• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [34] СӘБА СҮРӘСЕ – 54 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсәгә хуҗа булган Аллаһуга хастыр мактау, ахирәттә дә мактау Аллаһуга хастыр, Ул – Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә эшләрен хикмәт илә кылыр вә һәрнәрсәне яхшы белер.
    2. Аллаһ җир астына кергән нәрсәләрне һәм җирдән чыккан нәрсәләрне белер, вә күктән иңгән яңгыр, кар вә башкаларын белер, һәм күккә менгән фәрештәләрне, җеннәрне һәм кешеләрне белер, Ул рәхимле вә ярлыкаучыдыр.
    3. Кәферләр безнең өстебезгә кыямәт килмәс диделәр. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, килер, һәр яшерен нәрсәне белүче Раббым исеме белән ант итеп әйтәмен, кыямәт килүчедер сезнең өстегезгә, бер орлык хәтле нәрсә кирәк җирдә булсын, кирәк күктә булсын, Аллаһуга беленмичә калмас, ул нәрсә кирәк орлыктан кечкенә булсын, кирәк орлыктан зур булсын, Ләүхүл Мәхфузъда язылмыштыр.
    4. Кыямәтнең килүе иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә хәерле җәза бирмәк өчендер, аларга ярлыкау һәм җәннәтнең яхшы нигъмәтләре булыр.
    5. Әмма Безнең аятьләребезне ялганга чыгару өчен вә кешеләрне Коръән белән гамәл кылудан туктату өчен тырышучы залим кешеләр, аларга ґәзабтан рәнҗетүче ґәзаб булыр.
    6. Сиңа иңдерелгән Коръән Раббыңнан килгән хак китап икәнлеген белем ияләре белерләр, вә ул Коръән һәр эштә галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына күндерүче икәнен дә белерләр.
    7. Кәферләр әйттеләр: "Әйә без сезгә бер ирдән, ягъни Мухәммәд г-мнән хәбәр бирикме, ул сезгә череп таралып беткәч яңадан терелеп каберләрегездән чыгасыз, дип әйтүне
    8. белмибез, ифтира кылып Аллаһ исеменнән ялган сөйлиме, яки җенләнеп саташып сөйлиме", – диделәр. Бәлки терелеп кубарылуга ышанмаучы кәферләр хактан бик ерак адашучылардыр, вә алар Аллаһ ґәзабына төшәчәкләрдер.
    9. Әйә алар аяк асларындагы җиргә вә өсләрендәге күккә игътибар илә карамыйлармы, әгәр теләсәк Без аларны җиргә батырыр идек, яки күктән өсләренә ут кисәкләрен яудырыр идек. Аллаһуның әйткән бу сүзләрендә, әлбәттә, тәүбә һәм итәгать белән Аллаһуга кайткан инсафлы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.
    10. Без Дауд пәйгамбәргә үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек, тавышы матур иде тимер аның кулында камыр кеби йомшарыр иде. Аллаһ әйтте: "Ий таулар һәм кошлар, Дауд белән бергә тәсбихләр әйтегез". Без аның кулында тимерне йомшак кылдык, утсыз ни теләсә тимердән шуны ясыйдыр иде.
    11. Ий Дауд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса, вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаштырып яса һәм ий мөселманнар, һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз, вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен.
    12. Вә Без Сөләйман пәйгамбәргә җилне ирекле иттек, ул җил белән бер көндә бер айлык юлны вә бер төндә бер айлык юлны китәр иде, вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен агыздык, вә Без җеннәрдән бер таифәне Сөләйманга хезмәт итәргә бирдек, алар Раббиларының әмере буенча шул бакырдан Сөләйман ни әйтсә, шуны эшләр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән берсе Без әйткәнчә Сөләйманга итагать итмәсә, Без ул җенгә ахирәттә ут ґәзабын татытырбыз.
    13. Ул җеннәр Сөләйман теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр, дәхи бакыр, пыяла, вә җизләрдән фәрештәләр һәм пәйгамбәрләрнең намаз укыгандагы сурәтләрен ясар иделәр, дәхи өй зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр, ий Дауд балалары, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итеп Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләрегезгә чынлап шөкер итүче кешеләр бәндәләребездән аздыр.
    14. Сөләйманның Без билгеләгән гомере беткәч, мөнбәрдә басып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләйманның үлгәнен белер иделәр, һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена кыналып эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләйман үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр безгә карап тора дип һаман эшләделәр, егылгач кына котылдык, дип, качтылар.
    15. Тәхкыйк Сәба Кавеме өчен торган шәһәрләрендә Аллаһуның кодрәтен күрсәтә торган дәлилләр бар иде, ул дәлилләр шәһәрләрен уңнан һәм сулдан әйләндереп алган бик яхшы уңыш бирә торган төрле җимеш бакчалары иде, пәйгамбәрләре аларга әйтте: "Аллаһ биргән бакчагыздан ашагыз да Аллаһуга гыйбадәт кылып шөкер итегез, ошбу бакчалы шәһәр нинди яхшы, бай, матур шәһәрдер, сезгә бакчалар бирүче Аллаһ Аңа гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрне ярлыкаучыдыр", – дип.
    16. Алар исә пәйгамбәрләренең вәгазьләреннән һәм шөкер итүдән баш тарттылар, Без алар өстенә каты яңгыр яудырдык, хәтта бакчаларын агызды, Без аларның җимеш бакчаларын аз гына ачы үлән һәм җимешсез агачлар бакчасына алмаштырдык, бакчаларында ашый торган һичнәрсә калмады.
    17. Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән җәзалыйбыз.
    18. Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".
    19. Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр.
    20. Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.
    21. Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.
    22. Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымларыгызны чакырыгыз ярдәмгә, ул сынымларыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдый һич Илаһәләре юктыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.
    23. Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
    24. Әйт "Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Җавап бирә белмәсәләр, Аллаһ ризыкландыра, диген! Дөреслектә минме туры юлда яки сезме, минме хак юлдан адашкан, яки сезме адашкан? Әлбәттә, мин Аллаһ юлындамын, әмма сез, ий кәферләр, әлбәттә, шайтан юлындасыз."
    25. Әйт: "Без кылган гөнаһтан сез соралмассыз, вә сез кылган батыл гамәлләрегездән вә кабахәт эшләрегездән без соралмабыз."
    26. Әйт: "Мәхшәр көнендә Раббыбыз безне дә вә сезне дә бер урынга җыяр, соңра арабызда хаклык белән хөкем итәр, хаклык белән Коръән юлында булганнарны Җәннәтларга кертер, әмма диннәрен бидеґәт, хорафат һәм бозык эшләр белән аралаштырып батыл динне тотучыларны һәм динсезләрне җәһәннәмнәргә кертер. Ул – Аллаһ дөреслекнең дә эчен ачучы вә ялганның да эчен ачучы вә һәрнәрсәне белүчедер."
    27. Әйт: "Миңа күрсәтегез, үзегез ясаган Илаһәләрегезне Аллаһу тәгаләгә ничек тиң итәсез? Юк, ул ясаган нәрсәләрегез һич тә Аллаһуга тиң була алмаслар. Бәлки Ул – Аллаһ барча вөҗүдне кодрәт кулында тотучы вә гадел хөкем итүчедер.
    28. Ий Мухәммәд г-м, Без сине барча дөнья кешеләренә пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать иткәннәрне җәннәт белән шатландырганың хәлдә вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытканың хәлдә, ләкин күп кешеләр шуны белмиләр.
    29. Кәферләр ахмаклыкларыннан сез куркыта торган кыямәт кайчан була, әгәр дөрес сөйләсәгез, безгә әйтегез, диләр.
    30. Син аларга әйт: "Аллаһ хозурында сезнең өчен вәгъдә ителгән бер көн бар ки, ул көндә сезгә ґәзаб ирешер, ул кыямәт көне бер сәгать алдан килмәс вә соңга калмас."
    31. Кәферләр әйттеләр: "Без бу Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга да ышанмыйбыз", – дип. Әгәр син ул залимнәрнең Аллаһу хозурында хисап өчен туктаганнарын күрсәң, вә сүзләрен ишетсәң, азган олугъларга ияреп азган түбән халык әйтерләр: "Ий сез, безне аздыручы тәкәббер олугъларыбыз, әгәр сез дөньяда булмаган булсагыз иде, әлбәттә, без Коръән белән гамәл кылып хак мөэмин булган булыр идек", – дип.
    32. Тәкәбберләнүче олугълары үзләре ияртеп аздырган түбән халыкка әйттеләр: "Әйә без сезне иманнан һәм Коръән белән гамәл кылудан туктаттыкмы? Бәлки сез үзегез Аллаһудан Коръән иңеп, пәйгамбәр килгәннән соң аларны инкяр итеп имансыз булдыгыз", – дип.
    33. Янә иярүчеләре ияртүче тәкәбберләнүче олугъларына әйтерләр: "Бәлки сезнең кич вә көндез Аллаһуга, Ислам диненә каршы сөйләвегез һәм хакка каршы төрле мәкерләрегез, безне Аллаһуга иман китереп Коръән белән гамәл кылудан тыйды, һәм Аллаһуга иман китермәскә безгә әмер итә идегез, дәхи сынымларны Аллаһуга тиң итәргә боера идегез", – дип. Ияртүче олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабны күргәч, үкенүләрен бер-берсеннән яшерерләр. Коръән белән гамәл, кылмыйча кәфер булган кешеләрнең муеннарына кыямәт көнендә уттан булган богаулар тагарбыз, алар тиешсезгә җәза кычынмасыннар, мәгәр кылган явызлыклары өчен җәза кылынырлар.
    34. Әгәр бер шәһәр халкына ґәзаб белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, ул шәһәрнең нигъмәт эчендә булган хуҗалары, без сез китергән дингә ышанмыйбыз, дип җавап бирделәр.
    35. Янә ул кәферләр әйттеләр: "Безнең балаларыбыз һәм малларыбыз күбрәктер, кыямәт көнендә без ґәзаб ителмәбез", – дип.
    36. Син әйт: "Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми", – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
    37. Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар.
    38. Безне гаҗиз көчсез итәбез, дип, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучы кешеләр, ахирәттә ґәзабта бер урынга – җыелачаклар.
    39. Әйт: "Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга Аллаһ ризасы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның урынына йә дөньяда, йә ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлеседер.
    40. Без ул мөэминнәрне барчасын кубарырбыз, соңра фәрештәләргә әйтербез: "Ий фәрештәләрем, ошбу мөшрикләр сезгә гыйбадәт итәләр идеме?"
    41. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Раббыбыз, без Сине андый кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез, мөшрикләр безнең дустыбыз түгелләр, Син генә безнең дустыбыз, бәлки алар шайтаннарга гыйбадәт кылалар иде, аларның күбрәге шайтаннарның сүзләренә ышана иделәр.
    42. Бүген бер-берегезгә шәфәгать һәм файда итә алмассыз, һәм бер-берегезгә зарар да итә алмассыз. Һәм залимнәргә үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз диярбез.
    43. Мөшрикләр Безнең дөреслекне бәян итүче аятьләребез укылса, әйттеләр: "Бу Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр аталарыгыз гыйбадәт кыла килгән сынымлардан сезне туктатырга теләүчедер. Янә әйттеләр: "Ошбу Коръән Аллаһ сүзе дип Аллаһуга ифтира ителгән Мухәммәд г-мнең сүзе генә", – дип. Кәферләргә Аллаһудан хак булган Коръән килгәч, ошбу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диделәр.
    44. Без мөшрикләргә синнән элек бер китап та бирмәдек, биргән булсак ул китапны укып Аллаһудан башканы Илаһә тотуның батыл эш икәнлеген белер иделәр, һәм Без аларга синнән элек пәйгамбәр дә җибәрмәдек, җибәргән булсак аларны ґәзаб белен куркыткан булыр иде.
    45. Мәккә мөшрикләреннән элек килгән кешеләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, шулай булса да, Мәккә мөшрикләре без әүвәлге кешеләргә биргән куәтнең вә гомернең уннан беренә дә ирешә алмадылар, ул әүвәлге кешеләр пәйгамбәрләребезне ялганга тоттылар, аларга каршы Безнең мәкеребез ничек булды, ягъни аларны ґәзаб белән тоттык.
    46. Син аларга әйт: "Мин сезне бер мәсьәлә белән вәгазь кыламын, ул мәсьәлә Аллаһ ризалыгы өчен икешәр-икешәр яки берәр-берәр булып эшегездә туры вә таза тормавыгыздыр, соңра уйлап каравыгыздыр, иптәшегез Мухәммәд г-мдә диваналык юклыгыны. Ул бер гади ир түгел, мәгәр сезне ахирәттәге киләчәк ґәзаб белән куркытучыдыр.
    47. Син аларга әйт: "Мин сезгә Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән мал сорамыйм, малыгыз үзегезгә булсын. Минем эшемнең әҗере Аллаһ хозурындадыр, Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белә вә күрәдер."
    48. Әйт: "Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче Аллаһ теләгән бәндәсенең күңеленә хакны салыр."
    49. Әйт: "Коръән белән хак дин Ислам килде, Коръәннән вә Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнән батыл дин, ялган гамәл китте һәм кире кайтмаслар.
    50. Әйт: "Әгәр мин адашсам, үз зарарыма адашкан булырмын, әгәр хак юлга күнелсәм, әлбәттә, Раббым вәхий иткән Коръән белән туры юлны табармын. Ул – Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә һәр нәрсәгә бик якындыр.
    51. Әгәр күрсәң аларны кубарылган вакытларыңда, бик каты куркырлар, вә алар якын урыннан тотып алынырлар.
    52. Шул вакытта инде алар Мухәммәд г-мгә вә Коръәнгә иман китердек диярләр, кайда иңде аларга хәзер ерак җирдән җиңел генә иманлы булырга, ягъни иманнары бик ерак артта, дөньяда калды, ә үзләре ахирәттәләр.
    53. Алар дөньяда вакытларында иманны яки пәйгамбәргә, Коръәнгә вә ахирәткә, үлгәннән соң терелүгә ышануны инкяр итәләр иде, үзләрен белемле санап бик ерак булган яшерен нәрсәләрдән хәбәр биреп маташырлар иде. Ягъни барлыгы хак булган кыямәтне, җәннәтне, җәһәннәмне һәм пәйгамбәрне, Коръәнне ялган дип инкяр кылалар иде.
    54. Аларның ахирәткә баргач кына тәүбә итеп, иман китереп ґәзабтан котылу теләкләре белән үзләре арасына алынмый торган пәрдә корылыр. Болардан алдагы кешеләрнең дә шундый теләкләре белән үзләре арасына пәрдә корылган иде. Тәхкыйк алар дөньяда вакытларында үлгәннән соң терелүгә һәм кәферләргә ґәзаб булачагына шикләнә иделәр. Шул зур хаталарын анда үз телләре белән әйтеп бирерләр.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх