• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [51] ЗАРИЯТ (ТАРАТУЧЫ) СҮРӘСЕ – 60 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Таратучы каты җил белән ант итәм.
    2. Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр.
    3. Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә.
    4. Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен:
    5. "Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр.
    6. Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр.
    7. Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен.
    8. Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас.
    9. Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше.
    10. Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә.
    11. Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр.
    12. Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар.
    13. Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар.
    14. Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр.
    15. Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр.
    16. Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр.
    17. Төннәрдә алар аз йоклар булдылар.
    18. Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр.
    19. Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр.
    20. Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр.
    21. Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме?
    22. Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер.
    23. Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз.
    24. Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре?
    25. Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде.
    26. Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде.
    27. Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде.
    28. Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр.
    29. Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип.
    30. Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип.
    31. Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады.
    32. Фәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек,
    33. алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен,
    34. ул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", – диделәр.
    35. Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне.
    36. Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде.
    37. Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен.
    38. Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч,
    39. Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер", – дип.
    40. Без Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач, Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды.
    41. Дәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче рәхимсез җилне.
    42. Ул җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр.
    43. Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде.
    44. Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте.
    45. Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар.
    46. Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.
    47. Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз.
    48. Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.
    49. Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез.
    50. Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.
    51. Хак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.
    52. Ий Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки җенләнгәндер", – дип.
    53. Әйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы? Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер.
    54. Син алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр.
    55. Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.
    56. Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым.
    57. Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм.
    58. Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер.
    59. Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр.
    60. Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх