• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [53] НӘҖЕМ (ЙОЛДЫЗ) СҮРӘСЕ – 62 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Баючы йолдыз белән ант итәмен.
    2. Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады.
    3. Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс.
    4. Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер.
    5. Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.
    6. Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән.
    7. Ул фәрештә офыкның югарысында иде.
    8. Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.
    9. Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.
    10. Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне.
    11. Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде.
    12. Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы?
    13. Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә.
    14. Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында.
    15. Мәэва җәннәте шул агач янындадыр.
    16. Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде.
    17. Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде.
    18. Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен.
    19. Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме?
    20. Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы?
    21. Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме?
    22. Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр.
    23. Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде.
    24. Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме?
    25. Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас.
    26. Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр.
    27. Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр.
    28. Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер.
    29. Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр.
    30. Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер.
    31. Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен.
    32. Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер.
    33. Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме?
    34. Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты.
    35. Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме?
    36. Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән?
    37. Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде.
    38. Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс.
    39. Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер.
    40. Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер.
    41. Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер.
    42. Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын.
    43. Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты.
    44. Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде.
    45. Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды.
    46. Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан.
    47. Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр.
    48. Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде.
    49. Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр.
    50. Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды.
    51. Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады.
    52. Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр.
    53. Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты.
    54. Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады.
    55. Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең?
    56. Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән.
    57. Кыямәт якын булды.
    58. Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр.
    59. Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме?
    60. Вә көләсез, никтер еламыйсыз?
    61. Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз.
    62. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз!

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх