә аралашкан майны аларга хәләл иттек, бу хөкемебез аларга җәза булды явызлыклары өчен вә Без тәхкыйк сүзебездә вә хөкемебездә туры торучыбыз.
    147. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр кәферләр сине ялганчы дисәләр, син аларга әйт: "Раббыгыз киң рәхмәт иясе, сезне дөньяда" ґәзаб кылырга ашыкмас, әмма ахирәттә Аллаһуның ґәзабы залим каумнәрдән кире китмәс."
    148. Мөшрикләр тиздән әйтерләр: "Әгәр Аллаһ теләгән булса иде безнең мөшрик булмавыбызны, үзебез дә һәм ата-бабаларыбыз да Аллаһуга һичнәрсәне тиңдәш кылмаган булыр идек һәм Аллаһ хәрам кылмаган нәрсәләрне берсен дә хәрам кылмаган булыр идек", – дип. Соңгы мөшрикләр пәйгамбәрләрне ялганга тоткан кеби, әүвәлге мөшрикләр дә ялганга тоттылар, хәтта ґәзабыбызны татыганчы. Әйт: "Сүзләрегезне вә кылган эшләрегезне дөресләргә дәлилләрегез бармы? Әгәр булса, безгә чыгарып күрсәтегез! Сез хак булган дәлилләргә иярмисез, фәкать сукыр җаныгызга иярәсез, янә сез һичкем түгел, мәгәр ялганчыларсыз."
    149. Хак булган көчле дәлил – Аллаһ дәлиле, әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, һәммәләрегезне дә туры юлга күндерер иде.
    150. Әйт: "Хайваннардан вә игеннәрдән Аллаһ кайберләрен хәрам кылды дип шәһадәт бирүче шәһитләрегезне китерегез, әгәр Аллаһ хәрам дип әйткән булса, дәлилне күрсәтсеннәр", – дип. Ялганга шәһадәт бирсәләр, әмма син алар белән бергә шәһадәт бирмә, ягъни ялган сүзләрен тәсдыйк кылма, вә аятьләребезне ялган диюче һәм ахирәткә ышанмаучыларның нәфис һаваларына иярмә, алар кылганны кылма, әле алар үзләрен тәрбия кылучы Аллаһуны сынымнары белән бертигез күрәләр.
    151. Әйт: "Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, Аллаһуга һичкемне һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер кылды, дәхи ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз, һәм дә Аллаһ кеше үтерүне хәрам кылды, кеше үтермәгез, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерегез! Бу эшләр белән Раббыгыз сезгә васыять вә әмер кылды, шаять аңларсыз.
    152. Дәхи ятим бала малына якын бармагыз, мәгәр гаделлек белән барыгыз, ягъни үз малларын үзләре генә файдалансын өчен ятимнәр эшенә катнашыгыз, үсеп җиткәннәренә чаклы малларын саклагыз, үсеп җитсәләр, малларын үзләренә тапшырырсыз, янә сәүдә эшләрендә, алыш-бирешләрдә һәр төрле үлчәүләрегез төзек булсын һәм гадел үлчәгез! Аллаһ һичкемгә көче җитмәгәнне йөкләми, мәгәр көче җиткәнне генә, хөкем иткәндә якын кардәшләрегез булса да, гаделлек белән хөкем итегез вә Аллаһуга биргән ґәһедләрегезне үтәгез! Болар Аллаһуның сезгә васыяте вә вәгазе, шаять вәгазьләнерсез.
    153. Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерырлар. Мәсәлән, бидеґәт гамәлләр Аллаһ юлыннан башка юлдыр. Аллаһ сезгә Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга әмер кылды, әмма башка юлга китүдән тыйды, шаять башка юлга китеп һәлак булудан сакланырсыз.
    154. Соңра Мусага изге гамәл кылучылар өчен һәрнәрсәне тулысынча аңлатучы китапны бирдек, ул китап һидәят һәм рәхмәт итеп бирелде, шаять Раббыларына юлыгачакларына ышанырлар.
    155. Без иңдергән бу Коръән аның белән гамәл кылучыга мөбарәк, шулай булгач, аның һәр хөкеменә иярегез, әмма башка юлга китеп адашудан сакланыгыз, шаять рәхмәт ителерсез.
    156. Сезгә Коръәнне иңдердек, ахирәттә хисаб көнендә: "Ий Раббыбыз, син бездән әүвәл ике таифәгә, ягъни яһүд белән насарага китап иңдердең, без аларның Тәүрат, Инҗилне укуларыннан гафил булдык", – дип әйтмәвегез өчен.
    157. Яки әгәр безгә китап иңдерелгән булса, әлбәттә, яһүд вә насарага караганда да туры юлга күнегүчәнрәк булыр идек, дип әйтмәвегез өчен Коръәнне иңдердек, бит тәхкыйк Раббыгыздан сезгә һәрнәрсәне ачыклаучы Коръән исемле китап, ул аның белән гамәл кылучыларга һидәят вә рәхмәт булып килде, Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диюче кеше хәтле залимрак кеше булырмы? Вә ул залим Коръән белән гамәл кылудан баш тарта. Аятьләребездән баш тарткан кешеләрне ягъни хәрамнардан сакланмау, фарызларны үтәмәү аятьләрдән баш тарту була, тиздән алардан яман ґәзаб белән җәза кылырбыз баш тартканнары өчен.
    158. Аллаһудан Коръән килгәннән соң да аның белән гамәл кылмыйча тагын нәрсә көтәләр? Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмыйча, ґәзаб фәрештәнең килүен көтәләр, яки Раббының ґәзәб белән килүен көтәләр, яки кыямәт көне кеби Раббыңның бәгъзе галәмәтләрен көтәләр. Раббыңның бәгъзе галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман китерүе файда бирмәс, ягъни үлем куркынычларын күргәч кенә, яки картлык зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә иман китереп маташуның һич файдасы булмас, яки әүвәлрәк иман китергән, ләкин хәрамнардан тәүбә итмәгән һәм фарызларны үтәмәгән, коры иман сүзләрен әйтеп яшәве янә файда бирмәс, әйт: "Көтегез Аллаһ ґәзабын", – дип. Без, әлбәттә, аларны ґәзаб белән көтәбез.
    159. Тәкъвасыз мөселманнар, Аллаһ төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр һәм төрле батыл мәзһәб ияләре булдылар, ий Мухәммәд г-м, син аларның һичбер эшләре турында соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһуга тапшырылмыштыр, соңра Аллаһ үзләренә кылган эшләре белән хәбәр бирер.
    160. Бер мөэмин Аллаһу хозурына изге гамәлләр белән килсә, ул мөэмингә изгелекләре ун тапкыр арттырылыр, вә бер кеше явыз эшләр белән килсә, кылган гөнаһы бәрабәрендә генә җәза кылыныр һәм алар гөнаһларын арттыру белән золым ителмәсләр.
    161. Әйт: "Ий Мухәммәд г-м, "Раббым мине күндерде чын туры юлга, кыямәткә каим булган хак дингә күндерде һәм батылдан хак тарафына нык авышкан Ибраһим милләтенә күндерде. Ул – Ибраһим мөшрикләрдән булмады, ягъни Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмәде.
    162. Әйт: "Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһу тәгалә эшедер.
    163. Аллаһуның һич тиңдәше юк, вә мин һичкемне һичнәрсәне аңа тиңдәш кылмаска, фәкать Аллаһуга гына халис кол булырга Аның тарафыннан боерылдым һәм мин мөселманнарның әүвәлемен".
    164. Әйт: "Аллаһудан башка бер мәхлукны үземне тәрбия итүче итеп алыйммы? Бөтен вөҗүднең, бөтен мәхлукның тәрбиячесе Аллаһ үзе генә була торып, һәрбер кеше ни кылса да үзе өчен генә кыладыр һәм гөнаһ йөген йөкләүче кеше башка һичбер кешенең гөнаһ йөген йөкләп алмас, соңра кайтачак урыныгыз Аллаһ хозурында, Аллаһ динендә ихтилаф кылышканыгыз белән үзегезгә хәбәр бирер.
    165. Сезләрне Җиргә халифә итүче Аллаһ дәрәҗәләрдә бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегездән югары күтәрде, сезгә биргән нигъмәтләре хакында барыгызны да сынамак өчен. Дөреслектә, Синең Раббың итагать итмәгәннәрдән ашыгып үч алучыдыр вә, әлбәттә, Ул итагать белән төзәлгәннәрне ярлыкаучы, рәхимле.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх