• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [31] ЛОКМАН СҮРӘСЕ – 34 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Әлиф лам мим.
    2. Ошбу аятьләр хикмәт иясе булган Коръән аятьләредер.
    3. Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларга туры юлдыр вә яхшы ният белән гамәлләрен күркәм кылучыларга рәхмәттер.
    4. Алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм ахирәткә ышанып, аның өчен хәзерләнерләр.
    5. Ул мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күндерелмешләр, һәм ґәзабтан котылып изге теләкләренә ирешерләр.
    6. Кешеләрнең бәгъзеләре Коръән сүзләрен ялган, файдасыз сүзләргә алмаштырыр, дәлилсез, белемсез сүз сөйләп кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен, вә һәм Аллаһ аятьләрен кимсетмәк өчен, аларның үзләренә дә хур итүче каты ґәзаб булачак.
    7. Әнә шундый кешеләргә безнең аятьләребез укылса, гүя ишетмәгәндәй булып тәкәбберләнеп аннан баш тартыр, гүя аның колагында саңгыраулык пәрдәсе бардыр, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.
    8. Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә нәгыйм җәннәтләре булачактыр.
    9. Алар анда мәңге калырлар, ошбу вәгъдә Аллаһуның хак вәгъдәседер, вә Ул көчле хөкемчедер.
    10. Аллаһ күкләрне күргәнегезчә терәүсез халык кылды, вә җир өстенә бөек таулар куйды, ул җир сезне селкетмәсен өчен, вә җир өстенә төрле хайваннарны таратты, вә күктән яңгыр иңдереп җир өстендә ирле-хатынлы файдалы күп үсемлекләрне үстердек.
    11. Ошбу нәрсәләр Аллаһуның бар иткән нәрсәләредер, инде мина күрсәтегез Аллаһудан башка Илаһә дигән нәрсәләрегез нәрсәне халык кылдылар? Бәлки Коръән белән гамәл итмәүчеләр залимнәрдер, алар ачык адашмакталар.
    12. Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, вә дөрес сүзлелекне бирдек, вә әйттек: "Аллаһуның биргән нигъмәтеңә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүенең файдасы үзенәдер, берәү шөкер итүне инкяр итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр."
    13. Локман угълын вәгазьләп әйтте: "Ий угълым, Аллаһуны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золымдыр", – дип.
    14. Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.
    15. Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен.
    16. Локман әйтте: "Ий угълым, әгәр кылган гөнаһың горчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер, Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдардыр.
    17. Ий угълым, намазларыңны вакытында укыгыл, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдәндер.
    18. Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп мактанып йөрүчеләрне сөймидер.
    19. Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр.
    20. Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белемсез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидәятсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап.
    21. Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: "Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз" – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме?
    22. Берәү үзен вә бөтен эшен Аллаһуга тапшырса вә һәр эштә яхшылыкта булса, ул кеше тотынды һич өзелү ихтималы булмаган таза арканга, ягъни Коръән хөкемнәре шул таза аркан хөкемендә булып, Коръән белән гамәл кылу гүя шул арканга тотынудыр. Бит һәр эшнең ахыры Аллаһуга кайтыр.
    23. Берәү Коръәнне инкяр итеп кәфер булса, аның көферлеге сине көендермәсен, аларның кайтачаклары Безгәдер, кылган эшләреннән үзләренә белдерербез һәм җәза кылырбыз. Бит Аллаһ күкрәкләр эчеңдә ниләр барын белүчедер.
    24. Безгә итагать итмәгәннәрне нигъмәтләребездән дөньяда гына файдаландырабыз, соңра аларны каты ґәзабка илтербез.
    25. Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, әйтерләр Аллаһ халык кылды дип. Мактау Аллаһугадыр диген. Бәлки аларның күбрәге мактау Аллаһуга тиешле икәнне белмиләр.
    26. Җирдә вә күкләрдә булган барча байлык һәм мәхлук Аллаһуныкыдыр. Ул – Аллаһ байдыр, һичкемгә мохтаҗ түгелдер, кылган эшләрендә макталуга лаектыр.
    27. Әгәр җир йөзендәге агачлар каләмнәр булсалар иде, дәхи бер диңгезгә җиде диңгез кушылып яза торган кара ясалса, шул кара белән Аллаһуның сүзләре язылса, яза-яза кара бетәр иде, әмма Аллаһуның сүзләре бетмәс иде, Аллаһ көчле вә хөкемчедер.
    28. Аллаһ тарафыннан сезнең халык ителешегез һәм терелеп каберләрегездән кубарылуыгыз, Аллаһуга бер кешене халык кылган вә бер кешене кубарган хәтле генәдер, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.
    29. Аллаһ кичне көндезгә кертер, вә көндезне кичкә кертер, вә кояш белән айны үзенә буйсындырды, аларның барчасы йөрерләр билгеләнгән көнгә чаклы, Аллаһ сез эшләгән эшләрне белүчедер.
    30. Аллаһу тәгаләнең белеменең вә кодрәтенең киң булуы Ул – Аллаһ Үзе генә Илаһә булганы өчендер, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылган нәрсәләре батыл ялгандыр, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән өстендер вә олугътыр.
    31. Күрмисеңме хакыйкатьтә диңгездә көймәләр Аллаһуның рәхмәте белән йөриләр, сезгә Үзенең галәмәтләреннән бәгъзеләрен күрсәтмәк өчен, әлбәттә, нигъмәтләргә шөкер итүче вә авырлыкларга сабыр итүче мөэминнәргә Аллаһуның эшләрендә гыйбрәтләр бар.
    32. Әгәр кәферләрне диңгездә таулар кеби дулкын капласа, гүя ихлас дин тотучылар кеби Аллаһуга дога кылалар, әгәр дулкыннан коткарып корыга чыгарса, кайберләре хак юлда булып вә кайберләре һаман ямансызлыкта калырлар, Безнең аятьләребезне инкяр итмәс, мәгәр ґәһедне бозып ялган сөйләүче вә нигъмәткә көферлек кылучы гына инкяр итәр.
    33. Ий кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, Аңа гөнаһ булудан сакланыгыз, вә кыямәт көненнән куркыгыз, ул көндә Ата үз угълының гөнаһын өстенә алмас, һәм баласы атасының гөнаһысыннан аз гынасын да өстенә алмас, Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, кыямәт булачактыр, сезне дөнья рәхәте алдап ахирәттән мәхрүм итмәсен, һәм сезне шайтан фәхеш, хәрам эшләрне вә бидеґәт гамәлләрне эшләтеп, фарыз гамәлләрдән тыеп, Аллаһ ярлыкаучы, дип, Аллаһ исеме белән алдамасын!
    34. Әлбәттә, кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ хозурындадыр, Ул теләгән вакытта яңгыр иңдерер, вә Ул хатыннарның карыннарындагы балаларның ирме, кызмы икәнен белер. Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх