• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [40] МӨЭМИН СҮРӘСЕ – 85 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Хә мим.
    2. Ошбу Коръән һәр эштә галип, һәр эшне белүче Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.
    3. Ул мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм тәүбәләрен кабул итүче вә динсезләрне каты ґәзаб кылучыдыр, Ул киң нигъмәт иясе, һичбер Илаһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә, хөкем ителү өчен кайтуда Аңа гынадыр.
    4. Аллаһуның аятьләрендә низагъ кылмаслар, мәгәр имансыз кешеләр низагъ кылырлар, кәферләрнең дөньяда бай һәм өстен булып яшәүләре, күп мал белән сәүдә итүләре сине кызыктырмасын, алдамасын. Бит аларның юлдан чыгып дөньяда ләззәтләнүләре вакытлыча гынадыр.
    5. Алардан элек Нух кавеме дә пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә Нухтан соң Гад, Сәмуд кавемнәре пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә өммәт үзенең пәйгамбәрләрен тотып үтерергә теләделәр һәм батылны яклап, мактап Ислам диненең хаклыгын юкка чыгару өчен пәйгамбәрләр һәм мөэминнәр белән һәрвакыт низагълаштылар, Без аларны ґәзаб белән тоттык, карагыз, Безнең алардан үч алуыбыз ничек булды?
    6. Әнә шулай, әлбәттә, кәферләр ут әһелләредер, утка керәчәкләр дигән Раббыңның сүзе һәм хөкеме булды.
    7. Ґәрешне күтәрүче фәрештәләр вә Ґәреш әйләнәсендә булган фәрештәләр, һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһуга ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Синең рәхмәтең вә Синең белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм ґәзабыннан сакла!
    8. Ий Раббыбыз, вәгъдә кылган Ґәден исемле җәннәткә аларны керегез, янә алар белән бергә Ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган балаларын да кереткел! Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең.
    9. Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң, тәхкыйк Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. Ий Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап та ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олугъ изге теләккә ирешмәктер.
    10. Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә ачуланырлар.
    11. Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек", – дип.
    12. Бу ґәзаб сезгә тиешле булды, чөнки сезгә әйтелсә, Аллаһу тәгаләне бер генә дип белегез, Ул ялгыз тына, бер генә дип әйтегез, дип, сез инкяр итәдер идегез, әмма Аллаһуның шәриге-тиңдәше яки хатыны яки баласы бар, дип, ялган әйтсәләр, сез ул бик зур ялган сүзгә ышанадыр идегез. Инде хөкем итеп сезгә ґәзаб бирмәк бөек вә олугъ Аллаһ эшедер.
    13. Ул – Аллаһ сезгә күрсәтәдер һәм сөйләп белдерәдер, һәм дөньяның бөтен хәле белән Үзенең бер генә икәнлеген исбат итәдер, һәм сезгә ризык булсын өчен күктән яңгыр яудырадыр, Аллаһуның бу зур эшләреннән һич дәрес, гыйбрәт вәгазь алучы булмас, мәгәр инсаф белән иман китергән вә инабәт илә Аллаһуга кайткан гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.
    14. Ий мөэминнәр, динне Коръән юлы белән генә тотып Аллаһуга гына ихлас гыйбадәт кылыгыз, гәрчә кәферләр сезнең бу хак эшегезне яратмасалар да.
    15. Ул – Аллаһ хак мөэминнәрне дәрәҗәләргә күтәрүче һәм Ґәреш иясе, вә Үзе теләгән бәндәсен пәйгамбәр итү өчен аңа вәхий белән Җәбраил фәрештәне иңдерүче, ул пәйгамбәр һәммә кешеләр кубарылып Аллаһ хозурына җыелачак кыямәт көне белән кешеләрне куркытмавын өчен.
    16. Кешеләр каберләреннән шул көнне чыгарлар, кешеләрнең хәлләреннән Аллаһуга һичнәрсә яшерен булмас, кешеләр бер урынга җыелып беткәч, Аллаһ әйтер: "Менә бүген патшалык кем кулында?" – дип. Бүген патшалык – каһһар, ялгыз вә бер генә булган Аллаһуга гына хасдыр.
    17. Бу көндә һәркем кылган гамәле буенча гына җәза кылыныр, сәвабын киметеп яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым итү булмас. Аллаһ хисаб итүдә бик тиздер.
    18. Кәферләрне кыямәт көне белән куркыт, ул көн утка керергә якын көннәредер, ул көндә кайгыдан вә куркынычтан йөрәкләр бугазга килерләр. Ул көндә залимнәргә яклаучы дус булмас, шәфәгатьче дә булмас.
    19. Ул – Аллаһ күзләрнең хыянәтчесын белер, ул күз ят хатыннарга караган күздер һәм күкрәкләр эчендә яшерен сакланган нәрсәләрне дә белер.
    20. Аллаһ хаклык вә гаделлек белән хөкем итәр, Әмма мөшрикләрнең сынымнары бернәрсә белән дә хөкем итә алмаслар, дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.
    21. Алар җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән элекке кавемнәрнең иман китермәгәннәренең ахыр хәлләре ничек булганын да күрмиләрме? Бит ул әүвәлге кәферләр куәттә вә биналәр тезүдә болардан артык иделәр, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты, Аллаһ ґәзабын аларга килүдән туктатучы булмады.
    22. Бу әйтелгән ґәзаблар аларга тиешле булды, төрле могъҗиза вә аятьләр белән аларга пәйгамбәрләр килгәннәр иде, ләкин аларны ялганга тоттылар, шуннан соң Аллаһ аларны ґәзаб белән тотты. Чөнки Ул – Аллаһ куәт иясе вә каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
    23. Тәхкыйк Без Мусаны ачык аятьләр вә могъҗизалар белән җибәрдек.
    24. Фиргаунгә, Һаманга вә Карунга алар әйттеләр: "Ошбу Муса ялганчы вә сихерче", – дип.
    25. Муса Бездән Аларга хаклык белән пәйгамбәр булып килгәч, алар әйттеләр: "Муса ияреп иман китергән мөэминнәрнең ир балаларын үтерегез вә кыз балаларын калдырыгыз", – дип. Әмма залим кәферләрнең юлсыз мәкерләре заигъ булды, бәлки үз башларына бәла булды.
    26. Фиргаун кавемеңә әйтте: "Мине үз ихтыярыма куегыз, мин Мусаны үтерим, минем үтерүемнән котылырга Раббысына дога кылсын, чөнки мин куркамын сезнең динегезне үзенең диненә алыштыруыннан, яки динегезне алыштыра алмаса, Мысыр җирендә сугышып кан түгү кеби бозыклык кылуыннан куркамын", – дип.
    27. Муса әйтте: "Кыямәт көненә ышанмаган һәр тәкәбберләнүче явызлыгыннан минем һәм сезнең Раббыгыз булган Аллаһуга сыгынамын.
    28. Фиргаун хезмәтендә булган иманын яшерүче бер мөэмин ир әйтте: "Ий кавемем, бер ир минем Раббым Аллаһ дигәне өчен үтерәсезме? Ул Муса сезгә Раббыгыздан ачык аңлатмалар белән килде, әгәр ялган сөйләсә зарары үзенә булыр, әгәр сөйләгән сүзләре хак булса, сезгә вәгъдә иткән дөнья ґәзабы, әлбәттә, ирешер. Әлбәттә, Аллаһ хакны инкяр итүче чиктән үткән фасыйкны туры юлга салмас.
    29. Бу мөэмин янә әйтте: "Ий кавемем, сез Мысыр җирендә галиб булдыгыз, барча байлык сезнең кулыгыздадыр. Әгәр Аллаһ дусларын үтергәнегез өчен безгә Аның ґәзабы килсә, ул ґәзабтан безне кем коткарыр?" Фиргаун әйтте: "Үземә мәслихәт иткән нәрсәне сезгә дә мәслихәт итәмен ки ул мәслихәт Мусаны үтермәктер, мин сезне туры вә уңышлы юлга гына күндерермен", – дип.
    30. Иман китергән кешеләр әйттеләр: "Ий кавемем, үткән өммәтләргә ирешкән ґәзабның сезгә дә ирешүеннән куркамын.
    31. Нух, Гад, Сәмуд вә алардан соң килгән пәйгамбәрләрнедә җәберләүче залим кавемнәргә һәлакәтлек сезгә дә килер дип куркам, Бит Аллаһ сәбәпсез бәндәләрен ґәзаблаучы түгелдер.
    32. Ий кавемем, өстегезгә кыямәт көненең килүеннән куркамын, ул көндә кешеләр кычкырышырлар.
    33. Ул көндә артка әйләнеп качып маташырсыз, ләкин анда качарга урын юкдыр, сезне Аллаһ ґәзабыннан саклаучы да булмас, Аллаһ берәүне хак юлдан адаштырса, аны туры юлга кертүче, әлбәттә, булмас.
    34. Сездән элек, ягъни Мусадан элек могьҗизалар белән Йусүф пәйгамбәр килде, ләкин сез аның китергән хак могъҗизаларыннан даим шикләнүче булдыгыз, ул үлгәч, хатта Йусүфтан соң Аллаһ пәйгамбәр җибәрмәс, дидегез. Сезне адаштырган кеби, Аллаһ ачык дәлилләрне күрә торып аны инкяр итүчене вә чиктән үтүчене хак юлдан адаштырыр.
    35. Кулларында Аллаһудан килгән бернинди дәлилләре булмаган көйгә Аллаһ хакында яки Аның аятьләре хакында низагълашалар, ягъни хакны инкяр итеп, батылны яклап тартышалар, аларның бу эшләре Аллаһ каршында да мөэминнәр каршында да олугъ гөнаһтыр. Әнә шулай Аллаһ хакны инкяр итеп батылны яклап җәбер итүче һәр тәкәббернең күңеленә мөһер басадыр, туры юлны тапмасын өчен.
    36. Фиргаун үзенең вәзиренә әйтте: "Ий Һаман, миңа бик бөек манара яса, шаять мин ул манара белән күкнең юлына вә ишекләренә ирешермен.
    37. Һәм анда Мусаның Аллаһысына юлкыгырмын, чөнки Мусаның "Аллаһ бер генә" дигән сүзе ялган дип уйлыйм", – дип. Фиргауннең явыз сүзләре дә, явыз эшләре дә зиннәтле күренде, кешеләрне хак туры юлдан тыйды. Фиргауннең хәйлә мәкере үзенә хәсрәттән вә һәлакәттән башка нәрсә булмады.
    38. Фиргаун янында иманын яшереп йөргән әлеге мөэмин әйтте: "Ий кавемем, миңа иярегез, мин сезне туры юлга күндерермен.
    39. Ий кавемем, бу дөнья тереклеге тиз бетәчәк бик аз нәрсәдер, әмма ахирәт исә мәңгегә бетми торган карарланачак яхшы урындыр.
    40. Берәү явыз эш кылса, кылган явызлыгы хәтле генә җәза кылыныр, берәү мөэмин булганы хәлдә кирәк ир булсын, кирәк хатын булсын, гөнаһлардан сакланган хәлдә изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәткә керерләр, вә анда яхшы ризыклар белән хисапсыз ризыкланырлар.
    41. Ий кавемем, миңа ни булды, мин сезне уттан котылырга чакырамын, ә сез исә мине ут ґәзабына чакырасыз,
    42. вә сез мине Аллаһуны инкяр итәргә һәм Аллаһуга ширек кылырга һич дәлилем булмаган көйгә мине мөшрик булырга чакырасыз, әмма мин сезне һәр эштә көчле вә тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы Аллаһуга чакырамын. Менә инде уйлап күрегез, сезме мине ґәзабтан коткарып изгелек итәргә тырышучы? Яки минме сезне ґәзабтан коткарып сезгә изгелек итәргә тырышучы?
    43. Шик шөбеһә юк, сез гыйбадәт кылган сынымнарыгыз дөньяда да, ахирәттә дә әйткәннәре юк безгә гыйбадәт кылыгыз, дип. Сез җаһиллар генә, аларга сукыр заныгыз белән гыйбадәт кыласыз, вә безне дә ахмаклыгыгыз белән сынымнарга гыйбадәт кылырга чакырасыз. Без, Аллаһуга гына гыйбадәт итүче мөэминнәр, Аллаһуның рәхмәтенә кайтучыларбыз, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылып азган, адашкан кешеләр, әлбәттә, җәһәннәм утына кайтачаклар.
    44. Ий кавемем, мин әйткән сүзләрнең, хаклыгын тиздән белерсез, ләкин эш узган булыр, мин эшемне Аллаһуга тапшырамын, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрен күрүчедер.
    45. Фиргаун кавеме әлеге мөэминне үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ ул мөэминне кәферләрнең мәкереннән саклады, Фиргауннең кавеменә каты ґәзаб иреште.
    46. Аларга иртә дә, кич тә ут ґәзабы гарызъ ителер, әмма кыямәт көне булгач Фиргаун кавемен ґәзабның катысына кертегез, диелер.
    47. Кәферләр низагълашкан чакта загыйфьләре, ягъни иярүчеләре тәкәббер булган олугъларына: "Сез безне үзегезгә ияртеп имансыз иттегез, инде бүген безгә бирелгән ут ґәзабыннан аз гына булса да җибәрә аласызмы, ягъни ґәзабыбызны киметә аласызмы?" – дип сорарлар.
    48. Ияртүче олугъ кәферләр әйтерләр: "Без дә, сез дә бүген барчабыз да бергә уттабыз, тәхкыйк Аллаһ бәндәләре арасын гаделлек белән хөкем итте, мөэминнәрне җәннәткә, кәферләрне җәһәннәмгә кергезде".
    49. Ут эчендә торучы кәферләр җәһәннәм сакчыларына әйтерләр: "Ий сакчылар, безнең өчен Раббыгызга дога кылыгыз, безнең ґәзабыбызны бер генә көнгә булса да җиңеләйтмәс микән.
    50. Сакчылар әйттеләр: "Әйә сезгә хак динне ачык итеп бәян кылучы вә бүгенге ґәзабыгыз белән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килмәдеме?" Алар әйттеләр: "Һәрнәрсәдән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килделәр, ләкин без аларны ялганга тоттык", – дип. Сакчылар әйтерләр: "Без сезгә шәфәгать итүче түгелбез, үзегез Раббыгызга дога кылыгыз", – дип. Аллаһ: "Кәферләрнең догалары да адашмакта, һич кабул булмас", – дияр.
    51. Без пәйгамбәрләребезгә һәр Коръән белән гамәл кылучы мөэмин бәндәләребезгә дөньяда һәм ахирәттә шаһитлар җыелган көндә ярдәм бирәчәкбез.
    52. Ул көндә залимнәргә ґәзабтан котылу өчен ґөзер күрсәтүләре һич файда бирмәс, аларгадыр ләгънәт, һәм аларга бик яман урын булыр.
    53. Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат һәм могъҗизалар бирдек, вә Мусадан соң Ягькуб балаларын Тәүратка варис кылдык.
    54. Ул Тәүрат гакыл ияләренә вәгазь һәм һидәят булган хәлдә.
    55. Вакытлыча гына булган авырлыкларга сабыр ит, Раббыңның сиңа һәм мөэминнәргә биргән вәгъдәсе хак, вә гөнаһларың өчен истигъфар кыл, вә Раббыңны мактап иртә дә вә кичтә дә тәсбихләр әйткел!
    56. Тәкәббер кешеләр Аллаһудан үзләренә килгән Аллаһуның аятьләре хакында дәлилсез вә белемсез низагълашалар, аятьтләрне төрле якка тарткалыйлар, аларның күңелләрендә фәкать тәкәбберлек кенәдер, ләкин алар күңелләрендәге олугълыкка ирешәчәк түгелләр. Инде син аларның явызлыгыннан Аллаһуга сыен, Ул әлбәттә, ишетүче вә күрүче.
    57. Җирне вә күкләрне халык кылу, әлбәттә, үлгән кешеләрне яңадан тергезүгә караганда олугърак эштер, ләкин шуны күбрәк кешеләр белмиләр, хайван кебиләр.
    58. Сукыр кеше күзле кеше белән бертигез була алмас, һәм дә чын иманлы, күп изге гамәлле хак мөэмин, әлбәттә, имансыз, динсез бозыклыкка чумган явыз кеше белән мәңге бертигез булмас. Әнә шундый гыйбрәтле эшләргә бик салкын карыйсыз һәм хак булган вәгазь белән бик аз гына вәгазьләнәсез, шуның өчен яхшылыкларыгыз бик тә аз, әмма бозык эшләрегез бигрәк тә күптер.
    59. Кыямәт көне, әлбәттә, киләчәк, килүендә һич шик юк, ләкин кешеләрнең, күбрәге ышанмыйлар.
    60. Раббыгыз әйтте: "Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен". Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр.
    61. Аллаһ сезгә тынычланып ял итәргә караңгы кичне халык кылды, вә көндезне кәсеп итәр өчен сезгә якты кылды, Аллаһ кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр.
    62. Шул эшләрне эшләүче Аллаһ һәрнәрсәне халык кылучы сезнең Раббыгыздыр, Аллаһудан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул – Аллаһ үзе генәдер, шул Аллаһуга ышанудан һәм Аңа гыйбадәт кылудан ничек качасыз?
    63. Әүвәлге кәферләр Аллаһудан качкан кеби, хәзерге кәферләр дә аятьләрен инкяр итеп Аллаһуга гыйбадәт кылудан качарлар.
    64. Аллаһ сезгә җирне файдаланып тору өчен халык кылды, вә күкне бөек түбә ясады, вә үзегезне күркәм сурәт белән сурәтләде, вә сезне тәмле пакь ризыклар белән ризыкландырды. Ошбу эшләрне эшләүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ бик бөек булды, мактау Аңа хастыр.
    65. Ул – Аллаһ терек вә Аңардан башка Илаһә һич юк, Ислам динен Аллаһ ризалыгы өчен генә тотканыгыз хәлдә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуга барча мактау хастыр.
    66. Әйт: "Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган нәрсәләргә гыйбадәт кылудан мин Аллаһ тарафыннан тыелдым, Раббымнан Аллаһуның бер генә икәнлеге хакында ачык дәлилләр килгәч, галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тапшырылырга һәм Аңа итагать итәргә боерылдым.
    67. Сез гыйбадәт кылырга тиешле булган Ул – Аллаһ. Адәмне туфрактан халык кылды, соңра нәселегезне үрчетер өчен сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан каты кан кылды, соңра төзеп бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр, соңра куәтләнгәнче үстерәдер, аннары кайберләрегезгә озын гомер биреп картлык загыйфьлегенә ирештерәдер, вә сезнең кайберләрегез картлыкка ирешмичә үләдер, Аллаһ сезгә бу эшләрне шулай кылды һәркем билгеләнгән гомерен яшәсен өчен, гаять гакылларыгызны эшләтеп Аллаһуга иманыгызны куәтләрсез.
    68. Ул – Аллаһ тергезер вә үтерер, әгәр Ул бер эшне булдырырга теләсә, фәкать "Бул" дип кенә әйтүдер, ул нәрсә бар булыр.
    69. Әйә син күрмәдеңме Аллаһ аятьләрендә низагълашкан каршы сөйләгән кешеләрне, хакны кабул итүдән алар ничек дүндерелделәр, ягъни хакны аңлаудан мәхрүм ителделәр.
    70. Китабыбыз Коръәнне инкяр итүчеләр рәсүлләребез белән җибәргән дәлилләрне вә могъҗизаларны дә ялганга тоттылар, бу кабахәт эшләренең җәзасын тиздән күрерләр.
    71. Куллары муеннарына богауланып
    72. аяклары зәнҗирләнеп кайнар суга салынсалар, соңра утта яндырылсалар – ул вакытта Аллаһуга каршы сүз әйтә алмаслар.
    73. Соңра аларга әйтелер: "Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыз кайда?
    74. Аллаһудан башка сынымнарыгызны ярдәмгә чакырыгыз!" Мөшрикләр әйтерләр: "Алар бездән гаиб булдылар безгә күренмиләр, безгә мәгълүм булды ки, сынымнарга гыйбадәт кылуыгыз бушка гына булган икән, алардан бер файда да юклыгын бүген белдек", – дип. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы һәрбер кәферне шулай адаштырадыр.
    75. Бу җәза сезгә тиешле булды мөшрик булганыгыз өчен һәм ахирәтне инкяр иткәнегез өчен, бик шатлана идегез вә тәкәбберләнеп мактана идегез, әнә ґәзаб үзегезнекедер.
    76. Анда – мәңге торучы булып җәһәннәмгә керегез, ул җәһәннәм тәкәбберләр өчен нинди яман урындыр.
    77. Бит дөньяда Аллаһ дошманнары күп, ислам өчен Аллаһ юлында сабыр кыл, чыдамлы бул, Раббыңның вәгъдәсе хак, сине саклар һәм ярдәм бирер, кәферләргә вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа күрсәтербез исән чагында, яки сине үтергәнебездән соң аларны ґәзаб кылырбыз, соңра җәза алмак өчен безгә кайтырлар.
    78. Ий Мухәммәд г-м синнән элек Без бик күп пәйгамбәрләр җибәрдек, ул пәйгамбәрләрнең бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян иттек, вә бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян кылмадык. Вә һичбер пәйгамбәргә бер могъҗиза яки бер аять белән килмәк лаек булмады, мәгәр Аллаһу тәгаләнең теләге белән генә килделәр. Әгәр кәферләргә ґәзаб белән Аллаһуның әмере килсә, пәйгамбәрләр белән кәферләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булды, әнә шул вакытта бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар һәлак булырлар, хәсрәттә ґәзабта калырлар.
    79. Ул – Аллаһ сезгә дүрт аяклы хайваннар бирде, бәгъзеләренә утырып йөрисез, вә бәгъзеләренең итләрен, сөтләрен ашыйсыз.
    80. Вә аларда сезнең өчең күп файдалар бар, вә әйберләрегезне ул хайваннар өстенә салып сәфәрләрдә йөрисез шулай ук сәүдә таварларыгызны хайваннарга вә көймәләргә төяп озын юлларга барасыз.
    81. Ул – Аллаһ үзенең кодрәтенә вә бер генә икәнлегенә ачык дәлаләт итә торган галамәт, могъҗиза вә аятьләрне һәрвакыт күрсәтмәктәдер, шуннан соң Аллаһуның кайсы аятьләрен инкяр итә аласыз?
    82. Әйә алар Аллаһ эшләренә карап Аллаһуны таный белмәгән гафил кешеләр, җир өстендә игътибар илә йөрмиләрме, әгәр игътибар илә карап йөрсәләр, үзләреннән әүвәлге кәферләр санда күбрәк, куәттә артыграк иделәр вә төзегән биналары да тазарак иде, ләкин Аллаһ ґәзабы килгәндә аларга бер нәрсәләредә файда бирмәде.
    83. Кәферләргә пәйгамбәрләре могъҗизалар вә ачык дәлилләр белән килсәләр, алар пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен һичнәрсәгә санамыйча, үзләренең бозык игътикадлары вә аз тына сукыр белемнәре белән мактанып шатландылар. Үзләре мәсхәрә кылган ґәзаб аларга бик тиешле булды.
    84. Ул кәферләр Безнең каты ґәзабыбызны курганда әйтерләр: "Аллаһуның бер генә икәнлегенә иман китердек, вә сынымнарга гыйбадәт итеп мөшрик булуны инкяр иттек", – дип.
    85. Ләкин Безнең каты ґәзабыбызны күргәч кенә китергән иманнары асъла файда бирмәде, кешеләрнең Аллаһ ґәзабын күргәч кенә китергән иманнары файдасыз булуы әүвәлдән үк килгән Аллаһуның гадел гадәтедер, ґәзаб иңгән вакытта һәрбер кәфергә алданганлыгы һәм һәлак булганлыгы мәгълүм буладыр.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх